• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рифкат Маннапов

    Зәңгәр чәчәкләр

    (шигырьләр)

    Ташкын
    Дулап ярлардан чыгалар
    Үләмәнең сулары.
    Язгы ташкын шаулаганын
    Һаман тыңлап туймадым.
    Көчле ташкын илтеп куйды
    Зур бозларны кырларга.
    Ташкын шавын көйгә салып
    Сезгә кайттым җырларга.
    Күкрәп, шаулап акты ташкын
    Ярларга сыялмыйча.
    Вакыт кыса, китәм инде
    Карап та туялмыйча.
    Боз таулары япан кырда
    Тын гына елап калды.
    Кар сулары белән тулган
    Үләмә агып калды.
    10.04.2013

    Урманда
    Урманга кердем кайтышлый
    Кошлар җырын тыңларга.
    Таныш сукмаклардан йөрим,
    Кайтсам туган якларга.
    Урман шаулый, кошлар сайрый,
    Керәм матур дөньяга.
    Язгы урманнан да ямьле
    Тагын ни бар дөньяда.
    Сукмагым дим, борма-борма
    Түбән төшә дә менә.
    Әкияттәге юллар сыман
    Читләре чәчәк кенә.
    Әнә күке аваз салды,
    Сискәнде карт имәннәр.
    Алар һаман өскә үрли,
    Болытларга тигәннәр.
    Түм-түгәрәк зур аланда
    Уйный иде пар болан.
    Буй-сыннары шундый нәфис,
    Чәчәк сабагы сыман.
    Юлым шунда туктап калды,
    Өркерләр дип уйладым.
    Аллы-гөлле чәчәкләргә
    Мин басарга кыймадым.
    16.12.2014

    Яңгыр
    Яңгыр яуса, җиңел сулап җир уяна,
    Бәрәкәтле булсын диеп ил куана.
    Яңгыр күбрәк яуган саен икмәк уңа,
    Ахак кебек бодай белән ындыр тула.
    Икмәк булса, тамак та тук, өс тә бөтен.
    Айлар буе яңгыр яумый торса, читен.
    Яңгыр суы табигатькә җан өрәдер,
    Җирнең өстен яшел төскә ул төрәдер.
    Яңгыр – шатлык, яңгыр – сафлык,
    яңгыр – байлык,
    Шунсы да бар: яңгыр яуса, арта саулык.
    Бар җиргә дә яңгыр яумый тигез итеп,
    Кайвакытта хәлләр бетә яңгыр көтеп.
    Куанабыз, сөенәбез, яңгыр яуса,
    Яңгыр яу, яу, яу, сибәлә, һич булмаса.
    12.06.2014

    Элек башкачарак иде
    Бүген җилнең атаманы килгән,
    Иртәдән үк дулый, сызгыра.
    Кичә генә яуган аз-маз карны
    Төрле тарафларга туздыра.
    Атна буе торган якты дөнья
    Караңгыланып калды, ниһаять.
    Җил һаман да көчәя бара кебек,
    Булмас кебек кабат тын хәят.
    Вакыт-вакыт җил давыллый башлый,
    Күккә өермәләр сузыла.
    Җанда-тәндә авыр моңсу халәт,
    Үзалдына кәеф бозыла.
    Түбән төшкән зур шәмәхә болыт
    Буран белән бергә кушыла.
    Гадәттән тыш хәл күргәнгә ахры,
    Килалмыйча торам һушыма.
    Болыт кар апкилде булса кирәк,
    Бар тирә-юнь акка төренде.
    Ул да түгел, кыска бер арада
    Кояш көлгән кебек күренде.
    Кояш баешыннан искән җилләр
    Гадәттә еш буран китерә.
    Әллә мин үзгәрәм, әллә дөнья,
    Буран башка төрле үкерә.
    5.12.2014

    Ромашкалар
    Ромашкалар таң җиленнән
    Моң гына тирбәләләр.
    Әйтерсең лә алар шулай
    Тын гына серләшәләр.
    Ап-ак кигән чәчәкләрдән
    Татлы хуш ис бөркелә.
    Ихтыярсыз биреләмен
    Бай табигать иркенә.
    Монда бар да элеккечә,
    Шуңа җаным шатлана.
    Чәчәкләргә карасам да,
    Күңел күгем сафлана.
    Кояшның тәүге нурлары
    Иркәли чәчәкләрне.
    Озаклап туктап күзәтәм
    Чуар күбәләкләрне.
    Чәчәкләрдә җем-җем уйный
    Энҗе чык тамчылары.
    Тургай җырына кушылып
    Җырлый күңел кыллары.
    Нигә шулкадәр якын соң?
    Ала алмыйм күземне.
    Бала чакка кайткан кебек
    Хис итәмен үземне.
    28.11.2014

    Вәгъдә
    Ни белән юанырга соң?
    Күренеп торган эшем юк.
    Әллә нинди моңсу тынлык,
    Серем сөйләр кешем юк.
    Яңа хыял яралмаса,
    Никтер рухланмый күңел.
    Зиһен еракка юнәлгән,
    Бу хәл тикмәгә түгел
    Күптәнге бер иске вәгъдәм
    Кылт итеп искә килде.
    Вак эшкә алданып йөреп
    Соңга калмасам инде.
    Билгеле ки, һәр вәгъдәне
    Тизрәк үтәргә кирәк.
    Һаман мөмкинлек булмады,
    Озака китте бигрәк.
    Бу гамәлне булмас эш дип
    Кырыйга куйган идем.
    Әйткән сүз – аткан ук, дигән
    Катгый карарга килдем.
    Вәгъдә булгач, соң булса да
    Бер үтәлергә тиеш.
    Онытсам, намус агачым
    Бирмәскә мөмкин җимеш.
    Гамәлне башкарып чыксам,
    Олы шатлык көтелә.
    Тынгысыз күңел берәүне
    Сөендерәсе килә.
    28.11.2014

    Әтиең төсле икәнсең
    Төшме димен, юк, бу өн шикелле,
    Күзгә әллә ниләр күренә.
    Хәл-вакыйга шундый кинәт булды,
    Керми тора күңел түренә.
    Акыл түгел, күңел икеләнә,
    Мөмкин түгел диеп саныймын.
    Ялгышмаска теләп баштанаяк
    Тирән дикъкать белән карыймын.
    Беренче күз ташлау белән, якташ,
    Мин, әлбәттә, сине таныдым.
    Шундый зур кызыксыну кузгалды,
    Сикереп торып сиңа атылдым.
    Мөмкин кадәр ихлас тавыш белән:
    – Тиңдәш, синме? – диеп сорадым.
    Эчкә тулган хисләр яктысында
    Уйчан күзләреңә карадым.
    Көтмәгәндә таныш чалым күреп
    Карап каттың минем йөземә.
    Кечкенә генә моңсу күзләреңнән
    Таныганың ачык сизелә.
    Йөзең һаман кырыслана барды,
    Карашыңнан шомланып куйдым.
    Иреннәрең дер-дер калтырады,
    Халәтеңне берсүзсез тойдым.
    Зур шатлыктан бер мәл хәлем китте.
    – Син икәнсең, ай, рәхмәт, – дидем.
    – Уен мени, ничә заман узды,
    Көч-хәл белән таныдым, – дидем.
    Яшьли ирегеңнән мәхрүм калгач,
    Туган җиргә бүтән кайтмадың.
    Хурландыңмы, оялдыңмы – белмим,
    Кайтыр сәбәп, ахры, тапмадың.
    Дус бар, дошман күп дигәндәй,
    Төз юл сайлап дөрес иткәнсең.
    Сине танымаган булыр идем,
    Нәкъ әтиең төсле икәнсең.
    Артык төпченергә мин җыенмыйм,
    Күрәм – ару килеш-килбәтең.
    Сөендердең, якташ, хатынны да
    Сайлагансың уңган, әйбәтең.
    5.12.2014

    Хатирәләр белән яшим
    Хатирәләр уйлап юаныр чак,
    Яшь вакытны булмый кайтарып.
    Хыялларым канат каккан чакка
    Кайтасылар килә җай табып.
    Хатирәләр уйлап юаныр чак,
    Һаман яшь чак керә төшләргә.
    Яшьлек шулай бик тиз узамени?
    Уйга чумам айлы кичләрдә.
    Хатирәләр уйлап юаныр чак,
    Онытканмын рәхмәт дияргә.
    Зәңгәр күлмәгеңне һаман саклыйм,
    Синең төсең итеп кияргә.
    Хатирәләр уйлап юаныр чак,
    Уйлар кайта туган якларга.
    Ерактан да җанны җылытасың,
    Шушы хисне телим сакларга.
    7.12.2014

    Маһинур
    Чәчләреңне салып җил иркенә
    Күңел бакчасына керәсең.
    Сөю шулай була микән әллә,
    Сине һәр көн килә күрәсем.
    Иреннәрең тулып пешкән чия,
    Күзләреңдә синең якты нур.
    Дус дип йөреп гашыйк булганымны
    Сизми калдым сиңа, Маһинур.
    Үз хәлемне үзем аңлый алмыйм,
    Йокыларым качты түгелме?
    Сагынам да сине, юксынам да,
    Биләп алдың барлык күңелне.
    Болай гына хисне баса алмам,
    Җай чыгуга киләм, көт мине.
    Күңел белән түгел, йөрәк белән
    Сөям, Маһи, сөям мин сине.
    12.12.2014

    Зур шау-шуны күтәралмыйм
    Концертларга, театр-фәләннәргә
    Бервакытта алдан бармадым.
    Барсам да шул ихлас авыз ерып,
    Озын-озак утыра алмадым.
    Коеп яуган җәйге яңгыр кебек
    Дәртем тиз кабына, тиз тына.
    Күңел һаман гыйбрәтле хәл эзли,
    Югарыга карап ашкына.
    Зур матурлык карый булса кирәк,
    Бертөсле көй аны туйдыра.
    Нишләтим соң, күңел нечкә булгач
    Асыл көйләр генә сыйдыра.
    Көчле тавыш хәзер күтәралмыйм,
    Тынычлык сөяр вакыт җиткәндер.
    Янар йөрәк һаман ашкынса да,
    Гүзәл яшьлек узып киткәндер.
    Узса узсын, әйдә, уза бирсен,
    Кайгы-хәсрәт килеп тотмасын.
    Тәкъдирдән ич барыбер узып булмый,
    Атар таңнар мине котласын.
    15.12.2014

    Белер-белмәс ниләр диим
    Һәр кешенең анасы бар,
    Һәм дә атасы була.
    Ата-анасын белмәүче
    Кайбер кешеләр була.
    Сүз иярә сүз чыга ич,
    Шундый берәү очрады.
    Дөресен әйтсәм, бу турыда
    Уйлаганым булмады.
    Үз башына төшсә генә
    Аңлый адәм баласы.
    Кем булса да, бу егетнең
    Һичшиксез бар анасы.
    Язмышы хакында башта
    Сабыр гына сөйләде.
    Минем нәрсә уйлаганны
    Ул, әлбәттә, белмәде.
    Һәрхәлдә ул үзен-үзе
    Бәхетле дип санамый.
    Тик бер үзенә ышана,
    Берәүгә дә таянмый.
    Үтә тапкыр, белемле зат,
    Бер кыза, бер яхшыра.
    Башка телдә сөйләшкән күк
    Аптырашта калдыра.
    Анаң, бәлки, гаепсездер,
    Бүгеннән эзлә дидем.
    Егет күңелендә шактый зур
    Саф хис барлыгын сиздем.
    Ялгыш кагылдым, ахрысы,
    Башын йөзтүбән иде.
    Әти-әнине белмәсәм,
    Мең тапкыр яхшы диде.
    Егетнең йөрәге юктыр,
    Булса да, янып беткән.
    Белер-белмәс тагын ни дим?
    Аны язмыш рәнҗеткән.
    15.12.2014

    Могҗиза
    Могҗизалар булмый диләр,
    Була ул, ник булмасын?
    Бәлки мин аны күрермен,
    Тик өметем сүнмәсен.
    Әнә шулай уйлыймын да,
    Шулай кебек тоела.
    Кайсы яктан килсә дә бер,
    Шатлык хисе җыела.
    Гел матур хәлләр уйласаң,
    Күңел дә сафлана ич.
    Могҗиза күрсәң, һичшиксез,
    Хәтердә саклана ич.
    Табигатьнең серләре күп,
    Белеп булмый гомердә.
    Бәхетле кешегә генә
    Насыйп була белергә.
    Дөньяның төрле җирендә
    Була алар чынлап та.
    Үзең чәчмәгән орлыклар
    Уңыш бирә кайчакта.
    Белем зуррак булган саен
    Хәл гадәти күренә.
    Кайбер гап-гади нәрсәләр
    Могҗиза күк күренә.
    14.12.2014

    Серле хәл
    Бер хәлне һич уйларга яратмыйм,
    Язмыш башка якка юллады.
    Искә төшкән саен күңел сыза,
    Җан теләгән насыйп булмады.
    Көтелмәгән бер хәл аркасында
    Максатыма бара алмадым.
    Хәлне төшенергә кирәклеген
    Торган саен ныграк аңладым.
    Таныш җиргә кабат юлыксам да,
    Күңел күгем никтер караңгы.
    Тыштан караганда матур җирләр,
    Якты хыял шунда яралды.
    Ул хыялның хәзер кирәге юк,
    Йөрәгемне генә кузгата.
    Була ич кайчак авыр минутлар,
    Сулык-сулык җанны сызлата.
    Дөресен әйтсәм, хыял матур иде,
    Биләп алган иде күңелне.
    Нәрсә соң бу, һич төшенә алмыйм,
    Үткән халәт кайта түгелме.
    Әйткән идем бугай, кирәге юк,
    Үкенү хисе талый бәгырьне.
    Бар бит дөньяда әкәмәт хәлләр,
    Котыртып тора нидер хәтерне.
    Күңел төерен бер чишәсем килә,
    Заман ару кебек ярыйсы.
    Әллә кайчан узган серле хәлнең
    Эченә кереп килә карыйсы.
    Мөмкинме соң гамәл, әллә юкмы,
    Мөмкин кадәр исәп керергә.
    Кемнең кулы уйнаган соң монда,
    Акыл тели шуны белергә.
    12.12.2014

    Бер малай мәхәббәте
    Кибетче Гөлшат апаның
    Һәр бармак саен йөзек.
    Гади йөзекләр түгел шул,
    Һәрберсе алтын йөзек.
    Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
    Сигез була барысы.
    Малалайлар да кызыгалар,
    Бигрәк матур сарысы.
    Әни әйтә әле миңа,
    Кызлар карарга иртә.
    Җенем сөйми шул сүзләрен,
    Имеш, мин артык иркә.
    Нишләтим соң, йөзекләре
    Ирексез кызыктыра.
    Түшенә аскан муенса
    Өзлексез янып тора.
    Зур кызыл чәчәк шикелле,
    Ансын каян алгандыр.
    Бәлки асыл таш та түгел,
    Саф пыяла ялгандыр.
    Нәрсә булса да барыбер,
    Абау да матур инде.
    Берәүне дә бу кадәрле
    Яратканым юк иде.
    Шунсы начар, бер егет бар,
    Бик гайрәтләнеп йөри.
    Карап торырга ук усал
    Түбән очтан Гаптери.
    Шул җен килсә, Гөлшат апа
    Ихлас елмаеп-көлә.
    Мөнәсәбәтләре ягымлы,
    Шуңа ачуым килә.
    Тегеләй дә уйлыйм, болай да,
    Белмим нишләргә инде.
    Ачудан өйгә кайтмадым,
    Әнидән эләгә инде.
    Бераз үссәм, Гаптеринең
    Кирәген бирәм әле.
    Кибетчесен әйтер идем,
    Миндә юк бер дә гаме.
    10.12.2014

    Авыл халкын талыйлар
    Көчсезләрне кимсетү – начар гамәл,
    Гөнаһасы гына ни тора.
    Кайда карасаң да гаделсезлек,
    Каршы тору хисе тудыра.
    Беркатлы зат, мәгълүм, гади була,
    Аз әйбергә ихлас куана.
    Тик шулай да ипсез кагылганда,
    Йоклап яткан җаны уяна.
    Дошманлыкны өнәмәгән өчен,
    Күп вакытта дәшми калабыз.
    Комсызларга урлашырга юлны
    Үз кулыбыз белән ачабыз.
    Әйтик, һәркөн кирәк сөтне алыйк,
    Унөч-ундүрт сумга сатабыз,
    Очсыз икәнлеген белә торып,
    Телебезне биктә тотабыз.
    Шул ук сөтне комсыз малтабарлар
    Илле сумнан кимгә сатмыйлар.
    Мондый хәлгә халык күпме түзәр,
    Тешен кысып намус саклыйлар.
    Авылларда хәзер күп кешеләр
    Очын-очка көчкә ялгыйлар.
    Һәләкәтне төгәл белсәләр дә,
    Авыл халкын һаман талыйлар.
    Гаебең булса, дәшми калу яхшы,
    Булмаганда нигә куркырга?
    Гаделсезлек тойсаң, бу турыда
    Берөзлексез кирәк тукырга.
    6.12.2014

    Һәр нәрсәнең чиге бар
    Һәр нәрсәнең чиге була,
    Галәмнең дә бар диләр.
    Чиксез нәрсә булса булыр
    Фәкать бер кайгы диләр.
    Бәлки кайгының да бардыр,
    Тик без белмибез генә.
    Кайгы эчкә сыймаганда,
    Кан-яшь булып түгелә.
    Каһәр төшкән кайбер кайгы
    Бөтен гомергә җитә.
    Андый затлар үзен-үзе
    Бәхетсез дип хис итә.
    Кайгы хисе иң яман хис,
    Кешенең ала өнен.
    Түбәнлекләргә төшәрсең
    Шул хистән качу өчен.
    Бар нәрсәнең чиге булгач,
    Берәр чара табылыр.
    Берзаман кайгы ишеге
    Мәңгелеккә ябылыр.
    30.11.2014

    Хатының юньсез дидем
    Бүген һич уйламаганда
    Иске дус килеп керде.
    Кыяфәте шәптән түгел,
    Ишекле-түрле йөрде.
    Нык кызганыч тавыш белән
    Сыкрап, моңаеп сөйли.
    Ул, ахры, безнең гаиләдән
    Ашыгыч ярдәм эзли.
    Дустымның хатыны киткән,
    Шуңа күңеле боек.
    Берзаман елап җибәрде
    Һич булмый гына тыеп.
    Үзен куып чыгармаган,
    Эчтән шатланыр иде.
    Үкси-үкси чыгып чапты
    Хафага салып мине.
    Юатуның файдасы юк,
    Хатының юньсез дидем.
    Көчләп яраттырып булмый,
    Ялынма, китсен дидем.
    Хәләл җефетем «аһ» итте,
    – Әллә сагынамы? – ди.
    – Хатын киткән өчен генә
    Шулай кайгырамы? – ди.
    Ычкынмасын диеп куркам,
    Шуңа да каты тордым.
    Дусның күңелендә ниндидер
    Сәер үзгәреш тойдым.
    Хәзер үзем чыгып китәм,
    Беләм юлым уңасын.
    Бераз ял итәргә кирәк,
    Башы уйдан бушасын.
    29.11.2014

    Арттырмагыз!
    Бигрәк тә кайбер кешеләр
    Арттырырга хирыслар.
    Кеше күңелен кызыктыра
    Вакытлыча уңышлар.
    Бераз арттыра белмәсәң,
    Рәт юк инде дияләр.
    Дөрес сүз белән ялганны
    Бер үк күчкә өяләр.
    Ялган сүзләрдән ярала
    Кайбер бәла-казалар.
    Хак сүзгә түгел, ялганга
    Кешеләр ышаналар.
    Дөрес сүз белән ялганны
    Һич аера алмыйлар.
    Белем аз булганга, ахры,
    Хәлне аңлый алмыйлар.
    Арттыру белән алдашу
    Бер-берсенә туганнар.
    Бер үк әйбер булмаса да
    Зур шик белән тулганнар.
    Тозны гына артык салсаң
    Әрәм була ризыгың.
    Малны сарыф итү була
    Артып китә языгың.
    Дөрләп янып китү хәтта
    Сөйгәндә дә ярамый.
    Чак сызыгын узып китсәң,
    Саф, матур хис яралмый.
    Һәрбер гамәл башкарганда
    Чама кирәк әлбәттә.
    Әңгәмәгә ялган керсә
    Әверелә гайбәткә.
    27.11.2014

    Әүһәди
    Адәм баласы баеса,
    Кайсы масая башлый.
    Әүһәди һич андый түгел,
    Бервакытта саташмый.
    Үз көче белән дип әйтим,
    Баеп китте Әүһәди.
    Күрдегезме дигән кебек,
    Күкрәк киереп йөри.
    Хәбәр инде әллә кайчан
    Шәһәр буйлап таралды.
    Зур абруйлы зат булганга
    Имеш-мимеш яралды.
    Элек яхшук сала иде,
    Әүһәди күптән эчми.
    Хәзер ул ярдәмче түгел,
    Баш судья булып эшли.
    Җирдә әллә аракы бар,
    Әллә юк диеп сөйли.
    Тагын бер сыйфатын әйтим:
    Хатын-кыз халкын сөйми.
    Эшләр судка барып җитсә,
    Мөмкин кадәр киметә.
    Гаилә эшләрен һәрчакта
    Ир-ат яклы хәл итә.
    Аның үз кануннары бар,
    Законнарга карамый.
    Имеш хатын-кыз халкына
    Ышанырга ярамый.
    Ул элек өйләнгән иде,
    Гаиләсен һич юксынмый.
    Гомумән, хатын-кыз белән
    Бөтенләй кызыксынмый.
    Әүһәди дусның ахрысы
    Өмет канаты сынган.
    Җаны астан өскә кадәр
    Авыр хис белән тулган.
    2.11.2014

    Дон Жуан
    Бер ир-ат бар. Яше-карты
    Мыекбай дип атыйлар.
    Ни атлыдыр, Ходай белсен,
    Аны барысы таныйлар.
    Шунсы гаҗәп – зур мыекка
    Кызлар кызыга икән.
    Мыегы сумала төсле,
    Әллә буята микән.
    Ул буйдак ир тирә-юньдә
    Башлык кебек санала.
    Ни хикмәттер, хатын-кызлар
    Тынгы бирмиләр аңа.
    Берсе китеп тә өлгерми
    Икенче кызый килә.
    Бер иптәшем Мыекбайдан
    Дон Жуан диеп көлә.
    Безнең бистә егетләрен
    Ул берсүзсез өркетә.
    Мыекларын тырпайтып
    Гел горур узып китә.
    Бүре кебек усал йөзле,
    Карашы үтә салкын.
    Ахры, куркытып сөйдерә
    Гүзәл хатын-кыз халкын.
    26.10.2014

    Урлап китәр чиккә җитәм
    Сине күрсәм күңел күгем
    Мәхәббәт белән тула.
    Урлап китәр чиккә җитәм,
    Шундый мизгелләр була.
    Күзләремә карыйсың да,
    Шаярма, дип көләсең.
    Күңелеңдә урын бармы,
    Шуны килә беләсем.
    Туташ, сиңа гашыйк булдым,
    Бөтен барлыгым белән.
    Беркөн сезне бергә күрдем,
    Егетең барын беләм.
    Һәрбер күргәнгә ышанма,
    Әгәр дә сөйсәң, дисең.
    Сине сөйми мөмкин түгел,
    Җан яраткан җимешем.
    26.10.2014

    Зимагур мәхәббәте
    Драма бер бүлектә
    Катнашалар:
    Вил – «Зимагур» кушаматлы егет;
    Гөлкәй – авыл кызы.
    Вакыйга бер татар авылында бара.
    Вил:
    Кайталмыйча тәмам хәлдән тайдым,
    Үлә яздым сине сагынып.
    Чыдаса да йөрәк чыдар икән,
    Җай чыгуга кайттым атылып.
    Гөлкәй:
    Әйт дөресен, алдашасың ич син,
    Моны белү миңа бик кирәк.
    Сары сагышларга салып киттең,
    Сиңа миннән тагын ни кирәк?
    Бераз пауза.
    Гөлкәй:
    Болай икәнеңне белгән булсам,
    Хәер, белмим, сине сөйдем мин.
    Ул чакта яшь, тәҗрибәсез идем,
    Керсез хисләремне белдең син.
    Вил:
    Белдем, Гөлкәй, сагнып килдем сиңа,
    Миңа җиңел диеп уйлама.
    Ул чактагы хаталарым өчен
    Әле дә булса йөрәк сызлана.
    Аз гына пауза.
    Вил:
    Мин дә сөйдем, һаман сөям әле,
    Хәлемә кер, кичер, аппагым.
    Туган җирдән ерак яшәсәм дә,
    Йөрәгемдә сине сакладым.
    Гөлкәй:
    Әллә син бар хәзер, әллә син юк,
    Җайсыз йомыш белән килгәнсең.
    Язмыш миңа мәрхәмәтле булды,
    Пар таптым мин үземә синнән соң.
    Вил:
    Кочак җәеп каршы алмассыңны
    Белмәсәм дә, азрак сизендем.
    Сине күреп кабат хәйран булдым,
    Шуңа юне юктыр сүземнең.
    Гөлкәй:
    Үз-үзеңне аклар өчен, җаным,
    Бик бәләкәй сәбәп тапкансың.
    Син киткәнгә өч ел вакыт узды,
    Белмим, кая качып яткансың.
    Вил:
    Хәлең ничек диеп сорамыйсың,
    Төшләремдә сине эзләдем.
    Язмыш яман җиргә ташласа да,
    Өметемне синнән өзмәдем.
    Гөлкәй:
    Йөрәк сине кабул итә алмый,
    Күптән вакыт нокта куярга.
    Бер кискән икмәк кире ябышмый,
    Нигә кабат мине буярга?
    Вил:
    Буыйммы соң, сине буыймы соң?
    Ала алмыйм хәтта күземне.
    Синсез калсам, яшәү нигә кирәк,
    Ялгыз хис итәрмен үземне.
    Гөлкәй:
    Син чынлап та батыр егет булсаң,
    Китеп бар тиз яхшы чагында.
    Зимагур дустым бар иде, диярмен
    Сине искә алган чагымда.
    Вил:
    Алай каты кагылмәле, Гөлкәй,
    Авырттырасың сөйгән йөрәкне.
    Сине күтәрәм дә, кайтып китәм,
    Беләсең ич минем гадәтне.
    Бераз пауза.
    Вил:
    Китәр өчен килмәдем мин бире,
    Пуч «зимагур» диеп көлсеннәр.
    Кирәк булса, хәзер разбой салам,
    Ничек сөйгәнемне белсеннәр.
    Тавышын күтәреп дәвам итә.
    Вил:
    Җир йөзендә син булганың өчен
    Бөек рәхмәтемне белдерәм.
    Исән булсам, сине шушы көннән
    Зур бәхетең эчендә йөздерәм.
    Гөлкәй:
    Суга төшкән кебек юкка чыктың,
    Хат яз идең, кайтып булмаса.
    Аппагым, дип синнән хәбәр алсам,
    Күңелем булыр иде ичмаса.
    Аз гына пауза.
    Гөлкәй:
    Һәр сүзеңә ышанасым килә,
    Көтеп узды өч ел гомерем.
    Хисең сүнеп тагын югалырсың,
    Шуңа сызлый теңкә-бәгырем.
    Кыз елый.
    Вил (кызны кочып сөйли):
    Кемне-кемне, сине алдый алмыйм,
    Син бердәнбер гомер юлдашым.
    Ни күрсәк тә, икәү бергә күрик,
    Ходай безгә бәхет юлласын.
    Гөлкәй (елый-елый сөйли,
    егеткә сарыла):
    Сагышым син минем, шатлыгым син,
    Бүтән артык сүзең кирәкми.
    Яратмасам, көтәр идеммени?
    Миңа башка беркем кирәкми.
    Егет кызны коча.
    Шул хәлдә сәхнә ябыла.
    27.10.2014

    Хатынга булмый ярап
    Минсиңайтим, хатын ялда чакта
    Кунак килеп төште авылдан.
    Ялгыз күңел җиңел сулап куйды,
    Якын кешем хатын ягыннан.
    Аш-суга мин үзем маһир түгел,
    Кунак хатын миңа булышты.
    Атлап түгел, биеп кенә йөри,
    Рәхмәт яусын, ихлас тырышты.
    Бәлеш, шәнгә, тагын әллә ниләр –
    Төне буе ризык пешерде.
    Гаҗәп дәрәҗәдә уңган хатын,
    Җаным-тәнем рәхәт кичерде.
    Миңа гына түгел, кунагыма
    Кәлче-мөлче ифрат ошады.
    Бигрәк тә кәбестә кәлҗемәсен
    Тәмле, диеп мактап ашады.
    Шулай чөкердәшеп чәй эчкәндә
    Хатын кайтып керде берзаман.
    Әллә кайчан булган вакыйганы
    Әле дә булса онытмый һаман.
    Нигә шулкадәрле борчыладыр,
    Әллә ниләр юрап бетерде.
    Ни пычагыма кундырасың диеп,
    Колак итен ашап бетерде.
    Мин ич инде гади, беркатлы зат,
    Керү белән дәштем табынга.
    Куып чыгарсам, җүләр дияр иде,
    Ярап булмый, дуслар, хатынга...
    28.10.2014

    Мәҗбүр булам
    Авыр, күңелсез уйларны
    Эчтән куасым килә.
    Бер өйрәнгән тәртиптә
    Тыныч яшисе килә.
    Бәламе, әллә бүтәнме,
    Хәзергә әйтә алмыйм.
    Шикне алып ташлап булмый,
    Хәлне якынча аңлыйм.
    Үз-үземне ышандыру
    Никтер авыр бирелә.
    Хәзерге яңа нәрсәләр
    Начар булып күренә.
    Ярдәмчел алтынчы тойгым
    Һаман дәшми утыра.
    Шуннан туган моңсу тынлык
    Җанда борчу тудыра.
    Җан сөймәгән яңалыкны
    Ничек чынга кертергә.
    Мин ирексез мәҗбүр булам
    Башкача эш йөртергә.
    Җыелып килгән фикерне
    Кирәк җайга салырга.
    Элекке үлчәү ярамый
    Хәзер гамәл кылырга.
    Ул компьютер дигәненә
    Бер дә күнегеп булмый.
    Башка төр чара булмагач,
    Өйрәнмичә дә булмый.
    2.11.2014

    Сазлык
    Тауның урта бер җиреннән
    Саф чишмә бәреп чыккан.
    Күңелем рәхәт кичерә
    Эчкә тулган шатлыктан.
    Мул сулы мәһабәт чишмә
    Чылтырап шаулап ага.
    Берөзлексез шауланганга
    «Күңелле» дип атала.
    Чишмә суы җир өстеннән
    Чакрым ярым юл үтә.
    Иңкүлеккә җитү белән
    Зур сазлык хасил итә.
    Сазлык дип тә булмый аны,
    Күлләр саны берничә.
    Һәммәсен дә язып тормыйм,
    Ышанмассыз, күрмичә.
    Бу сазлыкның яман данын
    Халык төрлечә юрый.
    Балык тоту монда авыр,
    Аерым осталык сорый.
    Күлнең эчен һәм читләрен
    Куе камыш каплаган.
    Дөрес булса, бу тирәләр
    Үзгәрешсез сакланган.
    Ялган булмасын, сазлыкны
    Тик бер чишмә сугара.
    Күлдәге ишле кондызлар
    Сәер тавыш чыгара.
    Монда сандугачлар түгел,
    Акчарлаклар кычкыра.
    Алар да балык аулыйлар,
    Сазлык тирбәлеп тора.
    5.11.2014

    Юкка киттең Казанга
    Кешенең хәленә керә беләм,
    Бу мактана диеп уйлама.
    Башкалада халык әрсез була,
    Зарыгып көтәләр дип уйлама.
    Сине, дустым, ихлас хөрмәт итәм,
    Гел файдалы киңәш бирәсең.
    Синең белән күпме аш-су күрдек,
    Рәхмәт яусын, якын күрәсең.
    Әйтик, әгәр син китмәгән булсаң,
    Маҗаралар сөйләр идең ич,
    Шаярып сөйләгән сүзләреңнән
    Байтак шигырь язар идем ич.
    Минем хәлем һаман элеккечә,
    Юаныр өчен шигырьләр язам.
    Сине белмим, нишләп ятасыңдыр,
    Эш булмаса, мин шаша язам.
    Вакытыңны ничек уздырасың?
    Казан ич ул сиңа ят кала.
    Шаулый ич ул, берөзлексез кайный,
    Казан диеп шуңа атала.
    Беренче шәпкә сиңа башкалада
    Бераз моңсу булыр әлбәттә.
    Син Чаллыда зур мөхтәрәм идең,
    Казан хәлен белмим әлбәттә.
    Нинди өмет белән киткәнсеңдер,
    Син бит әле шактый тыйнак та.
    Зур калада һава чиста булмый,
    Вакыт тапсаң, кайт син, кунакка.
    Синең кебек бер тәвәккәл иптәш
    Былтыр киткән иде Мәскәүгә.
    Тетрәндергеч хәбәр алдым беркөн
    Үлеп харап булган Мәскәүдә.
    Өлкән яшьтә стресс нык зарарлы,
    Тыныч яшәү шуңа мәслихәт.
    Бик сагынсаң, кире кайт Чаллыга,
    Чирләп китә күрмә син, Мидхәт.
    6.11.2014

    Йокым качты
    Узган төнне шик эчендә
    Газап белән үткәрдем.
    Таң алдыннан ярты сәгать
    Йокы белән чикләндем.
    Кич яткач, әллә ничә кат
    Аяк өсте калыктым.
    Тынгысыз күңел ашкына
    Хәлдән таеп ялыктым.
    Ул гына да түгел әле,
    Тирән дулкын кичердем.
    Аптырап йөди башлагач,
    Ишекле-түрле йөрдем.
    Тагын бер көн, фәкать бер көн
    Түзәргә туры килә.
    Аннары соң, Ходай кушса
    Зур вакыйга көтелә.
    Шул буласы вакыйгага
    Матур өметләр баглыйм.
    Алдагы киләчәк өчен
    Әһәмиятле саныйм.
    Күптәнге якты хыялым
    Гамәлгә ашар төсле.
    Гомумән, туасы көннәр
    Хәерле булыр төсле.
    7.11.2014

    Вәкил килергә тиеш
    Бүгенме, яки иртәгә
    Вәкил килергә тора.
    Эшкә ничек бәя бирер,
    Хәлем аңардан тора.
    Энәсеннән җебенә кадәр
    Бар нәрсәне белә ул.
    Үз өенә кайткан сыман
    Хәбәр итми килә ул.
    Менә-менә килер кебек,
    Беркая китеп булмый.
    Аның фикерен белмичә
    Минем күңелем тынмый.
    Эшне шәп башкардык бугай
    Нык та, матур да кебек.
    Үз эшен беркем хурламас,
    Ни дияр вәкил егет.
    Ул бераз вакчыл әлбәттә,
    Шулай да дөрес әйтә.
    Әгәр дә эшне ошатса,
    Безне яңа эш көтә.
    Миңа әнә шунсы кыйммәт,
    Эш булмаса күңелсез.
    Вәкилне күптән белсәм дә,
    Ни диясе билгесез.
    Ни җитте кеше түгел ул,
    Министр ярдәмчесе.
    Үзенә дә, һәр кешегә
    Гаять тәлапчән кеше.
    Вәкаләте дә җитәрлек,
    Казна акчасын түли.
    Киләчәге матур булыр –
    Һаман югары үрли.
    9.10.2014

    Әрсезлек тә кирәк
    Яшь кенә бер хатын мине
    Интектереп бетерә.
    Ишектән куып чыгарсам,
    Тәрәзә аша керә.
    Бигрәк әрсез, үткен чәчби,
    Булса да булыр икән.
    Әллә мәйтәм, сораганын
    Биреп котылыйм микән.
    Аның нәфесе аз түгел,
    Фатирга акча сорый.
    Эштән алса, файдалы ич,
    Кредит алганга карый.
    Табигатен сөйләп тормыйм,
    Керделе дә чыктылы.
    Тагын әле зур күк тоям
    Аның хәйлә капчыгы.
    Бер кат йомшаклык күрсәтсәм
    Теңкәгә тияр димен.
    Үзем эчтән куа алмыйм
    Ихлас кызгану хисен.
    Хатын-кызларны җәберләү
    Зур егетлек түгел ич.
    Шөкер әле үзебездә
    Ярыйсы киң күңел ич.
    Мохтаҗларга булышуны
    Китап та хуплый диләр.
    Ярдәм кулын суза белсәң
    Күңелне шатлык бизәр.
    Ялгызы озак түләрме
    Ире дә юк ичмаса.
    Тагын бер кат уйларбыз да,
    Бирербез һич булмаса.
    9.11.2014

    Сорыйм синең кулыңны
    Җете ак күлмәгең киеп
    Кая киттең, чибәркәй?
    Сине күргәч, күтәрелде
    Башымдагы түбәтәй.
    Чү, гүзәлем, ул кадәрле
    Өздереп карамәле.
    Сине көтеп көтек булдым,
    Хәлемне сорамале.
    Яратам микән, сөямме –
    Икенең берсе инде.
    Сиңа шундый сүз әйтергә
    Күптән җыенам инде.
    Сөю шатлык яки газап –
    Аралары бер адым.
    Ярый әле син, чибәрем,
    Юлларыма очрадың.
    Рәхмәт сиңа, үзең белән
    Саф шатлык алып килдең.
    Мәхәббәтне әкият дип
    Өметем өзгән идем.
    Гөрләтеп яшәрбез әле,
    Син бөтенләй икенче.
    Уф, телемне шайтан бутый:
    Син әлбәттә беренче.
    Ачуланма, ни диим соң,
    Әйтеп биралмыйм хисне.
    Гади сүзләр белән әйтсәм:
    Эчкерсез сөям сине.
    Һәркөн күңел җылың тоям,
    Яктыртасың юлымны.
    Гомерлек ярым булырга
    Сорыйм синең кулыңны.
    10.11.2014

    Сайрап бетерсен инде
    Күз бәйләнгәч чишмәгә кил,
    Чишмә җырын тыңларбыз.
    Җырның көен ота алсак
    Икәү бергә җырларбыз.
    Чишмә сукмагын санадым,
    Төгәл унҗиде икән.
    Тагын кемнәр чишмәләрдә
    Ярларын сөйде микән?
    Әнә, иркәм, ишетәсеңдер,
    Сандугачлар уяна.
    Мондый җирдән китәләрме,
    Офык алланып яна.
    Чү, матурым, таңы нинди,
    Чүт кенә тыңлыйк инде.
    Сандугач синең хөрмәткә
    Сайрап бетерсен иде.
    11.11.2014

    Уйлап бетереп булмый барсын да
    Калган эшкә карлар ява диләр,
    Бу сүзгә мин кабат инандым.
    Хәл ителергә тиешле эшне
    Вакытында эшли алмадым.
    Әйтерсең лә бүген мәгълүм булды,
    Алдан уйламадым азагын.
    Киләчәкне хәлләр күрсәтер дип
    Бераз ваграк эшкә санадым.
    Вак саналган эшләнмәгән гамәл
    Бер тәүлектә кинәт зурайды.
    Чөнки зур түрәләр тарафыннан
    Аерым игътибарга уралды.
    Берәү булса уйламас та иде,
    Ничек инде ачу килмәсен.
    Артып торган мәшәкатьләр белән
    Уйлап бетереп булмый һәммәсен.
    Эшләр бүген мин көткәнчә түгел,
    Башка юнәлештә киттеләр.
    Шәп нәрсә чиертергә торганда
    Хәлләр бераз чуалып киттеләр.
    Белә идем: вак гамәлләр булмый,
    Бар эшләр дә мөһим, кирәкле.
    Куркынычны алдан күралмадым
    Үтәмәдем, ахры, таләпны.
    Бер юлыга Ходай кичерер дип
    Кичектереп килдем һәрвакыт.
    Эшне вакытында төгәлләсәм,
    Мин утырмас идем баш ватып.
    Бар эшемне ташлап, кичекмәстән
    Мәҗбүр булам план үрергә.
    Эш һичшиксез эшләнергә тиеш,
    Тизрәк кирәк чара күрергә.
    Хәлләр шаярмыйлар булса кирәк,
    Язмыш җиле исә каршыга.
    Ходай каргаган җиргә юлыкканмын,
    Шуңа кире килә барсы да.
    14.11.2014

    Кояшлы иртә
    Иртәнге кояш нурында
    Иркәләнәсем килә.
    Туган җирнең туфрагында
    Җәяү йөрисем килә.
    Искиткеч таң! Тәүге нурлар
    Җанны-тәнне иркәли.
    Кояш минем ниятемне
    Күрә кебек үтәли.
    Яшел үләннәр кояшта
    Зөбәрҗәт кебек уйный.
    Бар табигать хуш ис белән,
    Яшь хәят белән сулый.
    Зәңгәрсу күктән яктылык,
    Сафлык, чисталык бөрки.
    Тирбәлеп аккан ак томан
    Авылга карап үрли.
    Тиз арада куе томан
    Киң болынны каплады.
    Бар тирә-юнь кошлар җыры,
    Шатлык белән багланды.
    Тургай җыры илаһи бер
    Олы кодрәткә ия.
    Берәм-берәм күңелдәге
    Барлык кылларга тия.
    Кыллар бердәм тибрәнгәндә
    Хис-тойгылар күбәя.
    Яшисе килү теләге
    Берничә кат көчәя.
    14.06.2014


        (дәвамы)
    Рифкат Маннапов
    Стихи на татарском языке.
  • Рифкать Маннапов:
  • Әтием васыяте (шигырьләр)
  • Шагыйрь язмышы (поэма, әкият, шигырьләр)
  • Зәңгәр чәчәкләр (шигырьләр)
  • Серле дөнья (шигырьләр)
  • Алма бакчасы (шигырьләр)




  • ← назад   ↑ наверх