• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Хөкем

    (хикәя)

    Баш сүз.

    Тарих дарьясы ага да ага. Ул тукталу белми. Ләкин ул су кебек түбәнгә түгел, ә алга, үргә ага, шикелле. Һәрхәлдә, кешелек тарихы берникадәр дәвам иткәннән соң, анда әхлак барлыкка килә. Адәм баласы яхшыны яманнан аера башлый. Бераздан яман кешегә йогынты ясау чарасы, аннары инде начар бәндәне, ягъни җинаятьчене, җәмгыятьтән аеру мөмкинлеге барлыкка килә. Цивилизация нык үсешкәч, бер кешене түгел, хәтта тоташ илләрне, дәүләт башлыкларын җәзага тарту мөмкинлеге туа. Мондый мөмкинлек булмаган хәлдә тынычлык һәм гаделлек яклы көчләр шундыйларга карата һичъюгында әдәм һәм әхлак хөкеме чыгара ала. Бүген менә шундый көн туып килә.

    Таң. Кара күкнең бер читен күтәреп таң күтәрелә. Таң ул яңа көн башы. Бәндәләр уяна, көн дәвамында эшли, укый, якыннары белән очраша, сөйләшә, яңа мәгълүмат ала, уйлый, шатлана, көенә, сагына, борчыла, юксына, хыяллана, планнар кора, вәзгыятьтә катнаша... Аннары кич килә. Кич ул көннең капкачы. Бу көн тәмам дип ябып куя. Һәм әле генә әйтелгән нәрсәләр барысы да артта кала, аларга инде үткән заман дигән мөһер сугыла. Алмашка тагын бер көн килә, анысы да үтә. Икенчесе, өченчесе, йөзенчесе... Шуннан инде бүгенге көн онытыла, анда әһәмиятле вакыйгалар булган булмаса, хәтердән җуела. Шулай еллар үтә, гасыр, меңъеллык... Ләкин мең ел эчендә инде төрлесе булган. Шулар арасында кешелекне, милләт язмышын эпохаларга бүлгәннәре, халыкның ачыш-казанышлары, батырлыгы һәм таланты эзләрен саклаучылар да бар. Аларны инде онытырга ярамый. Моны аңлаган җәмгыять онытылганнарны яңадан ачыкларга, югалганны табарга тели. Шунда инде тарихчылар эшкә керешә.

    Ләкин тарихта күңелсез, аяныч вакыйгалар да бар, хыянәт, явызлык та аз түгел. Боларны белү, якты дөньяга чокып чыгару кирәкме? Кемнеңдер гаебен фашлау зарур эшме? Кирәкми, диләр кайберәүләр һәм сәясәт эшкә керешә. Сәясәт тарихчының дошманы. Ул дөреслекне яшерә, акны кара, караны ак дип исбатлый, тарихчыны шулай дип әйтергә мәҗбүр итә. Ләкин, сәясәткә буйсынмаучылар да бар.

    Бу дөньяда ниләр генә бүлмый. Менә быел күрәзәчеләр, астрологлар дөнья бетә дип тәкърарлый. Эллә шуңа микән, әллә төркиләрнең тәмам таралып, югалып бетүеннән сакларга тырышу чарасыннанмы, әллә инде күкләрнең әмере беләнме бүген дөнья суды бара. Анда кешелек тарихының бик олы вакыйгасы һәм бик олы фаҗигасы – Дәшт-и-Кыпчак иленең юкка чыгуы һәм кыпчак-төрки халкының тарихы урлануы карала. Йөрәгендә гаме булган бәндә борынгы бабаларыбыз язмышы, үзебезнең киләчәгебез белән кызыксынмый кала аламы? Эгәр кызыксынсагыз, тыңлагыз, ишетегез...


    Рәис. Бүген без беренче тарихи эш карыйбыз. Билгеле дәүләтнең башкаласы Мәскәү кыпчак халкының тарихын урлауда гаепләнә. Сәркәтип, фигурантлар барысы да бармы?

    Сәркәтип. Рәис әфәнде, шаһитлар һәм чакырылган шәхесләр барысы да биредә. Килми калучылар юк.

    Рәис. Рәхмәт. Барыгыз да утырыгыз. Мәскәүнең төркиләр тарихын урлауда гаеплеген тикшерү эшен карау утырышын ачык дип белдерәм. Суд составын игълан итәм: хаклык исеменнән куелган Рәис мин булам, гаепләүче бурычын Гаепләүче, адвокат вазыйфасын Яклаучы башкарачак. Протоколны Сәркәтип алып бара. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә Мәскәү булыр. Суд составыннан риза булмаучылар юкмы?

    Гаепләүче, Яклаучы һәм Мәскәү риза икәнлекләрен белгертеп баш кагалар.

    Рәис. Алай булса, гаепләү билгеләмәсен укып үтәм. Мәскәү төрки халыкларның борынгы әйберләрен: кием-салым, эш һәм сугыш коралларын, бизәнчекләрне, савыт-саба һәм башка әйберләрне, шулай ук төрле материалларга төшерелгән язуларны, сүрәтләрне күп гасырлар дәвамында юк итүдә, үзгәртүдә һәм үзләштерүдә гаепләнә. Болар халыкта булган, музей, китапханә, храмнарда сакланган, археологик казылмаларда яки очраклы рәвештә табылган артифактларга бертигез кагыла. Бу гаепләүләр күпсанлы язма чыганаклар, үлгән һәм исән шаһитлар белән раслана. Шулай ук Мәскәү борынгы кыпчак халкын мәкерле юл белән таркатуда, төрле исемнәр атап төркемнәргә бүлүдә, бер-берсе белән сугыштыруда гаепләнә. Шул юл белән гаепләнүче аларны киметә, җирләрен тартып ала. Мәскәүнең шушы гамәлләре аркасында хәзерге заман кешеләре кыпчаклар турында берни белми, белсә дә аларны борынгы кыргыйлар дип белә. Күп халыклар үзләренең кыпчак варислары булуын да онытып яши. Шулай итеп, Мәскәү кыпчакларның тарихын урлауда гаепләнә.

    Гаепләү чыгышы өчен сүз Гаепләүчегә бирелә. Рәхим итегез.

    Гаепләүче. Хөрмәтле Рәис, хөрмәтле суд коллегиясе, иң тәүдә мин шуны әйтергә теләр идем. Галимнәр кыпчаклар телен өйрәнгәндә кытай, гәрәп, фарсы яки Европа чыганакларына таяна, ә Рәсәй чыганакларына түгел. Бу факт үзе үк Мәскәүне гаепләүдә җитди һәм саллы дәлил. Ни өчен алай соң? Чөнки төркиләр, атап әйткәндә Дәшт-и-Кыпчак турындагы һәртөрле язмалар кат-кат үзгәртелгән, бозылып беткән. Мәскәү моны үзенең басып алу сәясәтен, башка халыкларга карата алып барылган геноцидны аклау, һәм шул җәһәттән дала, Төнъяк Кавказ, Себер, Алтай, Урта Азия халыкларын кыргый итеп күрсәтү максатында эшләгән. Биредә, сез, хөрмәтле Рәис, сорау бирергә хаклысыз: “Ни өчен кыпчаклар үзләре калдырган чыганакларга таянмыйлар?”- диярсез. Шуның өчен: беренчедән, кыпчаклардан калган артифактлар аңлы рәвештә һәм явыз нияттән юк ителгән. Икенчедән, алар бик нык бозылган, үзгәртелгән һәм хәтта һуннар яки дөньяда булмаган скифлар, башка халыкларныкы дип игълан ителгән. Өченчедән, Мәскәү тарафыннан үзләштерелеп Мәскәү мәдәнияте ядкаренә әйләндерелгән. Кыпчак тарихын, кыпчак мәдәниятен үзләштерүнең бер мисалы бу.

    Мәскәүнең оятсызлыгы акылга сыймый. Кыпчакларга караган әйберләр күп табылды һәм табылып тора. Ләкин аларга шундук бу фәлән-төгән культура әйбере дип ялган“тамга” тагалар да, ул әйберләрне өйрәнүне туктатып куялар. Чөнки элек заман җирләрен басып алып, үзләрен үтергәч, хәзер килеп Мәскәү бу халыкның югары мәдәниятле, әдәпле, цивилизацияле халык булуын таный алмый һәм моңа теше-тырнагы белән каршылык күрсәтә. Бу җәһәттән кыпчакларны күчмә халык дип игълан итүне генә алыйк. Кирпеч, савыт-саба, эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре җитештергән халыклар күчмә халык буламы? Абсурд. Дөрес, бу мәсьәләгә аек акыл белән карап, җитди тикшеренү эшләре алып баручылар да бар. Мәсәлән, Мурад Аджи. Ул, гомумән, күчеп йөргән цивилизация булмый, ди. Малга ияреп йөрегән халык ничек итеп тимер рудасы казысын, металл койсын.

    Рәис. Бу хакта әйттегез инде.

    Гаепләүче. Гафу итегез. Ләкин мин моңа аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Җир ертып руда казыгач, тимер эреткәч, шул тимердән кораллар эшләгәч, биредә инде остаханәләре булган бер поселок килеп чыга. Һәм шушы коралларның ерак-еракларга сатылуын, алмашка шушында яшәүче һөнәрчеләрнең кием-салым, ашамлык сатып алуларын исәпкә алганда сәүдә үзәге дә бар булып чыга. Ләкин, дөреслеге күзгә төртелеп торган мондый фикерләр исәпкә алынмый, андый тарихчылар эзәрлекләүгә дучар була. Мәсәлән, шул ук Мурат Аджины төрмәгә утыртып куялар.

    Менә шулай, әйберләр бар, ә аларны эшләгән осталар юк, шулардан файдаланган халык юк.

    Төркиләр тарихы Чыңгызхан белән бергә барлыкка килмәгән, чөнки ул Адәм түгел. Шулай ук меңнәрчә чакрымга сузылган дәүләт тоткан халык бер мизгелдә юкка да чыкмаган, алар булган һәм бар. Ләкин, Мәскәү тырышлыгы белән, вак-вак калдыкларга бүленеп, үз тарихларын онытканнар.

    Рәис. Гаепләүче әфәнде, болар барысы да эмоция. Мәскәүнең кыпчак тарихын юк итүен раслаучы дәлилләр китерә аласызмы?

    Гаепләүче. Алам, хөрмәтле Рәис. Иң тәүдә тәредән башлыйк. Кыпчакларның христиан булганы яхшы билгеле, аларның изге символы тәре булган. Рим папасы Лев Беренче төрек тәресен Атилладан алган. Ләкин төркиләрдә тәре бәла-казадан саклану чарасы, күк иясе символы булса, мәскәүлеләрдә ул инде, тәренең бер ягын озынайтып, кеше кадаклау өчен куллана башлыйлар, шул ук вакытта бизәнү әйбере булып та китә. Бу Крылов мәсәлен хәтерләтә: маймыл күзлек тапкан, ләкин аны ничек файдаланырга белмәгән.

    Рәис. Кисәтү ясыйм. Этиканы саклагыз.

    Гаепләүче. Гафу итегез. Тәре генә түгел, гомумән, православныйлар дине кыпчаклар динен үзгәртеп, дөресрәге, бозып эшләнгән, шуңа да ул каршылыклы һәм буталчык.

    Рәис. Дәлил кирәк, Гаепләүче, дәлил.

    Гаепләүче. Хәзер – дәлил. Сабыр итеп тыңлап бетерүегезне үтенәм. Чөнки бу бик гыйбрәтле мисал һәм мин шуны сөйләсәм, башка бик күп дәлилләрне сөйләп тормаска да була.

    Рәис. Нотация кирәкми.

    Гаепләүче. 1987 елда Чиләбе дәүләт университетының Г.Б.Зданович җитәкчелегендәге экспедициясе Караганка елгасы буенда борынгы кала урынын таба. Бу гаҗәп корылмалар системасы безнең эрага кадәр 17-16 гасырларга карый. Ләкин бу табылдыкны борынгы башкортлар, төрки яки башка халыклар белән бәйләп карарга беркем дә теләмәде, Мәскәү галимнәре моны фарсыларга бәйләп куйдылар. Ни өчен? Чөнки, янәсе, Мәскәү империясе территориясендә башка цивилизацияләр булмаган һәм булуы мөмкин дә түгел! Димәк, мәскәүлеләр бердән-бер асыл халык. Шунлыктан, Доннан Чукоткага кадәрле территорияне басып алулары гадел һәм законлы.

    Тагын бер факт: археологлар ачкан культуралар ни өчен кеше исемнәре белән атала? Бу бит микроб түгел, ә кайсыдыр халык эзләре. Җавап бер: әнә шул халыкның исемен атамас өчен.

    Тагы да фактлар: кыпчакларга кагылышлы китаплар яндырыла, урыслар үз язмаларын кат-кат күчереп үзгәртеп язалар һәм язган саен кыпчак эзе кечерәя бара, кечерәя бара һәм, ниһаять, бөтенләй юкка чыга. Мәскәү галиме А.Л.Шахматов борынгы Мәскәү тарихында нибары дүрт эпизод чынбарлыкка туры килә, дип яза. Без бу тарихчының хаклыгын һәрдаим һәм кат-кат күреп торабыз. Мәсәлән, борынгы елъязмачының тулы һәм дөрес, шунлыктан бик кадерле хезмәте Печера монастырендә сакланган була, ләкин игумен Сильвестер аны үзгәртеп яза. Бу гына аз була, күрәсең, нибары ике ел үтүгә Мстислав Мономах аны яңадан үзгәрттерә. Новгородның әһәмиятен күтәрә, ә төрки телле Киевның әһәмиятен бөтенләй киметә. ә бит рәсми тарих китаплары, дәреслекләр нәкъ әнә шул монастырь язмаларына нигезләнеп эшләнгән. Шулай итеп Киев һәм Мәскәү тарихында төркиләр чоры бөтенләй юк ителә.

    Гомумән, Мәскәү илендә тарихның дәүләт сәясәтенә буйсындырылуы гадәти күренеш. Мәсәлән, тәүге китап басучы кеше Иван Федорович милләте буенча белорус булса да, хәзер һәркайда ул урыс булган дип языла. Кирилл белән Мефодийны алыйк. Алар Бөек Булгария каганатында туган. Анда төрки телдә язу булган. Кирилл Мәскәү алфавиты уйлап тапмаган, ә борынгы рун тамгалары урынына глаголица дип исем алган хәрефләр гамәлгә керткән. Моны шушы дәлилләр раслый. Беренчедән, Кирилл кырык билге керткән, ә Мәскәү теле улкадәр хәрефкә мохтаҗ түгел, анда әле дә нибары 33 хәреф. Глаголицада хәрефләрнең күп булуы исә төрки телдәге авазларны билгеләү өчен уйланылган булуы белән аңлатыла. Икенчедән, бер язмада без болай укыйбыз: “В Херсоне Кирилл учился у руса русской грамоте и языку,”- диелгән. Рус теленә өйрәнде дигәч, Кириллның рус булмавы күренеп тора. Бу язуда искиткеч ялганлык, Кирилл чынбарлыкта сүрия кешесеннән белем алган, ягъни Мәскәү тарихчылары сүрия сүзен русия дип “үзгәрткәннәр”. Бу ялгышлыкмы? ә менә шушы текстның беренче, грек телендәге вариантында бу фраза бөтенләй юк.

    Өченчедән, Карамзин китабында болай языла: янәсе, император Михаил 898 елда Кирилл белән Мефодийны грек китапларын славян теленә тәрҗемә итәргә җибәрә. Ләкин император үзе 867 елда үлгән бит! Фальш. Аннары, ул вакытта славян телендә язу булмаган. Язусыз гына нинди китап булсын? Тагын бер фальш. Дүртенчедән, урта гасырлардагы дин белгече Добнер әлеге Кирилл азбукасының глаголица булуын, хәрефләрнең борынгы тамгаларны хәтерләтүен һәм бернинди башка азбукага охшамавын ышандырырлык итеп дәлилләп калдырган.

    Рәис. Гаепләүче әфәнде, суд сезнең дәлилләрегезне исәпкә алды. Ләкин, мин шуны әйтергә мәҗбүрмен, болар дөрес булса да, борынгылыкка карый. Закон буенча, гаепләнүченең гаебе кире каккысыз дәлилләр белән исбатланган булса да, озак еллар үткән булса, суд аны җавапка тарттыра алмый. Үткән эшкә салават, диләр. Сезнең хәзерге заманга караган фактларыгыз бармы?

    Гаепләүче. Хөрмәтле Рәис, кызганычка каршы, андый фактлар да җитәрлек. Мәскәү үз хатасын танып тынычланасы урынга кыпчак вәкилләрен, хәзерге төрки телле халыкларны кысуын дәвам итә. Яндырылган китаплар, таланган курганнар, юк ителгән архивлар, яшерен рәвештә чит илгә сатылган хәзинәләр, атылган галимнәрне әйтү дә җитә. Массовый атулар 1953 елда булды, бу әле яңарак кына.

    Мин дөнья күләмендә әһәмиятле фактка тукталыр идем. Археологлар Башкортстан Республикасы башкаласы Уфа шәһәре урнында мең ел элек кала булган, ди. Бу фараз түгел, казылмалар нәтиҗәсе. Европа һәм гәрәп сәяхәтчеләре Башкортстан территориясендә калалар булуын теркәгән, ә кайбер галимнәр искиткеч үҗәтлек белән боларның берсе дә булмаган дип тора. Асфандияров китабына караганда, татарлар бирегә яңарак кына күченеп килгән, ә башкортлар чак кына алданрак барлыкка килгән (кайдан?). Бәлки, күктән төшкәннәрдер? Минемчә, башкорт авыллары Асфандияровка кадәр дә булган, башкорт халкы Ибн Фадланга кадәр дә яшәгән.

    Кыска гына итеп тагын берничә сүз әйтәсем килә. Сугышта искиткеч батырлык күрсәткән Матросов татар булып чыкты, Рейхстаг башына беренче булып байрак күтәргән каһарман Заһитов татар булып чыкты. Шуңа аларның исемнәрен дә белүче юк. Үз милләтенә дан китерүче Муса Җәлил башта ничә ел халык дошманы булып исәпләнде, ярый әле бу очракта хаклык җиңде. Тик, менә Марс Рафиковны, татар булганы өчен, җиһанга очырмадылар. Чечняда ясалма рәвештә сугыш оештырылды, Татарстан хөкем ителде, башка милли республикалар мөстәкыйльлеген һәм Конституциясен югалтты… Болар барысы да Мәскәүнең хәзер дә шул ук сәясәт алып баруы турында сөйли.

    Әйтелгәннәрне бергә җыйганда Мәскәүне кыпчаклар тарихын урлауда гаепле дип танырга җитәрлек. Мин аны гаепле дип тануыгызны һәм хөкем итүегезне сорыйм.

    Рәис. Рәхмәт, утырыгыз. Яклаучы, сез чыгыш ясарга әзерме, рәхим итегез.

    Яклаучы. Хөрмәтле Рәис, кыпчакларның юкка чыгуында Мәскәүне гаепләү өчен суд үткәрелүе миңа гаҗәп тоела. Биредә, гомумән, аның катнашы бар микән. Алайса ацтеклар империясен кем җимергән, борынгы шумерлар, арийлар кая булган? Ни өчен аларның юкка чыгуында кемнедер гаепләмибез? Империяләр акрынлап оеша башлый, туплана, үсә һәм, күпмедер вакыт данлы тормыштан соң, сүнеп кала, дөнья аренасында урынын башкаларга бирә. Мәсәлән, бары тик ХХ гасырда гына Австровенгрия һәм СССР империяләре таркалды. Бу гадәти хәл, тормыш агышын туктатып булмаган кебек, халыклар һәм дәүләтләр эволюциясен дә тукталып булмый.

    Инде хәзер фактларга килик. Кыпчакларның таркалуы Европадан башлана. Керереңнән алда чыгарыңны уйла, диләр. Атилла ярты Европаны басып ала. Тарихи чыганаклардан күренүенчә, кыпчаклар эчкерсез, беркатлы, тиз ышанучан халык булган. Ә Европада халык ни дә, король яки Рим папасы ни, барысы да мәкерле, астыртын, хәйләкәр. Алар кыпчаклар игосыннан котылу өчен аларны бер-берсенә каршы котырта башлыйлар, астыртын сәясәт алып баралар. Шулай итеп, сугышта җиңелү белмәгән халык дөньяда иң әшәке нәрсәләрнең берсе – сәясәт каршында көчсез вә коралсыз булып кала. Көнчеллек, үчләшү, байлыкка кызыгу хөсетлеге моңача кыпчакта булмаган. Европа халкыннан шушы яманлыкларны йоктырган халык тиз арада әхлакый яктан чери башлый, чөнки аның иммунитеты юк. Дошманның хәйләсен аңлау һәм саклану өчен үзеңә хәйләкәр булу кирәк. Ә болар риясыз бичара, бала хәлендә кала. Кыскасы, кыпчаклар дипломатиягә, сәясәт алып баруга сәләтле булмый. Шунлыктан, дуслык, бердәмлек бетә, ызгыш башлана. Олы халык уллары төркемнәргә бүленеп, үзләренең Византия һәм Рим кубызына биегәннәрен дә сизми, үзара сугыша башлыйлар. Шулай итеп башка халыкларга милләт һәм дәүләт булып үсәргә җирлек калдыралар.

    Бүленгәнне бүре ашар, ди. Дәшт-и-Кыпчак иле таркалганнан соң, әлбәттә, аның калдыкларына һөҗүм итүчеләр дә табылган, җирләрен тыныч юл белән дә үз кулларына алучылар булган. Ләкин, мин биредә бер тенденциягә игътибар бирер идем. Көчле үзәккә сыенырга теләүчеләр булган кебек, үзәктән ычкынырга теләүчеләр дә була. Бигрәк тә, үзәк таралып төшсә. Сүз милләтләрнең үзбилгеләнеше турында бара. Дәшт-и-Кыпчак таркалгач шундый дәвер җитә, халыкларның күченеп йөрүе тукталып кала, үзара бәйләнешләр сүрелә. Ә инде бер урында утырган, ягъни үз казанында кайнаган халыкның теле, киеме, гореф-гадәтләре, хәтта дини йолалары үзгәрә, яңалык-үзенчәлекләр белән тулылана бара һәм ахыр килеп бу халык яки ыру мөстәкыйль вә аерым милләт булып җитешә. Чөнки ул инде әйтелгән сыйфатлары белән башкалардан шактый аерылып тора. Азәрбайҗаннарны алтайлардан, татарларны төрекмәннәрдән кем аерган? 1991 елда аларны таралырга кем мәҗбүр итте?

    Мөстәкыйль булу теләге. Хәзер инде үзбәк, башкорт, хакас, уйгур тугандаш халыклар дип әйтеп кара, ачуланулры мөмкин. Үзләренең бер ата – кыпчак халкыннан тармаклануларын ишетәселәре дә килмәс. Рәис әфәнде, хөрмәтле коллегалар, мин Мәскәүнең кыпчак тарихын урлауда, бигрәк тә аны көч кулланып җимерү-таратуда гаепсез булуына ихлас ышанам һәм моны исбатлау өчен кирәк икән һәртөрле сорауларга җавап бирергә әзермен.

    Рәис. Рәхмәт, Яклаучы, утырыгыз. Сүз гаепләнүче Мәскәүгә бирелә. Үзегезне аклап ни әйтергә телисез, без сезне игътибар белән тыңлыйбыз.

    Мәскәү. Мин Яклаучы әйткәннәр белән тулсынча килешәм. Чыннан да, минем гаебем юк. Фактлар үзе шаһит. Мәсәлән, Атилла үлгәннән соң 184 улы калган, диелә китапларда. Кыпчак халкы, дистәләгән төркемнәргә бүленеп, үзара сугыш башлый, һәркемнең Атилла урынына каласы килә. Нәтиҗәдә төркиләрне чит халыклар да үтерде, алар үзләре дә бер-берсен юк итте. Кичәге хакимнәр кол хәлендә калды һәм ассимиляциягә дучар булды. Төрки халыкның үзара ызгышында минем гаебем юк. Туктамыш белән Аксак Тимерне генә алыйк, алар йөзәр меңлек гаскәрләр җыеп, кат-кат килеп сугышмадылармыни. Аларга читтән нинди коткы булган? Бернинди дә. Бары тик үзләренең акылсызлыклары аркасында үз халыкларын кырдылар, дәүләтләрен хөртәйттеләр. Шуның аркасында бер яктан Кытайга, икенче яктан миңа үсәргә ирек бирделәр. Монда мин гаепле түгел, изге урын буш тормый.

    Кыпчак халкының борынгы әйберләренә килгәндә, һәр әйбергә белгечләр бәя бирә, нинди халыкка, нинди культурага караганын алар билгели. Бу белгечләргә беркем дә басым ясамый, аларның күбесе мәскәүле дә түгел әле. Табылдыклар, нинди халыкныкы булына карамастан, бертиң кадерләнеп музейларда, китапханәләрдә саклана, корылмалар, кыя-ташлардагы язулар дәүләт тарафыннан саклануга алынган.

    Рәсәй тарихында башка милләтләр катнашлыгы ярыйсы киң яктыртылган. Алай гына да түгел, һәр милли республикада шушы халыкның тарихы мәктәпләрдә өйрәнелә.

    Мин башка милләтләргә гел яхшылык эшләдем. Аз санлы халыкларны үз канатым астына алып, аларга милли автономияләр биреп, югалудан сакладым. Мин биредә гаеп эш күрмим һәм үземне гаепле санамыйм.

    Рәис. Суд шаһитлардан сорау алуга күчә. Исемлектә Фәйләсуф та бар. Фәйләсуф әфәнде, Гаепләүче Мәскәүнең холкы яман, ул явыз дигән фикер әйтте. Сез Мәскәү һәм кыпчак турында берәр нәрсә әйтә аласызмы?

    Фәйләсуф. Әйе, хөрмәтле Рәис, әйтә алам. Кыпчак туры сүзле, сабыр һәм түзем, авырлыкларны җиңел кичерә, зарланмый, белемгә омтыла, балаларын укытуны үзенең бурычы саный, тарих һәм фольклорның кадерен белә, ата-бабасын онытмый, эшкә дәртләнеп тотына, ихлас күңелдән дуслаша һәм ярата, хыянәт итәргә сәләтле түгел, башкаларның хыянәтен авыр кичерә, ашауга, тормыш шартларына талымчан түгел, ярдәмчел, кунакчыл, риясыз, башкаларга карата кешелекле, еш кына аларны үзеннән өстен күрә, күндәм һәм буйсынучан, гөнаһ кылудан курка, тик коткыга тиз ышана, нык гарьләнә, ләкин андый чакта ул ярсымый, үз эченә бикләнүчән, башкаларның кимчелегеннән гыйбрәт ала белә, үзенә карата таләпчән. Начар гадәтләре дә бар, әлбәттә. Мәсәлән, бер үк нәрсә турында төрле фикер булдырып күп вакытта таралып баручан, бердәмлек, тупланганлык сирәк була. Тагы да гайбәтчел, кенә куучан, ләкин кеше алдында бу хакта эндәшмәс, чөнки гарьчел, горур, үҗәт. Беркатлы, шунлыктан коткыга бирелеп начарлыкка барырга, дошман тегермәненә су коярга мөмкин, ләкин явыз ният белән түгел, ә исәри күңеле белән шулай дөрес эшлим дип ихластан ышануы нәтиҗәсендә.

    Кыпчакның Ходай каршындагы табигый басалкылыгын, тыйнаклыгын Рим папалары, соңыннан Мәскәү патшалары власть алдындагы күндәмлеккә, буйсынучанлыкка әйләндерүгә ирешә. Менә шул властька буйсыну кыпчакның таркалу сәбәпләреннән берсе. Мәскәүгә буйсынып кыпчак варислары ничәмә мәртәбә бер-берсе белән сугышты.

    Рәис. Ярый, ә хәзер Мәскәү турында әйтегез.

    Фәйләсуф. Мәскәүгә килгәндә ул ифрат ялкау, эчкече, башкаларны күрәлмәү гадәте һәрвакыт кемнедер тукмау, талау теләге уятып тора, мәкерле, астыртын, дуслыкның, туганлыкның кадерен белми, туган җирне ярату яки сагыну аның өчен ят, сүзендә тормый, башкаларга кимсетеп карый, мыскыллы кушамат тага, түземсез, тотанаксыз, урлашу һәм алдашуны гаеп эш санамый, дәрте тиз сүнә, авыр эштә бик тиз җилкәсенә камыт тия, күп ашарга, йокларга ярата, иртәгәсе көн турында кайгыртмый, шул ук вакытта комсыз, байлык җыярга ярата, тик эшләп түгел, ә урлашып. Башкалар язмышына битараф, чисталык-пакълек белән дус түгел, җенси тотанаксыз, бугын бизмәнгә салып үлчәп һәрнәрсә өчен хак сорарга ярата. Башкалар эшләгәндә аңа карап торуы күңелле, кеше эшләгәнне җимереп ташлавы – бигрәк тә.

    Хөрмәтле Рәис, бу минем генә фикерем түгел. Вакыт агымында бик күп тарихчылар, илчеләр, сәяхәтчеләр, чит ил вәкилләре гел шундый характеристика биреп килгән. Мәсәлән, XVI гасырда Джильс Флетчер болай яза: “Урысның кайсын алма берсе беркемгә ышанмый. Шул ук вакытта ул үзе дә ышанырлык берни сөйләмәс. Аларның бу сыйфатлары күршеләре каршында үзләрен мәсхәрәгә калдыра,”- ди ул.

    Рәис. Ярый, рәхмәт, утырыгыз. Тарих турында Тарихчы сөйләр. Тарихчы әфәнде, сүз сезгә бирелә.

    Тарихчы. Рәхмәт, Рәис әфәнде. Геббельсның әйткәнен беләсездер, әгәр халыкның хәтерен җуйсаң, ул тыңлаучан мал көтүенә әйләнер, дигән. Геббельс яңалык ачмаган, Мәскәү борын заманнан ук нәкъ шулай эш иткән, кыпчакларга кагылган язмаларны йә үзгәртеп язган, яисә юк иткән, археологик табылдыкларны башка халыкларныкы дип әйтергә ашыккан, борынгы кыпчаклар яшәгән урыннар, таштагы язулар табылса дәшми калуны хуп күргән, Дәшт-и-Кыпчак турында сүз дә юк, гүя ул булмаган. Бер үк вакытта кыпчак варисларын төрле төркемнәргә бүлеп, исем кушып, аларны төрле милләт дип ишълан иткән һәм шуңа ышандыруга ирешкән.

    Мәскәү дәүләтенең барлыкка килүенә генә игътибар итик. Киевның атлы гаскәрендә славяннар түгел, ә кыпчаклар – Украина каганаты халкы була. Руслар аларны төркиләргә каршы сугышта файдалана. Шулай итеп, төркиләр арасында сугыш башлана, берәүләр рус флагы астында, икенчеләре кыпчак флагы астында сугыша. Менә шушы туганнар сугышыннан Киев Русы тарихы башланып китә. Кыпчак кыпчакны үтереп Руска яңа җирләргә хуҗа булырга ярдәм итә. Димәк, образлы итеп әйткәндә, Рус ул хәйләдән туган ил.

    Рәис. Мондый сентиментлар судны кызыксындырмый. Мәскәүнең кыпчак тарихын урлауда гаепле булуын раслаучы дәлилләр китерә аласызмы?

    Тарихчы. Була ул. Мәскәүнең кыпчак тәресен, кыпчак динен алуы, ләкин аларны бик нык үзгәртеп мәгънәсезгә әйләндерүе турында әйтелде инде. Хәзер мин тел турында әйтергә телим. Украина белән Рәсәйнең кушылуы турындагы документлардан без бөтенләй ике төрле халык кушылуын күрәбез. Алар бер-берсен аңламаган, тылмач аша сөйләшү алып барган. Мәскәүнең Украинадагы В.Бутурлин җитәкләгән беренче илчелегендә ике тәрҗемәче була: төрки Билял һәм урыс Степан. Алар “иноземный черкас”ларга һәм “литвиннар”га бара. Мәскәүлеләр шулай казакларны һәм көнбатыш украиннарны атаганнар. Беренчеләре төркичә, икенчеләре славян диалектында сөйләшкән, ләкин руслар аларны авыр аңлаган.

    Бу берләшү авыр бара, чөнки ике милләт, ике дөнья. Ләкин Мәскәү дәүләтен зурайту өчен төрки телле Киевны“үзләштерү” кирәк була. Бу хакта Екатерина II үзенең инструкциясендә болай яза: “Надлежит легчайшими способами привести к тому, чтобы оне обрусели и перестали бы глядеть, как волки в лесу...”

    Гетман властен руслар юк итә, ул онытылсын өчен тырышалар, Украина Чиркәве җитәкчеләрен шулай ук юк итәләр, чөнки мәскәүлеләр аларны диндәш дип санамый.

    Соңыннан, ягъни 1876 елның 30 маенда, Александр II указ чыгарып, украина (төрки) телендә сөйләшүне һәм китап бастыруны, мәктәпләрдә укытуны тыя, хәтта җырларга да ярамый. Шулай итеп, казаклар теле акрынлап онытыла башлый, аның каравы, мәскәүлеләр өчен ул торган саен аңлаешлырак була бара.



        (дәвамы)
    Загит Мурсиев
    рассказ на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх