• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Татарская мифология

    Мифологик хикәятләр


    ӨЙ ИЯСЕ (ӨЙ АНАСЫ)

    Өй иясе — өйләргә ияләшә торган, идән астын бик еөя торган, үзенең яраткан урыныннан төн урталарында гына чыга торган, өйне яратса, бик тырышып карый торган, озын чәчле, бик игелекле мәхлук ул.
    Өй иясе йортны киләсе бәла-казалардан саклый; йортка афәт киләсе булса, төннәрне йокламый үткәрә, төн буе пошынып йөри; ут казасы көтелсә, ул бер дә тик тора алмый, аһ-ваһ килеп, өй эчендә әле ары, әле бире чабып йөри; йоклаган кешеләрне ничек тә уятырга тырыша: әле аякларыннан тарта, әле бер-бер әйбер шакылдата, ди.
    Өй иясе, төнлә торып, йә башын тараса, йә иләк белән идәнгә он иләсә яхшылыкка була: бу өйгә байлык килә; җы-ласа, бакырса — яманлыкка була: моннан соң бу өйгә афәт ирешә, ярлылык баса. Өй иясе кайчагында җеп эрли, тик үзен бер дә күреп булмый. Өй иясе кабада эрләп бетерелмәгән түтәм калса гына эрли, ди. Өй иясе эрләп киткән кабада аннан калган түтәмне берәү эрләсә, аңа авыру йога, ди. Шуңа күрә дә түтәм калдырмаска кирәк икән, ди. Кичкә бетерми калдырсаң, кабаны аркасына әйләндереп салырга кирәк, ди. Ул чагында Өй иясе килеп ябышмый, ди.
    Өй иясен баксаң, яхшы асрасаң, ул күп игелек китерә, аның күңелен табу бик файдалы була. Өй иясенең күңелен табар өчен якшәмбе сәдакасы бирергә кирәк. Ул шуннан күп хезмәт итә, ди.
    Аның күңелен калдырырга бер дә ярамый, ди: чөнки күңеленә ошамаган бер эш эшләнсә, өйдә торучы кешеләргә кычу, төрле авырулар йога, ди; мәче шикелле өйдә тора торган хайваннар үлә башлый, ди. Идән астына шакшы су түккәнне Өй иясе бер дә яратмый, ди. Бик күңеле кала, ди, шакшы су түккән кеше шеш авыруына дучар була икән, ди. Мондый чакта өй иясенең күңелен табар өчен ботка пешерергә кирәк, ди. Шунсыз авырудан котыла алмыйсың икән, ди.
    Өй иясе үзенә каршы килгәнне бер дә яратмый. Ул берәүнең йә чәчен, йә сакалын үрсә, үзе сүтелгәнгәчә сүтмәскә кирәк. Әгәр сүтсәң, кыркып ташласаң, йә үләсең, йә зәгыйфь булып каласың, йә бүтән бер бәлагә юлыгасың, ди.
    Башка чыга, ягъни аерыла башласаң да, Өй иясен хәтердән чыгармаска кирәк, аның күңелен табып китәргә кирәк. Башка чыккан угыл яңа өйгә чыккач игелек күрим дисә, бер дә ансыз ярамый. Ул, яңа өйдән икмәк алып, атасыннан ризалык сорап, иске өйгә кереп, идән астына төшәргә тиеш; анда өч шәм яндырып, Өй иясеннән яңа йортта тынычлык, байлык, бәхет сорап, бер уч туфрак алырга кирәк. Аннан чыгып яңа йортка җиткәнче юлда кешедер, хайвандыр затына очрамыйча кайтып җитәргә кирәк.
    Әгәр юлда кеше йә хайван очраса, кулындагы туфракны ташлап, яңадан кайтып туфрак алып, өенә кайтып, яңа өйнең идән астына сибәргә кирәк. Туфрак алып кайтканда берәү юлда очраса, туфракның игелеге тими, ди. Әгәр берәү дә күрмәгәндә, алып кайтып, яңа өйнең идән астына сипсәң, яңа тормышың тыныч була, ди. Байлык килә, ди, бәхет ишеге ачыла, ди.
    Өй иясен бик аз кеше генә күрә ала икән. Ул берәүгә дә күренмәскә тырыша, әллә ничек аңсыздан гына күрүчеләр була икән. Моны безнең авылның түбән оч Мөхти бабай сөйли торган иде.
    — Үз күзем белән күрдем,— ди торган иде,— бер тапкыр аяз кичне йокымнан уянып китсәм, ни күзем белән күрим —
    алдымда берәү тора, гәүдәсе — адәм гәүдәсе. Мин моның Өй иясе икәнен белеп алдым да, үзем, ул сизмәсен дип, йокла-мышка сабыштым, Өй иясе бу чакта эскәмиядә киерелеп утырган, эрли дә эрли, орчык тавышы бөтен өй эченә ишетелә; башы, озын чәч белән булырга кирәк, бөтенләй томаланган, битен күпме күрәсем килсә дә күрә алмадым, миңа аркан утырган иде. Шуннан соң минем уянганны сизде булырга кирәк, тиз генә урыныннан торды, орчык-кабасын күтәрде дә мич артына кереп югалды.
    Картлар күп сынаган, күпне күргән була; бер сизенсәләр, икенчесендә бик тиз төшенеп алалар. Шул ук кеше сөйләгәне бар:
    — Безнең,— ди,— бер ак мәче бар иде. Ул бик яхшы торды, бик иркен йөрде, тук иде, гамь-гасәсе юк иде. Аннан соң кара мәче алдык. Өйгә чыккач, менә кара мәчебез көн-нән-көн арыклана, көннән-көн сыкрана, көннән-көн сыза башлады; ит ашатып карыйбыз — юк, симерми, ни белән генә сыйлама, алга бармый, ак мәче кебек көрәйми, безнең моңа исебез китә иде. Шуннан соң, «моны Өй иясе борчымыймы икән» дип, күңелебезгә килә иде.
    Менә бер тапкыр төн уртасында басудан кайтып керсәм, мич бантында нидер кыштырдый. Аннан карадым, моннан карадым, беркем дә юк. Идәнгә карасам, мәчем идәндә изелеп ята, тын алыр хәле калмаган, Өй иясе борчып бетергән. Шуннан соң кара мәчене күршеләргә бирдек, үзебез ак мәче алдык. Шушы ак мәчебез бөтенләй башкача булды: тукланды, симерде, бер дә борчылмый, шат, уйнап кына торды...



    АБЗАР ИЯСЕ (ЙОРТ АНАСЫ)

    Абзар иясе ишегалдында, йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфәтендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була. Йорт анасы терлекне генә карый, бигрәк тә ул атларны ярата. Сөйгән атының ялын тарый, читтән аңа җим алып килә, кай атларны ул бер дә яратмый, яратмаган атын төн буе борчып, йөдәтеп бетерә. Төн буе аңа атланып йөри, аның алдындагы җимне алып китеп, үзе сөйгән ат алдына илтеп сала. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып, боегып бетәләр, бик өшәнәләр. Мондый атларны, бөтенләй юкка чыкмас борын, ул йорттан читкә озатудан яхшысы юк.
    Абзар иясенең күңелен калдырырга бер дә ярамый. Ара-тирә генә булса да аның күңелен таба торырга кирәк. Аның кәефен бер бозсаң, ул бөтен йорттагы терлекләрне үтереп бетерә икән. Йорт анасы ат тагарагын пычратканны барыннан да бигрәк яратмый икән. Йорт анасы бер борчылып китсә, аны ипкә китерү өчен, аңа атап, ботка пешерергә кирәк, ди.
    Йорт анасын мин үзем дә күргәнем бар, кешеләрдән дә ишеткәнем бар. Безнең бер ак атыбыз бар иде. Урак өсте җитәрәк, көлтә кертергә кирәк булыр дип, икенче туры ат* алдык. Менә шул яңа туры атыбыз көннән-көн ядаулана, арыклана бара. Алган чакта симез, нык, уйнап кына тора торган ат, безгә килеп бер атна-ун көн торгач, бөтенләй эштән чыгып бетте. Карап торырлыгы калмады. Ничаклы аерым ашатып, сыйлап карасак та, ат кыяфәтенә кертеп булмады. Менә бер тапкыр, төнлә кайтып, ишегалдына керсәм, ат абзарында бик озын кеше шикелле бер карагай тора, ат чырылдый... тиз генә өйгә йөгереп кердем дә ут алып чыктым. Ни күзем белән күрим, әлеге яңа туры атыбызны Йорт анасы тагаракка чалкан салган, тагарактагы туры атка салган кибәкнең барысы да ак ат алдына күчкән.
    Берәү сөйләгәне бар:
    — Безнең, әти исән вакытта, ике көрән атыбыз бар иде. Әти үлгәннән соң, боларның берсен бик картайгач, йөккә ярамый башлагач, чалдым да аның урынына кара туры ат алдым. Хикмәт, шул кара туры ат көннән-көн арыклана, ябыклана барды, тора торгач бөтенләй эшлектән чыкты. Безгә килгәндә яллары үрелгән иде, безгә килгәч яллары сүтелеп тә, кырылып та бетте, бөтенләй ялсыз калды. Бер елдан бу атны ярты хакына саттым да, аның урынына яңадан көрән ат алдым. Менә бусы килгәндә начар гына иде. Безгә килгәч тә бөтенләй җан керде, таный алмассың, шулай төзәлде... Йортыбызга кара терлек ^кертергә ярамый иде. Йә үлә, йә имгәнә иде. Шул безнең Йорт анасы кара терлекне яратмый икән. Хәзер инде кара терлекне капкадан да эчкә атлатмыйм...


    ЙОРТ ИЯСЕН НИЧЕК АЛДАГАННАР

    Мин яшь чакта ирем белән яңа йортка күчтем. Күчкәннең икенче көнендә торсам, почмактан орчык белән зебер-зебер җеп эрләгән тавыш ишетелә, эрләүче үзе күренми. Шуннан мин моның Йорт иясе икәнен белеп сөендем инде. Йорт иясе өйдә шулай җеп эрләп утырса, ул өйгә бәхет-мул-лык тели дигән сүз, дип сөйлиләр иде бит электән үк. Тик Йорт иясе никтер атыбызны яратмады. Һәркөн иртән ат ап-ак күбеккә батып хәлсезләнгән була иде. Ирем беркөн саклап, күреп торган. Йорт иясе атны төнлә абзардан алып чыккан да, койрыгына ябышып, атны арты белән хәлдән тайдырганчы чаптырган. Ирем белән киңәштек тә атны иске өебезгә алып барырга булдык. Арбасына пумала салдык. Иске өйгә барып, пумаланы абзар почмагына сөяп калдырдык. Атны чаптырып өйгә алып кайттык. Шүннан соң гына ат хәл алды. Тазарып, матурланып китте. Йорт иясе аны борчымый башлады. Ә хәзер аның күренгәне юк.


    БИЧУРА

    Бичура хатын затыннан була. Буе — аршын ярым, иңе бер аршын була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда тора. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми. Бичура ияләшкән өйләрдә аның үзенә аерым бүлмә калдырулар да булгалаган.
    Бичура төнлә, өйгә кереп, аш табакларын, юмый калдырылган ашлы савыт-сабаның барысын да ялап чыга. Кайчагында, савыт-сабада күңеленә ошамаган бер нәрсә очраса, кулына эләккән бер әйберне төрлесен-төрле якка ыргыт-калап, бәреп, ватып, сындырып чыгып китә икән. Күңелен табар өчен Бичурага үзенә аерым бер табак, берничә кашык алып, табакка калдык ашлар салып, кеше йөрми торган бүлмәгә кертеп, тирәсенә кашыклар тезеп төнгә куялар. Иртәгесен табак коп-коры булып, ашның барысын Бичура ашаган, ялаган була. Шулай сыйласаң да, кайбер чакта чирләп китеп, шушы үзенә куелган табак белән кашыкларны ыргытып бәреп чыгып китә икән. Шуңа күрә Бичура ияләшкән өйдә бик сак торырга, аның теләгәнен белеп кенә эш итәргә кирәк була.
    Бичура өйдәге ир кешеләрне, бигрәк тә ялгыз тора торган егетләрне, тол ирләрне шаяртырга бик ярата: йә, йоклаганда килеп, муеныннан буа, йә аңсыздан төчкереп куркыта, йә тикмә тиккә өстенә утын агачы ыргыта, йә киез итек белән, йә кирпеч белән бәрә. Бичураның кайберсе шулай бик шая-ручан булып китә дә, өйдә торырлык хәл калмагач, хуҗалар өйне бөтенләй ташлап китәләр.
    Бер мулланың йорты бар икән, хатыны юк икән. Ялгыз кайта да түшәккә берүзе ята икән. Менә моны Бичура йөдәтә башлаган. Төн уртасы гына җитсен, мич башыннан бер нәрсә шап итеп төшә икән. Мулла торып эзли икән, эзли икән — өйдә беркем дә булмый икән. Төн саен шул эш була башлагач, мулла бөтенләй йөдәгән, аптыраган, ди. Мулланың бер мылтыгы бар икән, беркөн шуны корган да мендәр астына куйган. Төнлә яткан да Бичураның ыргытканын көтеп торган.
    Төн уртасы гына җиткән — мич башыннан бер кирпеч мулланың түшәгенә килеп төшкән. Шуннан мулла тиз генә мылтыкны алган да мич башына төзәп аткан. Бичурага берни дә булмаган, мулланың түшәгенә тагын бер әйбер килеп төшкән. Мулла тагын аткан, тагын бер әйбер төшкән. Шулай итеп мулла ата торган, аның өстенә мич башыннан киез итекләр, читекләр, утын агачлары, оеклар, иске бүрекләр, чыралар явып кына торган. Мулла аптырагач туктаган. Шуннан соң мич башыннан:
    — Хәзрәт, син укымышлы кеше, фәлән доганы укып атсаң, эшең пешә,— дип, хатын-кыз тавышы ишетелгән. Шуннан соң мулла, мылтыгын мич башына төзәп, доганы укып атып җибәргән, мич артында ыңгырашкан тавыш ишетелгән дә шуның белән беткән, ди. Мулла исә әле дә тыныч тора, ди, тыныч йоклый, ди...
    Бичураның кайбер яхшылары да очраштыргалый икән. Алар барысы да йокыда буып, өскә әйбер ыргытып, шаярып кына тормый икән. Бичура кайбер кешеләргә ияләшсә, өй хуҗасы байый икән. Ни кирәк булса; Бичура барын да табып китерә икән. Бичура бар чагында бай гына торган кешеләр, яхшы Бичура китсә, бөтенләй ярлыланып калалар икән.
    Борын-борын чакларда бер мулла бар икән. Менә шул муллага Бичура ияләшкән. Шуннан мулла көннән-көн байый башлаган: акчасы да арткан, терлекләре дә күбәйгән. Терлекләре тук икән, эре икән, күрекле икән. Карап карасаң, төнлә белән Бичура күршеләренең акчасын урлый икән дә муллага китерә икән. Күрше басуларыннан, күрше ындырларыннан, келәтләреннән, амбарларыннан солы урлап килә икән дә мулланың атларына да, терлекләренә дә ашата икән. Менә мулла тора торгач бик баеп киткән, Бичурадан бик туйган да аны өйдән куарга уйлаган. Күрше авылда бер имче карчык бар икән, мулла шул карчыкны чакыртып китергән дә имләп, йортны өшкертеп, бичураны куарга кушкан. Имче карчык өшкергән, имләгән дә киткән. Нәкъ шул кичне мулланың йортына ут капкан, барлык каралтылары, сыерлары, куйлары, игеннәре, өйләре янып беткән, мулла үзе күлмәкчән чыгып котыла алган. Йортка ут төртүчесе дә беленмәгән, ишегалдында ут белән йөргән кеше дә булмаган. Мулланың йорты янып беткән, күршеләренең бер казыкларына да, бер чыбыкларына да ут капмаган.


    ШҮРӘЛЕ

    Шүрәле кара урманнарда гына тора. Ул кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары бик озын да, тырнаклары бик каты да, бик озын. Аның бер-бер бармагы берәр сөям (чирек аршын) буйлыгы; тырнаклары берсе-берсе адәм бармагы буенда була. Капчык күк имиләре була. Аларны ул иңбашы аркылы аркасына салып йөри.
    Шүрәле кешене адаштырырга, кара урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул нәкъ кеше кебек кычкыра да, кеше аның янына таба китә. Ул тагы кычкыра. Кеше, менә җитәм дип, тавыш килгән якка бара. Шулай итеп, Шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша. Шүрәле алдаган кайбер кешеләр урман уртасында адашып калып һәлак тә булалар икән.
    Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса, якын килергә, күренергә курка икән. Берәүнең янында эте булса, аның янына әллә нигә дә якын килми икән, эттән ул бик курка, ди.
    Шүрәле күбрәк кеше күзенә яз көннәрендә, кояш чыкканда, йә кояш баеган чагында күренә, үзенең исемен атый, юлдан язганга йә адашканга сабышып, кешедән юл сорый. Ул очраганда, кешесенә карап, йә җылый, йә келеп-көлеп сөйләшеп китә дә ничек булса да кешене үз ягына аудара.
    Шүрәле үзе син сораган сүзгә каршы бер сүз дә әйтми, үзе бик күп сорашыргачярата. Шүрәлегә очрасаң, тешләреңне күрсәтергә бер дә яраэдый. Тешләреңне күрде исә, озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ул бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый. Инде бик күп кешеләрне, терлекләрне кытыклап үтергән, ди, ул.
    Шүрәле, кемгә генә очрамасын, кемне генә күрмәсен: «Кытыклы-мытыклы уйныйк әле»,— дип сорый, ди. Арка ягыңнан килсә, бик ерак булса да: «Әй, тукта әле, кети-кети уйныйк әле»,— дип кычкырып, артыңнан чаба, ди. Кеше белән бер уйный башласа, кети-кетисен бер дә туктатмый уйный да уйный бирә, кеше ничек кычкырмасын, ничек кенә бакырмасын, бер дә аңа-моңа карамый, ди, уйный, уйный, ди, актыгында кеше үлеп тә кала, ди.
    Шүрәле куа башласа, агымсуга таба чабарга кирәк, ди. Су аркылы йә сикереп, йә йөзеп чыгарга кирәк. Шүрәле шуннан соң суга якын килә дә су аркылы күчә алмый, аптырап кала. Ул суга батудан бик курка икән. Шуннан соң: «Бу суның башы кайда?»— дип, кешедән сорый, ди. Уңган кешеләр шуннан аңарга суның түбән ягын күрсәтәләр икән дә, Шүрәле су агымына таба чабып китә, ди. Бара, бара, бара да, барып диңгезгә җитә дә, аптырап тагы баягы урынга кайта да кадалып кала, ди. Суның чыккан ягын күрсәтсәң, бик тиз чабып китә дә, суның башыннан әйләнеп килеп җитә дә кытыклап үтерә, ди.
    Элек чакларда Шүрәле бик күп кешене кытыклап үтергән. Кешеләр моны ничек тә бетерергә юлын тапмыйлар икән. Менә бер бик усал егет урманга киткән, янына бер эт алган булган. Тик юлда барганда, бер куян чабып узган икән, эт шул куян артыннан чапкан. Егет нитикле кычкырса да, ничек итеп кенә чакырса да, эт әйләнеп тә карамаган. Кур-кудыр-нидер, ул-бу булыры есетнең исенә дә кереп чыкмаган. Менә урманга кереп киткән, бер бик калын агач кисеп, ботакларын арчып, арба буена чаклап кисеп кенә тора икән, янына Шүрәле килеп чыккан да:
    — Йә әле, егет, кети-кети уйныйк әле,— дип сораган. Егет тоткан да:
    — Шүрәлекәем, бик яхшы, иң элек кыса-кыса уйныйк әле, соңыннан кети-кети уйнарбыз,— дигән.
    Шүрәле:
    — Атың ничек?— дип сораган. Егет:
    — Атым Былтыр була,— дигән. Шуннан:
    — Ярар, алайса иң элек кыса-кыса уйныйк, аннан кети-кети уйнарбыз,— дип, Шүрәле егетнең сүзенә күнгән дә:
    — Кыса-кысаны ничек уйныйлар, мин аны белмим,— дигән. Егет әйткән:
    — Син карап тор, мин өйрәтермен,— дигән. Шүрәле:
    — Ярый, алайса,— дигән.
    Егет тоткан да агачның башын балта белән ярган, бер чөй ясаган да агачның ярыгына суккан, агачның ярыгы авызын ачкан икән, егет Шүрәлегә:
    — Менә шуның авызына бармагыңны тыгып тор,— дигән.
    Шүрәле бармагын куйган. Егет балта белән чөйнең очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы, шап итеп ябылып китеп, Шүрәленең бармагын да кысып алган. Шуннан соң менә кычкыра, ди, менә бакыра, ди, менә җылый, ди, менә җалына, ди. Егет бер сүз дә дәшми, атына утырган да чапкан, ди. Җыелган, ди, шүрәлеләр, сораганнар, ди: «Кем кысты?»—дип. Теге Шүрәле:
    — Былтыр кысты, Былтыр,— дигән, ди. Бүтәннәре «Былтыр кысты» дигән саен:
    — Җүләр, соң былтыр кысканга быел кычкыралармы, җүләр, җүләр! — ди-ди көлгәннәр генә, ди. Егет исә моны карамаган, чапкан, ди. Кайткан да, Шүрәлене алдаганын сөйләгән, шуннан соң бүтәннәр дә шулай итә башлаганнар, ди. Үзләрен: «Мин — Былтыр»,— дип әйтәләр, ди. Иң элек кыса-кыса уйнап алдап китәләр, ди. Шүрәлеләр әле дә булса шул сүзгә алданалар, ди. Шулай кыса-кыса уйнарга кызыгып, кытыклый-мытыклый уенын уйный алмый калалар, ди.
    Шүрәле ат өстендә йөрергә дә бик ярата, ди. Урманга якын ат көтүе күренсә, шуннан берсен сайлап ала да, атланып китә дә үтергәнче чаба, ди. Ат тирләп кайтса, аңа Шүрәле атланып чапкан икәне әллә каян билгеле була, ди. Ат көтүенә Шүрәле ияләшсә, атларының аркасына сумала сөртеп җибәрәләр икән. Ул атка Шүрәле атлана да, ди, шунда ябышып кала, ат өстеннән аерылмый, ябышкан килеш авылга кайтып килә дә, Шүрәлене шунда табып алалар, ди. Шүрәлене, ат өстеннән алып, йә казыклар белән кыйнап үтерәләр икән, йә мунчага ябалар да ут төртәләр, йә янып торган учакка ташлыйлар икән дә, шунда янып үлә икән. Тик бер ягы ярамый — Шүрәле үтергән авылда шуннан соң бер йорт та артмый, ди. Бик ярлы тормыш белән тора башлыйлар, ди, бик интегәләр, ди.
    Бер кара урман янында унбиш өйле бер авыл бар икән. Шул авылның ат көтүенә шүрәлеләр ияләшкән — атланалар да китәләр, йөдәтеп бетерәләр.
    Авыл кешеләре моннан ничек котылырга юл тапмагач, бер бик яхшы атның сыртына сумала сылап җибәргәннәр. Күп тә үтмәгән, ни күзләре белән күрсеннәр, атка берәү атланган, чабып йөри. Ат үзенең өстендә ят кеше икәнен сизгән дә туп-туры кайтып килгән, иясенең абзарына кереп киткән. Җыелган авылның бар кешеләре, ни әйтергә дә белми, тик карап торалар, ди. Ат өстендәге нәрсәне кем дияргә дә белмиләр, гәүдәсе хатын гәүдәсе, чәче кыска, үзе төкле, озын имиләрен иңбашына салган, үзе атның башына аркасы белән кирегә таба атланган да ябышкан, кузгала да алмый, башы кечкенә, күзләре бик зур, җылый да җылый, кычкыра да кычкыра...
    — Син кем?— дип сорыйлар, эндәшми.
    Шуннан соң кешеләр: «Моны нишләтәбез дә нишләтәбез?»— ди-ди сөйләнә торгач, җыелышып, бу Шүрәлене яндырырга сүз куешалар. Ут ягалар да Шүрәлене ат өстеннән кубарып алып утка илтәләр. Утка ташлаганда Шүрәле бо-ларга ялына башлаган, җылап-җылап ялынса да җибәрмиләр, тоталар да утка аталар. Шуннан соң Шүрәле бо ларны каргый-каргый янып үлә. Менә шушы Шүрәленең каргышы авылга төшә.
    Бу авылның кешеләре әле дә булса ярлы тормыш белән торалар, ди. Берәүнең дә ике өе юк, берәүнең дә иске игене калмый, кем генә күпме генә акча тапмасын, бер тиененә чаклы эчә дә бетерә, ди. Иртәгене искә дә китермиләр, киләсе көн өчен бер дә уйланмыйлар. Бик әшәке тормыш белән торалар да торалар, ди. Үзләре тормышларының уңайсызлыгын сизмиләр дә. «Барыбер безне Шүрәле каргаган, барыбер төзәлә алмыйбыз инде, Шүрәле безне дә, үзебезне дә, бар ыруыбызны да каргап китте, безгә дә көн юк, безнең балаларыбыз да көн күрмәсләр инде»,— ди-ди торалар да торалар, ди. «Барыбер безне Шүрәле каргаган — эшләсәк тә уңмыйбыз инде»,— диләр дә, яталар да яталар, ди.
    Тагын бер авылда шулай бер Шүрәлене атка сумала сылап тотканнар икән. Бик озак маташканнар. Берни дә итә алмаганнар, нитикле кыйнасалар да, ничек кенә каты суксалар да, Шүрәле күзен дә йоммый, ди, берни дә булмаган кеби тора да тора, ди.
    Шуннан соң бик йөдәгәч, куллары талып беткәч, бик биек яр бар икән — шуннан ташларга уйлаганнар. Ярдан ыргытып җибәргәннәр икән, Шүрәле бер дә исе китми-нитми ике аягын гына югары таба күтәргән дә, шуган да төшкән, шуннан яңадан тотып алганнар, бер агачка бәйләгәннәр дә агач төбенә ут куеп яндырганнар. Шул чагында Шүрәле бо ларны бик каты каргаган. Шул авылда әле дә булса бер йорт арткан саен янгын була, ди, йә яңа йорт, йә иске йорт, йә бар авыл янып бетә, ди. Бер өй дә артырга ярамый, ди. Ат исә Шүрәле янып бетәр-бетмәс чабып киткән дә югалган, ди. Әле дә булса таба алмыйлар, ди.
    Бер тапкыр бер бабай киткән урманга, утын кисәргә. Ул чагында урман әлеге кебек булмаган, бик зур булган да бик куе булган. Бабай утын кисә икән. Ерактан бер тавыш ишетелгән, бабайны янына чакырган. Бабай куркаклардан булмаган. Тоткан да шул чакырган якка таба киткән. Күпме генә бармасын, тавыш ерагая гына барган. Кояш иңеп караңгы төптә башлагач, бабай сизенгән дә иске урынына кайтмакчы булган. Күпме генә барса да, иске урынына җитә алмаган, әйләнә дә бер урынга чыга, әйләнә дә бер урынга кайтып килә икән. Төн буе йөргән, беркая да чыга алмаган. Икенче көн төш чагында гына урманнан чыгып бер авылга киткән. Ул авылга барса, ул үз авылы түгел икән. Әллә нинди унбиш чакрымдагы ят авыл булып чыккан.
    Икенче көнне туганнары, күршеләре, җыелышып, урманга бабайны эзләргә киткәннәр, барып карасалар, бабайның утын кискән урынын тапканнар, тик үзен, ничаклы кычкырып-кычкырып карасалар да, ничаклы эзләп-эзләп баксалар да, таба алмаганнар. Шуннан соң, күрше авылга туганнарына кунакка киткәндер дип, кайтып киткәннәр.
    Бабайның карчыгы изге карчык икән, күңеле сизгән дә иртә белән мулланы чакырырга, бабай исән-сау кайтса, корбан чалырга нәзер иткән. Икенче көн, мулланы чакырып, фатиха гына кыйлдырган икән, бабай да кайтып кергән. Бабай ул көнне бер сүз дә сөйли алмаган. Киндер кеби ап-ак агарган, төсе киткән, әллә нинди авыру кеше кеби сәлперәп торган да яткан. Икенче көнне, көндез генә уянып, үзен Шүрәле алдаганын, алдап урман уртасына, тыгызлыкка алып кергәнен, ничаклы күрергә тырышса да, Шүрәленең үзен күрә алмаганын сөйли алган.


    ТӨНГЕ ОЧРАШУ

    Әүвәл заманда бер егет урманга утынга барган. Урманда утын кисә башлаган. Шунда буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет уйлаган: «Инде мин нишлим»,— дип. Ул урманда Шүрәле барлыгын ишеткән булган. Бер агач башына менеп утырырга булган, төн чыкканчы: «Мине Шүрәлеләр күрмәсен»,— дип. Утыра икән агач башында егет, бер Шүрәле килеп чыккан. Моның кулында ямый торган чабатасы бар икән. Егет утырган агач төбендә кискә булган. Шүрәле шул кискәгә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Шул вакыт ай яктысын болыт каплаган. Хәзер, болыт каплагач, Шүрәлегә караңгы булды ич, чабатасын ямый алмый ич. Шүрәле, югары карап:
    — Ай, яктырт! Ай, яктырт!— дип әйтә икән.
    Шүрәленең югары каравы булган, егет куркуыннан агач башыннан аның өстенә егылып төшмәсенме! Болар куркуларыннан икесе ике якка чаба башлаганнар. Шүрәле уйлый икән: «Өстемә болыт төште»,— дип. Егет Шүрәледән кача, ди.


    ШҮРӘЛЕНЕ НИЧЕК АЛДАРГА

    Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе булган. Алар урманда, бик озак йөреп, тырыс тутырып, җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән. Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Алар күлгә су эчәргә киткәннәр инде. Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта куркалар да, карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк.
    Карый торгач, күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән. Үзләрен Шүрәле алдап йөрткәнен аңлагач, кызлар бик куркытканнар. Яңадан тирә-юньнән эзләп, юлны тапкан кебек булалар. Тагын озак баргач, карасалар — һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Куркып, елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә: бөтен киемен салып, кире ягы белән кия, башмакларын да алыштыра, сулын — уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә, карасалар — нәкъ юл буенда басып торалар. Шүрәле, киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган, ди.


    Мәцкәй*

    Әүвәл күп ашаучы, күп су эчүче кешеләрне «Мәцкәй» дип атыйлар иде безнең якта. Хатын, карчык затыннан була инде алар. Мәцкәй төнлә морҗадан ут булып оча, имеш. Шуңа мич капкачын япмый йокларга ярамый, диләр. Ут шары сиңа таба тәгәрәп килсә, аңа агач сәнәк белән кадарга кирәк икән. Иртән торуга «Мәцкәй» дип йөртелгән хатынның тәне тимгел-тимгел күгәреп чыга, диләр иде.
    Мин белгәндә берничә шундый кеше дөньядан үтте. Исемнәрен атарга ярамый: каргышлары төшә.


    УБЫР

    Убыр — ияләшкән кешесенең үзендә була торган бер нәрсә ул. Ул күбрәк хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы» диләр. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була: кечкенә генә бер чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә: «Түбәсе тишек, бу убырлы икән»,— диләр.
    Убырлы кеше йокыга киткәч, убыр аннан аерылып чыга да, уттан ясалган йомгак күк булып, морҗадан чыгып китә, аннан теләсә дуңгыз булып, теләсә кара мәче, кара эт булып аулакта йөри-йөри дә иясенә тагы кайтып килә. Убырның морҗадан чыгып йөрергә яратканын белгән тәҗрибәле кешеләр морҗаны томалап калдырырга кушалар.
    Убыр ир кешеләрнең исәнлек-саулыгы өчен куркынычлы түгел: ул үзе ирләрдән курка, ирләр күзенә күренүдән бик саклана. Убыр кешеләргә бик күп явызлык тидерә. Бигрәк тә хатын-кызга явызлык кылырга ярата. Шуның өчен дә убырны тотарга, аны үтерергә бик тырышалар. Убырны тоту да, үтерү дә бик кыен була. Чөнки убырны тота башласаң, ул шунда ук вак кына чаткыларга бүлгәләнә дә очып күздән югалып китә ала.
    Убырны тотарга юлын белсәң, бик җиңел икән. Аның име: күлмәгеңне сүтеп ятарга кирәк икән. Шуннан соң аяк очыңа килә дә ялына башлый икән. Сиңа, үзеңә, бала-чагаңа, ыру-тамырыңа, иптәшләреңә, үз күргәннәреңә, терлекләреңә кимчелек китермәскә сүз бирә икән. Мондый чагында Убырны кыйнасаң, бу Убырның иясе йокысыннан уянгач сызлана, имрәнә башлый, ди. Убырны кыйнаулар, сугулар барысы да шул Убыр иясенә кайтып тия икән.
    Инде Убыр, эт йә мәче булып, келәт асларындамы, баздамы йөргәнен сизсәң, энә белән күзен кадарга йә булмаса бер-бер җиренә яра ясарга кирәк, шул чагында иртә белән шул яра әлеге Убырның иясендә килеп чыга икән. Шуннан соң, Убыр иясе беленгәч, беркем дә аның янына бармый да, килми дә, үзенә дә якын китерми, аның белән бер йомыш та йомышлашмый, йөрешми башлый.
    Моннан башка Убырны тотарга тагын бер юл бар. Ике аерылы шомырт сәнәге йә булмаса ике аерылы агачны аласың да, аерыларын ике якка сындырып аерасың. Шуннан соң Убыр кеше булып алдыңа килә дә тезләнеп: «Мине кичерсәнә»,— дип ялына башлый. Шунда инде аны бик нык кына киссәң, икенче якын да килми.
    Ник соң ул тикле Убырдан куркалар дисәң, ул Убыр ияләшкән кешеләр бик кансыз булалар. Үзләрендә бар нәрсәгә бер дә күзләре туймый торган, төнлә белән чыгып кеше нәрсәсен урлый торган булалар. Убыр йөкле хатыннар өчен бигрәк куркыныч. Убыр яңа туган баланы алмаштырып китәргә бик үч була. Шуның өчен дә, бала туганда, хатын янында ирләрдән бер кеше булырга кирәк. Ир кеше булса, Убыр якын да килми, куркып кача.
    Убыр, хатын-кызга кылган кебек үк, терлекләргә дә явызлыгын тидерә. Бозауларны, тайларны, кәҗә бәтиләрен, бәрәннәрне алмаштырып куя. Хатыннарны, терлекләрне имәргә бик ярата. Терлекләрнең сөтен Убыр имсә, ул терлек йөкле булса — йөген сала, йөкле булмаса — авырый, сыза, актыгында үлеп тә куя.
    Убыр кешеләргә дә төрле чирләр чыгара. Тәннең бер җирен суырса, имсә, шул урынга чуан чыга, йә сыткы чыга, бирчәеп кала. Йә имеп куйса, кулсыз, аяксыз да калдыра ала. Кайчагында кешене суырса, ул кеше үз-үзеннән кычкыра башлый, сөйләнеп йөри башлый. Мондый чакта тирләп кайткан аттан тиз генә камытын салдырырга да кычкыра торган кешенең муенына салырга кирәк. Шул чагында ул кеше аны кем болай иткәнен әйтеп бирә.
    Убыр күбрәге хатын-кызга ияләшә дә, ахыр килеп, ничек булса да аның зарары сизелми калмый. Шуңа күрә андый хатын-кызларга якын килмәс булалар. Ул, Убырлы карчык булып, йә авылның ташландык бер җирендә ялгыз гына бер кечкенә генә өй сыман нәрсә корып тора башлый. Йә илдән ерак урман эчендә юлдан язганнарны үзенә тартып китерә торган булып, багучылык кыла, им-том итә башлый.
    Убырлы кеше үлсә дә, аның явызлыгы бетми. Убыр үзе ияләшкән кеше белән гүренә дә барып керә. Анда ул аны котыртып тора. Убырлы кеше үзенең гүреннән чыга да, йә берәү-берәүне бозып, йә имләп китә, йә бер-бер әйбер урлап, йә бер явызлык тидереп китә. Убырлы кешенең гүрендә җир өстеннән авызына җиткәнче тирән тишек була, убырлы кеше шул тишектән сулыш алып тора. Моннан котылдыру өчен ат тизәге белән шул тишекне тустырырга, аннан соң өстән имән казык кагып куярга кирәк. Йә булмаса, гүрне казып төшеп, убырлы кешенең аркасына имән казыгы кагып куярга кирәк. Шуннан соң аның явызлыгы кемгә дә тими башлый.


    ТОКЫЙ ЧОКЫРЫ

    Токый кушаматлы Хәмәкәй бабай үлгәч, убыр булып, ут булып, авылга Иске Кормашка өенә кайта. Ишек-тәрәзәләр бисмилла әйтеп ябылганлыктан, аннан керә алмый, морҗадан керә. Ул кайтып керүгә, өйдәге бар кеше гырлап йоклый башлый.
    Минем хатынның әтисе — минем бабай — аларның өенә эшкә әйтергә барган да дөбердәткән. Ишек ачучы булмаган, берәүне дә уята алмаган. Капкадан кире чыгып барганда күрә: морҗадан тубал кебек ут атылып чыга да югары очка — зияратка — таба тәгәрәп китә. Шуннан соң гына өй хуҗасы уяна. Ул, чыгып: «Кем бар анда, нәрсә ЭНЕЛӘП йөри?»— дип эндәшә. Бабай берни әйтми кайтып китә.
    Тәгәрәп йөргән тубал кебек утны күреп, авыл халкы — хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-коры бик курыкканнар. Шуннан соң аның каберен ачып, ләхетен чатлык агач белән кадаклап куялар. Алай да җиңә алмыйлар — убыр һаман чыга. Хәзер мир җыены карар чыгара: казып алып яндырырга.
    Шуннан соң казып алалар да, Әшмышты чокырына алып килеп, әрдәнә өеп, керосин сибеп, ут төртеп яндыралар. Шуннан андый утның йөргәне булмаган, диләр. Әлеге чокыр Токый чокыры дип йөртелә бантлый.


    АЛБАСТЫ

    Албасты бер явыз көч була. Ул ташландык өйләрдә, тирес түгелгән елгаларда, басуларда, болыннарда тора.
    Албасты күзгә кеше булып, кибән булып, чүмәлә булып, туйра булып, бик зур печән йөге булып күренә. Албасты кешене килеп баса да изә, шуннан канын эчәргә тотына. Албастыга бастырылган кеше үзенең йөрәге типкәнен сизә бантлый, тын ала алмый, буыла.
    Албасты йоклаган көнгене буарга да бик ярата. Ул килеп буа бантлагач, кеше бастырыла, ничаклы кычкырмакчы булса да, кычкыра алмый. Бары тик бик каты куркып китсә, Албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уянып китә.
    Албасты кайчагында, бик зур чүмәлә булып, юлда барган кешегә ияреп тә бара. Албасты эт өргән, әтәч кычкырган тавышны бер дә яратмый, ишетте исә качып юк була.
    Берәү каладан кайтып бара икән. Бер белгән авылына ике-өч чакрым гына калгач, юлның ике ягында кинәттән бик биек ике печән чүмәләсе килеп чыккан. Берсенең янында ут бар, ди. Менә бу кеше, бу ни булды дип, аптырап киткән. Атын куа башлаган. Ат, күпме чапса да, бу ике чүмәләдән уза алмый. Барганнар, барганнар, бер дә чүмәләдән уза алмаганнар. Менә бу кеше, аягүрә торып, атын кыйный-кыйный куып чаба башлаган. Чүмәләләрдән бер дә уза алмаган. Актыгында барып чыккан бер урманга. Ул тирәдә бер дә урман булмаска тиеш икән. Шуннан соң бу кеше чүмәләнең Албасты икәнен белгән дә бик курыккан. Тагын атын куа башлаган. Урман эченнән кыңгырау тавышлары, сыер мөгрәгән, ат кешнәгән, җырлаган тавышлар ишетелә башлаган. Барган, барган — урманның очы да юк, чите дә күренми. Бер дә чыга алмаган. Әйләнеп караса, әлеге ике чүмәлә әле дә янында тора. Инде ни булса булыр, дигән дә, арбасына бөгәрләнеп яткан да атын үз иркенә җибәргән. Менә кинәттән әтәч кычкырган тавыш ишетелгән. Торып караса, чүмәләләр дә юк, авыл да якында гына тора. Куанычыннан ни эшләргә белмәгән. Аты җиңеләеп киткән. Кыйнап чаба алмаган атны тартып торып булмый, чаба, ди. Менә озак та үтми авылларына да кайтып җиткәннәр.


    ӨРӘК

    Өрәк кеше көчләп үтерелгән урында, йә булмаса кеше каны агызылган җирдә була, күбрәк көчләп үтерелгән кешенең гүре өстендә күренә. Кешеләргә ул күп усаллык тидерми. Аның йә йөренгәнен генә, йә ачы тавыш белән моңланып җылап утырганын гына ерактан күрәләр. Өрәк, күбрәк көчләп үтерүчегә килеп, ишеген йә тәрәзәсен кагып, үзен үтерергә сорап, үтерүченең тәңкәсенә тия. Үтерүче кайчагында шуннан миңгерәеп, тинтәк булып та кала. Өрәк бурыч ияләренә килеп тә бик нык йөдәтә, үзе бер дә явызлык тидерми. Ул бары тик уйламаганда килеп чыгып куркыта гына. Өрәк якын килсә, әшәке сүзләр белән сүгенергә генә кирәк. Ул шуннан соң якын да килми. Сүгенүдән башка аны бер нәрсә белән дә куркытып булмый.
    Бер хатын, төнлә белән арбасына утырып, ялгыз юлда бара икән. Бер күпергә җиткән. Күпер өстендә, күпер читенә таянып, ап-ак киемле карт тора. Кулында озын таяк. Баягы хатын, аны-моны уйламаган, шунда килеп кергән. Күпердәге карт моңа:
    — Абыстай, арбаңа мине дә утыртсана,— дип сораган. Хатын каршы эндәшми генә үткән дә киткән. Байтак киткәч исенә төшеп әйләнеп караса, карт әле дә шунда тора икән. Кинәт ул бик зур ут йомгагы булган да, тәгәрәп, моның артыннан җитеп, бер матур гына, кечкенә генә кызга әверелгән дә арбага менеп тә утырган. Хатын атны куып карый, ат тарта алмый. Арбада шул кечкенә кыздан башка бер әйбер дә булмаса да, ат алтмыш батман* йөк тарткан күк тарта башлаган.
    Күпме кыйнаса да, ат алга бара алмаган. Шуннан хатын укына башлаган, күпме укынса да кыздан айный алмаган. Шуннан соң кызны сүгә башлаган. Алай да кыз төшмәгән. Кулындагы чыбык белән кыйнарга тотынган. Кыз шуннан соң: «Җиңгә, исән-сау кайтмассың»,— дип куркыта башлаган. Шуннан хатын арбадан төшеп кыйный башласа, кыз төшә икән. Яңадан арбасына утырса, кыз сикерә дә менә икән. Ничек итеп тә булдыра алмагач, хатын тоткан да атын туарып, кире якка борып, атның башын арбага таба борып җиккән икән — кыз югалган да киткән. Шуннан бераз гына торгач, хатын атны яңадан әйләндереп җиккән дә авылына кайтып киткән.


    СУ БАБАСЫ

    Җир өстендәге кыр вә төрле җирләргә ияләшеп, төрле урыннарга баш: булып тора торган әйберләр кебек, суда ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар да бар: алар — Су бабасы, Су иясе, Су анасы. Болар суның — күлләрнең, диңгезләрнең, иделләрнең иң тирән җирендә торалар. Алар су коенырга төшкән кайбер кешеләрне үзләренә тартып та алалар. Бик сирәк кенә кеше күзенә кеше булып та күренәләр. Су анасы кайчагында, басмага чыгып утырып, ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын йә көмеш тарак белән тарый. Боларның ачуларын китерсәң, алар шушы үзләре торган суда каты дулкыннар ясыйлар. Шундый суда коенган кешеләрнең кайберләрен үзләренә тартып алалар. Кайберләренең тәннәренә сулы кабырчыклар чыгаралар. Мондый авыру булса, су ияләренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен тоз белән он алып, болгаштырып бер уч алырга да шушы коенган җиргә барып сибәргә кирәк, йә булмаса шушы тозлы онны авыру чыккан урынга чүпрәк белән бәйләп, суга тыгып торырга кирәк. Боларны эшләгәндә:

    Каян килдең, шунда кит; Ияңә шуны илтеп бир,—диеп өч тапкыр әйтергә кирәк.

    Бер судан, йә булмаса бер чишмәдән, бер коедан яңа башлап су ала башлаганда, йә булмаса бер судан беренче тапкыр су эчсәң дә, Су иясенең күңелен табарга кирәк. Моның өчен ир кеше булса — сакалыннан бер төк йолкып, хатын булса — толымыннан бер чәч йолкып, шул суга ташларга тиеш.
    Су бабасы, бар тирә-як суларының иң зурысында гына, иң тирән җирендә генә яшәп, шул тирәдәге суларның барына да баш булып, боерык таратып кына тора. Ул инде бик картайган, бүтән су ияләре аны олуглап кына, ни кушса шуны эшләргә көтеп кенә торалар. Ул бик кирәк чагында гына, бик зур йомышларда гына эшләргә катнаша, боерыклар чыгара.


    СУ ИЯСЕ

    Су иясе, нинди генә су булмасын, шунда тора. Кирәк кечкенә елга булсын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда яши бирә. Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләрсымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар. Ул бик юк кына эшкә ачулана да, йә тегермән буаларын ерып җибәрә, йә булмаса бер җирдә балыкчыларның балык тотканын күрә дә, ул тирәдән бар балыкны куып җибәрә, йә булмаса су якынындагы кешеләрне, терлекләрне, тотып, су астына тарта да шунда буып үтерә.
    Су иясе кайчагында базарларга чыгып йөри, анда тәмле ашамлыклар, татлы җимешләр сатып алып, шунда ашый, аның акчасы бик күп, ди.
    Су иясе бик аңгыра була икән. Ул бер нәрсәне дә абайлап бетерә алмый, ди. Бервакыт бер агай су янында ашап-эчеп ял итәргә туктаган, чабаталарын чишеп-кагып куйган да, кашынып утыра икән. Судан Су иясе килеп чыккан.
    — Ни эшләп утырасың, агай?— ди икән. Агай әйткән:
    — Комнан аркан ишеп утырам,— дигән. Су иясе:
    — Ул аркан белән ни эшләмәкче буласың?— дигән. Агай әйткән:
    — Менә шушы күлне күккә асып куеп киптермәкче булам,— дигән.
    Шуннан соң Су иясе бик курыккан да:
    — Безнең тора торган урыныбызны бетерә күрмәсәнә, ни теләсәң, шуны бирәм, күпме акча теләсәң, шул тикле акча табып китерәм, тик оябызны гына туздыра күрмә!— диеп елаган.
    Агай әйткән:
    — Ярар алайса, менә шушы бүрек тулганчы акча китерсәң, киптермәм,— дигән.
    Шуннан соң Су иясе күл төбенә акча алырга киткән. Агай исә шул арада бер тирән чокыр казып, аның өстенә бүрегенең түбәсен тишеп тотып торган. Су иясе килеп чыккан да акчаны бүреккә салган. Акча бүрекнең төбенә дә ягылмаган. Шуннан яңадан алып килеп салган, алай да тулмаган. Әллә ничә тапкыр төшеп-чыгып акча салгач кына — чокыр да, бүрек тә тулгач кына, Су иясе тынычлап күл төбенә төшеп киткән.
    Су иясе, бик җүләрсымак кына итеп, хатынын көнләшә, ди. Хатыны, яшь кыз булып, су читенә — ай яктысына чыгып, алтын тарак белән озын чәчен тарый башласа, менә тотына, ди, ачуланырга, менә тотына, ди, судагы бар җәнлекләрне куарга, менә тотына, ди, тегермән буаларын ерырга. Шул чагында су коенган кешене очратса, бер дә су астына тартып алып үтерми калмый, ди. Ул хатынымның йөзен ирләр күрә, дип бик курка, ди, коена торган ирләрдән бик көнләшә, ди.


    СУ АНАСЫ

    Су анасы ай яктысында бик еш басмага чыгып чәчен тараганга, аны еш күреп була, ди. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да, бик үк зифа түгел: толымы җиргә җиткән — бик озын, башы бик зур, озынча; күзләре бик зур, том кара, атылып чыгарга тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик аз кешегә дә «Су анасы» диләр), күкрәге бик киң, алга бик калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.
    Су анасы ярга чыгып чәчен тараганда, кинәттән килеп чыксаң, бик куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә»,— ди-ди, килеп сорап йөдәтә, ди. Яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә, төнлә суга барсаң, тамак кыра-кыра барырга кирәк, Ди.
    Су анасы балалар канын имәргә бик ярата, ди. Ул коенырга төшкән балаларны алып китә дә су астында канын имеп үтереп ташлый, ди. Аңар бала биргән кешене бик ярата, ди. Ирләрне үзенә чакырып кунак итәргә дә бик ярата, ди. Бер тапкыр Су анасы бер тегермәнчегә килгән дә:
    — Йә бер бала бир, йә үзең кунакка кил,— дигән, ди. Тегермәнче бик курыккан да, бала да бирмәскә, үзе дә
    бармаска уйлаган. Шуннан Су анасы:
    — Алай исә мин синең тегермән буаңны ерып йөдәтермен,— дигән.
    Тегермәнче әйткән:
    — Йөдәтсәң йөдәтерсең, мин бала бирә алмыйм,— дигән. Шуннан Су анасы бик ачуланып киткән. Икенче көнне
    әллә ничә ел нинди зур ташуда да ерылмаган буа яңгырсыз-нисез чакта ерылган да киткән. Шуннан яңадан буганнар, яңадан ерылган. Тагын буган, тагын ерылган. Актыгында тегермәнче бер аучыга, акча биреп, бала китерергә кушкан. Аучы унбиш яшәр бер бала алып килгән дә, үрдәк эзләп йөреп, бер үрдәк аткан. Шуннан балага кереп алырга кушкан. Бала чишенеп кереп киткән. Су билдән генә булса да, батып югалган. Икенче көнне баланың гәүдәсен әллә кайдан ерактан, су астыннан табып алганнар.
    Менә шуннан соң Су анасы, тегермәнчегә килеп: «Игелек күр»,— дигән. Үзенә кунакка чакырган. Тегермәнче бап: тарткан. Шуннан Су анасы көненә утызар-егермешәр тапкыр килеп чакыра башлагач, тегермәнче барырга күнгән. Су анасы, суга якынлашкач, тегермәнчегә күзен йомарга кушкан. Тегермәнче күзен йомган. Күп тә үтмәгән, күзен ачарга кушкан. Күзен ачып караса, су астында пыяладан ясаган өйдә булганын күргән. Өй ханнар сараена охшаш бизәлгән икән. Су анасы шуннан соң ни теләсә шуның белән сыйлап озатып җибәргән.



    ШАХТА ИЯСЕ

    Шахта иясе сызгыра, мәче булып кычкыра, яшь бала булып җылый, аю булып үкерә, эт булып улый. Забой ишеләсе булса, Шахта иясе шахтерга: «Кит! Кит! Кит!»—дип кычкыра. Шахтер шул сүзләрдән соң китү белән, забой гөрселдәп ишелә. Шахтер Шахта иясен гел тыңларга тиеш. Тыңласа, шахта эшендә җиңеллек була, Шахта иясе аңа булыша. Ләкин, шахтер Шахта иясенең булышуын беркемгә дә әйтмәскә тиеш. Әгәр шахтер моны әйтсә, Шахта иясе ул кешене бастырып үтерә.


    ШАХТА ИЯСЕНЕҢ АЧУЫ

    Бер шахтер бик күп эшләгән. Ул, башка шахтерлар шикелле, күмерне азапланып чапмаган, кәйләсен күмергә акрын гына бәреп торган, күмер үзлегеннән ишелгән. Ул күмерен бер вакытта да үзе төямәгән, яңадан эшкә килгәндә, аның күмер чаба торган урыны әзер булган, ташларны, порода-ларны җыештырасы булмаган, эшне һәрвакыт чиста забойда башлаган. Аның өчен Шахта иясе эшләгән. Аның иптәшләре:
    — Син ничек болай бездән күп эшлисең, армыйсың да, чапкан урыныңны да чистартып тормыйсың, кай арада өлгерәсең?— дип сорыйлар икән. Шахтер башта бу серен беркемгә дә белдермәгән. Соңыннан серне якын бер дустына ачкан, шуннан соң Шахта иясе ачуланган. Бу шахтер икенче көнне эшкә төшкәч, аның алдына күмер арасыннан бер бик зур бака килеп чыккан да күзләрен акайтып карап торган. Озак та үтмәгән, бака югалган, һәм шахтер эшли башлагач та, аның өстенә порода ишелеп төшкән. Шахтерга: «Ялгыш-
    тың!»— дигән сүз ишетелгән.
    Шахтер: «Шахта иясе миңа ачуланды»,— дип, эшкә икенче забойга төшкән. Яңа забойда эшләве аңа инде бик авыр булган.




    ← назад   ↑ наверх