• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Обучение татарскому по Скайпу

    Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рауль Мирхәйдәров

    Иманыңнан бер язсаң...


    I БҮЛЕК



    Ертык Закир, рэкет, Форштадт, Төрек Госман, Истанбулдан кайткан энҗе муенса, чибәр Нурия-Нора, алып-сатар юл күрсәтүчеләр, Страсбургтагы аукцион, Марк Раушенбах джаз-оркестры, диңгезче киемендәге татар егете “Скорцени”



    —Бу челләне әйтер идем, көне буе тын алырлык булмады, шөкер, кичкә бераз сүрелә төште, юкса, тын алырлык түгел иде, җил дә чыкмакчы, бүген, мөгаен, айванда гына йоклармын инде,—дип эндәште бакчадагы караңгылыкка карап, эре гәүдәле, мәһабәт кыяфәтле ир-ат.

    —Эсселектән интеккән диярсең,—караңгылыкка күмелгән бакчадан тыйнак кына көлеп куйган хатын-кыз тавышы ишетелде.—Бүлмәңдә ике кондиционер улап утыра, бүлмә саен шулар… Сүндереп йөрмәсәм, тун киеп йөрер идең бугай. Җитмәсә, машинаңа да япон кондиционеры куйдыргансың. Теге ялагаең Халтаев мактанып туя алмый, беркемдә дә андый яңа нәрсә юк имеш. Фирмасы гына ни тора, дигән була. Исемен онытып җибәрдем…

    —“Хитачи” ул,—дип куйды Мәхмүтов, ләкин хатынының сүзенә кушылмады. Элеккеге хатыны исенә төште. Зөһрә ире белән болай иркен сөйләшергә, күршесен, милиция начальнигын ялагай дип әйтергә җөрьәт итмәс иде. Ул җиңел генә урыныннан күтәрелде дә самавыр янында кайнашучы Мияссәрәне яхшырак күрү өчен зур айванның—Урта Азиядә бакчада корылган сәкене шулай айван дип йөртәләр—икенче ягына күчеп утырды. Җитез хәрәкәтле, зифа сынлы хатынын читтән күзәтеп утырырга ярата ул. Яратмаслык та түгел, тал чыбыгыдай сыгылмалы Мияссәрәгә әле беркем дә утыз бишне бирми, ул шулхәтле чибәр һәм яшь күренә.

    Хәер, хатыны белән чагыштырганда тазарак, бераз симезрәк кебек тоелса да, аның әле көче ташып торган чагы, хәрәкәтләре җитез, гәүдәсенең һәр чалымында көч-куәт тәгаенләнә. Шуның өстенә, аның үз-үзен тотышында, һәр ымында аксөякләргә генә хас ниндидер затлылык та бар, шунлыктан аны үзе югында еш кына Дирижер дип тә әйткәлиләр иде. Әмма аны Дирижер дияргә батырчылык итүчеләр даирәсе бик тар булып, ул кушамат аңа ябышып кала алмады. Чынлыкта аны бик үтемле итеп Хуҗа дип кенә йөртәләр иде.

    Мәхмүтов ирексездән хатирәләргә бирелгәнен сизми дә калды. Бик күптән, моннан утыз еллар элек, аны, әле ул чакта япь-яшь инженерны һич көтмәгәндә партия эшенә чакырдылар. Күктән төшкән бәхет булып күренгән бу тәкъдимнән башта ул каушап та калган иде, әмма аның ризалыгын сорап тормаячакларын да яхшы белә иде. Дөресен генә әйткәндә, аның үз һөнәреннән һич тә аерыласы килми, төп хыялы районда оста күпер төзүче булып танылу иде. Үз гомерендә өченче күперен төзеп ятучы инженер өчен хыялның иң югарысы, кәттәсе иде ул.

    Райкомда эшләү ниндидер билгесезлек белән куркыта, анда Алланың кашка тәкәләре сыман өстен ниндидер бүтән сыйфатларга ия, башкача уйлый белүче кешеләр генә эшлидер сыман тоела. Ул чын күңеленнән алар компаниясенә ятышмаячагына, төп эше күпер төзү икәнлегенә ышана иде.

    Иртәгә яңа эшкә чыгасы дигән көнне бердәнбер костюмын тагын бер кат чистартып, үтүкләп алды. Коммуналканың кысан бүлмәсендә элеккеге хуҗалардан калган, сыдырылып, чатнап беткән көзге каршына басып, үзенә таләпчән караш ташлады, аннан исә каушаганлыгы, югалып калганлыгы йөзенә чыккан бер кемсә карап тора иде.

    “Шушындый мескен кыяфәтең белән син дә хакимияткә үрлисеңме?”—дип үзен үчекләп алгандай итте, әмма яшь һәм үткен акылы яңа эшнең элеккесеннән кай ягы белән аерылып торуын аңлап алган иде инде.

    Күпер төзү эшендә ничек киенүең, үз-үзеңне ничек тотуың, ни рәвешле сөйләшүең, боерыкны ничек бирүең әллә ни әһәмияткә ия түгел, иң мөһиме—инженерлык белемең, осталыгың иде. Алардан башка күпер төзеп булмый.

    Юк, ул чакта ук инде яңа эшенең нигезе нәкъ менә шунда гына дип күңелен беркетеп куймаган иде, теләсә кайсы башка эштәге кебек, анда да төрле серләр тулып ятадыр, тере кешеләр белән эш итү уен түгел. Әмма ләкин табигатьтән бирелгән үткен акылы, үзе әле аңлап бетермәсә дә, ниндидер бер мөһим нәрсәне эләктереп алганын сизенми калмады. Костюмын бер читкә куеп көне буе көзге янында әвәрә килде, максаты “үз йөзен” булдыру, ягъни яңа эштә үзенә генә хас йөрү рәвеше һәм хәрәкәтләр белән күренү иде. Икенче көнне иртән башын югары тотып, ышанычлы адымнар белән райкомның парадный ишегеннән килеп кергәндә ул инде бөтенләй башка бер кеше иде, һәрбер хәрәкәтендә, ымында үзенең хаклыгына нык ышану ярылып ята иде. Читтән карап торган берәүгә ул теләсә нинди мәсьәләне бер селтәнүдә хәл итә алырдай кеше булып тоелыр иде, чөнки һәр хәрәкәтеннән көч вә дәрт ташып тора иде.

    Ул бакча түренә, самавыр янында кайнашучы Мияссәрәгә күз ташлап алды. Калай торбадан озын ялкын телләре ургыла, алар яктысында хатынының йөзе чагылып китә, буй-сыны тагын да сыгылмалырак, зифарак булып күренә, хан-атлас дип йөртелүче затлы тукымадан тегелгән күлмәге исә ялкын телләре белән бергә төрле төсләргә, төсмерләргә кереп уйнаклый иде.

    Әйтерең бармы, болар барысы да бер тылсымлы дөнья булып тоела иде. Караңгы төн, шылт иткән тавыш та ишетелмәгән тынлык, һәр куагы, агачы каралган, матурлап киселгән бакча һәм ут яктысында төрле төсләргә кереп уйнаклаучы күлмәк кигән чибәр хатын. Самавыр менә-менә кайнап та чыгар, табын янына дәшәрләр… әмма аның бу ләззәтле мизгелләрне озаккарак сузасы килә иде.

    Уйларына, тәнендә сулкылдаган рәхәтлеккә бирелеп, ул тирә-ягында ни барын онытып җибәргән кебек иде, самавыр торбасының җиргә төшеп киткәне генә куе һәм тыгыз тынлыкны бозып, күк күкрәгәндәй булып ишетелде.

    —Кулыңны пешермәдеңме?—беренче сүзе шул булды. Ярарга тырышыбрак әйтелде бугай, әмма бу аның ихтыярыннан башка килеп чыкты һәм ул үзенең йомшарып китүенә уңайсызланып та куйды. Ир кеше хатын-кызга үзенең мөнәсәбәтен ачыктан-ачык сиздерергә тиеш түгел. Аның үзен кайчандыр шулай өйрәткәннәре кебек, ул инде күптән башка чыгып, үз гаиләләре белән көн күрүче улларында да шул сыйфатны тәрбияләргә тырыша иде.

    Ул көнне аңа бик мөһим ике хәбәр килеп иреште. Внешторгтан килгән ашыгыч телеграммада Страсбургта үткәреләчәк аукционда район ат заводының чиста нәселле атлар сәүдә күргәзмәсенә катнашырга чакырылуы әйтелгән иде.

    Икенчесе—Ташкенттан алынган яшерен депеша—киләсе атнада аның үзенең Үзәк Комитетта, идеология секретаре янында булырга тиешлеген искәртә иде.

    Бусы Страсбургтагы аукционда өченче тапкыр катнашу булачак. Французларның шәхси чакыру җибәрүен ул яхшыга юрады. Димәк, аның ахалтекин токымлы атларын һәм гарәп чабышкыларын Европада да күреп алганнар, бәяләгәннәр. Башкалага ни өчен чакыруларын да чамаламый калмады, әлбәттә. Республика делегациясенең XIX бөтенсоюз партконференциясеннән кайтканына инде өч айдан артык вакыт узды, шул вакыттан бирле төрле дәрәҗәдәге кабинетларда бер сорауга җавап эзли бирәләр: кемнәр соң алар матбугатта коррупциядә гаепләнгән делегатлар?

    Рәсми җавап әлегә юк, әмма һәрнәрсәдән хәбәрдар күршесе, полковник Халтаев бер атна чамасы элек җеп очын чыгарды. “Бер нәрсәне төгәл беләм,—диде ул,—моннан өч ел элек Әнвәр Абидович Тилләхаҗиев урынына килгән яңа секретаребыз шундый ук эшләр өчен җавапка тартылачак. Дөрес, аның колачы элеккегедән нык калыша икән”.

    Депешаны алгач, райком секретаре үзенә бәлки өлкә партия оешмасын җитәкләргә тәкъдим итәрләр, дип тә уйлап куйды. Әмма бу сизенүдә шатлык хисе юк иде. Их, моннан бер җиде ел элек тәкъдим иткән булсалар, дип көрсенеп куйды ул һәм кәгазьне сейфка яшерде. Самавыр кайнаганны көткән арада аның яңа вазифа турында уйлыйсы килми, хәтта Страсбургка бару да артык кызыктырмый иде инде. Һәм кинәттән, бөтенләй уйламаганда, көтмәгәндә дигәндәй, беренче тапкыр Көнбатыш Германиягә сәфәре исенә төште. Аукцион курорт сезонының иң кызган чагында Висбаден дигән шәһәрдә үткәрелгән иде. Шифалы суларда дәваланырга бөтен дөньяның акча капчыклары җыелган чак. Дөрес, ул мәшһүр Висбаденны түгел, ә бары тик Мәскәү аэропортына төшеп утырган вакытны гына исенә төшерде.

    Очыш атна азагына туры килеп, ул депутат бүлмәсендә берүзе генә булып чыкты. Әмма ярты сәгатьләп телевизор янында вакыт үткәреп азапланган арада бүлмәне ниндидер шома егетләр басып алды. Иркен холлны алар күз ачып йомганчы яхшылап төрелгән тартмалар, әрҗәләр, төеннәр, бәйләм-бәйләм итеп бәйләнгән кавын тәлгәшләре белән тутырып та ташладылар. Ахырдан шулай ук яхшылап кәгазьгә төрелгән үтә зур нәрсәләрне кертеп куйдылар. Аларның артык сак кылануларына караганда, бу төеннәрдә ватылучан, уалучан әйбер булырга тиеш иде. Тагын бераздан бүлмәне искиткеч матур роза чәчәкләре тутырылган әрҗәләр күмеп китте. Депутат бүлмәсендә аларның баш әйләндергеч хуш исе чайкала башлады.

    Мәхмүтов кизү торучы хатыннан башкалага берәр делегация-фәлән бармыймы дип белешеп карады. Тегесе исә ирен чите белән сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды һәм хөкүмәт членнарыннан берсенең баруын әйтте. Ерактагы башкалага ул һәрвакыт шундый багаж белән юл тота икән.

    Очкычка утырыр вакыт җитте, әмма министр күренмәде, шул ук шома егетләр аның байлыгын күз ачып йомганчы самолетка төяп тә куйдылар. Аукцион турындагы уйларына бирелгән Булат Мөэминович хөкүмәт члены турында бөтенләй оныткан иде инде. Әмма ул тагын үзен искә төшерде, самолеттан трапны алган вакытта гына килеп җитте. Ул кәнәфигә чумуга лайнер очыш сызыгына килеп тә басты. Тагын бер ярты сәгатьтән хөкүмәт әгъзасы бөтен салонны яңгыратып борын сызгырта, “зур дәрәҗәләр биләүче” адәмнән тирә-якка авыр махмыр исе тарала иде.

    Һава лайнерының тәгәрмәчләре җиргә тиюгә үк “бөегебез”нең күзләре ачылды һәм самолет аэропорт бинасы янына якынлаша башлауга ул пилотлар кабинасына чумды. Анда кораб командиры белән нәрсә хакында сөйләшкәннәрдер, анысы безгә нәмәгълүм, ләкин ул сер дә берничә минуттан билгеле булды.

    Мәхмүтов тәрәзә янында утыра иде. Табигый ки, бинага якынлашып килүче самолетны каршы алырга ашкынган ун-унике кешелек төркемне абайламый калмады. Араларында таныш кешеләр да бар иде кебек. Республиканың Мәскәүдәге даими вәкиллегендә эшләүчеләр иде бугай алар. Әйе, нәкъ шулар. Кайчандыр вәкиллек кунакханәсендә төн үткәрергә туры килгән Мәхмүтов аларны шунда ук исенә дә төшерде. Каршы алучылардан бераз читтәрәк унлап хөкүмәт “Чайка”сы һәм алар арасына ниндидер могҗиза белән килеп эләккән “Мерседес” та бар иде. Һәм ул бу машиналарның нәкъ менә Ташкент рейсына мөнәсәбәтле икәнен дә аңлап алды.

    Бер хөкүмәт әгъзасы өчен күбрәк түгел микән дип уйлап куйды Мәхмүтов, ләкин шикләре бик тиз арада таралды. Лимузиннар, чынлап та, Ташкент рейсын көткән булып чыкты.

    Беренче булып траптан хөкүмәт әгъзасы төште, аңа каршы алучылар ташланды, ләкин ул аларның берсе белән генә сәлам алышты да калганнарына очкычның йөк бүлегенә таба күрсәтте, аннан инде йөкне бушата башлаганнар, әрҗәләрне, тартмаларны, төеннәрне трап янына тәртип белән тезәләр, аларга йөкнең хуҗасы үзе җитәкчелек итә иде.

    Бик саклык белән генә читкәрәк алып куелган сәер, серле әйберләр дә пәйда булды. Һәм кинәт ул серле төенчекләрнең берсен төргән кәгазьнең ертылганын күреп алды. Аның эчендә идәнгә куела торган зур ваза күренеп китте. Ләкин гаҗәпләндергәне ваза түгел, ә аның тышында сурәтләнгән кеше булды. Бәйрәм көннәрендә хезмәт ияләре портретын урамнарга күтәреп чыга торган ил җитәкчеләреннән берсе иде анда.

    Багаж хуҗасы бу җитешсезлекне бик тиз күреп алды һәм вазаны тиз арада яңадан төреп тә куйдылар. Һәрбер тартмада, төендә һәм тюкта хат конвертын хәтерләтүче ак катыргы кисәге дә бар иде.

    Мондый операцияләрне бер генә тапкыр башкармаганлыгы сизелеп торган “дәрәҗәле адәм”нең хәрәкәтләренә күз иярми иде. Чәчәкле тартмаларның берсен чыгарулары булды, ул аннан катыргы бирканы тартып алды, анда күчтәнәч алучының фамилиясе язылган икән, кычкырып фамилияне әйтте. Кара “Чайка” вәкиллек хезмәткәрләре янына килеп туктады, алары исә җитез генә багажникны тутырдылар, вазаны сакланып кына машина салонына тапшырдылар. Ак катыргы биркалар өзелә торды, чираттагы фамилия яңгырады, машиналар берәм-берәм бүләк өләшкән урынга килә торды. Боларның барысына алты-җиде минут вакыт китте. Бу сәер тантананың инде күптән гадәткә әйләнгәне сизелеп тора иде. Соңгы “Чайка”га хөкүмәт әгъзасы үзе дә утырды, аңа соңгы вазаны тапшырдылар. Күрәсең бу кыйммәтле бүләкне ул үзе тапшырырга һәм барып җиткәнче аны кочаклап утырырга тиеш иде.

    Җентекләп оештырылган бу мәрәкәне салонның ул утырган ягындагы тагын өч-дүрт тәрәзәдән күзәтеп булыр иде, әмма самолеттан чыгарга чакыру көтеп, мазаланып утырган юлчылардан аңа игътибар итүче булмады.

    Ләкин ул тагын бер кат ялгышты, самолетны югары түрәләрнең шәхси шоферлары гына көтми иде. Әгәр ул башын күтәреп бинаның икенче катындагы тәрәзәләргә күз салган булса, анда гражданский киемдәге ике елгыр кешене дә абайлаган булыр иде. Алары килеп туктаган һәр машинаны ипләп кенә фотога төшереп баралар, моны исә ак катыргы кисәге ачылып, аннан югары дәрәҗәдәге түрәнең—юмарт бүләкләр алучының фамилиясе күренгән мизгелдә эшлиләр иде.

    Ташкенттан алынган депеша аны уйларыннан арынырга мәҗбүр итте. Шунысы сөенечле, әле уйланырга тулы бер атна вакыт бар. Аның инде күптәннән үз тормышындагы, аеруча соңгы еллардагы вакыйгаларны бер җепкә тезеп, тәртипкә салып карыйсы килә иде.

    Мияссәрә кайнап торган самавырны сакланып кына сәке янына алып килде.

    —Сабыр ит, булышыйм,—диде ире һәм астыннан арык суы агып торган тәбәнәк сәкедән төште, самавырны ашъяулык өстенә—дастарханга алып куйды. Табын әзерләнгән өстәлне үзбәкләр дастархан дип атый.

    —Бүген мин сезне танымыйм,—дип шаян елмайды Мияссәрә, иренә үзбәк гадәтенчә “сез” дип дәшеп.—Әллә перестройка дигән нәрсәләр безнең якларга да килеп җитте инде. Әгәр ул безнең ирләребезне шулай үзгәртә икән, мин аны ике куллап якларга риза.

    —Карлыгачым минем, сәясәтне ирләргә калдыр инде. Әйдә, чәй салып җибәр, юкса тамагым кипте,—дип аның шаяруына кушылды хуҗа. Сәер, беренче хатыны белән мондый мөгамәлә мөмкин түгел иде. Ләкин аның шәрекъта аеруча кыйммәт бәяләнүче башка сыйфатлары бар иде. Зөһрә беркайчан да аңа каршы әйтмәде, беркайчан да аның эшләренә катнашмады. Үлүе дә сабыр, тыныч булды. Яман чир аны бер ай эчендә коры сөяккә калдырды, бернинди врач-табиблар ярдәм итә алмады.

    Булат хатынының кулыннан хуш исле чәй салынган касәне алды. Һай Мияссәрә! Аның кулы тигән һәр нәрсә балкый, ялтырый башлый, ә чәй пешерүен әйтәсе дә юк! Мөгаен, мактаулы кытай вә япон хатыннары да аның осталыгыннан көнләшер иде. Өйдә урнашкан гадәт кагылгысыз, ничек кенә арыган булмасыннар, кичке, соңгы чәйне бары тик самавырдан гына эчәләр алар. Чәй янында шаян сүз куера, Булатның хатынына ягымлы, бернинди шаярусыз иркәләү сүзләре әйтәсе килә, әмма тагын үзен тыеп кала. Хатыныңны яратырга кирәк, әмма иркәләп бозарга ярамый. Өлкәннәрнең киңәше, васыяте шундый.

    Һәм ул моннан унике ел элек көтмәгәндә Мияссәрәгә өйләнгән чакларын исенә төшерде. Икенче елын буйдак булып йөри иде инде. Малайлар үсеп җиткән, өчесе дә Ташкентта укыйлар. Ләкин өйдә дә, бакчада да эш тавык чүпләп бетерерлек түгел. Үзен тәрбияләп торуга, уңайлыкларга өйрәнгән Булат хатынын югалтуны бик авыр кичерде. Шәрекътә ялгыз яшәгән ир-атны өнәп бетермиләр, шунлыктан монда буйдаклар юк диярлек. Бигрәк тә яшьрәкләр арасында. Шуңа күрә аның шәхси тормышы күпләрнең күзенә шырпы булып керде бугай. Ни әйтсәң дә райком секретаре бит. Шәрекътә күп нәрсәгә күз йомарга мөмкиннәр, әмма әхлак мәсьәләсендә, йолаларны саклауда беркем дә битараф калмый.

    Дөрес, кыз-кыркынның, хәтта бик яшьләрнең дә үзенә игътибарлы караш ташлауларын сизми түгел. Әмма алардан берсе дә ул көткән кеше булып чыкмый, җан тартмый иде. Буйдак булып күпме йөргән булыр иде, билгесез, әмма очраклы рәвештә бер туйда катнашу аның тормышында барысын да пыран-заран китерде дә ташлады. Нык кына соңарып, инде кәләшне алып кергән вакытта гына килеп җитте ул. Туйның иң кызган чагы, кәләшнең ахирәтләре бер-берсен алыштыра-алыштыра кунаклар алдында бии башлады. Кияү йортындагы ыгы-зыгыны күз алдына китерерлек түгел. Шунлыктанмы, аны тиз генә күреп алмадылар, хәер, ул үзе дә бик күзгә ташланырга теләми иде. Сиздермичә генә биючеләр арасына үтте дә, соклануына тыела алмыйча дәртләнеп кул чабарга тотынды. Кәләшнең дус кызларыннан берсе—шәһәрчә киенгәне—аеруча тырыша иде. Аның сыгылмалы, дәртле хәрәкәтләренә күз иярми. Табигый ки, иң көчле алкышлар да аңа яңгырады.

    —Искиткеч, шаккатмалы хәл, борынгы көйләрне никадәр нечкә тоемлый икән бу кыз!—диде ул янында басып торган кешеләрнең берсенә.

    —Чынлап ошыймы? Ошаса яучы җибәрергә соң түгел әле,—диде әңгәмәдәше кинәт җитдиләнеп.

    Ул югалып калды, ничек җавап бирергә дә белмәде. Шул арада аны хуҗалар күреп алды. Шәрекътә туйлар таңга кадәр дәвам итә, һәм шулай итеп, соңга калган дәрәҗәле кунагыбыз иртәнгә хәтле рәхәтләнеп күңел ачты, киткәндә ул инде күзенә ташланган кызның Мияссәрә исемле булып, яучы җибәрергә тәкъдим иткән кешенең бу кызга әтисе ягыннан туган тиешле икәнлеген дә белә иде инде.

    Үзбәкләрдә кияүгә бик иртә, унҗиде-унсигездә үк чыгалар, ә егерме дүрт яшьлек Мияссәрә, күпләр уйлаганча, сазаган кыз санала иде инде. Табигый ки, кызның әти-әниләре, туганнары Мияссәрә язмышы өчен чын-чыннан борчылалар, гаиләдәге иң сөйкемле баланың язмышы алар өчен әрнеткеч ярага әйләнгән иде. Еллар үтә тора, кияүләр күренми. Район җирендә һәр егет исәптә. Бәлки яучы җибәрү турында сүз каткан аганың фикер төбендә ниндидер яшерен мәгънә дә булгандыр.

    Шәрекътә өйләнү үтә дә четерекле, нечкә эш. Мәхмүтов тә тәкъдим ясарга ашыкмады. Кире каксалар нишләрсең? Бу инде синең авторитетың өчен урамда күсәк белән орудан да яманрак булачак. Шул ук вакытта башкалар ярдәменә дә таянырга теләми иде. Бер-ике тапкыр Мияссәрә эшли торган культура йортына барып кайтты. Шәхси мәсьәләләр турында сүз кузгатмасалар да, райком секретареның юкка килмәгәнлеген, аның игътибарының культура учагына юнәлтелмәгәнлеген кыз бала аңламый калмады, әлбәттә.

    —Сез килеп йөри башлагач, безнең культура йорты чып-чынлап чәчәк ата башлаган иде,—Мияссәрә әле хәзер дә шулай дип шаяртырга ярата. Аның онытканда бер дигәндәй, сирәк-мирәк кергәләп йөрүен “кыз белән йөри” дип әйтеп тә булмас иде, ләкин Мияссәрәнең хәтерендә болар барысы да нәкъ менә аның янына килеп йөрү, аерым игътибар булып саналган икән.

    Мондый килеп-китеп йөрүләр күпмегә сузылыр иде, билгесез, әмма монда да хәлиткеч рольне галиҗәнап очраклылык уйнады булса кирәк. Район партия конференциясенә әзерләнеп йөргән көннәр иде ул. Табигый ки, культура йортын тиешенчә бизисе, әзерлисе бар. Һәм Мияссәрәгә көн саен диярлек райкомга, димәк ки, аңа—секретарьга шалтыратырга, киңәшергә туры килде. Райкомнан башка гына күп мәсьәлә хәл ителерлек түгел. Шундый сөйләшүләрнең берсеннән соң ул үзе дә аңламый калды, трубканы куяр алдыннан хыялындагы яшерен серне кинәт кенә ярды да салды:

    —Мияссәрә, ә сез миңа кияүгә чыгар идегезме?

    —Сез нәрсә, бөтен эшне шулай телефоннан гына хәл итәсезме?—дип гаҗәпләнде Мияссәрә.

    Ул бер мизгелгә телсез калды, кызның үз өстеннән шулай ярым шаяртып көлүен көтмәгән иде. Һәм аны бары тик шул шаяру гына коткара ала да иде инде.

    —Әйе, шулайрак шул, сезгә кызлар белән мөнәсәбәтнең кабинет ысулы ошыймы? Хәзер бик күпләр язмышларын компьютерларга, никахлашу контораларына тапшыра дип сөйлиләр. Миңа менә телефон да җитә.

    —Кызык, сез дә заман рухында эш итәсез, прогресстан артта калмыйсыз икән,—дип көлеп җибәрде Мияссәрә.—Тиешенчә яучылар җибәрсәгез, бәлки уйлап карармын… Миңа калса, сезнең ышанычыгыз юк түгел кебек…—диде ул иркәләнгәндәй иттереп. Аңлаган кешегә аңларлык сүзләр иде.

    Озакламый алар тыйнак кына туй үткәрделәр, котларга туган-тумача да якын танышлар гына җыелды. Шәрекътә икенче тапкыр өйләнүне артык кумпайтмыйлар. Яңа гаиләсеннән уңды ул, Мияссәрә белән аңлашып, дус яшиләр. Еш кына ул үзенең яшьләрчә дәртле, дәрманлы булуын хатыныннан күрә. Чөнки Мияссәрәгә көчле, үз бәясен белүче, җиңел сөякле булып күренәсе килә, ә бернигә карамастан, шат күңел саклау, үзеңнән көлә белү кебек сыйфатлар Мияссәрәдән күчте. Элегрәк ул шаяруларны кабул итми, аларны җитәкче кешегә килешми дип саный иде.

    Ике уллары, Хөсән белән Хәсән үсеп килә, әле менә икесен дә “Артек”ка җибәрделәр.

    —Кәефең күтәрелер көннәр дә булыр икән,—диде Мияссәрә чәй сала-сала,—атна буе сөмсерең коелып йөрдең. Начальниклар өчен авыр вакытлар җитте шул. Халыкның рәнҗеше чиктән ашкан, бөтенесен чыгарып селкергә ашыгалар, әйтә алмый калырмын дип куркалармы. Еллар буе телсез-чукрак булып яшәгәч, кешечә аңлаша да алмый башладылар бугай.

    —Әйе, заманасы…—дип башлады ул, әмма нилектәндер тукталып калды.

    —Гластность заманасы,—дип исенә төшерде Мияссәрә яңа чыккан урыс сүзен һәм тыйнак кына көлеп куйды.—Истә калдырырга вакыт, үзгәртеп кору башланганга дүртенче ел. Алай-болай трибунада чакта оныта күрмә тагы, анда әйтеп торучы табылмас. Гафу итмәсләр үзеңне.

    —Онытмам,—дип шаяртты Мәхмүтов.—Анда мин һәрвакыт кәгазьдән укыйм бит.

    Әмма бу шаярту һавада асылынып калды. Мияссәрә дә, Булат Мөэминович та сүзне дәвам итәргә ашыкмадылар.

    —Үзгәртеп кору… хәбәрдарлык…—диде ул бик озак торганнан соң уйчан гына.—Мин кем соң, мин бит башкалар ихтыярын башкаручы гына. Очы белән күккә терәлгән пирамиданың нигезендәге бер таш, чыгырдагы винтик. Миңа кирәк хәтлесен генә белгертәләр.—Ул бушаган касәне хатынына сузды һәм тагын дәвам итте.—Мин үземне хатадан хали, гаепсезмен дип әйтергә җыенмыйм, ләкин шунысын да онытмыйк, бер генә чара да югарыдан күрсәтмә булмыйча эшләнми, иң вак детальләренә хәтле өстәгеләр белән килештерергә туры килә. Хәер, болар гына миннән җаваплылыкны төшерми төшерүен. Шәхси хуҗалыклардагы мал-туарны бетерүне мин уйлап чыгардыммы, йөзем бакчаларын мин кистемме, яшелчә түтәлләренә, нәниләрнең уен мәйданчыкларына мамыкны мин чәчтемме? Йөз меңнәрчә шәһәр кешеләрен кар төшкәнче мамык басуларында мин тотаммы? Халыкны бутифос белән мин агулыйммы? “Ярамый”, “тыела”, “рөхсәт ителми”, “кушылмаган” кебек меңнәрчә боерыкларны мин бирәмме?!

    —Сездән дә бирелә шул,—дип куйды Мияссәрә. Ләкин Булат Мөэминович инде аны ишетмәде, кемдер тыңлыймы-юкмы, анысы мөһим түгел, ул бары сөйләргә, эчен бушатырга кирәклеген генә белә иде инде, иреннәре арасыннан җавапсыз калачак кәлимәләр агылды да агылды.

    —Халык мине власть, дип саный, миңа ышана. Барысы өчен дә мин җаваплы янәсе. Өстәгеләр дә төртеп күрсәтеп тора, әнә, имеш, ул аңлап җиткермәгән, таякны артык бөккән…

    —Ни дисең, Аллаһы Тәгалә сезне шулай үҗәт һәм тырыш итеп яраткан инде,—дип куйды Мияссәрә. Ләкин ул аның төрттерүен колагы яныннан гына үткәреп җибәрде. Иң мөһиме күңелдәгесен әйтеп бетерү иде, чөнки мондый сүзләрне трибунадан сөйли алмыйсың.

    —Әйе, без инде хәзер винтик булырга теләмибез,—дип җитди генә әйтеп куйды Мияссәрә.—Ләкин, үзегезне ул хәтле гаепләргә ашыкмагыз, безнең район өлкәдә начарлардан түгел. Тилләхаҗиевны кулга алганнан соң иске гвардиядән үз вазифасын саклап калган бердәнбер кеше дә сез. Димәк, яңа җитәкчеләр дә сезгә ышана.

    Ул бик озак кына эндәшми утырды һәм тагын әйтеп куйды:

    —Мондый әңгәмәгә тартканым өчен гафу ит, хатынының күкрәгенә ятып елаган ир-атны аңламыйм, ә яхшы сүзләрең өчен рәхмәт. Әйе, күп нәрсәдә гаепледермен. Шунысы әйбәт, сине үз эшләремә катыштырмадым.

    —Юкка,—дип аның сүзен бүлдерде хатыны.—Обком секретаре булмагае, хет патша булсын, әмма Әнвәр Тилләхаҗиев белән дуслыгыгыз миңа ошамый, дип бер генә тапкыр әйтмәдем ләбаса. Үлгән атасының сөякләренә дә тынгылык бирмәгән бит, уйласаң чәчләрең үрә торыр, кабердә ун пот алтын яшереп сакласын әле. Ә халыкка Коръән хәдисләре белән яшәүче саф мөселман булып күренмәкче, дога укымыйча өстәл янына да утырмаган, дип сөйлиләр. Өлкәнең ата коммунисты изге булган, имеш.

    Мәхмүтов чын күңелдән көлеп җибәрде. Аның болай тугарылып, озаклап көлгәнен Мияссәрәнең күптән ишеткәне юк иде инде. Иренең көлүе аны сөендерде сөендерүен, әмма ул аның сәбәбен аңлап бетермәде һәм үпкәләгәндәй сорап куйды:

    —Әллә берәр нәрсәне ялгыш әйттемме?

    —Юк, кадерлем, кызганычка каршы, барысы да шулай шул. Мин бары тик Тилләхаҗиевны күз алдына китердем. Синең ни әйткәнеңне ишетсә нишләр иде икән? Вәт котырыныр иде. Аның серкәсе су күтәрмәгәнен белмисең бит.

    —Беләсем дә килми. Тупас, икейөзле кеше ул. Кәефеңне бозмас өчен сөйләгәнем генә булмады, район үзешчәннәрен Заркентка алып барганда бию ансамблендәге ике кызга күзе төшкән. Ике ялагаен, Халтаев шикеллерәк бәндәләрен җибәргән. Мин җилнең каян искәнен бик тиз аңлап алдым, хәер, ул наданнар яшереп тә тормадылар, мескен кызларга аеруча хөрмәт, хәерхаһлык күрсәтәләр имеш… Мин аларның кулларын кыскарттым, кыланышларыгыз хакында Мәскәүгә язам, дигәч, шыр җибәрделәр тагы. Аларны Ташкент белән генә куркытып булмый. Анда барысы да дуслары, әшнәләре. Җае килсә, ул уйлап та тормыйча хәтта Рәшидовның үзенә аяк чалыр иде.

    —Андый нияте бар иде аның,—дип раслады Мәхмүтов һәм тагын көлеп куйды.—Ул да сине бер күрүдә яратмады, кемгә өйләнәсең, дип теңкәмә тиеп бетте. Шәрекъ кызлары кебек алдыңда бөтерелеп йөрмәгәненә ачуланма, яшь бит әле, өйрәнер, җитмәсә мондый олы дәрәҗәле кешене беренче тапкыр күрүе, дип чак котылдым…

    —Мондый да ялагай икәнегезне белми идем әле,—дип көлеп куйды Мияссәрә. Баһадир гәүдәле ире янында бөтерелүче, ачуыннан шартларга җиткән Кәтүк күз алдына килде.—Мин беренче күрүдән үк кем икәнен белгән кебек, ул да мине беренче күрүдән үк таныган икән. Нишләп соң киңәшенә колак салмадыгыз?—Мияссәрә елмаеп иренең күзләренә карады.

    —Бәлки самавырны яңартып җибәрербез, җырлап утырганда күңеллерәк бит,—диде Булат. Аның хатыны белән башланган бу сөйләшүне туктатасы килми, чөнки инде байтактан болай ачылып сөйләшеп утырганнары юк иде. Һаман эш тә эш, эш тә эш… Кунак-төшем, бала-чага кайгысы… Вакыт җиткереп булмый. Шушылай кара-каршы утырып гәпләшүгә ни җитә… Бүгенге чәй эчү Мияссәрәгә дә ошый иде булса кирәк, ул да җиңел генә ризалашты. Булат сикереп торып самавырга ябышты.

    —Ярдәмчем минем,—дип пышылдады Мияссәрә һәм аннан читкәрәк тайпылды.

    Төн, тынлык, якындагы һәм ерактагы дуваллар артында бер-бер артлы утлар сүнде, хәтта Халтаевларның һәрчак шау-шулы ишегалдыннан да тавышлар ишетелми иде инде.

    —Беркем дә комачауламый, ничек рәхәт,—дип куйды Мияссәрә.—Юкса, өйгә керергә өлгермисең, әле аннан, әле моннан чапкын килеп җитә, райком дежурные сугыла, йә булмаса ашыгыч депеша китерәләр. Табын янына гына утырасың, безнең дастарханга береккән диярсең, дустың Халтаев пәйда була, койма ярыгыннан карап торган диярсең… Мин инде сезнең тавышны оныта башлаган идем. Беренче тапкыр туйганчы сөйләштем ичмасам.

    —Син хаклы, Мияссәрә, без тормышыбызда нәрсәнедер югалтып барабыз бугай. Гафу ит, бу минем сине санга сукмавымнан түгел, әллә нинди борчулы, ыгы-зыгылы заманда яшибез. Өйгә кунакханәгә кайткан кебек йокларга гына кайтам, монда да ялгыз калырга ирек бирмиләр, яткан ятагыңа диярлек килеп керәләр бит. Әле Зөһрә исән чагында ук безнең өй райком филиалына әйләнгән иде инде, кич димиләр, төн димиләр, киләләр дә керәләр. Әйтерсең, мин тере кеше түгел, миңа да ял итәргә, гаиләм, балаларым белән аралашырга кирәк түгелмени?! Мондый кичләрне ешрак булдырыр өчен нәрсәнедер үзгәртергә кирәк булыр.—Мәхмүтов әллә нишләп кенә дулкынланып куйды.

    —Рәхмәт. Бик тә яхшы булыр иде… балалар белән… бөтен гаиләбез белән кич утырулар,—дип хыялларына бирелгәндәй сузып кына әйтеп куйды Мияссәрә.

    —Беләсеңме,—дип елмайды Булат, аның кәефе күтәрелгән иде,—үз йортыңда теләсә нинди конференцияләргә, пленумнарга, тагын әллә нинди сүз боткасы куерткан җирләрдәгегә караганда күбрәк нәрсә ишетеп була икән. Сүз уңаеннан, бездә әллә нинди фәнни-тикшеренү институтлары тулып ята, ә Америкадагы Гэллап институты кебек иҗтимагый фикерне өйрәнүче оешма юк. Юкса, безнең матбугат даими рәвештә аларның мәгълүматларыннан файдалана. Андый оешмадан башка гына дөньяны күзаллавы, дөрес карарлар кабул итүе бик читен бит. Бер чиктән икенче чиккә ташланмас өчен монда да, Мәскәүдә дә шундый оешма булдыру зарур. Ул сулар һава кебек кирәк. Әгәр андый оешма булса, мин сиңа аның бездәге вәкиле вазифасын ышанып тапшырыр идем. Синең бик әйбәт килеп чыгар иде ул.

    Мияссәрә дәшми, яңакларына йөгергән алсулыктан аңа бу сүзләрнең ошаганын гына чамаларга була.

    Көтмәгәндә Мәхмүтовның күзе сәгать телләрен шәйләп алды, вакыт соң иде инде. Хәер, бу йортта беркайчан йокларга иртә ятмыйлар анысы.

    —Соңлаганбыз, кадерлем, соңлаганбыз без бүген, ә миңа иртәгә “Коммунизм” колхозына барасы. Шофер Госман таң тишегеннән килеп керер, син торып азапланма, юл уңаеннан берәр чәйханәгә сугылырбыз, чәйне шунда гына эчәрбез. Кызыл күпер янында, су буендагы чинарлар астына сыенган шундый бер чәйханәне беләм мин. Берәр җаен табып сине дә алып барырмын әле. Безнең районда аннан матур башка җирне мин белмим.

    Булат хатынына ярдәм итмәкче булып урыныннан күтәрелде, әмма Мияссәрә ягымлы елмаеп аны туктатты:

    —Мәшәкатьләнмә, мин үзем,—диде ул.—Йокы алдыннан бар, саф һава сулап кил, ә урынны мин, әйткәнеңчә, монда, ачык һавада, сәкедә генә җәярмен.

    Булат Мөэминович җилкапканы ачып урамга чыкты да күкрәк тутырып кичке һаваны сулады. Төнге урам буп-буш, күк йөзендәге тулган ай нуры аны буеннан-буена җете ачык төсләргә манган. Тынлык. Бакчалар яныннан чылтыраучы арык тавышы күңелле музыка булып яңгырый. Мәхәллә инде байтактан, моннан ун-унбиш еллар элек үк төзелеп беткән иде. Бөтен җир куе яшеллектә. Дәрәҗәле район бу. Төзелеш өчен җирне теләсә кемгә бирмәделәр. Күптәнге йола буенча, һәркем өе каршындагы юлны карап тора, арыктан су сиптерә, кичләрен берничә тапкыр су сибүчеләр дә бар. Шунлыктан, һава җиләс, сулыш алулары иркен. Ә Мәхмүтовның башыннан өйдә булган сөйләшү китми, әле ул үзен һаман хатыны белән гәп куерткандай хис итә иде.

    —Менә сиңа Мияссәрә!—дип куйды ул соклануын яшерә алмыйча.

    Хәтерендә тагын истәлекләр яңарды. Моннан җиде еллап элек булыр, нәкъ менә шушындый җәйге кичләрнең берсендә, соңлап кына туйдан кайтып килешләре иде. Кәефләре әйбәт, рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар. Хәсән белән Хөсәнне тапканнан соң Мияссәрә тагын да чибәрләнеп киткән иде. Ул чибәрлек күпләрнең күзенә ташланган икән, туйда да шулай булды. Биергә чыккан Мияссәрәдән ир-ат халкы күзен алмады диярлек. Яңа өлгереп җиткән, менә-менә кияүгә чыгарга торган кызлар да аның янында төссезләнеп, ямьсезләнебрәк калды кебек.

    Юл буе алар яшь вакыттагыча шаярышып, көлешеп кайттылар. Мияссәрә хәтта арттан берәрсе килми микән дип берничә тапкыр борылып карарга мәҗбүр булды.

    —Берәрсе ишетеп торса, райком секретарыгыз бигрәк бала-чага кебек кылана ди күрмәсеннәр тагын,—диде ул.

    Шул чакта Булат ярымшаяртып сораган иде:

    —Син нишләп миңа, тол калган иргә кияүгә чыктың соң әле?—дигән иде. Җавапка ул сез бит яшьләрдән дә яшьрәк, әнә туйда ничек барысын да уздырып биедегез кебегрәк шаян сүз ишетергә теләгән иде. Әмма Мияссәрә дулкынлануын тыя алмады, сорауны тагын ишетергә теләгәндәй, кабатлап куйды:

    —Нишләп мин сезгә кияүгә чыктым?—һәм уйлап та тормыйча, инде байтактан күңелендә әзер җавап йөрткәндәй, бер тында әйтте дә салды:—Чөнки сезне халыкта Күпер Булат дип йөриләр.—Һәм аның бу сүзләрне аңлап җиткермәвеннән курыккан кебек, ашыгып тезә башлады:—Сез беренче тапкыр мәдәният йортына килеп кергәч, моның нәкъ менә минем янга килү икәнен бөтен күңелем белән аңлап алдым мин. Ул чакта әле алга таба ниләр булыр дигән ниндидер уйларым, өметләрем димме, берсе дә юк иде, ләкин шулай да, сезнең килү мине бик дулкынландырды, мин сезнең икенче тапкыр килүегезне көтә башладым. Һәм кинәт кенә телефоннан ясалган тәкъдим. Ул мине сөендерде дә, куркытты да. Никадәр генә кыю булып, заманча булып күренмим, миндә дә бит шәрекъ психологиясе, әле дә ул йөктән арынып җитә алганым юк, шул ук вакытта мин үз язмышымны үзем хәл итәргә хакым юклыгын да белә идем, сезнең кебек дәрәҗәле кеше белән язмыш җепләрен бәйләү мәсьәләсендә бигрәк тә. Бөтенесен дә гаилә җыелышы димме, туган-тумача хәл итте. Берәүләр яклады, икенче берәүләре каршы төште, бәхәс кызып кына килгән чагында кышлактан бабам Сәгъдулла килеп төшмәсә, бәхәснең ничек бетәсе дә билгеле түгел иде. Ә бездә бабай сүзен аяк астына салмыйлар.

    Дөресен әйтим, безнең гаиләдә сезнең кушаматны белмиләр иде. Шул чакта бабам алар кышлагында ике күпер төзегәнегезне, Делбер суы аркылы күпер булмаганлыктан ничек иза чигүләре, яз саен ташуның күперне алып китеп җәфалавы турында сөйли башлады. Ә сез төзегән күперләр һаман тора, иң куркыныч ташуга да бирешмиләр икән. Шулай ук күрше кышлакта сез төзегән күпер турында да тәмләп сөйләде. Өмәгә барган булганнар икән. Күпер салу җиңел эш түгел шул. Карасу елгасында, “Коммунизм” колхозында салынган зур һәм иң матур күпер хакында да бәйнә-бәйнә әйтте. Иң яраткан күперегез булып, аны нык мазаланып, зур авырлыклар белән салгансыз, ди. Әле шуның өчен чак кына эштән дә алмый калганнар, имеш.

    Сәгъдулла бабам сез майтарган эшләр турында, сезнең үзегез хакында шулкадәрле кабынып, яратып сөйләде, миңа калса, туган-тумача монда ни өчен җыелганын да оныта башлаган иде инде. Сүзен бабам мондый сүзләр белән төгәлләде:

    —Әгәр оныгыма яучыны шул Күпер Булат җибәргән икән, мин каршы түгел. Ә инде өлкәнрәк дисәгез, зыян юк, минем әтиемнең дә икенче хатыны яшь иде, Аллага шөкер, биш бала, шул исәптән, мине дә тәрбияләп үстерделәр. Күперне ышанычлы, төпле кешеләр генә сала ала, шикләнмәгез.

    Шулай итеп сезнең белән минем язмыш хәл ителде дә куйды.

    Күңел төбеннән калкып чыккан бу хатирәләрне искә төшерү аңа рәхәт иде һәм ул авыз эченнән генә “Күпер Булат” дип куйды.

    “Әгәр миннән җир йөзендә нәрсә дә булса кала икән, алар шул күперләр булыр да ахрысы”,—дип фикер йөртте ул. Күперләр турында уйлану аңа күңел рәхәтлеге бирә, күперләр, юл үткәргечләр, акведуклар, дренажлар үзенең гомерлек мәхәббәте, яраткан нәрсәләре булыр дип ул кайчандыр башына да китерми иде бит.

    Әле райкомга эшкә күчкәч тә үзенең төзелеш бүлегенә эләгә алмавына үкенгән иде, анда ул барыбер шул күперләр белән бәйле булыр иде. Әмма вакансия пропаганда бүлегендә генә иде. Әле дә исендә, ул үзе төзи башлап та тәмамлый алмыйча китәргә мәҗбүр булган күпер төзелешенә качып-посып диярлек көн саен барып йөрде, объектны сафка тапшырганчы яңа прорабка киңәшләр биреп торды. Ул чакта аңа бу тормышындагы соңгы күпер булып тоелган иде.

    Ләкин, бәхеткә, барысы да башкача килеп чыкты. Бервакыт аңа инде пропаганда бүлеге мөдире булып эшләгән чагында тау битендә урнашкан ерактагы бер кышлакка барырга туры килде. И ул якларның матурлыгы! Нәкъ менә макталган Швейцария күренешләре инде. Әмма барган чакта шофер бик ерактан уратып барды, ул әйткәнчә, бердәнбер күперне ташу алып киткән икән. Ул күпер булган урынны күрсәтүләрен сорады. Бер тапкыр күз ташлауга ук күпернең бу урында беркайчан да ныклы булмаячагын да аңлап алды. Һәм менә шул чакта анда яңадан күпер салучы җене уянды да.

    Райкомда да, өйдә дә көтүләренә карамастан, ул колхозда калды һәм өч көн буе колхоз җитәкчесен яңа күпер төзергә үгетләде, бик яхшы урын тапканлыгын, проектны да бушка, бернинди волокитасыз үзе әзерләп бирәчәген әйтте, авылда җыен җыеп, тәки халыкны үз артыннан ияртте. Шулай итеп, көзгә беренче күпер әзер дә булды. Әнә шул чактан башлап, ерак кышлакларда күперләр, акведуклар, оригиналь юл үткәргечләр салу гадәткә керде.

    Вакытлар үтеп ул райком секретаре вазифасында расланганда халык аның нәрсәгә хирыслыгын бик яхшы белә иде инде. Беренче эше итеп ул юл идарәсендә эшләүчеләрне куып таратты, анда эшен яхшы белгән кешеләр пәйда булды. Район биләмәләрендә кичү-күпер булмаган кышлак калмады, шуның өстенә, күперләр вә гайре җайланмалар хыялны эшкә җигеп, чын-чынлап яхшы зәвык белән эшләнә иде. Эштән алуга сәбәп була язган Карасу күперенә килсәк, аның хакта хәтта “Архитектура” журналында һәм кайбер башка махсус басмаларда мактап язып та чыктылар, өлкәгә килгән туристларның фотоаппаратлар асып күперне карарга килүе бер йолага әверелде.

    “Иртәгә Карасуны күрермен,—дип уйлап куйды ул һәм аңа алдагы бу очрашуны көтүдән тагын рәхәт булып китте.—Кирәк бит, Кызыл күпер…” Уйлары Мәхмүтовны тагын әллә кайларга алып кереп китте. Бу исем күпергә очраклы рәвештә ябышып калса да, аны беренче булып кем шулай әйткәнен ул хәтерләми, ләкин мәгънәсе чын-чынлап дөрес иде. Күпернең терәк баганаларына кызыл төстәге таш сайлаганда әле ул халыкның күперне дә кызыл дип атаячагын башына да китерми иде. Туристлар исә күпер атамасында үзләре аңлаганча ниндидер тирән революцион мәгънә эзлиләр. Хәер, кем белә, бәлки, күпер бу якларда яңа тормыш башлануын белдерүче символ буларак кабул ителәдер дә.

    Булат рәшәткә тотылган тәрәзәләре шар ачылган ташпулатлар яныннан акрын гына атлый бирде. Тау итәгеннән исүче талгын җилдә кичтән мул итеп су сибелгән яфраклар лепердәшә. Алар арасында да үзгә тавышлар бар. Күккә ыргылган көмешсыман тирәкләрнең эре яфраклары шавында үзгә мәгънә, үзгә яңгыраш, ниндидер көй бар. Аларны инде бернинди бүтән шау-кыштырдау белән дә бутый алмыйсың. Кичке салкынча һава тәэсир иттеме, Булатның бөтен тәне рәхәт иңрәү белән сулкылдый, йокыны кул белән алып ташладылармыни.

    Һәр өй янында диярлек арык буендагы агач асларында эскәмия, арада арка терәве куеп ясалган бик уңайлылары да очрый. Алар йә койма, йә биек тимер капка төсенә буялган, кайберләрендә хуҗалары онытып калдырган, көрпәч дип йөртелүче мендәрчекләр дә очрый. Карагай бүрәнәләрдән юнып, ун-унбиш кеше рәхәтләнеп сыярлык итеп ясалган олы эскәмия аеруча күзгә ташлана иде. Арыкка терәлеп диярлек торган бу утыргыч, әйтерсең, узган-барган юлаучыларны ял итәрә чакыра. Булат та ирексездән сүзсез чакыруны кабул итте һәм эскәмиягә чүмәште. Әмма кесәсендәге сигаретка тыгылыр алдыннан балакларын сызганып, аякларын талгын челтерәүче арык суына батырды. Озын-озак эссе көндә җылынган су инде суынырга өлгергән, таманча салкынлыктан тәндәге бөтен күзәнәкләргә рәхәт сулкылдау тарала иде. Күзеңне йом да, таңга хәтле изрәп утыр… Күрше йортлар янындагы буш эскәмияләргә күз төшерә-төшерә ул инде бик еракта калган студентлык еллары хатирәләренә бирелде.

    Мәскәүдә уку насыйп булды аңа. Мәскәү елгасы аръягындагы бистәдә торды. Анда да илленче елларда нәкъ менә мондагы кебек бер-ике катлы йортлар, һәрберсе янында диярлек бакча, капка төпләрендә эскәмияләр иде. Аннан соң аңа Оренбургта өч ай буе диплом практикасы үтәргә, Җаек суы аша күпер салуда катнашырга туры килде. Торыр бүлмәне ул шулай ук шәһәрнең борынгы сәүдәгәрләр төбәгендә, Аренда дигән бистәдә тапты. Анда гел татарлар гына яши һәм ул торган урын үзбәкләрдәге шикелле үк мәхәллә дип атала иде. Әле хәзер дә хәтерендә, аны Заһид хәзрәт мәхәлләсе дип йөриләр иде. Кичләрен ул “Топольләр” дип аталган паркка йөрергә чыга торган иде.

    Арык ярлары буена утыртылган көмешсыман тирәкләрнең яфраклар шавы аңа нишләптер ерак Оренбургта калган, бер башы белән далага барып тоташкан паркны хәтерләтте.

    Акрын гына челтерәүче талгын су сигарет төтенен үзенә тарта, агым белән ярышырга теләгәндәй сыек төтен арык өстендә тибрәлә, әмма көчләр тигез түгел, агым су акрын гына аны йотып бетерә бара. Буш эскәмияләр кызыклы чагыштыруга китерде. Мондый гаҗәеп төндә Мәскәү бистәсендәге эскәмияләрнең, табигый ки, әгәр исән булсалар, буш булуы шикле. Кайчандыр ул яшәгән Оренбургтагы Аренда бистәсендә дә шулайдыр. Һәр икесендә эскәмияләр гашыйкларның кавышу урыны иде. Монда да биек дуваллар артына поскан һәр йортта Ромео белән Джульетта яшендәге егет-кызлар яши, әмма хәтта исерткеч хуш ис чыгарып миндаль чәчәк атканда да, алмагачлар ак күбеккә баткан сихри көннәрдә дә мондагы эскәмияләр буш булачак. Чөнки монда башка йола, башка гадәтләр, башка әхлак кагыйдәләре. Монда гашыйкларның таңны бергә каршылауларын очрата алмассың. Һәм ул үзенең сирәк-мирәк культура йортына кергәләп йөрүен очрашу дип атаган Мияссәрәне исенә төшерде. “Тагын райком гаепле” дип елмаеп куйды һәм урыныннан күтәрелде, әмма арык яныннан китәсе килми иде.

    “Сәер төн, нишләптер күзгә йокы керми—дип уйлап куйды ул өйгә таба кузгалганда.—Юкса, көн нинди авыр булган иде бит. Бөтен мәхәлләне диярлек йөреп чыктым. Элек Мәскәү бистәсендә яисә Оренбургта каравылчылар шакылдавык тотып шулай төне буе кварталдан кварталга йөри торганнар иде. Мин дә бүген авылдашларымның төнге йокысын саклаучы булдым бугай”.

    Күзгә йокы кермәү, тамырларында уйнаклаган көч вә дәрман аны чыннан да гаҗәпләндерә иде. Юкса, кичә генә йокысыз авыр төн үткәргән иде. Төне буе бер үк төш кереп җәфалады. Имеш, ул үзенең яраткан Карасу күпере буйлап ашыга, кулларында чәчәк бәйләме, каршы ярда аны Мияссәрә көтеп тора, кул изи, ашыктыра. Әмма күпернең уртасына килеп җитүгә күпер җимерелә һәм ул аста ургылучы Карасуның саргылт дулкыннары кочагына оча. Болар барысы да акрынайтылган кино күренешләре сыман кабатлана, ул куркудан чалшайган йөзне дә, артка каерылган кулны һәм ычкынып киткән чәчәк бәйләмен дә күрә, хәтта тирән һәм шау-шулы тарлавыктан ургылып тауларга кадәр барып җитүче, кыялар арасында бәргәләнүче коточкыч курку авазын—кайтавазны да ишетә. Ул салкын тиргә батып уянды, бернәрсә дә аңламыйча өстенә ишелеп төшкән күренешләрне алып атарга теләде, әмма яңадан бастырылып йоклап китте, яңадан астында җимерелеп баручы күпер сайгаклары буйлап Мияссәрәгә каршы атлады. Бары тик таң атканда гына авыр йокыга талды.

    Өйгә җитеп килгәндә генә тагын бер нәрсәгә игътибар итте: төнге мәхәллә буйлап ике сәгатьләп йөрүгә карамастан, бер генә патруль мотоциклы да, кизүлектә йөрүче бер генә милиционер да очрамады. Югыйсә, Халтаев никадәр ышандырган иде, имеш Раимбаев дигән бәндәне кулга алганнан соң район көнен дә төнен дә милиция тарафыннан җентекләп саклана. Дөрес, бер атна чамасы элегрәк ул өйләдән соң мәхәлләне карап йөрүче гражданский киемдәге ике кешене очраткан иде анысы. Һәм аның уйлары тагын яңа проблемаларга кереп китте.

    Республикада Мәскәүдән тикшерүчеләр эшләвен, аларның мамык, каракүл, анаша сатып баеган, ришвәткә һәм вазифа җинаятьләренә баткан яшерен миллионерларны дер селкеткәнен ул яхшы белә иде, хәер, ул беркемнән дә сер түгел иде инде.

    Бик күпләрне тәшвишкә төшергән көннәр иде ул, дәрәҗәле кешеләрнең байтагы тыныч йоклый алмый, бәлане кайсы яктан көтәргә белми интегә. Шул ук вакытта оешкан җинаятьчелекнең Урта Азиядә һәм Казакъстандагы яшерен миллионерларны әле прокуратурага кадәр үк исәпләп чыгарганы мәгълүм булды, эссе якларга бернинди аяу белмәгән башкисәрләр агыла башлады. Алар һөҗүмнәрен бөртегенә кадәр исәпләп, нигезләп оештыралар, ашыгасы юк, бер уңышлы операциядән дә җинаятьчеләр таң калдырырлык калҗа эләктерәләр. Алар яшерен миллионерның гадәтләрен, гаиләсенең, күршеләренең көнне ничек үткәрүләрен озаклап өйрәнәләр, яшерен рәвештә төшерелгән йөзләрчә фоторәсемнәрдән досье әзерлиләр. Мондый җитди әзерлеккә итальян мафиозилары да көнләшерлек иде. Еш кына алар милиция формасы киеп, тентү үткәрергә ялган рөхсәт кәгазе тотып киләләр, ашыкмыйлар, кабаланмыйлар, һөнәрмәндлектә үзләрен көнләшерлек тыныч тоталар.

    Хәзер инде бу җинаятьчеләрнең яшерен миллионнар туплаган байтак адәмне капчык селкегәндәй тотып селкегәне мәгълүм, шунысы гаҗәп, таланганнардан берсе дә хакимияткә жалоба белән килмәгән, юкса, төнге талаучыларның күбесенең кулында хәтта ялган карар да булмаган. Бандитлар миллионерларның яшәү рәвешен генә түгел, психологиясен дә җентекләп өйрәнгәннәр, аларның шикаять белән килмәячәкләрен дә тәгаен белеп эш иткәннәр.

    Боларны ул җилнең кайсы яктан исүен бик тиз чамалаучы Халтаевтан да ишетеп белә иде. Әмма Раимбаев вакыйгасы аны тәмам шаккаттырды.

    Колхоз рәисе Раимбаевны райбашкармага күрше районнан күчергәннәр иде. Моның яңа сикереш өчен трамплин гына булуын да күпләр чамалаган иде инде. Эшчән, җитез, көче ташып торган, һәрнәрсәне мөгезеннән эләктереп алырга яратучы бу депутатның бик яшьли үк түрәләр тарафыннан “иркәләнеп” үстерелүе, югарыда йонлы куллары булуы да ачык тоемлана иде. Раимбаев райбашкармада бер ел да эшләргә өлгермәде, аны тикшерүчеләр чакырып алды. Чакырып алдылар да нахак юллар белән җыйган сәрмаясын дәүләткә кайтарып бирүен таләп иттеләр, хәтта төгәл суммасын әйттеләр. Раимбаев бик озак тарткалашты, барысын да кире какты, әмма колхоз бухгалтеры һәм мамык заводы директоры белән күзгә-күз очраштыргач, күлмәген күтәреп тикшерүчеләргә корсагын, кайнар үтүк белән яндырылган канлы эзләрне күрсәтте һәм барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде.

    Көзге урак өстендәге караңгы төннәрнең берсендә Раимбаевларның капкасында кыңгырау шалтырый. Мамык җыйган көннәрдә район башлыклары кайчагында таңга кадәр утыра, шунлыктан ул бер шикләнмичә, кунак килгән дип белеп, капканы ачып җибәрә. Яше әле кырыкка да җитмәгән бу кеше куркаклардан түгел, шуның өстенә, ишегалдында ике овчарка да бар. Ләкин ул нишләптер этләрнең өрмәвенә игътибар итеп тормаган.

    Йолдызлы погоннар таккан, милиция киемендәге җиделәп кеше килеп керә. Үзен аеруча иркен тоткан берсенең иңнәрендә хәтта полковник погоннары булган. Керәләр дә болар, исәнләшәләр, ярдәм сорап килгәнлекләрен әйтәләр. Бернәрсәдән дә шикләнмәгән Раимбаев бүре буар этләренең тып-тыныч булуларына игътибар итмәстән (ә алар инде күптән агуланган булган), төнге кунакларны өенә чакыра. Килеп керүгә үк чал чәчлесе тентү үткәрергә дигән карар чыгарып күрсәтә һәм янындагы капитанга пүнәтәйләр чакырырга куша. Барысы да ашыкмыйча, кабаланмыйча, төпле итеп, закон кушканча итагать саклап башкарыла. Капитан ике пүнәтәй алып керә, алары исә тын гына бер якка барып чүмәшәләр. Лейтенантларның берсе сорау алу беркетмәсенә теге яки бу әйберне ничек язарга кирәклеген “полковник”тан сорый-сорый нәрсәләр алынганын җентекләп яза башлый. Өйдә табылган нәрсәләр, ә алар шактый күп була, аларны канәгатьләндерми күрәсең. “Полковник” папкасын ачып ниндидер кәгазьләр укый да баш әйләндергеч дәрәҗәдәге астрономик суммадагы акчаны дәүләткә кайтаруны таләп итә. Әмма ут-суларны кичкән Раимбаев үзен алып китүгә үк әлегә пүнәтәйләр янында утырган хатынының бөтен өлкәдәге туган-тумачага шалтырата башлаячагын белә; шулай итеп барысы да җайга салыначак, моның ише полковникларны гына күргән бар, дип уйлый. Милләтләренә караганда, болар җирле хокук сакчылары, үзебезнекеләр, өлкә үзәгеннән яисә Ташкенттан килгәннәрдер. Иң мөһиме, алар Мәскәүнекеләр түгел.

    Талаучылар йорт хуҗасы куркып калыр, барысын да чыгарып салыр дип көткәннәр булса кирәк, ләкин ике сәгать буе интеккәч, аның үз ирке белән алтыннарын вә акчаларын бирмәячәген аңлагач, алар битлекләрен салырга мәҗбүр була. Вакыт ашыктыра. Хатынын анадан тума чишендереп, авызын-кулын бәйләп идәндәге паласка ташлыйлар, аяклары арасына электр кайнаткычы тыгып куялар.

    —Башлавын синнән башлыйбыз, әгәр акчаларны бирмәсәң, хатыныңны электрга тоташтырабыз.

    Хатынының авырга узган чагы.

    Раимбаевның күлмәген умырып төшерәләр, кулларын-аякларын бәйләп диванга чалкан салалар һәм корсагына электр үтүге куялар. Ул шунда гына боларның бандит икәнен, эшнең уен-муен гына түгел икәнен аңлап ала. Барысын да чыгарып бирергә туры килә. Акчаларын бирә, әмма бу хакта беркемгә дә сөйләми, ай буе диярлек янган җирләрен дәвалап өйдә ята. Ярты елдан соң Мәскәү тикшерүчеләре кулга алгач кына бу коточкыч вакыйгалар өскә калкып чыкты һәм Халтаев милициягә районны җентекләбрәк сакларга боерык бирде.

    Халтаев яшәгән ихатага килеп җитәрәк ул туктап калды, милиция башлыгы йорты чын мәгънәсендә алып булмаслык крепостьны хәтерләтә иде. Койма өстендә өч кат чәнечкеле тимер чыбык җитми дә, почмакларында автоматлы сакчылар баскан манаралар юк.

    Үз ишегалдына кайткач та әле ул бик озак бернинди максатсыз арлы-бирле йөренде, өйгә кереп кайбер кәгазьләрне алып чыкмакчы, караштырып утырмакчы иде, тик хатынын уятудан курыкты. Җәйге кухняга кереп газ плитәсендә су кайнатып алды, чәй пешерде дә Мияссәрә урын җәеп куйган айван-сәкегә барып утырды.

    —Нәрсә булды соң әле минем белән, тик торганда истәлекләр кичәсе килде дә чыкты,—дип ачы елмаеп куйды ул. Чәйнек бушаган иде инде. Уйлары исә яңадан бик еракта, үткәндә калган истәлекләргә барып тоташты.

    Сабый чактан ук тәрбияләнгән балалар йортлары искә төште, язмыш дәфтәрендә аңа шундый дүрт йорт сынавын узарга язган икән. Дөресен әйткәндә, ул бары тик соңгысын гына яхшы хәтерли. Анысы инде балалар йорты түгел, интернат санала һәм унъеллык мәктәпне дә ул шунда тәмамлады. Детдом балаларыннан бик азына гына урта белем алу бәхете тәти. Аларга бер генә юл бар—җиде еллык мәктәптән соң һөнәр училищесы яисә ФЗӨ мәктәбе. Булат исә балачагыннан ук китапка, белемгә тартылды. Моны сукыр кеше генә күрмәскә мөмкин иде. Ул яктан язмышка зарланырлык түгел, тормыш юлында гел яхшы кешеләр очрап торды, нәкъ менә алар һөнәр училищесыннан коткарды да. Чоры өчен шактый хәвефле, шактый куркыныч гамәл иде бу.

    Аның әтисен утыз бишенче елда кулга алдылар, ләкин ул чакта күпләргә тагылган маддә буенча түгел. Ул бәлки, чыннан да, яңа тәртипләргә каршы булгандыр. Хәзер моны ачыклау мөмкинлеге юк диярлек. Бохараның соңгы әмире Сәет Алимханның баш салым җыючысы булып хезмәт иткән әтисе, һәм табигый ки, совет власте урнашкач, бөтен өстенлекләреннән мәхрүм калган. Басмачылар хәрәкәте башлангач, Җунаид-хан кул астында кылыч тотып сугышмаса да, алар белән яшерен элемтәдә торган. Шуның өчен аны атып үтерделәр дә. Ачлык, ялангачлык, җимереклек… Кешеләр кая барып бәрелергә белми. Шул елларда гаилә пыран-заран килә, әнисенең Кашгария якларына чыгып киткәнлеге генә мәгълүм, үзенең тагын сеңлесе һәм нәни энесе булганлыгын да хәтерли. Аңа ул вакытта биш яшь тулган иде инде.

    Җиде сыйныфны туган телендә тәмамласа да, ул сигезенчедән башлап рус интернат-мәктәбендә укыды. Кешеләр белән җиңел аралашучан, һәрчак ягымлы һәм үткен акыллы, шаян холыклы үсмер егет интернатның “сөйкемле сөяге”, иң яхшы укучысы булды, мәктәпне медаль белән бетерде.

    Дүртенче сыйныфта укыганда, сугыш елларында ук, гәрчә мондый типтагы башка интернатлардагы кебек чәчләрен алганда баш түбәсендә тәре калдырмасалар да, ул үзенең башкалардан аерылып торган ниндидер махсус йортта тотылуын аңлаган иде инде.

    Мәктәптә чыгарылыш кичәсе булыр алдыннан аны интернат директоры—Төркестан хатын-кызларыннан беренче большевик саналучы Инкыйлаб Рәхимовна чакырып алды. Хәзер аның исемен тарих дәреслекләрендә еш очратып була. Сөйләшү бик озакка сузылды.

    —Булат…—дип башлады ул һәм нәрсәнедер хәл иткәндәй тукталып калды, уйлануы, дулкынлануы йөзенә чыкты.—Менә син инде үсеп җиттең, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачаксың… Синнән яхшы кеше, яхшы белгеч чыгачагына ышанам мин. Сиңа һичшиксез укырга кирәк, акылың үткен, башың эшли, туган ягыбызга, халкыбызга файда китерерсең, дип беләм. Тик менә анкетаң… Мондый анкета белән сине бер институт та укырга кабул итмәстер. Мин сине алдагы язмышың турында сөйләшергә чакырдым… Безнең үрнәк саналучы интернатка алу өчен Кокандтагы балалар йортындагы танышларым, аларны мин партиядә бергә эшләгән еллардан беләм, синең атаңның исемен үзгәртеп яздылар. Мәхмүтов бездә Рәсәйдәге Иванов кебегрәк киң таралган фамилияләрдән. Алар синең “дело”ңны кан чиреннән күптән вафат булган фамилиядәшеңнеке белән махсус рәвештә бутап җибәрделәр. Өстебезгә нинди куркыныч алганыбызны аңлыйсыңдыр, дип беләм. Заманалар авыр, теләсә кайдан дошман эзләү дәвам итә, шунлыктан мин сиңа хәзер үк институтка барып керергә киңәш итмәс идем. Армия яшең җиткән. Хезмәт итеп кайт. Аннан соң икеләнеп тормыйча укырга кер, өстебезгә алган куркыныч тәвәккәллекне, өметебезне акла. Иң яхшысы—моннан ераккарак, Мәскәүгә үк кит. Армиядә хезмәт иткән, укып йөргән арада нәрсә дә булса үзгәрер, берәр вакыт баланың атасы өчен җавап бирмәгәнлеген дә аңларлар әле.

    1949 ел иде бу.

    Хәтерендә армия хезмәте истәлекләре уйнап алды. Мәскәү янындагы Кунцевода хезмәт итәргә туры килде аңа. Хәзер инде ул яклар шәһәр эчендә калды. Илле өченче елның мартында, Сталинны күмгәндә Кызыл мәйданны камаган гаскәр сафында да булырга туры килде. Башкалар кебек ул да яшьләрен тыя алмаган иде. Армиядә Саня Кондратов исемле егет белән дуслашты, өч ел буе казармада караватлары янәшә булды, солдат хезмәтенең ачысы да төчесе дә алар өчен уртак иде. Нәкъ менә шул Кондратовтан аңа күпер җене күчте дә бугай. Бергә хыялландылар, төзүче инженерлар институтына да бергә керделәр, имтиханнар тапшырганда ул Мәскәүдә, Арбатта аларның өендә дә яшәп алды әле.

    Кондратов хәзер танылган күпер төзүчеләрнең берсе, Дәүләт премиясе лауреаты, илдәге иң зур күперләрнең байтагы аның катнашында төзелде. Хезмәттәш дустының фамилиясе матбугатта еш очрый.

    Студент чагында партиянең ХХ съезды булып узды. Ул инде байтак нәрсәдән хәбәрдар, күпне белә, күпне аңлый иде. Мәскәүдә яшәү эзсез узмый. Съезддан соң хәтта ул деканатка барып, үзенең шәхси “дело”сындагы буталчыклык турында сөйләп бирергә дә җыенган иде. Ләкин Кондратов туктатып калды, сабыр итәргә кушты. Булат яхшы укый, иң катлаулы техник фәннәр дә аңа бик җиңел бирелә. Укытучылар еш кына аңа “Сездә табигатьтән килүче инженерлык фикер йөртү сәләте бар” дип кабатлыйлар. Диплом алгач аны кафедрада калдырасы иттеләр, ике-өч елдан кандидатлык диссертациясе дә яклый алган булыр иде. Күперләрне субай нигезләрдә төзү турында якланган диплом эшенә бик җитди проект оешмалары да игътибар иткән иде. Әмма ул бернинди кызганусыз ымсындыргыч мөмкинлекләрдән баш тартты, күңеле, бөтен барлыгы туган якларына ыргыла иде.

    Җан тартмаса, кан тарткандыр. Туган якларында булмаганга сигез ел узган иде. Дөрес, Мәскәүдә якташлар күп, алар белән аралашып яши, беренче номерлы медицина институтында укучы Зөһрә белән дә шулай танышкан иде.

    Бик күптән, һай, бик күптән булган икән шул болар: Мәскәү, Сталинны күмү, Кунцеводагы казарма, анда ул барысы 1072 тапкыр төн кунган икән. Башка бик күпләр кебек, ул да армиядәге көннәр вә төннәр санын санап бара иде. Аннан соң Оренбургта практика, ярым ташландык “Топольләр” паркы. Сирәк очрый торган Нора исемле кыз белән йөрү. Хәзер инде ул аның кыяфәтен төгәл генә күз алдына китерә алмый, бары тик исеме генә хәтергә уелып калган, юкса, ул аны Форштадтка кадәр озата һәм бу шактый кыюлык сорый торган гамәл иде. Чөнки иң башкисәр ышпана яши торган төбәк ул, шуның өстенә, Нора да теләсә кемнең күзе төшәрлек иде. “Топольләр”да чакта үзенә кырын караучыларны сизә иде ул, әмма язмыш аңа мәрхәмәтле булды, ә бәлки аны кастеттан яисә финкадан шул Нора саклап калгандыр да, Форштадтагы иң хәтәр Ертык Закирның ул ни теләсә шуны эшләргә әзер икән дип ишеткәне бар иде. Норага ошый иде ул… тагын бер-ике айдан инженер буласы, укуы Мәскәүдә, зур төзелештә башлык буласы кеше, Форштадт ышпанасы түгел инде.

    Үрмә гөлләр һәм вак розаларга чолганган карт имәннән Халтаевлар ихатасына илтүче юлга куе караңгылык сеңгән, җәйге кухня да тоташы белән шул шомлы караңгылык астында. Чәйнек бушаган булуга карамастан, аның газ кабызыр өчен генә ул караңгылыкка керәсе килми. Тәненә төнге салкынлык йөгерде, ул буй-буйлы калын пижамасына үрелде, андыйлар инде күптән модадан чыкты, бары тик Урта Азиядә генә аны һаман иң кәттә киемнән саныйлар иде бугай.

    “Илле җиде яшь тә тулып китте, тормышны үткән дип санарга мөмкин,—дип моңсу сүрәнлек белән уйлап куйды ул.—Инкыйлаб Рәхимовнаның зур юлга озатуы әле һаман кичә генә булган кебек… Минем өчен башлары белән җавап бирергә җыенган, миңа ышанган, өметләнгән кешеләрнең ышанычын акладыммы икән?”

    Үз-үзенә бу сорауны моннан җиде еллар элек биргән булса, мөгаен, уйлап та тормыйча горурлык хисе белән “әйе” дип җавап биргән булыр иде. Әмма соңгы җиде елда мондый ышану кимегәннән-кими бара иде инде.

    Язмышында хәлиткеч адым ясарга этәргән мәрхәмәтле Инкыйлаб Рәхимовна, нишләптер, беркайчан да аның хәтереннән җуелмады. Ничек кенә баш ватмасын, буталчык уйлануларында, хәтер төпкелендә казынуларда ул мантыйкка сыешлы эзлекле бер фикер оештыра алмый интекте. Ул чактагы сурәтен төгәл хәтерләми инде, бары тик көмешләнә башлаган, европача китәрелгән чәчләре һәм гасабилык беленеп торган нечкә озын бармакларындагы папирос кына күз алдына килә, шул сурәт аны еллар буе эзәрлекли. Әйе, махсус интернат директоры тәмәке тарта иде, монысы хәтергә яхшы уелган. Ләкин аңа Мияссәрә белән бүгенге сөйләшүдә ерак балачакта калган шул карт коммунист хатын да катнашты кебек тоела, шушы сәер хәлне аңлый алмый интегә иде.

    “Инкыйлаб… Инкыйлаб…”—дип куйды ул һәм күңелен шатлык хисе биләп алды, уйга салган табышмакка җавап тапты кебек. Инкыйлаб “революция” дигән сүз ләбаса, димәк, Революция Рәхимовна килеп чыга. Чүл эссесе бөркелеп торган бу якларда да революция дигәнең кешеләр күңелендә тирән эз калдырган, аңа бөтен йөрәге белән ышанганнар да аз түгел. Әнә, Мияссәрә дә бүген берничә тапкыр “инкыйлаб” дип кабатлады түгелме соң, үз язмышында хәлиткеч роль уйнаган карт большевик исеме, шулай итеп, яңа заманда яңача яңгыраш тапты бугай.

    Ташкентта Ленин музееның алагаем олы филиалын ачу тантанасын телевизордан күргәндә ул инде байтактан райком секретаре булып эшли, Югары Совет депутаты иде. Репортерлар интервью алган кешеләр арасында Даниярова да бар иде. Ап-ак чәчле, начар гына киенгән һәм ярым бөкрәйгән карчыкны ул бик тиз танып алды. Шунысы да истә, ветераннар алтын йөгертелгән бронза тоткалар куелган калын һәм биек имән ишекләр, мәрмәр һәм хрусталь белән балкучы мәһабәт залларда үзләрен уңайсыз хис итәләр иде бугай, шома паркет идәндә алар боз өстендә йөргәндәй сакланып атлыйлар һәм бай туганнарына мәҗлескә килеп эләккән хәерчеләрне хәтерләтәләр иде. Хәер, аларны экранда озак күрсәтеп тормадылар да, ветераннарны аларның эшен дәвам иттерүчеләр, үзләренең гөнаһларын һәм хаталарын юу өчен юлбашчыга бөек храм төзеткән, түшләрен киереп атлаучы агайлар вә ханымнар кысрыклап чыгарды. Кешелек тарихында шулай барысы да яңадан кабатлана: элек гөнаһларын юу өчен соборлар һәм мәчетләр төзетсәләр, хәзер юлбашчыга зиннәтле вә тәкәббер филиаллар коралар.

    Экранда Даниярованы күргәндә ул чак кына “Әнием!” дип кычкырып җибәрмәде. Интернатта бик күпләр аңа шулай дип эндәшә иде, ә инде аның өчен, Инкыйлаб апа, мөгаен, чынлап та әни кебек булгандыр да, чөнки ул аңа үзенең ышанычын һәм мәхәббәтен, күңел җылысын башкаларга караганда күбрәк бирде, аның хакына тормышын куркыныч астына куйды. Дулкынланудан аның йөрәге кысылды, күзләре яшьләнде.

    Ул чакта әле Зөһрә исән иде, аның күрше бүлмәдән хатынын чакырасы, аңа үзенең ятимлек еллары, үзләре өчен әнигә әйләнгән карт большевик Даниярова турында сөйләп бирәсе килде, әмма нәрсәдер туктатып калды. Телевизордан Инкыйлаб апаны күрү тәэсирендә иртәгә үк Ташкентка шылтыратырга, кайда яшәвен ачыкларга кирәк булыр, дип күңеленә беркетеп куйды. Монда алып килермен, хатыным, балаларым белән таныштырырмын, гомеренең соңгы көннәрен монда үткәрер. Соңлап булса да, өметләре акланганны белсен. Хыялы шундый иде.

    Әмма икенче көнне яңадан эш мәшәкатьләре басты, көндәлек ыгы-зыгы китте, беркая да шылтырата алмады. Ә бер ярты елдан газеталарда Инкыйлаб Рәхимовнаның вафаты хакында матәм белдерүе басылып чыкты. Әле дә исендә, шул кичне ул чамасын белмичә эчте дә эчте; урыс гадәтенчә Революция Рәхимовнаны искә алу гына түгел, үзенең аңа карата хыянәтен шәраб белән күмәргә теләү дә иде бу. Никадәр кызганыч булмасын, үзенең мөнәсәбәтен ул башкача аңлата алмый иде инде. Үкенү хисе бүген дә йөрәген кыса, бәгырен телгәли.

    —Сатлык җан,—дип куйды теш аралаш айван-сәкедә утырган кеше һәм як-ягына каранып алды. Мәһабәт имәннән төшкән күләгә сулга таба күченә төшкән, ай яктысы җәйге кухняны ак нурга манчыган, айваннан хәтта газ плитәсе дә аерымачык күренеп тора иде. Әмма аңа хәзер чәй кирәк түгел иде инде. Аңа оят иде, ул хәтта ирексездән як-ягына каранып алды; нишләп безнең күңелебез, җаныбыз богаудагы кебек, нишләп без тирә-якка шикләнеп карыйбыз соң әле, дип, моңсу гына уйлап куйды ул. Хәтта төннәрен, япа-ялгыз калганда да як-ягыбызга карамыйча булдыра алмыйбыз, үз уйларыбыздан куркабызмы? Аның инде бик күптәннән болай уйланганы юк иде. Соңгы тапкыры Мәскәүдә институт тәмамлаган көннәрдә Саня Кондратов белән утырганда булды бугай. Ничек шулай бөтенесе дә юкка чыккан соң әле? Фикер алышмыйча, бәхәсләшмичә, сүз көрәштермичә генә яңа идеяләр тумас бит. Уйлары тагын Мияссәрәгә әйләнеп кайтты, нәкъ менә ул фикерләрен шулай чуалтып ташлады түгелме. Тагын тәне эсселе-суыклы булып китте. Әгәр хатыны белән сөйләшмәгән булса, Инкыйлаб Рәхимовнаны искә төшергән булыр иде микән?! Ай-һай! Һәм узган еллар дәвамында беренче тапкыр укытучысының сурәте ап-ачык булып күз алдына килеп басты. Менә ул ишек яңагына сөялеп интернат ашханәсенә карап тора имеш. Булат Мөэминович аның җентекләп юылган, күкрәгенә бант бәйләнгән ак кофтасын, бәрхет сыман йомшак, шәрекъча зур, якты күзләрен күргән кебек булды, ул күзләрдә мәңгелеккә олы кайгы яшеренгән кебек тоела иде. Аның карашы ашап утыручы кызлар һәм малайларның башлары өстеннән шуып үткән дә, каядыр еракка төбәлгән, нечкә озын бармаклары юк-юк та битенә төшкән чәчләрен рәтләп куя. Нәрсә хакында уйлый икән ул, моңсу карашы ераклардан нәрсә эзли икән? Мөгаен, авыр язмышлы бу малайлар һәм кызлар кем булып үсәрләр, өметне акларлармы, мин хыялланган изгелек һәм гаделлек җәмгыятен төзи алырлармы, дип уйлыйдыр ул.

    “Хәзер инде мин кайчандыр үземә тормыш юлын ачкан Инкыйлаб Рәхимовнадан яшь ягыннан өлкәнрәкмен, әгәренки аның өметләрен акладым дип расласам, күңелемә авырлык алган булыр идем,—дип уйлый ул.—Хәер, миннән генә түгел, бик күпләрдән күңеле бизгән булыр иде”. Тагын Ленин музее филиалын ачу тантанасы исенә төште. Карт большевикларны мәһабәт заллар да, варислары саналучы кукрайган түрәләр дә сөендерми, моны гап-гади тамашачы да бик тиз сизеп алырлык иде шул. Ул гына да түгел, алар арасында хәтта упкын тоемлана, алар бер-берсен аңламыйлар кебек иде. Шунлыктан тантана ветераннардан башка гына дәвам итте дә булса кирәк.



    Ике иякле симез ленинчылар,

    Мин үлсәм дә сезнең сафта булмам…—





    Ул елларда яшь шагыйрь Александр Файнберг шулай дип язган иде бугай.

    Хыялында гына булса да аның белән сөйләшеп карар өчен ул интернат ашханәсе ишеге янында басып торган Даниярованы хәтереннән җибәрмәскә тырышты, әмма… вакыт узган шул инде, үткәнгә кайтыр юллар юк…

    Үткәннәрдә казынуда ниндидер ачы тәм булуга карамастан, ул бәхетле иде, чөнки күп еллар узганнан соң интернатта тарих укыткан укытучысының газиз һәм якты сурәтен күңелендә яңарта алды. Бу үз гомерендә беренче тапкыр иде бугай.

    Туган портына кайтып туктаганнан соң гәүдәсенә ябышып каткан кабырчыклар, суүсемнәрдән вә гайре хәшәрәтләрдән арынырга теләгән кораб кебек, ул да бүген үзенә карата аяусыз иде, чистарынырга, күңелне, хәтерне сафландырырга кирәк иде.

    Көтмәгәндә, тагын Нора исеме калкып чыкты, ул аны бүген арык янындагы көмешсыман тирәкләр шавы астында бер исенә төшергән иде инде. Хатирәләрдән хәтта йөзенә кызыллык йөгерде, ярый әле моны хет күреп торучы юк. Нораның чибәр йөзен никадәр тырышса да, хәтеренә китерә алмавы гына түгел, аның турында уйлаганда гаделсезлеккә юл куюы да күңелен кыра иде. Нора… Модистка. Хәзер инде андый сүз дә юк бугай, ул чорлардан соң колакка чалынганы булмады. Хәзер күбрәк чит ил әйберләре, фирменный чүпрәк эзләп чабулыйлар. Аның үзенә дә еш кына райпотребсоюз рәисе Сәлим Хәсәновичка баш ияргә туры килә, Ташкенттагы киленнәре җанга тия, әле велюр пәлтә, әле кайры тун, йә булмаса твид костюм кирәк имеш.

    Нора… Чынлыкта исә, паспортындагыча әйткәндә, Нурия иде ул, ләкин алай эндәшкәнне яратмады. Бервакыт өйләренә, әти-әнисе белән таныштырырга чакырды. Егетнең киләсен белгән әни кеше телеңне йотарлык бәлеш пешергән иде. Шул чакта ул кызына Нурия дип эндәште дә инде. Дөрес, Булатның үзенә дә Нурия дигән исем якынрак, әмма аңа Нора дигәне дә ошый. Чибәр кызларга андый гына иркәләнү килешеп кенә тора. Бер карасаң, Нора исеме аңа чат ябышкан иде шул. Оренбургның Советская урамындагы иң купшы “Люкс” мода салонында эшләүче кызга башкача эндәшеп тә булмас иде.

    Пыяла витриналары белән балкып утыручы салон ул елларда Оренбургның мода үзәге иде. Дөрес, аны бизәгән рәссам әлләни баш ватып тормаган, витриналарны Тулуз Лотрек стилендәгечә битләренә челтәр каплап изрәгән чибәркәйләр белән тутырган. Чия төсендәге хисчән иреннәр, озын бармаклы, кызыл тырнаклы иркә куллар күзгә ташлана, хәтта ул бармаклардан кан төсендәге лак тамып торган сыман тоела башлый иде.

    Төнге тынлыкта ул кинәт кенә биек үкчәләр шакылдаганны ишеткән кебек булды, Нора шундый баш әйләндергеч биек үкчәле түфли кия торган иде. Йә яннан, йә арттан, йә алдан ерыклы тар юбка модалы санала. Андый киемле кызлар турында “Баруын гына кара, аяклары белән язамыни!” диләр иде. Мондый стиль хатын-кызлардан аерым бер йөрү рәвешен булдыруны таләп итә, моның өчен исә чын-чынлап талант кирәк булып, ул һәркемнең дә кулыннан килми торган иде.

    Күзләре төнге бакчага текәлсә дә, аның карашы бик еракта калган үткәннәргә кереп баткан, колагында аның белән очрашуга ашыгучы Нораның түфли шыкылдавы яңгырый. Ул аны башка беркем белән дә бутамый иде. Ул Нора белән бәйле кадерле истәлекләрне хәтеренә төшерергә тырышты, йөзенә тагын моңсу елмаю кунды, чөнки борынына сирень исләре килеп кергәндәй булды.

    Оренбург дигәч тә сирень исенең борынны кытыклый башлавы очраклы түгел. Ул бәхетле язда Булат һәркөн Норага фарсы сиреньнәре белән ландыш чәчәкләре алып килә иде. Ландышны кызлар үлеп ярата, моңа “Ландышлар” җыры да сәбәпче булгандыр әле. Кайда гына барма шул популяр җыр яңгырар иде. Күптән, бик күптән булган икән шул болар!

    Менә, имеш, ул Совет белән Киров урамнары чатындагы афиша тумбасы янында басып тора, соңга калудан мәңге арына белмәс Нораны көтә. Аның йөзен исенә төшерергә тырышып карады, ләкин хәтер сандыгы ачылмады, кызның йөзен күрергә теләгән саен, анысы битен әле генә бүләк ителгән сирень чәчәкләре белән каплый иде. Ул аның йомшак күкрәк тавышын, көлүен ишеткән кебек була, дулкынланудан йөрәге талпынып тибә башлый… Әмма тансык йөзне күрә алмый, кыз аңа карамый… Хәтеренең көчсезлегенә үртәлеп, ул карашын аска күчерә һәм очлы борынлы, лак белән ялтыратылган “лодочка” түфлиләрне, кара төстәге челтәр оекларга чумган төз аякларны ап-ачык күрә, моннан утыз ел элек тә алар хәзергечә модалы санала иде. Тагы… Юка кытай габардиныннан тегелгән озын юбка. Аның һәр ике ягыннан ерыклар калдырылган, бер ягында ерык зур төймә белән төгәлләнә. Караш өскә үрмәли. Анда ниндидер җиңел металлдан ялтыратып ясалган зур аеллы киң каеш. Нәкъ шундый каешны ул үткән атнада гына Ташкенттан кайткан, модалы киенергә яратучы киленендә күргән иде. Нәкъ менә шул килене моданың соңгы яңалыклары белән танышып торырга ярдәм итә дә инде. Караш тагын югарырак күтәрелә һәм Нораның җилкәчекләр куелган ачык алсу төстәге кофтасына тап була, хәзер Мияссәрә дә шундыйракны кия. Нора кофтасындагы перламутр төймәләргә, түшендәге кара муар бантка хәтле ачык хәтерләүче Булат аларда әллә ни аерма күрми, аерма бары тик елларда—арада яткан утыз елда гына.

    Әйтерсең, рекордлы биеклекне яуларга җыенган һәм соңгы мөмкинлеге калган сикерешче, ул дулкынлануын баса алмыйча карашын тагын да өскәрәк күтәрергә җыена. Алда тагын уңышсызлыкмы? Юк, аның йөзе урынында бушлык түгел анысы, хәзерге авангардист рәссамнар төшергәнчә, ниндидер минут саен алышынып торучы эре сызыклар, чалымнар гына. Аның чибәр йөзне, өске ирене янына кунаклаган нәни миңне, елмаеп караган дымлы күзләрне күрәсе килә. Ай, Нораның көлгән вакытта күзләренең ничек балкуын күрсәгез иде сез, очкыннар чәчри, әллә нинди тылсымлы яктылык, шатлык очкыннары бөркелә башлагандай була. Телисеңме-теләмисеңме, әнә шул шатлык дулкынында йотыласың.

    Мондый минутларда ул ирексездән аңа таба якыная, чиста сулышын тоя, кызый исә башын артка ташлап елмаюын белә. Гомерендә иннек белмәгән алсу иреннәреннән күзләреңне алып булмый. Кайчагында ул көлүен тыя алмыйча, үзе дә белмичә тел очын чыгара һәм өске тешләре буенча үткәреп ала, бу гадәте аны әллә нинди яклауга, саклауга мохтаҗ яшүсмер кызга охшатып калдыра һәм Булатның йөрәге кысыла, күзләре дымлана. Урамнан үткәндә теләсә кемне борылып карарга мәҗбүр итүче зифа буйлы, чибәр кыз чыннан да мине сайлады микәнни дип уйлый Булат.

    Ул сакланып кына карашын алсу кофтадагы муар бант-күбәләктән ала һәм нәфис муенда еллар үтү белән инде табигый ялтыравыгын югалта башлаган энҗе муенсаны күрә. Бу энҗе муенса алар гаиләсендә иң кадерле нәрсәдән саналып, буыннан-буынга, әбиләреннән оныкларына күчеп бара икән. Моны да Булат белә иде инде. Менә хәзер Нораның чираты җиткән. Кыз моңа әйтеп бетергесез шат. Мөселманнарда энҗе теләсә нинди бриллинт-гәүһәрдән өстен санала. Монысы да мәгълүм иде.

    Еш кына ул: “Энҗе муенсам кайда икән?”—дип шаярта, күзләренә ясалма курку чыгара һәм ашыгып муенсасын эзли башлый. Булат та шул уенга кушыла, җилкапка янында хушлашканда, муеныннан үбеп колагына пышылдый:

    —Тикшерик әле, энҗе муенсаң урынында микән?—ди.

    Булат Мөэминович ышанычын югалткан иде инде, тагын уңышсызлыкка очраудан шикләнә-шикләнә, ихтыяр көчен җыеп, карашын кайчандыр Нораның бабасы Истанбулдан алып кайткан энҗе муенсадан аера, һәм менә сиңа могҗиза, күз алдына Нора килеп баса.

    Ләкин аның күзләрендәге шаян елмаю, ирен читләрендәге җиңелчә көлемсерәү юкка чыккан. Андый чагын кайда күргәне бар соң әле аның? Тырышсаң, барысы да күз алдына килә икән.

    Оренбург вокзалы… Пассажирлар ташкыны буып өлгермәгән борынгы перрон, тимер юлдан ерак түгел парк… Аннан тынлы оркестрның вальс уйнавына хәтле ишетелеп тора. Ташкенттан Мәскәүгә таба үтүче скорый поезд, өр-яңа вагон һәм… аның баскычында Булат. Акрын гына кузгалып тизлеген арттыра баручы поездга ияреп кыз атлый да атлый, аларның куллары бер-берсенә ябышкан диярсең. Менә шул чакта Нораның күзләре әнә шундый моңсу иде. Югыйсә, кайгырырга сәбәп тә юк иде бит. Барысы да сөйләшенгән, аңлашынган. Булат яңа елга кайтачак, кулына диплом алгач, яз көне аны үзе белән алып китәчәк. Барысы да вәгъдә белән беркетелгән иде түгелме соң?

    Кызлар күңелен алдый алмыйсың, язмышларына янаган һәлакәтне үк булмаса да, ниндидер фаҗигане кыз күңеле шул чакта ук тоемлаган, шунлыктан аның кулларын ычкындырмаган, поезд аны кызның кайнар кулларыннан йолкып диярлек алып китте бит. Мәскәүгә барып җиткәнче Нораның моңсу карашы күз алдыннан китмәгән иде. “Нишләп моңланды соң әле ул?” дип ваемсызланып уйланган иде Булат. Аны алдарга уенда да юк иде, чын күңеленнән кәләшем дип атый иде бит.

    —Нора, бәгърем, гафу ит…—дип пышылдады Мәхмүтов ирексездән.

    Әгәр ул бүген Инкыйлаб Рәхимовнаны искә төшереп, аңа хыянәт иткәнлеген, үзенең гаебен танымаган булса, Нораны искә алуы да шикле. Арык янында бары тик үткәннәрдән күңелле һәм матур мизгелләрне генә искә төшереп ләззәтләнмәкче иде. Чөнки яшьлектә барысы да матур, җиңел, барысы да романтика томанына төренгән, хыял канатларында уйнаклый торган була. Яшьлеккә барысы да сыйган, “Топольләр” паркы да, иң модный саналган “Чия бакчасы” көен дөбердәтеп уйнаучы Марик Раушенбахның джаз оркестры да, җиз торбалар һәм саксофоннар тантанасы да… Анда Эллингтонның моңсу-дәртле “Кәрван” көе яңгырый. Аны башкарганда Оренбург джазменнарының кумиры, шәһәрнең беренче дендие Раушенбах саксофонда үзе уйный иде. Начальство киткәч, парк ябылыр алдыннан борынгы парк өстендә рок-н-ролл авазлары тетри, сәхнәдә һәм бию мәйданчыгында нәрсәләр булганлыгын белү өчен барысын да үз күзләрең белән күрергә кирәк. Ялганларга кирәк түгел, үзеңне барыбер алдый алмассың, арык янындагы эскәмиядә хәтердә менә шушы күренешләр генә яңарды бит, хәтта Нораның—кәләшеңнең йөзен дә күз алдына китерә алмадың.

    —Нинди пәслек,—дип куйды ул кабахәтлекне, түбәнлекне аңлатучы борынгы сүзне искә төшереп. Әмма өстенә алган бу гаепне кире кагу, аклану теләге юк иде. Хәтта Ертык Закир турында да җансыз бер нәрсәне искә төшергәндәй генә уйлап алды. Ә бит ул чакта бөтенләй башкача иде, четерекле иде. Хәтердә казыну исә тагын бер кат сатлык җан булуны, хыянәтне тануга китерәчәк, Данияровага карата кебек үк булмаса да, алдан уйлап эшләнмәсә дә, барыбер кылган гамәлләре хыянәткә тиң булыр иде.

    Кеше тормышында хыянәт өчен җавап тотар көннәрнең шиксез килеп җитәчәге билгеле. Җәзасы күңел тынычлыгын югалту гына булса да, хисапны бары тик үз-үзеңә генә бирергә туры килсә дә, бик авыр хөкем ул.

    Бүген шундый көн, дөресрәге, төн булды. Ул моны аңлый һәм җавап тотудан качу сәбәпләрен дә күрми, артка таба юллар юк, болай да артык күп чигенелгән иде инде.

    “Бар яктан да үзем гаепле”,—дип уйлады ул бакчага күз салып. Монда барысы да аның кулы белән утыртылган, тәрбияләнгән, үстерелгән; буш вакыты булса бакчада казыну яраткан эше, әмма вакыт дигәнең беркайчан да җитми. Бакчаның шушылай каралган, тәрбияләнгән булуында исә, әле бит йөзем бакчасы да, кура җиләге утыртылган аерым кишәрлек тә бар, аныкыннан бигрәк, бакчачы Хәмракол әкәнең хезмәте ята. Ихатада бер унбиш еллап эшли инде ул. Сабыр, ярдәмчел һәм диндарга охшаган бу карт аларның бакчасына кайчан, ничек, нинди шартларда килеп эләкте соң әле? Берчак шуны исенә төшерергә тырышып караган иде, булдыра алмады, сорашыр, белешер кешесе юк, ул чакта Зөһрә вафат булган иде инде. Бакчачы турындагы уйлар күңеллеләрдән түгел, ул чәйнекне алды да җәйге кухняга таба китеп барды. Куәтле имәннең күләгәсе тагын да сулга табарак авышкан, газ плитәсе янында яп-якты, хәтта ут яндырып торасы юк. Чәй кайнаганчы ул Халтаевларга чыгучы капкага барып терәлгән сукмак буйлап йөрергә тотынды, әйтерсең, милиция начальнигының ишегалдына бәреп керергә һәм горилланы хәтерләтүче күршесеннән үзенә бакчачы итеп Хәмракол әкәне кем урнаштырганын сорарга тели иде. Ул барысын белә, тәгаен белә торгандыр.

    Чәйнек кайнап чыкканны ишетүгә ул кухняга кайтты. Бүген Халтаев белән дә, бакчачы белән аңлашырмын, дип тынычландырды ул күңелендә кымырҗып утырган кортны һәм айванга әйләнеп кайтты. Чәй эчсәң баш ачыла, уйларга җиңелрәк була, өстәвенә, майлы пылаудан соң тамак кибеп интектерә иде.

    Үткәннәр чәнечкеле тимер чыбык шикелле авырттырып аның җанына шул хәтле нык ябышкан иде ки, ул алардан берничек тә котыла алмады. Тагын күз алдында Нораның моңсу йөзе, бер мизгелдә сүрәнләнеп, сүнеп калган күзләре, эсселектән яргаланган иреннәре пәйда булды. Әйтерсең, ул аны нәрсәдәдер сүзсез генә битәрли иде. Юкса, тормышта аннан да шаян, шук бүтән бер кызны да очратканы булмады. Вокзалдагы хушлашу мизгелләрендә алда торган ниндидер бәлане сизенепме, аның күзләре сүрелде, йөзендәге балкыш сүрәнләнде. Әле дә исендә, ял көннәрендә Җаек буена кызынырга төшкәч, ул аннан күзләрен йомуын үтенә һәм битенең эчтән яктыртылган кебек тоелучы балкышына сокланып ята иде. Аның яңакларындагы алсулыкның чынлыгын тикшерергә теләгәндәй, битләренә кагыла һәм шунда гына аның бернинди иннек-кершән ягынмаганын исенә төшерә торган иде.

    Дөрес, Нора күзен йомып озак ята алмый, түземе җитми һәм шаярып акланырга тотына, имеш, аның да аны күрәсе, исендә калдырасы килә, “Син бит китәсе кеше”, дип котыртырга тотына. Ничек кенә тырышмасын, күзен кайчан ачачагын чамалый алмый, һәрвакыт ул әллә нинди бер көтелмәгән мизгелдә була иде. Нораның күзләре дөньяга ниндидер могҗиза көтеп, тирә-якта ачыш асарга әзерләнеп, зур булып ачылып карыйлар. Бу карашта яшьлекнең мәңге кабатланмас чисталыгы, тормышта әле бернинди бәла-казага очрамаган, алдауны, ялганны белмәгән кешенең рухи сафлыгы чагыла. Әнә шул караш күңелендә назлы кызгануга охшаш хис уята, үзендә андый хис тә булыр дип башына да китерми иде ул. Тирә-яктагы чынбарлыкка караш ташлап алганнан соң киң ачылган күзләр ачык бер яктылык белән балкый башлый, йөзе тагын да матуррак, камилрәк булып тоела иде. Бүген ул һичьюгы хәтерендә шул йөзне кабат күрергә тели иде. Ләкин хәтер дигәнең аңа буйсынмады.

    —Үзеңә күрә таман,—дип моңсу гына уйлап куйды ул.

    Ачыктан-ачык әйтик дисәк, мөгаен, бүген Ертык Закирны, чегәннеке шикелле куе, дулкынланып торучы кара чәчле, таза, базык гәүдәле егетне дә искә алырга кирәк булыр иде. Дүрт елын Тын океанда, диңгезче хезмәтендә калдырып кайткан егет туганда ук тельняшка киеп тугандай булып тоела, ул аны беркайчан да салмый иде шикелле. Сәер кушаматы исә йөзенә язып куелган, әмма сул яңагындагы бу ертык яра аның шактый ук сөйкемле йөзен артык ямьсезләми дә иде. Ертык дигән кушаматны әле флот хезмәтенә киткәнче үк алган егет Форштадта һәм, табигый ки, бөтен шәһәрдә иң абруйлылардан санала, бик күпләр аның белән дуслашырга тели иде. Дөрес, флотта аны башкача, “Скорцени” дип йөртә башлаганнар. Моңа тышкы охшашлыгы белән битендәге яра гына түгел, чиксез кыюлыгы, куркусызлыгы да сәбәп булган иде. Диңгез десантчылары арасында абруй казану авыр нәрсә, әмма ул тыныч көннәрдә хезмәт итеп тә күкрәгенә орден тагып кайтты. Ниндидер хәрби өйрәнү вакытында командирының тормышын саклап калган икән.

    Читтән караганда бераз эрерәк тоелса да, Мәхмүтов үткен күзле, күзәтүчән егет иде. Армиядә хезмәт итү һәм дүрт ел буе Мәскәүдә хөр студент тормышының тәмен тату эзсез үтмәгән. Оренбургның гап-гади бер провинция икәнен ул бик тиз чамалап алды. Хәер, джаз, яңа биюләр һәм яңа мода монда да килеп җиткән иде инде, алар яшьләрнең тышкы кыяфәтен танымаслык үзгәрткән. “Топольләр”дә бу аеруча күзгә ташлана иде. Бию мәйданчыгын кап урталай бүлгәннәр диярсең, бер якта бөтен ил буенча “стиляга” дип даны чыккан яңа модага иярүчеләр биесә, залның икенче яртысында иске модага ябышып ятучылар таптана. Болары күбрәк ир-ат затыннан. Хатын-кыз кавеме яңалыкка тиз ияләшүчән, алар бер-берсеннән калышырга теләми, араларында аерма әллә ни сизелми кебек, әмма күзәтүчән кеше монда да ниндидер төсмерләр абайламый калмас иде.

    Күз алдына китереп карагыз, бер якта зәңгәр төстәге, әйтеп бетергесез дәрәҗәдәге тар чалбар, аягына калын каучук табанлы түфли, өстенә шакмаклы күлмәк кигән егет торса, икенче яктагысының чалбары кулың киселерлек итеп үтүкләнгән вә чамасыз киң булыр, һәм, табигый ки, моңа изүе кендегенә хәтле үк ычкындырылган ап-ак күлмәк өстәлер, эчтән диңгезчеләр тельняшкасы күренеп торыр. Аларның һәркайсы каршы яктагыларның киемен мәгънәсез һәм ямьсез санар.

    Яшьләр арасында менә шундый күчеш, сыныш хөкем сөргән чорда үтәргә туры килде диплом практикасын Булатка Оренбургта.

    Шуның өстенә, бу якларда хакимлек иткән әхлак кагыйдәләрен вә йолаларны да истән чыгарырга ярамый. Ул чакта барыннан да элек көчкә табыналар һәм холкының никадәр ирек сөючән, баш бирмәс булуына карамастан, Нора теге яки бу егет белән йөрүдә дә ирекле түгел иде. Сүзен беркайчан да җилгә очырмый торган Форштадт ышпанасының янавы, куркытуын санга сукмау өчен никадәр үзсүзле, текә холыклы булырга кирәклеге дә аңлашыладыр. Чибәр Нора Форштадтта яши, шулай булгач, ул бары тик Форштадт егетенеке, ягъни мәсәлән, Ертык Закирныкы гына була ала. Моңа аларның иманы камил иде. Мәсьәләнең башкача хәл ителүен алар бөтен Форштадт өчен хурлыкка санар иде. Форштадт намусын алар күз карасыдай саклый, үзләре Норага битараф булган хәлдә дә Ертык Закир өчен гомерләрен дә жәлләмәс иделәр. Хәзерге төшенчәләр буенча наив бер нәрсә кебек. Әлбәттә, шулай. Әмма ул елларда бер Оренбургта гына түгел, меңнәрчә башка җирләрдә дә гаиләләр әнә шул язылмаган кагыйдәләр нигезендә барлыкка килде, араларында чын бәхетлеләре дә аз түгел иде.

    Әгәр дә “Люкс” салонының иң чибәр модисткасы Нора, аңлавыгызча, яңа моданы башлап йөрүчеләрдән, аны тормышка үткәрүчеләрдән булса, Закир төп мәгънәсендә аның киресе иде. Үлем куркынычы янаса да, пистолет көпшәсе төбәп торсалар да Закирга беркем дә, беркайчан да тар зәңгәр чалбар кигерә алмас иде. Тельняшканы салу турында, гомумән, сүз дә булырга мөмкин түгел. Моны ул флотка хыянәт итү дип санар иде. Ким дә түгел, артык та түгел. Сөйгәненең нинди юбка, нинди кофта киюе әллә ни мөһим тоелмый, ләкин шулай да, дус кызлары арасында аның аерылып торуы күңеленә хушлык бирә иде. Иптәшләре: “Кара, әнә гүзәлең Нора килгән, тагын һуш китәрлек күлмәк кигән”,—дисәләр, башы күккә тигәндәй була. Кызның кием-салым белән мавыгуына ул каршы түгел, хәтта “гомерең буе бәрхет белән кеш киеп йөрерсең” дип ант иткәне дә булды. Флот хезмәтеннән соң Төньякта, алтын приискаларында эшләгәндә шундыйрак җыр ишеткән иде ул. Кеш тун ук булмаса да, аннан ким саналмаучы кара көрән төлке туны алып кайтты. Бу тунны аңа кәләшеңә бүләккә дип тайгадагы бер аучы биргән иде. Аның да шактый ук гыйбрәтле үз тарихы бар. Аучыны тулай торакта блатнойлардан коткарып калды Закир. Юкса, картны үтергәнче тукмарлар, Себердә кыш буе җыйган кыйммәтле тиреләрен дә талап алган булырлар иде.

    Закир Нора белән тимер юлчылар сараендагы кичәдә танышты. Нора унынчы класста укый, ә Закир хәрби өйрәнүләрдә күрсәткән кыюлыгы өчен ялга кайткан иде. Әле тагын бер ел чамасы хезмәт итәсе бар. Аларның мөнәсәбәтләре баштан ук ябышып китте, дип әйтеп булмас, кыз хат язарга вәгъдә итмәде, истәлеккә фотосын бирмәде. Ләкин кыз хакында диңгезче егетнең күзе төшкәнен аңламады дип әйтеп булмый, әлбәттә. Аңа көн саен диярлек гашыйк булалар иде. Шуңа күрә, гаҗәпләнмәде дә, сөенмәде дә. Форштадта яшәп, “Топольләр”дә яшьли бөтерелә башлаган кызның күрше урамдагы Ертык Закир турында ишеткәне бар, флотка киткәнче озаткалап йөргән Светлана Соколянская дигән ахирәтен дә белә иде. Ертык Закир кебек абруйлы егетнең үзе белән сөйләшкәндә югалып калуы, дулкынлануы ошый иде аңа, табигый ки, күп кызларның көнләшеп карауларын да сизми калмады, әлбәттә.

    Чапаев белән Оружейная урамнары чатында, кайчандыр чәй белән сәүдә иткән, Истанбулдан энҗе муенса алып кайткан бабалары төзеткән борынгы таш йортта яшәүче кара күзле, зифа буйлы укучы кызга башын югалтырлык дәрәҗәдә гашыйк булу өчен Закирга ун көн җитеп ашты.

    Нораның фоторәсемен барыбер тапты, үзе белән алып китте, тапмаса Әхмәтшин да булмас иде. Язарга артык һәвәс булмаган егет берничә тапкыр хат та язды, әмма Нора аларның берсенә дә җавап бирмәде.

    —Кайткач, кирәген бирәм әле мин аның,—ди иде караңгы чырай белән “Скорцени” кысан кубриктагы иптәшләренә, ләкин карават янында баш өстенә элеп куелган фотоны алып куймады.

    Закир гражданкага нәкъ ике елдан соң әйләнеп кайтты, элеккегесе кебек үк нәкъ яңа ел алдыннан. Һәм тимер юлчылар сараендагы балда нәкъ элеккечә Нора янына килеп басты. Әйтерсең лә ике ел булмаган да, узмаган да. Кыз, гадәттәгечә, ахирәтләре, таныш егетләре арасында иде. Ләкин “Скорцени” аларны күрмәгән дә кебек аны биюгә алып чыгып та китте. Нора янында күз ачып йомганчы бушлык хасил булды, әле генә тирәсендә бөтерелгән егет-җиләнне җил очырып алып киттемени. Нора әле яңа вәзгыятьне аңлап җиткермәгән, моны көндәшләренең чираттагы бер мәкере дип уйлап баш вата иде, әмма ахирәтләренең берсе күзен ачты, гап-гади итеп аңлатты да бирде:

    —Әхмәтшин кайтты бит,—диде ул аңа сабыйга әйткәндәй итеп.

    Әхмәтшин үзе армиягә алынган таксопаркка әйләнеп кайтты. Тын океан флоты командованиесе кыю диңгезче тәрбияләп үстергән коллективка рәхмәт әйтеп, аның батырлыгы, ни өчен орден белән бүләкләнүе турында хат та җибәргән иде. Аны геройны каршылагандай каршы алдылар, монысы инде Закирны бөтенләй гаҗәпләндерде, юкса ул үзе кылганнарны батырлык дип сөйләп йөрмәс иде.

    Нәкъ шул көннәрдә иң соңгы модельдәге “Волга” кайтарткан шәһәр комитеты гаражыннан чем кара “ЗИМ”ны таксопарк балансына күчергәннәр икән. Горкомда җиде ел чамасы йөрсә дә, гел бер кулда булганлыктан, әле шактый әйбәт хәлдәге “ЗИМ” таксопаркта шактый бәхәс кубуга сәбәп булган, аны дәгъва кылучылар хәттин ашкан. Менә шунда Әхмәтшинны искә төшерәләр дә, ул коткаручы фәрештә шикелле була. Машинаны орденлы кызылфлотчыга бирү турында сүз чыккач, бу карарга парткомда да, профкомда да каршы төшмиләр.

    Уңган бригадага эләккән иде, төньяктан “Скорцени” шактый калын кесә белән кайтты. Җай килсә, анда бер елда кайчакта ун елда да эшләп булмаслык акча төшерәсең. Башын югалтырмын дип тормады, акчасын беркем белән дә бүлешмәде. Хәзер генә ул ярым пышылдап рэкетчы дип сөйләгән булалар, чынлыкта рэкет әллә ни гомерләрдән бирле бар, бары тик чит илдән кергән яңгыравыклы исеме генә юк иде. Әле армиягә киткәнче үк, аңа, авызыннан ана сөте дә кибеп бетмәгән егеткә, мәңге онытылмаслык бер вакыйганың шаһиты булырга туры килгән иде.

    “Топольләр”дә биюләр башланырга әле шактый бар, вакыт үткәрергә дип, ул бильярдныйга кереп чыгасы итте. Ишек төбендә Форштадтның өлкәнрәк егетләрен очратты. Аларның күбесе белән Закирның мөнәсәбәте киеренке, чөнки яшь бүре баласы сыман ул Форштадт өерендә үз урынын булдырырга тырыша, ә монда урынны җиңел генә бирмиләр иде. Ләкин бүген ул кызрач егетләрне танымады, аларны, әйтерсең, алыштырып куйганнар, алар югары дәрәҗәле рәсми кешене озатып йөргәндәй, нәкысрәк бостон костюмлы, озын буйлы, аксыл чырайлы егетнең һәр сүзен йотып баралар иде.

    Закир Төрек Госманны күреп белми, әмма аның шушы арада төрмәдән чыгарга тиешлеген ишеткән иде. Аның белән бик очрашасы да килеп тормый, чөнки киләчәктә Форшадтта үз урынын булдырырга һәм тоткан дәрәҗәсен беркем белән дә бүлешергә теләми иде. Күңелендә шундый шөһрәт сөючән уйлары бар иде аның. Әмма чигенергә, каядыр читкә китәргә соң иде инде, алар чак кына маңгайга маңгай бәрелешмәделәр, ул да башкалар белән бергә кул бирергә мәҗбүр булды.

    —Их, Госманның кайтканын юасы иде бит,—дип куйды әле кичен генә кәрт уйнаганда соңгы ыштанын салырга мәҗбүр булган Колга Федька.

    Егетләрнең кесә ягы такыр иде бугай, беркем дә дәшмәде. Закирның акчасы бар иде барын, ләкин ул аларны сыйларга җыенмый, чөнки аларны үзе өчен абруй санамый, сыйласаң, иң яхшысы, әнә яшьтәшләрең янында бул. Төрек Госман да аңа ошамады; дуамал карашлы шушы “үләксә”дән бөтен шәһәр куркып торсын әле, дип уйлап куйды ул.

    —Үзем сыйлыйм,—диде кинәт Госман һәм ашыкмый гына кесәсеннән “Казбек” чыгарды һәм ябык кулы белән җәйге буфет ягына күрсәтте. Такта-фанердан оештырылган андый буфетлар элек бөтен ил буенча сибелгән иде.

    Чакыру үзенә кагылмаган кебек Закир бер читкәрәк китте, исәбе бильярдныйда калу иде, ләкин Госман аның ни уйлаганын сизде булса кирәк, көтмәгәндә аңа атап эндәште:

    —Нәрсә, Ертык, әллә мин кайтканга шатланмыйсыңмы?—диде. Тавышы тигез, хәтта ягымлы сыман, сүзләре дә гадәти кебек, әмма Закирның эчендә нәрсәдер куырылып килде, каны каткандай булды, блатнойларның бер-берсен Төрек белән куркытулары юкка түгелдер, мөгаен.

    “Беркатлы лох түгел бу, түгел, кайтуга ук минем хакта да белешеп өлгергән”,—дип уйлап куйды Закир Госман белән янәшә атлаганда. Күрәсең, аның яшерен ниятләрен дә җиткергәннәрдер, хәер, ул аларны яшереп тә тормый иде.

    Җәйге буфет янында буш өстәлләр юк диярлек, пыяла тәрәзә янында халык мәш килә, шәраб белән аракыдан тыш, мичкәле сыра саталар. Шау-шулы дусларын буш өстәл табып утырткач, Госман Закирга таба борылды:

    —Әйдә, миңа булышырсың,—диде дә буфетның арткы ишегенә таба китте.

    Ишек шар ачык иде, әмма ул бушаган шешә әрҗәләре белән томаланган булып чыкты. Госман аларны эчкә таба тибеп җибәрде. Тавышка хатыны белән кулдаш булып эшләүче буфетчы йөгереп чыкты.

    —Әссәламәгаләйкем, Шакир абзый, мөгаен, мине сагынып беткәнсеңдер инде,—дип шат тавыш белән эндәште Госман һәм пеләш башлы, юан бәдәнле адәмне кочаклап та алды.

    Закирга алар күптәннән таныш булып тоелды.

    —Кайтып җиттең, димәк,—диде тегесе артык шатлану хисләрен сиздермичә, үзе калтыранган кулларын кая куярга белмичә интекте, алъяпкычының кырыен бөгәрләп маташты.

    —Булды, кайттым,—дип раслады кунак,—беренче эшем итеп, дусларым белән синең янга килдем. Туган якка кайтуны юарга кирәк бит. Әйдә, тиз генә мәтәштереп ал, безнең танцыга җитешәсе бар. Гүзәлкәйләр көтеп арыгандыр…

    —Нәрсә бирим?—диде югалып калган буфетчы.

    —Без алтау. Димәк, өч шешә аракы, кабымлык күбрәк булсын, эчтә бүреләр улый, соңрак кеше башына икешәрдән сыра. Яңа мичкәдән, кысласын да онытма.

    Шакир абзый ялт итеп кухняга кереп китте һәм шундый ук тизлек белән поднос тотып килеп тә чыкты. Кабымлык мулдан иде: эре итеп туралган колбаса, сыр, ысланган майлы җәен кисәкләре, тозлы кыяр. Әрҗәдән өч шешә аракы килеп чыкты. Кабымлыклы подносны ул Закирга тоттырды, шешәләрне Госманның үзенә бирде. Акча түләгәндә кирәк булуым бар дип уйлаган Закир беразга гына туктап калды, әмма Госман акча урынына буфетчыга татуировка белән чуарланып беткән кулын гына тоттырды һәм битараф кына “рәхмәт” дип куйды, ашыкмыйча ишеккә таба атлады.

    Саранлыгы, комсызлыгы телдән төшмәгән Шакир абзыйны мондый хәлдә күреп, Закир телдән калды, шулай да ишегалдына чыккач Госманнан сорыйсы итте:

    —Ә акча?..

    —Нинди акча?—дип гаҗәпләнде Госман.—Сдача алмадың, дип әйтмәкче буласыңмы?

    Закир элеккедән дә битәр югалып калды, кайчандыр кәсебен трамвайда кесә карагы булып башлаган, соңрак кәрт уенында танылган шулер Госманның җитез бармаклары күз ачып йомганчы буфетчының кесәсенә йөзлек акча, ягъни базар телендәгечә әйтсәк, “аякчу”ны шудырып өлгерде микәнни, дип уйлап куйды.

    Ниһаять, Госманга да барып җитте. Закирның бу кадәр дә “пешеп җитмәгән” булуын көтмәгән иде ахрысы, шаркылдап көлеп җибәрде, кулындагы шешәләр бер-берсенә бәрелеп зеңли башлады. Хәтта алар төшеп ватылырлар кебек тоела иде.

    —Ну, көлдердең син мине, Ертык, мәңге онытмам,—диде ул көлүен тыярга тырышып һәм куллары белән күз читләрен сөрткәләп. Аннан шешәләрне Закир кулындагы ирләрчә җайсыз-уңайсыз тотылган подноска куйды һәм өстәп әйтте:—Исеңдә тот, мин түгел, ә ул миңа үлгәнче бурычлы.

    —Нәрсә, әллә кәрт уенында оттырган идеме?

    —Карыйм, карыйм, җүләр икәнсең әле син, Ертык. Җитмәсә, Форштадтта барысын үз астыңа алмакчы буласың. Эчкәнең өчен симереп каткан Шакирга акча түләмәкче булгач, сиңа нигә ул өстенлек, хакимлек?

    —Ә син ни эшли аласың аңа, син бит сәүдә инспекторы да, мент та түгел!

    —Бик күпне эшли алам,—диде Госман артык җәелеп тормыйча. Иреннәре арасында цингадан бозылган кара тешләре күренеп китте. Аңлата башлады.—Мәсәлән, кулыңа монтировка тоттырып сине арткы бүлмәсенә җибәрә алам. Ике минутта өч әрҗә аракыны ватып чыгу ни тора. Ә бит аны аңа беркем дә списать итмәячәк.

    Менә шунда гына Әхмәтшин тупас һәм ертлач буфетчының Госман алдында тәгәрәп йөрүенең сәбәбен аңлап алды. Дефицит сыраны Шакир абзый өстәлгә үзе китереп бирде һәм арты белән чигенгәндә, ялагайланып, Госманны теләсә кайсы вакытта килергә чакырырга да өлгерде. Ишегалдында булган сөйләшүне исенә төшердеме, Төрек кинәт гасабиланып чинап җибәрде:

    —Сдача кайда?

    Аннан башканы көтә дә алмаган буфетчы хәтеренең тишек иләккә әйләнүенә зарлана-зарлана яхшылап бөгәрләнгән ике йөзлек чыгарып сузды.

    Форштадтка чын хуҗа кайткан. Закир моны шул көнне бөтен тирәнлеге белән аңлап алды да инде. Һәм нәкъ шул көнне “җиңел” тормыш романтикасының нәрсә икәненә төшенде, аның ахыр чутта кая илтеп чыгарачагын да күз алдына китерде.

    Флотка, армия хезмәтенә чакырылу белән дә уңды ул.

    Монда сурәтләнгән вакыйгалардан соң берничә ел үткәч, Төрек Госманның кайтуын “Топольләр” паркында, Шакир абзый янында бәйрәм иткән компаниядә катнашучылар коралланып Актүбәдәге ювелир кибетен басарга маташканда эләктеләр. Клим белән Колгасар Федьканы кибет түбәсендә атып үтергәннәр, аларны Госман каплап торырга тиеш булган, калганнары төрле срокка тагын төрмәгә эләкте.

    Алтын табучылар артеле тирәсендә Госман кебегрәк кешеләрнең, хәзергечә әйтсәк, рэкетирларның бөтерелүе “Скорцени”ны гаҗәпләндермәде.

    Тайгада алтын эзләргә ул флотта чакта, демобилизациягә бер ел калып килгәндә үк язылган иде. Өч дус берләшеп эшләргә карар бирделәр. Аларның табышуы, бер-берсен аңлавы да табышмак булып калды. Өч дусның сыйфатлары бер-берсен тулыландыра, баета иде кебек. Колька Шугаев, мәсәлән, армиягә киткәнче үк алтын-көмеш белән эш итәргә өлгергән. Карабах егете Саркис Овенян алыптай таза гәүдәле, көче ташып торган баһадир иде. Каптеркада аңа тәки ярашлы парад мундиры таба алмадылар. Ниндиен генә биреп карамадылар, барысы да кысан иде. Юкса, флотта кәрлә кешеләр хезмәт итә дип тә әйтеп булмый. Өйгә кайткач, Одессага барып, флот истәлегенә махсус заказ белән форма тектерәм, дип шаярта иде ул. Ничек итсә итте, интендантларның җелегенә үтеп бетте, шулай да кайтыр алдыннан офицерлар белән генералларга гына бирелә торган парад мундиры өчен материал алуга иреште. Булдырды егет.

    Җай гына эшләп ятучы артель артык кечкенә түгел, барысы илле ике кеше булып, барысы да шушы ук коллективта эшләп ятучы биш уголовникка ясак түлиләр икән. Шым иткән кеше дә юк. “Агайлар”га түләргә кирәклеге, ул гынамы, шактый мулдан ычкындырырга кирәклеге беренче получканы алганда ук аңлашылды. Акча алырга баракка лагерьның карт бүресен ияртеп пахан үзе килгән иде. Тагын биш минуттан авызыннан каргыш вә янау сүзләрен ургыта-ургыта барактан чыгып очачагын күз алдына китермәгән булгандыр ул.

    —Менә бу кирәкмиме сиңа?—дип сорады Саркис блатнойның борын төбенә бала башы зурлыгындагы йонлы йодрыгын куеп.—Хәләл акчамны синең белән бүлешсәм, гомерем буе үземне каргап яшәячәгемне аңлыйсыңмы син?

    Кылт итеп Закирның күз алдына куркудан калтыранучы симез буфетчы килеп басты; юк, аңа охшарга теләми иде ул, әгәр мондый хәл була калса һәм ул Форштадттагы берәрсенә барып ирешсә, Ертыкның кемгәдер ясак түләвен белсә, аңа хәтта бер генә шкет та сәлам бирмәячәк иде.

    Шугаев тыныч булып кала алды, нәфрәтен, ачуын йөзенә чыгармады.

    —Монда һәрвакыт шулай булган, бу—тайга законы…—диде ул салкын гына, ләкин дусларын үгетләп маташмады. Озак кына тын торгач өстәп әйтте:—Сакланырга туры килер, блатнойлар бунт күтәргәнне яратмый. Һәм тимер карават янындагы стенадан бүрәнәгә кадакланган тактаны каерып алды, аннан көпшәсе киселгән мылтык—обрез килеп чыкты.—Кирәге чыгар әле дип, вездеход йөртүче Жоркадан алган идем, ул аны кайдадыр кәрт уенында откан булган.

    Себер егете Шугаев аз сүзле, әмма ышанычлы, таянырлык кеше иде. Дүрт ел буе диңгез десантында хезмәт итү моны бер генә тапкыр расламагандыр. Аларның берсе дә флот туганлыгыннан шикләнми, һәм шунлыктан булса кирәк, үзләрен артык кыю тоталар иде.

    Әгәр аларның алтын приискасындагы тормышын берәр язучыга яки кинорежиссерга сөйләсәң, мөгаен, үтә дә мавыктыргыч китап яисә кинофильм килеп чыгар иде. Йә калам, йә бетәм дип яшәү, туктаусыз көрәш ел буена туктамады. Шугаевның салкын канлылыгы һәм чыдамлыгы да, Әхмәтшинның блатнойлар гадәт-йоласын белүе һәм башбирмәс кыюлыгы да, Овенянның шаккаттыргыч көч-гайрәте дә, бер-берсенә сүзсез ышанулары да, кыскасы, азмы-күпме тормышта туплап өлгергән бар тәҗрибәләре кирәк булды. Уголовниклар алар арасына чөй кагарга бер тапкыр гына тырышып карамады. Шугаев янында бигрәк тә озак бөтерелделәр, Себер егете икәнен кат-кат исенә төшерделәр, ят диндәге кяферләрдән аерылса, ясактан азат итәргә дә вәгъдә биреп карадылар. Ләкин диңгезчеләр арасындагы бердәмлекне какшата алмадылар, флот аларны чын-чынлап туганлаштырган иде инде.

    Берничә тапкыр төннәрен дөрләп янган барактан сикереп чыгарга да туры килде, обрез тотып, дусларының йоклаганын да саклап утырган чаклар булды. Ә көннәрдән бер көнне әбәт ашап утырганда кансыз, җан өшеткеч сугыш башланып китте. Ул чакта драгада механик булып эшләүче усал һәм мәкерле бандитны Овенян кулыннан могҗиза белән генә йолкып алдылар, юкса җан тәслим кыласы иде. Үлмәде, эт кебек, яңадан аякка басты. Ләкин ул инде исәпкә керми иде. Аның бандитлык гомере шуның белән тәмамланды. Өч кешегә каршы дүртәү калды. Артельдәгеләр ачыктан-ачык аларны якламый, ләкин гаиләләрен исән-аман асрау уе белән йончыган Себер мужиклары диңгезчеләргә теләктәш, күп чакта алдан кисәтеп куялар, блатнойлар оештырырга маташкан мәтәвек хакында хәбәр бирәләр иде. Икенче обрез белән ике көпшәле винчестерны да алардан сатып алдылар. Акча мул төшә, диңгезче егетләр, бәлки, икенче елга да калган булырлар иде, әмма чираттагы амнистия якынлашып килгәнлеге мәгълүм, уголовниклар түземсезләнеп ярдәм көтә. Алар теләсә нинди кабахәтне дә үз даирәләренә алырга риза, чөнки диңгезче егетләр аркасында артель кулдан ычкына башлаган иде.

    Закир биш елдан соң Оренбургка әнә шундый тормыш тәҗрибәсе туплап әйләнеп кайтты. Биш елда байтак сулар акты, Форштадт та үзгәрде, ышпаналар сирәгәйде. Берәүләре ул ил хәзинәсенә алтын эзләп йөргән якларга сөрелде, икенче берәүләре исерек сугышта пычакка кадалып гомерен очлады, өченчеләре төрмәләрдә һәм бәрелешләрдә сәламәтлекләрен бетереп, кан төкереп, һәм иң мөһиме—әйләнә-тирәдәгеләргә йогынтысын югалтып, тынычланып калды. Ләкин яшь җилкенчәкләрдә ниндидер бозыклык эзе, көзге әтәчләргә хас ертлачлык бар иде әле, үсмерләр арасында элеккеге Форштадт егетләренең маҗаралы кыланышлары легенда булып йөри, байтагының йөрәгендә яклау таба иде. Караклык, усалларча талау, шантаж кебек нәрсәләр яшьләрне артык кызыктырмый инде, ә менә баш бирмәс “егетлек”, кыю хулиганлык элеккечә югары бәяләнә иде әле. Бу даирәдән биш ел аерылып торса да, киң күңелле, ачык чырайлы, бу якларның Робин Гуды буларак танылган Ертык Закирның исеме онытылмаган иде.

    Приискаларында җеп өзәрлек хәле калмыйча алтын юдырганда, кулына винчестер тотып иптәшләренең йокысын уголовниклар һөҗүменнән саклап озын-озак төннәр үткәргәндә ул туган шәһәрендәге абруе хакында башына да китерми, яраннары һәм тән сакчылары арасында, ниндидер бер президент сыман, һәр боерыгының сүзсез башкарылуына ирешкән Төрек Госман шикелле буласы да килми. Андый киләчәк кызыктырмый иде аны. Себердә калуы да акча җыю, кайтып йорт сатып алу яисә төзү һәм яхшы гаилә тормышы кору теләгеннән иде.

    Нораның аңа төрмәгә ризык ташуын, аннан хатлар көтеп ятуын да теләми иде ул. Әле дә хәтерендә, моннан ун еллар элек, әле ул мәктәптә укып йөргән чакта, күрше урамдагы Әлфия исемле кыз асылынып үлде. Барысы да юктан гына кебек, кибеттә чиратта торганда аңа кемдер “бур сөйрәлчеге” дип әйткән имеш, кыз шуны күтәрә алмаган. Юкса, Әлфия яшьлеге белән ялгышкан бер бичара, аны аңлар дәрәҗәдә булганмыни?! Заманында Аркан кушаматлы Шамил аны тәмам сихерләгән. Форштадтагы Төрек Госманның элгәресе булган бу егет аңа кулыннан бар нәрсә дә килүче куәт иясе булып тоелган. Әнә шул куәт иясе утызга да җитә алмады, кыска гомеренең дә өчтән бере төрмәләрдә һәм лагерьларда үтте. Закир үзенең гомерен шулай мәгънәсезгә яндырырга теләми. Төшендә ул үз йортын, хатынын, балаларын күрә, хатыны булып бары тик Нора гына тоемлана иде.

    Ул блатнойлар тормышына кереп батмавына, төзәтеп булмаслык хаталар эшләп ташламавына, “Топольләр”дәге теге кичәдә Госманның чын йөзен таный алуына сөенә, язмышына рәхмәтле иде. Төрек уголовниклар дөньясында иң югары баскычта, закондагы бур булып, андыйлар бөтен илдә бармак белән генә санарлык. Закир кемнедер куркытып, дер калтыратып ашап-эчүне, мәҗлес коруны күз алдына китерә алмый, дусларны исә бары тик хәләл акчага гына сыйларга ярый, дип белә һәм моның киресенә аны беркем дә ышандыра алмас иде. Хәтта бурдан, карактан тартып алынганы да аңа шатлык китермәс иде, монысын да яхшы белә.

    Ике ел эчендә мәктәп баласы Нора бар яктан килгән чибәр һәм сөйкемле кызга әйләнде дә куйды. Яшьлегендә ышпана арасында үз урынын табарга ашыккан Закир кебек үк, ул да институтка барып тормады, мода өлкәсендәге сәләтенә таянып, үзен шул юлда табарга омтылды. Аның тумыштан килгән ниндидер үтә затлы зәвыгы, сиземләү сәләте бар, куллары алтын иде. Тырышлыгы җитәрлек. Модистка өчен болар иң асыл сыйфатлар. Баш иючеләр, артыннан йөрүчеләр хәттин ашкан булса да, кияүгә чыгу уе юк иде әле.

    “Теләгемне белдерим генә…”—ди торган иде ул бу яктан бәхетләре чамалырак ахирәт кызларына күзләрен шаян елтыратып.

    Аңа укымышлы егетләр, студентлар, яшь инженерлар һәм, табигый ки, Раушенбах тирәсендә бөтерелүче джазменнар күбрәк ошый, бу стилягалар ялан саен “Люкс”ка киләләр, нидер тектерәләр, кыскарталар, таманлыйлар. Яңа ел кичәсендә үзенә гашыйк булган диңгезче егеттән исә ул, океан исе сеңгән, мәгънәсен аңлап бетерерлек булмаган берничә хат алса да, аны тәмам оныткан, ул хатларга җавап бирү турында уйлап та карамаган иде. Закирның дуслары аңа еш кына сәлам тапшыралар, хәтта яныйлар, койрыгыңны бик болгап йөрмә, тиз кыскартырбыз дип кисәтәләр, менә Ертык кына кайтсын, ул тар балаклы җилбәзәкләреңне акылга утыртыр, диләр иде. Әмма яшьлеге белән ул боларның берсен дә җитди кабул итмәде.

    Һәм менә Закир әйләнеп кайтты. Аның җитди ният белән кайтканын Нора бик тиз сизеп алды. Моңарчы янында бөтерелгән егетләр күз ачып йомганчы юкка чыкты. Төньяк белән арасын тулысынча өзеп кайтып, яңа ел кичәсендә Норага менә дигән төлке тун бүләк иткән көннән башлап, аның янында, әйтерсең, ниндидер бушлык хасил булды. Дөрес, аны хәзер дә биергә чакыралар, әмма аларның мөнәсәбәтендә нәрсәдер үзгәрде, күзләре элеккечә елтырамый, ә кызыйга үзенә сокланып карау, колагына бер-бер артлы төрле комплиментлар пышылдау ошый иде.

    Бервакыт биюләр туктап торган арада ул оркестрның җитәкчесе Раушенбахка зарланып та алды, кияүгә чыкмаган тол хатын хәлендә калдым инде диде. Һәрнәрсәгә көлебрәк караучы Марик уйлап та тормыйча әйтте дә салды:

    —Нора бәгырькәем,—диде ул,—син бит хәзер тамгалы, сиңа “Закир кызы” дигән тамга салынган. Син шаһиншаһның сөекле кәнизәге кебек, аз гына чама югалтуга ул егетләрдән күз ачып йомганчы турсык, ягъни евнух ясыйлар да ташлыйлар. Закир белән шаярырга ярамый. Дөрес, джазменнарга аның мөнәсәбәте әйбәт, бусы синең аркада бугай, кич саен аның өчен “Аргентина тангосы”н уйныйбыз, күрәм бит, ул аны бары тик синең белән генә бии. Билләһи, алдамыйм, шактый матур күренәсез, шулай булгач, буйсын инде син, кызый,—диде дә үзен көтеп торучылар янына, сәхнәгә ашыкты.

    Закирга аның мөнәсәбәте ике төрлерәк иде: бердән, аңа егетнең салон янына җиде урынлы чем-кара ЗИМда килеп туктавы ошый. Яңгырлы көннәрдә бигрәк тә. Лакланган кәттә машинаның эченә чумганда ул хатын-кызларның үзенә көнләшеп карап калганлыгын сизмимени. Шулай ук, аның игътибарлы карашын тою да күңелгә җылылык бирә, ул теләсә кайчан ярдәмгә килергә әзер, тынычландыра белә, аңлый ала. Яшьләр арасында үзен бәйсез тота алуы да күңеленә хуш килә. Ул чакларда моңа ирешү җиңелләрдән түгел иде. Үзенең болар өчен “Закир кызы” дигән тамгага бурычлы булуын да яхшы аңлый ул. Раушенбахның Закир тамгасын кыска һәм кискен итеп әйтә белүе аны гаҗәпләндерде. Ләкин тамга маңгайда гына түгел иде шул, ул үзен аяклары тышауланган кебек хис итә башлады. Әле яңа гына унтугыз яшь тулган кызның хөрлек яратучы җаны бернинди ирексезләүне кабул итә алмый, көчләп тагылган игътибар ятьмәсеннән ничек булса да котылырга тели иде.

    Ошамаган яклары да күп. Закирның Себердән алып кайткан җүләр акчага отставкага чыккан әллә нинди бер интенданттан БМВ маркалы трофей мотоциклы сатып алган, шуңа утырып өйләре яныннан тырылдып уза да китә, уза да китә. Башка эше юк диярсең. “Топольләр”гә дә шуның белән килә, утырып йөрик дип җанына тия. Кыз мотоцикл дигән нәрсәне күрәлмас дәрәҗәгә җитте, аның өчен драндулет дигән сүздән башкасы юк иде.

    Ярый, бик әйбәт сакланган БМВга күз йомыйк, ди. Гәрчә ул мотоциклны да, мотоциклчыларны да сөймәсә дә… Болардан бигрәк аны башка нәрсә үрти. Закир паркка гитара күтәреп килә, ул көнне бию мәйданчыгында күренми диярлек, читтәге берәр аллеяда тирәсенә дусларын җыеп утыра бирә. Мондый кичләрдә ул Закирны күралмый башлый, аның янындагы дусларын исә ышпана дип кенә җибәрә, юкса арада юньле генә кешеләр дә була. Закир яхшы уйный, тавышы да матур, моңлы иде. Ник болар кызда нәфрәт тудыра соң, дип гаҗәпләнергә генә кала. Хәзерге буын яшьләре ышанмас та, монда сурәтләнгән чорларда гитараны түбәнлек билгесе, мещанлык атрибуты дип саныйлар иде. Кемдер хакында “Ул гитарада уйный икән”, дисәләр, мондый бәя теләсә кемне аяктан егарлык иде. Көлке түгелмени? Ул гынамы, урыслардагы Машенька, Даша, Катя, татарлардагы Сәрия, Гөлйөзем, Мәрфуга кебек сөйкемле исемнәр дә борынгы булып тоела, авылчалык, колхозчылык билгесе булып санала иде.

    Шул сөймәгән гитарасын рәхәтләнеп йомычкага әйләндерер иде Нора. Закир шул уен коралы белән аны аз да түгел, ким дә түгел, бөтен дөньяда хур итә кебек тоела. Ул чактагы төшенчәләр буенча, гитарада уйнавы Закирны, кая инде ярату, хәтта аралашырга лаек булмаган түбән кешеләр янына алып ата иде. Тагын биш-алты елдан гитараның иң дәрәҗәле уен коралына әвереләсен, илаһи очышка күтәреләсен каян белсен ди ул! Гитара сәхнәдән оркестрларның бөтен җиз-бакырын очырып төшерәчәк әле. Раушенбах кебек саксофонда соло сызгыртса, яисә Глеб Кастоян шикелле трубада уйнаса, инде һич югы, Тәлгать Ямбулатов шикеллерәк итеп ялтыравыклы бәрмә коралларда дөмбердәтсә бер хәл иде. Юк шул. Ул берничә тапкыр шуларга өйрән дип тәкъдим итеп тә карады, Марик та Закирның музыкага искиткеч сәләтен раслап тора, ләкин егет кире үгез кебек катты да калды, гитараның җанын аңламауда гаепләде әле.

    —Гитара җаны? Шул мещан уен коралында җанмы?—дип усал көлгән иде кыз ул кичне.

    Җитмәсә, яңагында ертык җөй. Кәефе начар булганда ул бары тик шул җөйне генә күрә дә иде.

    Тагы… Киенүен генә кара. Хурлык бит. Монда да шул искелек калдыгы гитара шикеллерәк. Үгет-нәсихәткә, катгый таләпләргә колак салды салуын, кием-салымын бераз үзгәртте дә, Форштадтагы ахириләреннән нык аерыла башлады, ләкин Раушенбах даирәсенә, аның дусларына охшарга бик ерак иде әле. Ә инде тельняшка турында ул ишетергә дә теләмәде, аңа якынлашканда күлмәгенең өстәге төймәләрен бераз эләктерә башлады, бары тик нык ачуланганда гына иң соңгы сәдәфкә хәтле барып җитәр һәм “Инде канәгатьләндеңме?” дип сорар иде.

    Кыскасы, алар алтын приискасындагы кебек үзара сугыша бирделәр, бары тик винчестер гына җитми иде.

    Юк, хыялында сөйгәнен мондый итеп күз алдына китерми иде Нора, китерми иде…

    Көннәрдән беркөнне Раушенбах аны “Топольләр”дә Мәскәүдән диплом практикасына килгән ике егет белән таныштырды. Ул елларда халыкның бүгенгечә күченеше башланмаган иде әле, Оренбургта газ ятмалары табылмаган чак булып, хәтта отпускыда каядыр барып кайту да олы вакыйга санала иде, һәм табигый ки, ерак башкаладан ике егетнең килеп төшүе игътибарсыз калмады. Мәскәү егетләре дигәнебез исә Булат Мәхмүтов белән аның аерылгысыз дусты Саня Кондратов иде.

    Арбатта тәрбияләнеп үскән үткен егет буларак, Саня беренче кичтә үк оркестрда уйнаучы музыкантлар белән танышып алды, аларны уртак кызыксыну—музыка берләштерә иде. Саня һич иренмичә Олег Лундстрем оркестры (аның хакында кеше ышанмаслык имеш-мимешләр күп йөри иде) һәм Александр Цфасман турында сөйләп ташлады. Джазның Ленинград мәктәбе, анда патша булып утыручы Вайнштейн һәм әле көчен сынап кына караучы джаз аранжировщигы Кальварский турында да сүз чыкты. Кыскасы, Кондратов барысын да белеп сөйли, Арбатта да, институтта да ул джаз фанаты санала, яхшы гына фонотекасы бар, яңа дусларына ул аннан өлеш чыгарырга да вәгъдә итеп өлгерде. Шулай итеп, алар беренче көннән үк “Топольләр”дә шактый күренекле кешеләргә әйләнделәр.

    Әгәренки ул көннәрдә Закир шефлыкка алынган колхозга җибәрелмәгән булса, ике практикантның килеп төшүе Нораның язмышында бернинди чагылыш тапмаган булыр иде.

    Раушенбах паркта аларны үтеп барышлый гына таныштырды. Соң иде инде, биюләр беткән, халык тарала башлаган. Алар бер-берсен юньләп күреп тә өлгермәделәр. Әмма тагын бер көннән, якшәмбе иде бугай, Марикның туган көне булды. Оренбург джаз сөючеләренең кумиры аны үзенчә “бик олы юбилей” саный, хәер, монысы шаярту гына булса да, провинциаль шәһәр өчен Раушенбахның туган көне чын-чынлап истәлекле һәм мөһим бер вакыйгага әйләнде, бию кичәсен өзмәс өчен хәтта паркка пединститут оркестрын чакырырга туры килде. Зәвык һәм яшьләрчә уен-көлке белән үтәсе кичәгә бик күпләрнең эләгәсе килә иде. Тик бу даирә үзе дә шактый киң һәм күпсанлы булып, аның үз шагыйрьләре, рәссамнары, җырчылары, актерлары бар, музыкантлар турында әйтеп торасы да юк, кыскасы, яшь зыялылар җыелган мәҗлескә эләгү шактый четерекле мәсьәләгә әверелде. Әмма кичәгә керү хокукы бирүче бер өстенлек бар, анысы исә джазга мәхәббәтеңнең чынлыгы иде. Табын янында ике яшь инженер Нора белән аның дус кызы янына туры килделәр. Кичә беткәндә генә кунакчыл хуҗа бер читкәрәк чакырып, Мәскәү егетләренә Нораның четереклерәк халәте һәм Ертык Закир турында сөйләп бирде, мөнәсәбәтләрне артык тирәнәйтмәскә киңәш итте.

    Итагатьле Марик соңрак кисәткәнме, бәлки, язмыш кушуы булгандыр, әмма озакка сузылган кичә барышында егет белән кыз йөрәгендә очкын кабынып өлгергән иде инде. Ничек кабынмасын, кызлар яшь, чибәр, сөйкемле, һәр нәрсәгә сокланып караучан иделәр. Инженер һөнәре дә сатириклар һәм усал кайнаналар телендә көлү вә сүгенү ләһҗәсенә әйләнеп өлгермәгән, хатын-кыз таифәсендә мыскыллы елмаю уятмый иде әле. Бәлки, киресенчә булгандыр. Бүгенге күзлектән караганда, фантастика булып тоелырлык хәл. Юк шул, ул чакларда Оренбургта, ярым татар, ярым рус шәһәрендә Миша, бераз соңрак Жора, татарларда Рөстәм-Рустик, Җәүдәт-Женя булганда уңышка ирешү җиңелрәк, һәрхәлдә, сине башкалардан өстенрәк санарлар иде. Менә шундый гаҗәеп вакытлар иде ул. Маша-Дашалар, Сәрия-Мәрфугалар искелек калдыгы, кызык түгел, ә Жора яисә Рустик булып йөрү үзе бер хыял сыман, инженер һөнәре дә көлке саналмый. Оркестрлар инде Дюк Эллингтон һәм Глен Миллерны уйный, Бунин белән Есенин, Хемингуэй белән Ремарк китаплары кулдан төшми башлаган иде, шул ук вакытта яшь йөрәкләрне җилкендергән Раушенбах хуҗалык иткән сәхнәдән бер-ике адым гына читтәрәк торган җәйге буфетта Форштадтның хуҗасы Төрек Госман сыра чөмерә иде.

    Егетләр Марик әйткәннәрне игътибарсыз калдырмады, Кондратов мондый шәһәрләрдәге блатнойларның аяусыз усаллыгын яхшы белә, Мәскәүдә, бигрәк тә Ордынкадагы ышпаналар тормышыннан хәбәрдар иде ул. Алар арасында да үз Ертыклары булып, исеме генә башкача, Шамил икәнлеген дә хәтерли иде. Ләкин барыбер озата киттеләр. Төн буе бергә биегән, күңел ачкан кызларны ялгыз калдырмассың бит инде, аларның кинәт читкә кыяклау сәбәбен дә кызлар дөрес аңламас иде. Беркемнең дә куркак булып күренәсе килми.

    Ул кичтә Саня танымаслык булып үзгәрде, хәер, Нораның дус кызы Сталинага карата Марик бернинди тыю сүзләре дә әйтмәгән иде. Һәркайда беренче булырга яраткан егет Сталинаны гына түгел, бөтенесен дә сокландырырга тели иде бугай, Раушенбах янында мәш килүче ир-егетләргә дә эрудициясен, белемен, башкала гадәтләрен күрсәтергә, шуның белән үзенең өстенлеген расларга тырышты. Һәм кичә азагына шуңа иреште дә, кыз-кыркын гына түгел, барысы да аның һәр сүзен йотып бара башлады. Сталина исә Санядан күзләрен ала алмый, авызына кереп китәрлек булып тыңлый иде.

    Бер көннән соң алар тагын “Топольләр”дә очраштылар, дөресрәге, тәнәфес вакытында оркестрантлар белән сөйләшеп торганда кызлар җир астыннан үсеп чыккандай алар янында пәйда булды. Бәлки аларның да үз планнары булгандыр. Нораның Булатны ак биюгә чакыруын күргәч, сәхнәдәге Марик бармак янып алды, Нора шаярып кына җавап бирде:

    —Нәрсә, синең дустың аркасында хәзер миңа юньле кешеләр белән аралашырга да ярамыймы?

    Саня белән Сталина арасында кабынган мәхәббәтне кеше күзеннән яшерерлек түгел иде инде, кызый егетнең бармакларын бер генә минутка да кулларыннан ычкындырмый, аның бу игътибары Кондратовны бөтенләй үсендерә иде.

    Нора белән исә барысы да катлаулырак, четереклерәк. Арада, әйтерсең, Ертык Закир корып куйган күзгә күренмәс пәрдә тора, телисеңме-теләмисеңме, аның исеме килә дә чыга, Нора белән Булатка үткен пычак белән кискәндәй әйтелгән ярым шаярулы, асылда җитди һәм куркыныч мәгънәле сүзләр килеп җитә.

    —Курыкма, мин сине рәнҗеттермәм, саклармын,—дип шаярта Нора һәм Булатка сыена.

    —Мондый матур исемле кыз янында үлсәң дә үкенечле түгел,—дип җавап кайтарды Булат һәм Нораның яңакларында кабынган алсулыкны абайлап алды.

    Шулай да ул кичне Закирның дуслары белән чак кына бәрелеш булмый калды. Еракта ахирәтләрен күреп алган кызларның читкәрәк китүе булды, бер төркем егетләр аларны койма буена кысрыклады. Әгәр дә бу аңлашуның иң киеренке ноктасында Раушенбах килеп чыкмаса, моның ничек тәмамланачагы билгесез иде.

    Марик үзе тиешле санаган бер егетне читкәрәк алып китте, мәскәүлеләрнең үзенең дуслары икәнлеген, кызлар белән аның туган көнендә танышканлыкларын, Закир хакында белүләрен, кисәтеп куелганлыкларын, бу очрашуларның исә бары тик башкала егетләре белән интеллигентларча аралашу гына икәнлеген аңлатты. Дус-ишләр Закирның Нора аркылы джазменнар, бигрәк тә Раушенбах белән аралашканлыгын беләләр иде, шунлыктан, практикантларны тынычлыкта калдырдылар, ләкин киткәндә янап алырга да онытмадылар:

    —Кара аны, Марик, ул-бу булса, Закир алдында үзең җавап тотарсың. Нора хакына ул бертуган абыйсын да кызганмаячак.

    Төнлә үзләре бүлмә алган Аренда бистәсенә кайтып барганда Булат көтмәгәндә әйтеп куйды:

    —Беләсеңме, Саня, мин Ертык Закирны бик яхшы аңлыйм. Мин дә Нораны башка беркемгә дә бирмәс өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләр идем.

    —Нәрсә, дускай, гашыйк булдыңмы әллә?—дип сорады гаҗәпләнгән Кондратов.

    —Бәлки… Ләкин безне кисәтеп куйган минуттан бирле мин үземне кулда тотарга тырышам. Шөлләдем, дип әйтеп булмый, безнең халыкта шундый ышану бар: чит-ятларныкы барыбер бәхет китерми. Бездә кәләшне балачактан ук ярәшеп куялар һәм алар арасына керү иң зур гөнаһ санала. Андыйны беркем дә аңлый алмас. Монда да шундыйрак хәл. Нора үзе әйтте, Закир аны байтактан, флотта хезмәт иткән чагыннан ук ярата һәм кияүгә чыгарга да тәкъдим ясаган.

    —Бигрәк иске карашлы кеше икәнсең, изге диярсең, сөйгәнеңне шулай җиңел генә ташлап китәрсеңме? Миңа калса, мәхәббәт өчен көрәшә белергә дә кирәк. Без әле күреп тә белмәгән Закир әнә нәкъ шулай эшли дә.

    —Сүзләреңдә мантыйк бар-барын, әмма без башка кавемнән, без гадәт-йоланы ана сөте белән сеңдерәбез, нәселдән килә торган сыйфат ул,—дип үзенекен сукалады Булат.

    —Ә Нораң Сталина шикелле ирекле булса?—дип түземсезләнеп сорады Саня.

    —Ул чакта бөтенләй башка эш. Синең шикелле баш әйләндереп кенә йөрмәс идем, ике дә уйлап тормый өйләнер идем. Матурлыгын гына кара, фәрештә диярсең, аңа карасам, хәтта башларым әйләнеп китә, моңа кадәр әле минем беркайчан да болай булганы юк иде…

    —Әйе, институттагы буялган чәчле кызлар әйтмешли, битараф азиат гүзәл җенес хакында болай сөйли башлаган икән, эшләрең начар синең Булат…

    —Шулайдыр ахрысы,—дип җитдиләнеп җавап бирде Булат,—һәм мин язмышны сынап карамаска булдым. Бер атна өйдән чыкмыйча диплом өстендә утырачакмын, ә син Сталина белән йөри бир, ул арада, бәлки, Ертык Закир да кайтыр һәм барысы да үз урынына утырыр. Әгәр минем белән кызыксынса, кая югалуымны сораштырса, берәр нәрсә уйлап табарсың шунда…

    Шулай итәргә килештеләр дә.

    Бәлки бу вакыйга шушының белән тәмамланыр һәм бүген Булат җанындагы тагын бер гөнаһта казынып, күңел яралары алып утырмаган булыр иде. Әгәр дә өч көннән соң Кондратов кайтып Сталина белән булган төнге сөйләшү хакында әйтмәгән булса, шулай булыр иде дә. Дөрес, ул ниндидер яшерен максат куеп сөйләмәгән. Гадәтенчә Булат әйткәннәрнең барын да Сталинага җиткергән, беркемгә дә чыгармаска вәгъдә алган. Шуннан соң сүзне җыеп кара инде син! Бигрәк тә ниндидер егетнең дустыңа өйләнергә әзер икәнен бел дә, телеңне тыеп кал. Яшь кызлар күтәрерлек йөкмени?! Әгәр дә серне шул ук көнне дустына җиткермәсә гомере буе газапланып яшәр иде. Кызлар холкының андый нечкәлекләрен Кондратов тоемлый аламыни. Хатын-кыз теләсә нинди баш әйләндергеч вәсвәсәгә бирешмәскә мөмкин, әмма кияүгә чыгу турында ишеткәч, аның күңелендә барысының да асты өскә килә, саклык, чамалап эш итү, акыл бизмәнендә үлчәп карау дигән нәрсәләр бер дә булмагандай юкка чыга. Хәтта ялгыш кына әйтелгән сүз дә, киная дә аларда йоклап яткан хыялны уята, хыялларында патша сарайларына тиң йортлар калкып чыга, әллә нинди планнар барлыкка килә, алар теләсә нинди елганың агымын кире борырга әзер. Әгәр дә мондый планнар тууга сәбәп булган сүзне әйткән берәр кемсә ул прожектларны күрә калса, һичшиксез, башын тотып күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга чыгып качар иде. Һәм инде моннан соң тәкъдим ясау урынына якындагы ун елга нинди өмет-ниятләр булырлыгы бөртекләп тасвирланган никах шартнамәсе-килешүе тотып килер иде.

    Нора белән дә нәкъ шулай булды, әле моңарчы беркем дә керә алмаган йөрәгендә Булаттан башка һичкемгә урын калмады. Ул “Булат” дип пышылдаганда егет күңелендә ут кабынган кебек, аның үзенең дә бу исемне әйткәндә башы әйләнә башлый һәм ул аны көненә йөзәр мәртәбә кабатлый иде.

    Ә бергә буласы тормыш бары тик алсу буяуларда гына гәүдәләнә. Туйдырып бетергән Оренбургтан, ышпана тулып яткан Форштадттан чыгып китү иң сөендергәне иде. Үзен ул йә Мәскәүдә, йә Ташкентта, йә Владивостокта итеп күз алдына китерә. Кондратов эшкә кайда билгеләүләре мөмкинлеген, хәтта Булатны кафедрада калдыру ихтималы барлыгын да ычкындырып өлгергән иде. Мәскәүне исә ул тоташтан мода йорты дип уйлый, менә кайда колач җәеп булыр иде, күренекле ханымнарга, данлы актрисаларга киемнәр тегәр иде! Мәскәү аның өчен әллә кайдагы, ерак-ерактагы шәһәр, буш сүз түгел, аларның өендә башкала турында сүз еш чыга, чөнки чәй белән сәүдә итүче бабасының Ордынкада хәтта үз йорты булган, аны революциядән соң тартып алганнар. Менә ул, имеш, күз явын алырлык матур күлмәк киеп Мәскәү театрларында йөри, кичке реклама утлары балкыган Горький урамында сәйран чигә. Мәскәүнең үзәгендәге бу урамны Булат белән Саня илтифатсыз рәвештә Бродвей дип кенә җибәрәләр иде. Тагын күз алдына булачак йорты килеп баса, менә ул Булатның дусларын һәм хезмәттәшләрен кунак итә, алар арасында Сталина белән Саня да бар, имеш. Ни хәл итәсең, ахирәтләрнең андый планнары да бар иде.

    Нораның уйлары юк-юк та һаман Булатка әйләнеп кайта, аның танцыга йөрми башлавына әллә нинди баш әйләндергеч сәбәпләр таба. Кондратов томан җибәреп өлгергән, дус кызлар берсеннән-берсе кызганычрак әллә нинди вариантлар уйлап чыгардылар, болар тормыштагыга караганда күбрәк кино күренешләрен хәтерләтәләр иде. Әмма телисеңме-юкмы, сәбәп бар—итагатьле, тәрбияле мәгъшукларның кавышуына колхозда печән чабып ятучы бер усал зат комачаулык итә. Закирның дуслары Булатка янаганнардыр, үтергәнче куркытканнардыр сыман булып тоела, бу хакта хәтта Кондратов та белми торгандыр. Аларның Мәскәү студентын гына түгел, теләсә кемне өркетә алганнарын, Форштадтта гомер кичерүче буларак, ул бик яхшы белә иде. Мондый фараз тагын башка уйлар тудыра, кулын сорарга җыенучы Булат ышпанадан куркып калгандыр, шуңа күренмидер кебек тоела башлый. Эштә чакта исә күз алдында коточкыч күренеш пәйда булды, хулиганнар тарафыннан кыйналып ташланган Булат Аренда бистәсендә ята һәм, табигый ки, бу кыяфәт белән аның күзләренә күренергә кыймый. Көтелмәгән ачыштан ул чак кына елап җибәрмәде, мондый хәл буласын алдан ук чамаламавына үз-үзен битәрләргә кереште.

    Эштән иртәрәк китте һәм базарга чапты, егет янына үзең килү никадәр генә гарьлек саналмасын, Булат янына барыбер кереп чыгарга булды. Боларның барысында үзен гаепле саный, очраклылыкка таянырга ярамый, нәрсәдер кылырга, мәхәббәтеңне яклап көрәшергә кирәк дип белә иде. Өйгә кайтуга тавык пешерде, әбисе белән вак бәлешләр ясады, пыяла банкаларга тозлы кыярдыр, кайнатмадыр кебек тәм-том тутырды, озак уйлап тормыйча, буфеттан бер шешә яхшы шәраб алды һәм кичен, танцы урынына Арендага китеп тә барды. Ул үзенең фаразларына шулкадәр нык ышанган иде, күңелендә яраткан кешесен кызгану хисе шулкадәр тирән һәм аянычлы иде, Булатны сау-сәламәт хәлендә күргәч, ирексездән елап җибәрде һәм бик озак тынычлана алмады.

    Булат көтелмәгән тансык кунакны үзенчә тынычландырырга кереште, юка иңсәләренә ефәк шәлдәй сузылып төшкән чәчләреннән сыйпады, яшьләрен сөртте. Тыела алмыйча үксүдән калтыранган үтә кадерле җан иясен кочагында тоюдан, аның якынлыгыннан исерде, хәтта үзе дә елап җибәрергә әзер иде. Бераздан, тынычлана төшкәч, Нора яшьләрен йота-йота бүген нинди хисләр кичергәнен, аны нинди хәлдә күз алдына китергәнен сөйләп бирде.

    Кызлар белән артык күп чуалмаган һәм мондый хәлгә беренче тапкыр тарыган Булат үзе дә Норадан ким дулкынланмаган иде. Кызны кочагыннан чыгармаган килеш җанында инде күптәннән бәргәләнгән назлы сүзләрне пышылдады, һәм алар, мөгаен, Нора күптән ишетергә теләгән мәхәббәттә аңлашу булгандыр да.

    Төнлә, шактый соңарып кайткан Кондратов аларны өйалдында, хуҗаның зур җиз самавыры янында тыныч кына гәп корып утырган хәлдә күрде, күзләренең сәер елтыравыннан алар арасында ниндидер бер мөһим нәрсә булганлыгын аңлап алды. Һәм бу чыннан да шулай иде. Алар мәхәббәттә аңлашып, бер-берсенә тугрылыкта вәгъдәләр биреп өлгергәннәр һәм киләчәктә аларны бары тик бәхет кенә көтәсенә чын күңелдән ышаналар иде. Алар Закир турында, һәрхәлдә, бу кичтә башларына да кертеп карамадылар, Нора барысын да үз өстенә алды.

    Закир менә-менә шәһәргә кайтып төшәргә тиеш, бу хакта Норага бик тиз җиткергәннәр иде инде. Аерылышканда ул Булаттан “Топольләр”гә килеп йөрмәвен, Закир белән барысын да җайга салганчы күзгә күренмәвен үтенде, болай да тәшвишләнеп көтүдән изаланып беткән иде. Инде хәзер, барысы да хәл ителгәч, Ертыкны үртәргә ярамый, ачуы чыкса аның ни кыласын белеп булмый, кайчандыр паркта котырынган чагы әле дә күз алдында.

    Чабып барган атны туктатыр, янгын телләре чорнаган өйгә ташланыр—бу сүзләр йөрәгендә мәхәббәт уты кабынган хатын-кыз турында әйтелгәндер, андыйларны бернинди киртә туктата алмый, алар бернәрсәдән дә курыкмый. Хәзер инде Нораның Закирны көтеп газапланасы килми, арадагы аңлаешсыз һәм сәер мөнәсәбәтне тизрәк өзеп ташлыйсы килә иде. Мәхәббәт ялкынында сулкылдаган җанның бәргәләнүен аңларга була, шуңа күрә ул дуслары аркылы аның кичекмәстән шәһәргә кайтуын сорады. Икенче көнне кич белән Әхмәтшин “Топольләр”дә пәйда булды да. Сөенеченнән нишләргә белмәгән Нора аңа каршы ташланды һәм бию мәйданчыгыннан алып та китте. Паркта өч сәгать буе, аннан соң Форштадтта, аларның өе янында таңга кадәр сөйләштеләр. Барысын да кичерергә, күрергә туры килде: күз яшьләре һәм ялварулар, түбәнсетү һәм янаулар, үгетләү һәм куркытулар, пышылдау һәм ярсып кычкырып җибәрүләр—берсе дә, берсе дә калмады.

    “Бергә булырга язмаган икән, туган абыем бул”,—диде Нора һәм аның аяклары астына егылды, гомере буе туганы итеп яратырга вәгъдәләр бирде. Бу кадәр ялыну, ялвару, мәхәббәте хакына теләсә нинди корбаннарга әзер тору кебек хисләргә беркем дә каршы тора алмас иде. Барлык бу хисләр үзенә дә якын һәм таныш булган Закир кызның бу кадәр ялваруын күтәрә алмады, сынды, таң алдыннан ул кызга туганы кебек булырга һәм аны сакларга ант итте.

    Бер көн узгач, кара төн уртасында Арендада практикантлар яши торган веранданың ишеген шакыдылар. Соңга калып килгән кунаклар Закир белән Раушенбах булып, аларның моңа кадәр кайдадыр инде бик озак аңлашканнары сизелә иде. Марикның уңайсыз елмаюыннан аның үз ирке белән килгәнлеген дә төшенеп була иде. Кунакларның болай кызуы, күрәсең, ярсулы әңгәмәдән генә түгел, аларның һәркайсының кулында икешәр шешә аракы да бар иде.

    —Сеңлемә гашыйк булган кеше белән танышырга килдем,—диде Закир керә-керешкә һәм шешәләрне шартлатып өстәлгә утыртты.

    Аның артында калган Марик ниндидер ымнар, ишарәләр ясый, куллары белән нәрсәдер күрсәтә, болар барысы бергә “курыкмагыз” дигәнне аңлатырга тиеш иде бугай.

    Закир, артында ниләр кылынганны сизгәндәй, кинәт арыган тавыш белән әйтте:

    —Әйе, әйе, курыкмагыз, мәхәббәтне йодрык белән тотып торып булмый икән. Давай, стаканнар бирегез дә, мәхәббәт турында сөйләшик, Марик сезне бик укымышлы, белемле егетләр дип ышандырды.

    Әллә нинди көтелмәгәнчә сәер төн булды ул, кайберәүләр гомере буена да андый көчле кичерешләрне татый алмый! Закир җаны бәргәләнүгә чыдый алмый, эчендә янартауларның утлы ялкыны белән янәшә бозлы таулар бәрелешә, аның бу хисләрне авызлыклап, кемгәдер сөйлисе, тәүбә-истигъфар кылгандай бушанасы килә, җаны шундый урын эзли, вакыты шундый иде. Арендадагы иске сәүдәгәр йортының верандасы нәкъ шундый җир булып чыкты да.

    Бушану кайнар һәм гыйбрәтле булды. Ерак төньякта ялкын телләре чорнаган барак, Форштадтта варисы булып калырга өндәгән Төрек Госман, коткаручысына рәхмәт йөзеннән Нора исемле кәләшенә дип тайгада төлке тун бүләк иткән аучы карт, океаннар гизүче корабның кысан кубригы, “Скорцени” кушаматлы матросның караваты өстенә эленгән фоторәсем, кызның күңелен рәнҗетүче гитара—берсе дә калмады һәм алар җавапсыз калган мәхәббәткә гимн булып яңгырады.

    Дипломатлык итагатеннән бихәбәр Ертык бер генә тапкыр да турыдан-туры Булатка мөрәҗәгать итмәде, ләкин алар барысы да аңа сөйләнде, дөньядагы иң кадерле нәрсәсен—сөйгәнен канлы йөрәгеннән аерып алучы, бирелгән анты аркасында аны сеңлем дип атарга мәҗбүр кешене аңларга мөмкин һәм мөмкин дә түгел иде.

    Төн бер мизгел шикелле генә тоелды, шешәләр бушады, ләкин аракы алмый иде, сүз һәм хисләр аракыдан көчлерәк булып чыкты, бары тик хисчән Марик кына вакыт-вакыт яшереп тә тормыйча күзендәге яшьләрен сөртеп ала һәм бу кичтә әллә ничә тапкыр кабатланган тостны игълан итә:

    —Мәхәббәт өчен!

    —…Мәхәббәт өчен…—дип арыган тавыш белән кабатлады Булат Мөэминович.

    Кулына стакан тоткан Раушенбах аның күз алдына шулкадәр ачык сурәттә килде ки, әйтерсең болар әле кичә генә булган кебек иде. Ә бит инде моңа утыз ел үтеп тә киткән…

    “Канымда сатлыкҗанлык геннары бармы икән әллә?”—дип коты очып уйлап куйды Мәхмүтов, өстенә салкын су койган кебек булды, Инкыйлаб Рәхимовна әтисе хакында аның сатлыкҗан, хыянәтче булганы өчен атып үтерелгәнлеген сөйләгән иде түгелме соң?

    Әтисе хакындагы шөбһәле уйлары бераздан күңел тынычлыгы белән алышынды, генетик нәселдәнлек турында сүз дә булырга мөмкин түгел, чөнки аны киресенчә, нәкъ менә тирән ышануы һәм тугрылыгы өчен, башка идеяләргә һәм идеалларга тугры калганы өчен атып үтерделәр дә. Яңа властька тугрылыкка ул ант итмәгән, димәк, моны сатлыкҗанлык дип атап булмый. Ә Сәет Алимханга ул, мөгаен, Коръән тотып ант иткән булгандыр.

    Юк, Булат кылган гамәлләренә җиңел аклану табарга теләми иде, бигрәк тә бүген.

    “Сатлыкҗан…—дип тагын кабатлап куйды ул тагын бер мәртәбә. Бүген ничәнче кабатлавыдыр инде, анысын үзе дә белми.—Тыныч кына яши бирәсең, йокы бүсәсең, кешеләр, төгәлрәге, массалар язмышын хәл итәсең, ә ул кешеләрне күргәнең дә юк… күргәнең дә юк…”

    Һәм кинәт кенә аңында бүгенге кулланышта сирәк очрый торган сүз—вөҗдан сүзе калкып чыкты, әйтерсең, үзе дә сизми Кызыл китапның “В” хәрефе куелган битен ертып алды. Әйе, иләккә салган судай тормышыбызда вөҗдан дигән нәрсә юкка чыкты, комга сеңеп беттемени, һәм аны эзләргә, табарга, хокукларын кайтарырга бик ашкынып та тормыйлар, чөнки барысына да болай җиңелрәк, изелүчеләргә дә изүчеләргә дә, ә инде җаныңда вөҗдан дигән нәрсә булса, тегесе дә, монысы да була алмас идең.

    Югалган сүзнең баш миен туктаусыз бораулап торуы юкка түгелдер, кайбер сүзләр күзгә күренерлек төсмер алу сәләтенә ия, алар фоторәсем ясагандагы кебек ачыклана баралар һәм төгәл сурәткә әйләнәләр. Үзенең бөтен аңлы тормышын Булат Мөэминович төрле дәрәҗәләр, вазифалар, орденнар алган лаеклы вә мөхтәрәм кешеләр арасында үткәрде, ләкин бүген бик сирәк кулланылучы вөҗданлы сүзен ул аларның титулларына һәм бүләкләренә кушып әйтә алмый, теле әйләнми, җаны карыша иде. Әгәр дә аңа кемне дә булса чын, асыл мәгънәсендәге вөҗданлы дигән нәзәкатьле исем белән билгеләп үтү хокукы бирсәләр, алар, һичшиксез, Инкыйлаб Рәхимовна һәм аның махсус интернаттагы хезмәттәшләре булыр иде, хәтта блатнойлар Форштадтындагы ялган романтикада үскән Ертык Закир атлы егетне дә кай ягы беләндер шул исемлеккә кертеп булыр иде. Чөнки алар ант, бурыч, намус, сүз бирү, горурлык кебек төшенчәләрне, ул сүзләр туры мәгънәсендә ни аңлатса, нәкъ шул мәгънәсендә аңлыйлар һәм бернинди ташлама, искәрмә ясамыйча кулланалар да иде.

    —Вөҗ-дан-лы,—дип куйды Булат һәм бу сүзнең әйтелешендә үк матур, горур яңгыравын абайлап алды. Шуны аңлады, әгәр бүген аңа кем дә булса үзенең бөтен дәрәҗәләрен һәм бүләкләрен исеменә кушылачак шушы сүзгә—бернинди ташлама, аерым хокуклар һәм өстенлекләр бирми торган сүзгә—алыштырырга тәкъдим итсә, ул озак уйлап тормас иде.

    Кинәт кенә яңа сорау туды: “Ярар, дәрәҗә һәм дә вазифамны кызганмыйча алыштырдым ди, аннан гына чын вөҗданлы кеше булырмынмы соң?” Артык баш ватуның мәгънәсе калмады, изге китапларда язылган “Бер тапкыр алдасаң…” дигән мәгълүм тәгъбир кылт итеп исенә төшкән иде.

    Беренче мәхәббәтенә, Норага хыянәт иткән, аның бөтен тормышын бозып ташлаган кешене вөҗданлы дип буламы? Моннан беркая да кача алмыйсың, Мәскәүдән нинди хатлар яза идең бит!

    Ә Закирга карата кылынганны ничек аңлатырга, дөресен генә әйткәндә, син аның тормышын ботарлап аттың һәм үлеменә сәбәпче булдың.

    Намус белән, вөҗдан белән әйткәндә, шулай ук Нора язмышына да син җаваплы.

    Әле өйләнмәгән, райкомда инструктор булып эшли башлаган чагы иде. Зөһрә Мәскәүдә институт тәмамлап кына килә, шул көннәрдә ул көтмәгәндә Кондратовтан туйга чакыру алды. Сигез ел буе бергә шатлыкны да кайгыны да уртаклашып гомер кичергән иң яхшы дусты өйләнә иде. Кондратов аның язмышына уңай йогынты ясаган бик азларның берсе, аның аркасында ул инженер булды да бит. Саня Сталинага өйләнә. Кайчандыр уйнап кына башланган роман шулай итеп никахлашуга килеп җиткән иде.

    Табигый ки, Булат туйда Нораны очратачагын төшенде, иске дусты аңа тагын бер талпынырлык, вөҗдан белән эш итәрлек мөмкинлек бирә иде кебек. Юкса, Саня Зөһрәне дә белә…

    Юк, соңгы мөмкинлекне файдаланмады, туйга бармады, телеграмма җибәрү белән чикләнде, янәсе, эше күп, сәламәтлек какшап тора, дөресрәге, вакҗанлылык күрсәтте, курыкты ул чагында. Хәзер, намус хөкеменең иң югары кимәлдәге таләпләре яктылыгында фикер йөртсәң, яшьлек дустын да саткан булып чыга. Шулайдыр… Юк, нәкъ шулай, чөнки ике елдан соң ул Кондратовтан тагын бер хат, соңгы хатны алды.

    Дөрес, хат Саняның үзенә адресланган булып, аны Оренбургтан Сталина язган иде. Ул кечкенә улы белән туган шәһәрендә кыш үткәрә, ә Саня Ангарада үзен танытачак, данга күмәчәк өченче күперен төзеп ята иде.

    Сталина барысын да бәйнә-бәйнә тасвирлаган иде. Төрек Госман иреккә чыккан, тагын иске гамәлләренә тотынган, Форштадтта яшьләрдән һәм иске дусларыннан яңа банда оештырган. Шулай бервакыт Госман райондагы банкны басмакчы булган да, аларга машина кирәк булып чыккан. Моның өчен иң кулае такси. Закирга әйтеп караган. Әхмәтшин баш тарткан, дуслары белән Төрек: “Әйдә без сине бәйлик тә, машинаңны алыйк, һөҗүмнән соң шәһәрдә ташлап калдырырбыз”,—дигән. Закир монысыннан да баш тарткан. Сүз уңаеннан, аңа ун мең сум вәгъдә иткән булганнар.

    Талауны чигерә алмаганнар, банктагы шымчылары акча килгәнлеген хәбәр иткән булган, банда ашыга башлый, кулга төшәсе акчаны читкә җибәрәселәре килми. Закир белән килешә алмагач, Госман киткәндә ачуын яшерми, машинаны көч кулланып табачакларын әйтә.

    Аларның таксины урлап алып китәчәкләрен, бәлки иптәшләреннән кемнең дә булса һәлак булачагын Закир берсүзсез аңлап ала. Банданы куып җитеп, Госманны читкәрәк чакыра да әйтә:

    —Әгәр дә бүген төнлә берәр таксист һәлак булса, үзеңне дә якты дөнья белән бәхилләштем сана,—ди.

    —Тынычлан, Ертык, безгә юеш эш кирәкми,—дип гасабиланып җавап бирә Төрек,—бар, эшләвеңне бел дә, ментларга ычкындырма, артык изге булып кыланасың… вөҗданлы кеше имеш…

    —Ничек булдыра алсам, шулай яшим, ә мин әйткәннәрне онытма, мин дә сүзләремне җилгә очырмыйм,—ди Закир һәм машинасына таба китә.

    Ике адым да ясарга өлгерми, Госман мәче җитезлеге белән аның артыннан сикерә һәм аркасына, калак сөяге астына, нәкъ йөрәк турысына пычак белән кадый.

    Бер сәгатьтән соң Форштадтта Закирның бандитлар утырган машинасы кинодан кайтып килүче Нораның күзенә чалына һәм ул ниндидер яман хәл булганны сизенеп, участковыйга чаба. Тревога буенча өлкәдәге бөтен милицияне аякка бастыралар, Төрек Госманның ниләр майтарып ташларга сәләтле икәне мәгълүм, таң алдыннан шәһәргә керү юлында аларны бөтен табышлары белән кулга төшерәләр.

    Закирны күмәргә бөтен Оренбург килә, һәр ике таксопарк шоферлары чистартылган, ялтыратылган машиналарда, сиреналарын туктаусыз кычкырта-кычкырта үзләренең иптәшләрен соңгы юлга озата.

    Сталина шулай ук Нораның Закир кабере өстендә ничек өзгәләнүен дә язган иде. Аларның мөнәсәбәтләре якыная башлаган, инде туйга да күп калмаган булган.

    Авыр, моңсу хат иде ул, ахырында тагын бер кайгылы хәбәр килеп чыкты.

    Закирның үлеменнән соң Нора үз-үзен кая куярга белмәде, дип яза иде Сталина. “Бу каһәрле шәһәр мине ике сөйгәнемнән дә аерды, мин монда кайчан да булса бәхетле була алмам”, дип өзгәләнде. Кырыгына, Закирның әнисе рөхсәте белән, “Кичер мине, сөеклем… Нора” дип язып граниттан кабер ташы куйдырган. Кырыгын үткәргәндә дә үзен Закирның хатыны кебек тоткан, ә икенче көнне… юкка чыккан. Хат та, бернинди язу да калдырмаган. Менә ничәнче ай эзлиләр инде.

    Сталинаның хатына Кондратов бернинди өстәмә-фәлән язмаган, “Исәнме” дә, “Сау бул” да юк, хат үзе барысын да аңлата иде.

    “Сатлыкҗанлыкның эзе гомер буе эзәрлекләп килә”.—Моны бүген Булатка раслап торуның кирәге юк. Күрәсең, хатыныннан алган хатны җибәргәндә Кондратов аларның дуслыгына җеназа укыган көн булган. Моннан соң алар беркайчан да күрешмәделәр, хат алышмадылар, гәрчә бик теләсә, Булат армиядә бергә хезмәт иткән сабакташ дустын Мәскәүдән бик җиңел эзләп таба ала иде, Кондратов танылган кеше, аның исеме матбугатта еш күренеп тора. Ләкин ул Булатка нәрсә дип әйткән булыр иде, синең тормышың тоташыннан вак-вак сатылулардан тора дипме? Ә моны ишетәсе килми…

    “Юк инде, нинди генә хәйлә корма, вөҗданлы булу—безнең хакта түгел”,—дип ачынып уйлады Мәхмүтов.

    Зөһрәгә өйләнеп, үзен һәм иптәшләрен аны яратам дип ышандырып, ул үзенең беренче хыянәтен ясады. Кемне алдыйсың, йөрәгендә барыбер Нора иде, наз тулы хатлары Оренбургка агылып торды лабаса. Мәхәббәтне үлчәүгә куялармыни, сөйгәнеңнең югары белемле яисә талантлы модистка булуы мөһиммени? Ә инде дөреслек пәрдәсен тагын да күтәрә төшсәң, үлчәү тәлинкәсендә Зөһрәнең белеме басмады, Нора әле унтугызынчы яшь белән генә бара—ул да укый алган булыр иде, их, мәхәббәт өчен ул гына киртә булсамы… башка як тартты, үлчәүдә Зөһрәнең әтисе—югары дәрәҗәдәге партия работнигының йонлач кулы да бар иде шул. Мәскәүдәге даими вәкиллеккә еш кереп йөргән Булат аның юмартлыгы хакында ниләр генә ишетми иде.

    Булатның Оренбургтагы элемтәләре хакында белгән Зөһрә кулындагы куәтле коралны бик саклык һәм осталык белән эшкә җикте, тоткан җиреннән сындырырга курыкты, чөнки ул вакытта кияүләрне ачыктан-ачык сатып алмыйлар иде әле һәм… үз дигәненә иреште дә.

    Зөһрәнең әтисе кызының ирен райкомга алдырды, хәтта промышленность бүлегендә урын бушаганны да көтеп тормады, үзе исән чагында киявен райком секретаре итәчәген белә иде. Һәм үзенекен итте, кияү балакай белемле, мәнле кеше булып чыкты, яшьлеге белән дә башкалардан аерылып тора иде.

    —Син хәзер номенклатура кешесе, гомерең буе обоймада утырачаксың,—ди торган иде югары дәрәҗәдәге кәнәфи биләүче кайнатай тиешле кеше.—Ә күперләр, төзелеш белән әвәрә килүең бер сафсата гына, иң күп дигәндә трест управляющие була алырсың. Төзүченең шуннан артык күтәрелер җире юк. Шуннан нәрсә? Үзең шикелле бер малай-шалай, райком инструкторы чакырып алыр да, үзе синнән ике тапкыр яшьрәк булуга карамастан, урын да тәкъдим итеп тормастан, пешереп чыгарыр. Пешерергә сәбәп һәрвакыт табыла ул. Өскә партия линиясе буенча үрмәлә, власть алар кулында булды һәм булыр да. Инженер, хуҗалык эшлеклесе, галим, язучы, артист—болар берсе дә ышанычлы түгел, өметсез, менә авам-менә авам дип торган багана кебек, бары тик номенклатура кадрлары гына кыйммәтле, алар гына бәяләнә.

    Бабай тиешле кеше Зөһрә шикелле үк яман чирдән бик иртә үлеп китте, күрәсең, бу аларның нәселендә бардыр. Зөһрәнең хакимият башындагы әтисе шулай иртә вафат булмаса, Булат, мөгаен, бүген республика башкаласындагы кәнәфиләрнең берсендә утырыр иде һәм, табигый ки, Ленин музее филиалы ачылу тантанасында катнашкан һәм карт большевичка йөрәгенә тагын бер яра ясаган булыр иде. Үзенең тарих укытучысы Даниярова белән очрашудан качмас иде бит, кача алмас иде.

    Уйлар бер вакыйгадан икенчесенә сикерә, күз алдында бер-бер артлы таныш йөзләр алышына, кешеләр һәм төрле урыннар пәйда була: Мәскәү, Кунцево, институт, солдат казармалары, Кызыл мәйдан, Мавзолей, Сталинны күмү, Оренбург, кара ЗИМ рулендәге Ертык Закир, Форштадттагы элеккеге чәй сәүдәгәренең ике катлы кызыл кирпеч йорты, “Топольләр”дәге джаз, “денди” Раушенбах, Арендада диплом эшен язып бетергән йортның верандасы, Җаек суы, әрәмә, Нора, джаз сөюче Кондратов белән Сталина, илленче еллар ахырында Мәскәүдәге якташлык, Коканд детдомында үткән еллар, Инкыйлаб Рәхимовна һәм аның киресе Әхрар Гыйниятович Гыйниятов, Зөһрәнең аның язмышына килеп кергән әтисе, нишләптер төшләрендә һаман җимерелгән булып күренүче Карасу күпере, гориллага охшаган күрше—менә бүген дә, төн уртасында аның ни уйлаганын тикшереп торырга маташучы милиция башлыгы Халтаев, вакыт-вакыт ул аны янәшәсендә торган кебек хис итә башлый, әмма тора-бара күнекте тагы; Ташкентта Ленин музее филиалы ачылу, анда Даниярованың катнашуы тантанага бөтенләй башка төсмер биреп җибәргән иде һәм Булат Мөэминовичның үзенең тормышы; Истанбулдан кайткан энҗе муенса, Мияссәрәне күрәлмый башлаган обком секретаре Тилләхаҗиев; яшереп җыйган миллионнарыннан колак кагучы Раимбаев, полковник погоннары таккан ялган полковник төркемендә нишләптер лейтенант Халтаев килеп чыга; хәзер инде күптән мәрхүм булган, тар бостон костюмлы Төрек Госман—болар бөтенесе дә әллә нинди тыгыз чуар йомгакка әйләнделәр, һәм менә шушы чуар йомгак аның тормышы була да иде инде.





    II БҮЛЕК


    Чыганак: kitaphane.ru
  • Рауль Мирхәйдәров:
  • Не забывайте нас...
  • Седовласый с розой в петлице
  • Горький напиток счастья
  • Карга короле
  • Иманыңнан бер язсаң...




  • ← назад   ↑ наверх