• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рифкат Маннапов

    Алма бакчасы

    (шигырьләр)

    Бакчада
    Ихтыярдан тыш матур уй килә,
    Күңел бирелә хисләр иркенә.
    Салмак атлыймын зур бакча буйлап,
    Чут-чут сайраган кошларны тыңлап.
    Тышкы тәэсиргә күңел буйсына,
    Яз бер дә китмәс кебек тоела.
    Чәчәк атканнар агач-куаклар,
    Чәчәктәй матур хисләр туалар.
    Табигать ничек гүзәл шул тикле,
    Һава исертә шәраб шикелле.
    Әйтерсең йөзәм уйнак дулкында,
    Терәлеп торам баскан урында.
    Бакча бермә-бер яктырган кебек,
    Таң-хәйран булам гүзәллек күреп.
    18.05.2016.

    Шаулыйдыр шикелле ак каен
    Таңнарым нурларга төренеп,
    Елмаеп аталар көн саен.
    Һаман да тәрәзә каршында
    Шаулыйдыр шикелле ак каен.
    Ак каен ялгызы булса да,
    Чыннан да күңелле шаулыйдыр.
    Син, егет, кайда соң, дигәндәй
    Тәрәзәгә иелеп карыйдыр.
    Үзем дә зур бәхет көткәндәй
    Өзелеп сагынам каенны.
    Ак каен җилләргә сөйлидер
    Хыялый яшүсмер чагымны.
    02.02.2016.

    Ничек сөймисең аны
    Шатлыгым зур, насыйп булды
    Миңа чын зирәк хатын.
    Тагын андый кеше юктыр,
    Йөрәге аның алтын.
    Чуалган уйларымны гел
    Тәртипкә салып тора.
    Күзләрем карап туялмый,
    Шундый чакларым була.
    Кайбер хатын юк-бар сөйләп
    Чынлап та тиз туйдыра.
    Минекенең күз карашы
    Үзенә тартып тора.
    Берни булса хатыныңны
    Мактыйсың диде берәү.
    Аныкы кебек хатыннар
    Түгел ич миндә дүртәү.
    Яманласам минем өчен
    Зур хурлык булыр иде.
    Хатынны күрсәм сөенәм,
    Шул хәл яшәтә мине.
    Кызып киткән чакларымда
    Юк аның аң җуйганы.
    Чү әтисе, тынычлан, ди
    Ничек сөймисең аны?
    21.06.2016.

    Алма бакчасы
    Күптән булган да шикелле,
    Бүген генә кебек тә.
    Күктә тургай сайрый иде
    Әллә кая биектә.
    Хәтирә искә төшкәндә
    Уяна шатлык хисем.
    Һаман да ап-ачык тоям
    Алма бакчасы исен.
    Сезне сагындым, матурым,
    Күрәсем килде дидем.
    Күңелле җыр җырлый-җырлый
    Син алма җыя идең.
    Очраклы булган бу хәлгә
    Әле дә булса сөенәм.
    Нечкә билләреңнән кочып
    Үпкән идем битеңнән.
    Яшь вакытта кем шаярмый,
    Оят хисе сизмәдем.
    Озатканда сау бул диеп
    Син кулыңны изәдең.
    Аерым рәвештә саклана
    Хәтердә бу хәтирә.
    Һәрвакыт рәхәт иңдереп
    Күңел күгемә килә.
    19.11.2016.

    Ялгыз кош
    Көнчыгышта аксыл таң беленә,
    Агач башларында җил шаулый.
    Чәчәк аткан алмагачка кунып
    Сузып-сузып ялгыз кош сайрый.
    Һәр тарафтан татлы ис бөркелә,
    Сулап туеп булмый һаваны.
    Әйтерсең лә томан аша карый
    Үткән көннең серле дәвамы.
    Бар тирә-юнь рәхәт йокымсырап
    Йөзә кебек күксел томанда.
    Тик ялгыз кош канатларын кагып,
    Шатлык чәчә ак көн туганда.
    17.05.2016.

    Күк томан
    Татлы куаныч сизәм күңелдә,
    Йолдызлар балкый шәһәр күгендә.
    Ай шундый якты, шундый ягымлы,
    Галәмдә яңа йолдыз кабынды.
    Күңел әүлия сирәк ялгыша,
    Йолдызлар миңа күзләрен кыса.
    Ай бераз гына чайкала сыман,
    Айда ахрысы кузгала буран.
    Күк хәлен төгәл белмим чынлап та,
    Ай һәм йолдызлар җирдән еракта.
    Күңел тибрәткеч һавада моң бар,
    Кем иртә тора шул гына аңлар.
    Хыял җепләрем ерак сузылган,
    Күк томан күреп кайтам уемнан.
    Зур тизлек белән килә каршыма,
    Ут чыккан кебек томан ашыга.
    Шәһәр йоклаган ял көн булганга,
    Мин хәйран калып карыйм томанга.
    Күгелҗем томан урады бер мәл,
    Һава куерды салкын дым белән.
    Томан узганын мин тыныч көттем,
    Әчкелтем исле, әйтерсең төтен.
    Күләмен артык зур димәс идем,
    Белә алмадым күк томан серен.
    13.11.2016.

    Быелгы көз
    Йокым кыска, бигрәк кыска минем,
    Соң ятсам да торам гел иртә.
    Ал таңнарны каршы алган чакта
    Зур ямь күрәм күңел күгендә.
    Быелгы көз сирәк була торган
    Матурлыклар белән бизәлгән.
    Бераз гына сизелер дәрәҗәдә
    Үлән исе килә үзәннән.
    Миңа калса, изрәп йоклый әле
    Сары сарган әйләнә-тирә.
    Таң атса да, җилләр уянмаган,
    Ак каеннар тәмле төш күрә.
    23.10.2016.

    Куркыныч төн
    Җир өсте кинәт яктыра,
    таң аткан сыман,
    Яктылыкны караңгы төн
    чорный яңадан.
    Күкне урталайга ярып
    атыла яшен,
    Күк дөбердәп хәбәр итә
    яңгыр киләсен.
    Җиргә ишеләдер кебек
    күкнең ташлары,
    Чиләктән койган шикелле,
    туфан башланды.
    Ермакларда ташкын булып
    агалар сулар,
    Җилләр дә гадәти түгел,
    бигрәк ярсулар.
    Яшен дәһшәтен арттыра,
    күк яшьнәп күкри,
    Тирә-якны дер селкетеп
    җир өсте тетри.
    Каядыр яшен сукты да,
    җил тынып калды,
    Ходаем, үзең сакла син,
    ашам югары.
    Әллә догам кабул булып
    яшен сүрелде,
    Бу үзгәреш тиз күтәрде
    минем күңелне.
    Яңгыр туктарга җыенмый,
    ява да ява,
    Акрын гына төн авыша
    ак таңга таба.
    Аксыл күк, томан эчендә
    урман читләре,
    Талчыккан җанымны шулчак
    йокы биләде.
    11.06.2016.

    Мәңгелек яз
    Җәяүле буран кичә кичтән бирле
    Дулап йөри карлар себереп.
    Ачы җилләр соңгы көчен җыеп
    Агачларны селки үрелеп.
    Яз килүне буран тукталмый,
    Тып-тып тамчы тама түбәдән.
    Җитте сиңа, тукта дигән кебек
    Үзалдына һава тирләгән.
    Атып килгән алсу таңга карап
    Сыерчыклар сайрый тирәктә.
    Шат җырларын тыңлап туеп булмый,
    Алар быел дәртле бигрәк тә.
    Кояш көлә-көлә күтәрелә,
    Бар кешеләр шундый сөйкемле.
    Туган җиргә бер дә китми торган
    Мәңгелек яз килә шикелле.
    16.04.2016.

    Томанлы сәфәр
    Таң сызыла, урман уйга талган,
    Төнге җилләр исеп туктаган.
    Сыек кына томан күтәрелә
    Бормаланып барган сукмактан.
    Бу сукмакны кемнәр салды икән,
    Шул турыда никтер уйланам.
    Усак агачлары яфрак коя,
    Хуш-ис аңкый көзге урманнан.
    Карт усаклар кебек күңел шаулый,
    Уйлар бер-бер артлы агыла.
    Җанны ашкындырган яңа бер уй
    Ирексезләп алга чакыра.
    Иртә торып әгәр юлга чыксаң,
    Юл уңучан була, янәсе.
    Шушы сәфәрдән соң таралык күк
    Күңелдәге томан пәрдәсе.
    24.10.2016.

    Тургайлар озатып калдылар
    Хәтердә, әле дә хәтердә
    Туган җир, авылым таңнары.
    Мин киткән вакытта һавада
    Тургайлар дәртләнеп сайрады.
    Нишлим соң, авылым, гафу ит,
    Калага чакырды хыялым.
    Шул таңда дөньямны оныттым,
    Тургайга кушылып җырладым.
    Гомерем буена дәртле җыр
    Һәр барган юлыма сибелә.
    Тылсымлы музыка шикелле
    Җаныма-тәнемә көч бирә.
    Иң гүзәл хәтирә күргәндәй
    Хыялда кайтамын үткәнгә.
    Тургайлар өздереп сайрыйлар
    Яшьлегем исемә төшкәндә.
    15.05.2016.

    Әнием
    Караңгылы-яктылыда торып
    Чыгасың да каршы алырга,
    Улым кайта диеп өметләнеп
    Сөяләсең зифа каенга.
    Кулларыңны куеп каш өстенә
    Текәләсең юлга, еракка.
    Ак каенга серең сөйли-сөйли
    Аласыңдыр, әни, елап та.
    Көтеп-көтеп улың күренмәгәч,
    Күңлең төшә булыр, әнием.
    Бу кадәрле сагынмас та идең,
    Яннарыңда булса әтием.
    Озакламый сиңа җыелырбыз,
    Ачуланма кайта дип сирәк.
    Зинһар өчен сакла үз-үзеңне,
    Безгә ич син, әни, бик кирәк.
    14.09.2016.

    Саф мәхәббәт бакчасы
    Шатлыгымның бу кадәрле
    Юкка түгел ташуы.
    Гомердә беренче сөйдем,
    Беләмсең, кызкай, шуны?
    Бер-бер артлы тибрәнделәр
    Күңелемнең кыллары.
    Йокымсырап яткан күңел
    Сине күреп уянды.
    Ничек матур икән ич ул
    Саф мәхәббәт бакчасы.
    Гөлләр инде бөрләнделәр
    Калды чәчкә атасы.
    Әгәренки риза булсаң,
    Син булырсың яшь килен.
    Минем моңсу тормышыма
    Куаныч алып килдең.
    14.02.2016.

    Килер юлларыңа чыгам
    Без кавышкан киң урамда
    Һаман шаулый тирәкләр.
    Мәңге аерылмас шикелле
    Типкән иде йөрәкләр.
    Керфекләреңне какмыйча
    Йолдызлар саный идең.
    Яннарымда син булмагач
    Ямансу минем күңел.
    Офык ягы матур була,
    Чия төсле аллангач.
    Килер юлларыңа чыгам
    Сине өзелеп сагынгач.
    Алсу томан арасыннан
    Килеп чыгарсың сыман.
    Сине кабат күрә алсам
    Кочагымнан чыгармам.
    05.12.2015.

    Син генә
    Бар дөньяның ямен җыйгансың да,
    Җир өстенә шатлык чәчәсең.
    Кемгә охшап шундый гүзәл булдың,
    Серең сөйлә, асыл чәчәгем.
    Әле һаман карап туя алмыйм,
    Бүген син бигрәк тә сөйкемле.
    Алсу иреннәрең елмаялар
    Ачылып киткән чәчкә шикелле.
    Беренче кат сине күргән көннән
    Йөрәгемә шатлык җыела.
    Синең дустың булу минем өчен
    Олы бәхет булып тоела.
    Ташкын булып аккан сөю хисем
    Илтә кебек бәхет иленә.
    Миңа башка беркем кирәк түгел,
    Йөрәгемдә бары син генә.
    01.12.2015.

    Зинһар сорама
    Син мине сөясеңме дип
    Зинһар өчен сорама.
    Шул хакта уйлый башласам
    Минем зиһен чуала.
    Мәхәббәтне телдән әйтү
    Бигрәк авыр ләбаса.
    Ходай телгә осталыкны
    Азрак биргән, ичмаса.
    Синең өчен һәрчак әзер
    Кичәргә утны-суны.
    Мин сине ничек яратам,
    Сизмисеңмени шуны?
    Нигә кирәк артык сүзләр,
    Аңлашыла ич инде.
    Җирдә йөз кат яшәсәм дә,
    Сөячәкмен мин сине.
    18.07.2016.

    Серле туташ
    Хур кызы булып күрендең,
    Өнсез калам дип торам.
    Зиһенемне каплап алды
    Билгесез сихри томан.
    Күз нурларыңның җылысын
    Әле дә тоеп яшим.
    Кайдан алдың шул кадәр наз,
    Бигрәк серле туташ син.
    Нигә бөтен күңелемне
    Берүзең биләп алдың?
    Син хәзер минем бердәнбер
    Өзелеп сөйгән ярым.
    Элекеке сөю хисләрем
    Һәммәсе күптән булган.
    Сине күргәч йөрәгемдә
    Кузгалды көчле вулкан.
    19.02.2016.

    Яратам
    Үтә чибәр булмаса да,
    Яратам бер кызкайны.
    Төшемә керә башлады,
    Бу мавыгу узармы?
    Нәрсәсе бар инде шуның,
    Дияләр дус-ишләрем.
    Йөрәгем белән сизенәм,
    Арта бара хисләрем.
    Дусларга әйтергә җиңел,
    Әгәр уйлап карасаң.
    Акыл тик йөрәкне тыңлый
    Чын күңелдән яратсаң.
    Ни өчендер яратам шул,
    Мин моны күптән беләм.
    Саф күңеле тарта ахры,
    Әйтеп булмый тел белән.
    21.05.2016.

    Хыялый кыз
    Нәрсә турында уйлана
    Үсмер кыз ялгыз гына?
    Уйлары еракта бугай,
    Карамый як-ягына.
    Йөзендә шатлык шәүләсе,
    Бер баса, бер утыра.
    Вакыт-вакыт әрле-бирле
    Кыз бераз йөреп ала.
    Ал чәчәктәй иреннәре
    Бәхетле елмаялар.
    Кысыла төшкән күзләре,
    Балкып җем-җем яналар.
    Миңа, читтән караганда,
    Кызкай серле күренә.
    Ахрысы ул ялгыз шулай
    Хыялында сөенә.
    11.08.2016.

    Кадерлем
    Күз алларыма киләсең,
    Йөзең һәрчак шат синең.
    Ни яз түгел, ни көз түгел,
    Шаярасың дип белдем.
    Киләсең дә елмаясың,
    Тылсым тулы карашың.
    Кулларыңнан тотыйм дисәм,
    Син китеп югаласың.
    Юк, шаярмыйсың шикелле,
    Сөеп карый күзләрең.
    Сагну хисем чиктән ашкач
    Еламыйча түзмәдем.
    Белмәдем болай буласын,
    Онытырмын диеп йөрдем.
    Нигә хыялыма килеп
    Газаплыйсың, кадерлем?
    11.12.2016.

    Мәхәббәтем син икән
    Белмим нидән, мине күреп
    Елмайдылар күзләрең.
    Тел белән бер сүз әйтмәдең,
    Синең уеңны белмәдем,
    Болай авыр, гүзәлем.
    Акрын искән җил болыннан
    Хуш-исләр алып килә.
    Иртәнчәк таңнар атса да,
    Кичләрен кояш батса да,
    Уйларымда син генә.
    Йөрәгемдә ут кабынды,
    Мәхәббәтем син икән.
    Язмышыма ышанам мин,
    Сине уйлап юанам мин,
    Бергә булырбыз иркәм.
    03.05.2016.

    Аклы күлмәк
    Көрән күлмәк карт күрсәтер,
    Аклысын киям дидең.
    Әгәр синнән ишетмәсәм,
    Мин моны белми идем.
    Йөзеңә бигрәк килешә
    Синең аклы күлмәгең.
    Моңа кадәр синдәй сылу
    Кызны әле күрмәдем.
    Белеп микән, белмичәме,
    Ут салдың йөрәгемә.
    Киләчәккә бар өметем
    Синдә, тик синдә генә.
    Аклы күлмәгеңне кисәң,
    Син дә кебек, түгел дә.
    Синең чибәрлегең күреп
    Шатлык сыймый күңелгә.
    18.09.2016.

    Нишләрмен
    Әйләнәм дә киләм шул тирәгә
    Күрер өчен сине тагын бер.
    Бер күрүдә гашыйк булдым ахры,
    Бәлки димен күзгә чалыныр.
    Тел тибрәтеп бер сүз әйтер өчен
    Күргәнем юк сине һаман да.
    Үз-үземне шундый ялгыз сизәм
    Син булмагач минем янымда.
    Нишләрмен дим, язмыш каршы килеп
    Очратмасам сине әгәр дә.
    Кем уйлаган туры килер диеп
    Шашып сөеп, янып көяргә?
    Күзем йомсам, һаман шат елмаеп
    Күз алдыма килеп басасың.
    Йөрәк кенә түгел, җан моңая,
    Әйтче, иркәм, әйтче, кайда син?
    19.09.2016.

    Тартынма
    Беләсеңме, моңсу уза безнең
    Көтеп алган кадерле мәлләр.
    Тик күзләрең күзгә туры карап
    Сине күптән көттем дияләр.
    Әгәр сине беркөн күрми торсам,
    Япа-ялгыз сизәм үземне.
    Күргәч тагын әллә ничек шунда
    Таба алмыйм кирәк сүземне.
    Бер елганың ике яры кебек
    Бер-беребезгә карап торабыз.
    Күпме гомер шулай узар икән,
    Якынаймый һаман арабыз.
    Күңелеңә кергән шигең бармы,
    Булса, сөйлә, тартынма миннән.
    Үземнең дә, никтер, тел тибрәнми,
    Гадәттән тыш ахры сөенәм.
    29.10.2016.

    Бәхет килде
    Белмим нидән, шушы көнгә кадәр
    Күрмәдем күк бәхет килгәнен.
    Гомер буе намус саклап йөреп
    Кеше өлешенә кермәдем.
    Иртәдән үк шыксыз җилле һава,
    Болытлы көн ярым караңгы.
    Көтмәгәндә бер хәл аркасында
    Якты матур хыял яралды.
    Хыял дәшкән якка китеп бардым,
    Ташлап барлык дөнья уйларын.
    Беренче булып күңелгә килгән
    Күңелле бер җыру җырладым.
    Җаным тыныч, рухым көчле иде,
    Гаҗәп рәхәт мизгел кичердем.
    Хыял биргән шатлык тәэсиреннән
    Күз алдыма килде бәхетем.
    12.03.2016.

    Куркам
    Һәр сүземнән елмаерга торган
    Үтә көләч кызга юлыктым.
    Гашыйк булу, дуслар, җиңел икән,
    Барлык кайгыларны оныттым.
    Башта рәхәт иде, хәзер куркам,
    Кызга күз тимәсен дип куркам.
    Мондый гүзәл җир йөзендә юктыр,
    Күрми торсам өзелеп сагынам.
    Бер минутка исләремнән чыкмый,
    Бигрәк назлы, рәхмәт яугыры.
    Кабат мондый хис кичереп булмас,
    Тавышы да аның ягымлы.
    Сөю бакчам минем чәчәк ата,
    Ак чәчәкле гөлгә күмелгән.
    Кызны күргән көннән мәхәббәткә
    Ышанам мин ихлас күңелдән.
    05.11.2016.

    Кайтмыйча каламмы соң
    Чит җирдә калдырып киттең,
    Кайтмассың ахры дисең.
    Беркайчан синең яныңа
    Кайтмыйча каламмы соң?
    Болай да сине сагынып
    Күңелдә дулый буран.
    Яннарыңа чабып түгел,
    Очып барырдай булам.
    Һәр көнне кайтыр идем мин,
    Аралар бигрәк ерак.
    Энҗе күз яшьләрең түгеп
    Утырма, зинһар, елап.
    Аеры яшәү җиңел түгел,
    Беләмен ни икәнен.
    Бер дә бер көнне кайтырмын
    Син көт мине, гүзәлем.
    18.03.2016.

    Кеше бәхетен булмый җимереп
    Эчтән генә бер ханымны сөям,
    Хисләремне белми берәү дә.
    Күзем йомсам, күз алдына килә,
    Җан тырыша хисне җиңәргә.
    Кайсы көнне бигрәк ямансулыйм,
    Зиһенемне әрнү томалый.
    Билгеле сәбәпләр аркасында
    Хисне телдән әйтү ярамый.
    Ханымның бар ире, балалары,
    Кеше бәхетен булмый җимереп.
    Сөйгәнемне күргән минутларда
    Җаным тоя рәхәт җиңеллек.
    Урманда адашкан кеше сыман
    Ялгыз чакта белмим нишләргә.
    Ходай шундый язмыш билгеләгән,
    Миңа яшерен сөеп яшәргә.
    03.03.2016.

    Түгәм сагыш яшьләрен
    Сөйгән ярлар бер-берсенә
    Карап туялмый диләр.
    Минем иркәм еракларда,
    Сәлам китерми җилләр.
    Көтә-көтә заргып беттем,
    Хаты-хәбәре дә юк.
    Сөйгәнемә нәрсә булды,
    Белер әмәлем дә юк.
    Йөрәгемне басар өчен
    Тик җил булып исмәдем.
    Сагынганда, саргайганда
    Түгәм сагыш яшьләрен.
    Алмагачлар чәчәк ата,
    Алмасы булыр инде.
    Сөйгәнемне күрми яшәү
    Сагышка салды мине.
    23.05.2016.

    Язмышым шулдыр инде
    Беркөн күргән сылу кызкай
    Чыкмый минем исемнән.
    Серле дә кебек, рәхәт тә,
    Үзалдыма сөенәм.
    Нәрсә булды минем белән,
    Бу саташу түгелме?
    Хыялым беркайчан болай
    Очынганы юк иде.
    Шул кадәр булмый ләбаса,
    Ярсу сүрелми һаман.
    Күңел ни эшләргә белми,
    Сөю утында янам.
    Яз чәчәге кебек нәфис,
    Язмышым шулдыр инде.
    Кызның сихри күз карашы
    Чакырып тора мине.
    09.11.2016.

    Ачуланма
    Кайсы яктан искән җилләр сине
    Алып килде безнең якларга?
    Хисләремне телдән әйтмәсәм дә,
    Өзелеп сөям сине һаман да.
    Нигә әле, нигә якты көнем,
    Күзкәйләрең моңсу карыйлар.
    Әнә ничек сайрый таң кошлары,
    Кошларның да сөйгән яры бар.
    Елмай әле, елмай гүзәл кызкай,
    Тирә-якта күпме матурлык.
    Кинәт кенә кояш чыккан кебек
    Күңел дөньям китсен яктырып.
    Керфекләрең сирпеп карасаң да
    Күңел булыр иде бүгенгә.
    Гашыйк булган өчен ачуланма,
    Онытасым юк сине гомергә.
    10.06.2016.

    Романтиклар
    Бәхет төрле-төрле була имеш,
    Сүз дөрес тә сыман, түгел дә.
    Йөрәгемне шатлык биләп алды,
    Кискен борылыш сизәм күңелдә.
    Уй-хыяллар әллә кая җиткән,
    Куып тота алмам аларны.
    Минем йөрәк киләчәктә шулай
    Сөю утларында янармы?
    Белер хәл юк алда ни буласын,
    Әйтмәс идем безнең роман дип.
    Шуны яхшы беләм, серләр килә
    Кызкай минем кебек романтик.
    Башкаларга бер дә ошамаган,
    Ягымлы нур бөрки йөзеннән.
    Һәрбез сүзе күңелгә хуш килә,
    Кызны күргәнемә сөенәм.
    13.11.2016.

    Хыяллар
    Гомер буе хыял бик күп туа,
    Вакыт узган саен яңара.
    Хыялларның кайсы берсе генә
    Хәтер сандыгында саклана.
    Күңел кайчак хыялланып китеп
    Буй җитмәслек җиргә үрелә.
    Шул вакытта хыял чынга ашса,
    Олы бәхет булып күренә.
    Әмма ләкин гелән алай булмый,
    Вакыт көтми чаба өзлексез.
    Соңга калып чынга ашкан хыял
    Күңел өчен була кирәксез.
    Моннан да аяныч нәрсә юктыр,
    Йөрәк әрнеп тибә күкрәктә.
    Әйтәсе юк, дуслар, мондый хәлне
    Кичерүләр авыр бигрәк тә.
    11.11.2016.

    Яшьлек
    Гүзәл яшьлек узып китте,
    Сизми калдым узганын.
    Вакыт-вакыт яшь чагыма
    Кайтып китә уйларым.
    Яшьлек чоры озын түгел,
    Кыска итеп бирелгән.
    Сузам диеп тырышсам да,
    Вакытлы була икән.
    Җил очыртып киткән кебек
    Еллар бик тиз узалар.
    Шул арада үз эченә
    Бар хәлләрне җыялар.
    Яшьлекнең кайтып килгәнен
    Күңел зарыгып көтсә дә,
    Яшьлек ике килми диеп
    Картлык баса үкчәгә.
    28.06.2016.

    Чәчәк бәйләме
    Кулларына ак чәчәкләр тотып
    Бер кыз килә урам буйлатып.
    Шундый нәфис болын чәчәкләрен
    Кояш нурларында уйнатып.
    Игътибарны үзенә җәлеп итә
    Карап туялмаслык күренеш.
    Көтелмәгән очрак аркасында
    Күзләремә тулды сөенеч.
    Кызкай җиргә басып тормый гына
    Очып бара кебек һавадан.
    Йөзе балкый, әйтерсең лә бүген
    Күптән көткән бәхет табылган.
    Кем соң бүләк иткән чәчәкләрне,
    Шул кешене килде күрәсем.
    Бу кадәрле кыз сөенммәс иде,
    Сөйгән яры биргән күрәсең.
    06.06.2016.

    Шәп мадам
    Гүзәл кызның кимчелеге булмый,
    Кызкай минем иң зур шатлыгым.
    Күргәнемә күпме генә узды,
    Кызкаемны инде сагындым.
    Шаярса да, чыркылдап көлсә дә,
    Ни кыланса аңа килешә.
    Моңа кадәр кайда йөрде микән,
    Әллә кемнән күңел көнләшә.
    Тизрәк үземнеке итәсем килә,
    Кызга гашыйк булдым сыразы.
    Әле дә булса һаман баш әйләнә,
    Тылсым тулы аның карашы.
    Белмим кайдан куәт килде икән,
    Мин ич дидем сезне яратам.
    Яратмыйча аны мөмкин түгел,
    Карап туялмаслык шәп мадам.
    12.12.2016.

    Очраклы әңгәмә
    Йөзең ачык кына күрмәсәм дә,
    Матур иде синең тавышың.
    Уйга килгән тойгы әйтте миңа
    Шушы диеп көткән язмышың.
    Шундый ягымлы тавышлы кызның
    Күңеле дә яхшыдыр дидем.
    Һәр көн саен сөю хисем арта,
    Шатлык белән тулды йөрәгем.
    Син елмайсаң, кояш чыккан сыман,
    Күңел күгем китә яктырып.
    Бөтен йөзең белән балкыганда
    Карап туялмаслык матурлык.
    Кем уйлаган очраклы әңгәмә
    Җәлеп итәр диеп күңелне.
    Хыялымда йөргән кызны табу
    Үзе олы бәхет түгелме?
    17.11.2016.

    Моңсу көн
    Әйләнәне тынлык биләп алган,
    Җил бөтенләй исми шикелле.
    Кояш шаһит, якты көн буена
    Очратмадым әле беркемне.
    Кошлар гына оча ара-тирә,
    Ямансулый кебек агачлар.
    Әйтерсең лә барлык җан иясе
    Көпә-көндез йокыга талганнар.
    Һәрвакытта шаулы усаклар да
    Бүген тәмам тынып калганнар.
    Ничә карасам да эч пошырып
    Бер урында тора болытлар.
    Җил исмәгәч, матур, кояшлы көн
    Миңа никтер моңсу тоелды.
    Һава бөркү, шуңа көч-хәл белән
    Дәвам итәм барган юлымны.
    Вакыт туктаганмы, башка микән,
    Шул тирәдә йөри уйларым.
    Алҗытканга күрә булса кирәк
    Тизрәк төн килсен дип уйладым.
    18.07.2016.

    Инеш буенда
    Инешкә бардым көн яралганда,
    Һаман яратам таңнар карарга.
    Текәлеп карыйм үзем еракка,
    Яшен ялтырый җылы көньякта.
    Күкрәк тутырып сулыйм һаваны,
    Озак көттергән яңгыр явармы?
    Дымлы җил исә, яварга тиеш,
    Һава үзгәрә, дулкынлый инеш.
    Рәхәт таныш ис җил белән килә,
    Үзеннән-үзе күңел җилкенә.
    Ирексез туа ярату хисе,
    Яңа пешергән ак күмәч исе.
    Бодай басуы янәшә димәк,
    Шундый татлы ис ягымлы бигрәк.
    Бергә җыелды кара болытлар,
    Бөтен күк йөзен каплап алдылар.
    Җил ачуланып дулый башлады,
    Котырып шаулый агач башлары.
    Эре тамчылап яңгыр башланды,
    Яңа туган көн караңгыланды.
    Бертуктамыйча күк бабай күкри,
    Кисәткән кебек, утырма, кит ди.
    Тәнем тоз түгел, эремәм әле,
    Җанның яңгырны сагынган мәле.
    Күк шаярмый дип сөйли зиһенем,
    Тал шалашына торып йөгердем.
    Озак яумады, яңгыр басылды,
    Болытлы күкнең чите ачылды.
    Кояш карады болыт өстеннән,
    Балык кайгысы чыкты башымнан.
    Шатлык каплады барлык уемны,
    Дикъкатьне ала кошлар чыр-чуы.
    Уйламый-нитми тизлим адымны,
    Күңелем көтте җылы яңгырны.
    Үзем дә белмим кая барганны,
    Шатлыктан ахры сизмим арганны.
    Гүзәллек күрү үзе бер бәхет,
    Инештә томан тора тирбәлеп.
    10.07.2016.

    Күгән куагы*
    Чалт аяз, якты, матур көн иде,
    Кояш көнызын кыздара җирне.
    Быел җәй эссе, кыш булмас сыман,
    Күңел көтсә дә яңгыр юк һаман.
    Бөркү һавада рәшә тирбәлә,
    Урман күк тора таллык-әрәмә.
    Юл кая барса, шул якка атлыйм,
    Узып барышлый таллыкка карыйм.
    Таллыкта үскән күгән куагы,
    Күңелем шуңа җиңел сулады.
    Аяклар тартты таллык ягына,
    Күгән хыялны кызыксындыра.
    Куакны сырган күксел җимешләр,
    Тулып пешәргә тиздән тиешләр.
    Мондый куакка төшә игътибар,
    Һәрбер җимешнең үз вакыты бар.
    *Күгән – кыргый слива.
    25.08.2016.

    Туган җир
    Хәлен белергә туктадым
    Карт бер бабай янына.
    Минем килгәнне күрмәде,
    Карамый як-ягына.
    Алга карап яши имеш,
    Бирмәсләрме ди медаль.
    Бигрәк дөрес эшлисез дим,
    Алда матур өмет бар.
    Карт сүзләре минем өчен
    Зур мәгънәле тоелды.
    Өч сүздән торган шул җөмлә
    Үзгәртте бер уемны.
    Үткәннәр дә мөһим ансы,
    Карт өстәмә ясады.
    Нидер искә төшеп ахры
    Сикереп куйды кашлары.
    Кайгыга охшаган төсмер
    Картның йөзен биләде.
    Минем тарафтан сүзләрнең
    Юк иде һич кирәге.
    Артка да карый күрәсең,
    Күзләре шулай сөйли.
    Тавышы калтырап чыга,
    Картның йөрәге елый.
    Хәлем яхшыланыр иде
    Шатлыктан еласам ди.
    Туган җирнең тагын бер кат
    Һавасын суласам ди.
    20.02.2016.

    Кадерле хәтирә
    Машинада җилдерергә
    Кем генә яратмасын.
    Кадерле бер хәтирәне
    Гомер юк онытасым.
    Машина дөнья күрсәтә,
    Тизлеге дә ярыйсы.
    Гүзәл җирләр күргән чакта
    Килә башлый җырлыйсы.
    Кич иде, кояш кызарып
    Офыкка якынайган.
    Тирә-якны җанга рәхәт
    Кичке ярау чорнаган.
    Каен урам агачлары
    Горур басып торалар.
    Безнең белән машинада
    Бөке Вәлие дә бар.
    Авылыбызны чыккан чакта
    Искитәрлек күл дә бар.
    Зәңгәр күлгә ихтыярсыз
    Сокланалар юлчылар.
    Күл яныннан узган чакта
    Ап-ак үрдәкләр күрдем.
    Колхоз исемле кешенең
    Үрдәкләре дип белдем.
    Күл өсте үрдәкләр белән
    Шыгырым тулы иде.
    Һич көтелмәгән күренеш
    Таң-хәйран итте мине.
    Миңа шундый күп күренде,
    Бер кавым сүзсез тордым.
    Аннары соң искә килеп
    «Дофига» дип кычкырдым.
    Әти белән Вәли абзый
    Кет-кет озак көлделәр.
    Алар ахры икесе дә
    Үрдәкләрне күрмиләр.
    Көләргә һичбер сәбәп юк,
    Ирексез аптырадым.
    Сез нигә көләсез диеп
    Әтиемнән сорадым.
    Мин белмәгән русча сүзне
    Әти миңа аңлатты.
    Үзе һаман көлә биреп
    Баштан сыйпап яратты.
    Әтинең мөгәләмәсе
    Миңа бик йомшак иде.
    Тик шулай да затсыз сүзне
    Кабатлый күрмә диде.
    Белми әйткән сүзем өчен
    Мин һаман да оялам.
    Әтине искә алганда
    Рәхәт җиңеллек тоям.
    17.01.2016.

    Матур хыял
    Хыял туды агымсуга карап,
    Шатлык сизәм күңел түремдә.
    Уйга килгән хисләремне сөйлим
    Су буенда үскән сиреньгә.
    Сизелерлек татлы ис бөркелә
    Ап-ак чәчәк аткан сиреньнән.
    Ахры шуңа хыял тәэсиренә
    Торган саен ныграк биреләм.
    Хыялымда киләчәкне күрәм
    Искитәрлек ачыклык белән.
    Нигә алдан уйга килмәдең соң,
    Үз-үземә үпкә белдерәм.
    Башкалардан аерылып тора,
    Миңа хыял матур чын сыман.
    Кинәт кенә туган хыялыма
    Җаным-тәнем белән ышанам.
    04.09.2016.

    Бурашым
    Бала чагым бәхет-шатлык белән
    Синдә узды, газиз Бурашым.
    Бер-бер артлы еллар узсалар да
    Күз алдымда минем торасың.
    Кайда гына гомер кичерсәм дә,
    Бураш, сине сагнам мин һаман.
    Ямьле язлар җиткәч, кошлар кебек,
    Кайтырмын дим сиңа бер заман.
    Авылыма кайтсам каршы ала
    Борыла-борыла аккан Үләмә.
    Туган җирне чиксез ямьгә төреп
    Суын коя дәрья Зөягә.
    Сине күрсәм, Бураш, ихтыярсыз
    Күңел кошым канат кагына.
    Ничек шатланмыйсың, кошлар да бит
    Сагнып кайта туган ягына.

    Чури-Бураш таулары
    Биек тауга менгән идем,
    Янар чәчәкләр үсә.
    Тын көнне дә җанга рәхәт,
    Монда җиләс җил исә.
    Ходайга рәхмәт әйтергә
    Мондый зур таулар өчен,
    Төрле якка җил тарата
    Янар чәчәкләр исен.
    Кызгылт-сары чәчәкләрдән
    Күзем ала алмадым.
    Кемнәр генә белми икән
    Чури-Бураш тауларын.
    Һич артык булмас тауларны
    Төбәкнең күрке дисәм.
    Ярты дөньяны күрәсең
    Тау түбәсенә менсәң.
    20.06.2016.

    Иске мәктәп
    Көн дә түгел, төн дә түгел,
    эңгер вакыт,
    Күз бәйләнә, кояш инде
    бетте батып.
    Шәфәкъ ягы һаман әле
    алсу-кызыл,
    Ерак түгел аваз салды
    ялгыз боҗыр.
    Әйләнәне били бара
    моңсу тынлык,
    Алга атлыйм үз уема
    мин йотылып.
    Үләннәрдән хуш ис бөрки
    тирә-якка,
    Хыялларым алып китте
    балачакка.
    Гүя вакыт туктагандай
    булды миңа,
    Кыйбла яктан җилләр исә
    акрын гына.
    Аякларым кая барса
    шунда барам,
    Авыл күген караңгылык
    чорный һаман.
    Менә шулай туган җирдә
    уйлар да мин,
    Ихтыярсыз күтәрелеп
    күккә карыйм.
    Әнә, яңа, күк читендә
    ай калыкты,
    Тонык кына айдан җиргә
    төшә якты.
    Тукта әле, бу тирәгә
    нигә килдем,
    Фәнисләрдә кадерле бер
    кунак идем.
    Бик хәтерлим, элек монда
    мәктәп иде,
    Хәзер фәкать җил шаяра,
    бушлык инде.
    Туган җирем гадәттән тыш
    якын миңа,
    Күңелемнең бер өлеше
    калган монда.
    Мәктәбе юк, тик шулай да
    бакча исән,
    Күңел җырлый йөрәгемә
    тулган хистән.
    Серле җырга кушылалар
    сайрар кошлар,
    Алар минем элеккеге
    якын дуслар.
    Бакча шаулый, хуш киләсең
    дигән кебек,
    Һәрбер агач сәлам бирә
    башын иеп.
    Хатирәләр тезеләләр
    күз алдымда,
    Бала чагым чабып йөри
    хыялымда.
    Бураш, 18.05.2015.



        (дәвамы)
    Рифкат Маннапов
    Стихи на татарском языке.
  • Рифкать Маннапов:
  • Әтием васыяте (шигырьләр)
  • Шагыйрь язмышы (поэма, әкият, шигырьләр)
  • Зәңгәр чәчәкләр (шигырьләр)
  • Серле дөнья (шигырьләр)
  • Алма бакчасы (шигырьләр)




  • ← назад   ↑ наверх