• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Кыям Миңлебаев

    Кыям Миңлебаев Язучы-прозаик, әдәби тәрҗемәче Кыям Сәлах улы (Кыяметдин Сәлахетдин улы) Миңлебаев 1929 елның 25 июнендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Аерым крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, колхозга керергә теләмичә, «кулак» тамгасы тагылып, авылдан китә, Казаннан ерак түгел Вагонстрой дигән җирдә (Казанның хәзерге Дәрвишләр бистәсендә) төзелә башлаган заводка килеп эшкә урнаша, бераздан гаиләсен дә үз янына алдыра. Әмма сугыш башланган кытлык елында әти кеше, нахактан хөкем җаваплылыгына тартылып, шул кайгы-мәшәкатьләрдән кинәт дөнья куя, һәм өч бала белән тол калган Ләйлиҗамал апа 1942 елның язында гаиләсен ияртеп Кече Чынлыга кайтып сыенырга мәҗбүр була. Кыяметдин шундагы җидееллык мәктәптә ал-тынчы-җиденче сыйныфларны тәмамлый. Аннары алар, авылда да җан асрау торган саен мөшкелләнә баруын күреп, яңадан Вагонстрой бистәсенә әйләнеп киләләр. Яшәгән җирләрендә татар урта мәктәбе булмау сәбәпле, ул укуын Казанның Кабан күле буенда урнашкан 12 нче мәктәбендә дәвам иттерә.
    1948 елда урта мәктәпне тәмамлагач, К.Миңлебаев Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университеттан соң Татарстанның Сарман район үзәге урта мәктәбендә ике ел рус теле һәм әдәбияты мөгаллиме булып эшли. 1955 елда гаиләсе белән Казанга кайтып, Татарстан китап нәшриятында эшли башлый: әүвәл яшьләр-балалар редакциясендә редактор (1955—1958), редакция мөдире (1958—1966), аннары 1967—1989 елларда матур әдәбият редакциясенең өлкән мөхәррире вазифаларын башкара.
    К. Миңлебаен — әдәбият-сәнгатьнең күп өлкәләрендә үзенең иҗади сәләтен күрсәткән каләм осталарының берсе. Иң беренче чиратта ул татар нәфис сүз сәнгатен профессиональ югарылыкта эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән баетты. Аның тәүге тәрҗемә эше (Литва язучысы П. Цвирканың «Сандугач» исемле хикәяләр җыентыгы) 1954 елда басылып чыга. Шуннан бирле узган илле ел эчендә Кыям Миңлебаен тәрҗемәсендә рус классикасы, чит илләр әдәбияты һәм совет чоры авторларыннан өч дистәгә якын әсәр аерым басма рәвешендә татар укучысына барып ирешә. Алар арасында Лев Толстойның «Балачак», «Үсмерчак», «Егетчак» повестьлары (1955—1957), «Ка-заклар»ы (1974), Алексей Толстойның «Инженер Гаринның гиперболоиды» (1972), «Аэлита» (1983) романнары, «Михнәтле заман» трилогиясе (1976—1979), В.Шишковның ике китаптан торган «Хәсрәт дәрьясы» романы (1963), Н.Носовның «Белмәмеш маҗаралары» (1967), «Белмәмешнең Кояшлыга сәяхәте» (1967), «Белмәмешнең Айга сәяхәте» (1968) әкият-повестьлары, В. Катаев, Т. Семушкинның аерым әсәрләре, чит ил язучыларыннан Э.Войничның «Кигәвен» (1981), Г. Гарсиа Маркесның «Ялгызлык» (1987), Ж.Амадоның «Габриэланың гыйшкы» (1999) романнары һәм башка авторларның китаплары бар. К.Миңлебаев иҗатында үз-үзенә бик таләпчән килә, «Хәсрәт дәрьясы» романының тәрҗемәсендә ана теленең кыйммәтен, яңгырашын, аһәңен, музыкасын гәүдәләндерүне төп максат итеп куя һәм камиллеккә ирешә. Әсәр язучылар һәм укучылар тарафыннан бик яратып кабул ителә, шуның нәтиҗәсендә моңарчы яшәп килгән сүзгә-сүз яки «ирекле» тәрҗемәгә чик куела.
    Кыям Миңлебаевның тәрҗемә эшенә яшьләрне тарту һәм тәрбияләү юнәлешендә алып барган практик хезмәте дә игътибарга лаек. Ул озак еллар буена Татарстан Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәчеләр остаханәсен җитәкли, Казан университетында филология факультеты студентларына тәрҗемә теориясен укыта, алар белән практик дәресләр алып бара.
    Әдипне яшь чагыннан ук кызыксындыра килгән һәм алга таба иҗат эшчәнлегендә нәтиҗәле чагылыш тапкан тагын бер өлкә — ул да булса сынлы сәнгать, рәсем сәнгате. К. Миңле-баев — татарның талантлы нәкышче, графика, сынчы рәссамнарына багышланган күп дистәләрчә мәкаләләр, иҗат портретлары авторы. Әле 1982 елда ук ул Бакый Урманченың скульптура, нәкыш һәм графика жанрларындагы иҗатын яктырткан төсле альбом төзеп чыгара, аңа кереш мәкалә яза. Узган гасырның туксанынчы елларында аның тырышлыгы белән Лотфулла Фәттахов, Илдар Зарипов альбомнары, Байназар Әлминев, Канәфи Нәфыйков, Гайшә Рахманкулова һәм башка рәссамнарның иҗат мирасы каталоглары нәшер ителә. Ниһаять, татар сынлы сәнгатенең нигез ташларын салучы мәшһүр Бакый Урманче иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм аның үз шәхесе белән озак еллар буе фикердәшләр дәрәҗәсендә дустанә аралашу нәтиҗәсе буларак, К.Миңлебаев 1990— 1995 еллар арасында үзенең беренче оригиналь әсәрен — «Бакый» романын язып тәмамлый. Роман «Казан утлары» журналының 1997 елгы икенче, өченче, дүртенче саннарында басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан әдипнең оригиналь проза өлкәсендәге уңышы итеп бәяләнә. 2004 елда К. Миңлебаев үзенең икенче әсәрен — автобиографик материалларга һәм хатирәләргә нигезләп язылган, гомер юлының гыйбрәтле вакыйгаларын, әти-әнисенең, авылдашлары, кордашлары, каләмдәшләренең самими образларын сәнгатьчә сурәтләгән «Акыллы атын мактар...» дигән романын укучылар хөкеменә тапшырды.
    1997—2003 елларда Кыям Миңлебаев Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләде һәм, тәҗрибәле редактор-тәрҗемәче буларак, татар телендә беренче фәнни энциклопедик хезмәт — «Татар энциклопедия сүзлеге»н (2002) басмага сыйфатлы итеп әзерләү эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.
    Кыям Миңлебаев 1980 елдан РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем йөртә, 1969 елдан — Язучылар берлеге әгъзасы.

    Төп басма китаплары

    Үткәнгә сәяхәт / Автордаш Ф. Нуретдинов.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 48 б.— 10000.
    Чынлы чишмәләре / Автордаш З.Алимов.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 175 б.— 1000.
    Акыллы атын мактар...: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 288 б.— 2000.

    Тәрҗемә китаплары

    Шишков В. Хәсрәт дәрьясы: Роман.—Казан: Татар. кит. нәшр., 19163/ Угрюм-река. 1 нче том.— 538 б.— 30 000. 2 нче том.— 580 б.— 30 000.
    Шул ук: Икенче басма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989—1990. 1 нче том. 1989.— 400 б.— 15 000. 2 нче том.— 1990.— 512 б.— 15 000.
    Катаев В. Ялгыз җилкән: Повесть.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.— 276 б.— 15 000 / Белеет парус одинокий.
    Носов Н . Белмәмеш маҗаралары. Әкият-повесть.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1967.™ 172 б.— 13 000 / Приключения Незнайки и его друзей.
    Носов Н. Белмәмешнең Кояшлыга сәяхәте: Әкият-повесть.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1967.—272 б.—15 000 / Незнайка в Солнечном городе. Носов Н. Белмәмешнең Айга сәяхәте: Әкият-роман.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1969.— 312 б.— 15 000 / Незнайка на Луне.
    Толстой А. Инженер Гаринның гиперболоиды.—Казан: Татар, кит. нәшр.,1972.—280 б.—15 000 / Гиперболоид инженера Гарина.
    Толстой Л. Казаклар: Кавказ повесте.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.- 184 б.- 9000 / Казаки.
    Толстой А. Михнәтле заман: Трилогия.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1976—1979 / Хождение по мукам. 1 нче китап.— 1976.— 312 б.— 13 000. 2 нче китап.— 1977.— 352 б.— 15000. 3 нче китап,— 1979.— 432 б.— 15 000.
    Войнич Э. Кигәвен: Роман,—Казан: Татар. кит. нәшр., 1981.— 304 б.—15000/Овод.
    Толстой А. Аэлита: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.— 224 б.— 15 000.
    Маркес Гарсиа Г. Ялгызлык: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.— 368 б.— 10 500 / Сто лет одиночества.
    Амадо Жорже. Габриэланың гыйшкы: Роман.—Казан: Татар, кит. нәшр., 1999.— 463 б.— 3000 / Габриэла, корица и гвоздика.
    Носов Н. Белмәмеш маҗаралары: Әкият-повесть.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 480 б.— 2000 / Приключения Незнайки и его друзей. Незнайка в Солнечном городе. Незнайка на Луне.
    Кыям Миңлебаев. Әүлия син, Габделмәҗит!

    Кыскача библиография

    Кыйблага тугрылык: Биобиблиографик мәгълүматлар һәм мәкаләләр җыентыгы.-— Казан: «Милли китап» нәшр., 2004.— 139 б.— 300. Хөсни Ф. Редактор, дус, киңәшче//Соц. Татарстан.— 1979.— 28 июнь. Кукушкин Р. Кылган эш җилгә очмый // Яшь ленинчы.— 1979.— 23 июнь. Галиуллин Т. Дөньяда сүз җиңәр//Казан утлары.—1999.— М6,—174—176 б. Шәрәфетдинова Ф. «Акыллы атын мактар...» // Татар иле.— 2004.— № 38 (сент.). Шәрәфетдинова Ф. Син безгә бик кирәк!//Мәдәни җомга,— 2004,— 1 окт. Рәдиф Сәгъди. Дәрвишләр бистәсендә үскән могаллим // Шәһри Казан.— 2004.— 8 окт.

    Иҗаты турыңда каләмдәшләре

    Кыям Миңлебаен — В. Шишковның «Угрюм-река»сын тәрҗемә иткән кеше. Ул үзен беренче хезмәтләреннән үк туган телне һәм рус телен яхшы белүче, татар теле байлыкларын тулы файдаланучы, иҗади эшләүче тәрҗемәче итеп танытты. Ул китаптан китапка эш алымнарын камилләштерә, каләмен шомарта бара. Н.Н.Носовның «Белмәмеш маҗаралары» трилогиясенең татар теленә тәрҗемәсе — моның ачык мисалы.
    Рүзәл Йосыпов, тел галиме. 1969

    К. Миңлебаев — үзенә аерым зәвыклы, үзенә генә хас куллы тәрҗемәче л әребезнең берсе. Ул тәрҗемә өчен һәм лексик, һәм грамматик, һәм философик яктан үтә авыр әсәрләрне сайлап ала: күңеленә шулар якын аның. Шундыйлардан В. Шишковның «Хәсрәт дәрьясы» романы. Аннан соңгы елларны К. Миңлебаев А. Толстойның «Аэлита» һәм «Инженер Гаринның гиперболоиды» дигән романнарын тәрҗемә итте. Бу — очраклы хәл түгел. Бу — күңелеңә ятар әсәрне озак эзләү, озак сайлау нәтиҗәсе. Әгәр бер кеше бер үк язучының башта бер әсәрен, аннары икенче, өченче әсәрен тәрҗемә итә башлаган икән, монда инде «очраклы» дигәннең эзе дә калмый. Димәк, Миңлебаев Алексей Толстой иҗатын йөрәгенә уйлары, хисләре аша үзенеке итеп кабул иткән.
    Хәсән Сарьян, язучы. 1977

    Әйтергә кирәк, аның сайлаган һөнәре һич кенә дә очраклы түгел. Кыям абый — бала чагыннан ук әдәбиятка гашыйк кеше. Бүген без Лев Толстойның «Казаклар», «Балачак», «Үсмерчак», «Егетчак» әсәрләрен, Вячеслав Шишковның «Хәсрәт дәрьясы», Алексей Толстойның «Михнәтле заман» трилогиясен аның тәрҗемәсендә рәхмәт хисе белән укыйбыз. Николай Носовның барыбызга да мәгълүм «Белмәмеш маҗаралары »н аның талантлы каләме безгә китереп җиткерде. Мәшһүр язучылар белән аралашып, ал арның геройлары белән бергә шатланып, кайгырып яши ул. Нәр сүздә иҗат газабы кичереп йөри-йөри дә, китапны укучыга тапшырып, үзе гадәтенчә, бәхетле генә елмаеп, читтә кала.
    Равил Кукушкин (Рахмани), әдәбият тәнкыйтьчесе. 1979

    Нигездә урыс язучыларын тәрҗемә итсә дә, Кыям Миңлебаев Э.Войничның «Кигәвен» романы белән дә татар язучысы танышырга тиеш дип саный. Латин Америкасы әдәбияты да игътибардан читтә калмый. Нобель премиясе лауреатлары Габриэль Гарсиа Маркесның «Ялгызлык», Жорже Амадоның «Габриэланың гыйшкы» исемле мәшһүр романнары татарча яңгырый. К. Миңлебаев фикерләү рәвешләре, дөньяга карашлары, сурәт-күренеш, тел үзенчәлекләре җәһәтеннән, төрле-төрле сүз осталарын бер үк дәрәҗәдә, сыйфат кимәлендә хилафлык китермичә тәрҗемә итә. Авторның фикри кыйбласын, кабатланмас үзенчәлекләрен, ачышларын саклаган хәлдә, ул — әсәрне татар телендә мөмкин чаклы табигый яңгырату тарафдары.
    Тәлгат Галиуллин, язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе. 1999


    Кыям Миңлебаев

    Ат җене кагылганнар

    Әниемә килеп егылгандай, Балачакка кайтып сыенам. Йөрәгемә шифа кан сава. Равил Фэйзуллин Калавылда ял көне иде. Эшкә барасы булмагач, һәркем үзенчә, хәлле хәленчә, фәкыйрьрәкләр фәкыйрьчә ял итәргә хакы бар дип санады. Минем әти дә, мөгаен, атыннан да, тәтелдәвек төпчегеннән дә арынып, бераз ял итеп алырга уйлагандыр.
    Барагыбызның иләмсез олы бүлемтегендә, йокыдан уяну белән, «Кигәвен» дигән китапны йотылып укып утыра идем, әтинең:
    — Алешканы бүген син карарсың инде, улым,— дигәнен ишеткәч, түбәм күккә тиде.
    Әти мине өч атналык чагымда ук атка атландырып караган. Малай кеше бит, ияләшсен, дигәндер инде. Ике яшемнән исә, атландыргач, атыбызның ялына чытырдап ябышуларымны һич онытасым юк. Быел инде миңа ун тулды. Юыртып та, чаптырып та йөри алам, курку дигән нәрсә ике ятып бер төшемә керми. Шундый зур эшне әти үземә ышанып тапшыргач, , вакытны сузмыйча, тизрәк аранга юлланудан да яхшысы булмас. Чигү-мазар ише вак-төяк эш белән мәшгуль апамнар ягына борын чөеп, сыңар күземне генә төшереп алдым да ишеккә юнәлдем. Плитә янында мәш килүче әниемнең ашап-эчәргә кыставы әллә ничек мәзәк тоелды. Аның кулыннан зур бер телем ипине генә эләктердем дә китап янына, култык астыма кыстырдым.
    Алешкабыз мине сөенеченнән кешнәп каршылады, ипинең исен сизеп, авызын китап ягына сузды. Бер дә сыйламыйча да булмый, тик ипине хәзер үк биреп бетерергә дә ярамый, аның әле кирәге чыгачак. Йөгәнен кигезеп, чөйдәге тышауны алып муенына бәйләдем, җитез генә атланып, бараклар янындагы алан сыманрак җиргә юырттым. Анда, атымны тышаулап, йөгәнен салдырдым да үләнгә җибәрдем. Үзем исә, өрәңгегә сөялеп, китабымны ачтым.
    Ат ягына әледән-әле күз төшергәләп, Кигәвен-Риваресның аянычлы язмышы турында йотлыгып укый торгач, кояшның ярыйсы ук югары сикереп өлгергәнен дә абайламый калганмын. Дусларым килгәч кенә, китабымны ябарга мәҗбүр булдым.
    — Без сине шәһәргә киткәнсең дип торабыз,— диде Камил.
    Аңа җавап бирәсе урынга елмайдым гына.
    — Безне кайчан атыңа атландырып йөртәсең инде? — дип, бераз үпкә беләнрәк әйтә куйды Мансур.
    Аның алты-җиде яшьлек энесе Әмир дә тавыш бирде:
    — Мине дә атландырырсыңмы? Гомеремдә дә атка атланганым юк,— диде.
    Камил моңа каршы:
    — Атланырсың әле, яшең баш,— дип авыз ерса да, уйга калдым. Чынлап та, дусларымны атланып йөрергә өйрәтү өчен бүген иң җайлы көндер.
    Китапны култык астыма кыстырып, йөгәнне ипләп кенә тоттым да атка якынлаштым. Ул исә йөгәнен кидертергә ашыкмады, минем китабыма борынын төртте, анда ипи югын абайлагач, башын ялт кына югары чөйде дә зырылдап арты белән әйләнде. Малайлар белән ләчтит сатып, Алешкамның холкын истән чыгарганмын. Шуннан китапны Мансурга бирдем дә, кесәмнән ипи алып, атыма суздым. Сул кулымдагы ипине ул алган арада, йөгәнне кигезеп тә өлгердем.
    Тимер юл буена чыккач, атка алар чиратлашып атланып бардылар. Шул рәвешле өстеннән поездлар йөргән таш күпергә дә җиттек. Ул тирәдә үлән әйбәт үсә иде, атны шунда ашатып алдык. Тезгенне кулдан ычкындырмадым: кесәдә ипи калмады, ике чакрым җирне тәпи-тәпи генә кайтасым килмәде. Бер читтәрәк уйнаган, көрәшкән дусларымның чыр-чу килүе миңа кызыклы китапны да укырга ирек бирмәде. Атым гына аларга илтифат итмәде, сусыл куе үләнне ипләп кенә кыркуын белде. Кояш түбәнгә тәгәри башлаганда, атның тамагы туеп, ул инде башын күтәргәли, иренеп кенә үлән чемченә, безнең эчтә бүреләр улый иде. Чабаталарны кайту ягына бордык. Шунда гына уйнап туймаган малайларның бер адым атларлык хәлләре калмаганы ачыкланды. Барысының да күзе атка текәлде — һәркайсы атланып кайтуга өметләнә иде.
    Берни эшләр хәл юк, дүртебезгә дә атланырга туры килә. Атны бер түмгәк янына китердем дә әүвәл үзем атландым, миңа Камил, аңа Мансур, абыйсына Әмир чытырдап ябышты.
    Калкурак җирдән күпер астына төшкән чагында, әллә мин ирексездән тезгенне тарткаладым, әллә атым үзебезне җиллерәк алып кайтырга уйлады инде — бер заман юыртып китмәсенме! Дүртенче кеше булып аякларын як-якка сузып атланган Әмир әллә куркуыннан чайкалып китте, әллә ат аны койрыгы белән сыпырды инде — ни генә булса да бәләкәчебез мәтәлеп төште, абыйсына чытырдап ябышканга, ул аны да, Мансур исә Камилне, анысы үз чиратында мине өстерәде. Ничектер каршы тора алмадым, атымның җилкә калкымыннан баш белән алгы аяклары астына барып төштем. Шунда Алешкамның юыртып барган җирдән ни рәвешле кисәк кенә туктый алуына тәмам хәйран калдым.
    Дусларымның авыртудан елавына кушылу бик ансат — башның үтереп әрнүенә һич түзәр хәл юк, әмма Артур-Риварестагыдай ныклы характер булдырам дип хыялланган малай сынатырга тиеш түгел иде. Минем шаркылдап көлүемне күргәч, дусларымның да авызлары ерылды, ат сыртыннан бер-бер артлы коелуыбыз мәзәк кенә булып калды.
    Ә менә атыбызның калку җирдән юыртып төшеп барганда шулай туктый алуы һич тә мәзәк түгел, уйланырлык иде. Кисәк кенә туктаулары аңа бик үк җиңел булмагандыр, тик малкаем беребезнең дә өстенә басмады. Шул хәлдән соң атка булган мәхәббәтем тагын да арта төште, гомерлек соклануга әйләнде. Урысча язылган китапларда әллә нигә бер булса да, атлар таптады дигәнрәк фикергә юлыксам — ышана алмыйм и вәссәлам.
    2002

    ©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.


    Чыганак: © Adiplar.Narod.Ru

    Кыям Минлебаев

    Кыяметдин Сәләхетдин улы Миңлебаев 1929 елның 25 июнендә Кече Чынлы авылында туган. Заманында тугыз мәчете булган бу зур авылда яшәүчеләр арасында күп төрле һөнәр ияләре, яшәү өчен зур үҗәтлек белән тырышучы, шулай ук җыр-моңга, әкиятләр, бәетләр уйлап чыгаруга да маһирлар күп була. Башлангыч мәктәптә укып йөргән елларында ук Кыяметдин да авылдашлары арасында бу үҗәтлекләрдән һәм осталыклардан калышмый, әкиятләр, җырлар чыгарырга оста була. Күрәсең, ана мондый хирыслыкны һәм сәләтне элекке волость главасы булган Абделнәфыйк- ( Үзе билгеләп үткәнчә, ”Олы гәүдәле, гаять көчле, тапкыр вә зирәк, шагыйрь вә акыл иясе” булган бабасы турында күңелендә олы хәтирәләр, зур ихтирам һәм горурлык хисе саклый ул)- Нәптәй бабасы һәм хисләргә бай булган әнисе Ләйлиҗамал “иңдергәннәрдер”.

    Әтисе Сәләхетдин авылда гаярьлеге, зур физик көчкә ия булуы белән генә түгел, фидакярлеге белән дә аерылып торган. Тирәсендәге кешеләр өчен изгелек һәм миһырбанлылык күрсәтү — аның характерында төп сыйфат булган. Шул ук вакытта ул гаделсезлекләргә каршы чыгуы белән дә аерылып торган. Менә шундый холкы аның өчен һәрвакыт файдага гына да булмаган.Шуның чагылышыдыр күрәсең, авылда оешып килә торган күмәк хуҗалыкларның авыл халкы өчен “мантаерлык бәхет” бирергә сәләтсез булуын сизеп,1938 елда Сәләхетдин гаиләсен алып Казанга китеп урнаша. 9 яшьлек Кыяметдин Дәрвишләр бистәсендә җидееллык, Кабан күле буендагы 12 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлый. 1953 елда Казан дәүләт университетында белем алгач аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында Сарман урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Әмма, ул уз фәне буенча эшли алмый, ә урыс теле һәм әдәбияты укыта. Монда ике ел эшләгәч 1955 елда Казанга кайтып, Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып урнаша. 1958 елда аны бу редакциянең мөдире итәләр, ә 1967 елдан башлап матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы вазыйфасын үти башлый.

    Ул язучы булып тәрҗемә жанры өстендә эшләп таныла. Әлбәттә, бу хәл сиздермәстән генә килеп чыкмый, моның өчен яшьтән үк табигать тарафыннан бирелгән сәләте өстенә иҗади эзләнүләр аша, каләм тибрәтеп, классик әдәбиятны, сәнгатьнең башка төрләрен тәфсилле өйрәнү-үзләштерүләр, белем – тәҗрибә туплаулар нәтиҗәсе буларак популярлыкка ирешелә. Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә эшләве дәвамында акырынлап аның күңелен дөнья һәм урыс әдәбиятының күренекле вәкилләренең атаклы әсәрләрен бөтен гүзәллеге, төс бизәкләре белән татар укучысына җиткерү теләге биләп ала. Аның тәрҗемәсендә рус һәм совет чоры авторларының утызлап китабы чыгарылды.П.Цвирканың “Сандугач” (1954); Л.Н.Толстойның “Балачак”, “Үсмерчак”,”Егетчак” (1955-1957), “Казаклар” (1974); “Ярты колак” (төрекмән халык әкиятләре,1958.); В.Шишковның “Хәсрәт дәрьясы” (1963); Т. Семушкинның “Айвам маҗаралары”(1964); В, Катаевның “Ялгыз җилкән” (1965); Н. Носовның ”Белмәмеш маҗаралары”(өч китап, 1967-1969); В. Головинның “Ике дусның йөз хикмәте”(1970); А.Толстойның “Инженер Гаринның гиперболоиды”(1972); “Михнәтле заман”( өч китап- “Кыз туганнар”(1976),”Унсигезенче ел”(1977), “Томанлы таң”(1979); ”Аэлита”(1983); Э.Войничның “Кигәвен”(1981) әсәрләре аның тәрҗемәсендә татарча яңгыраш тапты. Моннан тыш ул Габриэль Гарсиа Маркесның “Ялгызлык”, Жорже Амадоның “Габриэланың гыйшкы” исемле әсәрләрен дә татар укучыларына ирештерде.

    1997 елда К. Миңлебаев күренекле татар скульпторы Бакый Урманче турында”Бакый” исемле роман иҗат итте, 2004 елда аның “Акыллы атын мактар...”дигән автобиографик романы дөнья күрде. Ул сынлы сәнгать әһелләре иҗатына багышланган зур күләмле альбомнар төзү һәм аларга аннотацияләр язу белән дә күркәм эшләр башкара.Татар җәмгыятьчелеге күренекле скульптор Б.Урманче, танылган рәссамнар Илдар Зарипов, Канәфи Нәфиков кебек шәхесләр иҗаты турында да киң мәгълүматка ия булган альбомнар төзеде.Аның дистәләрчә хикәяләре, әдәбият һәм тәрҗемә теориясенә караган мәкаләләре дә татар укучыларын һәрдаим җәлеп итә.

    1969 елдан СССР Язучылар союзы әгзасы булган якташыбызга 1980 елда “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

    Кыям Миңлебаев 2005 елның 3 сентябрендә вафат булды.

    ДӨНЬЯДА СҮЗ ҖИҢӘР.

    Бу көннәрдә әдәби тәрҗемә шаһы, “Бакый” романының авторы һәм сәнгатькәр Кыям Миңлебаев замана кырыслыгына, җил-давылларга бирешмәскә, базар пычрагын җанына үткәрмәскә тырышып яши.Ул һаман да терекөмеш кебек хәрәкәтчән, аралашучан, өлгершән башаклары як-якка салынып төшкән көлтәдәй чәчләре сирәгәйсә дә, элеккеге көязлеген югалтмаган.Дөрес, йөзендәге нурлы елмаюы кебек үк, өстендәге кәчтүмнәре, бүрек-эшләпәләре, кыска кара туны—болгавыр чордан элегерәк юнәлтелгән кыйммәтләре, яшьлек хәтирәләре.

    Әйе, гомерләрен халык мәнфәгатьләренә багышлаган бик күп зыялыларыбызны аяусыз вә имансыз дәвер тормышның аргы ягына, төбенә чыгарып ташлады. Сер бирмәскә, эчке әрнүне күрсәтмәскә, дошманны шатландырмаска дигән милли-рухи таяныч кына аларны яшәтә, арканы туры тотарга мөмкинлек бирә. Әдәби тәрҗемә эшен шигъри югарылыкка күтәргән Кыям ага Миңлебаев шундыйларның берсе. Ачтан, гарьләнүдән җан тәслим кылса да , тәнендә ургылып аккан кыпчак каны аны почмакта симәнкә сатып утыру дәрәҗәсенә төшермәс. Шул хикмәтләр турында уйлаганда, аны яратып “дәрвиш” дип атыйсым килде. Бу сүзнең ике мәгънәсе бар икән. Бер очракта ул фәкыйрь, ярлы адәм төшенчәсен бирсә, икенче урында бер шәйгә дә исе китмичә, тормыш-яшәеш ваклыклары дәрәҗәсенә төшмичә, югары дөньяви, дини нисби хыяллар белән яши белгән кешене атыйлар. Хыялый-дәрвиши дөньяда сәяхәт итә белүе – Кыям Миңлебаевның төп таянычы, рухи мәркәзе...

    ...”Дәрвиш” булмаган кеше әдәбиятыбызны бөтен җиһанга танылган 20-30 китап исәбенә баету бәхетенә ирешә алыр идеме? Өстәвенә аның иҗаты эштән кайткач, иртә -кич, ял вакытларында башкарылган.Аның тәрҗемә әсәрләренең исемнәрен саный, атый башласаң, исең-акылың китмәле, Дөньяны бары тик сүз белән яулап буласын аңлап эш иткән Сәләхетдин абзый улы.

    К. Миңлебаев фикерләү рәвешләре, дөньяга карашлары җәһәтеннән, сурәт – күренеш, тел үзенчәлекләре төрле-төрле сүз осталарын бер үк дәрәҗәдә, сыйфат кимәленә хилафлык китермичә тәрҗемә итә. Авторның фикри кыйбласын, кабатланмас үзенчәлекләрен, ачышларын саклаган хәлдә, ул әсәрне татар телендә мөмкин чаклы табигый яңгырату тарафдары. Тәрҗемә аның өчен көнлекчеләр һөнәре түгел, илаһилыкны, йөрәк җылысын, күңел хуплавын таләп иткән сәнгать. Ул тәрҗемә назәрәтенә һәм гамәленә кагылышлы күпсанлы мәкаләләр, бәяләмәләр язу белән чикләнми, озак еллар дәвамында урыс-татар бүлегендә студентлар белән дәресләр, фәнни-әдәби түгәрәкләр алып бара, Татарстан язучылар берлеге каршында тәрҗемәчеләр остаханәсе белән җитәкчелек итә.

    Кыям Миңлебаевның гомере буена йөрәк түрендә йөрткән икенче сере дә була. Анысы – сынлы сәнгатькә мәхәббәте. Шушы катлаулы, күпләрнең теше үтми торган өлкәгә багышланган язмаларында ул татар рәссамнарын күтәрә, аларның казанышын халыкка ирештерү рухы белән яши.

    Тәлгат ГАЛИУЛЛИН, академик.

    “Казан утлары” журн.1999 ел, 6 сан.

    НӘПТӘЙ ГАЛАВА ВАРИСЫ.

    (Язмадан өзек)

    ...Нәселләреннән күчкән тырышлык, фидакярлек Кыям Миңлебаевның төп кешелек сыйфатыдыр...Яшь чагында аеруча актив булган Кыям абзыйның, фән юлына кереп китмичә, диссертацияләр язмыйча, Татарстан китап нәшриятында 40 еллап мөхәррирлек хезмәтен башкаруы да әнә шул фидакярлыктан—халкыма азмы – күпме файда китерәм, дип инанудан киләдер. Минем диссертациям кемгә кирәк, аны кем укый, аннан ни файда, дип фикер йөртә һәм үзенең сабакташларыннан, бүген профессор, академик булып киткән кордашларыннан аерылып кала.

    Чынлап та зур файда китерә К. Миңлебаев. Күп кенә шагыйрь яки язучыларның беренче китапларын нәкъ менә ул редакцияләп чыгара. Татар теленең сингормонизмга корылганын күпләргә нәкъ ул төшендерә, телебезнең искиткеч матур, музыкаль булуын яшь авторларга Ф. Хөсни, Г. Бәширов кебек классикларның әсәрләре үрнәгендә аңлата. Һәр әсәрдә тирән эчтәлек, гыйбрәтле язмыш тасвирлаган чагында тел мәсьәләсенә бик игътибарлы булырга өйрәтә.

    Кыям Миңлебаев 30лап китап тәрҗемә итсә дә, үзенең беренче уңышы дип “Хәсрәт дәрьясы” романын саф ана телендә язып чыккан тәрҗемәсен, иҗади хезмәтен саный. Моңарчы ул, ничек тәрҗемә итмәскә, дип теоретик остарса, чыгышлар ясаса, башкаларны тәнкыйтьләсә, күренекле урыс язучысы Вячеслав Шишковның “Угрюм-река” романын татар укучысына “Хәсрәт дәрьясы” хәләтендә тәкъдим итүе аның практик адымы, башкалар да шушылай саф татарча язып чыгарга тиеш, дигән таләбе, үрнәк күрсәтүе була. Бу тәрҗемә бөтен бәхәсләргә чик куя, Өлкән әдипләр аңа зур бәя бирәләр. Яшь тәрҗемәчеләр дә иҗади хезмәткә сокланалар һәм үзләре дә нәкъ әнә шулай эшләргә тырышалар.

    Шул рәвешле әдәби тәрҗемәнең мәктәбе хасил була. Яшьләр Кыям Миңлебаев тирәсенә туплана, ул куйган таләпләрне хуплый, кабул итә, эшкә иҗади якын килүне үзләренең максаты дип саный. Шуннан инде 20 еллап әдәби хәрәкәттәге бу өлкәне ул әйдәп бара: кайсы телдә чыккан нинди китапны татар укучысына тәкъдим итү мәсьәләсен бергәләп хәл итә; иптәшләрәнә киңәшләр бирә, күп кенә тәрҗемәләрне үзе редакцияли; яшьләр мәнфәгатен яклап, төрле инстанцияләрдә төрле проблемаларны хәл итеп йөри, бөтен мәшәкатьне, бөтен авырлыкны үзенең киң җилкәсенә ала; әдәби тәрҗемәнең ана телендә китап язу кебек үк иҗади хезмәт икәнен раслап, әдәби ел йомгакларында, көндәлек матбугатта, съездларда чыгышлар ясый; аеруча талантлы 20ләп иҗатчыны Язучылар берлегенә кабул иттерүгә ирешә; үзебезнең татар теленнән урысчага юньлерәк тәрҗемә итсеннәр өчен, Мәскәүнең Әдәбият институтына укырга җибәрү өчен яшьләрне әзерләү эшенә актив катнаша, аларның укулары белән һәрдаим кызыксынып тора, кайгыртучанлык күрсәтә; бездән соң вакуум хасил булмасын, ул вакуумга халтура тулмасын дип, чирек гасыр буена фидакяр рәвештә Казан университетында тәрҗемә теориясен укыта. Тагын әле Мәскәүдәге Әдәби тәрҗемә советы эшендә актив катнаша, СССРда әдәби тәрҗемәнең торышы турында Монголиядә лекцияләр укый.

    К. Миңлебаев үзенең иҗатында халыкка йөз тота, барча әдиптән дә укучыны өстен куя. Һич югы үзе һәрчак, болай язсам, укучы ничегрәк кабул итәр икән, мин язганга укучы ышаныр микән, дип уйлана, фикер итә.

    Заһид ШӘФИГЫЙ, журналист.

    “Мәдәни җомга” газ. 25 июнь 1999 ел.




    Чыганак: Дрожжаное. Неофициальный сайт



    ← назад   ↑ наверх