• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мохаммят Миначев

    АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ...

    КҮЧТӘНЕЧКӘ – ИКЕ ГЕНӘ СҮЗ [1]

    Мәскәүнең Чайковский исемендәге шөһрәтле залында Татарстан Республикасының Мәдәният министлыгы ,,Татарстанның яшь сәләтләре,, дигән зур концерт уздырган иде. Без, мәскәүлеләр, куанышып, бер–беребезне бәйрәм белән котлап җыелдык бу тамашага. Чыннан да, Казаннан килгән һәр концерт безнең өчен зур бәйрәм бит ул. Татар мәркәзенең үзеннән үк килгән артистлар Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезне югары сәнгатебез үрнәкләре белән таныштыра, без шул концертлардан илһам алып, аларга ияреп, биредә үз сәнгатебезне шул биеклеккә күтәрергә тырышабыз.

    Бу табигый хәл, татар сәнгате иң башта татар дәүләтендә тәррәкый итәргә, башка төбәкләргә йогынты ясарга тиеш. Әммә әлеге концерт безнең өметне акламады гына түгел, киресенчә, бик күпләрнең кәефен кырды, гайләләрдә бәхәс куптарды.

    Тамаша И.Штраус музыкасына корылган театрлаштырылган күренеш белән башланып китте. Сәхнәгә бер төркем бала чыкты. Кызларның кайсы графиня, кайсы баронесса булып киенгән, ә малалйлар яшь юнкерлар килбәтендә: башларында картуз, аякларында ак ботинка, ак чалбар, китель...Килешә үзләренә, әммә, бу бит безнең милли кием түгел, нәрсәгә мондый күренеш дип торганда, сәхнәдә тагын бер төркем пәйда булды, зур сәхнә төрле киемдәге балалар белән тулды. Соңгылары инде Әби патша заманындагы кебек киенгән: малайларда парик. сюртук, кызларда да шул чор киемнәре, арада кайберәүләрен ак фәрештәгә охшатып киендергәннәр. Менә чиркәү музыкасы яңгырый, әлеге дә баягы, фәрештә килбәтендәге кызлар музыка уңаена хәрәкәтләр ясап, сәхнәнең иң алгы сафында утыралар.

    Ике кулларын бер итеп, башта сул җилкәләренә, аннан уң җилкәләренә, аннан алга, маңгай тирәсенрәк күтәреп, аннан кендек тирәсенә таба хәрәкәтлиләр. Чү, нәрсә бу, болар бит шулай чукынып утыралар түгелме? Татар балалары, Ильминскийлар чукындыра алмаган әби— баба оныклары сәхнәдә чукыналар? Алар аны, әлбәттә, чукыну дип кабул итми, аңламыйлар әле, чөнки чиркәү музыкасы, бөтен классик музыка шуңа корылган, әммә остазлары моны беләләр бит!

    Бик сәер күренеш: өч сәгать барган концертта Р. Яхинның ,,Сандугачын” башкарылды да Ф. Яруллинның «Шүрәлесеннән» бер бәләкәй генә сюжет һәм шәкертләр биюе күрсәтелде. Мари, башкорт биюләре, әрмән җыры башкарылды, шулчак Татарстан бәләкәй СССР шикелле тоелып алды. Татар сәнгатенә караган бер генә номер күңелгә хуш килде – шәкертләр биюе, өч егет татар музыкасына бик оста биеделәр. Биюләре чын татарча да, яңачарак та яңгырады, бик яхшы тизлектә башкарылды.

    Шулай да, әйткәнемчә, бөтен концерт Европа классик музыкасына корылган, анда Шопен, Клодт де Бюси, Иоган Штраус, Шуберт, Джовани Россини, П. Чайковский, Рахманин, Брамс, Гилельс әсәрләре яңгырады.

    Балалар, һичшиксез, зур сәләт ияләре, талантлылар. Төрле халыкара конкурсларда катнашып, лауреат исемнәре яулаганнар, Мәдәният министрлыгы стипендиантлары. Аларга зур өметләр баглап булыр иде, тик алар татар мәдәниятятын өйрәнмиләр булып чыкты. Итальянча, урысча җырлыйлар, ә менә татарча юк, шушы хәл безне биктә борчый. Кемнәрне үстерәбез соң без, акчалар туздырып, вакытны уздырып? Сәләтле балаларыбызга чит–ят кавем, чит–ят халык мәдәниятен өйрәтеп, бу классик музыка дип, аңа мөкиббән булып, композиторларыбызның әсәрләрен өйрәтмичә, кая барып чыгарбыз икән?

    Татарстанның сәләтле балалары концерты шушындый булырга тиешмени? Юкмы бездә милли музыка, матур милли кием? Ник Татарстаннан килгән концерт татарга ят сыйфат белән башлана? Әллә никадәр сорау туды. Чынлап та, музыка мәктәпләрендә Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозафаров, Әнвәр Бакиров, Шамил Монасыйпов, Бату Мулюков, Сара Садыйкова, Резеда Ахиярова, Луиза Батыр—Булгари, Мәгсүдә Шәмсетдинова һәм башка композиторларның әсәрләрен өйрәтмиләрме әллә? Әллә ул көйләр безнең балалар өчен яраклы түгелме? Ник без Европа конкурсларын гына таныйбыз, талантлы яшьләребезне шуңа гына әзерлибез, шундый гына юнәлеш бирәбез? Дөньяда безнең тугандаш халыклар да бар бит. Ник без аларның музыкасын – төрек, үзбәк, казах, әзәрбәйдҗан һәм башка төркиләр сәнгатен өйрәтмибез, якут, кырым татарлары, караимнар, гагузларның музыкасы белән таныштырмыйбыз? Нәрсәгә кирәк безгә Европа классиклары, әллә без чынлап та чукынырга җыенабызмы? Чын кардәшләр сәнгатен өйрәнсәк, төрки дөньясына керербез, анда безгә бернинди куркыныч янамый, бу инде Европа – урыс мәдәнияте түгел.

    Шушы концерт программасының зур өлешен Чаллы, Казан, Актаныш музыка мәктәпләре әзерләгән. Бу уку йортлары татар сәнгатенә каршы эшлиләр кебек тоелды дисәм, йомшаграк әйтелер, мәкәрле рәвештә татарның сәнгатен, мәдәниятен юк итү бурычын гамәлгә ашыралар сыман.

    Татар номерлары аз булды дигән идем инде, алары да аның бик үзенчәлекле. Менә костюмнарга игътибар итик, Европа классик әсәрләрен башкарганда, барча балалар ак киемнәрдән, итекләренә кадәр ак, күбәләкләр сыман очып кына йөриләр. Ә татар номерларындагы костюмнар, кара–күксел–сары–яшел сымаграк, керле төстәрәк бишмәт, башларында да шушы ук материалдан очлы башлык, аякларында кара кирза итекләр. Ирексездән, күңелдә шундый хисләр туа: Европа–урыс сәнгате – югары сәнгать, ә татарныкы гади базарчылар сәнгате, итче–кибетче сәнгать.

    Концертны Светлана Захарова рус телендә алып барды, программасын да үзе төзегән. С. Захарова үз сәнгатен алга чыгаран, үз милли мохитын чагылдырган. Чөнки ул башканы белми дә торгандыр, аңа татар сәнгате кирәк тә түгел, бу табигый хәл. Ни өчен марҗа безнең өчен җан атсын ди?

    Ә менә Татарстан мәдәният министры Тарханов әфәнде кая карады икән, ул бит шушы программаны раслаучы, чыгымнарын түләүче? Аңа барыбермени? Шулайдыр, чөнки кичәне ачканда ясаган чыгышында ул ике сүз татарча әйтте дә урысчага күчте. Ә бит татар теле шулай ук Татарстанда дәүләт теле статусына ия, ник соң концерт бер генә телдә алып барылды? Татар теле концертларда да яңгырамагач, ул кайда яңгырырга тиеш? Шуны да аңламагач, ул нинди министр? Мәскәү мэры Ю. Лужков мәчеткә килгәндә татарча өч сүз әйтә, Путин да Казанда булганда ике сүз татарча әйтте. Татарстан мәдәният министры Тарханов та Мәскәүгә килеп безләрне туган телебезнең ике сүзе белән ,,сөендерде,,. Шундый министр җитәкчелек иткән хәлдә милли сәнгать үсеше зур сорау астында калачак. Ул милли сәнгатне үстерү урынына, аны бетереп ята. Чөнки Чаллы, Казан, Актаныш һәм башка төбәкләрдәге музыка мәктәпләре балаларда милли сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялисе урында, чит–ят моңнар сеңдерәләр икән, эшнең нәтиҗәсе бетү булачак. Без моңа өч сәгатьлек концерт карап ышандык. Татарда шушы урынга министр булырлык шәхес юкмыни? Ник башкасын куймаска иде? Шушы ук М. Шәмсетдинова, министр булырдый шәхес тугелмени? Үзе белемле, фән докторы, менә дигән сәләтле композитор, оештыручы, ник үз белгечләребезне, кадрларыбызны якка җибәрәбез, ә юнсезләрне түрә итеп куябыз? Татарны аңлап бетмәссең шул.

    Тәнәфестә кайбер тамашачы белән фикер алыштык, шулар арасында Дәүләт Думасы депутаты Ф. Сафиуллин, Татарстанның Рәсәйдәге вәкәләтле вәкиле Н. Мириханов, рәссам Ш. Апанаев, эшмәкәр Н. Бигичев һәм башкалар. Татарстан концерты шулай башланырга тиеш түгел, милли төсе булырга тиеш иде диделәр, һәм югарыда әйтелгән фикерләр белән килештеләр.

    Без үз кулларыбыз белән акыллы, талантлы балаларыбыздан манкортлар үстереп ятабыз. Соңгыдан зарланабыз, имештер, татар йоклый. Чит–ят сәнгать нигезендә тәрбиәләгәч, йокламый нишләсен?

    Мәскәү 14.



    [1] “МҖ” басылган иде шушы ук елны. 12.2001 ел.


  • Кем ул Шүрәле?
  • Милли Юл адымнары
  • Кулланылган язма әсәрләр
  • Үзем турында





  • ← назад   ↑ наверх