• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мохаммят Миначев

    АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ...

    КЫРЛАРСЫЗ КАЛАБЫЗМЫНИ? [1]


    Кырларны саталар, менә шундый яңалык, инде дәүләт Думасыда, Түбән Новгород өлкә Думасы да законнар кабул иткән, беренче июльдән гамәлгә аша башлар.

    Белмим, кемгә ничектер, минем хәтердә Кыр сакланган бетмәс—төкәнмәс хәзинә кебек. Барда кырда бар, иген кирәк икән, кырга барасың, салам кирәк икән, тагы кырга, печән беләндә шундый ук хәл. Ауга чыксаңда шушы ук кырга юл тотасың,анда бөтенесе бар, азык–төлектә, кош–кортта, йомран–әрләннәрдә, бүре–төлкедә, куяныда. Безнең мишәр кырлары, далалары, калкулы — уйсулы җирләр, кая гына карама, еракка, офыкка барып тоташа. Халыкның тормышы кырга нык бәйләнгән иде элгәре, чөнки бөтен барлык шушы кырдан. Шушы кырлар ничәмә–ничә гасырлар буе тукландырып килде безнең авылларны, халык үрчеде, мәчетләр, яңа йорталар салды, келәтләр төзелеп торды. Хәзер күбесе авылларда кырлар буш ята, сукаланмый, чәчелми, җирләр чирәмгә әйләнеп баралар. Авыллар картайды, яшләр бик әз, булганыда кая булса китү ягын бага (карый, миңа охшый бага сүзе). Авыллардагы бүгенге ситуация бердә аңлардый түгел гади кешегә, искә төшерик, совет вакытында икмәк бердә җитешми иде, хәттә уңышлар ул чаклардада хәзергедән әлләни ким булмады 30-35–әр цетнер урыла иде, кай елларда 18- 22 центнер, хәзердә шул чама гына, әлләни күп түгел, р—н статикасына карасаң (Кзыл Октябрь р—ны, «СВ» мәкалә «Заключительный отчет 2002г. по растениеводству»). Америкадан, Канададан һәр ел 100-120 миллион т. иген сатып алына иде. Димәк ки, ул елларда 230-250 млн.т. иген кирәк булган, ә хәзер 93 миллионда күп? Ил буенча теге елларны 133 миллион тон җыелса, хәзер 93 миллио тон җыябыз, игенне кая итәргә белмибез? Әлбәттә, ошбу хәлне нормаль дип әйтеп булмый. Нидән мондый буталчык килеп чыкты соң? Дәүләт үзе шушы хәлне чишү урынына, җирләрне сатуны оештыра, бәлки биредә берәр сер бардыр? Кыска гына анализда шуны күрсәтә, чөнки иген илгә кирәк, тик үзебез үстергән түгел, чит илдән сатып алган кирәк булып чыга.

    Ә кем планлаштыра шушы эшләрне, билгеле югары утырган түрә, ягни чиновник, чөнки ул бөтенесен хәл итә, игенне чит илдән бер хакка сатып ала, дәүләткә икенче хакка сата, табышы үзенә, ул череп баи. Мондый яман эшне дәүләт органнары белмиләрмени? (Беләләр, әммә чарасын күрмиләр, чөнки хөкүмәткә кирәкми булып чыга, аларның ошбу эшкә тыкшындырмый.) Ә үзебез үстергән игеннән аңа керем юк. Менә аның механизмы, ни өчен безнең авыллардан игенне дәүләт алмаганын. Җирдә эшләү җиңел түгел, авылларда яшләр бик аз, кырда эшләргә кеше юк, булса техникасы юк, бензинга– соляркага акчасы юк, үстергән игеннәренә, сауган сөтләренә хак юк, авыл кешесенең бүтән сатасы әйбере юк, ә акча һәр вакыт кирәк, кайдан аны алсын?

    Кырларга килгәндә, чынлапта сәбәбедә юк түгел, кайбер авылларда җирләр ярытылаш чәчелми кала, шушы хәлне сылтау итеп, дәүләт закон чыгарды кырларны сату турында. Имештер, кырлар начар уңыш бирә, җир белән колхозчылар юнле итеп эшли белми, әллә теләми, ә уражайностны артырырга кирәк? Менә ничек борып куйды, ә үзе җитештергән игенне сатып алмый. Игенчедән көлгән шикелле, литр бензины–10 тәңкә, соляркасы–9, ә ел буе үстергән игенне сат син аңар 1,5 тәңкәгә?

    Менә «СВ» газетасының 13 санында 19 февраль җирле депутат Х. Абдуллиның, «Зачем разрушать созданное», дигән мәкаләсен укыгач, «ТЯ» газетасы укучыларына фикерләремне җиткерергә булдым. Х. Абдуллин әфәнде мәкаләсендә биктә актуаль мәсьәлә күтәргән, язмасы да нәк вакытында чыккан, анда законнардан өзекләр китереп, дәлилләп кырларыбыз язмышы турында борчылып язган. Мәкаләсен укыгач, минедә борчу басты, нишләргә, ничек итеп кырларны саклап калырга икән? Беләм, кайбер авылларыбызда кырлар ничә ел инде буш яталар, чирәмгә әйләнеп киләләр, колхозлары җимерелде, әммә шактый гына бурычлары калды авыллар өстендә. Әйтик менә, Яндавишча, Карга авылларын гына алыйк, миллион сум бурычлары бар дип сөйлиләр, Цүмбәлидә һ.б авылларыбызда да шундый ук хәлдә (Мин биредә барча татар авылларын күздә тотып язам, кайсы гына районга кермәсеннәр, язмышлары аларныкы бер). Хәзер шушы законнар нигезендә, кырларын читләштерү башланса, ул чакта бу авылларга нишләргә? Ризамы икән алар мәңгегә кырлары белән хушлашырга? Белмим, әйтүе кыен, ә закон шуны таләп итә. Менә өлкә законында ничек язылган: «Ст. 23, 1. Органы государственного (муниципального) земельного контроля, уведомляют Правительство области и орган местного самоуправления о ненадлежащее используемых и не используемых землях сельскохозяйственного назначения. 2. Правительство области вправе обратиться в суд о принудительном прекращении права собственности лиц, ненадлежащее используемых земельные участки, и передаче земель в собственность Нижегородской области».

    Бу ни дигән сүз, кырларны авыллардан читләштерү була, менә инде Яндавишча кырына яндавишчаныкылар, Карга кырларына– карганыкылар хуҗа түгелләр булып чыгачак, һәм башка авыл кырлары беләндә шул ук хәл булачак. Гамәлдә(практикада) бу ничек булыр? Авыл районга хәбәр бирә, р–н өлкәгә җиткерә, ягни р–н буенча шул кадәр мең гектар чәчелми калды быел: санап чыга авыллар саен, киләсе елда да шундый ук отчет, ул бит һәр ел эшләнә, китә Т. Новгородка. Шуннан өченче елны, бәлкем иртәрәк, өлкә хөкүмәте шушы авыл кырларын читләштерү процессын башлый. Судка бирә, суд карар чыгара читләштерергә, дип. Ә җирләр авылларда пайларга бүленгән, кеше башына 7 га, (әммә буш яталар), гектар җирнең хакы билгеләнгән, безнең якларда гектары – 400 тәңкә, менә паеңа 28000 тәңкә тоттырырларда, вәссәләм.

    Хөкүмәт юри авылларны бөлгенлеккә төшерә, соңгыдан кырларны җиңел генә сатып алыр өчен. Әлбәттә, законга каршы торып булмый, хәттә мондый законны, закон дип атап булмасада, үтәргә туры киләчәк. Биредә әйтелгән ачык иттереп, тиешенчә файдаланмаган кырлар, дип (курсив минеке), димәк буш яткан кырлар турында гына сүз бармый, ә нинди кырлар турында соң сүз? Бу, чәчсәңдә, чәчмәсәңдә кырларыгызны алабыз, дигәнгә ошый, көпә–көндез талау булачак?

    Брежнев заманында отчетларны күпертеп язарга барда өйрәнгән иде, һәр елда план артырып үтәлә торган иде, билгеле, кругом приписка, моны барда эшли, шуңа күрә барда ялган отчетлар төзи иделәр. Шушы хәлдән колхозларда азат түгелләр иде әлбәттә. Менә шул вакытларны колхоз рәисләре уңышларын артырып күрсәтү өчен, кырлардагы бөтен чирәмнәрне сукалап, севоборотка керткән иделәр, практически, ә отчетларында җир искечә кала бирде. Һәр авыл шушы елларны 1,5-2 мең гектарга чәчүлекне артырдылар, шушы хәл хәзергечә үзгәрмичә килә, кирәк үзгәртергә.

    Әлбәттә, күбесе авылларның бүген үз кырларын чәчәргә хәлләре юк, кеше юк, техника юк, ГСМга акчасы юк, һ.б.һ.б, ә киләчәктә бәлки хәлләр икенче төрле булыр,кешеседә, акчасы да табылыр, ә җир булмас? Шуның өчен җирләрне саклап калырга кирәк бүген, киләсе буын аның өчен рәхмәт әйтер. Минемчә хәзер вакытны сузмыйча гына җирләрнең бер өлешен күчерергә кирәк көтүлеккә, чөнки көтү йөрерлек чирәм юк, барда сукалаган. Җирләрне дөрес файдаланыр өчен агротехника фәне киңәш бирә җирнең 40% чирәм булырга, 60%–гына сукаланырга тиешлеге турында. Безнең авылларда шушы норма совет заманында беркайчан үтәлмәде, бәлкем хәзер аңа күчәргә кирәктер. Икенче юл, безнең авыллар игенчелек белән шөгелләнә, хәзер хуҗалыкны икенче бер төргә күчерергә кирәк, игенчелек урынына, авылларны күчерергә малчылыкка (скотоводство), аның өчен кемнәндә рөхсәт сорап торасы юк, хәзер ирекле вакыт шуның белән файдаланырга кирәк. Җыештырырга авыл җыенын, шунда шушы мәсьәләне көн тәртибенә куярга, һәм шушы җыен (общеесобрание) хуҗалыкны игенчелектән – малчылыкка күчерә, ә малчылык хуҗалыгына чирәм җирләре кирәк, шунда үз кирәк–ярак өчен игенендә, чөгендерендә, кишерендә чәчәләсең, артыгын саталасыңда. Бу вакытта Яндавишча кырлары да. Карганыкы да үзләренә кирәк булып калачак, бернинди закон беләндә җирләрне читләштереп булмаячак. Бик ашыкмасыннар иде татар авыллары җирләрен алырга, безнең бабалар җирләрен саклый аланнар бит, бездә сакларбыз Алла кушса. Әле, безнең авылларның тагын бер үзенчәлеге бар, безнең авыллар казаклар станицалары шикелле көн күргәннәр, җирләре булган җәмгыятнеке (общинные земли), ә казаклар өчен махсус закон чыгарылды һәм аларның җирләре сатуга куелмаячак, димәк безнең авыл җирләредә шушы законга сыя, тик моның өчен кирәк булачак бераз көрәшергә. Чөнки безнең мишәр авыллары, патча заманнарында, казаклар шикелле, сугышларда катнашырга тиеш булганнар, шуңа күрә безнең җирләрдә крепостное право булмаган, алар ирекле игенчеләр (крестьяннар) булганнар, моны раслар өчен өлкә архивында материал җитәрлек, якташыбыз Алимҗан Орлов шушы архивлар белән шактый таныш, аңа әлләни тормас, тиешле кәгазләрне архивтан алырга. Һәр хәлдә туганнар, җир өчен бүген көрәшергә кирәк, бүген чарасын табарга тырышырга. Биредә иң мөһиме, авылларда җыеннар уздырып, тиешле кәгазләрен язып, районга, өлкәгә җибәрергә. Отышлы булачак хуҗалыкны алмаштыру, игенчелектән–малчылыкка.

    Авылларыбыз яшәсә, кырларыбызда билгеле үзебездә калачак, авылларны яшәтү өчен анда яшләрне калдырырга кирәк, яшләрне калдырыр идеңдә, авылларда яшләргә эш юк. Кырларны саклап калуны әзерләгәндә, кирәк авылларыбызда эш урыннары булдыру турында да кайгыртырга, чөнки үзебезне–үзебез кайгыртмасак, кемнән көтәргә? Аллага шөкер, һәр авылда мәчетләребез төзелде, мәскәүчеләребез бай–бай йортлар салдылар, ә авылда халык бетсә, кем йөрер шушы яңа мәчетләргә, кемнәр булыр күрешләре мәскәүчеләребезнең? Шуныда онытмаска иде безләргә. Хәзер авыл халкы, күрәсең үзенә эш урыннары булдырырга хәленнән килми, әллә сәләте җитми? Булышсыннар иде мәскәүчеләр, йортлары аларныкы анда, араларында акчалыларыда бар. Әйтик ник менә шундый эш урыннары булдырмаска иде аларга туган авылларында: 1.Он комбинаты, ипи заводлары төзергә, 2.киез эшкәртү, итек–читек, сөт эшкәртү заводы, 4 ит комбинаты, 5 автомашиналар төзәтү мастерскойлары, 6 тракторлар ремонтлау мастерскойлары, 7.спирт заводы, әгәр игенләтә алмыйлар икән, спиртлата алырлар, ул медецинагада кирәкле әйбер, 8 тире эшкәртү цехы, 9 тиресне фасовать итә торган цех булдырырга, Мәәскәү дачниклары аны бик теләп сатып алачаклар, 10 Уразовкада яңадан кирпеч заводын ачарга, 11 парикмахерлар салонын ачарга авыл саен, хатын–кызларыбызда, ирләребездә анда йөрер, 12 керләр юю (прачечное) ачарга, 13 ачарга мастерской төрле уак–төәкне ремонтлау өчен (телевизор, радиопреимник, магнетафон, сәгатьләр төзәтү, зонтов һ.б.) 14 ачарга техник училище, һөнәрләргә өйрәтә торган, 15 тавыклар үрчетү фабрикасы ачарга, иген күп, анда җитештергән продукция экологически чиста булачак, хәзер бу мәсьәлә бигрәктә проблемага әвеврелеп бара, 16 асфальт—бетон заводы төзергә, юллар төзү индустриасын кулда тотарга кирәк, дәүләт өчен юллар бары–бер кирәк булачак, 17.төзергә бер элеватор, игенне саклар өчен, 18 .оптовый базалар төзергә Уразовкада, Петрякста, иген һәм тагы башка продукцияләрне сатар өчен, 19. зур авылларда ачарга яңа техника белән эшли торган урыннар, наукемкое производство, әйтик компьютерлар, принтерлар, ксерокслар җыештуру өчен, алар блоклардан торалар аларны җиңел үзләштерергә, 20. ачарга, бәлки Ак Барс банкы филиалын Уразовкада, алганнар икән аннан Сбербанк филиалын, Татарстан белән элемтә ныгый төшәр иде. Менә ни кадәрле эш урыннары булыр иде авыллар өчен, көтеп тормаска чакырганны, авылга эш урыны–сиңа кереме. Шундый система булдырырга иде безгә. Бәлки аның бүтән эш урыннары да булдырылыр, кайсылары отышлырак килеп чыгар, мин тәкдим итәм юлларын гына, ә кайсын сайлау, ул инде кешесенә карый.

    Хәрәкәттә бәрәкәт дип, юкка гына әйтмәгәннәр, юлларын эзләргә керешергә кирәк.

    Соңгысы, 90–нчы еллар башында мин күтәреп чыккан идем милли район мәсьәләсен «ТЯ» газетасы битләрендә (1992-95 еллар), халыкка фикер барып җитмәде, ә җәл. Әгәр ул чакта милли район төзелгән булса, хәзер җирләрне читләштерү безне борчымас иде, монысы–бер. Җирләрне эшкәртү өчен дәүләттән ярдәм сорап булыр иде– монысы ике. Милли район статусы башка, аңа махсус ярдәм ителә. Бәлки әледә соң түгелдер шушы проблеманы күтәрергә, губернатор авызына багып кына торырга, ярармы икән соң? Әйтүчеләр табылыр, безнең авыллар гына шушы хәлдә түгел урыс авылларында да шундый ук хәл дип. Әлбәттә шулай, әммә анардан татарга җир артармы?

    Менә Мәскәүдә күпме татар яши, моннан бер ун еллар элек төземәкчеләр иде ислям культура мәркәзе Теплый Станда, бирмәделәр төзергә. Әйтеләр, бу урыс җирләре биредә рөхсәт юк татарга төзергә, барыгыз үз җирләрегездә төзегез, дип. Бер дәүләттә торабыз бит, менә бирмәделәр, шуның белән бетте. Ә кайда татар җирләре? Казандамы? Әлбәттә Казан татар җире, әммә казан татарлары җире, безнең җир түгел.

    Менә Пецә урманнарын Сергач биргән Абаимга, Пожар педучилищесы бинасын, биргән урыс Пожарына, Краснай авылы җиренең бер өлешен Сечен күчергән, районы резервына. Ә безнең урыс районнарында ялгызак тагыда авылларыбыз бар, алар ничек сакланыр?

    Күчерсен, әллә җир җәлме, диәр безнең агай–эне. Менә мондый хәлләр эшләнде әле җирләрне сатарга дигән закон чыкканчы, инде хәзер эшләр ничек кызу барачак, күреп кенә тор. Тагы шул иске сүз, милли район төзегән булсак вакытында, үз җирләребез үзебездә, районыбызда калыр иде, бар ул юк түгел, җир әпәй сорамый, киресенчә бирә ул.

    P.S. Рәсәй Думасы тагы яңа планнар корып ята (2004–нче елда) яңа закон проекты эзерлэде, «Миграционная политика», дип атала. Анда каралган һәр елга бер миллион мигрантлар китерергә, һәм ярым буш җирләр, тиешенчә файдаланмаганнары шушы халык белән тутырырга исәпләре. Мондый халык бар–кытайлар, алар елга 1 миллион кытайны Рәсәйгә күчерергә әзер. Рәсәй беренче чиратта кем җирләрен кытайлар белән тутырыр? Татар җирләрен, чөнки алар саный татар барыбер аерылып чыгар, үз дәүләтен төзер дип, менә мондый мөмкинлек бирмәс өчен, аңа кытайларны шушы җирләргә күчерергә кирәк булачак. Ул алар белән мыштым гына тутырыр, башта бер–ике мең кеше, аннан тагы берничә мең, берәр вакытан соң багасың, инде терә–юнь кытайлылар белән тулган булыр. Шуңа күрә җирләрне сатарга дигән законнар чыгарды, әле чәчмәгән җирләрне закон буенча читләштерәлә. Булды, менә татарны җирсез калдыру өчен бөтен механизм булдырылган, бу процесс бүген–иртәгә башланырга мөмкин.



    [1] 1 “ТЯ”-та басылган иде.


  • Конференциядән соң
  • Сагыш
  • Мәскәүдә түгәрәк өстәл
  • Төрки–татар цивилизациясе
  • Шаяру
  • Әдәбият һәм тәрәкыйят (Әдәби күзәтү)
  • Күчтәнечкә ике сүз
  • Кем ул Шүрәле?
  • Милли Юл адымнары
  • Кулланылган язма әсәрләр
  • Үзем турында





  • ← назад   ↑ наверх