• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мохаммят Миначев

    АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ...

    САБАЦАЙ–САФАҖӘЙ


    Зур, атаклы татар авылы, Пильнә районына керә, якында гына Сура елгасы ага, биш кенә чакрым. Хөсәен Фәезханов туган авыл, йортлары–1100 мәскәүчеләрнеке белән, авылда яшәүчеләрнеке–740 йорт, кешеләре–2345. Ә җәен кеше саны күпкә артык, шәһәрчеләр хисабына үсә. Бу авылда 5 мәчет эшләп килә, урта мәктәпләре бар, укыталар урыс телендә, татар теле фән буларак керә. Татар теле буенча 2 – укытучылары, 1–11–нче класслар өчен, мәктәптә–356 укучы.

    Бу авыл исемен үзгәртеп тора, ә халык болай биредә горур халык, бирешә торганнардан түгел, әммә шулайда, никтер иске исем Сабацайдан баш тарты. Без бу авылны Сабацай дип йөртсәк (үзләредә шулай атый), ә урыслар Сабачай–Сабачий, дип, соңгыдан бөтенләй Сабачий Остров дип атый башлагач, авыл халкы авыл исемен үзгәртеп, бөтенләй русча, «Красный Горка», йөртә башлый. Урыслар каршы түгел, язаларда куялар–Красная Горка дип, ә халык моңа барыбер риза булмыйча тотына татарча исем эзләргә, шуннан җиңел генә «Сабацай–Сабачай–Сафаҗәйгә» эверелә дә куя. Үз тарихыбызны белмәү аркылы килеп чыккан нәрсә бу, шундый ук хәл булды Парша авылы исеме беләндә, урыслар: «парша–парша–паршивый» дип үртәгәч, халык авыл исемен Тукайга алмаштыра узган гасырның 30–нчы елларында. Болай әлбәттә җиңел, әммә үтә беркатлык, тарихи атаманың серен ачыклыйсы урынга, алмаштырда куй имеш? Авыл администрация Башлыгы Вафа Камалетдиновтан сорыйм,–авыл исеме Сабацаймы, Сафаҗәйме, кайсы дөрес, дип сорыйм?

    –Бик сложный вопрос, мин уйлыйм, врядь ли Сафаҗәй булган, скорее всего– Сабацай булган, бу собака сүзеннән түгел, - дип өстәптә куйды. Мин аның белән килешәм, биредә бернинди «собака» сүзе юк һәм булырга да мөмкин түгел. Урысларга гына Сабацай атамасы хәтерләткән «собака» сүзен, алар шуннан чыгып хөкем сөргән. Әлдә Сабацайны, Сабачий Остравка әйләндерү, алар өчен отышлы да булып чыккан, ни генә әйтмә, татар җиренә килеп, аның мал–мөлкәтенә хуҗа булгач, инде ул аны юри кимсетә башлый.

    Һичшиксез, Сабацай авыл исеме төрки сүздән, ике сүз бергә кушылып– яңа сүз, «сабацай» килеп чыккан, соңгыдан авыл–торак исеме булып киткән. Билгеле булганча, «саба» кауым–кабилә исеме, һәм «цай–чай» борынгы төркиләрдә «су» мәгнәсендә йөргән, гап–гади генә килеп чыга: Саба кабиләсе «цай–чай»–су янында утырган дигән мәгнәгә ия.

    Тарихи чыганакларда, әле Геродот заманнарында ук тарихта эзе калган төрки телле «саба–савир» кабиләләре исеме, соңгыдан безнең эрага кадәр, безнең эрада шушы кабиләләр яшәгәннәре билгеле Урта Идел буйларында, Хазар каганатында, ә без шушы Каганатның төп халкы (карагыз Плетнва С.А, китабын «Хазары, половцы, печенеги»). Археолог А. Халиков шушы «саба–савирләрне» без яшәгән төбәкләрдә тапкан, «саба» сүзе татарлар яшәгән төбәкләрдә очрый, Татарстанда бар Саба районы, Сабалар дигән авыл. Димәк, татарлар өчен «саба» атамасы бердә ят нәрсә түгел. Минем уем буенча, бу урынга кайчандыр шушы кауымның бер өлеше килеп утырган, шуннан килә авыл исеме–Сабацай.

    Биредә бернинди этнеңдә, кочекныңда, собаканыңда катнашы юк, төрки кабиләсе сабадан гайре.

    Сабацайга килеп кердем җома көн үлә намазы алдыннан, башта гадәтләнгәнчә авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәляк булганнар һәйкәле янында булып, бу авыл шушы сугышка күпме корбан биргәнен карадым. Бу авылда –504, күрәсең иң күбе, Цүмбәлидә 400 өстенә, ә биредә тагыда күп. Нигәдер хәттә уртача татар авылларында да 300–дән ким булмый бу сан.

    Яңа мәчетләренә кереп җома намазын укып чыктым. Авыл администрация Башлыгы Вафа әфәнде Камалетдинов белән авыл хәлләре турында сөйләштек. Вафа әфәнде белән мин матбугат битлерендә таныш, аның «Туган Якта» басылган шигырьләрен укыганым бар, яхшы яза, чын шагыйрь диәр идем.

    –Мәскәү аяк чала безгә, яшләребезне йота бара, - ди Вафа Камалетдинов. Быел 39 бала 11–классны бетергән, уку йортларына керергә җыеналар, махсу уку йортларына: Мәскәү, Т– Новгород, Казан, Сергач шәһәрләренә юл тотачаклар. Биредә яшь муллар җәйләрдә мәчетләрдә яшьләрдә дин сабаклары бирәләр, Шамиль имам шундыйларның берсе. Авылдан китәләр төрлечә, араларында шундыйлары да бар:

    - Ильдар Аляутдинов гайләсе белән күчте Мәскәүгә ислам Университетына укытырга, Ринат Аляутдинов, Рамиль Аляутдинов– Финляндиәгә киттеләр имам булып, - ди авыл Башлыгы. Мондый китү, начар түгел, моның белән генә халык саны авылларда кимеми.

    -Авыл укучылары татар теле конкурсларында катнашалар, 10–нчы класс укучы Римма Аллямова 1–нче урынны яулады конкурста, - ди Вафа Камалетдинов.

    Бу авылда да начар тенденциә күзәтелә, елдан ел мәктәп балалары саны кими бара, 1999 елда мәктәптә 380 укучы булса, быел 356 укучы, биш елга 24 укучыга кимегән. Мәктәптә спорт секциәләре эшләп килә, биредә шәһәрдәгечә, берничә секциә: волейбол, баскетбол, тенис, шахмат, татар көрәше буенча. Шулай ук спорт бүлекләре клубта эшли, тагы штангы буенча секциә (тяжелая атлетика) ачмакчы булалар. Балалар барысы бергә–426, пенсиәгә чаклылар саны–830, пенсионерлар– 800, колхозда эшләүчеләре–230, фермер хуҗалыклары–9, аларда эшли, 80–90 кеше. Эшсезләр арасында күбрәк хатын–кызлар,ирләр–900, хатын–кызлар–1400. Менә нинди саннар, авыл димәссең.

    Авылда терлек күп, 365 баш сыер, үгезләр, бозаулар–670 баш, 6 көтүләре. Колхозда–1600 баш эре мөгезле терлек, 8–көтү, җирләре–4500 гектар, атлар, 20–30, җирләр пайларга бүленгән, пайга чыккан–2,5 гектар җир.

    Чәчүлек җирләре–4692 гектар, көтүлек– 815 га, урожай уртача 30 цетнер гектардан.

    14–шәхсән кибетләре (магазин), 4–кибет райпоныкы, 1 зур магазин–анда 3 кеше эшли, бу авылда 19 кибет. КБО (комбинат бытового обслуживание) бар, анда юләү цехы, парикмахерская эшли. Колхозлары ача тагы бер юләү цехы эш киемнәре (рабочая одежда) юләү буенча. Авыл тулаем газлаштырылган, йортлар, магазиннар, мәчетләр, бала бакчасы, мәктәп, фельдшерский пункт, элемтә бүлеге (почта), клуб, бөтенесенә газ кертелгән. Клубта спорт буенча 1 штат булдырылган, спорт заллары инвентарьлар белән җиһазлаштырылган, көрәш өчен матлар коверлары белән. Биредән чыкты күп Сабантуй батырлары, быелда Рамиль Нуриманов Сабантуй батыры булып Мәскәүдә калды, Моклака, Ишавыл, Уразовкада да быел Сабантуй батыры исемен яулаган.

    Сабацай халкы бик энергичный, эшчән, хәрәкәтчән халык, төрле–төрле һөнәр ияләре. Йон итек үзләре баса, плотниклары, каменьщиклары, бар, күрше авылларда эшләп йөриләр, акча эшлиләр. Ызба түбәләрен ябалар, сантехник эшләрен башкаралар, авылларда махсус канализация үткәрәләр, отделочный эшләрне башкаралар, мичләр салалар.

    Тагы бер күркәм сыйфаты бар авылның, ялгызак картларга ызба куеп бирәләр, спонсорлар ярдәм кыла. Колхоз яшьләргә яңа йортлар сала, 6 йорт төзиләр быел, яшьләргә шартлар тудыра, аерым яшәсеннәр, үзләре генә, дип.

    Бу татар авылы әкрен генә шәһәргә әверелеп бара, тагы берәр производство ачылса, яшләр күбрәк кала барса, бер 20 елдан шәһәр булачак. Беренче саф татар– мишәр каласы.



  • Кадым авыл
  • Койсуы
  • Мочали
  • Петрякс
  • Сабантуй
  • Йомгак


  • Икенче бүлек - Макаләләр
                ( Мәскәүдән милли проблемаларга бер караш)

  • Кая барасың Рәсәй түти?
  • Иске–яңа Шәймиев
  • Мәскәү татары уйланулары
  • Халык саны ничек үзгәрә?
  • Безгә ни җитми?
  • Кырларсыз калабызмыни?
  • Конференциядән соң
  • Сагыш
  • Мәскәүдә түгәрәк өстәл
  • Төрки–татар цивилизациясе
  • Шаяру
  • Әдәбият һәм тәрәкыйят (Әдәби күзәтү)
  • Күчтәнечкә ике сүз
  • Кем ул Шүрәле?
  • Милли Юл адымнары
  • Кулланылган язма әсәрләр
  • Үзем турында





  • ← назад   ↑ наверх