• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Хатыйп Миңнегулов

    Хатыйп Миңнегулов Әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Хатыйп Йосыф утлы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач (рәсми исеме Сармаш по Ирне) авылында дөньяга килә. Әтисе ягыннан X. Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа. Әтисе Йосыф (1909—1944) фронтта һәлак була. Дүрт бала ана тәрбиясендә үсә.
    X. Миңнегулов башлангыч белемне 1946—1950 елларда туган авылында ала. Аннан күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны төгәлләгәч, бер ел колхозда эшли. Аннан 25 км ераклыктагы Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. 1957 елда, өлгергәнлек аттестаты алгач, ике еллап вакыт әүвәл Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә заводта, мамык җыюда, аннан туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. 1959—1964 елларда ул — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 1962/63 уку елында, читтән торып укуга күчеп, Пенза өлкәсенең хәзерге Белинский (Чембар) районы Качкару (Кутеевка) авылында балалар укыта. Университетны тәмамлагач, Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директоры, колхозның партоешма секретаре (Чукмарлы — язучы Аяз Гыйләҗевнең туган авылы), аннан ел ярым КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли. 1967 елның ноябреннән —Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сарай турында кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы (Үзара багланышлар һәм поэтика мәсьәләләре)» темасына докторлык диссертацияләре яклый. 1980 елда доцент, 1992 елда профессор дәрәҗәләрен ала. 1984— 1989 елларда — филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. 1999 елдан — татар әдәбияты кафедрасы мөдире.
    Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза.
    Әдәбият фәне белән X. Миңнегулов университетка эшкә күчкәч ныклап шөгыльләнә башлый. Төп игътибарын моңа кадәр фәндә юньләп тикшерелмәгән Алтын Урда чорына, ягъни XIII—XV йөзләрнең рухи мирасына юнәлтә. Төрле телләрдәге гаять күп санлы фәнни һәм әдәби текстлар, кулъязмалар, архив материаллары белән таныша. Нәтиҗәдә узган гасырның 70 нче еллар уртасында галимнең Сәйф Сарай һәм Котб хакындагы җитди монографияләре дөнья күрә, һәм алар татар дөньясында гына түгел, ә гомумән тюркологиядә яңа бер казаныш рәвешендә кабул ителә. Шунысы мөһим: X. Миңнегулов XIV йөздә иҗат иткән бу авторларны өйрәнүне алга таба да дәвам иттерде, мәкалә-хезмәтләр язды, һәр икесенең дә әсәрләрен тиешле шәрех-аңлатмалар, кереш мәкалә белән 1999, 2003 елларда аерым китап рәвешендә бастырып чыгарды. Галим — борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын җентекләп өйрәнеп, бу өлкәдә үз мәктәбен тудырган зат. Аның борынгы төрки, Болгар һәм Казан чоры, Алтын Урда дәвере хакындагы хезмәтләре, Кол Гали, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи, Өмми Кәмал, Мөхәммәдьяр, Колшәриф һәм кайбер башка әдипләр хакындагы мәкаләләре укучыларга яхшы таныш. Галим Таҗеддин Ялчыголның (1768—1838) зур күләмле «Рисаләи Газизә» әсәрен, аның төрле басмалары белән үзара чагыштырып, тиешле аңлатмалар һәм кереш мәкалә белән 2001 елда нәшер итте.
    X. Миңнегуловның XIX йөз әдәбиятын гыйльми өйрәнүдә дә өлеше зур. Каюм Насыйри, Салихҗан Кукляшев, Шәмсед-дин Зәки, Акмулла, Гали Чокрый, Яков Емельянов, Ризаэддин Фәхреддин хакындагы язмалары, Ш. Садретдинов белән берлектә язылган «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» (1982), «XIX йөз татар хрестоматияләре» (1982) китаплары педагогик процесста иркен файдаланылалар. Бу ике монография 1983 елда Казан университетындагы фәнни эшләр конкурсында беренче премиягә лаек була.
    X. Миңнегулов Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге тормышын, күпкырлы иҗатын өйрәнү, язмаларын кабат халыкка кайтару юнәлешендә дә нәтиҗәле эшләп килә. Аның бөек әдип турында өч китабы, берничә дистә мәкаләсе басылып чыккан.
    X. Миңнегулов эшчәнлегенең мөһим бер өлеше XX йөз әдәбиятына нисбәтле. Мәсәлән, ул Тукайның аерым әсәрләрен тикшерә, шагыйрь иҗатында урта гасыр татар һәм Шәрык традицияләренең ничек, ни рәвешле дәвам иттерелешен ачыклый. Галимнең шулай ук Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич, К. Нәҗми, Ә. Рәшит, Ә. Синугыл, Р. Гаташ һәм XX гасырның кайбер башка авторлары, хәзерге әдәбият фәненең торышы хакында да язмалары бар.
    X. Миңнегулов киң җәмәгатьчелеккә аеруча үзенең дәреслек-хрестоматияләре белән мәгълүм. Инде менә узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, мәктәп, гимназия, лицей укучылары, колледж, училище студентлары борынгы һәм урта гасыр, XIX йөз татар әдәбиятын X. Миңнегулов автордашлыгында язылган дәреслек-хрестоматияләр аша өйрәнәләр.
    Галимнең әдәбият теориясе өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Аның тарихи һәм теоретик поэтика, традиция һәм новаторлык, жанрлар (газәл, робагый, кысалы кыйсса, мәдхия, мәрсия, мөнәҗәт, хикәят, дастан һ. б.), әдәби багланышлар, шигырь төзелеше хакындагы язмалары монография һәм җыентыкларда, дәреслекләрдә, энциклопедия-сүзлекләрдә басылып чыккан.
    Гомумән, X. Миңнегулов үзенең күпкырлы гыйльми, педагогик эшчәнлеген элек-электән җәмәгать эшләре белән үреп бара. Ул — Казан дәүләт университетында һәм Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институтында гыйльми совет әгъзасы, Казан дәүләт университетында докторлык диссертацияләре яклау советының рәис урынбасары, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы «Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын федерация югары уку йортларында укыту секциясе»нең рәисе, Бөтендөнья тюркологлары ассоциациясенең президиум әгъзасы.
    X. Миңнегулов — Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы, 1996), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (1995), Халыкара ел кешесе (Англия, Кембридж, 1998), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2005). Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты (1998), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2000). Ул — 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

    Төп басма китаплары

    Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты: Монография.— КДУ нәшр., 1976.— 190 б.—850.
    Котб иҗаты: Монография.— КДУ нәшр., 1976.— 79 б.— 500.
    XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре: Монография (автордаш — Ш. Садретдинов).— КДУ нәшр., 1982.— 143 б.— 660.
    XIX йөз татар хрестоматияләре: Монография (автордаш — Ш. Садретдинов).— КДУ нәшр., 1982.— 135 б.— 700.
    Әдәбияттан диплом эшләре: Уку-укыту әсбабы.— КДУ нәшр., 1985.— 84 б.— 500.
    Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар: Монография.— КДУ нәшр., 1988.— 198 б.— 1000.
    Туган тел китабы: 5 нче сыйныф өчен дәреслек (автордашлар: Б. Мифтахов, Н.Садриев).— Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.— 2086.— 35000.
    Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, лицей укучылары өчен дәреслек (автордаш — Ш. Садретдинов).— Казан: «Мәгариф» нәшр.? 1995.— 336 б.— 30000 .
    Татар әдәбияты: Рус мәктәпләренең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия (автордаш — Н. Гыймадиева).— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1996.— 319 б.— 38100.
    Гасырлар өнен тыңлап,..: Әдәби тәнкыйть.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 336 б.— 2000.
    Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты: Монография.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 368 б.— 2000.

    Кыскача библиография

    Курбатов X. Әдәбиятыбызның тирән тамырлары//Татарстан.— 1994.— № 7—8.— 136—138 б. Урманче Ф, Ерактан килгән чишмәләр // Мирас.— 1995.— № 1— 2._ 280—2826, Ганиева Р. Бәрәкәтле өлеш // Ватаным Татарстан.— 1995.— 9 сент. Галимуллин Ф. Әдәбиятыбыз тарихына ачкыч // Ватаным Татарстан.— 1999.— 7 май. Әмирхан Р. Гыйлем һәм остазлык юлында // Татар иле.— 1999.— Май. Абилов Ш. Әдәбият белеменең имән баганасы//Татар иле.— 2000.—Июль. Рәдиф Гаташ. 1) Милли аң сакчы ларыннан берсе; 2) Шагыйрь җанлы галим дустым; 3) Төрки дөньяга гашыйк галим; 4) «Белер Сәйф Сарай гыйшык рәсмен!»//Китапта: Шигърият, синең хакка! — Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.—125—132, 157—177 б. Сибгатуллина Ә. Сүз гөлләрен туплаучы//Ватаным Татарстан.— 2004.— 12 май.

    Әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге турыңда замаңдашлары

    ...Профессор Хатыйп Миңнегулов — әдәбиятыбыз тарихын фәнни өйрәнү һәм әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән татар халкына җиткерү буенча иң актив эшләүче галимнәребезнең берсе... Әстерхан, Горький, Ырынбур, Пенза, Төмән өлкәләрендәге, Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы югары уку йортларына, мәгариф бүлекләренә, укытучылар коллективларына фәнни-методик ярдәм күрсәтә, бик еш лекцияләр белән чыгышлар ясый.
    Резидә Ганиева, әдәбият галиме. 1995

    Минем өчен Хатыйп әфәнде фәндә шагыйрь булып кала. Холкы, күңеле, эрудициясе, урта гасыр ядкярләренә бирелгәнлеге, халкыбызның язма культурасының борынгылыгы фикеренә тугрылыгы, «татарның тулы иле»ннән («Идегәй »дәгечә!) булуы белән кадерле. Кәм яшермим: соңгы еллардагы эзләнүләрем, газәл, робагый кебек борынгы формаларда язганнарым өчен мин шәрик-остазым «мелла Хатыйп »ка бурычлымын. Әйе, әйе, ул минем шагыйрьлек язмышымда мөһим урын тоткан кадерле «кыйбат хәзрәт», яшьтән үк үзем атаганча, мәңгелек «мелла» булды...
    Рәдиф Гаташ, шагыйрь. 1999

    Аның турында каләм тибрәтү, бер яктан, җиңел дә кебек. Татарстанда гына түгел, читтә дә киң танылган һәм тәкъдир ителгән галимнең нинди генә титуллары, мактаулы исемнәре һәм нишаннары юк та, нинди генә саллы хезмәтләре мәйдан тотмый...
    Икенче яктан, бар иҗади гамәлләре күз алдыбызга кылынса да, аңа шәхес, галим, остаз, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр буларак төгәл бәя бирү кыен да кебек. Бу кыенлыкның асыл сәбәбе — Хатыйп Йосыф углының гаять күп тармаклы галим, киң колачлы, гаҗәеп эрудицияле, зыялы зат булуында. Ә бу мәртәбәләрнең нигезендә аңа хас булган һиммәт, хезмәт сөючәнлек, гыйлемгә мәхәббәт, теләсә кем белән уртак тел таба белү сәләте, иҗат кешесенә тирән ихтирам, коллегалары белән генә түгел, оппонентлары белән дә күркәм мөгамәлә, принципиальлек кебек сыйфатлар ята...
    Гарәпчәдән тәрҗемә кылсак, Хатыйп (төгәлрәге: Хатиб) «вәгазь сөйләүче» һәм «яхшы оратор» мәгънәләренә ия. Гаҗәп хәл: мәкаләбез каһарманы, «исеме җисеменә туры килә» дигәндәй, бу билгеләмәләрне тулысынча аклый. Чөнки аныңча көр баритон (әллә басмы?) тавыш белән үтемле, җанлы, образлы итеп сөйләү, бөтен аудиторияне авызыңа каратып тору осталыгы һәркем өлешенә дә тигән көмеш түгел. Чын ораторларга һәм зәвыклы вәгазьчеләргә генә хас хәзинә бу.
    Равил Әмирхан, тарихчы галим. 1999

    ...Җентекли башласаң, исең китә: бу зыялы галимебез берүзе халкыбызның алгарышы өчен шулкадәр зур хезмәт куйган. Дөресен әйткәндә, ал арны бер генә зат башкарганлыгына ышанып та бетәсе килми. Ә бит боларның барысы да хак, чөнки алар безнең күз алдында бара. Ул — бер үк вакытта атаклы Казан университеты мөгаллиме, киң колачлы тикше-рүче-галим, фәнни эшләрне оештыручы һәм тагын бик күп сыйфатларда җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә торучы шәхес...
    Университет укытучысы булу — үзе зур хезмәт. Моның өчен, әлбәттә, иң әүвәл галимлек төп шарт булып тора. Ихлас галим булмаган кеше чын мәгънәсендә югары уку йорты мөгаллиме була алмый, чөнки аның һәр лекциясе ачыш булып кабул ителергә тиеш. Хатыйп Йосыф улының лекцияләре студентлар тарафыннан нәкъ әнә шулай бәяләнә дә...
    Фоат Галимуллин, әдәбият тәнкыйтьчесе. 1999

    Җитмешенче еллар башында, нәкъ менә татар әдәбиятының урта гасырлар дәверен төзү барганда, әдәбият белеме мәйданына якты бер шәхес, соңыннан югары исем, фәнни дәрәҗәләргә ия булган зур галим Хатыйп Миңнегулов килеп керде һәм беренче хезмәтләрендә үк ул моңа кадәр тиешле өйрәнелмәгән яисә читтә кала килгән һәм төрле карашлар тудырырга мөмкин ядкярләрне тикшерүне максат итеп, алга таба бөтенләй яңа проблемалар күтәреп, зур фәнни хезмәтләр бирде, татар әдәбиятын күптән көтелгән сәхифәләр белән баетты... Ул — татар әдәбият белеменең якты бер маягы, имән баганасы... һәм дөнья тюркология фәнендә зур хезмәтләре нигезендә абруйлы урын биләгән олы ихтирамга ия профессор...
    Шакир Абилов, әдәбият галиме. 2000


    Хатыйп Миңнегулов

    Үзем турында үзем

    Минем фикеремчә, адәм баласы чын мәгънәсендә яшь чагында яши: уйный, көлә, үсә, укый, сөя, сөелә, эшли... Яшь һәм яшәү сүзләренең бер тамырдан булуы да шушы карашны куәтли. Яшь кешенең тереклеге, бигрәк тә күңел дөньясы, иң беренче чиратта, үз чоры белән бәйләнешле. Ә инде еллар уза барган саен, олыгая төшкәч, адәм баласы үз заманы белән генә чикләнми, вакыт, тарихи яшәеш офыкларын киңәйтә, хатирәләргә чумарга, үткәннәргә кайтырга ярата.
    Инде менә мин дә шактый өлкән кеше: ашыга-ашыга җиденче дистәне ваклап барам. Ялгызрак, бушрак вакыт булдымы (аеруча йоклыйм дип ятып та, йоклый алмыйча яткан чакларда), күңел үзеннән-үзе үткәннәргә, бигрәк тә балачакка тарта, күз алдыннан, кинокадрлар кебек, гомер мизгелләре, яшәеш сукмаклары үтә башлый, хатирәләр яңара. Башкалар өчен әһәмияте булмаса да, узган юлымның һәр карышы минем өчен кадерле, минем өчен истәлекле. Чөнки ул — минем гомеремнең бер өлеше, яшәешемнең бер баскычы. Балачак хатирәләремнең күпчелеге туган як белән бәйле. Дөньяга аваз биргән, кендек каным тамган, тәпи йөреп киткән җирем — кечерәк кенә Апач авылы. Ул Зәй, Әлмәт, Сарман районнарының тоташкан җирендә урнашкан. Шунысы кызыклы: бу авыл аларның өчесе составында да булып ала. Шуңа күрәдер мине еш кына зәйлеләр генә түгел, әлмәтлеләр һәм сарманлылар да, үз итеп, якташ дип йөртәләр. Биргән бүләкләре, исемле сәгатьләре дә бар.
    Һәркемгә үз ягы матур күренә, диләр. Бәхәсләшмим, шулайдыр. Әмма шулай да минем туган якның табигате искиткеч матур. Аның баскыч-баскыч шактый текә таулары да, биек-биек нарат урманнары да, ике яктан бормаланып агып килеп, авыл янында кушылган инешләре дә, куе әрәмәлекләре, камышлы сазлыклары да, җир куеныннан бәреп чыккан саф сулы чишмәләре дә бар. Җәй көннәрендә, Әлмәт, Зәй, Чаллы якларыннан килеп, Апач тауларында, урманнарында җир җиләге, кура җиләге җыючылар бихисап күп була.
    Вафатына берничә ел кала, мөхтәрәм язучыбыз Әмирхан ага Еники Татарстан нефтьчеләренең төп санаторие «Ромашкино»да ял итеп кайтты. Бер очрашкач, ул, үз тәэсирләре белән уртаклашып, болай диде: «Мин андый биек таулар, гүзәл табигать безнең Башкортстанда, Урал якларында гына бардыр дип йөри идем. Баксаң, мондый җирләр Татарстанда да бар икән. Ул санаторий тирәләре, аның янындагы Бохарай, Шу-нак, Апае (Апач) авылларының табигате искиткеч гүзәл икән». Шунда мин үземнең шул төбәктән булуымны әйткәч, Әмирхан ага: «Бәхетле кеше икәнсең!» — дип куйды.
    «Ромашкино» дип исемләнгән санаторий безнең авылдан ерак булмаган Бохарай да — элеккеге бояр утарында урнашкан. Безнең Апач янында да бояр йорты булган. «Бояр сады» дип йөртелгән бик матур җирдә әле хәзер дә шомырт, тал агачлары, сәрви-сирень куаклары шаулап үсә, элеккеге тегермән буаларының эзләре, торак биналарның нигезләре сакланып калган. Әйтүләренә караганда, инкыйлаб-революция елларында бояр йортларын талап, җимереп, бераздан андагы таш-кирпечләр, материаллар белән колхозга ат абзары («конный двор») төзегәннәр.
    Кызганыч ки, туган җирнең табигате матур булса да, минем балачак фәкыйрьлектә, ярым ач тормышта узды. Бу — сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар, коточкыч салым түләүләр нәтиҗәсе иде. Халык колхозда көне-төне эшләсә дә, түләү юк диярлек. Мин дә әүвәл әнкәйгә ияреп, аннан үзем генә дә эшкә йөргәнемне яхшы хәтерлим. Бер елны кул белән җиде гектарга якын урак урдык. Үзенә күрә бу район күләмендә бер рекорд иде. Шуңа күпме түләделәр дисез — бары 20 кг бодай.
    Мин җиденче сыйныфны күрше Пидәр мәктәбендә бетердем. Укыйсы килә, ә якын тирәдә урта мәктәп юк. Ә ераграк барып, Сарман, Әлмәт мәктәпләрендә торып укырга матди як мөмкинлек бирми. Шунда мин бер ел колхозда эшләдем: көтү көтәргә дә, фермада маллар карарга да туры килде. Шунысы истә калган: беренче сентябрь көнне мин, укырга бара алмау сәбәпле, лапаска чыгып кычкырып еладым. Миңа бары бер елдан гына сигезенче сыйныфта укуны дәвам иттерергә мөмкинлек туды. Үзебездән 25 чакрым ераклыктагы Иске Кәшер урта мәктәбендә укыдым. Урын юл. Ике урман чыгасы бар. Аякта үзем ясаган чабата. Җәяүләп, нигездә бер үзем йөрдем. Берничә мәртәбә бүреләргә дә очрадым. Тимәделәр — кызгандылар булса кирәк. Фатирда — кеше өендә ачлы-туклы яшәү. Күрәсең, уку дәрте көчле булгандыр. Мәҗбүр итсәләр, бәлкем йөрмәгән дә булыр идем. Шунысын әйтим: ул вакытта Иске Кәшер мәктәбе зур һәм мәшһүр мәктәп иде. Югары сыйныфларда берничә параллель класс булуын хәтерлим. Бу татар мәктәбен бетерүчеләрнең күбесе югары уку йортларына, аеруча медицина, ветеринария институтларына, Казан университетының физматына кереп бара иде. Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбе укытучыларына, аеруча Әсгат абыйга, Татарстан күләмендә билгеле физик Мәхмүт абый Газдаловка һәм башкаларга, төпле белем һәм тәрбия биргәннәре өчен, мин хәзер дә рәхмәтләр укыйм. Һәм, гомумән, миңа гомер юлымда әйбәт мөгаллимнәр, остазлар туры килеп торды. Хәтта усал дип даны чыккан укытучылардан да мин һич зыян күрмәдем. Аларның кырыслыгы, катылыгы мине җаваплылыкка, укуга, тормышка җитди карарга өйрәтте. Минем күңелдә бигрәк тә дүрт ел буе безне укыткан беренче укытучым Зәкия апа образы уелып калган. Аның ишле гаиләсе бар иде. Яшь балалары да күбрәк безнең белән бер класста уйнап үсте. Тормыш мәшәкатьләренә дә карамастан, Зәкия апа безгә һәрчак күңел җылысын бирде. Үкенеч, соңгы елларда аны күреп, хәлен белә алмадым. Инде хәзер ул да, башка күп кенә укытучыларым кебек,— гүр иясе. Урыннары оҗмахта булсын.
    Мактанып әйтүем түгел: урта мәктәптә уку елларында мин чаңгыда йөрү, йөгерү, ераклыкка һәм биеклеккә сикерү буенча төрле ярышларда катнаша идем. Спорттагы аерым уңышларның төп сәбәбен мин еракка йөреп укуда күрәм. Кыш көнендә мин, мәсәлән, Апач белән Иске Кәшер арасын күбрәк чаңгыда уза идем. Хәтта аерым вакытларда көнендә әйләнеп килгән чаклар бар иде (50 км!). Көзге, язгы көннәрдә, аеруча урман эчендә, караңгыга калганда, мин гел йөгереп йөрдем. Курку да булгандыр инде.
    Балачакның һәм гомумән гомеремнең асылы, күп кенә хатирәләре әнкәй белән бәйле. Ул Сарман районы Сарайлы авылыннан, ягъни «кыр ягыннан» Апачка килен булып төшкән. Утыз яшенә инде биш бала анасы булган (беребез яшьли үк үлеп китә). Әтине мин юньләп хәтерләмим. Аның сурәте, ничектер, томан артында кебек тоемлана. Әтинең мине арка кочып йөртүе, атка атландыруы бераз истә калган. Әйтүләренә караганда, ул физик яктан таза, көчле кеше була. Капчыкларны янчык кебек кенә күтәрә. Бик оста бии. Әти МТСта комбайнчы, трактор бригадиры булып эшли. Республика алдынгылар слетында да катнаша. Шунда Чаллы ягыннан Ха-тыйп исемле кеше белән дуслаша. Миңа да шул дустының исемен куйдыра. Әти 1944 елның җәендә Белоруссия фронтында һәлак була. 34 яшьлек бу зат якты дөньядан ниләр уйлап, нинди моң-зарлар белән китте икән?! Фронттан язган хатларында безне — балаларын еш телгә алган. Хәтта, исән-сау әйләнеп кайтсам, Хатыйпны көн саен арка кочып йөртер идем, дип тә өстәгән. Ул киткәч туган кызының төс-кыяфәтен дә язуын үтенгән...
    Әнкәй безнең өчен гадәти ана гына түгел, ата да, президент та, Политбюро да, прокурор да булды. Аның һәр сүзе, һәр ым-карашы безнең өчен катгый закон иде. Гомумән, мин әнкәй сүзенә каршы килгәнемне белмим. Аз гына белемле, юка гәүдәле, урта яшьләрдәге бу гадәти зат ничек үзен шушылай куя белгән — мин моңа хәзер дә аптырыйм. Әнкәй безне гаять кыен елларда да ашатты, киендерде, үстерде, укытты, тәрбияләде. Иң мөһиме, ул безне гаделлеккә, үз хезмәтебез белән көн күрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә, тыйнаклыкка, туганлыкның кадерен белергә өйрәтте. Без, аның балалары, хәзер дә бер-беребез өчен җанны бирергә әзер торабыз. Әнкәй 1999 елда 87 яшендә вафат булды. Гомеренең ахырына кадәр безнең өчен, ягъни диңгез корабларын йөртүче абыем, капитан Миргалим, почта начальнигы апам Гөлнур, профессор Хатыйп, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы сеңлем Хәнифә өчен әнкәй олы, абруйлы зат, рухи терәк булды. Без һәрчак аның балалары булып калдык. Мең рәхмәт, әнкәй, үзеңә!
    Мин әби-бабаларымнан да уңдым. Әнкәйнең әти-әнисе үзләренең 13 баласы өчен генә түгел, дистәләгән оныклары өчен дә таяныч, рәхим-шәфкать чыганагы булдылар. Әтинең әнисе — Фатыйма абыстай — йөзенче яшендә вафат булды. Шуның чирек гасырга якынын сукырлык белән уздырды. Мин әби-бабайларның нинди генә кыен шартларда да зарланмыйча, йөзләрен бозмыйча яшәгәнлекләренә, ышанычлы зат булып калуларына хәзергәчә сокланам.
    Үткәннәр турында уйлаганда, үкенечле яклар да хәтергә төшә. Безнең як гармунчылары белән мәшһүр иде. Тальянда яки хромкада сыздырып уйный белү зур дәрәҗә, абруйлы шөгыль саналды. Минем дә бик өйрәнәсе, уйныйсы килә иде. Тик, кызганычка каршы, гармун алырга мөмкинлек булмады. Дөрес, соңрак бераз өйрәнеп карасам да, уйнарга тырышуым шыгырдатудан артыкка узмады, һәрнәрсәнең үз вакыты бар шул!
    Миннән еш кына: «Әдәбият фәненә ничек килдең?» — дип сорыйлар. Моңа җавап бирү авыр. Әмма башка фәннәрне белмәгәнгә түгел. Мин, гомумән, мәктәптә әйбәт укыдым. Күпчелек билгеләрем бишле иде. Аеруча математика, тарих, география фәннәрен яраттым. Әмма «кызыклы китап» белән дә яшьтән үк дуслыгым көчле иде.
    Мин, күрәсең, әдәбиятка, филология фәненә китаплар аркылы түгел, тормыштан килдем булса кирәк. Туган җир, әнкәй, әби-бабам, туганнарым, укытучыларым, Апачның гармун моңнары — болар һәммәсе миңа халкым яшәешенең нигезе, тамырлары, чыганаклары, мифлары булды. Мәгълүм ки, халык рухы, яшәеш тарихы аеруча аның телендә, әдәбиятында, мәдәни мирасында саклана. Мөгаен, бу хакыйкатьне аңлы һәм аңсыз тоемлау мине әдәбиятка китергәндер. Телне, сүз сәнгатен өйрәнү аша мин халкымның тарихы, данлы һәм фаҗигале язмышы, кешеләрнең табигате, эчке дөньясы белән таныша алдым. Бу юлны сайлавыма һич үкенмим: үзем сайлаган һәм мине сайлаган язмыш!
    Адәм баласын иң беренче чиратта үз халкының теле, әдәбияты, моңы, тарихы үз милләтенең улы-кызы итә, хәтер дәвамчанлыгын билгели, яшәешнең рухи кыйммәтләре белән тоташтыра. Бу хакыйкатьне аңлаган без фәкыйрегез дә булдыра алган кадәр эшләргә, милли дәвамчанлыкны тәэмин итәргә омтылды. Алты йөзгә якын мәкалә-хезмәтем бар. Болар арасында миңа аеруча дәреслекләрем кадерле. Чөнки алар яшь буынның рухын баетуга, күңелен әби-бабаларының хәтере белән тоташтыруга, милләт балалары тәрбияләүгә турыдан-туры хезмәт итә. 2004
    © Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.


    Чыганак: © Adiplar.Narod.Ru

    Хатып Миннегулов

    Издания
    Есть что сказать... (1999)
    Поэтика обрамленных повестей восточной и татарской литератур (1988)
    Татарская литература (1996)
    Татарская литература и восточная классика (1993)
    Татарская литература середины XIX века (1994-98)
    Татарские хрестоматии середины XIX века (1982)




    ← назад   ↑ наверх