• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Шакир Мөхәммәдев

    Шакир Мөхәммәдев

    (1865—1923)

    1

    Шакир Мөхәммәдев — XIX гасыр мәгърифәтчеләре традициясен XX йөз башында яңа шартларда дәвам итүчеләрнең йерсе. Аның иҗаты — татар әдәбияты тарихында үзенчәлекле бер күренеш.
    Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдев 1865 елның 20 маенда Казан губернасы Буа шәһәрендә туа. Ярлы тормышлы булса да, атасы Мөхәммәтша улын укыта. Шакир ундүрт яшенә кадәр Буада заманына күрә шактый алдынгы мәдрәсәләрнең «берсендә укый. Ләкин, тормыш кысынкылыгы аркасында, мәдрәсәне тәмам итә алмый, эш эзләп читкә китә. 1879 елда ул Оренбургка барып, бер байга самоварчы малай булып хезмәткә керә, соңыннан приказчикларга булышчы малай булып йөреп, аена өч сум ала башлый. Авыр шартларда яшәвенә карамастан, яшь егетнең укуга, белем алуга дәрте сүнми, үзлегеннән русча укырга һәм язарга өйрәнә.
    Ш. Мөхәммәдев 1884 елда Хөсәеновлар конторасында счетовод булып эшли башлый. Анда укуын дәвам иттерергә мөмкинлек булмый. Дәртле һәм тырыш егет бәхет эзләп Мәскәүгә китә. Шунда бер рус сәүдәгәре конторасында эшли, бухгалтерия курсларына йөреп, белемен арттыруга ирешә. Нәтиҗәдә ул бай аны 1900 елда Манчжуриядәге конторасына җибәрә. 1900— 1901 елларда Ш. Мөхәммәдев Харбин шәһәрендә яши, шунда аның иҗат эше дә башлана.
    Ш. Мөхәммәдевнең беренче әсәре — «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай». Хикәя Харбинда язылып, 1901 елда Казанда басыла. Аның эчтәлеге бкк үзенчәлекле. Әсәр — татар буржуа тормышының яшәеш тәртибен, тормыш физиологиясен ачып салган физиологик очерк.
    Галиәкбәр агай бик иртә тора. Башта приказчикларының төнне ничек үткәрүен тикшерә. Байның бүген ачулы булуын сизгән бухгалтер Җиһангәрәй агай, аның игътибарын башка нәрсәгә юнәлтү өчен, приказчик Әхмәтгалине төнлә килгән хатларны, телеграммаларны укырга чыгара. Ул арада кодасы «бриминни купең» Сәмигулла Әхмәтҗанов 1500 сум бурычын китерә. Каушап калган Әхмәтгали вексель кәгазьләре арасыннан башка Сәмигулла векселен бирә. Килгән хатларны укый башласалар — исерек приказчик керосин урынына — киндер мае, «пилюный» шикәр урынына ачуташ җибәргән» Сәмигулла Максудов та 1500 сум акча алып килә, ләкин аның векселен инде таба алмыйлар. Бу күңелсезлекләрдән Галиәкбәр агай ничәнче кат инде тәүбәсен боза — тыелгысыз эчүгә бирелә. Ике елдан соң Галиәкбәр агайның да банкрот булып качып китүе хәбәр ителә.
    Шул хәлләргә фон буларак, шәһәр тормышы, татар буржуазиясенең кәсеп, көнкүреш үзенчәлекләре, сәүдәгәр һәм приказчикларның мөнәсәбәтләре, наданлыгы һәм башкалар күңелләрдә уелып калырлык сурәтләнә. Сәүдәгәрләр арасында егерме ел эшләү һәм аларның көнкүрешенә билгеле бер ераклыктан карау, авторга бу тормышның мәгънәсен шактый төгәл ачарга мөмкинлек бирә. Авторның бу әсәрендә яңа заман күренешләре дә чагыла. Ул матурлыкны, гүзәллекне индустриальлектә күрә: «Таг буенда, шәһәрнең читендә зур-зур фабрикалар, заводлар вә тегермәннәр дә ерактан караганда матур күренәләр. Монда ике ел әүвәл тәмам булып эшли башлаган сукно фабрикасы биш катлы бер зур бина булып, шәһәргә бөтенләй башка төрле гүзәллек бирмәктәдер». Язучы «ерактан караганда матур күренгән», «тормышка гүзәллек бирүче» объект эчендәге хәлләрне сурәтли. Әлеге гүзәллекне — прогрессны оештыручы буржуазиягә авторның мөнәсәбәте катлаулы. Ул — реалист, мәсьәләгә конкрет килә. Фикер иясе буларак, мәсьәләнең әсәрдә сурәтләнгәнгә караганда катлаулырак булуын да искәртә. «...Тугрылык берлән тапкан мал дегел, кайдан килсә, шунда китәр диючеләр дә бар иде. Кайдан килсә, шуннан килсен, аны тикшерү безнең эш дәгел, фәкать укучыларга Галиәкбәр агай хакында бераз булса да мәгълүмат вирмәк зарар булмаска кирәк...».
    Әсәрдә татар буржуазиясе тупас, надан, комсыз, алдакчы, әхлаксыз, акча дип кешелек сыйфатларын җуйган социаль күренеш итеп сыйфатлана. Бу — авторның гына түгел, шул чор татар әдәбиятының да яңа бeр казанышы. Ф. Кәриминең «Бер шәкерт илә бер студент»ында (1899) иске, феодаль сыйныф вәкиле ишан, мөритләрен һәм шәкертләрен ияртеп, татар әдәбиятына килеп кергән көннәрдә үк, Ш. Мөхәммәдев буржуазия вәкилен — җаһил Галиәкбәр агайны мәйданга чыгара. Бу татар демократик көчләре файдасына әйтелгән яңа сүз иде.
    Авторның әдәби-эстетик казанышлары да әһәмиятле. Зур идеяләрне ул конкрет шәхес язмышын сурәтләү аша бирә. Әсәренә тормыш-көнкүреш детальләрен мул кертеп, ул типик образларны конкрет язмышлы шәхесләр итеп күрсәтүгә ирешә. Детальләштерү, аңлату, сөйләүләр сюжетта киң урын ала, алар вакыйгалар агышын сүлпәнәйтә. Автор халыкчан юмор, көлү белән аны нейтральләштерә. Шул ук вакытта, бу көлү — социаль көлү. Галиәкбәр агай конторындагы «уникене сугып бетергәнче егерме сигез минут вакыт үтә» торган сәгать, яки шул ук контордагы «Контор халкы өчен правила»—моңа ачык мисал. Алар хуҗаның характерын укучы күз алдына бастыралар.
    Аерым персонажларны характерлаудагы «подписенә караса - бриминни купец...» кебек детальләр, персонажлар телендәге «Хәзер июль ае икәнен һәм утыз прачинт эссе булганын...» кебек гыйбарәләр бу көлү атмосферасын әсәрнең буеннан-буена саклый.
    Ш. Мөхәммәдев халыкның сөйләм теленә якын шивәдә яза. Авторның чагыштыру, сынландыру чаралары да яңа, индустриаль тормышка мөнәсәбәтле: «Комга утырган баржалар су арткач урыныннан кузгалып киткән шикелле, Галиәкбәр агай да...». Мондый детальләр авторның гаять тормышчан һәм матур сөйләм стилен тудыра.
    Ш. Мөхәммәдевнең икенче әсәре «Яфрак.асты, яки Мәкәрия ярминкәсе» шулай ук Харбинда языла, 1901 елда Оренбургта басыла. Бу әсәр дә «физиологик очерк» жанрына якын тора. Биредә инде тормыш итү, хуҗалык алып бару хәлләре түгел, ә татар сәүдәгәрләренең ничек банкротлашуы күзәтелә. Беренче әсәрендә күләгәдә калган кайбер прсблемалар бу хикиядә төгәлрәк яктыртыла. Мәсәлән, «Җяһаләт...»тә буржуаз тормышның киләчәктә тагын да әшәкеләнә төшәчәген искәрткән Миңлебай (Галиәкбәр агайның улы) сюжет сызыгы бар» Ул «унҗиде яшенә кадәр мәдрәсәдә укыса да, ...әтәч сугыштыру шикелле уеннар берлә мәшгуль булып, «Кисекбаш китабы» шикелле гомер заигъ итә торган китаплар укып, һөнәр вә мәгърифәттән мәхрүм калган». Финалда ул, «кафешантандагы гүзәл-гүзәл кызларга... ахмакча тоткан расходлары» белән, атасын бөлгенлеккә төшерүчеләрнең берсе.
    «Яфрак асты...»нда бай улы Хәсәнша, «культурный»рак төскә керсә дә, шул ук рольне уйный. Ул да узган ел Мәкәрҗәдә ресторандагы җырчы кыз Маргарита белән типтерүләрен сагына, яңа очрашуны зарыгып көтә. Аның кыяфәте инде әллә ни килбәтсез дә түгел кебек: «Әгәр дә крахмальный сорочка, ак перчатка һәм алмаз йөзекләр киеп, кулга бастон трость таянып, белмәгән нәрсәне беләмен, диеп күкрәк киереп йөрү белән образованный булучылык табылса, бәлки Хәсәнша байбәтчәне образованный диеп әйтергә ярар иде». Бу икенче әсәрендә сәүдәгәр (буржуазия) шәхесе тагын да мөһимрәк конкретлаштырыла. Беренчесендә Галиәкбәр агай маҗараларын аның искелеккә ябышып яту нәтиҗәсе дип тә аңларга мөмкин әле. «Яфрак асты...»нда инде авторның бу мәсьәләгә карашы ачыклана: «Ярты алә франк (аурупача), ярты алә татар (татарча) киенгән... Касыйм мөселманнары», хәтта уңган, һөнәрле рус фабиркантлары да әхлак, кагыйдә чикләреннән чыгып, алдап мал җыю артыннан йөгерүчеләр икән ләбаса.
    «Җәһаләт...»тә Галиәкбәр агайның аферистлыгы, скипидар белән ялтыратып, күгәргән тиреләрне беренче сортка кушып сатып җибәрүләре, авырлыгы артсын дип, йон тюкларын яңгыр астында калдырулары фаш ителгән иде. Эшне иң прогрессив рәвештә оештыручы Мәскәү фабрикантларының да һөнәре шул алдау икән: «Мәскәү купецлары үз эшләрен бик яхшы беләләр. Дәрхаль, байның товар сайларга алып килгән приказчигының колагына гына: «Шушы товар бик үтәдер, безгә кирәк нәрсә», — дип, — хуҗаңа макта, алдыр. Без сиңа подаркалар бирермез»,—диеп әйтеп куялар.
    Ш. Мөхәммәдев әсәрләрендә кешенең кешегә каршы куелуы кебек буржуаз мөнәсәбәтләр вәхши хайваннарча явызлык дип бәяләнә. Бу идея беренче әсәрдә билгеләнә, икенчесендә конкретлаштырыла. Галиәкбәр агай хуҗалыгын ышанып калдырырлык кеше булмаудан зарлана, приказчикларга «тапшырып китсәм, төрлесе төрле яктан үз файдасын күзли», ди.
    Икенче хикәядә инде бу фикер конкрет ачыла: «Әхмәтсафа агайның иң якын күргән, ак кәләпүштән генә йөрүче, ишанга жул биргән дусты Гайнулла хаҗи ышанып тапшырып торган барлык акчасын, малын, йорт-җирен үз исеменә яздырта да аңа кукиш кенә күрсәтә. Чистайдагы приказчигы да шулай итә. Әхмәтсафа агай йортсыз-җирсез, урамда кала.
    Әдип намүссызлыкны, аферистлыкны кәсеп иткән буржуазиядән мәсхәрәләп көлә. Моннан биш-алты ел әүвәл Галиәсгар яки Галиәхмәт ага булып йөргән кешеләр, хәзер икешәр-өчәр катлы магазиннарга Мәскәү малын тутырып: «Казанский первый гильдий купең Галиәсгар Лимонов», «Почетный гражданин Әхмәдулла Карбузов» яки «Торговый дом братья Шалканов», дигән зур-зур, алтын путал белән вывескалар да куялар. «Шалканов»ларның көнкүреше ике хикәядә дә уңай идеалга контраст куелып ассызыклана.
    Беренче хикәядә бу уңай идеал хезмәтне алдынгы капиталистик илләр югарылыгында прогрессив, культуралы оештыруны яклау формасында бирелә. «Яфрак асты...»нда автор аны аерым сюжет сызыгы итеп алып бара. Бу — Гали Акчурин сызыгы. Гайнулла хаҗи аның балаларны укыту мәсьәләсендә хәзрәт белән мәҗлестә бәрелешү эпизодын сөйли. Мәкәрҗәгә китү көннәрендә Гали Акчурин үзе дә — биографиясе, идеаллары белән, — әсәр сюжетына килеп керә. Эпилогта гимназия тәмамлаган, газета-романнар укучы бу сабынчының «эшләре... бигрәк тә алга китеп, ...ун мең тәңкәгә төшереп, ...Казан урамнарында йөргән фәкыйрь мөселман балалары өчен бер ремесленный мәктәп ачканлыгы» хәбәр ителә. Реалистик әсәрдә бу «сюжет сызыгы» нигездә беренче әсәр дәрәҗәсендә төп идеяне контрастлырак күрсәтү өчен китерелгән идеал символы булып кала.

    2

    1902 елның көзендә Ш. Мөхәммәдев Харбиннан Буага кайта. Анда торган вакытта ул ислахчы шәкертләрнең җыелышында катнаша, яшьләрне фәнгә, культурага чакырып, ялкынлыречьләр сөйли. 1903 елда Оренбургка килә һәм гомеренең азагынача шунда төпләнеп кала. Туган ягында да ул язучылык эшен дәвам итә.
    1903 елда «Яңа бәдәвам китабы» дигән тезмә әсәрен яза. Ул Казанда аерым китап булып чыга. «Байларга һәм бай балаларына бик тигән сәбәпле, Оренбургта бастыруны мәслихәт күрмәдем», — ди китапка язылган кереш мәкаләдә. Алдагы ике әсәрендә сәнгатьчә сурәтләнгән тормыш күренешләре шактый авыр укыла торган шигъри юлларда санап чыгыла:

    Трактирга кергәннән соң күрсәтәсез байлыкны,
    Хезмәт иткән приказчикка ни өчен бирмисез айлыкны?
    ...Азрак довериегә керсәләр, җыя башлыйлар хатын,
    Боларның байлыгы ышанычсыздыр, кыз бирүдән, фәкыйрьләр, сакыйн.
    Бай баласы җаһил була, белмидер җәдит ысулны,
    Аның белгән нәрсәсе шул: кассадан чиртә хосулны.
    Бирсәң аңа бер рисалә, укый алмый туктала,
    Ишәктән ишәк туадыр, хәзер тот та нуктала!

    Әйтелгән фикерләре шул заман укучысына шактый кискен күренсә дә, чор поэзиясендә бу шигырьне яңа сүз дип бәяләп булмый. Реализм югарылыгына күтәрелгән әдипнең бу әсәре тулысынча нәсыйхәтчелек чикләрендә кала. 1904 елда әдипнең журналистлык эшчәнлеге башлана. Татар тормышында яңалык хәрәкәтен яклап, яңалык өчен көрә» шүчеләрнең консерваторлар белән бәрелеше турында мәкаләләр яза һәм аларны Тифлиста төрки телдә чыккан «Шәркый Рус» газетасына җибәреп бастыра. Шул газетада бастырырга Дип ул «Хан кызы» дигән яңа хикәясен язарга керешә. Хикәя бераз азәрбайҗанча телдә, газетаның 215, 216, 218 саннарында басыла. 1908 елда ул татар телендә китап булып чыга.
    Әсәр шул чорның иҗтимагый-политик вакыйгаларына турыдан-туры мөнәсәбәтле. 1904 елның 9 февралендә Рус-япон сугышы башлана. Сугышның беренче көненнән башлап, рус армиясе җиңелә бара. В. И. Ленин моны царизмның җиңелүе Дип бәяли. Автор шул политик тема буенча үз фикерең әйтергә уйлый. Саклану йөзеннән, ул «Төрекмән ханы белән Гаҗәм (Кызыл баш) шаһы сугышы хәлләрен сюжет итеп ала. Шул уңай белән, «Шәрекъ әһалисенә генә махсус, һичкемгә файдасыз сугышлар»га кискен тискәре мөнәсәбәтен күрсәтеп үтә.
    Иран җиңелә. Моңа командирлар сәбәпче булган, алар «ханның сары алтыннарына, кыйммәтле ялтыравыклы Һәдияләренә алданып... хыянәт кылдылар, сатылдылар», — ди әсир төшкән Иран шаһзадәсе Хөсрәү. Ләкин әсәрнең төп идея йөкләмәсе мондый репликалар белән генә чикләнми. Автор җиңелү шартларында, «һәр төрле сугыш гамәлләренә бик маһир», «укып фикере нурланган», «Хөррият тарафында» булган кешеләр нинди юл тотарга тиешлеге турында уйлана; җиңелгән царизмны яклап сугышу «үз аягыңа үзең балта чабу», үзеңне «аждаһа» (консерватизм) авызына ташлау булыр иде дигән нәтиҗәгә килә. Бу фикерләрне ул символ-ишарәләр ярдәмендә генә кәгазьгә төшерә, укучыга җиткерә ала. Моңа ул хикәяне һичнинди калыпка сыймаслык «Көнчыгыш фантазиясе» рәвешенә кертү аша ирешә.
    Хан кызы Фатыйма әсирләрне кызгана. Дарулы яулык белон сакчыны йоклатып, ул әтисенең зинданыннан Хөсрәүне коткара, аның белән качып китә. Куа килгән абыйсы гаскәренең атларын ук атып, кырып бетерә. Шулай котылып, алар Иран Җиренә" чыгалар. Ял иткәндә, Фатыйманы аждаһа йота. Шаһзадә Хөсрәү, куркудан, кызның чакыруына җавап бирми, ярдәмгә килми. Үзе дә бу хәлне күреп, егылып үлә.
    Бу ясалма, шартлы сюжет тормышчан детальләр белән баетылган. Сүз уңае чыккан саен «Шәрекътә... мөселман дөньясы каберстан кебек» тын йокыда булуы, «мәдәният бакчасы, һөнәр, мәгърифәт мәркәзе булган Европага» контраст куеп күрсәтелә; Шәрекътә яшь кызларны, ирексезләп «кабер исе килә торган» картларга бирү кебек гадәтләр тәнкыйть ителә. Бу исә хикәягә үткен публицистик яңгыраш бирә.

    3

    1905 елның 9 январенда Россиядә беренче буржуаз-демократик революция башлангач, идеология сферасында көрәш кискенләшә. Татар әдәбиятында бу яктан Ш. Мөхәммәдев иҗаты оператив булды. Революциянең беренче айларында ук ул «тагын бер сугыш китабы» яза башлый. Апрель (1905) азагында язган бер хатында ул «Япон сугышы» исемендәге хикәясен тәмамлавын хәбәр итә. Хикәя шул елда ук «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай» исемендә аерым китап булып басылып чыга.
    Әсәрнең идея эчтәлеген авторның шул чордагы башка язмалары буенча ачыклап була. «Хөррият өскә чыкса ярар иде, ходаем», — дип, революциягә ихлас күңелдән теләктәшлек күрcәткән, тормышка аек карый белгән язучы революция язмышы турында борчыла.
    Ул буржуазияне дә, татар крестьяннарын һәм шәһәр мещаннарын да бик яхшы белә. Хатларының берсендә Октябрь гомуми стачкасы көннәрендәге хәлне болай сурәтли: «Хәтта нинди юаш шәһәр — безнең Оренбург та кеше рәтеннән калмады..» Кара халыкның күбесе бу флагның ни икәнен дә белмәде һәм ни язылганын аңламый ияреп йөрде... Икенче көнне, эшнең «и икәнен кешедән ишетеп аңлагач, патша портретын күтәреп «чыгып... «Долой жиды, здравствуй царь!» дип кычкырып һәм, еврей дип, бәгъзе русларны да кыйнап йөрделәр... Тагын общий забастовка булыр диләр әле. Бәгъзе халык «Ахырзаман җитте инде», — дип, тәүбә, тәзаррыг итеп йөридер».
    Әсәр көрәш дәрте, көрәш ярсуы белән язылган. Биредә ипле буржуазиянең асылын сатирик ачу - политик памфлетка тартымлык сизелә. Элек буржуазиянең прогрессив сыйфатлары дип бәяләнгән нәрсәләрне дә автор тулысынча кире кага. Бу момент аның вакытлы матбугатка мөнәсәбәтендә ачык чагыла. Әсәр шул мотив белән башланып китә: «Запасной унтер-офицер Кәлүч (Кәлимулла) агай, Плевна сугышында сул күзе сукыраеп кайткач, үзенең сөекле ватанына (җиренә) хезмәт итмәк нияте илә, «Шушма башы» исемендә... газета чыгара башлады. ...Кәлүч агай үзе туган җирен бик сөюче (патриот) бер адәм булганлыктан, бик җагымлы сүзләр, бик әсәрле статьялар язып, Россиядә булган барлык исламнарны пади-шаһга итагатьле вә тугры булып... падишаһның һәрбер әмеренә бил бәйләп хәзер улмакны тәклиф итә (ягъни боера) торган иде».
    Автор газетаның исемен «Шушма башы», ягъни Батыргали агай кебекләрне акылдан яздыручы дип атый. Әмма моны ул газета «патшаның һәрбер әмеренә итагатьле булырга» унтер Пришибеев кебек, «тәклиф иткән (ягъни боерган)» өчен генә шулай бәяли дип уйларга ярамый. Автор газетаның уңай программасы эчтәлексез булганын да күрә: «Көннәр, айлар, еллар кичте. «Шушма башы» һәмишә татарларның эшсезле-геннән, җалкаулыгыннан, фәкыйрьлегеннән, фанатиклыгыннан һәм, бу килешле, заманасына кирәкле һөнәрләрне укымаенча, рус мәктәпләренә, гимназияләренә кереп гыйлемлек алмай, русча белмәенчә йөреп, ахыр бер көнне һөнәрле халыкларның аягы астында тапталып-изелеп юкка чыгачагыннан бәхәс кылып язмакта иде».
    Бу хикәядә дә сюжет гади: әлеге газета тәэсирендә, «тире-яры һәм мануфактурный товар белән сәүдә кылучы» татар бае Батыргали агай Шалканов та үзе тибындагы рус сәүдәгәре Иван Шубин белән доброволец булып сугышка китүче исемен шаулатып йөри: коралланып, хәрби кием киеп, китәргә рөхсәт сорап, губернаторга бара. Мәсьәлә анда хәл ителмәгәч, шул хакта «министрга» Петербургка гариза-телеграмма яздыртып сала. «Петербурда министрлар, бер генә булмаган сәбәпле тапшырылмады», — дйпГ телеграмма кире кайта.
    Шуннан болар гаиләләреннән качып китәләр. Эчеп, исереп, Самарга китәсе пароходка утыру урынына, Нижнийга бара торган пароходка утыралар. Юлда, Нижнийда баш күтәрми эчәләр; Мәскәүгә барып чыгалар. Батыргали агай Шубиннан аерыла, күп шәһәрләрдә булып, Бакуга килә. Тәмам эчүчелеккә сабышып, акылдан шаша. Аны «юләрләр вагоны»нда Казанга кайтаралар.
    Күргәнебезчә, алдагы хикәяләр белән чагыштырганда, әсәрнең сюжеты катлаулана, тармаклана. Бу хәл баш геройны сурәтләүдә генә түгел, башка персонажлар сызыгында да күзәтелә. Мәсәлән, баш геройның хатыны «Җәһаләт...» тә бала тәрбияләү уңае, белән телгә генә алына; «Яфрак асты»нда киңрәк характеристика бирелә: бай хатынының бала тәрбияләүдәге роле тәфсилләбрәк сөйләнелә, кунакка йөрешүләрдәге кыланышлары фаш ителә. «Япон сугышы...» да инде ул сюжет сызыгы рәвешенә керә һәм әсәр агышында шактый актив роль уйный. Җомабикә абыстай Батыргали агайны Англия-бур сугышына «доброволец» булып китүдән тыеп кала.
    Чын геройлык — халыкта дигән идеяне Батыргали фальсификацияләренә каршы кую өчен, автор ике-өч мужик-солдатны Батыргали агай белән Шубин утырган ресторанга китереп кертә. «Үзе кебек юан корсаклы булмаган кешеләрне кешегә хисап кылмый» торган Батыргалидән: «Кара инде син, бонларны ни диеп сугышка җибәрәләр икән? Бонлар сугышта нишли алалар инде»,—дигән сүзләр әйттерә.
    Бу мужиклар сугышка барып, зур батырлык күрсәтеп, Георгиевский крест алып, берсе — кулын, берсе аягын җуеп, Батыргалине китергән поездда туган илгә кайталар.
    Алдагы әсәрләрдәге шартлы алымнарның шулай сюжетка табигый кушылып китүе әсәрне тикшерү, очерк төсмерләреннән арындырып, чын хикәя итә. Рус әдәбияты тарихында «физиологик очерклар» жанры «натураль мәктәп» — реализм юнәлеше җиңүенә өлеш керткән кебек, Ш. Мөхәммәдевнең шул жанрга тартым әсәрләре безнең әдәбиятта шундый ук роль уйный. Бу реалистик типиклаштыруда иҗтимагый күренешләрнең реалистик асылын сурәтләүдә, тирәлекнең реалистик шигъриятен күрә белүдә гәүдәләнә: «һава аяз, бик саф; һәр тарафтан май аенда сайрый торган сандугачлар «чук, чук!» итеп сайрамакта; пароход та, бакча эченнән барган шикелле, яшел урман эченнән, Идел суын җырып, һәмишә төньякка карап бармакта иде». Алга таба Г. Ибраһимов, Ш. Камал әсәрләрендә тирәлекне эмоциональ сурәтләү буларак актив роль уйнаячак стиль менә шулай формалаша, реализм әдәбиятының «клише»сенә әйләнә башлый.

    4

    Әсәрләрендә генә түгел, таңыш-белешләренә җибәргән хатларында да Ш. Мөхәммәдев революцион хәрәкәт хәбәрләрен илһамланып, борчылып яза, вакыйгаларга нигездә дөрес бәя .бирә. Мәсәлән, 24 июнь 1905 елда бер туганына язган хатында: «Одесса кыйссасын бәлки ишетмешсез?.. «Князь Потемюш» исемендә броненосец, бунт чыгарып, барлык офицерларын үтереп бетергән. Россия эче һаман болгана, ни булып калыр, хөррият өскә чыкса ярар иде, ходаем», — дигән фикерләр әйтә.
    Икенче бер хатында: «17 октябрьдә хөррият бирелсә дә, тугры сөйләгән кешеләрне тоталар да төрмәләргә ябалар. Газеталар тугры яза башласалар, хәзер яптыралар... бигрәк кан эләләр. Халык хәерчедән дә ярлыланды инде. Правительство да бүген-иртәгә банкрот булырга торадыр», — дип, илдәге революцион ситуацияне сурәтли.
    Автор татарлар арасындагы хәрәкәткә аеруча игътибар итә, Бер хатында: ««Казан мөхбире» соңгы номерында «Галимҗан мелланың мәдрәсәсеннән 81 шәкерт чыкты», —дип язадыр, һәр җирдә шәкертләр хәрәкәткә килде. Афәрин! Шул иске мәдрәсәләр... тиздән ислах улынса иде. Җитәр инде, күп хөкем сөрделәр», __ди. Шунда ук реакциянең баш күтәрә башлавына чын күңелдән борчыла: «һәр җирдә бюрократия хөкеме тагым естен чыга башлады. Хөррият тарафыны бик кыса башладылар... Государственный думадан да һич яхшылык өмет итмиләр. Гәрчә булса да, бик иске фикерле адәмнәр булачак имеш,. Хөррият илә истибдад һәмишә сугышмактадыр. Белмим, кайсы галиб булыр»,— ди.
    Икенче бер хатында: «Мин ул каһәр суккан татар байларының хәлләрен бик беләм. Аларны инде газетага язып кына инсафка китереп булмый. Хәтта маңгайларына, тимер кыздырып «Бу — приказчик канын эчә торган бай!» —дип бассаң да, тиз генә инсафка килмәсләр», — дип белдерә.
    Авторның Харбиндагы дусларыннан үзенә ике-өч йөз патрон белән револьвер сорап, кабат-кабат (1905 ел, 10 ноябрь һәм 1907 ел, 31 март хатларында) мөрәҗәгать итүләре, соң гы хатында: «Хәзер монда коралның бик кирәк вакыты җит те», — дип белдерүе язучының сугышчан настроениесен шак тый ачык чагылдыра.
    Революция көннәрендә әдипнең журналистлык һәм иҗат активлыгы яңа югарылыкка күтәрелә. 1905 елның март — апрель айларында атаклы «Япун сугышы...» хикәясен яза. Татар телендә газеталар чыга башлагач, ул «Казан мөхбире», «Вакыт» кебек газеталарга мәкаләләр белән катнаша. «Урал буе — татар туе» дигән сатирик шигырь китабы дөнья күрә (1906). Бу турыда ул: «Әгәр дә бастырсам, Оренбург татарлары приго вор берлән Оренбургтан куарлар дип тә күңелгә килә», — диг белдерә.
    1906 елның 18 апрелендә язган хатында: «Батыргали агай ны Петербургка Государственный думага член кылып җибәрергә ният кылып торамын», — дип хәбәр итә. «Батыргалинен, Думага сайлануы» дигән бу әсәр, 1908 елда тәмамланып, рөхсәт алу өчен цензурага җибәрелә, әмма рөхсәт тә килми, кулъязмасы да кире кайтмый.
    1906 елда ул Оренбургта көлке журналы чыгарырга р сәт ала. «Карчыга» исемле бу журналның беренче саны сентябрьдә (1906) басылып чыга. Журналга девиз итеп:

    Хөррият илә каимдер безем хаятымыз, —
    Истибдад дәвам идәрсә, якындыр мәмәтемез.

    (Хөррият белән бар безнең тереклегебез, —
    Реакция дәвам итсә, якындыр үлемебез.)
    дигән шигырь юллары куела. «Карчыгамның бөтен материалын диярлек, тирә-яктан килгән хәбәрләр нигезендә, Ш. Мөхәммәдев үзе яза. 1906 елда «Карчыга»ның өч саны, 1907 елда алты саны, барлыгы тугыз сан чыгып кала. Реакция басымы астында 1907 елның июлендә «Карчыга» чыгудан туктый.
    «Карчыга» журналының беренче битендәге лозунгтан күренгәнчә, Ш. Мөхәммәдев азатлыкны яклауны һәм реакциягә каршы көрәшне төп максат итеп ала. Җәелеп барган реакциягә протест белдереп: «Россия бу хәлдә калмаячак, әлбәттә, бервакыт тагым да куәтлерәк пожар чыгып, кан елгалары агачак»,—ди ул. Ягъни 1905 елның декабрендәге көчле бәрелеш көннәрендә вакытлы җиңелүгә очраган революциянең тагын да көчлерәк булып кабатлануына ышана. Шулай ук ул иске тормышның черегән нигезләрен җимерергә сәләтле көчләрнең килүен дә дөрес билгели: «Бу иске тормышның нигезе хәзер тәмам черегән, бүгенме, иртәгәме егылачак; халык һәрвакыт «өстен булачагында һич шөбһә юктыр. Хәзергә кадәр аяк астында изелгән эшче халык илә, җирсезлектән аптыраган авыл .халкы да, әлбәттә, бер көн моратларына ирешеп, дөнья яктысы күрәчәкләр» («Карчыга», № 2, 3 б.).
    Күренә ки, 1906—1907 елларда Ш. Мөхәммәдев «Карчыга» журналын чыгару белән бәйле киеренке иҗат атмосферасында яши. Авторның бу чор иҗатында сатирик миниатюралар активлаша. Бу миниатюралар аның иҗатындагы социаль үткенлекне, рволюцион рухны яңа югарылыкка күтәрә.
    «Карчыга» чорын күздә тотып, тикшеренүчеләр Ш. Мөхәммәдевне революцион-демократлар исемлегенә кертәләр. Беренче әсәрләре үк социализмга якын булу авторны иҗатының башлангыч чорында ук революцион-демократик позициядә торучы итеп таныта. Бер үк вакытта Ш. Мөхәммәдевнең татар революцион демократлары арасында социал-демократларга якын канатта торганлыгы да сизелә. Аның иҗатын революция гөрелтеләре мәйданга китерә. Бу иҗат революция көннәрендә чәчәк ата.1901 —1907 елларда ул әдәбият үсешенә тәэсир итә.
    1917 елның февраль буржуаз-демократик революциясеннән соң Ш. Мөхәммәдев кабат җәмәгать эшләренә актив катнаша Рашлый. Оренбургта приказчик-конторщиклар профсоюзын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була.
    Октябрь революциясен шатланып каршылаган язучы шактый җаваплы эштә — Оренбург өлкә профкомында өлкән хисапчы булып эшли. Әмма аның сәламәтлеге инде нык какшаган була. 1920 елда ул эшкә яраксыз, инвалид дип табыла, 1923 елның 10 ноябрендә үпкә авыруыннан Оренбургта вафат була.

    5

    Ш. Мөхәммәдев мирасына игътибар 30 нчы еллар азагын да, әдип иҗатын өйрәнү урта мәктәп программаларына кертелү уңае белән җанлана. Аның мирасын барлау, хәзерге укучыларга җиткерүдә 40—50 нче еллар эзләнүләре аеруча нәтиҗәле булды. Вузлар өчен чыгарылган дәреслек-хрестоматиягә язучының «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай» хикәясе һәм өч сатирик миниатюрасы кертелә, авторның тормыш һәм иҗат юлы анализлана. 1958 елда әдипнең сайланма әсәрләре чыгарыла3. Китапта авторның тормышы һәм иҗаты турында күп яклы белешмә бирелә. 1964 елда СССР Фәннәр Академиясенең Азия халыклары институты җыентыгында «Шакир Мөхәммәдевнең иҗат мирасы» дигән мәкалә басыла 4„ Әдипнең йөз еллыгы уңае белән дә күп мәкаләләр чыга. «XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасы» (М. Гайнул-лин) дигән хезмәттә дә әдип иҗатын тикшерүгә киң урын бирелә.
    Ш. Мөхәммәдевнең татар әдәбияты тарихында күренекле урыны бар. Ул татар буржуазиясенең социаль йөзен ачуны адәбиятта яңа югарылыкка күтәрде. Аның иҗаты эзсез калмады. Реакция елларында бу юнәлеш Г. Камал драматургиясендә тотрыклы традициягә әйләнде.
    М.Гайнуллин, М.Гайнетдинов.

    © CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том.


    Чыганак: © Adiplar.Narod.Ru

    Шакир Мухаммадев





    ← назад   ↑ наверх