• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рауль Мирхәйдәров

    Иманыңнан бер язсаң...


    II БҮЛЕК



    Мамык Наполеоны, Аксай ханына ахалтекин чаптары, Бохара әмиренең алтыны, туган көнгә докторлык диссертациясе, ОБХСС башлыгының догасы, өйгә китереп бирелгән партбилет, дучега охшаган кеше



    Ташкентта инде бик күптәннән булган тантанадан уйлар башкасына—башкалада булмыйча, район дәрәҗәсендә генә узса да киң колачлыгы белән алардан калышмаганына әйләнеп кайтты. Байлыгы, муллыгы, шау-шуы белән ул хәтта аларны уздырып та җибәргән иде бугай. Ул чакта илдә ниндидер ярыш, көндәшлек рухы хөкем сөрә иде—кем теге яки бу чараны затлырак, баерак итеп үткәрә ала. Бәйрәмнәр һәм юбилейлар эстафетасы мәмләкәт буйлап тугыз баллы дулкындай ургылып уза, янәсе, “күрегез, без кемнәр” яисә “без дә төшеп калганнардан түгел”, эш белән булмаса, юбилейлар белән шаккаттырырбыз.

    Үзенә илле яшь тулган көнне, аның юбилеен районда шулай кумпайтып, шау-шулы итеп үткәргәннәр иде. Дөрес, ул үзе бернәрсәгә дә кагылмады, оештырып йөрмәде. Райком аппараты аңа ярарга теләп, һәркайдагыча артыграк тырышып ташлаган булып чыкты: тау башында ни булса, итәгендә шул булыр, ди бит. Юбилей комиссиясен турыдан-туры Халтаев үзе җитәкләгәнне ул соңрак, газеталардан гына белде. Өлкә газетасында матурлап ретушьланган фоторәсеме белән күләмле мәкалә басылып чыкты, ә район газетасын әйтәсе дә юк. Баш мәкаләсеннән башлап иң соңгы абзацына кадәр аңа багышланган иде, Карасу күперенең рәсеме ярты битне алып тора. Кылган игелекләре хакында укырга да уңайсыз иде.

    —Артык төче язылганнар,—диде ул басылган мәкаләләр хакында газета редакторына, тегесе аны шәхсән үзе тәбрикләргә дип шылтыраткач.

    Әмма газета эшендә ярты гомерен үткәргән, нинең ни икәнен яхшы белгән карт бүре көлеп кенә куйды:

    —Юкка рәнҗетмәгез, теләсә кемне илле яшьлегенә Ленин ордены белән бүләкләмиләр,—дип җавап бирде ул.

    “Чыннан да, бер карасаң, теләсә кемгә мондый югары бүләк тәтеми шул”,—дип уйлап куйды ул сөйләшүдән соң һәм мәкаләләрнең артык купшы язылуы хакындагы уйлары да юкка чыкты.

    Культура йортындагы рәсми өлештән соң кунаклар ишегалдына кайттылар, ул чакта менә бу айванны сүтеп алырга, хәтта ике агачны кисеп ташларга туры килгән иде. Хатынының бер дә кистерәсе килмәгән иде дә, тик Халтаевны туктатып буламыни, монда да ул үз бакчасындагыдай кылана бирде.

    Мияссәрә аны яратып бетермәгәнен яшереп тормый иде, шул чакта әйткәне әле дә колакта яңгырап тора кебек:

    —Мондый мәрәкәне Халтаев кына оештыра ала, ай саен мәҗлес уздырып шомарып бетте инде, җае гына чыксын… Шул “Волга”сының туган көне генә уздырылмый калгандыр да. Киң күңелле, юмарт кеше имеш, аның мондый мул табыннарны ни өчен оештырганын белмиләрмени, халыкны дуракка санагач та… Йола дигән булып бүләк җыю икәнен сабый бала да аңлый бит. Юкса, ришвәтне ачыктан-ачык биреп булмас иде. Ни генә алып килмиләр аңа. Исләрең китәр… Барысын да капка янына чыгып үзе каршы ала, кемнең ни китергәнен, ничек сулаганын да белеп тора ул.

    Кызым сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигәндәй, Булат бу сүзләрнең яшерен мәгънәсенә бик тиз төшенде. Мияссәрә турыдан-туры әйтергә базмыйча, кешеләр синең хакта да шулай уйламасын, дияргә тели иде. Шунлыктан Халтаевны кисәтеп куйды, беркем дә бернинди әйбер дә күтәреп килмәсен, диде. Табигый ки, Халтаев барысын да үзенчә аңлаган һәм “буш кул белән, әмма чиста күңел белән килергә кирәк” дигән күрсәтмә тараткан, ләкин милиция башлыгының гадәтен яхшы белгәнгә, күпләр моны киресенчә аңлаган, бүләкнең кыйммәтен икеләтә, өчләтә арттырырга кирәк дип кабул иткәннәр. Райком хуҗасы милиция башлыгы аша буш хәбәр җиткертмәс! Ә инде Мәхмүтовның бу мәсьәләдә артык нәзакәтле, таләпчән икәнлеген яхшы белгән Халтаев юбилярның кәефен бозмаслык җайлы юл тапкан. Кунаклар юбиляр янына аның ишегалды аркылы керергә тиеш булдылар, кыенсындырып торган бүләкләреннән шунда арынып чыктылар. Бу исә бөтенесенә дә шулай булырга тиешле булып тоелды.

    Юбилейның искә төшүенә мәҗлеснең артык бай, мул һәм купшы булуы гына сәбәп түгел иде. Хәер, анысы да искә алырлык. Өстәлләрдә ниләр генә юк иде… Бөтен көйгә кыздырылган сарык түшкәләре, җәен вә боҗыр пылавы, тауларда махсус ауланган киек-фәлән ите, күрше буада тотылган форель дисеңме—барысы да бар иде… Иң танылган җырчылар, музыкантлар, хәтта районга янәсе Ташкенттан очраклы рәвештә килеп эләккән ике биюче юбилярга мәдхия укып, җырлап, уйнап, биеп торды… аны шигырь белән дә, җыр белән дә мактадылар, өлкәдәге күренекле кешеләр сынын коюда специальләшкән Заркент ташкисәре бөтен рәвешен китереп 137 номер сугылган гипс сын бүләк итте, кычкырып игълан ясады: 137 номерлы бу сәнгать әсәре киләсе айда республика башкаласындагы сәнгать күргәзмәсенә, бөтенхалык игътибарына тәкъдим ителәчәк, диде. Бераз буталган шикелле итеп, әллә инде игътибарны күбрәк юнәлтер өчен бераз тын торганнан соң, ул күргәзмәгә чит ил кунаклары да киләчәген өстәп куйды. Аның сүзләрен көчле алкышларга күмделәр. Мәхмүтовның үз зурлыгында сын койган ташкисәр нәрсәне күздә тоткандыр, шатлыгы эченә сыймаган кунаклар нәрсә уйлагандыр, нәмәгълүм, бәлки аларга мондый орденлы шәхес бөтен дөньяны шаккаттырырга мөмкин булып тоелгандыр?

    Юбилейны ул бүген бөтенләй башка сәбәпләр аркасында искә төшерде.

    Якшәмбе көнне иртән, өендәге эш бүлмәсендә Ленин орденын учына куеп, аны сынга ясалганы белән чагыштырып утырганда, әйтергә кирәк, сындагысы чыныннан өч тапкырга зуррак булып, шунлыктанмы гайре табигый һәм законсыз булып тоела иде,—ишеккә кыяр-кыймас кына шакыдылар. Җавапны көтеп тә тормастан, үзен кертмәсләр дип уйлагангамы, ашыгып-кабаланып бусагада бакчачы Хәмракол әкә пәйда булды. Бүлмәгә керүгә үк ул, бер сүз дә дәшмичә, кәнәфидә утыручы орденлы кеше алдына килеп егылды; берни дә аңламаган хуҗа сикереп торды, өстәл яныннан чыгар өчен кәнәфине кузгатырга кереште, чөнки карт аны почмакка бикләп калдырган иде. Гаҗәп тәэсирле күренеш иде бу: буй-буйлы ефәк пижама кигән, түрәләрчә тук чырайлы, кулына Ленин ордены тоткан таза Мәхмүтов, аның артындагы китап шкафында үз зурлыгындагы сын һәм… аның алдына тезләнгән, сәләмәләргә төренгән карт.

    “Хан йортындагы иртә”… Заркент сынчысы моны, әгәр дә җитәрлек фантазиясе булса, шиксез, шулай дип атар иде.

    Карт аның аякларына ябышкан иде, шулай да хуҗа җаен табып бу сәер тоткынлыктан ычкына алды. Картны келәмнән торгызмакчы булды, әмма тегесе кул-аяклары белән җиргә ябышкан, бу мөмкин хәл түгел иде кебек.

    —Ялварып сорыйм, зинһар, тыңлагыз…—диде Хәмракол әкә хуҗаның ишектән чыгып китәргә һәм кемнедер ярдәмгә чакырырга җыенуын сизенеп. Халтаевның бакчада кичәге юбилей мәҗлесенә корылган өстәлләрне сүтеп йөрүен күреп алган иде инде ул.

    —Торып кәнәфигә утырсагыз гына тыңлыйм,— диде Хуҗа кискен итеп. Ул инде көтелмәгән бу хәлдән айнып өлгергән иде.

    Карт җитез генә келәмнән торды һәм юбилярны ишегалдындагы кешеләр чакырып алыр, яисә телефон бүлдерер дип курыккангамы, ашыгып тезәргә кереште:

    —Алла хакы өчен минем улымны коткарыгыз, райпотребсоюз базасында склад мөдире булып эшли ул, исеме Рәхмәтулла, аны сезнең күргәнегез дә бар, иң зур склад анда, начальство дефицитны шуннан ала. Зур суммада җитмәүчелек, без аны түлибез, каплыйбыз, тик эшне япсыннар гына…

    —Бу суд, прокуратура, ОБХСС, милиция эше, мин аларның эшенә тыкшына алмыйм. Дәүләт милкен әрәм-шәрәм итүчеләрне, җинаятьчеләрне яклавым турында ишеткәнегез бармы?—дип каты итеп җавап бирде ул һәм сөйләшүне беткәнгә санап, ишеккә таба юнәлде, әмма карт көтмәгәнчә җитезлек белән сикереп торды һәм юлны бүлде.

    —Сез әйбәт кеше, тамырыгыз яхшы нәселдән, сез әмир шикелле үк бөтен тирә-якның хуҗасы, сез ничек әйтсәгез шулай була, мин күп яшәгән, күпне күргән кеше, белеп әйтәм: сезнең сүзегез законнан өстен! Сезнең бәйрәмгә безнең гаиләдән бүләк булсын, бу чын күңелдән, үзегезгә кирәге чыкмаса, балаларыгызга ярар.—Һәм ул көтмәгәндә аңа күн янчык сузды.

    Булат Мөэминович кискен генә аның кулын читкә этәрде, янчык картның калтыранган кулларыннан ычкынып идәнгә төшеп китте, келәмгә алтын патша тәңкәләре сибелде.

    —Каян алдыгыз моны?—диде йөзе агарып киткән райком секретаре.

    Хәмракол әкә келәмгә тезләнеп, бер сүз дә әйтмичә алтын тәңкәләрне җыярга кереште. Тынлык озакка сузылды һәм Булат моның бер-бер провокация булмагаеннан шикләнеп инде Халтаевны чакырмакчы иде, карт тонык тавыш белән сөйли башлады:

    —Болар синең әтиең белән миңа яхшы заманнар килгәнче Сәет Алимхан сакларга кушып калдырганнарның бер өлеше, без аның белән бер хезмәттә идек. Синең әтиең Мөэмин түгел, ә Әкбәр-хаҗи, әйбәт кеше иде, мәрхүм, хәтта үлем куркынычы астында да мине сатмады, аның улы мине яклар, канаты астына алыр дип уйлаган идем…

    —Мине нишләп Әкбәр-хаҗиның улы дип уйлыйсыз?

    —Сез—коеп куйган әтиегез, бер тамчы су кебек, хәтта чигәгездә миңегез дә нәкъ аныкы, тавышыгыз, бөтен килеш-килбәтегез әтиегезнеке. Аннан соң, мин сезнең кайда үскәнегезне, укыганыгызны белештем, барысы да туры килә, мин ялгышмыйм. Әгәр теләсәгез, Сәет Алимханның җәйге сараенда әтиең белән бергә төшкән фоторәсемне бүләк итә алам, әмир сараенда бик яхшы фотограф бар иде, хезмәт хакын ул минем кулдан ала иде…

    Мәхмүтов “ә” дә, “җә” дә димәде, ишек яныннан китеп тәрәзә катындагы диванга барып чүмәште. Бакчачы аның каршындагы журнал өстәленә алтын тәңкә тутырылган янчыкны китереп куйды.

    —Алып куегыз, минем өйдә ничәнче ел яшисез инде, ришвәт алмаганны белергә тиешсез.

    Карт шомартып ялтыратылган өстәлдән алып янчыкны куенына кыстырды. Булат Мөэминович сүзсез генә утыра бирде, ләкин карт бакчачы да чыгып китәргә ашыкмый иде. Ниһаять ул ялынган сыман сөйли башлады:

    — Алла шаһит, сезнең күңел яраларын кузгатырга теләмәгән идем, гафу итегез, ләкин үзегез мәҗбүр иттегез… Бөтен кеше дә ала бит, сез дә алсагыз, мин дә дәшмәс идем… Чигенер урыным юк. Улым—иң өлкәне, биш баласы бар…—Карт бәйләнчекләнмичә, ашыкмыйча гына сөйли, әмма Мәхмүтов сизенә, моның артында ниндидер шантаж бар сыман. Моны кем оештырган, артында кем тора? Ленин ордены аның уч төбен яндыра, фикерен тупларга комачаулый кебек. Бер көн дә тагып йөри алмадым, дип уйлап куйды ул. Ләкин егерме елдан артык власть башында утырган кеше буларак, үзен бик тиз кулга алды. Һич көтмәгәндә, кирәкмәгән чакта ачылган сереңә ия кеше алдында җебеп төшү ярамас, үзеңне тагын бер кат коткарырга инде Даниярова юк, дип уйлап куйды ул һәм бер карарга килде:

    —Мин сезгә ярдәм итәрмен, ләкин минем әтиемне белгәнгә түгел, ә бәлки безнең йортта эшләгән кеше буларак, Зөһрә истәлегенә ярдәм итәрмен, ул сезне бик ярата иде, ләкин… бер шартым бар…

    Хәмракол әкә дулкынлануын тыя алмыйча ашыгып әйтте:

    —Теләсә нинди шартка да риза…

    Кабинет хуҗасы инде хәлне үз кулына алган иде.

    —Шартлар мондый,—дип дәвам итте ул.—Улыгыз бурычын каплый, ярты елдан да калмый районны ташлап китә, башка өлкәгә күчә. Дәүләт кесәсенә кулын тыкмаслык итәргә кирәк. Шунлыктан, әрәм-шәрәм итү турындагы документлар минем сейфта сакланыр, икенче кат мин аңа ярдәм кулы сузмам, хәтта үзегезне минем бертуган абыем дип ышандырсагыз да.

    Карт кайчандыр әмир сараендагы гадәте буенча ишеккә таба арты белән китте, рәхмәтләр укый-укый бүлмәдән гаип булды.

    Булат Мөэминович тормыш сәерлекләре турында уйлап куйды, шатлыгы да кайгысы да янәшә йөри икән. Нәкъ менә бүген бәйрәмне бозарга кирәк бит! Ул үзенең “Мөэмин улы” урынына “Әкбәр улы” дип язылган документлары хакында күптәннән оныткан иде инде. Карт алдамый, Инкыйлаб Рәхимовна да аңа атасының исемен онытмасын өчен нәкъ шулай дип әйткән иде, ләкин ул аның “хаҗи” икәнлеген, мөселман дөньясында иң мәртәбәле гамәл—Мәккәгә хаҗ кылган кеше булганлыгын беренче тапкыр ишетте.

    Иң соңгы мәртәбә ул болар хакында әле институтта укыганда, деканатка кереп, анкетасына төгәллекләр кертергә җыенган чакта Кондратовка сөйләгән иде, әмма иптәше киңәш итмәде. Хәер, соңгы тапкыр Саняга түгел, ә булачак кайнатасы Әхрар Гыйниятовичка сөйләгән икән. Киявенең биографиясендәге шундый факт аның югары урынына зыян китермәсме, дип турыдан-туры сорады. Зөһрәнең әтисе көлеп кенә куйды, киявем шундый дәрәҗәле ата-анадан икән әле, дип сөенде генә. Ә инде боларны ачарга кирәк түгелме дигәч, “Үткәннәрдә казынырга кирәкмәс, күптән инде бала атасы өчен җавап бирми”, диде.

    Һәм менә хәзер, югары дәрәҗәләргә ирешкән, детдомдагы вакыйгаларны һәм Инкыйлаб Рәхимовнаны оныткан, атасының яңа исеменә күнегеп беткән бер заманда атасын һәм аның кылган гамәлләрен белгән шаһит табылсын әле! Райком секретареның партиягә кергәндә яшереп калдырган мондый фактны теләсә ничек әйләндерә алырлар иде, районда да, өлкәдә дә дошманнары бар, җайга салынган хуҗалыгы келтерәп барган районга кызыгучылар җитәрлек, әзергә-бәзерне йотарга җыенучылар бетмәс.

    Ә нишләп боларны партиядән яшергән? Сорауга җавабы да бар анысы, ул бит Зөһрәнең әтисенә бернәрсәне дә яшермичә сөйләп биргән иде, Инкыйлаб Рәхимовнаны искә алырга да онытмаган иде. Әхрар Гыйниятович гади коммунист кына түгел, өлкәдәге барлык коммунистлар өстеннән дә коммунист, обком секретаре, партия съездлары делегаты, депутат. Ләкин хәзер боларга кем генә колак салыр икән, һәр нәрсәгә көче җиткән Гыйниятов бакый дөньяда. Мәхмүтов биографиясендәге фактны яшереп калдырганда Әхрар Гыйниятович яшерен максатны күздә тоткан, чөнки ямьсез кызын Мәскәүдә укыган өметле яшь белгечкә кияүгә бирәсе булган, димәсләрме. Бөтен партияне кайнатаң белән тәңгәл куярга ярамый яравын, әмма ул чакта сереңне Гыйниятовка сөйләү партия алдында җавап тотуга тиң иде, ул мәңгелек, какшамас көч булып тоела иде. Әлбәттә, бакчачы аның кем кияве икәнен белгән, шуңа күрә моңынчы эндәшмәгән дә… кем генә өлкә комитеты секретаре кызының яраткан иренә күләгә төшерергә батырчылык итәр икән.

    Булат Мөэминович чын-чынлап курка калды, Гыйниятов катнашыннан башка корып өлгергән бөтен тормышы упкын алдында калды, Ленин орденын да ул хезмәтем белән яулап алдым дип ышана иде. Соңгы егерме елда аның районында үстерелгән каракүл тиресен Европа аукционнарында кулдан йолкып диярлек алалар, бигрәк тә “сур” һәм “антик” дигән төсләрне яраталар. Болар бөтенесе дә аның тырышлыгы аркасында барлыкка килде ләбаса. Һәвәскәр галим, селекционер Эгамбердыевны нәкъ менә ул тапты, канаты астына алды, бөтен җирдә мамык үстерү белән мәш килгән бер заманда каракүл җитештерүне алга сөрде. Үзен югары бүләккә нәкъ менә каракүл тиресе, каракүл сарыклары үрчетү һәм шулардан ил казнасына кергән валюта өчен тәкъдим иттеләр дип саный иде ул.

    Һәм хәзер болар барысы да куркыныч астында. Өлкә комитетына барып, соңлап булса да биографиягә ачыклык кертергәме? Мантыйкка сыя кебек, ләкин монда да нәрсәдер җитми, Заркентта өлкә комитетына яңа кеше утыргач, кадрлар сәясәтенең асты өскә килде. Тәхеттәге ханмыни, уңга да сулга да дәрәҗәле вазифалар һәм постлар таратыла, барысы да аңа тугрылыкка ант эчкән кешеләргә. Секретарьның ул җитәкләгән районга күз салгалаганын сизә ул, җае чыкса, төртеп төшерергә дә күп сорамас, әлегә сәбәп кенә юк, халык арасында абруе бар, Күпер Булат дип йөриләр. Болар да аңа мәгълүм, әлбәттә. Юк, Тилләхаҗиевка барырга, әллә кайчангы тарихны сөйләргә ярамас, төрмәгә тыгып куярга да күп сорамас, атып үтерелгән халык дошманының хезмәттәшен еллар буе бакчачы итеп тот та… Алтын турында да әйтеп бирергә туры киләчәк… Аннан Хәмрәкол әкә хәзинәсеннән бер тәңкә дә алмадым дип исбатлап кара… Болай уйларга нигез җитәрлек, яңа обком секретарена ярамаган кешеләрне ничек пычракка буяганнарын күрмәслек түгел.

    Шушы көннән, бер үк вакытта сөенечле һәм көенечле көннән башлап Мәхмүтовның күңеленә шик корты белән бергә курку керде, үзенә ышанычы кимеде, әйтерсең, артыннан күзәтү алып барылган кеше иде.

    Дөрес, райпотребсоюз склады мөдире Рәхмәтулла җитмәүчелекне тавыш-тын чыгармыйча гына каплап, йортын сатты һәм гаиләсе белән Нәманганга күчеп китте, йола буенча төпчек улы янында яшәп калган Хәмракол әкә элеккечә аның бакчасында эшли һәм күзгә күренмәскә тырыша, хәер, моны эшләү артык кыен түгел, хуҗа бик иртә чыгып китә, соң кайта, ләкин ул бакчачының эшләгәнен сизеп тора иде.

    Ярты ел үтте, Хәмракол әкә белән булган вакыйга да онытыла башлады, ул инде Ленин орденын тагып йөри һәм аңа күнегеп килә, шул ук вакытта өстендә ниндидер бәла куеруын да ул сиземли иде. Болар аның үз-үзен тотышында чагылмый калмады, бик тиз кызып китә башлады, тирәсендәге кешеләрнең сүзләре, гамәлләре шик уята, һәркайда мәкер тоемлана иде. Бу үзгәрешләрне беренче булып Мияссәрә абайлап алды, ләкин ире моның сәбәбен арыганлык белән аңлатты, чыннан да, берничә ел рәттән ял алмыйча эшли иде. Мөгаен, тагын бер-ике ай шулай дәвам итсә, ул чыдап тора алмас, йә өлкә комитетына, йә Үзәк Комитетка барыр, аңлашыр иде… Намуслы кеше буларак, ул чын вөҗдан газаплары кичерә иде. Җитәкче булу бер хәл, гади кеше буларак та ул үзенең икеле-микеле халәтен яхшы аңлый. Бу яклардан бөтенләй китеп барсаң, яисә гомумән партия эшеннән баш тартсаң яхшы булыр иде дә бит. Ләкин мондый хәлиткеч адымнан аны нәрсәдер тотып тора, рухын сындыра. Бакчачы язмышының ачык булмавы газаплый, әгәр дә ул өлкәгә яисә Үзәк Комитетка барса, аның хакында да сөйләп бирергә туры киләчәк.Серен ачкан, шул ук вакытта үзенең кем икәнлеген дә таныган диндар картны хөкем кулына тапшырырга туры килер. Хәмракол әкәнең Халтаев кулына барып эләгү ихтималыннан гына да аның чәчләре үрә тора иде. Карт бакчачы аны хыянәтче дип атар, бәддога укыр. Монысы шиксез. Моннан кырык ел элек атасы Әкбәр хаҗи сатмаган, ә менә аның малае…

    Шәхси кичерешләр һәм дәүләт алдындагы җаваплылык, бурыч һәм шәфкатьлелек кебек төшенчәләр шулкадәр буталып бетте ки, дөресен генә әйткәндә, ул бөтенләй югалып калды. Ләкин мәсьәлә бөтенләй көтмәгәнчә хәл ителде. Көз җиткән иде инде, мамык җыяр вакыт якынлаша. Шул көннәрдә аны өлкә үзәгенә, пленумга чакырып алдылар. Ел саен була торган гадәти эш һәм Булат Мөэминович Заркентка барып кайтканнан соң тормышында яңа исәп башланыр дип күз алдына да китерә алмый иде. Утырыштан соң аны беренче секретарьның ярдәмчесе эзләп тапты һәм китми торырга, иртәгә иртән беренче янына килергә кушты; мондый очракларда гадәттә сөйләшүнең темасы алдан әйтелә иде, әмма ярдәмче ләм-мим, нинди саннар әзерләп килергә кирәклеген әйтеп тормады, иңсәсен җыерып куйды да китеп барды. Әле монда да ул сөйләшүнең үз шәхесе хакында барачагын башына китермәде, якын көннәрдә Төркиядән каракүл сарыклары сатып алырга җыенучы делегация киләчәге мәгълүм. Чакыруны Истанбулдан сәүдәгәрләр килүгә бәйле дип фараз итте. Беренченең йомшак ягы бар, ул чит ил кунакларын кабул итәргә ярата, хәтта Заркентка турист булып килгән атаклы кешеләр белән аралашу җаен таба. Ә инде рәсми хуҗа сыйфатында чит ил бизнесменнарын кабул итәргә туры килсә, үзәк яисә чит ил матбугатына эләгү мөмкинлеге, табигый ки, алгы планда үзенең берәр алдынгы хуҗалыкны күрсәтеп торуын мәңгеләштергән фото да чыгасы булса,—мин-минлеге чамасыз Тилләхаҗиев танымаслык үзгәрә, өлкә мәшәкатьләрен бер якка себереп кенә ташлый торган иде.

    Булат Мөэминович хәтта чакыруга сөенеп тә куйды. Өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә аның җентекләп әзерләнгән язмасы бер еллап ята иде. Саннар, исәп-хисаплар, газета-журнал кисентеләре, фоторәсемнәр белән ныгытылган әлеге язмада ул артык табыш китермәүче мамык хуҗалыгы урынына нәселле ат заводы булдырырга тәкъдим иткән иде. Шулай булса, югары элиталы каракүл сарыклары һәм тире белән дан алган кебек үк, дөнья базарына чиста нәселле чаптарлар белән дә чыгып булыр иде. Бервакыт Мәхмүтов Мәскәүдә очраклы рәвештә генә аукционга эләккән иде, нәселле атларны никадәр яратып алулары, алар өчен астрономик суммаларда акча түләүләре аны шаккаттырды. Өлкә комитетында бу эшкә юл ачуларына шикләнми, чөнки дәүләттән бер тиен дә сорамый, сәрмаясы җитәрлек, ат үрчетүдә тәҗрибәле белгечләр тапты, хәтта йөзләп ат асралучы ферма ачып җибәрергә батырчылык итте. Ахалтекин токымлы чаптар—“Абрек” кушаматлы айгыр һәм гарәп нәселләреннән килүче алмачуар, “Чегән кызы” кушаматы алган нечкә аяклы бия ферманың горурлыгы иде. Эшне буш урында башлап җибәрергә туры килмәячәк.

    Беренченең дансөярлеге дә искә алынган иде, ул башка дәлилләр белән бергә, аукционнарның ел саен кайсы илләрдә һәм шәһәрләрдә үткәрелүен санап чыкты; нәселле ат—сарык түгел, аның белән популяр берәр журналның ялтыравыклы тышлыгына эләгү үзе генә дә ни тора.

    Кич буе райком секретаре өйдән үк алып килгән исәп-хисапларын, дәлилләрен барлап утырды, ат заводы турында сөйләшүгә әзерләнде, хәтта Тилләхаҗиевның дусты, бөтен илгә танылган агроберләшмә директоры, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Әкмал Ариповның нәселле атлар яратуын да ачыклап өлгерде. Аның Аксайдагы төп хуҗалыгында матурлыкта тиңнәре булмаган атлар асрала, аларның нәсел җебен бөтен дөньяның ат белгечләре исәптә тота икән.

    Билгеләнгән сәгатьтә Мәхмүтов өлкә комитетында иде инде, ярдәмче аның килүе хакында шунда ук хәбәр бирде, ләкин аны бик озак чакырмый тордылар. Беренче секретарьның андый гадәтен Булат белә, кайберәүләрне алгы бүлмәдә бишәр сәгать интектерүе хакында ишеткәне бар. Шулай итеп, ул чакырылган кешегә тискәре мөнәсәбәтен сиздерә, алгы бүлмәдә тәмам изрәткәннән соң, сәгатьләр буе газапланып утыруын белмәгәндәй, кабул иткәндә мәрхәмәт күрсәтә икән. Күрәсең, хан сараендагы итагать кагыйдәләре турындагы трактатларны ныклап өйрәнгәндер, дип уйлап куйды Булат, кул астындагылар һәм йомыш белән килүчеләр өстеннән алар шулай шаяртырга яраткан, ди.

    Булат Мөэминовичны ул өйлә алдыннан гына кабул итте. Салкынлыгы кыяфәтенә чыккан иде, хәтта кул бирмәде. Шәрекъ йоласы буенча саулык-сәламәтлек, тормыш-көнкүреш, бала-чага хакында сорашуны әйтәсе дә юк. Югыйсә, күрешмәгәннәренә дә байтак иде. Болар инде бик күпне аңлата. Мәхмүтовка ул чыннан да штрафниклар өстәле яныннан урын күрсәтте. Иң почмактагы җайсыз бу урынны авыл районнары секретарьлары шулай дип йөртә имеш. Монысы да билгеле иде. Утырган арада Булат Мөэминович аның өстәлендә үзенең шәхси эше тупланган папканы да күреп алды. Зиннәтле кабинет хуҗасы аны юри шулай күренерлек урынга куйган кебек тоела иде. Һәм Мәхмүтов әңгәмәнең төрек делегациясе турында да, ат заводы турында да булмаячагын аңлап алды. Принципсызлыгың һәм үшәнлегең өчен җавап бирер чак җитте дигән уй йөгереп узды.

    Табигый ки, ул беренченең сәер гадәтләре хакында белә, андый хәбәр тиз таралучан. Тилләхаҗиевның гигантомания белән мавыгуы да сер түгел,—бөтен проектлары, тәкъдимнәре киң колачлык, капитал салымнарда үтә юмартлык белән шаккаттыра. Әгәр дә алар чынбарлыктан, кешеләр ихтыяҗыннан аерылмаган һәм кайчан да булса бер тормышка ашарлык булса, Тилләхаҗиевка илдә тиңнәр табылмас иде.

    Сүз иярә сүз чыгып, өлкә комитетындагы яшь инструкторлардан берәү яңа җитәкченең фамилиясен атамыйча гына:

    —Диванда кырын ятып, баш әйләндерерлек прожектлар корып ятучы Манилов—беркатлы һәм гаепсез җан иясе, ә инде беркем белән дә бүленмәгән чиксез властька ия булып, мәңге тормышка ашмас фантазиясенә миллионнарча кешеләрне һәм дәүләт акчаларын тартучы Маниловлар бүгенге заманның аждаһалары, монстрлары,— дигән иде.

    Үтергеч бу холыкнамә беренченең колагына барып ирешми калмаган, әлбәттә. Партия куштаннары тырыша белә ул. Ярты еллап үттеме-юкмы, башбирмәс егетне командировкада чакта кулга алдылар. Ришвәт алганлыгын раслаучы ялган шаһитлары да табылган. Яшь партия работнигының сизенүе дөрескә чыкты, ләкин ул аны үз язмышын күздә тотып әйткән дип раславы кыен.

    Элеккеге обком секретаре кабинетында Мәхмүтов еш була, күп башлангычларына хуплау сүзләре ишетә, яклау таба торган иде. Хәзер исә ул кабинетны танымады.

    Түрдәге өстәл зурлыгы белән башларны әйләндерерлек иде, шуның өстенә ул чамасыз тәбәнәк: мебель фабрикасы дизайнеры Кәтүкнең Наполеондай кыска буен һәм маршалларча кылануын да искә алган. Кабинет хуҗасын еш кына Кәтүк дип тә, Мамык Наполеоны дип тә, кыскартыбрак Наполеон дип тә йөртәләр иде. Шунлыктан ахрысы, аның өстәленә “Т” хәрефен хәтерләтеп терәтеп куелган икенче, озынча өстәл дә тәбәнәклеге белән гайре табигый тоела иде.

    Кабинетны күптән түгел генә ремонтлап бетергәннәр булса кирәк, һәрхәлдә, Мәхмүтов мондагы үзгәрешне беренче тапкыр күрә иде. Беренче секретарь аеруча ярата торган әрләүле киңәшмәләрдә мондый өстәл янындагы гарипләрчә тәбәнәк урындыкларга чүмәшкән кешеләрне күз алдына китереп, ул чак кына елмаеп куймый калды.

    Беренче озын буйлы кешеләрне күрә алмый икән, дип тә сөйлиләр (хәер, монысы гүзәл җенес вәкилләренә кагылмый, имеш), шунлыктанмы, хакимияткә ул килгәч, кыска буйлы җитәкчеләр вазифа баскычлары буйлап бик тиз өскә үрмәли башладылар. Вакытлар узар, махсус рәвештә тәбәнәк ясалган өстәлләр янында бары тик үзенә тиң кешеләр генә калыр, дип ышана иде бугай ул. Мәхмүтовның башында “көфер” уйлар әйләнде дә әйләнде.

    Күпер Булатны үзеннән ерактагы почмакка утыртуы да аның физик өстенлеген күрмәү өчен түгел микән әле. Мәхмүтовның Көнбатыш илләрендә кәнсәләрия эшенең оештырылуы, тармакларда җитәкчеләрнең ничек туплануы хакында бер китап укыганы бар. Шунысына игътибар иткән иде, анда күзгә ташланып торган физик кимчелекләре булган кешеләргә югары вазифа, кешеләр, коллектив язмышын хәл итәргә ышанып тапшырулары икеле, чөнки физик яктан кимчелекле икәнлеге аның аңына сеңгән, аны русча “комплекс ущербности” диләр бугай, менә шул нәрсә кул астында эшләүчеләр белән мөнәсәбәттә, димәк, тулаем эш барышында тискәре чагылыш тапмый калмый икән. Китап авторының хаклыгын раслаучы классик мисал аның каршында утыра иде.

    Әгәренки Тилләхаҗаевның артык озынга сузылган һәм буталчык монологын әңгәмә дип аңлап булса, үтә дә сәер нәрсә килеп чыкты, чөнки әңгәмә дигән сүз үзе үк анда һичьюгы ике кеше катнашуны күздә тота, ә ул келәмгә чакырылган партиядәшенә авыз ачарга да ирек бирмәде. Үзенең язмышын кулларында тотучы бу кешене тыңлаганда Мәхмүтов ирексездән Муссолинины исенә төшерде, Мәскәүдә укыганда трофейга алынган докуменатль фильм караганы бар иде. Бер карасаң, аэродром чаклы өстәл янында утырган бу кеше белән дуче арасында бернинди уртаклык юк кебек. Ләкин хикмәте бар икән, тыңлаучылар, толпамы ул, яисә бу очрактагы кебек, аерым бер кешеме, күз ачып йомганчы власть, көч гипнозына эләгәләр, ихтыярны буып куючы сихергә охшаган шушы сәер көч курку һәм буйсыну теләгеннән башканы уята алмый, меңнәрчә кешеләрнең җаныннан, күзләреннән, йөрәкләреннән саркыган курку флюидлары исә аны туендыра, көчен-егәрен арттыра тора. Мәхмүтов шундый халәттә иде.

    Беренченең чәчен кырдырып алдырганлыгы да аны дучега охшата төшә иде кебек. Мамык җыйган вакытта ул көннәр буе эсседә була, өлкәнең барлык якларына барып чыга һәм аның мөселман йолаларын шулай җентекләп үтәве, кешеләр күзенә ташланмый калмый; кешенең тышкы кабыгының искиткеч мөһим роль уйнавын, массаларга тәэсир итүен Мәхмүтов яхшы белә иде. Авыл районнарында хуҗалык рәисләре белән кичке ашка ул аксакалларны да чакырта, ашап туйгач, янәсе гадәтенә кергән, беренче булып амин тота икән, дип тә сөйлиләр. Бу исә аксакаллы картлар күңеленә аеруча хуш килә, күзләреннән яшь кенә чыкмый дип сөйлиләр, беренченең мөселман йолаларына тугрылыгы, диндарлыгы хакында сүз шулай тарала.

    Хәер, беренченең дингә исе китмәве хакында якын кешеләреннән ишеткәне бар, җанында иманы юклыгын да белә. Менә хәзер карагыз, районнарга чыгар алдыннан махсус кырдырылган баш белән “амин тоту” йоласы халыкка тәэсир итмичә калмастыр шәт.

    Мәхмүтов курыктымы соң? Бәлки… Ләкин ул тышка чыкмады, ул үз-үзен тота белә иде. Ул хис иткәнне аңлатырдай сүз дә юк бугай, әмма үз-үзенә танырга теләмәсә дә, ул барыбер куркуга охшаш иде. Өлкә комитетына шәхси чакыру алганда хәзер бик күпләрне хайвани дип әйтерлек курку хисе биләп ала. Әлбәттә, бу кабинетта кайнатасы Гыйниятов утырганда монда демократия, бердәмлек, татулык вә мәхәббәт хисләре генә тантана итә, башбаштаклык очраклары булмый иде дип уйламый ул, ләкин ул чакта нәрсәнең хупланганы, ни-нәрсәләрнең кире кагыласы ачык иде, мәгънәсен тегеләй дә, болай да аңлап була торган башваткычлар яңгырамый иде. Соңрак, Гыйниятовны башка кеше алыштыргач та алар бу кабинетта шактый тәнкыйть һәм әр сүзләре ишеттеләр, ләкин күңелне хайвани курку хисе биләми иде әле, ул хис менә шушы кыска буйлы, терекөмештәй хәрәкәтчән һәм тынгысыз кеше белән бергә килде, аның эш-гамәлләрен, нәрсә уйлаганын аңлап булмый һәм ул күпләр өчен һәлакәткә тиң булып, язмышларының асты-өскә килде. Ул килгәч өлкәдә хуҗа һәм диктаторның берәү генә икәнен, аңа Ташкент яисә Мәскәүнең абруй түгеллеген күпләр сизенеп өлгерде. Биләмәсе артык еракта булганлыктан түгел, сәбәпләре яңа туган вәзгыятькә бәйле иде булса кирәк, ләкин гомерләренең байтак өлешен ерактагы караңгы районнарда үткәргән кешеләр моны аңлап бетермиләр иде.

    Шушындый фикергә килгәннән соң (бу исә җитмешенче елларда булган хәл) Мәхмүтов ирексездән кабинетта эленеп торган СССР картасына күз төшереп алды. Гаҗәп бит,—дип уйлап куйды ул, шулкадәр зур ил белән сайлап куелган органнар, Совмин яисә ҮК, Госплан түгел, чынлыкта өч йөзләп обком секретаре җитәкчелек итә. Реаль власть алар кулында, барысы да үзара таныш, һәркайсы автоматик рәвештә илнең Югары Советына депутат итеп сайлана, Мәскәүдә дә, үз республикаларында да Үзәк Комитет әгъзалары, җентекләбрәк карасаң, аларны тагын закон чыгаручы дистәләрчә органнарда очратып була. Дәрәҗәле постта алар, кайнатасы Гыйниятов шикелле үк, бакый дөньяга күчкәнче утыралар. Аның урынына килгәне белән дә шулай булды, анысы картлыгы аркасында хезмәт урынында ук җан тәслим кылды. Мондый хакимият иң көчле масон орденының төшенә дә кермәгәндер, обком секретарьлары дигән “нәсел”нең куәтенә дөньяда тиңнәр табылмас.

    Бервакыт Кәтүк янына ниндидер таләп белән Югары Совет депутаты килгән, дип сөйлиләр. Бик үк игътибар белән тыңламаганны сизенеп, ул берничә тапкыр таләпчән рәвештә: “Мин депутат”,—дип кабатлаган имеш.

    Ниһаять, кабинет хуҗасы үҗәт кунакны тыңлап гарык булган һәм аның күз алдында шикаятьне ерткалап ташлаган:

    —Мин теләгәнгә генә син депутат булдың. Ә хәзер бар, эшкә комачаулама, бүгеннән кулыңда мандатың юк дип саный аласың, икенче чакырылышта башка бер бригадир депутат булыр. Өстеңә ишелеп төшкән бәхеттән файдаланырга акылың җитми,—дип кистереп әйткән ди.

    Һәм шулай булып чыга да.

    Кабинет хуҗасының дучега охшарга тырышуы шикле, үрнәк алыйм дисәң, мисалга ерак барып йөрисе юк, ләкин алар арасында барыбер ниндидер охшашлык бар иде; авыр башын үгездәй аска иеп сөйләвендә дә, пышылдаудан кинәт кычкыруга күчүендә дә, әңгәмәдәшен күз белән бораулавында да тоемлана иде болар; ул кинәт кенә өстәленә текәлеп ката һәм авыз эченнән бу эшкә бернинди катнашы булмагандай нәрсәләр хакында мыгырданырга тотына һәм болар көтмәгәндә бөтенләй яңа ягы белән ачыла, алдарак әйтелгән җөмләгә яки фикергә усал-явыз төсмер өсти иде.

    Юк, яңа обком секретаре гади-садә кеше түгел, әгәр куркудан һәм дулкынланудан югалып калмасаң, игътибар беләнрәк тыңласаң, аның фикер йөртүендә алдындагы кешенең шөлләвеннән җим алучы сәер бер эзлеклелек була иде.

    Төрлечә аңларга урын калдырып, тыштан караганда эзлексез тоелган мондый сөйләү рәвеше әйткәннәрдән бик җиңел генә баш тартырга урын калдыра, әгәр кирәк булса, аны бөтенләй капма-каршы мәгънәдә үстерергә мөмкинлек бирә, ә инде ул-бу була калса, мине дөрес аңламаганнар, дип барысыннан да читкә китәргә була. Менә шушылар Беренче белән Аппенин диктаторы арасында охшашлык тудыра да иде инде.

    Наполеон никадәр генә җирәнгеч тоелмасын, Мәхмүтов аның шайтани таланты барлыгын бәяләми калмады; сөйләшү дәвам иткән саен, гәрчә моның ниндидер уен, камилләштерелгән режиссурасы булганлыгы тоелса да, беренче сөйләгәннәрдә гадәтилек, гариплек, кәпрәю югала; көлке тоелучы аэродром чаклы өстәл, кәрлә урындыклар онытыла, аның Наполеонныкыдай кыска буе да артык күзгә ташланмый башлый. Күрәсең, Беренче болар хакында белә яисә сизенә булыр, шунлыктан ул һәрвакыт озак һәм үз-үзенә нык инанган тавыш белән сөйли, күзләрендә үзенә көлебрәк карауны тоемлаган теләсә кайсы гигантны иблис алымнары кулланып сытып китәренә ышана иде.

    Хәзер инде үзгәртеп корылган, сипләнгән кабинетның элеккеге хуҗасының кияве, өлкәдәге иң зур районның җитәкчесе аңа нәкъ менә шундый “көлеп караучы”ларның берсе булып тоела иде. Дөрес, Гыйниятов Кәтүккә беркайчан да начарлык кылмады, киресенчә, кайчандыр партиягә ул тәкъдим иткән иде, әмма үзе белән берни дә эшли алмый, аның кызының ирен кан төсендәге кызыл келәмдә аунатасы, аның ялынганын, ялварганын күрәсе килә. Дәрәҗәле байтак кешеләр аның алдына тезләнеп аунадылар инде, һәм ул аларның берсен дә ирләр өчен аеруча оят булган бу гамәлне кылудан туктатып калмады, киресенчә, сиздерми генә өстәл астындагы сигнал кнопкасына баса һәм кабинетка ярдәмчесе килеп керә иде. Анысы исә кемнеңдер мондый түбәнлеккә баруы киң җәмәгатьчелеккә барып җитәргә тиешлеген белә. Ялчы үзенең хуҗасын сүзсез дә аңлый.

    Шуның белән бергә, ул аны ахыргача изеп, сытып бетерергә дә уйламый, чөнки Мәхмүтовны халык ярата, абруе бик зур, хуҗалыгы карап туймаслык. Аның районына кызыккан тугрылыклы кешеләрдән кайсысы гына эшне шулай алып бара алыр икән, чөнки монда буш сүзләр, прожектлар гына җитми, яхшы нәтиҗә дә кирәк… горур Мәхмүтовка кислородны буып кую кабинет хуҗасы файдасына түгел. Аның бары тик җай чыгудан файдаланып, аны бөгәсе, тәлинкә тотканын, үзен аяуны ялварганын күрәсе, шулай итеп, аны үзенең тугрылыклы яраны итәсе килә… тагы, гомере буе бурычлы икәнен сизеп, аның олы җанлылыгын бәяләп яшәсен. Мәхмүтовкә кагылышлы материалларны ул кулга очраклы рәвештә генә төшерде, аларны акыллы файдалана белсәң, болар Күпер Булатның язмышын ботарлап ташларга артыгы белән җитәрлек иде.

    Әгәр дә Кәтүк тормышын партия карьерасына багышламаган булса, аннан бик тә оригиналь фикерләүче, иң мөһиме, уйларын гадәти булмаганча бәян итә белүче язучы чыккан булыр иде. Шәрекъ Кафкасы дияргә мөмкин булыр иде. Мәхмүтов белән ялгыз калып ул бер сәгатькә якын сөйләште, сөйләшүнең төсмерен үзгәртә-үзгәртә сүзләрдән мәкерле боҗралар тезде (көченең нидә икәнлеген белгәнлектән, бер генә тапкыр да кәнәфиеннән тормады), тавышында йә янау төсмерләнде, йә булмаса, корбанына котылыр юл күрсәтүче мәгънәви ачыклыклар калдыра килде. Берничә тапкыр кулына шәхси эш теркәлгән папканы алып, аны актарган булды, Сталинга охшарга тырышып, зәңгәр карандаш белән анда ниндидер тамгалар ясады, ләкин бер генә тапкыр да райком секретареның нәрсәдә гаепләнгәнен тәгаен әйтмәде. Халык дошманы буларак атып үтерелгән әтисе хакында да, Мәхмүтовның чынлыкта чит кеше документлары белән яшәвен дә, үзенең кем улы икәнен белә торып, социаль чыгышын партиядән яшерүен дә сиздермәде. Алтын, бакчачы Хәмракол әкә, кайчандыр Кәтүкнең партия карьерасының юл башында Мәхмүтовка ярдәм кулы сузган элеккеге кайнатасы Гыйниятов турында да сүз булмады.

    Алда әйтелгәнчә, җан куырырлык бер генә гамәлен, бер генә фактны искә төшермәсә дә, хәтта аз гына җеп очын чыгармаса да, аның керделе-чыктылы тоелган хисле сөйләмен мәгънәсез үк дип атап булмас иде. Ул җәзага чакырылган кешенең бар үткән тормышын рентгеннан карагандай белгән кыяфәт ясый, үзенең бетмәс-төкәнмәс көче-куәтенә ышандыра, Мәхмүтовның яшәгән һәр көнендәге иң вак күренешләргә кадәр аңа мәгълүмдер сыман тоела башлый. Мондый басым астында түзеп тору сирәкләрнең кулыннан киләдер.

    Хәер, соңгы көчләрен җыеп ихтыярын бер йодрыкка туплый алган кунак кына түгел, әңгәмәдәшенә мәкерле ятьмәнең яңадан-яңа җылымын ташлый-ташлый кабинет хуҗасы үзе дә арып беткән иде инде. Аның өстәл астындагы кнопкага басарга әзерләнгән аягы талчыкты, инде берничә тапкыр Мәхмүтов чыдый алмас, менә-менә аягы астына, даны чыккан кызыл келәмгә егылыр һәм ярлыкавын сорап мәлҗерәп төшәр сыман тоелып куйды.

    Кәтүкнең оста корылган психологик һөҗүменнән беркем дә исән чыга алмый иде, бу юлы да ул берничә тапкыр инде тантана итәм дип укталып куйды, ләкин борчылу белмәс Мәхмүтов тавыш-тын чыгармады, көтте, ул үзенең нәрсәдә гаепләнүен тәгаен белергә тели иде.

    “Каты чикләвек бу!” дип уйлап куйды секретарь һәм яшерен куркыту хисен иң югары ноктасына җиткерергә булды. Очрашу тәмамланганын сиздереп, хушлашканда әйтте:

    —Партия алдындагы гөнаһыгызны аңлагансыздыр, дип ышанам, үземә хас принципиальлек белән, сезгә анда урын юк, дип саныйм. Ләкин бу мәсьәләне мин үзем генә хәл итмим, хәер, обком бюросының минем тәкъдимне хуплау гына түгел, алгарак карап, сезгә каршы җинаять эше кузгатуына ышанам. Партия сафларының чисталыгын пычратырга теләүчеләргә сабак булыр! Анда протекционизмга урын юк, аның каршында барысы да тигез, туган-тумачалык та, югарыдагылар белән әшнәлек тә, иске хезмәтләрегез дә коткарып кала алмас.

    Кунак хушлашмыйча гына чыгып барганда, ишек янында аны дучега охшаган кешенең тавышы куып җитте:

    —Киңәшем бар, Заркенттан бер-ике көн китми торыгыз, мин сезнең мәсьәләне озакка сузарга җыенмыйм.

    Мәхмүтов артыннан ишек ябылуга кабинет хуҗасы гасабиланып сигнал педалена басты, шунда ук ишек төбендә битенә мыскыллы елмаю чыккан ярдәмчесе пәйда булды.

    —Нигә ыржаясың…—дип усал мыгырданды обком секретаре.—Эчәргә сал, тәмам хәлдән тайдырды, хәшәрәт.

    Ярдәмченең күләгәсе түр башында бүлеп куелган якка шуышты. Архитектор искиткеч оста яшереп планлаштырган ял бүлмәсендә күп сыйдырышлы “Розенлев” фин суыткычы тора иде.

    Әнвәр Абидович өстәл яныннан торды һәм әле яңа гына тәмамланган сөйләшү хакында уйлана-уйлана киң кабинет буйлап йөренергә тотынды.

    —Бер вагон цемент бушаттыммыни,—дип куйды ул караңгы чырай белән һәм аяк киемнәрен салып, идәнгә җәелгән келәм сукмактан ишекле-түрле йөгеренде, аннан соң идәнгә ятып берничә тапкыр күтәрелде. Ул үзенең көче белән горурлана, районнарда бәйрәмдә көрәшкә чыкмый калмый һәм бик сирәк җиңелә, яшьлектәге көчен һәм җитезлеген әле дә булса югалтмаган иде. Ул шулай идәндә үк утырып калды, шәрекъча аякларын бөкләп, җайлап урнашты. Ярдәмчесе аның алдына коньяклы бокал һәм лимон телемнәре салынган җиз поднос китереп куйды. Беренче коньякны аракы эчкән шикелле бер кабуда йотты да комсызланып лимон чәйнәргә кереште, ярдәмчесенә эндәште:

    —Син дә арып беткәнсеңдер, звонок булуга чабып керермен, Гыйниятов киявенең идәндә аунавын, селәгәен агызып, балаларын кызгануны ялварганын күрермен, дип уйлагансыңдыр...

    Хуҗасының теләген үтә бер сизгерлек белән тоя белүче ярдәмче бокалны тагын кырыена хәтле тутырды, ялгышырга ярамый, хуҗа салганыңны битеңә сибәргә дә, аты-юлы белән сүгеп ташларга да күп сорамас, “Эчертеп бозасың” дип усалланып кычкыруы гына да ни тора.

    Әнвәр Абидович икенче бокалны инде ашыкмый гына, тәмләп, йотымлап кына эчте, коньякның рәтен белә ул, юк-бар нәрсә эчми, сәламәтлек кадерле бит.

    Мөгаен аны астан өскә карап утыру туйдырды булса кирәк, кул ишарәсе белән ярдәмчесен янәшә утырырга чакырды, үзе үк аңа салып та бирде.

    “Шефка барып җиткән, тагын фәлсәфә сата башлый инде бу”,—дип уйлап куйды ярдәмче күңелсез генә.

    —Мәхмүтовның күз яшьләрен мин дә, син дә күрә алмадык. Шундый каты мужиклар күбрәк булсын иде, юкса эшләүнең кызыгы бетеп килә. Чак кына кычкыруга ук асларына җибәрәләр, бүлмәдә тын алып булмый башлый.

    Бераз кабып алганнан соң кыюланып киткән ярдәмче сүз кыстырырга базды:

    —Нигә үзегезне интектереп азапландыгыз? Тыңлаучан судья бар, прокурор сезгә ярар өчен җай чыкканы гына көтеп йөри, эшне башкарыйк та, руслар әйтмешли, концы в воду. Миндә һәркемгә материал бар, сайлап ал гына.—Һәм әйткәннәреннән канәгатьләнеп кычкырып көлеп җибәрде, киң ачылган авызы тулы алтын тешләре ялтырады.

    —Синең акылың белән яшәсәм, Йосыфкаем, мин инде күптән төрмәдә утырган булыр идем,—диде хуҗа килешүчән тавыш белән һәм урыныннан күтәрелде.

    Ярдәмчесе ашыгып аның туфлиләрен китерде һәм иелеп, күнегелгән җитез хәрәкәтләр белән бауларын бәйләргә тотынды, Әнвәр Абидович исә ашыкмый гына фикер җебен сүтте:

    —Булдыклы кешеләрне утыртып бетерсәң, кем эшләр, өлкәне алгы сафка кем тартыр? Син яклаган кешеләр белән, кадерле Йосыф, коммунизм төзеп булмый, гомерең буе нык үскән социализмда яшәмәгәең.

    Яңадан өстәл янына барып утыргач та сүзен дәвам итте:

    —Мәхмүтовны төрмәгә тыгарга түгел, акыллы итеп кулга ияләштерергә кирәк. Монысы кыенрак булыр, аңладым мин аны, каты холыклы, горур кеше икән. Ә безнең бурыч четереклерәк, сарыклар да исән булсын, бүреләр дә тук булсын, дигәндәй, ул безгә дә тугры булсын, дәүләткә дә хезмәт итсен. Канатлары киселгән кош кирәкми миңа, шунлыктан аның районын тартып алырга ярамас. Халык та аны яклап тау булып күтәрелер… Үзең беләсең бит, Әкмал хан булып, Әкмал хан аның ниндидер бер айгырын ачыктан-ачык тартып алырга җөрьәт итми, ә тегесе акчага риза түгел. Кешеләр җибәреп караган. Зур акча тәкъдим иткән. Мәхмүтов үз сүзендә каткан, мин аны күңел өчен түгел, ә нәселле ат заводы өчен тотам ди икән, янәсе ул ахалтекин атының чын бәясе йөз мең доллар. Әкмал инде бер ел буе котырына, мин аның үзенә илле мең акча төртәм, ә ул дәүләткә тиясе йөз мең турында баш вата, дип җенләнә.

    Хуҗа боржоми салырга ымлады да сүз җебен суза бирде:

    —Мин, егетләрең белән бар да, элек ничек эшләгән булсаң, шулай кылан, бушка тартып ал, дип Әкмалны кыздыра торам. Юк, ди Арипов, егетләрем генә түгел, үзем дә Мәхмүтов районыннан исән чыгып ычкына алмам, ди. Халык ярата аны, Күпер Булат дип кенә тора, аның өчен утка да, суга да керергә әзерләр. Ә син Йосыф, шундый бөркетне төрмәгә тыгарга дисең, сатлык судья белән прокурор таптым, дип сөенәсең. Юк, халыкны үртәргә ярамый, ул кемнең кем икәнен яхшы белә…

    Ярдәмчесенең борыны салынганын күреп ул килешкәндәй әйтеп куйды:

    —Кәефеңне төшермә, Йосыф, кемнеке өстен чыкканын күрер көннәр алда әле, мин шундый нәрсә уйлап таптым, Күпер Булат мәңге очына чыга алмаячак, мичәүдәге ат шикелле булыр да калыр. Син тапкан кәгазьләрнең бәясе әйтеп бетергесез аның, кадерлем.—Һәм сүзне тәмамлап өстәүне кирәк тапты:—Әйдә, тагын берәрне җибәрик тә, өйләдән соң бер җиргә барып ял итеп кайтыйм…—Тансык уй көтмәгәндә килде булса кирәк, йөзенә хәйләкәр елмаю җәелде, хуҗасына кушылып ярдәмче дә елмая башлады, хуҗасын ул ярты сүздә аңлый шул.

    —Бу Күпер Булатың тәки җелегемә үтте,—диде хуҗа һәм коньякны рюмкаларга үзе агызды. Кәефе күзгә күренеп күтәрелде, эчеп куйганнан соң сүз тагын элекке эзенә төште:—Мин дигәнчә килеп чыкса, Мәхмүтовның ул айгырын Ариповка үзем бүләк итәм, сөендерәм әле бер.

    —Әгәр барып чыкмаса?—ярдәмченең теленнән бу сүзләр үзеннән-үзе ычкынды, мәкерле сорау бирергә ярардай вакыт җиткәнлеген аңлаган иде ул.

    Сорау кабинет хуҗасын кыен хәлдә калдырмады, ул сейфны яба-яба теш арасыннан гына сытып чыгарды:

    —Менә шунда синең дусларың, судья белән прокурор кирәк булыр да инде…

    Бер-берсеннән канәгать булып алар икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.

    Ярдәмче “Варцихи” калдыклары аунап яткан подносны, бокалларны өстәлдән җыеп алды һәм яшерен ишеккә таба юнәлде. Хуҗаның кабинетында андый ишек тә булып, ул турыдан-туры ишегалдына, бакчага алып чыга, алар белән күрешкәнен сиздерергә теләмәгән кешеләрне, табигый ки, хатын-кызларны кабинет хуҗасы янына ул шул ишектән алып керә. Шеф караңгы бер районда секретарь булып эшләгән чорлардан бирле егерме еллап үз янында тоткан ярдәмчесенең уйларын укып баргандай алдан ук чамалый иде.

    —Нурматов, чыннан да, Ташкентка, киңәшмәгә китте микән?—диде ул илтифатсыз гына.

    —Мин сезнең ни теләгәнегезне алдан ук чамаладым, тикшереп куйдым, хәзер ул республика прокуратурасында милиция органнарында коррупция һәм ришвәтчелек турындагы киңәшмәдә утыра.

    —Ул, нәрсә, әллә тәҗрибә уртаклашамы?—Икесе дә тагын көлеп куйдылар, шефның икеләнүен кул белән алып ташладылармыни.

    —Нурматов Заркентта булса ни дә, булмаса ни, ул сезгә киртә түгел, берәр вакыт комачаулаганы булдымы!—дип оятсыз елмайды ярдәмче.

    —Бозык кеше син, Йосыф,—дип йомшак кына шелтәләгәндәй итте хуҗа.—Ни дисәң дә, туган тиешле кеше бит, минем кем икәнемне онытма, әхлакны, йолаларны сакларга кирәк.

    Ярдәмче кызыл келәмгә басмаска тырышып урап үтте һәм кабинеттан чыкты. Кабул итү бүлмәсендәге кешеләргә өйләдән соң обком секретареның булмаячагын, иртәгә килергә кирәк булырын әйтергәме-юкмы дип чамалап торды һәм иң соңгы минутта вакланып тормаска карар итеп, “Й. С. Юнысов” дип язылган җиз тактачык кадакланган калын ишеккә кереп югалды. Аның аппартаменты шефыныкына каршы гына урнашкан иде.

    Әнвәр Абидович туры телефон трубкасына үрелде. Өлкә ОБХСС башлыгы Нурматовка чины буенча туры телефон куелырга тиеш булмаса да, ул куярга кушты, шулай итеп, аны бюро членнарына тиңләде. Бер атуда ике куян эләктерде. Бердән, баҗасының дәрәҗәсен күтәрде, икенчедән, үзенә дә уңайлылык тудырды. Шәрәфәт көне буе шәһәр телефонына ябышып ята, элек аңа беркайчан эләгеп булмый иде, ә бусы һәрвакыт буш, ул туры телефоннарны биш урынга, шул исәптән, хәтта, ванна бүлмәсенә дә куйдырды. Көтәргә яратмый ул. Телефон трубкасында Шәрәфәтнең уенчак тавышы ишетелде:

    —Заркент әмире әллә үзенең бәтиен онытып та бетерде инде…

    Әнвәр Абидовичның теленнән ягымлы, назлы сүзләр агыла, хәтта тавышы танымаслык булып үзгәрде, ләкин ул бик тиз тормыш чынбарлыгына әйләнеп кайтты һәм ашның әзерме-юкмы икәнен белешеп алды, тискәре җавап ишеткәч, бер сәгатьтән булачагын әйтеп трубканы куйды. Икенче трубка күтәрелде, эчке элемтә телефоны. Обком пешекчесенә төшке ашка заказ бирде һәм канәгатьләнеп кулларын угалады. Ярты сәгатьтән барысы да әйбәтләп төрелгән, машинага чыгарып куелган булыр. Шефны читкә чыгып та ашаткалау гадәткә кергән иде инде.

    Ярдәмчесе иртән үк кул куярга бер кочак кәгазь күтәреп кергән, аларның яртысын да карап чыгарга өлгермәгән иде әле, шунлыктан, ярты сәгать эчендә шушы эшне башкарып атмакчы булды. Бер кәгазьгә күз төшерде, икенчесенә, әмма игътибарын туплый алмады, һәр имзаның бәясен яхшы белгәнгә күрә, кызыл папканы бер читкәрәк этәрде. Калып торсын. Горур һәм үҗәт Мәхмүтов белән “сүз көрәштерү” артык арыткан, нервысын чыгарган иде.

    Ул биек аркалы кәнәфигә утырды һәм башын артка ташлап каш өстен уарга кереште, кайчандыр бер акыллы кеше аңа биткә шундый гимнастик күнегү ясарга киңәш иткән иде. Массаж тәэсир иттеме, әллә Шәрәфәт белән очрашуны искә алу сәбәп булдымы, баш авыртуы бердән юкка чыкты.

    —Шәрәфәт,—дип куйды ул сузып, көйләп әйткәндәй, йөзенә канәгать елмаю җәелде.—Иң матур чәчәгем, иң кадерле хәзинәм минем.—Бу сүзләр артык кычкырып әйтелде. Ул үзенең эш кабинетында утырганын онытып җибәргән иде. Шәрәфәт турындагы уйлары, алдагы очрашу аны күптән обком бинасыннан алып чыгып киткән иде инде.

    Шәрәфәт дигәнебез хатынының сеңлесе булып, Хәлимәдән сигез яшькә кечерәк иде. Әнвәр Абидович шәрекъ төшенчәләре буенча шактый соңга калып, утызга җиткәч кенә өйләнде. Аныңчы кояш астында үз урынын эзләде, үз кәнәфиен булдырырга кирәк иде. Аны районда иң күренекле кияү санадылар, сайланса, сайланырлыгы бар иде, Тилләхаҗиевлар белән туганлашырга хыялланучы гаиләләр аз түгел. Илдә коммунизммы, социализммы, дәүләтчелекнең башка берәр формасы булырмы, анысы мөһим түгел, Тилләхаҗиевлар бар, булды һәм булачаклар, чөнки алар ак сөяктән, алар белән туганлашсаң беркайчан да югалмассың. Менә шунлыктан ул, буй-сыны көнләшерлек булмаса да, гүзәлләрнең гүзәле Хәлимә Касыймовага өйләнә алды. Юкса, районда да, кыз укып йөргән Ташкентта да Хәлимә дип өзгәләнүчеләр аз түгел иде.

    Хәлимә ике курс кына бетерә алды да, мәгърифәтле һәм дә власть сөючән ире артыгын рөхсәт итмәде, хатынлык өчен университетның ике курсы да хәттин ашкан дип саный иде ул.

    Район социаль тәэминат бүлегендә гади бухгалтер булып эшләүче Касыймовның өч кызының өчесе дә чибәр, аларның кемгә охшап тууы табигатьнең бөек сере, чөнки ни әнисе, ни әтисе матурлык вә буй-сын ягыннан күзгә ташлана торган инсаннардан түгел.

    Хәлимәнең апасы Диләрә Ташкентта укыганда әйбәт кенә егеткә кияүгә чыгып, хәзер инде башкалада яши, ире олы галим булып китте.

    Хәлимә килен булып төшкән Тилләхаҗиевлар йорты тәэминат бүлегенең тыйнак хисапчысы йортыннан нык аерыла, монда инде бүтән дәрәҗә, бүтән мөмкинлекләр. Үзбәкләрдә туган-тумачалык изге санала, кешегә шул мөнәсәбәттән чыгып бәя бирелә, туган-тумача көч һәм ярдәм чыганагы; монда аңа таянмыйча берни дә эшли алмыйсың. Хәлимәнең сеңлесе, чибәр һәм чая Шәрәфәт көнен дә төнен дә Тилләхаҗиевларда үткәрә башлады һәм бик тиз арада йорттагыларның сөеклесенә әйләнде, хәтта Әнвәр Абидовичның әти-әнисе тагын бер уллары булмаганга аһ иттеләр, Шәрәфәт бигрәк тә ошый иде шул.

    Хәлимә бер-бер артлы бәби алып кайта башлагач, Шәрәфәт өйдә алыштыргысыз кешегә әйләнде. Бераз соңрак, нәрсәгәдер үпкәли калса, Шәрәфәт Кәтүккә гел шуны искә төшерә торган булып китте, янәсе, әнә синең балаларың минем кулда үстеләр. Хәер, бу чынлыкта да шулай иде.

    Акселерация дигән нәрсә эссе якларда да үзенекен итә, инде сигезенче класста укыганда ук Шәрәфәт буй-сыны белән апасын куып җитте. Эштән кайткан чакта ул еш кына Шәрәфәтне көзге янында, апасының киемнәрен киеп караган хәлдә очрата иде.

    Андый чакларда да кыз һич кенә дә югалып калмый, телевизордан күргән манекенщицалар шикелле рәвешен китереп боргалана, теге яки бу киемне киеп карый һәм кабат-кабат “Монысы килешәме?”—дип сорый:

    Ул моны шул хәтле иркәләнеп һәм көязләнеп, кыю әйтә ки, алдыңда шәрекъта үскән кыз торганлыгын онытып җибәрәсең. Ә кием-салым аңа, чыннан да, килешә, кызны апасына караганда затлырак, чибәррәк итеп күрсәтә. Әнвәр Абидович күңеленә хилафлык китермичә танырга мәҗбүр:

    —Килешә, искиткеч килешә!

    Шәрәфәтнең көзге алдында сөйкемле боргалануын ул әле уен дип кенә кабул итә иде. Көннәрдән беркөнне, кыз инде тугызынчыда укып йөри иде, ул төшке ашка өйгә кайтты. Хәлимә бала табу йортында иде. Шәрәфәт җәйге кухняга ап-ак күлмәк киеп килеп керде, аны Әнвәр Абидович узган ел гына Грециядән алып кайткан иде әле. Килеп керде дә сәхнәдәге шикелле аның алдыннан узгач сорау бирде:

    —Ничек, мәктәп балында иң чибәр кыз мин булырмын микән?

    Һәм нәкъ менә шул чакта ул алдында җиткән кыз басып торганын аңлады да. Хатынына охшаган булса да, ул башка төрле матурлык белән аерылып тора, алар йортында уздырылган вакыт һәм вәзгыять аңа бөтенләй яңа төсмерләр өстәгән иде. Ниндидер европача нәфислек бар икән бу кызда, дип уйлап алды ул һәм чын күңелдән әйтте:

    —Әлбәттә, Шәрәфәт, син бүген аккош булып күренәсең,—диде.

    —Рәхмәт, Әнвәр әкә,—дип сөенде Шәрәфәт,—минем бик-бик тә сезгә ошыйсым килә,—һәм йөгереп килеп аны үбеп алды.

    Чыгып барышлый исә ишек янында туктап калды һәм очынып әйтеп салды:

    —Апамның бәхете бар икән, сезнең хатыныгыз булу бәхет түгелмени?!

    Тилләхаҗиевларга кунак еш килә; Шәрәфәтнең җитезлеге, чисталыгы, зәвыгы һәм итагатьле була белүе дә ярап куйды.

    Аның өстәлгә приборлар куйгандагы төгәллеген, чакырылган пешекчеләргә боерыкны ничек бирүен күреп, Әнвәр Абидович чын күңелдән:

    —Синнән башка нишләгән булыр идек,—дип әйтә торган иде.

    Кунаклар таралышкач ул еш кына шаярта:

    —Шәрәфәт, бүген Әхмәт әкә тагын җанга тиде бит, кодаларны кайчан җибәрик дип кызыксына.

    —Аңа кияүгә чыгарга иртәрәк әле, башта укысын,—дип сүзгә кушыла Хәлимә. Хәер, ул да кунакларның сеңлесенә күз төшергәнен чамалый иде.

    Әмма бервакыт, икесе ялгыз калгач, сүз тагын кодалар турында чыкты һәм Шәрәфәт уенын-чынын бергә кушып әйтте дә ташлады:

    —Менә сезгә мин уйлап та тормыйча кияүгә чыгар идем, ә нефтебаза директоры малае, шуның өстенә, гади авыл малае мине кызыктырмый, балаларымның әтисе сезнең кебек күренекле нәселдән булуын теләр идем.

    —Мин бит инде өйләнгән кеше, белгән булсам, көткән булыр идем,—дип шаяртуга шаярту белән җавап бирде ул.

    —Булса ни,—диде Шәрәфәт,—икенче хатын итеп алыгыз, шәригать күп хатын алуны тыймый ла!

    Әнвәр Абидович шикле яссылыкка күчеп баручы гәпне туктатырга ашыкты:

    —Белмәгән нәрсәң юк, шәригать кануннарын да, күп хатынлык турында да беләсең, ә минем идеология работнигы икәнлегемне оныткансың, мине бит икенче көнне үк партиядән чыгарып атачаклар.

    —Чыгарсыннар, сез инде болай да бай! Алай булса, мине хатынлыкка алыр идегез,—дип киреләнеп җавап бирде унынчы класста укучы кыз бала.

    Бу сәер сөйләшү тәки аның күңеленә сеңеп калды. Ул чакта әле ул үзенең хезмәт баскычлары буйлап шулай текә күтәреләчәген, өлкәдәге кешеләр язмышын хәл итә башлаячагын күз алдына да китерми иде, шунлыктан, хатынының сеңлесенә карата яман уй башына да кереп карамаган иде. Әмма Шәрәфәтнең сүзләре дулкынландырмый калмады. Әйбер сатып алганда, хәзер ул аларны Шәрәфәткә дип тә ала башлады, кызның шатлануын күрү чиксез канәгатьлек китерә иде.

    Хәлимә хәтта берничә тапкыр җитди итеп кисәтеп тә алды:

    —Сеңлемне шашындырма сана, юкса сезнең өйдә ул бөтенләй үзгәрде, үзен хан кызыдай итеп хис итә башлады.

    Ул шаяртып кына куйды:

    —Әлбәттә принцесса, хан кызы! Әйдә сөенсен, шатлансын, синең сеңлең ич ул!

    Шәрәфәт мәктәпне яхшы тәмамлады, нәкъ шул көннәрдә районга разнарядка килеп төште. Мәскәүнең әдәбият институтына республика квотасыннан бер урын бирелгән икән. Һәм ул нәкъ вакытында булды да. Шәрәфәт журналистка булырга хыяллана, шигырьләр язгалый, район газетасына мәктәп комсомолы эшчәнлеге хакында мәкаләләр биреп бара. Шуның өстенә, аны гөнаһтан ераккарак җибәрү дә хәерле булыр иде.

    Әнвәр Абидович чыгарылыш кичәсенә ак түфли алып кайткач, рәхмәт хисләре ташыган кыз аны иреннәреннән шул хәтле кайнар итеп үбеп алды, моңа кадәр аны әле беркемнең дә болай дәртле үпкәне юк иде, менә шунда ул үзенең упкын читендә басып торуын аңлап алды да.

    Шәрәфәт укырга китеп баргач ул аны онытты да. Сентиментальлек дигән нәрсә аңа хас түгел, шуның өстенә, сагынып маташырга буш вакыты да калмый иде. Тын алыр ара юк: эш, карьера, гаилә—иртә таңнан чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә.

    Ләкин язмыш тәгәрмәче бөтенләй көтелмәгән борылышлар ясый, кайда нәрсә табачагын, яисә югалтачагын беркем дә алдан белми. Ике еллап вакыт узды. Өлкәдә үткәрелгән ниндидер киңәшмәләрнең берсендә ул иң югарыдагы Түрәнең күзенә чалынган, кыюлыгы, колачлы фикерләве белән яхшы тәэсир калдырган һәм аны озакламый Мәскәүгә, КПСС Үзәк Комитеты янындагы Иҗтимагый Фәннәр Академиясенә укырга җибәрделәр. Бөтенесе бер атнада хәл ителде: августта әле ул мамык җыю кампаниясенә әзерләнеп йөри иде, ә сентябрьдә башкалада лекцияләр тыңлый башлады. Юлга чыгар алдыннан аңа республика хуҗасы үзе хәерле юл теләде, кочаклап үпте һәм яхшы укырга киңәш бирде, “Син безгә кирәк булачаксың”, диде. Менә шул чакта Кәтүк эчтән генә аңа тугры хезмәт итәргә, аның өчен гомерен дә жәлләмичә утка да, суга да керергә ант итте. Хәлбуки, аны моннан беркем дә сорамаган һәм тугрылыкта ант иттермәгән иде.

    Шулай итеп, Мәскәүдә аларның юллары тагын кисеште. Академиягә китәр алдыннан ул аны бер ел буе диярлек күрмәгән иде, яшьләр нәшриятында практика үткәнлектән, Шәрәфәт каникулга кайтмаган иде. Әнвәр Абидовичның Мәскәүгә укырга киләчәген белүгә үк, ул телефоннан ялынып-ялварып башлыклы, аксыл төстәге дубленка алып килүен үтенә башлады, хәзер шундыйлар модага кергән икән. Кайры тун белән бергә тагы башка чүпрәк-чапрак та алып килде ул, ләкин боларны Хәлимәгә әйтеп, сиздереп тормады, хәләленең көнләшә башлавы да бар иде.

    Кәтүкнең моңа кадәр әле бер тапкыр да Мәскәүдә булганы юк иде һәм ике ел эчендә башкалага тәмам ияләшеп беткән Шәрәфәт бик кирәк булып чыкты. Булачак идеология работникларын тәрбияләү, укыту белән нигезле итеп җитди шөгыльләнәләр, культура программасы бай, театрларга, концертларга, күргәзмәләргә, Кино йортындагы махсус сеансларга йөрергә мөмкинлек бирелә. Әнвәр Абидович Шәрәфәткә бер тылсымчы кебек булды, Мәскәүне шаулаткан теләсә кайсы спектакльгә, премьерага, сәхнә йолдызлары концертына, кинофестивальгә, дан-шөһрәт яулаган чираттагы яңа талант белән иҗади очрашуга билет таба ала иде ул. Шәрәфәт апасының иренә сокланып туя алмый, горурлана һәм академия тәмамлап кайтканнан соң аны нинди биек очыш көтәсен уйлап хыяллана иде.

    Яңа елны академиянең тулай торагыннан ерак түгел урнашкан “Пекин” ресторанында каршы алдылар. Зиннәтле залга, бәйрәмчә киенгән кешеләргә күз йөртеп, Әнвәр Абидович бәйрәм итүнең колачыннан, музыка тавышларыннан исерде, язмышның борылышлары хакында уйланды; әле ярты ел элек кенә ул бу хакта уйларга кыймый иде бит һәм иелеп янында утыручы Шәрәфәтнең битеннән үбеп алды. Куе чия төсендәге кичке күлмәк кигән яшь, чибәр, зифа сынлы кыз ир-атның игътибарын магнитлаган кебек үзенә тарта; Әнвәр Абидович исә боларның барысын да күреп, сизеп тора һәм шундый гүзәлнең үзенеке булуыннан горурлана, сөенеп туя алмый иде. Нәкъ менә шушы яңа ел төнендә кыз аның сөяркәсенә әйләнде дә.

    Мәскәүдә яшәүнең гайре күңелле яклары да байтак икән. Һич кенә дә акча җиткереп булмый иде. Шәрәфәт белән мөнәсәбәтләрен ул башкаларга сиздермәскә тырышты, һәр курста диярлек якташлары укый, аның тәртибе хакындагы мәгълүматларның үзе мәңге тугрылыкка ант иткән кешегә да барып ирешү ихтималы бар. Ә ул, кешеләрнең байтак йомшаклыгына күз йомса да, уйнаш кылу дип аталган бозыклыкны кичерми, андый юлда эләккәннәрне усал һәм каты җәзалый да белә. Тотанаклы, әхлаклы кеше буларак, ул кешеләрдә дә шул сыйфатларны югары бәяли иде. Шулай булгач, Кәтүкнең куркыр, шикләнер нәрсәсе күп, ә Хәлимә белән араны өзү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

    Шәрәфәтнең тулай торагы еракта, Останкино сөт заводы янында, Добролюбов урамында. Хезмәт хакы тулысы белән таксига китеп бара. Шуның өстенә, күрешү, очрашу өчен “Пекин”нан ерак түгел, Тишино базары янында яхшы бүлмә алырга туры килде. Анысына айга йөз сум китә. Кыскасы, акча… акча… акча…

    Укырга киткәнче райком секретаре булып ул өч ел гына эшләп калды һәм кайчан да булса текә күтәреләчәген сизенгәндәй, беркемне дә үзенә артык якын җибәрмәде. Бәлки, тумыштан сак булуы тәэсир иткәндер, ул бары ышанычлы кешеләр, туган-тумача, үз нәселе кешеләре аша гына эш йөртте, кулына кергән хәтлесе тулаем җитеп бара иде. Ә баксаң, башка төрле тормыш та бар икән, монда әллә никадәре акча да җитмәс иде.

    Мәскәү аны шушы ачышы белән тетрәндерде; дөньяга күзләре яңадан ачылган кебек булды, нинди колач белән эш итәргә, ниндирәк эшләр майтарырга кирәклеген аңлады ул, ниһаять.

    Һәм инде бервакыт район җәмәгать туклануы идарәсе башлыгы шылтыратып, тормыш-көнкүреш, хәл-әхвәл турында сораштырырга тотынгач, Әнвәр Абидович артык зарланып тормастан, әйтеп ташлады: дустың, милиция башлыгы белән килеп чыксагыз ни була, хәлләремне күреп китәр идегез, кунак итәрмен, театрларга йөрербез. Районга хуҗа булып торган чагында шушы ике әшнә тырышып-тырмашып аның күңеленә юл табарга сәбәп-сылтау эзлиләр иде. Аның читләтеп әйткәнен дөрес аңлаганнар булып чыкты, бер атнадан аспирант Казан вокзалында икесенә бер купе алып килгән якташларын каршы алды, ул кадәр йөк белән Аэрофлот кабул итми икән. Шул көннән башлап Мәскәүдәге тормыш җайга салынды, кунаклар төгәл бер интервал белән килә тордылар, аспирантыбыз почтага да, телеграфка да ышанып бетми иде.

    Көтмәгәндә ул тагын бер, шактый нык сизелерлек ярдәм алды. Аеруча шатлануның сәбәбе бүләкнең суммасында түгел, ә кемнән булуында иде. Урнашкан гадәт буенча, һәр курстан соң аспирантлар җәйгә каникулга кайткач Үзәк Комитетка керәләр, һәрвакыт Беренче аларны үзе кабул итә, тормышлары белән кызыксына, Мәскәү яңалыклары, сабакташлары, укытучы-остазлары турында сораштыра. Әнвәр Абидович шундый хисап визиты белән барганда коточкыч дулкынланды, Шәрәфәт турында, районнан кунакларның еш килүе хакында әйткән булсалар, нишләрсең?! Ләкин, курыксаң да, курыкмасаң да бу очрашудан котылып булмый иде.

    Беренче аны үзе турында хәбәр бирүгә үк һич тоткарлыксыз кабул итте һәм моны Әнвәр Абидович яхшы фалга юрады, әмма барыбер куркудан һәм дулкынланудан куллары тирләп чыкты, күз кабагы тарта башлады. Аның дулкынлануын кабинет хуҗасы исә шулай булырга тиеш хәл дип кабул итте, мөгаен, моны үз шәхесенең бөеклегеннән, кабул итүнең тантаналы булуыннан күргәндер. Ул һәрнәрсә турында җентекләп, бөртекләп сорашты, аның академияне үтә яхшы белгәнлеге, андагы кайбер нәрсәләр турында аспирантлардан ким хәбәрдар булмаганлыгы сизелеп тора иде. Сораштыру, хәл белешү озаккарак сузылган саен кунакның үз-үзенә ышанычы арта барды, тынычлана төште, димәк, белми, чакмаганнар, сизенмәгәннәр. Табигый ки, бөтен тормыш ваклыкларын сөйләп бирергә беркатлы адәм түгел иде ул, якташлары аркылы күзәтү булу мөмкинлеген сизенә, сизенү генә түгел, бу хакта белә һәм аннан да битәр, тоемлый иде.

    Әңгәмәне тәмамлар алдыннан Беренче аталарча җылылык белән сорап куйды:

    —Акчаң җитәме? Хәерчеләнеп бетмәдегезме? Белгәнемчә, сезнең гаиләгез зур, дүрт балагыз бар.

    Аспирант җиңелчә сагаеп калса да сиздермәде, уйлап та тормыйча җавап бирде:

    —Академиядәге ашханә бик әйбәт, иң мөһиме—арзан. Җитә. Мин тыйнак яшәргә күнеккән кеше.—Ул инде партия даирәләрендә “Әти” дип йөртелүче бу кешенең “тыйнаклык” сүзен яратуын, аны бик еш куллануын белеп өлгергән иде.

    Җавап, күрәсең, Беренчене канәгатьләндерде, ул серле генә елмаеп куйды да өстәл яныннан торып кабинет буйлап йөреп килде, тәрәзә янына басып, юлның икенче ягында, яр буенда яшеллеккә чумып утырган “Пахтакор” стадионына озаклап карап торды.

    Менә шушы минутларда Әнвәр Абидовичның куркудан бала йоннары кабарды да инде.

    “Әти” бик озаклап нәрсә турындадыр уйланды, кайвакыт ул кабинетта кеше барлыгын оныткан кебек тоела башлады. Аннан соң өстәл янына килеп утырды, сәркәтиптән чәй сорап алды һәм ягымлы итеп эндәште:

    —Кадерле Әнвәрҗан, мин бит сезне Мәскәүгә гыйлем туплар, диссертация яклар, галим кеше булып кайтыр өчен генә җибәрмим. Галимнәр бездә җитәрлек, хәтта артыгы белән, кемгә төртмә, кайсысы фәннәр кандидаты да, кайсысы фәннәр докторы. Җан башына гыйлемле кешеләр саны буенча илдә беренче урынны тотабыз. Минем иң зур теләгем: бергә укыган кешеләр белән дуслашыгыз, якташлык җәмгыятендә, кухнядагы майлы казан янында мәш килеп, пылау пешереп вакыт әрәм итмәгез. Кызганыч, аспирантларның әллә ничә буыны шул баткаклыкка батып калды. Академия ул, минем карашымча, әгәр тарихтан хәтерләсәгез, патша вакытындагы Царское Село лицее, Паж корпусы, Преображенский полк кебек. Үзәк Комитет секретарьлары, шәһәр һәм өлкә комитеты секретарьлары, министрлар, депутатлар, газет редакторлары һәм гаммави информация хезмәте җитәкчеләре шуннан гына чыга. Киләчәктә үз төбәкләрендә дилбегәне кулларына алачак шул кешеләр белән дуслашыгыз, алар белән ныклы бәйләнеш булдыру башкаладагы төп бурычыгыз. Шул максатка сезгә өч ел вакыт бирелә. Дөнья кендекләре белән дуслык аша сез ватанга, аның чәчәк атуына хезмәт итә алачаксыз. Аңладыгызмы?

    Артык дулкынланудан, ышанып һәм якын итеп сөйләшүдән кунак телен йоткандай булган иде, ул бары тик баш кына селки алды.

    Кабинет хуҗасы чәйне йомрыларга үзе салды һәм ниндидер кнопкага басып әйтте:

    —Сабир, кереп чык әле, зинһар, минем янда Мәскәүдән Әнвәр Тилләхаҗиев.

    Мәгърур кыяфәтле ир-ат килеп керде һәм кунакка игътибар белән карап алгач, Беренче алдына, өстәлгә юка гына конверт куйды. Сабир атлы бу кеше чыгып итүгә, “Әти” сүзен дәвам иттерде:

    —Бу сезгә, Әнвәрҗан, әнә шул бәйләнешне булдыру, ике арада күпер салу өчен. Аны ничек исраф итүегез хакында хисап сорамам, чөнки аны әрәм-шәрәм итмичә акыл белән тотачагыгызга ышанам, сезнең җиңел кулыгыздан һәркайда дусларыбыз ишәйсен. Әгәр үз кулыгыздан гына килми торган берәр эш килеп чыкса, әйтик, укытучылардан яисә аспирантлардан кемдер Сәмәрканд, Бохара, Хива, Ташкент белән танышырга тели икән, бер дә кыенсынмыйча шылтырата аласыз, чакырыгыз, әйбәтләп каршы алырбыз.

    Хушлашканда Беренче көтмәгәндә сорап куйды:

    —Минем үтенечем сезне кыенсындырмый торгандыр, авырлык китермәстер бит?

    —Ышанычыгызны акларга тырышырмын, дәмулла,—диде артык хисләнүдән башы әйләнгән кунак һәм аның кулын үбәргә иелә башлады, әмма Хуҗа ирек бирмәде, иңнәреннән кочып алып, ишеккә хәтле озата килде.

    Кабул итүдән, үзенә күрсәтелгән ышанычтан күкнең җиденче катында йөзүче Әнвәр Абидович конверт турында бөтенләй оныткан иде, бары тик кич белән, поездда кайтып барганда гына ул аны исенә төшерде һәм конвертны ачып карады, анда илле мең сум акча салынган саклык кенәгәсе ята иде.

    Поездда ул төне буе йоклый алмады, җанында бәйрәм, йөрәге күкрәк читлегеннән сикереп чыгарга җыенгандай ашкынып тибә… ул берничә тапкыр суыныр, тынычланыр өчен вагон коридорына чыгып та карады, ләкин тынычлана алмады, сикерәсе, биисе, җырлыйсы килә иде. Ләкин бу шатлык үз карамагына илле мең сум акча алудан гына түгел, аны акча мәсьәләсе борчымый иде инде. Иң мөһиме, ул Беренченең ышанычлы кешесенә әверелде, аның ни бәя торганын ул яхшы белә, Беренче теләсә кемне үзенә якын җибәрми, ә инде үзенекеләрне, хәтта гаеплеләрне дә, беркайчан да рәнҗеттерми иде.

    Әле кичә генә Хәлимә белән очрашуны ул борчылыбрак көтә, үзен гаепли саный иде, әмма инде Беренче белән сөйләшүдән соң, әйтерсең, аның гөнаһларын ярлыкадылар һәм алар бер дә булмаганча гаип булдылар, ул гына да түгел, ул үзенең кулында яклаучы вә саклаучы кәгазь, индульгенция бар дип хис итә, аның киләчәктә булачак гөнаһлары да кичереләчәк дип уйлый, үзен иң югарыдагы дәүләт кешесе итеп тоя башлаган иде. Шунлыктан Шәрәфәт белән мөнәсәбәтләр юк-бар, вак нәрсә булып, аның газаплануларына сәбәп була алмый иде инде. Үзәк Комитет бинасыннан чыккач ул үзен башка, бөтен кешеләрдән өстә, югары очышта итеп хис итте ки, хәзер аның кылган гамәлләре гади кешелек әхлагы, йолалар һәм гадәтләр кысаларына керми, шунлыктан, ул хатыны алдында да, Шәрәфәт һәм аның әти-әниләре алдында да үзен гаепле санамый иде инде.

    Мәскәүдә чагында ул еш кына өен, гаиләсен искә төшерә, сагына, элегрәк беркайчан да якыннарыннан аерылмаган кеше буларак, күрешү мизгелләрен күз алдына китерә торган иде; әмма “Әти” янында булып чыкканнан соң, моңарчы булган кыйммәтләр: йорт, гаилә, балалар дигән төшенчәләр кинәт әһәмиятен югалттылар. Аның җаны туганнары, балалары һәм хатыны белән очрашуны уйлап бәргәләнми, ул әле үзен һаман Анхор суы буендагы күз явын алырдай ак бинаның бишенче катында хис итә, иңнәрендә Беренченең ышанычлы кулларын, аның җылылыгын тоя иде. Бу хис шул хәтле көчле иде, ул җанына тынычлык таба алмыйча бәргәләнде, түземсезләнеп кичне көтте. Караңгы төшүгә үк мәчеткә китеп барды. Мулла белән алар инде күптән әшнәләнгән иделәр, бу мөнәсәбәтләрне кеше күзенә бик үк күрсәтергә теләмәсә дә, мәчеткә шактый нык ярдәм итеп килде. Ислам диненең асылда райком шикелле үк бер принципларны алга сөрүен сизеп алган иде инде ул. Дин ахирәттә оҗмах вәгъдә итсә, райком исә халыкны якты киләчәк белән ымсындырып тота. Гадирәк итеп әйткәндә, ике рухи остаз бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде.

    Мулла, бердән, аның шулай соңлап килүенә, икенчедән, райондагы беренче мөселманның артык дулкынланган булуына гаҗәпләнде. Абруен күтәрер өчен мәчеттә аның хакында ул шулай “районның беренче мөселманы” дип сөйли иде. Йола кушканча, мулла кунакны бакчага чакырмакчы булды, хезмәтчеләре дастархан әзерләргә ташланып та өлгергәннәр иде, әмма кунак кул гына селтәде.

    —Дәмулла, йөрәгемдә ут кайный, башта бер кешегә мәңге тугрылыкка Коръән тотып ант итәсем килә, аннан соң гына табын янына утыра алырмын, җаным тынычлангач кына,—диде.

    Мулла Коръән китерергә кушты. Изге китапны алып килүгә ул кунактан сорады:

    —Тугрылыкта ант итәргә сез вәзгыятьтән чыгып мәҗбүрме, әллә моны вөҗдан кушуы буенча эшлисезме?—диде.

    —Йөрәк кушуы буенча,— диде кунак дулкынланып.

    —Мәслихәт, бик мәслихәт, Аллаһы Тәгалә мәҗбүри бирелгән антны сөйми.

    Аспирант ак паласка тезләнде һәм иңнәрендә әле һаман кул җылысын тоеп торган кешегә инанып һәм хыянәтсез тугры хезмәт итәргә ант сүзләрен кабатлады.

    Һәм менә нәкъ шул көнне ул гаиләсеннән аерылды да: юк, ул гаиләне туендыру, киендерү, аның ихтыяҗларын кайгырту кебек өстенә йөкләнгән вазифалардан ваз кичмәде, ләкин ниндидер гамәлләре өчен гаиләсе алдында гаепле санап газаплану кебек нәрсәләрне үзе өчен түбәнлек саный башлады.

    Мөгаен, яшь һәм чибәр Шәрәфәт, Мәскәү хәлләре, үзен беренче тапкыр кеше арасында Наполеон дип атый башлаулары, еракта калган истәлекле еллар хакында бик озак уйланып утырган булыр иде ул, әмма телефон шылтырады һәм обком пешекчесе ризыкның әзер булуын, яхшылап төреп, машинага кертеп куелуын хәбәр итте. Телефон аны тансык уйларыннан аерды һәм еш кына бер сәбәпсез нәфрәтенә буыла торган Әнвәр Абидович трубканы атып бәрде, хәтта рәхмәт тә әйтеп тормады.

    Кызыл төстәге телефон трубкасы урынына килеп төшүгә, икенчесен, ак төстәгесен күтәрде һәм аннан Шәрәфәтнең тавышын ишетүгә мыгырдап куйды:

    —Хәзер чыгам…

    Аның кәефенең бер сәбәпсез кинәт үзгәрүенә, авызлыкланмаган кыргый дәрткә бирелүенә ияләшеп беткән Шәрәфәт әле ярты сәгать элек кенә гашыйк егетләрне хәтерләтеп күгәрчендәй гөрләгән кешенең мыгырдануына бер дә гаҗәпләнмәде.

    Аркасына аждаһа сурәте төшерелгән, укалап чигелгән атлас халатына төренеп Шәрәфәт көзге каршына килеп утырды һәм яхшылап ясатылган чәчләрен рәтләгәндә бер бөртек ак чәч күреп алды, әмма йолкып ташламады, моңсу гына тагын берәү, дип уйлап куйды. Көзге янында байтак бөтерелүенә карамастан, тагын бер кат җентекләп үзенә күз төшереп алды, яңакларына чак кына иннек өстәде һәм ул ярата торган “Черная магия” хушбуен җиңелчә сөрткәләп алды. Башкасын белми һәм белергә дә теләми, монысын исә әрҗәсе белән генә китереп ташлый, әрҗәдә уникешәр төргәк була. Бизәнү-ясануның соңгы сызыкларын тәмам кылгач, ишек янына ашыкты. Әнвәр Абидович көтәргә яратмый. Иркәләп бозылган бала диярсең, һәр нәрсә секундында булсын. Мин шулай телим, бетте-китте вәссәлам! Калганы минем эш түгел. Кияүгә чыкканнан соң булган һәм гадәти көн үткәрү тәртибен бозып ташлаган бер вакыйга әле дә исендә Шәрәфәтнең. Бер ахирәте янына шигырь укып утырырга дип чыгып кына киткән иде. Кирәк бит, нәкъ шул минутта Әнвәр Абидович аның янына киләсе иткән. Ул өйдә юк! Коточкыч җәнҗал купты ул көнне, котырынуына түзәрлек түгел иде һәм шул вакытта Тилләхаҗиев катгый таләп куйды: моннан соң беркайчан да өйдән чыкмыйсың, теләгән чагымда мин сине күрә алырга тиеш! Ул Ташкентка киңәшмә-мазарга киткәндә, яисә өлкәгә командировкага чыкканда гына Шәрәфәт каядыр йөри ала торган булды.

    Нәкъ шул чакта алар өенә туры телефон куелды. Наполеонны якыннан белмәгән кешегә бу мәгънәсезлек булып тоелыр иде, ләкин Шәрәфәт аның үз дигәненә ирешү өчен бернәрсә алдында да туктап калмаячагын белә. Ул елдан-ел тотнаксызлана, түземсезгә әйләнә барды. Бервакыт партия өлкә комитеты пленумы барганда туры телефон шылтырый башлады. Пленумны телевидениедән күрсәтеп торалар, әле биш минут элек кенә Тилләхаҗиев президиумда утыра иде. Телефонны ялгыш җыйдылар бугай, дип уйлап куйган иде. Әмма шылтыратучы чыннан да ул иде, сөйләшүе ягымлы, артык назлы яңгырый иде, Шәрәфәт хәтта шикләнә калды, сорарга мәҗбүр булды:

    —Ә пленум ничек?—диде.

    Ул исә инде төп чыгышны ясаганлыгын, хәзер сәгать ярымлап өстәмә докладлар тыңланачагын, соңыннан фикер алышу буласын әйтте, кыскасы, күңелсез, ялыктыргыч эш, шуңа күрә аны күрәсе килгән икән.

    —Хәзер үк килеп җит, машина җибәрдем, яшерен ишек янында сине Йосыф көтеп торыр.

    Ун минуттан ул аның ял бүлмәсендә иде инде. Идеология мәсьәләләренә багышланган пленумнан хәтта кул чабу тавышлары ишетелеп торды. Шәрәфәт һич кенә дә тынычлана, онытыла алмады, бертуктаусыз кабатлый бирде: “Шундый мөһим чара синнән башка гына узамы?” Ә ул исә кул гына селкеде: “Әнә Цезарь ниләр генә кыланмаган, башыңа китерерлек тә түгел, мин аннан кайтышмы, пленум карары инде бер атна элек үк әзер иде”. Шулай да фикер алышу өлешенә кереп өлгерде һәм коммунистның әхлакый йөзе хакында дәртләнеп, канатланып чыгыш ясады.

    Юк, ул көтәргә яратмый.

    Шәрәфәт коттеджның ачык верандасына чыгып кына өлгерде, капка төбендә машина күренде.

    Алгы бүлмәгә килеп керүгә кием-салымга аерым бер таләпчәнлек белән караучы түрәбез җиңел пиджагын салып Шәрәфәткә тоттырды. Аның холкының һәр чалымын сеңдереп бетергән Шәрәфәт исә һич тә курыкмыйча һәм икейөзләнмичә ягымлы итеп сорады:

    —Нишләп йөзең кара болыттай әле, Заркент әмиренең кәефен кем шулай бозды икән?

    —Һәрчак бер кабахәте табыла тора, иртән булмаса, төшкә барыбер кәефеңне бозалар,—дип тугарылып китте Тилләхаҗиев.—Синең Мәхмүтов турында ишеткәнең бардыр, өлкәдә иң алдынгы районда…

    —Әлбәттә, бар, Күпер Булатны кем белми, бик тә хөрмәткә лаек, мөхтәрәм кеше, диләр…

    —Син дә шул ук җырны җырлыйсың… хөрмәткә лаек имеш…—дип үртәде Кәтүк.—Менә шул… кем әле… Күпер Булатың ят элемент булып чыкты, социаль чыгышын партиядән яшереп килгән… Ничәмә-ничә еллар буе качып йөреп кара әле… Ну и кешеләр, партиягә сыланырга гына торалар…

    Шәрәфәт гаҗәпләнеп карап торды һәм аның шаяртмаганын аңлагач, кычкырып көләргә тотынды, хәтта кулыннан пиджак төшеп китте.

    Шәрәфәт башын җиңелчә артка ташлап, кытай атласыннан тегелгән халат итәкләрен тотып, матур итеп көлә белә. Аның көлүе Наполеонны бөтенләй аптырашта калдырды, кинәт кенә ул тынычланып калды һәм ризалашкандай сорап куйды:

    —Кадерлем, әллә мин берәр көлке нәрсә әйттемме?—диде.

    Шәрәфәт аны кочаклап алды:

    —Әгәр берәрсе сине читтән карап торса, ни сөйләгәнеңне ишетсә көлеп үләр иде! Нәфрәтең шул хәтле чын булып тоелды, Смоктуновскийларың бер якта торсын…

    —Әлбәттә, коммунист буларак, чынлап ачуым кабарды, Мәхмүтов кебекләргә безнең сафта урын булмаска тиеш!—дип яңадан кабынып китте ул.

    Шәрәфәт көлүен тыя төшеп аңлатып бирде:

    —Әнвәрҗан, ярар, Булат ят элемент, сыйнфый дошман улы да булсын, ди, ләкин син дә гидайлардан түгел, моны бөтен кеше белә ләбаса. Тилләхаҗиевлар—күренекле нәсел, аксөяк дворяннардан, князьләр дияргә мөмкин. Кыз чагымда шул князьлегең өчен яраттым да инде мин сине.

    —Чыннан да, үзем турында уйлаганым юк иде,—дип югалып калгандай булды Кәтүк, ләкин үзен бик тиз кулга алды.—Ләкин мин үземнең чыгышымны махсус рәвештә партиядән яшермәдем, әтиемне халык дошманы буларак атып үтермәделәр, Аллага шөкер, узган ел үз өендә үз үлеме белән дөнья куйды. Аннан соң, Тилләхаҗиевлар—алар барыбер Тилләхаҗиевлар булып кала, тапкансың чагыштырыр кеше, Заркентта Мәхмүтовлар идарә итәргә тиеш түгел!—дип әтәчләнде обком секретаре.

    —Ярый инде, тынычлан, кадерлем! Вак-төяк өчен кабындың да киттең.—Һәм кочагына алып үбә башлады, аны ничек тынычландырырга кирәген, үзенең өстен көче барын сизә иде ул.

    Шул ук мизгелдә Мәхмүтов турындагы уйлары да таралып очты, алар вак һәм мәгънәсез булып тоела башлады, авызыннан арслан үкерүенә охшаш аваз ургылды һәм ул, дөньядагы бар нәрсәне онытып, Шәрәфәтне кулларына күтәрде дә йокы бүлмәсенә йөгерде.

    Шәрәфәт юкка гына ычкынырга теләп бәргәләнде, верандада калган ризыклар, аларның суынуы хакында мыгырданды, әмма болар барысы да ясалма кыйлану гына булып, Наполеон аларны колагына да элмәде.

    Бер ярты сәгатьтән соң ул төшке аш, верандада калган кәрҗиннәр хакында үзе үк искә төшерде. Шәрәфәт кызыл агачтан ясалган, корабка охшаган биек караваттан җиңел генә сикереп төште. Алар аны шаяртып безнең корвет дип йөриләр дә иде. Чуалып беткән ак җәймәләр, ак атластан сырылган юка юрган, чыннан да, читтән караганда борынгы корветның шәлберәеп төшкән җилкәннәрен хәтерләтәләр иде.

    Шәрәфәт алдан ук махсус хәзерләп куйган челтәрле күлмәген киеп алды һәм аның сокланып караганын сизгән хәлдә көзге каршында туктап алды, чәчләрен төзәткәләде, аннан яңадан корвет янына килде:

    —Аз гына сабыр ит инде, ун минуттан ванна бушый, беләсең бит, бездәй хәерчеләрнең ваннасы берәү генә…

    Кәтүк әйтелмәгән, әмма сүз араларына кыстырылган яшерен мәгънәне дә аңлап алды: болар безнең коттеджны да үзеңнеке шикелле заманчага, уңайлыракка алыштырыр вакыт җитте, дигәнне аңлатырга тиеш иде. Ул бу гаделсез сүзләрдән кабынып: “Минем ике ваннам булса, балаларым алтау, җитмәсә, синең әти-әниең дә бездә тора”,—димәкче иде, әмма үзен тыеп калды, чөнки зифа сыннан күзләрен ала алмый иде…

    Шәрәфәт элеккечә һаман чибәр иде әле, Мәскәү аңа файдага булды, үзен карарга, тәрбияләргә өйрәтте, ашауда нәзберек, диета тота, махсус рәвештә ач утырган чаклары да бар. Гимнастика белән шөгыльләнә иде, хәзер аэробика белән җенләнә башлаган. Вакыты муеннан, “Мин ирекле кеше, шагыйрә бит”,—дип кенә җибәрә ул яңа танышларына. Юк-юк та машинада җилләнеп кайта, урамга машинага утырып чыкса, түрәләрдән шыр җибәрүче ГАИ хезмәткәрләре дер калтырый башлый. Мәскәүдә чакта аборт ясаткан хатынның бернәрсәдә гаме юк, операцияне өйдә генә ашык-пошык ясагангамы, әллә җиренә җиткереп эшли белмәгәннәрме, хәзер аның баласы булмаячагы ачыкланды. Шунысы да хак, аның кайчандыр бала төшертүе хакында беркем дә белми. Һәрхәлдә, ул үзе шулай дип саный.

    —Алла җәзасын бирде аңа!—Иренең сеңлесе белән бәйләнешләрен сизгән Хәлимә генә рәнҗеп шулай дип кабатлап куя. Хәер, еллар узу белән аны гаилә, балалар, тормыш мәшәкатьләре басты, иренең суынуына кул селтәде һәм балалар хакына дип яши бирде.

    Наполеон үзе дә аңламый, аны Шәрәфәткә бернинди хатын-кызга булмаганча тартылу хисе били, юкса, комсомолдагы, өлкә башкарма комитетындагы һәм профсоюзлардагы яшь карьеристкалар чак кына сиздерүгә үк сөяркәсе булырга әзер иделәр, ләкин ни уйлаганнарын алдан ук белеп торган кешегә алар кызык түгел иде. Шәрәфәтнең дә аңа тартылганын, аның янында үзен бәхетле хис иткәнен сизә ул, аны алдап булмый. Яшь хатынга аның назлары тансык һәм кадерле иде. Аларның бер-берсенә карата тыелгысыз дәртендә ниндидер патология дә бар иде сыман, үзе бик ышана торган дустына, врач-психиатрга сөйләгәч, ул да нәкъ шулай диде. Бәлки, чыннан да, шулайдыр. Шәрәфәт әле мәктәптә укыганда, ундүрт яше дә тулмаган чакта төннәрен аларның йокы бүлмәсе янына килеп, ишек аркылы тыңлап торганы, һәр сулыштан, ыңгырашудан, ишетелүче һәр кыштырдаудан ничек дулкынлануы хакында сөйләгән иде.

    Ванна бүлмәсендә су туктаганны ишетеп, ул да урыныннан күтәрелде. Шәрәфәт белән аның ире Хәким Нурматовның иркен йокы бүлмәсендә һәркайсының аерым гардеробы бар. Алты ишекле, шомартып ялтыратылган шкаф стенаның сул ягына куелган, мөселман кануннары буенча, ир кеше шул якта йокларга тиеш.

    Ул нинди дә булса халат алмакчы булып таныш шкафның ишекләрен ачып җибәрде һәм гаҗәпләнүеннән хәтта сызгырып җибәрде:

    —Оһо, бер айда күпме нәрсә китергәннәр,—дип куйды. Аның байтактан Шәрәфәт янына килгәне юк иде, һаман эш чыгып торды, бер-бер артлы комиссия килде, командировкаларга барып кайткалады.

    Аны каршы алганда Шәрәфәт кигән халатка ошаганны сайлап алды, монысында да алтын аждаһалар булып, алар кара атласка төшерелгән, үреп ясалган авыр билбавы күңелгә аеруча ятышлы, билеңне алтын пута белән буып куйгандай буласың икән.

    Халатларның күплегенә гаҗәпләнмәде, монда иң яхшылары, затлылары гынадыр әле, дип уйлап куйды ул. Почмактагы берәр әрҗәдә аларның йөзләп булуы да ихтимал. Үзләрендә дә шундый ук хәл. Нишлисең, халык йолалары, кая барсаң да иңгә чапан салырга гына торалар, ОБХСС башлыгына исә кайчагында көненә өчәрне алырга туры килә.

    Кәтүк чуклы билбауны буып куйды да Шәрәфәт шикелле үк көзгедәге чагылышына игътибар белән күз төшерде, күңелен канәгатьлек хисе биләп алды, әмма бәхетле елмаерга әзер иреннәр кинәт куырылып килде, чөнки үзеннән-үзе кесәгә тыгылган куллары һәр ике кесәдән алтын тәңкә тартып чыгарган иде. Патша тәңкәләре! Хәзерге курс буенча һәркайсы ун мең сумга тартучы алтын тәңкәләр!

    —Вәт мыштым, вәт хәйләкәр җан, бу да алтын тозлый башлаган икән…—Һәм кинәт кенә ачуы ташып чыкты—Нишләп миңа, туганына, үзенә игелек кылган кешегә пычрак кәгазь ташый әле бу! Кайтсын гына, күрмәгәнен күрсәтәм әле мин моның…

    Тәңкәләрне нишләтергә микән дип уйланып торды, табигый ки, аларны кесәдә калдыру дигән нәрсә башына кереп тә чыкмаган иде. Миендә туып өлгергән яңа фикердән иреннәренә елмаю кунды һәм ваннага үтешли ул кухняда аш әзерләп маташучы Шәрәфәт янына сугылды. Шыпырт кына аның янына килде һәм аркасыннан сыйпап әйтте:

    —Менә сиңа, бәгырькәем, миннән бүләк,—диде һәм берни дә аңламый торучы Шәрәфәт алдында симез учларын ачып җибәрде.

    Шәрәфәтнең майга буялган кулларына бирмәс өчен тәңкәләрне кесәсенә шудырды да күңелле сызгыра-сызгыра, ире хисабына аңа бүләк бирүенә сөенеп, коенырга кереп китте.

    Озаклап, тәмләп юынды, башында исә Шәрәфәтнең ире—Хәким Нурматов турындагы уйлар бөтерелде.

    “Ничек миннән яшереп алтын җыя башлаган әле бу?—дип уйланды Кәтүк.—Ничек батырчылык иткән, нишләп миңа әйтмәгән, минем белән килештермәгән?”

    Кайчандыр нәсел-нәсәпсез көчекне—район милиция бүлегендә ыштан төбе шомартучы мескен лейтененатны үзенең туганы, ышанычлы кешесенә әйләндерүе хакында исенә төшерде. Кара сине аны, хайванны, полковник погоннары тагып алгач, яшереп алтын җыя башлаган… Алтынга минем генә хакым бар, алтыннар минеке генә булырга тиеш икәнне белмиме? Тилләхаҗиев фамилиясе үзе үк “алтын” сүзеннән ясалган, “хаҗи” кушымчасы да өстәлгәч, ул минем иң югары нәселдән икәнлегемә ишарәли ләбаса! Кәтүкне һич арттырмыйча “Алтынга согынучы”, “Алтын хөкемдары” дип әйтеп булыр иде, андый кеше үз биләмәләрендә башка берәүгә алтын җыю хокукы бирә аламы?

    Мәскәүдә Шәрәфәт белән укуларын бер үк вакытта тәмамладылар алар, ләкин ул кызга тагын ике елга Мәскәүдә калырга киңәш итте, җитмәсә, кафедрада урын тәкъдим итәләр, кандидатлык диссертациясе яклау мөмкинлеге дә ачылып тора иде. Аның сүзе—канун, Шәрәфәт каршы килеп маташмады.

    Кайткач ул тагын районны җитәкли башлады, ләкин Шәрәфәтне кайдадыр урнаштыру, аңа үз хокукларын да саклап калу кирәклеген беркайчан да онытмады.

    Шулай берчакны, район милициясе башлыгы, әле академиядә укыганда танышып, дуслашып өлгергән полковникта кунакта чагында аның башына котылу юлы килде дә. “Кул астыңдагы кешеләр арасында кияү булырлык берәр әйбәт егет юкмы,—дип сорады ул.—Тик бер сыйфаты булу шарт, анысы да булса, саранлык”,—диде. Тегесе көлеп кенә куйды, шаярта дип уйладымы, барлык хезмәткәрләренең, картының да, яшенең дә комсызлыкта, карунлыкта аерылып торуларын әйтте. Рәхәтләнеп көлгәннәр иде. Ләкин райком секретареның шаяртмавын сизгәч, полковник җитди итеп уйлап карарга вәгъдә бирде. Өч көннән ул секретарьга бер егетне күрсәтте һәм холкын аныклап бирде: бу егет акча дисәң туган анасын сатып җибәрергә, әтисен буып үтерергә әзер, диде. Шул егет Хәким Нурматов булып чыкты да инде.

    Наполеон аны бер айлап диярлек күз уңында тотты, егет аңгыралардан түгел, әмма коточкыч аумакай һәм саранлыкта, комсызлыкта чикләрне белми иде. План өлгереп беткәч, ул Нурматовны чакырып алды һәм әйләнмичә-бәйләнмичә дигәндәй, әйтте дә салды, минем белән туганлашырга теләмисеңме, диде. Нәсел-нәсәпсез лейтенант аптырашка калды, Әнвәр Абидовичның кияүгә чыкмаган сеңелләре юк, барысы да тормышта, бала үстереп яталар, аерып җибәрергә җыенулары ишетелми; секретарьның якын туганнары арасында гарип-гораба да күренми—лейтенант бу нәселдән башка берәр кызга тиң булырмын дип күз алдына да китерә алмый иде.

    Аның югалып калуын күреп, кабинет хуҗасы балдызының, ягъни Шәрәфәт Касыймованың Мәскәүдә аспирантурада укып йөрүен, каникулга кайткач егетне күреп ошатып калуын, бу хакта туган буларак үзенә сөйләп бирүен әйтте. Аның да укырга Мәскәүгә бару мөмкинлеген исенә төшерде. ОБХСС работникларының ел ярымлык курслары ачылачак икән. Шәрәфәт белән менә шунда күрешергә мөмкинлек туачак имеш.

    Әйе, лейтенант аңгыралардан түгел, дәрәҗәле кешеләрнең сөяркәләрен, йә булмаса азып-тузып йөргән кызларын кул астындагы тыңлаучан кешеләргә аткаруларын, аларга мәңге хәерхаһ булырга вәгъдә итүләрен белә иде ул. Монда да шундыйрак хәл булмагае.

    Дөрес, лейтенант Шәрәфәтне белә, бер мәктәптә, параллель класста укыганнар, Мәскәүдән тагын да чибәрләнеп, көязләнеп кайтканын җәй көне күреп, чамалап калган иде, кайсыдыр бер хезмәттәше әйтмешли, ул француз туташларын хәтерләтә башлаган иде. Аның икеләнгәнен сизенеп, кабинет хуҗасы очраклы рәвештә генә ычкындыргандай әйтте: яхшы укысаң, кайткач та район ОБХСС башлыгы булырсың. Нурматов шуннан кимрәккә исәп тотмый да иде, бер атнадан ул укырга китеп барды. Мәскәүдән капитан дәрәҗәсе алып һәм… өйләнеп кайтты.

    Менә шул вакытлардан бирле Әнвәр Абидович Шәрәфәтнең ирен һәрвакыт янәшәдә тотарга тырышты; өлкә комитеты секретаре булгач та аңа өлкә ОБХСС башлыгы урынын ышанып тапшырды. Дөресен әйтергә кирәк, Нурматов бернинди кыенлык тудырмый, урынын белә һәм нәрсә хакына мондый дәрәҗәгә, шәфкатькә, бөек мәрхәмәткә ирешүен аңлый иде. Тәртәгә тибү яисә теләсә кайсы мәсьәләдә буйсынмау аның өчен төшемле вазифадан колак кагу гына түгел, хәтта тормышыннан ваз кичү белән дә төгәлләнергә мөмкин. Ә ул үзен шушы вазифадан башка күз алдына китерә алмый иде инде. Юкса, бик теләсәң, полковникка карата көненә бер генә түгел, өч җинаять эше кузгатып булыр иде.

    Халат кесәсендәге алтын турындагы уй бер генә минутка да тынгы бирми башлады. Күпме җыя алды икән бу баҗай тиешле адәм актыгы, бәйдән ычкына башламаганмы?

    Шалишь, тәңкәләреңнең иң соңгысына кадәр барыбер алырмын анысы… Өлкәдә алтын ул хәтле күп түгел, тагын бер көндәшкә түзеп торып булмас, дип уйлап куйды Кәтүк һәм кинәттән кәефе дә күтәрелде.

    Кайнар душтан соң полковник хушбуйларын тәненә мул итеп сөртеп тә алгач ул ашханәгә килеп керде:

    —Эчтә бүреләр улый! Кайда минем зур кашык, диләрме әле?

    Әзер табын янында көтеп утырган Шәрәфәт кинәт кенә кулларын чәбәкләп куйды:

    —Кара сана, нәкъ кытай мандарины булгансың, салынып төшкән нечкә мыегың гына юк, менә бу вазада нәкъ синең сыңарың димме, игезең димме сурәтләнгән бугай.

    Аш бүлмәсенең почмагында борынгы ваза-кувшин булып, анда Кәтүк буйлы елмаеп торучы кытай кешесе төшерелгән, ул да кырылган башлы, аҗдаһа сурәте ясалган кара атлас халаттан иде. Шәрәфәт бик нечкә зәвыклы, антиквар әйберләрне яхшы аңлаучылардан. Мәскәүдә укыганда да алар белән кызыксынуы кимемәде, киресенчә, белеме-мәгълүматы тагын да тулыланган иде.

    Әнвәр Абидович бер тамчы судай үзенә охшаган сурәтле кувшинны кочаклап алды һәм рәсемгә төшәргә җыенгандай аның алдына килеп басты. Шәрәфәт күрше бүлмәгә йөгерде һәм “Полароид” фотоаппараты тотып керде, тиз генә аны сурәткә төшереп тә алды. Ниндидер бик борынгы рәссам ясаган портретның тач үзе булуыннан обком секретаре таң калды, фоторәсемне кулыннан төшермичә озак сокланып торды һәм “Ничек уйлыйсың, бу чыннан да, император микән?”—дип кат-кат сорады һәм җавабын да үзе бирде:

    —Әйе, ошаган, үтә дә нык ошаган. Тик миңа “мандарин” дигән сүз ошамый, кытай богдыйханы, дөресрәге, кытай патшасы дисәк, шәбрәк булыр,—диде һәм алар икесе дә көлеп җибәрделәр.

    —Эчәргә бер нәрсә дә куймадыңмы?—диде үзен кытай патшасының сыңары санаган кеше өстәлгә күз төшереп алганнан соң кырыс тавыш белән.

    —Эшкә бармыйсыңмыни?—Шәрәфәт сөенечен яшереп калдыра алмады, хисе сүзләренә чыкты.

    —Юк, алтын тәңкәм, бармыйм, синең янда кунарга калам, минем дә тугрылыклы подданныйларым кебек тугарылып алырга хакым юкмыни?—Әнвәр Абидович таралып бәйрәм итәргә җыена иде, Шәрәфәт моны бик тиз сизеп алды һәм сервант янына ашыкты, озакламый, кыйммәтле шешәләр тезелгән арбачыкны тәгәрәтеп китереп тә җиткерде. Тилләхаҗиев сирәк укый, укыганда да газетлардан ары китми, анысы да югары посттагы кеше укымый калырга тиеш булмаган язмалардан гына гыйбарәт иде. Әле Мәскәүдә академиядә укыганда аның кулына бер хикмәтле китап эләккән иде. Хәзер төгәл генә хәтерләми дә, әллә тәмле аш пешерү серләре турында идеме ул, әллә югары катлам кешеләренең тормыш рәвешен сурәтләгән роман идеме, шул китаптан укып белгән кадәресе күңеленә мәңгегә сеңеп калды да. Шуны сөйли, теләсә кайсы мәҗлестә шуны таләп итә торган булып китте. Әйтик, тозланган семга балыгына һәм, гомумән, балык янына ак шәраб куела, ит белән киек янына кызыл шәраб, ә кофе эчкәндә ликер белән коньяк муафыйкъ.

    Бүген исә обком буфетында нәфис алсулыгы күзне иркәләп торган симез семга балыгы әзерләгәннәр икән, шунлыктан ашны аракы авыз итүдән башладылар. Рәвешен китереп эчеп куйгач, ашыкмый гына анысын-монысын капкаладылар, бары шуннан соң гына сүз үзеннән-үзе алтын тәңкәләргә таба тәгәрәмәсме дип уйлап, ул акрын гына сорап куйды:

    —Ничек соң, Хәким бик рәнҗетмиме?

    Беркайчан да бу хакта сораганы, кызыксынганы юк, аның өчен ниндидер Хәким дөньяда бармы-юкмы, барыбер кебек иде, һәм көтмәгәндә шундый кайгыртучанлык. Гап-гади кешеләрчә сорау Шәрәфәтне хәтта кыенсындырып куйды һәм ул чын күңелдән җавап бирде:

    —Юк, рәнҗетми. Миңа калса, аңа бу эшен ташларга кирәк, юкса аның бик начар бетүе бар.

    —Арттырма, ничек дисәң дә, ул миңа туган тиешле булып чыга, мин барында аның башыннан бер генә чәч бөртеге дә төшмәячәк.

    —Мин ул хакта түгел,—дип үзенекен сукалады Шәрәфәт,—аны минемчә, берәр җүнлерәк психиатрга күрсәтергә кирәк, акча дигәнең белән акылыннан шаша бугай инде.

    —Ничек инде ул алай?—дип кызыксынды кытай патшасы роленә тәмам кереп өлгергән Әнвәр Абидович. Аның күңелен кыбырсып торучы уе төенләнде, ымсындыручы алтын сере дә шунда ятмыймы?

    Шәрәфәт исә бөтенләй башка нәрсәне күздә тота иде: аны, чыннан да, өйгә агылучы акча да, алтын да, аларның муллыгы да кызыксындырмый, иренең кыланышы җирәндерә һәм ул шунлыктан тормыштан аерылган, уйлап чыгарылган шигърият дөньясында яши, антиквариат белән мавыгуы да шуннан иде.

    —Син беләсең, мин синең эшеңә дә, аныкына да катышмыйм, тәрбиям шундый, син үзең дә шуны хуплыйсың. Элегрәк аның эшкә ни тотып киткәнен, ни күтәреп кайтканын күрми дә идем, иң мөһиме—өс-башы чиста, пөхтә, тамагы тук булсын, өйдә җайлы-уңайлы булсын. Хатын-кызның төп эше шул дип саный идем. Бер ике еллап булыр, көн саен диярлек өйгә йә портфель, йә “дипломат” тотып кайта, киткәндә куллары буш була. Ирем өстеннән шымчылык итәргә, эшенә тыкшынырга теләмәсәм дә күрми калып булмый. Дүрт йөзләп портфель, “дипломат” җыелгач шаярып кына “Инде безгә галантерея кибете ачарга да була”,—дип әйткән идем, ничек сөенүен күрсәгез! Икенче көнне үк ул базардан бер кибет директорын ияртеп кайтты, сөенечемә, димме, бөтен нәрсәне алып та киттеләр, барлык почмакларны, диван асларын чистартып чыктылар. Ләкин барысы да элеккечә калды, көн саен ул берсеннән-берсе яңа, берсеннән-берсе модный “дипломат” яисә портфель тотып кайта. Баштарак мин аның эше шундый, мөһим документлар җыела торгандыр да, шуларны алып кайтадыр, дип уйлый идем. Бу фараз да туры килмәде. Андый шәп “дипломат”ларны әрәм-шәрәм итәргә дәүләт ул хәтле бай түгел лә. Шуның өстенә, әгәр ул портфельләр МВДныкы булса, алар бөтенесе бер иш булыр иде.

    Соңрак мин боларны бүләк-мазар, дип уйлый башладым. “Дипломат”, портфель дефицит бит. Ләкин ОБХСС башлыгына мең “дипломат” ник кирәк? Монысы инде бөтенләй башыма сыймый. Хатын-кыз кызыксынучанлыгы җиңде, гафу итә күр, кайтып тамак ялгап алгач, кабинетына бикләнеп сәгатьләр буе “дипломат” белән нишләп утыруын караштыра башладым. Кайчагында аны көтеп алып булмый, йә телевизор янында, йә зиннәтле йокы бүлмәсендә ялгызым йоклап калган чаклар да була.

    Беләсеңме, ул өйгә акча алып кайта икән бит… Кич буе шуларны карап, ишен ишкә аерып, санап утыра. Майланып беткән берлекләр дә, кыштырдап торучы йөзлекләр дә була. Аларын аеруча ярата. Күргәнем бар. Көн саен шушы яшерен ләззәткә ничек бирелгәнлеген күрсәң икән! Нәрсәдер яза, боза, амбар кенәгәсенә терки. Төн буе нәрсә эшләп утырасың, дип сорасаң елмаеп кына куя: “Хезмәт буенча, кадерлем, болар дәүләт сере, синең ирең дәүләт кешесе, полковник”,—ди. Башта хәтта кызык тоела иде, буш вакытларында ни белән шөгыльләнүен күз алдына китереп көлә идем, ул да бит синең шикелле таң белән чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә, аның өчен шимбә дә, якшәмбе дә юк.

    “Дипломат” тотып кайтып кергән көнне син килеп чыксаң, ишекне ачык калдырып гыйшык-гашрәткә бирелсәк тә, ул берни күрмәс иде, акча дигәндә дөньясын оныта ул. Миңа шулай тоела.

    Бер ел да үтмәде, өйдәге бөтен почмак, караңгы бүлмәләр, антресольләр, шкафлар тагын портфель, “дипломат” белән шыплап тулды, бусында алардан котылырга инде син ярдәм иттең…

    Әнвәр Абидович үткән ел әтисенең җеназасында нинди шәп юл уйлап тапканын исенә төшерде. Күмешергә, мәетне соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә кулъяулык, түбәтәй, сөлге яисә күлмәк бүләк итү гадәте бар. Үзендә һәм баҗасында сакланучы чапаннар, портфель һәм “дипломат”лар турында шул чагында исенә төште һәм ул борынгы ханнар шикелле юмартлык күрсәтергә карар кылды. Җеназага килгән һәр кешенең иңнәренә чапан салдылар, һәркайсына “дипломат” яисә портфель тоттырдылар. Табигый, чиннар искә алынды. Кемгәдер парчалы халат белән яшерен кодлы күн “дипломат” эләксә, кемгәдер бүләкнең гадирәге, очсызрагы туры килде. Хәер, обком секретаре белән ОБХСС башлыгына очсызлы әйбер бүләк итмиләр. Әле беркемнең дә мондый бай бүләк таратканы юк иде, аксакаллар әйткәнчә, хәтта Бохара әмире дә ул хәтле булдыра алмаган. Шулай итеп, аның юмартлыгы, әтисенә ихтирамы хакындагы сүз халык арасында бик озак йөрде.

    Матәм көнне Тилләхаҗиевлар йортына килгән сигез йөз алтмыш кеше арасында, монысын җентекләп исәпкә алып барганнар иде, кемнәрнеңдер үзе кайчандыр бүләк иткән чапан яисә “дипломат”ны алган булуы да ихтимал.

    Шунысын да әйтергә кирәк, күмәргә килүчеләргә бүләк тарату белән бергә, җеназага килгәндә кесәгә конверт кыстырып килү йоласы да бар; түрәләр өчен туй яисә кеше күмү чыгымнар китерми, киресенчә, ул көн ришвәт вә йолымны беркемнән шикләнмичә, ачыктан-ачык җыя торган көнгә әйләнә, курыкмыйча алып киләләр, тапшыралар. Йоласы шундый…

    Әнвәр Абидович кайгы уртаклашуларны тыңлап, конвертларны алып торды, баҗасы шикелле аларны санап утыруга кадәр барып җитмәде җитүен, моның ише вак-төяккә аның вакыты юк иде, шулай да хатыны әйтеп куйды, ул көнне йөз мең сумлап акча кергән булып чыкты.

    Шуннан соң кеше күмү чыгымлы дип әйтеп кара инде.

    —Әлбәттә, серен белгәнемне ачмадым, бары тик минем белән ешрак булуын үтендем, китап укырга, бергәләп телевизор карарга кирәклеген әйттем, ул киреләнеп үзенекен тукый бирде, имеш, син минем өчен дә укы инде, минем эшләр муеннан янәсе. Шунысы сәер, бер еллап булыр инде, хәзер ул “дипломат“ яисә портфель тотып кайтмый, әмма дә ләкин барыбер кабинетына бикләнә дә акча санарга тотына, әллә еллар буе җыйган өчлекләрен, берлекләрен алыштырып алды инде… Миңа калса, ул ычкына башлады бугай, яраткан акча номерларын бухгалтер кенәгәсенә язып барса да гаҗәпләнмим…

    Менә шунда бөтенесе дә ачыкланды, димәк, баҗасы да аның шикелле үк алтынга күчкән һәм шунлыктан өйгә “дипломат” ташымый башлаган. Әбәт вакытында беркатлырак тоелган сорауны юкка бирмәгән ул. Теленнән исә бөтенләй башка сүзләр чыкты:

    —Юкка борчыласың, кадерлем, аның эше чынлап та дәүләти әһәмияткә ия, авыр эш, синнән яшерене дә, серлесе дә булыр, аларны таратмаска имза куеп ант иткән кеше ул. Төннәрен акча санавы да гаҗәп түгел, эше шундый, төрле ертлачлардан, пычрак куллы бәндәләрдән күпме хезмәтсез табышны кайтарып алганнарын күз алдына да китерә алмыйсың. Күрәсең, идарәдә өлгерә алмый торгандыр, шунлыктан эше өйгә ияреп кайта, сездә уңайлы бит, беркем дә комачауламый. Ә “дипломат”лар, портфельләргә килсәк, монысы тәртип түгел, бөтенләй мәгънәсезлек. Мин аңа әйтермен. Мал-мөлкәтне, инвентарьны саклый белергә дә кирәк, син хаклы, кадерлем…

    —Юк, мин күзләреннән күрәм, аны психиатрга күрсәтергә кирәк,—дип үзенекен сукалады Шәрәфәт.

    Алга таба бу хакта сөйләшү кызыксындырмый иде инде, үзенә кирәкнең барысын да ачыклап өлгерде, сүзне туктатыр өчен ул ризалашкан сыман итте.

    Һичшиксез психиатр катнашырга тиешле тагын бер, дөресрәге тагы ике очракны сөйләмәкче булган Шәрәфәт телен тешләп калды, сөйгәненең кәефен тәмам төшерүдән курыкты.

    Шаккаткыч хәл иде бу. Бервакыт төнлә уянып китте һәм иренең йокы алдыннан дога укыганын ишетеп алды. Бу көнне дә ул таңга кадәр диярлек кабинетында акча санап утырган иде. Сәер дога булып чыкты ул. Хатыны янына ятар алдыннан ул гадәттә дога сүзләрен авыз эченнән генә мыгырдый һәм Шәрәфәт аны һәркемгә балачактан таныш изге сүзләр дип белеп, артык игътибар итми иде. Ә бу юлы дога сүзләре артык ачык итеп әйтелдеме, әллә игътибары көчлерәк идеме, ул барысын да ишетте.

    —И кодрәтле Аллам,—дип пышылдый иде зиннәтле йокы бүлмәсендә ОБХСС башлыгы,—кул астымдагы бу тупракта кибетләр, складлар, базалар, кунак йортлары, кемпинглар, ашханәләр, кафе-рестораннар, рүмөчнәйләр, сыраханәләр, базарлар, толкучкалар, техник хезмәт күрсәтү станцияләре ишәйсен! Алыпсатарлар, спекулянтлар, фарцовщиклар, валютчиклар, наркоманнар, теш техниклары, бурлар, караклар, фахишә-проституткалар, халык малын әрәм-шәрәм итүчеләр, рэкетирлар, сараннар вә комсызлар, намуссызлар, каруннар, пычрак куллы адәмнәр, ертлачлар һәм гастролерлар, маклерлар, ришвәтчеләр көннән-көн артсын! Комсызланып үз-үзләрен белештерми башласыннар, уяулыкларын югалтсыннар да минем кулга төшсеннәр, минем өчен таласыннар вә һәм дә урлашсыннар иде!

    —И Аллаһым, минем биләмәләремдә иң кыйммәтле проституткалар яшәсен вә тамыр җибәрсен, йөзәр мең тәңкәләр әйләнүче катраннар ачылсын, наркотиклар вә алтын сәүдәсе чәчәк атсын. Ачыкавыз туристлар килеп тулсын, кесә капшаучыларга һәм дә кооператорларга шатлык өстенә шатлык килсен. Рәхәтләнеп таласыннар, урлашсыннар, алдасыннар, акча кайтарып бирмәсеннәр, үлчәгәндә үз якларына “ялгышсыннар”, товарны яшерсеннәр, итәк астыннан вә арткы ишектән сатсыннар. Яшәсен товарның кибүе һәм коруы-югалуы, шәрабка, сырага, сөткә вә каймакка су кушсыннар, колбасага җаннары ни тели, кәгазьме ул, кирза итекме, шуны өстәсеннәр, мин аларны барыбер ашамыйм. Электрон үлчәүләрне ватсыннар, герләрне игәп киметсеннәр, аракы белән келәмнән башлап мебельгә кадәр барлык төр сул товарлар белән сәүдә итсеннәр. Ювелир кибетләрендә алдашу чәчәк атсын, бриллиант урынына ялган пыяла сатсыннар, кибетләрдәге агалтынның яртысы көмешкә әйләнсен. Кешеләр күбрәк төзесеннәр, фатирларын ремонтласыннар иде, и Ходаем, теләсә кайсы вакытта кереп, гәрчә бу кадакның стенада әле хан заманнарыннан ук тырпаеп торганын белгән хәлдә дә “Моны каян алдың, белешмәң кайда?” дип сорарлык булсын иде.

    Җитмәүчелек көннән-көн артсын, барысы-барысы—трусиктан алып сабынга хәтле дефицит булсын! Дефицитны булдыра белүчеләр мәңге-мәңге үз урыннарында утырсыннар, караклар һәм ачкүзләр, шулай ук бер тиенгә ярамаслык товар чыгаручылар яшәсен, читтән әйбер кайтарту, бигрәк тә капиталистик илләрдән импорт дигәнең чәчәк атсын!..

    Икенче тапкыр иренең шушылай укынуын Шәрәфәт бер ярты еллап вакыт узгач ишетте, һәм ни гаҗәп, ул аны бер генә ләһҗәсен дә ялгышмый сүзен-сүзгә кабатлады, күрәсең, болар аның чын догасына әйләнгән иде. Психиатр чакырмый кая барасың?!

    ОБХСС башлыгы хакындагы сөйләшү табынның ямен җибәрә язды, көтмәгәндә ачылып китүенә үзен гаепле санап, Шәрәфәт Әнвәр Абидович хөрмәтенә чәчәкле-чуклы тост әйтергә булды; менә шунда инде ул кытай патшасын да, аның бер тамчы судай аңа охшаганлыгын да әйтергә онытмады. Дөрес, Шәрәфәт хакыйкатькә бераз гына хилафлык китерде китерүен, гөнаһы үзенә булсын, чөнки вазада сурәтләнгән кешенең кулында китап иде, вазаны кодалаган кешеләр—борынгы кытай фарфоры белгечләре—анда сарай шагыйре сурәтләнгәнен әйткәннәр иде. Рәсемдә кытай патшасы үзе дә бар иде барын, ләкин ул вазаның почмакка караган ягында булып, артык күзгә ташланмый иде. Әгәр аны борып күрсәтсәң, кытай патшасына охшашлык турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Бу исә сөйгәненең кәефен төшерәчәге шиксез, чөнки инде ул образга кереп алган, юк-юк та шул почмакка күз төшереп ала иде. Үзенең сарай шагыйренә охшаганлыгын белү аңа һич кенә шатлык китермәс, ә бәлки, бөтенләй кимсетер иде.

    Ләкин сөйгәнен яхшы беләм дип санаучы Шәрәфәт нык ялгыша иде. Нәкъ менә бүген аның кәефе әйтеп бетергесез яхшы, чөнки баҗасының ел буе күпме алтын тәңкә җыеп өлгергәнен компьютердан да тизрәк санап чыгарган иде, иң тыйнак бәя белән генә дә баш әйләндергеч күп җыела иде алар. Көтмәгәндә күктән төшкән бәхеткә ничек куанмыйсың, ди. Ә инде Шәрәфәтнең көтмәгәндә психиатр турында сүз кузгатуы көткәннән дә артык. Болар бөтенесе дә бер кичтә, бер очрашуда бит әле. Хисләренә чыдаша алмаган Әнвәр Абидович сикереп торып Шәрәфәтне үбеп алды. Аның бу назлы кыйланышын Шәрәфәт үзенчә аңлады һәм күңелендә җылы дулкын күтәрелде, кыскасы, алар икесе дә бәхетле иде.

    Шәрәфәт аны тагын бер матур тост белән сөендерде. Эш шунда, алар күрешми торган арада Наполеон Ташкентта докторлык диссертациясе яклап өлгергән иде. Моңынчы алар икесе бер чамада, икесе дә философия фәннәре кандидаты, икесе дә диссертацияләрен Мәскәүдә яклаганнар иде. Әнвәр Абидовичның яңа диссертациясен укып чыгарга да вакыты булмаганлыктан, җаваплы һәм четерекле бу эшне Шәрәфәткә тапшырган иде.

    Диссертациядә бернинди ачыш-фәлән, яңалык булмаса да, ныклы профессионал кулы сизелеп тора иде, шулай да Шәрәфәт мәсьәләнең асылына кагылышлы берничә яңа фикер өстәде, тәкъдим кертте, бераз гына үзгәртә төште һәм материал бөтенләй яңача яңгырый башлады, фикерләвендә мөстәкыйльлек чалымнары пәйда булды. Шуңа күрә ул докторлык диссертациясенә үзен автордаш дип тә саный һәм моның белән бик горурлана иде. Апасы белән сүзгә кергәнлектән, диссертация яклаган көнне Шәрәфәт Тилләхаҗиевларга тантанага бара алмаган иде, менә хәзер алар уңышлы яклауны яңадан, тагын бер кат билгеләп үтәләр шикелле килеп чыкты. Үзенең фәннәр докторы икәнен исенә төшерү обком секретареның кәефен тагын да күтәреп җибәрде, алар икесе дә полковник хакындагы күңелсез сөйләшүне бөтенләй оныттылар. Мәҗлес ахырында, кайчандыр Мәскәүдә өйрәнгәнчә, кофе белән коньяк эчеп утырганда, ул шулхәтле хисләнеп китте ки, чын-чынлап әйтеп салды:

    —Теләсәң, туган көнеңә сиңа да докторлык диссертациясенә заказ бирә алам, Абрам Ильич өлгерер дип беләм, башы шәп эшли аның…—диде.

    Шәрәфәт чын күңелдән сөенде сөенүен, ләкин салкын акыллы булып кала белде:

    —Хәзер үк килешмәс,—диде ул.—Сездән соң ук ярамас, әллә нәрсәләр сөйли башларлар. Бераз сабыр итик, бер-ике елдан соң бәлки…

    Шулай хәл иттеләр дә.

    Шәрәфәт өстәл җыештырган арада ул квартир буйлап йөреп алды, сөяркәсе зәвык белән бөртекләп, табигый ки, аның ярдәме белән җыйган китаплар тезелгән киштәләр янында бөтерелде, ләкин берсен дә кулына алмады, китап тоту теләге юк иде. Зур экранлы “Шарп” телевизоры янында бер өем кассетаны күреп алды. Ялтыравык капларына караганда, аларны полковник әле күптән түгел генә кемнәндер конфискацияләгән булырга тиеш. Чөнки элегрәк аларда “Басф” кассеталары юк иде. Менә фильм карасаң ярый һәм ул телевизор белән видеомагнитофонны тоташтырып та куйды.

    Өйдә балалар комачаулый, Хәлимә дә каршы, берничек тә порнографик фильм карый алмыйсың. Ә обком секретарен исә нәкъ шул фильмнар кызыксындыра да иде инде. Уйлап-уйлап та очына чыга алмый, баш вата, бу фильмнарда төшәргә Көнбатышта шул хәтле чибәр хатыннарны каян табып бетерәләр икән? Фильмнарны гадәттә алар Шәрәфәт белән икәүләп карыйлар һәм Кәтүк соклануына, дәртенә чыдый алмыйча, сөяркәсенең тәнен төя-төя кычкыра:

    —Кара син бу себеркене, фән кандидаты да түгел, ә ниләр генә кыланмый, высший пилотаж бу, өйрән, өйрән!—дип кабатлый һәм кычкырып көлә башлый.

    Аның мондый ачыктан-ачык әдәпсезлеге баштарак Шәрәфәтне уңайсызландыра иде, әмма тора-бара күнекте, күрми-сизми башлады. Өлкәдә һәм республикада хакимлеге үсүдән исергән Наполеон көннән-көн йөгәнсезрәк, тупасрак була бара, беркемнең фикеренә колак салмый, Шәрәфәтнең киңәшләрен дә санга сукмас булып китте. Хөрмәт иткән, табынган бер генә кешесе бар, әмма аның белән сирәгрәк күрешергә туры килә, һәм ул сөекле обком секретареның асыл йөзе турында берни дә сизенми иде булса кирәк.

    Биш-алты кассетаны актарып чыкканнан соң ул, ниһаять, үзен кызыксындырган фильмны тапты, ләкин еш кына ирен көтә-көтә Шәрәфәт йоклап китә торган тирән велюр кәнәфине уңайсыз санап, телевизорны йокы бүлмәсенә, үзләре корвет дип атаган карават янына тәгәрәтеп алып китте. Алар киноны урын өстенә ятып карый торганнар иде.

    Аның дәртләнеп чакыруына колак салып, бер ун минуттан йокы бүлмәсенә Шәрәфәт килеп керде, әмма фильмны караудан баш тартты, чөнки ире белән бер өч тапкыр, ахирәт хатыны белән ике тапкыр караганы бар иде инде. Сәбәбе дә табылды, ул богдыйханны яхшылап сыйларга җыена, шунлыктан өй лагманы белән сарык кабыргасыннан сумса пешерергә кирәк икән. Тәмле тамак, ашарга ярата торган кеше буларак, Наполеонга бу фикер бик хуш килде. Сыйланырга икән сыйланырга. Әмма Шәрәфәтне кухняга теләмичә генә җибәрде.

    Ун минут та үтмәде, ул телевизорны сүндерде, яныңда чибәр хатын булмаганда секс фильм карау кызык түгел, дәрт кузгалмый икән. Шуның өстенә әллә каян гына Күпер Булат турындагы уйлары калкып чыкты, аларны читкә куарга теләсә дә, котыла алмады. Хәер, уйлар аның турында ук түгел, аны күбрәк Әкмал Арипов кызыккан Абрек кушаматлы ахалтекин айгыры борчый иде. Әлбәттә, Аксай ханы Мәхмүтовка йөз мең доллар чыгарып та сала алган булыр иде, контрабанда валютасы җитәрлек, алтын тәңкәләр дә бирә алыр иде, ләкин Мәхмүтов дәүләт казнасына керәсе акчалар турында уйлый, яшел доллар белән Микулай патша акчалары аңа бар ни дә, юк ни. Юкса, Сәет Алимханның бакчачы Хәмракол саклап яткан хәзинәсен күптән кулга төшергән булыр иде.

    Ул айгыр—айгыр гына түгел, чистый Алланың кашка тәкәсе булды, нәкъ шул ат Аксай ханы белән мөнәсәбәтләрнең өзелүенә китерергә мөмкин. Әллә ничә тапкыр читләтеп аңлатырга тырышты лабаса, имеш Абрек синең биләмәләреңдә, димәк ки, көч куллан, Күпер Булатны гына буйсындырыр хәлең юкмы.

    Әкмал Арипов белән ачуланышасы килми, икесе дә бер мичәүдә, Югарының ышанычлы кешеләре булганлыктан гына да түгел. Сәбәпләре байтак аның. Арипов баш әйләнгеч тизлектә көчәйгәннән-көчәя бара, кайбер мәсьәләләрдә “Әти”гә аңа караганда да зуррак йогынты ясый. Юкса, агропромышленность берләшмәсе җитәкчесе иң зур өлкәнең обком секретаре белән янәшә куярлык түгел кебек, әмма барысы да киресенчә иде шул. Ә инде акча мәсьәләсендә Әкмал хан белән ярышу бөтенләй мәгънәсезлек булыр иде.

    —Мин—Крез, ә син—хәерче,—дигән иде бервакыт салып утырганда Аксай ханы. Салмыш баштан әйтелсә дә, бу сүзләр Наполеонның бәгыренә кадалды һәм ул тырышып-тырмашып алтын җыярга тотынды. Бүген очраклы рәвештә кулга төшкән Сәет Алимхан казнасының калдыкларына баҗасы җыеп өлгергән алтыннарны да кушып карады, инде үзеңне хәерче дип санамаска да була, әмма да ләкин, аңа Аксай Крезы белән бил алышырга иртәрәк иде әле.

    Аксай ханыннан бер Әнвәр Абидович кына шүрләми, хәтта “Әти” үзе дә аның һаман үсүче йогынтысыннан, бетмәс-төкәнмәс мин-минлегеннән шикләнә башлаган иде, Әкмал ханны күзәтебрәк торырга кирәк дигән фикерне дә ул әйткән иде. Әгәр Әкмал хан партия эшендә булса, “Әти” аны үз янында, Ташкентта тотар иде, йә булмаса берәр мөселман иленә илче итеп җибәрер иде; үз янында көндәш яисә көчлерәк кеше барлыкка килүен сизенүгә ул һәрчак шулай итә, мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителә, аларга күз-колак булу җиңелрәк, ә хәзерге хәлдә Арипов тормышында нәрсә дә булса үзгәртергә соң иде инде. Ул республикада үз ханлыгын булдырды, монда хәтта “дәүләт эчендәге дәүләт” дигән сүзләр дә туры килеп бетми. Аны күзәтү мөмкинлеге юк, Аксайга килүче һәм китүче юлларны тоташы белән буып куйды, көнен дә, төнен дә каравыл каланчаларында башларына милиция фуражкасы кигән сакчылар тора. Менә шунлыктан аның белән дуслыкны югалтырга ярамый, Аксайга илтүче бердәнбер юл ябылырга мөмкин, менә шуннан соң аның нәрсә эшләргә җыенуын белеп кара инде, сиңа каршымы, әллә хәтта “Әти”нең үзенә карата бер-бер этлек ясарга җыенып ятмыймы? Никадәр генә хәйләкәр һәм мәкерле булмасын, табын янында төшереп алгач, ул да пар чыгара һәм кайбер нәрсәләрне ычкындыра иде. Колак сала һәм сүзне оста алып бара белергә генә кирәк.

    Юк, аңа чиста токымлы атлар яратучы белән берничек тә сүзгә керергә ярамый, гәрчә бөтенесе дә шул кире беткән Мәхмүтовка барып терәлсә дә, ул аңа теләсә кемгә боерган кебек, атыңны Әкмалга бир дә, тавыш-тыныңны чыгарма дип әйтә алмый иде. Кайбер кемсәләргә тел кыймылдату да кирәк булмас иде, сиздер генә, атын үзе үк Аксайга илтеп бирер, Арипов белән бер табын янында утыруны дәрәҗә санар иде әле. Күпер Булатның ни әйтәсе алдан ук билгеле, ат заводы дигән сылтау табар, дәүләт мәнфәгатьләрен искә төшерер, ул гынамы, байның нәфесен нигә авызлыкламыйсыз, партия алай кушмый дип тә җибәрер. Бәлки аны шуның өчен ярата да торганнардыр? Ни генә эшләсәң дә, бер генә юл кала: Мәхмүтовны сындырырга, куркытырга, Заркент сараена хезмәт иттерергә кирәк, шунда гына айгыр мәсьәләсе дә үзеннән-үзе хәл ителер.

    Аның тормышы белән айгыр тормышын тигезләргә, араларына тигезлек билгесе куярга! Кинәт кенә башына килгән шушы усал һәм явыз уйдан ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде, үзенең үткен акылына сокланып туймады. Аның көлгәне хәтта кухняга барып ишетелде һәм сумса пешерергә суган чистартып йөрүче Шәрәфәт кытай патшасына охшарга омтылучы кешенең кәефе күтәренке булганга сөенеп куйды.

    Әйе, болгавыр заманнар килеп җитте, дип уйлануын дәвам иттерде обком секретаре, түрәләр кесәләренә агылучы җүләр акчадан исерде, баш бирмәскә маташалар. Хәтта Югарыдагы абзый үзе да күпме мамыкны өстәп язганнарын белмидер, тикшерерсең бар, барысы да сабырсызланып көзне—дәүләт казнасыннан акча агыла башлаячак чакны көтә, көрәп кенә өлгер. Халык та тик ятмый, ризасызлар артканнан-арта, беренче кар төшкәнче халыкны кырда тоту, мәктәп һәм балачак дигән төшенчәне онытып баручы сабыйлар, өлкәннәрне дә, нарасыйларны да кырып килүче сары чире, тирәлекне агулаган бутифос, рәнҗетелгән, үзләрен һәм балаларын алда ни көткәнен белмәгән һәм шунлыктан үзләренә кул салучы, үз-үзләрен тереләй яндыручы яшь хатыннар турында Мәскәүгә бәйнә-бәйнә язып торалар. Кышлакларда көзге туйлар башланган көннәрдә коточкыч тере факеллар дөрли башлый, ләкин, Аллага шөкер, ул хатлар “Үзегез тикшерегез” дигән тамга сугылып Ташкентка әйләнеп кайталар. Һәм тикшерәләр дә, баш бирмәсләрне, телен тыймасларны камчы белән ярырга да күп сорап тормыйлар, моннан кире өстән жалу белән йөрмәсләр. Кояшлы яклардагы бәхетле тормыш хакында зарланып йөрмәскә сабак булыр.

    Кәтүкнең чынлап торып ачуы кузгалды, дусты—Аксай ханы өстеннән шикаять белән йөрүләре генә җитмәгән, Мәскәүгә чаклы чапкын җибәргәннәр. Дөрес, Ташкенттан, Үзәк Комитеттан комиссия җибәртүгә ирештеләр ирешүен. Шуннан да югары сикерә алмадылар. Ариповның көч-куәтен, миллионнарының мөмкинлекләрен беләләрмени алар. Шикаятьне тикшерүгә җитдирәк кыяфәт бирү өчен комиссиягә Үзәк Комитет кешеләре белән бергә республика Югары Советыннан да вәкилләр кертелде, аны депутат Бузрук Бекхуҗаев җитәкләде. Нәкъ менә ул соңгы нәтиҗәне чыгарды да инде. Бөтенесен дә ялган һәм яла ягу дип таптылар. Комиссия фикеренчә, Социалистик Хезмәт Каһарманы, Югары Совет депутаты Әкмал Ариповтан да яхшырак хан, ягъни мәсәлән, председатель юк та һәм булырга да мөмкин түгел икән. Бөтен илгә данлыклы шундый кеше кул астында эшләү бәхете тәтегәнгә халыкка куанырга вә һәм дә сөенергә генә кала. Аксай ханына шушындый карар чыгарту җиңелләрдән булмады анысы. Караны ак, акны кара дип күрсәтү өчен республика прокуратурасының сатлык тикшерүчеләренә байтак маңгай тире түгәргә туры килде.

    Хөкүмәт комиссиясенең мондый карар чыгаруын ишеткәч дехканнардан берсе “Карга карганың күзен чукымый”,—дип куйган булган. Табигый ки, бу сүзләрне Әкмал ханга җиткерми калмаганнар, анысы шул ук төнне үз куллары белән дехканның телен кисеп алган. Хөрмәтле кешеләрне моннан кире үләксә белән туенучы кошка тиңләрлек булмасын, дигән.

    Юк, халык бик борчымый Кәтүкне. Ул түзәргә өйрәнгән инде, киләчәктә дә түзәчәк, баш күтәрә калсалар, аның кулында никадәрле көч! Һәр эшләүчегә ике милиционер туры килә... Аның җанын икенче бер нәрсә кимерә, мамыктан кергән миллионнарны имеп симергән һәркем юрганны үз ягына тарта, үзен акыл иясе, олы кеше дип исәпли башлый. Әнә Әкмалны гына ал... Элеккеге трактор бригадасы хисапчысы, шыр надан кемсәне элек кем белә иде, ә хәзер министрлар, обком секретарьлары аның аягы астында ауный.

    Кара Түбә обком секретарен кара, үзен әллә кемгә куеп, Ташкенттан рөхсәт тә сорап тормыйча, Кара Түбәдән Мәскәүгә, Ленинградка авиарейслар ачып җибәргән. Халыкка уңайлы булсын өчен, дип уйласагыз, нык ялгышасыз, болар барысы да Беренчегә “Без дә төшеп калганнардан түгел” дип әйтү өчен. Авыр самолетлар кабул итәрлек беренче класслы аэропортны ике елда төзеп кара әле! Соңгы очрашуларның берсендә “Әти” моңсу гына “Мондый мин-минлек яхшыга илтми”, дип куйган иде. Акыллы кеше, төпле сәясмән фикере белән Кәтүк тулысынча килеште. Кайчандыр аңа тугрылыкка Коръән тотып ант иткән өчен генә дә түгел, ул аңа чыннан да чын күңелдән һәм барлык вөҗүден багышлап хезмәт итә иде.

    Кара Түбәнең партия әйдаманы үзен шулхәтле көчле адәм итеп сизә икән ки, хәтта зур бер эшчеләр коллективы алдында чыгыш ясаганда болай дигән имеш: “Мин сезнең киләсе елга социалистик йөкләмәләрегезне алдым, анда сез обкомга мөрәҗәгать иткәндә мине “безнең Ленин” дип атагансыз. Тыйнак түгел бу, иптәшләр, партиячә түгел, дөрес, хезмәт массалары белән эшләвемне шулай бәяләвегез мине чиксез горурландыра”. Болар да Югары агайның колагына килеп ирешкән иде. Обком секретареның бу сүзләре көчле алкышларга күмелгән дип тә сөйлиләр. Табигый ки, үрнәкне коммунистлар үзләре биргән. Сизмәмешкә салышып кына халык теленә кертеп җибәрелгән “безнең Ленин” сүзе үзе дә Беренчегә үч итеп эшләнгән, аны алдый алмассың.

    Дөресен генә әйткәндә, Наполеонга хезмәттәшләре арасында ыгы-зыгы кирәк түгел, киресенчә, бердәмлек, татулык файдалырак, чөнки аның максаты—“Әти”нең хакимиятен ныгыту, моның өчен кайчакта “Басмачы” дип йөртелүче Әкмал Арипов белән дуслык та ярап тора. Аксай ханын Кара Түбә секретаре белән талаштыра алсаң, “Әти” сөенми калмас иде дип тә уйлап куйды Кәтүк. Ләкин моңа өмет юк дәрәҗәсендә, хыял гына булып кала. Дөрес, Ариповны Мәскәүдән килгән комиссия кулы белән юк итеп була иде булуын, әмма Бекхуҗаевның нәселле атлар яратучыны ни өчен һәлакәттән саклап, яклап калуы аңлашылып бетми. Бу нинди гамәл, Беренчегә үч итеп эшләнгәнме, әллә киресенчә, аның үтенече буенчамы?

    Бәлки, тылсымчыга тиң эшмәкәр, аның “җиде кат рентабельлеккә” ирешкән хуҗалыгы турында татлы ялганны юкка чыгаруның Шәрекъ көзгесе булган, бар нәрсә гөлбакчага һәм хуш искә күмелгән, һәр кешесе туйганчы пылау ашап, Әндиҗан полькасын биеп рәхәттә яшәгән Республика турындагы мифка да зыян китерәчәген аңлаганнардыр?

    Бәлки Ташкент вә Мәскәүнең һәркайда ярылып яткан башбаштаклыкны, колбиләүчелекне күрмичә, азау ярган деспотның ялган казанышларына мәдхия җырлаучы танылган язучыларын, журналистларын жәлләгәннәрдер, юкса боларны күрер өчен бай табын яныннан торып Аксайның беренче очраган тыкрыгына гына борылырга кирәк иде...

    Бәлки “Әти” үзе дә шөлли башлагандыр, картайды бит инде, кайчагында хезмәтләреннән файдаланган булса да, Әкмал нукерларыннан курыкмаслык түгел.

    Болары барысы да тик фаразлар гына, чынбарлык исә барыбер табышмак булып, сер булып кала бирә. “Әти”нең үзеннән бу хакта турыдан-туры сорап булмый.

    Әгәр минем кулымда булса, ике дә уйлап тормыйча Ариповны Мәскәү кулы белән тар-мар иткән булыр идем, дип уйлый ул. Аның шикелле кешеләр моннан алтмыш еллар элек, басмачылар хәрәкәте вакытында, Җунаид хан белән Курширмәт курбаши халыкны кан калтырап торган заманнарда кирәк иде. Хәзер башка замана, башка ысуллар...

    Шул арада кайберәүләр өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр ачылды, республикага Леонид Ильичның кияве, МВД генералы юл сапты. Булсын даладагы Кара Түбәдә, булсын зыялы Бохарада, булсын изге Хорезмда, булсын теләсә кайсы өлкәдә—һәркайда генералны патшадай күреп кабул иттеләр. Ничек шулай булмасын, Ташкентта аны чит ил делегациясе башлыгын кабул иткәндәй, иң югары рангта, барлык дипломатик хөрмәт билгеләре белән каршылыйлар, хәрби парад та, пионерлар котлавы да—берсе дә калмый. Халыкны урамнарга меңәрләп куып чыгаралар, Үзәк Комитетның тантаналы утырышын “кияү” килгән көнгә туры китереп, залда һәм президиумда күренүен аягүрә басып каршы алалар, кул чаба-чаба күпләрнең куллары суелып бетә. Һәрбер өлкә хуҗасы бүгенге һәм киләчәктәге мәнфәгатьләре хакына аның белән дуслашып калырга тырыша, кем белә, бәлки, аның аркылы Мәскәүнең үзенә туры юл салып булмасмы дип өметләнә.

    Ул чакта Кәтүк җайлы моментны ычкындырды, яшь хатыны белән килгән генералны Кара Түбәдәгедән кимрәк кунак итмәсә дә, ачыктан-ачык дуслык тәкъдим итеп маташмады, үзен эре һәм бәйсез тотты, шуның белән кунакны гаҗәпләндерде дә бугай. Генералны ул баҗасы Нурматов шикеллерәк итеп күз алдына китерә, үтә файдалы рәвештә өйләнеп алган, йонлы кулдан файдалана белүче шома егет дип уйлый, аның вакыты үтәчәгенә шикләнми һәм бабасы түрдә утырганда гына власть башында булачагын аңлый иде. Мәскәүдә үзенең дуслары җитәрлек, академиядә бергә укыган иптәшләре текә генә күтәрелеп киттеләр. “Әти”нең киңәшләре һәм ярдәме ярап куйды. Сабакташларының киләчәге өметле, алар республикада кемнең кем икәнен яхшы чамалыйлар, кемгә таянырга икәнен беләләр. Җае гына чыксын. Ә инде кияү балакай хет генерал-полковник булсын, министрның беренче урынбасары исәпләнсен, барыбер артык ышанычсыз тоела, җитди түгел кебек иде…

    Леонид Ильичның кияве килеп киткән саен республикада кадрлар алышына башлый, кемнедер алалар, кемнедер куялар, мөһим урыннарга үз кешеләр үрмәли, хәтта Югары агайның иске аркадашы эчке эшләр министрын да икенчелрәк урынга кысып төшерделәр.

    Бәлки “Әти” аларга үч итеп Әкмал ханны үстергәндер дә, шуңа күрә аны Мәскәүгә йотарга ирек бирмәгәндер? Көтелмәгән бу уйдан хәтта сискәнеп куйды. Барысын да алдан күрә белүче кеше буларак, “Әти” мондый мөмкинлекне дә күздә тоткандыр, әлбәттә, МВД өчен ул нукта да, йөгән дә була ала. Юкса, аларның кулы артык озынаеп китте түгелме?

    Юк, ул фетнә күтәрергә азапланучыларны якларга тиеш түгел, каратүбәлеләр, бохаралылар, җизаклылар һәм теләсә кайда сүзләре үтүчән ташкентлылар кебек юрганны вакытыннан элек үзеңә таба тартырга ярамый. Әкмал Арипов үрнәге дә аңа килешеп бетмәс. Аксай ханы өлкә, хәтта иң көчле ыру һәм якташлык вәкиле дә түгел, ул мин-минлеге белән көчле, ул барыннан да элек үзен алга этәрә. Нәсел җебе белән кызыксынучыларга “мин Аксак Тимер төбеннән” дип кенә җибәрә, властька, кодрәт иясе булырга, байлыкка омтылу шуннан, кан исе аны куркытмый, киресенчә, тагын да дәртләндерә генә.

    Барысын да яңадан “Әти кул астына тупларга кирәк, киткәндә үзенең варисын билгеләп китәрлек булсын, шулай гаделрәк булачак, һәркемнең өмете бар лабаса! Шулай булганда ул үзенең мөмкинлекләре күбрәк һәм өстенрәк икәнлеген чамалый иде. Ул укымышлырак, белемлерәк, нәсел тамырлары тирәнрәк, Мәскәүдә укыган, башкала белән ныклы элемтәләре бар, фәннәр докторы… Һәм барыннан да элек рухы белән “Әти”гә якынрак. Моңа ул бер кәррә дә шикләнми иде.

    Катлаулы, берсеннән-берсе мөһим уйлар җанга тынгы бирми, карап бетерә алмаган секс-фильмны да, Шәрәфәтне дә, махсус әзерләнүче кичке ашны да, хәтта баҗасының алтыннарын да онытып җибәрде, нәкъ менә аның караватында җәелеп ятуы исә башына да кереп чыкмады. Чөнки күз алдына әллә каян гына тагын Булат Мөэминович килеп басты. Аны нишләтергә инде, дип сабырсызланып уйлап куйды ул. Аның абруен, халык арасындагы исемен нишләп үз максатларымда файдаланмыйм соң әле дигән уй калкып чыкты. Мәсәлән, Мәхмүтовны “Әти”гә тәкъдим итеп була ич, ул исә караклыкка һәм намуссызлыкка кереп батмаган кешегә урын таба белер, кайчагында андый кешеләр дә кирәк була.

    Мәскәүдәге даими вәкиллек бинасында узган кышкы озын кич исенә төште. Аспирантураны тәмамлап өйгә ашкынган бер мәлне Югары агай белән бик тә күңелле итеп, бик озак гәпләшеп утырганнар иде алар.

    Нинди уңайдан икәнлеге хәзер инде анык кына исендә дә калмаган, шундыйрак фикерне “Әти” дә әйткән иде бугай һәм менә шул фикер хәзер нәкъ вакытында искә төште һәм Булат Мөэминовичны төрмәдән саклап калды да бугай.

    “Урыслар аристократларын инкыйлаб чорында юкка чыгардылар, гражданнар сугышында кырдылар,—дигән иде ул йомшак бәрхет сыман тавышы белән,—анысыннан да, монысыннан да исән калганнарны төрмәләрдә, лагерьларда череттеләр, йә булмаса чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр иттеләр, алардан калган балаларның ике буынына белем юлын яптылар. Без аларның тәҗрибәсен искә алырга һәм үзебезнең аксөякләргә, зыялыларга мәрхәмәтле булырга тиешбез”.

    Мәхмүтовны төрмәгә илтеп тыксаң, остазның киңәшен тотмаган, аның ихтыярын бозган булып чыгасың түгелме соң? Шуның өстенә, әгәр дә ул Мәхмүтовның әтисе аксөякләрдән икәнлеген, утыз бишенче елда атып үтерелгәнлеген, шулай итеп гаиләнең, тулы бер ыруның юкка чыгарылуын, ярты гасыр үткәч шундый ук тарихның яңадан кабатлануын да ишетсә, ачуының чиге булмас. Әйе, бигрәкләр дә ямьсез килеп чыгасы икән шул. Моның өчен “Әти” баштан сыйпамас.

    Башка берәр нәрсә уйлап табарга кирәк булыр, дип фикер йөртте ул, һәм шулай итеп, якын көннәрдә Булат Мөэминовичка каршы җинаять эше кузгату дигән мәсьәлә көн тәртибеннән төшеп калды. Аннан соң нәрсә буласы да ачык түгел, чөнки Наполеонның кәеф дигән нәрсәсе артык тиз үзгәрүчән иде.

    Бүген аның бары тик җанга якын күңелле хәлләр турында гына уйлыйсы килә иде. Мәхмүтов белән озакка сузылган авыр сөйләшү артыгы белән җиткән, бөтен көннең ямен җибәрде, тәмам чыгырдан чыгарды, каһәр суккыры…

    Шул чакта кухнядан Шәрәфәтнең җырлап җибәргәне ишетелде. Аның тавышы күңелгә хозурлык бирә торган матур яңгырашлы, саф һәм чиста иде. Апасыныкы да шулай. Бу сыйфат гомумән Касыймовлар нәселенә хас. Тирә-якта моны белмәгән кеше юк. Димәк, бүген Шәрәфәтнең кәефе әйбәт. Кунарга калып яхшы иттем ахрысы, дип уйлап куйды Кәтүк. Кырык якта кырылып яткан эш дигәнең барыбер бетмәс ул. Ял итә белергә дә кирәк. Күңеле тагын йомшарып китте. Тискәре вә үҗәт Күпер Булат белән сүз көрәштерүгә дә карамастан, көн бүген искиткеч матур иде.

    Эх, “Әти” мине үзенең варисы итеп билгеләсә иде, дип тагын татлы хыялларга чумды ул. Беренче эшем итеп картаны кисеп турар идем, өлкәләр санын кыскартырга кирәк булыр, дүрт-биш булса артыгы белән җиткән. Генерал-губернатор Кауфман берүзе идарә иткән бит әле, хәзерге элемтә чаралары да, юллары да, автотранспорты да, авиациясе дә булмаган, барлы-юклы бер кәнсәләрия барысына өлгергән. Бохара әмире Сәет Алимханны гына алып кара. Ярдәмчеләре бармак белән санарлык кына. Җитмәсә, нинди тугрылыклы булганнар. Аның казнасыннан калган хәзинәне нәфесеңне сузмыйча ярты гасырдан артык саклап кара әле. Шундыйларны җыйсам, мәгънәсе күбрәк булыр, көндәшләр дә кими төшәр. Ә инде Коръән тотып тугрылыкка ант итәрлек биш-алты кешене барыбер табармын мин. Ник тапмаска!

    Сәет Алимхан кәнсәләриясе исенә төшүгә уйлары әмир казнасы калдыкларына күчте. Тугрылыклы яраннары хан алтынын алып килгән көнне искә алырга да күңелле иде шул. Яшьтән хан сараенда үскән ниндидер Хәмрәкол дигән кеше саклап яткан икән ул алтынны. Әмир алтыны турындагы хәбәргә ышанырлык түгел иде, шунлыктан ул Хәмрәкол әкәне кичекмәстән алып килергә әмер бирде һәм аны өч сәгать үтүгә Күпер Булат районыннан китереп тә җиткерделәр. Өлкә комитетында киңәшмә барган чак иде, барысы хакында да хәбәрдар Йосыф сәер йөкнең килеп җитүе хакында белгертте. Киңәшмәне ашыгыч рәвештә туктатырга, эш күплекне сылтау итеп, барысын да озатырга туры килде. Ул гына да түгел, ярдәмчесенә ул сәркәтипне кайтарып җибәрергә, ишекләрне бикләргә кушты. Ял бүлмәсендә хатын-кызлар белән “шаяргалаганда” да болай кыланмый иде.

    Күз алдында алтын, коточкыч күп алтын пәйда булуга ул игътибар һәм итагать белән каршы алырга җыенган карт турында бөтенләй онытты, аны озатырга ашыкты. Тыңлавы да ярым-йорты гына булып, бер колактан керде, икенчесеннән чыкты, ул берни дә хәтерләми иде. Соңыннан Йосыф барысын да бәйнә-бәйнә бөртекләп, җентекләп сөйләп бирде. Ул чакта барлык уй-теләге алтын белән бәйле, тизрәк алтын белән япа-ялгызы каласы килә иде. Баштарак, алтын ялтыравыннан күзләре томаланмаган чакта, ул Хәмрәкол әкәне юмарт бүләкләрмен, ике-өч йөз тәңкә акча бирермен дип уйлаган иде, хәтта хисләренә тыела алмыйча акча янчыгына да тыгылган иде, әмма иң соңгы мизгелдә барысыннан да ваз кичте һәм Йосыфка аксакалның тамагын яхшылап туйдырырга, аны шәхсән үзенә илтеп куярга кушты, шулай итеп, бу кичкә ярдәмчесеннән дә котылды.

    Ялгызы калгач, капчыкны идәндәге келәмгә бушатты һәм телсез калды. Баш әйләндергеч матур, искиткеч манзара иде бу. Кабинет хуҗасының моны беркемнең дә күрә алмавына хәтта эче пошып куйды, чөнки аның алдында дөньядагы иң гүзәл композиция—күз явын алырлык кызыл келәмдә саф алтын өелеп ята иде. Рубенс, Гойя, Модильяни, Рафаэль, Тициан, “Мона Лиза”, “Джоконда”, “Тугызынчы вал”, “Нарат урманында таң ату”, реализм, кубизм, модернизм, импрессионизм кебек нәрсәләрең чүп! Менә кайда ул чын импрессионизм, реализм, поп-арт. Болар күзне генә иркәләп калмый, җанны җылыта, назлый, кочагына чакыра. Алтын үзе дөньядагы иң югары, иң камил сәнгать ул!

    Дөньядагы иң гүзәл шедеврлар да аның җанын, бәгырен черегән күн белән эчләнгән шушы иске капчыктан коелган нәрсәләргә караганда көчлерәк дулкынландыра алмас иде.

    Йә Хода! Бу манзара шулкадәрле көчле тәэсир итә иде ки, аяклары аның ихтыярыннан башка бию хәрәкәтләрен сорый башлады һәм ул кызыл келәм өстендә тау булып ялтырап яткан алтын тәңкәләр һәм зәркәнле зиннәтләр өеме янында котырып бии башлады. Аның әле беркайчан да, бер генә туйда да бу кадәр дәртләнеп, үз-үзен онытып биегәне юк иде. Ул тәмам хәле беткәнче биюдән туктый алмады, ә инде буыннары арып хәлсезләнгәч, алтын өеме өстенә ауды һәм аны кочагына шудырырга тотынды. “Болар минеке, минеке!” дип тамагын киереп кычкырасы килде, әмма авыз ачылмый, ул биюдән тәмам хәлдән язган иде.

    Ул кичне Кәтүк бик озак эштән китә алмый утырды. Дөрес, бернәрсә дә эшләмәде эшләвен, әмма алтын янында ятудан, аны бер җирдән икенче җиргә күчереп куюдан да татлырак, рәхәтрәк нәрсә юк иде, тәңкәләрдән манаралар ясап карады, келәм уртасында юллар тезде, шушы матурлыкка сокланып туя алмады, бу кадәр зиннәтне һич кенә дә капчыкка кире тутырып сейфка яшерәсе килми иде. Төннәр буе акча санап утыручы баҗасы Нурматовны да шунда гына аңлый башлады—бу бик сирәкләргә эләгә торган татлы ләззәт, җан рәхәте икән.

    Еракта калган ләззәтле кичне ул шулкадәр ачык итеп күз алдына китерде ки, хәтта колагында бер учыннан икенчесенә коелучы алтын тәңкәләрнең чыңы ишетелгәндәй булды. Аһ алтын чыңы! Дөньяда аннан да гүзәлрәк бүтән бер чың бар микән? Ул хәтта тирә-юньдәге башка тавышларны ишетмәс өчен күзләрен йомды, колагында алтын чыңыннан башка бер авазга да урын булырга тиеш түгел иде. Шушы халәтендә йоклап киткәнен дә сизми калды.

    Аккош мамыгы тутырылган кытай мендәрләрендә елмаеп төш күреп ятучы кешенең колагында алтын чыңы яңгырый, күз алдында берсеннән-берсе сәер күренешләр алышына башлады. Имеш, менә ул обкомдагы ял бүлмәсеннән эш кабинетына чыгып килә, өстендә полковник Нурматов гардеробыннан алынган алтынлы, укалы халат, билендә ефәк билбау, күкрәгендә өч Ленин ордены янәшәсендә Шәрәфәт шаяртып Гертруда дип йөри торган Социалистик Хезмәт Героеның өч алтын йолдызы. Алар янында депутат значогы. Монысы инде теләсә нинди Гертрудалардан да югарырак бәяләнә, чөнки тормышның болгавыр баткакларыннан бары тик ул гына коткара ала да, шуңа күрә аны калкавыч дип атыйлар да. Андый асыл шәһадәтнамәне бер генә илдә дә, бер генә сенаторда яисә конгрессменда да таба алмассың, шул бик иске, кадими заманнарда казынсаң гына инде. Бу инде чын-чынлап кытай патшасының саклагыч бөтие—пайцзасы!

    “Исәнмесез, мин сезнең яңа патшагыз”,—ди ул һәм бюрога җыелганнар алдында түбәнчелек белән баш ия.

    “Долой!—залда күк күкримени.—Безгә богдыйханнар, мандариннар кирәкми! Яшәсен конституцион ирекләр!”

    Әнвәр Абидович ОБХСС башлыгының зиннәтле халатына күз төшерә һәм кием-салымы белән нәрсәдер бутаганын аңлап ала, тынлыктан файдаланып залга кычкыра:

    —“Иптәшләр, борчылмагыз, мин хәзер”,—ди һәм күз ачып йомганчы ял бүлмәсенә кереп югала.

    Бу юлы инде ул өстенә парчалы халат киеп, башына кардан да аграк чалма чорнап килеп чыга. Маңгаенда исә “Төн хакиме” дип язылган, моңа кадәр әле беркем дә күрмәгән, каратларын санап бетергесез күләмдәге алмаз балкый имеш.

    “Бүгеннән башлап мин Заркент өлкәсен Заркент әмирлеге дип үзгәртергә булдым һәм мине хәзер “бөегебез”, “сез галиҗәнаб” дип йөртүегезне сорыйм…”

    Кабинетта тагын коточкыч тавыш куба, мондыйны аның әле бер генә бюро утырышында да күргәне юк иде.

    “Бетсен самодерҗавие! Безгә ханзадәләр кирәкми! Азатлык! Демократия! Коры закон!”

    Кәтүкне залдан җил күтәреп алып киттемени, әмма залдагылар тынычланырга да өлгермәде, ул партиядәш иптәшләре алдында яңа кыяфәттә пәйда булды.

    Яшькелт-кызыл төстәге мундир белән ак панталон кияр өчен бераз уңайсызрак иде, җитмәсә, ботфорт кунычлы итек тә кыса кебек, әмма ул өчпочмакны хәтерләтүче баш киемен төшеп китмәсен өчен кырыеннан тотып (ни дисәң дә, күбрәк түбәтәй кияргә күнеккән кеше), каты адымнар белән якын һәм газиз тоелучы өстәле янына атлады һәм әмер биргәндәй тавыш белән кычкырып җибәрде:

    “Заркент өлкә комитеты бюросын ачык дип белдерәм”.

    Аэродром хәтле өстәл янында утыручылар сызгырырга, яман тавышлар белән кычкырырга керештеләр.

    “Монархияме? Юк! Карточкалар системасы һәм талоннар бетсен! Халыкка спирт! Сине Корсикага!” Беркайчан да тавышы ишетелмәгән өлкә социаль тәэминат бүлеге мөдире барысын да уздырып кычкыра иде.

    Бер аягына аксый төшеп, өчпочмаклы баш киемен култык астына кыстырып, башында әлбәттә Нәманган түбәтәе иде, ул яңадан киемен алыштырырга чыгып китте. Бу юлы инде ул костюмны җентекләбрәк сайларга булды. Муен астыннан ук эләктерелгән китель, хәрби галифе, кәҗә күненнән эшләнгән йомшак күн итек тап-таман гына булып чыкты. Мондый кием киеп йөрүчеләрне хәтерли иде әле ул һәм табигый ки, үзен бу киемдә бик тә уңайлы, җайлы хис итә башлады.

    Әмма ул чыгып бер генә сүз әйтергә дә өлгермәде, элек-электән таныш вә дус иптәшләре тагын әллә ниләр кыланырга тотынды. Ул залга уйланган кыяфәттә, уң кулын күкрәгенә, кителенең өченче төймәсе янына куйган хәлдә килеп керде.

    Җиңел промышленность бүлеге мөдире—авыр гәүдәле, тыны кысылып интегүчән кеше урак-чүкеч төшерелгән кызыл байракны болгый-болгый кычкырырга тотынды:

    “Хәзер нинди заман икәнен белмисезме! Тәрәзәгә күз салыгыз! Галифе белән хәрби френчка кайту юк! Яшәсен Карден, Хуго Босс, Зайцев белән Адидас!”

    “Ярар сана,—дип килеште ул.—Минем әле тагын бер мөмкинлегем бар”. Күрәсең, элекке бюро утырышында сүз куешкан булганнардыр.

    Ул яңадан ял бүлмәсенә, үзенең гардеробы янына чыкты һәм аннан “Дормей” фирмасында тегелгән ачык соры төстәге, күзгә күренер-күренмәс нечкә генә зәңгәр буй-буйлы гап-гади инглиз костюмын алды. Бу фонда чия төсендәге тыйнак депутат значогы матуррак, яктырак булып күренә иде.

    Һәм идәненә кызыл келәм җәелгән иркен кабинет шунда ук танымаслык булып үзгәрде дә куйды. Монда бөтенесе дә гадәти, таныш, якын иде. Аның күренүен аягүрә басып, көчле алкышлар, мәрхәбә тавышлары белән каршы алдылар. Аларның һәркайсыннан әллә нинди җылылык бөркелә иде. Һәр җыерчыгына тикле таныш йөзләрдә елмаю, теләктәшлек балкый, әле ярты сәгать элек кенә диярлек аларның матбугат иреге, ирекле сайлаулар, хокук системасын үзгәртеп кору, ниндидер конституцион мөмкинлекләр, гарантияләр, кыскасы, җүләр кеше дә әйтмәслек ниндидер башка таләпләр кычкыруына ышанырлык та түгел иде.

    “Башлыйк, иптәшләр”,—диде ул катгый тавыш белән һәм тәбәнәк урындыгына утырды. Нәкъ шул мизгелдә уянып та китте…

    Кухняда Шәрәфәт җырлый, идәндә аждаһалы, әмма инде кесәсеннән алтын тәңкәләре алынган халат аунап ята… Һәм Әнвәр Абидович тынычланып калды.



    Ә бу вакытта Булат Мөэминович кунак йортының шыксыз бүлмәсендә ята һәм билгесезлектән интегә иде. Күпме генә уйланмасын, ул үзенең никадәр куркыныч, икейөзле, принципсыз кеше белән бил алышканлыгын башына да китерә алмый иде әле.

    Наполеон куркытып алырга теләгән һәр нәрсә аны чынлап та тәшвишкә төшерде, обкомнан ул бик каты дулкынланып, борчылып чыгып китте. Ни дисәң дә, өлкә хуҗасы теләгәненә ирешкән иде инде.



    III БҮЛЕК


    Чыганак: kitaphane.ru
  • Рауль Мирхәйдәров:
  • Не забывайте нас...
  • Седовласый с розой в петлице
  • Горький напиток счастья
  • Карга короле
  • Иманыңнан бер язсаң...




  • ← назад   ↑ наверх