• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мөдәррис Мостафин

    Мөдәррис  МОСТАФИН

    ӘЙ БУ ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШЛАР...

    Мостафин Мөдәррис Мөҗип улы бөтен гомерен журналистикага багышлаган шәхес. Замандашлары, күп санлы шәкертләре аның сабыр табигатьле, ярдәмчел булуы, максатына ирешүдә үзен аямыйча тырышуы турында искә алалар. Беркайчан да атылып бәрелмәс, шул ук вакытта үз дигәнен эшләми калмас.
    Дүртенче сыйныфта укыганда ук пионерларның колхоздагы шефлык эше турында пьеса кебегрәк тамаша әсәре язып, пионер вожатые ярдәме белән аны сәхнәгә куялар. Язучылык эшенә мәхәббәт аның күңелендә шул вакытта ук кабына һәм гомергә сүрелми.
    Мәктәп елларында ул матур әдәбият белән нык кызыксына, күп укый, газета хәбәрләре белән дә танышып бара (дәрестән кайтышлый ул китапханәдә тукталмыйча калмый) һәм үзе «Пионер каләме» журналына, «Уку ударнигы», «Яшь ленинчы» газеталарына язгалый башлый. Көндез дәрес карап утырса, төннәрен җи-деле лампа яктысында яраткан китабын укып уздыра. Ул вакытта укыганнардан Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Кави Нәҗми әсәрләрен, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан шигырьләрен һәм башка бик күбәүләрне исенә төшерә Мөдәррис ага.
    Язучылык белән шөгыльләнү аның балачак хыялы булса да, газета эшенә кереп китүе очраклырак килеп чыга. Моңа сугыш сәбәпче була. Нәкъ Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә егет Чистай медицина рабфагын (эшче факультет) тәмамлый, туган авылы Мөслимгә кайта. Район газетасы «Күмәк хуҗалыюшың мөхәррирдән башка барлык хезмәткәрләре дә сугышка киткән вакыт. Мөслим урта мәктәбендә укыган чагында ук газеталарга мәкаләләр язуы белән билгеле булган егетне редакциягә эшкә чакыралар. Ул ризалаша. Менә шулай башланып китә аның матбутаттагы эшчәнлеге. Сентябрь аенда мөхәррир Һади Кадыйров та сугышка алына. Мөхәррир вазифасына коммунистлар арасыннан яңа кеше табып куелганчы комсомолец Мөдәррис Мостафинга нык җигелергә туры килә. Сынатмый, өйрәнә, чыныга.
    Бераз вакыт мөхәррир итеп билгеләнгән күршесе Габдулла Шәймөхәммәтов белән эшләп ала. Улда Кадыйров кебек үк күбесенчә авылларда райком вәкиле сыйфатында йөри. Әмма аны бу урында озак тотмыйлар, МТСка политотдел начальнигы итеп куялар. Габдулла абыйсы түбәндәге сүзләре белән Мөдәррис аганың күңеленә сеңеп калган. «Үскәнем, борчылма, институтта сугыш беткәч укырсың, Гитлерны тиз дөмектерербез аны». Ул бу сүзләрне чын күңеленнән ышанып әйтә иде. Әмма сугыш сузылды һәм ул үзе дә сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады.
    Коммунистлар партиясе сафына кабул ителгәч, Мөдәррисне комсомол райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Яшьләр, яшүсмерләр белән эшләү аның төп бурычына әйләнә. Ул бу бурычын да намус белән башкара. Әлбәттә, комсомол секретарена җәмәгать эшләре, концертлар, спектакльләр оештыру белән дә шөгыльләнергә туры килә. Ул барысына да җитешә, спектакльләрдә үзе дә уйный.
    Мөслим үрнәк урта мәктәбе укучылары укытучылар Ишмаков һәм Григорьев белән (1936 нчы ел) — Мөдәррис Мостафин архивыннан.
    Авыл клубларында яңгыраучы комсомол-яшьләр концертлары ул чорда ирләре, уллары, туган-тумачалары сугышка киткән, ә үзләре фронт өчен, җиңү өчен дип көнне төнгә ялгап эшләүче әби-бабайлар, хатыннар, кызлар, үсмер малайларга шифалы дару кебек иде. Алар җыр-моң тыңлап, азга гына булса да сагышларын, сагынуларын бастылар, тормыш газапларын онытып тордылар.
    Бу вазифасында ул озак булмый. Газета эшенә гашыйк егетне «КызылТатарстан» газетасының (хәзерге «Ватаным Татарстан») Әлмәт төбәгендәге районнардагы үз хәбәрчесе итеп билгелиләр. Ә 1944 ел башында партия өлкә комитеты аны Лаеш районында чыга торган «Болыпевистский путь» һәм татар телендәге «Большевик юлы» газеталарына мөхәррир итеп җибәрә. Татарчасы яңа оештырыла. Бу ике мөстәкыйль газетаны тиешле дәрәҗәдә вакытында чыгарып баруны тәэмин итү шактый күп көч сорый. Мөдәррис агага редакция урындыкларында күп йокларга, «Лаеш» шулпасын чөмереп эчәргә туры килә. Яшьлек түзә, чыдый, бирешми. Бу вакытта аңа әле яңа гына егерме яшь тулган була.
    Лаештан аны югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлагач, Казанга кайта һәм «Кызыл Татарстан» газетасының Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли башлый.
    Ватан сугышыннан соң комсомол-яшьләр газетасын чыгару яңартылгач, Мөдәррис аганы шунда чакырып алалар. Газетаның күпчелек хезмәткәрләре фронтовик язучы, журналистлар. Газета заман йогынтысы белән сугышчан рәвештә чыга, редакциядә эш кайнап тора. Мөдәррис ага бер-бер артлы авыл яшьләре, идеология бүлекләрен җитәкли, җаваплы секретарь була. Беркадәр вакыт мөхәррир вазифасын да башкара.
    Татарстанда, имештер, җитәкчелекне халыкка якынайтабыз, дигән максат белән Казан, Чистай, Бөгелмә өлкәләре оештырылып, республика край дип игълан ителгәч, Мөдәррис ага «Кызыл Татарстан»да өлкән корректор булып эшләүче хатыны Мәдинә Мөхәммәдьярова белән Чистайга татар телендә нәшер ителәчәк «Сталин байрагы» газетасына мөхәррир итеп җибәрелә. Өлкә оештырылуны да, шәһәр газетасы типографиясе базасында ике телдә атнага биш тапкыр зур форматлы өлкә газеталары чыгаруны да өнәп бетермичә, Мөдәррис ага тәкъдимне кире кагып карый. Ләкин өлкә комитетында мәсьәләне каты куялар: «Йә барасың, йә партбилетыңны өстәлгә саласың», — диләр. Буйсынырга туры килә. Редакциядә газетаны вакытында чыгара алмыйча (районнар белән элемтә начар, хатлар килми, материал җитми, типография өлгерми) бер елга якын йокы һәм ял күрмичә гаиләсе белән кунакханәнең бәләкәй генә бүлмәсендә яшәп, иза чиккәннән соң, Мөдәррис ага мәхшәрдән котыла. Мондый өлкәләрнең перспективасыз икәнен аңлап, Мәскәүаларны бетерә. Әлбәттә, бу 1953 нче елда Сталинның вафатыннан соң мөмкин була. Татарстан яңадан үз күлмәген кия — республикага әйләнә.
    Казанга әйләнеп кайта Мөдәррис Мостафин. Югары оешмалар, өлкән гыйльми хезмәткәр исеме биреп, әле яңа гына оешкан партия тарихы институтына утырталар аны. Ленин әсәрләренең 40 томлыгын татар телендә чыгару институтның төп бурычларыннан санала. Мөдәррис ага биредә нәкъ менә Ленин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү һәм редакцияләү белән шөгыльләнә. Биредә берничә ел эшләгәч, торак-квартир мәсьәләсен хәл итәргә өметләнеп, нефть районы Баулыга «Байрак» газетасының мөхәррире булып китә. Бу газетаның атнага өч тапкыр дүрт битле итеп чыгарыла башлаган чагы була. Коллектив тупланып, эш җайга салына. «Байрак» район газеталары арасында республикада яхшылардан санала башлый.
    Партия тарихы институты җитәкчелеге Мөдәррис аганы Казанга чакыртып ала. Ул яңадан элеккеге эшен башкаруга керешә. Ләкин бу урында озак утырырга туры килми. Үзәктә, ягъни Мәскәүдә хакимият алмашына, илдә гадәттәгечә төрле үзгәртеп корулар, вату-җимерүләр башлана. Казандагы партия тарихы институты да бетерелә. Мостафин Өлкә Комитеты фәрманы белән яңадан, тормышында өченче тапкыр «Кызыл Татарстан» (ул вакытта «Совет Татарстаны», тагын бераздан «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясенә кайтып утыра. Башта партия тормышы, пропаганда һәм агитация бүлекләрен, аннары тоташтан егерме ел дәвамында авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. Ул чорда ил күләмендә дә, республикабызда да авыл хуҗалыгын күтәрү буенча зур эшләр башкарылды. Алга куелган бурычларны тормышка ашыруда матбугат зур роль уйнады.
    Журналист М. Мостафин да бу бурычларны үтәүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә, әлбәттә. Ул авторлар белән эшләү өстенә матбугатта узенең мәкаләләре, махсус сәхифәләре, очерклары белән актив катнаша. Очерклардан торган өч китабы дөнья күрә. Яраткан туган ягы — Мөслим төбәге, Мөслим кешеләре турында да күп яза.
    Мөдәррис ага үзе язганнардан күп еллар дәвамында район хастаханәсенең баш табибы һәм хирургы булып эшләгән, хезмәте белән зур абруй казанган Ильяс Абдулла улы Хәбибуллинны, бөтен гомере буе диярлек Киров исемендәге колхозның баш агрономы, аннары председателе вазифаларын башкарган, колхозны, бигрәк тә аның игенчелек тармагын күтәрү өчен күп көч куйган Энгель Сабир улы Галимовны, фронтовик, Казанда республика дәүләт куркынычсызлыгы комитетында (КГБ) эшләгән җиреннән партия чакыруы буенча утыз меңенче сыйфатында Мөслимгә кайткан, башта «Кызыл Октябрь» колхозын, аннары гаять зур, җир мәйданы 16 мең гектар чамасы исәпләнгән «Михайловка» совхозын җитәкләгән Вәли Сибгат улы Хәлиуллинны олы хөрмәт хисләре белән исенә төшерә. Вәли Хәлиуллин җитәкчелек иткән хуҗалыклар, иген кырларында югары уңыш үстереп, һәрвакыт алдынгылар сафында атлыйлар. Аны җир, туган туфрагы тарткандыр. Нәселенең тарихы шул турыда сөйли. Әтисе Сибгат карт «Путиловең» колхозын оештыруда актив катнашучыларның берсе, абыйсы Хәби сугышка кадәрге чорда шул ук колхозда агроном булып эшли, энесе Сафи бик авыр елларда Мөслим бригадасын тарта.
    Пенсиягә чыкканчы эшләгән 45 еллык журналистлык гомерендә Мөдәррис ага күпне кичерә, республиканы кат-кат гизә. Газетаны иҗат итү зур игътибар, ачык фикер, җитезлек, елгырлык таләп итә. Һәр фикер, һәр җөмлә өчен җавап бирергә кирәк. Бер хәреф ялгышы кеше язмышын хәл итәргә мөмкин. Илебездә шундый чорлар булды: уйламыйчарак әйтелгән бер сүз, фикерне үзгәрткән, бозган бер хәреф хатасы өчен төрмәдә черетәләр иде. «Яшь сталинчы» газетасында эшләгән чордагы бер вакыйга әле дә аның исендә. «Сталинның 70 еллык юбилеена багышлап махсус сан әзерләнде. Анда Советлар Союзы халыкларының Сталинга хаты да урнаштырылган иде. Бу хатта шактый зур күләмдә шигъри юллар бар. Бер урынында болай диелә:

    «Күктә йөзгән кояш кебек
    Даһиебыз Сталин».

    Яши торган җирем ерак, һава бик салкын булганга (декабрь урталары иде) мин редакциядә кунып калдым. Җылырак дип мөхәррир бүлмәсендә диванга сыендым. Йоклый алмый җәфалана торгач, идәндә аунаучы корректура полосаларын караштыргалый башладым. Бер урында баш Себер китәрлек хата күзгә чалынды. Күктә сүзенең уртадагы «к» хәрефе «т» белән басылган. Даны бөтен дөньяга таралган Сталинга багышланган шигырьдә бит әле. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Тиз генә типографиягә шалтыраттым. Ялт итеп газетаны китереп бирделәр. Газета ялгыш белән басыла иде. Унбиш меңе басылган. Машинаны туктатып, ялгышны төзәтеп, номерны өр-яңадан баса башладылар. Өстән авыр йөк төшкәндәй булды, күңелем сөенде. Газетаның бу саны өчен җаваплы өч-дүрт кеше зур бәладән котылып калды».
    Матбугатны үстерүдәге хезмәтләре өчен Мөдәррис Мостафин Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.
    Язмада Мөдәррис аганың Чистай өлкә газетасы редакциясенә хатыны Мөхәммәдьярова белән бергә җибәрелүен искә алган идек. Алар матбугатта күп еллар бергә эшлиләр. Пенсиягә чыгу алдыннан, соңгы унсигез елында Мәдинә Мөхәммәдьярова «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь урынбасары вазифасын башкара. Бу эш ул заманда редакция урындыгында утыра торган гына түгел, редакция белән типография арасында бертуктаусыз йөреп, баш әйләндерә, аяк талдыра, хәлдән яздыра торган хезмәт иде. Мәскәүдән ТАСС хәбәрләрен, өлкә комитетыннан килә торган язмаларны көтеп, газетаның аерым битләрен сүтеп, яңадан корып таң аттыра торган чаклар еш кабатлана иде.
    Инде яңадан 1941 нче елга әйләнеп кайтыйк. Мөдәррис аганың Чистай медрабфагын тәмамлап кайтуы турында әйткән идек. Анда укырга баруның тарихы бар. Алтынчы сыйныфта укыган чагында мәктәп күләмендәге бер җыелыштан таралганда иптәшләре ашыгып-кабаланып, озын һәм авыр имән эскәмия белән Мөдәррис өстенә авалар, төп авырлык аягына туры килә һәм ул һуштан язып егыла. Шунда ук больницага илтеп салалар. Бу бәрелүдән ул аягына басалмас була, елга якын больница койкаларында ята. Малайны ахырынача терелтә, аягына бастыра алмыйлар. Ул инвалид булып кала һәм ике кул таягына таянып йөрергә мәҗбүр була. Җиденчене тәмамлагач, сыйныфташ дусты Мөнир Харисов аны Чистайга медицина рабфагына укырга барырга күндерә. Яшүсмер егетләр табиб булырга хыялланалар. Рабфак Казан медицина институты карамагында санала һәм аны тәмамлаучыга институтка керергә юл ачык. Чыннан да мавыктыргыч хыял. Мөдәррисебез аркасына сохари һәм киптерелгән борчак боткасы тутырылган капчык асып, әтисе мал суеп саткан акча тиеннәрен янчык белән кесәсенә салып, шатлыктан таякларын уйнатып, Мөнир дусты белән белем алырга юлга чыга. Аякка әйләнгән таяклары белән йөреп, Чистайда ул өч елны уздыра һәм рабфакны тәмамлый, баштарак әйткәнебезчә, нәкъ Ватан сугышы башланган көннәрдә Мөслимгә кайтып төшә.
    Еллар уза. Сәламәтлегенең ныгуы сәбәпче булгандыр инде, Мөдәррис ага таякларының берсен Чистайдан Мөслимгә кайтышлый пароходтан Кама суына ыргыта, ә икенчесен спектакльләрдә катнашып, сәхнәгә чыкканда ташлый. Сәхнәгә башта куркыбрак, мәҗбүри рәвештәрәк чыга, чирканчык алгач, аягына ныклап баса.
    Мөдәррис аганың тагын бер истәлеген искә төшерергә кирәк дип уйлыйм. «Сугыш тәмамланган елдамы, икенче елнымы, көзгә таба Мөслимгә кайткан идем. Беренче мөхәррирем Һади абый Кадыйров белән очраштык. Ул сугыштан майор дәрәҗәсендә исән-сау әйләнеп кайта. Фронтта батальон белән командалык иткән. Күрсәткән батырлыклары өчен сугышчан Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. Туган туфрагында ризыгы бетмәгән булгандыр. Дошман снайперы төзәп аткан пуля да ала алмаган аны, автоматның агач түтәсенә туры килеп, аны чәрдәкләп һәм күкрәгендәге медальне яньчеп, шунда туктап калган.
    Редакция ишегалдындагы утын өчен кайтарылган каен бүрәнәләрнең өстенә үк менеп кунаклап, бик озак баштан кичкәннәр турында сөйләшеп утырдык. Кемнәр исән, кемнәр хәбәрсез югалган, кемнәр һәлак булган. Әйе, югалтулар күп булды сугышта. «Күмәк хуҗалык» редакциясе һәм типографиясе хезмәткәрләреннән бары Һади абыйга исән калып, үзенең яраткан эшен дәвам итү насыйп булды. Ишегалдында бер өем юкә агачы үсентеләре ята. Кызыксынулы караш ташлавымны сизеп, Һади абый: «Фронтта һәлак булган хезмәттәшләребезгә истәлек итеп редакция белән типография каршында утыртырга исәплим»,— диде. «Бик изге эшкә алынгансың, Һади абый, әйдә, бергәләп утыртабыз». Ул елмайды да авызындагы папиросын җиргә ыргытты, «Бик әйбәт, әйдә кулыңа көрәк ал»,— диде. Урамга чыгып, чокырлар казырга тотындык. Кичкә эшебезне тәмамладык. Күңелгә рәхәт булып китте. Һади абый бу агачларны бик яхшы тәрбияләп үстерде. Хәзер алар зур инде. Мөслимнең Пушкин урамына ямь биреп торалар. Юкәләр чәчәк атканда, бөтен якын-тирәгә хуш ис бөркелә. Аларны кем утыртканын, ни өчен утыртканын да белүче юктыр, мөгаен. Ә минем өчен бу төбәк, бу юкәләр якты истәлек».
    Мөдәррис ага искә алганнардан тагын берничә ядкәр: «Узган гомер — аккан су», — диләр. Хак сүзләр. Аккан сулар кире кайтмый, гомер дә шулай. Ә хәтердән чыкмый, уйландыра, сагындыра. Баштан кичкәннәр, мәктәп еллары, укытучылар, сабакташлар, күргән-белгәннәр, аралашкан кешеләр еш кына күз алдына килеп баса. Бала чакта икәүләшеп бәхет эзләп озын юлга чыккан Мөнир дус га һәрвакыт күңелдә. Ул сугыштан яраланып кайтты, Уфа нефть институтын тәмамлап, Әлмәт төбәгендә нефтьче-инженер булып эшләде. Кызганыч, якты дөньядан бик иртә китте. Апасы Әзһәрия, Ватан сугышында катнашып, соңыннан Әзербәйҗанда гөпләнеп калды, ә энесе Нияз Япониягә каршы сугышта һәлак була. Шул ук сугышта аның белән бергә булган минем туганым Ильясның күз алдында нәкъ өстенә дошман минасы төшеп, канга батырып изә үзен. Ә бит мулла токымы дип өйләреннән куып чыгарылган, хакимият тарафыннан тартып алынган икенче бер өйнең подвалында көн күргән затлар иде алар.
    Ул заманның шәфкатьсезлегеннән, миһербансызлыгыннан тагын бер мисал: сүз минем әткәй Мөҗипнең «Путиловең» колхозында тимерче һәм балта остасы булып эшләгән бертуган абыйсы Әхәт гаиләсе турында. Гаиләләре зур, балалары җидәү иде. Дүртесе Ватан сугышында илебезнең азатлыгы өчен көрәште, икесе сугыш кырында вафат булды. Ә 1944 нче ел язында халык өстенә ябырылган афәттән, ачлыктан котылу өчен кар астында калып кышлаган, нәтиҗәдә агуга әйләнгән башакны җыеп ашаудан барлыкка килгән коточкыч авырудан (авыз-борыннан кан китү авыруы) үсмер яшьтә булган балаларның өчесе дә үлә. Аларны җирләп бетерүгә мин дәү әти дип атап йөрткән Әхәт абый үзе дә дөнья куя. Гөрләп горган ишле гаиләдән бер ана — Хәнифә түтәй утырып кала. Нинди йөрәк, никадәр түземлек кирәк анага бу кадәр фаҗигане кичерү өчен! Әй бу каһәр төшкән сугыш дигәннәре!
    Хәтердән чыкмый торган тагын бер шәхес. Ул көнне газета эше гагын соңга калган иде. Төн уртасы инде. Бераз саф һава суларга уйлап, ишек алдындагы утынга китерелгән бүрәнәләр өстенә чыгып утырдым. Күктә тулы ай, төн нык якты. Капкадан кемдер керде. Харис Гатауллин икән. Култык астында гармуны да бар, венский. Кайдандыр кайтып килә күрәсең. Исәнләшеп, минем янга килеп утырды. Ул сабыр холыклы, матур итеп сөйләшә белә торган, кызларныкыдай сызылып киткән кара кашлы, шомырттай кара күзле, бик мөләем кеше иде. Ай нурлары яктысында күзләре җемелдәп тора. Мине якын итеп «апаем» дип дәшә. Аның тормыш юлы мондыйрак. Ул Мөслимдә район төзелгәч, беренче агитпроп җитәкчесе булган. Агитпроп дигәне райкомның агитация һәм пропаганда бүлеге төслерәк нәрсәдер, мөгаен. Әмма ул заманада «агитпроп» дип кенә сөйләгәннәр. Ә Харис абый бу хезмәткә лаеклы коммунист яки комсомолец булгандыр. Язын-көзен кара төстәге күн пальтодан йөри иде. Мондый пальтоны гражданнар сугышы барган елларда комиссарлар гына кигән. Тарихын белмим. Тагын нинди урыннарда эшләгәндер. Ә мин белгәндә ул Мөслимдә май заводы (хәзергечә әйтсәк сөт комбинаты) директоры иде. Бакча урамындагы бик затлы ике катлы йортның хуҗасы Бәләкәй Хафиз кызы Әминәгә өйләнгән. Бай кызына өйләнгән өчен, аны гаепләгәннәр (заманы шундый иде). Шул вакыйгадан соң хатыны Ташкентка күченеп киткән, ә Харис абый Мөслимдә әтисе-әнисе янында яшәп калган. Бераз сөйләшеп утырдык. Кинәт «апаем, бер-икене уйныйммы, төне нинди бит, сагышландыра торган», диде дә, минем җавапны да көтмичә, гармун каешын иңенә салып, сыздырып та җибәрде. Ул гармунда гаҗәеп матур уйный иде. Төнге тынлыкны тибрәндереп, еракларгатаралып,моңяңгырады. Башта «Галиябануны» уйнады, «Шахта» һәм «Минзәлә» белән дәвам итте. Бу моң әлегәчә күңелдән китми. Харис абыйның шуннан соңгы язмышын кешеләрдән ишетеп кенә беләм. Чөнки мин Казанда төпләнгәч, Мөслимгә командировкага гына кайтып йөри торган кешегә әйләндем. Күпмедер вакыт ул «Кызыл Төбәк» (Олы Чакмак) колхозында председатель булып эшләгән. Соңга таба, үзе янында, әби-ба-бай карамагында үскән малаен да алып, Ташкентка күчеп киткән. Анда гармуны белән зур гына түрәләрнең күңелен күргән һәм мулла булып та хезмәт иткән, имеш. Булыр, булмас димә, дөнья бу.
    Тагын бер кешене искә алмыйча кала алмыйм. Ул ил өчен сугышта вафат булган, шаһит киткән шәхес. Искә алуыбыз дога булыр. Ул—минем туганнан туган абыем Галиәкбәр Камал улы Ка-малов. Әти-әнисенә, киләчәк өчен зур өметләр баглаган бердәнбер бала. Метрәй авылы «Кызыл юл» (соңрак Калинин исемен йөртте) колхозының беренче шоферы, колхозга беренче йөк mашинасы — полуторканы алып кайткан егет. Ватан сугышында танкист. 1942 нче елның сентябрь ае иде бугай, ул бер полковник белән кыска гына вакытка Мөслимгә кайтып китте. Өлкән лейтенант дәрәҗәсендә иде. Гимнастерка түшендә Кызыл Йолдыз ордены. Минзәләдә ниндидер курсларда укуы икән. Муса Җәлил дә шунда укыды бит. Яшьлек ваемсызлыгы белән мин юньләп кызыксынмаганмын. Ул чорда әле орден белән бүләкләнү дә сирәк була торган вакыйга иде. Курслардан ул яңадан фронтка китте. Батырларча сугышкан күрәсең, әти-әнисенә Верховный Баш Командующий исеменнән рәхмәт хатлары килеп кенә торды, әллә 7—8, әллә күбрәктә җыелгандыр. Метрәйгә барып чыкканда, әтисе белән әнисе бу хатларны горурлану хисләре белән кат-кат укыталар иде. Галиәкбәр абый 1943 нче елның җәендә дошман белән Курск төбәгендә барган, һәр ике яктан да миллионнарча гаскәр һәм күп санда һәртөрле техника катнашкан канкойгыч, дәһшәтле бәрелештә һәлак була.
    Гомерләр уза торды. Җизнәй белән түтәй дә дөнья куйды. Үзем дә олыгая төштем. Кызыксынып Галиәкбәр абый турындагы язу-сызуны, аның турында хәбәрдар кешене эзли башладым, бигрәк тә Верховный Баш Командующийның, ягъни Сталинның рәхмәт хатларын тагын бер тапкыр кулга тотып, укып карыйсым килгән иде. Эзенә төшә алмадым. Тик шулай да яраланган хәлдә танк эчендә янып үлгән дигән хәбәрне җиткерделәр. Вакытында кызыксынмавыма үкенәм. Сталинның кат-кат мактавына нинди батырлыклары белән лаек булды икән ул?!
    Бу дәһшәтле, канкойгыч сугышта батырлыклары билгесез калган җаннар аз түгелдер. Илнең азатлыгы өчен миллионнар курыкмыйча утка керде һәм күбесе шул ут эчендә һәлак булды, хәбәрсез юкка чыкты. Ә күпме кеше гарипләнеп, аяксыз, кулсыз, күзсез яки сыңар күз белән кайтты. Андыйлар Мөслимнең үзендә дә шактый иде. Шундыйларның берсе Вәрәшбаш авылыннан минем туганнан туган Афзал малае Мөхәммәтдинне искә аласым килә.
    Командировкага бер кайтуымда мин аны үзебезнең өйдә, ягъни туган йортымда очраттым. Җәйге көн эссе булганлыктандыр инде, баш астына мендәр салып, идәндә ял итеп ята иде. Янында ике култык таягы. Авылда караучысы калмаганлыктан Салавыз Мухан авылындагы картлар йортында яши икән, җигүле ат туры килгәч, авырта торган аягын табибка күрсәтергә, ниндидер дәва алырга ниятләп, Мөслимгә хастаханәгә килгән. Бераз сугышта күргәннәрен сөйләп алды. Ул кичергәннәрдән ике вакыйга бик истәлекле. «Мин Днепрогэсны төзүдә дә эшләдем, сугышта чигенгәндә дошманга калдырмас өчен аны шартлатуда да катнаштым» ,— дип искә алды ул.
    Ниләр генә күрми, ниләр генә кичерми адәм башлары үз гомерендә! Әй бу язмыш, язмышлар...

    Габделбәр Ризванов.



    Чыганак: © Adiplar.Narod.Ru

    Мударрис Мустафин





    ← назад   ↑ наверх