• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мохаммят Миначев

    АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ...

    БЕЗГӘ НИ ҖИТМИ?


    Нәрсәгәдер татарның кулына ни генә төшмәсен, ул аны берникадәр вакыттан соң югалта? Нидә сәбәп? Инде язган идем татар үзешчән сәнгате турында(Идель ж. №1—2, 2001– №3-5 2002-нче ел) Мәскәүдә узган гасырның 50- 60–нче елларында, үзешчән сәнгать булган, ә инде 70-80–нчы елларда беткән. Ни өчен беткән дисәк, сәбәбе гап-гади, шушы үзешчән түгәрәкнең җитәкчесе башка эшкә күчкән, үзе урынына берәүне дә хәзерләмәгән, калдырмаган. Сорап йөри–йөри аяктан егылсакта, совет заманында кире торгызып булмады үзешчән түгәрәкне.

    Менә шулай, янәсе бу инде аның эше түгел, ә дирекция эше, ә дирекциәгә нәрсәгә кирәк Мәскәүдә татар түгәрәге? Ул рәхәтләнеп татар урынына бер марҗаны алада куя, шуның белән татар түгәрәге үз–үзлегеннән ябыла. Моны белмимени татар кешесе? Ник белмәсен, ул бит бу илдә туып үскән кеше. Әммә бу урын аның өчен кемдер көрәшеп булдырган, ә ул үзе әзергә генә килгән, шуңа күрә ул татарга бирелгән урынның кадерен белми, тагы бирерләр дип кенә кылана. Дәүләт татарга болай гына тик тормастан берни бирми, әгәр бирә икән, димәк дәүләткә татардан нидер кирәк, кайчан аның кирәге бетә, шул чак элек биргән әйберен кире тартып ала, йә булмаса урынны кыскарта, йә татар хезмәткәрен бүтән эшкә күчерә, һәм шуның белән максатына ирешә. Хәзердә шушы ук хәл кабатлана. Искитәрлек бит, ник бердә алдан уйлап эшли алмыйбыз, ә кулдан ычкынгач, чабып йөрергә тотынабыз?

    Менә Мәскәүчеләр үзләренең ярты гасыр йөргән Измаил бакчасын ташлап киттеләр. Моннан әле 10-15 ел элек меңләгән татар яшләре җыела иде, хәзер шушы урында чүплек җәйрәп ята. Парк администрациәсе, безнең көрәш мәрәсе янына урман хуҗалыгыннан чыбык–чабык ташытып тау кадәрле өеп куйган. Аның күптәнге хыялы, татарны парктан кысырыклап чыгару тормышка ашып килә. Шундук киселгән агачлар аунап ята, буш шешәләр, пластик балоннар, аш–су калдыклары, ватык шешәләр бөтен мәйдан өсте тулган. Тирә–юндә учак урыннары, көрәш мәрәсен этләр йөртеп бер шакшы урынга әйләндергәннәр. Ара–тирә кәеф–сафа корып утыручы урыслар чиста урыннарны тутырганнар. Шунда чүплек арасында бер дистә, дистә– ярым татар пенсионерлары, аларда төрле группага бүленеп, берәүләре – казан, икенчеләре – мишәр төркемнәренә бүленеп утыралар. Әлбәттә аракы эчеп.

    Бу урынны, игътибар итегез, Сталин үзе бирергә мәҗбүр булды, сугыштан соң Мәскәүдә татарлар күбәеп, активлашып киткәннәр иде. Совет заманында безгә анда да хөкүмәт гель комачаулап килде, йә кирәкмәгән концертлары белән, йә империалистларны фаш итә торган лекциәләре белән. Инде ирекле заманнар килгәч, шушы мәйданчыкны корчак ясар урынына без аны ташлап киттек. Әле ничек алдандык диген? Илле елдан соң Сабантуй бәйрәмен үткәрә башлагач, парк администрациәсе безне кайгырткан булып, без җыела торган урында сәхнәне төземәс өчен, татар газета–журналларын сатарга киосклар ясатмас өчен, без җыела торган урынны гөл бакчасына әверелмәсен дип, тәкдим итә, безнең Сабантуй башлыкларына.–«Әнә сезгә матур урын, күчегез күль янына» дип, безнең татар агае баш катырып тормый, тота да күчерә Сабантуй урынын. Менә шуның белән ул әбрәкәйгә әйләндерде безнең атаклы Измаил бакчасын. Бу булды 1995 нчы елда, К. Шакиров Сабантуй рәисе вакытында.

    Менә шулай, җыела да бер төркем җавапсыз халык (чөнки Кәрим Шакиров янында бүтән кешеләрдә бар иде, Сабантуйны берәү генә башкармый), бөтен эшне бозыпта куя, ә кем белән киңәшкән соң ул? Тагы бу күченешнең икенче ягы, без җыела торган мәйдан өчен, парк администрациәсенә бер тиендә түләнми иде, мин моны Сабантуйны беренче оештыручы булып әйтәм, ә менә күл яны урын өчен түләргә туры килде, шушы акыллы башларга. Чөнки бу урын безгә махсус бирелгән, безнең җир–мәйдан, аның өчен кемгәдә түләргә кирәкми иде. Акча күп булгач җәл түгел күрәсең, ул бит без 1987 нче елны халыктан акча җыеп үткәрдек Сабантуй. Ә хәзер Сабантуена Мәскәү хөкүмәте, Татарстан, Башкортстан республикалары һәм башка спонсорлар акчаны мул бирәләр, ахрысы җитәрлек иде призларга да һәм башкасынада.

    Ә халык турында төпләп кем кайгырта, сабантуен уздыручыларга халык кирәк елга бер мәртәбә, бәйрәмгә килсен өчен. Халык бәйрәмгә килә, бәйрәмне кем сөйми, ул бит елга бер була торган бәйрәм бит. Ә менә ул һәр атна саен бер–ике мең җыела торган халык турында Сабантуй оештыручыларга кирәк түгел, чөнки алар үз милләте белән атна саен очрашырга, аның тормышы белән кызыксынырга күнмәгән, ул аңа кирәкми. Ул халыктан курка, халык мәнфәгатләрен кайгырту, ул бит куркыныч, аңа аның вакыты юк. Менә шулай, ә кем халык мәнфәгатләрен кайгырта, ул адәмнәр шушы массакүләм эшләрдән читләштереләләр, чөнки хөкүмәт белә кем белән эшләргә җиңел икәнлеген, ә милләтен яраткан кеше, аның үз фикере була, кайсы күбрәк очракта дәүләт чиновникларыныкына туры килми.

    Менә икенче күренеш, моннан өч ел элек Мәскәү дәүләт педагогик университетында форсат чыгып, филология факультетында татар группасы оештырылган иде. Аңа квота буенча 25 урын түләүсез билгеләнгән булып чыкты. Ике ел шушы квотаны тутырып булмады, беренче елны 15, икенче елны 20 абитуриент туплый алдык, инде өченче елны квотаны тутырырбыз дип торганда, беленде, бу елны безгә 10 гына урын калдырылганлыгы, ә калганы түләүле.

    Шушы факультетның доценты, Алиә ханым Баранникова бу хәлне белгәч, керә деканатка. Анда декан Дейкина ханым гаҗәпләнү белдергән була, янәсе ничек килеп чыкты мондый хәл? Кыскасы, ул үзе ел башында шушы абитуриентлар кабул итү планына кул куйган булып чыкты. Кабул итү комиссиясе, билгеле, шушы план нигезендә эшли, планга өстәмә кертү өчен кирәк ректордан Рәсәй мәгариф министерствосына хат язарга. Хатны Алиә Абдулаевна әзерли, декан кулын куя, бер проректорда имзалый, ә икенче проректор Валерий Жог, имзаламый. Имештер, Татарстан шундый бай республика, менә ике ел инде татар группасын төзегәннәренә, хеть бер тиенлек ярдәм кылсын иде университетка? Беләсезме бер студент күпмегә төшә университет өчен, ди? Кызык, Университет дәүләт карамагында түгелмени, ә татарлар Рәсәй гражданнары ләбаса?

    Ник студентлар өчен Татарстан өстәмә түләргә тиеш? Менә шулай, моннан өч ел элек Рәсәй хөкүмәтенә Татарстаннан нидер кирәк булган– рөхсәт ителгән филология факультетында татар төркеме ачарга, квотасы да бирелгән, укы гына, әле икән Рәсәйнең хаҗҗәте Татарстанга беткән, шуңа күрә квота кыскартылган. Бу фикерләрне проректор В. Жог әфәнде сөйләгән Алиә ханымга бердә тартынмыйча. Өч ел элек Рәсәйнең максаты Татарстан суверенитетын юк итү иде, менә сувернитеты беткәч, димәк хаҗҗәтедә беткән булып чыкты. Шулай ул, Рәсәй исәпләшә тик бәйсез дәүләт белән генә. Хәзер Татарстанның бөтен акчасын Мәскәү Кремеле ала башлады, аңа хәзер үзенәдә акчасы җитми.

    Инде хәзер нишләргә? Шулай 10 урын белән чикләнеп калыргамы? Алиә Абдуллаевна хыялы тормышка ашмас күрәсең, ул шушы университетында тора–бара татар факультеты ясамакчы булган. Әгәр һәр елны 25–әр студентларыбыз укыса, әлбәттә шушы факультетта укытучы галимнәребездә барлыкка килер иде, галимнәр әкренләп булсада үзләренә эш урыннары булдырырлар иделәр, әлбәттә. Ә хәзер бу фикерләр тормышка ашмас хыял булып калачаклар. Менә бит ул, телне сәнгатне үстерү шулай башланып китәргә тиешле, һәм ул башкаларда башлана да, тик күрәсең без моңа сәләтсез. Мондый кискен бәяләү белән бердә килешәсе килми, бәлки берәр даирәдән хат оештырып булыр, Алиә ханым уенча йә Госдумадан, йә берәр Рәсәй Вицепремьерыннан. Белмим, әммә әлегә вакыт аз булсада бар, тырышып карарга кирәк, соң булсада уң булсын. Бүгенгесе көндә, бу университет татар кадрлары әзерләми, әлегә, ә киләчәктә әзерли башлаячак, ни дисәңдә группалап Мәскәү Университетында татарлар уку, үзенә күрә бер уңай фактор булып тора. Булышырга иде үзләренә җәмәгать, шушы башлап җибәрелгән эшне дәвам итәргә, милләткә киләчәктә бу эшнең шиксез файдасы тиячәк.



  • Кырларсыз калабызмыни?
  • Конференциядән соң
  • Сагыш
  • Мәскәүдә түгәрәк өстәл
  • Төрки–татар цивилизациясе
  • Шаяру
  • Әдәбият һәм тәрәкыйят (Әдәби күзәтү)
  • Күчтәнечкә ике сүз
  • Кем ул Шүрәле?
  • Милли Юл адымнары
  • Кулланылган язма әсәрләр
  • Үзем турында





  • ← назад   ↑ наверх