• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зөләйха Минһаҗева

    Зөләйха Минһаҗева

    Йолдызлар ага уралып...

    Табигатьнең сөйкемсез, көйсез чагы булмаган кебек, аның сөйкемсез баласы да юк: әгәр сөйкемсез-көйсезләр очраштыра икән, димәк, бу - шартларның җитеп җитмәвеннән, ягъни адәм баласының үзе теләп сөйкемсез-көйсезләнүеннән. Әгәр инде сөйкемле адәмзат шигырь дә яза, җитмәсә, шактый үткәзеп яза, җитмәсә, аларны үзенә бирелгән тыйнаклык, күзгә кереп барудан тартыну нигезендә дөньяга чыгарырга да ашыкмый икән, бу инде, минем карашка, катлаулы хискә төрелгән икеләтә сөйкемлелек.

    Зөләйха Минһаҗеваның шигырь язгалавын мин очраклы рәвештә дусларым Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар гаиләсендә белдем. Җыр тексты иде ул — «Син мине хәтерлә». Сүзләр мине тетрәтте. Бераз соңрак Вәсим язган, Асия җырлаган җыр тетрәтте. Залларны тетрәтте. Әмма Зөләйханың шигырьләрен «Аргамак»та чыгару өчен, озак вакытлар кулга төшереп булмады. «Мин шагыйрә түгел бит, — дия иде ул җавабында. — Үзем өчен генә язам бит мин, Айдар абый...»

    Чыкты аның кайбер шигырьләре «Аргамак» журналында, әмма иң яхшылары Зөләйханың үзендә калды. Билгеле, «шагыйрә булмаган», шагыйрәнә ахирәтләре арасында шомармаган, бу мәсьәләдә беркемгә әҗәткә кермәгән каләм тибрәтүченең, һәр төбәк суына ниндидер витамин җитешмәгән кебек, җитешмәгән яклары да бардыр. Алар миңа шуның өчен генә дә аеруча кадерле, һәм менә Зөләйханың бу беренче һәм кечкенә китабын чыгарырга теләк белдерүе мине ифрат та куандырды һәм мин аңа шатланып, кечкенә кереш сүз язмакчы булдым...

    Шигърият дигән нәрсә адәм баласында нәкъ акча кебек: ул йә бар, йә ул юк. Шуңа күрә, шигърият бик тә «гади» байлык — ул туса, туа да куя. Менә бу «гади» мәрҗәннәргә мин нәрсә өстим инде? Өстәгәнем пыяла сәйләнгә әйләнмәсме?

    Йолдызлар ага, йолдызлар —

    Яшьлегем өметләре...

    Язгы төн. Сулар болгана

    Һәм ага күбекләнеп.

    Йөрәк яна. Чыдый алмый

    Чыгам яр буйларына.

    Йолдызлар ага уралып

    Шул ташу суларына...

    Ташулар тынар һәм бары

    Ярларда калыр күбек.

    Ярсулар үтәр. Ә өмет

    Йөрәк читенә утырып

    Калыр шул күбек кебек...

    Менә шундый шигырьләрне укыганда «Зөләйхабыз үзе өчен генә язып никадәр әйбәт эшләгән, әгәр дә ул «шагыйрәләрчә» шомарса, бәлки мондый юллар тумаган да булыр иде», — дип куанып куясың. Минем ка рашымча, бу фикердә дөреслек бар. Чын шигырь бер вакытта да фикердән ясалмый. Хистән туа. Аның төрле халәттә «килеп төшүе» мөмкин. Әнә шундый «килен булып» килеп төшкән шигырьләргә мохтаҗ безнең шигъриятебез. Зөләйха, шагыйрәлегеннән тыш, онытмыйк, беренче чиратта нечкә хисле хатын-кыз һәм аналар өммәтеннән. Аның сагыну-юксынула-ры, әрнеш-каргышлары бик тә шәхсән һәм шәхсәнлеге белән гомумадәми категориягә чыга. Шәхеснең сыналу-сынатмау халәтен ул менә ничек итеп «йөзләгән күзләрдә» сурәтли ала:

    Күрәм, син дә, син дә шул ук хәлдә,

    Егылма, түз!

    Безнең җанның ярчыкларын җыйный

    Йөзләгән күз...

    Ул төшендә «сандугачларның елаганын» күрә һәм иртән, уянып, тышка чыккач, бер-берсе белән узышып өзелгән сандугачларның чынлап та «елаганлыкларына» ышана. «Уйланам, моңланам, сызланам... Димәк, мин исәнмен, яшимен һәм янам», — дип, ул һәр янар йөрәккә ут тамызып куя. Күренүенчә, Зөләйханың шигырьләре «артык гади» дип уйлау зур ялгыш булыр иде. Менә бит аның тагын бер «үзе өчен генә» язган әсәре:

    Җанымның бу Мәңгелектән

    Мәңгелеккә барышы.

    Шул мәңгелек юлындагы

    Гадәти тукталышы.

    Бер тереклек бу дөньяга

    Килмидер юкка гына.

    Җирдә яшәгән гомерем

    Ни бирер бу җаныма?

    Игелеккә, яхшылыкка,

    Матурлыкка табынып,

    Бер йөрәктә сүнүгә үк

    Башкасында кабынып,

    Яшәсәмче бу тормышны

    Үтмәс борын сагынып...

    Менә шундый-шундый хәлләр бу шигърияттә, хөрмәтле укучы, Мондый кичерешләр сиңа да якындыр. Тагын шунысы куанычлы, тыштан гына «камерный» булып күренгән Зөләйхабыз үз иҗатында чын дәрәҗәдә иҗтимагый, зур яңгырашка ия булган фикер иясе. Аны дин, милләт, дәүләт, кеше язмышы ифрат дәрәҗәдә борчый. «Үзе өчен язган» кешегә бу «каргалган» темалар кирәк булыр иде микән? Аның «Вампир кан сорый», «Татарстан Президентын сайлаганда», «Пора!» һәм башка шактый шигырьләре Зөләйханың татар патриотизмының иң югары дулкынында яшәгәнен раслый. «Хәзер, әнә, Чичнә җирләрендә япь-яшь җаннар бер-берсен турый. Татар егетләре сафка баскан, Рәсәй-вампир тагын кан сорый», — ди шагыйрәбез. Икенче бер шигырендә ул сатира алымы белән «татар язмышын» менә болай итеп, җиде юлда гына сурәтләүгә ирешә:

    Утлы күмер

    Тоткан татарны күргән

    Бер урыс түрә:

    — Пешкән куллы коллар

    Безгә кирәк түгел,

    Куарга! — дип

    Боерык бирә...

    Керсез көлү һәм керсез йөрәк кирәк. Зөләйха керсез көлә белә, чөнки ул бөтен барлыгы белән керсез, шул сыйфаты аркасында, гадәти рәвештә, күпме газап-җәфалар күргән ул... Бу шигъри Гөләндәмдә мин байтак шигырьләрне яратып, үз күреп укыдым, әмма «Чикерткә бии рок-н-ролл» мине бөтенләй әсир итте. Менә сез дә укып-тыңлап карагыз. Авазларның чиратлашып килүе яңгырашына игътибар итегез:

    Чикерткәдән күрик әле,

    Әйдә, бергә биик әле,

    Юкка вакытны үткәрмик,

    Биеп, күңелне күтәрик.

    Шатланып һәм көлеп кенә,

    Әйдә, биик рок-н-ролл,

    Әйдә, биик, рок-н-ролл.

    Мин моңа нәрсә өсти алам? һәм бу өстәмә кемгә кирәк? Чын шигърият шулай кинәттән туа да, «күктән төшә» бит ул.

    Айдар Хәлим.

    Чаллы. 28.02.96.




    Чыганак: © Adiplar.Narod.Ru

    Зулейха Минхажева





    ← назад   ↑ наверх