• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рәис Мөхәммәдиев

    ХӨКЕМ

    Ун мең кешелек урынлы зал шыгрым тулы иде. Ун мең квадратка бүленгән залда урыннар күптөрле, чөнки монда чиксез галәмнең якынча миллион яктылык елы радиусы өлешендә яшәгән төрле цивилизация вәкилләре җыйналган. Галәмара Ассамблеясе ун елга бер җыела.
    Бу залга Җир шарында яшәгән иң яхшы фантастларны җыеп алып керсәң дә, алар үзләренең хыялларының артык ярлы булуыннан оялып кызарыр иде. Нинди генә җан ияләренең вәкилләре һәм нинди генә акыллар юк монда! Ул планеталарның барысында да унар, йөзәр мең еллык цивилизация. Фантастик хикәя, повесть һәм романнарның барысын да укып чыктым дигән кеше дә акыллы җан ияләренең бу кадәр күп төрле рәвешен күреп чиктән тыш аптырар иде. Аларның планеталары, тормышлары турында аз-маз гына белим дисәң дә бер кешегә миллион ел гомер җитмәс!
    Ләкин ни генә әйтсәң дә, монда нәкъ Җир кешеләренә охшаган һәм алардан кайбер органнары белән генә аерыла торган төрле планета цивилизациясе вәкилләре күбрәк. Кайбер тайпылышларга карамастан (безнең күзләр өчен!), гәүдәнең кешеләрдәге төзелеше бөтен галәмдә хезмәт һәм акыл өчен иң камил формаларның берсе, күрәсең.
    Югарыда аталган зал Галәмара Ассамблеясы бинасы. Ассамблея галәмнең бу өлешендәге меңгә якын цивилизация вәкилләрен берләштерә. Әйтелгән планеталардагы акыл ияләренең тарихы да шактый үзенчәлекле. Кайбер халыкларның миллионлаган, икенчеләрнең йөз меңләгән ел, кайберләренең бары берничә дистә мең еллык кына тарихи истәлекләре бар.
    Бүгенге ассамблеяның тикшерергә тиеш булган төп мәсьәләсе Җир дип аталган кечкенә планета һәм андагы акылга ия дип әйтергә мөмкин булган җан ияләре турында иде.
    Докладчы трибунага чыгып баскач, рәислек итүче Нараон аңа әйтте:
    — Сездән докладыгызның төп өлешенә генә тукталу һәм иң әһәмиятле дип уйлаган пунктларны әйтеп үтү сорала, юкса бу кечкенә планета һәм анда яшәгән һәм акыл яралгысы булган җан ияләренә болай да соңгы берничә йөз елда башка барлык цивилизацияләргә караганда күбрәк әһәмият биреп барабыз. Минемчә, бу яңа туган цивилизация озак яши алмас. Сезнең чыгыштан соң бу сугышчан җан ияләре турында карар чыгарырбыз.
    Чыгыш ясаучы ризалыгын белдереп башын иде һәм сөйли башлады:
    — Үткән еллардагы докладлар буенча сез безнең секторның бер чигендә булган, Җир дип аталган кечкенә генә планета турында беләсез. Шулай ук анда иң консерватив һәм агрессив җан ияләре яшәгәнлеге дә сезгә мәгълүм. Бәлки башка кайбер мәгълүматлар да сезгә билгеледер, тик мин сөйлисе нәрсәләр турында сез белмисез. Мин үзем Җир кешеләре (алар да үзләрен кеше дип атыйлар) арасында берничә ел яшәдем. Бу кешеләр ни өчендер үзләрен бик күп белә дип уйлыйлар. Юкса әле аларның ташбака кебек тизлектә (Җирдә яши торган бик әкрен йөрүче хайван) оча торган корабльләре белән бер яктылык елы арасы түгел, бер яктылык тәүлеге юлын да үтә алганнары юк һәм, бәлки, мәңге үтә алмаслар да. Безнең өчен зур ара булмаса да, бу алар өчен- 27 миллиард 320 миллион километр тәшкил итә!
    Мондый аралар турында әле сөйләп торасы да юк. Хәзергә әле алар үзләренең борын төбендәге, үз кояш системасындагы планеталарның барысына да аяк баса алмаган, тикшермәгән. Бары үзләренең Ай атамалы Җир иярченендә генә яшәү һәм тикшеренү өчен берничә урыннары бар.
    Шулай булуына карамастан, алар миллион һәм миллиардлаган яктылык елы аралары турында фикер йөрткән булып, үзләренең йодрык кадәрле планеталарын галәмнең кендеге дип уйлыйлар. Имеш, алардан күзгә китерә алмаслык дәрәҗәдә алга киткән цивилизацияләр генә түгел, иксез-чиксез галәмдә акылга ия җан ияләре бөтенләй юк! Хәтта без барыбыз бергә, менә мондагы меңләгән планетадан җыелган вәкилләр арасында да үзенең йөз меңләгән, миллионлаган ел цивилизациясе булган вәкилләр дә миллиардлаган вакыт елы араларын мәңге үтә алмаячакбыз. Чөнки бу вакыт эчендә тере организмнар гына түгел, теләсә нинди ныклы материалдан ясаган корабльләр дә атомнарга таркалачак. Ләкин әле без үзебезнең секторның читендә яшәгән югары цивилизация вәкилләре аша башка секторларда яшәүче акыллы җан ияләре турында беләбез. Тагын меңләгән планетада яшәгән кешеләр һәм анда яшәүче башка җанвар, кош-корт һәм диңгез хайваннары турында мәгълүматлар безнең ЭВМнарда саклана. Тик ничек кенә булмасын, бөтен галәм турында дөрес фикер йөртү безнең киләчәк буыннар өчен дә мәңге мөмкин булмаячак. Бәлки, анда безнең ассамблея кебек ассамблеяләр да меңләгән һәм миллионлагандыр, моны белеп бетерү генә түгел, хәтта күз алдына да китереп булмый. Чиксезлекне иң көчле телескоплар да күрсәтә алмаган кебек, аны акыл белән дә биләп булмый, чөнки ул —чиксез. Анда шулай ук тормыш төрләре, җан ияләре төрләре шулай ук чиксез.
    Озын сүзнең кыскасы, мин бу җирлеләрне, образлы итеп әйткәндә, бер тамчы суда яшәгән микробларга тиңләр идем. Микроблар өчен шул тамчы галәм ролен үти. Алар бу тамчыдан башка елгалар һәм океаннар булганлыгын белмәгән кебек, Җир кешеләре дә үзләренең Җир шарлары галәм өчен тузаннан да ваграк кисәкчә икәнлеген күз алдына китерә алмыйлар. Әле Җирнең түгәрәк икәнен белүләренә дә безнең бер гомер арасы вакыт үткәнлеге билгеле. Бер яктан аларны бик гаепләп тә булмый. Бәлки берничә мең елдан алар үзләренең микроскопик Кояш системаларының галәм күчәре булмаганлыгын, э бәлки бер атом һәм электроннар гына булуын аңларлар... (Залда җанлану; яфраклар шаулавы кебек тоелган тыныч кына көлешкән авазлар ишетелә.)
    Кем белә, бәлки, без атом дип уйлаган кисәкчәләр кемнәрдер өчен Кояш, ә электроннар һәм ядрәләр планеталар булып, анда бездән дә акыллырак җан ияләре яшидер. Тик без алар белән беркайчан да бәйләнешкә керә алмаячакбыз, чөнки алар безнең өчен чиксез кечкенә. Чөнки без белгән протоннар һәм электроннар тирәсендә кварклар, ә алар тирәсендә протоннар әйләнә һәм шулай чиксез.
    Шулай ук безнең кояшлар кемнәргәдер бәлки атомнар, ә безнең планеталар электрон һәм протоннар кебек күренәдер. Мондый акыллы җан ияләре белән без шулай ук бәйләнешкә керә алмыйбыз, чөнки аларның биллиард шарлары үзе дә безгә иксез-чиксез галәм булып тоелыр иде. Үз чиратында аларның кояшларын да кемнәргәдер микроскоп аша карарга туры киләдер һәм шулай чиксез.
    Дөресен әйткәндә, андый чиксез зур һәм кечкенә җан ияләреннән башка үзебез бәйләнешкә керә алырдайлары турында да мәңге белеп бетерергә мөмкин түгел. Кемгәдер биллиард шары булса да, безнең өчен инде ул чиксез галәм.
    Гафу итәсез, мин аз гына чагыштырулар белән мавыгып темадан читкә киткәнмен. Менә шул. Бу «Җир» атамалы планетада яшәгән яшь цивилизация вәкилләре артык сугышчан. Алар бер-берсе белән инде берничә мең ел сугышалар. Гомумән, кулларына күсәк тота ала башлау белән алар бер-берсенең баш сөякләрен кызганмаганнар. Соңрак инде бер-берсен күпләп кыру өчен гаскәрләр төзелгән, сөңге, кылыч, ук-җәя һәм башка кораллар эшкә җигелгән. Тагын да соңрак мылтык, автомат, пулемет, туп, граната, мина һәм башка кораллар ярдәмендә бер-берсен, миллионлаган үз ишләрен кырганнар.
    Үзегез күрәсез, мондый да агрессив һәм канечкеч җан ияләренең безнең секторда очраганы юк иде, ә башка секторлар турында безнең мәгълүматлар күп түгел. Әле бу гына түгел! Алар үз илләре эчендә дә бер-берсен үтерәләр. Төрле җинаятьләр өчен бу Җир шарында миллионлаган кешеләр, ерткыч җанвар кебек, таш, тимер клеткаларга ябып куелган һәм аларны, качмасыннар дип, үзләре кебек үк җан ияләре саклый. Бу гына да түгел, алар бер-берсен җәзалыйлар! Меңләгән еллар эчендә җәзаланган бу җан ияләренең иңрәвен ишетсәк без, мондагы барыбыз да, шунда ук акылдан язар идек.
    Дөресен әйткәндә, бу Җир кешеләрен тулы, камил акылга ия дип әйтергә минем һич телем бармый. Аларның акылларында бик күп җитешсезлек һәм тайпылышлар бар. Бер группада яхшы дип аталган нәрсәләр икенчесендә начар дип табыла һәм башкалар, һәм башкалар. Мондый антагоник нәрсәләр анда сансыз.
    Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк — бу агрессив һәм канечкеч җан ияләре күмәк кыру кораллары уйлап чыгарып, хәзерге вакытта аларны һаман камилләштерәләр. Инде анда бу Җир шарындагы халыкка караганда йөз мәртәбә күбрәк сандагы халыкны кырырлык корал хәзерләнгән. Хәзерге вакытта да бу планетаның төрле почмакларында сугыш бара, кешеләр һаман бер-берсен юкка чыгаралар.
    Йә, әйтеп карагыз инде, шушы җан ияләрен акылга ия дип чын күңелегездән әйтә аласызмы сез?! (Залдан: «Юк билгеле!» «һич юк!» дигән тавышлар ишетелә.)
    ...Бу әле нәрсә! Миллионнан бере дә түгел мин сөйләгәннәр! Хәзер үзем шаһит булган бер очракны гына әйтеп үтим. Мин сезгә сөйләмәм дигән идем, ләкин әйтеп үтим. Шулай бервакыт ниндидер Җир шәһәренең урамыннан барганда берсе (алар да безнең планетадагы кешеләргә охшаган, тик тиреләре генә төрле төстә) тик торганда минем борынга кундырды! Күзләремнән утлар күренеп җиргә аудым. Бернинди сәбәпсез! Сез моны күз алдыгызга китерә аласызмы?! (Залда гаҗәпләнү белдергән авазлар ишетелә, кайберләре хәтта авызларын ачып катьщ калган.) Үзем шаһит булмасам, галәмдә мондый да агрессив, әмма акыл яралгысы булган җан ияләре бардыр дип башыма да китермәс идем.
    Бу гына нәрсә! Әгәр мин анда бөтен күргән-белгән, укыган мәгълүматлар турында сөйли башласам, сез алар хакында ерткыч җанварларның иң усалына, иң канечкеченә караганда да усалрак, канечкечрак дип уйларсыз һәм фикерегез дөрес булыр.
    Бу кечкенә чыгышымны йомгаклап шуны гына әйтәсем килә: Җир шарында үзебезнең берничә кешене генә калдырырга кирәк һәм, Җир вакыты белән мең ел үтмичә, җирлеләр белән контактка кермәскә, чөнки бу бер-берсе белән дошман группалар арасында кирәкмәгән мөнәсәбәтләр китереп чыгаруы мөмкин.
    Әгәр үзләрен-үзләре һәлак итәләр икән инде, моңа безнең кешеләр шаһит булыр һәм, димәк, безнең карар дөрес. Чөнки мондый агрессив җан ияләре башка планеталарга да таралуы мөмкин. Безнең корабльләр, ярдәмендә. Аларның кайберләре очучыларны куркытып та интектерергә мөмкин.
    Гомумән, мин бу мәсьәләгә бер мең ел кире кайтмаска дигән тәкъдим кертәм. Әгәр дә шушы вакыт үтүгә алар бер-берсен бөтенләй кырып бетермәсәләр, камил акыллы җан ияләренә әйләнеп бетә язулары мөмкин.
    Докладчы утыргач Нараон торып басты.
    — Сез бу хакта белмисез, ләкин әйтеп үтәм, Җир вакыты белән соңгы биш йөз ел вакыт эчендә бу планетада ике тапкыр цивилизация барлыкка килде; бу — өченче тапкыр. Анда инде ике тапкыр ядрә-төш сугышы башланып, полюслардагы бозлар эреп җирне тулысынча диярлек басты. Җир шарының кайбер биегрәк районнарында калган вак-төяк төркемнәрнең киләчәк буыннары тагын таш гасырында калды һәм яңадан күсәктән башладылар.
    Ярый, мин сезнең фикер белән риза. Мең ел. Шулай дип беркетмәгә дә язып куегыз. Алар исәбе белән мең ел үтмичә бу мәсьәләгә кире кайтмаска!

    Раис Мухаммадиев
    фантастический рассказ (на татарском языке)




    ← назад   ↑ наверх