• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мөҗәһит

    Балалар шагыйре Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов(Мөҗәһит) 1950 нче елның 15 нче декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган.Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә алганнан соң, 1968 – 1973 нче елларда  Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый.1973 – 1975 нче елларда армиядә - Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтне тутырып кайткач, берникадәр вакыт Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп ала, аннары 1982 нче елга кадәр  район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982 – 1995 нче елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
    Мөҗәһит әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган чакта ук ул балалар матбугаты: “Яшь ленинчы”(хәзерге”САбантуй”) газетасы һәм “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый.Балалар өчен ул хәзер алты китап авторы(“Мин санарга өйрәнәм”, “Матур булыйк”, “КАрга бураны”, “Очты, очты...” “Акыллыга сүз әйттем”, “Әнием канатлары”). “Очты, очты...” һәм “АКыллыга сүз әйттем” китаплары “Ел китабы” конкурсында  икесе дә икенче урынга лаек булды. Мөҗәһитнең  балалар өчен язган шигырьләре  теленең авылчан гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора. Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас җылылык, нәзакәтлек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак бар.
    Мөҗәһит Әхмәтҗанов гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен “Күңел нуры”, “Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы” исемле уку әсбаблары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим  төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында “Мөслимем җәүһәрләре”, Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган  “Кыңгыраулы мәктәп еллары” исемле китаплар авторы буларак та укучыларга билгеле.
    Мөҗәһит Әхмәтҗанов – халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

    Мөҗәһитнең үз дөньясы, үз мәктәбе, үз балалары. Аның шигырьләре  мәктәп тормышыннан шаулап – гөрләп, чыңлап тора. Китап битләреннән Мөслим малайлары, Мөслим кызлары елмайган шикелле. Үзенең шигырьләрендә Мөҗәһит татар балалар поэзиясенең бай традицияләрен дәвам итә, үзенең элгәрләреннән иҗади өйрәнә.

    Роберт Миңнуллин,
    Татарстанның халык шагыйре.

     

    Мөҗәһит шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу сулыш – Укытучы сулышы. Ул күзгә күренеп тормый, әмма аны тоймый калып та булмый. Нәни геройларның, укучы балаларның һәр сүзендә, тәртибендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте дә чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне  бары тик чын шагыйрьдә, чын укытучы да булган кеше генә күрсәтеп бирә ала.

    Галимҗан Гыйльманов,
    Татарстан Язучылар берлеге әгзасы.

    Мөҗәһитнең күңеле дә  яшәү шатлыгы, илаһи якты нур белән тулы. Тормышны ул комсызларча ярата, аның барлык төсләрен күзләре ярдәмендә, тавышларын колаклары аша  күңеленә сеңдерергә омтыла, яшәешнең барлык тирбәлешләрен, аның бөтен гүзәллеген һәрбер күзәнәге белән суыра, шуннан ләззәт – шатлык ала.

    Фоат Садриев,
    Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.





    ← назад   ↑ наверх