• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зыя Мансур

    Зыя Мансур

    1916 - 1965

    Зыя Мансур (Зыя Мансур улы Мансуров) 1916 елның 17 декабрендә хәзерге Башкортстан АССРның Дүртөйле районы Җитембәк авылында игенче гаиләсендә туа. 1937 елда урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: Дүртөйле район газетасында башта корректор, соңга таба әдәби сотрудник булып эшли. 1939 елда гаскәри хезмәткә алына һәм, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк хәрби-пехота мәктәбенә җибәрелеп, 1941 елның ахырында аны тәмамлап чыга, аннары 1942 елның башыннан сугыш беткәнчегә хәтле хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә, авыр сугышларда катнаша, яралана, фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугышта чакта ул Коммунистлар партиясе сафына член итеп алына.
    Армиядән демобилизацияләнгәч, 3. Мансур туган якларына кайта һәм 1946—-1949 еллар арасында Дүртөйле район үзәгендә радиотапшырулар дикторы, аннары Илеш районы Культура йортының директоры булып эшли. 1949 елның җәендә Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның филология факультетына укырга керә, ләкин ике елдан сәламәтлеге начараю аркасында укуын ташларга мәҗбүр була һәм Татарстан радиокоми-тетында әдәби тапшырулар редакторы булып эшли башлый. 1953—1955 елларда 3. Мансур «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасында, ә 1956 елдан фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
    Зыя Мансур поэзиягә давыллы сугыш елларында килә. Аның Ватан азатлыгы өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет солдатының патриот хисләрен, кичерешләрен чагылдырган беренче лирик шигырьләре утлы-ялкынлы фронт тормышы шартларында —окопларда һәм солдат землянкаларында язылалар. Инде сугыш афәте бетеп, тыныч тормышка кайткач, шагыйрьнең иҗат омтылышлары өчен киң мәйдан ачыла. Ул дәртләнеп-ялкынланып иҗат эшенә чума. 1950 елда, университетта укыган чагында, аның «Язгы ташкыннар» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, аннары ул ел аралаш диярлек яңа китап бирә бара. Гомумән, үзе исән чагында Зыя Мансурның ун җыентыгы басылып чыга (1966 елда нәшер ителгән «Этаплар китабы»н да шагыйрь үзе төзеп калдыра).
    Зыя Мансур иң беренче чиратта лирик шагыйрь. Иҗатына хас сыйфатлар — халыкчан гадилек, табигыйлек, оптимистик рух һәм кешелеклелек бигрәк тә аның лирик шигырьләрендә ачык гәүдәләнә. Шагыйрьнең тематикасы да киң. Яшьлек һәм мәхәббәт, туган ил, заман һәм буыннар язмышы, яшәүнең мәгънәсе, кешеләр арасындагы дуслык-иптәшлек һәм әхлак мөнәсәбәтләре— лирик шигырьләрендә шагыйрь әнә шулар турында уйлана, фикер йөртә.
    Юмор-сатира — Зыя Мансур иҗатының шулай ук көчле якларыннан берсе. Тормышның ямен китәрүче аерым типлар: карьеристлар, бюрократлар, исерекләр, халыкара сугыш чукмарлары, буржуаз журналистлар һ. б. шагыйрьнең сатирик әсәрләренә төп материал хезмәтен үтиләр. Аларны тән« кыйтьләү өчен автор сатира жанрының төрле формаларына мөрәҗәгать итә (мәсәл, памфлет, пародия, эпиграмма һ. б.).
    3. Мансур балалар өчен дә иҗат иткән шагыйрь. Аның мәктәп тормышы, табигать күренешләре турындагы шигырьләрен, «Омтылу» (1951), «Озын колак баласы Елак-Мылак» (1955) кебек поэма-әкиятләрен балалар яратып укыйлар.
    Зыя Мансур 1965 елның 11 ноябрендә Казанда вафат булды. Ул 1955 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Сайланма әсәрләр: Поэмалар, шигырьләр, җырлар/Кереш сүз. авт. 3. Мәҗитов,—Казан: Таткитнәшр., 1972.—303 б. (Шигырь к-ханәсе). 5000.
    Сайланма шигырьләр/Авторның биогр. белешмәсе белән.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—284 б., портр. 4000.
    Язгы ташкыннар: (Шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1950.—80 б. 3065.
    Омтылу: Әкият.—Казан: Татгосиздат, 1951.—36 б. 3065.
    Казан җыры: (Шигырьләр җыентыгы).— Казан: Татгосиздат, 1953.—38 б. 3000.
    Ләйсән: Шигырьләр.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.—101 б. 3000.
    Уйланулар: [Шигырьләр. Авт. биогр. белешмәсе белән].— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—144 б. 2000.
    Озын колак баласы Елак-Мылак: (Шигырь).— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 16 б. 15000.
    Май җыры: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 46 б. 7000.
    Кырлар сулышы: Яңа шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1961.—52 б. 4 000.
    Ак розалар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 79 б. 7000. Рец.: Рафиков С. һәм Латыйп Г. Шагыйрьнең уңышы.— Соц. Татарстан, 1964, 22 март.
    Этаплар китабы: Сайланма әсәрләр. [Г. Хуҗиев кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 192 б., рәс-ле, 1 б. портр. 6000.
    Үрләргә күңелем гашыйк: (Шигырьләр, поэмалар).—Казан: Таткитнәшр., 1968.— 143 б. 4000. Рец.: Нурмөхәммәтов Т.— Соц. Татарстан, 1968, 25 май.
    Озын колак баласы Елак-Мылак: Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 128 б. 8000.
    В эту минуту: Стихи/Авториз. пер. с татар. Р. Сефа.— М.: Сов. писатель, 1960.— 100 с. 2000. Лейсан — весенний дождь: Стихи/Пер. с татар. А. Никифорова.— М.: Сов. Россия, 1972.—77 с., ил. 5000.

    Аның турында

    Мәҗитов 3. Шагыйрь ядкяре.— Соц. Татарстан, 1966, 18 дек. Таләпчән художник.— Казан утлары, 1966, № 12, 138 б. Хуҗиев Г. Үрләргә күзем текәлгән.—Казан утлары, 1966, № 3, 128— 130 б. Мәҗитов 3. Шагыйрь җаны.—Казан утлары, 1973, № 5, 85—88 б. Шакир С. Үзенчәлекле иҗат.— Соц. Татарстан, 1976, 17 дек. Мельников А. Ровесник Октября: Творч. портр. 3. Мансура.— Сов. Татария, 1964, 11 ноября.
    © "Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде. © Чыганак: Adiplar.Narod.Ru



    Зыя Мансур 1916 нчы елның 17 нче декабрендә Башкортостанның Дүртөйле районы Җитембәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 нче елдан аның мөстәкыйль хезмәт юлы башлана. Ул Дүртөйле район газетасы редакциясенә эшкә урнаша һәм анда башта корректор, аннары әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1939 нчы елда армиягә алынып, ул сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була, берничә мәртәбә яралана, сугыштагы батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

    Сугыш беткәч, Зыя Мансур туган якларына әйләнеп кайта һәм Дүртөйле район үзәгендә радиотапшырулар дикторы һәм Илеш район мәдәният йорты директоры булып эшли. 1949 нчы елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә, әмма сугыш кырында какшаган сәламәтлеге аңа укуын тәмамларга мөмкинлек бирми, һәм ул ике елдан соң Татарстан радиокомитетына эшкә урнаша, аннары "Чаян" журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр була, ә 1956 нчы елдан профессиональ язучылыкка күчә.

    Әдәби иҗат эшенә Зыя Мансур сугыш елларында керешә. Бу эшкә аны байтак дәрәҗәдә фронтта күргән-кичергәннәре, чорның һәм үзенең патриотик хисләрен шигырь белән чагылдыру теләге этәрә.

    Сугыштан кайткач, аның иҗат итү теләге бермә-бер көчәя. Һәм ул үзен бөтен барлыгы белән шушы эшкә багышлый. Матбугат битләрендә актив чыгыш ясау белән бергә, 1950 нче елда аның "Язгы ташкыннар" исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Аннары укучылар бер-бер артлы Зыя Мансурның "Казан җыры", "Ләйсән", "Уйла­нулар", "Озын Колак баласы Елак-Мылак", "Май җыры", "Кырлар сулышы", "Ак розалар", "Этаплар китабы", "Үрләргә күңелем гашыйк" һәм башка шигырь китаплары белән танышалар.



    ТАҢСЫЛУ ӘКИЯТЕ

    Айда түгел, без яшәгән җир өстендә,

    Элек түгел, хәзерге бер тыныч көндә,

    Сирәк очрый торган матур бер кыз туа.

    Хәйран кала хәтта Зөһрә йолдыз моңа.

    Көнләшәләр чәчәкләр дә бу кыз тугач,

    Бигрәк сылу дип соклана ай һәм кояш.

    Чыннан да кыз асылларның асылы бит,

    Исемен дә тиң кушканнар Таңсылу дип.

    Бала түгел, курчактыр бу диләр аны.

    Чибәрлектә ерак китә кызның даны.

    Ләкин ничек аңларга соң, нәрсә булган?

    Тавыклар да кыт-кыт көлә чибәр кыздан.

    Юк, юк, диләр, булмый мондый кызны мактап.

    Кирәк булса, мактый бирсен әнә ахмак.

    Апалар да, абыйлар да мактамыйлар,

    Әбиләр дә аңа карап шатланмыйлар.

    Ямьсез, диләр. Нәрсәдә сон сере моның?

    Гадәт ягы начар икән сылу кызның.

    Уйнамый ул дус-ишләре белән бергә,

    Теләми дә кеше белән сөйләшергә.

    Бөтенесен эшли алам берүзем, ди,

    Ни әйтсәң дә: мин беләм, син белмисең, ди.

    Тыңламый ул олыны да, кечене дә.

    Кирәге юк миңа, ди ул, һичкемнең дә.

    Шуңа бит ул кеше-фәлән күреп калса,

    Я абзарга, я мунчага кереп кача.

    * * *

    Көннәрдән бер көнне кызның дус-ишләре,

    Язгы гөлләр сипкән чакта хуш исләрен,

    Җыелалар олы урман аланында,

    Бергәләшеп уйный-көлә алар монда.

    Яшел урман матур итеп шаулап тора,

    Куакларда мең төрле кош сайрап тора.

    Кай төштәдер чишмә ага чылтыр-чылтыр,

    Ә чәчәкнең бу аланда чуты юктыр.

    Күбәләкләр уйный-уйный оча монда,

    Рәхәт тә соң язгы урман кочагында!

    Куелыкта мыштым гына йөри аю,

    Уе аның берәр кызны алып таю.

    Курка ләкин: кызлар күмәк икәннәр, ди,

    Минем хакта, ахры, белеп килгәннәр, ди.

    Уңнан карый, сулдан карый киң аланга,

    Эше поша эше уңай булмаганга.

    Нәкъ шул вакыт ишетә ул үз алдында,

    Ерак түгел, ике адым, өч адымда,

    Ләкин теге дус кызлардан бер як читтә

    Кемдер йөри, аю бар дип белми һич тә.

    Кемдер йөри, мыгырдана "мин" дә "мин" ди,

    Куян килеп чыкса, алыр кирәген, ди.

    Төлкене дә көлке итәм куркытып, ди,

    Аюлар да кача миннән шыр итеп, ди.

    Очыну да, масаю да чиктән ашкан,

    Борын дисәң, күтәрелеп күктән ашкан.

    Сиздермәскә тели куркып калтыравын,

    Ни кирәге бардыр тыштан ялтырауның?!

    Дусларының шат уйнавын күрә, көнли,

    Кушылыр иде, тәкәбберлек ирек бирми.

    Ялынсалар кушылам, ди һәм шул вакыт

    Аю алып кача аны җил уйнатып.

    Дус-ишләре ишетеп кала чырылдавын,

    Аңлый алар куелыкта ни булганын.

    Таңсылуны аю алды, диләр алар,

    Тизрәк ярдәм итү өчен кузгалалар. –

    Туктагыз,-ди, берсе әйтә,-уйлап карыйк,

    Ул юньсезне ни өчен без юллап барыйк?

    Без бит кирәк түгел идек аның өчен,

    Аю белән үз көнен үзе күрсен.

    - Юк,-ди кызлар,-әгәр аны коткармасак,

    Мондый хәлдә "начар кыз" дип туктап калсак,

    Без үзебез начар булган булыр идек,

    Әйдә, тизрәк аңа ярдәм кулы бирик!

    Әйе, кызлар дөрес әйтә: кырдамы син,

    Таулар-ташлар арасында, судамы син,

    Уттай чүлдә авыр юллар үтәсеңме,

    Беркайчан да истән җуйма иптәшеңне.

    Хәтта үзең авыр хәлдә калганда да,

    Көч кызганмый, күрсәтә бел ярдәм аңа.

    Начар иптәш дип карама, була бирсен,

    Авыр чакта үзең яхшы була бел син!

    * * *

    Менә аю сараенда, таш идәндә,

    Караңгыда һәм салкында баш игән дә,

    Газаплана богаулы кыз көннәр буе,

    Күз яшьләре ага озын төннәр буе.

    Үкенә кыз: "Ник дуслардан читтә йөрдем,

    Минем өчен һичкем кирәк түгел, дидем.

    Аерылганны аю ашый диләр иде,

    Нигә мин гел сөйләдем үз сүзләремне?!

    Кызлар бар да көләләрдер миннән хәзер,

    Әйбәт булды акылсызга, дигәннәрдер..."

    Төгәл җитмеш җиде көн дигән көнне

    Әйтә аю: мин бу кызны буам инде.

    Чибәрлеккә чибәр, ләкин җитте чират,

    Ашыйм инде бу кызны мин, ди ул ырлап.

    Тәмләнгәндер, инде озак сакладым, ди,

    Эсседә дә, салкында да какладым, ди.

    Уйлый-уйлый кызны йоту шатлыкларын,

    Эзли аю таш сарайның ачкычларын.

    Куе урман талгын гына шаулап тора,

    Куакларда мең төрле кош сайрап тора.

    Кай төштәдер чылдыр-чылдыр чишмә ага,

    Билгесез шул кыз язмышы һич тә аңа.

    Туктагыз сез, сандугачлар, сайрамагы,

    Мең яшәгән карт агачлар, шауламагыз.

    Аюның теш шакыганы ишетелсен,

    Шуны ишетеп яклаучылар бире килсен.

    Юк, шаулагыз! Әнә, авыр юллар үтеп,

    Дустыбызны коткарырга кирәк бит дип,

    Иксез-чиксез газап чигеп йөри торгач,

    Арып-талып җан-фәрманга эзли торгач,

    Аю өен табып алган инде кызлар,

    Ерткыч белән хисаплаша кыю кызлар.

    -  Даешь,-диләр,-даешь безнең Таңсылуны!

    Ләкин аю һич көтмәгән иде моны.

    Белми кая керергә дә, аптырый ул,

    Көчле бизгәк тоткан кебек калтырый ул.

    Алда торган кыз өстенә ыргыйм дисә,

    Көтелмәстән җилкәсенә күсәк төшә.

    Уңга ыргый, кундыралар сул ягыннан,

    Сулга карый, тондыралар уң ягыннан.

    Йөз дә түгел, мең дә түгел кызлар монда,

    Искитәрлек корал да юк кулларында.

    Берсенең дә мылтыгы һәм кылычы юк,

    Җиңә монда бердәмлек һәм куркусызлык.

    Таңсылуның салдыралар богауларын.

    -  Рәхмәт,-ди кыз,-коткардыгыз, туганнарым.

    Сабак булсын,-ди ул,-монда тилмергәнем,

    Аерылмам сездән гомер-гомергә мин!

    Иптәшләрен кочаклый кыз:- Рәхмәт! Рәхмәт!

    Аю кача, күз дә ача алмый рәтләп.

    Утта янган кебек сизә бөтен тәнен,

    Үзе генә белә аю үзе хәлен.

    Теле булса, ул да әйтер иде бүген

    Иң зур көчнең бердәмлектә икәнлеген.

    * * *

    Шул көннән соң Таңсылуны күргән халык

    Карап тора шатланып һәм хәйран калып.

    Дусларыннан аерылмый икән, диләр,

    Йөзе моның нурдай балкып киткән, диләр.

    Куаналар чәчәкләр дә бу хәл тугач,

    Сылу кыз дип сокланалар ай һәм кояш.


    Зөһрә йолдыз - Венера планетасы­ның безнең халык арасында та­ралган поэтик исеме

    сылу - чибәр, гүзәл

    алан — болын

    шыр итеп — куркып

    истән җуйма - онытма

    каклау - тозлап киптерү (итне, ба­лыкны)

    җан-фәрманга - во всю мочь, сломя голову, опрометью

    бизгәк тоткан кебек — шашынып; ли-хорадочно


    Сораулар һәм биремнәр.

    1.  Зыя Мансурның иҗаты һәм тормышы турында сөйләгез.

    2.  Автор әкияттәге кызга ни өчен Таңсылу дигән исем биргән?

    3.Таңсылуны башта нишләп бер кем дә яратмый?

    4.Урманда нишләп аны аю урлап китә?

    5.Моннан соң иптәш кызлары Таңсылу язмышына ничек карыйлар?

    6.Таңсылуны аюдан коткаруда иптәш кызларына нәрсә ярдәм итә?

    7.Бу шигыре белән автор укучыларына нәрсә әйтергә тели?

    8."Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар" дигән әйтемне ничек аңлыйсыз?

    9.Шушы әкияттән чыгып, үзегезнең арагыздагы дуслык, иптәшлек ту­рында әңгәмә оештырыгыз.

    © Чыганак: Татарская Виртуальная Гимназия

    Зия Мансуров

    Зия Мансурович Мансуров родился 17 декабря 1916 г. в д. Зитембек Дюртюлинского район Республики Башкортостан. Творческая деятельность поэта начинается в районной газете «Ярыш» (теперь «Юлдаш»), корректором, затем литсотрудником.
    В 1939 г. призывают в армию. Участвует в Великой Отечественной войне, пишет стихи.
    Награжден орденом Отечественной войны II степени и медалями.
    Зия Мансур возвращается домой и начинает работать диктором местного радиовещания.
    Поступает в Казанский государственный университет.
    Автор 18 книг, среди его произведений «Ляйсан», «Белые розы», «Песни Казани» и др.
    Зия Мансур писал стихи, переводил на татарский язык произведения В. Маяковского, С. Михалкова, А. Кольцова.
    Умер З. Мансур в 1965 г. в Казани.




  • Ситдиков Ришат. СЛОВО ДАЮ - ЦВЕТАМ!
  • Зия Мансуров, Зыя Мансур
    теги: Зыя Мансур улы Мансуров, Зия Мансурович Мансуров, Зия Мансур, татарский писатель, поэт
  • Зия Мансуров:




  • ← назад   ↑ наверх