
Мохаммят Миначев
Тумышым белән Түбән Новогород өлкәсе, Яндавища авылыннан, анда тусамда гөмер узды Мәскәүдә. Китаплар укырга яратам, төрле китаплар укыдым, яратканнары татар – төрки тарихи буенча иделәр, һәм мин бу өлкәдә шактый белем тупладым. Актив позициядәге кеше буларак төрле түгәрәкләрдә катнаштым, Мәскәүдә үзэшчән татар түгәрәген җитәкләдем 1979-нче елда. Ул елларны Мәскәүдә милли тормыш шактый кайный, совет хөкүмәте татар милли сәнгатен кысып килсәдә, аңа карамастан татарлар шактый актив иделәр. Һәр атна Измаил паркында 1,5-2000 мең кеше җыела, шушнда фикердәшләр туплана иделәр, фикер алышулар, төрле яңалыклар белән уртаклашу, кыскасы милли уй-фикерләргә үсәргә урын бар иде. Совет системасы кризиска кереп чумганны сизелә иде, шуңа күрә фикер алышулар кызу бардылар, булачак үзгәрешләргә өметебез зур иде.
1987-нче елда беренче Сабантуй оештырдым, чөнки шушы хыял белән инде берничә ел мавыга идем. Ничек аны оештырырга, кайдан акчасын табарга һәм башка шундый проблемаларны чишү юлларын өйрәнгән идем. Ярдәмчеләрдә бар иде һәм тагы яңалары да табылды. 1988-нче елны беренче татар оешмасын оештырдык КЛТК “Туган тел”, мине рәис итеп сайлап куйдылар. Шуннан соң тагы активлашып киттек, Мәскәү мәктәпләрендә-бала бакчаларында татар теле факультатив рәвешендә булсада укыта башладылар, хэзерге 1186-номерлы мәктәп шушы еллар эшләре җимеше.
1989-90-нчы еллар РСФСР халык депутатына кандидат булып теркәлдем, сайлаучылар белән очраштым, чыгышлар ясадым, теледебатта катнаштым, һ. б. шундый эшләр. Мәскәүдә татар милли хәрәкәтенең башында идем, аны җитәкләдем, ВТОЦ корылтайларында катнаштым, шура әгзасы булып сайландым, якташлар өчен Комитет “Миҗгар” төзедем, аның рәисе булдым, ХД “Ватан” фиркасын төзеп аны җитәкләдем. Шушы эшләремне исәпкә алып, Милли Мәҗлес депутаты итеп 3-нче утырышында сайлап куйганнар иде, ул чак шушы җыелышта булмасамда. Хәзер шулай ук “Ватан” фиркасын җитәклим, милли мәнфәгатләребезне яклап төрле политик акциәләр үткәрәбез, мәкаләләр язам, төрле демократик форумнарда катнашам, хәттә урыс милләтчеләре җыелышларында да булгаларга туры килгәли. Бөтен җирдә татар милли мәнфәгатләреннән чыгып, Рәсәйнең федератив дәүләт сыйфатын яклап чыгышлар ясыйм. Без Рәсәйдә төп халык, шулай булгач безнең урын югарыда булырга тиешле, менә шушы юлдан атларга барча милләтәшләремне чакырам, чөнки башкача безнең милли-сәнгати ихтыяҗларыбызны берседә күтәрмәс һәм якламас.
-
Миначев Мохаммят Минач улы / Mo’kha’mma’t Minach uly Minachev
татарский писатель, правозащитник и общественный деятель.
-
© Миначев М.М.
← назад ↑ наверх