• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рауль Мирхәйдәров

    Карга короле


    Икенче кисәк


    Аксай хуҗасы


    Поезд, начар салынган һәм караучысыз калган юлларны бар дип тә белмичә, рельсләр тоташкан урыннарда авыр чыкылдау-бәрелү авазлары чыгара-чыгара, төнне ярып алга чапты; вагоннар әле як-якка селкенде, әле кинәт аска ыргылды, состав менә-менә корыч юллардан чыгып китәр дә берәр җирдә мәтәлер сыман тоела иде.

    Сухроб заманында “Мәскәү—Вена” экспрессында Австриягә барган иде, ә кайтканда Көнчыгыш Берлин аша кайтты, менә шунда чын тимер юлның нинди икәнен аңлаган иде ул. Анда йөрү үзе бер җан рәхәте икән! Әкрәмхуҗаев Австрия һәм Германия тимер юлларын Урта Азия юллары белән чагыштырып тормады, вакыты ул түгел, хәер, теләге дә юк иде. Ә бәрелү, селкенү, чайкалулар барыбер үзен сиздерми калмады, аны әле стенага, әле өстәлгә бәрде, өстәлдәге һәр нәрсә сикеренә, зеңләп тора, бер кырыйдан икенче кырыйга күчә иде.

    Ике-өч сәгать булса да черем итеп алырга кирәк, тик күзгә йокы кермәде, хәер, бу чаклы селкенгән поездда ничек йокламак кирәк! Ул хәзер өйдә чакта да еш кына йокы даруы эчеп тә йокыга китә алмый. Кинәт кенә исенә Шубарин төште. Бу аның кәефен күтәреп җибәрде, чөнки матавыклы авыр көннәрдә ул һәрчак Артур Александровичны эзләп таба ала, аның белән берәр чынаяк чәй эчеп яисә бер рюмка коньяк җибәреп ярты сәгать кенә сөйләшеп утыру да тәҗрибәле гипнотизер, экстрасенс янында булгандай тәэсир итә иде. Әйтерсең, гаҗәеп тынычлык, салкын канлылык, фикер тирәнлеге хас булган Япон үзенең бу сыйфатларын аңа да күчерә һәм мәрәкәле гамәлләрендә буталып беткән Сухроб Артур Александрович ярдәмендә теләсә кайсы авыр хәлдән чыгу юлын таба. Бүгенгә кадәр ул аны бервакытта да хөрти хәлдә калдырмады, ә бит Рәшидов үлеменнән соң өч елга якын вакыт узган инде.

    —Өч ел...—дип, кычкырып-көйләп әйтеп куйды прокурор, ул аларны гомер агышында иң озын һәм нәтиҗәле вакыт аралыгы дип исәпли иде. Чәйнек алып коридорга чыкты, бүген йоклап булмаслыгы ачык иде инде. Проводник каты итеп чәй ясаган арада, ул поездның ничек баруы белән дә кызыксынып өлгерде, график бозылмый икән, димәк, барысы да тәртиптә. Ул төннәрен озаклап эшләргә ярата иде. Мондый вакытта чәйсез булмый. Вагон хуҗасы да тырышкан, чәй нәкъ ул теләгәнчә пешерелгән иде. Һәм йокы алмаган пассажир, чәй эчә-эчә, уйларында тагы Шәрәф Рәшидович үлгәч узган озын-озак өч ел тарлавыгына чумды, ә бит бу еллар аны биек күтәрделәр, хыялы тавына атлаттылар. Рәшидовны күмгән көннәрдә ил белән инде бер ел Юрий Владимирович Андропов җитәкчелек итә иде. Ә ул, дәүләттәге хәлләрне бөтен ваклыкларына кадәр яхшы белүче кеше буларак, мәмләкәтнең иң алама төбәкләреннән исәпләнүче Үзбәкстанга аерым игътибар юнәлтте. Әле Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты председателе булып эшләгәндә, ул американнарның Рәсәй тупрагын аэрофотога төшереп, еллык уңышка гаҗәеп төгәл прогноз ясауларын белә иде. Америкада һәм башка чит илләрдә Үзбәкстанның ел саен бер миллион тонна мамыкны арттырып язуы хакында мәгълүматлар басыла килде. Моны раслагандай, илдә урын-ятак кирәк-яраклары җитми башлады, юкса, ел саен тугыз миллион тонна мамык җыела иде. Күрәсең, әлеге хәл озак еллар барган талауга күз йомуның соңгы тамчысы булгандыр.

    Гади дехканнар, намуслы коммунистлар Мәскәүдәге зур министрлыкларга, партия һәм совет оешмаларына, үзәк газетларга дәүләтне алдау, урлашу, үзләштерүләр хакында ачыктан-ачык язып килделәр. Шулай итеп, соңрак “Мамык эше” исеме белән танылачак тикшерү “эшләре” башланып китте, республикага Мәскәүдән беренче тикшерүчеләр килде, ләкин әлегә бернәрсә дә күк күкрәячәге, көчле яшен утлары уйнаячагы турында белгертми, беркем дә миллиардларча сум үзләштерү-урлаулар турында уйламый, казна талаучылар арасында югары урындагыларның саны ни дәрәҗәдә икәнен дә башына китергән кеше юк иде.

    Шубаринның прогнозы дөрескә чыкты, Рәшидовны Акмал Арипов кешесе алыштырды. Аксай ханы Сухроб уйлаганнан көчлерәк булып чыкты. Беренче көздә үк Рәшидовны алыштырган дәвамчы чираттагы бер миллионны арттырып язды, аннан азракка кул күтәрелми иде инде.

    Алдан исәпләп эш итүчән һәм сак холыклы Әкрәмхуҗаев тирә-яктагы пошмаслыкка үзе үк аптырап йөри иде, беркем дә җитди үзгәрешләр буласына ышанмый, ә алар булырга тиеш; ил кризиска тәгәри—икътисади, экологик, сәяси, милләтара, финанс һәм дистәләрчә башка кризиска. Сухроб үзе өчен хәлиткеч адым ясады: партия газетында бер бәйләм мәкаләләр бастырып чыгарды, үтерелгән прокурор Азлархановның күп еллык уй-фикерләрен чагылдырган хокукый дәүләт хакындагы трактаты редакциягә тапшырылды. Ул мәкаләләр республикада шау-шу күтәрде, фикер кыюлыгы, һәрнәрсәгә яңача караш, проблемаларны яктыртудагы киңлек авторның принципиальлеге турында сөйли, моңа кадәр әле беркемнең дә моңа батырчылык иткәне юк иде.

    Атна буена аның эшендә һәм өендә телефон шылтырады, дуслары хәйран калды, кайчан гына язып өлгерәсең син, диеп шаккаттылар. Ул кыска гына җавап биреп котылды—түзәр хәлем калмаудан! Ләкин өстә җитди караучы булмады, әмма алар да селкенергә мәҗбүр булдылар, чөнки зур бер киңәшмәдә генсек Андропов Әкрәмхуҗаев мәкаләләренә тәңгәл фикерләр әйтте, менә шунда аны беренче тапкыр Үзбәкстанның Үзәк Комитетына чакырдылар да инде.

    Яңа ҮК секретарьларының берсе белән озак гәпләшкәннән соң, ул республикада шау-шу, зур кызыксыну тудырган бу язмаларның илдәге вәзгыять аркасында өстәл тартмасында бикләнеп ятучы докторлык диссертациясеннән икәнлеген әйтеп бирде. Диссертация белән ҮК карары буенча, республиканың хокук галимнәрен таныштырырга туры килде. Берничә вак-төяк төзәтүләр керткәч, аңа җирле академия кысаларында докторлыкны якларга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, бер елдан ул юридик фәннәр докторы булды. Дөрес, шунысын да искә алырга кирәк, прокурор Әкрәмхуҗаев белән очрашу фикерен ҮКның яңа җитәкчесенә Заркент өлкәсе секретаре бирде, ә аннан моны эшләүне, үзеннән-үзе аңлашыла, Шубарин сораган иде.

    Бер ел эчендә ул ярдәмчесе белән хезмәт баскычлары буйлап югары үрли башлады, республиканың Югары судында зур урынга билгеләнде, аны перспективалы юрист саныйлар, баш әйләндергеч карьера ясаячак дип өметләнәләр, ә ул үзе моның астында нәрсә ятканын яхшы белә иде: Артур Александрович “дипломат”ны һәм Костаны коткарган өчен шулай юмарт түли. Шубаринның уйларын алдан белү авыр иде, читтән караганда, ул һәрвакытта да ачыктан-ачык сөйләшә, теләкләрен дә яшереп тормый кебек үзе. Докторлыкны яклагач, ул банкетта да булды, ялгыз калып котлаганда, безнең хокук белемендә мондый киң һәм демократик карашлар үтеререлгән прокурор Азлархановта да бар иде, дип куйды. Аның бу сүзләре астында ни ятканын Сенатор ни ул вакытта, ни аннан соң да аңлый алмады. Аның карашлары белән килешә идеме ул, әллә башка берәр нәрсәгә төрттерә идеме? Сенатор гомуми сүзләр әйтеп җаваптан качты.

    —Идеяләр барыбызныкы да, алар һавада очып йөри, иң мөһиме: аларны язып, бастырып чыгару, үзеңнең приоритетыңны баганалап кую.

    Илдә, акрынрак булса да, эзлекле рәвештә үзгәрешләр китте, хакимиятнең югары эшелоннарында да тәртип кертелә башлады. Әмма казнаны талау, ришвәтчелек, коррупция, хуҗасызлылык, эшлексезлек белән кискен көрәш башлаган, партиядә чистартулар үткәрергә керешкән Андропов кинәт кенә үлеп тә китте.

    Үзбәкстанда властька Черненконың килүенә шатланып бетә алмадылар, бары шау-шулы митинглар һәм манифестацияләр генә булмый калды, хәер, алар зур түрәләр һәм власть башындагыларның җаннарында узды. Шул көннәрдә Сенаторга хезмәт вазифалары буенча берничә мәртәбә ҮКга кереп чыгарга туры килгән иде, ул андагыларның йөзләрендә искиткеч шатлык күрде, зур сөенечне яшереп булмый шул. Юкса анда бик тә тотанаклы кешеләр эшли. Ул аларның үзенә карашлары үзгәрүен дә тоймый калмады. Кайберәүләрнең күзләрендә чагылганны ачыктан-ачык укып булырлык иде: “Йә нәрсә, кәгазь корты, уздымы синең вакыт? Ирек, демократия, хокукый дәүләт кирәк идеме? Партия өстеннән Закон хакимияте урнаштырмакчы идеңме?”

    Ул көннәрдә Әкрәмхуҗаев озак кына Артур Александровичны таба алмый йөрде, аның төп резиденциясе булган Лас-Вегаска да бармакчы иде, әмма Шубарин, аның кәефен сизгән кебек, төнгә каршы үзе килеп төште, ул кичне алар төн урталарына кадәр ачыктан-ачык сөйләшеп утырдылар.

    —Шүрләмә...—диде Шубарин һәрвакыттагыча тыныч кына.—Ленинның “Бер адым алга, ике адым артка” дигән хезмәтен хәтерлисеңме? Хәзер бездә дә шул хәл. Чагыштырмача, билгеле. Дәүләт үзгәрешләрсез булмый, хәтта радикаль үзгәрешләрсез... Ышан миңа, илдәге икътисади хәлләрне анык тоям мин, ул еларлык, без эшләгәннән артык ашыйбыз һәм тышкы базарга тәкъдим итәр нәрсәбез юк, җитештергән әйберләребез барысы да искечә, авыр, сыйфатсыз, нефтьтән килгән долларны ашап-эчеп бетердек, ә яңалары күренми. Буш киштәләр, очсызланган акча илне сәяси реформаларга этәрәчәк әле. Әмма синең Андропов чорында әйткән фикерләрең күптән инде халыкта яши, аның интеллигенциясендә, бары сиңа аны алардан алда мәкалә итеп басып чыгарырга гына туры килде, шуңа күрә алар әзерләнгән туфракка төшкән орлык булдылар да, киң яңгыраш алдылар, кешеләрнең күңелләренә үтеп керделәр.

    Аппарат кешеләре, алар арасына сез дә керәсез, өстән күрсәтмә булмаса, бик калкынып күренергә яратмыйлар. Аларның кредосы—аноним яшәү һәм иҗат итү. Сездә исә алар җанлы кеше, шәхес күрделәр, сездәйләрне массалар ярата икән, аппарат кабул итми. Шуңа да ул сезгә булган мөнәсәбәтен бердәм һәм яшендәй тизлек белән күрсәтте. Ләкин, алар монысында да ялгыштылар, җәмгыятьне демократияләштерү һәм хокукый дәүләт төзү—илне кризислардан алып чыгуның төп юлы. Халык рәнҗетелгән кенәзләрне ярата, сез әле үзегезнең популярлык җимешләрен татырга өлгерерсез.

    Сезнең хокук өлкәсендә теоретик эзләнүләрегез һәм шәхси тормышыгыз, омтылышларыгыз бер-берсеннән күпмедер аерылалар, кеше җаны белгечләре исәпләнүче язучылар раслаганча, автор белән әдәби герой бер үк кеше түгел. Шулай булгач, уйлавымча, сез җан икеләнүен тоймыйсыздыр. Мәскәү еракта, властьта Черненко утырганда барысы да монда—Ташкентта хәл ителә. Сезнең карьерагыз, иминлегегез конкрет кешеләргә бәйле, һәрбер аппаратчикка сезнең аерым зур эшләрегез турында сөйләп йөрмәбез бит инде.

    Шубарин белән сөйләшү күңелгә тынычлык кертә, аның белән очрашканнан соң ул хәтта үзе өчен аерым бер тәртип-тотыш кагыйдәләре, тактика булдырды, кайбер җирләрдә Әкрәмхуҗаев рәнҗетелгән кеше ролен уйный, әмма бу аңа Югары судта зур пост биләргә комачауламый, тормыш бер эздән ага да ага, хәер, Бармаксыз белән төннәрен банклар, саклык кассалары, идән асты миллионерларын таламый. Мондый акчалы урыннарның төгәл исемлеге бар иде анда, бу досье үтерелгән прокурор кәгазьләрен карап чыккач, тагы да озынайды. Документлар катлаулы роман кебек, укыган саен ниндидер төгәллекләр, детальләр өстәлә тора иде. Кайбер мәгълүмат кинәт кенә бөтенләй икенче ягы белән ачылып китә, мантыйкый вариантларын да чутлап чыгарасың. Күрәсең, Азларханов материалларын ашыгып әзерләгән, магнитофон язмаларына соңрак тагы да киңрәк аңлатмалар бирергә уйлаган, бу гаҗәеп дәрәҗәдәге бәхәсле “эш”не дә ул үзе алып барырга җыенган ахрысы. Гаҗәп кызыклы процесс буласы булган да... Аңа судта бер үк вакытта шаһит тә һәм гаепләүче дә роле бирелер иде һәм җинаятьчеләр шайкасыннан беркем дә—министрлар, ҮК һәм өлкә секретарьләре—берсе дә иреккә чыга алмас иде, каты каптырган аларны булдыклы теоретик һәм эшлекле практик.

    Сухроб рәнҗетелгән демократ роленә шул кадәр кереп китте, хәтта вакыт-вакыт Үзбәкстан газет-журналлары редакторларына, мәкалә, күзәтү, комментарийлар язам дип, хат белән мөрәҗәгать итә башлады. Исеме яисә темасы ук куркуга төшерүче ул хатларга матбугат җитәкчеләре төрле уйдырма сәбәп табып җавап язган булдылар, яисә, үзләре аңа, редакцияне борчучы бөтенләй йомшак темалар, проблемалар күрсәтеп, шул турыда языгыз әле дип үтенгән булдылар. Кыскасы, алар барысы да Сенатор уйлап тапкан мәкерле кармакка эләктеләр. Күңеле теләгән җавапны алуга, ул аны аерым папкага “тегеп” куя, җае чыкканда дусларына, коллегаларына күрсәтә, “яшәргә ирек бирмиләр”, “тынны кысалар, бугаздан буалар”, “фәнни фикергә җәелеп китәргә урын юк”, “академиягә юлны яптылар” дип зарлана, “юкса, мин докторлыкны “на ура” яклаган идем”, ди. Күп нәрсәне алдан күрүчән дипломлы юристның, сейфлар вату остасының аппетиты бик зурдан иде шул.

    Дусты артыннан шәүләдәй ияреп йөргән тугры һәм ышанычлы ярдәмчесе Миршаб та аның белән бергә күтәрелде һәм көннәрдән бер көнне ул үзе өчен ачыш ясады: “Элек ул бер үк вакытта шымчы да, карак та иде, ә хәзер бер үк вакытта изелгәннәрне яклаучы һәм... изүче дә, ирекне күтәреп чыгучы һәм... аны буучы да булырга омтыла түгелме?!” Хактыр! Тормышта бик күп нәрсә күргән Сәлим Хәсәнович шефына шаклар ката иде.

    Әкрәмхуҗаевның хезмәт баскычында тагы да күтәрелүе Артур Александровичның алдан күрүчән булуын тагын бер кат раслады. Хәтта ышанычлы Ленинчы Черненко вакытында ук, шул ук аппаратта... Брежнев үлгәннән соң, кадрлар политикасындагы череклек үзен иң яман яктан күрсәтте, Юрий Владимиров Андропов вакытында исә һәркайда тетрәнүләр булып, ыбыр-чыбыр коела башлады.

    Кадрларны алыштырганда Черненко да “эш күрсәтте”, моны аның караваты янында утыручылар башкарды. Бу эпедимия Үзбәкстанны да әйләнеп узмады, киресенчә, монда урын алыштырулар башка җирләрдәгегә караганда күбрәк тә иде әле. Иртә белән газет ачкан саен обывательләр авыз ерып кызыксыналар иде: “Карыйк әле, бүген тагын кемне алып атканнар икән?..” Һәм кызыксынган кешегә канәгатьләнерлек нәрсә җитәрлек булды.

    Сенаторның бу күтәрелүе Артур Александрович ярдәменнән башка гына булды, ул бу вакытта Франциядә иде, киткәндә: “Карден белән очрашасым килә”,—дип шаярткан да иде әле. Ике илнең ике эшкуары очрашса, аларга киртә куймасалар, ике ил дә, бигрәк тә совет кешеләре отачагын да чамалый иде прокурор.

    ҮКның административ бүлеге мөдире урыны бушаячагын Сенатор бөтенләй уйламаганда, көтмәгәндә ишетте, андый вакансия турында быргы кычкыртып хәбәр итмиләр, барысы да аулакта тыныч кына эшләнә. Ул бу урынга кулын сузган кешене дә белә, кемнәрне ничек куясын да белә; бу вазифаны үзенә чамалап та карады, соңгы вакытта укымышлы һәм тирән фикер йөртүче юрист дигән даны таралгач, үзенең шундыйлыгына ышана да башлаган иде инде. Шубаринның ярдәменнән тыш теоретик яктан ышаныч-мөмкинлекләре юк иде. Менә шунда ул Азларханов кәгазьләрен искә төшерде, аның документлары белән уңышлы комбинация ясасаң, күп кенә власть кешеләренә юл ачылачак, моңа шантажны да өстәсәң, аларның сиңа кирәк чагында ярдәм итүе дә мөмкин. Ләкин мондый шартлый торган материалны файдаланырга шикләнде. Әгәр тикшеренүчән Японда бер кечкенә шик тудырсаң да, ул үзенең акылы белән шундук Әкрәмхуҗаевның намуссыз уен алып барганын исәпләп чыгарачак, документларның копиясе барын да беләчәк. Ут белән уйнарга ярамый, Ашот, инде формага кергән Коста, ә аны иң яхшы клиникалар һәм курортлар аякка бастырды, аннан барысын да әйттерәчәкләр, әгәр Сенатор авызын ачмас итеп яба икән, Сәлимнең телен барыбер чиштерәчәкләр, бу яктан аларда тәҗрибә җитәрлек.

    Ләкин, аның шул ук вакытта уңайлы моментны югалтасы килми, карьера ясау өчен тагы шундый хәл кайчан туачак, андый урыннар гел бушап тормый, вакансияне гомер буе көтәргә мөмкинсең. Аның бу постка күз атуының төп бер сәбәбе бар иде. Әгәр югары урыннарда зур белемле, бөек интеллектлы, яхшы күңелле, гамәлләрендә дә зыялы, чын мәгънәсендә олуг җанлы кешеләр утырса, ул үзенең Югары судтагы урынында калыр һәм андыйларның юлына аркылы төшмәс иде. Әмма ул һәр түрәнең үз карьерасын ничек ясаганын бик әйбәт белә, бу кеше артында кем тора—монысы да яхшы билгеле, туган ягы, кемгә өйләнгән, болары кайсы гаилә балалары белән ярәштерелгән, капиталлары күпме, кем аларга докторлык диссертациясе, китаплар, акыллы мәкаләләр, докладлар яза, алар кемне күтәрә, култык астына ала—боларын да ул күреп-белеп тора иде.

    Шимбә һәм якшәмбе көнне Сәлим белән икесе, ике көн өйдән чыкмадылар, пасьянс уйнаган кебек, документларны әле болай, әле тегеләй салып карадылар, Азлархановның кассетага яздырганнарын тыңладылар, әмма Артур Александровичны шикләндермәс вариант таба алмадылар, һәркайсында яшерен куркыныч бар, һичшиксез җиңү китерердәй юл күренми иде. Прокурор йортында кунып калган Миршаб дүшәмбе иртән идәнгә җәеп салынган документларны җыештырып маташканда бик зур суммаларда хезмәт хакы бирү хакындагы бер ведомостька игътибар итте.

    —Сухроб, кара әле бу фамилиягә, безнең хөрмәтле Дулкын Назаровичның абыйсы түгелме бу?—Бу ведомостьны алар унлап тапкыр караганнар иде инде, ләкин үзләре эзләгән кеше фамилиясен генә тапмаганнар иде.

    “Назаров Уткур” дип укыды ведомостьтан Әкрәмхуҗаев. Үзбәкстанда туганнарның, бер ата, бер ана балаларының да кайвакыт төрле фамилияләр астында яшәгәнен беләләр иде.

    —Юк, Дулкын Назарович Фирганәдән, бу барысына да билгеле, ә ведомость икенче өлкәдән,—диде кәефе төшкән прокурор.

    —Дулкын Назаровичның әтисе карьерасын кайда башлаганын беләсеңме син? Ул бит анда ун ел шәһәр комитеты секретаре булып эшләгән, бары картайгач кына Фирганәгә кайта, дөресрәге, Маргиланга, ә ведомость чыннан да шуннан. Берәрсенә шәп йортын калдырып китмәстер бит ул, аның бит җиде улы бар. Уткур Назаров, күрәсең, безнең Дулкын Назаровичның абыйсы.

    —Кызык, кызык,—дип, шундук җанланды йорт хуҗасы.—Әгәр шулай икән, мин бу партия кортын кысам, стенага терим. Син бүген үк анда барырга тиеш. Сакланып кына Уткур Назаровка материаллар җый, компромат.

    Шул көнне кич белән Сәлим шефның өенә шылтыратты һәм эзне дөрес алулары турында шатланып хәбәр итте һәм буш кул белән кайтмыйм, диде.

    —Һай Сәлим!—дип сокланды Сенатор, шатлыгыннан хәтта шампан ачты, аның хөрмәтенә тост әйтте, моңа хатыны да гаҗәпләнде.

    Менә кайда ул куркынычсыз вариант, хәер, алар җеп очын барыбер теге документлардан алдылар, әмма ул сизелерлек түгел, хәзер ул мин-минлекле түрәне стенага ныклап терәячәк, шул ук вакытта Шубаринның да “борынына чиртәчәк”. Югары судта эшләгәнлектән, аның кулында теләсә нинди материал була ала, бу “босс”ның бөтен туганнарын микроскоп астына алырга мөмкин, шундый зур постка билгеләнү аннан тора бит—тимер логика!—Төн Патшасы кирәк кадәр материал да алып кайтса һәм Шубарин “дипломат”ындагы (ул аны “кормушка” дип атый) ведомостька таянып торасы калмый.

    Ярдәмче икенче көнне эш ахырына кайтып җитте. Кабинетка керүгә, ул шаярып әйтеп куйды:

    —Югары суд кабинетына юньләп ияләшеп тә бетмәдегез, Ак йортка күчәргә туры килә.

    —Бары өченче катка гынамы?—дип, шул тонда әйтте шеф.

    —Ә син бер сикерүдә бишенче катка менмәкчеме?—дип сорады Сәлим һәм алар икәүләп көлеп җибәрделәр. Ярдәмче портфелен ачты һәм өстәлгә өч папка ташлады. Аларга, ату тавышы кебек, кыска гына сүз язылган иде: “Эш”. Аларның икесе иске, тыгыз катыргыдан, болардагы язулар каләмне карага манып язылган, әле шариклы ручкалар эрасы тумаган-килмәгән чакта ук. Өченчесе, иң калыны, бер-ике ел гына элек башланган һәм тышына яхшы фломастер белән Назаров дип язылган. Әкрәмхуҗаев папкаларга карата кызыксыну күрсәтмәде, хәтта аларны өстәл кырыена этеп куйды, аңа барысы да аңлашыла иде, шулай да сорарга мәҗбүр булды:

    —Нәрсә, Уткур туганкай гакыллы, талантлы, бик сәләтле адәмме?

    —Каян уйлап таптың? Ачу китерерлек дәрәҗәдә примитив. Гадәти схема: бер туган хокук саклау органнарына эшкә бара, икенчесе партия аппаратына, өченчесе советларга, ә калганнары икмәкле урыннарга утыралар: ит комбинаты, урман склады, аракы заводы, сәүдә, төзелеш, автотранспорт, нефтебаза... Кем нәрсә булдыра ала, шуны тарталар. Төрле яктан шундый страховка булса, иң сак кыланучы да көн-төн үзенә ташыячак. Аннан соң, үзең беләсең, андыйлар үзләре кебекләр белән туганлашалар, әгәр кланда прокуратурага чыгу юлы юк икән, аны яңа өйләнешкәннәр аша табалар, һәр өйдә әти-әнисе теләгенә каршы төшми торган кияү һәм кәләш була. Әйтүләренә караганда, бервакыт Уткур Назарович болай дип мактанган: тикшерүләрнең озын чылбырында, аның һәр звеносында аның туганнары бар, алар алдан кисәтеп куячаклар, күрердәйне күрмәгәнгә салышачаклар, әгәр кирәк булса, яклап чыгачаклар. Уткур анда төрле вакытларда Шәрекътә иң абруйлы саналучы өч урында утырган: ит комбинаты, урман сату сәүдәсе, ә соңгы елларда һәм бүген дә—зур автокомбинат, ә аның шәһәрара автобус паркы, рефрижератор автобазасы зур йөк күтәрүче машиналар паркы бар. Бу сиңа ит комбинаты яисә аракы заводы гына түгел инде.

    Ит комбинаты һәм урман сәүдәсендә башлык чактагы гөнаһлы эшләрен иске хезмәттәшләре һәм әтисе йомып калдырганнар, хәер, монда Дулкын Назаровичның да кулы тими калмаган, чөнки ул республика халык контроле комитетында эшләгән, аның сүзе ике тапкыр Уткур-каракны коткарып калган. Ә өченче эшне Юрий Владимирович Андропов вакытында башлаганнар, монысында ул ычкына да алмас иде, ләкин властька Черненко килү белән илдә хәл үзгәргән, әтисенең коллегалары һәм дуслары тагы үз урыннарына утырганнар. Шуңа карамастан, эшнең барышына иң зур йогынтыны Артур Александрович Шубарин ясаган. Бер шофердан башкалары барысы да, директор бездән һәр рейс саен ясак җыя дигән гаризаларын кире алганнар. Күрәсең, Ашот белән Коста нык тырышкан, шоферлар никадәр үзбашлы, кире, үҗәт булмасын, барыбер бирелгәннәр, гадел һәм каты куллы директор өстеннән ялган яздык дигәннәр. Вакыт кыса иде, алар озакка сузмыйча хәрәкәт итәргә булдылар. Әкрәмхуҗаев телефоннан Дулкын Назаровичның ҮКдагы номерын җыйды һәм шактый ук кырыс тавыш белән үзен иртән кабул итүен сорады. Нинди мәсьәлә буенча һәм нишләп шулай ашыгыч рәвештә дип кызыксынгач, ул томанлы җавап бирде: “Телефоннан сөйләшер сүз түгел...”

    Бу инде искереп беткән һәм күп тапкырлар сыналган алым иде, әгәр кемнедер шөпһәләндерергә, йөрәгенә курку салырга, уйланырга мәҗбүр итәсең килсә, нинди сер микән дип шомландырырга теләсәң, “телефоннан сөйләшер сүз түгел” генә дисең.

    —Андагы очынулар һәм амбицияләр белән ул сине кире дә кага ала иде,—диде Сәлим.—Син аны барыбер китереп кыстың һәм беренче йөреш синеке.

    —Минем аны стенага терәвем карьера өчен генә түгел, алар мине санласыннар, минем белән чутлашсыннар өчен дә. Андый кешеләр көчне генә аңлый, көчлене генә кабул итә, ә без бүгенге болгавыр чорда синең белән моңарчы булмаган зур куәткә ия.

    ҮКга барганда, ул республика прокуратурасына бәреп кергәннән соң, беренче тапкыр Шубарин белән очрашуын күзаллап чыкты һәм бик пөхтә киенде, сөйләшүне каты оештырырга әзерләнде—кысарга һәм аңлатырга кирәк. Анхор елгасы ярындагы бинага ул ныклап һәм озакка килергә уйлый. Алар сәгать тә унбиш минут сөйләштеләр, шундый мизгел дә булып алды—кабинет хуҗасы Югары судтан килгән бу оятсыз шантажистны куып чыгарырга да теләде, әмма тегесе шундый дәлилләр китерә башлады, Дулкын Назарович шундук килешүчән тонга күчте һәм ахырда, шәп кенә кыйналганнан соң, сорады:

    —Сез нәрсә телисез, нәрсәгә ирешергә маташасыз?

    —Мине хаксыз рәвештә югары постлардан читкә этәрмәсеннәр,—диде Әкрәмхуҗаев үз бәясен белеп һәм шундук бу җавабы өчен үзен эчтән генә мактап алды. Шубарин дәресләре һәм аның белән аралашу үз эшен эшләгән иде.

    —Югары судта эшләү сезне канәгатьләндермимени?—дип аптырады кабинет хуҗасы.

    —Минем бүгенге урыныма зурдан бәя бирүегезгә рәхмәт, ләкин монда минем кандидатурам бер генә җитди постка да исәпләнелмәгән, мин сездә резервта да түгел. Бу гаделме соң? Партия кушканчамы? Мин сездән, коммунист коммунисттан сорыйм. Мин—фәннәр докторы, зур тәҗрибәгә ия кеше, бәлки хокукый реформага карата минем карашларым сезгә дә билгеледер, алар турында республикада бер генә сүз йөртмәделәр.

    —ҮКда сез кайсы бүлектә эшләр идегез?—дип сорады хәйләкәр Дулкын Назарович, прокурор Әкрәмхуҗаевның сүзне кайда борганын аңлап.

    —Белүемчә, сездә хәзер административ органнар мөдиренә вакантлы урын бар…

    —Бу бик катлаулы эш, без ике кандидатураны карадык инде, ризалар да бар, каршы төшүчеләр дә...—дип тәртәне кирегә бора башлады кабинет хуҗасы.

    —Менә хәзер өченчесен тәкъдим итегез, сез әйткән хәлдә бу бик объектив күренәчәк, сез әйткән кандидатураны икенче төрлерәк караячаклар,—дип, аның салпы ягына салам кыстырды Әкрәмхуҗаев, ни генә дисәң дә аңа теше үтми иде әле, тынычрак аерылу мәгъкуль булыр.

    Киткәндә, ул аңа, танышыр өчен дип, туганы Уткур Назаровичка кагылышлы өч папка эш калдырды, бу папкаларга өр-яңа аңлатмалар да өстәлгән иде, Сәлим белән юкка гына төн буе эшләп утырмадылар, уйланыр нәрсәләр күп булды, ләкин чыгармалар һәм тәкъдимнәр аннан да артык иде. Әлеге эшләргә прокурор бер кочак аноним шикаятьләрне дә өстәде, алар барысы да Уткур туганы өстеннән иде, боларын да аннан ярдәмче алып кайтты, алар мәңгелек директор Назаровның тормыш юлын белгән кешеләр тарафыннан язылганнар, иң сәере: шикаятьчеләрнең берсе дә Уткурның Дулкын Назарович белән туганлыгын искә алмаган иде.

    Өч атнадан Артур Александрович Франциядән кайтып төште һәм шундук Сенаторга шылтыратты, яңа урынга билгеләнүне юарга, Париждан кайтуны билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Кем өендә очрашабыз дип озак баш ваттылар, һәркем үзенә чакырды, бер-берсен кодалады. Шубарин үз өенә чакыра, прокурор миндә утырабыз, ди. Бәхәскә Сәлим Хәсәнович чик куйды. Ул да үзенең хезмәт урынында күтәрелүен юарга булды. Озак еллар бергә эшләгәннән соң алар аерылдылар. Хашимов Югары судта калды, шефның урындыгы автомат рәвештә аныкына әйләнде. Дулкын Назарович белән сөйләшү вакытында Сенатор тырышып-тырышып аны калдыруларын сорады. Прокурор Югары судтагы эшләрнең дә үз контролендә калуын тели иде һәм Сәлим белән шулай килештеләр дә: ярдәмче анда кала, ни әйтсәң дә, суд соңгы инстанция, суд—хөкем итүнең, хокук сагының таҗы ул. Монда эшләр дә катырак һәм бәяләр дә югары—берәр эшмәкәрне “вышка”дан, ягъни үлем җәзасыннан коткардыңмы, миллион кесәдә дип уйларга була. Моның ничек эшләнгәнен алар әйбәт белә. Судка кадәр журналистларны вә башка каләм кыштырдатып маташучыларны сатып алалар да, газетларда совет законнарының катылыгы турында күз яшьләре белән елаучы, гуманлык хакында язучы әлеге каләм әһелләреннән безнең прогрессив халык иң каты җәзаны—атып үтерүне кабул итми, чөнки социалистик җәмгыятьтә максат җәза бирү түгел, ә тәрбияләү, шәфкатьлелек, кеше хәленә керү, мәхәббәт, фәлән-фәсмәтән дигән матур мәкалә әвәләтәләр, мондый язмалар белән соңгы егерме елда матбугат муеннан тулган иде.

    Газетлардагы шундый чыгышлардан соң теләсә кайсы эшне тоткарлап була—миллион кесәдә, ул гынамы әле, сиңа гуманист, либераль карашлы кеше дигән дан да килә. Хашимовны эштә калдырганда прокурор шул миллионнарны да күз алдында тотты, әлбәттә.

    Миршаб өчесенең тормышында булган өч зур вакыйганы үзенең мәгъшукасы Нәргиз йортында билгеләп үтәргә тәкъдим ясады.

    —Нәргиздә?—дип кабатлап сорады Шубарин, ул һәрвакытта да үзенең кая барганын белергә тиеш, страховка дигәндә, океан арты президентларын да уздырып җибәрә иде.

    —Коста булган урын,—дип аңлатты прокурор.

    —Ах, Нәргиздә...—дип искә төшерде тегесе,—бытбылдык түшкәсен бавыр паштеты белән тутырып искиткеч ризык әзерләүче. Аның осталыгын сөйләп Коста минем Лас-Вегастагы ярдәмчемне акылыннан яздыра язды. Мине дә бик кызыктырды ул, Нәргиздә булырга мин риза...

    —Сез болай да ҮКдан башка бер генә җирдә дә тән сакчысыз йөрмисез, бүген Ашотны Костага алыштырыгыз. Яныңда Ашот булганда үзеңнең ирекле кеше, көчле шәхес икәнеңне онытасың... —Икесе дә көлеп җибәрделәр.

    —Гомумән, кадерле Сухроб, Костаны идеальләштермәгез, аның үз-үзен тотышы, тышкы матурлыгы, Кавказ горурлыгы һәм галантлыгы артында төксе Ашоттан да явызрак кеше утыра,—дип кинәт кенә әйтеп ташлады Япон. Куркытасы килдеме, кисәтүе идеме—Сенатор монысын аңлый алмады. Гадәттәгечә, Шубарин томанлы сөйләшә, сүзләрен серле һәм усал итеп әйтә белә, моңа Әкрәмхуҗаев ияләнгән иде инде. Японның ни уйлаганын белергә тырышу—буш эш, барысы да көтмәгәндә генә ачыкланып куя.

    Нәргизнең сый-нигъмәтле өстәле янында Артур Александрович Әкрәмхуҗаевны зур урынга күтәрелү белән котласа да, соңыннан җаен туры китереп, әллә үзешчәнлек, әллә артык катылык өчен пешереп тә алды. Тәгаен ни өчен икәнен Сенатор барыбер аңлый алмады. Шубаринның бер иске дустының омтылышларын кисә язганы өчендер, күрәсең.

    —Ну, син, Сухроб, ясап та куясың инде, Дулкын Назаровичның якасыннан алырга кирәк бит, ә?! Бу, Ашот әйтмешли, чамасызлык. Авторитетларны санларга кирәк, ягымлым, син бит Шәрекътә яшисең.

    Сенатор, аңламагансымак, җавап бирде:

    —Кадерле Артур Александрович, хөрмәтле Дулкын Назаровичның сезнең иске дустыгыз икәнен мин каян белим ди, сез бит мине алар арасына бик үк алып кермисез. Минем көтәсем дә килмәде, сез еракта, Парижда ләззәтләнәсез, Елисей кырлары буйлап йөрисез, ә вакансия тю-тю булырга мөмкин, алар мине исәптә тотмадылар бит. Шуңа үземне аларның исенә төшерергә булдым, аны һәм тагы берничә кешене ныклап күзәттем-тикшердем, нәтиҗәләре көткәннән дә артыграк булды. Минемчә, сез үзегез дә, юлыгызга аркылы төшсәләр, шулай эшлисез...

    —Мин гаепләмим, сезнең каптыруга шаккатам, максатчанлыгыгызга хәйран калам, беренче хутта ук шомарган, күпне күргән “үттем-киттем”не стенага терә әле син, бу, һәрхәлдә, дилетантлар эше түгел.

    —Рәхмәт, Артур Александрович!—дип бүлде аны прокурор.

    —Нәрсәдәдер, бәлки, сез хаклыдыр да, үзегез белән санлашырга мәҗбүр иттегез. Әгәр ачыктан-ачык әйтсәм, алар мине көтә-көтә көтек булганнар, сезнең төп омтылышыгызны, ни-нәрсә теләвегезне ачыкламакчы булганнар.

    —Нинди максатлар инде ул, Артур Александрович,—дип, аны тынычландырырга тырышты Сенатор,—дусларның дусты минем өчен изге. Аңа каршы мин бернинди начарлык та кормадым, шулай ук башкаларына каршы да... Теләгем бер генә—минем белән санлашсыннар, мине дә аңласыннар.

    —Әйе, синең бәхет баскан чак, әйдә исәнлеккә эчик.—Шубарин бу юлы ачык әйтте, бернинди астыртын мәгънә булмавын Сенатор үзе дә сизенде.

    Сухроб ҮКның административ органнар бүлегендә эшли башлауга ике ай узуга, генсек Черненко үлде һәм партия аппаратын һәм җитәкчелекне яңа бизгәк калтырата башлады, алга таба Кремль нинди курс алыр? Яңа генсекның беренче адымнары аның Андропов юлын дәвам итәргә теләвен күрсәтә иде—авыру һәм инде вафат илбашы тарафыннан вакытлыча туктатып торылган процессны торгызу, җәмгыятьне яңарту һәм сәламәтләндерү. Партиядә үзгәртеп кору курсы программа итеп кабул ителде. Менә шунда газет һәм журналлардан Әкрәмхуҗаевка үз битләрендә чыгыш ясарга тәкъдимнәр ява башлады. Кайберәүләрен ул әдәпле генә кире какты, сәбәбе—вакыты юк, эше күп, ә берничәсе өчен язмалар әзерләде, урланган “дипломат”тагы папкалар байтак мәсьәлә күтәрергә мөмкинлек бирә иде әле.

    Аппаратчикларның да аңа карашы үзгәрде. Кайда гына булса да, аның белән матур гына исәнләштеләр, баш иделәр, елмайдылар.

    Дөресен әйткәндә, үзе белән кызыксынуның бик нык артуы Әкрәмхуҗаевны куркытып ук җибәрде, аппараттагы: “Иҗат ит һәм сиздерми идарә ит!” гыйбарәсе аның күңеленә якынрак иде.

    Сенатор тикшерүчеләргә төрлечә булышырга тырышты, аларның көнкүреше, ашау-эчүе турында кайгыртты, мөмкин булганда һәркайсы белән багланышка керде, бары шушы юл белән генә ул алар алып барган эшнең масштабын һәм юнәлешен чамалый, перспективаларын билгели ала иде.

    Ләкин югарыда һаман битарафлык хөкем сөрә, тикшерүчеләрнең зур отрядын берәү дә җитди кабул итми, аппарат тәҗрибәсенә таянсаң, бу чираттагы кампанейщина, бинаның алгы ягын гына буяп чыгу, әйтик, ике-өч йөзләп колхоз рәисен урыныннан алып икенче урындыкка утырталар, шул ул хәлне йөзләгән мамык заводы директорлары белән эшлиләр, аннары астагыларны селкетәләр, аларның бармакларына ак алтын тузаны йоккан була. Шуның белән эшне туктатырлар һәм барысы да элеккечә дәвам итәр.

    Республикада тикшерү эшләренең киңәюенә борчылган Сухроб Дулкын Назарович янына бармый кала алмады. Кайчан да булса аны Мәскәү прокуратурасы белән бәйләнешкә керүдә, үз халкының омтылышларын кисүдә, аның иң яхшы улларының юкка чыгуында, милләт төсенең тоныклануында гаепләячәкләрен ул аңлый иде, андый вакытта яңгыравык сүзләргә һәм хәтәр сыйфатламаларга саранлык булмый.

    Дулкын Назарович аның борчуларын шундук аңлады һәм чын күңелдән әйтеп салды:

    —Әйе, сине күрми йөргәнбез, алданрак күтәрәсе калган икән, синең көчеңне сизгән ул адәмнәр бездә болай казынып йөри алмас иде.

    Ул көнне алар ишекне бикләп озак киңәштеләр. Дулкын Назарович алдан билгеләнгән очрашуларны да туктатты, телефон шылтырауларына җавап бирмәде, бу эш икенче көнгә калдыруны көтми иде. Төнгә алар тикшерүләрне тоткарлау, мөмкин булганча, тикшерүчеләрне пычрату-буяу буенча стратегик план әзерләделәр.

    Берничә көннән сынау рәвешендә бер газетта “Аталар җирендә тәртипне без кертмәсәк, кем кертер?” дигән мәкалә күренде. Мәкалә астына республика Югары судының зур җитәкчесе Хашимов исеме куелган иде. Газеттагы очеркның максаты еракка төбәлгән иде—көчләрнең ни рәвештә урнашуын чамалау, ул Генераль прокуратура мандаты белән килгәннәргә генә кагылып калмыйча, партия, хокук саклау органнарына һәм башка югары урыннарда утыручыларның уй-фикерләрен аныклау өчен дә язылды, чөнки аларның күбесе ришвәт, урынчылык, кода-кодагыйлык белән буялып беткән иде.

    Миршаб үзенең мәкаләсендә үзәк һәм республика матбугатында күренгән мәкаләләрнең берсен дә кире какмаган иде, әлбәттә. Фактлар, вакыйгалар, сумнар, фамилияләр, югары урыннар үзләренең кыргыйлыгы, оятсызлыгы, масштаблыгы белән хәйран калдыралар иде, хакимият башындагыларның череп таркалуын күрсәтәләр иде. Ул да аларга, рәсми фикер ноктасыннан ерак тайпылмыйча, усал бәя бирде, СССР прокуратурасы кешеләренең хезмәтен уңай бәяләде һәм шул ук вакытта юл арасына мәкерле Сенатор белән утта янмас, суда батмас сәясәтче Дулкын Назаровичның стратегиясен яшерде. “Үзебез бозганбыз икән, төзәтүен дә үзебез төзәтергә тиеш!” Мәкаләнең төп мәгънәсе шуннан гыйбарәт иде.

    Мәкалә үзенең кайнар яклаучыларын да, каршы төшүчеләрен дә тапты, аваздаш мәкаләләр күпләп басыла башлады, аларда дирижер кулы сизелми, ләкин каләм ияләре “халык пычрактан үзе арыныр”, “читтән ярдәм кирәкми”, “массалар аңы өлгереп җитте” дигәнрәк сүзләрне мулдан куллана иделәр.

    Мәкаләләрдә урам җинаятьчелегенә, квартир басуларга, машина урлауга, кесә караклары һәм рэкетирлар террорына зур игътибар бирелә, ләкин болар артында яшерен максат—тикшерүчеләрнең карашын югары түрәләрдән һәм алар кылган гамәлләрдән читкә юнәлтү ята иде.

    Дулкын Назарович хәтта Мәскәүгә дә язып җибәрде, бу иске шаблон иде һәм язманың төп идеясе: “Үзбәкстан халкы үз йортында тәртипне үз кулы белән урнаштырырга тели” дигәннән гыйбарәт иде.

    Җавап аптыраткыч булды, еллар буе өйрәнелгән мантыйкка сыймый иде. Хезмәт ияләренең һәм юристларның омтылышларын хуплаганнар, ләкин тизрәк чистарыну һәм могҗизалар тудыручы хезмәткә тотыну өчен илнең бар якларыннан өстәмә көчләр тәкъдим иткәннәр.

    Шулай да беркемгә дә юкка маташтык дигән уй килмәде, чөнки алар бу гамәлләре белән тикшеренүчеләр күңеленә вәсвәсә салып өлгерделәр: кемнеңдер тирән казыну теләген үтерделәр, кемгәдер курку оялады, вакытлы эшкә килгән кешеләр буларак, алар аяк астындагы җирнең ныклыгын тоймадылар, аларның бер генә хатасын да гафу итмәячәкләрен дә ачык сизенделәр.

    Вакыйгаларның кызу агышы һәм алышынуыннан каушап калган, иртәгәге көнгә ышанычларын югалткан хезмәттәшләре инстинктив рәвештә Сенаторга тартылдылар, чөнки ул үзен ышанычлы һәм дәрәҗәсен төшермичә тота белде. Көннән-көн Шубарин дәресләрен күңелендә ныгытып барып, ул үзенә тартылучылардан да файдаланды: берәүләрне тынычландырды, икенчеләргә ярдәм итәргә вәгъдә бирде, өченчеләрдән үзенә кирәк мәгълүмат алды. Шуңа күрә үзен бишенче катка чакырулары аның өчен көтелмәгән хәл булмады. Аеруча мөһим эшләрне тикшерүче юристлар Заркент өлкә комитеты секретарен, әле күптән түгел генә шушы кабинетка өмет сузган кешене кулга алу мәсьәләсен карыйлар иде. Мәскәүнең бу карарга килүе барысын, хәтта Рәшидов урынына утырган Беренче өчен дә көтелмәгән хәл булды. Сухроб катып калган йөзләрдә сәерсенү, аптырау күрде, бары ул гына бу хәлгә әзер иде, хәер, ул да Шубаринның иганәчесеннән башларлар дип көтмәгән иде.

    Сөйләшү үтә серле-яшерен булса да, беренче секретарь кабинетыннан чыгуга ук ул Лас-Вегаска, Шубаринга шылтыратты һәм аны кичкә Ташкентка кайтып җитәргә чакырды.

    Өлкә комитеты секретаре Тилләхуҗаевны кулга алу турында сүз чыккач, Сенатор үзе дә аңлап бетермәгән хис кичерде. Ул... сөенде, Әнвәр Абидович аның бүгенге язмышында зур роль уйнаса да, хәзер ул моны искә алып тормый иде инде, кайчандыр, кайдадыр укыган иде: жәлләү, кеше хәленә керү, йомшак җанлылык сәясмәннәр өчен артык һәм кирәкмәс хисләр. Ә политик буларак, шатланырга, шампан эчәргә сылтау бар дип саный иде ул. Барыннан да элек, булачак көндәш читкә тибәрелә, чөнки, белүенчә, Тилләхуҗаев республикадагы властька дәгъва итүчеләрнең берсе иде бит. Заркент секретаре партия эшендә зур тәҗрибәгә ия, әйтүләренә караганда, Мәскәүдәге зур түрәләр арасында әшнәләре җитәрлек, зур байлыкка ирешкән кеше, алтын-көмешләренең күплеге ягыннан ул Аксай ханыннан гына калышырга мөмкин иде.

    Җәмгыятьтәге тоткан урыны, байлыгы өстенә ул Артур Александрович Шубаринның дусты да бит әле, ә Японның яшерен властеның көчен Сенатор үзе дә аңлап бетерми иде әле. Менә шундый көндәш үзеннән-үзе юл бирергә мәҗбүр: кайгы-борчу да, кирәкмәгән йөгереп йөрүләр дә калмый, акча һәм атулар да кирәкми, соң Абрау-Дюрсо подвалларында сакланган шампанны эчми нишләрсең, бәлки монда “Интурист” запасларыннан француз “Гордон Верт”ны ачарга кирәктер. Ләкин, болар шатлану һәм шампан өчен беренче сылтау гына, ә икенчесе аның өчен шактый әһәмиятле тоела иде.

    Шубарин үзенең төп таянычын югалтып бара иде, ул аңа озак еллар намуслы һәм ышанычлы хезмәт итте, үзенең хуҗасы санады. Менә хәзер Артур Александровичка сизелер-сизелмәс кенә итеп суктыру мөмкинлеге туды, Әкрәмхуҗаев шундый биек күтәрелде, инде хәзер ул үзе Шубаринның таянычы, өстә торган саклаучысы була ала, бу бик авыр нәрсә иде, әмма вакыт шуны сорый, хәзер Сенатор югарыда. Бу турыда ул бер көн генә уйланмады, үз астына кемне салырга чамалаганын белә, әмма уен кыен булса да, руслар әйтмешли, “игра стоила свеч”, Шубаринны үз кулыңа алу аның башка кешеләрен дә үзеңнеке итү ич. “Әлеге яңа бүленеш һәм перспектива шатлык, шампан, елмаюлар өчен сылтау түгелмени, менә дигән сәбәп!—монда биеп җибәрсәң дә гөнаһ булмас”,—дип уйлады ул эчтән генә Шубарин белән сөйләшүгә әзерләнеп.

    Кич белән Артур Александрович Әкрәмхуҗаев йортына килде, прокурорның чүп-чар сүз өчен генә үзен эштән аермавын ул белә иде, димәк, ниндидер тетрәнү булган һәм ул эштә аңа катнашырга кирәк. Йорт хуҗасы кунакны якты йөз белән каршы алды, тыштан караганда, ул борчылган кешегә охшамаган иде, бу Японга ошады, ул тотрыклы адәмнәрне хөрмәт итә иде. Шубаринны көтәләр иде һәм залда мул сыйлы табын белән каршы алдылар, бу йортта ул сирәгрәк булса да, хуҗабикә иренең башка дусларыннан аермалы буларак, әлеге кунакның зәвыгын һәм гадәтләрен яхшы хәтерли, ул чәчәксез һәм бүләксез килүчеләрдән түгел. Ире: “Бездә бүген Лас-Вегастан кеше була”,—дигәч, өстәл әзерләү һәм башка вак-төякләр аның өчен күңелле генә булды. Хуҗа белән кунак башта кабинетка үттеләр, йомшак, озын аркалы, күн кәнәфиләргә утырдылар, шулай кара-каршы утыргач, йорт хуҗасы ясалма рәвештә сүзсез торды, әйтергәме, юкмы дигән кыяфәттә иде ул, күрәсең, хәбәр итәсе сүзнең нинди әһәмиятле булуын да күрсәтәсе килгәндер.

    —Мин сезгә дәүләт югарылыгындагы серне ачам,—дип сүз башлады ул.—Бүген Әнвәр Әбидовичны кулга алу турында карар кабул ителде.

    Яңалыкны Шубарин ирләрчә кабул итте, бары кәнәфинең яхшы эшкәртелгән үгез тиресе генә шыгырдап куйды, Австрия кәнәфие шуннан артык тавыш чыгармады.

    —Бу кайчан булачак?—дип сорады, һәрвакыттагыча акылга таянып эш итүче әңгәмәдәш, көтелмәгән яңалыктан соң ул үз гамәлләренең киләчәк юлларын уйлый иде булса кирәк.

    —Чама белән ике атнадан соң, ә аңарчы Мәскәү белән килешергә тиешләр, ни генә дисәң дә, андый дәрәҗәдәге кеше беренче тапкыр кулга алына бит, аңа бик җитди гаеп тагыла. Ышанам, аны кулга алу Мәскәүдә дә, илдә дә шом тудырачак. Бу турыда хәбәр иткәч, кабинетка җыелганнарның йөзләрен күрсәгез иде сез, күңелле тамаша түгел. Күпләр бүген тыныч йоклый алмаячак...

    —Мин моны чамалый идем һәм кисәтеп тә куйган идем,—диде Шубарин.—Аның баҗасы, өлкә ОБХССы полковник Нурматовны кулга алгач, кисәттем. Ә бит полковникның хатыны Әнвәр Абидовичның әллә кайчангы сөяркәсе.

    —Гаепләү буенча төп материал шуннан китәр дисезме?

    —Аннан да... Кулга алынырына бер ел кала, комсыз полковникның да алтын җыйганын белеп, Әнвәр Абидович аның унике килограмм алтынын тартып алды, алтынның күп өлеше патша тәңкәләре иде. Нурматов озак вакыт моны кичерә алмады, юкса, баҗасының патша тәңкәләренә табынганын яхшы белә иде.

    —Көчле ОБХССчы, өлкә хуҗасына көндәш булырга теләгәндер, алар, күрәсең, барысы да шундыйлар, мин монда берсен селкетеп караган идем, дөрес, яшь әле, үзе капитан,—дип искәртте прокурор, Кодрәтовны искә алып.

    —Полковникны кулга алгач, мин аны агуларга тәкъдим иттем, безнең моңа җай бар иде, Әнвәр Абидовичка аның белән очрашырга рөхсәт иттеләр, ни дисәң дә, туганнар бит. Ул баҗасын сигарет белән сыйларга тиеш иде, бер тәүлектән тегесе кинәт кенә үлеп китәчәк иде һәм бер генә экспертиза да, ә инде хан заманыннан калган борынгы техника белән эш итүче безнең совет экспертизасы бигрәк тә, үлемнең сәбәбен ачыклый алмаячак иде. Әмма ул Нурматовны кызганды, барыбер коткарам диде. Очрашу аның ризалыгын алу өчен булды да. Иреккә чыгу хакы йөз меңнәр белән исәпләнеп, ул полковникның үз кесәсеннән чыгарга тиеш иде. Хуҗа бәяне куя белә иде.

    —Дөньяның үзгәргәнен һәм әле тагы да үзгәрәчәген аңламаучы бер ул гына түгел,—диде йорт хуҗасы кемгәдер төрттереп һәм кертелгән чәйне чынаякларга бүлә башлады.

    —Мин аңа нәкъ шулай дидем дә, хәзер башка заман, дустыгыз Леонид Ильич юк, аның кызына каракүл манто бүләк иткән чакларыгыз узды. Кодрәтле Шәрәф Рәшидович та вафат, хәзер ул сезне канат астына ала да, яманлыклардан саклый да алмый, дидем. Элеккеге генсекнең кияве, генерал-лейтенант, МВДда икенче кеше, хәтта ул да миллион сум хакына да Нурматовны элмәктән тартып ала алмый, полковник белән СССР прокуратурасы тикшерүчеләре генә түгел, ә КГБдан кызыксыналар, аларга ришвәт бирү—кайнап торган майга сикерү ул.

    —Шундый ачыктан-ачык сөйләшүгә ул ни диде соң?

    —“Син партия аппаратының көч-куәтен белмисең. Мин анда төшеп калганнардан түгел”,—диде. Хәер, ни дисен, Леонид Ильич гаиләсе белән аралашкан кешенең фикерен тиз генә үзгәртеп тә булмый ул.

    —Гаҗәп, шундый ышандырырлык итеп, КГБ хакында искәртеп әйтүгә дә колак салмадымы, тикшерүдә катнашкан берәү сезне “күрәзәче кебек алдан күрә белә” дигән иде.—Үзе өчен кайбер нәрсәләргә ачыклык кертергә теләгән йорт хуҗасы хәйләкәр генә сүз ташлады.

    —Полковник Нурматовны коткарырга көчемнән килә дип ышана иде ул һәм мин аңа каршы төшмәдем дә. Шәхсән үземә полковник Нурматов бер дә ошамый, аңа хәерхаһ булу хакында әйтәсе дә юк, аның язмышы борчымый мине. Аны үземә бервакытта да якын җибәрмәдем. Ә ул якынаерга бик тели иде. Хәтта бервакыт мундирыннан файдаланып бугаздан алмакчы булды, кулыннан килмәде. Хуҗага бу турыда әйтеп тормадым. Әмма Тилләхуҗаев арабыздан кара мәче узганын белми түгел, белә иде. Мине Әнвәр Абидовичның язмышы борчый. Бәлкем мин иске карашлы кешедер, бераз сентиментальлек тә юк түгел. Мин аңа күп яктан бурычлы кеше, ул бәлагә тарыгач читкә юыртасы килми. Өстендә болытлар куерганын, куркыныч янавын әйтә килдем, аңлата алмадым. Ләкин киләчәк өчен кайбер нәрсәләрне әзерләп куярга өлгердем. Гаиләсе ишле, алты бала, оныклары... Аларны ташларга ярамас.

    Рәшидов урынын даулаган кешенең гаилә хәлен яхшы белүен күрсәтәсе килдеме, прокурор өстәп куйды:

    —Әйе, аның ике улы да университетның юридик факультетын тәмамлый.

    —Булдыклы егетләр, айга бер тапкыр алар белән очрашып торам. Бадамзардагы чәйхәнәдә бераз капкалап чыгабыз. Әнвәр Абидович белән без аларны Ташкентта калдырырга дип килешкән идек. Икесенә дә абруйлы районда кооператив квартир алырга булыштым, шәһәр читендә дә йортлары бар. Әтиләре аларны икенче исемгә бер ел элек үк алып куйган иде инде. Аларның киләчәге турында вакытында уйланылды. Ләкин, әйтергә теләгәнем ул түгел. Полковник Нурматов кулга алынгач, мин аннан бер танышыма миллион сум ссуда бирүен үтенгән идем. Бик зур эш майтарырга җыена иде. “Синең белән ни генә булмасын, әлеге миллион гаиләң өчен страховка булачак”,—дидем. Шул “лимон” белән ул автомат рәвештә беренче пайчыга әйләнде, акчалар әйләнешкә кергәч, процентлары килә башлады. Шул процентларга оныклары хәлле генә тормыш кора алачак. Икътисадны ярыйсы гына аңлый иде ул, соңгы елларда кәгазь акчаның очсызлануын белеп торды, алардан уфтанмыйча аерылды да. Мин исән чакта гаиләсе хәерче булмас.

    Йорт хуҗасына Шубарин хиссирәк дулкынга кергән кебек тоелып китте. Юкса, обком секретаре хәзер хакимият башында утырмый инде, бер караганда, моның белән килешмичә һәм вакыйгаларга буйсынмыйча да мөмкин түгел кебек. Уйларына чумган прокурорны кабат җиргә төшереп, каты сорау яңгырады:

    —Хуҗага сез кайсы яктан ярдәм итә аласыз? Дустыбызның хәлен җиңеләйтү өчен шаһитлардан кайсысын юлдан алып ташларга, кемнәр белән җитди сөйләшү алып барырга?

    —Ярдәм итәргә?—дип ихластан гаҗәпләнде прокурор. Ул акрынлап үзенең Шубарин йогынтысына эләгә баруын аңлаган иде инде. Сорауларын гына кара, алар күбрәк фәрманга охшаган түгелме.—Белмим шул,—дип дәвам итте ул,—бердән, эшне мин күрмәдем, ул КГБ тикшерүчесе кулында. Икенчедән, барысы да гаепләү игълан ителгәч, сорау алулар башлангач кына ачыкланачак. Менә шунда инде кемнәр комачаулаганы, кемне юлдан алып ташларга кирәклеге тәгаенләнәчәк. Әлбәттә, бу эшкә күпләр алынырга теләмәс, аның белән үземә шөгыльләнергә туры килмәгәе. Шулай булгач, мин аның үзен дә күрәчәкмен, бәлки сорау алуларда да утырырга туры килер. Болар минем вазифага керә... Авыр заманнар килде, Артур Александрович...—дип фәлсәфи нотада тәмамлады ул сүзен.

    —Нишләп авыр, дисең? Кайсы заманның җиңел булганы бар? Дөрес, хәзергә аңлашылып бетми. Яңа властьның ни теләгәнен аңлагач, барысы да үз урынына утырыр әле.—Ул сүз беткәнен сиздереп әйтеп куйды.—Сәгать тә унбиш минуттан Заркентка самолет оча. Кичекмәстән мин аның белән очрашырга тиеш, бәлки уңай якка нидер кылып булыр. Ә сезгә мәгълүмат өчен рәхмәт.—Шубарин аның кулын кысып кабинеттан тиз генә чыгып китте.

    “Менә Шубаринны култык астыңа алдың!”—дип уйлады югалып калган Әкрәмхуҗаев һәм ачы итеп елмаеп куйды.

    Заркент өлкә комитеты секретарен кулга алу югарыда утыручыларны гүя йокысыннан уятты. Республикада үз көч-тәэсирләрен бүлешә алмаучы кланнар яшерен генә берләшә, дуслаша башлады. Ахыр килеп алар да хәзер конфронтацияләр, амбицияләр заманы түгел икәнен аңладылар, исән калыйм дисәң, үзгәртеп коруларга, крайга тәртип кертүчеләргә каршы бер фронт булып оешырга кирәк иде.

    Республика өчен гаять җаваплы чорда үзенең нинди әһәмиятле урында утыруын аңлаган Сенатор вәзгыятьне дөрес бәяли алды. КГБ, МВД, прокуратура, Юстиция министрлыгы, Югары суд кебек барлык рәсми оешмалардан мәгълүмат аңа агылып керә торды. Шуның өстенә, ул теләсә кайсы оператив киңәшмәгә кереп утыра ала. Югары суд Сәлимнең ышанычлы күзе астында. Анда урнашып калып, алар баштан ук дөрес юлдан киткән булып чыга иде. Чөнки байтак акча капчыкларының язмышы анда хәл ителә, аларны тотып селкү берни түгел. Болар партия элитасына керми, андыйлары белән Мәскәү турыдан-туры үзе шөгыльләнә иде. Мәскәү тикшерүчеләре рапортларыннан Сенаторның байтак нәрсәгә күзе ачылды. Тилләхуҗаевның баҗасы белән бер вакытта кулган алынган өлкә сәүдә идарәсенең башлыгы Шудратов үз эшен республика судына күчерүләрен сорап, ике дә уйлап тормыйча, бер миллион сум акча төртмәкче булган. Рапортларда болар да теркәлгән иде. Җирле Фемиданың гадәт-холкын яхшы белгән бу адәм хәлен шулай җиңеләйтмәкче булган, күрәсең.

    Аноним хатлар да бетмәс-төкәнмәс хәбәр чыганагы иде. Дәһшәтле утызынчы елларда ук башланган бу агым Андропов-Черненко идарә иткән чорда уннарча мәртәбә көчәйде.

    Тарихтан үзләренчә сабак алган кайбер кемсәләр дәүләт кулы белән кемнәрнедер батырырга тели иде. Сухробның үткен күзе, аларда ике генә нәрсәне күрде, бу хатлардан нәфес һәм хөсетлек бөркелеп тора иде. Ә чын дөреслеккә һәм гаделлеккә омтылучылар бик тә аз булып, аларның хатлары сүз боткасында, аңламамышка салынулар диңгезендә батып калды. Хәер, алары прокурорны кызыксындырмый да иде.

    Әкрәмхуҗаевның бер яраткан шөгыле барлыкка килде, ул тырыша-тырыша һәм яратып шундый хатларны җыя башлады, аларны аерым бер системага салды: үзләштерүләр, урлау, ришвәт, җитәкче буларак җинаятьчелек, әхлакый бозыклык, сәяси ышанычсызлык. Кайвакыт чәчләрең үрә торырлык сигналлар була. Әмма җинаятьчелекне биш бармагыдай белгән прокурор бу анонимкалар артында дирижер торганлыгын, яисә кемнеңдер түзем буасы ерылганлыгын бер карауда ук сиземләргә өйрәнгән иде инде. Ул чын, дөрес мәгълүматны аерып ала белде, аларны еракка яшермәде, кул астында тотты. Чөнки анонимкада күрсәтелгән адәмне кирәк вакытта аяк астына салып таптау аңа чүп кенә иде. Кайчагында ул анонимкалар укып сәгатьләр буе утыра, кроссвордтан да мавыктыргычрак бу шөгыль аңа кызык, акылыңны эшкә җик: чутла, чагыштыр, анализла. Һәм ул шулай итте дә һәм бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә килде.

    Әгәр вакыт булса, “Вазифа һәм җинаятьчелек” дигән трактат язар идем, дип тә уйлап куйгалый иде ул. Кешелек дөньясы аның муеннан эшкә чумган булуы, тик тора белмәве аркасында гына искитәрлек фәнни хезмәттан колак каккандыр да. Җинаятьчелекне ишетеп кенә белмәгән һәм “вазифа” дигәннәре белән дә Аллаһ тарафыннан рәнҗетелмәгән бу адәм бик күп нәрсәгә маһир иде шул.

    Заркент өлкә комитеты беренче секретарен кулга алу күпләрне телсез калдырды. Вассалы кисәтеп куйганнан соң узган ике атнада Тилләхуҗаев ниләр кылгандыр, билгесез, әмма кулга алынганнан соңгы гамәл-хәрәкәтләре күпләр өчен күз алдына да китерерлек түгел иде.

    Ул урланган малыннан үз теләге белән баш тартты, йөз алтмыш сигез килограмм алтынын һәм алты миллион сум акчасын дәүләткә кайтарды, тормышта буталдым дип, чын күңеленнән тәүбә итте, партиягә төзәтелмәслек зыян китердем, дип гаебен үз өстенә алды, җәмгыять алдындагы гөнаһларына үкенүен танып, тикшерүчеләргә булышырга омтылды, шулай итеп акланырга теләде. Тикшерү аның үкенечен искә алды һәм хәйләкәр тактик йөреш ясады. Тилләхуҗаевның эше ябык суд утырышында каралды һәм ул атарга хөкем ителде дигән белдерү басылып чыкты. Моны ишеткән бик күп партия һәм дәүләт түрәләре, ә алар “Матросская тишина” дигән Мәскәү төрмәсендә яталар иде, күзгә күренеп җанланып киттеләр һәм мөмкин булган бар гаепне аңа аударырга тотындылар. Мәеттән ни сорыйсың ди!

    Тикшерүчеләр исә бу ялганны тыныч кына язып-сызып баралар һәм кичләрен сорау алу беркетмәләрен Тилләхуҗаевка күрсәтәләр иде. Элеккеге коллегалары явызлык һәм юньсезлектә ул көткәннән дә уздыралар иде. Үртәлгән, ачуы ташыган секретарь нишләргә белмәде. Хәтта аның хисчән кеше икәнен белгәннәр дә андагы кайнарлыкка, ярсуга хәйран калыр иде. Мондый күренешләрне бик оста актерлар да булдыра алмый. Аларның күзгә-күз очрашуларын күргән кешеләр дә хәйран вә вәйран булыр иде, партиядәш дус-иптәшләр бер мизгелдә кан дошманнарга әйләнде. Әйе, тормышны ул артык зур бәягә сатып алды. Анда бер теләк—үз караватыңа ятып үлү теләге генә калды, тикшерүчеләргә ярарга тырышты, атып үтерү урынына бирелгән унбиш елны киметмәсләрме дигән өмете дә юк түгел иде, әлбәттә.

    Заркент хуҗасының гаебен тануы, тәүбә итүе республикада күпләргә ошамады, ике тапкыр йортына ут төртергә маташтылар. Бу аңа “телеңне кыскарт” дигәнне аңлатырга тиеш иде. Ләкин ут төртүчеләр икесендә дә маңгаена пуля алды. Тилләхуҗаев йорты янында кулларына бензин тоткан ике мәет табылу җитди нәрсә, өченче тапкыр ут төртергә теләүче табылмады. Шулай итеп, Артур Александрович сүзендә торды, элеккеге шефына тугры калды, аның гаиләсен рәнҗетергә юл куймады. Күзгә артык ташланмаган “туган тиешле” Ариф исемле егет ул йортта бер елга якын яшәде. Һәр пышылдауга, кыштырдауга карап та ата белгән егетнең бер генә пулясы да читкә китми, һәрвакыт иясен эзләп таба иде шул.

    Бервакыт Сухробка да Тилләхуҗаевның гомерен саклап калуда катнашырга туры килде. Уйламаганда-көтмәгәндә Заркентның элеккеге хуҗасын күзгә-күз очрашуга Ташкентка китерергә тиешлекләрен, шунда аны агулап үтерергә җыенганнарын белеп алды. Заговорның детальләрен һәм үтәүчеләрен ул белми иде, әмма бу хакта Шубаринга хәбәр итүне үзенең бурычы санады. Элеккеге шефын коткару өчен Япон тау булып күтәрелде, бу турыда КГБга хәбәр итәргә кушты. Бу тугрылыкны ошаткан Сенатор аның теләген берсүзсез үтәде дә.

    Әнвәр Абидовичтан соң бик күп зур дәүләт эшлеклеләрен кулга алулар башланды, монысы да халык өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булды.

    Үзен пики тузы санаган, үзенә “безнең Ленин” дип дәшүләрен яраткан, тыйнаклык дигәннең “т”сын да белмәгән тагын бер обком секретаре Кара Түбә ханы буларак билгеле, аны шулай дип йөртәләр дә иде. Кулга алган вакытта ул үзенә-үзе пуля җибәрде. Сухроб иң зур урлау-үзләштерүләрнең йомгак очы ҮК секретарьләренә барып тоташканын белә иде.

    Шулай итеп, көтмәгәндә туган ягының тагын бер сере ачылып китте. Партия аппараты чиксез властька ия булса да, монда да ил белән яшерен көчләр, күләгәдәге кабинет идарә итеп килгән икән.

    Әгәр берәрсенә яңа министрны Ташкентта түгел, ә Наманган тирәсендәге тыйнак кына Аксай кышлагында билгелиләр дисәң, ул моны әкият санар һәм кычкырып көләр иде. Әмма көләр урын юк, Сенатор көчләр нисбәтен, власть пирамидасын яхшы белә, әгәр Аксайдан аны хуплап-яклап берәр сүз булса, ул хәзер югарырак урында утырыр иде. Агропромышленность берләшмәсенең тыйнак директоры, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, СССР Югары Советы депутаты, чаптарларны, юртак атларны яратучы, элеккеге трактор бригадасы хисапчысы, адәм рәтле белеме дә булмаган Акмал Арипов, Кара Түбә ханына ияреп, үзен “безнең Сталин” дип әйттерүче, “безнең Гречко” дисәләр дә күңеле булган шул Акмал республиканың бөтен Югары Советын алыштырып бетерә язды. Аксайга иң беренче министр портфеленә өмет тотучылар килә иде. Ул үзен шулкадәр дә көчле, тиңсез саный, хәтта Шәрәф Рәшидовны да ачыктан-ачык Шурик дип атый ала иде. Шурик исә аңа көн саен диярлек телефоннан шылтыратып торды. Аксай ханы резиденциясенә кыйммәтле хөкүмәт элемтәсе кертелгән. Үз вакытында Сенатор Шәрәф Рәшидовичка да, Аксай ханына да сукмак таба алмады, алар район прокуроры Әкрәмхуҗаевтан башка да әйбәт кенә яшәделәр, ләкин бүген миннән башка мәгърур һәм көчле Акмал Арипов та әллә ни кыра алмас дип исәпләде ул.

    Сенатор югарыда утыручыларның байтагының язмышына төкереп тә бирми, эләгүләренә хәтта сөенә дә иде, әмма Мәскәү тикшерүчеләренең Аксай ханына элмәк салырга тырышулары аны бер дә шатландырмады.

    Сенаторның Аксай ханын хөкем кулына тапшырасы килми иде.

    Нишләп ҮК кешесе Акмал Ариповның эшләре һәм шәхесе белән тикшерүчеләрнең кызыксынуына көенә, моны авыр кичерә икән? Кем ул аңа? Туганы, кодасымы? Әллә аңа бүгенге дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм иткән кешеме? Әлбәттә, бүгенге хәлендә ул Сенаторны кызыксындырмый кызыксындыруын. Барысы да шулай, әмма Аксай ханының көчен белгәннәргә бу алай тоелмый. Акыл иясе, көче-кодрәте булган Рәшидов тә эш көнен иртән Аксай белән сөйләшүдән башлаган, Акмал белән киңәшмичә бер генә зур урынга да кеше утыртмаган, дошманнары белән алыш-бирешне шул ук Арипов аша башкарган.

    Акмал-әкә шулкадәр дә бай иде ки, бервакыт ул Мамык Наполеонына турыдан-туры җитди итеп: “Мин—Крез, ә син—хәерче” дияргә батырчылык иткән. Әнвәр Абидович хәерчеме? Ике атна алдан Шубарин кисәтеп куюга карамастан, ун пот алтынын, алты миллион сумын дәүләткә кире кайтарган кеше хәерчеме?

    Тик, шулай да, Аксай Крезының төп байлыгы акча да, алтын да, бер көтү нәселле атлар да түгел. Аның кулында чын мәгънәсендә шымчылар бюросы бар иде. Аның республикадагы югары яисә түбәндәрәк утыручы һәркемгә досьелары бар, хәтта мондый “эшләр” Мәскәүдән килгәннәргә дә ачыла барган. Хокук органнары Аксайдагы тимер-бетон катакомбаларда сакланучы бу папкалар өчен әллә ниләр бирер иде. Акмал-әкәнең Шәрәф Рәшидович белән дуслашып китүе дә бәлки әлеге “компроматлар музее” аркасында булгандыр? Аксай подвалларыннан, аңа ошамаган, каршы килгән байтак адәмгә каршы хатлар-шикаятьләр китте, шушыннан торып куркыттылар, провокациягә керттеләр, ялган яла әвәләделәр, болар өчен аның тулы штат кешеләре бар иде, алар аңа һәрвакыт турылыклы булдылар, хөсетсез хезмәт иттеләр. Менә шуңа да таулар арасында яшеренгән, юлларында шлагбаумнар торган әлеге кышлакка портфель өмет иткән яисә портфельсез калган министрлар да баш ияргә, бил бөгәргә киләләр иде. Бары Аксай ханының ярдәме белән генә тулы хокуклы министрлар санына керергә була, шуннан башка юл юк! Шул кеше бугазына элмәк кысылып килә, бер көн эчендә йөзләрчә миллион сум акча дәүләт казнасында йотылырга, бәяләп бетергесез архив КГБ төпкелләрендә юкка чыгарга мөмкин, барысы да шуңа бара. Аксай ханының алдагы язмышына әлләни өметләнми Сенатор, аннан күпләр йөз чөерде инде, һәркем үз тәнен-җанын саклый, котылырга тырыша, ә Акмал-әкә яңа замана килгәнне сиземли алмый, һаман элеккеге горурлык, мин-минлек белән яши, власть өчен зур акчалар түгә, тән сакчылары тота, вәзгыять үзгәрәчәк дип ышанып йөри.

    Бәлки, вәзгыять үзгәрер дә, ләкин ул чакта архив һәм акчалар Ташкенттагы бер үк урамга очкан булыр. КГБ да, Үзәк банк та бер үк урамда—Ленинград урамында. Акмал-әкәне, бәлки, демократия йөгәнсезлегендә җәфа күргән кеше дип, төрмәдән дә коткарырлар, пенсия дә билгеләрләр, әмма моннан ни фарт—акчасыз, досьеларсыз, тән сакчыларысыз ул инде хан түгел дә түгел! Хәзер бер генә зур киңәшмәдә дә аның исемен телгә алмый калмыйлар, Сенатор боларның барысын да күреп-белеп тора. Инде Акмал Ариповны депутат кагылсызлыгыннан, илнең иң югары бүләкләреннән мәхрүм итү турында документлар да әзерләнде.

    Акмал Ариповны күзгә-күз прокуратура белән ялгыз калдырасыларын да төшенде Әкрәмхуҗаев, хәзер аның эшләре белән беркем дә кызыксынмый, ә бит аның хәленә төшкәннәрнең язмышына бөтенләй битараф калмыйлар иде. Беренченең киңәшмәләрдә аның турында кискен сүзләре дә читенсендерә иде, ә бит Акмал-әкә аны Брежнев заманында коткарып калган кеше. Нәрсә аңлата бу? Тактикамы? Маневрмы? Әллә алар арасыннан кара мәче йөгереп уздымы? Әллә инде Беренче иске дустын үз куллары белән тотып бирәме? Үзенең дә яшисе бар ич! Сораулар буа буарлык, җаваплар гына кош теленә салырлык та түгел. Әгәр бу маневр икән, шәхси гәпләшүләрдә сиздерерләр иде, Аксайның абруйлы кешесен коткарырга ризалыкны читләтеп тә әйтеп була бит. Акмал хан үз заманында хәтта Брежневнең үзен дә бер-ике провокациягә тарта алган кеше. Әмма Ак йорт башлыгы битарафлык саклый бирде, төрттерүләрне аңламамышка салышты. Менә шунда гына Акмал ханны сугышсыз гына Фемида кулына тапшырырга булганлыкларын аңлап алды Сенатор.

    Нәкъ шул чакта Әкрәмхуҗаев башында республика прокуратурасын талагандагы кебек һичкем көтмәгән адымга барырга кирәк дигән фикер туды да. Әгәр зур булмаган бер “дипломат”ны кулга төшерүдән шулай күтәрелгән, нинди кешеләргә хут тапкан, нинди ишекләрне аяк тибеп ача икән, ә инде Аксай ханының архивын кулга төшерсә!.. Баш әйләндергеч зур перспективадан аның хәтта күз аллары яктырып китте, тиз-тиз биегәндәге кебек йөрәге кага башлады, җырлыйсы, биисе, бөтен Ак йортка “Менә хәзер сез барыгыз да минем кулда!” дип кычкырасы килде.

    Архив белән бергә Акмал кешеләрен дә эләктерсәң… Болар бит үз эшләрен осталарча башкаручы шымчылар, компромат җыючылар, фотографлар. Ә алардагы фотомылтыклар, төнлә күрү приборлары. Тагын каллиграфистлар, профессиональ шантажистлар һәм шантажисткалар. Акмал-әкәдә иң яман кабахәтлекне дә эшли ала торган “спец” бар диләр, ул төрле профильдәге кешеләр белән эш иткән, тар маңгайлыларны да тотудан чирканмаган, әйтик, аның ирен кыймылдавыннан тәрәзә аша сүз укучы бәндәсе һәм агу ясаучы табибы да булган.

    Ә акча? Аксай Крезы нинди суммага ия булды икән? Монда да фикерләр төрле иде: берәүләр анда миллиард сум бар диде, икенчеләр биш йөз миллионда туктап калды. Ярты миллиард та коточкыч күп акча. Сүз бит әле кулдагысы турында гына бара. Һәрбер Шәрекъ кешесе кебек Аксай ханы да алтын ярата, әгәр “хәерче” Әнвәр Абидович казнага ун поттан артык алтынын биргән икән, коммерция сеңере бүртеп торган агропромышленность директоры ул сары шайтанны күпме җыйгандыр дисең...

    Вакыт-вакыт Сенаторны бик үк гади булмаган сорау да бимазалап куя. Нигә аңа акча? Булганын да кая куярга белми, архив та ни-нәрсәгә кирәк, аны тоту мәшәкатьле дә, куркыныч та. Ул болай да фәннәр докторы исеме астында бер серия мәкалә бастырды, хокук мәсьәләләрендә республикада күренекле шәхес санала, Ак йортта соңгы кеше түгел, Дулкын Назарович ул “ә” дисә, “җә” дип кенә тора, моның өстенә Шубарин да кул астында гына, ярдәм итмичә калмас, алар бит хәзер бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар.

    Чегәнчә әйтсәң, пики валетына нигә кирәк ди артык һәм буш мәшәкатьләр? Ариповның миллионнары, потлаган алтыннары, пычрак эшләр буенча мастерлары нигә аңа? Нишләп һәм ни сәбәптән? Тәгаен гына, хәтта үзенең фәнни югарылыгыннан да, ул җавап таба алмады. Белми иде. Әмма бер нәрсәне төгәл тоемлый, бүген бәлки болар кирәкмидер, ә иртәгә шул ук судларга йөреп шомарып беткән шантажист һәм шантажисткаларның да кирәк булуы бар. Дөресрәге, Сенаторның җанында утырган авантюризм тагы баш калкыта башлады, ә властька омтылыш, көне буе челләдә далада йөргән кешенең чишмәгә юлыкканы кеби иде. Анда сәясәтче уянды, ә сәясәтче һәрвакыт беренче булырга тели, лидерлыкка омтыла, ул спортчы кебек. Әнә ниндидер фракцияләр, яңа партияләр… Һәркайсы әз генә булса да югары пьедесталга басарга омтыла. Бүген ул башкаларга күрсәтми генә Троцкий хезмәтләрен укып утырды, укыды һәм аны үзенчә аңлады. Аның карашынча, Троцкий социализмыңа да, коммунизмыңа да, идеологияңә дә, илеңә дә төкерә, аның бары үзенчә, үзе уйлаганча барысын да үзгәртеп төзисе килә. Аңа иң мөһиме: беренче, лидер булу, шуңа ул үз карашларында Ленин белән дә, Сталин белән дә килешми, бу бит идеологик мотивлар аркасында түгел, үзенең холык-гадәтеннән, җанының куелышыннан килә торган нәрсә. Ул беркем белән дә бернинди килешүгә бара алмый, троцкизм—шәхес культының башлангыч күренеше, аның дансөяр экспериментлар объекты Россия булу жәл, ул бит бу илне юньләп белмәгән, дөресен әйткәндә сөймәгән дә. Ә аның тарих тәгәрмәченә күпме таяк тыккан.

    Сенаторның уйлары һаман власть тирәсендә бөтерелә, алга таба кем реаль көч булыр? КПСС идарәче партия булып калырмы яисә яңа политик көчләр оешырмы? Алга таба КПСС нинди булыр, аның линиясен кемнәр билгеләр, Дулкын Назарович кебекләрме, әллә яңа генсек Горбачевны яклаучылармы? Соңгыларын ул күрмәде әле, бигрәк тә югары эшелонда. Листовка-программалары Кокандта, Фирганә үзәнендә таратылган пантюркистларга ышансаң, Үзбәкстан алга таба Россия белән союзга кермичә үз юлы белән барачак.

    Ул чакта монда властька кем киләчәк? Ничә еллар хакимияткә омтылып, ярык тагарак янында калыргамы? Юк, Сенатор моңа бармаячак! Димәк, аңа үзгәртеп кору ягында торырга кирәк, республикада КПСС идарәче партия булып калсын. Әйе, дип уйлады Сенатор, партия җимерелсә, аның да башыннан сыйпамаслар, ул бит анда шулай югары күтәрелде. Шул ук вакытта КПССка да ышаныч юк. Җан икеләнми нишләсен, ул бит берьюлы ике урындыкта утырырга тели. Әгәр Үзбәкстан Россиядән аерыла калса, идарәче партия үз көчен югалта түгелме? Шулай булса, аңа икенче бер партиягә керү авыр булачак, чөнки Сенатор идарәчеләр сафында бит. Бәлки, яңа көчләр республикадагы бер генә коммунистны да хакимияткә кертмәсләр, әйтерләр: җитте, хуҗа булдыгыз, барысын җимереклеккә китердегез, диярләр.

    Шунда аның йөзе яктырып китте, ул хәтта елмаеп куйды, туктале, ничек бу турыда башка килмәгән? Юк, бер власть та коммунистларсыз булмас, чөнки аристократ бәндәләр барысы да партиядә тора, болар бит аксөякләр, зәңгәр канлылар, хаҗилар нәселеннән кайсы кеше партия билеты алмаган, йә күрсәтсеннәр аны миңа, ул үзе дә, әлбәттә, нәсел агачы белән горурлана. Бу кешеләр һәрвакыт идарә иттеләр һәм итәчәкләр, нинди генә система килмәсен, нинди генә байрак җилфердәмәсен—яшеле булса бигрәк тә шәп!—болар югалмаячак. Барлык партбайлар КПСС әгъзасы билетларын тапшырырлар да, икенче—ләкин, идарәче партиягә керерләр, менә сиңа саклаучы һәм уртак табыннан умырырга рөхсәт кәгазе. Ул да башкалар кебек эшләр, Сухробның коммунистлар вакытында кем булганын дә искә төшермәсләр, чөнки барысы да бер иш, бер төс.

    Киләчәктә үзе өчен соңгы үр булырга тиешле вакыйгаларны күз алдына китерә-китерә ул фәлсәфи фикер йөртүен туктатмады: дөньяда беркайда да властька акыл ияләре, алдан күрә белүчеләр килми, югары урыннарга һәрчак бер көнлек мәнфәгать белән яшәүче хәйләкәрләр һәм явызлар омтыла. Миннән соң хет үлән үсмәсен, миннән соң дөньяны хет туфан бассын—бу хакимияткә атлыгучы сәясәтчеләр турында әйтелгән. Нишләп тарих сабаклары бер дә искә алынмый, дип гомер буе акыл ияләре, фәйләсуфлар баш ваткан. Шулай, чөнки, тарихны наданнар һәм ярымбелемле кешеләр яза. Мисал эзләп ерак барасы юк: юньле белем дә алмаган Аксай ханы, элеккеге трактор бригадасы хисапчысы, Югары Советтагыларның барысын бергә кушып исәпләгәндә дә, Үзбәкстанның язмышына ныграк йогынты ясамадымыни?

    Башыннан төрле уй-фикерләр йөгереп узды, дәлилләрен үлчәп карады, “риза” һәм “каршы”ларын санап чыкты, ләкин моңа карап кына ачыклык килмәде, чөнки вакыйгалар күз алдында үзгәреп тора иде. Аларга яраклашу өчен хамелеон булырга, барысына да: сулларга да, уңнарга да, неформалларга һәм милләтчеләргә дә, либералларга вә радикалларга да ярарга кирәк иде. Аның башы әйләнде, карап баксаң, барысы да көч җыялар кебек һәм барысы да өметле күренәләр. Менә шунда аның бер үк вакытта шымчы һәм карак булуы ярап куйды. Командировкага килгән тикшерүчеләр арасында ул үзен алар таянырдай бердәнбер кеше кебегрәк тотса, пики валетлары янында исә прокуратурага үтеп кергән “үз кешебез” итеп танытты, шул марканы төшермичә тотты—моңа ни осталык кирәк!

    Ләкин ул тегендә дә, монда да үз мәнфәгатьләрен күздә тотты, бер генә идея-идеалны да үзенә Коръән Китабы итмәде, чөнки анда алар юк һәм булмаячак та иде. Аны кызыл байрак та, яшел байрак та, башкалары да дулкынландырмый, ул һәрвакыт һәм теләсә кайсы властьта да югарыда булырга тиеш, бу яктан караганда Сенатор яраткан политигы Троцкийга охшаш иде, аның хезмәтләрен Ак йорттагы кабинетында юкка гына качып укып ятмады лабаса.

    Ул беркемгә дә табынмый, шулай да Аксай ханы таяныч була алыр иде, дип исәпли. Андый архивы, чиксез күләмдә акчалары булган кешене киләчәккә төбәлгән планнарында ул читкә куя алмый иде. Теләсә нинди бәягә булса да, аның белән элемтәгә керергә кирәк. Авыр минутта аңа кул суз, бәлки, сиңа да аның ярдәме тияр, Акмал-әкәнең варисы ук булмасаң да, аның архивында һәм миллионнарында тигез өлешче булу ярап куяр иде! Бу миллионнар, бу архив теләсә кайсы хакимият вакытында, теләсә нинди байрак күтәрелсә дә—бәһаләп бетергесез кыйммәткә ия.

    Әгәр кем дә кем аның Аксай ханы ягына күз ташлавын сизенсә, бу күптән ыргылган урыныңнан очу гына түгел, ә партбилет белән ирегеңне дә югалтуга тиң булыр. Ул күп серләрдән хәбәрдар кеше, боларны кемгәдер җиткерүне дәүләт мәнфәгатьләрен сатуга тиңләячәкләр, юрист, фәннәр докторы буларак, Сенатор монысын яхшы белә. Болары югалтуларның башы гына, моннан соң ул барысыннан да колак кагачак: йортларыннан, гаиләсеннән, капиталыннан, җәмгыятьтәге урыныннан. Аннан инде бер генә перспектива да калмый. Бер карасаң, бу балта астына башны куюга тиң. Ул Акмал белән очрашуга шул кадәр зур өметләр баглый, аның уңышлы буласына шул кадәр ышана иде ки, бу хакта Дулкын Назарович белән дә, Шубарин белән дә киңәш-табыш итмәде, юкса алар аңа бәлки кирәкле берәр фикер дә әйткән булырлар иде.

    Сенатор һичшиксез уңышка ирешәчәгенә дә ышанып бетми иде. Хан ягыннан хәерхаһлыкка өмет итү дә шикле, чөнки аның кире беткән адәм икәне күпләргә билгеле. Үтерерләр дә, шакалларны сөендереп, гәүдәңне тарлавыкка атарлар. Анда үләксә козгыннары җитәрлектер. Җир өстендә каберең дә, эзең дә калмас. Мондый эшләргә аны бик маһир дип сөйлиләр, бәлки, әле тагы да газаплырак үлем уйлап табар, туйганчы кыйнатып, кул-аякларыңны бәйләтеп ач дуңгызлар ябылган читлеккә аттырыр, ата дуңгызлар соңгы сөягеңә кадәр чәйнәп-суырып бетерерләр, бармак очың да калмас, әйтүләре буенча, ул шулай итәргә дә ярата икән. Бәлки подвалга бикләтер, еланнар кертеп җибәрер, аларны күрүгә күпләр акылдан яза, йә йөрәкләре ярыла икән. Халык депутаты исеме, әллә ничәмә дәүләт орденнары йөртүче бу адәм актыгы кеше үтерү буенча ис-акылларың китәрлек фантазиягә ия иде ки, аңа торырлык башка берәүне мәңге дә таба да алмассың.

    Әлбәттә, күз алдына китергән бу куркынычлар теләсә кемне шыр җибәртер иде, ләкин Сухроб үзенең уңышына шулкадәр ышана, өметләнә иде, чөнки Акмал белән әшнәләшү—ул алдыңдагы проблемаларны мәңгелеккә чишүгә тиң иде.

    Озаклап үлчәп,чамалап торырга вакыт калмады да, Ариповны кулга алуга әзерлек бара иде инде. Һәм ул хәтәр адым ясады, менә хәзер аның качып-посып, яшеренеп тауларга, Аксай ханы резиденциясенә барып яткан чагы иде.

    Поездга утыргач кына прокурор хатынына хат калдырмавына үкенде, аның бит дүшәмбе көнне өенә әйләнеп кайтмавы да бар.

    Поезд элеккечә рельслар ялганган урыннарда дөбер-шатыр, чыкы-мыкы килде. Тиешле станциягә ике сәгать ярымлык юл бар иде әле, йокы качты, уңышлы барган эшләрне искә төшерү аның алҗыганын юып төшерде, күңелен күтәрде. Чәй эчеп алу да комачауламас. Бүген йомшарырга ярамый. Ул чәйнекне алды да сак кына коридорга чыкты, титан суынмаган иде әле, тик шулай да ул мичне ачты, кисәү таягы белән сүнеп баручы күмерләрне болгатып җибәрде һәм ашыкмыйча гына суның кайнап чыкканын көтә башлады.

    Янәшәдәге купе ишеге ачык иде, вагон башлыгы кулларын як-якка ташлап, хәтәр гырлый, өстәлендә ачкычлары ята, Сенатор аларны алды, тамбурга чыгып сулдагы ишекне тавышсыз гына ачты, аннан ачкычларны урынына куйды, моңа чама белән ике минут вакыт китте.

    Сүз башлауның төрле вариантларын уйлап карады, тик аларның берсе дә аңа ошамады, Аксай ханы белән ялагайланыбрак та, фәрман телендә дә сөйләшеп булмаячак. Ул шунда гына аңлады. Ах, сәяхәт алдыннан Шубарин белән белән сөйләшеп алган булса! Ләкин бөтен хикмәт тә шунда, аңа Аксай ханы белән күрешү хакында беркемгә дә белдерергә ярамый иде. Ул бу хакта хәтта Хашимовка да әйтмәде. Киләчәктә тагын да күтәреләсе булса, моны беркем дә Акмал хан белән бәйләп карамаска тиеш. Докторлык диссертациясе күпләр өчен аяз көнне күк күкрәгән кебек булды. Бусы да шундый бер сюрприз булырга тиеш.

    Поездның йөреше акрыная төште, көпчәкләр чикылдап алды, бер кечкенә, шыксыз полустанокта туктап, каршы килүче игезәген—“Наманган-Ташкент” поездын үткәреп җибәрде, кешесез караңгы бу разъезд прокурорга бик уңайлы җир кебек тоелып китте.

    “Вакыт җитте”,—дип, үзалдына пышылдап куйды Сенатор.

    Проводник һаман гырлый иде, Сухроб аның яныннан тавышсыз гына узды, тамбурга чыкты, поезд кузгалуга, чуерташлы җиргә сикереп тә төште. Начар яктыртылган перронда хәтта дежурный да юк иде.

    Поезд, коридордагы утларын балкытып кузгалып та китте, тик соңгы вагондагы өч кызыл фонаре гына чайкалып бардылар да төн караңгылыгында эреп юкка чыктылар.

    Сухроб һаман юл читендә тора иде әле, ул разъездның ике ягына да күз салды, башында бер генә уй бәргәләнде, әллә башта ук уңышсызлык сагалап торамы? Ачуыннан һәм чарасызлыктан тешләрен кысты, әмма шулчак вокзалга терәтеп салынган бинаның сул ягыннан ике тапкыр машина фаралары күз кысып алдылар. “Ниһаять!”—дип, җиңел сулап куйды Сенатор һәм чуерташлы өемнән алга атлады, аңа таба шыбырдап“Жигули” килә иде. Килеп җитәр-җитмәс, машина фараларын кабызды һәм ул Шәүкәтнең ак “алтылы”сын танып алды. Шәүкәт аның хатынына туган тиешле кеше, узган ел Сенатор аңа Автовазда ниндидер бер эш майтарырга ярдәм иткән иде.

    —Син соңга калдыңмыни?—диде ул аңарга сәлам дә биреп тормыйча.

    —Юк, мин күптән инде монда,—дип акланырга ашыкты Шәүкәт.—Мин поездның утларын ерактан ук күргән идем инде, сизми дә калдым, шул арада күзләрем йомылган, ачсам, составның койрыгы гына ялтырый.

    —Әйе, өч белән дүрт арасы хәвефле, куркыныч чак,—диде аның җавабыннан разый калган прокурор. Аның теориясен тормыш тагын бер кат раслады бит.

    Берничә минуттан машина Наманганга таба көзгедәй ялтырап ятучы асфальт юлдан чаба иде инде. Шәүкәт өйдәге хәлләр, саулык-сәламәтлек турында сораштырып алды, үзе бер кулы белән радиоалгычны көйләде—төнге юлда яхшы концерт—машина йөртүчегә иң шәп иптәш инде ул.

    Кунак җыерылып-бөрешеп куйды, моны шофер да күреп алды.

    —Әйе, безнең якта төннәр суык, таулар якынлыгы сиздерә...

    Шәүкәт “бардачог”ын ачып туганына авиаторлар белән хәрбиләр бик ярата торган хромланган фляжка сузды.

    —Эчегез, җылытып җибәрер.

    —Рәхмәт!—Сенаторның кәефе күзгә күренеп күтәрелде, фляжканың капкачын ачты, берничә тапкыр тәмләп йотып куйды.—Коньягы да начар түгел...

    —Мин сезнең ни яратканны беләм, чын әрмән коньягы,—дип елмайды Шәүкәт, ул туган тиешле кеше ачуланды бугай дип борчылып беткән иде инде.

    —Вертолет бармы?

    —Әлбәттә! Алдан сөйләшенгәнчә. Хәтта аның иртүк очуы да күзгә ташланмаячак, авиаотряд өчен бу иң ерак нокта санала.

    —Анысын ничек аңлаттың инде?

    —Монысы да гадинең дә гадие. Аксайга гел зур кешеләр килгәнен бөтенесе белә. Җитмәсә, комиссия өстенә комиссия. Акмал Арипов хуҗалыгы Үзбәкстанның визит карточкасы бит ул. Мин аңа сезнең кичтән үк килә алмавыгызны, иртүк кемнәрдер белән сөйләшеп аласыгыз барлыкны әйттем.

    —Хуп!

    —Хәер, аларга аңлатып тормыйча да эшли ала идем, мин бит баш диспетчер, файдалы рейсләрне оештыру миннән тора,—диде Шәүкәт. Ул ҮК кешесе белән туганлыкның өлкәдә аерым бер урын тотуга ярдәмен яхшы аңлый иде.

    —Артык борыныңны күтәрмә,—дип йомшак кына шелтәләп алды аны Сенатор, ләкин баҗасының елгырлыгыннан, уйлап эш итүеннән канәгать калды. Тауларга да вертолет белән барасы булыр әле дип уйлап куйды.—Ә бу очучы анда нишләмәкче була?

    —Нишләмәкче дип... Дефолиация вакыты, һавадан мамыкка ашлама сиптерәбез.

    —Димәк, халыкны җирдән генә түгел, һавадан да агулыйлар?—дип сорады кунак.

    —Без бәләкәй кешеләр, ни кушалар, шуны эшлибез. Ә болай бәла инде, самолеттан сиптергән көнне күпләр газап чигә, бигрәк тә балалар. Ә терлек-туар? Ул болай да аз калды, анысын да агулыйбыз.

    —Ак алтын! Мамык—үзбәк халкының горурлыгы!—дип мыскыллап әйтте Сенатор төксе генә, әмма башка бу темага сүз кузгатмады, кем-кем, ә ул мамыкның бәла икәнен белә иде, авыл кешеләренә дә, шәһәрнекеләргә дә каһәр иде мамык. Ул тагы фляжка эчендәгене йотып куйды, утыргычка терәлеп утырды, эчке бер канәгатьлек белән сигаретын кабызды, үзе шундук көрәнсу-озын сигарет пачкасын баҗасына сузды.

    —Әһә, “Кент!”—Шәүкәт зажигалкасына сузылды.

    Сухроб күзләрендә вокзал бинасы өстендәге утлы-кызыл неон хәрефләр җемелдәп куйгандай булды: “Кент”. Һәм ул шундук китәр алдыннан җибәргән хатасын хәтерләде. Ул портмонесын алды, анда блокнотыннан бер битне ертып, үзенең ачык каллиграфик почеркы белән “Артур Александрович Шубарин” дип язды һәм аны борын астыннан гына ниндидер көй мырлаучы Шәүкәткә сузды:

    —Әгәр дүшәмбегә кадәр хәбәрем булмаса, Ташкентка апаңа шылтырат, менә шушы кеше белән элемтәгә керсен, әйтсен, мин Аксай ханы янына киттем.

    —Бу шулай ук куркынычмыни?—дип шөбһәле сорады тегесе.

    —Юк, шулай да страховка кирәк, син бит Акмал-әкәнең характерын беләсең.

    —Беләсем дә килми, аннан монда бөтен тирә-як куркып тора, хәтта обком секретаре дә...

    —Яктыра,—диде пассажир һәм киерелеп куйды. Аның Акмал Арипов турында сүз куертасы килми, чөнки уйлары, бәйләнчек чебен шикелле, һаман шул тирәдә бөтерелә иде.

    Район үзәгендә урнашкан авиаотрядка таң беленә башлаганда гына килеп җиттеләр, эш көне башланырга ике сәгать бар иде әле. Шәүкәт чәйханәдә капкалап чыгарга тәкъдим итте, ул чәйханәче белән алдан сөйләшеп куйган икән, ләкин кунак шаярып кире какты:

    —Аппетитны алдан бетерәсем килми, Аксай ханы белән капкалармын, вакытында барып җитмәсәм, ул мине көтеп тормас, табын янына берүзе утырмагае,—диде. Шаян сүздән икесе дә көлеп куйдылар.

    Шәүкәт машинасын мәйдандагы вертолет янына алып китте. Көтелмәгән кунак чыннан да ашыга иде булса кирәк, куркуның эзен дә күрсәтмичә, очучы янына кабинага үрмәләде. Биш минуттан авыр машина һавага күтәрелде һәм таулар ягына таба юл алды.

    Вертолет шактый таушалган, хәтта кай ягы беләндер иске чытыр арбаны хәтерләтә иде, шуның өстенә, кабинада чыдап булгысыз тавыш, гөрелте. Шулай да, бер-берсен юньләп ишетмәсәләр дә, әдәплелек өчен берничә сүз алыштылар.

    —Аксайга күпме очасы?—дип кызыксынды кунак.

    —Гадәттә кырык минутлап, ләкин бүген җил аркан, ярты сәгатьтә барып җитәрбез… Соңга калмыйсыздыр бит?—дип җавап катыш сорау бирде Баһадур атлы очучы егет.

    —Юк, юк… өлгерәчәкмен. Болай гына кызыксынуым. Мин вертолетта беренче тапкыр бит. Дөресен генә әйткәндә, мин сездә шартлары комфортлырак дип уйлый идем.

    Баһадур көлеп җибәрде:

    —Без шул ук шоферюгалар инде, бары һавадагылар гына.

    —Элек Аксайга очканыгыз бар идеме соң?

    —Ба-а-р. Беренче тапкыр гына түгел. Аучылар алып барган идем. Мәскәүдән килгән зур түрәләрне… Мылтыкларын гына күрсәң дә ис китәрлек, исемнәре генә дә ни тора, телеңне сындырырлык, билләһи. “Зауэр”, “Винчестер”, “Манлихер”, биш зарядлы “Беретта”, “Франчи”…

    —Олы кунакларны шушы чытыр арбадамы?—дип гаҗәпләнде кунак.

    —Юк, әлбәттә, башкасында. Начальствоның махсус вертолеты бар, анда да очарга туры килгәләде. Кемгәдер ошамаганмынмы, авыл хуҗалыгы авиациясенә күчерделәр, бутифос белән кыр эшкәртергә. Дөресен әйткәндә, анда да эш майлы ботка ашау түгел. Исерек түрә каршында үрә кат, һәр мәгънәсез-мәнсез сүзенә “әйе!” дип, ләббәйкә укып торырга кирәк. Сезне идарә янына төшерергәме?

    —Белмим, үзең кара, ничек җайлырак, шулай ит. Бәлки Аксайга керә торган пост янында төшәрбез. Аны бит һәр яктан шлагбаумнар белән ябылган дип сөйлиләр.

    —Әйе, шлагбаум аның чире,—дип ирен чите белән елмайды очучы егет.—Гитлерныкыннан да зәһәррәк аның баррикадалары, җир асты бункерлары. Кемнән качарга җыенадыр? Ләкин шулай да мин сезне пост янында калдырмыйм, анда теләсә кемнән сорау алып җанына тияләр, муен тамырыңа берне тондырырга да күп сорап тормаслар. Аның ялчылары кул күтәрергә ярата... Иң яхшысы, мин сезне берләшмә идарәсе янында, Ленин һәйкәле куелган җиргә төшерермен. Шунда гына зур айван да бар. Ул шундый биектә уйланып, бөек хыялларга чумып утырырга ярата. Кремль хыялчысы диярсең. Бервакыт мин Наманганнан бер капчык алып килгән идем, җиргә төшеп тормыйча, айванга, аның аяк астына гына ташладым. Капчыкта бик кирәкле нәрсә булгандыр ахрысы, ул моның өчен миңа бер сарык вәгъдә итте, төшеп утырырга туры килде. Анда тагын әле янәшәдә генә демонстрацияләр мәйданы, Мәскәүдәге кебек үк, Кызыл мәйдан дип атала. Аның барысы да Ленинча эшләнгән.

    —Нәрсә, сарык яхшы мал идеме соң?—дип кызыксынды пассажир, Аксайда ленинча яшәүне хуп күрүләрен ул күптәннән белә иде инде.

    —Әйе! Чын каракучкар иде. Курдүгеннән генә дә пот ярым май чыкты. Юмартлана белә ул. Үзе турында мактап сөйләгәнгә һушы китә.

    Тауларга якынлашуга вертолет нык кына селкенә-калтырана башлады, вакыт-вакыт һава чокырларына төшеп китте, ләкин Баһадур машинаны кулыннан ычкындырмады, күрәсең, әйбәт очучы иде. Юкка гына аңа Акмал-әкәнең таулардагы йортына килүче югары кунаклар гомерен ышанып тапшырмаганнардыр. Сухроб бу минутта вертолетның ышанычсыз һәм җайсыз бернәрсә икәнен уйлап алды, әмма Аксайга бару өчен аңа башка юл юк иде. Олы юлдан килеп шлагбаумнар коймасын сиздермичә генә узам димә, андагы кораллы сакчылар арасыннан Ташкентка да, башкага да хәбәр сугучылар табылачак.

    Аксай ханы эше белән КГБ тикшерүчеләре дә ныклап кызыксына башлауга, барысы да исәпкә алына иде, мәсәлән, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое янына кемнәр килгән? Шуңа күрә, куркынычсыз юл Аксайга һавадан гына булырга мөмкин иде. Кырларны дефолиант белән эшкәрткәндә бу бигрәк тә җайлы. Сухроб һавадан юлны ап-ачык күреп барды, ул өч рәт шлагбаумнар санарга өлгерде, постовойлар башларын күтәреп, күзләре белән вертолетны озатып калдылар. Ләкин бер постта вертолетның поселок өстеннән очасын сизенделәр бугай.

    Баһадур бераз хәвефкә төшеп әйтеп куйды:

    —Күрдегезме, чапанлы бер адәм каравыл өенә чапты, безнең Аксайга килүебезне чамалады ахрысы. Һәр көтелмәгән кунак монда ЧП санала бит, бары тик чакырылган кешеләр генә килә ала. Акмал ханның тәртипләре каты аның.

    —Әйе, кунаклар барысы да Аксайда инде, ә мине һавадан көтмиләр,—диде битараф булырга тырышып Сенатор. Шәүкәт фаразы буенча аңа очучыны шикләндермәскә кирәк иде.

    Озакламый тупыл аллеясе күренде, Баһадур аның өстеннән очып узды, поселок әле йоклый, әмма кайбер ихаталарда бәрәңге казучы кешеләр күренә инде.

    —Менә килеп тә җиттек,—диде очучы һәм шунда гына Сухроб агачлар арасыннан күтәрелгән Ленин һәйкәлен абайлап алды. Аның янында гына мәһабәтлеккә дәгъва кылып салынган зура бина калыккан, аның бер ягында каланча сыманрак корылма да бар. Анысының йөк күтәрүче лифт икәнен дә чамалап була иде. “Безнең Гречко” дип эндәшкәнне яратучы инсан ил язмышы турында бөек уйларын шунда уйлап утырырга ярата имеш, ничекләр иттереп ленинча яшәргә дип баш вата, ди. Баһадур шушы корылмалар өстендә бераз асылынып торды һәм инде бер минуттан Сенатор ачык кызыл төстәге затлы келәмнәр түшәлгән айванда басып тора иде.

    Хушлашып кул болгауга геликоптер үкереп күккә ыргылды һәм мамык кырларына таба борылып очып та китте. Әле уйнап торган бау-баскычтан төшеп барганда ук Сенатор идарә бинасыннан ашыгып чыгып килүче ике кешене күреп алды. Текин келәмендә каккан казыктай басып тору уңайсызрак тоелдымы, ул айваннан төште дә якынлашып килүче кешеләргә карамаска тырышып, сигарет кабызып җибәрде. “Рәсми визит башланды”, дип шаяртырга уйлады ул, ләкин күңелендә шаяртыр нәрсә таба алмады.

    —Әссәламегаләйкем,—дигән тавыш ишетелүгә кырт кына борылды. Янында йөзләрен елмаюга чумдырган ике таза ир-ат басып тора иде. Алар икесе дә үзләренә кирәктән зуррак үлчәмле чит ил костюмнары кигән, аякларында бик тә кәттә йомшак күн итекләр иде.

    Аксай хуҗасын модага консерватив кеше, дип сөйлиләр, вакыты-вакыты белән ярымхәрби френч та киеп йөри имеш, аякларында исә шыгырдап торган хром итек булыр. Яраннары да шул моданы тота иде, ахрысы.

    —Вәгаләйкемәссәлам,—дип җавап бирде ул, һәм дәрәҗәсен белеп, кул биреп күреште. Алтын тешләрен җемелдәтеп көлүләренә караганда, болар бернинди төнге каравылчылар түгел иде. Дөрес, шәрекътә, тышкы кыяфәтенә карап кына, кешенең кемлеген чамалый алмыйсың, монда икенче төрле кануннар хакимлек итә. Урта Азияне җентекләп өйрәнгән бер инглиз галименең кайчандыр шулай дип язып калдырганлыгы мәгълүм.

    Тылсым таягы селтәп әмер бирделәрмени, якындагы куаклар арасыннан ап-ак киемле, какча гәүдәле бер карт калкып чыкты, тавышсыз гына айван кырыена чәйнек, кайнар пар бөркеп торган коймаклы поднос куйды һәм тылсым көченә буйсынгандай шунда ук эреп юкка да чыкты. Хуҗалар кунакны баш иеп табын янына чакырдылар. Иркен һәм киң айванның бер почмагында эреле-ваклы атлас мендәрләр тезелгән, алар янында ике кат марля капланган дастархан. Болар бер-берсен тулыландырып, уңайлы бер табын урыны хасил итәләр иде. Ирләрнең берсе салмак хәрәкәтләр белән ак өрфия тукыманы ачып җибәрде һәм кунак алдында тагын бер матур күренеш пәйда булды. Ак ашъяулык өстен җиләк-җимешле вазалар, конфет савытлары, чикләвекле бәллүр касәләр, миндаль тутырылган бакыр савытлар, фарфор чынаяклар бизи иде. Соңгыларына, гадәттә, чикләвек белән ашарга бал салалар, сөт өсте бирәләр.

    Сенатор шунда гына бик нык ачыкканын тоеп алды һәм артык тәкәллеф саклап тормыйча, аягын салды да дастархан янына барып утырды. Әле төнге салкынлыкларын югалтып өлгермәгән курпачлар өстенә утыруга, хуҗалардан берсе: “Амин”,—дип куйды, гүя кунакның атеизм ныклыгын сыный иде, үзе шунда ук чәй бүлә башлады. Чәйне җиләк-җимеш капкалап эчтеләр, пешә-пешә кайнар коймак ашадылар, сөт өсте һәм дә бал каптылар, артык мәгънәгә ия булмаган бер-ике сүз әйтештеләр, гүяки бер-берсенә сүз башларга юл куялар иде.

    Сенаторга шәрекъ итагате кагыйдәләре дә, Шубариннан өйрәнгән кадәренчә генә булса да, европача дипломатия кануннары да таныш һәм мәгълүм иде. Ул вакыйгаларны ашыктырмады. Шуңа карамастан, иртәнге мәҗлестәшләренең сабырлыгына шаккатты. Нишләп алар “Кем син, ник килдең?” дип сорамыйлар икән. Ул бит Ленин һәйкәле янына күктән килеп төшкән кеше.

    Кояш күзгә күренеп күтәрелде, Аксай урамнарында берән-сәрән кешеләр күренә башлады, кайберләре “изге урын”да утыручыларга карый-карый китте. Ак киемле картлач тагы ике тапкыр кереп чыкты, бушаган чәйнекләрне алыштырды, әмма бер сүз дә дәшмәде. “Бәлки ул чукрактыр, телсездер”,—дип уйлап куйды Сухроб. Кыек көзгеләр илендә, бәлки, нәкъ шундый хезмәтче кирәктер дә.

    Бераздан хуҗаларның күзгә күренеп борчыла башлаганы сизелде, берсе “Маяк” радиосыннан әйтелгән вакытны ишеткәч, сизелер-сизелмәс кенә баш чайкап куйды. Күрәсең, озакламый чын хуҗа Акмал хан килер вакыт җитәдер. Шуңадырмы, олырак яшьтәгесе иреннәре арасыннан берничә сүз сыгып чыгарды:

    —Кем килде дип әйтергә?

    Прокурор твид пиджагының түш кесәсеннән ялтыравыклы калын фин кәгазенә яхшы итеп басылган визитка алды һәм аларга сузды.

    Визитканы бик карыйсы килгәнлекләрен Сухроб аларның күзләреннән үк күреп торды, ләкин итекле адәм кунак каршында мондый әдәпсезлеккә бармады, шәрекъ гадәтен саклап әйтте:

    —Гафу итегез, ялгыз калдырып китәргә мәҗбүрбез, озакламый хуҗа киләсе. Ә сез ял итеп алыгыз, тагын чәй китерерләр. Капкалап аласыгыз килсә, Сабир-бабаны дәшегез. Ул күз ачып йомганчы бавырдан яисә иттән шашлык оештырыр. Без һәркөнне тәкә суябыз, бүген дә суйдырттык, шулай булгач читенсенмәгез.—Шул сүзләрдән соң мәҗлестәшләре, арт белән чигенеп, айваннан чыгып киттеләр.

    Идарәгә барганда очраган зур чинар агачын әйләнеп узганда, ул аларның визитканы башларын ия-ия укып маташуларын күрде. Шәп хром итекләр шыгырдавы туктауга, прокурор гадәтләнгән хәрәкәтләр белән кесәсеннән сигарет һәм чакма алды, аларны тәлинкә янына куйды. Кыйммәтле вә затлы инглиз тәлинкәсендә ау күренешләре сурәтләнгән иде. Аннан соң дастарханнан көл савытын эзләп тапты, Акмал хан да тарта икән дип уйлап куйды һәм савытны үзенә таба шудырды.

    Кояш кыздыра башлады, иртәнге салкынча җиләслек күзгә күренеп юкка чыкты һәм ул пиджагын салырга ашыкты, тирә-юньгә күз ташлап, тәмләп кенә киерелеп куйды. Иртәнге аш вакытында алар мөселманча утыра иделәр, өендә Сенатор европача яшәсә дә, монда шәрекъчә, аякларын бөкләп утырырга мәҗбүр булды, ияләнмәгән кешегә исә бу шактый авыр гамәл, шуңа күрә үзе генә калгач, ул аякларын сузып җибәрде, астына мендәр салды, мондый хөрлек шәрекътә рөхсәт ителә. Монда гореф-гадәтне, йолаларны җиренә җиткереп үтәүләре күзгә күренеп тора, аларны санга сукмау оятсызлык кына түгел, хуҗаларны мыскыллау да булыр иде. “Йокымсырап китмәсәм ярар иде”,—дип уйлап куйды ул һәм сигарет кабызды.

    Кыйммәтле Вирджиния тәмәкесенең йомшак төтене гадәттә аны тынычландыра, төрле күңелле уйларга этәрә торган иде, әмма бүген эчтән нәрсәдер бикли, ул элеккечә иркенлек тоймый, үзен хөр, бәйсез тоту гадәте дә эреп юкка чыкты шикелле. “Аксай һавасы шулай тәэсир итәме әллә?”—дип үзалдына елмаеп куйды прокурор, ләкин борчыган шик-шөбһәләрдән арына алмады. Юкса, дулкынланыр-борчылыр өчен сәбәп тә юк кебек, әнә бит ничек әйбәт каршы алдылар.

    Акмал ханга әйтәсе сүзләрен хәтерендә әвәләргә тырышып маташты, ләкин башына адәм рәтле ярты гына уй да килмәде. Чәйнекне күтәреп карады, ул буш иде, шул ук вакытта картны борчыйсы да килми, шулай да чәйне кайдан алып киләләр икән дип кызыксынмыйча булдыра алмады, әмма әйбәтләп кыркылган калын куакларның “тере стенасы” артында берни дә абайларга мөмкин түгел иде. Җитмәсә, айван тирәсен шау чәчәктәге лоницера дигән үсемлек чолгап алган. Әмма берничә минут үттеме, юкмы, айванда Сабир-баба күренде, кулында тулы чәйнек иде. Гаҗәпләнүенең чиге булмады. Карт бу юлы да чәйне бер тавыш чыгармыйча аның алдына куйды һәм юкка чыкты. Әллә монда кешенең уйларын да укый беләләрме икән? Чөнки чәйнектә бу юлы яшел чәй түгел, ә менә нәкъ ул теләгән кара чәй иде!

    Чәйне эчеп бетереп килгәндә генә Кызыл мәйданнан сызгырып кара “Волга” узып китте. Күрәсең, Акмал хан эшкә килгәндер, дип уйлаган кунак бу юлы да ялгышмады. Күз явын алырлык ялтыравык кара машина идарә бинасы янындагы каланча алдында туктады, йөк лифтының ишекләре ачылганы ишетелде һәм лимузин аның эчендә юк та булды. Могҗизалар илендә көн шулай башланды.

    Прокурор ашыкмый гына чәен эчеп бетерде, тәмләп тагы бер сигарет тартты, вак-төякләрен кулына алып айваннан төште. Иртәнге чәйдәшләре көтелмәгән кунак килеп төшүен хәбәр иткәннәрдер, озакламый идарәгә чакырырлар, бәлки агропром берләшмәсе директоры инде үзе аның янына ашыгадыр, ни генә димә, ул бит Үзәктән килгән кеше!

    Кунак ашыкмый гына “тере койма” буенда йөрергә тотынды, идарә ягына караштырып алды. Берәүләр керә, икенчеләр чыга, ул үзен тәрәзәдән күзәтә алуларын да аңлый, ләкин беркем дә аның янына килергә ашыкмады, чакырып алучы да булмады. Шактый вакыт узды, ҮК кешесе, түзмичә, сәгатенә дә карап алды, директор килгәнгә бер сәгатьләп вакыт узган иде инде.

    “Тынычрак бул”,—дип үз-үзен кисәтте Сенатор һәм битараф кыяфәт белән айван тирәсендә әйләнүен белде, хәзер ул бик тартасы килсә дә төтенләми, чөнки еш тарту аның дулкынлануын сиздерер дигән уе бар иде. Бәлки, Акмал хан киңәшмә уздырадыр, яисә Ташкентка шылтыратып маташадыр. Бәлки, инде аның хакында ашыгыч мәгълүмат җыялардыр? Уйлана-уйлана ул тагы бер сәгатьләп йөренде, арыгач, айванга менде.

    Йомшак курпачларга җайлап урнашуы гына булды, алдында тагы Сабир-баба калыкты, ул зуп-зур бакыр подноска төяп алып килгән тәлинкәләрдә әле генә мангалдан алынган эссе-кайнар шашлык изри иде. Икенче тәлинкәдә ваклап туралган һәм өстенә корея борычы сибелгән суган, шашлыклар өстендә әле генә тандырдан алынган кайнар-кызыл кабартмалар.

    “Күрәсең, мине тиз генә кабул итмәсләр”,—дигән уйга килеп прокурор акрын гына ашарга кереште. Шашлык гаҗәеп дәрәҗәдә тәмле, баш әйләндергеч хуш исле иде. Шулчак ул коньяклы фляжканы машинада калдыруына үкенеп тә куйды, юкса әбәткә һәм кәефне күтәрергә бик ярап куяр иде.

    Йомшак яшь тәкә итен саксаул күмерендә кыздырганнар булса кирәк, пешекче үз эшен яхшы беләдер, мөгаен. Сухроб шашлыкка мөкиббәннәрдән түгел иде, ләкин Аксай шашлыгы аңа ошады. Беренче порцияне ашап та бетермәде, икенчесен китерделәр. Башта боларының шампурларының сәер бөгелеше гаҗәпләндергән иде, әмма шашлыкның хуш исеннән ул аларның ачык утсыз яна торган тандыр-кебабта кыздырылганын аңлап алды. Ташкентта андый мичләрдә шашлык эшләүне инде онытып баралар, пешекче осталар Фирганә үзәнендә генә калып бара, күрәсең, шундыйларның берсе ашау-эчүдә талымчан Акмал ханга хезмәт күрсәтәдер. Тандыр-кебаб белән бергә сүзсез карт ачык-чучук дигән үтә дә яндыручан салат һәм ике чәйнек чәй алып килде, шашлык ашагач, гадәттә үтереп эчәсе килә башлый.

    “Суярга ашаталармыни”,—дип, ирония белән уйлап куйды кунак, идарә ягына сиздермәслек карашлар ташлап алды, ә анда аның килгәнен белмәгән кебек кыланалар иде. Юкса, һәйкәл янындагы айван дүртенче каттан яхшы күренә булыр. “Хәзер мин капкында,—дип уйлады Сенатор тыныч кына.—Артка чигенергә дә юл юк, кертмәгән кебек, ханның ихтыярыннан башка чыгып та китә алмыйсың”. Ул курку сизми иде, эч пошуы да үтте, ханның вакчыл мин-минлеге файдага гына булды, шулай итеп, ул үзенең йомшак якларын ачып ташлады түгелме соң? Бүген, бигрәк тә аның хәлендәге кешегә, ҮКның административ бүлек мөдирен ярты көн мәйданда тотарга ярыймы соң?

    Дүртенче катка кара “Волга”да гына менүче кешедән үзенең өстенлеген сизгән прокурор вәзгыятьне тәмам аңлап алды. Төп сәбәп киңәшмә-мазар да, каядыр ашыгыч шылтырату ихтыяҗы да түгел, бу—кунакны кимсетергә маташудан туган вакчыллык кына иде, янәсе кемгә килгәнеңне бел!

    Шашлыкны ашап бетерүгә, тавышсыз картка ияреп яшь кенә бер кыз килеп керде, кул юарга кечкенә ләгән урнаштырды, комганнан су салып торды, дастарханны җыештырды, савыт-сабаны алыштырды, газетлар кертте. Бусы да уенның бер өлеше иде бугай, аны онытмыйлар, ашыгычлык белән нидер кырырга да маташалар ахрысы.

    Газетлар иске булып, аларның күбесен прокурор укыган иде инде. Ул ашыкмый гына аларны актарды, үзе дүртенче катка караш ташларга да онытмады. Тәрәзә пыялалары чиста, алар аша ул анда кемнәрнеңдер әле бер, әле икенче тәрәзәгә килүләрен күреп алды. Табигый ки, аларны Ленинга куелган һәйкәл-сын кызыксындырмый. Әмма прокурор беркатлы кешеләрдән түгел, иртән үк чакырмаган икән, хәзер менә нигә килгән дип башын ватсын, яраннары белән киңәшсен, прокурор анда үз аягы белән барып кермәячәк.

    Кояш кыздырганнан кыздыра, айванда бөркү була башлады, юлбашчы һәйкәленнән төшкән күләгә уңгарак авышты, Сенатор сәгатенә карап алды, тагы ярты сәгатьтән чакырмасалар, торам да Аксайдан китәм дип уйлап алды, шулчагында селкенә башларлар. Күрәсең, аның бу хәрәкәтен дөрес сизенделәр, бер егерме минуттан иртәнге шәп итекләрнең шыгырдавы ишетелде.

    —Гафу итегез, Сухроб-әкә, эшләр-мәшәкатьләр күбрәк шул,—диде ул.—Мин сезнең килүегез турында директорга әйткән идем, тик аны ашыгыч рәвештә обкомга чакырып алдылар, ул сезне яхшылап кунак итәргә кушты.

    —Ничек алай? Идарәдән машина китмәде, йөк лифтының шыгырдавын мин ишетми калмас идем,—дип кырыс итеп сорады Сенатор.

    —Тагы бер тапкыр гафу итегез, сез бит Аксайда беренче тапкыр, безнең бинага төрле юллар белән керергә, төрлесе белән чыгарга мөмкинлеген белмисез, ә бер үк номер тагылган кара “Волга”лар, сер итеп кенә әйтәм, берничә, шуңа алар вакыт-вакыт кешеләрне бутыйлар. Хуҗа бүген сезнең белән кичке ашны бергә ашыйм диде, ә хәзер әйдәгез, мин сезне кунак йортына алып барам. Юл кешесенә ял яхшы, юынып чыгыгыз, анда, сез килүгә дип бассейнда суны алыштырдылар, фин саунасын җылыта башладылар.

    Шунда прокурор тагы үзенең Кыек көзгеләр илендә икәнлеген исенә төшерде, җир асты бункерлары, катакомбалар, шоссега һәм елга ярына чыгучы тоннельләр дә барын ул онытып җибәргән иде.

    Кунак йорты, прокурор уйлаганча, янәшәдә түгел икән, анда машинада барырга туры килде. Алма бакчасына салынган, көнен дә, төнен дә яхшылап сакланучы искитмәле чуар йорт декоратив агачлар, сирәк куаклар белән чолгап алынган, ике метр биеклектәге тимер челтәр белән коймаланган иде.

    Эчке якта, паркта диик, бар урыннарга озын тимер чыбыклар сузылган, болары бәйдәге бүре буар этләрне иркен йөртер өчен. Ишегалдындагы хезмәтчеләрнең тыз-быз йөрүеннән ул шуны аңлады: кунакны каршылау турында фәрман әле яңарак кына бирелгән булса кирәк.

    Кышкы бакча яныннан узганда уң тарафта ябык өсле бассейнны да күреп алды, аның зәңгәрсу кафельле стена-диварлары, су төсенә кереп ымсындырып торалар иде. “Чумып чыгу начар булмас, су коенмаганыма йөз елдыр инде”,—дип прокурор елдам гына уйлап алды, шулвакыт үзенең плавкисыз икәнен искә төшерде. Кунак йортында аңа бирелгән бүлмәгә килеп керсә, тагы бер шаккатты: караватта алтын төсендәге йомшак халат, кибет төргәгендә су коену ыштаны-плавки, ак махер одеал һәм шундый ук сөлге ята иде—барысы да өр-яңалар. Сенатор шундук пижаманы киде, ул аңа тап-таман булып чыкты һәм коенырга китте. Башта ул ишекләре бассейнга караган саунаны тикшереп чыкты, анда берәү мунча алдында электр самавырын көйгә сала, суыткычка чех сырасы тутырып маташа иде.

    “Тау ханы заманча яши белә”,—дип үзалдына уйлап куйды ул, монда байлык өстендә байлык, зиннәт өстендә зиннәт барын ишетсә дә, болай ук булыр дип күз алдына да китерә алмый иде. Тауда аучылар өчен салынган әкияттәгечә зиннәтле сарайлар, мәрмәр колонналы, сырлап-бизәкләп эшләнгән ат сарайлары, яхшы нәселле атлар, аларның аукционнарда адәм башына сыймаслык бәяләрен дә искә төшерергә мөмкин иде. Ләкин суы җылытыла торган бассейн һәм үзенә әзерләп куелган кием-салым прокурорны ныграк гаҗәпләндерде.

    Ул озак итеп, рәхәтләнеп йөзде, коенды. Акмал хан мондый йөзү залын нинди видеофильмнарда күреп, күчереп эшләткәндер, анысы нәмәгълүм, әмма бассейн гаҗәепләр дә әйбәт, матур һәм уңайлы иде. Дөрес, җирле, милли архитектура чалымнары юк диярлек. Диварлары тоташтан озын-биек тәрәзәләрдән тора, затлы һәм чыдам кирпечтән эшләнгән стена, куе чия төсендәге калын тукыма белән каплау мөмкинлеге дә каралган пыяла түбә, зур агач кисмәкләрдәге пальмалар, сирәк очрый торган кәрлә агачлар, келәм юллар, бинаның төсенә тәңгәл китереп сайланган паласлар мондагы һәрнәрсәнең уйлап эшләнгәнлеге турында сөйли иде. Ул әле тагы су керергә җыена иде, ләкин саунадагы кеше кереп сорады:

    —Сухроб-әкә, йөз ун градус эсселек җитәрме?

    Халатны эләктереп саунага күчәргә туры килде.

    Ул инде бассейннан, саунадан, бай өстәлдән дә ифрат риза кебек булды, ләкин иң ахырда нервылары уйнап китте, кәефе кырылды, ул үзенең кайда икәнен уйлый башлады. Саунадан ул коену залына өч тапкыр йөгереп чыкты, бассейнның зәңгәрсу чоңгылына чуму шундый рәхәтлек китерә ки, су бераз салкынчарак булса да, тәнгә сихәт бирерлек дәрәҗәдә йомшак иде, самавырга да шифалы суны бер чыганактан алалардыр. Соңгы мәртәбә йөзгәндә прокурор бассейнның ахырына кадәр барып җитте, анда күгәрми торган корычтан матурлап бөгелгән өч баскыч куелган, алар судан чыгарга бик җайлы иде. Йөзеп килүгә, ул кулын тоткаларга сузды, кинәт кенә гәүдәне каучук белән тышланган басмаларга ыргытасы килеп китте. Бармак очларын тидерүгә, аны электр тогы суккандай итте, ул куркынудан кычкырып куйды, шунда авызына су керде һәм бассейнның уртасына таба йөзә башлады, шунда үзе “менә Аксай ханының тагы бер кеше башы җитмәслек алымы” дип уйлады, баскычларга ток бирдең, анда бер дошманыңны йөздердең һәм кеше юк—зәңгәр бассейнда матур үлем булачак. Ләкин икенче мизгелдә аңлап алды, шуны оештырсалар, ул бит үлеләр патшалыгына атлар иде. Шундук үз хәленә бәя бирде: нервылар нык какшаган, мунча алдыннан коньяк белән артык мавыкты шул, югыйсә кабымлыклар бик шәптән иде бит. Ярый әле саунаның калын ишеге нык ябылган, хезмәтче аның куркынып кычкырганын ишетми калды. Прокурор судан чыкты да бассейнны чолгап алган киң бордюрга барып ауды, чөнки куркудан аяклары дерелди, атларлык хәле дә юк иде. Мунча алдында сыйлану теләге шундук башыннан очты, ул сауна хуҗасы белән саубуллашып үз бүлмәсенә атлады. Керүгә караватын көйләде һәм җәймә астына чумды, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исеме алган, күкрәгендә, үзе әйткәнчә, ике Гертруда йөрткән кеше белән сөйләшү алдыннан әйбәт кенә йоклап алырга кирәк иде.

    Бассейндагы куркуга карамастан, шундук йокыга китте, татлы изрәү белән онытылды, бәлки ул иртәнгә кадәр дә йоклаган булыр иде, ләкин шыгырдавыклы итек кигән иртәнге чәйдәш уятты:

    —Торыгыз, торыгыз, Сухроб-әкә,—дип ул аны җилкәсеннән җиңелчә генә селкетә иде.—Бер сәгатьтән хуҗа килә, пешекчеләр күптән кичке ашны әзерлиләр, торыгыз.

    Прокурор теләми генә торды, алтын тешле адәм чыгып киткәч кенә аңлап алды—бер сәгатьтән теләгән кешесе—күпме куркынычлар аша янына омтылган кеше белән очрашачак. Ул тагы тиз генә алтынсу төстәге халатка төренде һәм бассейнга ашыкты, бары салкынча су гына күңел көрлеген, тән ныклыгын кайтара ала, ә алар кирәк булачак әле.

    Озаклап коенды ул, хәтта хан белән нәкъ менә бассейнда очрашу теләге дә баш калкытып куйды, ләкин ул бу теләкне башыннан куарга тырышты һәм ашыгып коену залыннан чыгып китте. Бүлмәдә телевизор карап утырып та булыр иде, әмма аңа дүрт стена эчендә тар, тәрәзәдә көчле кондиционер гүелдәп утыруга карамастан, эссе-тынчу булып тоела башлады һәм ул ишегалдына ашыкты.

    Җәйге кухняда пешекчеләр кайнаша, алар янында иртәнге якта газет алып килгән Мәүлидә ярдәм итеп йөри, әмма ак киемле сүзсез карт килеп җитмәгән иде әле, күрәсең. Ул паркның иң ерак аллеяләренә борылды, аның ишегалдына килеп керүгә үк махсус көтеп торгандай Арипов белән очрашасы килми иде. Шулай да ул бакчада нинди хәрәкәт барганлыгын абайларлык, кунак йортының яшел капкалары шәйләнерлек юллардан читкә китмәде. Эңгер-меңгер төште, хуҗа килер алдыннан аллеяләргә шлангтан су сиптерделәр, бакчада яңгырдан соң була торган салкынча-саф һава урнашты. Өлгереп җиткән алма исе бөтен паркка җәелгән, монда башка җимеш агачлары юк иде, ләкин кыргый-матур агачлар һәм куаклардан (аларның кайберләре әле чәчәк атып утыра), розарий һәм кура җиләклеге ягыннан тәнеңне иркәләр, җаныңны дулкынландырырлык ис-аромат аңкый иде. Болар өстенә, җил таулардан чикләвек урманнары, кыргый алыча исләрен дә алып килә, болар барысы да йорт янында сулышны киңәйтеп, тәнеңне рәхәт дулкынга көйләүче мохит тудыра иде.

    Бераздан аллеяләрдә ут кабынды, беседкалар янында, тыгыз-куе артыш куаклары арасында декоратив яктылык җемелди башлады. Имеш, алар янында яшәгән кешенең гомере озын була. Бикле яшел капкалар янында да ут кабынды. Ә хуҗа һаман күренми иде әле. Прокурор акрын гына атлап йөрүен дәвам итте, сукмакларга искечә манерда юеш кызыл ком сибелгән иде, кинәт кенә аның исенә Ташкенттагы балачак хатирәләре белән бәйле җәйге “Хива” кинотеатры килде, тавышсыз кино заманнарында “Солей” дип аталган ул кинотеатрның да бик матур бакчалы ишегалды булып, аның сукмакларына да нәкъ менә шушындый ком сибәләр иде. Аксай бакчасы балачак истәлекләрен яңартты. “Хива” театрында күрсәтелгән киноларны ул юан чикләвек ботагына утырып карый иде, ләкин аңа еракта калган яланаяклы балачак хатирәләрендә казынырга ирек бирмәделәр, йорт бусагасында алтын тешле кеше күренде.

    —Сухроб-әкә,—диде ул.—Өйгә рәхим итегез.

    Хан тагы мөгез чыгармакчы була, дип уйлап куярга өлгерде прокурор. Күрәсең, очрашуны иртәнгә калдырмакчыдыр. Ләкин ул якынлашуга, кыйммәт костюмлы, шыгырдавык итекле елмаеп әйтә салды:

    —Рәхим итегез, минем арттан барыгыз, хуҗа сезне көтә.

    Сенатор иртәдән бирле үз исемен дә әйтмәгән кеше артыннан иярде. Күрәсең, йортка керү өчен дә туннель бардыр. Юкса, күктән төшмәгәндер ич. Башны юк белән ватарга кирәкми иде, ләкин шунысы хак, хуҗа, чыннан да, цирк трюклары ярата икән. Кинәт ачуы кузгалган прокурор аңа эчтән генә “Күз буучы” дигән кушамат тагып та өлгерде. Аксай ханына бу исем бик тә килешеп торыр иде.

    Алар озак кына галерея буйлап бардылар, монысы кышкы бакча иде, аннан сулга, ачык-кызыл төстәге келәм-юл җәелгән паркет идәнле коридорга борылдылар, шулчак алтын тешле сул яктагы ишекне шакыды. Эчтән җавап ишетелмәде кебек, ләкин аны озатучы ишекне ачып җибәрде һәм керергә яраганлыгын ишарәләп Сухробка ым какты.





    Прокурор сүрән яктыртылган бүлмәгә килеп керде, лампалар балкыган коридордан соң күзе тышта калгандай иде, ул хәтта стена янындагы курпачта хәл җыеп яткан кешене абайламады. Күзләр бераз ияләшә төшкәч, сәламләү өчен якынлаша башлауга, тегесе, авыр гәүдәсен җиңел генә ыргытып күтәрелде һәм каршы атлады. Йөзендә алтын тешле елмаю чагылды.

    Карден, Хуго Босс, Бернард ле Рой, Ги ля Рош, Карвеннарың бер якта торсын,—дип эчтән генә көлемсерәде Сенатор. Аксайда моданы менә кем кертә икән. Аксай номенклатурасының ник алтын тешле булуы аңлашылды. Алар бүлмә уртасында очраштылар һәм кул кысыштылар.

    —Дастарханга рәхим итегез,—дип, хуҗа кыска бармаклы кулы белән табынга ишарәләде.

    Шул арада Сухроб тирә-ягына күз ташлап өлгерде. Бүлмә шәрекъчә бизәлгән, ник бер өстәл яисә урындык булсын, монда, гомумән, мебель юк, тирә-якта келәмнәр, курпачлар, мендәрләр патшалыгы. Розарийга караган зур тәрәзәләр шар ачык, күрәсең, хан кондиционер яратмыйдыр, ләкин залда салкынча иде, көндез, мөгаен, борынгы гадәт буенча, идәнгә бозлы су тутырылган ләгәннәр куеп торганнардыр.

    —Алла хакы өчен, көттергәнем өчен гафу итегез,—диде Акмал-әкә стена яныннан элеккеге урынын алып.—Эш муеннан, барысын кайгыртырга кирәк. Нишлисең, үзгәртеп кору заманасы. Яңа хакимият тә безгә байракларның юкка гына бирелмәгәнлеген аңласын, дип тырышабыз инде.—Һәм ул башы белән кунак утырган яктагы стенага ымлап куйды.

    Сенатор ирексездән борылып карады, җете кызыл төстәге келәм асылган стена янында бихисап байраклар тезелгән иде, уканы жәлләмичә алтын җепләр белән чигелгән бәрхет комачларны идәндәге сапларыннан гына санап булыр иде, ләкин санамыйча да аларның күплеге хәйран калдыра, беренче тәэсир шундый иде. “Әйе, очрашу урынын шәп сайлаган бу,—дип уйлап куйды прокурор.—Авторитеты белән авызны томаларга телиме? Шайтан белсен…”

    —Сезнең килүегез турында әле генә әйттеләр, иртәдән бирле обкомда… Наманганга барырга туры килде, әле генә кайттым. Үпкәләмәгез, һәркемнең үз начальствосы. Аларга миндә ҮК кешесе бар дип әйтә алмыйм ич инде, казынуларын яратмыйм, кем ул, нишләп йөри, нишләп без ул хакта белмибез, дип төпченә башларлар.—“Күз буучы” җанын борауларга теләгәндәй итеп прокурорга карап алды, сүзләренең кунакка ничек тәэсир итәсен бик беләсе килә иде аның.

    Сенатор ваемсыз тыныч кыяфәтен саклап кала алды, чөнки ханның өстенлекне үз ягына аударырга җыенуын, сүзләр белән бик оста капшап маташуын сизенгән иде инде. Акмал-әкәгә, шиксез, бу визит артында кемнәр торуын чамалау мөһим. Әле кибеп тә җитмәгән чәчләре, бераз шешенкерәк төс алган йөзе директорның ял итеп ятуы, күптән түгел генә бассейнда коенып чыгуы турында сөйли иде. Ләкин, ни генә булмасын, прокурор аңа ышанган кыяфәт чыгарды.

    —Аңлыйм, Акмал-әкә, аңлыйм, иң башта эш, шунсыз булмый. Хәер, мин сезгә шәхси йомыш беләнрәк килгән идем. Ә болай үпкә-сапкам юк, вакытны бик матур уздырдым, рәхмәт яусын. Сездәгедәй шаккаткыч бассейн белән сауна Ташкентта да сирәктер.

    —Тырышабыз инде. Аксайда безгә һәр кунак кадерле, нишләп, Сухробҗан, элегрәк килеп чыкмадыгыз?—диде “Күз буучы”. Сорау төбендә икенче мәгънә дә ачык тәгаенләнә иде.

    Сенатор сүз башында ук йорт хуҗасын төпкә утыртырга җыена иде, шуңа күрә, боргаланмый гына җавап бирде:

    —Элек килә алмый идем. Вазифам кушмый иде. Сез бит барысын да болай куанып каршы алмый идегез. Хәзер менә миңа да Аксайга килеп күренер вакыт җиткәндер дип белдем. Ничек яшәвегезне күрәсем килеп китте, сезнең хакта күп ишеткән бар...

    Аның җавабы “Күз буучы”ны уйга калдырды булса кирәк, ул әйтергә сүз таба алмыйчарак торды. Прокурор Аксайда мода урнаштыручы ханның тагын бер йомшак ягын сизеп алды.

    Җавапны шактый озак көтәргә туры килде.

    —Кунакларга без һәрвакыт шат, үзегез дә ышанырсыз, диде, ниһаять, хан.—Яңа заман, яңа кешеләр… Кызганыч, сезне элегрәк белмәгәнмен. Дөрес, мәкаләләрегезне газеттан укыганым бар. Алар монда да шау-шу кубардылар. Сезнең өчен сөенеп туя алмадым, бездә дә хокук гыйлеме сүрелмәгән икән дип горурландым да әле. Барысы да Мәскәүдән генә килергә тиеш түгелдер бит. Мин һәрчак сезнең кебек кешеләр өчен тау булып күтәрелдем, булышып яшәдем. Монда булмавыгыз сезнең гаеп түгел, сәләтле кешене алып килә белмәүчеләр гаебе, юкса андыйлар бездә һәрчак ярдәм һәм аңлау таба иде. Борын төбендәгене генә күрә белүчеләр Аксай республика өчен үзенең мәгънәсен-кирәклеген югалтты дип, нык ялгышалар, андыйлар еракка карый алмый… Сезнең килүегезгә мин чынлап та шатмын, Сухроб.

    Һәм, аек баштан сөйләшүнең куркыныч төс ала башлавын чамалап булса кирәк, ул учын учка сукты, шул ук минутта бүлмәгә Мәүлидә һәм тагы бер чибәр кыз килеп керделәр. Алар тиз генә чәйнек-чынаякларны җыештырдылар, шакмаклы ашъяулык өстенә тагы берне, кардай ап-агын җәйделәр һәм дастарханга төрле кабымлык, салат, җиләк-җимеш тезә башладылар. Иң соңыннан подноска ике шешә затлы коньяк һәм рюмкалар куеп телсез карт килеп керде. Шәригать кануннары кызларга хәмергә кагылырга кушмый. “Ханның инсафлылык күрсәтергә азаплануы инде монысы,—дип эчтән генә көлемсерәде аның гадәтләрен яхшы ук белгән Сенатор—Коръәнне йөз тапкыр гына бозмагандыр инде, юкса”. Күрәсең, тамаша аның өчен уйнала иде, әйдә, янәсе, шәһәр корты, Акмал ханнан өйрән чын халык йолаларына.

    Берләшмә директоры коньякны үзе бүлде, мөлдерәмә тулы рюмканы кунакка таба этәреп әйтте:

    —Ни генә булмасын, сез минем кунагым, йортыма юл табуыгыз әйбәт булган. Илгә болгавыр заманнар килгәндә танышуыбыз да аерым мәгънәгә ия. Үзгәртеп кору дошманнарының чамадан тыш күп икәнен яхшы беләсездер. Бу чорны да узарбыз, иншалла, партиянең куәте-көче җитәр! Танышу өчен, хәбәрдарлык һәм демократия чорында яңа хәл-гамәлләрдә эшләп килүче партия өчен!

    “Сөйләшүне бигрәк тә кәттә башлады бу. Алда тагын ниләр генә ишетмәбез!”—дип уйлап алды кунак, ләкин тостны елмаеп кабул итте. Ул эчеп куюга хуҗа лимон салынган тәлинкәне аңа таба этәрә төште.

    —Авыз итегез, үзебезнеке, лимонариебез бар. Елга ярты миллион сум табыш алабыз. Ташкентка, теге Фәхретдинов атлы галимгә өйрәнергә кешеләр җибәргән идек. Хәзер үзебез түләүле курслар булдырдык, лимон үсентеләре сатабыз. Акча булдыклы кешеләрнең аяк астында, бары көнче-хөсетлеләр генә чит кеше кесәсендәгене санарга ярата.

    “Бу сүзләр нидән әле?—дип уйланды прокурор.—Әллә мине лимонарийдагы урлау-үзләштерүләрне тикшерергә килгән дип уйлыймы икән?” Акчаны йөзәр мең сумнар белән генә исәпләүче кеше буларак, лимонарий аны тамчы да кызыксындырмый иде, шулай да лимонны тәмләп капты. Ул бар ташкентлылар кебек үк Италия, Марокко, Греция, Грузия лимоннарына шаккатмый иде, ә бәлки йомшак кабыклы, аеруча баллы җирле лимоннарны үз күрә төшә. Ташкент хатыннары аннан әллә нинди тәмле кайнатмалар ясарга остарып беттеләр инде.

    Прокурор тәлинкәсенә иң элек ни салырга икәнен чамалап бай дастарханга күз төшерергә дә өлгермәде, “Күз буучы” аңа ат колбасасы—казы тәкъдим итте:

    —Күптән түгел генә яшь җылкы суйдык. Билләһи дим, ирләрнең дәрт-дәрманын унлата арттыручы мондый казыны Аксайдан башка җирдә мәңге таба алмассыз.—Һәм кычкырып көлеп җибәрде. Бу сүзләрнең бер генә тапкыр әйтелмәгәнлеге дә аңлашылып тора иде.

    Җылкы рәтен Аксай ханы теләсә кемнән дә яхшырак белә, казы-казылык ясау өчен яшь атларны ул махсус технология буенча симертә иде. Прокурор аңа рәхмәт әйтеп, тәлинкәсенә берничә кисәк салды, ә тегесе бәллүр рюмкаларны тагы мөлдерәмә тутырып та өлгерде, күрәсең, кунакны тизрәк җылытасы килә иде.

    —Дулкын Назарович ничек яшәп ята?—дип сорады ул кинәт кенә, яңа тост алдыннан үзе өчен кайбер нәрсәләрне ачыкларга теләгәндәй.

    —Бишенче катта мин сирәк булам, анда зур кешеләр, зур мәшәкатьләр. Эш буенча очраштыргалыйбыз, ул, Аллага шөкер, исән-сау, көче ташып тора. Безгә, яшьләргә, кемнән үрнәк алырга дигәндә, ярый әле, андый кешеләр бар,—дип читләтебрәк җавап бирде Сенатор, үзенең элемтәсен афишалап торасы килми иде.

    —Тыйнакланмагыз инде, Сухроб Әхмәдович, без бит бишенче катта күпләрнең ишеген аяк тибеп кенә ачканыгызны, бүген иң перспективалы хезмәткәр икәнегезне дә чамалап торабыз. Шунысы яхшы: мин-минлеккә бирелмәгәнсез, иске кадрлар турында да җылы сөйлисез, хәзерге яшьләргә үткәннәрне сүгәргә дә көләргә генә булсын. Без дә бит тик кенә утырмаган, байракларны юкка бирмиләр... Тагы менә нәрсә Сухробҗан, дөньяны өч кит өстендә тора диләр, тамырдан килешмим, дөнья дуслыктан тора, ирләрнең ныклы дуслыгыннан...

    —Ирләрнең һәркайчан “Мин—сиңа, син—миңа” дип яшәвеннән,—дип төрттереп алды мәҗлестәш, әмма “Күз буучы” астыртын мәгънәне аңламады, күтәреп үк алды:

    —Ай, шәп әйттең, дөрес әйттең. Шуңа күрә, дуслар өчен тотыйк әле. Кайчандыр Дулкын Назаровичны күтәрергә без дә ярдәм иткән идек, менә шулай ярдәмләшү җирне-тормышны тота да инде ул...

    “Көндез аның белән сөйләшеп өлгерде микәнни?”—дип борчылып куйды прокурор, ләкин тынычланды, чөнки “Күз буучы”ның, гадәтенчә, зурдан кубып, купшы сөйләшергә яратуын аңлап алган иде инде.

    Дуслар өчен эчтеләр, үзара ярдәмләшү өчен дә җибәрделәр. Акмал ханның тостларда узыш башлавының сәбәбен ул чамалаган иде инде. Кайнар кабымлыклар кертелде, тагы тандыр-кебаб, нарын, нечкә итеп түгәрәкләп киселгән, бавыр кушып пешерелгән, өстенә ит һәм казылык, пычак йөзе калынлыгында гына туралган суган салынган, кара борыч сибелгән токмач… Биш минут та үтмәде, Мәүлидә манты салынган кечкенә табак алып керде. Урыс пилмәне белән грузинча хинкалига охшаган бу нигъмәт сарык итенә курдүк мае кушып, суганлап, борычлап парда пешерелә. Мондый кабымлык белән исерүе шактый авыр нәрсә.

    Ике Гертруда иясе сүз арасында кебек кенә әле бу, әле теге кеше турында сораштырды, әле берсе, әле икенчесе өчен тост әйтте. Шулай итеп, прокурорны элеккеге берәр “дусты”—аның хисабына яшәгән адәм җибәрмәде микән дип тә белергә маташты. Ул бит юләр түгел, баш очында болытлар куерганын белә, дөрес, соңгы төгәллекләр җитенкерәми, чөнки Ташкент белән элемтәсе начарланды. “Күз буучы” көтә иде, менә-менә бу исем-фамилия артыннан... көтелмәгән кунак әйтеп ташлар кебек: “Ә мин, Акмал-әкә, сезгә аның үтенече буенча килдем дә инде!” Ләкин фамилияләрне колодадагы кирәкле кәртләрне сакланып-сайланып чыгарган кебек кенә әйтсә дә, теләгенә ирешә алмады, алар барысы да галстуксыз, әллә нинди сәер пиджак кигән бу кешедән, стенага аткан борчак шикелле, чәчрәп кенә төшә бардылар. Ул инде яхшы аңлый иде—моннан берни дә ала алмассың, ә ул болай өйрәнмәгән, шуңадырмы, акрынлап ачуы кабара башлады. Ә кем һәм ни өчен җибәргәнен турыдан-туры сорарга аңа мин-минлеге кушмый иде, яхшы, кунакчыл хуҗа буларак вакыйгаларны ашыктырырга да ярамый.

    Дәрәҗәле кунакка килгәндә, ул сүзгә кирәгенчә генә кушыла белде, теге яки бу дәрәҗәле кеше өчен эчте, үзе эченнән генә Акмал хан тезгән фамилияләрнең һаман югарыга үрләгәнен дә абайлап барды. Менә-менә Беренченең дә исеме аталыр дип көтте, чөнки алар Рәшидов белән дус булган кебек, аның белән дә әшнәләшкәннәр, ханны моннан ике ел элек нәкъ менә ул коткарып калган иде. Ләкин Арипов ашыкмады, башка кәртләрне чыгара торды.

    Прокурор “Күз буучы”ның күпләргә биргән кыскача бәяләмәсенә шаккатты: төгәл, үткен иде алар һәм бу кешеләр аның алдында яңа яклары белән ачылып киттеләр. Бер-ике фраза белән ул Сенаторны аяктан ега язды, ә бит алар аңа мәңге сатылмас, акчага кызыкмас, шуның өстенә, гадел, туры сүзле булып тоелалар иде, баксаң, алар күптән инде “Күз буучы” белән “дуслык”та икән. Чыннан да, “Дустың кем икәнен әйт, үзеңнең кем икәнеңне белермен...”—дип юкка әйтмиләр икән шул!

    Сүздә өстенлеккә ирешмәгән йорт хуҗасының кәефе күзгә күренеп төште, күп эчә башлады, визитның максатын ачарга да ярый иде кебек инде, тик һаман уңайлы форсат чыкмады, ә директорның гасабилануы уңайлы фал иде. Ул вак-төяк сорарга килмәде. Шуның өстенә, Акмал хан табигате белән “ябалак”, төннәр буе эчеп чыга, димәк, ашыгырга ярамый.

    Икенче шешәдә калган коньякны бүлгәндә Акмал хан вакыйгаларны үзенә зыян ясап ашыктыруын аңлады, Ташкент кунагы эчә белә, ашауда да хәтәр, аның үзенең бүген ашыйсы килми, эчке усаллык та җанын буып тора һәм исерә баруын сизенде, инициативаны ычкындырды. Югыйсә, ул күп эчсә дә исерми торган иде. Әле чынлап сөйләшү булмады, бераз җылындылар, көчләр нисбәтен чамаларга тырыштылар. Димәк, ял итеп алырга, чыгып һава сулап керергә, фикерләрне тупларга кирәк булыр. Ләкин беренче раундта ул җиңелде.

    Шуңамы, ул кинәт кенә күңеле күтәрелеп, әйтеп куйды:

    —Әйдәгез, Сухробҗан, төнге паркта йөреп керик, ял да итәрбез, теләсә-кайсы ботаника бакчасы кызыгырлык сирәк агачларны, куакларны күрсәтим әле. Миңа экзотик агачлар, куаклар, чәчәк орлыклары бүләк итүчеләр күп. Бәлки сез дә күңелемә юл табарсыз, Гагра, Цхалтубо, Форос, Ялта кебек җирләрдә ял иткәнегез бар. Ял иткән арада кызлар табын әзерләр, пылаучылар казанга дөге салыр. Ни генә ашамасак та, ни генә капмасак та, үзбәк өстәленең ханы—барыбер пылау, Аксайда аны әзерли беләләр. Гәрчә ташкентлылар иң яхшысы үзләрендә генә дип уйлый булыр…

    —Юк, юк, башыма да кереп карамады. Бигрәк тә сезнең тандыр-кебаб белән джиззалы кабартманы авыз иткәннән соң. Кызларыгыз кебек чибәрләрне атаклы “Бахор” бию ансамблендә дә таба алмассың,—дип ачыктан-ачык төчеләнде Сенатор. Турыдан-туры мактау йорт хуҗасына уңай тәэсир итте. Аның күңеле шуңа өйрәнгән, һәркемнән ул шуны көтә иде.

    —Рәхмәт, бәя бирә белдең. Зәвыклы кеше икәнең күренеп тора. Юкса, кайчак бер авыл мокыты килә дә һәрнәрсәгә борын җыерып йөри, монысы ошамый, тегесе ошамый. Әйдә, Сухроб, кадерлем, артыш куаклыгында сулап килик әле, ул гомерне озайта диләр, әгәр без аны коньяк белән кыскартканбыз икән, кирәк кадәр итеп кире кайтарыйк. Әгәр дә эчмәсәк, тартмасак, изге артышлар һәм атлар янында утырып, гомерне никадәр озайтыр идек, ә?

    Кунак Аксай ханының яраткан айгыры Саман янында ат сараенда төннәр уздыруын да белә иде. Кемдер аны өч кит турындагы теориядән тыш, атлар белән аралашкан, җылкы ите ашаган кешенең озын гомерле булуы турындагы матур әкияткә ышандырган, чабышкыларны үлеп яратуы, җылкы көтүен һаман үстерүе дә шуннан, күрәсең.

    Аксайда атлар кешеләрдән яхшырак яши, ул аларга игътибарлы гына түгел, чын мәхәббәт тота иде.

    Парк үтә яхшы уйланылган, табигать үзенчәлеген оста файдаланучы архитектор кулы сизелә, моның өстенә, яктылык уены җәлеп итә, күрәсең, театрдан ут осталарын чакырганнардыр, гади электрикларның башына да килмәстәй кыландыруларны каян табар идең. Хан Акмалны көткәндә балкыган яктылык, фонарьлар уены эшнең башы гына булган икән! Йорт хуҗасы төнге бакчаның теләсә кемнең һушын җибәрерлек эффект ясаганын үтә яхшы белә иде. Тәбәнәк, көчле прожекторлар җирдән үк кеше кочагы җитмәс имәннәрне, төз Япон фейхоа агачларын кочаклап алалар да караңгылы-йолдызлы күккә чөяләр. Әле геометрик төгәллек белән яктыртылган юл борылышлары, әле куе агачлыктан ут кояшы янып торуы—барысы, барысы да бакчаны тылсымлы итәләр, парк яңа утлары белән уйный башлый, боларның берсен дә көндез күрә алмыйсың. Кинәт ялгыз бер агач зур планлы экранга эләккәндәй кабынып китә дә игътибарны шашындыра, йә яшел абрис кәүсәсенең, ботакларының камиллеге-матурлыгы күзгә ташлана, төнлә яфракларның лепелдәве-пышылдавы да бөтенләй яңача ишетелә икән. Без бит ландшафтлы архитектураны белмибез, бездә паркларга адәм рәтле игътибар юк, ә Акмал хан бакча-паркы кебек могҗизаны ябык дәүләт дачаларында яисә хөкүмәт йортларында гына табарга мөмкиндер. Хәтта кайлардадыр булган, ниләрдер күргән Сухроб та чын ихластан әйтеп куйганын сизми дә калды:

    —Фантастика!

    —Без сезгә Ташкент түгел, сезнең бетле дәүләт дачагыз,—диде борын төбеннән генә “Күз буучы” бик тә канәгать тавыш белән, кунакка зур тәэсир ясый алуы аның үзенә бик ошый иде.

    Сенатор бу паркта ханның туган көнендә, йөзләрчә дәрәҗәле кунаклар алдында нинди иллюминацияләр, фейерверклар, салютлар оештырылуын, төсле петардлар шартлавын, сигнал ракеталарының күккә ыргылуын күз алдына китерде. Хан туган көнен, уңайлырак булгангамы, яисә башка мин-минлектән чыгыпмы, беренче майда билгеләп үтә, шулай итеп, кыштан соңгы бәйрәми демонстрацияне дә ул үз хөрмәтенә оештырылган дип чын күңелдән кабул итә иде. Ә бу чакларда шау чәчәктә утыручы гүзәл паркның матурлыгын сөйләп-аңлатып бетерерлек булмый.

    “Аның карнаваллары үтте инде, замана башка”,—дип уйлап алды прокурор төнге миләүшә чәчәкләренә иелгән “Күз буучы”га карап. Акмал ханның туган көнендә бер генә тапкыр да була алмавы жәл иде. Юк, күңелендә Ариповка карата җылы хисләр уянмаган, аның бары тик шундый бай, колачлы, фантазиягә мул бәйрәмне күрәсе килеп киткән иде.

    —Телисезме, мин сезгә парктагы иң яраткан урынымны күрсәтәм,—дип, кинәт кенә сорап куйды Акмал.

    Төнге миләүшәләр исе шундый да көчле аңкый, гүя ул кабара, калка, дулкынландыра, хет исер-егыл, Сухробның бу гүзәл почмактан китәсе килми, ләкин кызыксыну өстенлек алды, бакча хуҗасының тагы нинди яраткан урыны бар икән. Һәм ул, миләүшә исенә манылган тынлыкны бозудан курыккандай, акрын гына әйтте:

    —Бик рәхәтләнеп, Акмал-әкә, бик рәхәтләнеп...

    Алар юлдан сулга борылдылар, зәңгәр чыршылар утыртылган почмакны урап үттеләр. Яктылыкка чумган чыршылар көмешләнеп балкый, алар хәтта җирнеке булып тоелмыйлар, әйтерсең лә, Марстан төшкәннәр дә ботакларын селкетеп шыбырдыйлар, инәләренең бер-берсенә ышкынып шышылдавы да ниндидер йомшак-җиңел металл тавышын хәтерләтә иде.

    Хуҗа үз паркын үтә яхшы белә икән, кактус плантациясе яныннан да уздылар. Көндез монда ханны көтеп ул берүзе йөрегән иде инде. Ләкин төнлә бу урынны танырлык түгел, караңгыда зур ачык-кызыл чәчәкләр аткан кактуслар бөтенләй башкача күренә икән. Аның кактуслар янында тукталасы килгән иде, ләкин хуҗа аларга күз дә салмады, тагы уң якка, кипарислар аллеясенә каерды. Шунда гына прокурор салкын дымлылык һәм агымсу исен тоеп алды. “Нинди дә булса мәрмәр бакалар утыртылган төсле фонтандыр”,—дип уйлады ул һәм бик нык ялгышты. Хәер, су һәм бака “савытлары” бар иде.

    Өчесе дә җидешәр метрлы, бер-берсеннән юка стеналар белән бүленгән “бака оялары”, чыннан да, аквариум тәэсире калдыралар, алар эчтән, яннан, өстән яктыртылганнар. Аквариумның өч бүлеге дә, бигрәк тә, аларның төпләре яхшы глазурьланган кызгылт керамик плитә белән балкый, стеналары, бассейндагы кебек, зәңгәрсуга төрелгән иде.

    Һәр өч диләнкәдә лилияләр, лотослар чәчәк атып утыра, мондый могҗизаны Сенаторның беренче күрүе иде әле. Ак йомшак лилияләр, сары, алсу, шәмәхә төсле лотослар—мондый камиллек-бөеклектән күзеңне дә алырлык түгел иде. Төптә кешеләрдән курыккан йокылы алтын карплар селкенә башлады, алар ялкау гына үз галәмнәрендә йөзәләр, лилия һәм лотосларның сабакларына тиеп-тиеп үтәләр, чәчәкләр чайкалып куя, алар тирәсендә вак дулкынчыклар хасил була.

    Артта чыкырдаучы компрессорлар бака оясына даими рәвештә кислород биреп торалар һәм төптән күтәрелүче вак күбекләр табигатьнең хәйрани бер тере почмагын хасил итә, аның кеше кулы белән ясалганына ышанырлык түгел. Хлорофиллга туйган каты лилия яфраклары кувшинкаларның ипле-затлы төсен киметә, әмма алар икебанадагы кебек композицияне тулыландыралар гына, монда өстәсе дә, көчәйтәсе дә юк. Ләкин табигать биредә дә кешедән көлү җаен тапкан. Лилиянең бер яфрагында бака күренде, ул, умарта корты кебек, чәчәктән нектар эчте, аннан соң аптырашта калып төнге кунакларга карап торды да, суга чумды, шуның белән кызыл йөзгечле, алтын сыртлы зур гына сазанны куркытып куйды.

    Табигать шулай инде, кеше кулы ясаганын тиз генә үзенеке итә: чикерткәләр чурлый, су куышлыгы өстендә утка җыелган черки өере кайный, болары аквариумны “йорты” иткән бакалар өчен тере азык иде. Бу күренешләр шулкадәр тылсымлый иде ки, прокурор үзенең кайда икәнен, ник килгәнен, кая килгәнен дә оныта башлады. “Бу ниндидер гипноз”,—дип уйлады ул һәм фотоаппаратсыз килүенә бик нык үкенде, гаҗәеп кадр булыр иде.

    —Менә шушы, җирдәгечә булмаган чәчәкләр җанымны айкый.—Ханның колак төбендә яңгыраган каты тавышы аны реаль тормышка кайтарды.—Кызганыч, монда әз булырга туры килә, паркта иң яраткан урыным шушы инде.

    Прокурор аквариумга каршы йомшак мүккә төренгән эскәмия күрде, саф һавада утыру комачауламас, әле аның һаман төнге лотосларның чәчәк атуын күрәсе килә иде, ләкин йорт хуҗасы аны кулыннан тотты:

    —Вакыт, дөге салырга кушып киткән идек, пылау көттергәнне яратмый. Пешекчене дә үпкәләтү килешмәс, тырышкан бит. Җәйге кухнядан ике тапкыр фонарь белән сигнал бирде инде,—диде Акмал әкә һәм алар ашыкмый гына байраклар белән тулы бүлмәгә таба кузгалдылар.

    Яңартылган дастарханга утыруга, тагы Сабир-баба күренде, шул ук подноста ике “Двин” коньягы утыра иде. Йөреп керү икесен дә айныткан, бигрәк тә, директор шәпләнгән, аның кәефе күтәрелгән, ачуы чыгып беткән иде.

    —Төнге бакчада ял итәргә теләвегез әйбәт булды әле, хәзер сез миңа, Сухробҗан, ничектер якынайдыгыз, аңлашыла башладыгыз. Әйдәгез, сезнең килүегез, эшләрегез уң булсын дип эчик. Уңышлар өчен!—диде “Күз буучы”, үгезне мөгезеннән алып, моның белән ул кунакны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды, шәрекъчә утырулар вакыты узган, сынау-сыналу да үтеп киткән иде.

    Прокурор йотып куйды, ул да, йорт хуҗасы кебек, эшкә тотынырга вакыт дип уйлый. Төн узып бара, “Күз буучы” үзен тыныч тота иде, ләкин шулчак Мәүлидәгә булышып йөргән чибәр кыз бер табак пылау китерде, ризык өстенә Дашнабад анары төшләре сибелгән иде. Чыгып барганда, ул прокурорга шундый шаярып-уйнап карап куйды ки, көтелмәгәнлектән битенә кызыллык йөгерде, хәтта әңгәмәне башларга әзерләгән сүзләрен дә онытып җибәрде. Пылау коткарды, икесе дә аңа җиң сызганып тотынганнар иде инде.

    Йорт хуҗасының да тамак ягы шәптән, куй ите һәм сарыклар турында сөйли-сөйли ул тәмле-сусыл калҗаларны сузды. “Мәсәлән,—диде ул,—иң мөхтәрәм кунакларны мин сарыкның уң як түшкәсе белән сыйлыйм.—Кунакның гаҗәпкә калуын күргәч, тагы аңлатты:—Сарык гел сул ягына ята, шуңа күрә уң як кояш нурларын күбрәк җыя, сеңдерә, аның ите дә йомшаграк, тәмлерәк, организм өчен файдалырак була. Уң як беркайчан да авырлыктан басылмый, бездә Гиссар тәкәләренең авырлыгы алтмыш-сиксән килограмм тарта”.

    Боларны белү яисә уйлап табу өчен нинди тәмле тамак, ашау колы булырга кирәк! Кайбер кешеләр айлар буе туңдырылган ит тә авыз итә алмый бит, дип шаккатты кунак, ләкин пылаудагы итнең шулкадәрле дә йомшак, татлы, тәмле икәнен сизмичә кала алмады. Акмал ханның ачышын Шубаринга сөйләргә кирәк булыр, аның дусты Икрам да тәмле тамак, бу яңалыкны бәяләми калмас, зур бүләккә хисаплар.

    Шулай җылы гына сөйләшә-сөйләшә алар бер табак пылауны юк иттеләр, шуны гына көтеп торгандай, комган һәм бакыр ләгәннәр күтәргән ике кыз килеп керде, ирләр җылы су белән кулларын юдылар. Мәүлидә суны хуҗага, иптәш кызы прокурорга салып торды, нәрсәгәдер өметләндергәндәй һаман шаярып елмайды, сөлге биргәндә юри икәнен сиздерерлек итеп ике тапкыр кулына да кагылып алды.

    “Хан нинди план кора, нишләп шулай юмарт кылана?”—дигән дулкынландыргыч уй узды аның башыннан, ләкин бу фикер шундук югалды. ҮК кешесе алда торган эшен искә төшерде һәм маңгаенда матур миңле, зифа буйлы, озын чалбар кигән кыз аның башыннан чыгып та очты.

    Сүзгә керешер алдыннан кунак директорга тартып алырга тәкъдим итте, үзе кабызып та җибәрде, сигарет белән утырганда, ул үзенең планын Арипов өчен артык оятсыз тоелмас дип уйлый иде.

    —Кадерле Акмал-әкә, сезнең дустыгыз саналмасам да, ике сәбәп аркасында Аксайга килдем,—дип кыю гына башлап җибәрде кунак.—Беренчесе, ҮКда аерым бүлекне җитәкләүче буларак, мин иске дусларыгызның сездән йөз чөергәннәрен, язмыш кочагына ташлаганнарын күреп торам. Алардагы бу үзгәрешнең төп сәбәпләрен белмим, бәлки болгавыр заманда үзең өчен куркудыр, күпләр хәзер исен-ушын җыя алмый, бәлки башка сылтаулары да бардыр, әмма алар элеккеге кебек сезнең тормышта актив катнашмыйлар, мин моны күреп-белеп әйтәм.

    Икенче сәбәп, турысын әйтәм, сезнең баш очыгызда кара болытлар куера, депутат кагылгысызлыгын алу өчен документлар әзер, килүемнең төп сәбәбе дә шул.

    —Мин боларны беләм, кадерле Сухроб,—дип бүлдерде аны кинәт кенә Арипов.—Әйдәгез тагы берәрне күтәрик, алда җитди сөйләшү, анысы да минем язмышым хакында, минем дастархан янында... Барып җиттем.—“Күз буучы” югалып калды, әллә ничек авыр-саңгырау итеп әйтте. Күрәсең, беләм дисә дә, яңалык аның өчен көтелмәгән булды.

    Икесе дә пылаудан соң исерткеч кулланырга ярамавын, күбрәк яшел чәй эчәргә кирәклеген беләләр иде, әмма гадәт-йоланы, традиция-ритуалларны искә төшереп тормадылар—эчәр өчен сәбәп артык җитди иде. Эчәргә тәкъдим ясап, сүзне бүлеп Акмал хан тайм-аут алды кебек, чөнки ул үткен акылга ия түгел, шунлыктан аңа фикер туплау өчен һәрвакыт күпмедер вакыт кирәк була. Әгәр аның урынында Шубарин, Миршаб яисә яндырылып та янып юкка чыкмаган Дулкын Назарович утырса, алар яшен тизлеге белән җавап табарлар иде.

    Коньяк бүлә-бүлә, ул астан гына кунакка күз төшергәләде, гүя ул аңа ышанып бетми иде, шулай да кирәкле фикер җебен тапты булса кирәк, сак кына сорап куйды:

    —Әгәр шундый дәрәҗәле урында утырган кеше буларак, югарыдагыларның мәрхәмәтеннән мәхрүм ителгән Аксайга килергә батырчылык иткәнсез икән, уйлавымча, сез үзегез сурәтләгән караңгы кыен хәлдән чыгу юлын да беләсез булыр?—Бу озын, борылмалы, әйләнгеч сорауда янау да, шантаж да яшерелгән иде. Хан элеккечә, бер үк вакытта һәм мактаулы, һәм мәкерле эслүбтә сөйли иде.

    Кунак дастархан аша үрелеп, юка итеп туралган лимонлы тәлинкәне үзенә таба тартты, юкса хуҗа күңелсез хәбәрдән соң кунакчыллыгын оныта язган иде. Прокурор юри вакытны сузарга тырышты, директорны төп яңалыкка әзерли торды, чөнки алда буласы сөйләшүнең уңай нәтиҗәсе аның ничек кабул ителүенә бәйләнгән иде.

    Җавап җиңелләрдән түгел, чама хисен югалтырга ярамый, Акмал хан “минем дастархан янында минем язмыш турында” дип юкка гына әйтмәде. Аксак Тимер заманында начар хәбәр китергән кешеләрне җәзалап үтерә торган булганнар. Үзен шул нәселдән санаган Арипов борынгы йоланы яхшы белүен сиздерде түгелме соң?! Бүген прокурор нәкъ менә шундый чапкын хәлендә ич.

    —Кызганычка каршы, чыгар юл күренми кебек,—дип сак кына башлады ул.—Сезнең эшне аеруча мөһим эшләр белән шөгыльләнүче тикшерүче карый. Аңа КГБдан булышалар, алар информациянең читкә китүеннән саклана белә, хәтта мин булып мин дә әйткәнемнән артыгын белмим. Бәлки кемнәрнең кулга алынуын ишеткәнсездер инде, аларның сезне һәм дустыгыз Рәшидовны нинди буяуларда сурәтләгәне безгә караңгы. Дустыгызга хәзер суык та, эссе дә түгел, ул теге дөньяда, яткан җире мамык, гүре якты булсын. Хәзер бар уклар сезгә төбәлгән, чөнки үз-үзенә харакири ясап, Кара Түбә ханы теге дөньяга китеп барды, ә Әнвәр Абидович гаепләреп таныды, эшләгәннәренә үкенеч белдереп, үзен исән калдыруларын ялварды, менә ул сезне дә аямый, сазга тарта, сез аның белән көндәшләр идегез ич...

    —Сволочь!—дип ачу белән әйтеп куйды “Күз буучы”.—Берчак аңа камчы белән тамызган идем инде, хәзер менә үкенәм, үтергәнче ярасы калган икән!—Ханның тавышы шартлау булып яңгырады, бөтен кич буена беренче тапкыр аннан нидер бәреп чыкты, әмма шундук тынып, бөрешеп калды. Ефәк халат астындагы түгәрәк-тыгыз җилкәләре салынып төште, кырдырылган башы аска иелде, бар кыяфәте язмышка буйсынуын күрсәтә иде кебек һәм прокурор төп сүзне әйтер вакыт җитте дип уйлады.

    —Бер юл бар анысы, соңга калганчы сезгә моннан китәргә кирәк.

    —Кая?—Аксай хуҗасының буйсынучан тавышы прокурорның игътибарын йомшартып җибәрде.

    —Вариантлар җитәрлек, теләсә кайсын сайларга була,—кунак җанланып китте.—Сезнең өчен иң кулае үзбәкләр тупланып яшәгән районнар, алар Көньяк Казакъстанда, Чимкент, Җамбул, хәтта Алма-Ата өлкәләрендә, Таҗикстан тупрагында, моңа хәтта Дүшәмбе дә керә, андый урыннар Кыргызстанда да җитәрлек, бигрәк тә Ош өлкәсендә, Төрекмәнстанда да үзбәкләр яши, алар Хорезм һәм Чарҗау тирәсендә күп. Анда тамырларыгыздан аерылмассыз, тел үзбәкчә, аларның холык-табигате таныш, яшәү рәвешләре дә безнеңчә, алар арасында, шул мохиттә сезнең барлыкны да сизмәячәкләр. Тагы бер вариант бар. Әфганстанда сугыш дәвам итә, ә Термез фронтка якын шәһәр, мин сезне Аму-Дәрья аша җибәрә алам, контрабандистлар бу юлны яхшы белә. Анда ике миллион үзбәк бер тирәгә җыелып яши, моннан сезгә теләсә кайсы мөселман иленә юл ачыла, сөнниләр яшәгән илләргә китәргә мөмкин, Төркиягә мәсәлән, яисә Кувейтка, бәлки Согуд Гарәбстанына, ә анда изге Мәккә. Ләкин бу юл, алдан әйтеп куйыйм, сезгә кыйбатка төшәчәк.

    —Юк, Әфганстан вариантын сызып ташлыйбыз, минем үз җиремдә үләсем килә, анда сагыштан-саргаюдан харап булачакмын. Башка берәр җирдә пенсиягә кадәр завхоз яисә төнге каравылчы булып эшли аламмы?—дип Сенаторның сиргерлеген йомшартты ул.

    —Мин монысын да уйлаган идем.—Кунак Акмал хан кармагына капканын сизми дә калды.—Мин сезгә шәрекъ кешеләренә хас фамилия белән паспорт кына түгел, пенсия кенәгәсе дә әзерли алам, барысы да закон кушканча булыр, моңа гына көчебез җитә. Хезмәт ияләренең күбесенә хас зур булмаган, тыйнак пенсия рәтләрбез. Алдан ук яхшы бакчалы күркәмрәк берәр йорт та карап куярбыз, шулай итеп, үзгәртеп кору, хәбәрдарлыкның узуын тыныч кына көтәрсез. Илдә тәртип үзгәргәч, бу турыда күпләр хыяллана, дошманнарыгызга үч итеп, исән-сау һәм зыян-зәүрәт күрмичә генә кайтып та төшәрсез.

    —Начар фикер түгел бу, әйе, начар түгел, һәрхәлдә ышандыра,—диде “Күз буучы” җилкәләрен киңәйтеп-җәеп һәм күңеле күтәрелеп.—Әйдәгез, Сухробҗан, йотып куйыйк әле, юкса сезнең сүзләрдән мин айнып ук киттем.

    Эчеп куйдылар. Прокурор озак һәм тырышып капкалады, нидер хакында баш ватучы йорт хуҗасына уйланырга мөмкинлек бирергә кирәк иде. Дөрес, ул әле җәелеп сөйләшергә җыенмый иде бугай, әмма сораулары ышандырырлык иде.

    —Ә нишләп сез, Сухробҗан, үз эшеңдә күтәрелеп баручы функционер, яңа вакыт агышына эләккән кеше, яңача фикерләү иясе мине коткарырга уйлыйсыз, юридик тел белән әйткәндә, мине җаваплылыктан, кылганнарым өчен җавап бирүдән йолып калырга җыенасыз? Ни пычагыма сезгә бу куркыныч эш? Читтә качып йөргәндә мин сезгә булыша алмыйм ич. Башкалар миннән йөз чөергәндә, язмышның кара кочагына ташлаганда, нигә кирәк минем турыда кайгырту? Хәтта кайчандыр мине коткарган һәм мин күтәрелергә ярдәм иткән Беренче дә, мине беткән кешегә санап, ярдәм кулы сузмый. Сезнең алга куйган планнарыгыз нинди, сезнең артта кемнәр тора? Ялгышмасам, бүгенге иң көчлеләр дә сезнең өчен авторитет түгел, алар кызыктырмый бугай, сезнең максат-мәсләгегездә аларга урын юк. Тагы үзеннән-үзе сорау туа: ни сәбәптән мине сайладыгыз, иске кәрт колодасыннан бит мин, әле аның да төсе кара—пики төсе.

    “Менә сиңа авыр зиһенле кеше,—дип уйлап куйды прокурор.—Сораулары турыдан-туры маңгайга, аларга шулай ук туры җавап бирергә кирәк. Юкса ышанмаячак, ниндидер капкын куя дип уйлаячак”.

    Сухроб сигарет кабызды, монысы җавап уйлау өчен күпмедер вакыт кирәклектән иде һәм ашыкмый гына, ләкин ныклы рәвештә иске, күптән башында йөргән фикерен дәвам иткәндәй, сөйли башлады:

    —Сез хаклы, күзәтүчәнлегегез шаккаттыра, бүген кәнәфидә утыручылардан сез атап киткән беркемне дә мин санга суга алмыйм. Турыдан ярып, ачыктан-ачык сөйләшү киткән икән, шунысын да әйтәм, мин алар рәтенә үзем ихтирам иткән Дулкын Назаровичны куймыйм, әмма минем планнарымда аңа да урын юк, югыйсә монда килүемне башта аның белән килештерермен, киңәшер идем. Барысы да кичәге көн, узган заман кешеләре, ул чорга кайту юк. Алар тормышта көрәшнең ни икәнен дә белмәде, көндәшләре юк иде, барысын да алтын тәлинкәгә салып китереп бирделәр. Кемгәдер туганнары, кемгәдер якташлары ярдәм итте, кемдер нәселе белән көчле иде, кайсыберләрен югары постка сезнең кебекләр утыртты. Чөнки аларга да югарыда үз кемсәләре кирәк иде, дөресрәк әйтсәк, “курчаклары”. Бүген алар шулкадәрле югалып калдылар, бөтен илдә андый каушап калган башка катлау юк. Бөтен уйлары ничек тә исән-сау калу, өстенлекләрен югалтмау. Үзгәртеп кору өчен уй-фикер, зиһен-фәһем, белем һәм теләк кирәк, ә алар өстән төшкән фәрманны үтәп ятырга гына күнеккән, яңача яшәгәндә исә әзер рецептлар булмый. Күренеп тора бит, иске канун-догмалар үлеп бара. Сүз тыңлаучанлык та чын яхшылык түгел, инициатива, фикер йөртү, күңелеңдәгесен халык алдында ачыктан-ачык әйтә белү—менә бүгенге көн өчен иң кирәк нәрсәләр. Шундый хәлдә алар сезнең турында уйлыймыни, Акмал әкә, һәркем үзенекен каера, соңгысын тартып ала. Кемгә машина, кемгә йорт, дача—үзе өчен, балалары өчен. Төп шөгыльләре шул. Арипов яисә Ватан кайгысымыни? Мин мондый бәндәләргә таяна аламмы?

    Кунак, сигарет көлен җилпеп төшереп, кырын гына йорт хуҗасына карап алды, аның хискә бирелеп сөйләве ханга ничегрәк тәэсир итте микән дип уйлады ул, тегесенең йөзе ком дәрвишенеке кебек берни аңлатмый иде, әмма анык игътибар белән тыңлавы сизелеп тора: йомылган күз кабаклары йокы турында сөйләми, ә бәлки киресенчә—ул битараф түгел, бары вакытыннан алда бу сөйләшүгә үзенең реакциясен белдерүдән курка.

    —Хәзер сезнең хакта. Нишләп мин сезне сайладым соң әле, нишләп ярдәм кулы сузарга булдым? Инглизләрдә бер әйтем-мактау бар “Селф мейд мен”, ягъни үз-үзен ясаган кеше. Нәкъ сезнең хакта әйтелгән кебек, ләкин никадәр матур яңгырамасын, ул сезне тулысынча характерлап бетерә алмый. Сез үзегезне үзегез ясап кына калмадыгыз, җәмгыятьтә дә шулкадәрле югары күтәрдегез, моннан да югары күтәрелеп тә булмый торгандыр. Шуның өстенә, башкаларга күтәрелергә ярдәм иттегез, аларны үзегезгә ошаганча тудырдыгыз. Сезнең Шәрәф Рәшидовка булган тәэсирегезне дә беләбез, хәзер аның урынында утыручыны да сез күтәрдегез, соңгы ун елда бездә сезнең катнаштан башка гына югары үрләүче булды микән? Юктыр! Профессиональ сәясәтче булмасагыз да, сез чын сәясәтче, республика сезнең кул астында иде. Бүгенге тотрыксыз заманда сезне судка бирү, зур хата, төзәтеп булмаслык ялгыш. Әле бер генә нәрсәдә дә тулы ачыклык юк. Бәлки барысы да үз урынына кайтыр, дөнья куласа, бер әйләнә дә бер баса, шулчакта көчле кеше кирәк булыр, “каты кул”га өмет белән карарлар. Аны каян алырга? Тагы дефицит туа, бүген дә әнә инициативалы, намуслы, үзбашка эшли торган кешеләр җитми бит. Без бүген телгә алган кемсәләр исә теләсә кайсы властька, идеягә хезмәт итәргә әзер, бары өстенлекләре булсын да тормышлары җайлы-уңайлы барсын. Бу бәндәләргә социализм ни, капитализм ни, фашизм ни, алар сезне саткан кебек, теләсә кемне теләсә кайсы минутта сатачаклар.

    Мин сәясәттә, хуҗалык алып баруда, милли мәсьәләдә барлык идеяләрегезне белмим, әмма сез үзегезнекен эшләдегез, уйлавымча, үзгәртергә дә җыенмыйсыз, миңа бу ошый, чөнки буыны сыек, мәсләксез кешеләр куркыныч алар. Сез илдәге чын вәзгыятьне беләсез, халыкның җанын аңлыйсыз, гореф-гадәт, йолаларны хөрмәт итәсез, гади кешеләрнең омтылышларын яклыйсыз. Сезнең һәм сәяси, һәм финанс ягыннан да көчегез җитәрлек.—Салпы ягына салам кыстырып, прокурор кармакны сиздерми—сак кына салырга тырышты.

    Акмал хан күзләрен яртылаш йомып тыңлый бирде, аз гына, сизелер-сизелмәс кенә дерелдәгән кулларында бертуктаусыз тәсбих уйнады, әмма иреннәре арасыннан ни хуплау, ни каршы төшү җәһәтеннән ник бер сүз чыксын. Аның сүзсез калуын үзенчә, үз файдасына аңлаган прокурор исә тезде дә тезде:

    —Сезне коткарып мин анык бер максат куймыйм. Дөрес, минем сездән сорыйсы әйберем дә бар, ләкин ул хакта соңрак әйтермен. Ышанам, сездәй кешегә, хәтта гаепләр тапкан очракта да, ярдәм итәргә тиешләр, ялгышулар, властьтан файдаланулар артында зур максатлар да торырга мөмкин бит.

    Хәзер сезнең сорауның иң авыр һәм соңгы, җаваплы өлеше: минем артта кемнәр тора һәм мин үзем нинди максатларны күздә тотып килдем? Ни генә әйтсәм дә ышандыра алмам, бәлки минем сүзләр сезгә ялган булып та тоелыр. Мине шөһрәт сөюче бер адәм дип уйлыйсыз икән, уйлый бирегез. Ләкин мин инде үзем уйлаганнарга таба хәлиткеч адым ясадым һәм менә алдыгызда утырам. Сез, Акмал әкә, яхшы беләсез, илдә тотрыклы, ышанычлы хакимият юк, дөрес, ул үзен бар итеп, булдыклы итеп күрсәтергә тырыша, кыяфәт саклый белә. Ләкин тотрыксызлык тиз генә бетмәс әле, анык-ачык фикерле, максатлы инсаннар әлегә күренми. Шулай булгач, мине беркем исеменнән дә килмәгән, артында беркем дә юк дип саный аласыз. Мин бүген сезгә үземне үзем тәкъдим итәргә килдем.

    Көтелмәгән бу сүзләрдән Акмал хан тәсбихын төшереп җибәрде һәм исереклектәнме яисә эчке бер тетрәнүдәнме томаланган күзләрен аңа текәп усал итеп сорады:

    —Башкаларны кимсетеп, үзегезне шулай югары күтәрергә кем соң сез?

    Сенатор сүзләренең ханга ничек тәэсир итәсен, аның мөнәсәбәте ничек буласын да чамалый иде инде, ханның ярсуын басар өчен капта калган соңгы сигаретны алды, кабызып акрын гына төтенне эчкә алды һәм дәвам итте:

    —Кем соң мин?—диде ул акрын гына.—Мин бүгенге хәлләрне яхшы белгән һәм югалып калмаган, алга таба вәзгыятькә йогынты ясау мөмкинлекләре булган бер кешемен. Элегрәк ул йогынтыны сез ясый идегез. Төгәлрәк итеп әйткәндә, минем сезне алыштырасым килә, табигать бушлыкны яратмый ул, сәясәттә дә шулай, сезнең урынга барыбер кем дә булса килергә тиеш. Моңа минем көчем дә, сәләтем дә җитә, дип уйлыйм. Сезгә дә варисыгызны йөзгә-йөз күрергә кирәктер бит. Дусларыгыз, хакимият башында утырсалар да, дилбегәне үз кулларында тота алмадылар, ике дә уйламый сезне корбан тәкәсе итәргә әзерләр. Инде килеп, ярдәмгә беренчеләрдән булып мин ташланганмын икән, миңа фатиха бирү, варисыгыз санау мантыйкка сыя түгелме?

    Аксай Крезы башта тыныч кына, ирен чите белән генә елмаеп куйган иде, әмма тора бара ул аяз көнне күк күкрәгәндәй тыелгысыз шаркылдауга әйләнде. Аның сүзләреннән кызык табып чынлап көлү идеме бу, әллә аларны уенга борып җибәрергә тырышуы идеме, йә булмаса, аптырашта калдырыр өчен махсус әзерләнгән бер кылану идеме, кунак аңлый алмады. Инде барысы да әйтелгән, күңелдәгеләр тышка чыккан, артык сәерсенмичә һәм кызыксынуыңны сиздермичә тыныч кына көтәргә кала. Мөмкин булган бердәнбер юл шул иде.

    Туйганчы көлгәннән соң, хуҗа күзенә чыккан яшьләрен сөртте һәм елмаеп ихлас күңелдән әйтте:

    —Бер иске вакыйга искә төште әле, бу хакта моннан егерме еллар элек газетларда язып чыкканнар иде. Хәтерлисез микән, Конгода хакимият башында Чомбе утырган заманда “Известия” газетының андагы үз хәбәрчесе Николай Хохловны кулга алдылар. Төрмәдә камерадашы белән сәясәт турында сөйләшеп утыра икән бу. Тегесе аңа үзе әгъза булып торган партиянең максатлары, бурычлары, программасы турында хәтәр-хәтәр сүзләр сөйли икән. Алар шулхәтле матур, ышандыргыч һәм күңелгә ятышлы була, журналист ачылып китеп, үкенечкә каршы, мондый да шәп партиянең кайда икәнлеген, күпме әгъзасы барлыгын да белмәвен әйтеп бирергә мәҗбүр була. Юкса, үзе ничә еллар буе Браззавильдә яшәгән кеше бит. Камерадашы бер дә аптырап калмый, төрмәгә ябылган журналистның белмәве бер кәррә дә гаҗәпләндерми, “Белмәвегез табигый хәл”, дип кенә куя. Тәмам аптырашта калган Хохлов сорарга мәҗбүр була, “Берәр яшерен партиямени ул”, ди. “Юк, ди,—төрмәдәше,—ул партияне мин үзем төзедем, аның бердәнбер әгъзасы да мин үзем, хәтта генсекретарь вазифасын да үзем башкарам”, ди. Сезнең амбицияләр дә шул кешенекенә охшаш түгелме, иптәш Әкрәмхуҗаев?

    —Әйе, чыннан да кызыклы вакыйга. Безнең илдә дә шундыйрак хәл бугай. Демократия, сүз иреге, төрле идеяләргә битараф тыныч карау сез әйткән генсекныкы шикелле бер кешелек партияләрне барлыкка китерде. Тик, шулай да, калганында мин сезнең белән килешмәс идем. Мин, мәсәлән, төрмәдә түгел. Рәшидовтан калган ат сарайларын чистарту барган бу көннәрдә күпләр алай дия алмый, чөнки үзләренең дә куллары терсәктән нәҗескә баткан. Никадәр танышларыгыз, элемтәләрегез, акчаларыгыз булып та, хәтта сезнең иректә калу ихтималы юк дәрәҗәсендә. Бусы мәгълүм нәрсә. Башкаларга ни сан?

    Крезның йөзе агарып китте, ул нидер әйтергә, аны бүлдерергә дә теләде кебек, ләкин нәрсәдер аны телен тешләргә мәҗбүр итте булса кирәк. Чөнки сенатор нәкъ үз вакытында һәм шактый ук каты итеп бәрдерде. Аксай ханы, бәлки, “ашыккан—ашка пешкән” дигәнне дә истә тоткандыр.

    —Инде килеп, Конгодагыга охшатып әйтсәк, партия әгъзалары һәм программа турында бер-ике кәлимә. Кабатлап әйтәм, фикердәшләр туплау, стратегияне ачыклау вакыты җитмәде әле. Барысы да вакыт сынавын узарга тиеш. Әгәр сират күперен кичә алсалар, менә шунда кемгә таянырга кирәклеген чамалармын да. Минем бүгенге эшем рентгенологныкы кебек, кемне телим—барысын да үтәли күрә алам. Программа белән дә ашыгырга ярамый, илнең кая борылачагы ачык түгел.

    Прокурор сөйләшүнең үзе өчен уңай якка авыша баруын байтактан сизгән иде инде, моны ханның югалып калуы да раслады, шуңа күрә үз-үзенә нык ышанган тавыш белән дәвам итте:

    —Алдагы хәлләр, кадерле хан, стратегияне һәм тактиканы да ачыкларга ярдәм итәр, кешеләрне дә урынына куяр. Сез хөкүмәтне һәм партия аппаратын үзегез теләгәнчә, үзегезгә охшаганча төзегән идегез, хәтта бүген сезне саткан кешеләргә ставка ясадыгыз. Хәер, алларына зур максатлар куйсалар, сезне сатуларын да аклар идем әле, ә болар югалып калганнан, куркаклыктан, үзләре бер тиенгә дә ярамаганлыктан саттылар. Аңлыйсыздыр шәт, ничә еллар буе сез күтәреп йөрткән кешеләр чын мәгънәсендә мескен мәхлук булып чыктылар, Ватан турында уйлау кая, үз-үзләрен дә саклый алмыйлар. Гомерләре буе рәсми курс белән сезнең теләкләр арасында бәргәләнеп йөрделәр, ә хәзер бу ярга да, теге ярга да сыена алмыйлар, монда да, анда да куркыныч, беркайда да гарантия юк, ә алар үзләренә эләгәчәк калжага катгый гарантия булганда гына яши алалар. Өстенлекләр өчен көрәшергә, һичъюгы аларны сакларга икәнен оныталар, моңа өйрәтелмәгәннәр, алар кояшлы көндә һәм җил аркан килгәндә генә йөзә белә, ә бүген тормыш диңгезендә давыл...

    —Монысында сез хаклы, Сухробҗан, ставканы дөрес куймаганбыз, кирәкмәс нәсел чыгарганбыз,—дип тыныч кына әйтте “Күз буучы”.

    —Нәкъ шулай, бик үткен әйттегез, кирәкмәс нәсел. Аларны халык та яратмый, хакимияткә дә туры килмиләр, шуңа ярсыналар, үзгәртеп коруга каршы төшәләр, яңалык юлында бүрәнә булып, юк... тимер-бетон тау булып яталар.

    —Үзгәртеп кору юлында?—дип көлемсерәде Акмал хан.

    —Нигә, шулай түгелмени? Бары шушы юлда республиканың чын мөстәкыйльлегенә, бәйсезлегенә ирешергә була, ирек-хөрлек буш сүз түгел. Барлык революцион үзгәрешләр этаплап бара, Октябрь инкыйлабына кадәр февраль түнтәрелеше булган. Башта үзгәртеп кору трамваенда күпмедер юл үтик әле, аннан соң күз күрер. Үзбәкстан мөстәкыйль була калса, уйлавымча, без илнең яшерен хуҗалары түгел, сез, кадерлем, шундыйлар рәтенә керәсез, ачыктан-ачык чын хуҗалары булырбыз. Суверенитет күп нәрсә бирә, Мәскәү кубызына биемичә, үз дигәнеңне тормышка ашыру да ул. Мондый юлны үзгәртеп кору гына бирә ала, аны алыштырыр нәрсә юк, Акмал әкә, ул безнең максатлар белән туры килә.

    Политика нечкә, нәзберек эш, дөресен әйтсәм, мин бу эштә әлегә зур белгеч түгел, ләкин мин үземә башлы киңәшчеләр табачакмын, консультантларым да булыр, берәү, минемчә, бар инде—Сенатор сиздереп-сеңдереп йорт хуҗасына карап куйды һәм сөйләшүнең шундый борылыш ясавына аның канәгать икәнен аңлады.—Хәзер, Акмал әкә, никадәр неформаль берләшмә яралды, кайчагында программаларында революцион орлыклар да күрәм, аларның иң яхшыларын үземә җыя барам, алга таба исә иң амбициоз идеологларны маңгайга-маңгай бәрелештерәчәкмен, ызгышканда кемнең кем икәнен яхшы таныйсың, алар чыгарган яшеннән сигаретка ут кабызу кыен түгел. Бәхәсләрдә өстен чыккан идеяләрне туплап эшкә җигәчәкмен.

    Шулай булгач, мин бер конкрет программа турында сөйли аламмы? Сезнең теге Конго генсекына кайтсак, шуны әйтим, иң әүвәл лидер кирәк, партия һәм программа табылыр.

    —Ышандырып бетерә алмадыгыз, ләкин фикерләрегездә таза орлык бар. Эх, һичьюгы ике-өч ел сезгә легаль рәвештә киңәшләр бирә алган булсам, без туган ягыбызны тамырдан үзгәрткән булыр идек,—Хан сигарет алырга пачкага үрелде, капның буш икәнен күреп:—Мин хәзер алып керәм,—диде дә бүлмәдән чыгып китте.

    Ул ун минутлар чамасы югалып торды һәм нәкъ менә Сенатор яраткан ике кап “Кент” сигареты белән әйләнеп керде, кирәкмәс нәрсәдәй дастарханга ташлады.

    Сигарет кабызганчы Аксай Крезы болай дип куйды:

    —Сез мине бүген уттан алып ялкынга ташлыйсыз, шайтан алгыры, белсәгез иде, туган ягыбыздагы вакыйгаларга актив йогынты ясый алмавым шулкадәр үкендерә, кызганыч, бик кызганыч! Үзгәртеп коруны бүген сезнең күзләрегез белән күрдем, максатларыбызга ирешер өчен нинди көчле этәргеч булыр иде ул. Әйдәгез, яңача фикер йөртү өчен эчеп куйыйк, безнең хисләнергә яратучан генсек мөнбәргә басып шулай дияргә ярата ич.

    Алар эчеп җибәрделәр, хуҗа тагы кунакчыл кешегә әйләнде, тагы капкаларга чакырды, әле тегесен, әле монысын аның алдына этеп куйды. “Димәк, мин үзсүзле хан йөрәгенә юл таптым”,—дип уйлады прокурор куанып, ләкин “Күз буучы” яңа сорау ташлады:

    —Тик шулай да, Сухробҗан, минем тормышымны саклап калырга тырышып, сез үзегезне куркыныч астына куясыз, мин һәрнәрсәгә түләргә өйрәнгән, шул бәяне беләсем килә. Идея—идея инде ул, ә акча—һәрвакыт акча булып кала. Әйткәнегезчә, сез мине алыштырасыз, шул рольдә буласыз ди, моның өчен кесәгездә нидер булырга тиеш, акчасыз политика мәет кебек ул, бигрәк тә безнең шәрекътә. Коры идеягә бездә балык чиртми, тәҗрибәмә ышаныгыз,—диде Аксай Крезы һәм кычкырып көлеп җибәрде, чөнки ул хан тәхетенә дәгъва кылучының йомшак ягын сизеп алган иде инде.

    —Үзегез беләсез, сәясәткә акча табыла ул,—дип, ерактан суктырды ҮК кешесе. Аңа әле финанс ярдәме сорарга да кирәк булачак, әмма бу мескен рәвештә килеп чыгарга тиеш түгел, аласың икән, зур сумма алырга.—Кешенең табигате шундый инде, ул акчасыз тора алмый,—дип дәвам итте Сенатор.—Яшел байрак идеясе һавада, күктә очып йөри инде һәм ул бик күпләрнең күңеленә якын, бу эшкә акча җәлләмәячәкләр, безнең якларда, нык кына киметеп әйткәндә дә, ике миллиард законсыз кергән акча бар. Фәкыйрьрәк безнең яклар өчен искиткеч зур сумма. Әйткән идем бугай инде, без бәндәгез бүген рентгенолог ролендә, миңа йөзләрчә кешеләрне үтәли яктыртырга туры килде, ул мәгълүматлар компьютерга салынган. Аларның күбесе әлегә иректә, үзләренә компромат җыелганы башларына да килми, чөнки алар аптырамый торган үшән затлардан, бәлки көчләренә артык нык ышаналардыр. Ләкин, койрыкларына күптән утырдылар инде. Миллионнарга ия бу кемсәләрнең һәркайсыннан шул мәгълүматларны алыштыру яисә юкка чыгару хакына мин зур суммалар сорый алыр идем. Ләкин бу мине алар белән бәйләячәк, шуның өстенә, кайберләрен чын күңелдән җәллим дә әле. Әгәр максатлар өчен принципларны читкә куеп торырга кирәк икән, монысын да эшләячәкмен, акча да табачакмын.

    Тагы бер сорау туарга мөмкин, ни өчен алар акчаларыннан җиңел генә аерылачак? Монысы мәкерлерәк вариант, бәлки ул мине начар яктан күрсәтәдер дә, әмма мин, булачак төп киңәшчемә анысын да әйтергә тиешмен. Инглизләрдә: “Политикада бар гамәлләр дә яхшы”, дигән сүз бар. План мондый: КПСС Үзәк Комитеты бланкысында яшерен документ, табигый ки, ялган документ әзерләячәкмен, анда томанлы рәвештә генә акча реформасы көтелүен, иске акчаларны яңага алыштыруның бик каты кысаларда, декларация төзеп, катгый рәвештә эш урыннарында гына барачагы искәртеләчәк. Кешене шөбһәләндерү, күңеленә шом салу авырмыни. Шул документны һәркайсына аерым-аерым шәхсән күрсәтсәм, бу кеше моның өчен “яхшылыгыңны мәңге онытмам” ди-ди, акчалары белән шатлана-шатлана уртаклашачак.

    —Сухроб, син—чын иблис! Мондый фикер башыма да килмәс иде, син чыннан да, политик, шәрыкъ сәясәтчесе. Дөресен генә әйт әле, нишләп операцияне миннән башламадың, кабачак идем бит!

    Сорау шулхәтле урынлы яңгырады, күңеле күтәрелгән Сенатор дәвам ите:

    —Беренчедән, акчадамыни хикмәт, аңлыйсыздыр, кирәксә, мин аны таба алам. Нишләп мин сезне алдарга тиеш ди әле, без бергә буласы, алда сезнең финанс ярдәмегез дә, башкасы да кирәк булачак... Шуның өстенә, сез реформаның котылгысыз икәнен аңлыйсыз, инфляция адымнарын да сизәсез.

    —Акылга сыя бу! Тик, шулай да, Аксайда ничә сум эләктерергә уйлаган идең?

    Ике Гертруда иясенең акча турында шулай турыдан-туры соравы прокурорны беркадәр читенсендерде, хәтта саграк булырга кирәклеген кабат исенә төшерде, ләкин ул моны ханның комсызлыгыннан дип уйлады. Аның үтә саранлыгы хакында риваятьләр йөри. Ачыктан-ачык сөйләшүләр вакытында “Күз буучы” кызып китеп, яхшылыклары турында сөйләгәндәй, алтын тешләрен ялтыратып: “Әйе, мин комсыз, бик комсыз кеше, минем өчен түләп бетермәү—акча табу белән бер ул”,—дип, көлә-көлә мактана икән.

    —Сүз башында, бер үтенечем булачак дибрәк әйткән идем, минем планнарымда ул акчадан кыйммәтрәк йөри.

    —Акчадан да кыйммәт ни булыр икән, бөтен нәрсәне акчага сатып алып була,—диде хан, күрәсең, коньяк башына бәргәндер, алар Сабир-баба алып килгән яңа шешәләрне дә очлап бетереп киләләр иде инде.

    —Юк, андый нәрсәне димме, бернинди акчага да сатып алып булмый. Бу мәсьәләдә сездән башка ярдәм итәрдәй кеше юк. Мин сезнең картотека һәм досьеларыгызны күздә тотам, аларда мине кызыксындырган кешеләр турында үтә мөһим мәгълүмат тупланган. Аларны сез берәмтекләп, егерме ел буе җыйгансыз икән, дип тә сөйлиләр. Мин аларның КГБ кулына эләгүен теләмим, алар сездә андый документлар барын беләләр. Кәгазьләр сезгә булышмас, бары хәлегезне генә мөшкелләндерер, аларны тоту бүген аеруча хәтәр. Әгәр вакыт булса, мин монда өр-яңа компьютерлар алып килер идем, белгечләр ике-өч айда, иң күп дигәндә дә, ярты елда бар мәгълүматларны компьютер хәтеренә салыр иде. Сезнең данлыклы җир асты мәгарәләрендәге бүлмәләрдә, мәгълүматларга күз салу хокукына ия күп санлы штат тоту кирәге дә калмас иде. Хәтта, берничә копия алып, аларны яшерен урында сакларга була, кирәксә аларны юкка чыгару секундлык эш, клавишага гына басасы.

    —Әйе, компьютерның мөмкинлекләрен мин вакытында бәяли алмадым, тормыш, көнкүреш, информатика—барысы да бик тиз үзгәрә, күп нәрсәгә җитешеп булмый, ләкин, искечә уйлавым белән дә яшерен архивымның зурлыгын, җайсызлыгын аңлый идем, куркынычлыгы да бар, шуңа да иң кызыклы материаллардан фотокүчермәләр ясаттым. Минем бар материалларны юкка чыгару өчен кимендә ике атна вакыт, авыр физик эштән тайчанмаган биш кеше кирәк булыр иде.

    —Үзегезнең яраткан “эшегез” турында сөйли башлагач, мине күптән борчыган мәсьәлә буенча сорау бирергә мөмкинме?

    —Рәхим ит!

    —Рәшидов сезнең досьегызның һаман үсүеннән шикләнми идеме?

    —Юк, мине кызыксындыручы иң бай материалны нәкъ менә аннан алдым да инде. Икәүдән икәү калып сөйләшеп утырганда гына да түгел. Бервакыт Аксайга аннан пичәтләнгән бер контейнер кәгазь килеп төште. Шурик миңа ышана иде, кем белә, бәлки ул досьеларны минеке дип түгел, үзенеке дип санагандыр.

    —Нинди Шурик?—дип сорады югалып калган Сенатор, ул “Күз буучы” исерде һәм тузга язмаганны сөйли башлады дип уйлый иде.

    —Шурикмы? Ишеткәнегез юк идемени, мин аңа шундый кушамат тактым ич, күптән инде, үзе югында мин аны гел шулай дип кенә йөртә идем.

    Кунак җиңел сулап куйды, юкса исерек кеше белән төнне юкка уздырдым дип курка башлаган иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, сүз ул теләгәнчә бара иде.

    —Җыелган мәгълүматлар белән уртаклашуның акчадан да кадерлерәк икәнен аңладыгызмы инде хәзер?—дип сорады ул, тавышына ялагайлану кертеп, һәм дәвам итте:—Ләкин финанслата ныгытылмаган мәгълүмат та барысын да эшли алмый. Ә алырга теләгән акча, иң беренче нәүбәттә, сезне легаль тормышка кайтару өчен файдаланылачак. Илдәге хәлләр, хакимият, аның максатлары искечәгә таба үзгәрсә, сезнең өчен барысы да үз урынына кайтачак, ләкин шулай булсын өчен кешеләр, акча, мәшәкатьле озак эш һәм, табигый ки, уңышка ирешә белү дә зарур.

    —Дөрес, уңышка ирешә белү, аерым хәлләрдән, вәзгыятьтәге уңайлы вакыйгалардан файдалану политикада соңгы чаралардан түгел. Димәк, кадерле прокурор, минем досьены, аның белән бергә акчаларымны да кулга төшерергә ниятлисез?—дип сорады Акмал хан артык шат тавыш белән һәм нигәдер урыныннан күтәрелде.

    “Менә төп максатка барып җиттем,—дип уйлады Сенатор.—Хәзер инде шушы кәгазьләр бәрабәренә гомерен сатып алганда комсызлыгы, үз-үзенә артык ышануы гына комачауламасын. КГБ ОБХСС түгел, анда сатулашмыйлар, досьедагы һәр яшерен сүзгә бәйнә-бәйнә аңлатма бирдерерләр, гөнаһларың өчен хөкем каршына басарга туры килер, андагыларны миллионнарың белән кызыктырып булмый. Акча куәтенә артык ышануы бу юлы һәлакәткә илтәчәк. Моңа охшаш кешеләрнең иң йомшак урыны—аларның катгыян инануынча: барысы да сатыла, барысы да сатып алына, хикмәт бәядә генә”. Бу фикер аның үзенә дә кызык тоелып китте, бу аның үзенә күрә бер ачышы иде, өйгә кайткач моны көндәлеккә төртеп куярга кирәк дип уйлады ул.

    Хан каядыр аның артында йөренә иде, озын йонлы әфган келәме аның аяк адымнарын йота, ләкин ул чамадан тыш майлы ризык ашауданмы, күп итеп эчү һәм тартуданмы авыр сулый иде. Прокурор эченнән генә күпме акча бирү турында баш вата дигән фикергә килде һәм көрән-зәңгәр “Кент” сигарет кабына үрелде.

    Һәм шунда көтелмәгән хәл булды. Байраклар куелган стена буенда йөрүче авыр гәүдәле Акмал хан кинәт, яшен тизлегендә дастарханга таба ыргылды, йомшак мендәргә янтайган прокурорны сикереп чыкты, тупас итеп сүгенде һәм аның сигаретка үрелгән кулына китереп типте. Сигарет кабы катапультадан очыртылган кебек тәрәзә пыяласына барып бәрелде. Сухроб берни аңларга өлгермәде, хан аны типкәли дә башлады:

    —Җүләрләрне эзлисеңме, пычрак мент? Ташкентта кемнәр белән көне-төне әҗе-гөҗе килеп, яңа прокурорның әшнәсе булып яхшатланып йөргәнеңне, әллә белмиләр дисеңме? Республикадагы иң хөрмәтле кешеләрне төрмәгә утыртуда синең кулың уйнамадымыни?! Менә хәзер берни яшерми сөйләрсең, кем белән минем бөтен барлыгымны: акчаларымны, яшерен досьеларымны кулга төшерү планын төзедегез? Кем булышты? Кемнең башына килде! Ислам, яшел байрак, ирекле Үзбәкстан өчен акча кебек сафсатаны кемнәр уйлап тапты? Мәскәүләрме, тикшерүчеләрме, прокуратурадагы дусларыңмы, әллә кэгебэләрме?..

    Ә мин, җүләр, чүт кенә капмадым бит. Ничек шәп бит, ә—барысын компьютерга тутыралар имеш! Копиясен КГБга, прокуратурагамы? Менә хәзер кирәкле кеше килер, синең кебек адәм актыкларыннан сорау ала, сөйләттерә белә ул. Авызыңны йомсаң—моннан исән чыга алмассың! Синдәй хаинга үлемнең дә хәтәрен табарбыз. Тандыр-кабаб белән бассейн ошаган идеме? Менә шунда рәхәтләнеп үләрсең: йә зәңгәрсу залда юкка чыгарырбыз, яисә тандыр-кабабта тереләй кыздырырбыз. Аннан соң пычрак эзең дә калмасын өчен дуңгызларга ыргытырбыз. Үлемең алдыннан мине тыңла, акыллы баш. Син закон прокуратура, суд, юстиция, МВД, КГБ кулында дип уйлыйсың инде, әйеме—чүп сүз бу, эт өрүе, илдә кем хуҗа икәнен аңламаган миңгерәүләр өчен ул. Хуҗа бер генә, ул—баш та, түш тә, закон да, аның исеме—партия! Белеп тор, селәгәй, мин Үзәк Комитет әгъзасы, Югары Совет депутаты, мин хаталанырга да мөмкин, җинаятьләр дә кылырмын, ләкин минем кебекләрне хөкем итмиләр. Иң зур җәза—эштән алалар, пенсиягә җибәрәләр, анысы да персональ привелигияләр белән, сезнең бу төшегезгә дә керми. Син башта, җүләрбаш, кызыксыныр идең, Мәскәүдән кемнәр Аксайда булган, анда, башкалада мин кемнәр белән булган, Шәрәф Рәшидович белән кем дачасында кунак булганбыз. Алар бит исерек баштан бездә ни генә кыланмыйлар иде, миндә барысы да теркәлгән. Миндә бухгалтер җаны, исәбен дә хисабын да яратам. Шулай булгач, җанкисәккәем, әлеге кешеләр белән мин бер обоймада, бер арбага җигелгән, кем мине утыртырга рөхсәт бирер? Ә син миңа үз илемдә иммигрант булырга тәкъдим ясыйсың. Барып чыкмас! Әле партия дилбегәсе минем дуслар кулында чакта, син дә, кулдашларың да, КГБ да мине ала алмый, тешегез үтмәячәк, моны мыегыңа чорнап куй. Ә хәзер курыктыммы мин синнән, юкмы, анысын үз тиреңдә татырсың, хәтта ҮКның бүлек мөдире булсаң да...—һәм ул кычкырып тавыш бирде:—Ибраһим! Ибраһим!!

    Прокурор коридордан йөгереп килүченең итек шыгырдавын ишетте. “Күрәсең, иртәнге чәйдәшләрнең берседер”,—дип уйлады һәм ялгышмады, бүлмәгә, кулындагы тимерләрен шылтыратып, аны ошбу бүлмәгә озаткан бәндә килеп керде, көн ахырында, ниһаять, аның да исеме мәгълүм булды-Ибраһим атлы икән. Ул аның янына йөгереп килде дә дагаланган итеге белән янтыгына китереп типте, прокурор куырылып катты, кабырганы сындырды бугай дип уйлап куярга гына өлгерде, шулчак арка сөягенә типтеләр, авырту үткен пычак белән яргандай булды, Ибраһим тагы берне өстәде һәм Сенатор кыргыйларча кычкырып җибәрде.

    —Кычкыр, кычкыр, монда сине КГБ да, МВД да ишетмәячәк,—диде шатлыклы усаллык белән “Күз буучы” һәм көлеп җибәрде, аңа алтын тешле иярчене кушылды.

    Ибраһим аның сул кулын кинәт кенә үзенә таба тартты, шунда гына кунак чыңгылдаган теге тимернең богау икәнен күреп алды. Әлеге адәм, аның сул кулына богауны кигертеп, йозагын бикләмәкче иде, әмма сәгать беләзеге ирек бирмәде. Ибраһим аны ычкындырырга азапланып карады, тик барып чыкмады. Чөнки “Ролекс” яшерен җайланмасы булган ике каптыргычлы иде. Хуҗа аның озак маташуын ошатмыйча, ярдәмгә ташланды, ләкин саллы алтын беләзеккә кагылуга, аптырап һәм күпмедер куркынып сораганын сизми дә калды:

    —Сухробҗан, бу сәгатьне каян алдыгыз?—Сорау шундый хис һәм курку белән бирелгән иде ки, Ибраһим, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкканны сизенеп, ирексездән читкәрәк китте.

    Сенатор хуҗаның югалып калуын сизде, исән калу өчен бердәнбер өмет туганын аңлап алды, чөнки, кызып китсә, ханнан әллә ниләр көтәргә була, шуңа тыныч кына җавап бирде:

    —Япон бүләк итте.

    —Нинди Япон, чын японмы, Кояш чыгу иленнәнме?—дип сорады тирле маңгаен сөртеп Акмал хан.

    —Артур Александрович дигән кеше бар, ул Әнвәр Абидовичның якын дусты, Шәрәф Рәшидовичны да яхшы белә иде. Япон—аның Мәскәүдәге кушаматы.

    —Артур Александрович сезнең танышмыни?—бу сорауны Акмал хан бөтенләй миңгерәүләнеп бирде һәм башы белән изәп Ибраһимны чакырды, богауны салдырырга кушты.

    —Әйе, без аның белән якын дуслар, ул миңа күп яктан бурычлы,—дип тыныч кына җавап бирде кыйналган кунак һәм берни дә булмаган кебек икенче кап сигаретка сузылды.

    “Күз буучы” ярарга тырышкан хезмәтчедәй аңа чакма сузды, үзе дә тартып җибәрде.

    —Әллә ничек килеп чыкты бит әле бу, мин бит сине сарык тиресе ябынган бүре дип уйлаган идем.—Акмал ханның һаман икеләнүе бүртенгән йөзендә сизелә иде әле, башыңда исә бер генә уй-шик бәргәләнә: нишләргә, нишләргә?—Прокурор моны һич көчәнми генә укый алды, кинәт Акмал ханның йөзе яктырып китте һәм ул хезмәтчесенә карап әйтте:

    —Ибраһим, тиз генә Артур белән тоташтыр, хәзер төн уртасы, гаилә кешесе бит, өйдәдер, әйт, сезне Әкрәмхуҗаев сорый диген.

    “Ниһаять, мине ничек тикшерергә кирәклеген аңлады”,—дип уйлады прокурор һәм зур канәгатьлек белән сигаретын суырды, дагалы итек типкән янтыгы авырта иде. Ибраһим тәрәзә төбеннән телефон аппаратын алды һәм аны прокурор алдына куеп чыгып та китте. “Өйдә булса гына ярар иде”,—дип, дога укыгандай күңеленнән бер үк сүзләрне тәкрарлады кунак. Акмал ханның котырынкы холкы аның алга таба ни кылачагын күз алдына китерергә дә ирек бирми иде. Ул тыныч кына тарта бирде, килеп чыккан алама хәлне төзәтер өчен ханга фантазия җитми, ә кунакка төрле юк-бар хакында акыллы сүз алышу өчен нервы киеренкелеге комачау итә иде. Алар шулай җиде-сигез минут утырганнардыр, шуннан артык түгел, ләкин алар прокурорга сәгатьләрдән дә артык тоелдылар.

    Ниһаять, ишек ачылып китте, тупсада икенче алтынтеш күренде, иртәнге мәҗлестәш, кунакка йомшак кына эндәшеп, болай диде:

    —Сухроб әкә, трубканы алыгыз, зинһар, элемтәдә Ташкент.

    Ничек кенә тыныч булып күренергә теләмәсен, прокурор трубкага артык каударланып ташланды, аның бу борсалануы хуҗалар күзеннән ычкынмый калмады, әлбәттә.

    —Исәнмесез, Сухроб Әхмәдович,—трубкада Шубаринның һәрвакыттагыча көр тавышы яңгырады.—Сезне һәрчак, хәтта төнлә ишетүемә дә шатмын, ләкин, дөресен әйткәндә, сезне шулай еракка барып чыгарсыз дип башыма да китергәнем юк иде. Минем дусларымда вакытны күңелле уздырасыздыр, дип ышанам.—Япон аңа гына хас манерада сөйләшә иде: сүзләре кыска-төгәл, һәркайсына яшерен мәгънә салынган, ул прокурорның бәлагә юлыкканын, телефонны тыңлап торуларын да аңлаганын шулай сиздерде.

    —Әйе, төн әкияттәгечә, сезне дә үзем белән бу сәяхәткә кодаламавыма үкенәм, тылсымлы, шаккаткыч парк, бассейн, сауна… хуҗа да ханнарча каршы алды.

    —Кызыклырак булсын өчен берәрсен тереләй утта кыздырмыймы? Бу аның рухына туры килә,—диде Артур Александрович, барысын шаяруга аудару өчен үзе көлеп тә җибәрде.

    —Мин монда үзем генә, алда әле төн, күңел ачу программасы миңа билгесез, мин Аксайда беренче тапкыр, бәлки андые да көтеләдер.

    —Аңладым, яхшылап ял итүеңне, хушлануыңны телим, ә хәзер, трубканы Гречкога бирсәңче.

    —Исәнме Артур, гафу ит, төн уртасында күтәрдем, монда синең исәнлеккә дә эчтек,—диде “Күз буучы” Сенатордан күзен алмыйча.—Миңа күктән көтмәгәндә кунак килеп төште, синсез генә булу бик җәл. Безнең арада бераз гына тавыш чыкты, син гафу ит инде, ул синең дустың икән.

    —Әйе, ул минем дустым, кадерле Акмал, аның тормышының бәясе юк, игътибарлырак бул, шунысын да онытма, дүшәмбе ул эштә вакытында булырга тиеш! Ул сиңа кайда эшләгәнен әйттеме?—Шубарин шулай итеп, гәрчә прокурорның Аксайга ни өчен килгәнен белмәсә дә, аңа тагын бер коткаргыч бау ыргытты.

    —Әйтте, әйтте, борчылма, ялт итеп үзем илтеп куям. Артур, соңгы вакытта аз очрашабыз, дусларыңны белеп бетермим.—Йорт хуҗасы ризасызлыгын белдереп тә өлгермәде, сөйләшү өзелде.

    Шубаринның сөйләшүне үзе өзүен Сенатор яхшы аңлады, чөнки телефоннан озын-озак сөйләшүләр төнге телефонисткаларның кирәкмәс кызыксынуын уята иде.

    —Әйе, ялгышлык чыкты,—диде ихластан “Күз буучы”.—Сез, Сухробҗан мине, зинһар, гафу итегез, күрәсең, картайганмындыр ахрысы, дусларны дошманнан аера алмый башлаганмын, элек андый хаталар ясамый, кешеләрне китап урынына укый идем. Ләкин сез дә аңлагыз, вакыйга бит гадиләрдән түгел, сүз йә үлем, йә яшәү турында барды, сайлар өчен вариантлар да юк диярлек иде.

    —Исмәт!—дип кычкырды ул кинәт кенә. Богау тотып кергәннең төстәше пәйда булды.—Ибраһим керсен һәм кадерле кунак алдында гафу үтенсен, ул аның белән үзен итагатьле тота алмады.

    Исмәт дигәне әйтте:

    —Акмал әкә, ул Сухробҗанның Артур белән зур дуслыгын белүгә үк, куркуыннан кая керер урын тапмый. Кунакның күзенә күренмәс өчен өенә китте, мин аны тыя алмадым, болай да нишләргә белми ул.

    —Ярый, иртән гафу үтенергә килсен,—диде борын астыннан гына хуҗа.—Ә хәзер фәрман бир, саунаны җылытсыннар, пешекчеләр егермеләп бытбылдык кыздырсын, бавырдан шашлык ясасыннар. Өстәлне һавага, тышка куегыз, кунак күңелсез минутлар турында искә төшермәсен, Сухробҗан белән без бассейнда коенабыз. Су кешене чистарта, көр күңелле итә, суда үпкәләүләр тиз уза, үземнән беләм. Барысын да аңладыңмы?

    —Әйе, хуҗа,—диде Исмәт хәрбиләрчә һәм коридорда итекләрен шыгырдата башлады.

    —Торыгыз, Сухроб, бу уңышсыз-җайсыз урыннан китик, бүлмәгезгә кереп халат алыгыз, төннең калган өлешен күңеллерәк уздырырбыз. Сез дә минем кебек төн кешесе, ябалак икән, ә бәлки без икебез дә таң алды сәгатьләрен яратабыздыр, мин сезне коену залында көтәм.

    Йөзү залына килеп кергәндә, “Күз буучы” анда, үкчәләренә җиткән ачык-кызыл төстәге капюшонлы балахонда йөренеп тора иде. Кунакны күрүгә, ул халатын келәм-юлга ташлады һәм бассейнга чумды. Сенатор да аның аерым чакыруын көтеп тормады, су аны кичәгедән дә ныграк тарта иде.

    Берничә сәгать кенә элек бассейнда куркуын хәтерләп, прокурор тандырны да искә төшерде, аны бит тере килеш кыздырмакчылар иде, шикләнүләрем дөрес булган икән дип, уйлап куйды ул. “Күз буучы” аңа гүзәл су коену залында матур үләчәксең диде, шулай булгач, электр тогы беләндер. Ләкин хәзер ул куркуны белми иде, юк, юк!—Акмал хан аның белән бергә коенганга түгел, аны Артур Александровичның яклавы бу хистән арындыра иде, ни генә димә, Шубарин канаты астында курыкмасаң да була.

    Сенатор алтынсу төстәге йомшак халатын ашыкмый гына салып атты да Ибраһим типкәннән калган канлы эзгә күз төшерде һәм Акмал хан шикелле үк тавышлар чыгарып, суга чумды.

    Бассейнның икенче ягына җиткәч кенә калкып чыкты, “Күз буучы”ның су коену оештыруына бик тә мәмнүн калды, чөнки салкынча су тынычландырды, хәтта сул янтыктагы авырту да кимегән кебек булды, кызыл байраклы бүлмәдәге хәлләр дә онытыла төште. Акмал хан, суны эре-эре генә куллары белән ишеп, аның янына йөзеп килде, кунакның тынычланганын күреп әйтә салды:

    —Сухробҗан, ярый әле кулыгызда теге сәгать булды, ул сине коткарып калды, дөресен әйткәндә, мин рәнҗүдән һәм кайгыдан башымны югалткан идем. Мине ташлаганнарын, сатканнарын беләм, Ташкент белән элемтәне өзделәр, Шурик вакытындагы кебек бар нәрсәне белеп торсаммы, мин синең Артур белән дус икәнеңне генә барыбер чамалар идем. Ә ул егет кеше, андый колачлы кешеләр сирәк, менә кемгә бирергә кирәк ул экономика министры портфелен, хәтта ислам республикасы булса да. Шубарин халыкны ничек ашатырга, киендерергә икәнен барысыннан да яхшырак белә, аннан идеяләр фонтан кебек атып тора. Аксайда мин аның күп проектларын тормышка ашырдым һәм сезнең янәшәдә шундый киңәшче булуга бик шатмын. Аның имансыз Тилләхуҗаевка бирелгәнлеген, тугрылыгын гына күз алдына китерегез, шуңа гына аның гаиләсенә бәйләнүне туктаттылар да. Мин барысын да белеп торам ич, тагы теге төнге сакчыны искә төшерегез, ниндидер мистика бу.

    —Ариф тавышйомгыч куеп ата, биш зарядлы “Франчи”енда төнлә күрү приборы бар, ул кыштырдауга, шыпырт кына сөйләшүгә карап та ата, аны тренировкада күргәнем бар—фантастика!

    —Әйе, Артурның барысы да беренче класслы: бухгалтерлары да, плановиклары да, осталары да, хәтта кеше үтерүчеләре дә, ә тән сакчылары, мин аның Костасын үз ягыма аудармак булган идем, барып чыкмады,—диде “Күз буучы”.—Аның бүләк бирүе генә дә ни тора, балаларча шатланасың, менә аның бүләге сезнең гомерне саклап калды, мин дә гөнаһлы булмадым. “Ролекс”ны ул миңа моннан биш ел элек бүләк иткән иде, очраклы рәвештә генә Мәскәүдә очрашкан идек. Шәрәф Рәшидович белән СССР Югары Советы сессиясендә идек, Артурның яраткан ресторанында, “Советская” гостиницасы ресторанында әбәтләп алдык, ул аны искечә “Яр” дип атый.

    Өстәл янында бүләген биргәндә ул болай дигән иде: “Акмал әкә, менә сезгә атаклы Швейцария фирмасы сәгате, алар минем өчен шәхси заказ буенча махсус ясала, ак алтын телле, ак алтын циферблатлы мондый сәгатьләр санаулы, әгәр кемнеңдер кулында күрәсез икән, онытмагыз—алар безнең кешеләр, алар да сезне аңлар һәм ярдәм итәр.”

    —Сезнең кулда “Ролекс” булмавы кызганыч, уртак телне тизрәк тапкан булыр идек,—кунак көлеп җибәрде.

    —Әйе, мин аны сирәк тагам, безнең караңгы якларда артык күзгә ташлана, ул сәгать миңа бер генә кирәк булыр иде,—диде “Күз буучы”.

    —Бер тапкыр, әмма минем өчен ул гомер өзелүгә торды,—дип куйды рәнҗүле тавыш белән кунак.

    —Әйдә искә төшермик, кадерле Сухробҗан, барысы да әйбәт бетте, мин гаебемне юармын. Ышана күр, мин бит җәза бирүче генә түгел...

    Сауна ишегендә таныш мунчачы күренде:

    —Сухроб әкә, йөз дә ун градуска җитте инде, саунага керергә ярый...

    —Сауна шәп нәрсә, тиз айныта,—дип көлде йорт хуҗасы һәм алар икесе ике тарафка, ике басмага таба йөзеп киттеләр. Прокурор үзен ток бәргән дип санаганына таба йөзә иде.

    Саунада тирләп утырганда, Акмал хан үзен борчыган уйларына кайтты:

    —Әйе, мине тиз оныта башладылар, тиз генә сызып ташламакчылар. Шурикның юклыгына өч кенә ел, ул бетүгә, барысы да чәчелеп китте, таралды, ниндидер нәсел-нәсәпсез яңа кешеләр күренә башлады. Русча әйтсәк: с глаз долой, из сердца вон. Артур да мине ташлады, хәер, аның эшләре ничек баруын мин үзем белергә тиеш идем, сезгә килеп чыгар идем. Шубаринга мин сирәк мөрәҗәгать иттем, бары Шурик соравы буенча гына, әле анда да эшләр читтә булса. Японның Мәскәүдә элемтәләре бик зур, аны кайда да беләләр. Сезнең инглиз истребителе “харриер” кебек вертикаль күтәрелүегезне мин күз уңыннан ычкындырдым, күрәсең, чыннан да картайганмындыр, вакытны аңламыйм. Белсәгез иде, иң авыры вәзгыятне кулыңда тота алмау икән, нәрсәнедер аңлап бетермисең. Әгәр дә мин үзсүзле, кире булмасам, замананы аңласам, ике ел элек үк инде архивымны компьютер хәтеренә кертеп куйган булыр идем.

    Миңа Мәскәүдән бер ышанычлы кешем ике шәп “спец” җибәргән иде, ул мине күп еллар инде видеофильмнар белән тәэмин итеп тора, алар “ИБМ” компьютерында син әйткән эшне башкармакчы булдылар. Миңа ул вакытта натурада, кәгазьләрдә ышанычлырак, бөтенрәк тоелды. Менә бүген генә аңладым: тормышымда иң кыйммәтле нәрсәне—бөтен байлыгымның асылын тәшкил иткән архивымны бер чемоданга сыйдырып алып китәрлек итәсе булган бит. Ул чемодан белән мин элеккечә көчле, үз тормышымны саклап калырдай гайрәтле булыр идем, чөнки ул досьелар үземдә булыр иде. Кайбер информация кеше гомереннән дә кыйммәтрәк була. Кайчакта кеше үтерү өчен мин акча түләп тормыйм, ике-өч кәгазь салынган канцелярия папкасы гына бирәм, акчага риза булмаска да мөмкиннәр, ә кирәкле хәбәрләр, документлар акчадан кыйммәтрәк йөри. Алар күп тапкыр ышанычлырак, нәтиҗәлерәк. Менә нәрсә ул, Сухробҗан, син кызыккан һәм кулыңа төшерергә теләгән архив.

    —Беләм, кадерле директор, шуңа да хәтәр адымга барам. Мин хәтта ул кәгазьләрнең яртысы кирәк тә булмас дип уйлыйм, яңа заман иске кешеләрне себереп түгә, алар артыннан төрле кланнарны мәңгегә сөрә. Ышаныгыз, ике-өч елдан номенклатура мәгънәсе дә югалыр, бүген күп нәрсә аларга бәйле бит, үзгәртеп коруны да алар тоткарлый, юлны бикли, ә сезнең досьеда күбесе номенклатура кешеләренә җыелган документлар. Чамалыйм мин, партиягә кысрыкланырга, кайбер хокукларыннан ваз кичәргә туры килер, әле партиясез министрлар заманында да яшәрбез. Шунысын да онытмыйк, кайчакта бер досье йөз-мең досьены алыштырырга мөмкин. Әнә шул бер досье политик бәхәсләрне чишәргә юл ачарга да мөмкин бит. Нинди генә хокукый дәүләткә омтылмыйк, нинди генә тәрәккый пәрвәр кешеләр һәм демократлар булмыйк, безнең якларда теләсә кайсы режимда, нинди байрак күтәрсәк тә, шәрекъчәлек сакланачак, мин политиканы һәм вазифалар бүлешүне күздә тотам, менә шунда сезнең досьелар кирәк булачак та инде. Мин моны төгәл белеп әйтәм.

    —Әйе, сез дөрес нәтиҗәгә килгәнсез, түрәлек кәнәфиләре һәм акчаны бер генә демократия дә юкка чыгарачак түгел, чөнки алар һәрвакыт кешеләрне тартып торачаклар,—дип, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое яңа политикның дан-шөһрәт сөючелеген үзенчә яклаган булды.

    Сауна һәм бассейнда аларга артык рәхәтләнергә ирек бирмәделәр, Исмәт килеп, бакчада өстәл әзерләнгән әйтте, кыздырылган бытбылдыкларны да ун минуттан бирәчәкләр икән. Алар тагын бер кат бассейнда коенып алдылар да халат кигән килеш кенә айванга юнәлделәр. Анда аларны сый-нигъмәтле дастархан көтә иде инде.

    Бассейнда һәм саунада Сенатор үзенә яңа көч, күңел көрлеге иңүен сизде, бу, күрәсең, кызыл байраклы бүлмәдә булган тетрәнүдән соң эмоциональ яңарыш иде, ул хәзер таңгача мәҗлесләп утырырга риза, гайрәтттә һәм тормыш сөючәнлектә бер дә Акмал ханнан ким буласы килми. Ләкин йомшак курпачларга утыруга, яндагы мендәргә таянуга, аңлап алды: ул эт булып арыган иде, аны өстәлдәге бай тәгам дә, Мәүлидәнең дус кызының елмаюлары да шатландырмый башлады.

    Менә тагы Сабир-баба күренде, кулында икенче поднос иде, коньяк шешәсе дә бер генә—карасу-шоколад төсендәге “Ахтамар”. Ханның “Двин” запасы калмаган микәнни дип, машиналь рәвештә генә уйлап алды ул, ләкин директор, аның уен сизгәндәй әйтте:

    —“Двин” йомшаграк, аның белән мәҗлесне башларга яхшы, ә йокы баса башласа, “Ахтамар” шәбрәк тә, ышанычлырак та, үзегез дә сизәрсез.

    Эчеп куйдылар. Коньяк, чыннан да, күңел көрлеге кертте, кәефне күтәреп җибәрде, кунак моңа сөенде, әлбәттә, ләкин көенечкә охшаш бер корт та бәгырен тырный иде, инде якшәмбе иртәсе дә җитте, ә эш турында һаман ләм-мим.

    Ләкин сүз һаман читкә китте, Шубарин белән сөйләшкәннән соң йорт хуҗасы архив һәм акча турындагы сүзне үзе башлар дип көткән иде прокурор, ә ул һаман атлар, хатыннар, Шурик турында сүз куерта бирде. Сенатор үзен кызыксындырган нәрсә турында сүз кузгатырга уйлап кына куйган иде, хан көтмәгәндә әйтеп ташлады:

    —Күрәм, сез ардыгыз, төнге мәҗлесләргә дә күнекмәгәнсез, ләкин политика белән шөгыльләнергә уйласагыз, өйрәнергә туры килер, кирәк булачак ул. Мәсәлән, мин үземә кирәкле иң мөһим имзаны таң атканда гына суырып алам, көндезен исә мин аны мәңге ала алмаган булыр идем. Визитыгызның сәбәбенә килгәндә, күзләреңнән күрәм, сезне эшнең ахыры кызыксындыра, ярый, мин булышырмын. Артур Александровичның нәрсә майтарырга жыенганыгызны алдан белмәве кызганыч, әлбәттә. Аның артында һәрчак бик зур кешеләр тора, аларны санламау—гөнаһ булыр. Әнә, таң атты инде, барыгыз, ял итегез, Зөлфия сезне озатыр, сәгать көндезге өчтә әбәд ашарбыз, шул вакытка мин сезне кызыксындырган нәрсәләрне әзерләп куярмын һәм кеше күзенә күрсәтмичә генә озату турында уйлармын. Артур сезне эшкә соңга калмасын дип борчыла. Ул үзегезне нинди хәтәргә этәргәнегезне аңлады, хәзер минем белән элемтәдә булу шактый куркыныч. “Зөлфия!”—дип караңгыга карап кычкырды ул, артыш куаклары артыннан елмаеп Мәүлидәнең дус кызы килеп чыкты:—Бар кунакны озат, юкса, бакчада адашмаса да, коридорларда буталып йөриячәк ул. Карават янына минераль су һәм суык чәй куярга онытма, мондый мәҗлестән соң тамак кибә ул.

    Зөлфия ханны сүзсез генә тыңлады да кунакка күзләре белән ымлап үз артыннан барырга кушты. Әзме-күпме читкәрәк китүгә, Сенатор аның кулыннан тотты:

    —Кич буе баш ваттым, сиңа исем уйладым, син Зөлфия икән—матур исем, бу исем сиңа бик килешә, Зөлфия,—дип пышылдады ул, әз генә көйләп.

    Кыз аңа борылды, шаярып җавап бирде:

    —Ник интектегез, Сухроб әкә, сорасагыз, сезгә исемемне алдап әйтмәс идем.

    Ул аңа тагы берәр иркә сүз әйтмәкче иде, ләкин өй янында алтын тешле Исмәт көткәнен күреп Зөлфия кинәт кенә җитдиләнде, кызу-кызу атлап алгарак китте, алар арасында дистанция зурайды. Бүлмәгә кергәч, ул кызны кочакламакчы булган иде, ләкин Зөлфия атлас күлмәген кыштырдатып тиз генә аның кулыннан ычкынды да елмаеп әйтте:

    —Минераль су белән яхна-чәй турында ни әйтерсез, сезнең тамак кибәчәк ич?

    —О, бу минем бер төндә икенче үлүем булачак, Ибраһим мине тере килеш кыздырырга җыенган иде, чәйсез, минераль сусыз үлүен үлмәм, мине башка нәрсә—сине уйлап саргаю газаплаячак,—дип шаяртты ул.

    Бер мизгелдә коридорга карап алып, кыз кинәт кенә пышылдады:

    —Әзрәк көтегез, хәзер Акмал әкә белән Исмәт китәчәкләр, мин аларның сөйләшүләрен ишеттем, шуннан соң мин үзем карармын...

    Зөлфия аның яныннан киткәндә таң атып беткән иде инде.

    Ул көндезге сәгать икедә генә уянды һәм бассейнга китте. Өй эчендә үле тынлык иде, бары тик бакчада гына кошлар сайрый, әйтерсең, алар Аксай ханының бакчасын мактап җырлыйлар иде. Сауна ишеге төбенә кадәр ачык, ләкин мунчачы үзе юк иде, димәк, бүген парланып чыгу булмаячак. Бер генә мизгелдә хан тагы бер юньсезлек уйламый микән дигән фикер дә уянып алды. Ләкин Шубарин белән сөйләшүне искә төшерү тынычландырды, чөнки аны яклаучылар бар. Инде аны “Күз буучы” ислам байраклы яңа дәүләт төзү, яисә каты куллы Сталинча-Брежневча дәүләтне торгызу хакына күпме акча атар икән дигән уй борчый башлады. Акмал хан андый дәүләттә тагын турылыклы ленинчы үрнәге саналыр иде.

    Ул бассейнда шактый озак юанды, инде кызыл кирпеч стенадагы сәгать өчне сукты, нәкъ шулвакыт яшел капка янында кара “Волга” сигналы ишетелде, хан Акмалның музыкаль итальян клаксоны тавышын әллә кайдан ишетеп танырга була иде.

    “Кайтып җитте”,—дип уйлады Сенатор, ләкин бассейннан чыкмады, хуҗа аны дулкынлана дип уйламасын. Таныш итекләрнең шыгырдавын ишетеп, прокурор борылып карамыйча булдыра алмады, ләкин бассейнга таба директор түгел, Исмәт килә иде.

    —Әссаләмегаләйкем, Сухроб әкә,—дип кунакны коры гына сәламләде ул.—Ничек ял иттегез, кәефегез ничек?

    —Рәхмәт, бары да әйбәт, яхшы ял иттем. Акмал хан кайда? Ул минем белән сәгать өчтә әбәтләп алырбыз дигән иде, ә өйдә сездән башка беркем юк.

    —Әйе, бөтенесе шулай, әбәт инде әзер, ләкин Акмал хан аның икенче җирдә буласын әйтергә оныткан, анда сезне көтәләр, мин сезне алырга килдем.

    Прокурорга бассейннан чыгып, ашыгып киенергә туры килде. Зур йортның коридорларыннан барганда ул як-ягына каранды, аның Зөлфияне күрәсе, бер уңайдан саубуллашасы килеп китте, бәлки, ханның планнары нилектән үзгәргәнен аннан белеп булыр иде.

    Алма бакчасын чыгуга “Волга” еракта күгелҗемләнеп торучы тауларга таба борылды. Шлагбаумны үттеләр, кичә мондагы сакчы вертолетны күрүгә, каравыл өенә ташланган иде, күрәсең, ул йә Ибраһимга яисә Исмәткә шуннан шылтыраткандыр. Бүген дежурда изелгән кыргыз эшләпәсе кигән юан кеше иде. Ярты сәгатьтән тагы бер постны уздылар, тау юлы аулак, каршыга ник бер машина очрасын.

    “Нык саклана торган тыюлык кебек икән”,—дип уйлап алды прокурор һәм як-ягына карана башлады. Тауның сөзәк янтыгына күп еллар чалгы күрмәгән үлән үскән, кечкенә елгачыклар, текә ярдан аска ыргылган шарлавыклар суга-дымга туендырып торгангамы, үлән тыгыз һәм куе иде. Чикләвек бакчалары, кыргый алмагачлар, алар арасындагы арча куаклары шау чәчәктә утыручы альп болыннарына ук төшеп җиткәннәр, монда бер генә дә кәгазь, целлофон, пыяла кисәге күрмәссең, бу урынга халыкны кертмиләр, монда ышанычлы умартачыларга, егерьләргә, ау белгечләренә генә килү тыелмый. Акмал хан территорияне үз ирке белән тыюлык дип игълан итте, һәркайда кисәтү такталары куелды, алардагы ат башы чаклы хәрефләр зур штрафлар хакында кычкырып торалар иде, кайбер урыннарда биләмәләрне чәнечкеле тимерчыбык белән дә бүлеп алганнар. Тынлык, иплелек һәм кешесезлек бу урыннарга кыргый җәнлекләрне тарткан, кошлар күпләп очып килгән һәм таулар ханның сунарчылык биләмәләре булып киткән. Монда куянга, төлкегә, боланга, кабанга, җәйранга, кыр кәҗәләренә, бүрегә, хәтта аюга да ау оештырырга була иде.

    Тау елгаларында форель уйный, күлләрне ондатралар, кондызлар үз иткән. Ун ел элек Себердән кеш, сусар, тиен алып кайтканнар, алары да кеше саклавы астында яхшы ук үрчеп киткән.

    Юл таудагы аучылар йортына илтә, Сенатор аңлаганча, алар нәкъ менә шунда баралар да, әмма юл ул ачыктан-ачык беленми диярлек. Кайчагында туп-туры гына барган асфальт юкка чыга да алда “Тупик” билгесе күренә, аннан соң ике чакрымлап юлсыз сукмактай тоелган җирләрдән барасың, бераздан тагы яхшы түшәлгән трасса. Аның барлыгын санаулы кешеләр генә беләдер. “Күз буучы” монда да осталык, хәйләкәрлек күрсәткән. Бер якта шлагбаумнар, тыючы тамгалар, шулар артында ук яшерен сукмаклар һәм юллар. Күрәсең, мондагы яшерен-ябылган тормыш турында беркем дә белергә тиеш түгел. Аңа кунакка иң югарыдан кемнәр генә килми, ә “халык хезмәтчеләре”нең күңел ачуы гади халык күзеннән ерак булуы хәерле.

    Таштан салынган галәмәт зур йортны шартлы рәвештә генә аучылар өе дип атарга мөмкиндер дә. Аучы йорты диюгә, күз алдына, гадәттә, уңайлыклардан мәхрүм, бары тик җил-яңгырдан сакларлык түбәсе булган гап-гади алачык килеп баса. Хәер, аучылык үзе дә шундыйрак инде ул. Кеше табигать белән аралаша, алачык исә андый максат өчен иң кулай нәрсә. Һәм мондый бәхет бик азларның гына өлешенә тия дә. Ләкин күккә ыргылган чирәп түбә өстеннән сурайган алагаем зур ике морҗа, йортның ике ягында да камин-мичле заллар барлыгын тәгаенларга мөмкинлек бирә иде. Ике каминлы йорт хуҗаның дөньяга бөтенләй башка күзләр белән каравы турында сөйли. Монда, күрәсең, кәрт уйнаучылар өчен дә, телевизор карарга, яисә музыка тыңларга теләүчеләр өчен дә махсус заллар бардыр. Шулайдыр, дип уйлап куйды прокурор. Монда үзләрен дөнья кендеге санаучылардан кемнәр генә булмаган да, кемнәр генә ял итмәгәндер!

    Чем кара җөйләре белән игътибарны җәлеп итеп торучы кызыл кирпеч бинага якынрак килгәч, прокурор монда сауна белән бассейн да булырга тиешлеген, йортның бер архитектор кул астында эшләнгәнлеген дә чамалады. Ау йортының проектын берәр ялтыравык, затлы журналдагы рәсемнән, сызымнардан, бәлки берәр атаклы төзелеш фирмасы яисә архитектура мастерское каталогыннан алганнардыр, дип фикер йөртте ул. Соңгы елларда мондыйлар дөньяны басып китте. Хәтта кием-салым, аппаратура каталоглары санап бетергесез. “Идән асты” миллионерларына бик шома кешеләр тарафыннан шул катологлар буенча хезмәт күрсәтелә, Акмал хан да, әлбәттә, шулар санына керә иде. Аксайга видеофильмнар ташучы коммивояжерлар, директор үтенсә-сораса, катологларны үзләре үк алып килә алалар. Әгәр шәрекъчә веранда, чуарлап-матурлап эшләнгән озын ишекләре булмаса, болары Урта Азия архитектурасыннан, Акмал хан йортын Швейцариядәге Альп тауларында, яисә Франция белән Испания чигендәге Пиренейда, Балкандагы Черногория, Косово, ә бәлки Грециядәге Салониктагы шундый биналар белән бик җиңел бутап булыр иде. Таулар бар җирдә дә бер төслерәк, алардагы үзенчәлекләрне бары бик тәҗрибәле, күзәтүчән кешеләр генә аерымлый ала, аның өчен тирә-юньне аңлый белергә дә кирәк бит әле. “Беретта”, “Франчи” кебек иң яңа карабин ияләренең ни өчен ауга нәкъ монда килергә яратуларын да абайлады прокурор. Башка җирләрдә мондагыдай мөмкинлекләр һәм саңгырау-телсез Сабир-бабаны табу авырдыр шул.

    Биек таш койма белән тотылган ихатага керделәр. Аның борынгылыгы шунда ук күзгә ташланды. Аны өстендә тигез-шома булып үсеп утырган вак асылынкы-үрмәле үсентеләр раслый, алар язларын бар дөньяны яшеллеккә төреп балкый башлыйлар. Менә шушылай тигез һәм шома хәлгә килсен өчен аларга дистә еллар кирәк. Ихтимал, бу бина башкасы, искерәге урынында утырадыр. Урынының җайлылыгы, табигатьнең гаҗәеп матурлыгы хуҗаны инде таләпләренә җавап бирми башлаган йортны сүтеп, утызынчы еллар стилендәге шушы псевдомодерн йортны салырга мәҗбүр иткәндер. Каты, яшел бәрхет белән төрелгән бу коймалар, йортның архитектурасы Акмал ханның таулардагы утарына бу якларга хас булмаган төсмер бирәләр иде.

    Кояшта янган калай түбәле җәйге кухняда учак утлары дөрли, учакка авыр, җылыны күп бирүчән карагай агачы ягалар икән, кухня тирәсендә пешекчеләр тыз-быз килә. Алар арасында Сабир-бабаның ябык-нык гәүдәсе күренеп китте, ул элеккечә үк ап-актан киенгән. Якынрак килгәч, йортның шәп проект белән төзелгәне күзгә ташланды, бу якта мондыйларны төземиләр, өй өчен, гадәттә, тигез мәйдан эзлиләр. Алар кергән яктан ук парад ишеккә туры килделәр, ләкин бу икенче кат иде, бина ике төрле биеклеккә салынган булып, аның беренче катына эләгү өчен икенче ягына чыгарга кирәк икән. Аннан югары катка яхшылап шомартылган имәннән эшләнгән бораусыман киң баскыч илтә.

    Алар машинадан чыгып, “Волга” яр астындагы гаражга юнәлүгә, ишектә “Адидас” спорт костюмы, йомшак кроссовка кигән “Күз буучы” үзе күренде. Әле генә йөреп кайткан булса кирәк. Монда, кая гына барсаң да, чишмәләр, шарлавыклар, кечкенә елгачыклар, ямь-яшел болыннар… Бу хакта аңа юлда Исмәт сөйләгән иде инде, ә ул бу урыннарны биш бармагы кебек белә.

    —Тоткарланасыз, тоткарланасыз, кадерле Сухробҗан,—дип каршы алды хуҗа һәм сәгатенә күз төшерде, шунда Сенатор Акмал ханның биш ел элек “Советская” кунакханәсе ресторанында Шубариннан алган “Ролекс” алтын сәгатен күрде. Аның карашын сизгән “Күз буучы” дәвам итте:—Әйе, әйе, шул сәгать, мактанырга булдым әле.—Һәм күрешергә сул кулын сузды, сәгать өр-яңа иде, чыннан да, ул аны бик сирәк тагып йөридер.—Әйдәгез өйгә, мин әле генә йөреп кайттым, иң ерактагы Очан-суга кадәр барып җиттем, ачыктым, сез дә өстәл янына утырмагансыздыр әле, кичәгедән башыгыз да авыртадыр, төзәтергә кирәк.

    Акмал хан бүген ягымлы, елмаючан иде, аннан кунакчылык хәтта бөркелеп тора. Шулай да Сенаторның миендә бер сорау бәргәләнде: өч-дүрт сәгатьтән юлга кузгалырга кирәк, нишләп мине бу кадәр еракка, тауларга алып килергә уйлаган икән, самолеты юк бит. Нигә инде артыгы, мин бит аның модерн стилендәге аучылар йортын күрергә килмәдем, кабан, болан ише киек җанвар йөргән урман-болыннары да кирәкми.

    Кара агач белән тышланган киң өйалдыннан коридорга үттеләр, коридорда беренче катка төшү өчен бронза белән чолганган, исерекләр аска тәгәрәмәс өчен түгәрәк тоткычлар куелган имән баскыч бар иде. Акмал хан киң ишекне ачып җибәрде һәм каминлы залга килеп керделәр. Зал бик тә киң, аңа Порт Сәеттә кулдан эшләнгән ике ашханә гарнитуры да бик иркен генә кереп утырган иде. Әмма җирле партия түрәләре аеруча яраткан унике персонлык авыр, шыксыз мебель бу киң-иркен залга килешеп тә тора икән әле. Бәлки, бу ерак түр стенада нәкъ мебель төсендәге ачык-алтын тонлы зур гобелен эленеп торудан шулай тоелгандыр. Гобелен ау йорты өчен махсус эшләнгән диярсең, ауга чыккан патша, ау этләре, яраннары, вельможалар, матур хатыннар, кавалерлар… Ул, чыннан да, матур иде, туйганчы карыйсың, аннан гына күзең каминга төшә, анысы тыштан китек-чатык ташлардан эшләнгән, авыр тимер рәшәткә артында кызуга чыдам кирпечтән ясалган кызыл эче күренеп тора. Ике метр озынлыктагы каминның өстендә үтә зур поши мөгезе, бусы, ихтимал, берәр аучының бүләгедер, чөнки бу якларда пошилар юк. Мондый зурлыктагы мөгезләр Халыкара аучылар союзы тарафыннан теркәлә, ияләренә исә аларның дөнья стандартында булуын раслаучы сертификат бирелә.

    Җирле номенклатураның гобеленга исе китә иде, хан кунакның мөгез белән әсәрләнгәнен сизенде, горурлыгын яшермичә әйтә салды:

    —Чын мәгънәсендә чемпион мөгез! Минем аңа документым да бар, сертификат дип атала, немецчә язылган. Мондый экземплярларны аукционда меңнәрчә доллар тора дип сөйлиләр, аны миңа бер зур кеше бүләк итте, бу йортка алар килешеп торачак, диде.

    Сенатор аны хәзер йортын, ике катны күрсәтә башлар, мылтыклар коллекциясе белән мактаныр дип уйлаган иде, алай булмады, ул аны кинәт кенә өстәл янына чакырды, анда ике кыз мәш килә иде инде. Сенатор үзенчә хан каядыр ашыга, бәлки минем белән Ташкенткадыр дип гөман кылды. Ләкин “Күз буучы” да кунакның уйларын сизенә иде, прокурорда ышанмау хисе уятканчы, башта ук ачылырга булды. Чөнки аның ышанмавы, икеләнүе бүген кирәк түгел иде инде. Бер уйлаганда, сәнәктән көрәк булган бу кемсә, политикада беренче зур адымнар ясаган кеше кай ягы беләндер аның үзенә охшаган иде, бары укыганрак, белемлерәк, моның каптыруы да катырак, стратегиясендә дә логика бар, яңа заманга да ул барысыннан да алда яраклашкан.

    —Сез төшке ашны аучы йортына күчергәнгә, бәлки, гаҗәпләнгәнсездер, әмма хәл үзгәрә төште, сезне кисәтеп тә куя алмадым, уятырга да өлгермәдем. Хикмәт шунда, кичкә миңа Дулкын Назарович килә...

    Ах, күзгә карап астан пычак белән кисмәкчеме?! Прокурорның башыннан яшен тизлеге белән шундый уй йөгереп узды. Мине фаш итеп эштән кудырмакчымы, әллә, киресенчә, мине һәмишә күз уңында тотар өчен Дулкын Назаровичны такмакчымы? Прокурор өчен ике вариант та кабул итәрлек түгел иде, ул беркемнең дә күзәтүе астында булырга теләми, вакытыннан элек беркем белән дә планнарын уртаклашасы юк! Тынычлыгын җуймаска тырышып, ул алма чистарткан булды, сорау да биреп тормады, көндезге дүртне суккан камин сәгатеннән күзен ала алмады диярлек.

    Тынлык озаккарак сузылды, хуҗа аның сүзләре нинди тәэсир ясар икән дип көткән иде, ләкин барып чыкмады, телиме-юкмы, сүзне дәвам итәргә калды:

    —Ул Наманганга, иртәгә билгеләнгән ниндидер киңәшмәгә килә, аныңчы минем белән очрашып алырга тели. Ул сезнең монда булуыгыз турында белмиме?—дип сорады аптырашта калган хан.

    —Юк, белергә тиеш түгел, мин сезгә әйттем ич инде, бу минем шәхси инициативам,—диде Сенатор каты гына һәм үзен вокзалда кемдер күреп калгандыр дип пошынып куйды.

    —Борчылмагыз, сезнең эшләрне тәртипкә салдым мин, барысы да әзер,—дип ашыгып сөйләп китте хан, кунакның ризасызлыгын сизенеп.—Китү мәсьәләсен хәл иттек, Исмәт Наманганда ике урынлык купега утырачак, ә сез поездга беренче тукталышта керәсез, анда ул кузгалганнан соң сәгать тә егерме җиде минуттан килеп җитәчәк. Станциягә сезне минем кешеләр илтеп куяр.

    —Исмәтне нигә борчырга инде?—дип бүлде хуҗаны кунак.—Билетын бирсен дә, шул-шул станциядә хатыны белән туганым утырачаклар, дисен. Ышандыру өчен берәр бишлек яисә унлык төртсен, юлда аларны чәй эчертергә онытма, дисен.

    —Мин алай эшли алмыйм. Артур да сезнең өчен бик борчыла, вагонга минем кешеләр утыртыр, купеда Исмәт каршылар. Кайтып җитеп, ишегегездән кереп киткәч кенә Исмәт Артурга шылтыратачак, кайтып җиткәнегезне әйтәчәк. Минем бурыч шунда гына төгәлләнә, безнең кагыйдә шундый. Сезгә дә миннән килгән кешеләрне шулай озатырга туры киләчәк. Бу сүзләрне, зинһар, онытма. Яныгызда нинди документлар, никадәр сумма булачагын белмисез бит әле. Әйе, Исмәт Коста белән Ашотка охшамаган, ләкин ул үз эшен биш бармагы кебек белә, ышанычлы сак астында булырсыз.

    —Рәхмәт, мин моны башыма да китермәгән идем.

    —Ә хәзер әйдә бераз йотып куйыйк, әйбәтләп капкалыйк, аннан соң яраткан шарлавыгымны күрсәтермен, эшләр хакында шунда сөйләшербез, тагы кайчан күрешәсебезне бер Алла белә… Хәзер Ташкентка сирәгрәк барыла...—Хан Акмал бәллүр савытларга коньяк коя башлады.

    Эчтеләр, капкалап алдылар, ләкин сүз ябышмый, кичәге йөгереклек юк иде. Хәтта коньяк та ярдәм итмәде. Дулкын Назарович нигә киләсе итте икән, әллә иске дусты өстендә болытлар куерганны әйтергә телиме?—Сенаторның миендә мең төрле сорау бәргәләнде. Хан аның визиты турында Дулкын Назаровичка әйтмәсме, әйтә калса, ул карт интриган кармагына үзе үк эләгәчәк ич?! Бәлки аны Акмал хан үзе чакыргандыр? Прокурор Әкрәмхуҗаев сөйләшмичә, киңәшмичә нәрсәдер болгатып йөри, Аксайдан ярдәм аласы килә дисә? Шулай эшләсә, ул үзенә карата кызыксыну уята алыр, игътибарның үзәгенә кайтыр иде. Хәер, болар аңа нәрсәгә?! Мин аңа элеккеге түрәләрнең барысының кичәге көн икәнен төшендерә алдым кебек. Ул хуҗаны тыңласа да тыңлады, тыңламаса да тыңлады, күзләре сунар күренешләре төшерелгән инглиз тәлинкәсендә, чәнечкесе ризыкта ялкау гына казына, башында исә борчулы уйлар.

    Аның башыннан һич кенә дә Дулкын Назарович чыкмый, чөнки аның яшерен генә Аксайга килергә теләвендә нидер бар иде, ханга ул мондыйрак сорау бирде:

    —Кунак без кичә мәҗлес корган йортка киләме?

    —Юк, ул үзен монда, шушы йортта каршыларга кушты, Шәрәф Рәшидович белән бергә килгәннәре бар иде. Монда, хәтта очраклы рәвештә дә, өстеңә беркем дә килеп керә алмый. Ул да, сезнең кебек, визиты турында беркемгә дә әйтмәскә кушты.

    —Мине аста, иске йортта калдыру яхшырак булмас иде микән, дөресен генә әйткәндә, минем аны бер дә күрәсем килеп тормый,—диде прокурор. Ул һаман нинди дә булса мәкер юкмы, дип шикләнә иде.

    —Борчылмагыз, аның белән очрашырга туры килмәс, аның да сезне бу өстәл янында бик күрәсе килеп тормыйдыр. Көтмәгәндә өстенә килеп керсәгез, билләһи, дим, иң ким дигәндә дә, инфаркт алачак. Ул сезнең ҮКда нинди бүлек җитәкләгәнне белә бит. Мин дә аның белән сөйләшүдән нәрсәдер көтмим, бары бер кызыксынуымны җиңә алмыйм, ул сезнең кебек минем өстә болытлар куерганын әйтерме, юкмы? Бәлки зарланырга, бәлки иске гадәте буенча—акча сорарга киләдер? Аның нинди мәсьәлә белән килгәнен мин сезгә хәбәр итәрмен, сынап карыйм әле, ә болай... Хәзер мин бар өметемне сезгә багладым. Ашны монда ник күчердемме? Аңлату җиңел. Сез сораган нәрсәләр барысы да шушындагы тау куышларында. Дулкын Назарович килү хәбәрен дә монда җиткерделәр. Әгәр фотокопияләр алып, сезнең белән поселоктан читтәге йортка кайтып, шуның өстенә яңа кунакны каршылап йөрсәм, берсенә дә юньләп өлгермәс идем. Шунлыктан, барысы да аучылар йортында хәл ителәчәк. Күптәннән инде монда кунак кабул иткәнем юк иде, үземнең дә йортны да күрәсем килеп китте. Ике сәгатьтән юлга чыгабыз, машинада телефон бар, берәр посттан кунак турында хәбәр итәрләр, ул горизонтта күренүгә, мин төшеп калырмын, ә сезне станциягә алып китәрләр.

    Сенаторның ышанып җитмәвен, һаман шикләнүен күреп хан кайбер нәрсәләрне үзгәртергә булды.

    —Мин сезнең шикләрегезне аңлыйм, Сухробҗан, сезнең урыныгызда булсам, Дулкын Назаровичның килүе мине дә сагайтыр иде, ләкин хәлне үзгәртеп булмый, ашавыгыз ашау, утыруыгыз утыру булсын өчен, мин вәгъдә иткәннең барысын да кулыгызга тапшырам, бәлки ышанычыгыз артыр.—“Күз буучы” берничә минутка залдан чыгып китте.

    Ул бүлмәгә Сабир-баба белән әйләнеп керде, кулында ышкылып беткән күн чемодан, акка киенгән карт исә атташе-кейс һәм ниндидер тартма тоткан иде. Ябышкак тасма белән аркылы-торкылы чорналган тартма күрер күзгә әлләни авыр тоелмый иде. Кейс белән тартманы өстәл янына куеп, Сабир-баба тавышсыз гына каминлы залдан чыгып та китте. Аксай Крезы авыр чемоданны өстәлгә ташлады, кунакны янына чакырып, кечкенә йозакларны ача башлады.

    —Менә изге эшләргә тотыласы акча, өстебездә ислам байрагы күтәрелсен,—диде хан һәм чемоданны ачып җибәрде, аның эче тулы йөз сумлык акчалар иде.

    “Ничә миллион микән, аста унлыклар гына түгелме, ханнан барысын да көтәргә була”, дип эчтән генә уйланды Сенатор, ә үзе хәйләкәр генә сорап куйды:

    —Мин сезгә расписка бирергә тиешме?

    Аның бу соравы башында кайнаган сорауларга җавап эзләүдән генә әйтелде дә, мәсәлән, ул төгәл сумманы шул “расписка”дан белә алыр иде, бүләк иткән атның тешенә карамыйлар.

    —Әйе, гадәттә, мин расписка алам, ләкин сездән алмам, ышануымны шулай күрсәтергә телим. Кылган гамәлем алдагы мөнәсәбәтләребезнең нигезе булсын. “Дипломат”та досьеларның фотокопияләре, иң өстә Беренчегә кагылышлы документлар, кирәге чыгар… аны мин өзгәләп ташларга рөхсәт итәм. Кичә мин гаебемне юарга вәгъдә иткән идем, менә бу бүләк сезне бер генә шатландырмас дип ышанам. Бик хикмәтле нәрсә, кирәге чыгар, аны видеофильмнар ташучы кеше алып килгән иде. Япон приборы ул, кечкенә дә, төш кенә дигәндәй, илле метр ераклыктагы сөйләшүләрне тыңларга мөмкинлек бирә. Җитмәсә, теләсә нинди стена аша, һәм теләсә кайсы телефонга ялгана ала. Мондыйлар КГБда да юк бугай. “Дипломат”ик каналлар буенча алып киленгән әйбер, шикләнмә, артыннан койрык юк. Шәп уенчык, әмма ул миңа кирәк түгел инде. Өченче каттагы кабинетыгыздан Беренченең кем белән ни хакта сөйләшеп ятуын рәхәтләнеп тыңлый аласыз. Теләсә кайсы яшерен киңәшмәдә сезнең колак булыр. Техника—үтә куркыныч корал, кызганыч, элегрәк болар юк иде.

    Акмал хан әллә ничек дулкынланып китте, хәтта курткасын салып атты.

    —Жәл, Шурик үлгәнче танышмаганбыз, өч-дүрт ел элегрәк белгән булсам, ставканы сезгә куйган булыр идем, тәхеткә утыртыр идем, барысы да кулымнан килә иде, бу аяныч хәлдә дә калмас идек. Андропов заманында батырчылык итмәсәк тә, ул үлгәч куллар чишелгән иде бит, бу фиргавеннәрне Үзбәкстаннан куып чыгара ала идек. Бер без генә гөнаһка батмаган. Кавказ белән чагыштырганда, без бала-чага гына.

    —Әйе, сез хаклы, Акмал әкә. Черненко вакытында да бер ел әрәм китте, көчләрне тупласак Мәскәү тикшерүчеләреннән җилләр исәчәк иде. Костаның патроны, ягъни хуҗасы безнең якларны ярата, Шәрәф Рәшидович белән дә дус булган, ул беркайчан да моннан Ленчик белән бәйле начар хәбәрләр чыгуын теләмәгән, шул ук ният аның кияве генерал Чурбановка, кызы Галяга да кагыла.

    —Куркаклар, надан тәреләр, вакытны кулдан ычкындырдылар, хәзер үзләре ут эчендә, ул уттан беркемгә дә котылу юк. Җир йоткырлары, аларны онытып торыйк. Сухробҗан, тост әйткәнче, сезгә тагы бер бүләк ясыйсым килә. Анысы—сезнең хактагы досье. Төп нөсхәсе. Без аны күптән түгел генә, сез Югары судта күренгәч кенә ачкан идек әле. Җыелган белән мактанып утыра торган чак түгел, бу минем сезгә ышанычым, сезгә таянуым, якын итүем. Башкаларның досьеларын укыгач, миндә нинди кызыклы материаллар җыелганын күрерсез. Кайберсендә мин мәгълүматның кемнән алынуын да теркәп бардым, ул агентураның да кирәк булуы бар.—Акмал хан тагы өстәл яныннан торып чыгып китте.

    Ул озак кына югалып торды, Сенатор үзе турындагы досьены хан аңа иң соңгы минутта гына бирер дип уйлый иде; “Күз буучы”, чыннан да, кунакның ышанычын казанырга тели иде кебек.

    Хуҗа юка гына папка тотып әйләнеп керде. Прокурор ханның кичәге: “Кайбер үтерүләргә мин акча белән түләмим, документлар тутырылган папка гына бирәм” дигән сүзләрен тагын бер кат исенә төшерде. Ул бу сүзләрнең мәгънәсен аңламады түгел, ә менә бүген Акмал хан бухгалтерлар эш итә торган егерме тиенлек гап-гади “Скоросшиватель”не Япон аппараты салынган тартма өстенә битараф бер кыяфәт белән куйганда, тетрәнеп китте. Бу инде мәкере буенча да иң сирәк очрый торган гамәл иде.

    Менә хәзер генә ул акча белән эшләп булмаганны ничек итеп башкача хәл итү мөмкинлеген төшенде кебек. Әйе, үзеңнеке белән чагыштырганда, хәтта ике гомер бәясе бер юка папкага да тормый икән. Үзе дә иксез-чиксез мәгълүмат туплаган Сенаторның әле беркайчан да мондый алымга барганы юк иде. Хан кеше кулы белән мичтән кайнар күмер алдыра белә, менә сиңа тормыш тәҗрибәсе! Шунда ул ОБХСС капитаны Кодрәтовны исенә төшерде, ул да Сәлим белән аның өчен мичтән утлы күмер алган, ягъни Костаны коткару операциясенең иң куркыныч өлешен башкарган иде бит.

    —Тормыш һәм карьерагызны куркыныч астына куеп, үз теләгегезгә ирешкәнегез өчен күтәреп куйыйк! Уңышлар сезгә!—диде Акмал хан һәм кунак зур канәгатьлек белән бокалын күтәрде.

    Искиткеч тәмле итеп әзерләнгән һәм ике чибәр кыз тарафыннан өстәлгә матур итеп бирелгән төшке аш вакытында прокурор, никадәр генә теләмәсен, тартма өстендә яткан папкага карамаска тырышты. Бик каты түземлелек сораган шушы тырышлык бөтен сый-нигъмәтнең тәмен бозды, тик шулай да ул “Күз буучы” оештырган сынауны тиешенчә узды—кызыл фломастер белән дүрт урынлы сан сугылган папкага күз дә ташламады. Ашау-эчү тәмамланып килгәндә ул тагы, ирексездән, стенадагы сәгатькә карап алды, хуҗа ике сәгатьтән китәбез дигән иде, димәк, бер сәгать вакыт калган. Көн тыгызланганнан тыгызлана бара иде. Алда тагын юл, тагын поезд, каршыга Дулкын Назаровичның килеп чыгу ихтималы…

    Кунакның сәгатькә күз төшерүен Акмал хан да күрде:

    —Әле безнең карамакта бер сәгать вакыт бар,—диде ул.—Барысы да график буенча. Үзем яраткан шарлавыкны күрсәтергә вәгъдә биргән идем, шунда барып килербез.—Ул алдындагы бәллүр кыңгырауны шылтыратып куйды, күп тә үтми залга Сабир-баба килеп керде.

    —Без йөреп кайтабыз, мин Сухробҗанга йорт тирәләрен күрсәтәм, мәскәүлеләр мондагы матурлыкны Швейцариянекеннән ким түгел дип мактыйлар. Кунакның әйберләрен Җәлил машинасына ташып куй, Аксайга кадәр мин аның белән барам, минем “Волга” арттан иярер, Дулкын Назаровичның якынлашуы турында хәбәр булуга, мин аңа күчеп утырырмын. Яңа кунак белән өч сәгатьтән әйләнеп кайтырмын. Хәер, ул хакта телефоннан шылтыратып әйтермен, барысын да элеккечә эшләргә тырыш. Дулкын чәүчәләк кеше, шуның өстенә, тәкәбберлеге дә җитәрлек. Ул сөяркәсе—Нәкыяме, Наҗияме әле—шуның белән килә, исемен кызлардан төгәл сорап куй. Алар белә, бүлмәгә ак розалар куярга онытмагыз, Нәкыяме, Наҗияме алар өчен үлеп китә. Шаукымлы хатын, теге вакытта паркта лилия белән лотослар арасында шәрәтән коенмакчы. Дулкын да туктата алмады, үзе һаман такылдый: “Йә, кем матуррак, минме, лилияме, имеш”,—Хан рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Бер ел элек булган вакыйга хәтеренә нык сеңгән иде, күрәсең.

    Акка киенгән карт баш иеп тыңлады һәм, бер сүз дә әйтмичә, бүлмәдән чыкты. Аның нишләп гел сүзсез булуын прокурор тәки сорый алмады, әмма бу картка йортта зур җаваплылык йөкләнгәнлеген бүген генә аңлады.

    Ишегалдына коридор уртасындагы баскычтан беренче кат аша чыктылар, кунакның, нигәдер, аны күрәсе килгән иде. Баскыч бильярд залына алып төшә икән. Инде зур банкет залын, йокы бүлмәләрен күрмәсә дә, алар турында “Күз буучы” әйтеп китте, прокурор өйнең тулы картинасын күз алдына китерә алды, ян яклардан да ишекләр булуын чамалады. Аксай ханы биналарда әллә ничә яшерен керү-чыгу юллары ясап бетергән, монысы югарыдан килгән кадерле кунакларын һәрвакытта да контрольдә тотар өчендер, күрәсең.

    Эчке ишегалды алгы яктагысына караганда күпкә зур иде, ул ерактагы сөзәк үзәнгә барып тоташа һәм ике гектар чамасы җир били, аны да әлеге дә баягы таш койма чолгап алган. Лилияләр үскән парктагы кебек көязлек юк, әмма монда да һәркайда кайгыртучан кеше кулы сизелә, ләкин, ни хикмәт, ул табигатьне үзгәртмәгән, киресенчә, аны матурлый төшкән иде. Акмал ханга юк-бар кешеләр эшләми шул.

    Алар янәшә баралар һәм пышылдабрак сөйләшәләр иде, ә икенче кат тәрәзәсеннән алар артыннан ак киемле сүзсез кара карт озак кына карап торды. Ул күктән җәйге көндә кар булып төшкән, хуҗасының тормышын болгап-болгатып ташлаган кешене хәтеренә сеңдереп калырга тели иде кебек. Картны акчалы чемодан да борчый иде. Аксайдан бик күпләр акча белән китте, ләкин әле беркемнең дә бу кадәр сумма алганы юк иде. Әле кичә генә, Акмал хан сигаретка чыкканда аңа һәм Ибраһимга ташлаган бер-ике сүз бу кешенең гомере сукыр бер тиенгә тормый дигәнне аңлата иде. Ә бүген хан аңа хәтта досьесын да кертеп бирде. Дөрес, анда хәйран калырлык берни дә юк. Монысы да кешене ачык күрсәтә торган фал. Хан берни дә таба алмагач: “Эзен шәп себерә, моны ялан кул белән алып булмый”,—дип, тирән мәгънә белән әйтеп куйган иде. Ул аның белән дусларча, хәтта Шәрәф Рәшидович заманындагыча аралаша башлады. Галстуксыз бу кеше белән әле тагын очрашулар булачагын карт күңеле белән сизә, шуңа ул аны хәтеренә салып кую өстенә аңларга да тырыша иде. Көнкүрештәге күп кенә гадәтләр тәҗрибәле кешегә күп нәрсә турында сөйли бит.

    Мәсәлән, төшке аш вакытында ул аны камин өстендәге поши мөгезләре арасына махсус уелган кечкенә тәрәзәчектән күзәтеп торды. Хан досьены махсус рәвештә аның кулы җитәр арага куйды, ә тегесе үзен кабат тикшерүләрен аңладымы, документларга күз дә салмады. Бу аның ихтыяр көче, үз-үзен тота алучанлыгы, культурасы, акылы турында сөйли иде. Хан чемодан капкачын ачкач, ул акчага ничек битараф карады—ничә сум икәнен дә сорап тормады бит. Күпләр мондый вакытта комсызлыктан башларын югалталар, акча белән сынау Аксайда кешене тануның иң-иң оста оештырылган формаларыннан берсе булып, күпләрнең чын йөзе ачылмый калмый иде. Ә бу галстуксыз үзен бик тә, бик тә тәрбияле, итагатьле тотты.

    —Без, күрәсең, тиз генә күрешә алмабыздыр, телефоннарга мин ышанмыйм, аларның күбесе, органнар кушуы яисә прокурор санкциясе буенча гына түгел, болай да тыңлана, бигрәк тә синең кебек югары урындагы кешенеке. Сезгә дәүләт серләре дә кагыла бит,—диде Акмал хан.—Шуңа күрә, хәзер сорап калыгыз, сезне нәрсә кызыксындыра. Юкса, безнең шәрекъ тотанаклыгы, тыйнаклыгы кайчак эшкә зыян да китерә. Без күп нәрсәне килешеп куярга, эчеңдәгеләрне бер-беребезгә әйтергә тиешбез. Мин дә сездән берничә нәрсә турында сорамакчы булам. Әгәр миңа сезнең өчен берәр ашыгыч хәбәр җибәрәсе булса, махсус кешедән файдаланырмын, сезнең хәзер анда, ҮК ишек алдында, зарланып килүчеләр буа буарлык, миңа шулай диделәр, шуңа күрә минем “атчабар” башкалар күзенә бик үк ташланмас, ул кеше Аксайныкы булыр, шуңа моннан киткәнче, миндә күргәннәрнең барысын да хәтерегездә яңартып алыгыз, Акмал ханда теләсә кем, урамнан килеп кергәннәр эшләми. Кирәк булса, мин сезнең ҮКдагы эш көннәрегезне файдаланырмын, шуңа күрә, киткәндә коридорга күз салырга онытмагыз, бәлки анда миннән булачак юлчы торыр.

    Бары хәзер генә Сенатор “Күз буучы” сүзләрендә бернинди этлек юклыгын аңлады һәм Дулкын Назарович килү аркасында үзен дулкынландырган, борчыган мәсьәләләр хакында җәелеп сөйләшеп булмаганлыкка үкенеп куйды.

    —Аппаратурагыз өчен бик зур рәхмәт, ләкин мин, иренгә карап кеше ни сөйләгәнне аңлый белүче “белгеч”егезне дә алыр идем, аның турында Шубарин миңа шаклар катып сөйләгән иде. Ниндирәк кеше ул? Гаиләсе белән башкалага күчерсәк, начар булмастыр, кирәк булса, аңа Ташкентта аерым йорт та алып була. Аның минем кул астында һәрчак булуы кулай. Кеше, дөресен генә әйткәндә, теләсә кайсы техниканы орып бирә ул.

    —Аңа йорт хәтле йорт ук кирәк булмас, дип уйлыйм, квартира җитәрдер. Чөнки ул буйдак егет, аңа әле егерме сигез яшь кенә. Шуның да биш елын төрмәдә уздырган, үзенең бик тә сирәк һөнәренә шунда өйрәнгән дә. Месхет төрекләре нәселеннән килгән бу егет минем кулга уйламаганда-көтмәгәндә, дигәндәй, килеп эләкте һәм мин аны төрмәдән коткарып калдым. Ул, чыннан да, искитмәле кеше, бер-ике тапкыр сынап карадым мин аны. Утырам кемдер белән сөйләшеп, алдымда магнитофон, ә Айдын бинокль алып утыз метрлар читтәге агачка менеп утыра, аның муенында да магнитофон, монысы контроль тикшерү өчен. Соңыннан ике язманы чагыштырып карыйбыз, төгәллек хәйран калырлык, әле шул ягы да бар, ул үзбәкчә дә, русча да бик яхшы сөйләшә, гүя икесе дә үз ана теле. Сөйләшкәндә, үзең беләсең, без юк-юк та бер телдән икенчесенә сикерергә яратабыз, партия хезмәткәрләре, шәһәр интеллигенциясе бигрәк тә шулай кыланырга тырыша. Янәсе, культуралык билгесе...

    —Рәхмәт, Акмал әкә, алайса аны алдым дип исәпләгез, яшәр урын тапкач та аны алырга кеше җибәрермен. Аныңчы сез сөйләшеп куегыз, аңлатыгыз, алда торган эш җитди, хәтта дәүләт югарылыгында, дип тә әйтә аласыз. Эш хакы профессорлар көнләшерлек. Минем таләпләр дә Артур Александровичныкыннан ким булмас. Ләкин бу әле беренче үтенеч кенә. Кайчакларда сезнең кеше гомерен кыскарта белүче табибыгыздан да файдаланырга туры килмәгәе. Шубарин бервакыт ниндидер сигарет турында искә алган иде, аны тарткан кеше икенче көнне үк дөнья белән саубуллаша икән, һәм иң мөһиме—бернинди экспертиза нидән үлгәнен ачыклый алмый, имеш. Алай-болай ул агуны әзерләүче дә сезнең табиб түгелдер бит?!

    —Юк, минеке түгел, Артурның сораганы булмады, мин белер идем. Ә сигаретка килгәндә, аңа бернәрсә салмыйлар. Фирменный сигаретлар бик нәзберек, затлы итеп, пөхтә эшләнә, хәер, кешене шул ягы белән җәлеп итә дә инде ул. Моны болай эшлиләр, сигаретны агу сеңсен өчен бер тәүлек чамасы махсус савытта тоталар, әлеге агу тәмәкенең тәмен дә, исен дә үзгәртми. Андый савыт миндә дә бар. Сезгә дә берне табарбыз. Кешене теге дөньяга җибәрү алымнары бик күп ул, күпмедер вакыт узуга инфаркт, йә булмаса яман шеш китереп чыгара торганнары да бар. Ләкин алдан белгеч белән киңәшләшергә кирәк, мин шулай итәм дә. Теге дөньяга ничә кешене җибәргәненең төгәл санын үзе дә белмидер инде ул, сезнең белән хезмәттәшлеккә каршы килмәс. Ләкин ул Аксайда түгел, монда ул җәйләрен төрле үлән-сәлән җыярга гына килә, яшәве сезнең борын төбендә генә—Ташкентта. Аның координатларын Айдынга биреп җибәрермен. Сезнең эшкә шулай колач белән, җитди итеп алынуыгызга мин бик шат.

    Алар түшәлгән тау сукмагыннан атлый-атлый аучы йортыннан шактый ерагаерга өлгергәннәр иде инде, ләкин сүзләре бетәрлек түгел иде әле. Инде шарлавык тавышы да ишетелә башлады, алар аңа колак салмады, чөнки уйлары башкада иде. Кунак үзе өчен табышмак булган ханның ачылып сөйләвеннән файдаланып калырга ашыкты.

    —Гәрчә расписка алырга теләмәсәгез дә, акча мәсьәләсенә кайтмый булдыра алмыйм,—дип Сенатор һаман үзенекен сукалады.—Ялгышмасам, анда алты миллион чамасы, артык түгел…

    —Әйе, өстенә баса яздыгыз, барлыгы биш.

    —Бишме, алтымы, әлләни аерма юк, тегесе дә, бусы да зур сумма түгел. Үзегез беләсез, җитди эшне башлар һәм дәвам иттерер өчен, нульләре тагын да күбрәк булган акча берәмлекләре кирәк. Мин сезнең сәмәнне беренче взнос дип саныйм, өметле, әмма хәтәр эшкә аванс булсын,—диде Сенатор һәм ханның ярсып китүен, рәхмәт тә әйтә белмисең, дип сүгенүен, битәрләвен көткән иде, әмма ялгышкан булып чыкты.

    —Әйе, бәлки, биргән хәтлесен аванс дип түгел, бәлки бер пособие дип кенә карарга кирәктер. Сез башлаган эшкә зур акчалар кирәген аңлыйм мин. Кичә әйттем бугай инде, яшьләр, студентлар хәрәкәтен оештыру өчен генә дә күпме кирәк буласы, политика белән беркем дә бушка шөгыльләнми. Барысы да акча сорый. Һәм сез аны алдым, дип исәпләгез. Ләкин мин сезгә архивны һәм бар акчаларымны кичекмәстән, берьюлы бирсәм, үземнең кирәгем каламы?—Хан кунакка текәлеп карап куйды, ләкин карашында аңа гына хас усаллык та, мәкер дә тоемланмый, күрәсең, ул ихластан сөйли иде.—Шуны ук күздә тотып, мин документларны да тулаем бирмәдем, сездә—якын арада кирәк булырдайлары гына. Чемодандагы акча бер елга җитәргә тиеш. Әгәр эшегез максатчан, нәтиҗәле булса—финанс өчен борчылмагыз. Акчаны күп җыйдым мин, аларны сезнеке шикелле үк анык бер максатка тотарга тели идем, монда безнең арада фикер каршылыгы юк.

    —Ә минем эшнең нәтиҗәлеме, түгелме икәнен каян белерсез? Аны чамалау авыр, сәясәт кыска арага узышу түгел. Әгәр сезгә качып китәргә туры килсә, яисә, гафу итегез, сезне кулга алсалар?..

    —Менә монысы өчен инде сезнең башыгыз авыртмасын, мин, һичшиксез, барысын да белеп торачакмын, ә инде үлә калсам, ышанычлыларым белеп торыр, алар күп, һәм сиңа ярдәмгә килү юлын табарлар. Алга таба да шулай булыр. Эшегезне дә игътибар белән күзәтеп барырлар, мин бит еллар буе тик утырмадым, нәрсәдер бар, нәрсәдер оештырылган. Әгәр барысын да тәфсилләп, киштәгә чыгарып салмаганмын икән, үпкәләмәгез, сез бит, күктән төшкәндәй, юктан бар булдыгыз, минем планнарымда сез бөтенләй юк идегез, ә хәзер төп рольне үтисез һәм бу, онытмагыз, бер тәүлек эчендә... Стратегияне үзгәртеп кору шактый вакыт сорый, сез киткәч мин шул эшкә чумачакмын. Бәлки, Дулкын Назарович белән очрашу да кайбер нәрсәләрне ачыклар.

    —Әгәр дә сезгә ул-бу булса, миңа нишләргә соң?—дип ачыктан-ачык сөйләшүгә күчте прокурор.

    —Урынлы сорау, шуңа күрә үпкәләмим. Әгәр ашыгыч ярдәм кирәк булса, Сабир-бабаны табарсыз.—Кунакның йөзендә аптырау галәмәтләре күреп, ул тагы кабатлады.—Әйе, әйе, Сабир-бабаны, аны минем рухи остазым, дип санагыз. Корыч ихтыярлы кеше, дансөяр түгел, ятлар игътибарын җәлеп итмәс өчен инде унбиш ел шулай хезмәтче сурәтендә йөри. Аз сөйләшә, күпне ишетә торган кеше. Ул-бу була калса, аңа мөрәҗәгать итәрсез, ул минем дусларымны, фикердәшләремне, кыскасы, озак еллар буе мин туплаган кешеләрнең барысын да белә. Ә алар күп. Бүген чемоданга акча тутырганда ук ул инде сезнең Ташкентта аеруча ышанычлыбыз булачагыгызны аңлагандыр.—Хан кинәт кенә тукталып калды һәм колакларга янәшәдәге шарлавык тавышы килеп керде.—Минем Мәскәүдәге дусларым бу шарламаны Очучы Су дип йөртә, суына гына кара, тирә-юньгә шампан шәрабе атыламыни, күбекләнә, шаулый, очкынлана. Данлы, затлы эчемлек шулай күбекләнеп чыга ул. Артур бик ярата аны.—Акмал хан кемнедер көткән кебек як-ягына каранып алды һәм тәкъдим ясады:—Әйдәгез, Сухробҗан, ташка утырып торыйк әле, су шавында берни дә ишетелмәс, минем сезгә әйтәсе сүзләрем бар әле.

    Шарламаның якынлыгы, очкын тау елгасының көче сизелә иде инде, алар утырган валуннар кояш җылысын җыеп тота алмый, хәтта алар—ничектер салкынча дымсу булып тоелдылар.

    —Дулкын Назаровичның визиты арага керде,—дип сүзен дәвам итте директор.—Без бүген генә чып-чын уртак тел таптык, туйганчы сөйләшергә дә өлгермәдек. Күрше республикаларга иммиграциягә китәргә тәкъдим итүегез өчен рәхмәт. Чын күңелдән әйтәм, мондый вариантны мин үзем дә уйлаган идем инде һәм кичә-бүген генә түгел, шактый элек, күптән инде... Минем резерв йортым да, ялган паспортым да, хәтта, янәсе, балаларым юклыктан аерылган ялган хатыным да бар. Ул йортка минем төстәшем кергәләп йөри, әлбәттә, бүләкләр белән, шулай булгач, мин ул якларда беркемнең дә игътибарын җәлеп итмәячәкмен, берсе өчен дә бу көтелмәгән хәл булмаячак. Миндәге акылны, фикер йөртү сәләтен шахмат уены өчен яралган дип саныйлар, болары көтелмәгән һәр нәрсәгә алдан ук төрле юллар уйлап куюдан, күп вариантлы фикер йөртүдән киләдер… Алай дисәң, мин шахматчы түгел, нард һәм кәрт уеныннан башканы белмим, хәтта бильярд уйнаганым да юк, ләкин шулай да әле биш ел элек үк, томансыз-болытсыз заманнарда ук, үземә чигенер урын әзерләп куйдым. Кичә, сез ял итәргә киткәч, мин бассейнга кайттым, сауна ягарга куштым, массажист чакырдым һәм сезнең тәкъдим турында уйланып яттым—качаргамы миңа, юкмы?

    Өстемдә болытлар куерганын сизенәм, куркыныч турында хәбәрләр миңа ни дисәң дә килеп тора, сезгә ышанмаска нигезем юк, күрәсең, мин үзем дә ут белән уйныйм. Ә шулай да бүген менә монда, шарлама янында, сезнең белән хушлашканда, мин качмаска дигән катгый уйга килдем. Акылсызлык дисезме? Бәлки. Ләкин тормыш тәҗрибәм буенча беләм, минем дәрәҗәдәге кешеләр, аларны ничек теләсәгез, шулай дип атагыз, хөкемгә тартылмый. Минем кебекләрне утыртмыйлар. Бу партиягә күләгә төшерү булыр иде. Сез бәлки бу фикерне тагы бер дәлил белән ныгытуны таләп итәрсез. Бик рәхәтләнеп. Шурик шәһәр уртасында үзе төзеткән Ленин музее каршындагы каберендә тыныч ятканда, Шәрекътә Ильич эшен дәвам иттерүче һәм аның тугрылыклы шәкерте саналганда, аның исеме белән аталган шәһәрләр, мәйданнар, урамнар булганда, берәү дә миңа бармак белән дә кагыла алмас. Кичәге тугры ленинчыны, Политбюро әъзасы диярлек кешене, орденнар алган кешене партия тарихыннан чыгарып ташламаслар, андый мәгънәсезлекнең булганы юк иде әле.

    Бәлки бер егерме-утыз елдан, Сталинның кылганнарын тикшергән кебек аның исеменә дә кагылырлар, кадерен белмәгән буыннар аның гәүдәсен күчереп күмү, аның исемен йөрткән шәһәр, мәйдан, урам исемнәрен үзгәртү буенча ямьсезлек башлар, бу бездә була торган хәл, әмма бүген һәркайда аның шәкертләре, яраннары, дуслары утырганда, андыйга беркем дә бармас.

    Миңа кагылсалар, Шурикны казып чыгарырга кала, мин берүзем җавап бирергә җыенмыйм, ярый, Шурикны калдырып торыйк, аңа хәзер барыбер, үлгәннәр оят һәм яманлыкны белми диләр, бугай; минем белән бергә бу йортның тынлыгын һәм мондагы табигатьне яратканнар да хөкем каршына басачак бит.—Акмал хан, башы белән ишарәләп особнякка таба күрсәтте.—Алар барысы да менә монда!—“Күз буучы” үзенең калынча-кабарынкы кулын каты итеп кысты.—Сез, кадерле прокурор, ҮК аппаратында яңа кеше, партиянең реаль көчен белмисез, алар мине рәнҗетергә юл куярга тиеш түгелләр, юкса аларга да исән-саулык тәтемәс, без барыбыз да бер казаннан ашадык.

    Менә шушы нәрсә мине күчеп китүдән тыеп тора, мин яшь кеше түгел инде, ниндидер томаннарга яшеренгән ак хыялларга исәп тота алмыйм. Аннан соң... Сез менә уйлап карадыгызмы, минем качып китүем күпләр өчен күктән төшкән бәхет булыр иде, бөтен бәлане миңа тагарлар да, аннан инде мәңге котыла алмассың. Минем башкалар өчен җавап бирәсем килми.

    Һәм соңгысы. Бәлки мине кулга да алырлар, мин үземне моңа да әзерләдем, нинди козырьларым барын да беләм. Ни булса да булсын, җиде бәлагә бер җавап. Аксайдан башка беркайда да мин үзем булып кала алмыйм, монда гына үземне башкалар өчен Алла һәм патша саныйм. Ә бүген, сезнең белән дуслыкны истә тотып, юкка чыгасым килми, әгәр мине батыра башласалар, Артур белән төрмәдән коткаруны оештырырсыз, менә шунда бер хатыныма китәрмен, ул мине, үз Одиссеен, биш ел көтә инде, ләкин эшләр шуңа кадәр барып җитәр дип уйламыйм. Үзем турында шуларны әйтергә булдым.—Акмал хан аягына басты, сәгатенә карады, тыныч кына тәкъдим итте:—Әйдәгез, ипләп кенә кайтыйк, вакыт кыса, юлда мин сезгә тагы берничә сүз әйтермен, ләкин монысы шәхсән миңа кагылмый, ә безнең уртак эш турында.

    Һәм алар кире борылдылар, икесендә дә табигать гүзәллеге белән хозурлану, шарламага сокланып тору кайгысы калмаган иде инде. “Күз буучы”ның Аксайда калырга теләге прокурорның планнарын бутап ташлады. Аны ахырга кадәр тыңламаска кирәк булгандыр. Японнарның ташлардан торган бакчасын хәтерләткән һәм шарлама янында бик тә матур-кызык тезелгән зур ташларны әйләнеп узып, алар артык ерак та булмаган һәм күңелле калкып торган аучылар йортына илтүче сукмакка борылдылар.

    —Сез политикада беренче адымнарыгызны атлыйсыз әле, ә вакыт ашыктыра, куа, шуңа минем сезгә берничә тәгаен акыл бирәсем килә. Беренче карашка алар сезнең максат өчен бик кирәкле дә күренмәсләр, ләкин төптән уйласаң, анализ ясасаң, сезнең идея өчен эшлиләр. Без бүген берничә тапкыр Шурикны искә алдык, мин сезгә ант итеп әйтәм, әгәр дә ул исән булса, республика СССР прокуратурасының тикшерү органнары микроскобы астында калмый иде. Гаеплеме без, гаепсезме—анысы башка мәсьәлә. Бәхәссез, минем өчен дәүләтнең, республиканың күтәрелү еллары, бүген пародокс булып яңгыраса да, Рәшидов һәм аның дусты Брежнев идарә иткән чорга туры килә. Андый уңышларны, тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүен, торак төзелешен республика озак еллар белмәячәк әле. Ул идарә иткән чорда административ-партия аппараты гына барлыкка килмәде, ә үз зыялыларыбыз үсеп чыкты, шушы ике катлау, ике даирә милли аң күтәрелүгә ярдәм итүче төп чыганаклар. Аппарат та, интеллигенция дә үз сүзләрен әйтәчәк әле. Иске уңышлар фонында Шурикның уңышсызлыклары, ялгышлары тиз онытылыр, күргәнемчә, ил кризисларга кереп бара, алар шулкадәр күп, санап торасы да килми, хәбәрдарлык, демократия дигән нәрсәләр дисциплинаны, тәртипне какшаталар гына. Алар бернинди системага сыймый.

    —Сез нәрсә тәкъдим итәсез? Дустыгыз һәм яклаучыгыз булган кешегә мәдхия язып бастырыргамы?—дип көлемсерәде Сенатор.

    Акмал хан иронияне колак яныннан гына уздырып җибәрде һәм тыныч кына дәвам итте:

    —Әйе, бүген аның турында бер генә газет, яисә журнал да пасквильдән башка әйбер бастырмаячак. Ләкин сез башыгызны эшләтегез, уйлагыз, Сталинга нинди генә пычрак өймәделәр, ә аның исемен халык барыбер ярата, кадерли, саклый.

    —Чөнки ул исем мифлар, легендалар белән төренгән, халык кайда дөреслек яисә ялган ятканын белми.

    —Дөрес,—дип шатланды “Күз буучы”.—Сез шундук дөрес диагноз куйдыгыз, безгә дә нишләп оттырышсыз шундый алымны кулланмаска?—Әңгәмәдәшенең аптырап калуын күреп, дәвам итте:—Шәрәф Рәшидович турында да мифлар, легендалар кирәк, бу турыда буш вакытыгызда уйлап карагыз әле. Башлап җибәрү өчен ике-өч идея да әйтә алам. Мәсәлән, ул үлмәгән, Әфганстанда, Иран яисә Согуд Гарәпстанында әйбәт кенә яшәп ята дип “әкият” чыгарып булмыймыни?! Термез янындагы чик буен үтеп чыгу аңа кыен эш идемени? Сез кичә миңа да шундый вариант әйткән идегез бит. Икенче версия фаҗигалерәк яңгырарга мөмкин. Ул инфаркттан үлмәгән, аны үтергәннәр, дип язып чыксаң ни була. Ике чабата—бер кием. Әмма “үтергәннәр” дисәң, күз алдына фаҗига килеп баса. Димәк, аны харап иткәннәр. Харап ителгәннәрне халык кызгана белә. Аның ялгышларын кире кагып булмас, алар күренеп тора. Өстәп язганмы? Язган. Ул Мәскәүгә хисап биргәндә өстәп язуларның республикага бер миллиард сум акча китергәнен белә идеме? Әйе, белә иде. Нишләп урлаган, нишләп бөтенсоюз казаныннан казна урлауга юл куйган? Чөнки, ул мамык өчен республикага коточкыч аз түлиләр дип саный иде. Халык аңламас дип беләсеңме? Аңлар, аңлар—мамык кырларында кол хезмәте өчен хәзергечә түләү мыскыл итү ул. Бәлки, Мәскәүдә, башка җирләрдә аңлап бетермәсләр, монда аңласыннар, егерме миллион төп халык аңласын, калганнарга төкерергә. Ә дехкан үз сүзен әйтер әле, моны хәтерләгез, хәтта мин дә аларны көч-хәл белән генә тотып торам, бүгенге дилбегәләр бушатылган заманда барысының да асты өскә киләчәк әле.

    Шулай итеп, республика мәнфәгатьләре хакына, аның тормыш хәлен яхшырту хакына урлаган дигән фикер халыкка сеңәчәк, бу исә бик күп казна каракларын, шул исәптән, мине дә коткарып калачак. Кире каккысыз дәлилләр бит! Нишләп урладың, дип сорыйлар, ди. Ватан өчен, мамык басуларында изелгән егерме миллионлы халкым өчен, дисең. Ул миллионнар белән ватан һәм милләт өчен нәрсә эшләдең, диләр. Монысына да җавап бар. Күпләп яхшы мәктәпләр, хастаханәләр салырга иде исәп, өлгермәдек—барысын Мәскәү тартып алды, дисең. Шулай итеп, без җәһаләт корбаннары булып чыгабыз. Ә андыйларны, әйткәнемчә, кызганалар, аңларга тырышалар, гафу итәләр. Вакыйгаларны тиешле яктылыкта бирә белергә генә кирәк. Менә шушыларны аз-азлап кына халыкка сеңдерә барырга, республикада һәм аннан тышта да таратырга кирәк.

    —Әйе, мин бу хакта башыма да китереп карамаган идем,—дип ихлас күңелдән әйтте Сенатор.

    Юлның калган өлешен дәшми генә уздылар, һәр икесенә уйланырга сәбәпләр җитәрлек иде. Бильярд залыннан мәрмәр баскычтан күтәрелделәр, алар кайтуга каминлы залда табын яңартканнар иде. Акмал хан юл аягына эчеп алырга тәкъдим итте. Кечкенә тартманы, чемоданны, досьеларны алып киткәннәр иде инде. Прокурор ишегалдына күз төшерде, анда бер үк номерлы ике кара “Волга”, берсенең багажнигына акчалы чемодан салганнар, тыңлый торган аппаратураны арткы утыргычка куйганнар, ни дисәң дә, ул ватылучан нәрсә. Китеп барырга барысы да әзер иде.

    Акмал хан бәйләнергә сәбәп эзләгәндәй табынга күз йөгертеп чыкты, гүя аңа нидер җитми иде һәм кинәт кенә сорап куйды:

    —Сез якын көннәрдә Артурны күрәчәксез, минем аңа да бүләк җибәрәсем килә. Мин инде аның белән тиз генә күрешә алмам, ә бүләкне ятлар аша җибәрәсе килми. Ул әйберне ят күзләр күрмәү хәерлерәк, юкса аннан файда булмас.

    —Мин аның белән сишәмбе көнне очрашырга тиеш, рәхәтләнеп тапшырырмын. Бүләк тапшыру, ниндидер йомыш әйтүгә караганда мең мәртәбә күңеллерәк,—дип көлеп куйды Сенатор.

    —Юк, аңа йомышым юк, хәер, бүләк соңында нидер сорау йоласы бар-барын.

    «Күз буучы» өстәлдән бәллүр кыңгырау шылтыратуга залга Сабир-баба килеп керде, кулында ак тастымал белән капланган саллы гына кәрзин иде. Ул аны чынаяк-савытлардан читкәрәк илтеп куйды.

    —Теге миңа ярап бетмәгән әйберне алып керче, зинһар, миңа калса, ул Шубаринга ярарга тиеш. Аңа бүләк итәрбез дә.

    Картлач тавыш-тынсыз гына чыгып та китте. Ул күздән югалгач, Акмал хан кәрзингә күрсәтте:

    —Бусы сезгә, юлга… Бәлки поездда яхшы компания туры килер, кирәге чыгар. Киткәндә оныта күрмәгез.

    Сабир-баба бик тиз әйләнеп керде һәм хуҗага, гадәттә, свитер, пуловер, жилет кебек йон әйберләр сатыла торган, ачык төстәге пакет сузды. Прокурор дөрес чамалаган икән, Акмал хан пакеттан перламутр сәдәфле, караңгы-көрән төстәге яхшы материалдан тегелгән, ярыйсы ук ыспай, әмма иске модалы жилет тартып чыгарды. Муен уемы артык тар булганлыктан галстукны тырпайтып, ямьсезләп торачагы да ачык күренә иде. Шуның өстенә, ике бортлы, җитмәсә, артык озын иде. Инглиз жилеты булса да, Японны артык сөендермәстер, чөнки ул киенү тәмен белә торган кеше.

    —Йә, бүләк ничегрәк? Мондый яңа модалы кием Ташкентта беркемдә юктыр әле, Артур дустымны шатландыра алырмынмы?—диде елмаеп Акмал хан.

    —Әлбәттә тапшырырмын,—дип, итагать саклабрак җавап бирде Сенатор, аның бер дә Аксай хуҗасының кәефен бозасы килми иде.

    Йорт хуҗасы прокурорның бүләкне бәяли алмавын төшенде һәм жилетны, уалучан әйбер тоткандай, сакланып кына пакетка сала-сала әйтте:

    —Бу бит кевлардан тегелгән әйбер, үзе бер әкият. Артур тәвәккәл-кыю кеше, язмыш белән шаярырга ярата. Мондый жилет шәрекъта алтын бәясенә йөри. Дөресрәге, аңа бәя куеп та булмый. Сез, гадәттә, арттан атканнарын, пычакны калак сөяге астына батырганнарын беләсез. Моның белән Япон икенче тапкыр атканны көтеп тормый инде, хәтта тән сакчысы булмаса да.

    “Пуля үткәрми торган жилет!”—Прокурор моны хәзер генә аңлап алды һәм читенсенгәндәй елмаеп куйды.

    —Американыкы, анда һәр полицейскийда бар ул, аларда кеше тормышы кадерле бит. Миңа дип алып кайтканнар иде дә, кечерәк булып чыкты, күкрәк турысы кыса, сезгә дә нәкыс булыр,—диде ул, чөнки кунакның күзләре яна башлаганны ачык күргән иде.—Артурга таман гына булачак, без аны әллә Айдынга бирербезме дип тә уйлаган идек, ул да гәүдәгә безнең дустыбыз белән бер чамадарак.

    —Сез, чыннан да, Крез кебек юмарт, үземнән һәм Артур Александрович исеменнән рәхмәт укыйм.

    Бер-берсенә уңыш теләп тост күтәрергә, юньләп капкаларга өлгермәделәр, каминдагы сәгать сукты, бер сәгать вакыт узып та киткән иде инде.

    Директорның алтын “Ролекс”ына карап алуы китәргә вакыт җиткәнне дә аңлатты, чөнки бу якларда хуҗа кеше бервакытта да табын яныннан беренче булып кузгалмый. Бу якларда кунак барысыннан да өстен, монда кеше кадерли беләләр.

    Прокурор табын яныннан күтәрелде һәм соңгы мизгелдә үзенең яхшылап, уйлап төзелгән, кызыл чирәп түбәле бу җайлы-рәхәт особняктан китәсе килмәвен аңлап алды. Пыскак яңгырлы көзге көннәрдә ул үзен ягылган камин алдында утыра дип күз алдына китерде, өстендә сырылган җылы халат, кулында бер бокал виски имеш. Янәсе, ул йортта берүзе генә, дуслар, хатын-кызлар да юк, бары Сабир-баба кебек тавышсыз-тынсыз, сабыр-тыныч, барысын да карашыңнан аңлый торган хезмәтчеләр генә... Ул кинәт кенә уйлап куйды: әгәр планнарым тормышка ашып, Ак йортның бишенче катындагы кабинетка менеп утырсам, өстендә нинди төстәге әләм җилфердәүгә карамастан, особнякны үземә калдырам, ауга киләчәкмен, эчке ишегалдында, тарлавыкка кадәр сузылган ачык мәйданда баллар оештырачакмын әле.

    Аның уйларын сизгән диярсең, Акмал хан сорап куйды:

    —Нәрсә, бу йорттан китәсең килмиме әллә?

    —Китәсем килми, монда һәрнәрсә матур, гүзәл! Сулыш алулары иркенәя...—дип җавап бирде прокурор, тавышында көтмәгәндә дулкынлану һәм сагыш сизелде.

    —Әйе, мин дә бу диварларның тылсымын тоям, йортның сезгә дә сөенечле минутлар китерүенә шатмын,—диде Акмал хан һәм, аягындагы “Адидас” ны алыштырып та тормыйча, ашыгып чыга башлады, күрәсең, вакыт нык кыса иде инде. Юлга ризык салынган, коньяклы вә шампанлы кәрзинне эләктереп, Сенатор да аңа иярде.

    Акмал хан, өйрәнелгән гадәте буенча, шофер белән янәшә, алга утырды, прокурор артка, аппаратура салынган тартмачык янына чүмәште, тагын досье кул сузымында гына иде. Төшеп калмасын дипме, папканы капны бәйләгән бау арасына кыстырып ук куйганнар, ләкин прокурор инде болай да бу документларны бер генә минутка да исеннән чыгармый иде, кая инде ул югалту! Кунак кереп утыруга Сабир-баба ишекне япты, “Волга” үкереп алга ыргылды, шофер да вакыт тарлыгын яхшы белә иде, күрәсең.

    —Наманганга командировкага килергә җай чыкса, баш тартмагыз, мин сезне яшереп кенә Аксайга алып килү җаен табармын, бәлки танытмыйча гына үзем дә килеп чыгармын, уртак эшебезгә җанлы әңгәмә, шәхси элемтә бервакытта да комачау итмәс, сезнең идеология бүлеге көнләшерлек әллә ниләр уйлап чыгырырбыз әле,—дип, Акмал хан шарлавык янында башланган сүзне дәвам итте.—Мамык буенча гына да берсеннән-берсе хәтәр дистәләп проблема күтәрергә була. Дефолиант куллану аркасында җирнең һәлак булуы дисеңме, торак-йорт темасы дисеңме. Кая карама мамык, хәтта дехканнар улларына йорт салырга җир таба алмый газаплана бит.

    Йорт кынамы соң, кайбер җирләрдә зират өчен җир бирми аптыраталар. Азык-төлек проблемасы да шуннан килеп чыга. Еллар буе безне илнең “мамык бәйселеге”н хәл итсәгез, яшелчәгә, җиләк-җимешкә, ит-сөткә күмәрбез, дип ышандырып килделәр. Республика үз алдына куелган бурычны үтәде, илне генә түгел СЭВ илләрен дә мамык белән тутырды, моның өчен ни алдык...—ачлы-туклы яшәү һәм эшсезлек, бу бит оҗмах җирләре кебек бай якларда. Менә шулай итеп “байлыкка күмделәр” безне. Әле хәзер дә башкалар җилкәсендә яшибез, читтән килгән ит, бәрәңге ашыйбыз, дип такылдаучы акыллыбашлар табыла тора. Ялгышлыкларны, килгән бәлане оста файдаланып, халыкны үз артыңнан теләсә кая алып барырга була. Дәүләт машинасы авыр, борылуны белми, аның акрынлыгын да истә тотарга кирәк, Сухробҗан...

    —Акмал әкә, сез әлбәттә, ярылып яткан чынбарлык, бәхәссез хакыйкать турында сөйлисез, ләкин без партия җыелышы президиумында утырмыйбыз, чын күңелдән әйтегез әле—нишләп хәбәрдарлык белән үзгәртеп кору башлангач кына күзегез ачылды? Нигә элегрәк дәшмәдегез? Сез бит дәүләт тарафыннан иркәләнгән кеше, депутат, орденнарыгыз чутсыз, Социалистик Хезмәт Герое. Сез трибунадан гына түгел, патшаларча оештырылган ау-сунар вакытында, яисә Мәскәү янындагы дәүләт дачаларының аулак почмакларында мәскәүле “олуг” дусларыгызга үзбәк халкының бәлаләре, газаплары хакында әйтә ала идегез, сезне тыңлаган булырлар иде. Мамык чәчү мәйданнарын, зиратларга да урын калмаслык итеп, сезнең дустыгыз Шурик киңәйттермәдемени? Халык иң тыгыз урнашкан республикага тоташ мамык игүнең ни белән янаганын ул аңламый идеме? Мамык өчен халык, балалар сәламәтлеге белән түләвебезне, балаларның бишектән төшүгә мамык кырына чыгуын белми идеме? Мәктәп балалары, студентларның вакытны дәрескә караганда, күбрәк басуда уздыруын белмәдеме? Леонид Ильичның безнең якларны яратуыннан яисә аның Шәрәф Рәшидович белән дус булуыннан халык ни отты?

    “Күз буучы”, башын утыргыч өстенә ташлап, чын күңелдән шаркылдап көлеп җибәрде, юк, бу кыланып көлү түгел иде, ә чын-чынлап кабынып көлү иде.

    —Ах, нинди хисле, үтергеч сораулар бирдегез, Сухробҗан, кызганыч, магнитофон булмады, соңыннан үзегезне тыңлап карар идегез. Нәфрәт утларында яндыгыз, гаепләүче роле килешеп тора икән. Сез нәрсә, чынлап та политика халыкка хезмәт итә, аның мәнфәгатьләрен кайгырта дип саныйсызмы? Политик карьерагыз башында ук шуны онытмагыз, кадерлем, массалар аерым бер политиканы тормышка ашыру өчен генә кирәк, бүген халыкка минем сорауларны, мин әйткән тәртиптә бирергә, мин әйткән җавапларны алырлык итеп бирергә кирәк. Шәхсән миңа һәм минем дустым Шәрәф Рәшидовичка төбәлгән мондый кызыксынуны халык арасында тудырырга ярамый. Киләчәктә һәм Шурикның, һәм минем ялгышларны кабатламас өчен сезнең ул сорауларны бирергә хакыгыз бар, аңа җавап итеп, совет чиновниклары искәрткәнчә, искәрмәләр белән мин болай әйтер идем: хәтта тоташ хәбәрдарлык чорында да болар матбугат өчен түгел, бары сезне агарту өчен генә.

    Шулвакыт машинада телефон шылтырады, “Күз буучы” трубканы үзе алды, тавыш-тын чыгармый тыңлады да ахырдан гына әйтте:

    —Ибраһим, барысы да уйланганча бара, мин сезне Кызылташ янында каршылыйм, Җәлилнең “Волга”сына игътибар бирмә, аны туктатмагыз, ул поездга ашыга. Бетте, очрашканга кадәр.

    Акмал хан кунакка борылды, тавышына үкенеч билгеләре чыкты:

    —Кызганыч, биш минуттан Кызылташ янында булабыз, мин анда төшәм, ә сезгә, сорауларыгызга җавап табу өчен, тагы Аксайга килергә туры килер, шунда Шурик турында да күбрәк сөйләрмен, аны чынлап белүчеләр аз, хәтта язучы буларак та китапларында ул иң кадерле, эчке уйлары турында язмады, ниндидер йомыграк кеше иде ул.

    Машина туктады, ишектән чыкканчы Арипов арткы тәрәзәгә күз төшереп алды, ерактагы таудан икенче “Волга” төшеп килә иде инде. Гади-гадәти булмаган, тыгыз тәэссоратлы тәүлекләрне бергә үткәргән хуҗа белән саубуллашыр өчен Сухроб та салоннан чыкты. Һәр минуты күңелгә уелып калырлык хәтәрлекләр белән тулы бу көннәр тулы бер романга яисә киносюжетка нигез була алыр иде. Йола кушканча, алар саубуллашып кочаклаштылар һәм соңгы минутларда гына Сенатор аңлап алды: Акмал хан муенында элмәк кысылып килгәнен сизенә һәм Кызылташ янында икәүдән-икәү калгач, вөҗдан газабы дигәнне төшендә дә күрмәгән Аксай Крезы прокурорга үзенең аңа ышануын, өметләр баглавын аңлатырга тели иде. Тик шулай да аның соңгы сүзе барыбер акча булды:

    —Акчаны җәлләмәгез, акча бар. Ун мең алмасалар, иллене бир, анысына икеләнеп торсалар—йөзне төрт! Уңышлар телим!

    Акмал хан машина ишеген үзе ачты һәм кисәтеп куйды:

    —Каршыга килүче ике ак “Волга” күрсәгез, иелегез, сез бит Дулкынның нинди хәйләкәр кеше икәнен беләсез, мин сезнең визитыгызның сер булып калуын телим.

    Бер кара “Волга” Кызылташ янына килеп җиткәндә шундый ук номерлы икенчесе кузгалып китте. Һәм үзенең серләре, яшеренлеге, гадәти булмаган мөнәсәбәтләре белән Кыек көзгеләр иле артта калды. Прокурор шоферның үзен күзәтүен белә иде, шуңа күрә йөзенә битараф кыяфәт чыгарып утыргычка авышты һәм күзләрен йомды, бөтен кыланышы белән арыганлыгын, бернәрсәгә исе китмәгәнлеген күрсәтәсе килә иде. Ә башында туктаусыз теге кәгазьләр турындагы уйлар әйләнде дә әйләнде. Әнә ул кул сузымында гына, ләкин түземсезлек күрсәтергә ярамый. Үзендә гөнаһлар юк дип санаган, үрнәк тормыш алып барган кеше үзе хакындагы ниндидер кәгазьләргә игътибар итеп тормаска тиеш. Ул шулай эшләде дә. Икенче көнне исә Җәлил Акмал ханга нәкъ шулай җиткерде дә.

    Авыр көн мәшәкатьләреннән арыну, ашказанын җылытып торучы коньяк аны йокыга этәрә, әмма баш миендә кайнаган уйлар черем итәргә дә ирек бирми. Папканы алып карау өчен нинди сылтау, сәбәп табарга соң?! Тынычланыр иде, ичмасам. Акмал хан аның турында ниләр белә, кем кемгә бурычлы һәм бәйле булып калган икән?

    —Кунаклар күренде,—дип битараф кына кисәтте Җәлил.

    Прокурор күзләрен ачты һәм каршыга зур тизлектә килүче ике ак “Волга”ны күреп алды. Сенатор алар үзләре акрын баралар дип уйлады, шуңа Җәлилгә дәште:

    —Зинһар, тизлегеңне арттыр әле, юлы җайлы, урын җитәрлек, безне туктатмасыннар тагы.

    Шофер газны арттырды, спидометр угы “120” саннары янында тирбәлә башлады, хан кешеләре әмер-приказларны үти беләләр шул. Алдагы машиналарга ике йөз метрлар калгач, Сухроб иелә төште, шул ук минутта куәтле двигательләр куелган, салондагы кешеләре күренмәсен өчен кара тәрәзә куелган ак “Волга”лар выжт итеп, сызгырып узып та киттеләр. Җәлил һәм беренче машинадагы Ибраһим бер-берсен сәламләп клаксонга бастылар, югары, кискен ике тавыш бергә кушылып ерактагы тауларда кайтаваз булып яңгырады.

    —Узып киттек,—диде шофер, чөнки кара “Волга” иңкүлеккә чумган, ә кунаклар тау артына кереп югалган иде инде.—Ибраһим шашкан кебек чаба, кая ашыга инде?—дип әйтеп куйды Җәлил.

    Ибраһим исемен искә алуга ук Сенаторның уң янбашы авыртып куйгандай булды, куллары ирексездән авырткан җиргә үрелде. “Кабахәт, җае гына чыксын, төрмәдә черетәм мин сине”,—дип усал уйланып куйды бер генә рәнҗетүне дә гафу итә белми торган прокурор. Гафу үтенергә дә килә белмәде, ә хан шуны оештыра алмады, ул аны муенына элмәк тагып, арканда сөйрәп алып килергә тиеш иде, кәефе төшкән, нишләргә белми, имеш. Ул алтынтештән ничекләр үч аласын күз алдына китереп ләззәтләнде, хәтта үзе турындагы кәгазьләрне дә онытып җибәрде. Алар Аксай биләмәләренең чигенә җиткәннәр икән, машина шлагбаум янында туктап калды. Постта изелгән кыргыз эшләпәсе кигән, аның вертолетта килүен хәбәр иткән сакчы иде, ул машинага туктарга кушмады кушуын, юлны буй-буй сызыклы тимер торба белән дә япмады, әмма Җәлил машинадан чыкты һәм борылып әйтте:

    —Мин бер секундка гына, журналда билгеләнеп чыгам, бездә шундый тәртип. Кайчан киттең, кайчан кайттың, билгеләп баралар ...

    Сенаторның кулы үзеннән-үзе папкага үрелде, хәтта ачарга да өлгерде, әмма иң соңгы мизгелдә тыелып кала алды, урынына куйды, ләкин беренче сикертмәдә үк төшеп китәрлек итеп куйды. Ул моны эшләп кенә өлгерде, шофер кабина ишеген ачты. Кузгалып киттеләр. Сухроб берни дә булмагандай башын утыргыч аркасына терәде һәм күзләрен йомды, гүя аның бернигә дә исе китми.

    Көтмәгәндә генә үзен күн итек белән типкәләгән Ибраһимга булган ачуы Акмал ханга күчте. Бер сәбәпсезгә, тиктомалдан ачуы кабара торган прокурор багажниктагы биш миллион акчаны да, республиканың иң югары идарәче даирәләренә компромат тупланган атташе-кейсны да, тыңлый торган аппаратураны да онытты, хәтта ханның, гәрчә, тереләй утта кыздырырга мөмкинлеге булып та тормышын саклап калуы, гомеренә кагылмавы хәтереннән очып чыгып китте, юкса, ул боларның уен-муен гына түгеллеген, кем белән эш иткәнлеген яхшы белә иде бит.

    “Һы, вәгазь остасы, мулла табылган, республикадагы хәлне тотрыксызландыру, дип акыл саткан була,—дип тагы да кыза төште ул.—Юкса, без белми идек. Мамык халыкның үзәгенә үткән анысы, бер үзбәкнекенә генә дә түгел, көз җитсә, шәһәр халкы да кырдан кайтып керми. Мамык җыю майлы ботка ашау түгел шул. Августтан декабрьгә кадәр каторга хезмәте бит, мамыктан башка бернәрсә дә күзгә күренми. План! Теләсә нинди бәягә план!”

    Гомумән, бу илдә риза булмаганнар, кимсетелгәннәр, изелгәннәр азмыни? Кая төртмә, бәла килә дә чыга. Соңгы утыз елда, Хрущев идарәсе чорларыннан гына да егерме биш миллион кеше төрмәләр аша узган, тагын шул кадәресе тегендә-монда акча төртеп, йә булмаса, хокук саклау органнарының көчсезлегеннән, тешсезлегеннән, наданлыгыннан файдаланып котылып калгандыр. Илдә Аллага да, муллага да, патшага да, еллар буе вәгъдә ителгән якты киләчәккә дә ышанмый торган җинаятьчел катлау яши. Аларның үз этикасы, үз әхлак законнары, үз теле, үз культурасы.

    Менә шушы катлау кешеләре теләсә кайсы хакимиятне бәреп төшерергә сигнал гына көтә, чөнки алар явызлык кына күрә, үзләренең уңышсызлык сәбәпләрен дә шул хакимияттән таба. Мәйданга ни сәбәпле чыксалар да, янган шырпыны, Акмал хан, менә кая төртергә кирәк, анда күптән бензин сибелгән. Органнарда эшләүче буларак, ул бу явызлыкка каршы көрәшерлек көчләр югын да белә, профессионаллар бармак белән генә санарлык, партаппарат монда да үз кешеләрен тутырды, ул номенклатураның бәясе бер тиенгә тормый, болар бит башка урыннан эшен алып бара алмавы өчен куылган өер, мондый ышанычсыз коммунистларга соңгы эш урыны—хокук органнары һәм күпне күргән-кичергән, ил белән бергә үзе дә җимерелгән культура-мәдәният өлкәсе генә калды.

    Ибраһимга булган үпкәсеннән прокурор үзеннән-үзе Аксайга баруын анализлауга күчте. Монда плюслар да, минуслар да күзгә күренеп тора. Әлбәттә, ул буш кул белән китмәде, теләгәнен алды, ләкин җанына канәгатьлек килмәде. Бердән, бу сәяхәт Шубаринга билгеле булды, телисеңме, юкмы, аңа бу турыда нидер сөйләргә, күпмедер ачылырга туры киләчәк. Артур Александровичны алдый алмассың һәм бу кирәкми дә. Үзеңә шундый дошман табарсың, тормышыңнан колак кагарсың, ул синең “эшләр”ең турында Акмал ханга караганда күпкә яхшы белә, сиңа карата тиешле кәгазьләре булмаса да, аяк эзеңә басып килә.

    Ә Дулкын Назаровичның көтелмәгән визиты?—Ник килгән ул, аның планнарын иснәнеп белгәнме, аны акча чыганагыннан аерып ташларга телиме? Акмал хан аның белән ныклы элемтәгә кермәсме, ни дисәң дә, Дулкын күптәнге аппарат төлкесе. Менә кемнән яшерен серләреңне күмеп тотарга кирәк. Димәк, ул әле берни дә кырмады, ә төрле яктан Япон, Дулкын Назарович, хәтта Акмал хан да аңа “кулларын салдылар”, ханны гына кара: “эштән читтә каласы килми”, эмиграциягә китәргә дә каршы, аңа эчке һәм тышкы мөһаҗир булу ошамый. Прокурорның планнарында боларның берсе дә юк иде. Аксай Крезы карталарны бигрәк тә бутап ташлады. Бер уйлаганда, барысы да дөрес исәпләнгән иде—аның акчасын, архивын ала да үзен чит якларга, Пенелопасы көтеп яткан җирләргә олактыра. Юк бит, төрле дәлилләр таба, тәҗрибәсе, мәкере җитәрлек булган шушы кеше дә хөкем каршына басачагына ышанмый. Ниндидер күз буу бу, билләһи!

    Прокурор монда нык ялгышты шул, ханның үзе кебек шапырына да белергә иде бит. Юкса, ул Акмал ханның төп калканы булган Шурикны вафатыннан соң барлык дәрәҗәләреннән һәм хөкүмәт бүләкләреннән мәхрүм итүгә документлар әзерләнүен белә. Аннан соң инде аның исемендәге урамнар, мәйданнар, шәһәрләрнең икенче исемгә күчүен көтәргә генә кала. Болар барысы да аның тарафдарлары, элеккеге яраннары тарафыннан җиңел генә эшләнә. Дөресрәге, үз җаныңны саклау хакына теләсә кайсы гамәлгә баручылар тарафыннан. Димәк, озакламый мәрхүм Шурикка мәһабәт Ленин музее янында да урын калмаячак, җәсәден күчереп башка җиргә күмәчәкләр. Бу турыда ул төгәл белми һәм артык әһәмият тә бирми иде, күрәсең, Рәшидов үле килеш тә күпләрнең язмышын үз кулында тота.

    Андый мәсьәләләр турында Мәскәү эмиссарлары Беренче белән күзгә-күз генә сөйләшәләр, хәзергә барысы да яшерен, Акмал хан әйтмешли, бу тема хәзергә матбугат өчен түгел. Менә хәзер ул—прокурор—тыңлый торган аппарат белән барысын да белә алыр. Шурикның хәле мөшкеллеген ишеткәч, “Күз буучы” да үзенең иректә калу мөмкинлегенең тарайганнан-тарая баруы турында уйламый калмас, эмиграциягә җиңелрәк риза булыр. Иректәге хан исә аңа комачаулык тудырачак, нинди комачаулык кына әле! Ул бар чакта теләсә кайчан аркаңа пычак көт, ул бервакытта да ярдәмче, киңәшче, сәяси амбицияләрдән азат финанс магнаты роленә риза булмаячак, ул үз вакытын көтә, беренче уңайлы очракта ук прокурорны кирәкмәс йөк урынына бер якка очыртачак яисә теге ят табакеркадан сигарет суыртачак.

    Аксайда очрашуны җентекләбрәк карасаң, хан аңа түгел, ә ханга аның кирәклеген чамаларга була иде, бүген аның иректә калуы прокурорның эшчәнлегеннән, тырышлыгыннан, көч куюыннан килә бит, акчаны да ул аңа өстенә күтәрелгән йодрыкны читкә этәрү өчен бирде, нәрсәгә аңа синең идеяләр, планнарың, перспективаларың. Ханга котылып калу кирәк. Әгәр ялган паспортка риза булса, Ариповны коткарып калу да ярый һәм аны шушы адымга төрлечә этәрергә кирәк. Беренченең кабинетында Шурикның үлеменнән соңгы язмышына кагылышлы беренче яшерен язманы ук Аксайга җибәрәсе булыр, мин кагылгысыз дип, хыялга бирелеп ятмасын.

    Акмал ханның эшләрен аның рухи остазы, акка киенеп йөрүче, сөйләшми торган хезмәтчесе Сабир-баба никадәр белә икән? Хан аңа үзенең миллионнарча-миллионнарча сумлык байлыкларын ышанып күрсәтте микән? Бусы сорауларның да соравы! Барысын җентекләп анализларга кирәк, кечкенә генә ялгыш һәм йөзләрчә миллион сумнар сере хан белән китәчәк, ул Пенелопасының адресын беркемгә дә калдырмаячак.

    Гомумән, барысын да уйларга кирәк, ләкин уйлап бетеререлек кенә түгел, кайда гына орынма, һәрнәрсәнең икенче катламы бар, һәр җөмләдә яшерен мәгънә ята. Шәрекъ—читләтеп әйтү, аллегория, әйтеп бетермәү, символлар ул, барысын да исәпкә аласы, чөнки ялгышның бәһасе—синең тормышың.

    Аксайдагы ике көнлек визиты турындагы уйларга баткан Сухроб күпмедер вакытка Сабир-баба тарафыннан аппаратуралы тартмага беркетелгән папка турында онытып җибәргән иде. Ләкин озакламый ул үзен искә төшерде, бер текә борылышта утыргычтан төшеп китте һәм идәндәге резина келәмчеккә мәтәлде, аннан очып чыккан бер сары кәгазь бите Җәлил алдына барып төште. Җәлил аны кунакка сузды, менә шунда прокурор, ниһаять, үзе теләгәнчә папканы ачып карый алды.

    Биографиясе ифрат төгәл бирелгән иде, аны студент елларыннан ук яхшы белгән кеше язгандыр, дусларын атаган, хатыны ягыннан туганнарын да искә алган. Шәрекътә күп нәрсә кан-кардәшләр, үз нәселең кешеләре белән эшләнә. Миршаб белән бергә хезмәт итүе дә калмаган, Хашимовның прокурор тормышын иң яхшы белүче икәне дә күрсәтелгән. Калганнары аның “Шәхси эш” папкасыннан күчерелгән, ул вакытта прокурор Югары судта эшли иде, тагы ниндидер детальләр, штрихлар, характеристикалар бар, аларны яшерен дип тә әйтеп булмас, шул ук вакытта теләсә кемгә күрсәтер өчен дә түгел. Бусы шикләндерә иде һәм ул Сәлимне кисәтергә булды: шәхси эшләрдәге информация читкә китә, шулай икән, Аксайда эшләүче кешенең эзенә төшәргә, җае чыкса, стенага терәргә һәм ике яклы агент ясарга кирәк булыр. Кызык бит—кем аның белән кызыксына икән?

    Машинкада басылган юллар, ә алар “Аерым игътибар сорый” грифында бирелгән иде, прокурорны утка салгандай итте. Үзенең уй-прогнозларында ничек дөрес булган ул! Әйе, иртәгә кинәт-капылт үзгәрешләр булса, властька пантөркиләр, панисламчылар яисә дини фанатиклар килсә, яисә яшел байрак астында мөселман республикасы калкып чыкса, аны беренче фонарь баганасына асып куячаклар иде. Юк, алай җиңел үләргә дә ирек бирмәсләр, кайчандыр бөек шагыйрь Хәмзәне үтергән кебек, таш белән атып-бәреп теге дөньяга озатырлар иде.

    Сенатор өч битле текстны игътибар белән укып чыкты һәм аерым бер төркем адәмнәр аны үлемгә хөкем итәргә әзер икәнен аңлады. Шулай булгач, ул Аксайга юкка һәм юктан гына килмәгән, мөнәсәбәтләрне юкка ачыкламаган, Акмал ханга үз кеше икәнен юкка расламаган. Әгәр югарыда эшли, кемнәргәдер ошамый торган карарларга килә икән—бу бит зур эшләр хакына кылынган гамәл. Яшел байрак хәрәкәтен рухи җитәкләүчеләр аның белән горурланырга тиешләрдер, ул да алар арасында, аның бишенче катка менеп утырырлык мөмкинлекләре җитәрлек.

    Аның турында ниләр генә әйтелмәгән иде монда! Имеш, ул яшерен рәвештә КГБ полковнигы званиесен йөртә, имеш, ул “десантник-руслар” белән бергә милләтнең бар каймагын утыртып бетергән. Рәшидов вакытында үзен властька якын китермәүчеләрдән явызларча үч ала, дип тә язганнар. Бернинди исбатлауларга корылмаган усал демагогия иде бу. Ләкин алар арасында тынны кысылып куярга мәҗбүр иткән берничә генә юл да күзгә чалынып үтте. Документны төзүче, дәлилләре булмаса да, шактый тирәнгә каерган иде. Янәсе, Әкрәмхуҗаев яклаган докторлык хезмәте һәм матбугатта ул чыгарган кызыклы мәкаләләр аның авторлыгы турында сөйләми, чөнки аны белгән кешеләрне бу шикләндергән, аптырашка калдырган. Партиянең югары эшелоны өчен докторлык диссертациясе “әвәләүчеләр” дә ул хезмәтнең авторын күрсәтә алмаганнар, кире какканнар, хәтта хезмәтне язган кешенең кем булырга мөмкинлеген дә әйтә алмаганнар. Республикадагы хокукый проблемаларны шулай тирәннән һәм белеп кем яктырта алыр микән дә, квалификацияле рәвештә бәяләр микән, дигән сорау һавада эленеп калган иде.

    Соңгы язмада аның ОБХСС капитаны Кодрәтовны төрмәдән коткаруы турында әйтелгән иде. Капитан бик билгеле кешенең кияве булып, Әкрәмхуҗаевның гуманлык акты атаклы гаиләгә шактый кыйбатка төшкән, имеш. Ләкин бу “кыйбатлык” саннар белән күрсәтелмәгән иде. Ләкин галстуксыз джентельменны сумма дигән нәрсә бөтенләй борчымый, ул капитанның больницадан прокурор Азлархановны үтергән Коста Джиоевны урлап чыгуы турында берәр мәгълүмат юкмы, дип борчыла иде. Хатын-кыз итәге тирәсендә чуалырга яратучы фырт Кодрәтов прокурорга әйтеп бетергесез хезмәт кылган иде бит. Сенаторның сөенеченә, андый язу юк иде. Андый мәгълүмат булса, алар аны политик аренадан гына түгел, ияләнгән эш урыныннан да тавыш-тынсыз гына китәргә мәҗбүр итәрләр иде. Монда, кәрт шулерлары әйтмешли, капларлык кәрт юк, ә туймас корсаклы капитанны бераз “тунавы”н беләләр икән, куркыр нәрсә юк, Шәрекътә кайсы гына түрә ришвәт алмый икән!

    Прокурор искитмәгән кыяфәт белән папканы янына ташлады, йөз чалымнарында бу документларга битарафлык чагылырга тиеш иде. Юкса, укый башлар алдыннан ничек кенә шүрләгән иде әле. Бармаксыз калкып чыгар, Кощей кушаматлы Ростов карагы да төптә ятмас, прокуратура ишегалдында үтерелгәннәрнең дә аның өстендә икәнен чамалаганнардыр, дип курыккан иде. Әйе, аның хакындагы мәгълүматлар күпкә тулырак булырга мөмкин иде бит! Кәрт уеннарын кая куясың? Фантастик отышлар һәм оттырышларны! Прокурорның икейөзле тормышы машинкада басылган йөзләрчә битне тутырырга җитәрлек иде.

    Шубарин белән ике елдан артык якын дус булуы турында да бер сүз юк, ә аның белән алар шактый “эш” майтарып өлгерделәр. Бер уйлаганда, алар аның турында берни дә белми һәм бу шатланырлык фал иде. Ул бит гомере буе диярлек күләгәдә яшәде, үзенә карата берәүдә дә кызыксыну тудыра алмады, күрәсең, мондый позициянең дә үз плюслары бар икән. Җан киеренкелеге сүрелде, ул иркенәеп калды, юкса бу папка аңа тыныч суларга ирек бирми башлаган иде инде. Хандагы мәкернең ни дәрәҗәдә икәнен белгән Сенатор аның ни-нәрсә кылырга мөмкинлеген ачык чамалый иде. Менә хәзер бөтенесе дә үз урынына утырды. Аксай Крезы аның кулында һәм ул аңа үзенә этлек эшләргә ирек бирмәс. Шунда кылт итеп Сабир-баба юлга дип биргән кәрзин исенә төште, күңеленә канәгатьлек дулкыны йөгерде, визитның уңышлы тәмамлануын “юарга” кирәк иде.

    Сенатор көтмәгәндә генә үзен шулкадәрле яхшы хис итә башлады, хәтта авыз эченнән ниндидер көй көйләргә тотынды, ә бит студент елларыннан соң җырлаганы юк иде диярлек. Кунактагы бу үзгәрешне Җәлил дә күрми кала алмады һәм ул астыртын гына аны өске көзгедән күзәтә башлады. Прокурор кинәт кенә папканы алды һәм аны вак кисәкләргә ерткалап, ачык ишектән җил уңаена тузгытып җибәрде, әле күпмедер элек кенә аны борчыган нәрсәләр тузанлы канауга барып төштеләр, юл кырыендагы куакларга кундылар.

    Шоссе тимер юл янәшәсенә килеп чыккан иде инде. Кирәкле станциягә ярты сәгать чамасы барасы калган. Прокурорның кәефе элеккечә күтәренке иде, ул поездның Ташкентка иртә таңда килүенә үкенеп тә куйды, вагоннан төш идең дә берәр җирдә уңышлы эшне билгеләп үт идең. Ләкин аны ҮКда эш көтә, дүшәмбе көнне ике киңәшмә, берсе КГБда, икенчесе прокуратурада. Кичен сылу Нәргиз янында Сәлим һәм Артур Александрович белән очрашып утырсаң да ярап куяр иде. Бәлки аларга бүләк бирергә дә кирәктер—һәркайсына кесә чыгымнарына иллешәр мең ташласаң да була, чемоданда биш миллион ята ич. Ләкин илле мең аларны артык шатландырмас шул. Ә аның аларны бик сөендерәсе килә иде. Менә шунда ул Шубаринны аңлады да: ул бүләкләрне сирәк бирә, ләкин алар бик кыйммәтле, кадерле була, шуңамы бүләкне кабул итүчеләр шатлык давылы кичерәләр, бу турыда бик озак онытмыйлар. Аксайдан ул беркемгә бүләк алмады, кевлар жилет аныкы түгел, Акмал ханныкы иде.

    Кешеләрне шатландыру өчен юмарт булу гына җитми, нечкә зәвыклы булу да кирәк. Бу исә үзе бер сәнгать. Таныш-белешләре арасында андый кеше берәү генә. Ул да булса—Шубарин. Узган кышны ул аның “Жигули”енә дип, “Пирелли” дип аталучы шиплы шиннар бүләк итте, өстәвенә табигый сарык йоныннан ап-ак чехоллар! Бу инде игътибар билгесе генә түгел, синең тормышың, сәламәтлегең турында кайгырту дигән сүз дә.

    Аның фикерләре Аксай сәяхәтен анализлауга әйләнделәр дә кайттылар, әйләнделәр дә кайттылар. Күңеленә якын нәрсәләр турында, һич югы, акча хакында төпләп уйлый алмады. Әле тауларга визитка кадәр үк Сенатор аз белемле, надан бу кеше ничек итеп озак еллар буе нечкә тоемлы Рәшидов кебек инсанга тәэсир итте икән, аңа ничек йогынты ясады икән дип баш ваткан иде. Ул җавапны Аксайда табармын дип уйлаган иде, ләкин бу теләк булып кына калды, аңлауга таба бер адым да ясый алмады. Хәзер дә, күрәсең, берни дә аңламас, серне Шурик үзе белән кабергә алып киткән инде. Шәрәф Рәшидович белән бергә-бер очрашсаң, берничә мәртәбә очрашсаң, бу йозак-сорауга ачкыч табып булыр иде, бер караганда әлеге дуслык-бергәлек башка сыймый ич. Хәер, политикада нинди генә берлек-бергәлекләр булмас! Кайчан да булса киләчәк буыннар туган якның Рәшидов идарәсе чорындагы егерме еллык тарихын яхшылап өйрәнгәндә Аксайның соры кардиналын да онытмаска тиешләр, элеккеге трактор бригадасы хисапчысы шактый зур эшләр майтаруга сәбәп булган бит. Кыек көзгеләр иленнән сәяхәттән кайтып килгәндә, ханга кушамат бирергә кирәк булса, гәрчә Арипов төрле эффектлар ясарга яратса да, ул аны “Күз буучы” дип атамас иде инде. Акмал хан, ни дисәң дә фигура, аны аңлату өчен икенче кеше фамилиясен—икенче бер монарх, хәтта тулаем держава язмышында куркыныч һәм зур роль уйнаган Распутин фамилиясен атарга кирәктер. Алар арасында барыбер охшашлык, күпмедер туры килү, тәңгәллек бар иде. Акмал ханга бары тик яңа сыйфатлама гына өстәргә кирәктер: ул—Шәрекънеке, шәрекъ Распутины.

    Еракта тимер юл станциясе манзарасы гәүдәләнә башлауга Сенатор Акмал ханның үзенең дусты Шәрәф Рәшидович турында белгәннәрен иркенләбрәк сөйләрмен дигәнен исенә төшерде. Ул аны хәзер дә, үлеменнән соң да, һаман мыскыллаган шикеллерәк иттереп, Шурик дип кенә атый иде әле. Бәлки, кайчан да булса бу дуслыкның сере ачылыр, менә шунда гына ул кышлакта яшәп яткан, рәсми постка ия булмаган кешенең егерме миллион халыклы республикада гаҗәеп зур тәэсир көчен аңлар. Моны белү, шуңа җавап табу аның хакимият өчен аяусыз көрәшендә юл күрсәтүче йолдыз—ориентир булып торыр иде.

    Бер-берсенә бөтенләй охшамаган бу ике кешене бәйләп тоткан яшерен серне аңларга теләп ул шулкадәрле тирән уйларга баткан иде, хәтта юлдагы бернәрсәне дә күрмичә-сизмичә барды, бары Җәлилнең тавышы гына аны чынбарлыкка кире кайтарды:

    —Домулла, борчыганым өчен гафу итегез, поезд станциядә өч кенә минут торачак,—диде шофер ашыккан шикеллерәк иттереп.

    Ул башында бәргәләнгән табышмаклы уйлардан теләр-теләмәс кенә аерылды һәм керфекләрен күтәреп тирә-якка күз салды. Ул утырган “Волга” провинциаль шәһәр вокзалының буш перронында тора иде инде. Аксайга, шәрекъ Распутины янына хәтәр сәяхәт шуның белән тәмамланды.



    Өченче кисәк


    Чыганак: kitaphane.ru
  • Рауль Мирхәйдәров:
  • Не забывайте нас...
  • Седовласый с розой в петлице
  • Горький напиток счастья
  • Карга короле
  • Иманыңнан бер язсаң...




  • ← назад   ↑ наверх