• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мохаммят Миначев

    АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ...

    ИСКЕ-ЯҢА ШӘЙМИЕВ


    Минтимер әфәнде Шәймиев, өченче кат Татарстан президенты итеп сайланды, инде инагурацияседә узып китте, Кояш ханым әйүенчә " үз урынында уз эшен кабаланмый гына дәвам итә башлады".

    Әйе- тыйнак кына, артык зур кунаклар чакырып тормый гына, ярый иде шунда, кунак ашы- кара каршы дигәндәй, АКШ президенты Бушны инагурациясенә чакырырга, йә булмаса экспрезидент Б. Клинтонны. Юк чакырмады. Әллә инде тагы Мәскәү рөхсәт бирмәс, дипме шикләнде Минтимер ага, юкса моннан 10 ел элек, 1991-нче елда, беренче итеп Татарстан президенты булып сайлангач, Клинтон аны үз инагурациясенә чакырган иде. Каhәр суккан, нәк шул көнгә Ельцин Мәскәүгә чакырды үзен. Менә бит, нишләргә, әллә шунда ерактагы, Океан артындагы АКШка барырга, СССР таркалгач бердән-бер Бөек Держава булып калган Америкага, әллә якында булган явыз Мәскәүгә? Менә бит нинди дилемма китереп куйган иде ул чагында Шәймиев каршына президентлык вазифасы? Әле җитмәсә, шушы президентлыкка аны кодалады мәйдан, бертуктаусыз азатлыкта- азатлык кычкырып. Шушы мәйдан, Рәсәй президентын ул чагында, Татарстанда сайлаудан баш тарты. Билгеле, Мәскәүнең ачуы нык чыккан чак иде шул, шуңа күрә Минтимер әфәнде Америка президенты инагурациясенә барып йөрмәде, бәлки шушы хәлләрне искә төшереп, АКШның яңа президенты Кече Джон Бушны чакырып тормагандыр могаен. Ярар, узган эшкә кар яуган диләр бездә.

    Шулайда, Минтимер әфәндегә 3-нче кат Татарстан президенты булу өчен күп көч куярга, зур дипломатик, ягъни мәсьәлән, яшерен килешүләр төзергә туры килде ахрысы. Беренчедән, үзе ике мәртәбә кулын куеп ант иткән Татарстан Конституциясенә тугры булырмын дип, Конституцияне тыныч вакытта бозды да куйды.Конституциядә акка кара белән язылган иде, президент булып сайланырга хокук ике мәртәбә генә каралган. Ничаво, Госсовет кесәдә булгач, теләсә ничек үзгәртеп була аны. Барда тыныч, кемдә каршы түгел Татарстанда, әйдә вакытында үзгәртеп куйик булмаса дип, Госсоветка күз кысу җитте, Госсовет сайлау вакытын алмаштырды да куйды. Тик менә Мәскәү кызыксыну белән Татарстандагы хәлләрне күзәтеп торганны гына абайламый калдылар ахрысы.

    Анысы шундук hөҗүмгә күчте, Дума депутатларымы дисең, Конституция мәхкәмәсе дисеңме (әлбәттә Рәсәйнеке, Татарстанның андый мәхкәмәсе юк, булса ул аны яклар иде), Хөкүмәтеме дисең, аерым Министрларымы дисең, журналистларымы дисең, барда ябырылдылар Шәймиевкә. Президент әфәнде хәйләкәр, ул бит татарларга азатлыкны көрәшмичә генә, Мәскәү белән елмаешып кына да алып бирәлә,ник юк-бар Татарстан Конституциясе өчен араны бозарга, конфротациягә керергә Рәсәй белән? Барып сөйләште, килеште, бетте китте, янәдән Госсовет җыелып декабердән - мартка президент сайлауын күчерде. Ә Рәсәй Думасы үз чиратында Шәймиев өчен махсус канун кабул итте, кайда рөхсәт бирелә федерация субъект башлыкларына өченче кат сайланырга. Башта Рәсәй законнарында да ике генә кат сайлану мөмкинчелеге каралган иде.

    Шулай, нигә баш катырып Рәсәй белән кануннар, бәйсезлек турында көрәшеп торырга, кайчак сөйләшептә теләгәнеңә ирешеп булганда? Менә бит баш, менә нинди акыл үзендә, нигә көрәш кирәк, килешеп максатка ирешеп булганда? Ә? Үз алдына шәхсән максатлар гына куйганда, әлбәттә ирешеп була, хәттә социаль тигезлегендә дә берникадәр уңышка ирешу мөмкин, ә менә милли максат куелса - юк, чөнки азатлыкны елмаешып кына алып булмый.

    Ә нәрсә исәбенә килешкән соң икән Мәскәү белән Минтимер әфәнде? Минтимер ага бер очрашуда шулай дип әйткән иде, "мин беркайчанда суверенитет дип әйткәнем булмады, гөмүмән андый сүзне бер чыгышымда да кулланмадым".

    Шәймиев чынлапта тугры кала бирә үз позициясенә, моны абайлап була инагурациядә ясаган чыгышыннанда, (МҖ N13, Җәннәткә иң туры юл-гыйлем hәм сабырлык), менә берәр өзек китерик шуннан: -Югославия, Израиль hәм башка илләр тәҗрибәсе төрле диндәге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең никадәр катлаулы hәм хәттә фаҗигале төс алуы мөмкин булуын күрсәтә. Бездә исә башка төрле тәҗрибә, аны күп илләрдә өйрәнәләр... Чаллыда шундый хәл булды. Аннан берничә егет Хаттаб лагерына барып эләккән. Күз алдына китерегез әле, хәзерге мәктәптә укып, 8- 10 класс тәмамлаган яшьләр. Кыска гына вакыт эчендә фундамистларга әйләнгәннәр. Күрәсең, анда өйрәтү-тәрбия бирүгә җитди карыйлар. Ләкин без бу күренешне үзебездә тамырыннан йолкып ташладык".

    Ягни, махсус органнар оештырган провакация буенча, мәдрәсәләр ябылды, спонсорлар куылды, ә шәкертләр 10-12 елга төрмәләргә ябылды. Шулай дип аңларга кирәк Минтимер аганың "тамырыннан йолканын". Ә инде тәрбия мәсләгенә килсәк, чынлапта безнең тәрбия яраксыз булып чыкты, чөнки ул урысны гына үрчетергә яраклы. Димәк, ел саен бодай чәчәбез, алабута урабыз була инде. Бу очракта нәрсә йолкарга - бодайнымы, алабутанымы?

    Шәймиев бодайны йолкый. Шулайда халык ярата үзен, нинди сихырчы үзләрен сихырлаган?

    Менә Кояш ханым нинди сүзләр белән үзенең бәгъреннән чыкан горурлыгын, борчуын белдерә:- "Татарстан бу шәхесебезне өч мәртәбә сайлаганчы түккән көчләрендә яхшы хәтерли. Шәймиев сайлаулар ташкынына кереп киткәнче ук безнең җомhурияткә хезмәт итте, ул-тумыштан туган халкы күз алдында. Мондый җитәкчене тагын кайдан табарсың?.. Президент биш елга гына сайлана бит.

    Җитмәсә, Минтимер Шәрипович хәзердән үк башкача бернинди сайлау- сайлануларга да катнашмаячагын белдереп куйды"(Мәдәни Җомга N 16, "Сайлаудан соң сыналу бар").

    Коммунизм кочагында тәрбияләнеп, иркәләнеп үскән (26 ел колхоз рәисе- коммунист баласы, башкалар кебек алабута ашап үсмәгәндер шәт), соңгыдан номенклатура исемлегенә кертелгән Шәймиев, бик күп җитәкчеләр кебек, ул гына түгел, менә Назарбаев, Акаев, Каримовлар да, көтелмәгәндә килгән милли азатлык белән аптырап калган иделәр. Ничә ел Назарбаев Мәскәүгә килеп, уртак дәүләт булмасада, хәттә бер югары күргәзмә органы булдырып булмасмы дип, тилмерде.

    Менә Прибалтик илләрен милли азатлык хафаландырмады бердә, чөнки алар бәйсезлек турында гель хыялланып яшәделәр, ә менә Мәскәү түрәләре кулыннан бирелгән ризык ашап үскән татар номенклатурасында милли хыяллар булмаган булып чыга. Ни чәчтең, шуны урасың, диләр бабайлар.

    Ярар, әле карыйк кыскача гына булсада өченче кат президентлыкка барган сайлау технологиясен. 2001-нче ел Шәймиевны президентлыкка сайлау, кабатлады Ельцинның 1996-нчы елдагы сайлау ысулын. Дөрес, биредә Ельциннан аермалы буларак, Шәймиевның рейтингы 2 процент кына түгел иде, әммә шулайда, аны халык өченче кат сайларга атлыгып тормый иде. Шәймиев, "Путин вертикале" Татарстанның суверинетын күздә тотканын белеп, сайлауларда җиңелрәк үтсен дип, сайлау вакытын 2001-нче мартыннан, 2000-нче елның декаберенә күчергән иде, эше барып чыкмады, Мәскәүнең планы башка иде. Мәскәү үз өстенлеген hәр чак күрсәтергә ярата, бер карашка вак мәсләк шикелле, әммә чынбарлыкта эш башкачарак, ул исәпли, әгәр бәләкәй эш дип республиканың үзенә инициатива бирсәң, ул аңа күнегеп китеп, зур эшләрдә дә инициативаны үз өстенә алачак. Ул уйлый, юк булмасын, инициатива бездән, ә үтәү алардан, дип. hәр чак шуңа омтыла.

    Мәскәү Шәймиевка башканы тәкдим итә: без сиңа булышырбыз сайлауда җиңәргә, борчылмагыз. Сез сайлаулар үткәрергә тиешле федераль закон буенча, үзегезнең законнарны тәңгәлләштерегез федеральныкына, Конституциягезне дә шулай ук. Без сине бик ашыктырмыйбыз, әммә процессны озакка сузарга ярамас. Декабергә өлгерәлмибез федераль законга үзгәреш кертергә, кайсы сиңа юл ачар өченче кат сайланырга, ә март аена өлгерәчәкбез.

    Шуңа күрә вакытын кире март аена кайтару шарт. Ә сайлауларга килгәндә, Сез үз законыгыздагы матдэне, кайсы таләп итә кандидаттан ике телне белүне, төшерегез. Монысы Сезнең сайлауны җиңеләйтәчәк, бер-ике-өч урыс кандидатлары президентлыкка теркәлү өчен. Билгеле, алар анда беркайчан сайланалмачак, әммә алар татарларны куркытырлар hәм алар мәҗбүр булыр Сезне тагы бер кат сайлап куярга. Мондый акыллы киңәштән кем баш тартсын?

    Бер юлы Мәскәү ничә куян ата: беренчедән Госсоветны мәҗбүр итә үзе кабул иткән сайлау вакытын үзгәртергә hәм ачыктан-ачык күрсәтә, Татарстан Госсоветның җитди орган булмавын, приципаль позициядә тормаганлыгын, алар кабул иткэн кануннар шушы язылган кәгазь бәясенән артмаганын, бу орган белән идарә итеп булачагын, теләсә кайсы кануннарын үзгәртергә мөмкинлеген. Икенчедән, Шәймиев өченче кат президент булып сайланганда Мәскәү PR технологиясенә таянуны хуп күреп, Мәскәү алдында бурычлы кала, ә бурыч ул түләнми калмый, өченчедән, ачык күренде, ни Госсовет, ни Шәймиев татарларга таянмавын, тулысынча Мәскәү кушканны үтәргә әзер икәнлекләрен. Мәскәү мәкәрле планнарын оста алып бара. Путин президент итеп сайлангач ук, Рәсәйне иске халәтенә кайтару юлларын актив эзләргә тотынды, хәер андый планнар Рәсәйдә hәр чак җитәрлек иде заманына карамыйча. Җиде Федераль округ төзеп, соңгыдан, Федераль Собраниены җимереп аңа алмашка бернинди вәкаләте булмаган Госсовет төзеп куйды. Федерация субъектларының абруйларын төшереп, Федераль Үзәкнең йогынтысын бергә-бер көчәйте, шушы адымнар субъектларның кануннарын федераль үзәкнеке белән тәңгәлләштерүне җиңеләйтте. Рәсәй Федерациясе әкренләп иске Рәсәй Империясенә якынлаштырылды, әлбәттә, 21-гасыр таләбләренә җайлаштырыбрак. Федераль Үзәкнең яңа борылышына башта ук Республикалар аяк чалмасыненар дип, федерализмның яңа концепциясен булдырырга кирәк дигән булып,Татарстан президентына шушы концепцияне төзү вазифасы йөкләтелде. Шәймиев шушы концепцияне бик тырышып эшләп чыгарды, 21-нче февральдә, Госсовет утырышында федерализмның яңа концепциясе буенча чыгыш ясарга тиеш иде. Путин иң соңгы мизгелдә, тотыда Госсоветның көн тәртибен алмаштырып куйды, янәсе, федерализм әле көтәлә, биредә ашагычрак мәсләк бар. Аңлашыла, Мәскәү өчен федерализмның кирәге бер кайчан булмады, ул аңа ризалашты тик 90-нчы елларда, милләтләр азатлык даулаган чакта, ә хәзер барда тыныч, тик бер чечен халкы гына кан эчендә. Аларны да, үзләре гаепле дигән фикер таратып, җәмгыятне битараф иттелэр.

    Бу вакытта инде Госдума үз законына үзгәреш кертеп, Шәймиевка өченче кат президентлыкка юл ачкан иде инде.

    Әле калды көтәргә генә, Шәймиевның өченче кат президент булып сайланган бурычларын түләүне. Татарстанның бәйсезлеген Минтимер ага биреп бетерде инде Рәсәйгә, ни Декларациядән, ни Референдумнан берни калмады, пшыйк кына.

    Менә бит ничек татарны кайгырта Шәймиев: "Хәер, Федераль үзэкнең этник компонентларга тиешле бәя биреп җиткермәве бер татарга гына кагыла торган проблема түгел, Русиядә вак халык дип атала торган барлык аз санлы халыкларга карый бу"(чыгыштан өзек). Хәтердә, Әмир Махмутовның 90-нчы еллардагы чыгышлары, ул hәр чак Рәсәйне күрше дәүләт дип кенә атый иде. Без ул чак үзебезне вак милләт вәкилләре дип санамый идек, киресенчә, Бөек татар милләте дия идек. Күрэсең, безнең түрәләр киресенчә, бөек тугел, татарны боек итеп күргәннәр.

    Шулайда, әле Рәсәйнең татардан алачагы күп, беренчедән аңа татарның йөрәгеннән-бәгреннән умырып алырга бәйсезлек-мөстәкыйллек хыялларын, хыялсыз милләт-канатсыз кош кебек, талпына ләкин күтәрелә алмый, икенчедән, татар графикасын латиницага күчереүне, милли университетны ачтырмау. Шоңар берабәр уздырылачак Казанның 1000 еллыгы, зур, тантаналы иттереп, татарга бер юаныч, Шәймиевка бер очко, тагы язачаклар: Менә бит ничек тырышты, әле беркемнеңдә хәленнән килмәгәнне- Казанның 1000 еллыгын уздырды, нинди татарга дан, диючеләр булыр. Башка бернинди, милләт өчен эшләр булмаячак, мәктәпләрдә татар телен укытулар сүлпәнәячәк, әкренләп 90-нчы елларда кабызылган милли учаклар сүнәчәк, сүндереләчәк...

    Ә латиницага күчү турында бернинди имеш-мимешләр булу мөмкин түгел, безнең хәлдә урыс мохитыннан бер карышка аерылу да, алга, киләчәккә бер зур адым атлаганга тиң. Күчәме Башкортстан латиницага юкмы, татар кая гына яшәсәдә күчәргә тиеш. Бу hәр татарның вөҗдан эше, милләт алдындагы бурычы, дип каралырга хаклы. Ә инде президент сайлауларына йомгак итеп шуны әйтәсе килә: Шәймиевның өченче кат сайлануы татар милләте өчен күбкә хәвевле, Грачевның Татарстан президенты булып сайлануына караганда. Ни өчен мин шулай дим? Моның ике сәбәбе бар, беренчесе, Шәймиев президент итеп янәдән калгач, татар халкы аңа ышанып тагы йокысын дәвам итәчәк, янәсе президентыбыз бар, ул милли мәнфәгатләрне яклар. Ул якламас, ә татар бу йокыдан бүтән уянмавы куркынычы бар.Грачев, Шашурин, президент итеп сайланган хәлдә, татар ачуланып йокысыннан уяныр иде, үз милли мәнфәгатен аны яклый алмаган шәхес кулына артык тапшырмас иде.

    Милли хәрәкәт күтәрелеп, үзенең лаеклы урынын алып, миллэт вахтасына басар иде. Менә ни өчен, зарарлы Шәймиевның президент булып калуы.

    Сәясәт уен диләр, ул чынлапта шулай, әммә төп уенчы биредә милләт үзе, оттырмас өчен уенны кора белергә кирәк. Нужно уметь блефовать и сбрасываться во время (карта уенындагы ике тимер кагыйдә). Менә ничек аны Мәскәү шуллерлары оста кора белә.

    1.05.2001 ел.



  • Мәскәү татары уйланулары
  • Халык саны ничек үзгәрә?
  • Безгә ни җитми?
  • Кырларсыз калабызмыни?
  • Конференциядән соң
  • Сагыш
  • Мәскәүдә түгәрәк өстәл
  • Төрки–татар цивилизациясе
  • Шаяру
  • Әдәбият һәм тәрәкыйят (Әдәби күзәтү)
  • Күчтәнечкә ике сүз
  • Кем ул Шүрәле?
  • Милли Юл адымнары
  • Кулланылган язма әсәрләр
  • Үзем турында





  • ← назад   ↑ наверх