• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мохаммят Миначев

    АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ...

    САГЫШ


    Яңа елның беренче көннәрендә очраттым Әсәдулла йотында Казаннан килгән кунакларны, Байтирәкләр, Ильһам әфәнде белән Флюра ханым. Бере композитор, икенчесе җырчы икән, касеталарын бүләк иттеләр, рәхмәт үзләренә. Мәскәүдә берәр концерт куярга исәпләре бардыр. Хәзерге заманда пенсиә акчасына бигүк концертларга йөреп булмый,ә җырларыбызны, моңнарыбызны тыңлыйсы килә, Рәсәйдә үзгәрешләр булсада, Мәскәүдә татар моңнары барыбер җитәрлек яңгырамый, күңелең теләгәндә алар юк.

    Хатын белән тыңлыйбыз икәү шушы касетаны, музыкасы башлангач ук күңелгә хуш килде, анда алҗытып бетергән көнбатыш аһәңе юк. Анда безгә якын шәрек (бәлки ул төркидер) аһәңе көчле яңгырый. Тавышта әйбәт кенә, җырыда, әммә тора— бара бу яшь талантлар (һичшиксез алар талантлы, моңа мин ошанам), җырдан–җырга иске татар җыр–моң калыбына төшеп киттеләр.

    И–их, нинди моңлы безнең җырлар, тыңлыйсыңда уйга каласың, нигә бу кадәрле сагыныш, юксыну, кайгы–хасрәт моң булып агыла татар җырыннан? Ниндидер өметсезлек, зәгыйфлек, ялвару, үтенү тойгылары белән тулган безнең моң. Җырлыйбызда моңаябыз, моңаябызда җыр сузабыз. Моң агыла салмак кына, үзәкне өзәрди моң–сагыш, ностальгиә. Киләчәккә этәрерди бер дәртле, күәтле рухта җырыбыз юк, гель төшенкелек, өметсезлек кенә анда чагыла.

    Менә яшләр музыкасында да тагы шул сагыш, өметсезлек, үзәк өзгеч моң. Нәрсә бу? Нидән шулай? Белмим, белмим, җәмгыять моңа игтибар итсәдә, әлегә мәсьәләгә ачыклык кертелмәде, һәр хәлдә минем бу турыда хәбәрем юк.

    Миңа гомүмән моң ошасада, миндә бит татар баласы, соңгы вакытта уйлана башладым. Нәрсә соң ул татар моңы–сагышы, кайдан килә? Үткән заманнарны, ирекле вакытларны сагынып, моңаеп утыру түгелме? Әллә безнең табигать шундый, моңаюны, боегуны яратамы шулай? Белгечләр фикерләрен әйтерләр, инде әйткәннәрдә бугай, пентатоника дип. Шунда гынамы икән хикмәт? Бәлки аның социаль-сәяси ягыда бардыр. Ахрысы шушы күзлектән чыгып әле бу проблема тикшерелмәгән, күрәсең үзенең кешесен көтә. Билгеле, һәр мәсләк аерым игтибарга лаек, үзенең тикшерүчесен табарга тиеш, мин бу мәкаләдә аны чишәрмен дип уйламыйм, чөнки ай–һай зур мәсьәлә, билегеләп үтүдә бәлки әлегә җитәр.

    Бердә аңлашылмый, ник бездә юк дәртле көйләр, кайсылары күкрәкләрне киелдерә, сулышны иркенләштерә торганнары? Аркаларны турайтып, беләктә, йөрәктә ташып торган көч–дәрт барлыгын чагылдыра торган көйләр? Кайсылары киләчәккә юнәлгән, көчне–дәртне, йәрәкнең мәхәббәтен һәм аның чиксезлген. Теләсәң күпме сөяргә дәрт–дәрман барлыгын, теләсә нинди дошманны ботарлап ташлардый көч– күәт, дәртләр тудыра торган көй? Бездә гель моң–сагыш кына.

    Хава әйтә,–менә бит «Хыял» бар иде, нинди матур ансамбль, анда дәртле көйләрдә яңгырый иде, –ди. Теге юморист, Бәрхәт, аңа бераз шарм җитешми, тора– бара, «Хыял» эшен дәвам иткән булса, барда рәтләнер иде, - ди.

    Әлбәттә безгә җәл шушы ансамбльны, әммә аның таркалуында бер Бәрхәтне генә гаепләп булмый, бөтенесендә гаеп бар. Күрәсең мондый күренеш татарга хас нәмәстәкәй.

    -Шулай - дим, И.Шигапов талантлы кеше, әммә бераз эшлидә

    туктый, ялыга, ә иҗать эше таләп итә һәр даим эзләнүне, үзгәртүне, ә безнең мишәр ялкау.

    Чынлапта, «Хыял» ансамбленда бар иде шундый омтылышлар, әммә алар тормышка ашмый калды. Шул ук И.Шигапов ансамблне таркатучыларның бересе, ул ук оештыручыларның да бересе иде. Әлбәттә, аның төп оештыручысы һәм җитәкчесе композитор Сәяр Хабибуллин булды. Кайчан оешмада теләкләр төрле, билгеле ансамблның гөмере кыска була, нибары 5 кенә ел. С. Хабибуллин 1998 ел пенсиәгә чыгу белән «Хыял» да бетте. Чынлапта хыял гына булган икән «Хыял», чынбарлык түгел.

    Хава сүзен дәвам итә, –син ачуланма, менә башкортларның концертлары нинди матур, нинди костюмнары, барысыда ялт–йолт итә, ди. Ә безнекеләр шундый начар киемнәрдән?. Сүз моң турында булсада, артистларыбызның тышкы кыяфәтләредә игтибар үзәгендә. Әлбәттә сәхнә җиһазлары, музыка кораллары, костюмнары һәм башкаларына игтибар итми булмый, Мәскәүдә яшәп төрлесен күреп була, безнекеләрдә ким булырга тиеш түгелләр.

    –Һы, син беләсең күпме акча тота Башкортстан үз сәхнәсенә? Анда Татарстанга караганда культурага ун мәртәбә артык акча бүленә, шуңа күрә алар сәхнәдә ялт–йолт итәдә инде. Башкортстан сиңа хәерче Татарстан түгел (хәттә бу республика Татарстаннан байрак булмасада), кайсы артык бер тиен акчасын җәлли татар культурасына. –Ник соң Татарстан җитәрлек кайгыртмый безнең сәнгатне, - ди Хава.

    Белмим дим. Чынлапта миңа билгеле түгел, ни өчен Татарстан җитәрлек акча бүлеп бирми татар сәнгатенә, җитмәсә ул җаваплы барча татарлар өчен? Биредә мин күздә тотмыйм республика Конституциясенең 14–нче матдәсен, шушы матдә буенча Татарстан барча татарларның сәнгәти усешенә матди ярдәм итәргә бурычлы. Ә, әхләки яктан, Татарстан барча татарлар алдында җаваплы үзе төзелгәннән бирле. Төбәкләрдәге татарлар гаепле түгелләр бит, Татарстан җитәкчеләренең буыннары йомшак булганга.

    Искә төште, моннан бер—ике ел элек Мәскәүдә Татарстанның «Яшь талантлары» Чайковский залында концерт белән килгән иделәр. Мин шушы концерт турында язган да идем «Шәһри Казан» газетасына, анда басылыпта чыккан иде (14.12. 2001 ел. «Күчтәнечкә ике генә сүз»). Безнең артистлар сәхнәдә кара кирза итекләрдән, өсләрендә яшел–соргылт төсендәге киемнәр үтәдә инде идән сөртә торган цәпе төстәге. Бу күренеш шул кадәрле җанны әрнетте. Ә урыс тормышын сүрәтләгән күренештә, бөтенесе ак киемнәрдән, ак читекләрдән күбәләкләр төсле очып кына йөрделәр зур сәхнәдә, безнекеләр, нәк шахта хезмәткәрләре шикелле, кара килбәтсез киемнәрдән. Очраклымы соң, хәл икән?

    Телиме шуны аңларга Татарстан теләмиме, чынбарлык шундый, Татарстаннан башка бер төбәктә татар культурасын үстерергә бер тиендә бүлеп бирми, биргәне дә юк һәм бирмәячәктә. Күпме генә сөйләсәктә, хатлар язсакта берни үзгәрмәячәк. Эле шунысыда бар, башка төбәкләр татар сәнгатен үстерү түгел, аны бетерү турында хыяллана, гель шуның өстендә эшләп килә бер туктаусыз. Мәктәпләребезне яба, Казан Радиосын, гомүмән татар телендәге тапшыруларны совет чорында глушить иткән төсле глушить итә, берни ишетелми. Рәсәй хөкүмәте бер кулы белән биргән була рөхсәт тапшыруларга, икенче кулы белән яба. Менә хәзер «Азатлыкны» Мәскәүдә тыңлап булмый глушить итәләр. Шулай ук үзләре ачкан, татар башын бутар өчен «Ватаным» дулкыны беләндә шундый ук хәл, милләттәшләр зарлана бере–берснә, шушы дулкынны да бик нык глушить итәләр дип (хәзер инде бөтенләйгә яптылар шушы радионы).

    Менә шуларны искә төшереп, ник Татарстанга Рәсәй бюджетына ясакны бераз булсада кыскартмаска иде? Путин әйтмәс бит инде, «Минтимер Шәрипович, татар сәхнәсенә җитәрлекме калдыдырдыгыз, мин беләм сез бик скромный, әлдә бит сезнең башка төбәкләрдә дә татарларыгыз яши», дип. Билгеле, мондый сүзләр булмас, ник инициативаны үз кулына алмаска иде?

    Аннан, тик бер Шәймиевка гына ошанып яшәү дөрес булмас, барыбызга һәр татарга, яшенә картына кирәк инициатива күрсәтергә, милли сәньгатне яклап. Татар культурасы милләткә кирәк булса, көтеп кенә ятмаска иде, ул бит барчабызга кирәкле.

    Ал шул ук әдәбиятны, вакытлы матбугатны, кем өчен соң языла, иҗат ителә, милләт өчен булмыйча? Елдан-ел газет-журналларыбыз укучыларын югалта бара, бу ни дигән хәл? Аң дигән төшенчәдә бар бит әле, ул кая? Әллә татарга тәтәмәгән микән?

    Бераз темадан якка тайпылдым сымак, сүзем бит татар моңы турында иде. Соңгы еллар да концертлада сирәк булам, бәлки кайберәүләрендә, инде мин көткән, өметләнгән югары, күтәренке рухта дәртле җырларда яңгырый торгандыр. Бәлки. Анысы миңа билгеле түгел. Менә Р. Хәбибуллина җитәкләгән ансамбль «Айкай» төркеме җырлый торган бер җыр турында фикремне әйтмәкче булам. Ансамбль әйбәт сүздә юк, бу ансамбльнең бик күп яхшы–дәртле җырлары бар, андыйларны тамашачы үзедә белә мин тик бер җыр турында гына сүз йөртәм. Тагы да шул моң турында инде. «Айкай» башкаруында яңа җыр «Татарлар килә» турында гына әйтеп узасым килә. Салмак кына, әкрен генә ярым тавышка «татарлар килә, татарлар килә» дип, куллары белән көй агышына хәрәкәтләнеп яшләр җырлыйлар. Бу соң нәрсә? Татарлар болай мескен, зәгыйф хәлдәме соң килгәннәр? Татарлар килгәндә җил–давыл кубып, күк күкрәп, җир тетрәтеп килергә тиешлеләр, ә бу нинди музыка? Нинди моң? Тагы шул сагыш, тагы шул сыкрану иштелә биредә, ә бит музыкантлар яшләр. Кайда яшләргә хас дәрт, дуамаллык, тәвәкәллек кайда? Кайда ташып торган көч, дәрман, чаялык, ризасызлык, язмышны үзгәртеп кору мотивлары? Чөнки һәр буын үз тормышын– язмышын яхшырту теләге белән хыяллана, шуңа омтыла ул бөтен авырлыкларны җиңәрди көч–күәт үзендә барлыгын исбатларга тырыша, шуңа ошана. Ә безнең музыкабызда андый дәртле, киләчәккә өметләр тудыра торган ноталар яңгырамый. Анда шул ук бетмәс–төкәнмәс моң–сагыш агыла. Яшләр өлкәннәрне кабатлый, өлкәннәрдән күчкән яшләребезгәдә шушы ук моң-зар. Хәзер сәхнәне биләп алды совет чоры соңгы буын, алар үстеләр кайчан татар теле бар җирдән кысырыклап чыгарылган заманда. Ул елларда татар аптыраган иде, аның теле коммунизмга яраклы түгел дип иглан итте хөкүмәт. Күбесе ошанды шушы ялганга, ашык–пошык кереште җимерергә мең еллык варисны. Әлбәттә, халыкның күңел түренә төшенкелек менеп ояанды шушы заманнарда. Ул замандагы яшь–үсмерләргә хәзер 50–шәр 60–шар яшь, алардан туган буын хәзер мәйдан тота. Аларга төшенкелек хисләре, димәк ки, шушы елларда ук, ана сөте белән кереп калган.

    Шушы озак заманга сузылган сагыш—сыкранулар, өметсезлеккә бирелүләрдән берәр чара кирәктер эзләргә. Милләтнең кәефе юк, рухы хәлсезләнгән, менә–менә сүнәм дип тора, ара–тирәдә өметсезлек җәелгән. Инде ул үз–үзенә ошанмый кайчанда булса улда ирекле булып, үзе тапкан малына, мөлкәтенә хуҗа булырмын, үз инендә үз телендә баларын тәрбиәләрмен дип. Өметсез яшәү ай–һай авыр, инде куркып яшәүнең рәте калмады. Сугыш кына булмасын дип, тетрәнеп яшәүнең дә мәгнәсе юк, кайчан күңел тулы сагыш, шатлыкка урын калмый күңел түрендә. Мондый сагыш күрсәтә милләтнең үлеп барганын, кычкырасы килә бар тавышка. –Тукта милләт, шыңшыма! Ник бу кадәрле зарланасың? Кемнән ярдәм көтәсең? Ярдәмчең юк үзеңнән башка, рухыңны учка туплада, тип дөньяның артына бар көчеңә, тәгәргәп китсен, шартласын! Тик үлмә болай тыныч, тавышсыз тынсыз гына! Үз–үзеңне сакла, улларыңны–кызларыңны бирмә дошманнар кулына. Бер Сөембикә хан бикә җитмәдеме, ник кызың Фәүзияне, улың Рәфисне бирәсең талатырга? Туктарга вакыт түгелмени инде? Ни көтәсең, алда безнең өчен заман яхшырганнымы? Кемгә кирәк синең язмыш үзеңнән башка, шуны аңламыйсыңмыни әлегә кадәр!?!

    И–их сагыш—сагыш. Сугыш елларында, әледә хәтердә, миңа ул чак 4-5 яшь, авыл халкы ачлыктан кырылганга, чарасыздан бер көй–җыр иҗат иткән иде. Шушы көй бик тиз арада күрше авылларга таралып, барчасының сөйгән–яраткан көенә әверелеп китте, шушы җырдан, көйлән башка бер генә туй да, бер генә мәҗлестә узмады, күтәренке рухта, дәртле көй безнең халыкны саклап калды шушы авыр елларда. Менә шушы куплетлардан башланды ул;

    Картош барган Сталинга

    Үз халлярын сүләргә,

    Арцыйларда—турыйларда,

    Юк халлярым түзәргә.

    Башымныда кыралар,

    Артымныда кыралар,

    Бер цеметем оннары юк,

    Миңа ошанып торалар

    (безнең яктагы сөйләм. Милләт хәзер нәк шушы хәлдә).

    Ул елларны оны тугел, бәрәңгеседә юк иде өйләрдә, белмим, ничек үлеп бетмәгәнбез. Шушы куплетлар шактый күп иде, әммә аларны тиз арада туктатып, башкаларын җырлый башладылар, Сталинның исемен телгә алу, куркыныч иде. Башта сүзләре халыкның күңеленә хуш килгән булса, соңгыдан көе ошап китеп, аңа яңадан– яңа куплетлар өстәлде, шулай итеп миҗгар[1] такмаклары барлыкка килде. Халык аны озак еллар «картош көе» дип йөртте.

    Совет хөкүмәтенә үпкәм зур минем, һич онытасым юк ничек сугыш елларында безнең әниләр язгы карлы–сулы юлда, Сергачтан аркаларында берәр пот (16 кг.) семена ташыганнарын, ара 25 чакрым. Кырда кул белән чәчкәннәрен, урак белән урып,шушы урожайдан үзләренә берәр граммда иген бирмәгәннәре өчен, ярты авылны ачтан үтерткәннәре өчен. Күрше Дёмка бабай карчыгы, Хәернисә әбигә, кырдан аркасында бер бәләм салам алып кайткан өчен мылтык терәп, куркытып җанын алганнары өчен, ләгнәт, ләгнәт үзләренә.

    Колхоз прете Абдулла Ахметов ярты авылны ачтан үтертте, бер грамм иген бирдертмәде үлә торган халыкка, урны җәһәннәмдә булсын. Теге дөньядагысыда, бу дөнядагысы да, бер явыз эштә, безгә карата эшләгәнлеге өчен, җәзасын алмый калмасын! Улда үтәгән күрәсең «дәүләт кушканны», ә дәүләт кушмаган имеш, иген бирергә ачка үлә торган татарга? Кушмаган и вәссәләм!

    Менә тагы бере, миңа җизни була торганы,37-38-нчы елларда районга килә разнарядка күпмедер кешене атарга, йәнәсе халык дошманнары, шунда җизнәкәй үзенең энесен яза шушы исемлеккә, һәм аталар бичараны. Менә шулай, дәүләт кушкач татар үзенең туганында җәлләми, корбан итә. Сөбхан Алла, нинди соң без халык? Шушындый җинаяти разнарядканы үтәргә нигә кирәк булган, нинди куркыныч янаган аңа үтәмәгән өчен? Атар иделәрме, әллә утыртырлар иделәрме, әллә эшеннән куар иделәрме үзен? Менә бит ничә вариант, ә ул үз туганын атарга җибәрә. Шушы дәүләткә тугрылыгы белән НКВД–да хезмәтен дәвам итә. Бәрәкәтлеме соң мондый гомер, бәхетлеме соң, рәхәтме тормыш? Авылдашлары, кардәшләре белгәннәр, әммә үзенә сүз әйтергә курыкканнар, заманалар узгач–та әйтүче табылмаган.

    Нинди син серле милләт, нинди син керле милләт, әллә сердән, әллә эчтәге кереңнән моңаясың, сагыш баса үзеңне? Бәлки үкенәсең шулай, гафу үтенәсең? Һәр әдәмнең эчендә сагыш, моң—зар, һәр кайсының үз дөньясы, бар караңгысы, бар яктысы. Изгелектә, яманлыкта кайта диләр кире, изгелекне бу кадәрле моңаеп каршы алалармы соң, әллә яманлык моңсуландыра инде безне? Кирәк иде изгесен–яманын җилкәдән төшереп, яңабаштан барчасын башлап җибәрергә. Инде ни хәл итәсең, булганы булган тагы киләседә кабатланмасын иде дип.

    Менә җырчыларыбызга, композиторларыбызга мөрәҗәгать итәсем килә, чөнки алардан тора милләтнең рухи халәте, аның күтәренкелеге йә төшенкелеге. Бәгырегезне учка йомарлап булсада, языгыз дәртле, күтәренке рухтагы көйләр. Әгәр көйләрегезне халык тиз арада кабул итмәсә (андый хәлдә булу мөмкин), барыбер шушы күтәренке рухта гына көйләр языгыз. Үзегездә моңаймагыз, милләтнедә моңайтмагыз. Бетсен, китсен бездән бу сары сагыш, мәңгелеккә дөмексен үзенең өметсезлеге белән. Киләчәк өметле булсын, аннан башка яшәү мөмкин түгел, милләтне өйрәтергә кирәк бернидән дә курыкмаска, сугыштанда, әфәттәндә, мәхлүк булып яшәгәнче, яшәмәү артыграк.

    Мәскәү 12.01.2004 ел.



    [1] Миҗгар көе, хәзерге заман яшләре җырламый, көй онытыла бара.

  • Мәскәүдә түгәрәк өстәл
  • Төрки–татар цивилизациясе
  • Шаяру
  • Әдәбият һәм тәрәкыйят (Әдәби күзәтү)
  • Күчтәнечкә ике сүз
  • Кем ул Шүрәле?
  • Милли Юл адымнары
  • Кулланылган язма әсәрләр
  • Үзем турында





  • ← назад   ↑ наверх