• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Газиз Мөхәммәтшин

    Газиз Мөхәммәтшин

    (1932-1972)

    Алтмышынчы еллар татар прозасында кыска хикәяләре һәм повестьлары белән танылган Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин 1932 елның 23 декабрендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә җиде класс һәм 1952 елны Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары ике ел (1956—1958) Төмән өлкәсендә авыл укытучысы булып эшли. 1958—1960 елларда ул — «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының, ә 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы вазифаларын башкара.
    Газиз Мөхәммәтишының исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ. б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Шуннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, яшь автор бик актив эшли, үзенең төп иҗат кыйбласы булган хикәя жанрыннан тыш («Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» һ. б. китапларында тупланган хикәяләр), прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтәге бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхлакый-фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967—1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук берничә драма әсәре дә бар. Шулардай Кама буендагы төзелешләрнең берсендә эшләүче комсомол яшьләр тормышыннан алып язылган «Тынгысыз төн» комедиясе (әсәр «Казан утлары» журналының 1969 елгы 7 санында басылган), үз вакытында Татар дәүләт күчмә .театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала.
    Шулай да Газиз МөхәммӘтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр —ул аның хикәяләре. Бу жанрда ул Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камаллардан башланган һәм К. Нәҗми, Ә. Еники, И. Гази, М. Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итте. Әдипнең иң яхшы хикәяләре («Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала» һ. б.) материалының тормышчанлыгы, сюжет-композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел-сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Аның хикәяләрендә иң җитди фикерләр дә, уен-көлкегә төрелеп, мавыктыргыч деталь-күренешләр, тормыш ситуацияләре аша бирелә, чынбарлыктагы гадәти вакыйгалардан эчке мәгънә эзләнә, аларны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрергә омтылу сизелә.
    Г. Мөхәммәтшин 1972 елның 17 февралендә вафат булды. Ул 1960 елдан КПСС члены, 1961 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Сер итеп кенә: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1960.—70 б. 7000.
    Яз башы: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1961.—94 б. 6000.
    Без әле җирдә яшибез: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—166 б. 15000.
    Йолдызлар астында: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—168 б. 12000. Рец.: Иделле Г. —Казан утлары, 1965, № 8, 154—155 б.
    Кояш кызы: [Хикәяләр. Кереш сүз авт.: Г. Минский].— Казан: Таткит-йәшр., 1966.—230 б., портр. 10000.
    Торналар киткәндә: (Хикәяләр).— Казан: Таткитнәшр., 1966.—40 б., ил. 15000. Рец.: Раков Ә. Газизнең ике китабы.—Татарстан яшьләре, 1967, 8 июнь.
    Язгы кичтә: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—30 б. 15000.
    Ак песи: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—14 б., ил. 25 000. Рец.: Раков Ә. Язучының дүрт китабы,—Соц. Татарстан, 1969, 30 март.
    Йөрәктәге эзләр: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—286 б., ил. 15000.
    Саумысез, аккошлар!: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—68 б. 9000.
    Тәрбия сәгате: Юмористик һәм сатирик хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—168 б. 9000.
    Без әле җирдә яшибез: Повестьлар һәм хикәяләр. [А. Гыйләҗев кереш сүзе б-н].—Казан: Таткитнәшр., 1977.—255 б. 8000.
    Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1982.—272 б., портр. 15000.
    Кадерле бүләк: Хикәяләр. [Төз. А. Гыйләҗев].— Казан: Таткитнәшр., 1979.—239 б. 13000.
    Волны: Рассказы. Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1968.—111 с. 15000. Рец.: Яковлева В. Первый сборник,—Сов. Татария, 1969, 23 февр.
    Мой характер: Юмор, рассказы. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1968.— 159 е. 30 000.
    Мы живем на Земле: Повесть. Переизд. /Пер. Н. Алембекова. Рис. И. Колмогорцевой.—М.: Дет. лит., 1974.—126 с. 100000.

    Аның турында

    Газиз Мөхәммәтшин.— Сов. мәктәбе, 1971, № 7, 20—21 б. Бакир Г. Үсү юлында — Соц. Татарстан, 1963, 5 янв. Баянов Ә. Юксынырбыз, сагынырбыз сине.— Казан утлары, 1972, № 4> 193 б. Шәфигуллин Ф. Йөрәктәге эзләр: Г. Мөхәммәтшинның тууына 50 ел.—-Казан утлары, 1982, № 12, 173—174 б.
    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.

    Газиз Мөхәммәтшин
    Wikipedia проектыннан
    Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин 1932 елның 23 декабрендә Татарстанның Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф һәм 1952 елны Минзәлә педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары ике ел (1956–1958) Төмән өлкәсендә авыл укытучысы булып эшли. 1958-1960 елларда ул – «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының, 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы вазифаларын башкара. Газиз Мөхәммәтшинның исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ.б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Шуннан соң, 60нчы еллар дәвамында, яшь автор бик актив эшли, үзенең төп иҗат кыйбласы булган хикәя жанрыннан тыш («Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» һ.б. китапларында тупланган хикәяләр), прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтә бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхләкый – фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967-1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук берничә драма әсәре да бар. Шулардан «Тынгысыз төн» комедиясе үз вакытында Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала. Шулай да Газаз Мөхәммәтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр – ул аның хикәяләре. Бу жанрда ул Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камаллардан башланган һәм К.Нәҗми, Ә.Еники, И.Гази, М.Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итте. Әдипнең иң яхшы хикәяләре («Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала» һ.б.) материалының тормышчанлыгы, сюжет–композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел – сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Г.Мөхәммәтшин 1972 елның 17 февралендә вафат булды.

    Газиз Мухаметшин

    Мухаметшин Г.Ф. Здравствуйте, лебеди!:Повесть, рассказы

    Издательство: Татарское книжное издательство, 2006 г.
    Газиз Мухаметшин – прозаик, оставшийся в памяти народа благодаря своему образному языку, описанию близких сердцу сторон жизни. Его произведения актуальны и сегодня. В эту книгу вошли самые лучшие образцы творчества писателя.

    Мухаметшин Г. Мы живем на Земле. М. Детлит 1974г. 126с.

    Жизнь Инсафа Мусина резко меняется. Его семья переезжает из Казани в деревню. Трудно поначалу приходится на новом месте избалованному городскому мальчику. Деревенские ребятишки и сильнее, чем он, и самостоятельнее. О своих приключениях, первых победах, удачах и неудачах Инсаф сам рассказывает на страницах повести “Мы живем на Земле”. Герой второй повести “Команда борзых” – тоже деревенские мальчишки. Веселые, озорные, они жаждут необыкновенных приключений. И вот у них появляется своя команда и отважный вожак. О том, как складываются отношения между вожаком-атаманом и его подчиненными, и рассказывает маленькая повесть “Команда борзых”. Автор этой книги, Газиз Мухаметшин, - молодой татарский писатель. Он хорошо знает жизнь деревни, поэтому именно в деревне обычно развертывается действие его повестей и рассказов.
    Газиз Мухаметшин, Газиз Мөхәммәтшин
    теги: Газиз Мухаметшин, Газиз Мөхәммәтшин, татарский писатель
  • Газиз Мухаметшин:




  • ← назад   ↑ наверх