• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Габдулла Тукай

    Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

    Һәртөрле мөхәррирләр вә ярты мөхәррирләр милләтемез үлгән вә яки йоклаган дип язалар. Вакыйгъдә безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә, вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлануларына уянырга кирәк иде.

    Чөнки йокының, әлбәттә, әлбәттә, бер чиге булырга кирәк. Бәр тәкъдир милләтемез үлгән булса, без, үлгән милләтнең башы очында бер кәгазь кисәге булган гәзитәләр шыгырдатып, аны уята алырмызмы? Болай булгач, безнең гәзитәләр укыма-кымыз үлгән милләт, рәхмәтуллаһи галәйһи рухына ясин шә-риф укуга гына охшап калмасмы? Әллә милләтнең йокысы Гозәер пәйгамбәр йокысы кеби микән? Әллә-Мәксәлмина, Мәсли-на, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюшлар йокысы кеби микән? Соң ничек икән?

    Минем уемча, болай булырга кирәк: борын заманда безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә казандаш һәм чәйдәш булып, барчасы бергә, ачлы-туклы гына булса да, тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман мөл-кен алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр; һәртөрле җан-җанвар, кош-кортларны мө-сәххәр иткәннәр, хәтта тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри башлаганнар. Безнең милләт, мискин, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәр-халь һушы китеп егылган; «Сагълүк» китабыңча әйтсәм, мө-гаммә галәйһи булган. Менә шул ятудан безнең милләт һаман да ятадыр.

    Соң инде аны ничек һушына китерик?

    Бу тугърыда минем фикре касыйрем болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веер-лары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә итти-факъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын; шуннан соң бу вәгазьләрне сөйлик: «И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларның хәленә исең китмәсен; әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың; Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер, һәм бу галәм — га-ләмел-әсбабтыр. һәм дә ялан сөйләмәсе мөхаль вә мәмнугъ булган мөхбире садыйк әфәндемез дә: «Кеше тырышса, табар»,— боермышлардыр. Тырышкан вә тырмашкан вакытларында синең бабаларың булган Багдад вә Әндәлес әһалисе бик каты тәрәкъкый иттеләр. Аларны күргәндә башка милләтләр, синең кеби, һушлары китеп егылалар иде...»

    Менә бу сүзләр илә милләтне җуатып, милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда, милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кьшлган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт алданмасын.

    Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем — милләт үзе аерыр.



    Та кыямәт — мәңгегә, кыямәткәчә.
    Бәс — димәк.
    Мәзкүр рәвешләр — шул юллар, чаралар.
    Вакыйгъдә — чынында.
    Бәр тәкъдир — әгәр.
    Рәхмәтуллаһи галәйһи — Алла рәхмәте аңа булсын.
    Мөсәххәр итү — баш идерү.
    Дәрхаль — кинәт.
    Мөгаммә галәйһи — өртелгән, пәрдәләнгән.
    Фикре касыйрем — кыска фикерем.
    Иттихад вә иттифакъ — берләшү, бергәләп эшләү.
    һичкемгә хас түгел — аерым кешегә генә билгеләнмәгән.
    Галәм — галәмел-әсбабтыр — дөнья — сәбәпләр дөньясы.
    Мөхаль вә мәмнугъ — мөмкин булмаган һәм тыелган.
    Мөхбире садыйк — пәйгамбәр.
    Әһали — халыклар.
    Тәрәкъкый итте — алга китте.



    ← назад   ↑ наверх