
Рифкат Маннапов
Кулымда Рифкатьнең соңгы ике елда язган шигырьләре. Аның һәр шигыре авылга, авыл табигатенең матурлыгына мәдхия җырлый. «Авылым» дип аталган шигырендә шундый юллар бар:
Көнчыгышта биек тавыңТора давылдан саклап.
Әйе, авыл хәзер саклауга һәм яклауга мохтаҗ. Кечкенә авылларда мәктәпләр ябыла, халыкка эш юк. Тарала авыллар, тарала.
Бу фаҗига шагыйрьнең йөрәге аша үтеп, җанын тетрәндерә икән, моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Шәһәрдә яшәсә дә, Рифкать бөтен җанытәне белән авыл кешесе, авылның моңлы бер баласы.
Рифкать Габделгазиз улы Маннапов 1953 елда Апас районы Чури Бураш авылында туган. Күп еллар колхозда эшли. Язмыш аны Чаллы шәһәренә алып килсә дә, авылдан аерылмый, еш кына кайтып йөри.
Шигъриятькә Галимҗан Ибраһимов китаплары аша килә. Авыл халкын, туганнарын ихлас күңелдән ярата. Мин аңа иҗатында уңышлар, сәламәтлек телим.
Галиәхмәт ШАҺИ.татарский писатель, поэт.
- © Рифкать Маннапов, 2012-2017 г.г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
← назад ↑ наверх