• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Елан оясы

    (повесть)

    Егылдым мин.
    Ә дошманым егылмады.
    Кем күргән соң егылганын еланнарның.

    Хәербар бу урманда беренче мәртәбә йөреми. Ләкин инде ничәнче тапкырга адашып куя. Уйлап караганда, адашырлык урыны да юк, чөнки ул ике юл арасында. Бер юл турыга тау аша үтә, икенчесе сөзәгерәк җир сайлап тауны урап уза. Шушы тауның бер ягында юллар аерыла, икенче ягында яңадан кушыла. Димәк, кайсы гына якка атлама, барыбер юлга килеп чыгарга тиешсең, адашу һич мөмкин түгел. Ләкин башыңа зәхмәт шаукымы эләксә, ике нарат арасында да буталасың икән шул.

    Хәербар урманда йөремәгән кеше түгел. Акылы камил, уй-зиһене якты. Кайсы якта ни барын яхшы гына күзаллый. Сумкасын гөмбә белән тутыргач, ул тыныч кына атлап, шуннан килгән идем дип уйлап юлга килеп чыкты. Тик бу бөтенләй икенче юл икән. Әлбәттә, монысыннан да кайтып булыр иде, тик, Хәербар теге юлда куаклыкта үзенең машинасын калдырып киткән иде. Димәк, бер чакрымға якын урман үтәсе бар. Ир кешегә моның авырлыгы юк, ышанычлы итеп ул кире якка атлады. Бер үк вакытта агач төпләренә күз салырга да онытмады – аларның мүклерәк ягы төнгә карый.

    Ләкин, байтак йөрегәннән соң урман кинәт ачылып китеп, алдында баягы юлның тагы да шул ук урынын күргәч, гәҗәпләнеп куйды. Бу яктагы табигатьне яхшы итеп күз алдына китереп юнәлешне ачыклагач, янә урманга кереп китте. Менә бу якка барса, нәкъ машина турына барып чыгачаҡ. әнә бит, кура җиләге баскан ялан. Былтыр, адашып йөрегән чагында, нәкъ шуннан үткән иде, димәк, хәзер ул дөрес бара. Атлый торгач, урмандагы кәҗә сукмаклары бергә кушылып, юл сыман нәрсә хасил булды. Хәербар бер урында шушы юл өстенә бөгелеп төшкән юкә астыннан үтте. Ике ботагы ике кулга охшап, урман тынлыгын бозып йөрүчеләргә үч итеп фуражкаларын салдырырга тырышкан сыман, аска тырпайган иде. Бераздан каршыда ачыклык күренде. Һәм.. Бәй, бу бит янә шул ук урын. Инде Хәербарның ачуы да килә башлады, күпме генә йөремә, барыбер кайтырга кирәк бит.

    Ир кеше, үҗәтләнеп, янә урман эченә атлады. Йөри торгач, инде бу юлы кирәкле юлга һич ялгышмый чыгам дип ышаныч белән барганда, юл өстендә дуга булып бөгелгән таныш юкә күзенә чалынды. Хәербарның сүгенерлек кәефе булса һичшиксез сүгенеп җибәрер иде. Ул гел әйләнеп йөри һәм инде ничәнчегә бер үк урынга килеп чыга лабаса. Бахыр гөмбәче фырт итеп борылып кире якка китте дә барды. Аның уе болай иде: әгәр бу эз кирәкмәгән якка алып бара икән, димәк, аңа кирәкле җир капма-каршы якта. Бу тапкырында озак кына йөреде Хәербар. Ике юл арасындагы урманның шулкадәр калын булуына гәҗәпләнә башлады. Югыйсә, күптән инде урман ызанына чыгарга тиеш иде кебек. Хәербарга күп-күп гөмбәләр очрый башлады, ләкин хәзер алар кайгысы юк иде. Бүген кайтырга тиеш бит инде ул! Ир кеше ашыга-ашыга урман ерды. Һәм, ниһаять, юлга килеп чыкты. Тик, бу янә шул ук теңкәгә тигән урын иде!

    Хәербар нык кына арыды. Вәт бәла, хәзер нишләргә? Бик кыен булса да, яңадан атларга кирәк. Ләкин бу юлы ул шушы урманның ниндидер зәхмәте барлыгын аңлаган иде инде, ничә генә мәртәбә кермә, барыбер адаштыра да тора бит. Димәк, урау булса да юл яхшы. Хәербар шулай итте дә. Әлеге юлдан кире якка карап атлады. Чөнки болай юл чаты якынрак иде, тау төшкәч икенче юлдан кире менә башлады. Бу маневр күп вакытны алса да адаштырмый, шуңа да машинасына якынлашкан саен Хәербарның күңеле тынычлана барды.

    Менә соңгы борылыш, өч тармаклы каен – Хәербарның ориентиры. Гөмбә яратучы ир каен янына җиткәндә, бер матур көй ишетелә башлады. Адашып йөри торгач, әллә исәнкери башладым инде, дигән уй да килде башына. Тик ул ялгышмый иде, җыр аерымачык ишетелә.

    Ихлас баштан гашыйк булдым,

    Язгы ташкын – хисләрем.

    Аерма, язмыш, сөюдән,

    Аннан башка нишләрем?

    Бетәр иде йөрәгемне

    Көйдергән көюләрем,

    Матур булса мәхәббәтең,

    Ак булса сөюләрең.

    Хәербар бу җырны берәрсенең радиосыннан ишетеләдер дип уйлаган иде, тик музыкасы юк бит. Сүзләре дә, тавышы да ят, моңача ишетелгән түгел. Ир кеше гаҗәпләнеп алга карады. Менә бер могҗиза: чәчкәле ак күлмәк, зәңгәр кофта кигән бер сылу ауган агачка утырып алган да, бар дөньясын онытып җыр суза.

    Гашыйк кеше күңелендә

    Гөлләр үсә үрелеп.

    Ышаныгыз, гашыйкларга

    Бәхет килә күренеп.

    Бетәр иде йөрәгемне

    Көйдергән көюләрем,

    Матур булса мәхәббәтең,

    Ак булса сөюләрең.

    Гаҗәп матур җыр. Гаҗәп матур тавыш. Йә, кем мондый җырны тыңламый бозырга батырчылык итәр! ә кыз янә сузды. Алдындагы гөмбә тулы авыр кәрзиненнән карашын күтәрде дә, ялбыр каен башлары аша кайдадыр еракка, әллә инде хыялындагы дөньяга карап, җырның соңгы сүзләрен тибрәндерде.

    Саф мәхәббәт сафландыра

    Безнең тормыш юлларын.

    Ходай фатихасы белән

    Үтик гомер елларын.

    Бетәр иде йөрәгемне

    Көйдергән көюләрем,

    Матур булса мәхәббәтең,

    Ак булса сөюләрең.

    Җыр тынды. Моңа кадәр сүрәт сыман басып торган агачлардан янә тын гына кыштырдаган яфраклар коела башлады, әле генә якты, аллы-гөлле кебек күренгән урман ызаны җыр тынуга яңадан көз сагышына тулгандай булды. Хәербар урыныннан торып басты. Аны күргәч, кыз да аягүрә калкынды һәм итәген кагып куйды. Аның күзләре бу кеше яхшымы, яманмы дип сынабрак карый иде.

    - Исәнме, туганым!

    - Исәнмесез, агай!

    Бу кызга Хәербарның җылы сүз әйтәсе килде. Күңелгә ошарлык ягымлы сүз кайдан гына табасың да, таныш булмаган кешегә ничек әйтәсең! Сүз ялгарга Хода үзе ярдәм итте, шикелле.

    - Кәрзинең тулган икән. Димәк, кайтып барасың, шулаймы?

    - Кайтырга кирәктер инде. Кич булып килә бит.

    - Бик матур җырлыйсың, кайдан өйрәндең бу җырны?

    Кызның чигәләренә чак кына алсулык йөгерде.

    - Бу... ни инде, үзем уйлап тапкан, болай гына җырлаган җыр.

    - “Болай гына” димә, акыллым. Бик матур булган. Миңа ошады. Тавышың да бик моңлы, йөрәккә ягымлы икән.

    - Рәхмәт, - дип кыз керфекләрен кагып алды.

    - Сиңа Мирасимга кайтыргадыр бит.

    - Әйе. Ә сезгә?

    - Миңа каршы якка.

    - Анда авыл юк бит! - дип гаҗәпләнде кыз.

    - Ә мин авылда түгел, урманда торам, - дип елмайды Хәербар.

    - Белдем, алайса. Сез теге сәер кеше Хәербар агай буласыз. Сезнең хакта сөйлиләр иде шул.

    - Әйе, мин урманда яшим. Урманда яшәсәм дә адашып куйдым бит әле, күпме вакытым узды.

    - Гәҗәпләнмәгез, - дип кыз елмаеп алды, - Бу урман әйләнбаш дип атала. Сихерле ул. Бөтен кеше адаша.

    - Ә син?

    - Ә мин бит урман кызы. Урман кызы нишләп адашып торсын инде, - дип үзенең тапкыр җавабына үзе үк куанып кыз елмаеп җибәрде.

    - Шулай да исемең бардыр бит, кем буласың инде син?

    - Сәбилә.

    - Бәй, синең исемең дә хикмәтле икән. Инде үзең турында: “Кара карлыгач микән, сары сандугач микән аны үстергән әнкәсе?”- дип юрарға туры килә. Шундый көнне серле урманда очраған кыз үзе дә серледер әле, әйеме?!

    Урман кызының йөзендә сизелер-сизелмәс кенә шәүлә йөгереп үткәндәй булды. Ул эндәшми калды, тын гына сары яфраклар тибрәлүен күзәтә иде. Ә Хәербер күп сүз белән аның теңкәсенә тими, агачлыктан машинасын алып чыкты. Ул шунда якында гына иде.

    - Утыр, Сәбилә, илтеп ҡуям.

    Хәербарға кире якка барырга туры килсә дә, инде адашуы онытылып, күңеле тынычланып, хәтта кәефе күтәрелгәч, кызга кечкенә яхшылык эшләүдән иренмәде, - чибәркәйне авыл читенә кадәр итеп куйды.

    Кечкенә йортына әйләнеп кайткач, тамак ялгады, гөмбәләрен юып пешекләргә салды. Тик күңеле тынычланмады. Нәрсә булганын ул үзе дә аңламый иде әле. Көтмәгәндә килгән шушы тымык, басынкы, әллә нинди хыялларга батыручы хисләрне ни дип аңларга да, ни дип атарга? Матур кызга күзе төшеп күңеле сөенүеме? әллә инде үтте гомер, миңа шул кызга гашыйк булырга да соң инде дип көенүме? Мәхәббәтнең бөтенләй табылмавы бер хәл, шырпы кадалмаган бармак сызламый, ә менә ул ялт итеп күренеп, дөньяда үзенең барлыгын белдереп тә инде син аңа якын бара алмасаң, ул синеке булмаса – монысы инде ачы, әрнүле бәхетсезлек, түз генә. Тик, шулай да Хәербар әле үзен андый бәхетсез итеп тоймады, чөнки Сәбилә аның сөеклесе түгел бит, ул бары тик юлда очраган кыз гына. Очраштыҡ – хушлаштык, шуның бенән онытыштык та. Ләкин бу уйлар Хәербарның үз-үзен алдавына гына охшаган иде.


    Хәербар эчәр суын тирән чокырдан ала. Өйдән ерак түгел ул. Чокыр киң булса да, текә, шуңа сыңар чиләк кенә тотып чыга, чөнки кире менгәндә бер кулы белән абагаларга тотынып менәргә туры килә. Текә сукмакның урта бер өлешендә зур карават кадәр ак таш ята һәм аның өсте шома, мүксез. Урман кешесе бүген шул ташка бәйле бер хикмәтне искә төшерде.

    Җәйнең ямьле бер көнендә Хәербар ни хикмәт беләндер уйга калып, игътибарсыз гына су алырга төшеп бара иде. Шушы таш янына җиткәч кенә, кинәт бер өер елан күреп, артка чайкалып куйды. Хәербар юкка-барга шөрләп кала торган кеше түгел, тик укмашып яткан зур-зур еланнардан кемнең дә коты алыныр. Куркуын җиңеп, ул агулы кара еланнарны күзәтә башлады. Алар җидәү булып чыкты. Менә ни өчен таш өстенә мүк үсми икән, болар көн саен шомартып торалар шул, дип уйлады Хәербар һәм, шактый вакыт шом ияләрен күзәткәннән соң, ташны сак кына урап узып, чокыр төбенә юнәлде. Шушы көннән соң Хәербар ул еланнар белән еш кына очраша башлады.

    Бүген ул кортларын карамакчы иде, ашап алганнан соң шул эшенә тотынды. Аллага шөкер, умарталары сигезгә җитте. Тагы да берничә елдан әйбәт кенә корт бакчасы булачак. Умарта капкачларын ачып корт күчләрен тикшергәндә, Хәербар үзенә күрә бер рухи ләззәт, күңел шатлыгы кичерә. Кулына хәтта бияли-фәлән дә киеп тормый ул, бал кортлары акыллы җан ияләре, хуҗа аларны үзенең компаньоннары кебек кабул итә.

    ә бит корт чагудан үлеп курыккан чаклары да бар иде. Менә бүген дә эш вакытында бала чактагы бер хәл исенә төште. Ул заманда күршедә генә корт карарга бик маһир әби белән бабай яши иде. Алар саваплы һәм матур бер гадәтне башкарып килде: ел саен башлап бал суырткач, урам балаларын яңа бал белән сыйлап чыгара иделәр. Икмәккә дә бик туймаган кайсыбер бала өчен бу көн чын бәйрәмгә әйләнә иде.

    Хәербар дуслары белән урамда уйнап йөрегәндә, Маһинур әбинең көр тавышы яңгырады :

    - Малайлар, керегез безгә бал ашарга! Бабагыз бүген яңа бал суыртты, тәмләп карагыз, - дип боларны чакырып алды.

    Киң йорт уртасында олы палас җәелгән. Өч-дүрт малай, кайсы арада килеп өлгергәннәр диң, аяк бөкләп утырып та алганнар. Маһинур әби яңа килгән кунакларны да урнаштырып беткәч, өеннән зур кәстрүл белән бал күтәреп чыкты. Аны тирән-тирән тәлинкәләргә бүлгәч, олы итеп телеп ап-ак, тәмле икмәк бирде.

    “Егетләр” озак кыстатып тормадылар, әлбәттә. Маһинур әбиләренең барсына да бал, икмәк өләшеп беткәч, бер әйтүе булды агач кашыклар эшкә кереште.

    Гаҗәп нәрсә икән ул – бал. Үзе сап-сары, үзе үтә күренгән шикелле. Аш кебек тиз генә ашап та булмый, сузыла да сузыла, бәрәкәтле ризыкны тамызып ашау килешми бит инде. Аның каравы, тәмлелеге...

    Ак икмәк белән татлы балны бик шәп кенә мендереп утырганда, Хәербарның баш очында корт безелдәде. Аннан курыкмаска, чәбәләнмәскә кирәклеген малай белә инде, шуңа ул кашыгын күтәргән килеш тын калды. Әмма бал корты һичбер гаепсез Хәербарның түбәсен генә чакты да куйды. Малай чәнчешеп авыртуга елап җибәрде, шунда ук янына Маһинур әби килеп җитте.

    - Елама, улым, елама! Корт чакканнан бер зыян да юк. Шифа гына ул. Менә хәзер энәсен алам да авыртуы да бетәр.

    Машинка белән кыркылган чәч арасыннан корт энәсен әби тиз тапты һәм малайның үзенә күрсәтте. Минут та үтмәде ул яңадан бал чөмерә иде. Әмма: “Нигә бу корт мине чакты, монда миннән башка да балалар күп бит?”- дигән сорау сабый күңелендә торып калды.

    Азак, ягъни мәсәлән, үсеп гомер иткән чорда, Хәербар шуңа игътибар итә килде: ул кайда гына булмасын, нинди эш-вазыйфа үтәмәсен язмышмы, очракмы, әллә бер тылсымлы көчме аны һәрвакыт ниндидер аерым тамга белән билдәләп башкалардан аерып куя торган иде. Һәм ул беркайчан да “бушка” ашамады, теге бал корты шикелле тормыш анардан һәрнәрсә өчен хак алып торды.

    Хәербар күп сынаулар үтте. Тиктормаста бәла бар, диләр. Дәваханәдә табиб булып эшләгәндә, институтта алган белемнәрен аз күреп, халык медицинасын, дару үләннәрен, энә кадап һәм бал корты агуы белән дәвалау ысулларын өйрәнде. Ахырда медитация белән дә мавыгып китте. Авыруларны дәвалаганда ул шушы белемнәрен куллана башлады. Һәм шуның белән “янды” да. Ялгыш диагноз билгеләп, кешене үтереп куйды. Үзенең ялгышу сәбәбен ул соңрак, “Психиканы дәвалау сәнгате ” дигән китап укыганда, аңлады. Анда акка кара белән: “Бервакытта да үзеңне докторга санама” дип язылган иде. Әйе, медитация шундый нәрсә, файдасы йә тия, йә юк. Йә кешенең хәлен җиңеләйтәсең, йә организмын тагы да ныграк какшатасың. Бу ысул – дәваханәдә дару язып утыру түгел, һәркемгә дә бер үк нәрсә ярамый. Монда чаманы белү мөһим. Тәҗрибә дә озак еллар буена җыела. Ә Хәербар мин беләм, мин бу кешене терелтә алам, дип уйлап, үзенә артык ышанып, ялгышлыҡ эшләде.

    Шуннан ни булдымы? Хәербарның кыланышын үзенең бөек әсәрен утка ыргыткан Н.В.Гоголь менән чагыштырырга була. Бер телевизион тапшыруда язучыны бичара дип атадылар, янәсе, ул ярлы булган, гомерен багышлаган эшенең беркемгә дә кирәксезлеген аңлап, әсәрне утка ташлаган. Тик монда кем бичара бит әле?! әлеге кебек ул заманда да: “Синең повестларыңны без аңламыйбыз, әллә нәрсәләр бутыйсың, бу әдәби әсәр түгел – саташу бит”, дип әйтүчеләр булгандыр. Шуңа да язучы: “Шулай шул, ни өчен мин менә шул мәхлүкләр өчен язам соң әле? Алар берәр нәрсә аңлый торган кешеләрмени?! Мин аларны аңлырак, рухи яктан баерак булсыннар дип тырыштым, кадалып кына китсеннәрче моннан ары. Шул аңралар белән булышканчы, янсын әйдә!”- дигәндер.

    Хәербар да шулай эшләде. Әсәрен түгел, моңача яшәгән елларын утка яккандай итте. Ягъни үз өстенә төшкән гәепкә җавап итеп, барнәрсәне ташлады да китте. Гоголь шикелле, кешеләрдән ваз кичте, күңеле кайтты. Шәһәрдән китеп, кайчандыр урман каравылчысы яшәгән иске өйгә килеп яши башлады. Бал кортлары, кәккүк тавышы, иртәнге кояш, урман һавасы аның иптәшләре булды. Әмма имеш-мимеш таратыу өчен адрес кирәкми икән. Хәербарның дәвалаучы, медик һәм медиум икәне бу якларда да билгеле булды. Тик авыл халкы медиум дип тел сындырмый - сихерче диде дә куйды. Һәм, юк-юк та, Хәербар янына мосафирлар килеп чыккалый иде.

    Ялгыз ир кортларын карап бетерүгә юлда тарантаслы ат күренде. Хужа, битлеген салып, килүчене каршылап алды. Чынлап та, бу кешенең Хәербарга килүе гаҗәбрәк иде. Авыру түгел бит, тазалыгы ташып тора. Мирасимнан арырак утырган Березняки дигән урыс авылы попы Серафим Суханов булып чыкты ул. Атакай үзе дә вазыйфасы өчен сәеррәк кеше иде: стильный прическа, модалы галстук, зиннәтле костюм, джинсы чалбар, җирән сакаллы һәм озын гына гәүдәле кеше, тагын да бер күзгә ташланганы – сары портфеле. Карап торсаң, поп түгел, ә ниндидер галим яки рәссам дип уйларлык. Җитмәсә, йомшак, итәгатьле һәм шул ук вакытта кешене ышандырып сөйли белүе ни тора. Шулай да бу адәмнең иң күркәм җире – зур зәңгәр күзләре булгандыр. Укымышлы, акыллы узаман булуына карамастан, күзләре беркатлы сабый карашы белән бага. Тик шулай да аларда тирән сагыш яшенгән кебек.

    Ә бит киресенчә булырга тиеш сыман. Менә Хәербар күпме җәбер, гаделсезлек күрде, хатынын югалтты, дөньялыктан ваз кичте, болар үз эзен калдырырга тиеш сыман. Ә аның күзләре шуклык уйлаган малай күзләре кебек чая һәм шат карый.

    әйе, ул үпкә, үчләшү, боеклык кебек нәрсәләрнең юшкынын да калдырмый күңел төбеннән кырып ташларга көч тапкан кеше. Медитация үз-үзеңә идарә итүдән башлана. Ә буйга Хәербар уртача. Шулай итеп, тышкы яктан бу ике адәм бер-берсенә мәк бөртеге кадәр дә охшамаган булсалар, рухи яктан алар бик якын иде. Икесе дә дөньяның алдын-артын күргән кешеләр.

    Христиан дине әһеленең мөселман кешесенә йомышы чыннан да гадәти түгел икән. Башка кешегә “сын мой” дип эндәшкән поп Хәербарға “коллега” тип мөрәҗәгать итте.

    - Әйтегез әле, Сезне күрәзәче, диләр, шул дөресме?

    - Анысын Ходай белә булыр.

    - Дөрес. Ходайдан узып берни эшләп булмый, барысы да аның ихтыярында. Ләкин Сезнең хакта төрле сүз йөри.

    - Мәсәлән?

    - Сезне дәвалау сәләтенә ия, диләр. Сихыр кайтару да кулыгыздан килә икән.

    - Мин бик интеккән кешеләргә мөмкин булган кадәре ярдәм итәм, әлбәттә. Тик үз мөмкинлекләремне мин һич күпертеп күрсәтергә теләмәс идем.

    - Акыллы сүзләр. Ходайдан узып вәгъдә бирү – алдашудан яман. Хәер, мин үзем дә монда шәхси үтенеч белән түгел, ә приходка төшкән хурлык һәм казадан борчылып килгән идем.

    - Йә, алайса, бирегә кадәр килгәч, сөйләгез инде. Тыңлап караганнан зыян булмас.

    - Хәербар әфәнде, безнең храм бик күңелсез хәлгә тарыды: күз карасыдай саклаган иконаларыбызны урлаганнар. Милиция бурларның эзенә төшә алмый. Бәлки, Сез ярдәм итә алырсыз.

    Хәербар кунагына бер минут сабыр итәргә кушып, өеннән ике урындык алып чыкты. Ирләр кара-каршы утырдылар, Хәербарның өйрәтүе буенча, гәүдәләрен төз тотып, бармакларын аралаштырып кул тотышып тын калдылар. Хуҗа кеше кунагына югалган иконаларның берсе турында уйларга, шуны күз алдына китерергә кушты. Шактый тын торганнан соң, Хәербар күзен ачып телгә килде.

    - Серафим атакай, иконаны ике бәндә урлаган. Сез аларны беләсез. Берсе христиан түгел. Аның белән яңарак кына танышкансыз.

    Поп дулкынлана иде шикелле, тамак кырып алды:

    - Моны ничек белдегез соң?

    - Сез белгәнне уегыздан укыдым.

    Кунак гаҗәпләнеп башын чайкап куйды, әмма артыгын сорашмады. Тик Хәербарның сүзе калган икән әле.

    - Миңә шунысы гаҗәп тоелды, Сез белгән дәһри адәмне мин дә беләм, ахрысы. Ә бит миңа бу якта бик аз кеше таныш. Димәк, аны исәпләп чыгарырга була. Ләкин бу сиземләвем бик томанлы булды, ныклап ышанырлык түгел.


    Сәбилә Хәербар белән очрашканнан соң үзендә рәхәт җиңеллек тойды, күңелендә шатлык учагы кабынгандай булды. Хәтта көзге болытчан көннәр яктыра төште кебек. Баштараҡ ул әнә шулай күтәренке кәеф белән йөреде, башка берни дә юк. Ләкин тора-бара ул үзенең күңелендәге шушы рәхәтлекнең кайдан килгәнен аңлый башлады: баксаң, ул урманда яшәүче сәеррәк кеше турында еш кына уйлый икән. Көн артыннан көн узды, ә аландагы очрашу онытылмады. Ир хатынына башка кеше турында уйлау - оят һәм гөнаһ. Ә менә Сәбилә гөнаһын да сизми, оятын да тоймый. Ни өчен? Хатын үзен алай әдәпсез заттан санамый, киресенчә, үз-үзенә бик таләпчән була иде. Ә хәзер күр син аны, үзгәрде дә куйды. Күрәсең, мәхәббәт – күктән иңгән хис, җир кануннарына буйсынмый.

    Мәхәббәт?! Анысы тагы нинди сүз? Йә Ходай, кайдан нинди мәхәббәт ди ул? Бер күргән, юньләп белмәгән дә кешегә гашыйк булып буламы? “Була!”- ди каударланып күңел. “Күзең төшкән кешеңнең биографиясын өйрәнгәнеңне мәхәббәт көтеп тора дисеңме?”

    Ярый, шулай да булсын, ди, ә ир?! Габитны яратамы соң ул? “Яратмыйм” дип әйтергә намусың җитәме? Алайса, ни өчен кияүгә чыктың? Беркемне дә көчләп бирмиләр, һәр кыз үзе ошаткан егетенә мин аны яратам, ул минем бердәнберем дип уйлап бара. Сәбилә дә шулай чыкты, шикелле. Соң, хәзер ни үзгәрде? Үзгәргән икән шул. Егет белән кыз булып йөрегәндә Габит аны тукмамый иде, әшәке итеп әрләми иде. Яхшы сүз урынына “минем аңгыра”, “минем пумала баш”, якты хисләр урнына тупас көчләү торып калгач, мәхәббәт дигән нәрсә томанга әйләнеп кенә эри икән лабаса. Бигрәк тә кояш чыгып куйган очракта.

    Кояш?! Сәбилә әллә Хәербарны кояшка тиңләштереп куйды инде. Охшашлык бар бит әй. Ул агайдан да ниндидер җылылык, яктылык сирпелә сыман. Нибары бер күрештеләр, әмма инде ничә көн күңелдә рәхәтлек саклана.

    Уйлый торгач, Сәбилә бер нияткә килде, ә ни өчен “аны” тагы бер күрмәскә! әле мөмкинлек бар, гөмбәгә дип чыктың киттең! Азак соң булыр.

    Кыюлыктан курыккан – мескенлеккә юлыккан, ди иде аның әнисе. Беркөнне кыюлыгы җитеп сикереп торды да чыгып та китте Сәбилә. Хәербар кул арбасы белән таш ташып маташа иде. Кыз үзенең килгәнен белгертми, ерактан күзәтеп утырды. Ни эшләргә белмәде ул. Шуңа тагы да беренче очрашуга әйләнеп кайтты. Ул чакта Хәербар урманнан җыр тавышына килеп чыккан иде бит. Бу юлы да шулай итик. Сәбилә күңеленнән җыр сайлады. Һәм менә көзге аланда ягымлы, йомшак, әмма шактый көр тавыш агыла башлады.

    Бар тирә-як искитәрлек матур,

    Күрче, гөлләр ничек шатлана,

    Гүя дөнья – тоташ бәйрәм булган,

    Бар җиһанда бүген тантана.

    Нигә алай дисәң, сер түгел ул,

    Сәбәпләре яхшы күренә:

    Син янымда бүген, син янымда –

    Шуңа күңелем күккә үрелә.

    Бәхет – мизгел, бик тиз үтә, димә,

    Без кадерен аның сакларбыз.

    Кирәк булса, куллар тотынышып

    Каз юллары буйлап атларбыз.

    Хәербар урман аланында агылган җырга сокланып, эшеннән туктап калды. Тиз таныды ул бу тавышны һәм гаҗәпләнмәде. Сәбиләдән башка кем көзге урманга барып җырлап йөрсен. Гаҗәпләнмәде һәм азаккача тыңлады. Шуннан кызга каршы атлады. Ә Сәбилә бер бәйләм көзге яфрак күтәреп аңа каршы килә иде. Юк, алар кочаклашмады, кул биреп күрешмәде, хәтта якынаймадылар. Бер-берсенә ике адым калгач, туктап куйдылар.

    - Эшсез кеше эш калдыра, шулаймы, Хәербар абый? - диде Сәбилә.

    - Ашау эш калдырмый, дигән сүз дә бар.

    - Бар. Ләкин мин ашамлык түгел бит.

    - Түгел, тик көтелгән кунак тансык ризык белән бер инде ул, туганым.

    - Димәк, син мине көткән идеңме, Хәербар абый?

    Ир кеше уңайсызланып китте: сүзеңне чамаламый сөйләшсәң, кыз күңелендә әллә нинди оеткы салып куюың бар, дип шелтәләде ул үзен эченнән.

    - Гөмбә җыясыңмы тагы? Бик ераклагансың кебек.

    - Анысы сәбәп кенә. Нигәдер күрәсем килеп, күңелем

    атлыгып тик тора бит. Түзмәдем.

    - Ярый. Алайса, мин сине үземнең патшалыгым белән таныштырам.

    - Ах! Бу кызык. Күрсәт әйдә. Ә син, Хәербар абый, суны кайдан аласың, якын-тирәдә елга-күл күренми бит.

    - Бар минем чишмәм. Еланлы чокыр дип атыйм мин аны. Беләсеңме, шул чокыр эчендәге таш өстендә җәй көне беръюлы җиде елан күрдем.

    - Ай, алай булса, без анда бармыйк, мин куркам.

    - Ий куян йөрәк, курыкма, мин яныңда бит.

    Сөйләшә-сөйләшә болар чокыр янына җитеп, сак кына төшә башладылар. Кинәт кызның аягы таеп китте һәм ул таш өстенә ава башлады. Хәербар алга ыргылды һәм бер аягы белән ташка басып, егылып барган кызны тотып калды. Сәбилә сугылмады, тик ике кулы белән ташка гына таянып өлгерде.

    Чокыр төбендә чыннан да гаҗәп күренеш иде шул. Мул гына сулы чишмә ургылып чыга. Төбендә ак ташлар ялтырый. Тешләрне сындырырлык салкын су берничә адым гына аска ага да, җир тишегенә кереп югала. Шулай булгач, монда чишмә барын белүче дә аздыр ул.

    Чокырдан чыккач, Хәербар кунагын өйгә кыстады. Кешене чәй эчерми җибәреп буламыни.

    - Бу нинди чәй, үзе ачы, үзе тәмле кебек. Беркайчан да мондый чәй эчкәнем юк, шикелле, - дип кызыксынды Сәбилә.

    - Бу үлән чәе, туганым.

    Хәербар урыныннан торып бер уч үлән алып килде.

    - Син менә бу үсемлекне кара. Күргәнең бар идеме?

    - Бар.

    - Әйе, сезнең якта үсә икән шул. Беләсеңме, менә шул үләнне эзләп мин күпме дөньялар кичтем, булмаган җирем калмады, әмма сезнең якта килеп таптым. Бу - гомерне озайта торган үлән. Мин аны кешеләрне дәвалаганда кулланам. Яшәр өчен урын сайлаганда, кем белә, менә шушы хәзинә мине бирегә тартмады микән.

    Им-томчының хәбәре никадәр мөһим булмасын, хатын-кызның үз акылы шул. Ул бөтенләй икенче сорау биреп куйды:

    - Хәербар абый, ни өчен син ялгыз, гомер буе өйләнми яшәмәгәнсеңдер бит?

    - Әлбәттә. Бар иде ул минем сыңар канатым. Тик, миңа авыр чакта ташлап китте.

    Бу хакта сорашуның әрсезлек икәнен кыз үзе дә белә, ә менә тел сөяксез.

    - Әгәр дә ул яныңа килсә, кабат бергә яшик дисә, кабул итәр идеңме?

    - Юк. Дөньяның асты өскә килеп Хуҗа ишәккә, ишәк Хуҗага әйләнсә дә кире кавышырга риза булмас идем.

    Мәзәк кешенең мәзәк сүзеннән Сәбилә көлеп җибәрде. И-и, бала, дип сыкранып куйды Хәербар. Нигә алай әле, бәндәнең бәхетле чагында мин аны кызганып утырам? дип уйлады үзе. Чөнки кеше бәхетле булганда, бар хәсрәтен онытып күңел ачканда аның бар самимилеге, дөнья кырыслыгына җайлаша, үз-үзен саклый белмәве күренә. Мондый адәм чыннан да үз күңелен ятларга бик ачып бармаска тиеш.

    Кызык, шул минутта татар телен су урнына эчкән Хәербар үзе өчен кечкенә бер яңалык ачты. “Күңел ачу” дигән сүз кәеф-сафа кору, шатлык белән ял итү дигәнне генә аңлатмый икән. “Күңел ачу”- күңел ачу дигән сүз икән бит. Менә әле Сәбилә Хәербарға күңелен ачты. Ул эчкерсез, һич тупасланмаган, үз эченә йомылмаган хәйләсез бер җан икән. Кызның болай ихласлыгы аның Хәербарга ышануы, анардан бары тик яхшылык кына көтәргә мөмкин булуын аңлавы иде шикелле.

    Кунагын озата чыкканда Хәербар түзмәде, берничә сорау бирде. Югыйсә, сылу аңа торган саен ныграк ошый бара, ә ул бу кыз турында берни дә белми диярлек.

    - Сәбилә, авылда нинди хәлләр бар? Гаиләңдә барысы да иминме?

    - И-и, бездә көн саен бер яманлык инде ул. Бәла өстенә бәла. Иремнең агасы Фандас төрмәдән кайткан иде. Шуннан бирле яшәве бигрәк авырлашты. Болары аның “шаярып” вак-төяк җинаять эшләсә, анысы җинаятьне үзенә кәсеп итеп алган. Күмәкләп эчә башласалар, алардан тукмалмый котылу сирәк эләгә.

    - Яхшы түгел икән. Арада андый кеше булуы хәтәр шул.

    - И, абый, син шулай дисең, белсәң иде минем нинди тормышта яшәгәнемне... Син менә җиде елан күрдем дисең, ә мин ул еланнарны көн саен күрәм кебек. Йә, Хәербар абый, хуш. Рәхмәт сиңа...

    Сәбилә җиңел-җилпе атлап урман юлына төшеп китте. Ә Хәербар аңа сокланып та, кызганып та калды. Чиркәү талаучыны “безгә таныш кеше” дигән иде ул попҡа. Менә ничек “таныш” икән ул кара йөз. Их, Сәбилә, Сәбилә...

    Тәрәзә төбендә кыз калдырган яфраклар ята. Алар көз кояшы нурларында кызыл ут булып балкый. Әйтерсең, усак, каен, элмә яфраклары түгел, ә бер өем йөрәк яна...



        (дәвамы)
    Загит Мурсиев
    повесть на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх