• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рифкат Маннапов

    Серле дөнья

    (шигырьләр)

    Зур бәхетне кирәк төзергә
    Бәхет килсә, әйдә, килә бирсен,
    Кочак җәеп каршы алырмын.
    Җыйнау килсәләр дә бер сүзем юк,
    Бетә язды көтеп сабырым.
    Көтелмәгән яктан килә калса,
    Кадерләрмен, ихлас зурлармын.
    Бәхет диңгезендә йөзгән чакта
    Шатлык белән тула җырларым.
    Гадел җилләр искән бер иртәдә
    Миңа бәхет килер шикелле.
    Карыймын да узган-барганнарга,
    Бәхетлеләр һәрчак сөйкемле.
    Һаман-һаман көтеп кенә булмас,
    Зур бәхетне кирәк төзергә.
    Хаятемне мөмкин булган кадәр
    Олуг эшләр белән бизәргә.
    13.03.2015.

    Йөрәк һаман яшь
    Хыялларым алсу төстә чаклар
    Бүгенгедәй әле исемдә.
    Ни хикмәттер, киләчәкне түгел,
    Яшь чагымны күрәм төшемдә.
    Куәтемне кая куярга да
    Белми йөргән чагым бар иде.
    Өмет миңа, юри булса кирәк,
    Көч беркайчан бетми ул диде.
    Алдалады өмет, алдалады,
    Егәр кимеп, куллар арыды.
    Аяклар да шыгыр-шыгыр итә,
    Мае беткән, шайтан алгыры.
    Йөрәк кенә һаман, элеккечә
    Син яшь диеп хисне уята.
    Бөек акыл сабыр тавыш белән
    Бар да шәп дип җанны юата.
    09.04.2015.

    Туган якка кайтсам
    Сандугачлар оя үрә
    Үләмә талларына.
    Шунда кайтсам, сөйгән ярым
    Килә күз алларыма.
    Таң атканда иртә торып
    Барам су буйларына.
    Теләсәм-теләмәсәм дә
    Һаман син уйларымда.
    Әле һаман ялгыз чакта
    Юанам сине уйлап.
    Җитәкләшеп йөргән идек
    Сандугач җырын тыңлап.
    Кошлар, иркәм, һаман сайрый,
    Син генә юк янымда.
    Шатлык та бар, сагыш та бар
    Сандугачлар җырында.
    16.06.2015.

    Апаста
    Күктә тонык кына ай калыкты,
    Җем-җем балкый иде йолдызлар.
    Су буенда дәртле сандугачлар
    Туган җирне мактап җырлыйлар.
    Ай һаман да югарыга үрли,
    Менгән саен арта яктысы.
    Мондый чакта йоклап буламени,
    Узган инде төннең яртысы.
    Табар салмак кына ага тора,
    Ай нурында уйный дулкыннар.
    Бер кайда юк моңлы сандугачлар,
    Бездәгедәй сайрый торганнар.
    Мин дә шунда тәэсирләнеп китеп
    Төне буе концерт тыңладым.
    Җәйге төн бит артык озын булмый,
    Сизмәдем дә төннең узганын.
    Апас, 17.05.2014.

    Яңа җыр
    Күңел һаман синең яннан китми,
    Әллә мәйтәм язмыш сыныймы?
    Ияреп барган тулган ай шикелле
    Яктыртасың барыр юлымны.
    Хыял юлларымның азагында
    Шау чәчәкле бер юл күрәмен.
    Уйларымда сине искә алсам,
    Шатлык белән тула йөрәгем.
    Хисләр өстен минем ихтыярдан,
    Өзелеп сөям бәлки шуңадыр.
    Менә тагын хыял канатында
    Кинәт кенә туды яңа җыр.
    Мөмкин булса, бар дөньямны онытып
    Синең янга очар идем мин.
    Хисләремне беркем какшаталмас,
    Язмыш биргән бердәнберем син.
    01.05.2015.

    Сагына башлыйм
    Сине күреп ахры туя алмам,
    Бөтен йөзең белән балкыйсың.
    Йөрәк сөйгән бер син генә булгач,
    Күңел түрләренә якынсың.
    Беләсеңме, дөнья матур миңа
    Син янымда минем булганда.
    Синең хакта гына уйласам да,
    Барлык кайгыларым югала.
    Хәтер дәфтәренә язып куйдым
    Сөям дигән назлы сүзеңне.
    Синең яннан китеп өлгералмыйм,
    Сагына да башлыйм үзеңне.
    Мине күрәсең дә, елмаясың,
    Хәлең ничек, бәгърем, диясең.
    Шул сүзеңнән шундый күңел була,
    Йөгереп килеп килә үбәсем.
    03.07.2015.

    Кайт, җаныем
    Ялгыз күңел ямансулый,
    Бигрәк моңсу кичләрем.
    Гөлбакчасына керәм дә
    Сизәм чәчәк исләрен.
    Иртә дими, кичен дими,
    Күңел сине сагына.
    Үзем җырлыйм, үзем елыйм,
    Шундый чакларым була.
    Гөлбакчаның уртасында
    Имән үсә исемсез.
    Кайт, җаныем, кайт яныма,
    Син булмагач күңелсез.
    Таң саен имәнгә кунып
    Кошлар сайрый өздереп.
    Шул кошларны икәү бергә
    Тыңлый идек без элек.
    08.07.2015.

    Гашыйк булды бер егет
    Чү, күңелем, ашыкмый тор,
    Тыңла әле йөрәкне.
    Хәлләр җитди төс алалар,
    Оныт иске гадәтне.
    Юл буендагы каеннар
    Ап-ак карга бизәлгән.
    Көянтә-чиләк асып бер кыз
    Кайтып килә кизләүдән.
    Киртләч-киртләч таулар өя
    Шаян җил йомшак кардан.
    Сылу кызның керфегенә
    Көмеш төсле бәс сарган.
    Карашы шундый ягымлы,
    Урамда яздыр кебек.
    Менә шулай ак буранда
    Гашыйк булды бер егет.
    26.12.2014.

    Нигә үбеп озаттың
    Сөйгәнеңне бер күрергә
    Зарыгып яшә инде.
    Сөйгән йөрәк бертуктамый
    Сагынып көтә сине.
    Минем өчен утка-суга
    Керәм диеп сүз бирдең.
    Син килмәгәч, ирексездән
    Яшь түгәләр күзләрем.
    Беренче кат, тәүге тапкыр
    Йөрәк сүзен тыңладым.
    Ансында да ялгыш китте,
    Сөясең дип уйладым.
    Йөрәгең белән сөймәгәч,
    Нигә үбеп озаттың?
    Шуннан бирле оныта алмыйм,
    Бер син күңелгә якын.
    12.09.2015.

    Минеке буласыңмы?
    Син булганда киләчәгем
    Зәңгәр томан эчендә.
    Синдәй сылу күргәнем юк,
    Биргән вәгъдәм көчендә.
    Әй, матурым, әйт үземә,
    Минеке буласыңмы?
    Ягымлы күз карашларың
    Әйләндерде башымны.
    Сүз беркетеп куйыйк, иркәм,
    Вәгъдәбез шушы булсын.
    Һәр икебезнең йөрәге
    Мәхәббәт белән тулсын.
    Тылсым белән шыгрым тулы
    Күзләрне кайдан алдың?
    Ничек итсәм дә мин сине
    Җил-давылдан саклармын.
    11.02.2015.

    Сагындым
    Хәйран калам, татлы хисләр
    Томалыйлар күгемне.
    Әйтче, иркәм, әйт үземә,
    Бу мәхәббәт түгелме?
    Иркәм, шулай ярыймени,
    Исемә төшми йөрдең.
    Менә искә төшү белән
    Синең янга йөгердем.
    Карама, сөеп карама,
    Гашыйк буласың дисең.
    Алай булса, начар булмас,
    Син барсын да белмисең.
    Сине онытып буламени,
    Мин бит, иркәм, шаярдым.
    Дулкын-дулкын агып торган
    Чәчләреңне сагындым.
    08.05.2014.

    Таң йолдызым
    Сине, иркәм, бик еш искә алам
    Үзем генә ялгыз калганда.
    Сөйгән йөрәк бәлки бер басылыр,
    Йолдыз кебек янар-янар да.
    Алдашалар айны ялгыз диеп,
    Ай янында Чулпан йолдыз бар.
    Синең янга очып барыр идем,
    Комачаулый иске ялгышлар.
    Баш очымда тулган айны күрсәм
    Айга сөйлим йөрәк серемне.
    Айның якты йөзе моңсуланса,
    Аңларсың син шуннан хәлемне.
    Чулпан йолдыз җем-җем балкып тора,
    Аның йөзе һәрчак сөенгән.
    Еллар узгач хәзер шуны белдем,
    Таң йолдызым минем син икән.

    Йөрәк елый
    Сине сөйдем саф йөрәгем белән,
    Матур сүзләреңә ышанып.
    Мин яшәдем җирдә мәңге сүнмәс
    Сөю хисләремнән көч алып.
    Мәхәббәтсез яшәү – яшәү мени,
    Аңлашыла инде болай да.
    Килгән саен сөям дия идең,
    Күңелем була иде шуңа да.
    Көткән чакта вакыт акрын уза,
    Сагынам әгәр сине күрмәсәм.
    Бу кадәрле авыр булмас иде
    Алдаганың әгәр белмәсәм.
    Миңа кичә хәбәр китерделәр,
    Өйләнгәнсең иске дустыма.
    Мәхәббәтең чын булмаган синең,
    Йөрәк елый шуңа тын гына.
    06.01.2015.

    Танымадым
    Нишләп икән сине танымадым,
    Бу хәлгә үкенәм, әлбәттә.
    Үз-үземне хәзер аклар өчен
    Таба алмыйм сыңар сәбәп тә.
    Үкенүнең тамчы файдасы юк,
    Кабат андый мөмкинлек тумас.
    Ярны артык сөймә икән аны,
    Күңел күлем тиз генә тынмас.
    Хаятемне ал томанга төргән
    Шул кыз иде элек заманда.
    Үзе үзгәрсә дә, үзгәрмәгән
    Холкы горур әле һаман да.
    Үзең килеп миңа сәлам дисәң,
    Бер сөйләшер идек арганчы.
    Яшь чактагы сыман икебезгә
    Алсуланып таңнар атканчы.
    16.03.2015.

    Әгәр дә дус санасаң
    Бер-берсе белән серләшеп
    Үсә бөдрә пар каен.
    Ягымлы карашың тоям
    Сине очраткан саен.
    Нигә алдан очрамадың,
    Узган яшьлек язларым.
    Әллә сөям инде шунда
    Икеләнә башладым.
    Күңел кылыма тияләр
    Синең әйткән сүзләрең.
    Сине күрсәм канат үсә,
    Тагын күпме түзәрмен?
    Зинһар, назлап карамәле
    Әгәр дә дус санасаң.
    Сиңа тыныч карый алмыйм,
    Күзләреңдә адашам.
    16.02.2015.

    Тагын бер елмай әле
    Утырасың да утырасың
    Үз-үзеңә сокланып.
    Көзге яныннан китмичә
    Язмышыңа шатланып.
    Күзләрең мөлдерәп тулган,
    Өзлексез елмаялар.
    Вакыт-вакыт ихтыярсыз
    Нигәдер сагаялар.
    Синең якты хыялларың
    Күккә кадәр үрелгән.
    Алда барасы юлларың
    Шау чәчәккә төренгән.
    Елмай әле, шатлык кабат
    Балкысын йөзләреңдә.
    Синең бөтен гүзәллегең
    Зур зәңгәр күзләреңдә.
    06.02.2015.

    Мәңге телим сакларга
    Ишек алдың яшел чирәм,
    Минем хисләрем тирән.
    Күргәнемә бер көн дә юк,
    Ник болай якын күрәм?
    Тау башына менгән идем,
    Түбәсе җиләк кенә.
    Шуны белдем, үскәнсең син
    Гел минем бәхетемә.
    Чишмә шавын тыңлап тордым
    Моңнарын отар өчен.
    Гаҗәп моңлы җыр ишеттем,
    Сиңа җырлармын кичен.
    Елга буйларында йөрдем
    Сандугачлы таңнарда.
    Сиңа булган сөю хисен
    Мәңге телим сакларга.
    06.01.2015.

    Ярый син бар
    Чишмәгезнең суы ага
    Һаман да җиз улактан.
    Рәхмәт сиңа, күңелемне
    Җылытасың ерактан.
    Юанырга ярый син бар,
    Уйлыйм да хәйран булам.
    Сине бер күрәсем килеп
    Һаман әле ашкынам.
    Теләсәм, теләмәсәм дә
    Искә көн дә киләсең.
    Күзләремә карыйсың да,
    Хәлең ничек диясең.
    Чишмә җырын тыңлаганда
    Җиңел тоям күңелдә.
    Әнә бер кыз суга килә,
    Син дә кебек, түгел дә.
    10.01.2015.

    Сөйлә серләреңне
    Сөйгән ярын күргән яшь кыз кебек
    Шатлык белән тулган күзләрең.
    Сине күрсәм сагышларым эри,
    Нигә, иркәм, мине эзләдең?
    Оныткандыр инде дип уйлама,
    Син һаман да минем бергенәм.
    Мине шулай сөендергән өчен
    Бөек рәхмәтемне белдерәм.
    Йөрәккә бит фәрман биреп булмый,
    Нәрсә мәҗбүр итте килергә?
    Турыдан әйткән өчен ачуланма,
    Күңелемнән шатлык түгелә.
    Утыр, иркәм, утыр яннарыма,
    Аякларың синең талмасын.
    Сөйлә җыелып килгән серләреңне,
    Күз яшьләрең, зинһар, таммасын.
    06.06.2015.

    Сине сөеп мәңге яшәрмен
    Ахры күреп туймам,
    Син гөлчәчәк сыман.
    Һич китәсем килми яныңнан.
    Күңел җылың сизәм,
    Күз нурыңда йөзәм,
    Күрми торсам сине сагынам.
    Сине генә, иркәм,
    Бигрәк якын итәм.
    Әллә инде янып сөйгәнгә.
    Нурлы иртә иде,
    Гашыйк иттең мине
    Сине тәүге тапкыр күргәндә.
    Назлы гөлчәчәгем,
    Нурлы киләчәгем
    Күренгән күк булды шул чакта.
    Кошлар сиңа атап,
    Сине генә мактап
    Сайрадылар яшел куакта.

    Йөрәк яна һаман,
    Синсез яши алмам,
    Матурым дип сиңа дәшәрмен.
    Нәни генә серем,
    Чәчкә аткан гөлем,
    Сине сөеп мәңге яшәрмен.
    30.05.2015.

    Күңел тулды
    Табигатьнең шундый матур чагы,
    Ап-ак чәчәк аткан ландышлар.
    Чәчәкләргә бер кат карау белән
    Юкка чыкты булган сагышлар.
    Куак саен моңлы кошлар сайрый,
    Күңел тулды сихри моң белән.
    Бакча эче иксез-чиксез ямьгә,
    Язгы гүзәллеккә төренгән.
    Рухым белән кайтам үткәннәргә,
    Күргән чакта туган ягымны.
    Шушы яшькә җитеп хәтерләмим
    Болай тәэсирләнгән чагымны.
    Бураш, 20.06.2015.

    Иң зур шатлыгым
    Көн туган саен ихлас сөенәм,
    Иске такмакка башка биемәм.
    Бер кызны сөям, ягымлы бигрәк,
    Әйтергә кирәк, андый кыз сирәк.
    Хәлем ал да гөл, һәр сүзе истә.
    Бер көн күрмәсәм, күрәмен төштә.
    Иркәмне һәр көн күрәсем килә,
    Нихәл матурым, диясем килә.
    Өзелеп сөю нинди шәп гадәт,
    Иң зур шатлыгым шуннан гыйбарәт.
    Кыз ачык йөзле, кояштай балкый,
    Күз карашыннан мәхәббәт аңкый.
    Сылуны беркөн очраклы күрдем,
    Ихлас күңелдән чәчәкләр бирдем.
    Андый батырлык кайдан килгәндер,
    Шундый акыллы, кайда үскәндер?
    20.03.2015.

    Чишмәле тау буйлары
    Бер дә исемнән чыкмыйлар
    Чишмәле тау буйлары.
    Елның-елы шунда уза
    Ямьле сабантуйлары.
    Ни хакында җырлый икән
    Тау буе чишмәләре?
    Чишмә җырын тыңлап үсә
    Бурашның имәннәре.
    Шатлык белән сугарылган
    Чишмәләрнең җырлары.
    Кушыла чишмә җырына
    Сандугачлар моңнары.
    Һич арттырмыйм, бер кайда юк
    Бездәгедәй чишмәләр.
    Чишмәләрне бер күрергә
    Ераклардан киләләр.
    Чишмәләр байлык билгесе,
    Шуны беләсез микән?
    Бураш, сиңа Җир-Анабыз
    Тиңсез зур бүләк биргән.
    18.05.2015.

    Соң инде
    Син хәтерлә матур мизгелләрне,
    Ләйсән яуган язгы көн иде.
    Төшләремә чакырмыйча кереп,
    Нигә газаплыйсың син мине?
    Шатлык иде һәрчак күзләреңдә,
    Әллә мине хәтер алдыймы?
    Әллә күңел сине һаман әле
    Бар кешедән күркәм саныймы?
    Хисләремне тыяр өчен үзем
    Барлык көчем белән тырышам.
    Уянам да, сине уйлый-уйлый
    Кабат хыялымда адашам.
    Кермә кабат, кермә төшләремә,
    Ымсындырып моңсу күңелне.
    Син шатлыгым минем, тик шулай да
    Соң ич инде, иркәм, соң инде.
    10.01.2015.

    Чәчәкле яз
    Кичә генә назлы кояш көлде,
    Әллә инде хәтер ялгыша.
    Бүген тагын ап-ак карлар ява,
    Кыш китәсе килми, карыша.
    Салкын җилләр соңгы көчен җыеп
    Болытларны куып китерде.
    Яз һаман да килми безнең якка,
    Җанны зарыктырып бетерде.
    Кыш белән яз һаман көрәшәләр,
    Җепшек карлар ява юлыма.
    Кар яуса да, күктә тургай җырлый
    Гөл чәчәкле язлар турында.
    Иртәгәме, яки берсекөнгә
    Зәңгәр күктән кояш көләчәк.
    Күңел белә, чиксез шатлык алып
    Чәчәкле яз тиздән киләчәк.
    23.04.2015.

    Шат күңелле гүзәлем
    Иркәмнең, һай, биле нечкә,
    Таллар кебек бөгелә.
    Моңаерга ирек бирми,
    Бер шаяра, бер көлә.
    Бераз гына елмайса да
    Күңелемне эретә.
    Кичен күрсәм, шуны беләм,
    Көннәрем матур үтә.
    Борылып аккан су буенда
    Сыгылма таллар үсә.
    Алар да көнләшеп кала
    Иркәм елгага килсә.
    Иркәм дә мине сөям ди,
    Әйтмәсә дә сизәмен.
    Без икебез пар килгәнбез,
    Шат күңелле, гүзәлем.
    13.08.2015.

    Үземчә матур җырлыйм
    Күзалдына китералмыйм
    Җырсыз узган көнемне.
    Җырламыйча булдыралмыйм
    Күрсәм туган җиремне.
    Нишләтим соң, күңел нечкә,
    Яратам чишмә шавын.
    Бер күрергә сагнып кайтам
    Чишмәле Гран тавын.
    Чишмәләрдә көмеш сулар
    Чылтыр-чылтыр агалар.
    Гомер кыска, без китәрбез,
    Ә чишмәләр калалар.
    Җырлыймын шуңа, дусларым,
    Сөямен илне-көнне.
    Әйтергә кирәк, үземчә
    Матур җырлыйм шикелле.
    20.06.2015.

    Шомырт
    Иртән торып тышка чыксам
    Шомырт киенгән актан.
    Бөтен бакчамны яктыртып,
    Котырып чәчәк аткан.
    Хуш исләре аңкып тора,
    Үзе шундый сөйкемле.
    Карасам күңел сөенә,
    Ул яшь килен шикелле.
    Ап-ак шомырт тирә-якка
    Кабатланмас ямь бирә.
    Шатлык хисе йөрәгемнән
    Тирә-якка чәчелә.
    Ничек инде сөенмисең,
    Бакчада бәйрәм бүген.
    Көтеп алган матурлыкка
    Сокланмый мөмкин түгел.
    07.05.2015.

    Каен белән имән
    Киң болында җитәкләшеп үсә
    Имән белән зифа ак каен.
    Һаман, һаман сөенеп туя алмыйм,
    Шул болынга һәр барган саен.
    Назлы кыздай каен чәчен җилпеп,
    Яфрак яра сабан туена.
    Ачы җилләр саксыз кагылганда
    Имән кочагына сыена.
    Бер кайгысыз каен үсә бирә,
    Имән саклый аны давылдан.
    Шыбыр-шыбыр нидер серләшәләр,
    Ерак түгел алар авылдан.
    Имән белән каен килгән саен
    Шаулый-шаулый каршы алалар.
    Киткән чакта бераз моңсуланып,
    Башын иеп озатып калалар.
    25.05.2015.

    Крестьян каны кузгала
    Чулманда таң җиле уйный,
    Дулкыннар ярсыганнар.
    Бер ярдан икенче ярга
    Бер-бер артлы чабалар.
    Куе таллык арасында
    Ниндидер кош сызгыра.
    Шаян җилләр җиргә ятып
    Яфракларны туздыра.
    Кала ягы күксел-зәңгәр,
    Тузан микән, яңгырмы?
    Анда кайтсам ачы төтен
    Каплап ала җанымны.
    Акрын-акрын кала минем
    Офыгымнан югала.
    Күпчелек бакчада яшим,
    Крестьян каны кузгала.
    05.10.2015.

    Әйтмә әле шул сүзеңне
    Әйтмә әле, зинһар, шул сүзеңне,
    Кире кайтмый диеп, гомер дә.
    Чын ир егет биш бармагы кебек
    Бабаларын тиеш белергә.
    Әйтмә әле, зинһар, шул сүзеңне,
    Бер заманны син дә туярсың.
    Караңгы хәл, үтер, аңлый алмыйм
    Үткәнеңне кая куярсың?
    Әйтмә әле, зинһар, шул сүзеңне,
    Вакыт калмый дөнья куарга.
    Үткәнеңне белү ярдәм итәр
    Замананың рухын тоярга.
    Әйтмә әле, зинһар, шул сүзеңне,
    Шәһәрләште диеп, күңелем.
    Гореф-гадәт канга сеңгән булса,
    Синең белән риза түгелмен.
    16.01.2015.

    Аккошлар
    Сад-бакчага барган чакта
    Гаҗәп матур бер күл бар.
    Һәр яз саен зәңгәр күлгә
    Кайта ап-ак аккошлар.
    Күл буйлары хәтфә үлән,
    Читләре камыш кына.
    Су өсте көзге шикелле
    Күзләрне чагылдыра.
    Аккошлар ап-ак булса да,
    Балалары күкселләр.
    Бала-чага һәрберсенә
    Куша төрле исемнәр.
    Еш барам мин су буена,
    Сокланамын кошларга.
    Сулар туңгач, алар китә
    Җылы якка, кышларга.
    Су туңмаса алар бездән
    Бер дә китмәсләр иде.
    Боз эрегәч туган якка
    Алар кайталар кире.
    04.06.2015.

    Чыпчык белән сыерчык
    Чырык-чырык иртә торып
    Бер чыпчык оя сайлый.
    Каен ботагына кунып
    Үзенчә матур сайрый.
    Ул да түгел, җылы яктан
    Очып кайтты сыерчык.
    Әйе, әйе, шул үзе бит,
    Узган елгы сыерчык.
    Китте талаш, купты ызгыш,
    Кем соң хуҗа ояга.
    Чыпчык куа сыерчыкны
    Барлык көчен җыя да.
    Бик каты бәрелеш булды
    Кыска гына арада.
    Чыпчыкның соры йоннары
    Очып калды һавада.
    Никадәрле көчен түкте
    Өтек чыпчык заяга.
    Тагын былтыргы сыерчык
    Хуҗа булды ояга.
    01.04.2014.

    Карга яңгыры
    Томанлы иртә моңсу тоела,
    Яфраклар җилдә җиргә коела.
    Көзге таң әле юньләп атмады,
    Карга көтүе күкне каплады.
    Кошлар кузгала яңгыр алдыннан,
    Дымлы җил исә кыйбла ягыннан.
    Яуса яусын соң, яңгыр да кирәк,
    Җилдә чайкала мәһабәт тирәк.
    Күренеп тора тирәк ерактан,
    Анда чишмә бар, ага улактан.
    Зур дуга ясап ага да ага,
    Сок дигән елга шуннан башлана.
    Шатлыгым арта чишмәләр күрсәм,
    Күңел кушыла табигать белән.
    Тәмле нәрсә юк чишмә суыннан,
    Чүмеч булса да эчәм учымнан.
    Шулай иткәндә тәмлерәк кебек,
    Зиһен ачыла шифасы тиеп.
    Карга яңгыры кинәт башланды.
    Кит дигән сыман коя башлады.
    Теләр-теләмәс китәм чишмәдән,
    Соры болытлар күкне биләгән.
    Күңел сафланды, китсәм дә була.
    Юлым туп-туры кайта Чаллыга.
    08.10.2015.

    Дулкыннар
    Дулкыннар, дулкыннар, дулкыннар
    Сикереп чыгалар ярларга.
    Яратам елгалар шаулавын
    Ялгызым утырып тыңларга.
    Илаһи эшләре бар кебек
    Дулкыннар ярларга ашыга.
    Кайсысы ташларга сугылып
    Тамчылар чәчрәтеп ватыла.
    Дулкыннар, дулкыннар, дулкыннар
    Җил искән уңайга чабалар.
    Бер-берсен тотарга тырышып
    Чалт та чолт ярларга кагалар.
    Дулкыннар узалмый ярлардан,
    Елгага чигенә яңадан.
    Һәр суның ахрысы үз моңы,
    Иделнең шаулавын сагынам.
    19.05.2015.

    Шарлавык
    Йә моңсу ага, йә ярсый,
    Елга бертөрле акмый.
    Зур-зур ташларга бәрелеп
    Шарлавыкта су шаулый.
    Күзне ансат алып булмый
    Сикереп аккан сулардан.
    Һавада салават күпере
    Ярала тамчылардан.
    Шарлавыктан тирә-якка
    Тарала аксыл томан.
    Елга шавы тәэсир итә
    Дәртле музыка сыман.
    Шунда килсәм эчке дөньям
    Баеган кебек була.
    Карап туймаслык күренеш –
    Кайгылар онытыла.
    15.07.2015.

    Кавказ
    Еракта зәңгәрсу булып
    Тау сыртлары күренә.
    Акрын-акрын куе томан
    Тау башына үрелә.
    Барлык юллар үргә таба
    Боргаланып менәләр.
    Зур, бик зур мәшәкать белән
    Кавказ тавын кичәләр.
    Биектә күксел болытлар
    Туктаусыз актарыла.
    Кая агарга белмичә
    Кыяларга сарыла.
    Болытларга тияр-тимәс
    Һавада оча бөркет.
    Бераз эленеп тора да
    Канатын ала җилпеп.
    Куаклар юеш томаннан
    Суга манчылган кебек.
    Мин һаман югары үрлим
    Берәр могҗиза көтеп.
    Аксыл томанны кысрыклап
    Җил көчәя башлады.
    Чайкалып куйгандай булды
    Горур Кавказ таулары.
    Җил томанны куып кертте
    Кыялар арасына.
    Гашыйк булдым димәс идем
    Кавказның һавасына.
    Ул да түгел, кояш көлде,
    Һава бик тиз җылына.
    Күк болытлар китеп барды
    Кара диңгез ягына.
    23.06.2014.

    Сиртмә-койрык
    Агымсуда бер бүрәнә йөзә,
    Кошчык кунган агач өстенә.
    Зур кош түгел, күксел сиртмә-койрык,
    Чыпчык кадәр генә, кечкенә.
    Чал дулкыннар ашыгып киләләр дә
    Бүрәнәне кочып алалар.
    Әйдә тизрәк-тизрәк дигән кебек,
    Юл күрсәтеп алдан чабалар.
    Чи агачны су басканын күреп
    Сиртмә-койрык оча һавадан.
    Дулкын тынгач берни булмагандай
    Бүрәнәгә куна яңадан.
    Агач белән бергә агып китте
    Сиртмә-койрык миннән еракка.
    Күздән югалганчы карап калдым
    Баскан көе туган туфракка.
    Сиртмә-койрык шаярамы шунда,
    Берәр сәбәп бардыр күрәсең.
    Кошчык кебек бүрәнәгә басып
    Әй йөзәсем килде, йөзәсем.
    Бураш. 10.09.2014.

    Карт наратлар
    Ни әйтергә тели, ни әйтергә?
    Карт наратлар шаулый урманда.
    Бүген алар гадәттән тыш серле
    Төренгәннәр аксыл томанга.
    Томан арасыннан кояш карый,
    Бүген ул да үтә ягымлы.
    Тирбәлә-тирбәлә аккан томан
    Чолгап ала тирә-ягымны.
    Карт наратлар бердәм чайкалалар,
    Акрын гына искән җилләрдә.
    Берсе белән берсе серләшәләр
    Томан сарган туган илләрдә.
    Ни әйтергә тели, ни әйтергә
    Йөз яшьтәге горур наратлар?
    Алар мине килгән саен шулай
    Шаулый-шаулый каршы алалар.
    Әллә кая җиткән уйларымны
    Карт наратлар белә шикелле.
    Нарат урманына шуңа кердем,
    Яшел урман мәңге сөйкемле.
    11.10.2013.

    Төнне каршылау
    Көн кичегеп эңгер төшеп килә,
    Түбәнәеп бара кояш та.
    Тирә-якта тынлык хөкем сөрә,
    Төн килергә тора Бурашка.
    Ике күзем баеп бара торган
    Кояш нуры белән туенган.
    Яңгырдан соң гына була торган
    Хуш-ис белән һава куерган.
    Елга ярындагы ак чәчәкләр
    Карап туялмаслык ямь бирә.
    Әйләнәне биләп алган тынлык
    Җанга татлы ләззәт иңдерә.
    Күктән ярау, җирдән җылы бөрки,
    Ай калыкты кыйбла ягыннан.
    Акрын-акрын югарыга үрли,
    Кызгылт-сары чикмән ябынган.
    Кояш батып күздән югалса да
    Иртән чыгар әле яңадан.
    Офык ягы әллә кая кадәр
    Чия кызыл төскә багланган.
    Зур тынлыкны бозган бер тавыш юк,
    Берәм-берәм калка йолдызлар.
    Тулган айның сихри тәэсиреннән
    Тынып калган моңлы былбыллар.
    Бураш, 27.06.2013.

    Урман
    Шаулый урман, шаулый урман,
    Бигрәк тынгысыз урман.
    Вакыт-вакыт хискә чумып
    Үз-үзен тыңлый сыман.
    Әгәр тынып калса урман,
    Урманны каплый томан.
    Бер тавыш та чыгармыйча
    Аланда уйный болан.
    Шаулый урман, шаулый урман,
    Кайчакта хәйран булам.
    Җәе-кышы урман эче
    Тирән сер белән тулган.
    Серләреңне сөйлә, урман,
    Йотылып тыңлап торам.
    Сереңне беләсем килеп
    Күңелдә дулый буран.
    16.06.2015.

    Томанлы иртә
    Күзгә шулай күренәме,
    Елга тирбәлеп тора.
    Дулкыннар ярга кагылып
    Берәм-берәм ватыла.
    Кояш томан арасыннан
    Сүлпән генә елмая.
    Бөдрә таллар арасында
    Бер ялгыз кош моңая.
    Зифа таллар сөттәй куе
    Томанга төренгәннәр.
    Нидер күзәткән шикелле
    Елгага иелгәннәр.
    Яр өстендә утрау булып
    Кызыл чәчәкләр үскән.
    Изге җанлы зат утырткан,
    Бернәрсә түгел бүтән.
    Баш очымнан болыт кебек
    Кошлар очып үттеләр.
    Сыерчыклар булса кирәк,
    Яр өстенә төштеләр.
    Елга үзәнендә серле
    Тормыш хакимлек итә.
    Тансык та кебек, рәхәт тә,
    Тиздән алтын көз җитә.
    08.09.2015.

    Яңгырлы җәй
    Җан биздергеч салкын яңгыр ява,
    Җәй уртасы июль булса да.
    Бәлки балкып кояш чыгар диеп
    Моңсу күңел көтә, бичара.
    Шәмәхә болытлар йортлар түбәсенә
    Тиеп-тиеп алалар сыман.
    Кая таба барырга белмичә
    Урам буйлап агыла томан.
    Караңгы төн дими, көндез дими
    Салкын яңгыр ява да ява.
    Әйтерсең дә урамга көз килгән,
    Тора-тора бозыла һава.
    Башым белән яңгыр сөзеп йөрдем,
    Чыланмаган җирем калмады.
    Әгерҗедә бозлар яуган диләр,
    Җаным-тәнем өши башлады.
    13.07.2015.

    Моңсу сентябрь
    Хәтерлим мин җылы алтын көзне,
    Пәрәвезләр очты һавада.
    Миңа калса, узган тымызык көз
    Дәвам итә кебек һаман да.
    Йокысыннан яңа уянгандай
    Кичне ярау белән җил исә.
    Эңгер-меңгер күз бәйләнгән чакта
    Яңгыр яуган кебек чык төшә.
    Юл буенда үскән ак каеннар
    Алтын сары күлмәк кигәннәр.
    Көзге кырауларга бирешмичә
    Шаулап үсә яшел имәннәр.
    Маңгай күзем бер аерма күрми,
    Үзәнлектә томан тирбәлә.
    Ай да шул ук, янган йолдызлар да,
    Кояшлы көн туар иртәгә.
    Сентябрьне никтер моңсу диләр,
    Матур ич ул айлы кичләрдә.
    Язмыш кына түгел, тагын әле
    Кабатлана икән көзләр дә.
    28.09.2015.

    Беренче кар
    Кичә коеп яңгыр яуды,
    Бүген ишеп кар ява.
    Октябрьнең холкы кырыс
    Үзгәреп тора һава.
    Шундый кинәт башланды кар,
    Ирексез исең китәр.
    Кичкә кадәр болай яуса
    Ярты метрга җитәр.
    Җепшек кар яуган уңайга
    Томан белән кушыла.
    Мондый чакта авыр була
    Сәфәр чыккан юлчыга.
    Беренче кар эри дия
    Күрше кызы Камилә.
    Мин моны беләм, чибәр кыз,
    Иртә ич кыш килергә.
    Ике мең унбишенче ел
    Сигезенче октябрь.
    Бөтен дөнья ап-ак булды
    Җир дә, күк тә, бар да бер.
    08.10.2015.

    Буран
    Вакыт туктаган шикелле,
    Өч көн рәттән кар ява.
    Яннарыңа бара алмыйм,
    Күңел шуңа моңая.
    Тыштагы буранга карый
    Күңелдә көчле буран.
    Энҗе карлар арасында
    Сине күргәндәй булам.
    Ничек кенә дуласа да
    Буран берзаман тынар.
    Синең күзләр хыялымда
    Ахры мәңге балкырлар.
    Кавышырга күп калмады,
    Син көт мине, кадерлем.
    Һич булмаса синең өчен
    Абаланып килермен.
    20.10.2015.

    Лабындыз* явып узды
    Дымсу һава чиркандыра,
    Лабындыз явып узды.
    Тагын бер кыен өстәлә
    Шуңа йөрәгем сызды.
    Тиз арада бөтен дөнья
    Караңгыланып калды.
    Мәңге тынмас кебек булган
    Җил исүдән туктады.
    Болытлар түбәнгә төшеп
    Агачларга тиделәр.
    Бик сирәк очырый торган
    Саф шәмәхә төслеләр.
    Җирнең өсте шыр боз гына,
    Куркыта басарга да.
    Шунсы яхшы, кирәк түгел
    Катоклар ясарга да.
    Тагын кабатланмас микән
    Лабындыз дигәннәре?
    Моңаеп башын игәннәр
    Аксубай имәннәре.
    10.01.2013.
    * Лабындыз – кышкы яңгыр.

    Кыш бабай
    Мәктәпнең нәкъ каршысына
    Без ясадык Кар бабай.
    Барыбыз бергә җыелып,
    Барлыгы утыз малай.
    Кар бабайның кулына
    Имән таяк тоттырдык.
    Яңа ел бәйрәменә
    Кыш бабайны чакырдык.
    Кыш бабай килде бәйрәмгә
    Безгә бүләк күтәреп.
    Берсеннән-берсе чибәрләр
    Кар кызларын ияртеп.
    Рәхмәт яусын Кыш бабайга,
    Күп бүләкләр апкилгән.
    Безгә ниләр кирәклеген
    Ул барысын кайдан белгән?
    Биедек тә, җырладык та
    Яшел чыршы янында.
    Бергәләшеп күңел ачтык
    Кыш бабай бар чагында.
    Тыпыр-тыпыр бии-бии
    Бабай китте урманга.
    Киткәндә дә буш йөрмәгән,
    Таулар өйгән урамга.
    31.12.2014.



        (дәвамы)
    Рифкат Маннапов
    Стихи на татарском языке.
  • Рифкать Маннапов:
  • Әтием васыяте (шигырьләр)
  • Шагыйрь язмышы (поэма, әкият, шигырьләр)
  • Зәңгәр чәчәкләр (шигырьләр)
  • Серле дөнья (шигырьләр)
  • Алма бакчасы (шигырьләр)




  • ← назад   ↑ наверх