• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мөдәмил Әхмәтов



    1950 елның 1 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Сөякәй авылында туа. 1980 - Казан дәүләт университетында журналист һөнәре алып чыга. 1971-1972 - Мухан 8-еллык мәктәбендә физкультура укыта. 1972-2003 - "Авыл утлары" газетасында әдәби хезмәткәр, КПСС райкомы инструкторы, партия контроле комиссиясе рәисе, Мөслим районы буенча пенсия фонды бүлекчәсе баш вәкиле. 2003 - Мөслим матбугат үзәге директоры. 2008 - "ТАТМЕДИА" филиалы директоры.

    Мөдәмил бүләкләре

    Табигатем белән гыйсъянчы булсам да, үземә карата революция ясаганны өнәп бетермим. Хәер, күнегелгән тормыш, гадәтләнгән режимның кинәт үзгәрүен кем яратсын!
    Редакция өчен нде онытылып беткән Мөдәмилнең башта Мөслим телевидениесендә, аннары газетада, хәтта типографиядә яңа тәртип урнаштыра башлавын, әлбәттә, биредә эшләүчеләр авыр кабул итте. Юкса, барыбыз да аңлыйбыз: патша заманы кебек үк, чәчәк аткан социализм да әйләнеп кайтмаячак. Базар мөнәсәбәтләренә йомшак керү чоры үтте. Шулай булгач, ниндидер яңача яшәү, яңача эшләү булачагы көн кебек ачык. Тик ничек булачак ул “яңача”? Моны беребез дә белми иде.
    Менә шундый шартларда Мөдәмил Әхмәтовның, яңа Россия икътисадын шок терапиясе ярдәме белән дәваларга алынган Егор Гайдар шикелле (каберендә әйләнеп ятсын), беркайда күрелмәгән (һәрхәлдә безнең өчен), йомшак әйткәнә, популярлыктан шактый ерак торган гамәлләре безнең башка күсәк белән китереп орды. Нәкъ менә күсәк белән. Нәкъ менә китереп орды. Моны башка сүз белән аңлатып та булмыйдыр.
    Поповның беренче радиосын хәтерлисездер. Күмер порошогы тутырылган пробирка. Аңа чыбык чорналган. Чыбыкның бер очы – антенна. Яшен яшьнәгәндә чыбыкта ток барлыкка килә, күмер порошогында магнит кыры хасыйл була. Магнит метал чүкечне тартып ала. Магнитланган күмер порошогы инде яшен дулкынын тота алмый, ә чүкеч пробиркага китереп суккач, ул кабаттан родиодулкыннарны тотарга сәләтле хәлгә кайта. Без дә шулай. Күсәк белән маңгайга ормыйча, яңа дулкынны кабул итә алмыйбыз.
    Матбугат чарасын без, Ленин өйрәткәнчә, массаны тәрбияләү чарасы дип белә идек. Андый компетенцияне безгә кем биргәндер, Ходай белсен. Ләкин без аны бик рәхәтләнеп кабул иткәнбез, үзебезне әллә кемгә санап, бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, халыкка акыл өйрәтеп ята идек, менә сиңа мә – без бит фәкать мәгълүмат чыганагы “гына” икәнбез. Ә мәгълүмат – бу инде, дускаем, егерме беренче гасырның иң каты валютасы. Әйтергә кирәк, “Авыл утлары” тере, мобиль, заманча мәгълүмат чыганагына әверелде һәм, шул ук вакытта, элеккеге җылылыгын да беркадәр саклап кала алды.
    Язмага Поповның килеп керүе дә тикмәгә түгел. Мөдәмил Гыйлемҗанович, иң беренче итеп, телевидениедә революция ясады, журналистика кануннарына тәңгәл килердәй тапшырулар әзерләргә өйрәтте. Елата-елата өйрәтте. Эшләр-эшләмәс шытыр-мытыр килгән чыбыклы радио урынына 100 FM ешлыгында һәр көнне (!) эфирга өч сәгать Мөслим радиосы чыга башлады.
    Егерме беренче гасыр турында сүз кузгаткач, алда язганнарның бөтенесен сызып ташлап, интернет турында сөйләргә кирәктер бәлки. Менә кайда ул мобиль мәгълүмат! Мөслимнең рәсми-мәгълүмати сайты www.Muslum.ru 24 сәгать дәвамында челтәр әһелләрен сөендереп утыра. Биредә инде сез яңалыкларны укый да, тыңлый да, карый да аласыз.
    Хәзер иң кызыгы. Мөслим матбугат үзәгендә эшләүче яшьләр, нигездә, яңа технологияләрдә балык кебек йөзә. Әмма берәр компьютерда яки компьютерның берәр программасында аңлашылмаучылык килеп чыкса, 60 яшьлек Мөдәмил абыйларына йөгерәләр.
    Язганнарга тәфсир кирәкми кебек. Бу әйткәннәр – барысы да Мөдәмил Әхмәтовның уңышлары. Үзенең 60 яшьлек юбилеена әзерләгән бүләкләре. Үзенә дип, безгә инде, райондашларына. Рәхмәт, Мөдәмил, бәйрәмнәр белән сине.
    Каләмдәшең, теләктәшең, дустың Әхмәт Дусайлы.

    Мудамил Ахметов

    Мудамил Ахметов, Мөдәмил Әхмәтов
    теги: Мөдәмил Әхмәтов, Мудамил Галимзянович Ахметов, Директор Муслюмовского информационно-редакционного центра, редактор газеты "Авыл утлары" ("Сельские огни")






    ← назад   ↑ наверх