• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мохаммят Миначев

    АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ...

    МӘСКӘҮ ТАТАРЫ УЙЛАНУЛАРЫ


    Ничек итеп без, узган гасырның 90–нчы елларында, мөстәкыйль дәүләт булдыралмадык? Нәрсә җитмәде безләргә ул чак, бөтенеседә җайлы иде, зур СССР җимерелеп ятканда, ник без йоклап калдык? Әле 60- 70-нчы елларда союздаш республика статусын дәгвалап чыккан татар, форсат чыгу белән шунардан файдалана алмады? Нәрсәдән килеп чыкты соң мондый булдыксызлык? Юкса милли хәрәкәт бәйсезлек дәгвалап урамнарга чыгып, ачлык вахталарында торып, татар яшәгән һәр төбәктә шаулап торды ләбаса? Шуңа карамастан татар бәйсезлеккә ирешәлмәде. Курктымы ул сугыштан, Чечнә вакыйгасы кабатланмасын дип, Рәсәй танклары янәшәдә генә иделәр шул. Алай дисәң, кайчан Рәсәй танклары (элегрәк казаклары), һәр вакыт янәшә генә торды һәм торачак, кайда соң ул гаскәрен тотсын, татарга терәп тотмыйча? Бу инде тарихи язмыш, язмыштан узмыш юк диләр, шулайда күпме түзәргә була көчләүгә? Әрсезләрне куалап җибәрми, алар үзләре китми беркайчан, димәк шулай эшләргәдә кирәк булгандыр.

    Татарлар төрле җирдә шаулашсаларда, кайбер урыннарда Татарстан суверенлыгына каршы чыгып маташсаларда, чынлыкта исә алар мөстәкыйль дәүләт төзергә теләкләре юк түгел иде. Алар бу эшкә ничектер шикләнебрәк карадылар, биредә үз–үзебезгә ошаныч азлыгыда шактый гына сизелә иде. Дөрестәндә, әгәр Рәсәй гаскәре татарларны тузгыта башласа, аны яклардый көч кая? Чынлапта, җитди мәсьәлә, милли хәрәкәт татарны яклый алырлык көч туплый алмады, ә хөкүмәт башында утырганнар ул турыда уйлапта карамадылар, чөнки үз–үзләренә ышанычлары юк иде.

    Кемдә гаеп, милли хәрәкәттәме, татар түрәләрендәме, әллә халыкта үзендәме? 450 ел инде дәүләтебезне югалтканга, кайчан соң кайтарырбыз икән, әллә бөтенләй кайтарып булмасмы? Менә никадәрле борчулы уйлар, беренә дә җиңел генә җавап биреп булмый, ә җавабы булырга тиешле, чөнки дөньяда бер сорауда җавапсыз калмый, һәр проблеманың чишелеше бар. Булырга тиеш. Ә безнең мөстәкыйль дәүләтебезне торгызу проблемасы чишелерди түгелмени? Табышмак. Кайда аның башы, ахыры кайда? Йомгакны сүтә башларга кирәк, кайсы баштан тотынырга? Башыннанмы, әллә ахрыннанмы? Ахры, билгеле ул безнең заман, биредә мөстәкыйль дәүләт дигән фикер ярылып кына килә әле, ул әле җәелеп киткәне юк. Ә тарихта булганмы соң татарда дәүләт төзү уй–фикерләр? Тикшереп карыйк. Кайдан башлыйбыз соң, Алтын Урда җимерелүеннәнме, әллә Казан ханлыгын югалтуданмы? Менә Казан ханлыгын урыслар яулап алгач, татарлар бер биш–алты ел талпынып карыйларда, эшләре барып чыкмагач, шуннан сүнәләр. Шуның белән азатлык өчен көрәш татарда бетә, башлана яшәү, татарлыгын, динен саклап калу өчен көрәш, яраклашу, дошманына үзенең тугрылыгын исбатлау, аны моңа ышандырырга тырышу. Ә урыслар ошанмый, гел шикләнеп карый татарга. Ул татарны үзе шикелле күрә, чөнки урыс дошманына буйсынып яшәүне күз алдына китерә алмый, ничек инде азатлыкка омтылмаска?, дип уйлый ул. Ә, чынбарлыкта татарга азатлык кирәкми булып чыга.

    Бу әлбәттә нормаль хәл түгел. Әлбәттә, бу яраклашу өчен көрәш бернинди нәтиҗә бирми һәм бирәдә алмый, чөнки дәвләтеңне бетергән, халкыңны сарык урынына суйган дошман, нинди инде сиңа ирекле тормыш бирсен? Ә татар шуны аңламый, гасырлар буе урыс дәүләтенә ялвара, «җитәр инде, бу кадәрле безне рәнҗетмә, без ни кушканыңны әзер бит инде эшләргә», дип ялвара. Ә урыс хөкүмәте татарны кысуын, җәберләвен артыра гына бара, ә татар түзә, түзми нишләсен, чөнки ул үз–үзен төшерде бит шушы дәрәҗәгә, әле аңа түзми ни кала?

    Шушы 450 ел эчендә Рәсәй дәүләтендә нинди генә вакыйгалар булмады, патча хөкүмәтенең җәберләвенә түзәлмичә ничә мәртәбә восстаниеләр булды, Кондратий Булавин, Стенька Разин, Пугачев күтәрелеше, бөтенесендә татар актив катнашты, әммә иярчен булып. Шунда бер татарда күтәреп чыкмады бәйсез татар дәүләтен торгызуны. Кем белә, бәлкем ул чак восстание җиңгәндә булыр иде, урысларда катнашкан булырлар иделәр, татар дәүләте аларны бит бу кадәрле җәберләмәде, урыс дәүләте кебек. Юк, никтер бер мәртәбәдә омтылыш булмаган. Нидән болай, ни өчен татар үз дәүләтенән гарык булган? Менә бу табышмак, кайсын аңлап бердә булмый. Бер тарихи китаптада бу турыда хәбәр юк. Татар дәүләте урыс дәүләтеннәндә начаррак булганмы? Ул дамы халыкны кыскан, яшәргә бирмәгән, интектергән үзенең салымнары, гаделсез хөкемнәре белән? Без бу турыда берни белмибез, хәбәребез юк, безнең дәүләтләрнең начарлыгы турында, урыслардан гайре кемдә язып калдырмаган. Бу очракта буламы урыслар язмасына ошанып? Юк әлбәттә димәк, безгә үзебезнең дәүләтләрне шушы күзлектән чыгып өйрәнәсе бар икән.

    Соңгарак дәверне алыйк, менә мәгрифәт китергән татарга 19–нчы гасырны, мәгрифәтчеләребез ни язган? Бармы аларның язмаларында фикер татарның үз дәүләтен торгызу, шушы максатка ирешү юллары? Юк. Булмаган аларда. Гаҗәеп хәл түгелмени, борын–борыннан татар дәүләтле халык булып, дәүләтен югалткач бердә омтылмый аны кире кайтарырга. Мондый хәл, элгәре дәүләтләре булган, соңгыдан аны югалткан бер халыкта да юк, башка халыклар дәүләтләрен кире торгызу юлында һәр чак көрәштә, ә татарлар юк. Феноменаль күренеш бит бу, әле кемдә тикшермәгән социаль хәл. Моны ничек аңларга? Көтәргәме берәр акыллы яһүднең шушы хәлне безнең өчен тикшергәнен, әллә үзебезгә керешергәме тикшерергә? Моңа көчебез җитәр микән?



  • Халык саны ничек үзгәрә?
  • Безгә ни җитми?
  • Кырларсыз калабызмыни?
  • Конференциядән соң
  • Сагыш
  • Мәскәүдә түгәрәк өстәл
  • Төрки–татар цивилизациясе
  • Шаяру
  • Әдәбият һәм тәрәкыйят (Әдәби күзәтү)
  • Күчтәнечкә ике сүз
  • Кем ул Шүрәле?
  • Милли Юл адымнары
  • Кулланылган язма әсәрләр
  • Үзем турында





  • ← назад   ↑ наверх