Гөл Мирһади
Кайсы бер адәмнәрнең кирәкмәгәнне күрергә яраткан күзләренә бик еш чалынмас өчен вакытында исемемне үзгәрткән идем. Соңыннан үземә дә ошап китте, ахры, Гөл Мирһади булып калдым инде. Артабан да шул исем астында иҗат итәргә исәп.
Башкортостанның Балтач районында, Түбән Карыш исемле матур бер авылда туганмын мин. 1971 елның 23 апрель төнендә. Әткәем җир сөреп яткан булган. Ул елны яз иртәләгән, күрәсең...
Әй, туган авылымның яшел чирәмле урамнары, бәләкәй генә Карыш елгасы буйлап сузылган көтүлекләре, җиләкле болыннары, коенып туймаслык күлләре, иген тулы басулары! Элек, мин үскәндә шулай иде. Хәзер юк инде. Сөрмәгән, чәчмәгән басуларны ак чәчкә басты, мин кер чайкап, аяк чептердәтеп үскән күлләр дә, балык каптырган Карышым да кибеп бетеп бара, чирәмле капка төпләрен дә машиналар таптап, газовиклар ерып бетерде. Ну җиләк күп - иясез басуларга каен урманнары орлыгын чәчте дә, яшь урманнар үсеп чыкты, каен җиләге ишелеп уңа хәзер. Килегез!
Ун ел буе бер генә «3» ле дә алмыйча укып йөрдем. Ленин бабай белән почти бер көнне туганыма һәм фамилиямә «мир» сүзе кергәнгә шундый горур идем - гел әйбәт укырга тиеш кебек хис итә идем үземне... Яшьләр бу сантыйлыкны аңлый алмый интегер, пожалуй...
Көмеш медаль биреп чыгардылар, рәхмәт яугыры. Бер экзамен - яраткан математикамны гына биреп институтка укырга кердем. Пединститутның бер генә факультетында уку срогы дүрт ел иде, шуңа күрә башлангыч класслар укытучысы булырга карар кылдым. Тиз генә укып бетереп кияүгә чыгасы килә иде шул, - күрмәгәннең күрәсе килә бит.
Дүрт ел да бик күп булган булып чыкты. Кулыма диплом алганда ирем дә, Аллага шөкер, алты айлык кызым да бар иде инде.
Ун ел туган мәктәбемдә - Габдулла Галиев-Батырша исемендәге Югары Карыш мәктәбендә укыттым. Бөтен гаилә конкурсларында катнашып, призларын - сервиз һәм сәгатьләрен җыеп чыктык. Әле дә шулар белән чәй эчәбез... «Башкортостанның Ел укытучысы - 2001» конкурсында лауреат булып, республиканың иң шәп биш укытучысы арасында финалист исеме күтәреп басып тордым. Конкурска килүчеләр арасында иң шәбе, әлбәттә... Районда бик шатландылар - «Мәгариф Отличнигы» дигән исем дә бирделәр. Район күләмендә «рекордымны» кабатлаучы булмаса да, бик күп укытучылар исән-имин эшләп йөриләр. Мин дә таза-исән генә килеш өемдә «эшсез» сүзен күтәреп ятам... Иң яхшы укытучы килеш...
Башлангыч класста ун штук авыл баласына дәрес биреп ятканда район үзәгенә эшкә килеп алып киттеләр. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп... Бардым, чөнки үзебездә колхоз таралган, инженер иремә эш беткән иде. Ун ел буе төзегән кирпеч өебезне калдырып, өч балабызны ияртеп чыгып киттек.
Ике генә ел эшләттеләр. Артыграк тырышып ташлаганмын. Хөкүмәткә бик ялкынлы, баш эшләтә торган кешеләр кирәкми икән. 2002 нең 5нче маенда иртән мәҗбүри-добровольно гариза яздырдылар, төштән соң көтеп алган кадерле кешем - бердәнбер племяннигым - Ниязым туды. Бу минем иң бәхетле көннәремнең берсе.
Җәй буе бакча казып стрессларны чыгарганнан соң, әлегә тиклем «любительский» шигырьләр генә язган башым һәм кулым белән роман язып ташладым. Өч-дүрт айда. «Дилбәр» исемле. Аннан китте дә китте инде.
Патронат тәрбиягә бер малай алдык. Шунда эш стажым бара. Үзем эш дип чутламасам да... Хәзер шулай итеп дүрт бала анасымын...
Шул дүрт балам белән служебный фатирдан күрсәтмә язып куып чыгарган район башлыгыбыз юк инде бу фани дөньяда. Ә без мунча ишек алдында торып булса да өй төзеп чыктык. Аллага шөкер.
Менә хәзер җиң сызганып язып ятам. 2006 да язмышымда тагын бер могҗиза булды: «Китап» нәшриятында «Алмалы үләннәрем» исемле шигырьләр һәм җырлар китабым чыкты. Сезгә дә берничә күчтәнәчемне тәкъдим итәм.

Гөл Мирһади (Гульнара Зинатулловна Шаймухаметова)
татарская писательница
татарская писательница
-
© Шаймухаметова Г. З.
Материалы для публикации предоставлены автором
← назад ↑ наверх