• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рауль Мирхәйдәров

    Карга короле


    Рауль Мирхәйдәров исеме татар укучысына инде шактый таныш. Аның “Иртәләгән сагыш” һәм “Һәрнәрсәгә акчалата” романнары “Казан утлары” битләрендә дөнья күрүгә үк әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну тудырган иде. Бу саннан басыла башлаган роман әдипнең “Кара даирәнекеләр” исемле күләмле тетралогиясенә керә. Ул әсәрләр рус телендә инде 19 тапкыр нәшер ителгән һәм гомуми тиражы миллионнар белән исәпләнә. Американың “Филадельфия Инкуайер” газетасы Рауль Мирхәйдәровны “мафияне тикшерүче” дип бәяләде. Европадагы байтак газеталар язучы белән җинаятьчелек темасына интервьюлар бастырып чыгарды. Белгечләр аны дистә еллар алга, киләчәккә күз ташлый алган аналитик дип тә атыйлар.

    Романны үз вакытында әдипнең дусты, язучы Рафаэль Сибат тәрҗемә итә башлаган иде. Әмма аяусыз үлем аны арабыздан бик иртә алып китте. Каралама хәлендәге ул язмаларны тәртипкә китереп, тәрҗемәне ахырына җиткерү безнең өлешкә тиде. Автор һәм тәрҗемәче әсәрне аның истәлегенә багышлый.

    Флүс Латыйфи



    Беренче кисәк


    Пики төсе, кара төс


    Кинәт кенә, көтмәгәндә төшкән көзге, ниндидер юеш-ябышкак эңгермеңгер гөрләп торган вокзал мәйданындагы җанлылыкның бар төсен-матурлыгын юкка чыгарды. Гүя бер минут элек кенә трамвай юлы янында янып торган өрәңгеләр, алардан чак кына читтәге мәһабәт платаннар, колач җитмәс имәннәр сары яфракларын күз явын алырдай җир-паласка йомшак кына коеп утырдылар да, күз ачып йомганчы, барысы да төсләрен, кыяфәт-рәвешләрен югалттылар, әйтерсең лә тирә-якны төтен басты. Хан-атлас дигән затлы тукымадан тегелгән күлмәкләрнең күз чагылдыргыч матурлыгы юкка чыкты, салават күперенең барлык төсләрендә балкыган спорт сумкалары, төрекмән хурҗиннары шулай ук төссезләнделәр, юлга әзерләнгән балаларның чуар киеме үзенең гүзәллеген җуйды, хәтта вокзалның иркә-яшел фирүзә түбәле бинасы да ниндидер көрән төскә керде, әллә нинди җайсыз-ямьсез кыяфәт алды.

    Эңгер-меңгер төсләрне генә түгел, төрле тавышларны да йотты. Әле генә мәйданда трамвайлар гөрелдәве күңелле ишетелә, балаларның яңгыравык авазлары җанны иркәли, әле анда, әле монда шат көлү тавышлары яңгырый иде. Һәм менә мә, әйтерсең лә кинәт кенә барысы да—трамвай-троллейбуслар да, кешеләр һәм машиналар да сүз берләшкәндәй пышылдауга күчтеләр. Ни нәрсә соң әле бу? Көнне басып килгән төн тылсымымы? Әллә зәңгәрсу азиат эңгер-меңгеренең сихереме? Көнчыгышның тагы бер сереме?.. Берәүләрнең икенчеләргә эше, кызыксынуы кимегәндәй тоелган менә шушы мизгелдә, тәүлекнең беразга вакытын югалтып торган чагында, төнге тормыш якты көнгә көч җыйганда, вокзал мәйданында машина күренде. Карасу төтендәй җәелгән эңгер-меңгердә аның төсе акмы, сарымы, көрәнме икәнен анык кына танырлык түгел иде инде. Кипкән-корышкан розалар утырган чәчәк түтәлләре янында борылып, машина түләүле тукталышка килеп керде. Моңа беркемнең дә игътибар итмәвенә ант эчәргә мөмкин булса да, рульдәге кеше нигәдер бик сак кылана, хәтта машинасы ясаган шушы маневрга да ниндидер зур факт итеп карый, үзенчә борчылу-кайгырту күрсәтә иде.

    Яңа “Жигули” хуҗасы кабинасыннан тиз генә чыкмады, машинаны куяргамы-юкмы дип уйлангандай, күпмедер вакыт эчтә утырды әле. Күзләре кереп килүче машиналарны капшады. Шикләнерлек берни дә тапмады булса кирәк, ниһаять, ул ишеген ачып җибәрде, йозакларының төзеклеген-ныклыгын тикшереп әйләнеп чыкты. Шуны гына көтеп торгандай, вокзал өстендәге ачык кызыл төстәге неон хәрефләр кабынды. Һәм тагын барысы да үзгәрде, күз ачып йомганчы, әйтерсең, Ташкентка һәм бөтен тирә-юньгә тормыш әйләнеп кайтты. Әле генә бөтен дөньяны басып торган авыр тынлык бердән юкка чыкты һәм гүяки машина хуҗасына ишетү сәләте әйләнеп кайтты, ул яңадан трамвай кыңгыраулары тавышын, кешеләрнең сөйләшүләрен ишетә башлады. Әнә аның яныннан гына “Әй, сакланыгыз!”—дип кисәтә-кисәтә кондукторлы трамвай узып китте. Шулвакыт тагын әллә нәрсә булды, вокзал өстендә балкыган сүзнең баштагы өч хәрефе кинәт караңгылыкка чумды һәм ниндидер чит тел сүзен хәтерләтеп “кент” дигән өлеше генә янып калды. Машина иясе үзалдына елмаеп куйды, теле исә шул яңа сүзне тәмләп кабатлады: “Кент...” Һәм ул җәһәт-җәһәт атлап станциягә юнәлде. Төн чаршавына күмелеп килгәндә тагын да зураеп калгандай тоелган мәйдан янә бер үзгәреш кичерде: әле анда, әле монда кабынган машина фараларыннан төшкән ут көлтәләре вокзал тәрәзәләрендә уйнаклады, икенче каттагы ресторанда музыка тавышлары яңгырады—башкала вокзалында кичке тормыш үз агымына керде. Машинасын тукталышта калдырган кеше Сухроб Әхмәт улы Әкрәмхуҗаев исемле булып, ул үзе озын буйлы, әзрәк кенә авыр гәүдәле, әмма спортчыларга хас матур бәдәнле, җиңел адымлы бер инсан иде. Читтән караган кемсәләр аның ничә яшьтә икәнен билгели алмас иде, чөнки ул әле яшь күренә, үз-үзен тотышы да яшьләрчә: иркен, ачык, әмма тупас түгел; өсте-башы, кием стиле дә аның кешеләр арасында, җәмгыятьтәге урынын анык кына билгеләргә мөмкинлек бирми иде.

    Сухробның кулында берни дә юк, аны күзәтүчеләр булса, бу кеше кемнедер каршыларга килгәндер дип кенә уйлар иде. Беренче платформада торучы Мәскәү—Дүшәмбе поезды янында кеше кайный. Әмма монда аны танучылар булуы шикле. Хәер, аңа алар кирәкми дә. Ул аралаша торган кешеләр гадәттә фирменный “Үзбәкстан” поездында гына йөри.

    Беренче платформага чыккан Сухроб шулай да тирә-ягына каранмыйча булдыра алмады, аннан соң вагон номерларын карый-карый, поезд башына таба китте. Ул үзе тышкы кыяфәте белән әлләни күзгә дә ташланырлык түгел. Өстендә артык кычкырып тормаган соры төстәге твид пиджак, кара-көрән чалбар, аякларында тавышсыз йомшак “Саламандра” туфлиләре; чия төсендәге күлмәк якасы ычкындырылган, ләкин бу аның кыяфәтен бер дә бозмый, киресенчә, яшьләрчә күренүче кешегә спортчылар төсе бирә иде.

    Ул инде барысын да алдан уйлаган, исәпләгән иде, әмма барыбер беләгендә балкып торган зур һәм авыр алтын сәгатенә—Швейцариядә ясалган мәшһүр “Ролекс”ка күз төшерми булдыра алмады, җиңел сулап куйды. Димәк, өлгерәчәк! Вакыт бар әле. Ул, каршылаучылар һәм китеп баручылар агымына кушылып, кемнедер эзләгәндәй, вагон номерларына күз сала-сала атлый бирде. Бу хәрәкәтләре, кыланмышы шулкадәр табигый иде ки, вокзал тирәсендә берәр күренеш төшереп алырга җыенган теләсә кайсы кинорежиссер аннан разый калыр иде.

    Җир асты юлына кергәндә генә ул бер секундка тукталып алды, эчтән генә сүгенгәндәй итеп сул ботинкасындагы шнурын сүтеп кабат бәйләде һәм шулвакытта артыннан “койрык” килмәвенә тәмам ышанды. Хәер, үзен күзәтергә алынучылар булса, аларның үзеннән мең кат хәйләкәррәк эш итәсен ул бик яхшы белә иде.

    Поездлар янына алып чыгучы җир асты юлына кергәч ул Ташкент—Наманган поезды китәренә биш минут калганын ишетте, җиңел сулап куйды. Хәзергә барысы да ул корган план буенча бара иде.

    Туннельдән ул инде туп-туры үз вагонына таба китте. Башка вагоннардагы кондукторлар байтактан тамбурга менеп басса да, ул барачак йомшак вагонныкы исә әле һаман соңга калучыларны көтә иде. Мөһим пассажир эч пошкан кыяфәттә басып торучы тимер юл хезмәткәренә ике билет сузды. Тегесенең теленнән үзеннән-үзе ычкынды: “Юлдашың кайда?” Сорауга җавап аңлаешлы булды:

    —Беләсезме, йоклаганда мин нык кына гырлыйм бугай, шуңа күрә, күршеләр белән йөрергә яратмыйм, купены берүземә алам.

    Чәйханәдә дус-ишләре белән шактый гына сыйланып өлгергән вагон хуҗасының кәефе шәп иде, ул шаяртып сорап куйды:

    —Хәтта поездда дүрт урынлы купелар гына булса дамы?

    Ләкин мондый сорау да твид пиджаклыны чыгырыннан чыгармады:

    —Әлегә берьюлы дүрт билет алырга туры килгәне юк, хәер, мин поездда бик сирәк йөрим.

    Ул сүзе беткәнгә санап җиңел генә вагонга күтәрелде, ә үзе шул мизгелдә составның башына һәм ахырына карап алды.

    Нишләп сорау биргәненә чын күңелдән үкенгән кондуктор да аның артыннан күтәрелде. Тәҗрибәсе буенча мондый кешеләргә артык сорау бирергә ярамаганын ул яхшы сиземли иде. Галстуксыз һәм озатып килүче хезмәткәрләрсез булса да, күренеп тора: бу адәм теләсә кемгә баш иючеләрдән түгел, шәрыкта андыйларны биш чакрымнан таныйлар. Мондыйларны аз күрмәде инде ул. Поезд кузгалырга торганда унике купеның җидесендә генә пассажирлар булганлыктан, ул бу рейсның чагыштырмача җиңел булачагын да чамалап өлгергән иде инде. Тик, шулай да, берүзенә ике билет алган пассажир аның күңеленә шик-шөбһә, борчу кертте. Юкса, озын юлда ул бераз гына акча-төшем керәсенә дә өметләнми түгел иде. Бер генә танышын да очратырга атлыгып тормаган пассажир ашыгып купесына керде, чөнки теләсә нинди очрашу да аның планнарын челпәрәмә китереп ташларга мөмкин иде. Хәтта планның берничә запас варианты булса да.

    “Булды бу!”—дип куйды ул үзалдына елмаеп һәм купега күз төшерде. Вагон яңа, җайлы һәм чиста иде. Йокы кирәк-яраклары пөхтә итеп төреп куелган, идәндә затлы келәм, өстәлдә савыт-саба… Болар барысы да аның күңелен күтәреп җибәрде. Бик тар даирәдә һәм бик азлар гына Сенатор дип белгән, киң катлау даирәләрдә исә Сухроб Әкрәмхуҗаев буларак танылган пассажир тынычланып ишектәге көзгегә карап чәчләрен төзәтте, үзендә дулкынлану, ашыгу-кабалану галәмәтләре сизелмәвенә ул разый-канәгать калды.

    Вагонда артык җылы иде, ул ашыкмыйча гына пиджагын салды, аны элгәндә кесәсеннән күнегелгән хәрәкәтләр белән сигаретларын һәм уткабызгыч чакмасын чыгарды; нәкъ шул мизгелдә поезд кузгалып та китте.

    Үтә комфортлы купе пассажиры тәрәзә яныннан артка шуышучы вокзал перронына күз салды һәм шундук бина өстендәге дүрт хәрефне шәйләп алды: “...КЕНТ”. Ул төтенсыман соры төстәге каптан бер сигарет тартып чыгарды, затлы чакмасын чыкылдатты. Сигарет та, зажигалка да “Кент” фирмасында эшләнгән әйберләр иде, ләкин хәзер вокзал бинасындагы “...КЕНТ” хәрефләре белән кулындагы “Кент” сигареты һәм чакмасын чагыштыру баягы кебек елмаю тудыра алмады. Аның уйлары экспресстан да алдарак чаба иде инде.

    Алда ни гамәлләр кыласын кат-кат уйлап ул бер ун минут тирәсе тын гына утырды, шулвакыт сак кына ишек кактылар һәм купе ишеге ачылып китте. Вагон хадиме үзенең шәхси запасыннан кайнаткан чәй алып керде, шушы гадәти эш-гамәле аша ул мөһим пассажир белән сөйләшүендәге, үзе санаганча, итагатьсезлекне йомшартырга тели иде булса кирәк. Чөнки, ни дисәң дә, үзенең мәгънәсез соравы өчен үкенә иде әле ул. Проводник өстәлгә фарфор чәйнек һәм пиала куйды, тагы нәрсәләр алып килергә кирәклеген сорады, әмма пассажирның аны күрмәвен дә, ишетмәвен дә сизенгәч, купедан чыгып таярга мәҗбүр булды. Бу галстуксыз кеше аңа һич тынгылык бирми иде, шуңамы ул хәтеренә үзе белгән обком секретарьларын, сәүдә базасы директорларын хәтереннән үткәрде—кондуктор аларга юл буе хезмәт күрсәтеп бара торган иде—әмма йомшак-тыныч атлап йөрүче бу кеше исенә төшмәде. Пассажирның үзен борчулырак тотуы бик үк күзәтүчән булмаган кешенең дә күзенә ташланырлык иде шул. Әлбәттә, кондуктор кыйммәтле Америка сигаретларын да, затлы уткабызгыч-чакманы да күрде, Ташкенттан Наманганга кайткан фырт егетләр аны сыйлаганда, бер генә мактанмаганнар иде: сигаретның пачкасы ун сум имеш! Андый кыйммәтле сигарет тартучыга ихтыярсыз хөрмәт белән карый башлыйсың инде ул.

    Вагон хадиме чыгып китүгә, Сухробның эчәсе килеп китте һәм ул рәхәт ләззәт хисләре тоеп, пиалага тутырып чәй агызды. Самавырда күмер белән кайнатылган, яхшылап пешерелгән хуш исле чәй күңел киеренкелеген йомшартып җибәрде, һәм ул, тиз арада чәйнекне бушатып өлгергәч, озаклап тәрәзәгә карап барды; аның алдагы эшләр хакындагы уйлардан беразга булса да арынып торасы килә иде. Тәрәзәдә Ташкент янындагы бистә күренешләре чагылып узды, төн галиҗәнаплары табигатьтә хакимлекне үз кулына алып килә иде инде. Ул сәгатенә карап алды. Бервакытта да иртә ятарга яратмаса да, аңа яхшылап ял итәргә кирәк иде. Әйе, иртәгә көн катлаулы булачак, әле кире кайтасы да бар, дүшәмбе, һәрвакыттагыча, сәгать унда эштә булырга кирәк. Аның эшкә килмәвен, хәтта бер сәгать соңга калуын да күрми калмаслар иде, ә ул үзенә шикләнеп карауларын теләми.

    Пассажир беләзегеннән сәгатен салды, “Ролекс”ның уяткыч-будильнигын төнге дүрткә куйды, ул йоклап калырга тиеш түгел, юкса качып-посып барып-кайтып йөрүләреңнең яшеренлеге юкка чыгачак. Аны, әлбәттә, вагончы да уята ала иде, тик Сенатор моны теләмәде, әгәр кондуктор аның кайсы станциядә төшеп калганын белсә, кызыксынырга теләүчеләр аның кая юл алганын төшенеп алачаклар, ә моны һич кенә дә белгертергә ярамый иде. Әгәр берәрсе аның яшеренеп кенә тауларга барып кайтканын белә калса, бу аның хезмәт карьерасында чып-чын һәлакәткә тиң булачак.

    Карьера югалту кая, бу юлның төрмәгә илтүче юл булуы да ихтимал, ә моның һичшиксез шулай булганлыгын ул яхшы белә, шуңа күрә һәр адымын үлчәп кенә атлый. Сухроб алтын сәгатьнең күңелне иркәләүче авырлыгын тоеп, кулында биетеп алды, шуннан соң гына аны сигарет һәм чакма белән янәшә өстәл өстенә куйды. Әмма сәгать үзенә тарта иде, ул аны кабат кулына алды, кулъяулыгы белән бер генә сыдырылган урыны да күренмәгән сапфир пыяласын озаклап сөртте, авыр беләзегенең алтынын чистартты. Аннан еш кына: “Әллә, чыннан да, алтын сәгатьме ул?” дип сорыйлар иде. Ә ул: “Сез нәрсә? Охшатып ясалган инде шунда. Дөрес, әйбәт фирма ясаган анысы!”—дип гел бер төрле җаваплар белән котылып килде. Шәхси әйберләре арасында аның моннан да артык яраткан әйбере юк иде.

    Аңа “Ролекс”ның зурлыгы, матур ялтыраган алтыны, төтенсу платина циферблаты, төнлә яктырып торучы телләре һәм, әлбәттә, үтә төгәл йөрүе ошый иде. Мондый сәгатьне аның бары берничә зур дәүләт эшлеклесендә генә күргәне бар, шуңадырмы, горурлык хисе күкрәкләрне ташып чыгарлык иде шул. Кинәт кенә исенә Рәшидовны күмгән көннәр төште, бу “Ролекс”ка ул нәкъ шул көннәрдә ия булган иде бит.

    Ә аңа кадәр бер көн элек якын дуслары Рәшидовның Каракалпак башкаласы Нукуста, инспекция тикшерүе вакытында, үзенә туган тиешле кеше—өлкә секретаре Камалов янында инфарктан кинәт кенә үлеп китүен хәбәр иттеләр.

    Бу яңалык Үзбәкстандагы хәлләрне азмы-күпме белгәннәр өчен аяктан егарлык иде. Иң зур республикаларның берсенең Хуҗасы, идарә эшләрен дә, кадрлар мәсьәләләрен дә, башкаларын да бер үзе хөкем кылган, еш кына күпләрне үзенең колачлылыгы белән таң калдыра белгән кеше вафат. Җитмәсә, ул күптән түгел генә гүр иясе булган генсек Брежневның дусты, Мәскәүдәге олы түрәләренең әшнәсе иде, байтак эшләрен алар аша рәткә сала алган кеше иде. Дөрес, Брежнев урынына калачак Андропов ул кылган “эшлекле” гамәлләргә бервакытта да шаккатмаган диләр, аның дусты да булып саналмаган, әле киресенчә түгел микән? Соңгы вакытларда Мәскәү эмиссарлары Ташкент туфрагын еш таптый. Алар инде кояшлы республиканың туктаусыз җиңүләрен мактау өчен килмиләр, күрәсең, кулларында башка мәгълүматлар дә бардыр.

    Шулайдыр. Әле күптән түгел генә Мәскәү кешесе килгән, алар икәүдән икәү генә калып биш сәгатьтән артык сөйләшкәннәр, Шәрәф Рәшидовичның соңгы сәяхәтенә кәефсез китүе дә шуннан диләр. Боларны Сухроб соңыннан гына ишетте. Һәм менә—инфаркт. Аппарат һәм зур түрәләр арасына шундук шик-шөбһә, борчылу килеп керде.

    Ул вакытта Әкрәмхуҗаев Ташкентның бер районында прокурор булып эшли иде, юридик фәннәр кандидаты булса да, югары күтәрелергә артык өмет багламый иде. Чөнки ул өметләнгән урыннарда утыручы кешеләр белән аның тартышыр көче юк, һәрберсе артында бай һәм сүзе үтә торган кланнар тора, әле кайберләре Рәшидов һәм аның якыннары белән дә бәйләнгән. Ә ул Шәрәф Рәшидовка, күпме азапланса да, бер карыш та якыная алмады. Ни кызганыч! Хәтта бервакыт: “Бу Сухроб Әхмәтович нигә япь-яшь башы белән хакимияткә ыргыла икән? Аның вакыты килмәде әле!”—дип, яратмыйча әйткән икән дип тә сөйләнделәр. Шуннан соң кайберәүләр аны район прокуроры урындыгыннан да тартып төшермәкче булды, ләкин ул үзен күрсәтә алды: кемнедер тешләп өзмичә, постын беркемгә бирмәячәген яхшы ук аңлатты.

    Олы хуҗаның вафаты турында ишеткән көнне республика прокуратурасында ниндидер чираттагы киңәшмә булырга тиеш иде, бу хакта алдан ук белдерелгән, хәтта үлем турындагы хәбәрдән дә алдарак иде.

    Гоголь урамындагы бинага Сухроб билгеләнгән вакыттан шактый алда килде, чөнки кайбер хезмәттәшләре белән очрашуга ният тота иде, алар республикадагы хәлне төгәлрәк белмиме икән, хакимияттә булачак яңа курс һәм сәяси вәзгыятьне чамалау мөһим иде аңа. Үзәк Комитетның Беренче секретаре вафаты турында белдерүләр рәсми рәвештә матбугатта, радио-телевидениедә игълан ителмәсә дә, республика прокуратурасында бу яңалыкны һәркемнең белүе сизелеп тора иде инде.

    Ләкин шунысы аптыратты: ул килгәндә җитәкчелектән дә, хезмәттәшләреннән дә беркем дә юк иде әле. Власть алышынганда югарырак күтәрелеп калу шансын чамалау өчен, көчле кланнардан, туганнарыннан ярдәм сорарга чыгып чапканнар, күрәсең. Шулай да ул юкка гына килмәгән булып чыкты. Соңыннан ул көнне булган вакыйганы анализлап, ул моны язмыш бүләге, югарыдан бирелгән, Ләүхел-мәхфүздә язылган дип уйлый башлады.

    Ул икенче каттагы коридор буйлап киң холлга илтүче мәрмәр баскычка таба бара иде, кинәт кенә астагы ишек ачылды һәм вестибюльгә кулына “дипломат” тоткан ап-ак чәчле өлкән яшьләрдәге кеше килеп керде. Бер секунд үтүгә, аның артыннан спортчы кыяфәтле егет атылып килеп керде, аның яклау эзләп прокуратурага килеп кергән “дипломат” иясен эзәрлекләве әллә каян күренеп тора иде. “Дипломат”лы кеше баскычка йөгереп менде, Сухроб, аңа ярдәмгә килә алса да, колонна артына посты һәм алга таба ни булырын көтә башлады. Баскычтан йөгереп менүчегә икенче катка җитәргә берничә генә басма калган иде инде, кинәт ул абынып китте һәм “дипломат”ын кулыннан ычкындырды. “Дипломат” аска, эзәрлекләп килүченең нәкъ аяк астына барып та төште. Анысы күз ачып йомганчы “дипломат”ны эләктереп тә алды, тупас сүгенеп, аяк астына тәгәрәгән кешегә китереп типте. Посттагы милиционер, күрәсең, хәлне аңлап алган иде, кобурасын ычкындыра-ычкындыра тарткалашучыларга таба килә башлады. Аның якынаюын күреп, спортчы кыяфәтле егет пируэт ясагандагыдай җитезлек белән борылды, күкрәген “дипломат” белән каплап, усал тавыш белән ысылдады:

    —Атай, пушкаңны ташла, юкса атып үтерәм!

    Чыннан да аның кулында кара төстәге авыр пистолет елтырый иде. Милиционер калтыранган кулы белән коралын читкә ыргытырга мәҗбүр булды. Шунда бөтенләй көтелмәгән хәл булды: идәнгә егылган карт бар ихтыярын, көчен җыеп аягына басты һәм эзәрлекләүченең кулына ябышты:

    —Мин сине кисәттем бит, Коста, беренче очрашуда ук, безнең юллар хокук храмында кисешәчәкләр, дидем...

    “Дипломат”ны эләктергән егет мыскыллы көлемсерәде, картны ул комачау ясардай адәм итеп күрми иде булса кирәк, кискен итеп кулын тартты, әмма ычкындыра алмады, озак уйламыйча, корбанын йөзе белән идәнгә бәрде. Вестибюль стенасына кан чәчрәде, әмма “дипломат” хуҗасы үзен эзәрлекләүчене ычкындырмастай итеп ябышкан иде. Сәер “дипломат”ны аулаучы берничә секунд вакытны санагандай торды, ләкин менә-менә холлда яисә баскычта кем дә булса күренәчәк, ул вакытта чыгып сызу авыр булачак—ул, ике дә уйламыйча, картка терәп диярлек атып җибәрде, аннан ярсуын баса алмыйча тагын, тагын атты.

    Шул мизгелдә бина ишеге ачылып китте һәм холлга милиция киемендәге кеше атылып керде. Сухроб аны бер карауда ук танып алды: бу республика угрозыскы начальнигы полковник Чураев иде, аның кеше ышанмаслык батырлыгы һәм куркусызлыгы турында күптән инде легендалар йөри. Полковник ишек тупсасыннан ук диярлек Коста исемле кешегә сикерде, аны ниндидер алым белән икегә сындырды да пистолетын идәннән эзләп маташкан милиционерның аяк астына, стена буена ыргытты һәм канга баткан “дипломат” хуҗасына иелде.

    Ату тавышларына кабинетларның ишекләре шартлап ачылды, йөгерешеп чыкккан кешеләр, соңлап булса да, ярдәмгә, вестибюльгә ташландылар. Кан чәчрәгән холл уртасында барысына да таныш полковник Чураев утыра, ул кемнеңдер канга баткан башын тоткан һәм күз яшьләрен тыярга тырышып пышылдый иде:

    —Гафу ит, прокурор, өлгермәдем, гафу ит...

    Чураев авызыннан “прокурор” сүзен ишетүгә, поскан колонналары артыннан әле һаман чыкмаган Сухроб әлеге серле “дипломат”ны прокуратурага китерү өчен гомерен биргән кешенең кем икәнен аңлап та алды. Бу, әлбәттә, элеккеге өлкә прокуроры Азларханов! Йа, Ходаем, ничек картайган ул, чәчләре агарган, әле алты-җиде ел элек кенә бөркет булып йөри иде бит. Сухробның аны төрле җыелыш-киңәшмәләрдә күргәне булды, ул вакытларда аның исеме телдән төшми иде. Аны данлы карьера көтә дип юрый иделәр. Көнләшүчеләр һәм дошманнары телендә Азлархановның исеме “реформатор” иде. Соңыннан аның хатынын үтерделәр, үзе ул ниндидер керамикамы, әллә фарфор коллекциясе беләнме яман күңелсезлекләргә дучар булды һәм аның тормышы аска тәгәрәде. Хәтта аны хастаханәдә инфарктан үлгән икән, дип тә ишеткән иде Сухроб.

    Азлархановның соңгы еллардагы тормышын юньләп белмәсә дә, прокурорның ниндидер көчле, якын-тирәдәге бар байлыкны үз кулында тотучы нәсел белән бәрелешкә кергәне ишетелгән иде аңа. Әле генә күргәннәре исә Азлархановның соңгы минутларына кадәр үзеннән өлкә прокуроры вәкаләтләрен төшермәгәнен сөйли иде. Чыннан да, бик көчле кеше булган бу дип, битараф кына уйлап куйды Әкрәмхуҗаев. Аның бу уй-версиясен сатылмас полковник Чураев та раслап тора иде кебек. Әле моннан биш еллар чамасы элек кенә Ташкентка килгән полковник законны санга сугарга яратмаган байтак бәндәләрнең ашына кара таракан булып төште, әле дә каннарын бозып тора. “Башыбызга кайдан төшкән бәла булды соң бу”, дип аптырый иде Сухробның дуслары аның хакында. Гәрчә, аны угрозыскка утырту өчен Азлархановның озаклап кодалап йөрүе, Эчке эшләр министрлыгында бу хактагы мәсьәләне нәкъ менә аның күтәрүен ачык беләләр иде. “Дөреслек өчен көрәшүче тагын берәү китеп барды”,—дип, усал гына уйлап куйды Әкрәмхуҗаев һәм шулчак үзенең фаразларын раслаган тавыш ишетте:

    —Иптәшләр, бу бит Әмирхан Даутович Азларханов, хәтерлисезме, бездә өлкә прокуроры булып эшләгән иде...—Тирә-яктагылар шаулашып алдылар, элеккеге коллеганың вафаты бигрәкләр дә сәер һәм көтмәгәндә иде шул.

    Район прокуроры бу тавыш-болганышта сиздерми генә ишектән чыгып, машинасына утырып китәргә теләгән иде, әмма аның башында көтелмәгән фикер-хыял туды: әгәр кейстагы документларны эләктерсәм, мин югарыга тиз күтәрелер идем! Күп кенә галиҗәнап әфәнделәр: министрлар, депутатлар минем дус булырга тырышырлар иде, ә мин кемне коткарырга, кайсысын төрмәдә черетергә икәнен үзем белер идем. Юк-бар өчен генә прокурор Азларханов үз тормышын куркыныч астына куймас иде—андый кеше түгел!—ул һәрвакыт безнең эштә радикаль үзгәртүләрне күтәреп чыкты, законнарның беренчелеге, югарылыгы, хокукый дәүләт турында хыялланды, димәк, ул бик эре “җәнлек” эзенә төшкән, юкса аны прокуратураның үзендә үк атып үтермәсләр иде. Документлар тулган кейс белән бергә Коста исемле хәтәр егетне эләктерү дә начар булмастыр, бернәрсә алдында да куркып-тукталып калмыйча, бурычын ахыргача үтәүче мондый “боевиклар” бик тә кирәк дип, үз-үзен кыздыра төште колонна артында качып торучы Әкрәмхуҗаев. Өске каттан ул дежур торучы яшь кенә кешенең “Ашыгыч ярдәм” сорап, врач таләп итеп шылтыратканын күрде, хәер, Азлархановка бернинди ярдәм кирәк түгел иде инде. Ә менә дивар янында бөгәрләнеп-кәкрәеп газапланып ятучы Костага ул кирәк, полковник Чураев аның арка баганасын имгәткән кебек.

    Калырга башка сәбәпләре булмаса да, район прокуроры китәргә ашыкмады, нидер аны колонна янында тотты, шайтан колагына пышылдый иде: уйла, уйла, югарыда утыручы байтак кешеләрнең сере синең кулда булачак. Бу уйларыннан аңа эссе булып китте, ул муенын сузып галстугын бушата төште. Күрәсең, йөзе агарып та киткәндер, чөнки яныннан йөгереп баручы таныш тикшерүче: “Сез авырыйсызмы әллә?”—дип сорап узды.

    Әкрәмхуҗаев үзенә булган күз-карашлардан куркып елмайгандай итте, астагы хәлләр белән чагыштырганда үземне менә дигән итеп сизәм дигәндәй, кулын селкеп куйды.

    Канга баткан прокурорны носилкага салуга, Чураев тиз генә үзен чолгап алган кешеләр арасыннан чыкты һәм телефонга ташланды, бераздан вестибюльне яңгыратып кемгәдер приказ биргәне ишетелде: “Ашыгыч рәвештә барлык ГАИ постларына хәбәр итегез: ТНС 85-04 номерлы ак “Жигули”ны тотсыннар! Шәһәрдән чыгу юлларын ябыгыз, сак булыгыз, җинаятьчеләр коралланган, уйлап та тормастан атарга мөмкиннәр”.

    Прокуратурага килгәндә үк “угрозыск” начальнигының үткер күзе Костаны көтүче ак төстәге шикле машинага төшкән иде инде, полковникта беркайчан да уяулык хисе сүнеп тормый, һәр детальне хәтеренә сеңдереп бара торган затлардан иде ул.

    Әмма телефон трубкасын куюга борчылып әйтеп куйды:

    —Шау-шуны юкка күтәрдем ахрысы, профессионалларның номерлары ялган, машиналары урланган була.

    —Сез хаклы, әмма постовойлар саграк эш итәчәк, юкса алар кайчак кешеләргә ышанып күпләп һәлак булалар,—диде кемдер.

    “Угрозыск” начальнигы телефоннан сөйләшкәндә дә, кешеләргә нәрсәдер аңлатканда да кулындагы “дипломат”ын ычкындырмады, күрәсең, анда ни барлыгын, аларның бәясен, кыйммәтен белә иде ул. Монда да юкка кермәгән иде ул, бары Азларханов белән очрашырга күпмедер соңга калды.

    Сухробның колаклары үткен иде, Чураев белән прокуратураның бүлек начальнигы сөйләшкәннән үзе кулга төшерергә теләгән кейсның икенче каттагы сейфларның берсендә бикләнеп калачагын да аңлап алды. Полковник Чураев бу кейсны үзе белән ала алмый, чөнки министрлыкта Азларханов документларын юкка чыгарырга теләүчеләр аз түгел. Бервакыт өлкә прокуроры МВД югары чиннарының мафия белән элемтәләре турында кисәтте инде, бүгенге безнең очрашу турында җитәкчеләрең белмәскә тиеш, диде.

    Алга таба планнар коруның мәгънәсезлеген аңлаган Сухроб колонна яныннан тайпылып, аска ашыкты, Чураев янына атлаганда, ике адым җитмирәк туктап калды: аның күзенә ташланмау хәерлерәк булыр.

    Полковник “дипломат”ны прокуратураның тикшерү бүлеге начальнигына сузды:

    —Үзегездәге сейфка бикләгез, аңарчы башка берәр бүлектәге хезмәттәшегез каршында шнурлагыз, пичәтләгез, андагы кәгазьләр бик күпләрнең тормыш бәясенә тора, зур кешеләрнең… Иртән үз кулыгыз белән республика прокурорына тапшырырсыз, бүген ул килмәс, Үзәк Комитетта ашыгыч киңәшмә. Чамалавымча, кара төнгәчә сузылачак әле ул…

    Сухроб элегрәк республика прокуратурасының тикшерү бүлегендә аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче булып эшләп алган иде, бүлекнең начальнигын да яхшы белә, аның белән аралары әйбәт, нәкъ менә ул аңа район прокуроры булып күтәрелергә ярдәм иткән иде.

    Кәефе төшкән Әкрәмхуҗаев күпмедер вакыт колонна янында басып торды әле, нәкъ менә шушы урыннан ул республика прокуратурасын тетрәткән фаҗигане җентекләп күзәтә алды. Күзләре күрде, колаклары ишетте: МВД врачы прокурор ярдәмчесеннән травматология институтында Костага рентген үткәрүләрен үтенде, үзләрендә ул аппарат инде өченче ай эшләми икән.

    Аста ике җыештыручы хатын идәндәге канны сөртәләр, вахта милиционеры башын иеп утыра, иртәгә аңа яңа эш эзләргә кирәк булачак, ә бит пенсиягә өч кенә ел калган иде. Алда аның соңгы дежур сәгатьләре, дөресен әйткәндә, бу бинада төн чыгу аны шактый шикләндерә иде, күз алдыңда кеше үтерсеннәр әле.

    Сенаторның да кәефе һич тә вахта милиционерыныкыннан яхшырак түгел иде. Ул машинасын кабызды да әкрен генә бөтен Ташкентта мәшһүр Алай базары ягына юл тотты, миендә уйлар өермәсе купты: эшкә барырга кирәкме, юкмы? Шулвакыт бушап калган урамда каршысына килүче ТНС 85-04 номерлы ак “Жигули” күренде. Әкрәмхуҗаев полковник Чураевның ГАИ постларына биргән фәрманын яхшы хәтерли иде әле. Угрозыск начальнигы машинасын күргәч Костаның “дуслары” берәр ишек алдында качып яткан булганнардыр, хәзер менә үзләренең группа әгъзасы язмышын белергә телиләрдер.

    Сенатор үзе дә сизми калды, куллары пультка үрелде, машина фаралары куркыныч барлыгын белдереп күз кысып алды. Шоферлар, гадәттә, бер-берләрен ГАИ засадасы турында шулай кисәтәләр. Рульдә зур кара күзлекләре ярты йөзен каплаган япь-яшь егет утыра иде. Машиналар тигезләшүгә, ак “Жигули” клаксоны “рәхмәт!” дигәндәй тавыш бирде, моның өстенә яшь егет ачык тәрәзәдән бала башыдай йодрыгын күрсәтеп узды. Ак “Жигули” тизлеген бер генә мизгелгә дә киметмичә узып та китте, район прокуроры арткы утыргычка сеңгән тагын ике кешене күреп калды. Алар, табигый ки, аның машина номерларын күрделәр, бер-ике сәгать үтүгә, шиксез, кемнеке икәнен дә беләчәкләр һәм сөенергәме моңа, әллә көенергәме, дип аптырап калачаклар. Әкрәмхуҗаев нәрсәнедер хәл иткәндәй йодрыкларын төйнәде, эшкә бармаска булды һәм иске мединститут ягына юл алды.

    Травматология институты яныннан узганда, ул иске санитар машинадан врач белән озата килүче хезмәткәрнең Коста яткан носилканы ипләп кенә чыгаруларын һәм бинага алып китүләрен күреп калды. Эш көне бетеп килә, ашыгыч рәвештә рентген рәсеме кирәк, моны врачка ярдәмгә килгән шофер да аңлый иде. Алар шулай өчәүләп казармага охшаган бинаның баскычлары буйлап йөгереп диярлек менеп киттеләр.

    Прокурор Әкрәмхуҗаев дистә еллар буе ачык-җимерек тәрәзә-ишекләре белән куркытып торган һәм дәүләтнең дингә карашын ачык күрсәткән ташландык поляк костелына барып җитүгә, кинәт кенә уйлап куйды: “Ну, ярар, зур түрәләрнең яшерен серләре тутырылган “дипломат” миңа эләкмәсен ди, тик, әгәр дә тырышсам, көч куйсам, Костаны кулга төшерә алам ич, андый егет бурычлы булып калмас, аның хуҗаларының да тормышта кирәк булуы бар”. Һәм ул машинасын кырт кына кирегә борды—аңарда сунарчы хирыслыгы уянды, холкындагы авантюристлык көтелмәгән куәт белән калкып чыкты. Хәер, ул бу тәвәккәллекнең башсызлык түгел икәнен яхшы аңлый, Костаның язмышы күп яктан тормышта һәрчак булып торган тәртипсез буталчыкларга бәйле һәм бу эштә дә нәкъ шулай булачагына аның иманы камил иде.

    “Керергә ярамый” дигән язулы тактаны күрсә дә, прокурор институт ихатасына килеп керде, хәер, ул тормышта моннан усалрак “ярамый”лар белән дә чутлашып тормый иде. “Жигули”ен розарий янында калдырып, ул бинага арт ишектән керде, шул арада рентген бүлегенең кайдалыгын сорашып белергә дә өлгерде. Озак эзләп йөрисе дә юк икән, рентген рәсемнәрен беренче катта ясыйлар иде. Төрмә хезмәткәрен ерактан күрде, ул, берүзе генә як-ягына каранып, коридорда тора, ә ябылып бетмәгән ишектән кемнәрнеңдер бәхәсләшеп ятулары ишетелә иде.

    Сакчының игътибарын җәлеп итмичә генә ишек янында һич югы бер минут туктап алырга, эчтә ни-нәрсә хакында сүз барганына колак салырга кирәк иде. Шуны эшли алса, җинаять эшләрендә бер пот тоз ашаган прокурор хәлне аңлаячак һәм үзе корган планга туры килү-килмәвен чамалый алачак иде. Сенатор сакчы янына килде дә кесәсеннән сигарет чыгарды:

    —Туганкай, шырпың юкмы?

    Тегесе төрле вак-төяктән кабарып торган чалбар кесәсендә шактый озак кармаланып шырпы эзләде. Ул кабызган беренче шырпыны Сухроб-Сенатор ялгышкан шикелле сиздермәстән сүндерде, бары икенче шырпыдан гына кабызып алды. Кыйммәтле, затлы сигаретның хуш исенә кызыккан төрмә хезмәтчесе үзе дә тартырга сорады һәм прокурор юмарт байларча кыланып, аңа тулы пачкасын сузды.

    Шул арада ул таныш булмаган тавышларны ишетеп тә өлгерде. Кемдер ризасызлыгын яшереп тә тормыйча, кычкырып аңлата иде:

    —Минем хәлемә дә керегез. Безнең дә ял көне бар. Рентгенолог китте инде, установка токтан өзелгән. Иң яхшысы, авыруны изоляторда калдырыгыз, иртән клизма ясарбыз да сәгать уннарга рентген рәсеме әзер булыр.

    —Аңлагыз, без аны төнгә калдыра алмыйбыз, ул җинаятьче, ул сак астында булырга тиеш,—дип үзенекен тәкрарлады МВД медсанчастеннән килгән табиб.

    Җавапка көлеп кенә куйдылар:

    —Сәер кеше икәнсез, иптәшкәем, умыртка баганасы сынган кеше кая качсын, ди?! Җитмәсә, икенче каттан... Ул хәтле курыксагыз, сакчысы да калсын. Изоляторда урыннар икәү. Мин каршы түгел. Кичке ашны да оештырырбыз...

    Барысы да аңлашылды, алга таба тыңлап торуның кирәге калмаган иде инде, изоляторның кайдалыгын белешер өчен Әкрәмхуҗаев шыпырт кына икенче кат баскычына таба юнәлде. Шул арада врачның сакчыга дәшкәнен дә ишетеп өлгерде:

    —Сабиров, сиңа монда кунарга туры киләчәк...

    Икенче катта авыр яралылар бүлеге булганлыктанмы, коридорда кеше-кара юк иде. Бары тик “Изолятор” дип язылган палата белән янәшәдәге туалеттан кулына чиләк тоткан җыештыручы хатын чыгып килә иде. Прокурорга барысы да аңлашылды. Уйлаганнарын тормышка ашыру өчен бер генә деталь җитми иде инде. Һәм ул анысын да хәл итте:

    —Зинһар, әйтегез әле, бу катта телефон кайда?—дип сорады ул җыештыручы хатыннан рәсми тавыш белән.

    Нәчәлник кыяфәтле ирләрдән гомер буе куркып яшәгән карчык тиз-тиз генә аңлата башлады:

    —Туп-туры барыгыз да, алтынчы палатадан сулга борылыгыз, андагы почмакта өстәл булыр, шәфкать туташыныкы...

    Сенатор күп сүзле хатынга баш иеп рәхмәтен белдерде һәм кинәт, шәфкать туташының да кирәк булачагын исенә төшереп, сорады:

    —Аның исеме ничек, ул кайчан алышынырга тиеш?—диде.

    —Әле генә килде,—дип тезә башлады сүзчән хатын. Күрәсең, аңа эре кыяфәтле бу адәмгә нәрсәдер аңлата алу рәхәтлек бирә иде.—Иртәнгә кадәр торачак ул, Хәлимә Насыйровна дип йөртәбез без аны. Үзе бик усал нәрсә, тавыш чыгарырга дисәң, аңа куш инде, авырулар янына халатсыз беркемне дә кертми. Иң яхшысы, яңадан аска төшегез дә вестибюльдәге Нюра әбидән халат сорагыз.

    —Рәхмәт, рәхмәт,—дип кабатлады шатлыгы тышына чыккан прокурор.—Киңәшегезне тотмый булмас. Ни дисәң дә, больница тәртибен бозарга ярамас шул,—дип сөйләнә-сөйләнә аскы катка төшеп тә китте.

    Вестибюльдә авыр яралылар бүлегендә кизү торучы шәфкать туташының телефон номерын табу авыр булмады, бәхеткә дигәндәй, холлда да кеше-фәлән юк иде. Ул автомат телефоннан шул номерны җыйды һәм берничә гудоктан соң трубкада кырыс хатын-кыз тавышы ишетелде.

    —Әйе, тыңлыйм сезне…

    —Хәлимә Насыйровнамы?—диде Сенатор коры тавыш белән.

    Телефоннан “Әйе…” дигәнне ишетүгә үк трубканы элеп тә куйды. Барысы да ул теләгәнчә бара иде. Күп вакыт эчке сиземләүгә, интуициягә буйсынып эш иткән прокурор бу юлы да оттырмаячагын сизенеп, канәгатьләнү хисләре кичерде. Кесәсеннән тагын акча алды һәм прокуратурадагы ярдәмчесенең номерын җыйды:

    —Сәлим, мин хәзер килеп җитәм, кичкә эшләрең булса, калдырып торырга туры килер, ашыгыч эш килеп чыкты, дусларны да кисәтеп куй, кирәк булулары бар.

    Ул сәгатенә күз төшерде һәм авыр мәсьәләне хәл иткән кешедәй җиңел сулап куйды, башыннан исә кискен уй йөгереп узды: шушы минуттан катлаулы операция башлана, чигенергә урын да, вакыт та юк.

    Болай да шәһәрдә кызу йөрергә яраткан прокурор, алда торган эшләр азартына бирелеп, янгынга чапкандай очты, аны туктатырга хокуклары булмаган ГАИ хезмәткәрләренә һәм постта торучы милиционерларга баш чайкап кына калырга туры килде. Үз районында аңа хәтта “честь” биреп калдылар, машинасына “яшел урам” ачтылар.

    Кайчандыр университетта бергә укыган сабакташы, хәзер ярдәмчесе булып эшләүче Сәлим ишек төбенә чыгып каршы алды. Телефоннан боерык биргәндәй әйтелгән кыска-кыска җөмләләрдән үк ул шефының ниндидер зур эш майтарырга җыенганын аңлаган иде инде, чөнки байтак еллар бергә әвәрә килгән әшнәләр, кәрт уенындагы шулерлар кебек, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде.

    Әнә шул сыйфатлары аркасындамы, әллә максатлары бер үк төрле булуданмы, соңгы елларда зур түрәләрнең яраткан шөгыленә әйләнгән кәрт уенында да алар маһирларча эш итәләр, үзләренә икърар итмәсәләр дә, шактый оста шулерга әйләнгәннәр иде инде. Мәктәп елларыннан ук алар гел бергә булдылар, хәтта кемдер аларга “сиам игезәкләре” дигән кушамат та таккан иде. Танылганрак, күренеклерәк нәселдән булган Сухроб бу бергәлекнең башында тора иде кебек. Ләкин бу читтән караганда гына. Чынлыкта, Хашимов дустыннан бер яктан да калышмый, хәтта тактика мәсьәләләрендә күпкә өстенрәк тә иде әле, шунлыктан, иң куркыныч операцияләрне оештыру аның өстенә төшә иде. Юкка гына кушаматы да Миршаб түгелдер. Миршаб1—ягъни, төн патшасы. Гомумән, алар бер-берсенә иш килгән сирәк кешеләрдән иде!

    Кабул итү бүлмәсенә кергәч, болай да тавыш йоткыч ковролан белән тышланган тышкы һәм эчке ишекләрне тыгызлап ябып куйдылар. Йөзенә күз салуга ук, Сәлим Хәсәнович шефының ниндидер гадәти булмаган нәрсә маташтырырга йөрүен сизеп алды, шуңамы, сүз башына хәйран калмады да.

    —Беләсеңме, Сәлим, без бүген синең белән закон бозарга тиеш булабыз...—Прокурор тавышында шундый да тантаналы яңгыраш ишетелде ки, ярдәмчесе теләмәстән елмаеп куйды һәм төрттермичә түзә алмады:

    —Ялгышмасам, без моның белән күптән шөгыльләнәбез инде...

    Кабинет хуҗасы көтмәгәнчә җитди җавап кайтарды:

    —Моңарчы башкарган нәрсәләр чүп кенә, вак-төяк, мескен омтылышлар… Андый кыланышлар өчен җавап тотуы да оят, билләһи. Минем уйлаганым сәясәткә, хакимият өчен көрәшкә кагыла, ул безне яңа тормыш даирәләренә, бөтенләй башка үрләргә, омтылышларга, башка кабинетларга алып чыгарга тиеш.—Прокурор, беренче тапкыр күргәндәй, тирә-якка чирканулы караш ташлап алды.

    Аның артыннан ярдәмчесе дә кабинетны күзе белән сөреп чыкты, әмма кимсетә торган мескенлек күрмәде. Бу бүлмәне бизәү өчен заманында аз акча түкмәгәннәр иде. Әмма бүлмә хуҗасына каршы төшүне кирәк тапмады, чөнки дусты дәртләнеп, ялкынланып тагын сөйли башлаган иде инде.

    —Кырыктан уздык, дөньяда урыныбызны табар вакыт җитте. Кайчанга кадәр сәләтсез бәндәләргә самавырчы малай булып йөрербез? Аларның бөтен өстенлекләре югарыдагылар белән әшнәлектә, акча капчыклары белән туганлыкта гына бит. Бүген безгә дә язмыш шундый мөмкинлек бирә. Бугазларыннан алачакбыз әле, безгә дә саекмас табын янында урын табарлар, кысрыкланырга мәҗбүр булачаклар.

    Ул кинәт туктап калды, сигарет кабызды һәм, түшәмгә төтен балдаклары җибәрә-җибәрә, гадәти рәвештә сөйләп китте:

    —Син хаклы ансы, икәүләшеп без шактый законсыз гамәлләр кылдык бугай. Руслар “Семь бед—один ответ” диләрме әле. Мин аны никадәр гөнаһ кылсаң да, җавапны бер тапкыр бирәсе, дип аңлыйм. Бәлки ялгышамдыр. Шунысында иманым камил, яңа гөнаһыбыз искеләрен каплап китәр. Бу хакта да уйладым мин. Заманалар үзгәрде, болгавыр көннәр килде. Алдын-артын уйламыйча эш итеп булмый. Безнең яклар өчен берни дә җәлләмәгән Леонид Ильич вафат. Шул кайгыны күтәрә алмаган дусты Шәрәф Рәшидович дөнья куйды, Кремльнең яңа сәясәте, аның яңа хуҗасы Андропов мин белгән кешеләрнең барысын да өркетеп тора. Шуңа күрә, кадерле Сәлим, мин ва-банк уйнарга карар бирдем дә. Шушы минуттан эшкә тотындык дип исәплә. Ә исәп зурдан булачак!

    Прокурор кискен хәрәкәтләр белән урыныннан торды, урам якка караган зур тәрәзәләрдәге калын пәрдәләрне ябып куйды, ут кабызып җибәрде.

    —Хәзер операциянең беренче этабын башлыйбыз, ул минемчә, катлаулы түгел, ә соңрак, “Время” программасы узгач, аның төп өлеше турында да әйтермен,—диде ул тавышына тәвәккәллек чыгарып.

    —Син миңа ышанмыйсыңмы?—дип, аптырап сорады Миршаб.

    —Ышанасыңмы, ышанмыйсыңмы... Андый сүзләрне оныт. Икебезгә бер бау сабынлап куелган инде. Мин синең операцияне кире кагуыңнан куркам, бәлки, сине тыңлап йомшап, җебеп калырмын да, аннан соң гомерем буе кулыма эләккән алтын балыкны ычкындырдым, дип газапланып яшәрмен. Өч сәгатьтән Костаны кулга төшерсәк, аннан соң чигенергә урын калмый.

    —Нинди Костаны тагын?—дип сорады берни аңламаган ярдәмче.

    —Менә дигән егет, кулымны кисәргә бирәм, безнең дус башкисәрләр арасында андыйлар юк. Карале, теге чибәркәең, Нәргизең өендә аш-мәҗлес әзерләтеп куй. Аңа яхшы җир кишәрлеге белән өй сатып алганыңны ишеткән идем. Костаны шунда алып килерләр. Мин ул мәхәлләне беләм, әйбәт кешеләр яши, участковый да минем танышым.

    —Сухроб, үтенеп сорыйм, аны безнең эшләр белән бутама, ә кунакка дигәндә, рәхим ит, үз өемдә генә түгел, Нәргиз йортында да сине күрергә без һәрвакыт шат.

    —Коста анда бер көн, күп дигәндә дә, көн торыр. Курыкма, ул йортсыз-җирсез бер бәндә түгел, бары бәлагә тарыган кеше.

    Шефының тавышыннан Сәлим инде мәсьәләнең хәл ителгәнлеген, үзенә исә килешергә генә калганлыгын аңлап алды.

    Прокурор гасабиланып сәгатенә карап алды, аннан соң өстәл артыннан чыгып, ярдәмчесе белән янәшә утырды, күпмедер уйланып торганнан соң кызу гына сөйләп китте:

    —Игътибар белән тыңла. Хәзер минем янга ОБХССтан теге хезмәткәрне чакыр, ул күптән инде, пычрагын юар өчен, миңа да, сиңа да юллар эзли. Мин аны үз өстемә алам, файдасы икеләтә булыр. Коста операциясен ул башкара, безгә милиция киемендәге кешене эзләп йөрүнең кирәге калмый. Шуның өстенә, ул гомере буе бабасы белән безнең капкында утырачак, шыбырдаса, больницадан кемне урлаганын исенә төшерербез, бу яңалык сыек буынлылар өчен түгел. Тагын ике кесә карагын тап, милиция капитанына ассистентлыкка алардан да кулай кеше булмас. Артистларча кылана белүче салкын канлы тагын кемне табасың. Костаны носилкага салу алар өчен чүп кенә… Әле әйтмәдем бугай, аның умыртка баганасы зыянланган булырга тиеш, ипләбрәк кылансыннар. Вәт шул! Эшне башкарып, капкадан чыгуга, дүрт яклары кыйбла! Тагын шунысы, ул “капшаучылар”га ике ак халат тап, носилка изоляторда бар. Болар өчен сиңа сәгать ярым вакыт бирәм. Костаны больницадан артык соң алырга ярамый, шик тудырачак.

    —Кеше урлау, икенче кием киеп шамакайлану… Әллә нинди сәер детектив бу,—дип шаяртырга тырышты Хашимов караңгы йөз белән һәм ишеккә таба атлады, әмма каршы төшмәде.

    —Нинди генә детектив әле, кадерле Сәлим, ике серияле, әле тагы йозак ватып урлашу да булачак,—прокурорның бу сүзләрен ярдәмчесе тамбурга чыккач ишетте. Шефның кәефе шәп иде, бу аның классташына ышаныч өстәде.

    Ярдәмчесе кабинеттан чыгуга, Сенатор ике тумбалы өстәл тартмасыннан коньяк алып, юан төпле бокалга койды, тәмләп йотып куйгач, янә шул ук хәрәкәтләрне кабатлады. Үз-үзенә икърар итәргә теләмәсә дә, прокурор борчыла, артык нык борчыла иде, куллары дерелди, юка бәллүрдән ясалган баккара-бокал чак кына кулыннан төшеп китмәде.

    Шешәне урынына куйгач, ул ОБХСС капитаны Кодрәтов эше теркәлгән папканы алды. Моңа кадәр бу кәгазьләрне ул юньләп укымаган да, өйрәнмәгән дә иде, чөнки эшне ябачагын алдан ук сизенде, бик югарыда утыручылар күптән инде киная белән шуны аңлатырга тырышалар, аларча эшләмәсәң, яшим димә, теләсә нинди мәкер, шантаж белән каныңа тоз салачаклар. ОБХСС кешеләре белән үтә сак булырга кирәк, андагы халык иләнгән-игәүләнгән, һәркайсының җил-яңгырдан саклаучы йонлач кулы бар, ул эшкә күзләрең матур булган өчен генә алмыйлар. “Эш”не өйрәнгән саен ачуы кабарды, иреннәре арасыннан “подлец, сволочь, акыртып талаучы” сүзләре ычкынды.

    —Юк, мондый кешеләргә органнарда урын булмаска тиеш!—дип, прокурор тагы өстәл эчендәге коньякка үрелде, капитанның оятсызлыгы аны чыгырыннан чыгарган иде.

    Аның боерыгы буенча караклар иерархиясендә, блатной дөньяда иң югары баскычта саналучы кесә каракларын эзләү белән мәшгуль Миршаб бу минутларда котырынып утыручы шефын күрә һәм ишетә алса, рәхәтләнеп көләр иде, әлбәттә.

    Ярдәмчегә бирелгән вакыт бетеп килә иде инде, шулвакыт ишекне сак кына кактылар һәм бусагада фырт киенгән капитан пәйда булды. Күрәсең, ул үзен гаепле санаган, вөҗдан газабы кичергән адәмнәрдән түгелдер, прокурор моны капитанның йөзенә чыккан ясалма кайгылы кыяфәтенә һәм бөгелеп пышылдавына да карамастан, бик тиз аңлап алды.

    —Чакырган идегезме? Мин капитан Кодрәтов булам.

    “Иртә азынган яшьләрдән икән... Ну, яңа буын үсә, йә, Алла!”—Прокурорның башына килгән беренче уй шул булды.

    —Ничек син шундый кабахәт тормышка барып җиттең?—дип кычкырды кабинет хуҗасы ихлас күңелдән яман ачу белән һәм капитан эше теркәлгән папканы өстәлгә шулкадәр каты итеп бәрде ки, эчендәге кәгазьләр, гаризалар, шикаятьләр, актлар, экспертиза нәтиҗәләре очып чыкты, берсе исә Кодрәтовнең аяклары янына ук килеп төште. Хискә бирелүчән кеше буларак, бәлки, артыгын да җибәргәндер, ләкин бу мизгелләрдә артистлык табигате өскә чыккан прокурор, чыннан да, бу шома егетне ни өчен чакырганын да онытып җибәрә язган иде. Милиция органнарында әле бер ел да эшләмәгән обэхэсэсникның нәфесе, ертлачлыгы, чыннан да, шаккатарлык иде.

    Кодрәтов кәгазьне—азык-төлек кибете сатучылары күмәкләшеп язып җибәргән шикаятьне иелеп алды да күз кырые белән генә булса да карап алды. Ниләр яздылар икән? Хәер, ниләр язылганын чамалый ул, күпме сумма алганын да белә. Иң борчыганы: яшь кибетчеләрне үзе белән йокларга мәҗбүр иткәнен яздылар микән? Бөтенесе дә шулар аркасында бит. Гастрономны кысуы да шуннан. Бүлек саен берсеннән-берсе яшь, берсеннән-берсе чибәр кызлар. Органнарда эшләвенең беренче көнендә үк капитан ачыш ясады: билдән түбән өлешкә сыеграк мут хатыннарны һәм җилбәзәк кызларны сәүдә ноктасына эшкә алган директорлар чистый юләрләр икән. Кибетләрендәге күңелсезлекләрнең менә яртысы шулардан килә бит. Әмма никадәр тырышмасын, үзе белән булган мәгъшукаларыннан берсенең дә йөзен күз алдына китерә алмады. Хәтта иң чибәрен дә... Алар тоташ бер масса кебек иде.

    Ул калтыранган куллары белән үз өстеннән язылган шикаятьне прокурорга сузды һәм карашын читкә алды, чөнки Әкрәмхуҗаевның усал карашыннан бернинди дә яхшылык көтәрлек түгел иде.

    —Йә, җавап бир, авыр тормышың турында сөйләп җибәр, ачка тилмерүче балаларың, кечкенә хезмәт хакың турында да онытма. Мин диктофонны кабыздым...

    Прокурорның тагы “син нәрсә, бәдбәхет, хәсис, сәүдәне шулхәтле кыскансың, эш кешеләре ничек яшәсен, алар бер синең өчен генә урлашырга тиешмени, гомумән, кем соң син, маңка, районда берүзең барысын кочагыңа алырга, әле бит синнән югары начальство бар, үз урыныңны бел”, диясе дә килә иде. Ләкин ул моны әйтмәде, шома капитан әлеге сүзләрне “урланган байлыгың белән бүлеш”, дип аңлар иде. Юк, болай булмый, аның белән нечкәрәк сөйләшергә кирәк. Сенатор аның ничә сум урлаганын исәпләп караган иде инде һәм кармакка капкан капитанның үзенә күпме чыгарырга тиешлеген дә белә. Хәзергә законның бер хәрефеннән дә чыгарга ярамый, хакимият йөзен сакларга кирәк иде. Юкса, ым гына как—акча үзе йөзеп киләчәк, хәтта кыл кыймылдатмасаң да. Ришвәт алу—нечкә нәрсә, прокурор аны җинаятьләр кодексы һәм хокук белеменә караганда да яхшырак белә иде.

    Кабинет хуҗасы диктофонны капитанга таба шудыртты һәм, шуны гына көтеп торгандай, фырт егет телгә килде:

    —Бу эш башка кабатланмас, мин яшь әле, төзәлермен...

    —Нәкъ менә төзәтү өчен документлар әзерлим,—дип, борын җыерып елмайгандай итте прокурор.—Синең уеннарыңа ничә ел бирәчәкләрен беләсеңме?

    —Биш ел, диделәр...

    —Адвокатларың начар синең, капитан, биш ел ришвәт өчен генә әле ул. Ә “Универсам” складларын сәбәпсез ябып-пичәтләп күпме зыян китергәнеңне беләсеңме? Аннан сине ике көн буе эзләгәннәр, без синең кайда типтереп ятканыңны да беләбез. Кибеттә суыткычлар сүндерелгән, күпме товар бозылган, аларның бәясе үзе генә дә илле мең тарта. Тагын шундый өч “батырлыгың” бар, җәмгысе йөз меңгә тарта, ә син беләсеңме ул йөз меңнән ни аңкыганын?

    Бу сугу шулхәтле үтемле, осталарча булды ки, капитан хәтта үзен коткарырга тиешле йонлач кулларның көченә ышанмый башлады, хәер, аңа, судан коры чыгарсың, дип әйтүче дә булмаган иде, ниндидер ишарә, ым, хуплап күз кысу гына…

    —Коткарыгыз, үлгәнче онытмам, мәңге бурычлы булырмын,—дип ялынды бер мизгелдә тәкәбберлеген югалткан Кодрәтов.

    —Беләсеңме, сәүдәдә сине кем дип атыйлар? Чума! Синдәйләр халыкка үләт алып килә,—прокурор тагы кызып китте һәм шунда гына капитанны ни өчен чакыртканы исенә төште. Дулкынланудан ул кинәт кенә урыныннан торды һәм ярсуын басарга теләп, кабинет буйлап арлы-бирле йөреп килде. Тактиканы үзгәртергә кирәк иде. Кодрәтов ялына-ялына үзе үк аңа булышты.

    —Үтермәгез, зинһар, колыгыз булырмын...

    —Син эшне ябу җиңел дип уйлыйсыңмы, ни өчен мин сине коткару өчен үземне авыр хәлгә куярга тиеш, ди әле?! Кем соң әле син миңа? Туганыммы, кодаммы? Болай да эшләрем муеннан. Берсеннән-берсе хәтәр. Минем бүген дә бер эш бар. Аны миннән сине яклауны сораган берәү үтенгән иде, хәзер белмим дә инде, сине коткарыргамы, әллә шофернымы?

    —Нинди шоферны?—дип, өмет белән сорады капитан.

    —Күп белсәң, тиз картаерсың,—дип кисте прокурор кабинет буйлап йөри-йөри.—Алай дисәң, чөйне чөй белән чыгаралар, ди, бәлки синең йонлач куллы абзаларыңның ике үтенечен дә башкарып чыгып булыр, ике язмыш та синең кулда, үз бәхетеңне үзең кой. Тәвәккәлләргә ризамы?

    —Әйттем бит инде, хурлыктан һәм төрмәдән генә коткарыгыз, колыгыз булачакмын,—диде капитан күпмедер канатланып, чөнки ул алда ниндидер өмет туып килүен сизгән иде инде.

    —Тулаем алганда, артык четерекле эш түгел, тик шулай да тәвәккәллек кирәк,—диде Әкрәмхуҗаев тыныч кына урынына утырып.—Мин моны икенче берәүдән сорармын дигән идем дә, ә нигә сиңа тапшырмаска, ди. Бер үк вакытта үз сүзеңә хуҗамы, юкмы икәнеңне дә тикшерербез.

    Прокурор сәгатенә карап алды һәм елмаеп әйтте:

    —Куркып калмасаң, синең дә, теге шоферның да күңелсезлекләре юкка чыгар. Ике сәгатьтән...

    —Мин нишләргә тиеш?—дип, түземсезләнеп сорады Кодрәтов.

    —Хәйран калырлык берни дә... Әмма башта мин сине ни эшләргә тиешлегең белән таныштырырга тиеш, гомуми билгеләрдә генә, әлбәттә. Онытма, мин сине көчләргә теләмим... Тыңла!

    Кыскасы, бик зур бер кешегә килгән кунак бүген төштән соң хуҗа машинасында авариягә эләккән. Машина да, үзе дә нык кына зыян күрә. Хәзер ул больницада ята, иртәгәсен органнар аның эшен кузгатырга тиеш. Син тагын ике егет белән хастаханәнең икенче катына күтәрелергә, дежур торучы Хәлимә Насыйровнадан изоляторның кайдалыгын сорап, теге кешене носилкага салырга һәм машинага алып төшәргә тиеш. Бурычың шуннан гыйбарәт. Алып чыгып икенче урамга җитүгә үк син иректә. Машина хуҗасы, әйткәнемчә, бик зур кеше. Операция уңышлы үтсә, ул “Минем “Волга”мны урлап киткәннәр” диячәк һәм шуның белән барысы ла вәссәлам. Йә, алынасыңмы? Ничек уйлысың?

    —Әгәр шаяртмыйсыз икән, мин риза! Бу бит бик вак эш...

    —Әйе, син капкан “эш” белән чагыштырганда, әлбәттә, көнбагыш чиртү белән бер. Безнекеләр эшли башлады инде, изоляторда төрмә больницасыннан Сабиров фамилияле сакчы утыра, сез килергә ярты сәгать кала, начальство Насыйровнага шылтыратып, аны өенә кайтарып җибәрәчәк. Шылтыратучы кеше каравыл хезмәте майоры Сәетов булачак, онытма! Һәм соңгысы, әгәр шәфкать туташы сораса, начальство алырга кушты, диген, майорны белүеңне дә, сакчы итеп Сабировны куюларын да сиздер. Ә көтелмәгән хәл килеп чыга калса, җаеңа карарсың. Икенче каттан җиргә сикерү сезнең кебек бөркетләргә чүп кенә дип уйлыйм. Бу проблема түгел. Килештекме?!

    Капитан, бу фартка һаман әле ышанасы килмичә, дәртсез генә кулын сузды.

    —Ә хәзер болай эшләрсең… Моннан ике өй аша гына чәйханә бар, чәй эчеп кил, ял ит, мөмкинлекләреңне барла, беркая да телефоннан шылтыратма, больницага бер сәгатьтән китәбез.

    Кодрәтов кабинеттан чыгып китүгә үк Сухроб чәйханәгә шылтыратты.

    —Әхмәт-әкә, әле генә чәйханәгә миннән бер яшь чибәр капитан китте, син күзәт әле: чәйханәдән чыгып югалып тормасмы, берәр җиргә телефоннан шылтыратмасмы?

    —Яхшы,—дип кыска гына җавап бирде чәйханәче. Прокурор белән аларның серләре күптән килешкән иде инде.

    Сәлим Хәсәнович ярты сәгатькә соңга калды.

    —Нәрсә, безнең районда кесә капшаучылар калмаганмы әллә?—дип каршылады аны прокурор.

    —Күз алдыңа китер, нәкъ шулай. Аларның бүген ниндидер җыеннары, корылтайлары, ди. Башкаланы бүлешәләр, соңгы елларда аларда яңа авторитетлар барлыкка килгән, аларга урын җитми башлаган. Менә шулар кулында хәзер Ташкент картасы, алар аны үзләренчә үзгәртә, картлар урын бирә, яшьләр өскә менә.

    —Хакимият кая карый? Гомумән, шәһәр белән кем идарә итә?—дип ычкынып китте Сенатор.—Димәк, җинаятьчеләр дөньясы аерым, ә хокук саклау органнары аерым. Шулаймы?—дип куйды ул.

    Ярдәмчесе, шефының бүгенге артык фәлсәфи корылган уйларына тагын бер кат гаҗәпләнеп җавап бирде:

    —Нәкъ өстенә бастыгыз, аларның үз кайгысы, безнең үз кайгыбыз. Алар без белгәнне белә, бәлки яхшырак та беләдер әле. Без дә кемнең кем икәнен беләбез. Тигезлек күренеп тора, сарыклар да исән, бүреләр дә тук. Кесә каракларына килгәндә, мин аларның икесен җыеннан чакыртып алдым, алар машинада көтә, хәйран егетләр, барысын да ярты сүздән аңлыйлар. Бездә шундый хезмәткәрләр булсын иде ул.

    —Рәнҗетәсең, туган, безнең системада алардан да шомарак карчыгалар бар, кесәңне генә чистартып калмаслар, дәүләтеңне теләнчелеккә төшерерләр. Кызганыч, Кодрәтов эше белән танышмый калдың, менә ул сәүдәне чистарткан да чистарткан, ичмасам. Бу кесә капшаучыларның төшенә дә керми, бер елда йөз мең…

    —Биреләм, биреләм!—дип, кулларын өскә күтәрде ярдәмчесе.—Димәк, син аны яхшы кыскансың, күрдем мин аны, чәйханәдә утыра иде.

    —Кая барсын ул. Сиңа гына әйтәм, мондый оятсызны күргән юк иде әле. Костаны коткару белән генә аны кулдан ычкындырырга ярамас, костырам әле мин аны, үз рангы буенча алмый. Димәк, без аңа сукыр бер тиенгә дә тормыйбыз. Хатынының атасын дөньяның кендеге дип саный. Көтик әле, мин бабайга да барып җитәрмен,—дип тәмамлады ул сүзен янау белән. Шунда телефон шылтырады. Сәлим Хәсәнович та ишетсен өчен прокурор трубканы колагыннан читтәрәк тотты.

    —Капитан әле генә чыгып китте. Бик бетәшеп килгән иде, ләкин бик тиз рәткә керде. Аның янына беркем дә килмәде, чәйханәдән чыгып йөрмәде, телефоннан файдаланмады.

    —Рәхмәт, Әхмәт-әкә, профиларча эшлисең! Сине аракыга төнге тарифны арттырган дип сөйлиләр, клиентларыңны югалтып бетермәссеңме?

    —Югалтмам, төнлә аракы эчәргә яратасың икән, акча янчыгыңны ач, яхшы сервис бөтен дөньяда кыйбат тора.—Икесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр.

    ...Прокурор сейфтан пистолет алып кесәсенә яшерде. Узган ел Цхалтубода ял иткәндә сатып алган бу коралның да кирәге чыкты. Ялгышмаса, милиция органнары аны инде ун еллап эзлиләр иде бугай.

    —Ниһаять, барыбыз да җыелдык, операциянең беренче өлешенә керешәбез,—диде ул.

    —Пушка? Нәрсәгә ул?—дип сорады шаккаткан ярдәмчесе.

    —Кадерлем, безне бүген Нәргиздә сый-нигъмәт кенә көтми, алдыбызда зур эшләр... Бу кара елтыр нәрсә булганда мин үземне иркенрәк хис итәм. Кичке аш белән ничегрәк анда, киләсе зур кунакка сюрприз ясыйсым килә. Бәхәсләшә алам, яхшы коньяк яисә берәр бокал шампанский турында башына да китерә алмый әле ул. Ә кыздырылган кош ите, пылау турында әйтеп торасы да юк, аларны яңа йорт хуҗасы менә дигән итеп әзерли, диләр.

    —Анда барысы да тәртиптә, шул мәҗлесне оештырып йөреп соңга калдым, базарга керергә туры килде, “Интурист” подвалларын карап чыктым, деликатеслар эләктерергә иде исәп. Сез яраткан миногалар, ысланган елан балыклар... Югары кунак мондый каршылауны ошатыр, үз бәясен бирер, дим. Сүз уңаенда әйтим, анда барысы да Рәшидовның үлеме турында беләләр!

    —Хы! Подвалда утыр да барысын да белмә, имеш. Алар югарылар иснәнгәнче үк ис сизгәннәрдер инде, ә бәлки... үлгәнчегә кадәр...—дип, борынын ышкыды прокурор.

    Шул чакта сакланып кына ишек шакыганнары ишетелде. Бусагада, керимме, юкмы дигәндәй, капитан Кодрәтов тора иде.

    “Чыннан да селәгәй икән әле, җитмәсә, бөрешке, кем мондыйларга шундый эш урыннарын бирә: тормыш тәҗрибәсе дә, органнарда эшләү зирәклеге дә юк ич моның”,—дип уйлап куйды Сәлим Хәсәнович, башкаланың мәгълүм кешеләреннән берсенең киявен күзләре белән ашап.

    —Приемныйда көт!—дип кенә кулын селкеде прокурор һәм капитан ишекне япты.

    Ярдәмчесенең уйларын китаптан укыгандай, прокурор бер генә җөмлә ташлады:

    —Кияве бабасына охшаган, һәркем үзенә кирәк агачны кисә.—Икесе дә ирексездән көлеп җибәрделәр.

    —Китәр алдыннан бер-ике сүз. Сәлим, син капитан белән кесә капшаучыларны алып, “рафик”ка утырасың һәм минем арттан барасың. Травматологиягә барып җиткәнче туктарсыз, мин сигнал бирермен. Больница янына мин үзем генә барам, автоматтан икенче катка шылтыратам. Сакчы киткәч кенә, бер ярты сәгатьтән ишегалдына керерсез, машинаны подъезд алдына куярсыз. Менә шулар. Капитан белән сөйләшенгән, ул бар детальләрне белә, кесә капшаучылар да үз эшләрен беләдер, диик. Әйдә, юл алдыннан утырып алыйк, Алла сакласын.

    Хастаханә янына килеп туктауга, Сухроб урамдагы телефон-автоматтан шылтыратты:

    —Авыр яралылар бүлегеме?—Таныш тавышны ишетүгә кабат сорады:—Хәлимә Насыйровнамы?

    —Сезне шәһәр төрмәсе каравыл хезмәте башлыгы майор Сәетов борчый. Сезнең каттагы изоляторда яралы җинаятьче ята. Безнең врач аны начальство белән килештермичә генә сездә калдырган, ә бу уставны тупас бозу...

    —Кая китсен ул,—дип бүлдерде аны шәфкать туташы.—Аның бит умыртка баганасы сынган, мин әле генә изоляторда булдым, сакчыга да, авыруга да ашарларына бирдем.

    —Рәхмәт! Качуын качмас, әмма безгә инструкция закон, без аны үтәргә тиеш. Без хәзер транспорт белән кешеләр җибәрәбез, сезгә бер җитез капитан килер, авыруны аңа тапшырыгыз, иртәгә рентгенга алып килербез, шулай итсәк, барысы да тәртиптә һәм ышанычлырак булыр...

    —Әгәр сездә шундый усал кагыйдәләр икән, килегез, алыгыз.

    —Әйе, оныта язганмын. Анда авыру янында безнең сакчы Сабиров булырга тиеш. Мыеклы, тулы гәүдәле егет. Аның хатыны шылтыраткан иде, егетнең сменасы сәгать биштә тәмамланды, әгәр ул анда икән, кайтып китсен, аңа көтмәгәндә генә Башкортстаннан кунаклар килгән.

    —Ярый, ярый, мин аңа әйтермен,—дип, трубканы куйдылар.

    Сенатор кулъяулыгы белән дымланган кулларын сөртте һәм тыныч кына машинасына китте, аның авызы кипте, үтереп эчәсе килә башлаган иде.

    Хастаханәдән читкәрәк китеп, ул иске медицина институты янында борылды һәм яңа урынга туктады. Моннан травматология институтына керү юлы ап-ачык күренә иде. Ул машинасын очраклы рәвештә генә булса да кемнеңдер күрүен теләми, иртәгә шундый шау-шу кубачак—куркыныч җинаятьчене урлап алып китү коточкыч ЧП—һәр нәни генә деталь зур, мөһим нәрсәгә әйләнәчәк әле.

    Прокурор үзен кая куярга белмичә, сәгатенә күз төшереп алды, юкса, Сабиров чыгарга тиеш иде инде. “Начальствосына шылтыратмагандыр ич?” дигән уй йөгереп узды. Мондый вариантны ул бөтенләй күздә тотмаган иде. Әгәр эшләр шуңа китсә, качып китәргә генә кала, ләкин шул мизгелдә ишектә сакчы күренде. Сабиров капка янында бераз тукталып торды, узып баручы берәүдән сигарет сорап алды һәм кинәт кенә урыныннан кубып, якынлашып килүче трамвайга таба чапты.

    Прокурор иркен сулап җибәрде, кесәсеннән кулъяулык тартып чыгарды, дымланган куллары сизелерлек дерелдиләр иде.

    Машинаның утын яндырып, Сәлим белән алдан килешеп куйганча, ике тапкыр күз “кысып” алды. Энгельс урамының каршы ягындагы “рафик” акрын гына травматология институты капкасына юл тотты. Хастаханәнең ишегалды яхшы яктыртылганлыктан, прокурор алгы утыргычтан сикереп төшкән капитанны да, ак халатлар кигән кесә каракларын да аерымачык күрде. Менә алар өчәүләп мәрмәр баскыч буйлап өскә күтәрелделәр. Капитан үзен бик иркен, егетләрчә тота, “эшкә баручы” капшаучыларга нәрсәдер аңлата иде.

    Кинәт кенә Сенатор аның турында ачу белән уйлап куйды: “Бүкән дә—бүкән, бу да—бүкән. Үзен нинди эшкә җибәрүләрен белми микәнни?! ” Шулай да, эчтән генә ул Кодрәтовка уңыш теләп калды.

    Ак халатлылар ачык ишекнең кара уемында югалуга, прокурор сәгатенә карады, операция, корылган план буенча, ун минуттан да артыкка сузылырга тиеш түгел. Бил каешыннан пистолетын алды, пиджак кесәсенә салды һәм, машинадан чыгып, “Жигули” тирәсендә гасабиланып атлый башлады. Ул вакытны саный, ә секундлар бик акрын узган кебек тоела иде. Фаразлавынча, ун минутлап вакыт узгач, больницага борылды, нык яктыртылган баскыч буйлап Коста салынган носилканы алып төшеп киләләр иде инде. Кесә капшаучылар, физик эшкә өйрәнмәгәнгә күрә, бөгелеп төшкәннәр, шуңамы капитан алдагысына булышып бара, текә баскычта иң зур авырлык аңа төшә иде. Шулвакыт аларга ярдәмгә Сәлим белән шофер килеп җиттеләр, берничә минуттан носилка өстендәге “багажы-ние” белән машина корсагына кереп югалды һәм “рафик” Коста кунак булып яткан җирдән алга ыргылды.

    —Әлхәмделилләһи! Уңыш миңа үз аягы белән килә,—дип куйды прокурор һәм пистолетын кабат иске урынына яшерде дә машинасына чумды. “Рафик”ның поляк костелы яныннан борылып килүен көтеп, ул магнитофонны кабызды, тәмләп кенә тартып җибәрде, эшнең уңышлы чыгуыннан башы әйләнеп киткәндәй булды. Эх, хәзер берәр бокал шампан аударасы иде! Үзен куркынычның күзенә карый алучы, тәвәккәл, кыю, батыр йөрәкле кеше итеп тою аңа рәхәтлек китерсә дә, куллары һаман дерелди иде әле, ләкин бу икенче төрле дерелдәү иде инде.

    Пикапны уздыруга, Сухроб аның артыннан китте, алдан сөйләшенгәнчә, икенче урамга чыгуга, ягъни “Үзбәкстан” кунакханәсе янында, Сәлим кесә каракларын төшереп калдырырга тиеш иде.

    Хәер, бу урын үзе дә капшаучыларның яраткан ноктасы иде. Отель алдындагы мәйданда “РАФ” бер минутка гына туктап алды һәм бик тә ыспай киенгән карак малайлар күз ачып йомганчы бәйрәм рухында тирбәлгән халык өерендә юкка чыкты.

    Алга таба ул “рафик”ны күздән ычкындырмады, чибәр Нәргиз яшәгән мәхәллә начар яктыртыла, прокурор аларны исәпсез-сансыз тупиклар, чатлар, агач диңгезе каплаган урамнарда югалтудан курка иде.

    “Әллә Сәлим белмичәрәк Нәргиз әзерләгән мәҗлескә капитанны да чакырганмы?”—дип, кыбырсып уйлап куярга өлгермәде, пикап кинәт кенә туктады һәм ОБХССчы җиңел хәрәкәт белән юл читенә сикерде.

    Аны күрмәмешкә салынып үтү мөмкин түгел иде, прокурор тормозга басты, алгы ишекнең тәрәзәсен төшереп әйтте:

    —Ну, нәрсә дим, капитан... Аңладым, сүзеңдә тора беләсең икән, сезнең белән эш итәргә була. Мин сезгә булышырга тырышырмын, әмма, үзегез әйтмешли, минем үтенеч белән сезнеке, гомумән, янәшә куярлык түгел…

    Капитан, уң кулын йөрәгенә куеп, шатланып башын иде:

    —Рәхмәт, Сухроб-әкә, рәхмәт! Мин яхшы аңлыйм, мәңге сезгә бурычлымын...

    Ерактагы “рафик” сулга борыла иде, Сухроб аны күздән югалтудан куркып, машинасын кинәт кенә урыныннан кузгатты. Капитан машина төтененә һәм “Гудьир” исемле инглиз шиннары чыгарган тузанга күмелеп калды.

    “Сәгатьләп түгел, минутлап акыл керә бара моңа”,—дип күңелле уйлап куйды Сенатор капитан турында. Зур төргәк акчасыз котыла алмасын капитан аңлаган иде булса кирәк, прокурор моны аның күзләреннән күрде.

    Эшчеләр шәһәрчеге урамнарында тагы бер ун минутлап әйләнеп йөргәннән соң, “рафик” прокурор ярдәмчесенең сөяркәсе яши торган мәхәлләгә килеп керде, кирпеч койма янына туктады. Койма традицион үзбәк дувалына караганда, күбрәк төрмәнекенә охшатып эшләнгән иде. Өстендә чәнечкеле тимерчыбык кына юк, әмма ләкин дивар өстендәге бетонга тырпаеп торучы пыяла ватыклары катыштырылганлыгына прокурорның иманы камил иде.

    Костаны өйгә алып керми торып, Сухроб машинасыннан чыкмады, “рафик” күршедәге тыкрыкка борылгач кына ишек алдына керде, ул кергәч тә ярдәмчесе яхшы майланган тимер ишекләрне ябып бикләп куйды.

    “Мондый койма артында озак качып ятарга була икән”,—дип, никтер уйлап куйды Сенатор, шулвакыт верандадан Нәргизнең тавышы ишетелде. Прокурор үзенең ярдәмчесен көтеп алды һәм алар балкып торган верандага икәүләп күтәрелделәр. Сый-нигъмәт тулы өстәл әзер иде инде.

    —Ну, исәнме, гүзәл Нәргиз, менә сиңа өй туена килдем әле,—дип, кунак аны кочаклап үпте. Нәргиз киң танылган фольклор ансамбленең элеккеге биючесе иде.

    —Үз йортымда сезне сәламли алуга мин бик бәхетлемен, Сухроб-әкә, хәзер инде Сәлим белән сезне ешрак күрергә өмет итәм,—шул сүзләрне әйтүгә, ул, гафу үтенеп, кухня ягына ашыкты һәм ярты сәгатьтән дастарханга чакырасын кисәтте, дөресрәге, вәгъдә бирде.

    —Ә безнең өстәл янына утырганчы нәкъ ярты сәгатьлек эшебез бар әле,—диде Сухроб һәм ярдәмчесенә эндәште:—Сәлим, операция башыннан бирле мине тамак кибү газаплый, дустым бул, салып бир әле.

    Сәлим Хәсәнович өстәлдәге боз тутырылган чиләктән бер шампан шешәсе тартып алды, аны җитез генә, тавышсыз гына ачты да ике тирән бокалны тутырып салды.

    —Рәхмәт, кадерлем, син минем уйларымны укыйсың, минем нәкъ шампан эчәсем килгән иде. Әйдә операциянең икенче өлеше өчен эчәбез!—диде шеф.

    —Уңыш өчен!—Миршаб аның сүзен куәтләде һәм алар бер күтәрүдә бокалларны әйләндереп салдылар.

    —Хәзер мин Коста белән танышам, ә син безнең дусларга шылтырат, өчәүләп килсеннәр. Сергей, Погос һәм Бармаксыз, исеме ничек әле?

    —Артем,—дип исенә төшерде ярдәмчесе.

    —Әйе, әйе... Артем инструментын да алсын, Гоголь урамындагы сейф гап-гади...

    —Син республика прокуратурасын басмакчымы?—дип ычкындырды шаккаткан Сәлим.

    —Әйе, прокуратураны. Борчылыр сәбәпләр күрмим, гадәти объект. Банкта сейф ачу куркынычрак, анда басучыларны тотарга әзерләнеп торалар. Ә прокуратурага бәреп керү тарихта беренче ул. Мин анда бүген күрдем инде, сакта җебегәннәр утыра, пенсионерлар...

    —Гогольдәге сейфта сезнең өчен нинди кыйммәтле нәрсә ятканын башыма да китерә алмыйм. Әгәр ниндидер мәгълүмат кирәк икән, аны сатып алып та була, кешеләре бар, беренче тапкырмыни инде.

    —Син һәрвакыттагыча хаклы, кадерле Миршаб, әмма безнең арадашчылар эзләп йөрергә дә, сатып алырга да вакыт тар, сейфтагы документлар иртән республика прокуроры өстәлендә ятачаклар.

    —Хәзер инде берни дә аңламый башладым. Ул документлар кайдан калкып чыккан һәм алар ничек тикшерү бүлеге начальнигы өстәл өстенә салынганнар?—диде аптыраган ярдәмче.

    —Башыңны катырма—барыбер аңламассың. Мин сиңа кичке аш вакытында барысын да аңлатырмын. Ләкин ышан, безгә бик-бик сирәк очрый торган мөмкинлек эләкте, шуны ычкындырмаска кирәк, уйнарга икән—ва-банк уйнарга! Ә хәзер бар, дусларга шылтырат, сәгать ярымнан килеп җитсеннәр, мәҗлескә өлгерәчәкләр, алар шундый сый-нигъмәтне үзләре өчен әзерләнгән дип уйлаячак, монысы да әйбәт. Ә хәзер мине Коста янына озат.

    Сәлим Нәргизнең зур йортындагы бар почмакларны биш бармагыдай белә иде, көтелмәгән кунак утырган йокы бүлмәсен күрсәтте дә Бармаксызга шылтыратырга дип, телефон янына китте, әлеге компания шефның чакыруын көтеп күптәннән аның квартирында ята иде инде.

    Алда бик үк гади булмаган сөйләшү торасын аңлаган Сенатор бер мизгелгә ишек янында туктап алды. Коста кебек һәр төенне чабып кына өзә торган кеше белән бәйләнүнең файдалы яклары белән бергә, башка сыймаслык нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген дә күз алдына китерде, аның артында торучыларны искә алды. Ул Костаны больницадан урлап алып китүнең нинди зур башсызлык икәнен төгәл тоемлый иде. Әле бит республика прокуратурасына бәреп керәсе дә бар. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында “дипломат” хуҗалары ул үткәргән операциядән риза булмыйлар икән, башыңны биреп кенә җавап бирә алачаксың. Әмма, әмма… Эш уңышлы барса...

    Дулкынланудан Сенаторның йөрәге дөп-дөп тибә башлады һәм ул имән ишекне ничарадан бичара ачты. Биек түшәмле, тәрәзәсез йокы бүлмәсендә менә дигән әфган келәменең йомшак сыртын сыпыргалап дивар янындагы тәбәнәк тахтада Коста ята иде. Яхшылап майланган бакыр күгәнле ишек тавышсыз ачылганга, Коста аның керүен ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты, һәрхәлдә ул башын борып карамады, келәмне сыйпавын дәвам итте, әмма ул ачык ишектән җил өргәнен дә сизде, йомшак паласта йотылган аяк тавышларын да ишетте, ул гомумән, гаҗәеп ишетү сәләтенә ия иде.

    —Хәерле кич,—дип сәламләде беренче “йөреш”нең аның файдасына булмаганын аңлаган прокурор.

    Коста ялкау гына башын борды, әмма күзәтүчән кеше аның чәнечкеле карашы белән керүчене каптырып алуын сизенер иде.

    —Хәерле, хәерле,—дип җавап бирде Коста, анда дулкынлану да, кызыксыну да сизелми иде һәм ул кинәт кенә ыңгырашып куйды.

    —Ни булды?—прокурор булышырга теләп аның янына атылды, әмма Коста тынычланды, үзенең минутлык йомшаклыгына читенсенгәндәй итте һәм яткан мендәрен төзәтүен үтенде.

    Сенаторның иелүе булды, ишектән атлап керүгә үк аның пистолеты барлыгын сизенгән Костаның сул кулы өскә ыргылды, көчле бармаклар бугаз яныннан күлмәк якасын умырып алды, уң кулы прокурорның бил артындагы пистолетын тартып чыгарды һәм күкрәгенә терәде. Имгәнгән кешедән мондый да җитезлек, елгырлык көтмәгән прокурор куркудан телсез калды.

    —Син нәрсә, акылсыз баш?—дип гырылдады ул.—Мин бит сине төрмәдән коткардым, сиңа “вышка” иде. Хәзер үк җибәр!—Күкрәгендәге пистолетның салкыны бөтен гәүдәсенә күчте, җитмәсә, ул аның ялгыш атылып китүеннән курка иде.

    —Селкенмә!—диде Коста акрын гына.—Син бүген минем бер кешене атып үтерүемне күрдең инде, икенчесе син булырсың. Бер прокурор үләме, икеме, хәзер барыбер. Хөкем бер.

    Костаның барысын да үтәли күрүенә шаккатып, ул бөтенләй каушап калды, башында уйлар чәбәләнде: каян барысын да белә икән бу?

    —Мин сине прокуратурада күрдем, колонна артында качып тора идең,—диде Коста.—Ә хәзер “дипломат”ның кайда икәнлеген әйт?!—Һәм прокурор тәненә пистолет көпшәсенең батып керүен сизде, бу адәм аны ике дә уйламыйча атып үтерәчәк, ул аның, чыннан да, кеше үтергәнен күрде бит инде.

    —Исең киткән “дипломат”ка, рәхмәт укы, без сине төрмәдән йолып алдык,—Сенатор чын күңелдән ачуланды.

    —Сез генә ул эш бетүгә кыякларга торасыз, бездә алай түгел, безгә ышаныч, репутация яшәүдән дә кадерлерәк. Әйт, кайда “дипломат”?

    —Аның кайдалыгын белүеңнән ни файда?—дип ачуын ташытты прокурор.

    Коста аның якасыннан шундый итеп селкеде ки, өзелеп чыккан төймәләр идәнгә тәгәрәде, күлмәге аркасыннан икегә аерылып чыкты.

    —“Дипломат” кайда?

    —Прокуратурада...—Әкрәмхуҗаев гырлап тахтага ауды.

    —Хәзер үк әйт, телефон китерсеннәр, юкса, мин сине атып үтерәм.—Коста пистолетны аның чигәсенә терәде. Ни гаҗәп, чигәдәге пистолет куркудан ихтыяр көчен югалткан прокурорны тынычландырып җибәргән кебек булды.

    —Мине үтерсәң дә, телефон пәйда булмас, мәхәллә шәһәр читендә, йорт яңа гына төзелгән, бер ай элек кенә яши башладылар, телефон станциясен тиз генә төземәячәкләр әле.—Ул алдамый иде. Миршад Бармаксызга шылтыратырга чәйханәгә китте. Кварталдагы бердәнбер телефон-автомат анда гына иде.

    Бу яңалык Коста өчен шулкадәр көтмәгәнчә яңгырады, ул хәтта югалып калды, аның запаста бер уен кәрте бар иде, анысын да бик тиз капладылар түгелме? Ул кулын якасыннан алып, пистолетны Сенаторга кайтарды.

    —Ну, агай-эне, псих икәнсең син,—диде прокурор тыныч кына, күлмәген күкрәк турыннан төзәткәләп.

    Бу вакыйга аның кәефен бозмады, киресенчә, “дипломат”ның мөһимлеге турындагы фикерен ныгыта төште, ул бик җитди кешеләр белән эш алып барачагын да аңлады.

    —Әйдәгез танышыйк,—диде ул тахта янына килеп, әмма Коста кулын биреп тормады.

    —Сухроб Әхмәт улы Әкрәмхуҗаев, прокурор...

    —Мине Коста дип йөриләр,—дип җавап бирде яралы.—Минем хакта ишеткәнегез бардыр дип беләм.

    Хәйләкәр прокурор төртмәле сорауны колак яныннан уздырып җибәрде, чөнки Костаны үзенә файдалы сөйләшүгә тарта алуын сизенгән иде инде. Ләкин тахтадагы кеше вариантларны аннан да җитезрәк исәпләп өлгергән иде инде, ул Әкрәмхуҗаевның маңгаена бәреп дигәндәй, тагы сорау бирде:

    —Нишләп сез мине гадел җәзадан коткарырга уйладыгыз әле, мин бит сезнең күз алдында коллегагыз Азлархановны үтергән кеше. Аны сезнең дөньяда белмәгәннәр сирәк.

    Сенатор туры сорауга туры җавап бирергә кирәклеген, мондый типлар белән уйнасаң, ачыктан-ачык уйнарга кирәклеген белә иде. Һич югында, баштарак булса да, аның уяулыгын киметергә кирәк иде.

    —Хәзер кемгә төртсәң, шул канәгать түгел. Мин дә шулай. Еллар чаба, мин инде малай түгел, ә мин һаман район прокуроры. Үсү перспективасы күренми. Республикадагы кадрлар политикасын беләсездер. “Верховный” адәм рәтле һәр урынны үз кулында тотты. Аптырамагыз, әйе, тотты. Сезнең өчен генә бер серне ачам, ул инде юк, өченче көн Нукуста инспекция эшләре белән йөргәндә кинәт үлеп киткән.

    —Ялгышасыз, прокурор, миңа болар сер түгел. Ул гынамы, кичә кайбер кешеләр белән мин инде анда булдым, хушлашып биек маңгаен үбәргә өлгердем. Сүзегезне бүлгәнгә гафу итегез, дәвам итәргә була...

    Коста әйткәннәр ышанычны көчәйтә генә төште, ул үзенең дөрес юлда икәнен аңлап алды һәм берни дә булмагандай, тыныч кына сүзен дәвам итте:

    —Мин, әлбәттә, “Верховный”га юллар эзләмәдем түгел, әмма, нигәдер, ул мине якын китермәде. Менә бүген уйламаганда-көтмәгәндә прокуратурага барып чыгарга туры килде, андагы хәлләрне күргәч, уйлап куйдым: әгәр “дипломат” белән сезне үземнеке итә алсам, минем язмыш кинәттән үзгәреп китәчәк.

    —Сезнең “дипломат”ны урларга мөмкинлегегез бармы?—дип кинәт сорап куйды Коста.

    —Юк. Эшли алганымны эшләдем инде мин,—дип мәрхәмәтсез җавап бирде прокурор. Аның вакытыннан элек Костага үз уй-планнарын чишәсе килми иде.

    —Кызганыч. “Дипломат” сезнең кулда булса, тормышыгыз, һичшиксез, үзгәрер иде, үзегез омтылган урынны алыр идегез.

    “Мин монысын синнән башка да беләм”,—дип, эчтән генә уйлап көлемсерәде прокурор.

    —Тик шулай да... Бу вакыйгага кушылып, сез язмышыгызны бик нык бутап ташладыгыз. Мине рәхмәтле кеше түгел дип санамагыз, чын күңелдән әйтәм, минем тормышым әлләни зур бәягә ия түгел, бүген “дипломат”ны кулдан ычкындыргач бигрәк тә. Бары “дипломат”ны кире кайтара алсам, яисә аларны юкка чыгарсам гына минем яшәвемнең мәгънәсе һәм кыйммәте булачак,—диде Коста.

    —Шул... прокуратураны шартлатсаң гына инде,—дип шаяртып алды әңгәмәдәше, әмма Коста аны чын-чынлап кабул итте.

    —Ә нәрсә, шәп идея,—диде ул. Күзләрендә өмет уты кабынды.—Бүлмәнең төгәл урынын гына белергә кирәк. Безнең Ташкентта ярты тонналап шартлаткыч бар, геологлардан сатып алган идек, ул эш буенча һөнәр иясен дә таба алабыз.

    —Бу планны башыгыздан чыгарып атыгыз,—диде Сенатор.—Беренчедән, мин “дипломат”ның кайсы катта икәнен белмим, икенчедән, прокуратура бинасы ярты кварталны алып тора, сезнең шартлаткычыгыз аның бер канатына да җитми, һәм онытмагыз—безнең карамакта бер генә төн...

    Әмма Коста прокурорның куркуданмы, әллә башка сәбәптәнме, нәрсәнедер әйтеп бетермәвен сизенгән иде инде, турыдан-туры янауга күчте.

    —Мин сезгә әйттем инде, больницадан без бәндәгезне урлап чыгып тормышыгызны үтә катлауландырдыгыз. “Дипломат”та Рәшидов урынына чамалаучыларның документлары… Хәзер инде уйлагыз: аларның дустымы, әллә дошманы буласыгыз киләме? Анда байтак эшкуарларга—республикадагы миллионерларга да, җинаятьчелек дөньясы белән идарә итүче олы агайларга да компромат тупланган.—Коста сөйләүдән туктап пауза ясады, уенда барын да әйтергәме, юкмы дигән нәрсә иде, шулай да томанлы гына итеп булса да сиздереп куярга булды:—Алар җинаятьчелек дөньясы белән генә идарә итмиләр... Саксызлык аркасында менә нәрсәгә эләктегез сез, прокурор...

    —Нишләргә соң миңа?—Прокурор югалып ук калды.

    —Сезгә бер генә юл бар: мин сезгә телефон номеры, хәтта ике телефон номеры бирәм, шуларның теләсә кайсысын җыеп, минем исемнән Артур Александрович белән очрашуны таләп итегез. Ә хәзер иң мөһиме: прокуратурадагы кейсның кайдалыгын, кемнәрнең белүе мөмкинлеген ачыклагыз. Аларның адресларын, телефон номерларын билгеләгез. Үзегез әйттегез, безнең карамакта бер генә төн... Артур Александровичның шундый кешеләре бар, алар ул адреслар буенча безнең кәгазьләрнең кайдалыгын беләчәкләр һәм урлаячаклар. Ни каршылыклар булса да. Хәзер тормышыгызның шушы кейс белән бәйләнгәнлеген аңлагансыгыздыр инде?..

    —Әйе, әйе,—дип баш какты Сенатор, ул эчтән генә үз вариантларын уйлаштыра башлаган иде инде.

    —Каләм белән кәгазь бирегез!—дип таләпчән эндәште Коста һәм прокурор аңа үзенең блокноты белән “паркер” маркалы каләмен сузганын сизми дә калды. Шул чакта сак кына ишек кактылар.

    —Керегез,—диде ул борылмый гына, чөнки шакучының Миршаб икәнен белә иде.

    Каралтылган пыяласын ялтыратып зур ишек киерелеп ачылды һәм ярдәмчесе кабымлыклар, эчемлекләр белән тутырылган арба-өстәлне эчкә тәгәрәтеп кертте.

    “Сәлим һәрнәрсәне вакытында эшли, рәхмәт төшкере”,—дип уйлап куйды прокурор үзенең классташы турында һәм арбаны тахтага таба этте.

    —Оһо!—дип, сокланып аваз салды Коста.—Минога! Еланбалык! Мондый тәгамнарны күрсә, валлаһи, хәтта Икрам Мәхмүдовичның авызына сулар җыелыр иде.

    —Кайсы Икрам Мәхмүдович?—дип, аны сүзендә тотарга чамалап, сорады прокурор.

    —Аның белән танышырга мөмкинлегегез булыр әле. Андый тәмле тамак-гурман бөтен Үзбәкстанда берәү генәдер дә.

    “Әйе, моны коры кул белән генә алып булмый”,—дип уйлап куйды Сенатор һәм сораштыруын дәвам итте:

    —Коста, дөресен әйтегез әле, бүген төнгә каршы шампан белән сыйларлар дип башыгызга да китереп карамагансыздыр бит, җитмәсә, мондагы шәраб заводларының болганчык суы белән түгел, ә чын Абрау-Дюрсо белән.

    —Миндә шампан һәм минога кайгысы түгел иде. Әлбәттә, уйламадым. Әйе, нәрсәдер буласын көттем мин. Артем Александрович бәладә ташлап калдырмый, андый кеше түгел. Палатага капитан белән ак халатлы егетләр килеп кергәч тә, моны бары тик ул оештырган булырга тиешлеген аңлап алдым. Теге егетләргә бер күз төшерүгә үк аларның кем икәнен, ни белән шөгыльләнүләрен сизендем ич. Җитмәсә, берсе миңа ым кагып өлгерде, андый ым-шымнар белән мәгълүм бер даирәдә генә аңлашалар, ул хәтта сезгә дә билгеле түгел, андый серне ачучыларны үлем көтә. Иртәгә сезнең арттан ук мине алырга икенче кешеләр килүен белсәм дә шаккатмам. Сез Японнан алда өлгергәнсез, ә бу булмастай нәрсә кебек.

    —Сез Артур Александровичны әйтәсезме?

    —Әйе, мин аның кешеләре турында әйтәм, бәладә ялгыз калдырмаячакларын беләм мин, менә бу минутларда алар “дипломат” белән мине эзләп шәһәрне айкыйлардыр…

    —Яхшы, әйдәгез танышлык хөрмәтенә, алдагы эшләр уңышлы булсынга эчеп куйыйк!—дип тәкъдим ясады Сенатор һәм алар өчәүләп бокалларын күтәрделәр.

    Прокурор тахтада, Коста янында яткан блокнотны кулына алды һәм язуга күз төшерде, телефон номерлары Ташкентның икесе ике читендәге районга караган иде.

    —Сезне ташлап китәргә туры килә, ачуланмагыз, безнең карамакта бер генә төн, иртән документлар республика прокуроры өстәлендә булырга тиеш. Мин моны үзем ишетеп калдым. Хәзер кайнар аш китерерләр, ашагыз-эчегез, күңел ачыгыз, магнитофон да китерерләр, ә без эш белән шөгыльләник. Уңыш теләгез.

    —Юлыгыз уң булсын!—диде Коста һәм йодрыкларын төйнәп, кулын өскә күтәрде. Алар тавышсыз гына бүлмәдән чыгып киттеләр.

    Йокы бүлмәсендә бер сүз дә дәшмәгән һәм ни булганын аңлап җиткермәгән Сәлим ярымкараңгы коридорга чыккач Сенаторга иелеп пышылдады:

    —Әйдә, күрше бүлмәгә керик, күлмәгеңне алыштыр, яңа галстук та кирәк булыр,—диде, әмма үзе югында ниләр булганын сораштырып тормады.

    Сенатор яңа күлмәгенә галстук тагып азапланганда Миршаб шикләнгән, икеләнгән сыманрак итеп сорады:

    —Әллә туктыйкмы соң, бик куркыныч уенга керәбез түгелме, һавадагы торнага карап кулдагы чыпчыкны ычкындырмыйк, диюем…

    —Һәрвакыттагыча син хаклы, кадерле Сәлим. Эше дә куркыныч, башны югалту ихтималы да бар. Ләкин мин инде үземне атылган ук кебек хис итәм, барып кадалмыйча туктый да, кире чигенә дә алмыйм. Сиңа бер генә тәкъдимем бар—кал монда.

    —Ничек калыйм, беләсең бит инде, без энә белән җеп кебек.—Сәлим Хәсәнович бүтән сүз әйтеп тормады, Сенаторның җилкәсеннән кочаклады һәм барысы да аңлашылды.

    —Рәхмәт,—диде прокурор көзгегә карап һәм алар икесе дә елмаеп куйдылар, ләкин бу елмаюда ниндидер моңсулык, сагыш бар иде.

    Алар Нәргизнең сеңлесе табын әзерләп йөргән якка, верандага чыктылар. Озакламый Сәлим, гафу үтенеп, хуҗабикәгә булышырга китеп барды. Вакыт ашыктыра иде инде. Берәр сәгатьтән дуслары белән Бармаксыз килеп керәчәк. Сый-нигъмәтләрдән сыгылган дастархан янында бик күп нәрсәне уртага салып сөйләшергә, киңәшергә кирәк иде әле.

    Берүзе калгач, Сухроб ак “Жигули” хуҗаларын кисәткәненә нык үкенә башлады. Шул гамәле белән ул үзенең кемлеген танытты, тамгалыга әйләнде, хәзер аны, бәлки, иске шәһәрдә Костаның дуслары көтәдер, Япон кушаматлы Артур Александрович кешеләре эзлидер. Бу кушаматны ул бер генә тапкыр ишетмәгән иде инде. Хәзер Костадан ычкынырга маташса да, барып чыкмаячак, җавап бирү тулысынча үз өстендә. Җавап бирүе дә кайда бит әле, ул сиңа халык суды түгел! Анда алдый да, ялагайлана да, боргалана да алмыйсың, ялган шаһитлар да, судья да, адвокат та юк. Кемгәдер телефоннан да шылтырата алмыйсың. Җавапны үзең бирәсең һәм башың белән түлисең. Менә шул инде ул белер-белмәстән, уйламастан, ашыгып, каударланып машина фараларыңнан күз кысу!

    Шулай булгач, үзеңне стенага китереп терәдең инде, кадерле Сухроб, дип фикер йөртте ул. Хәзер прокуратурага бәреп керүдән дә котылып булмый. Хәер, бер юл бар бугай, бу куркыныч адымны Артур Александровичның үзенә калдырсаң?! Әмма болай булганда, синең үзеңә нинди өлеш тия соң? Әлбәттә, алар акча кызганмаслар, Костаны коткарган өчен дә, биргән мәгълүмат өчен дә мулдан түләрләр. Аларга бит кейсның кайсы бүлмәдә булуын белү генә кирәк. Исәплә, кесәңә, шиксез, йөз мең кереп кенә утырачак.

    Ләкин аны акча кызыктырмый иде, әлеге сумманың яртысын шушы атнада ук аңа ОБХСС капитаны Кодрәтов алып киләчәк, ялына-ялына бирәчәк. Андый чыганаклар теләсә каян бәреп тора, буа бөяргә була. Кирәк чакта күз йомсын өчен прокурор белән бүлешергә атлыгып торучылар җитәрлек, теләгең генә булсын. Юк шул, бәхет акчада гына түгел, дөнья малы—дуңгыз каны, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Халык ялгышмый ул. Әйе, алардан зуррак урынга күтәрелергә ярдәм итүләрен дә сорарга була, ләкин ул биектән, югарыдан булмас. Сухробның маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Уйларының очына чыгарлык түгел иде. Ничек кенә борып караса да, хыялында йөрткән нәрсәләр күренми иде. Аһ, менә кулда “дипломат” булса, мин-минлекләре азган, тавышларын бөердән генә чыгарып сөйләшүче түрә абзыйларың аның алдында ничек бөтерелерләр! Алар да бит Анхор ярындагы ап-ак кар кебек бинаның бишенче катындагы кабинет турында хыялланалардыр... Бер син генә түгел!..

    Кулына эләгә калса, ул кадәр компромат белән ниләр кыла алачагын Сенатор бик яхшы белә, бу хакта бер кәррә дә шикләнми иде.

    Коста белән сөйләшкәннән соң тагы катгыян бер вариант туды: “дипломат”ны Артур Александровичка тапшырырга, шулай итеп, зур гына пай-мая белән көчле корпорация әгъзасы булып китәргә мөмкин. Аның кешеләре Рәшидов урынына утырырга йөри. Бу очракта да андый пайга ия булган кеше ярык тагарак янында калмас. Теләсә кайсы структурада автомат рәвештә аңа да урын табылыр. Прокурор моны да аңлый иде. Әмма “дипломат”та сакланучы мәгълүматлар боларның барысыннан да кыйммәтрәк түгелмени?! Алар бүгенгечә хакимият алышынырга торганда да, башка чорда да, кыскасы, теләсә кайсы вәзгыятьтә кыйммәтләрен югалтмыйлар, хәтта дистәләрчә еллар узганнан соң да… Шулай булгач, сергә ия кеше—зур урынга ия дигән сүз, чөнки синең кулда кешеләр язмышы, син тормыш агышы белән идарә итәсең. Сенаторның шикләнүе, шөбһәләнүе, икеләнүе соң чиккә җитте. Әмма ул уйлар газаплы да, татлы да иде. Ахырдан уйлары төгәл бер фикер тирәсендә бөтерелә башлады: теләсә нинди юл белән кейсның бердәнбер хуҗасы булып калырга кирәк, юкса гомер буе “рядовой” булып калачаксың, хәтта бик көчле идән асты оешмасында әгъза исәпләнсәң дә. Ләкин моны ничек тормышка ашырырга? Шушы якты һәм ымсындыргыч хыялга ничек ирешергә соң?

    Ике кулы белән башын тотып, ул кәефсез генә бер ноктага карап утыра бирде, гаҗәеп бай табын да, бүлмәдә дулкынланып тибрәлүче хуш исләр дә аны кызыктырмый иде шикелле. Әгәр шушы позада фоторәсемгә төшсә, аның астына: “Бу нәрсәне аңлата?” дип язып куйсалар, моңа җавапны ай-һай таба алучы булыр иде микән?! Газаплы авыр сораулар миен бораулады, көмеш куна башлаган башы аска иелде. Аңа бер нәрсә ачык иде—ничек тә булса Японның ярдәменнән башка гына “дипломат”ны кулга төшерергә, ә аннан соң күз күрер. Кинәт кенә аның миеннән “Нәрсә мин үтерелмәгән аю тиресен бүлеп ятам әле”, дигән уй йөгереп узды, шул уй белән бергә шикләре дә эреп тарала башлады.

    Хискә бирелүчән кеше буларак, ул бик тиз кабынып киткән шикелле, тиз арада моңсу, кайгылы халәткә дә бата ала торган иде. Нәргизнең сеңлесе Мәмләкәт чытык йөзле Сухроб-әкәнең кинәт кенә башын күтәреп шаян елмаюына хәйран калды. Ә прокурор уртак яшерен эшләре булган кеше шикелле күз кысып, гаҗәпләнү хисен тагын да арттыра төште:

    —Әйдә, апаң югында берәр чәркә шампан җибәрәбез, кара аны, үзе монда чыкса, сиңа рөхсәт итмәячәк.

    —Әйдәгез,—дип, җиңел генә ризалашты Мәмләкәт, аңа Сухроб-әкә ошый иде. Ничек ошамасын ди, хәтта, апасына бакчалы, бассейнлы, сауналы йорт алып биргән Сәлим Хәсәнович кебек бай һәм дәрәҗәле кеше дә шушы кешегә сүзсез буйсына ич.

    Мәмләкәт бокалларны чиләк янындагы көмеш подноска куеп кына өлгерде, верандага Сәлим белән Нәргиз килеп тә керделәр.

    Апасы тәртип ярата аның, өстәл бизәү, савыт-сабаны эзлекле бер тәртиптә урнаштыру кебек эшләр аның иң яраткан шөгыле иде. Аның бу гадәтен бигрәк тә Сәлим-әкә ярата, чынлап бәяли белә һәм шуның өчен хөрмәт итә иде булса кирәк. Хуҗабикә зур табак белән кабымлыклар куйды: куй бавыры һәм май белән тутырылган бытбылдык түшкәләре авыз суын китерерлек итеп кыздырылган иде.

    —Уф!—дип ычкындырды прокурор, борынына бу тәмле азыкның баш әйләндергеч хуш исләре килеп керде, алар кан тамырлары буйлап тәнгә таралды, күзләре көмеш приборларны һәм озын-матур бокалларны иркәләде.

    —Ну, Нәргиз, син тылсымчы, билләһи!—диде ул чын күңелдән һәм аның хөрмәтенә тост күтәрергә тәкъдим итте.

    Әле ун минут элек кенә шефын тирән уйларда калдырган Миршаб аның кинәт үзгәрешенә сөенде, димәк, ниндидер рәтле уйга килгән яисә операцияне үтәмәскә карар кылган һәм ул хуҗабикә өчен шатланып бокал күтәрде. Әле ул шефның Нәргизгә өй сатып алганына нинди күзлектән караганын белми иде, ни генә димә, Нәргиз аның сөяркәсе генә ич, шулай булгач, аны борчучы бер проблема җилкәдән төшәчәк. Бытбылдыкка җитешкәнче прокурор сорарга тиешле тапты:

    —Кунакны онытмадыкмы? Әгәр Нәргизнең бу чын сәнгать әсәрен татып карамаса, күп нәрсә югалтачак бит.

    —Кунак барыннан да кадерлерәк, моңаеп утырмасын өчен аңа магнитофон да керттек әле,—дип, хуҗабикә өчен җавап бирде Миршаб.

    Ике дистәгә якын бытбылдык эреп беткәндәй бик тиз юкка чыкты. Эченә бавыр тутырып, зәйтүн маенда кыздырылгангамы, кош түшкәләре йомшак булулары өстенә, әллә ничек нәфис иделәр, бу инде сиңа шашлык таягына тезеп учакта кыздырылган ит түгел. Хатыннар тагын кайнар кабымлыклар алырга киткәч, ә болары —бәрән кабыргалары белән катнаштырылган сумса һәм симез кучкар мае өстәлгән сый-нигъмәт иде, ирләр бер минутка өстәл янында үзләре генә калдылар. Хатын-кызлар юктан файдаланып, ике рюмка әрмән коньягы эчеп куйгач, прокурор ярдәмчесен операциянең икенче өлеше белән таныштырырга кереште.

    —Минем сиңа ни өчен башта ук бөтен план хакында сөйләмәвемнең сәбәбен хәзер аңлагансыңдыр, дип беләм,—диде ул эшнең нечкәлекләре белән таныштыргач.—Уен эш түгел.—Һәм ярдәмчесенең агарып киткәнен күргәч, кистереп өстәде.—Ләкин чигенергә соң инде, “дипломат”ның бәясе артык кыйммәт, безнең куркаклыкны, ярты юлда туктап калуны гафу итмәячәкләр.

    —Аңлыйм шикелле,—диде Миршаб.—Әгәр безне прокуратурада сакчылар атып үтермәсә, моны, мөгаен, без төрмәдән коткарган Коста үзе үк эшләячәк.

    —Әйе. Артка юл юк,—диде Сенатор тыныч кына. Аның бүгенге халәте сәер иде, фәлсәфи тирәнлекләргә төшеп фикер йөртүе, уйчанлыгы гаҗәпләндерә иде.

    Өстәлгә кайнар сумса китерделәр, яшь сарык итенең хуш исе башка бар исләрне күмеп китте кебек. Прокурор күз кырые белән генә сәгатенә карап алды. Бармаксыз кушаматлы Артем дусларын ияртеп үзбәк сыеның йөзек кашы булган пылауга килеп җитәргә тиешләр иде. Нәргизнең пылавы да тегенди-мондый түгел, һәрвакыт кызыл дивзир дип аталган Наманган дөгесеннән булыр, аңа итне Миршаб бары каракучкарныкын гына ала, ул ит аеруча туклыклы була, менә шуңа күрә дә шәрекъ дастарханында сыйланучы ирләр, эчемлекне башка җирләрдәге кебек үк мулдан куллансалар да, бер дә исермиләр.

    Хуҗабикә, кунакның сәгатькә карап алуын күрүгә, моны үзенчә фаразлады һәм әйтеп куйды:

    —Мин дөге салдым инде, ун-унбиш минуттан пылау китерәм. Әйдәгез әле, җитешегез, беркем дә уылдыкка да, казылыкка да кагылмаган, ә мин булсынга дип тырышкан идем...

    —Рәхмәт, барысы да бик тәмле,—диде кунак елмаеп.—Пылау да артмас, хәзер безнең янга таныш-белешләр килә, алардан уылдык та калмас, Кытайның сян-гу гөмбәләре дә очар, дерелдекле телләрне дә йотып кына җибәрерләр, күңелеңне төшермә!

    Сәлимнең Бармаксыз вә аның дусларын да чакыруын сөяркәсеннән яшереп торуын белеп, ул көлеп җибәрде.

    —Нигә башта ук әйтмәдегез,—дип Нәргиз кулларын җәеп җибәрде.—Дусларыгыз өчен приборлар куярга кирәк, үпкәләүләре бар.—Һәм ул өстәл артыннан очып кына чыкты, аңа ярдәмгә Мәмләкәт йөгерде.

    —Нәргиз белән уңдың син, аңа бүләккә йорт бирүеңне дә дөрес саныйм, ул андый бәягә тора. Давай, аның өчен эчәбез, бу өйдә, күрәсең, безнең җаннар бер генә ял итмәс әле,—диде прокурор хисләнеп һәм шуның белән дустын тәмам тынычландырды. Хәзер Миршаб аның артыннан утка да, суга да керергә әзер иде.

    Нәргиз киләчәк кунакларга приборлар куюга, тимер капкадагы кыңгырау шылтырады—Бармаксыз нәкъ билгеләнгән вакытка—минутка минут килеп җитте һәм Сенатор эчтән генә аның төгәллеген билгеләп куйды.

    Төгәллек, пөхтәлек, барысын да алдан исәпләп кую кебек сыйфатларны прокурор кыюлыктан, батырлыктан, хәтта, кирәк булса, үзеңне корбан итүдән дә өстен саный иде, чөнки тәҗрибәсе буенча белә: җинаятьчеләрнең туксан проценты нәкъ менә шушы сыйфатлары булмаганга органнар кулына эләгә дә. Шуңа күрә ул төгәл кешеләргә аеруча ышана иде. Кунакларны каршыларга прокурор үзе дә чыкты, чөнки куркынычлы заданиегә барыр алдыннан бер-береңә ышану, танышу кирәклеген яхшы белә иде. Кунакларны өстәл янына да үзе алып килде. Өстәл ялт иткән. Әле генә монда кемдер тәгам җыеп утырган диярлек түгел. Сухроб тагы бер мәртәбә йорт хуҗасының сәләтенә сокланып куйды.

    Җинаятьчелек дөньясын китаплар һәм кинофильмнар буенча гына белүчеләр шунысын да искәрсен: соңгы биш ел эчендә генә дә аларның бу өлкәдәге “белемнәре” нык искерде, ярамас хәлгә килде. Розарий янында каршы алынган өч яшь ирне, тышкы кыяфәтләренә карап, йә, кем соң инде җинаятьче дияр, болар сөйкемле, ягымлы, беренче карашка, яхшы тәрбия алган кешеләр, менә дигән итеп киенгәннәр, үз-үзләрен тоту манералары да зыялы, хәтта аристократларча дияргә була иде.

    Нәргиз белән Мәмләкәт аларны шулай кабул иттеләр дә, хәер, алар прокуратура әһелләренең эшен дә юньләп белмиләр иде, шәрекъта ирләр хатын-кызга үз эшләре хакында чишелеп сөйләмиләр, сөяркә күкрәгенә ятып, авыр тормыштан зарланып егълап яту гадәте юк. Хәтта аларны якыннан белгәннәр дә ялгышыр иде. Әйтик, мәсәлән, Сергейны проект институты архитекторы, коммунист, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, филателист, гаиләсен кайгыртучы ата дияр иде. Аның икенче, серле тормышта да яшәвен кем белсен? Әле бер сәгать элек кенә ул Бармаксызның фәрманы буенча “Зеравшан” рестораны яныннан “Жигули” урлап китте, хәтта таныш кешесенеке икәнен белсә дә, тайчанып тормады. Шул машинада алар Нәргиз өенә килделәр дә инде.

    Икенчесе, Погос атлысы, озын буйлы, чибәр, бераз калкыбрак торган үгез күзлесе—хатын-кызлар андыйлар өчен үлә инде—шулай ук партия әгъзасы, авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли, бүлек белән җитәкчелек итә, тутырылган анкеталары буенча да менә дигән кеше. Хәзер Европа буенча круизга документлар тутырып йөри, ә анда, кордон артына, бик тә ышанычлыларны гына җибәрәләр. Төнге операция өчен Артем вәгъдә иткән акча аңа шул круиз өчен кирәк иде. Нинди операция ул, анда нишләргә—таларгамы, үтерергәме, урларгамы, берәүдән бирәчәген суырып алыргамы, зур түрәнең баласын урларгамы? Монысы аның башына да кереп карамады. Бармаксызның юкка чакырмаганын белә, чүп-чар белән маташмаячагын да сизә ул.

    Бармаксыз кушаматлы Артем гына партиядә түгел, югары белеме дә юк, шуңа карамастан, ике тапкыр утырып чыгу мәктәбе узды, ә хезмәт урыны—“Сыра-Су” системасында эретеп ябыштыручы. Эшендә артык күзгә ташланмый, шулай да аның белән күрешергә трест мөдире иң беренче йөгереп үзе килә, кечерәк рангтагы нәчәльникларны әйтәсе дә юк. Аның алтын куллы икәнен белүчеләр якты акылга ия икәнен дә онытмыйлар. Ул ремонтлап булмый торган импорт автоматларны, суыткычларны, агымга корылган линияләрне, суытма ясау установкаларны шундук рәткә кертә, аякка бастыра, шушы осталыгы, таланты өчен аны яратып Ювелир дип кенә йөриләр, тик шулай да, дөньяга Бармаксыз кушаматы белән билгеле. Әлеге кушаматны ул Карагандадан, беренче утыруыннан котылып чыкканда ияртеп кайтты, анда бер бәрелештә үткен хәнҗәрне йөзеннән тотып каерганда җуелган бармак истәлеге дә ул кушамат. Җәйге сезонда Ташкентның иң күп кеше йөрүче урыннарында: аэропортларда, автовокзалларда, тимер юлда эшләп утыручы иллеләп газлы су автоматы аныкы икән, дип тә сөйлиләр. Уен бизнесында пай алу өчен хәзер Бармаксыз акча туплый, ә уен автоматлары белән бөтен башкала тулган. Шушындый тормыш алып барган Артем Парсегян ярдәмчел кешеләргә таяна белде, бигрәк тә хокук сагында торучыларга, шуңа да ул прокурор Әкрәмхуҗаев белән дуслыгын саклый, хуҗасыдай санаган кешесе янына беренче чакыруга ук йөгереп килә иде.

    Төнге кунакларны хуҗабикә белән таныштырганнан соң, Сухроб киң күңелле хуҗаларча аларны дастархан янына чакырды. Өстәл янына утырганчы Бармаксыз табынны буеннан-буена үлчәгәндәй карап чыкты һәм, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, әйтеп салды:

    —Мин нидән башларга да белмим, монда чын мәгънәсендә “могҗизалар кыры” икән, хәтта мин үлеп яраткан яшь бамбук салаты да бар...

    —Анысы да проблема түгел, кадерле Артем, подвалда синең өчен махсус әзерләнгән күчтәнәч тә күрдем мин. Анда яшь бамбук үсентеләре дә булмас дип кем әйтә ала...—дип бүлдерде Парсегянны прокурор ярдәмчесе.

    —Хикмәт подвалдамыни, Сәлим, анда барысы да бардыр, бары тик булдыклы хуҗабикә генә җитми,—дип җаваплады Бармаксыз һәм шушы сүзләре белән Нәргизне тулысынча үз ягына аударды.

    Кунаклар утырышуга, табын шунда ук җанланып китте, күңелле генә әңгәмә башланды, бәйрәмчә төс алды. Мәмләкәт тагы да чибәрләнеп, җанланып китте бугай. Сухроб күрмәде түгел, күрде: кыз чибәр Погосның карашларыннан читенсенә, бәлки моңа кадәр шулай ачыктан-ачык аңа беркемнең дә караганы булмагандыр. Әмма прокурор инженерның кәефен бозмады, һәрнәрсә үз вакыты белән дип уйлап куйды ул, Погосның карашында бернинди ут, дәрт юк (ә чын кызыксыну шунсыз булмый), кызның күкләрдә йөзүен сизми, күрәсең, ул үзенең чибәрлеген теләсә кайсы хатын-кыз затын аяктан дә егарлык дип саный ахрысы.

    Нәргизгә дә күңелле булып китте, яшьләрнең кабымлыкларны мактавы аңа ошый, салат, сумса соңга калып килгәннәрнең аппетитын шулкадәр күтәреп җибәрде ки, барысы да бердәм сый-нигъмәткә ташландылар, шуңа карамастан, исерткеч эчемлекләрне беркем егылып эчмәде. Бармаксыз бер грамм да капмады. Озакламый Сәлим белән хуҗабикә ике табак пылау алып керделәр, аны ашар алдыннан кечкенә генә бокал белән коньяк эчтеләр. Сенатор аны соңгысы дип атады, пылау ашаганнан соң эчәргә ярамаганлыгын барысы да белә иде.

    Өстәлгә бер поднос төрле төстәге чәйнекләр утыртылгач, Сухроб үзенең ярдәмчесенә карады, тегесе Нәргизгә ым какты һәм хатыннар өстәл яныннан гаип булдылар. Сенатор сәгатенә карап әйтте:

    —Төн резина түгел, эшкә тотынырга кирәк.

    —Без эшкә әзер, шеф, көзге төндә без башкарып чыга алмас эш юктыр дим, яшел кытай чәе эчә-эчә тыңларбыз,—дип елмайды Бармаксыз һәм аркадашларының пыялаларына чәй агыза башлады. Әмма хуҗа эш турында, операция хакында сөйли башлауга, чәй онытылды, пыялаларга кагылучы да булмады.

    —Шәрекъча ерактан башлап тормыйм. Әйләнгечтән юл яхшы дисәләр дә, үгезне мөгезеннән тотар чак, вакыт ашыктыра. Башта кыскача гына. Бер оешманың сейфында пичәтләнгән “дипломат” ята. Анда нәрсә бар? Безне дә, сезне дә кызыксындырган нәрсәләр—акча, кыйммәтле ташлар. Джизак өлкәсендә конфискациягә эләккән әйберләр.

    —Димәк, анда репатриант әрмәннәр Якын Көнчыгыштан китереп саткан энҗеләр дә бар…

    —Булырга мөмкин,—дип тыныч кына җавап бирде прокурор Артемга.

    Үзе ул энҗегә шаккатмый, бриллиантны өстенрәк күрә иде, шуның өстенә, кейста тегесе дә, монысы да юк икәнен дә яхшы белә иде. Бармаксызга җавап биргәндә, күз кырые белән ярдәмчесенә карап алды: акча һәм кыйммәтле ташлар мәсьәләсенә ничек карар икән? Миршаб, ир кеше буларак, тынычлыгын җуймады, ул прокурорның нигәдер ялган сөйләвен дә аңлаган иде.

    —Операция җиңелләрдән түгел, ләкин шундый типтагылардан катлаулырак та, куркынычрак та булмас, нәтиҗәсе безнең кыюлыгыбызга торырлык булыр. Син әйткәнчә, Артем, куркынычның күзенә карамаган кеше шампан эчми. Кейс яткан бина саклана, әмма мин бинаны яхшы беләм, анда эшләгәнем бар. Калган вак детальләр турында барып җиткәч әйтелер. Ставка болай: яртысы—безнеке, яртысы—сезнеке! Барамы? Килешәсезме?

    —Бер шартым бар,—дип сүзне Бармаксыз бүлдерде, прокурор шиккә төшеп Парсегянга карап куйды.—Тиешлесен бүлешкәнче, бер бик гүзәл ювелир эшләнмәне яисә энҗе муенсаны гаҗәеп хуҗабикәбезгә бүләк итәрбез, шундый да бай табын, кунакларга хөрмәт-игътибар андый бүләккә торырлык!—Кинәт яңгыраган бу тәкъдимгә барысы да ризалаштылар.

    —Сейф кайсы катта?—дип сорады Парсегян.

    —Икенчедә. Бүлмә тәрәзәсез, шуңа башта лифт янындагы холлга үтәбез, андагы тәрәзәгә тимер рәшәткә куелмаган. Бездән соң башларын ташка орырлар, рәшәткә дә куярлар, сакчыларны да арттырырлар, әмма соң булыр. Яшен яшьнәмәсә, урыс чукынмас, ди. Бездә шулай. Ә кейсның кайсы этажда булуы мөһим түгел, бина бит дүрт катлы гына, бу сиңа Нью-Йорк түгел, анда гына ул илле яисә сиксәненче катларда йорт басып йөрүләр. Артем, нигә әле сине этаж кызыксындыра?—дип борчыла калды прокурор, ул аның юк-бар сорау бирмәсен белә иде.

    —Өченче көн инде уң аягым тартыша, рульдә йөри алмыйм, чыдармы дип куркам. Штраф изоляторның бетон идәннәре шаукымы, яшь чагында тәҗрибәсезлектән мин аннан чыкмадым диярлек. Лагерь паханнары белән үлемгә үлем дип сугыштым. Мине дә хөрмәт итсеннәр дидем, ә анда матур күзләр өчен генә берни дә бирмиләр.

    —Кызганыч, әлбәттә, борчылма, үтәр әле. Киләчәктә Хуҗа-Оби-Гарма дип йөртелгән родон чишмә-күлләренә барырсың, алар Памирдамы, Варзоб тарлавыгындамы шунда, радикулит, артрит кебек нәрсәләрнең бар икәнен дә онытырсың. Тик алдан әйтеп куй: син эштән чыксаң, Сергей яисә Погос сейфны ача алалармы?

    —Булдырырлар микән...—диде Бармаксыз һәм, шикләнгәндәй, иптәшләренә карап алды.

    —Ничек инде алай... Бөтен илдә комплекслы хезмәт бригадалары канат җәя, һәр кеше ике-өч профессия үзләштерә, ә сездә тәртипсезлек,—дип сүзгә кысылды Сәлим-ярдәмче, барысы да ихтыярсыздан көлешеп алдылар.

    —Ә сезнең өлешкә кертеп, тагы кемнедер алып булмыймы? Куш бит шути-мути гына түгел,—диде Сенатор.

    —Сезнекенә түгел, безнекенә икәне аңлашыла,—дип уйга калды Бармаксыз. Аннан, авыр паузадан соң, әйтеп салды:—Бездә бер егет бар-барын, хәер, ул безнеке үк түгел, Ростовтан, ярты ел элек кенә иреккә чыккан. Кушаматы—Кощей, тәнендә сөяк тә, наколкалар гына, ләкин оста егет, чукынмыш… Аны бик мактап сөйлиләр. Ташкентта беренче тапкыр гына әле. Безнең якны күрергә, җылынып алырга, җиләк-җимеш ашарга килгән. Төрмәдә витаминнар белән кысынкы бит, ә ул гомеренең өчтән берен шунда уздырган.

    —Ул синең белән бергә утырган идеме, әллә берәр ташкентлы беләнме?—дип сорады прокурор, Кощейга карата анда идея туган иде инде.

    —Срокны ул минем белән дә, берәр ташкентлы белән дә узмады, дуслар шылтыраттылар, ике атнага шундый-шундый адәмне кабул итегез, диделәр. Бу гадәткә кергән инде. Эш турында да ым кактылар, әгәр килеп чыкса, Кощей кебек “взломщик”ны табу кыен.

    —Риза! Кощей икән Кощей, әмма ул бу сәгатьтә лаякыл исерек яисә әфьюннан җиденче кат күктә йөзми микән?—дип саклану чарасы күрде прокурор.—Кайберәүләр шулай ял итә бит...

    —Юк, ул үзенә тиешлене эчеп бетергән инде, ашказаны кабул итми, ди, шуңа да җимешкә килгән дә. Хәзер ул формада, кәрт уенында бик зурдан тәгәрәтә.

    —Бик шәп, әйдәгез машиналарга. Артем минем янга утырыр, юлда Ростовның җимеш яратучысын алырбыз, ә калганнар Погосның урланган “Жигули”ена. ГАИ туктатса, алга чапмагыз, Сәлим әйтер, прокуратурада урланган машина калдырганнар, ә сез янәсе, аны хуҗасына илтәсез. Сергей адрес, фамилияләрне әйтер, алар аның әшнәләре булыр, соңыннан адрес, фамилияләр постта торучы милиционерга да ирешер. Шулай булгач, операциядән соң машинаны хуҗасына кайтарырга кирәк булыр. Аерылып шактый гына киткәч, прокурор тагын сорады:

    —Эш кораллары алырга онытмадыңмы, карап-тикшереп чыктыңмы? Бер егерме минутка утны сүндереп торасы булыр, анда электр хуҗалыгы койма буенда гына, юри эшләсәң дә алай җайлы булмас.

    —Барысы да тәртиптә. Сезнең белән очрашмый торган арада мин Германиядә эшләнгән нәрсәләр кулга төшердем, шуның өстенә бер комплект швед инструментлары. Фантастика, билләһи, корычын, кискечләрен күрсәң иде! Эх, кайда безнең Крупплар, Золингеннар?!

    —Миңа да йортта, хуҗалыкта бер набор булса артык булмас иде,—дип куйды Сухроб. Ул, чыннан да, яхшы инструментка мөкиббән иде.—Миңа да таба алмассыңмы?

    —Бу арада гына булмас, әмма юлын өйрәтермен. Каталог буенча берәүгә заказ биргән идем, ул кордон артына чыккалап йөри. Сезнең андый танышларыгыз минекеннән күбрәктер.

    —Киңәшең өчен рәхмәт. Колак салмый булмас, ахрысы…

    Машина Луначарский шоссесына килеп керде, Парсегян әйтмәсә дә, прокурор Кощейның кайдалыгын чамалый иде инде, ул шәһәрдәге кәрт уеннары уздырыла торган барлык яшерен урыннарны—катраннарны белә, ә хөкүмәт йорты янындагысында чын-чынлап гаять зур суммаларга уйныйлар, аны тотучы да чырлы-бырлы адәм түгел, танылган кеше, теләсә кемне кертми дә кертми инде ул. Әгәр Кощейны Ташкентның иң кыйммәтле катранында күргәннәр икән, Сенатор моңа да шатланды гына, татуировкалы ростовлы артыннан ачык эз калырга тиеш. Нәкъ ул фаразлаган җиргә килеп җиттеләр. Бармаксыз машинадан чыга башлаган иде инде, прокурор җәһәт кенә аны туктатты:

    —Юк, син түгел, сине бу кичтә монда күрергә тиеш түгелләр,—диде ул аңа ышандырырлык итеп, хәер бу кисәтүдә аның үз максаты да бар иде.—Әнә чибәр Погос керсен. Кощейга якын килмәскә, аңа ничек ым кагарга өйрәт-күрсәт, шунсыз ул чыкмаячак. Кемнәндер йөз тәңкә “атсын”, алга таба бу аның өчен алиби булачак,—болары турында да тиешенчә сөйләп, прокурор һаман үз максатларын кайгырта иде.

    Җиде минутлап вакыт узгач ике катлы биниһая зур йорт капкасыннан, як-якларына каранып, ябык гәүдәле, үтә ыспай киенгән берәү килеп чыкты.

    —Кощей шушы инде,—диде Артем һәм машинадан тышка ашыкты. Алар озак кына нәрсә хакындадыр бәхәсләштеләр, Кощей кулларын болгый-болгый нәрсәдер расларга маташтымы, анысы билгесез, ә Сенатор уйлап алды, ростовлы яисә бик күп ота, йә бик күп оттырып килә, аның оттыруы кирәк иде, шулай булса ул, шиксез, ризалашачак, йомшара төшәчәк.

    Погос күренмәде, күрәсең, аңа бурычка бирүче табылмый торгандыр, аның гадәтен беләләр бит. “Акча бирмиләр, әмма нинди ныклы алиби оештыралар”,—дип эчтән генә ирониягә чумды прокурор. Бу минутларда Әкрәмхуҗаев тагын шунысын да уйлап куйды: әгәр дә мәгәр шушы Погос яисә Сергей Бармаксыз белән бер җинаять өстендә тотылсалар да моны мәңге танымаячаклар, Артемны күрсәтмичә, барысын үз өстенә алачаклар. Закондагы бурны күрсәтү—үзеңә үлем карары чыгару дигән сүз ул. Тикшерү вакытында ычкындырсалар, күзгә-күз очраштырганда яисә судта барысын да кире кагачаклар. Ә безнең теоретик закончылар моны исәпкә алмый. Төрмәгә җыен вак-төяк эләгә, тәҗрибә туплаган Бармаксыз кебек авторитетлар инде беркайчан да! Үзләрен үтә акыллы санаучы академиклар, депутатлар закон чыгарган булалар. Беләмени алар җинаятьчел мохиттагы вәзгыятьне, ул бит гел үзгәреп тора, төрмәләрдә икенче эшелондагы вак-төяк, төп гаеплеләр исә шампан эчә һәм алдагы җинаятьләргә план кора, дип ачулы гына уйлап куйды прокурор.

    Еш кына ул шулай үзенең кем икәнен онытып җибәрә, үзен бер үк вакытта шымчы-юрист та, бур да санап бутала һәм берәр киңәшмәдә, уйларын чыгарып салып, “башын балта астына кую”дан шикләнә иде.

    Чынбарлык белән теория арасында буталып беткән һәм, тормыш параметрлары бөтенләй икенче булса да, чит илләрнекенә тәңгәлләштерелеп килүче законнарның камил булмавы турында уйланып, прокурор арткы утыргычка Бармаксыз белән Кощейның кереп ауганын сизми дә калды.

    —Синең шоферың бигрәк тә важный кеше икән,—дип йозак ватучы татуировкалы кулы белән прокурорның җилкәсенә сугып алды.

    —Тимә кешегә, иң яхшысы, башта исәнләш, ул фамильяр сөйләшүне яратмый,—диде канәгатьлеге йөзенә чыккан Артур, аңа, күрәсең, гастролерны сындыру җиңел булмагандыр.

    —Менә сиңа мә! Уен мач килеп барганда гына тартып чыгардың, сезнең белән ни табарымны юньләп белмим, мәгәр биш кисәк минем яннан шуып очты… Җитмәсә тагы тәрбияле адәм булуымны таләп итәләр, авызыңа кергәнне тартып алганда каян килсен ул тәрбиялелек?!

    —Авызыңа су кап, Кощей, юкса хуҗа сине бер тел бистәсе дип уйлар, ә сине аңа мин тәкъдим иттем...—Артем йомшак кына әйтсә дә, Кощей шундук тынды, гәүдәсен турайтты, ул монда Бармаксызның түгел, ә руль артындагы кешенең “главный” икәнен аңлап алган иде инде.

    —Гафу, егетләр, гафу, җыен исәр җыелган катраннан чыгуга ук кинәт кенә җитди кешегә әйләнеп буламыни?—диде Кощей ризалашкандай.—Ә сез әллә нинди шпионнар кебек, видиктан детективлар карап өйрәндегезме?

    —Кесәләреңне тикшер әле, анда берәр документ-фәлән юкмы, Аллаһ сакласын, төшеп калулары бар,—диде прокурор.

    —Мин эшкә җыенмадым бит, ксива үзем белән.—Кунак Артемга яңа паспортын сузды.—Тагы Ростовка билет бар,—дип өстәде ул, кесәсен актарып.—Кайтыр юлга алдан ук алып куйган идем.

    —Билетка аптырама, ул төшеп калмас,—диде прокурор тәкәллефсез генә, ул билетның аның кесәсендә калуын тели иде.

    Пушкин мәйданына җиткәндә, Әкрәмхуҗаев күз кырые белән генә сәгатенә карады: барысы да уйланылган график буенча бара иде. Аның фикеренчә җинаять кылу өчен иң яхшы вакыт төнге өч белән дүрт арасы, йөзләрчә җинаять эшләре шуны раслый, хәер, ул моны аңлауга үз тәҗрибәсе аша да килде.

    Сәгать өч тулып килә иде инде, кирәкле урынга барып җитәргә биш-алты минут вакыт калды. Иске балалар тудыру йорты артындагы тыкрыкка керүгә, Артем Парсегян шыбырдый башлады, ул кая килгәннәрен аңлады, чөнки бу урам прокуратура ишегалдына терәлеп тора, ләкин авыз ачып берни әйтмәде. Машинадан чыккач кына әйтте:

    —Сухроб, бу республика прокуратурасы бит!

    —Шуннан ни булган,—дип тыныч җавап бирде прокурор.—Җинаятьләр кодексы банк талау белән прокуратура талаудагы аерманы исәпкә алмый.

    —Шулай да...—диде Бармаксыз шикләнеп һәм каушый төшеп.—Мондый өй басуда катнашканым юк иде әле...

    —Бигрәк тә шәп! Тәҗрибә тупларсың, хәер, син үзең дә чамалыйсыңдыр, алар безне көтеп тормый, шул өстенлекне файдаланып калыйк. Эшкә алыныйк дисәк, без синең белән караштырып килик, алар тәмәке тартмый гына, машинада тыныч кына көтсеннәр.

    Бармаксыз нишләргә кирәклеген әйтеп машиналарны йөреп чыкты, Әкрәмхуҗаев янына килде һәм алар икәүләп караңгылыкта гаип булдылар.

    —Кайчандыр эш юлымны мин монда башлаган идем,—диде Сенатор пышылдап кына.—Эштән таясы булса, бервакытта да парадныйдан китми идем, соңга калсам да гел арткы ишектән йөрдем, шулай булгач, арткы юлны яхшы белү безнең файдага.

    Алар балалар тудыру йортының ташландык ишегалды буйлап киттеләр, монда төрле ярдәмче биналар, иясез калган торак йортлар гына иде. Бары койма буендагы флигельда гына кемдер тора булса кирәк. Элек монда эшләгәндә йөзем бакчасында кемнәрнеңдер казынып йөргәнен күргәләгәне бар иде.

    Койма буенда алюминийдан эшләнгән зур һәм ныклы баскыч бар иде, аны икәүләп тиз генә кирәкле урынга илтеп куйдылар. Төн караңгы, ай урагы беленми дә диярлек, шуңа да карамастан, яктылык җитәрлек, чөнки прокуратура ихатасы яхшы яктыртыла һәм бу урынны күзгә-башка ташланмыйча кисеп үтү куркыныч кына түгел, хәтта мөмкин булмаслык иде.

    Хәзер нишләргә? Уйлаштылар да койма аша икәүләп үтәргә булдылар, үзләре белән алып килгән нейлон баскычны ишек алдына аттылар, шулай итеп ихатага керү һәм чыгу юллары барлыкка килде. Артем инструментларын алып килде. Әкрәмхуҗаев Парсегянны электр шкафлары янына үзе алып барды. Болай килештеләр. Утны өзүгә әзерлекне Артем башкара, ә сүндерүен Сенатор сүндерә, чөнки ул бердәнбер кораллы кеше һәм, кирәк була калса, страховка аның ягыннан булырга тиеш, прокурорның “дипломат”сыз да китәсе килми, әмма сак булу да кирәк, болай уйлау акыллы һәм затлы кеше фикеренә тартым иде, шуңа Парсегян аның белән килеште.

    Щитны әзерләгәч, Парсегян Сергей белән Погос янына барып килергә тиеш, алар, үз вакытында икенче этаждагы тәрәзәне алып, бинага керү өчен Кощейга юл ачарга тиеш булалар. Аннан соң алар машина янына кайтып, салонда операциянең төгәлләнгәнен көтәләр. Алга таба эшкә Ростов кешесе керешә. Кабинет тәрәзә янында гына, лифттан уңдарак, ишектә “Тикшерү бүлеге начальнигы иптәш Ходжаев А. Х.” дип язылган такта. Әгәр операция уңышлы килеп чыкса, ишектәге “Бодэ” фирмасы йозагына һәм сейфның йозакларын ачу өченгә җиде-сигез минут вакыт кирәк булачак.

    Бармаксызны ишек алдыннан җибәреп, прокурор архитектор белән инженерны көтә башлады, алар бинага таба килә башлауга, ул щитны сүндерергә тиеш.

    Ул тагы сәгатенә карады, сәгать телләре дүртенче унбиш минутны күрсәтәләр иде. “Мин утны сүндергәндә сакчы черем иткән чак булсын иде. Күзләрен ачканда, ул кайчан йокыга киткәнен, күпме йоклаганын белмичә миңгерәүләнеп торган арада кейс Кощей кулында булачак”,—дип фикер йөртте Әкрәмхуҗаев, үзенең салкын канлылыгы һәм тынычлыгына хәйран калып. Барысы да тәҗрибә белән килә икән шул, Коста белән ныграк дулкынланган иде. Фәлфәси уйларга тирән керергә аның вакыты юк иде, койма өстендә Погосның көдрә башы күренде һәм Сенатор аңа нейлон баскычны сузды. “Аңа әҗәткә бирделәр микән?”—дигән уй башына килде һәм прокурор елмаеп куйды.

    Матур егет артыннан Сергей күренде, аларның койманы бик җиңел үтүләрен күреп, Әкрәмхуҗаев “эшкә килгәннәр”нең спорт белән дус икәнлекләрен дә аңлап алды. Алар машинада киемнәрен алыштырганнар, хәзер исә гади трикодан, аякларында йомшак башмаклар иде, Сергейның муенында ябышкак тасма төргәге да бар иде. Бу тасма тәрәзә пыяласына ябыштырыла һәм пыяла һич ватылмыйча тавышсыз гына киселә. Тәрәзә кискеч алмаз, кечкенә фонарь, өтерге сыман пәке һәм ефәк бау төремтесе—бар булган кораллары шулар иде. Сухроб аларга тәрәзәне күрсәтте, ничек барырга икәнен аңлатты, аннан соң, щиттагы тотканы тартып, утны сүндерде дә егетләрнең аркасына төртте—алга!

    Пистолетны ул прокуратура ишегенә төбәде, әгәр ишегалдында тавыш ишетсә, сакчы шуннан чыгарга тиеш иде. Прокурорның сак колагы егетләрнең аяк астында нидер шыртлаганын, коелганын ишетте, алар инде икенче катны штурмлап яталар иде, күз кырые белән стенада фонарь яктысын күрде, әмма бина ишеге ишегалдына таба ачылмады. “Көндезен коты ботына төшкән милиционер йокымсырый бугай, иң йокы килгән чак шул бу. Кощей эшкә тотынгач, уянса да, утның нилектән сүнгәнен уйлый-уйлый, бернәрсә дә эшли алмаячак”—Сенатор шулай фикер йөртте һәм ул хәзергә барын да дөрес исәпләгән иде.

    Тәрәзә пыяласын алу операциясе сузылды, шунда ул ефәк бауда җиргә төшерелгән пыяла тавышын ишетте, бер-ике минуттан икенчесе дә алыныр. Прокурорга күңелле булып китте, сигарет кабызыйм гына дигән иде, кемдер кинәт аның җилкәсенә кулын салды... Сенатор борылып пистолетыннан чак кына атып җибәрмәде, Артемның тавышын ишетте:

    —Эшләр ничек, шеф?—Ул Кощей белән бергә килгән иде.

    Прокурор, куркуын һәм дулкынлануын яшеребрәк, әйтте:

    —Нормально, график буенча. Ике-өч минуттан монда булачаклар һәм соңгы этап маэстроныкы.—Шулай да түзмәде, кисәтү ясады:—Операцияне боздыгыз сез, әгәр анда шухер булган булса? Барыбыз да баскычта калабыз, ә син, Артем, авырткан аягың белән, давай марш машинага, бернинди дә үзешчәнлек кирәк түгел безгә. Кощей белән безне руль артында көт.

    —Мужик дөрес сөйли, ычкын, Бармаксыз, “Жигули”га. Безгә тамашачылар һәм кул чабулар кирәкми.—Ростовтан килгән егет Әкрәмхуҗаевның сүзләрен яклап чыкты.

    Алар бинадан аерылып киткән фигураларны күрделәр. Сергей белән Погос коймага таба чабалар иде, аларның авыр сулауларына кадәр ишетелеп тора. Якын килүгә эстафетадагы кебек фонарьне Кощейга тоттырдылар.

    —Ну, киттем мин,—дип тыныч кына әйтте ростовлы һәм кызу адымнар белән бинага таба китте, күрәсең, бу аның өчен гадәти эш. Йөгергәндә аның муенында инструментлар салган тире сумка селкенә иде.

    Сергей белән Погосны прокурор койма аръягына озатты һәм аларга иске шәһәрдә, үзе эшли торган район прокуратурасы янында көтәргә кушты. Сенатор элеккеге урынына басып ишекне тагы мушкага алды, бу юлы ул кыштыртау да ишетмәде, фонарь яктысын да күрмәде, Кощей чын асларча эшли иде, прокурор аның биек тәрәзә рамыннан кереп киткәнен генә күреп калды, сейфка барып җитәргә аңа өч кенә атлыйсы иде.

    “Берничә минуттан теләгем тормышка ашар да зур кешеләрнең серләре минем кулда булырмыни?” дип хыялланды ул. Әмма күңелендә яңгыраган каты тавыш татлы хыялларны өзәргә мәҗбүр итте:—Үзеңне кулга ал, игътибарлы, җыенкы бул, тагы нибары биш минут калды...

    Әгәр баштарак ул күзләрен ишектән алмаган булса, хәзер бар игътибарын тәрәзәгә юнәлтте, әмма Кощей күренмәде. Ул исәпләгән вакыт узгач, ростовлы белән бер-бер нәрсә булмадымы, коралны бирәсе калган икән дип уйлавы булды, тегесе тәрәзә арасына кысылды.

    Прокурорның “Ура!” кычкырасы килде, хәзер ул аннан күзен дә алмый иде: егыла, сөртенә, тавыш чыгара күрмәсен тагы.

    Бу дулкынлану, азарт, түземсезлек Сенаторны алдадылар, ул үзе мушкага тоткан ишекнең ачылуын күрми калды, бетон баскычта милиционер күренде. Көндез пистолет кобурасын ача алмый интексә, Костаның прокурор Азлархановны атып үтерүенә комачау ясый алмаса, ул хәзер коралын кулына тоткан һәм үзенең шул югалып калуын, акрынлыгын кайтарып алырга, тиз-җитез эш-гамәл күрсәтергә әзер иде, алга таба милициядә пенсиягә кадәр эшләп китәрлеге бар иде. Утны сүндергәндә ул йокымсырый иде, ләкин караңгылыкны прокурор Әкрәмхуҗаев мантыйгында түгел, ә үз уйларында кабул итте: милиционер төне буе һөҗүм көтте. Кеше үтерткән чит-ят “дипломат” аңа тынычлык бирмәде һәм икенче этажда кыштырдаулар ишетеп, басып керүче кебек тыныч кына ишеккә китте, нияте: “төнге кунак”ны яхшылап каршыларга иде!

    Кощей “дипломат” белән ишегалдында күренүгә баскычтан тавыш ишетелде:

    —Селкенмә, юкса атып үтерәм!

    Милиционер тәбәнәк баскычның ике басмасыннан төшеп төнге каракка таба китте. Шушы мизгелдә үк Кощей койма ягыннан ату тавышы ишетте, ул хәтта пистолет утын да күрде, сакчы кычкырып куйды да җиргә егылды. Көтелмәгән хәлдән сейф ачучы урынында катып калды, ул аның үзенә таба чабып килгәнен күрде.

    —Ну, син молодец, әйбәт майлыйсың,—диде ул аңа пышылдап кына. Сенатор дәшмәде, кейсны сузучыга пистолетын төзәде дә атып җибәрде, аның башын тишеп чыккан пуля баскыч янындагы имәнгә барып керде.

    Кощей кулыннан “дипломат”ны тартып алып, прокурор сакчы янына килде, аны аркасына әйләндерде. Пистолетын тартып алганда тегесе хәйран калып пышылдады:

    —Сухроб Әхмәтович?!—сакчы шәһәр прокурорларының барысын да бик яхшы белә иде.

    Башка чара юк, Сенаторга аңа пистолетны терәп атарга туры килде.

    Икенче пистолетны бил каешына тыгып, прокурор койма янына йөгерде, нейлон баскычтан үрмәләп чыкты да аны тартып алды. Машинага таба ул яшеренмичә йөгерде, пистолет тавышларын исәпкә алганнарын белә иде. Прокуратура территориясендә ни барганын аңлаган Бармаксыз машинасын борып якынрак китерде, моторын да сүндереп тормады.

    Прокурор салонга кереп аугач та сорады:

    —Ә Кощей?

    Сенатор, авызы белән һава йотып, аның тезенә канлы пистолетны ыргытты һәм Артур ишек алдындагы өч атуның нәрсә икәнен аңлап алды. Прокурорның “Амин!” диеп куюы да бернинди икеләнүгә урын калдырмый иде; машина тиз генә урыныннан кузгалды. Погосны моннан унбиш минут элек җибәрү тактикасы да аңлашылды, ике машина белән качып китү бик хәтәр эш буласы булган икән шул. Урам чатында ул машинаны акрынайта төште, кая чабарга дип уйлады, прокурор, рульне уңга борып, боерды:

    —Иске ТашМИ ягына, әйләнгеч юлга чык, үзәкне бикләделәр инде, ә бездә юлларны бикләү яхшы куелган.

    Машина әйләнгеч юлга чыккач кына Сенатор телгә килде:

    —Тизлекне кимет, кума. Берәр арык янына туктат, кулны юасым бар!—Үзе көтмәгәндә көлеп җибәрде:—Артем, карале, кейсны мин һаман да кулдан җибәрмим икән.—Сенатор аны арткы утыргычка куйды һәм бераз паузадан соң шатланып әйтә салды:—Операцияне барыбер үтәдек бит!

    —Ә Кощей?—дип сагышлы сорады Бармаксыз.

    —Җиңү югалтуларсыз гына бирелми, кадерле Артем,—дип философларча ычкындырды прокурор.—Аның өлеше изге, дуслар таләп итсә, мин үзебезнең ярты өлештән бирергә дә әзер,—дип тәмамлады ул, башка бу темага сөйләшергә теләмәвен сиздереп.

    Кощейның үлеме прокурор алдында торган зур мәсьәләләргә җавап табарга мөмкинлек тудыра иде: кем һәм ни сәбәпле республика прокуратурасыннан “дипломат”ны урлаган?

    Ростовка алынган авиабилеттан тыш та, теләсә кайсы тәҗрибәле тикшерүче, татуировкасы буенча гына да, Кощейның тулы биографиясен яза алыр, ә бер сәгатьтән аның чын фамилиясен әйтеп бирер иде. Хезмәте буенча Әкрәмхуҗаев прокуратурада берничә “эш”нең ятканын белә, бу бандит группалары нәкъ менә Ростовтан, алар эссе Үзбәкстандагы яшерен миллионерларны дер селкетеп торганнар, үз максатларына ирешү өчен бернинди чарадан да тайчанмаганнар. Аларның бәреп керүләрен дә акларга була, эш “почерк”лары да бер-берсенекенә охшаш: тегеләре дә, болары да үтә усаллык белән аерылып торалар. Бигрәк тә Кощейның ташкентныкылар белән берәр җирдә утырганын да белсәләр, кансыз Сенаторның алдан уйланган версиясен газиз прокуратурасы шымчылары күтәреп кенә алачаклар. Аннан соң җинаятьчеләрне эзләү барышы Ташкентны чыгу гына түгел, республика чикләреннән үтәчәк һәм кайдадыр тыныч кына төртелеп туктап калачак. Хокук саклау органнарының эш ысулларын яхшы белгән прокурор алдан ук шуңа исәп тоткан иде инде.

    Киң һәм күп сулы арыкны күреп, Парсегян машинаны туктатты, бергә чыктылар, аңа да канлы пистолетны юарга кирәк иде. Прокурор сабынлап кулын юды, йөзен, күлмәгенә ябышкан канлы эзне чистартты, чәчләрен тарады. Чистарынгач Артемга әйтте:

    —Пушканы бүләк итәм, син аны күптән эзлисең бугай инде.

    —Рәхмәт, ышанычлы әйбер,—дип ризалыгын белдерде Артем, ул бу бүләкнең бәясен белә иде.

    —Ә хәзер ку, егетләр борчыладыр, таралырга вакыт, аларга бит иртәсен эшкә.

    Иске шәһәрдәге район прокуратурасына килгәндә, Сергей урлап киткән машина анда тора һәм егетләр, чыннан да, борчулы күренә иде. “Дипломат” белән машинадан чыгучы Сенаторны күреп, аларның күңелләре күтәрелде, димәк, операция уңышлы барып чыккан, Кощей турында сүз чыгарып та тормадылар.

    Миршаб шефны аның кабинетында көтә иде, барысы да шунда кереп тулдылар.

    Сухроб авыр “дипломат”ны селтәнеп полировкалы ялтыравык өстәлгә ыргытты. Кейсны ачканчы өстәл тартмасыннан башланган коньяк шешәсе алды, бокал төбенә койды да калганын әйләнә буенча җибәрде. Түземсезлекләре йөзләренә чыккан кәсептәшләре шешәнең авызыннан гына чөмерде. Кабинет хуҗасы Артемның кнопкалы хәнҗәрен сорап алды һәм сургучлы пичәт сугылган шнурларны кисеп җибәрде, көләргә тырышып: “Бер, ике, өч!”—диде һәм “дипломат”ны каерып ачты.

    Барысы бергә кейскка иелгәнгә маңгайларын бәргән кәсептәшләрнең ризасызлык авазлары яңгырады.

    —Кощей башка “дипломат”ны алган,—диде Артем һәм усал-пычрак итеп сүгенеп куйды.

    Әкрәмхуҗаев башын тотып урындыкка ауды, мондый чарасызлыкны сәхнәдән Смоктуновский да күрсәтә алмас иде. Һәрвакыттагыча Сәлим генә түземлелек күрсәтте. Погос еларга җитешкән иде.

    —Минем әҗәтләрем күпме, әле круиз өчен түлисе бар, кәрттә оттырган өчен иртәгә счетчик куябыз диделәр.—Аның хәле хәл түгел иде, моны яхшы беләләр: оттырган өчен счетчик куйдыру хәтта төшеңә керә күрмәсен!

    —Анда тагы бер “дипломат” булгандыр, сейф зур, идәннән түшәмгә хәтле, мин алдан әйтмәгәнмен, Кощейның гаебе юк, ул үзенекен эшләде, яткан җире мамык, гүре якты булсын,—дип тезеп китте прокурор.—Дуслар, гаеп миндә, җавабын да мин бирәм. Сәлим, ач минем сейфны!—Ул Погосны кочып алды.—Кайгырма егет, синең бәлаңне генә төзәтергә була анысы, бурычыңны да бирерсең, үзебезнекеләрне бәладә ташламыйбыз без.

    Ачык сейфтан прокурор йөз сумлык төргәкләр алды һәм унар мең акчаны өстәлгә салды:

    —Менә сезнең өлешегез, егетләр, сез үз эшегезне эшләдегез.

    Егетләрнең йөзләре бер мизгелдә үзгәрде, Бармаксыз прокурор ярдәмчесенә дәште:

    —Сәлим, шефның киң күңеллеген юарга тагы бер шешә юкмы?

    Анысы тавышсыз гына башын иде, кабинетына кереп югалды. Бер минут узуга, ул ике шешә коньяк күтәреп әйләнеп керде.

    —Шунысы начар, Нәргиз бүләксез калды,—диде Артем, бокалларга “Варцихи” коеп.

    Прокурор көлемсерәп “дипломат”ны япты һәм ярдәмчесенә дәште:

    —Ә хәзер, Сәлим, син бу документларны өйрәнергә тиеш, сатып алучылар тап, илле кисәктән дә кимгә бирмә, юкса без утыз меңгә яначакбыз.—Кейс кабат сейфта югалды.

    Эчеп алганнан соң барысы да өйләренә ашыктылар. Эшкә кадәр бер-ике сәгать ял итеп алырга кирәк, ә прокурор белән ярдәмчегә эш башланмаган әле. Эштәшләре китүгә, алар бикләнделәр һәм сейфка ташландылар.

    —Очсызга төште, шактый кыйбат булыр дип уйлаган идем,—диде Сәлим кейсны кабат сейфтан алып.

    “Белсәң иде, бу “дипломат”тагы серләр өчен мин ниләр генә түләмәс идем!” дип уйлады прокурор. Әмма хәтта классташына, якын дустына да ул бер сәгать элек ике кешене үтерүен сөйләп тормады.

    Прокурор өстәл артына кереп утырды, ярдәмчесе “дипломат”ны аның алдына куеп, янына чүмәшергә теләгән иде, тегесе сөйләп китте:

    —Иртә белән “дипломат”ны без хуҗаларына кайтарырга тиеш.—Үзе сәгатенә карап дәвам итте:—Ләкин безнең кулда дүрт сәгать булачак әле, шулай булгач син бик җәелеп утырырга җыенма...

    —Кейсны бирергә? Нишләп без үзебезне куркыныч астына куйдык?—дип аптырап сорады ярдәмче, бүгенге төнне ул үз шефын аңламый җәфалана иде.

    —Бирмәскә безнең хокукыбыз юк, җаныбызны алырлар, хәзер алар нәкъ шул турыда уйлап утыралар. Хәтерлисеңме, операциянең икенче өлешендә мин сиңа чигенә алмыйм дидем. Безне аңламаслар, гафу итмәсләр, хәзер дә шундый ситуация. Кейска ия кешеләр шулкадәр дә көчле, без синең белән күз алдына да китерә алмыйбыз, аларга безнең гомер—тьфү...

    —Аңлашыла, күрдем мин, Коста сындырылган килеш тә үзен Аллаһы тарафыннан җибәрелгән кеше итеп тота.

    —Бик әйбәт, син дә аңладың кемнәр белән эш иткәнне. Алга таба тыңла: без “дипломат”ны кайтарабыз. Костаны Япон кушаматлы Артур Александровичка тапшырабыз, чөнки стенага терәлгәнбез, ләкин “дипломат”ның сере белән танышачакбыз.

    —Ничек инде, үзең кайтарабыз дисең?—Миршаб берни аңламый сорады.

    Кабинет хуҗасы ярдәмчесенең аңламаганлыгын күреп, түземле генә елмаеп куйды:

    —Син хәзер подвалга япон ксероксы янына төш һәм барлык документларның да копиясен ал. Ә мин менә бу дүрт кассетаның берсен тыңлап чыгам һәм аларны яздырып алам. Аннан соң без документлар белән кассеталарны кире “дипломат”ка салабыз, пичәтлибез һәм хуҗаларына тапшырабыз. Алар хәзер йөгерәләр-чабалар, нишләргә дә белмиләр. Вакыт узар, бу тарих онытылыр, информациянең читкә чыгуын оештырган кеше зур абзыйларны кисәтеп йөрмәс, документлар анда бит инде. Ә без синең белән материалны үзебезчә файдаланырбыз. Ул вакытта көчле-нык компания эчендә булырбыз.

    —Димәк, Коста һәм “дипломат” крайны идарә иткән яшерен “масон” орденына керү өчен безнең взносыбыз?

    —Менә син дә минем уй һәм хыялларымны укый башладың,—дип мактады ул иптәшен.—Шулай килеп чыга, әмма партия байлары безнең масоннар белән тигезләшүебез өчен үпкәләргә мөмкиннәр, шайтан алгыры. Хәзер безнең кулда аларның күбесенең сере, аны белеп куллансак, әле чыбыркы тотып, әле иркәләп, без хакимияткә ирешергә тиешбез, бу минем гомерлек хыялым... Ә хәзергә, кадерле Сәлим, матур хыялларны өзеп торыйк. Эшкә! Кабинетыңнан ике кассеталы “Шарп”ны алып кил, без аны узган атнада конфискацияләгән идек, ә үзең подвалга төш, ксероксны әзерлә. Ун минуттан мин сиңа беренче документларны бирермен.

    Ул өстә яткан кәгазьләрне алды, алар распискалар, хезмәт хакы бирү буенча төрле сәер ведомостьлар булып чыкты, алар бухгалтерия отчетларыннан төгәл-матур итеп кисеп алынганнар иде. Бит артыннан битне тиз генә карап чыгып, Сенатор шаккатудан сызгырып куйды, әлеге кәгазьләрдә бик тә кызыклы фамилияләр күренә иде, бигрәк тә бер өем расписка кәгазьләрендә, күрәсең, аларны чит күзләрдән нык саклаганнардыр.

    —Башлап җибәрергә начар түгел бу,—диде ул ярдәмчесенә һәм дистәләрчә фамилия тезелгән документларны күрсәтте. Бирүче—А. А. Шубарин. Шунда гына аның башына сукты: бу бит Коста очрашырга кушкан Артур Александрович Шубарин, кушаматы Япон. Фамилия барысын да үз урынына куйды, аның бу миллионер хакында ишеткәне бар иде инде, күләгәдәге икътисад хуҗаларының берсе, узган елны аның җанын алырга дип Ростов бандасы килгән иде, килде дә эзсез югалды, аларның Ташкентка тәпиләвен угрозыск хезмәткәрләре дә белеп тордылар, ничә баш киләчәкләре дә сер түгел иде, менә шунда Шубарин фамилиясе калкып чыккан да иде инде...

    Шефның артык дулкынланганын күргән Сәлим бер өем расписканы кулына алды һәм аларны тиз-тиз актарып, шатлыклы кычкырып җибәрде:

    —Эләктеңме, күгәрченкәем, сиңа да килеп җиттек!

    Прокурор кәгазьдән йөзен алды һәм кызыксынып сорап куйды:

    —Син анда кемне каптырдың?

    —Капитан Кодрәтовның бабасын.

    —Мин сиңа әйттем ич, аңа да барып җитәрбез, ә менә моның да шушы колодада икәнен көтмәгән идем, вәт сиңа пики валеты!—Прокурор Миршаб көтмәгәндә генә сүгенеп алды, аннан соң магнитофонны кабызып җибәрде һәм сүзен дәвам итте:—Анда Кодрәтовның бабасыннан да өстәрәк утыручылар бар, мин шундый уңышка йөз тоткан да идем инде, хәзер аңлыйсыңмы Костаның нишләп уылдык чәчкәнен, “дипломат”ны тапмасак, кире кайтармасак үлем белән куркытканын?

    Әкрәмхуҗаев ярдәмчесенә тагы бер өем кәгазь ташлады, ул аларны өстән-өстән генә караган иде әле, алар, һичшиксез, кызыклы документлар булырга тиеш, Сәлим аларны күтәреп подвалга күбәйткеч машина янына төшеп китте.

    —Андый-мондый хәл була калса кирәге чыгар, өчәр экземпляр бастырып ал,—дип кычкырды прокурор аның артыннан.

    Кассеталарны тыңлап тормады, вакыт аз иде. “Дипломат”тагы әйберләр кызыклы, мәгънәле, ымсындыргыч дәрәҗәдә серле иде, аларны игътибарлырак укырга, анализларга һәм җентекләп сайлап алырга кирәк булыр. “Шарп” магнитофонында, тиз яздыру режимында эшләтсәң дә, дүрт кассетаны күчереп алу өчен сиксән алты минут вакыт китәчәк иде. Димәк, запаста сәгать ярым вакыт бар, шул арада күз йөгертеп кейстагы кәгазьләр белән таныша торырга, копияләрен алу өчен Сәлимгә бирә барырга, кассеталар тәмамлануга Коста биргән телефон номерына шылтыратып өлгерергә дә кирәк иде.

    Никтер Сенатор үзендә кара тәшвиш, шөбһә уянуын сизде. Кейс хуҗаларын тизрәк тынычландырырга кирәк. Кызып китеп бар дөньяны тузгытып ташламагайлары. Прокурор тагы документларга күмелде, арада бүген үк эшкә кертеп җибәрердәйләре дә күп иде. Тик әлегә ярамый, үзеңне тыя белергә кирәк. Ул бу документларның көчле атом-төш бомбасына тиң көч-куәтен чамалап алды һәм шатлыгыннан чыйнап җибәрер хәлгә килде, рәхәтләнеп көлде, идәнгә типкәләде—ул үзен күкнең җиденче катында хис итә иде.

    Ксерокс янында утыручы Сәлимне бер генә сорау бимазалады: нишләп шеф капитан Кодрәтовның бабасын, югары партия аппаратчысын валет дип, җитмәсә, “пики валеты” дип атады, ул да яшеренеп кенә отышлы кәрт уеннарында катнаша микәнни? Шуңамы ул яңа кәгазьләр алырга кергәч, түзмәде, сорап куйды:

    —Нәрсә, Кодрәтовның бабасы, чыннан да акчага кәрт сугамыни?

    —Ачил Садыкович кәрт уйный дигәнне каян алдың әле? Кәгазьләрдә аның бурычлары турында берәр нәрсә бармы?—дип көлде прокурор, күрәсең, ул партбоссны кәрт өстәле янында дип яисә Коста аңа счетчик ачкан дип күз алдына китергән иде.

    Хәзер аптырау чираты ярдәмчегә күчте.

    —Үзең “пики валеты” дидең ич, сүгендең дә әле.

    —Булды бугай шул,—дип куйды Сенатор.—Мин, чыннан да, аны “пики валеты” дидем, ул сүзнең ни аңлатканын белмисеңмени? Ул прокуратурада җинаятьчеләрне төркемнәргә бүлеп өр-яңадан классификацияләү өчен барлыкка килде. Аның аерым бер кастасын билгеләү өчен “пики валеты” дидең, и бетте китте, барысы да аңлашыла. Ә бездә пикины “карга” дип тә йөриләр. “Карга валеты” дисәң, тагын да шәбрәк яңгырый икән, каһәр!

    Алга таба шеф киңрәк аңлатуны да кирәк тапты:

    —Игътибар иткәнсеңдер, без кылган гамәлләре буенча җинаятьчеләрне төркемнәргә бүлә идек: кесә караклары, йорт басучылар, автомобиль урлаучылар, урланганны сатып алучылар, фарцовщиклар, валютчиклар, артельщиклар… Алар янында көтмәгәндә җинаятьчелекнең бу тармакларына карамаган тагын бер куәтле катлам барлыкка килде, боларны инде башка категория җинаятьчеләр белән бутый алмыйсың, аларның “үзәген”н партия, совет җитәкчеләре тәшкил итә, кайберләре шундый да югарыда утыра ки, түрәлек рангларын белсәң—шаклар катасың, хокук саклау органнары кешеләренең дә коты чыга, чөнки вакыт-вакыт әлеге хезмәткәрләр шундый айсбергларга барып төртеләләр дә, кая барырга белмиләр, жалоба белән йөрсәң—кая кемгә сугылырга, кулга алам дисәң, арестны кем белән килештерергә, әле шундый гайре табигый хәлләр дә очрый: син арест дисәң, шул кешенең янына барып, шул барган кешеңне кулга алырга үзеннән санкция сорарга тиешсең. Республика прокуратурасында шул адәмнәргә шифр уйлап таптылар да инде—“карга валеты”. Шифрны әйтүгә үк кем хакында сүз барганын аңлап аласың, артык сүз кирәкми. Валет нәрсә, әле аның корольләре дә, тузлары да бар…

    —Ә мин аны чыннан да кәрт суга дип уйлаган идем, күз алдыңа гына китер, яшерен бер затлы катран-салонга килеп керәсең ди, ә анда Ачил Садыкович утыра һәм ялтырап торган шәп кәртләр белән химичить итеп маташа.—Һәм алар икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.

    Миршаб тагы бер пачка алып, документлар белән ксерокс янына әйләнеп кайтты, шефның документларны кабаланып яздыруын күреп, ул да ашыгырга кирәклеген аңлаган иде. Тик шулай да “пики валеты” баштан чыкмый иде, республика прокуратурасындагы коллегаларының тапкырлыгына шаккатарсың, никадәр төгәл сүз табылган, моннан ачык, аңлаешлы итеп әйтә дә алмассың! Ә менә шеф белән мине кайсы исемлеккә кертергә? Пики корольләре, тузлар янынамы? Кая карама, бөтен җирдә пики төсе, кара төс. Урыслар әйтмешли: бур өстендә бур утыра, бурны бурдан кудыра. “Ниндидер афәткә, һәлакәткә барабыз ахрысы”,—дип уйлап куйды фикер йөртергә яратучан Хашимов. Ул кайчан да булса бер халык ләгънәтеннән котылып кала алырына ышанып җитми, шуңа күрә өендәге яшерен сейфта пистолет тота, “дөнья барамы, бара” диебрәк яши, әмма чигәгә-колакка ниндидер салкын көч өрә башлаганын сизенә, төннәрен шаштырырлык төшләр күрә, Нәргизгә менә дигән йорт алып бирүе дә хет соңыннан кемнеңдер күңелендә яхшы күңелле, юмарт булып истә калу өчен бит... “Бер генә яшибез, гүләй, Габдерәшит!”—берничә көн элек кенә сыраханәдә бер исерек адәмнең шулай дип кычкырганын ишеткән иде. “Пики төсе—кара төс”,—дип, кычкырып кабатлап куйды ул, әйе, власть башындагы жулик җитәкчеләр турында том-том романнар язарга мөмкин булыр иде, ә ул романга нәкъ шушы исемне куеп булыр иде. Копияләрне дә, шеф сораганча, өчәрне генә басмады, дүртәр иттерде. Кем белә, бәлки, кайчан да булса Сухроб белән юл-сукмаклар аерылыр, менә шунда инде артык нөсхәнең дә кирәге чыгуы бар.

    Прокурор Әкрәмхуҗаев бу вакытта тагы бер пачка документларны карап чыгарга өлгергән иде инде, кайсы гына кәгазьне алма, һәрберсендә яшерен көч, үтә яшерен сер, һәркайсын җентекләп укырга кирәк иде. Күрәсең, барысыннан да копия алырга кирәк булыр.

    “Дипломат” төбеннән аерым яткан шикелле тоелган ике калын конверт килеп чыкты, дулкынлануын басарга тырышып, аларны кулына алды. Бәлки иң зур сер шушында яшерелгәндер?

    Яхшылап машинкада басылган текстның беренче битләреннән үк ул бу кәгазьләрнең күбәйтергә куелганнарга бернинди бәйләнеше юклыгын аңлап алды. Болар прокурор Азлархановның илдәге хокук, дәүләт төзелеше, юстиция, суд алып бару эше, прокуратура, законнар турында фәнни уйланулары булып чыкты. “Юкка гына аны Теоретик, Реформатор дип атамаганнар икән”,—дип, уйлап алды ул үтерелгән коллегасы турында. Аның кинәт кенә баш миенә яшен уты керде: “Соң бу әзер докторлык диссертациясе ич!” Шатлыгыннан ул урыныннан сикереп торды да бүлмә буйлап йөреп китте.

    “Әлбәттә, фәнни трактат хәзер Азлархановка кирәк түгел,—дип фикер йөртте ул.—Ә миңа койган да куйган. Яңа баскычлар яулыйм дисәң, нәкъ шул кирәк бит. Доктор, юридик фәннәр докторы—шәп яңгырый бит, каһәре! Теләсә кемне көнләштерерлек гыйльми титул-исем. Юридик фәннәр докторы Әкрәмхуҗаев! Мондый кешегә иң-иң югары вазифа да килешеп кенә торачак. Коста хаклы, “дипломат”ка бәя биреп бетерерлек түгел, димәк, бүген ул—Сухроб яңа фәнни хезмәткә дә ия булды.

    “Монысы күбәйтү өчен түгел”,—дип хәл итте Сенатор һәм ике конвертны да алып, өстәл тартмасына яшереп куйды. Ул бу конвертлар хакында Төн патшасы Миршабка әйтәчәк түгел, минем шеф нинди акыллы һәм тыйнак, шыпырт кына докторлык диссертациясе язып яткан икән дип уйласын әле. Аның зур суммага докторлык диссертациясе сырлап бирүче бер танышы бар барын, Сенатор хәтта аңа заказ бирергә җыенып та йөри иде. Ашыкмавы әйбәт булган. Хәзер аның янына керергә дә әйтергә, еллар буе эшләгәнемне кондициягә кертергә ярдәм ит, дияргә. Прокурор шатланып бетә алмады.

    Өченче кассета күчерелеп бетеп килә иде инде, эшне тизләтү өчен ул калган кәгазьләрне подвалга үзе алып китте.

    —Ярты сәгатьтән соң мин Азлархановның элеккеге коллегасы монологын яздырып алам, син дә ул вакытка бетерерсең, дим. Кейсны без хуҗаларына эш көне башланганчы тапшырырга тиеш, артык күзләр кирәкми. Шунысы да бар, безнең барыбызны да бүген иртүк “Тревога” буенча күтәрерләр дип уйлыйм. Прокуратура ишегалдында ике мәет, тикшерү бүлеге начальнигының сейфы ватылган, мондый хәлнең гомердә булганы юк!

    —Бүген тагы бер ЧП турында да әйтерләр инде. Милли кайгы... Рәшидовның үлеме хакында... Бусы да безгә дә кагыла,—дип өстәде Сәлим.

    —Әйдә, тизрәк бетерик, мин Артур Александрович белән элемтә урнаштыра башлыйм. Бик кызыклы кеше, читтән торып та күңелгә курку, шом сала ул.—Һәм прокурор ашыгып кабинетына юнәлде, әле соңгы кассетаны яздырасы бар иде.

    “Шарп”ка кассета тыккач, Сенатор блокнотын алды һәм Коста язган битне ачты. Ул телефоннан шылтыратырга кулын күтәргән иде инде, “дипломат”ны шнурлап пичәтләргә өлгергәнче, вакытыннан алда ябырылсалар дигән уйдан эче жу итеп китте, ни дип җавап бирерсең, башың беләнме? Ашыксаң да сак булырга кирәк иде. Ярдәмчесе алып килгән бер шешәдә йөз илле граммлап коньяк калган иде әле, ул аны эчке калтырану белән ләззәтләнеп йотып куйды. Нервылар өзелер чиккә җиткән, әле “дипломат”ның хуҗасы белән очрашасы, сөйләшәсе бар, ул очрашуның ничек узуына бик күп нәрсә бәйләнгән. Шубарин белән очрашу турында уйланганда, прокурор Миршабның бүлмәгә килеп керүен дә сизми калды.

    —Минем барысы да әзер,—диде ул һәм өстәлгә өч пачка документларның копияләрен китереп салды.

    Башта Әкрәмхуҗаев аларны сейфка салмакчы булды, әмма шундук кире уйлады, ярдәмчесенә кәгазьләрне үз кабинетында яшерергә кушты, ә үзе төп документларны кейска тутыра башлады, шулчак “Шарп” та соңгы кассетаны чыгарып салды. Кейсны шнурлап пичәтләделәр, сейфка яшерделәр, шеф телефонга тотынды, ярдәмче чәйханәгә ике чәйнек чәй алып килергә китте, булса, кайнар коймак та алырга иде исәбе. Прокурор шәһәр уртасындагы телефон номерын җыйды, вакыт иртә булуга карамастан, трубканы шунда ук алдылар, гүя телефон янында дежур торалар иде. Трубкада хатын-кыз тавышы яңгырады.

    —Миңа Артур Александрович кирәк иде,—диде прокурор булдыра алганча тыныч, ваемсыз тавыш белән.

    —Бер генә секунд, сезне кем дип белик?

    —Прокурор Әкрәмхуҗаев.—Яшеренеп тору кирәк түгел иде, чөнки аның турында алар инде шактый беләләр булыр.

    —Ниһаять!—дип куйды сөенечле тавыш иясе, аннан үзен кулга алды булса кирәк, эшлекле рәвештә әйтте:—Сез телефон номерыгызны әйтмәссезме, бер ун минуттан ул сезгә үзе шылтыратыр.

    Ул үзенең координатларын әйтте һәм кызыксынып китүен сизми дә калды, аның Шубаринның эш рәвешен тикшерәсе килә башлады һәм ул аның Чиланзардагы номерын да җыйды.

    Шундук җавап бирделәр, бу юлы трубканы ир кеше алды, ул тыныч, сүзгә саран-җитди сөйләште, бары соңыннан сорап кына куйды: кая шылтыратырга, эшкәме, өйгәме; телефон номерларын алар беләләр иде инде.

    Миршаб күренүгә, прокурор әйтте:

    —Мин шылтыраттым инде, алар әзер, килеп җитәрләр.

    Ярдәмче поднос белән ике чәйнек куйды, кайнар коймак белән бер пиала сөт өсте өстәлне бизәп җибәрделәр. Шул ук вакытта ярдәмче сөенечле хәбәр җиткерергә дә өлгерде:

    —Миңа калса, алар монда инде, мин өч машина күрдем, алар прокуратура яныннан узып киттеләр.

    —Алар арасында ТНС 85-04 номерлы алтынчы модельдәге ак “Жигули” бармы?—дип сорау атты Сенатор.

    —Бар иде, нәкъ менә шунысы ике тапкыр күземә чалынды да инде.

    —Алар,—диде прокурор. Шул ук минутта телефон тавышы ишетелде.

    Сухроб трубканы алды, җайлабрак утырды. “Биш минуттан сездә булам”,—диде тыныч ирләр тавышы, сөйләшү шуның белән бетте.

    —Ул биш минуттан монда була,—диде югалып калган прокурор, хәер, ярдәмчесе бу сүзләрне үзе дә ишетте, чөнки хуҗаның трубканы колактан читтәрәк тотып сөйләшү гадәте бар иде. Шубарин кебек кеше белән сөйләшүдә инициативаны үз кулыңа алуның никадәр авыр булачагын Сенатор яхшы белә иде, ләкин ничек кенә булмасын, әлегә ул башлап җибәрде һәм алга таба да җепне ычкындырмас.

    —Чәй эчәргә дә ирек бирмәде, каһәр,—диде Төн Патшасы тыныч кына.—Аның машинасында йөз номерга исәпләнгән япон телефон установкасыдыр, йә булмаса “Алтай” системасы аша элемтәсе бардыр. Анда да теләсә кем борын тыга алмый. Яхшы эшлиләр, чукынмышлар!—дип бетерде ул сүзен сокланып.

    —Хәтерлисеңме, прокуратурада, МВДда җинаятьчеләрнең техник яктан бездән яхшырак коралланганлыгы турында инде ничә тапкыр сүз кузгатылган иде...

    —Начальствога нәрсә, имеш, чит ил детективлары укып, видеофильмнар карап халык азынды… Шул да булдымы җавап!

    —Җинаятьчелекне каян белсен алар, аерым районнарда, махсус йортларда яшиләр, көнен дә, төнен дә милиция саклый, җинаятьчеләр ул районнарны әйләнеп уза, аларныкын түгел, гади кешеләрнең квартирларын басалар бит. Трамвай, троллейбус, автобусларда йөрсәләр, алар кесә каракларын, хулиганнарны да күрерләр иде,—дип кызып китте прокурор, андый сөйләкләр тотарга ярата иде шул ул.

    Сәлим Мәскәүдәге Новодевичье зиратында Никита Хрущевка куелган һәйкәл-ташны исенә төшерде: атаклы сынчы Эрнст Неизвестный ясаган әлеге һәйкәл ике кисәк ак һәм кара мәрмәрдән тора иде, аның дусты Сухроб та шундый, кайчан нинди җаны белән яши—һич белмәссең!—менә хәзер аның җанының ак-якты ягы сөйләп алды. “Чәй эчеп алырга өлгермибез инде, бәлки кунак белән бергә эчәрбез, ләкин аңа кадәр барып җитмәс”,—дип ялкау гына фикер йөртте ул, кызгылт-күперенке коймакка карый-карый. Шунда кинәт ишек ачылды һәм бүлмәгә берәү керде.

    —Исәнмесез,—диде ул ишек төбендә үк һәм, өстәл янына килеп, кулын сузды.—Шубарин Артур Александрович.

    Кабинет хуҗалары да үз исемнәрен әйттеләр. Әйтергә кирәк, керүче ялгышмыйча кемнең кем икәнен белүен сиздерде, күрәсең, кемдер аңа икесен дә төгәл һәм профессиональләрчә сурәтләп биргән иде.

    Сенатор бу җыенкы, уңай холык-характер билгеләре шактый чагылган, нык ихтыяр көченә ия кешене кайда күрдем соң дип хәтерләргә тырышты. Көч, интеллект… Болар бер кешедә берьюлы булмый да диярлек, көчле кеше интеллектка аксаса, интеллектка күп вакыт физик көч, ныклык, тазалык җитеп бетми. Үзәк Комитетның партия активы җыелышларында күренгәләдеме бу кеше? Юктыр. Дөресен генә әйткәндә, анда мондый типтагы кешеләр бөтенләй юк. Беренче күрүдә кешегә карата ялган фикер туучан, ә тормыш кино түгел. Әйе, әйе, аның күргәне бар, төрле кыяфәтләрдә, дистәләрчә полиция фильмнарында күрде ул аны, ә андыйлар шәхси фильмотекасында бихисап. Әгәр Шубарин инглиз телендә сөйләп җибәрсә дә, прокурор хәйран калмас иде. Әлбәттә, нәрсәдер аның партия элитасыннан икәнлегенә дә ишарәли кебек, мондый кеше һәрвакыт номенклатурада, кастада була (прокурор үзе дә шунда!), ул да шул штамптан. Бу билге ачык сизелмәсә дә, тоемлана иде. Манералары, киенү рәвеше, тышкы кыяфәте, йөреше аның башка “даирә” кешесе икәнен күрсәтәләр, мондыйлар өчен хәтта классификация дә юк, чөнки алар кешеләр дигән төркемгә керми, бик-бик сирәк очрый торган сирәк экземплярлардан санала. Аларда үз дәрәҗәсен белү коточкыч сизелеп тора, менә шундый берәү Әкрәмхуҗаев каршында утыра да иде инде.

    —Артык иртә визитым өчен гафу итегез, прокурор,—дип, бернинди кереш сүзсез башлап җибәрде кунак шәрекъ йолалары кушкан итагать нормаларын санга сугып тормыйча гына.—Әмма сез катнашып китәргә мәҗбүр булган мәгълүм вакыйгаларны бераз аңлатсагыз иде, әгәр булышсагыз тагы да яхшырак булыр.

    Шубарин ачыктан-ачык сөйли, хәтта бу кабинетта тасмага яздырып алу мөмкинлеген дә искә алмый, курыкмый, читенсенми иде. Күрәсең, кемгә мөрәҗәгать иткәнен яхшы белә, йә булмаса, үзе артында көчле һәм властьлы кодрәт ияләре торганын аңлый. Прокурор дәрәҗәсендәге кеше дә аңа бернинди тәэсир ясамый иде кебек.

    Кунак та, аның шикелле үк, төнлә тамчы да йокламагандыр, ләкин тышкы кыяфәтеннән болай әйтерлек түгел иде. Аның алдында утыручы, күрәсең, гаҗәеп энергиягә, ихтыяр көченә, сабырлык-түземлеккә ия кеше. Бары күз төбендәге бер нечкә җеп кенә йокысыз сәгатьләр турында сөйли дә, күзләре зур, авыр, киеренке эш алып баруы хакында әйтеп торалар. Ул коточкыч көч белән кысылган пружинага охшаган, аз гына кагыл, барысы да берьюлы читкә атылачак, юлындагы бар нәрсәне себереп түгәчәк. Мондый кеше белән эш иткәндә саклыктан да кадерлерәк нәрсә булмас.

    Менә дигән итеп үтүкләнгән аксыл-зәңгәр күлмәк, шул тондагы “а-ля америка” манерындагы тыйнак, әмма күп мәгънәгә ишарә ясаган, “Париж. Карден” дигән язуы күренеп торган галстук. Аксыл-көрән костюмында беленер-беленмәс зәңгәрсу сызыклар киемнең атаклы инглиз фирмасы “Дормей”да тегелгәненә ым каксалар, тәбәнәк үкчәле, йомшак “Рейнбергер” туфлиләре галстук төсендә булулары белән Сенаторга боларның барысының да бер генә ноктада сатылулары турында сөйлиләр иде. Анда да әле мондый затлы киемнәрне теләсә кемгә бирү юк, ул алдан ук бүленеп куела, чөнки “Үзбәкберләшү” сәүдә базасы дефицитларның да дефициты булган затлы товар ала һәм бу “берләшмә” аның территориясендә иде.

    “Вәт, шайтан, тантаналы мәҗлескә чакырылган кунакмыни, ә мин аңа зур бурычлы бер бәндәме әллә”,—дип көнләште аннан Сухроб.

    Сүзсез утыру бернинди кагыйдәләргә дә сыймый башлаган иде инде, җавап бирергә һәм турыдан-туры җавап бирергә кирәк, теләсә нинди боргаланып маташу ышанычны югалтырга сәбәп булыр иде. Җитмәсә, әле бит Шубарин бүген Коста белән дә очрашачак, ә ул барысын да булганынча сөйләп бирәчәк. Тик, шулай да, бар карталарны да берьюлы ачып ташлыйсы да килми иде...

    —Шулай килеп чыкты инде, һич көтмәгәндә бу эшнең шаһиты булырга туры килде,—дип башлады ул.—Ниндидер Коста исемле егет элеккеге прокурор Азлархановтан “дипломат”ын тартып ала алмады, үзе милициягә эләкте. Башыма кейстагы документлар һәм акчалата, һәм сәяси яктан зур кызыксыну тудыра торгандыр, шулай булмаса, үзен шундый куркыныч астына куймас иде, дигән уй килде. Өстәвенә, күз алдымда кеше хәтле кеше үтерделәр. Югыйсә мондый гамәл өчен нинди җәза көткәнен дә белгәндер бит ул. Мондыйларга ярлыкау булмый. Болар башымнан яшен тизлегендә йөгереп узды. Азларханов “дипломат”ын кулга төшерү миңа мөмкин булмас эш булып тоелды. Дөресен әйтим, миңа Коста ошады, аның башсыз куркусызлыгы, үз бурычын үтәү хисе, хуҗаларына бирелгәнлеге ошады, бер мизгелдә, баш миемдә фикер оешты, менә аны коткарсаң да ярар иде дип уйлап куйдым. Һәм моны гамәлгә ашырырлык көчем барлыгын да тойдым.

    Сухроб күзгә күренеп гасабилана иде, ул ярдәмчесенә “чәй агыз” дип ым какты.

    —Мин сезнең гамәлегезнең сәбәпләрен аңламыйм,—дип Шубарин сөйләшүне кирәкле сукмакка кертте.—Сез үсеп баручы прокурор, профессиональ яктан яхшы бәяләнәсез, ярлы да түгел... Карьера эшләргә мөмкинлегегез җитәрлек. Нишләп сез профессиональ җинаятьчегә ярату белән карарга тиеш тә, нигә аны гадел хөкемнән коткарырга тиеш, ди?!

    “Кем соң әле монда прокурор?”—дип уйлап куйды уңайсыз хәлдә калганын тойган Сенатор һәм каты кулга капканын аңлап алды. Коста кебек соңгы сулышыңа кадәр үзеңнекен итәргә, тугрылыклы хезмәт итәргә генә кала, башкаларны, күрәсең, якын да китермиләрдер.

    —Рәхмәт, сезнең телдән мактау сүзләре ишетү күңелле. Ләкин сез ялгышасыз, минем зур карьера ясау мөмкинлегем юк иде, Верховныйга да, аның якыннарына да якынаерга җай таба алмадым. Үзләре утырган көрси белән риза булмаган кешеләр күктәге йолдызлар кадәр, мин—шулардан берсе...

    —Ни диярсең, җаныгызны ачып салуыгыз өчен рәхмәт. Димәк, сез Костаны аның хуҗаларының якты карашын күрер өчен коткаргансыз?

    —Дөресен әйткәндә, әйе! Әле шунысын да исәпкә алырга кирәк, кичә мин ак “Жигули”дагы сезнең егетләрне дә коткардым. Шәһәрдә бу машинаны тоту буенча облава игълан ителгән иде инде, егетләр полковник Чураевның мөмкинлекләрен белеп бетермиләрдер дидем.

    —Без сезнең гамәлегезне аңладык һәм безнең белән элемтәгә чыгуыгызны көттек.

    —Кем белән?—дип ихлас хәйран калды кабинет хуҗасы.—Кырдагы җил беләнме? Машина урлап кителгән яисә ялган номерлы булырга мөмкин.

    —Анысы шулай. Ахыр исәптә сез барыбер безгә чыктыгыз һәм, безнең гаҗәпкә каршы, гадәттән тыш хәлләрдә генә файдаланылучы ике телефон номеры да сездә булып чыкты. Әгәр берни дә белмәсәгез, ул телефон номерларын кайдан алыр идегез?

    “Костаның миндә икәнен белми микәнни?” дип кабат гаҗәпләнде прокурор, теленнән исә бөтенләй башка сүзләр ычкынды.

    —Миңа ул номерларны Коста бирде.

    Көтелмәгән бу сүзләрдән Шубарин урыныннан кузгалып ук куйды.

    —Димәк, Коста сездә?

    —Әйе, әйттем бит инде, аны урлап китү минем кулымнан килә иде һәм мин моны эшләдем дә.

    —Ә без аны төнгә төрмәгә алып киткәннәр дип уйлаган идек, нибары ярты сәгатькә соңга калдык, дип терсәгебезне тешләрдәй булдык. Шәфкать туташы ышандырды безне. Шулай да, чиста эшләгәнсез.—Прокурорга сүзләренең ничек тәэсир итүен, ләззәтләнүен күзәтеп торды һәм бераздан акрын гына әйтте:—Ашыгуыгыз дөрес гамәл булган, иртәнге шылтыратуыгызны күздә тотам, юкса, бер ярты сәгатькә генә соңласагыз да, моның ни белән тәмамланачагын сез күз алдына да китерә алмас идегез. Минем егетләр ике сәгать инде прокуратура тирәсендә бөтерелә, алар эшнең ничек барганын белми. Инде бөтенесе дә ачыкланды, мин сезнең рөхсәт белән отбой бирәм. Аллам сакласын, анда кемнеңдер түземе төкәнеп тәрәзәгә менеп атланмагайлары.

    —Сез моны чынлап әйтәсезме?—диде прокурор һәм көчәнеп елмайды.

    —Без уйнап сөйләшмибез,—диде Шубарин җитди генә.—Нәкъ менә сезнең арттагы тәрәзәгә. Барысы да уйланган.—Һәм кабинет хуҗасының җавабын да көтмичә, акрын салмак тавыш белән эндәште:—Ашот!

    Күрәсең, ул ишек катында ук торгандыр, исеме әйтелеп тә бетмәстән, бүлмәгә төксе йөзле егет килеп керде. Спорт костюмының бил кереше тирәсендә бүлтәеп торган нәрсәнең пистолет икәнен җүләр кеше дә аңларлык иде.

    —Ашот, дөрес әйткәнсең, күпләрегез ышандырырга тырышканча, прокурор Әкрәмхуҗаев алай ук начар кеше түгел икән. Безгә яманлык теләми, киресенчә, әле ул Костаны коткарып калган.

    Ашотның йөзенә шатлыкка тартым нәрсә кунды, хәер, күз ачып йомганчы ул аны сүндереп тә өлгерде.

    —Бар, отбой бир, миңа кичә әзерләнгән “дипломат”ны керт тә егетләрне кайтарып җибәр.

    Ашот шундук кире әйләнеп тә керде һәм алар сүзне дәвам иттерделәр.

    —Сез телефон номерын Коста бирде, дидегез, очрашу кирәклеген дә ул әйттеме?—дип сорады Шубарин. Күзләре прокурорны бораулады, бу күзләрдә миһербан да, кызыксыну да, аз гына кеше хәленә керергә тырышу да абайланмый, бу тиң кешеләр сөйләшүе түгел, курткасын чишеп утырган Ашот янында чын-чынлап сорау алу бара иде. Әгәр кейсны урлаганлыгын яисә аның кайдалыгын белдертмәсә, шуның белән үзенә үлем карары чыгарганлыгын Сухроб шушы мизгелдә генә аңлап алды. Болар рәхимле була белмиләр, Беспалый кебек икеләнеп тормаслар.

    Әгәр имтихан алучының алдан ук риза булачагын сизенсәң, иң күңелсез, кансыз сорауларга җавап бирүе дә күңелле гамәл генә, шуңа күрә ул иңсәләрен баскан шомны, куркуны коеп төшергәндәй итте һәм һәр сүзен үлчәп җавап бирергә тырышты:

    —Әйе, Коста әйтте. Әйтү генә түгел, янады да. Әмма вакыт соң иде инде, минем катнаштан башка берни эшли алмаган булыр идегез, хәтта прокуратураны шартлатсагыз да. Коста нәкъ шулай, шартлатабыз, дип куркытты да. Минем сезгә шылтыратуым хезмәттәшлек тәкъдим итү, төгәлрәге, бер тапкыр очрашуны сорау булып кына аңлашылыр иде. Һәрхәлдә, тиңнәр булып хезмәттәшлек итү түгел. Ә инде “дипломат”ны үзем кулга төшерә алсам, бу сезнең арада миңа аерым бер урынга, лаеклы мөнәсәбәткә хокук бирер иде. Мин өстемдә әмер биреп торучыларны гомер буе яратмадым, болай да гарык инде.

    Сухроб Шубаринның дулкынланудан ниндидер киеренке хәлгә керүен, теленнән ычкынырга тиешле сорауларны көч белән генә тыя алуын да сизде.

    —Минем дә сезнең кебек көчем җитәрлек. Баштарак бу гамәлне үзем өчен бик үк кулай санамасам да, “дипломат”ны үзем кулга төшерергә булдым. Кейста сез күз алдына да китерә алмаган үтә мөһим кәгазьләр бар. Коста мине шуңа ышандыра һәм шушы эшкә күндерә алды. Бу документлар иртәгә хәтта Шәрәф Рәшидович урынына утыруы ихтимал кешеләргә дә кагыла. Ә андыйларны батырырга юл куя алмыйм, моңа минем әхлакый хокукым юк. Бу хәзерге матавыклы көннәрдә кадрлар сәясәтенә башбаштаклык кертү булыр иде. Шуңың өстенә, әгәр белә торып юл куйсам, кече җанлык күрсәтүемне, ярты юлда туктап калуымны да гафу итмәсләр иде.

    Кунак, ниһаять, өздереп сорады: “Дипломат” сездәме?—диде. Бу аның сөйләшү барышында беренче һәм соңгы тапкыр түземсезлек күрсәтүе булды да бугай.

    —Әйе, кейс миндә, ышанычлы урында,—дип, пошынмаганга салышып җавап бирде Әкрәмхуҗаев һәм Шубаринның күз алдында үзгәреп китүен күрде, гүя четерекле вакыйгаларга бай булган озын-озак тоелган көн вә төннән соң аның йөзенә акрынлап арыганлык билгеләре чыга бара иде. “Үзеңне кулда тотар өчен никадәр ихтыяр көче кирәктер”,—дип сокланып уйлады Сенатор һәм кәнәфи аркасына ята төште. Эчендә яшерен шатлык тантана итте, барыбер Шубаринны сындырды бит.

    Артур Александрович беркавым сүзсез генә утырды, галстугының төенен бушата төште һәм кискен итеп башын күтәрде. Сенатор алдында тагын элеккеге Шубарин утыра иде инде. Күз ачып йомганчы бер мизгеллек югалып калу узган, сораулар элеккечә катгый һәм таләпчән яңгырый башлаган иде.

    —“Дипломат” кайда?—Юк дисәң, яисә җавапны сузып торсаң, бу сорау бернинди яхшылык та көтмә дип кисәтә иде. Прокурор моны шундук аңлап алды, хәтта Шубарин артындагы Ашот исемле егетнең, сикерешкә әзерләнгәндәй, бөтен гәүдәсе кысылып куюын да сизенде.

    Ләкин Әкрәмхуҗаев сузарга да, кире кагарга да җыенмый иде, ярдәмчесенә әйтте:

    —Сәлим Хәсәнович, сейфны ачыгыз.

    Ачкычлар чылтырады, корыч эчлектән кайчандыр Венгриядә эшләнгән шыксызрак кыяфәтле “дипломат” чыгарылды һәм прокурор урыныннан кузгалып, аны шома өстәл өстеннән Артур Александровичка таба этеп җибәрде.

    Шубарин учы белән кейска кагылып алды һәм уйланып торгандай итте, аннан соң кинәт кенә сораганга да, белгәнен әйткәнгә дә охшатып ирен арасыннан битараф сүзләр чыгарды:

    — МВДның иртәнге сводкасыннан... Бүген төнлә прокуратура ишегалдында өч тапкыр пистолеттан атканнар...

    —…һәм ике мәет тапканнар,—дип аның сүзләренә ялгап куйды прокурор.—“Дипломат” бәясе шундый булды, без анда бик әйбәт кунагыбызны югалттык.

    Кейс хуҗасы баш ишарәсе белән Ашотка “дипломат”ны ачарга кушты, анысы Бармаксыз кебек үк, кнопкалы финка чыгарды һәм сургуч пичәтле шнурларны кисеп ташлады. Шубарин кейсның капкачын ачып прокурор инде танышып өлгергән иң өстәге кәгазьләрне—зур суммаларга кул куелган распискаларны алды, күз йөгертеп чыкты һәм яңадан “дипломат”ка ташлады. Сүзе боерык кебек кыска яңгырады:

    —Безнең “дипломат”.

    Бернинди боеру көтеп тормастан, Ашот шунда ук аңа икенче бер “дипломат” сузды. Монысы үгез тиресеннән ясалган, код йозаклы, ялтыравык тышлы атташе-кейс иде.

    —Коста кебек үк ачыктан-ачык әйтәм: “дипломат”тагы документлар бәһасез, берәүләрнең карьерасын сындырырга да, икенче берәүләрнең гомерен кыскартырга да, күңелсезлекләр китерү өстенә, керем чыганакларын ябарга да мөмкиннәр. Шуңа күрә әйләнми-чолганмый гына тиярен әйтегез, сатулашып тормаячакмын, башыгызны куркыныч астына куюыгызның бәясе күпме?—Һәм ул кейсның код йозагын чыртлатып куйды.

    —Мин сезгә “дипломат” белән Костаны кайтарып бирәм, ләкин акча турында сүз булырга мөмкин түгел, таләп тә итмим, сорамыйм да. Үзегез үк мине ярлы түгел, дидегез ич.

    —Шушы кадәр сумманы кире кагасызмы?—Кунак атташе-кейсны ачып җибәрде дә аны прокурорга таба борып күрсәтте. “Дипломат” банк төргәкләрендәге акча белән дыңгычлап тутырылган иде.

    —Акча табуда үз юлларым бар, аны мин таба алам,—диде прокурор тыгызлап тутырылган пачкаларга карамыйча гына һәм ул юлларны атап торуның да кирәген тапмады. Ул бернәрсәне яхшы аңлый иде, бүләкне ал гына, Шубарин үзен бурычтан азат санаячак, ә Сенатор һич кенә дә моңа омтылмый иде.

    Акча алса, ул кейстан чыккан кәгазьләрдән дә юньләп файдалана булмас, җилнең каян искәне бик тиз ачыкланыр. Японның борыны сизгер. Миршаб әйтмешли, Әкрәмхуҗаев үзе масон орденына кабул ителсә генә, ул кәгазьләрдән юньле-рәтле файдаланып булачак та.

    Прокурорның әллә нинди үҗәтлек һәм үзсүзлелек белән акчадан баш тартуы Артур Александровичны беркадәр читенсендереп куйды, ул ирексездән шәрекъ гадәт-йолаларын исенә төшерде. Әйе, монда бернәрсә дә ачыктан-ачык эшләнми, хәтта законлаштырылган ришвәтне алганда да әллә никадәр шартлылык, уйнау була, алучыларны да, бирүчеләрне дә күп күрде инде ул, әмма ничә сум икәнен белешеп тә тормастан кире кагу, аның өчен яңалык иде, кызыксынуы күзләренә чыкты, тагын бер тапкыр прокурорга карап алды.

    “Никадәре югарырак утырсаң, шулкадәр күбрәк аласың. Шәрекъ кешеләренең гел өскә үрмәләргә омтылуы шуннан килә. Һәрхәлдә мин моңарчы белгәннәр үзләрен шулай тота иде”,—дип уйлап куйды Артур Александрович һәм башкача фикер йөртүче яңа тип көнчыгыш кешесен очратуын аңлап алды, ул күпмедер дәрәҗәдә аңа үзен үк хәтерләтә иде. Акча белән сынау—иң җитди сынау һәм ул аны уңышлы үтте.

    —Гафу итегез, Сухроб Әхмәтович, мин сезне дөрес аңламадым бугай,—диде аңа Шубарин ихластан.—Әмма минем тормыш кагыйдәм бар, һәр җитди, җаваплы эш юмарт түләнергә тиеш. Әгәр бүгенге хәлдә акча кулай түгел икән, мин сезне бәхилләтерлек башка алымнар табармын, бүгеннән минем ярдәмемә өмет баглый аласыз, дусларым да читкә тибәрмәс. Эш-гамәлегез белән безгә мөнәсәбәтегезне белдердегез. Акча тәкъдим иткәнем өчен тагы бер кат гафу ит, ул ихлас омтылышыгыздан, ярдәмегездән акча биреп котылу, сөяк ташлау, мыскыл итү булып тоелды бугай. Мин сезне бәяләп бетерә алмаганмын... Рәшидов вафатыннан соң дусларымның аның урынын биләү мөмкинлеге туды, табигый ки, аннан соң кадрларны күчереп утыртулар башланачак, һәм сезгә, әлбәттә, лаеклы урын табылыр.

    —Ничек уйлыйсыз, Рәшидовны кем алыштырыр?—дип сорады моңарчы озак вакыт сүзсез торган Миршаб.

    —Тәгаен, Шәрәф Рәшидовичның иске дусты, Заркент өлкә комитеты секретаре булырдыр, ләкин икенче бер кешенең мөмкинлекләре аныкыннан ким түгел, анысы—Акмал Арипов, мәгълүм Аксай ханы, ул да Рәшидовның якыннарыннан, ул үзе бу урынга Ташкенттан ике кешене кодалый. Шушы өч кешенең берсе күтәрелер дип беләм. Башка дәгъвачыларга җитди карый алмыйм. Ни генә булмасын, һәркайсына юлларыбыз бар—борчылмагыз, монысында сез оттырмас кәрткә куйдыгыз...—Шубарин пиджагының өске кесәсеннән визит карточкасын алып прокурорга сузды, сөйләшү тәмам дигәнне аңлатып йомгаклап куйды:—Без иртәгә Хуҗаны күмгәндә очрашырбыз, дип беләм?

    —Сез минем мөмкинлекләрне артык югары бәялисез, Артур Александрович, минем чакыру кәгазем юк, кемдер китереп бирер дип тә уйламыйм.

    —Бусы авыр мәсьәлә түгел, минем фамилияләре куелмаган ике артык билетым бар, аларны Сәлим Хәсәнович белән үз исемегезгә тутырыгыз, сезнең эштә кинәт күтәрелеп китүегез кемнәрдер өчен көтелмәгән хәл булып тоелмас.—Ул саубуллашып кабинет хуҗасына кулын сузды һәм кинәт нәрсәнедер исенә төшергәндәй әйтте:—Гадәти булмаган танышуыбыз көнендә символик рәвештә сезгә истәлекле бүләк калдырасым килә, авырсынмагыз зинһар, бу сәгатьне кабул итеп алыгыз. Көнбатышта да сирәк очрый торган әйбер ул. Шушы сәгать безнең кеше икәнлегегезне күрсәтер.—Артур Александрович беләгеннән сәгатен алды һәм “Ролекс”ны прокурорга сузды, ә ул кирәк түгел дия алмады, бүләк бирү ифрат ихлас, дусларча иде.

    Швейцариядә эшләнгән затлы, кыйммәтле “Ролекс” сәгате Сенатор кулына әнә шулай килеп кергән дә иде инде.



    Икенче кисәк


    Чыганак: kitaphane.ru
  • Рауль Мирхәйдәров:
  • Не забывайте нас...
  • Седовласый с розой в петлице
  • Горький напиток счастья
  • Карга короле
  • Иманыңнан бер язсаң...




  • ← назад   ↑ наверх