• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мөҗәһит

    Табышмаклар

    Нинди елга, нинди авыл?

    Татарстанда иң озын
    Елга ул.
    Ярларыннан ташып чыга
    Ел да ул.

    Шул елганың тугаенда

    Иң моңлы да, иң милли дә
    Бер авыл.

    Иң салкын да, иң эссе дә

    Була ул.
    Җәен сихри яшеллеккә
    Чума ул.
    Нинди исем йөртә елга,
    Ул авыл?

      (Ык, Мөслим)

    Нәрсәдә икән сәбәп?

    Булса унбиш метр булыр
    Ике ярның арасы.
    Шул араны машинада
    Ике сәгать барасы.

    Безнең авыл күпереннән
    Чыгасың ике сәгать.
    Серен әйтмим. Син дә уйла:
    Нәрсәдә икән сәбәп?
     Без Башкортстан белән Татарстан чигендәге авылда яшибез. Ә  ике республикада  2 сәгать вакыт аермасы.

    Беркем аны югалтмаган,
    Ләкин һаман табалар.
    Бигрәкләр дә кызыксына
    Аның белән балалар.
    (Табышмак)

    Баскан килеш эзлиләр,
    Яткан килеш эзлиләр.
    Күмәкләп тә эзлиләр,
    Берәмләп тә эзлиләр.
    Зирәк булсаң табасың,
    Хәтереңә саласың.
    (Табышмак)

    Исемнәр ике иҗектән,
    Ә хәрефләр тик өчәү.
    Без нинди кошлар булабыз?
    Уйла әле, без ничәү?
    (Ләкләк, тартар, былбыл)

    Гомер буе үргән ул,
    Җепләр сузып йөргән ул.
    Тозагында азык көтеп,
    Шулай көнен күргән ул.
    (Үрмәкүч)

    Җәй дә сайрый,
    Кыш та сайрый.
    Тик салкында
    Йортны сайлый.
    (Өй чикерткәсе)

    Ничә мөгез?

    Биш үгездә
    Биш мөгез.
    Әй, саташтым,
    Ун мөгез.
    Ун үгездә
    Ничә мөгез,
    Мүкләк булса
    Өч үгез?
    Санагызчы
    Үзегез.
    Җитәме
    Белемегез?

    Агачлар

    Карасаң – карамасаң да
    Карамаска кушалар.
    Чанамны карамаларга
    Өлкәннәр тырышалар.
    (Карама)

    Уен кораллары

    Таш гасырдан ук киләм мин.
    Уйнап җибәрәм - өрсәң.
    Ватылып юкка чыгармын
    Әгәр кулдан төшерсәң.
    (Таш сыбызгы)

    Иреннәргә терисең дә,
    Чиртеп, көйләр көйлисең.
    Биетәсең, җырлатасың,
    Матур кызлар күзлисең.
    (Кубыз)

    Алты – җиде генә булыр
    Тәнемдәге уемнар.
    Миннән башка үтми иде
    Аулак өйләр, уеннар.
    (Курай)

    Курайларның туганы мин,
    Ләкин тавышым үзгә.
    Колакларны ярып керә,
    Өстәп куйсаң мөгез дә.
    (Сорнай)

    Сызгычыңны сызып җибәр –
    Көйләр агылсын әле.
    Йөрәкләргә мин чыгарган
    Моңнар кагылсын әле.
    Телгәләсен бәгырьләрне,
    Актарылсын уйлары.
    Башларыңны кыңгыр салып,
    Кылларымда уйнале.
    (Скрипка)

    Барысы дүрт кыл анда,
    Сызган чакта моңлана.
    (Скрипка)

    Нечкә муен,
    Пар кыллар.
    Чиртер иде
    Бар куллар,
    Яшьләр уйный
    Белмиләр,
    Шуңа якын килмиләр.
    (Мандолина)

    Иң озын муен миндә,
    Иң кыска исем миндә.
    Кылларымны чирткәләп,
    Көй чыгар инде син дә.
    (Саз)

    Борынгы булсам да , мине

    Онытып бетермиләр.
    Милли гармуныбыз диеп,
    Сәхнәдән төшермиләр.
    (Тальян)

    Сиптерәләр, өздерәләр,
    Тарталар, сайраталар.
    Җырлатса да, елатса да,
    Үзен гел яраталар.
    (Гармунда уйнау)

    Бер телемдә - ике тавыш,
    Кыңгыравым чыңлатам.
    Биетәм дә, җырлатам да,
    Кирәк икән – елатам.
    (Саратов гармуны)

    Гармуннарның патшасы мин,
    Телләрем йөздән артык.
    Яшьләр кулында йөримен,
    Тиз генә килмәс картлык.
    (Баян)

    Үзе кыллы, үзе телле,
    Идәндә басып тора.
    Уйнарга теләгән кеше
    Иң беренче – утыра.
    (Пианино)

     

    Телләре күп булган өчен,
    Ике рәткә тезгәннәр.
    Аның белән төрле илләр,
    Океаннар гизгәннәр.
    (Хромка)

    Туган тел

    Бөтен халыкта да бар ул,
    Ансыз уку, язу юк.
    Тәртибен бутый күрмәгез,
    Ансы мөһим шулай ук.
    (Алфавит)

    Баш хәрефебез юк безнең,
    Аваз да белдермибез.
    Шуның өчен дә сүзләрдә
    Бик парлашып йөрмибез.
    (ь,ъ билгеләре)

    Безнең хокукларыбызны
    Шулкадәре кысканнар:
    Беренче иҗектә генә
    Язылырга кушканнар.
    (О,Ө хәрефләре)

    Никтер безгә алфавитта
    Тик өч урын биргәннәр.
    Сез алты авазга билге,
    Онытмагыз, дигәннәр.
    (К, Г, В хәрефләре

    Бергә берне кушкач ничә?
    Беләм, ике диярсез.
    Сүзгә сүзне кушкач?..Менә
    Ансы нәрсә дигән сүз?
    (Кушма сүз)

    Бер хәрефтә - ике аваз,
    Җитмәсә әле иҗек.
    Калыны һәм нечкәсе бар.
    Алар языла ничек?
    (Ю,Е)

    Җөмләдән соң, йә уртада ,
    Әгәр безне куйсалар,
    Бераз туктап торырга һәм
    Тын алырга кушалар.
    (Тыныш билгеләре)

    Алфавитта алты хәреф:
    Иң дуслар һәм туганнар.
    Татар сүзләрендә генә
    Кулланыла торганнар.
    (Ә,Ө,Ү,Җ,ң,Һ)

    Безне татар сүзләреннән
    Эзләп таба алмассыз.
    Дөресен әйтеп бирсәгез
    Оятка да калмассыз.
    (Ц,Щ,В,Е)

    Без бары тик дүртәү генә
    Койрык тагып йөрүче.
    Без нинди хәрефләр икән,
    Бармы берәр белүче?
    (Ц,Ң,Щ,Җ)

    Томау төшкән кешеләр
    Хәлебезне аңлыйлар.
    Чөнки безне дөрес итеп
    Алар әйтә алмыйлар.
    (М,Н,ң)

     

    Бер гаиләдә алтау без,
    Исем, зат алмашлыкларын
    Төрләндереп ятабыз.
    (Килешләр)

    Җөмләләрне төзегәндә,
    Булыша алтыбыз да.
    Безне онытырга сезнең
    Юктыр бер хакыгыз да.
    (Килеш кушымчалары)

    Иң тирәндә ясалам мин,
    Тик төрлечә язалар.
    Шуңа күрә әйтә алмый
    Мине кайбер балалар,
    Хәтта абый, апалар.
    (Һәмзә авазы)

    Ул язуның гомре озын,
    Мең елдан артып киткән.
    Һәм уңнан сулга языла.
    Әйт, нинди язу икән?
    (Гарәп язуы)

    Татарларның язуына
    Ун гына ел хезмәт иткән.
    Ә исәбе әле тагын
    Безгә килеп керү икән.
    (Латин язуы)

    Бер хәрефле сүзләр тап

    Апа әйтә:
    -Бер хәрефле
    Сез сүзләр табыгыз, - ди.
    Җавап әзер:

    1. Агачларның ботакларын

    И – И – И.

    Курчагыңның күлмәкләрен
    Чишендер дә
    У – У – У .
    Кулларыңны син һәрвакыт
    Сабын белән
    Ю – Ю – Ю .

    Бер хәрефле сүзләр башка
    Бар микән телебездә?
    Тапсагыз берүк онытмый
    Әйтегез әле безгә.

    ***

    Без төсләрне белдерәбез,
    Фигыльләр дә булабыз.
    Җөмлә төзегән чагында
    Бердәй хезмәт кылабыз.
    (Ак, кара, сары, ал)

    Үзем дә ап – ак,
    Эзем дә ап – ак.
    Белем бирәм дип
    Сызылам кат – кат.
    (Акбур)

    Күренми дә,
    Тотылмый да.
    Үзе - хәнҗәр,
    Үзе – ук.
    Аннан ачы,
    Аннан татлы,
    Аннан хәтәр
    Нәрсә юк.
    (Сүзләр)

     

    Эш кораллары

    Тешлим дә
    Суырам.
    Йә тешләп
    Өзәм мин.
    Тик ятсам – тутыгам,
    Ә эшкә түзәм мин.
    (Келәшчә)

    Тешләремнең исәбе юк,
    Утын кисәм, он ясыйм.
    Егет булсаң, кадерне бел,
    Мине читкә куйма син.

    (Пычкы)

     

    Гомер буе
    Сугар өчен,
    Мине уйлап тапканнар.
    Нигә «суккыч» диеп түгел,
    Башка исем такканнар?

    (Чүкеч)

    Бар очым,
    Бар түбәм.
    Сугалар –
    Мин түзәм.
    Кайчакта
    Кәпрәям:
    Тутыгам,
    Кәкрәям.

    (Кадак)

    Шак та шок,
    Шак та шок
    Тукмыйлар үземне.
    Мин эшлим,
    Мин тишәм,
    Мин шундый түземле.
    (Өтерге)

     

    Хезмәтем бик кечкенә,
    Кирәк бары көч кенә.
    Менә шушы тактаны
    Мине бор да тиш кенә.
    (Борау)

    Ансыз бармый төзелеш,
    Ул – турылап торучы.
    Озын койрыклы тычкан–
    Биек йортлар коручы.
    (Асма)

    Этәләр дә тарталар,
    Этәләр дә тарталар.
    Мине тотып, тактаны
    Нәкъ шулай шомарталар.
    (Фуганка)

    Утырган килеш йөри,
    Тик торган килеш йөри.
    Суга салып та йөри,
    Соңга калып та йөри.
    Очып барганда йөри,
    Утын ярганда йөри,
    Кайчак күз салмаса да,
    Кешеләр тагып йөри.
    (Сәгать)

    Бурычым бик кечкенә,
    Кечкенә дә төш кенә.
    Нечкә баудан төшмим мин,
    Чиста керләр тешлим мин.
    (Кер каптыргыч)

    Чүп – чар тузан йота ул,
    Өйне чиста тота ул.
    (Тузан суырткыч)

    Маңгаенда ике мөгез,
    Ә алдарак – олы күз.
    Шул күздән бик еракларны
    Карап утырабыз без.
    (Телевизор)

    Теке – теке, теке – теке,
    Без тик кенә ятабыз.
    Тимер өйләр өстән үтә,
    Без көйләп озатабыз.
    (Рельслар)

    Колагыннан борган чакта
    Чукый бер үк ояны.
    Кешеләрне сөендерә,
    Тими аның зыяны.
    (Тегү машинасы)

    Көтү көткәндә бер елан
    Арттан калмый шуыша.
    Син курыкма, чагар дип, ул
    Миңа сыер куыша.
    (Чыбыркы)

    Бора – бора тишәсең дә
    Утырып салгалыйсың.
    Берән – сәрән алгалыйсың,
    Йә коры калгалыйсың.
    (Боз тишеп, балык тоту)

    Керләр өстеннән үтә,
    Шуннан... эше дә бетә.
    (Үтүк)

    Бәреп – сугып йөртәләр,
    Капкаларга кертәләр.
    (Шайба)

    Яратмаса да алалар
    Аны кайбер балалар.
    (“ 2 “ ле)

    Сулдан китсә,
    Уңнан кайта.
    Уңнан китсә,
    Сулдан кайта.
    Бер аяклы,
    Бер куллы,
    Аны белгән –
    Акыллы.
    (Циркуль)

    Чулпан да ул, Зөһрә дә,
    Венера да кайчакта.
    Шундый матур балкып тора
    Кояш уянган чакта.
    (Йолдыз)

     

     

    Мин сөтнең өстен яратам.
    Ул каймак дип атала.
    Сөттән ниләр ясап була,
    Йә, кемнәр әйтә ала?

     

    Ярты икмәк, туп , урак,
    Торган җире бик ерак.
    (Ай)

    Йөрәкне яндыра,
    Күмергә калдыра,
    Яшьләрне тилертә,
    Картларны йөгертә.
    Акчага алынмый,
    Эзләсәң – табылмый.
    Милләте, теле юк,
    Исеме бар, иле юк.
    (Мәхәббәт)

    Башларын башка терәп,
    Бер куышта яталар.
    Зурлар ала берәмләп,
    Балаларга ят алар.
    (Шырпы)

    Кара, нинди ай чыккан.
    Үзе шундый ачыккан...
    Йөзендә нур калмаган:
    Бөкерәйгән, талчыккан...

    Кая киткән булганы,
    Кояшыбыз сыманы.
    Әйт, укучым, тизрәк,
    Беләсеңме син аны?
    Яңа туган ай безгә шулай күренә.

     

    Барыбызга да килә ул:
    Миңа да,Илшатка да.
    Сыерга да, кәҗәгә дә,
    Сарыкка да, атка да.
    Хәтта килә, оялмыйча,
    Посттагы солдатка да.
    (Йокы)

    Барыбыз да әйләнәбез,
    Тик әйләнми башыбыз.
    Беребез дә әйләнмибез,
    Ә әйләнә башыбыз.
    (Җир әйләнү)

     

    Әнием дә алдыра,
    Әтием дә алдыра.
    Хәтта мин дә алдырам-
    Аларны шатландырам.
    (Чәч алдыру)

    Үләннәр

    Түп – түгәрәк кара күз,
    Сап –сары керфекләре.
    Ул ярата кояшны,
    Без – аның бөртекләрен.
    (Көнбагыш)

     

    Спорт белән бертуктаусыз
    Шөгыльләнгәнгә күрә,
    Төшкә көн дә падишаһлар,
    Атлар һәм филләр керә.
    (Шахмат)

    Җәй дә үсә, кыш та үсә,
    Тамырлары – түбәңдә.
    Ул һәрвакыт югарыда,
    Ә без аннан түбәндә.
    (Чәч)

    Чакырмыйм да , алмыйм да,
    Бер адым да калмый да.
    Икәү йә өчәү була.
    Тәрбиясез булсагыз,
    Ул чүп чар белән тула.
    (Кесәләр)

    Юллар ага,
    Баганалар чаба.
    Барысы да бара,
    Бары артка таба.
    (Машинада бару)

    Тамырлары җирдә түгел,
    Ләкин һаман үсәләр.
    Үсә - үсә, җәйгә чыккач,
    Төбеннән үк кисәләр.
    Авылда гына үссә дә,
    Шәһәрдә - фатир саен,
    Фатирларда – кеше саен,
    Ә исеме була ...
    (Йон)

    Һәрчак безне көтеп тора,
    Үзе һаман үтеп тора.
    Югала да , табыла да,
    Ә булганы бетеп тора.
    (Вакыт)

    Башыбыз бар, гәүдәбез бар,
    Юк кул – аякларыбыз.
    Балалар тотса – куркабыз,
    Яхшы шул якларыбыз.
    (Шырпы)

     

    Йә йөриләр, йә торалар
    Кояш чыккан көннәрдә.
    Кайдалыгын күреп булмый
    Айсыз кара төннәрдә.
    (Күләгә)

    Әбиемнең бармаклары
    Өзлексез тартып тора.
    Шул бармакларга ияреп,
    Догалар артып тора.
    (Дисбе тарту)

    Күктә тора күпереп,
    Ак салават күпере.
    (Самолет эзе)

    Беребез аста, беребез өстә,
    Икебез ике төстә.
    Карап туеша алмыйбыз,
    Ләкин кавыша алмыйбыз.
    (Түшәм, идән)

    Һәркөн авызына капса,
    Яратса аны кеше,
    Беркайчан да сызламас һәм
    Ялтырап торыр теше.
    (Теш щеткасы)

    Бер үк җирдә ятабыз,
    Дус яшибез тыштан без.
    Ә чынлыкта каләм белән
    Тату түгел, дошман без.
    (Бетергеч)

     

    Мин тәмәке тартмасам да,
    Һаман :”Тартасың”, - диләр.-
    Бодаен тартмасаң тартма,
    Тарт син арпасын, - диләр.
    (Тегермән)

    Койрык тагып үргәннәр.
    Сатканнар – көн күргәннәр.
    Аны киеп йөргәннәр.
    Кайчак түргә элгәннәр,
    Йә музейга биргәннәр.
    (Чабата)

    Айрат кия,
    Гөлназ бәйли,-
    Икесен дә салалар.
    Нәрсә кигән икән алалар,
    Беләсезме , балалар?
    (Бүрек, яулык)

    Аны һәркем күрә ала,
    Хәтта күрә сукыр да.
    Айдар беркөн, шуны күреп,
    Соңга калган укырга.
    (Төш)

    Тычкан тота шап та шоп,
    Мәче тора шаккатып.
    Ашамый да, эчми дә,
    Урыныннан күчми дә.
    (Капкан)

    Башта суга ташлыйсың,
    Аннан көтә башлыйсың.
    Өметләнеп аласың,
    Өлгералмый каласың.
    Тагын суга ташлыйсың;
    Өр – яңадан башлыйсың.
    (Кармак белән балык тоту)

    Кызлар карап туя алмый,
    Карыйлар да карыйлар.
    Аңа карап елмаялар,
    Йә чәчләрен тарыйлар.
    Кайчак аңа малайлар да
    Карап – карап алгалый.
    Хәтта әби – бабайлар да
    Яшертен күз салгалый.
    (Көзге)

    Беркем дә бәйләп куймаган,
    Ә чишәргә кушалар.
    Тапкырлыйлар да бүләләр,
    Алалар йә кушалар.
    (Мәсьәлә чишү)

    Синдә дә бар,
    Миндә дә бар.
    Уртак та була ала.
    Саклап тотсаң, мәңге яши,
    Ычкындырсаң...югала.
    (Сер)

    Иртәгә көн нинди була,
    Аязмы, кар явамы?
    Бөтенесен күрсәтә ул,
    Әзер аның җавабы.
    Һи, шуны да белмисеңме?
    Әз генә карамый тор.
    Үрелеп алдым стенадан,
    Менә ул - ...
    (Барометр)

    Күрсәтәм мин җилнең көчен
    Һәм аның юнәлешен.
    Башка вазифам юк минем.
    Шул була бөтен эшем.
    (Флюгер)

    Без буйга да үттек, ди,
    Аркылыга үттек, ди.
    Тирләп – пешеп беттек, ди.
    Шуңа да без ... ди.
    (Үтүк)

    Күренмәсә дә күзгә,
    Килә ул кайчак безгә.
    Керә дә бакчабызга,
    Әйләнә бер явызга.
    Суга ул суганнарны,
    Помидор, кыярларны.
    Тормый алай озаклап,
    Эт белән булмый саклап. (Кырау)

    Почмакта бер суык кыш,
    Исеме аның - ...
    (Суыткыч)

    Күк тоташкан таулар белән,
    Урманнар, кырлар белән.
    Арагызда бармы берәү
    Шуның исемен белгән?
    (Горизонт)

    Бертуктамый йөзәбез,
    Йә төшәбез кар булып.
    Йә төшәбез яңгыр булып,
    Ә исемебез ...
    (Болыт)

    Тотам дисәң тоттырмый,
    Ялык – йолык итә ул.
    Болыт белән килә дә
    Болыт белән китә ул.
    (Яшен)

    Баш астына саласың
    Һәм йокыга таласың.
    (Мендәр)

    Без бүрәнә арасында
    Тик кысылып ятмыйбыз.
    Сезгә рәхәт булсын өчен,
    Җылылыкны саклыйбыз.
    (Мүк)

    Шәрә тәнне
    Чабалар
    Зурлар, бала – чагалар.
    Шуннан шифа
    Табалар.
    (Мунча себеркесе)

    Синдә дә бар, Миндә дә бар,
    Тизлеге – искитәрлек.
    Күз ачканчы, йолдызларга
    Кадәр барып җитәрлек.
    (Уй)

    Сез бик яхшы беләсез
    Велосипед рулен.
    Җиккән атта ни башкара
    Шул рульнең ролен.
    (Дилбегә)

    Ап – ак булып, агачларга,
    Чыбыкларга да куна.
    Үзе куркак, юкка чыга
    Кагылдыңмы чак кына.
    (Бәс)

    Өй җылыта, аш пешерә,
    Яши торба эчендә.
    Һәрбер кеше рәхмәт укый
    Менә шуның өчен дә.
    (Газ)

    Минем өстән... поезд үтте.
    Алдаша бу дисезме?
    Ничек исән калдым икән?
    Шуны да белмисезме?
    (Күпер астында)

    Яңгырлы да карлы,
    Ә каеннар – сулы.
    Бөреләр туп – тулы-
    Елның кай фасылы?
    (Яз)

     

    Килмәвен теләсәләр дә,
    Һәркемгә килеп тора.
    Ансыз кеше булмаганны,
    Мөгаен, белеп тора.
    (Кайгы)

    Яшьләр дә укый аны,
    Картлар да укый аны.
    Укыган һә кешенең
    Сафланып китә җаны.
    (Дога)

    Елан түгел мин – чакмыйм,
    Үлән астыннан чабам.
    Уңга чабам, сулга чабам,
    Җәй җиттеме – шул чарам.
    (Чалгы)

     

    Агыйдел кая коя?

    Безнең елга – Калмыя,
    Калмыя кая коя?
    Калмыя Сөнгә коя.
    Сөн суын кая куя?
    Ул Агыйделгә коя.
    Агыйдел кая коя?
    ...Агыйдел коймыйдыр ул.
    Суга һич туймыйдыр ул.
    Корабларны йөздерә,
    Кешеләрне гиздерә,
    Электр тогы ясап,
    Безгә яктылык бирә.
    Балыклар  да үрчетә,
    Аларны туендыра.
    Җәен күпме кешене
    Үзендә коендыра.

    Шулкадәр эш эшләгәч,
    Агыйдел кая койсын?
    ...Ә син ничек уйлыйсың?

    Минемчә,Агыйдел Кама елгасына,ягъни Чулманга, ә Чулман Иделгә, Идел Каспий диңгезенә коя.

     

    Утырган килеш йөри,
    Тик торган килеш йөри.
    Суга салып та йөри,
    Соңга калып та йөри.
    Очып барганда йөри,
    Утын ярганда йөри,
    Кайчак күз салмаса да,
    Кешеләр тагып йөри.

    (Сәгать)

    Төшми кулдан җәй буе:
    Хезмәттә бөтен уе.
    Кисә, өя, йомшарта,
    Шуңа да уңыш арта.
    (Кәтмән)

    ***

    Ялмап ала һәрнәрсәне,
    Теле озын, куркыныч.
    Су – дошманы. Сак яшәсәң–
    Хафаланма, бул тыныч.
    (Ялкын)

    ***

    Тотып кына карыйлар да:
    – Күтәрелгән бит ...– диләр.
    Нәрсә күтәрелде икән,
    Ник исемен әйтмиләр?
    (Температура)

     

    Ул дөньяга тусын өчен,
    Су агызырга кирәк,
    Ут кабызырга кирәк.
    Туу белән юкка чыга–
    Җитез дә соң бигрәк!
    (Пар)

    Әтиләр аны һәрвакыт
    Билгә буып йөртәләр.
    Кайчак безгә акылны да
    Шуның белән кертәләр.
    (Каеш)

    Җәен мине яраталар,
    Бигрәк якын итәләр.
    Миндә аунап яталар  да
    Суга кереп китәләр.
    (Ком)

    Еракка – еракка
    Ала да китә ул.
    Сине йә бәхетле,
    Кайгылы итә ул.
    Син анда йөзәсең
    Йә кереп батасың.
    Бергәләп йөрисең,
    Бергәләп ятасың.
    (Уй)

    Өч хәрефтән тора үзе,
    Тамыры киткән тирән.
    Татарлыгыңны күрсәтер,
    Син аны җырдан өйрән.
    (Моң)

     

    Нәрсәдә икән сәбәп?
    (Табышмак)

    Йөз кат үтеп карадым мин
    Ике ярның арасын.
    Ике сәгать дәвамында
    Күпер чыгып кара син...

    Елгасы да Идел түгел,
    Кыска гына күпер дә.
    Шунда ике сәгать үтә...
    Аңлашылмый ич бер дә.

    Безнең авыл күпереннән
    Чыгасың ике сәгать.
    Серен әйтмим, син дә уйла:
    Нәрсәдә икән сәбәп?

    (Татарстан белән Башкортостан
    арасындагы елга аша салынган
    күпердән ике сәгать үтәсең)

    Эче тулы ком гына,
    Агып тора тын гына.
    Вакыт санап, эшендә
    Ярдәм итә кешегә.
    (Ком сәгате)

    Баш – аягы булмаса да,
    Үзен кирәк саныйлар.
    Бик яратканга сабыйлар,
    Кышын кулдан салмыйлар.
    (Бияләй)

    Мин ачы һәм төчкертәм,
    Аш – суларга тәм кертәм.
    (Борыч)

    Әллә кайларга керә
    Бик вак булганга күрә.
    Дус та түгел югыйсә,
    Янәшәдә көн күрә.
    (Тузан)

    Җаным булмаса да, синең
    Хезмәтчең булырмын, ди.
    Үземнең акылым белән
    Игелек кылырмын, ди.
    (Кампитр)

    Таяк белән төртәләр,
    Бәреп – сугып йөртәләр.
    Барыбызны, берәмләп,
    Тишекләргә кертәләр.
    (Бильярд)

    Тибәләр дә сугалар,
    Нәрсә эшли соң алар?
    Яраталар үземне
    Зурлар, бала – чагалар.
    (Туп)

    Җылытам да пешерәм.
    Минем белән сак булмасаң,
    Кайгыга да төшерәм.
    (Ут)

     

    Аны чыпчык та чукымый,
    Тешләми хәтта эт тә.
    Кешеләргә килеп керә
    Һәм тиз чыгып та китә.
    (Акча)

    Күтәрелү һәм төшү –
    Менә шул бөтен эшем.
    Миңа карап көн күрә,
    Киенә бөтен кеше.
    (Температура)

     

    Урамда ул бер танышың,
    Туганың яки күршең.
    Чакырып, өйгә килдеме,
    Ул була нинди кеше?
    (Кунак)

    Күреп була – тоттырмый,
    Чөнки бер дә тик тормый.
    Тизлеге ис китәрлек:
    Күзне ачып йомганчы,
    Җирдән айга җитәрлек.
    (Яктылык)

    Йөзәләр дә агалар,
    Судан гайрәт алалар.
    Кайчак китка, арысланга,
    Җенгә охшап калалар.
    (Болытлар)

    Шомасын шома булсам да,
    Ялкаулыкны яратмыйм.
    Яныгызда булам икән,
    Тәнегезне каралтмыйм.
    (Сабын)

    Бөтен вазифам – сеңдерү,
    Кешеләр сөендерү.
    Мин – чисталык сагында,
    Рәхмәт укыйм сабынга.
    (Сөлге)

    Җилләр белән көрәшә дә,
    Ләкин җилгә җиңелә.
    Менә шуңа күрә дә ул
    Көймәләргә җигелә.
    (Җилкән)

    Кышын тора корыда,
    Бер температурада.
    Язны ярата, шуңа
    Туфракка кереп чума.
    (Орлык)

    Бер янында алты нуль,
    Ничә була? Үзең бел.
    (Миллион)

    Җылытам да пешерәм.
    Минем белән сак булмасаң,
    Кайгыга да төшерәм.
    (Ут)

     

      Этә, өрә, сызгыра
    Һәм тузаннар туздыра.
    Җил.
    ***

    Ояда меңләп алар,
    Җәй буена җыялар.
    Кемнәр нәрсә җыя микән,
    Кайда соң ул оялар?
                              Умарта бакчасында бал кортлары бал җыя.

                        ***

      ...      дип аталса да,
    Һич туңдырмый тормыйлар.
    Җәен мине һичбер суга,
    Тәмгә алыштырмыйлар.

                              Туңдырма.

                        ***

    Бал кортлары, аерып,
    Сарылалар бер...
    Умартачы абыйлар
    Җыеп алалар көчкә.

                           Күч.

                        ***

    Кешеләрне бик ярата,
    Ләкин никтер кадала.
    Шәфкать туташы да түгел,
    Үзе бездән кан ала.

                              Талпан.

                        ***

    Зәп – зәңгәр диңгез буйлап
    Йөзеп килә - килә дә
    Очрап зилзиләгә
    Ясый олы күләгә.
    Утлар чәчеп,
    Тирләп – пешеп
    Коела күп җирләргә.

                           Яңгыр.

                        ***

    Ике куллап тотасың да
    Бәрә - бәрә барасың.
    Бераз гына үскәч, син дә
    Аны тотып карарсың
    Һәм файдага ярарсың.
    Китмәнләү

                        ***

    Агуын да, угын да
    Үзе белән йөртә ул.
    Ачуы килгәннәргә
    Икесен дә кертә ул.

                              Бал корты.

                        ***

    Тирә - юньгә моңнар булып
    Тараладыр тавышы.
    Утырган җире гап – гади –
    Корыган агач башы.

                        Күке.

    Имеш аның якын дусты:
    Кочаклый һәм чорнала.
    Шулай итеп, бәрәңгегә
    Бик күп зыянын сала.

                          Эт эчәгесе.

    Ачыдан – ачы,
    Татлыдан – татлы.
    Ул ни атлы?
                        Тел.

    Яше узган меңне дә,
    Тыңлыйбыз һәр көнне дә. 
    Хат белән сәлам язам.
    Нинди шәһәр ул?

                            Казан.
    Этә, өрә, сызгыра
    Һәм тузаннар туздыра.
    Җил.
    ***

    Ояда меңләп алар,
    Җәй буена җыялар.
    Кемнәр нәрсә җыя микән,
    Кайда соң ул оялар?
                              Умарта бакчасында бал кортлары бал җыя.

                        ***

               дип аталса да,
    Һич туңдырмый тормыйлар.
    Җәен мине һичбер суга,
    Тәмгә алыштырмыйлар.

                              Туңдырма.

                        ***

    Бал кортлары, аерып,
    Сарылалар бер
    Умартачы абыйлар
    Җыеп алалар көчкә.
    Күч.

                        ***

    Кешеләрне бик ярата,
    Ләкин никтер кадала.
    Шәфкать туташы да түгел,
    Үзе бездән кан ала.
    Талпан.

                        ***

    Зәп – зәңгәр диңгез буйлап
    Йөзеп килә - килә дә
    Очрап зилзиләгә
    Ясый олы күләгә.
    Утлар чәчеп,
    Тирләп – пешеп
    Коела күп җирләргә.
     Яңгыр.

                        ***

    Ике куллап тотасың да
    Бәрә - бәрә барасың
    Яшелчәләр арасын.
    Бераз гына үскәч, син дә
    Аны тотып карарсың
    Һәм файдага ярарсың.
    Китмәнләү

                        ***

    Агуын да, угын да
    Үзе белән йөртә ул.
    Ачуы килгәннәргә
    Икесен дә кертә ул.
    Бал корты.

    Тирә - юньгә моңнар булып
    Тараладыр тавышы.
    Утырган җире гап – гади –
    Корыган агач башы.
    Күке.

    Үлән дисәң дә үлән,
    Чәеңә салу белән,
    Чыгара бар тиреңне,
    Калдырмый бер чиреңне.
    Мәтрүшкә.

      Язын җиргә күмәбез.
    Аннан тагын күмәбез.
    Агулыйбыз, алабыз
    Һәм сакларга салабыз.
    Бәрәңге.

    Каләм эше – сызу,
    Ә аныкы – бозу.
     Бозгыч

    Туфракны да шәп эшкәртә,
    Балыкларны алдый ул.
    Шундый сәләте булганга,
    Балыкчыдан калмый ул.
    Суалчан

    Сукыр түгел, ләкин күрми,
    Хайван, ләкин канатлы.
    Асылынып йоклый көндез,
    Беләсезме ни атлы?
    Ярканат

    Теше ничәү
    Кешенең?
    Ул хайванның
    Теше – мең.
    Йомшак тәнле,
    Лайлалы.
    Кемнәргәдер
    Файдалы.
    Әкәм – төкәм

      Йорт тавыгы – урман тавыгы,
    Йорт кәҗәсе – кыр кәҗәсе,
    Йорт куяны – кыр куяны,
    Йорт күркәсе - ?
    Йорт сыеры -  ?
    Суер, поши.

    Кышкы салкында курыкмый,
    Белми көнен – төнен дә.
    Рәхәтләнеп йоклап ята
    Ул үзенең өнендә.
    Аю.

    Кыш бабайның суыгына
    Ничек кенә чыдарга,
    Дип торганда, ул кошыбыз
    Хәтта бала чыгара.
    Чукыр

    Нинди кош,уйлап кара:
    Кыш җиттеме– агара.
    (Көртлек)

    ***

    Яшьләр дә укый аны,
    Картлар да укый аны.
    Укыган һәр кешенең
    Сафланып китә җаны.
    (Дога)

    ***

    Безли – безли,
    Нидер эзли.
    Тешләмичә,
    Тәки түзми.
    (Черки)

    ***

    Оча – оча арыйлар да
    Бер ботакка сарыйлар.
    Аннан ары хуш исле бал
    Җыю ягын карыйлар.
    (Бал кортлары)

    ***

    Елан түгел мин – чакмыйм,
    Үлән астыннан чабам.
    Уңга чабам, сулга чабам,
    Җәй җиттеме– шул чарам.
    (Чалгы)

    ***

    Тешләремнең исәбе юк,
    Утын кисәм, он ясыйм.
    Егет булсаң, кадерне бел,
    Мине читкә куйма син.
    (Пычкы)

    ***

    Гомер буе
    Сугар өчен,
    Мине уйлап тапканнар.
    Нигә «суккыч» диеп түгел,
    Башка исем такканнар?
    (Чүкеч)

    ***

    Бар очым,
    Бар түбәм.
    Сугалар –
    Мин түзәм.
    Кайчакта
    Кәпрәям:
    Тутыгам,
    Кәкрәям.
    (Кадак)

    ***

    Шак та шок,
    Шак та шок
    Тукмыйлар үземне.
    Мин эшлим,
    Мин тишәм,
    Мин шундый түземле.
    (Өтерге)

    ***

    Тешлим дә
    Суырам.
    Йә тешләп
    Өзәм мин.
    Тик ятсам – тутыгам,
    Ә эшкә түзәм мин.
    (Келәшчә)

    ***

    Хезмәтем бик кечкенә,
    Кирәк бары көч кенә.
    Менә шушы тактаны
    Мине бор да тиш кенә.
    (Борау)

    ***

    Ансыз бармый төзелеш,
    Ул – турылап торучы.
    Озын койрыклы тычкан–
    Биек йортлар коручы.
    (Асма)

    ***

    Этәләр дә тарталар,
    Этәләр дә тарталар.
    Мине тотып, тактаны
    Нәкъ шулай шомарталар.
    (Фуганка)

    ***

    Утырган килеш йөри,
    Тик торган килеш йөри.
    Суга салып та йөри,
    Соңга калып та йөри.
    Очып барганда йөри,
    Утын ярганда йөри,
    Кайчак күз салмаса да,
    Кешеләр тагып йөри.
    (Сәгать)

    ***

    Кар да түгел, ә ява:
    Ап – ак булды бар һава.
    Кыш та түгел югыйсә,
    Җәйге җылы җил исә.
    (Тупыл мамыгы ява)

    ***

    Төшми кулдан җәй буе:
    Хезмәттә бөтен уе.
    Кисә, өя, йомшарта,
    Шуңа да уңыш арта.
    (Кәтмән)

    ***

    Спорт ярышларында
    Миңа бик еш өрәләр.
    Картларга караганда,
    Яшьләр якын күрәләр.
    (Сыбызгы)

    ***
    Кайсы чор?

    Яшел үлән өстендә
    Ап – ак буран котыра.
    Сандугач оясында
    Бәби көтеп утыра.
    (Тупыл мамык койган чор)

    ***

    Ялмап ала һәрнәрсәне,
    Теле озын, куркыныч.
    Су – дошманы. Сак яшәсәң–
    Хафаланма, бул тыныч.
    (Ялкын)

    ***

    Тотып кына карыйлар да:
    – Күтәрелгән бит ...– диләр.
    Нәрсә күтәрелде икән,
    Ник исемен әйтмиләр?
    (Температура)

    ***

    Ул дөньяга тусын өчен,
    Су агызырга кирәк,
    Ут кабызырга кирәк.
    Туу белән юкка чыга–
    Җитез дә соң бигрәк!
    (Пар)

    ***

    Әтиләр аны һәрвакыт
    Билгә буып йөртәләр.
    Кайчак безгә акылны да
    Шуның белән кертәләр.
    (Каеш)

    ***

    Җәен мине яраталар,
    Бигрәк якын итәләр.
    Миндә аунап яталар  да
    Су коенып китәләр.
    (Ком)

    ***

    Күренми дә,
    Тотылмый да.
    Үзе –  хәнҗәр,
    Үзе – ук.
    Аннан ачы,
    Аннан татлы,
    Аннан хәтәр
    Нәрсә юк.
    (Сүзләр)

    ***

    Еракка – еракка
    Ала да китә ул.
    Сине йә бәхетле,
    Кайгылы итә ул.
    Син анда йөзәсең
    Йә кереп батасың.
    Бергәләп йөрисең,
    Бергәләп ятасың.
    (Уй)

    ***

    Өч хәрефтән тора үзе,
    Тамыры киткән тирән.
    Татарлыгыңны күрсәтер,
    Син аны җырдан өйрән.
    (Моң)

    ***

    Җәен су буена төшсәң,
    Сырып кына алалар.
    Тик кояшны яратмыйлар:
    Күләгәдә калалар.
    (Черкиләр)

    ***

    Нәрсәдә икән сәбәп?

    Йөз кат үтеп карадым мин
    Ике ярның арасын.
    Ике сәгать дәвамында
    Күпер чыгып кара син...

    Елгасы да Идел түгел,
    Кыска гына күпер дә.
    Шунда ике сәгать үтә...
    Аңлашылмый ич бер дә.

    Безнең авыл күпереннән
    Чыгасың ике сәгать.
    Серен әйтмим, син дә уйла:
    Нәрсәдә икән сәбәп?

    (Татарстан белән Башкортостан
    арасындагы елга аша салынган
    күпердән ике сәгать үтәсең)

    ***

    Эче тулы ком гына,
    Агып тора тын гына.
    Вакыт санап, эшендә
    Ярдәм итә кешегә.
    (Ком сәгате)

    Баш – аягы булмаса да,
    Үзен кирәк саныйлар.
    Бик яратканга сабыйлар,
    Кышын кулдан салмыйлар.
    (Бияләй)

    Мин ачы һәм төчкертәм,
    Аш – суларга тәм кертәм.
    (Борыч)

    Әллә кайларга керә
    Бик вак булганга күрә.
    Дус та түгел югыйсә,
    Янәшәдә көн күрә.
    (Тузан)

    Җаным булмаса да, синең
    Хезмәтчең булырмын, ди.
    Үземнең акылым белән
    Игелек кылырмын, ди.
    (Кампитр)

    Таяк белән төртәләр,
    Бәреп – сугып йөртәләр.
    Барыбызны, берәмләп,
    Тишекләргә кертәләр.
    (Бильярд)

    Тибәләр дә сугалар,
    Нәрсә эшли соң алар?
    Яраталар үземне
    Зурлар, бала – чагалар.
    (Туп)

    Җылытам да пешерәм.
    Минем белән сак булмасаң,
    Кайгыга да төшерәм.
    (Ут)

    Кап – кара түбәтәй кигән,
    Ап – актыр яңаклары.
    Яшькелт – сары түшкәйләре,
    Карасу канатлары.
    (Песнәк)

    Аны чыпчык та чукымый,
    Тешләми хәтта эт тә.
    Кешеләргә килеп керә
    Һәм тиз чыгып та китә.
    (Акча)

    Күтәрелү һәм төшү –
    Менә шул бөтен эше.
    Аңа карап көн күрә,
    Киенә бөтен кеше.
    (Температура)

    Киемнәре ыңгырчак һәм
    Камыт, дуга, дилбегә.
    Инде ничә гасыр буе
    Кешеләргә бил бөгә.
    (Ат)

    Кып – кызыл аяклары,
    Була көрән, аклары.
    Искә төшә элгәре
    Хат ташыган чаклары.
    (Күгәрчен)

    Балык кебек йөзә ул,
    Океаннар гизә ул.
    Баласына, кадерләп,
    Тәмле сөт имезә ул.
    (Кит)

    Балык дисәң дә балык!..
    Тора халык таң калып.
    Тәмле прәннек, кәнфитне
    Ашый кулыңнан алып.
    (Дельфин)

    Урамда ул бер танышың,
    Туганың яки күршең.
    Чакырып, өйгә килдеме,
    Ул була нинди кеше?
    (Кунак)

    Күреп була – тоттырмый,
    Чөнки бер дә тик тормый.
    Тизлеге ис китәрлек:
    Күзне ачып йомганчы,
    Җирдән айга җитәрлек.
    (Яктылык)

    Йөзәләр дә агалар,
    Судан гайрәт алалар.
    Кайчак китка, арысланга,
    Җенгә охшап калалар.
    (Болытлар)

    Шомасын шома булсам да,
    Ялкаулыкны яратмыйм.
    Яныгызда булам икән,
    Тәнегезне каралтмыйм.
    (Сабын)

    Бөтен вазифам – сеңдерү,
    Кешеләр сөендерү.
    Мин – чисталык сагында,
    Рәхмәт укыйм сабынга.
    (Сөлге)

    Без төсләр дә белдерәбез,
    Фигыльләр дә булабыз.
    Җөмлә төзегән чагында
    Бердәй хезмәт кылабыз.
    (Ак, кара, сары, ал)

    Үзем дә ап– ак,
    Эзем дә ап– ак.
    Белем бирәм, дип
    Сызылам кат – кат.
    (Акбур)

    Җилләр белән көрәшә дә,
    Ләкин җилгә җиңелә.
    Менә шуңа күрә дә ул
    Көймәләргә җигелә.
    (Җилкән)

    Кара, нинди ай чыккан.
    Үзе шундый ачыккан...
    Йөзендә нур калмаган:
    Бөкерәйгән, талчыккан...

    Кая киткән булганы,
    Кояшыбыз сыманы.
    Әйт , укучым, тизрәк,
    Беләсеңме син аны?

    (яңа туган ай безгә
    шулай күренә.)

    Урамда да, буранда да,
    Дәрестә дә сайрый ул.
    “Минем белән сөйләш әле”, -
    Диеп кенә сорый ул.
    (Кесә телефоны)

    Күреген дә тартмыйсың,
    Теленә дә басмыйсың.
    Авызыңа кабасың да
    Бер моңланып аласың.
    (Авыз гармуны)


      Исеме- табышмакта.

    Мыркылдавы – дуңгызныкы,
    Мөгезе – үгезнеке.
    Аның башы – сыерныкы,
    Колагы – үзенеке.
    Скелеты – бизонныкы,
    Ә койрыгы – атныкы.
    Ул хайванның исеме ничек,
    Һәм ул кайсы якныкы.
    (Як. Урта Азиядә яши)

     Минем тирем – иң калыны,
    Тик кышка булмый түзеп.
    Шуңа мин Нил елгасында
    Гомер итәмен йөзеп.
    (Бегемот.Аның  тиресе – 2,5 см)

    Алты метр биеклекне
    “Эһ” тә итми сикерәм.
    Суда йөзәм һәм имезәм,
    Сезгә шатлык китерәм.
    (Дельфин)

     

    Беребез Поляр диңгезендә,
    Икенчебез – Төньякта.
    Икешәр иҗегебез бер үк,
    Исемебезне уйлап тап.
    (Гага һәм гагара)

     





    ← назад   ↑ наверх