• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)
  • Бүген Китапнет сезнең өчен тагын бер яңа авторны ача. Заһит Мурсиев Башкортстанда шактый танылган язучы булса да, Татарстанда әле яңа кеше, шуңа да төкле аягың белән дип әйтәсе килә.

    Заһит ике китап авторы, Башкортстан матбугатында аның хикәяләре туктаусыз басылып тора, шулай да авторның күп язмалары дөнья күрми ята. Сезгә тәкъдим ителгән китапта аның Башкортстан Язучылар Союзы тарафыннан тикшерелгән һәм хупланган әсәрләренең бер өлеше тәкъдим ителә. Авторның тематикасы киң, көтелмәгән сюжетлар очрый, ул югары әхлак пропагаландалый, теле халыкчан, гади, аңлаешлы, җиңел укыла, шул ук вакытта әйтемнәргә, тапкыр сүзләрге бай. Бу китап сезгә ошаса, кадерле укучыбыз, бәлки, Заһит Мурсиевның яңа китаплары да дөнья күрер. Барысы да сездән тора.

    Биография

    Заһит Мурсиев Башкортстан Республикасының Караидел районы Абуталип авылында гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Атасы сугыш инвалиды була. Ул кышкы кичләрдә өч кызына үзе уйлап әкиятләр сөйли, балаларының йоклап киткәнен дә сизми сөйли бирә. Ләкин Заһит аны тын да алмый тыңлап ята. Малайның әнисе түбән тембрлы, матур тавыш белән озын көйләр көйләргә ярата. Бихисап җырлар белә.

    Заһит укырга иртә өйрәнә, башкорт, татар, урыс телендә төннәр буена йотлыгып укый, шуның өчен әнисе аны еш әрли.

    Дүртенче класста укыганда шигырьләр яза башлый. Ләкин грамматика, рус әдәбияты (рус мәктәбендә укый) аның яраткан фәннәре булмый. Ул математикадан ифрат сәләтле булып чыга. Сурәт төшерә. Үзенең дусларына каррикатура эшләүдән баш тартканы өчен сигезенче классны начар характеристика белән тәмамлый. Шуннан уналты яшендә колхозчы булып китә.

    Даими эш булмавы яшь кешене канәгатьләндерми һәм җиде елдан соң егет һөнәрчелек училищесына укырга керә, аны гел “бишле”гә тәмамлап, үз районында ташчы булып эшли башлый. Бик күп мәктәпләр, йортлар, производство объектлары дүртенче разрядлы ташчы Заһит Мурсиевның кул җылысын саклый. Монда ул мәхәббәтен таба һәм Розалия исемле штукатур кызга өйләнә. Яшьлек, мәхәббәт, якты хыяллар Заһитны иҗатка тарта. Ләкин болар барысы да үзешчән кимәлдән узмый.

    Төзелештә эшләгән арада Заһит кичке мәктәптә укый, читтән торып Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Төзелештәге тәртипсезлектән, эчкечелектән җаны бизеп, район гәҗитенә эшкә килә, Монда да ул гәҗит өчен гади мәгълүмат язып утырудан канәгать булмый, күңеле зурга, әһәмиятле нәрсәләргә омтыла. Шулай итеп хикәяләр яза башлый. Мурсиевның тыныч холыклы, уйлап, җентекләп эш итәргә яратуы, күрә һәм аңлый белүе, озак вакыт җитди эш өстендә утырырга сәләтле булуы аны шигырьдән баш тартып прозага килергә мәҗбүр итә. Тиз арада аның иҗатына игътибар барлыкка килә. Беренче хикәясе “Закира әби” 1996 елда “Тулпар” журналында дөнья күрә, ә шигырьләре, юморескалары “Өмет” һәм “Һәнәк”тә басыла башлый.

    2004 елда Башкортстан китап нәшрияты З.Мурсиевның “Мәхәббәтне рәнҗетмәгез” китабын нәшер итте. Авторның әсәрләре фәлсәфәгә тартылуы белән аерылып тора, кеше күңеле, яшәү мәгънәсе анда төп тема. “Сандугач бүләге” (2007 ел) Заһитның икенче шатлыгы була. Монысы инде балалар өчен китап.

    З.Мурсиев күп санлы Мактау грамоталары, Социалистик ярыш җиңүчесе билгесе белән бүләкләнгән, әдәби конкурсларда уңышлы катнашып килә. Ул 1989 елда Коммунистлар партиясенә алына, 1997 елдан Журналистлар Союзы әгъзасы, Хезмәт Ветераны.

    Заһит Мирхәйдәр улы үзе эшләгән коллективта яхшы иптәш булды, башкаларга һәртөрле ярдәм күрсәтте. Ләкин татар телендәге дубляж гәҗит өчен җанын бирердәй булып кыешуы аркасында күп шелтә алды. 2012 ел ахырында аны, эш урынында китап язып утыра, дип гаепләп, эштән куып чыгаралар. Хәзер инде пенсияда. Ләкин язучылык гадәте пенсиягә китә алмый, автор эзләнә, мәгълүмат һәм фәһем туплый, димәк, яңа әсәрләр булачак.

    Загит Мурсиев (Загит Мирхайдарович Мурсиев)
    Заһит Мирхәйдәр улы Мурсиев, татарский башкирский писатель, журналист.




    ← назад   ↑ наверх