• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Роберт Миңнуллин

    БЕЗ БИШ БАЛА ҮСТЕК...

    (истәлекләр)

    1. Интернат малае була алмадым

    Әнкәйнең безне бик тә укытасы килде. Бәләкәйдән үк шул юнәлештә тәрбияләде. Әлбәттә, без әле ул чакта берни дә аңламаганбыз. Әнкәйнең максатын да, хыялларын да, уй-теләкләрен дә күңелебез белән вакытында тоймаганбыз. Әлеге акылыбыз булса, аңа да күпкә җиңелгәрәк туры килер иде. Үзебез дә ул кадәр урау, катлаулы юллар үтмәс идек...

    Безнең авыл кечкенә бит. Бар булганы шул башлангыч мәктәп. Аккүзгә йөреп укыйбыз. Сигезенче классны шунда бетергән булабыз. Анда инде Шәммәт балаларына мөнәсәбәт тә башкарак. Ни дисәң дә, ”провинция“ провинция инде ул. Йөреп укуның рәте буламыни аның. Урта мәктәпләр, гомумән, әллә кайда. Актанышка Сөн аша чыгасы була. Кайберәүләр Андреевкага йөрештерде. Район үзәге тагы да ераграк. Шуңадыр инде, урта мәктәптә укучылар бармак белән генә санарлык. Яшьләр шәһәргә таралыша. Бик әйбәт укыганнары берәр училище-техникумга керергә тырыша. Андыйлары да бармак белән генә санарлык. Әнкәйнең безне ничек кенә булса да укытасы килә...

    Үзе балалар йортында үскәнгә, еш кына шуларны тәмләп искә алганга микән, берчакны минем дә Уфада укыйсы килә башлады. Ул елларда 1 нче интернат-мәктәпнең шаулаган чагы иде. Андагы укучылар шигырьләр яза, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, вузларга керә. Шунда укый алсам, бәхетле булырмын сыман иде. Ниһаять, Әнкәйне күндердем. Ул башта ронога барып карады. Исләре дә китмәгән. Аннары Уфага ук китеп барды. Ул анда Мәгариф министры Мостафинаның үзенә кадәр барып кергән. Тик ул Уфа интернатына Илештән алмыйбыз, дигән. Быел менә Нефтекама каласында яңа интернат ачыла, малаең шунда барсын, дигән. Направление дә тоттырып җибәргән. Август ахырында Әнкәй, мине ияртеп, Нефтекамага юл алды. Кайтканда әнкәйгә иптәш булыр диеп, Рим энекәш тә безнең белән барды. Барып җиттек без. Иванов дигән директорга кердек. Гөнаһ шомлыгына, мин укыйсы класска Николо-Березовка балалар йортыннан тулы бер классны күчергәннәр булып чыкты. ”Ел дәвамында төрле хәлләр булуы мөмкин, теләсәң, мин хәбәр итәрмен, килерсең“, – диде миңа директор абый. Шуннан әнкәйгә борылып: ”Ә менә 2 нче класста бер буш урын бар. Улыгызның братишкасын урнаштыра алам“, – дип өстәде. Ә Рим ул чакта бөтен интернатны карап чыккан иде инде. Туалетында да булган, краннан гына кулларын да юып караган. Әнкәй болай гына әйтеп караган иде, энекәшем ризалыгын да биреп ташлады. Шулай итеп, минем урынга Рим калды интернатта. Әнкәй юл буена елап кайтты... Мин, берни булмаган кебек, тыныч кына яңадан үзебезнең Аккүз мәктәбенә кайтып укуымны дәвам иттем...

    Икенче елны, җәйге каникулга алырга дип, Рим янына бардык. Ул бик канәгать. Инде шәһәр малае булган. Тик шунысы, энекәшебез татарчасын оныткан иде. ”Это, это“ дип, татарча сүзләр эзли, әмма табалмый, русча гына килеп чыга. Әнкәй мондый хәлне көтмәгәндер, күрәсең: каушавыннан елап җибәрде. Былтыр бөтенләй башка баласын калдырып киткән иде бит. Риме үзенеке дә, түгел дә кебек. Телдән язу бик тиз икән...

    Мин укырга тиешле интернатта Рим җиде ел укыды. Каникул саен барып алдык, илтеп куйдык. Ата-аналар җыелышларына да йөрдек. Соңга табарак берүзе дә йөри башлады. Татарчасын да кире кайтардык. Аннан соң, Яркәйгә кайтып, урта мәктәпне тәмамлады, армия сафларында хезмәт итеп кайтты, Казан университетында укып тарихчы булды, янә килеп Екатеринбург шәһәрендә тагын бер югары уку йортында белем алды. Ягъни мәсәлән, укуның кирәген бирде минем ул энекәш. Алай дисәң, башкалары да аннан калышмады... Аларның барысында да – әнкәйнең шатлык һәм кайгы яшьләре, йөрәк әрнешләре, горурлык хисләре.

    Мин генә менә интернат малае була алмадым.

    2. ”Мәрхүм совет дәүләте...“

    Район үзәгендә минем 50 яшем уңаеннан узачак кичә турында сөйләшеп утырганда, ”әнкәйгә дә сүз бирергә кирәк булыр инде“ дигән фикер әйтеп куйдым. Сүз әйтмәсә, үпкәләячәген белеп торам бит. Оештыручыларның берсе: ”Ярар алай булгач, Гөлҗәүһәр апаны да сценарийга кертергә кирәк. Тик менә чыгышын кем язып бирер соң?“ — дип, миңа төбәлде. Бу уңайсызрак сорауга аптырабрак калдым. Күренеп тора, Әнкәйнең кем икәнен бөтенләй белми икән ул. Мин инде хәлне аңлатып торуны кирәк тапмадым. ”Анысы өчен борчылмагыз“, — дип кенә куйдым.

    Әнкәй исә, чыннан да, берчакта да сүз эзләп кеше кесәсенә керә торган булмады. Колхоз, мәктәп җыелышларында да, партоешма утырышларында да иң кирәк сүзне, иң туры сүзне ул әйтә торган иде. Җитәкчеләргә дә алар җавап бирә алмаслык иң четерекле сорауларны шулай ук ул бирә иде. Мин аның чыгышларын, докладларын, әйе, әйе, докладларын, әле дә хәтерлим. 8 Март җитсә дә, Октябрь бәйрәме булса да авыл клубында доклад ясарга аңа кушалар иде. Алдан ук бөтен шартын китереп әзерләнә: газета-журналлар актара, китапханәдән китаплар алып кайта, билгеле шәхесләрнең канатлы сүзләрен файдалана... Гомумән, докладын җиренә җиткереп яза һәм матур итеп сөйли дә белә. Аны авылдашлар яратып тыңлый иде. Бер чыгышыннан соң аңа шактый гына эләкте дә. Хикмәт шунда ки, ул чорда һәрбер докладчы тантаналы җыелышта сөйләгән чыгышын мотлак рәвештә ”Яшәсен Советлар Союзы Коммунистлар партиясе! Яшәсен Никита Сергеевич Хрущев!“ дигән сүзләр белән кул чабулар астында тәмамлый иде. Гөнаһ шомлыгына димме, Әнкәй әлеге чыгышының ахырында әлеге ”тылсымлы“ сүзләрне әйтергә оныткан. Әллә инде чыннан да оныткан, әллә юри шулай эшләгән, ул кадәресен әйтә алмыйм. Шулай да партком утырышында аңа шактый гына усал итеп кисәтү белдергәннәр, сәяси ялгышлык җибәрүдә гаепләгәннәр. Шуннан соң Әнкәй бик нык гарьләнеп йөрде, авылдашлары алдында башка докладлар сөйләмәс булды. Әйтеп тә карадылар шикелле, тик җавабы бер булды: ”Әнә, миннән акыллыраклар сөйләсен“.

    Ә минем юбилей кичәсендә Әнкәйгә, әлбәттә инде, сүз бирделәр. Озаклап, бөртекләп сөйләп тормады, түбәндәгеләрне генә әйтте. Мин аны бер сүзен дә үзгәртмичә укучыларга тәкъдим итәсем килә:

    ”Мин үзем каты телле булсам да, бик йомшак күңелле. Күңелләрем шатлыктан тулып китте... — дип башлады ул үзенең сүзен. — Иң элек барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә. Бу бәйрәмне оештырган җитәкчеләргә, ерак юлдан килгән иҗат кешеләренә. Башкортларга да, татарларга да. Менә монда ихлас күңелдән, изге теләк белән килгән тамашачыларга рәхмәтемне әйтеп баш иясем килә.

    Сез инде миннән берәр яңа сүз көтәсездер. Бу бөрешеп беткән кортка ничек кенә тәрбияләде икән бу балаларны, дип уйлыйсыздыр инде. Мин үзем дә ана тәрбиясе күреп үсмәдем. Әткәй тәрбиясендә үстем. Ир кеше тәрбиясе алдым. Аннары совет дәүләте тәрбиясен дә алдым. Дүрт ел балалар йортында тәрбияләндем. Анысы өчен рәхмәт. Мәрхүм совет дәүләтенә минем бер үпкәм дә юк. Биргән тәрбияләрен әрәм-шәрәм итмәдем. Ходай Тәгалә миңа шундый язмыш биргән икән инде, менә сиңа биш бала, аның янына авыр сынаулар, үзең теләсә нишлә, дигән икән, мин үземдә ни-нәрсә бар, шуларның барысын да түкми-чәчми балаларыма бирергә тырыштым. Менә шулай булды инде.

    Шагыйрьлеккә килгәндә, олы улымны мин шагыйрь итмәдем. Мин барлык балаларымның да фәкать кеше булуларын теләдем. Аларга профессия сайламадым. Мисал өчен әйтеп китим инде. Минем бердәнбер кызым бар. Конкурстан үтми кайткач, әйттем: ”Бар тракторга укырга, училищега. Әгәр дә кулыңнан эш килсә, авыл хуҗалыгы буенча барыбер кеше булырсың“, — дип. Башкаларына да шулай. Ә шагыйрьне инде аны ана шагыйрь итә алмый. Ул башта мәктәптә белем ала. Аннары инде үзенең средасында этәргечләр табыла, дуслары табыла. Илеш районының ”Маяк“ газетасы этәргеч булгандыр. Беренче секретарь Тәлгат Лотфуллович Рахманов кадрлар белән бик кызыксынып эшли торган иде. Ул да улымның күңелен күтәргәндер. Аның берчакны Робертны легендар шагыйрь дип әйткәне әле дә истә. Мин инде надан кеше булгач, легендар дигән сүзне бик аңлап бетермәгән идем. Сүзлектән эзләп тапкач, начар сүз түгеллеген белдем... Аннары инде улым Казанга китте. Дуслары бик әйбәт булды. Ихлас күңелле булдылар. Университет галимнәре дә бик кешелекле иделәр. Робертны гына түгел, дүрт баламны да укытып чыгардылар. Рәхмәт барысына да. Татарстанның җитәкчеләренә рәхмәт. Башкортостандагыларына да рәхмәт. Улымны шулай олылаганнары өчен...

    Ә минем тормышым үзе бер әкият кебек булды. Бүген шул әкиятнең матур азагы шикелле миңа. Барыгыз да бәхетле булыгыз!“

    ...Халык гөрләтеп кул чапты. Кунакка кайткан дусларым да яратып тыңлаганнар икән. Соңыннан Гариф ага Ахунов: ”Ну Гөлҗәүһәр апа, матур әйттегез, ”мәрхүм совет дәүләте“ дип берәүнең дә әйткәне юк иде әле. Мин аны сезнең рөхсәт белән берәр әсәремә, һичшиксез, кертеп җибәрәчәкмен“, — дип, Әнкәйне мактап та алды. Әлеге чыгышны Башкортостан телевидениесеннән дә күрсәткәннәр икән. Туган якларга кайтканда: ”Әниең ай маладис икән, синдәге җорлык, шагыйрьлек менә кемнән килә икән“, — дип әйтүчеләр әле булса табылып тора. Мин инде үземне мактарлар дип көтәм, алар исә һаман юбилей кичәмдәге Әнкәйнең чыгышын искә алалар, аны мактыйлар, аңа соклануларын белдерәләр. Миңа рәхәт, дәшми генә тыңлап торам, эчемнән генә горурлык хисләре кичерәм. Әнкәң булгач, шундый булсын шул!

    3. Абзар яндырган малай

    Хәзер генә ул мине бик тә тәртиплегә санап йөриләр. Югыйсә, малай чакта төрлесе булды. Башкалардан артык та, ким дә түгел идем. Минем аркада Әнкәмнең күргәннәре хәтсезгә җыелгандыр. Исенә төшерә микән ул аларны, хәтерли микән шул вакыйгаларны? Вак-төякләрен оныткандыр да инде: барысын да каян хәтерләп бетермәк кирәк. Көн саен булып торган, кабатланып, өсте-өстенә өстәлеп торган шуклык-шаянлыклар, балачак шаярулары бетмәс-төкәнмәс бит алар... Күңелен әрнетеп, хәтеренә уелып калганнары да җитәрлектер. Минем алда ул аларны бер генә дә кабатлаганы булмады. Гел матур итеп кенә искә ала безнең бәләкәй чакларыбызны. Мин исә берсен дә оныта алмыйм, әле булса Әнкәй алдында үземне гаепле саныйм. Шул вакыйгаларның берсе хакында язмый булдыра алмыйм.

    Мин бит заманында үзебезнең абзарны яндырган малай. Көпә-көндез. Бер сәбәпсез, тик торганнан. Күп дигәндә 5—6 яшьлек булганмындыр. Әмма бөтен детальләре әле дә бүгенгедәй күз алдымда... Җәйге кояшлы көн. Тору белән күтәрмәгә чыгып утырдым. Тәмам уянып җиткәнче, күзләрне уа-уа байтак кына утырылгандыр. Ниләр уйлаганым, башыма нинди ”этлекләр“ килгәнен һич кенә дә искә төшерә алмыйм. Ә инде мич алдыннан шырпы алып кесәгә яшергәнемне яхшы хәтерлим. Аннары абзар артына киттем. Вак-төяк чыбык-чабык җыештырдым да шырпыны сызып та җибәрдем. Шулай тиз кабызып җибәрә алуыма, чыбык-чабыкның дөрләп янып китүенә шаккатып карап торганым да исемдә. Учагым зурайганнан-зурая бара. Ут көлтәсе абзар читәнен дә ялмап алды. Мин, авызымны, күзләремне зур итеп ачып, һаман утка карап торам. Ул арада чаң да суга башладылар, ”пожар“ дигән тавышлар да ишетелгәндәй булды, кешеләр йөгерешә. Ниһаять, нәрсә эшләгәнемне аңлаптыр инде, куркуымнан әрәмәгә качтым... Кич белән генә авылга әйләнеп кайттым. Күршеләрнең киртәсенә менеп, өебез ягына үрелеп карадым. Өй тора, абзарыбыз гына янып беткән иде. Мине күргәч, Әнкәй елап җибәрде, кочаклап алды. Ачуланыр дип курыккан идем, бер сүз дә әйтмәде. Соңыннан сөйләгәне булды: ул башта мине абзар эчендә калган дип уйлаган икән. Дөнья бетереп мине эзләп йөргәннәр. Утны мин төрткәнне барыбер белделәр. Авыл хатыннары ачулана башлады. Әнкәй исә кулыма бер буш шешә тоттырды. ”Бар, перәннек алып аша“, — диде. Кибеткә киттем. Анда да хатыннар җыелган, бүгенге янгын турында сөйлиләр, минем тетмәне тетәләр. Фәлән дә төгән, фәлән дә фәсмәтән... Аларны тыңларлык та, сүзләрен аңларлык та хәлдә түгел идем. Бәләкәй генә булсам да, мин дә бит кеше, мин дә бит үземнең нинди яман гамәл кылганымны бик яхшы чамалыйм. 12 тиенлек шешәгә тигән берничә перәннекне эләктереп, тиз генә кибеттән чыгып чаптым. Мыштым гына кайтып, сәкегә аудым. Йоклаганга салышып бик озак яттым. Әткәйнең кайтканын да, аның пыр тузынганын да, Әнкәйнең: ”Уятма, бала гына бит әле ул, җәрәхәтенә тоз салма“, — дигәннәрен дә ишетеп, оятымнан, гарьлегемнән җир тишегенә керердәй булып яттым...

    Әле дә уйлыйм: ни өчен Әнкәй шулай эшләде икән? Чыбыклыйсы, ачуланасы урында, мине перәннеккә җибәргән. Ә бит Әнкәй белән әткәйгә күпме борчулар китергәнмен, авыр заманнарда абзарсыз калдырганмын. Соңыннан җәйдән алып кара көзгә кадәр шул яңа абзар белән булыштылар алар. Кирәк чакта каты да итеп әйтә белә торган Әнкәй ул чагында миңа бер авыр сүз дә әйтмәгән... Гомер буе шул сорауга җавап эзлим. Үзеннән сорарга нигәдер һаман да уңайсызланам. Ачуланып ташлар кебек.

     

    4. Балачакның юл газаплары

    Балачакта иң үзәккә үткәне — юлсызлык, кайту-китү, дөресрәге, ялга, каникулга, отпускыга авылга кайту һәм кире китә алмыйча газапланулар булды. Әй ул юл юклыклар, транспорт булмаулар, җәяү йөрүләр, машина тартмасында, трактор арбасында, велосипедта, ат өстендә... Язлы-көзле бот төбеннән пычрак ерып, кышкы зәһәр салкыннарда туңа-туңа... Төн уртасында кайтып егыласың, иртә белән тагын чыгып китәргә кирәк. Бөтен авырлык Әнкәй җилкәсенә төшә. Авыл буйлап чыгып китә бахыркай. Каян транспорт табарга? Кемгә барып егылырга? Кем район үзәгенә бара? Кемнең аты буш? Кемнең матае бар?.. Бәхет җизнәйнең мотороллерына яисә атына утырып Актаныш аэропортына барулар, Мирдагатаның йөк машинасында Яркәй юлларын таптаулар... Хәтта Батыр абзыйның ”Москвич“ы белән барырга да туры килгәләде. Һәрберсе белән Әнкәй сөйләшә: тәмле телен жәлләми, яртысын-мазарын, күчтәнәчен төртә... Җәяүләп кайткан-киткән чаклар да аз булмады. Рим энем солдат хезмәтенә дә авылдан, биштәрен асып, җәяү чыгып киткән. Колхоз бер машина яисә ат таба алмаган... Бервакыт җәй уртасында, яңгыр астында Иске Күктаудан Шәммәткә чаклы велосипедны күтәреп кайттым, чөнки ул чакта әлеге кебек шома юллар юк иде. Икенче бервакыт, трактор чанасына утырып, Яркәйдән авылга кайттык. Салкынга түзәрлек түгел. Юл начар. Буран күмеп киткән. Мин инде тарайтып тегелгән бер кат чалбардан. Аякта — ”прощай“ ботинкасы. Әнкәй биреп җибәргән олтанлы пиманы салып калдырдым. Модный егет, янәсе. Кайткач, клубка чыгасы бар бит. Биш-алты сәгать кенә кайтканбыздыр. Кайтып кергәндә, аяклар шакыраеп каткан иде. Ничек түзгәнбездер, бер Ходай үзе генә белә. Без ярый инде, Әнкәмнең чыдамлылыгына исем китә. Ай, авыр булгандыр аңа боларның барысын да йөрәге аша уздырулар…

    Бер вакыйганы гомергә дә онытасым юк. Атна буе яңгыр койды. Машина түгел, арбалы ат та йөрерлек түгел. Ә миңа Актанышка самолетка чыгарга кирәк. Билет алдан ук алып куелган. Нишләргә? Ахырда Әнкәй бригадирны күндергән: Ким энекәш белән колхозның ике атына атландык та аэропортка киттек. (Ким минем атны кире авылга алып кайтырга тиеш.) Атым — иярсез. Өстә — калын кәжән. Атның яке як сыртында Әнкәйнең күчтәнәчләре тутырылган ике зур-зур төенчек. Атым юырта башласа да төенчекләрем үрле-кырлы сикерә башлый. Ә Кимнең аты дуамал булып чыкты, һич кенә дә тыймалы түгел. Аэропортка җиткәнче диярлек чабып барды. Минеке дә аңа иярде. Самолетка барыбер җитештек. Ничек кереп утырганымны хәтерләмим. Икенче көнне аяклар атларлык хәлдә түгел иде. Арт шәрифләренең карарлыгы калмаган. Атна буе аксаклап-туксаклап йөрергә туры килде.

    Бер кайтканда Әнкәй үзе сөйләгән иде: ”Каникул вакытың җитте. Иртәдән бирле күңел сине көтә. Ни өчендер нәкъ менә бүген кайтырсың шикелле. Әнә Актаныш самолеты да төште. Бераздан, күренер дә инде дип, лапас түбәсенә менеп киттем. Үзем дүрт күз белән сине көтәм, үзем ”бу хатын нишләп лапас түбәсендә тора микән, әллә исәрләнде микән“, дип әйтмәсеннәр өчен салам йолыккалаган булам. Күзләрем — Аеш ягында гына. Көтәм дә көтәм шулай, көтәм дә көтәм... Әнә Сөннең теге ягында берәү күренде. Син дә кебек, түгел дә кебек. Якыная, якыная... тик бөтенләй башка авыл кешесе булып чыкты. Караңгы төшә башлады. Кайтмавы шушыдыр инде дип елаплар беттем, кеше төсле вакытында кайтса булмаганмыни дип, сине дә ачуланып ташладым. Лапас түбәсеннән шулай боегып кына төшеп килә идем, карасам, каршымда син басып торасың. Күземә күренәсең, дип торам. Шатланырга да белмим, ачуланырга да. Баксаң, бу юлы икенче яктан — Уфа аша кайтып кергәнсең икән, рәхмәт яугыры“.

    Тагын бер истәлек. Яркәйдә укыганда, дәресләр беткәч, соңлап кына кайтырга чыктым. Авыл башында зур өметләр белән ”попутный“ машина көтәм. Шәммәткә кадәр үк булмасын да беләм. Кая инде безнең авылга машина кайтсын. Булса, Аккүзгә инде. Өч чакрым гына кала. Исәнбайга кадәр очраса да начар булмас иде. Сигез чакрымны ничек тә кайтыр идең әле. Һич югы Иске Күктауга чаклы булса да ярый инде. Дүрт-биш чакрым булса да машинада кайтасың... Күңелгә шундый юанычлы матур уйлар килә. Көтә торгач, үзебезнең колхоз ”Москвич“ы килеп чыкмасынмы! Сөенечтән кулым күтәрелә. Шактый гына узып китте дә туктады бу. Мин бөтен көчемә машинага таба йөгердем. Юк, йөгермәдем, чаптым, очтым гына. Булды бу болай булгач! Машинадан парторг чыгып басты. Мине көткәне күренеп тора. Ул көтә, мин чабам... ул көтә, мин чабам! Тик... ул мине танып алды да җәһәт кенә машинасына кереп утырды. Председатель машинасы минем борын төбендә генә тузан туздырып китеп тә барды. Артларыннан йөгереп тә карадым, кычкырып та карадым... Аннары, нишләмәк кирәк, теге абзыйларны эчемнән генә тирги-тирги авылыбызга таба атладым. Бераз гына балавыз да сыгып алдым бугай. Кайтып кергәндә төн иде инде. Әнкәйгә барысын да сөйләп бирдем. Ышанмаганга салышты. ”Юк, булмас, танымаганнардыр алар сине. Танысалар, утырткан булырлар иде“, — дип мине юатты. Кем белә, бәлки, танымаганнардыр да, гөнаһларына керер хәлем юк. Ә менә мин аларны таныдым. Алар мине утыртмый китеп бардылар. Шуннан соң микән, башка чакта микән, Әнкәйнең ачынып: ”Ичмасам берәрегез булса да машиналы эштә эшләсәгез иде“, — дип әйткәне бар иде. Еллар узды. Аның юраганы юш килде. Ул бәхет миңа эләкте. Башкаларыбызның да үз машиналары бар. Хәзер инде, Аллага шөкер, кайтабыз да китәбез, кайтабыз да китәбез. Әнкәй дә урам буйлап транспорт эзләп йөрми инде. Бер эше кимеде.

    5. Әнкәй язмаска куша...

    Минем ”журналистлыгым“ Әнкәйгә бик тә кыйммәткә төште. Карабаш урта мәктәбендә укып йөргәндә, ”Маяк“ газетасының актив хәбәрчесе идем. Кечкенә-кечкенә хәбәрләрем, мәкаләләрем бер-бер артлы чыгып кына тора. Үземне ”почти журналист“ дип хис итеп йөрим. Ул чакта Әнкәй авылда китапханәче дә, клуб мөдире дә иде. Мәчеттән калган клубыбыз исә бик мескен хәлдә. Ягылмый, ярымҗимерек. Әнкәй шунда эшләгәч, миңа да авыр. Көн саен туңып кайта, бик еш авырый. Аның зарларын да күп ишеткәнгәдер, ахры, көннәрдән бер көнне клубның ниндилеген тасвирлап, ”Маяк“ка хәбәр юлладым. Озакламый басылып та чыкты.

    Колхозчылар таләп итә

    Соңгы елларда безнең авылларыбыз көннән-көн матурлана, колхозларыбыз экономик яктан ныгый. Авыл халкының культура-көнкүреш дәрәҗәсе үсә.

    Ә менә Жданов исемендәге колхоз җитәкчеләре моны аңларга теләмиләр, ахры. Калинин, Шәммәт, Князь-Елга авылларында һаман да унлы лампалар яна. Шәммәт авылына электр кертү моннан бер ел элек баганалар утырту белән туктап калды. Күрәсең, шул баганаларга карап күңелләрен юатсыннар, дигәннәрдер инде.

    Шул ук авылның клубы. Кергәч, кайчандыр сүтеп ташланган мичнең урынына абына күрмәгез. Чөнки түшәмдәге ике лампа клубның эчен яктырта алмый.

    Почмакта бер гармонь аунап ята. Берүк, уйныйм дип, кулыгызга алмагыз. Бөтенләй таралып китеп, бәласе үзегезгә булыр.

    Партия оешмасы секретаре иптәш Ибраһимов бу турыда белми торгандыр, дип уйламагыз. Клубка яздан бирле керосин бирелмәве дә, яңа чаршау, өстәлләр кирәклеге дә аңа билгеле. Клуб мөдире, яшьләр аңа бу мәсьәлә белән бер генә мөрәҗәгать итмәделәр. Безнең урынлы таләбебезгә колак салуны кирәк дип тапмыйдыр инде.

    Кадерле редакция! Бәлки, сез аларның тагын бер кат исләренә төшерерсез. Чөнки авыл культура чыганагының хәзерге торышы бөтен колхозчыларны борчый. Кышка бертөрле дә әзерлек эшләре алып барылмый.

    Дөресен әйтим, мәкаләдә парторгның исеме юк иде. Редакциядәге абыйлар өстәп, матурлап, көчәйтеп җибәргәннәр. Андый ук батырлык каян килсен ди инде безгә. Әлеге кечкенә мәкаләгә башкаларның исе дә китмәгәндер, әмма колхозда ул шактый шау-шу куптарган. Әнкәйнең персональ эшен партия җыелышында тикшергәннәр. Иң элек, билгеле инде, парторг чәчрәп чыккан. ”Малаеңны син котырткансың. Безнең яманатны саткансыз. Белеп тор: үзең дә, балаларың да рәхәт күрмәс...“ Әнкәйгә шелтә белдергәннәр... Парторг (мәктәп директоры да ул) вәгъдәсендә торды дияргә була. Гомер буе безне колхозда кимсетергә, рәнҗетергә тырыштылар. Энем Фәнгә дә эләкми калмады. Сигезенче классны бетереп яткан чагы иде. Таныклыгына тоташтан ”3“ле тезеп чыктылар. Хәтта физкультурадан да. Характеристикасы ”тәртипсез, начар укыды, колхозда гына эшләргә яраклы“ дигән сүзләрдән тора иде. (Ярый әле энем югалып калмады. Ничек итсә итте, кичке урта мәктәпне тәмамлады. Аннары авыл хуҗалыгы техникумында укыды. Алабуга институтын бетереп, менә дигән педагог булды.) Озакламый Әнкәйне эшеннән үк алдылар. Анысы үзе бер тарихлык. Шул чакта Әнкәйгә: ”Барыбер журналист булачакмын, тетмәләрен тетеп язачакмын әле мин аларның“, — дигән идем. Журналист булуын булдым, әмма тегеләр турында әлегә чаклы яза алганым юк. Югыйсә, кул кычытып йөргән чакларым бар иде. Хәзер язмам да инде. Әнкәй язмаска куша. ”Юк белән юк булмаска кирәк. Син алардан өстен булырга тиеш!“ — ди.

    Июнь, 2001 ел.




    Чыганак: Minnullin.ru



    ← назад   ↑ наверх