• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мәхмүт Максуд

    Мәхмүт Максуд

    1900 - 1962

    Язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Максуд (Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов) 1900 елның 15 январенда хәзерге Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында мулла гаиләсендә туа. Биш-алты яшендә әти-әнисеннән хәреф танырга өйрәнә һәм кечкенәдән үк китап укырга һәвәс булып үсә. Унынчы яшенә чыккач, аны укуын дәвам итү өчен Югары Кибәхуҗадан кырык чакрымдагы Кышкар мәдрәсәсенә илтеп урнаштыралар. Мәхмүд анда биш ел (1909— 1914) укый, аннары Арчадагы ике класслы рус-татар мәктәбендә һәм 1916—1918 елларны Малмыж шәһәрендәге Югары-башлангыч (высшее-начальное) училище дип йөртелгән уку йортында гомуми белем ала. Мәктәп елларында татар һәм рус язучыларының әсәрләре белән якыннан таныша, үзе дә каләм тибрәтә башлый: беренче өйрәнчек шигырьләрен, хикәяләрен яза.
    Бөек Октябрь революциясен М. Максуд, иҗтимагый тормыш мәсьәләләре белән кызыксынган, революцион эшкә тартылган алдынгы яшьләрнең берсе буларак, дәртләнеп каршы ала. 1918 елның җәендә ул Мәскәүгә китә һәм Үзәк Мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарыла торган «Чулпан» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли башлый. Үзәк газетада эшләү, Г. Ибраһимов кебек күренекле шәхесләр белән аралашу аның политик аңы үсүенә һәм иҗади сәләте ачылуына көчле тәэсир ясый. 1918 елның ноябрь аенда «Чулпан» газетасында яшь журналистның беренче оригиналь әдәби әсәре — «Бәйрәм җитә» исемле хикәясе басылып чыга.
    1918 елның, ахырында «Чулпан» газетасы чыгудан туктагач, М. Максуд яңадан Малмыжга кайта һәм «Ярлылар тавышы» исемле өяз газетасында эшли. Шул чорда ул комсомолга керә, комсомолның өяз комитетына член итеп сайлана, ә 1919 елның май аенда, үз теләге белән Кызыл гаскәргә язылып, Колчакка каршы гражданнар сугышы фронтына китә. Дошманны куа-куа М. Максуд Вятка ярларыннан алып, Урал таулары аша, Көнбатыш Себер далаларына кадәр сугышчан юл уза. Фронт шартларында күп кенә патриотик шигырьләр («Корал алам», «Бөек идеал өчен», «Изге максатка таба» һ. б.) һәм Октябрь казанышларын саклап калу өчен көрәшкә күтәрелгән гади хезмәт кешеләренең, кызылармеецларның героик образларын романтик күтәренкелек белән тасвирлаган «Изге көрәшкә», «Каравылда», «Сагынам, сөям сине, туган илем» кебек мәгълүм нәсерләрен иҗат итә.
    Шул ук 1919 елның октябрендә М. Максуд Коммунистлар партиясенә-член итеп алына.
    1921 елның январенда, комсомолның Үзәк Комитеты чакыруы буенча, М. Максуд кабат Мәскәүгә күчеп килә һәм «Яшь эшче» газетасы (1922 елның ноябреннән — шул исемдәге журнал) редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп билгеләнә. Егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында ул Мәскәү нәшриятларында (1926—1928), «Центриздат»ның татар әдәбияты секциясендә (1928—1931), «Профиздат»ның милли әдәбиятлар секторында (1932— 1933) редактор, баш редактор вазифаларын башкара, 1933—1934 елларда исә Мәскәүдә татар телендә чыккан «Коммунист» газетасы редакциясендә» әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук чорда әдип, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, башта Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетының тарих-табигать фәннәре бүлеген, аннары Мәскәү дәүләт университетының этнология факультетында әдәбият бүлеген тәмамлый. 1934 елдан бирле ул язучы-профессионал сыйфатында, нигездә әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
    Мәхмүд Максуд 1939 елда Көнбатыш Белоруссияне азат итү операциясендә катнаша, рус телендә чыккан дивизия газетасының хәрби корреспонденты булып эшли.
    Бөек Ватан сугышы башлангач, М. Максуд яңадан совет гаскәрләре сафына баса, сугышның беренче көненнән алып җиңү көненә кадәр фронтта була, политрук, батальон комиссары, политбүлек агитаторы, татар телендә чыккан «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасының редактор урынбасары сыйфатында фашизмны тар-мар итүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Сугышчан хезмәтләре өчен ул Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм дүрт медаль белән бүләкләнә. Сугыш елларында фронт газеталарына актив языша, 1944 елда сугыш кырында иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләрен бергә туплап «Үч һәм нәләт җыры» исемле поэтик җыентыгын бастырып чыгара.
    Сугыштан соңгы чорда М. Максуд бигрәк тә очерк жанрында һәм тәрҗемә өлкәсендә актив иҗат итә. Әдипнең кырыгынчы-илленче елларда басылып чыккан «Яңа шәһәр һәм аның кешеләре», «Безнең мехчылар», «Тынычлык вахтасында» кебек очерк китапларында Татарстан промышленностеның үсеше, яңа шәһәрләр, алдынгы техника белән коралланган яңа завод-фабрикалар, предприятиеләр барлыкка килүе турында сөйләнә, хезмәт кешеләренең конкрет эшләре, тормышлары яктыртыла.
    М. Максуд — бөтен иҗат гомере буенча тәрҗемә өлкәсендә эзлекле рәвештә эшләп килгән язучыларның берсе. Дөнья һәм рус классик әдәбияты, рус совет язучыларының әсәрләрен татар халкына үз ана телендә җиткерү, классик үрнәкләр белән татар мәдәнияте хәзинәсен баету юлында әдип гаять зур фидакярлек һәм тырышлык күрсәтә.
    Политик әдәбиятмы, матур әдәбиятның проза яки поэзия жанрымы, һәр өлкәдә әдип-тәрҗемәченең хөрмәт белән тәкъдир ителергә лаек үзенчәлекле Флеше бар. Әле 1926 елда ук ул Маркс һәм Энгельснең мәшһүр «Коммунистлар партиясе манифесты»н һәм В. И. Ленин мәкаләләреннән төзелгән «1905 «ел» исемле җыентыкны татар теленә тәрҗемә итеп бастыра. Утызынчы-ил-ленче елларда язучы, төп игътибарын матур әдәбият әсәрләренә юнәлтеп, А. Пушкинның «Дубровский» повестен (беренче басмасы—1934), «Русал-ка» поэмасын (1948) һәм «Скупой рыцарь» трагедиясен («Саран рыцарь», 1948), Р. Ролланның «Кола Брюньон» романын (1937), Г. Гейненең «Германия» поэмасын (1939), Беранженың «Җырлар»ын (1940), Л. Фейхтвангерның «Оппенгеймнар семьясы»н (1941), Н. Некрасовның «Русские женщины» («Рус хатыннары», 1954) белән «Кому на Руси жить хорошо?» («Рус илендә кем рәхәт яши?», 1956) поэмаларын, Гетеның «Фауст»ын (1948), М. Горькийның «Мать» («Ана», 1951), И. Тургеневның «Рудин» (1953), В. Ажаевның «Далеко от Москвы» («Москвадан еракта», 1950), Т. Семуш-кинның «Алитет уходит в горы» («Алитет таулар арасына күчә», 1952) романнарын, Көнчыгыш әдәбияты классикларыннан Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн»ен («Ләйлә белән Мәҗнүн», 1950), Абайның «Шигырьләр һәм поэмалар»!^ (1947) һ. б. тәрҗемә итә.
    М. Максуд, тәрҗемәче буларак, бөек рус язучысы Л. Толстой иҗатын пропагандалауга күп көч сала. 1954—1960 еллар арасында аның тәрҗемәсендә Л. Толстойның дөньякүләм атаклы әсәрләреннән дүрт томлык «Война и мир» («Сугыш һәм тынычлык», 1954—1957) эпопеясы һәм ике томлык «Анна Каренина» (1960) романы татар телендә басылып чыга.
    М. Максуд иҗат эшчәнлегенең тәүге елларыннан ук матбугатта әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән катнаша башлый. Аның рус классик әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итү проблемаларын күтәргән мәкаләләре, Г. Ибраһимов, Ә. Фәйзи, М. Җәлил, Ф. Кәрим кебек әдипләрнең иҗатына караган язмалары әле булса үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар.
    Әдәбият өлкәсендәге күп кырлы иҗади хезмәтләре өчен М. Максуд 1957 •елны «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
    М. Максуд 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.

    Махмут Максуд

    Писатель и переводчик Махмуд Максуд (Махмуд Гисамутдинович Максудов, 1900-1962) родился 15 января 1900 г. в деревне Верхние Кибя-Кози Тюлячинского района Республики Татарстан, в семье муллы. С 5-6 лет научился читать и с детства любил читать книги. Первоначальное образование получил в медресе деревни Кышкар, в двухклассной русско-татарской школе Арска, затем учился в Высшеначальном училище г.Малмыжа.
    Любовь к литературе у М.Максуда проявился рано. С большим интересом читал он произведения татарских и русских писателей, изучал русский язык и литературу.
    В январе 1921 г. М.Максуд был направлен на работу в редакцию газеты "Яшь эшче", издаваемой на татарском языке в Москве, позже работал в издательствах Москвы и в редакции газеты "Коммунист". В это время он, не отрываясь от работы, закончил отделение историко-естественных наук Коммунистического университета трудящихся Востока, потом литературное отделение этнологического факультета Московского государственного университета.
    В годы Великой Отечественной войны М.Максуд находился в действующей армии, служил политруком, батальонным комисаром, агитатором политотдела, заместителем редактора фронтовой газеты.
    М.Максуд - писатель разностороннего дарования. Он поэт и очеркист, автор литературно-критических статей.
    М.Максудов перевел на татарский язык произведения русских и зарубежных классиков: А.С.Пушкина, Н.А.Некрасова, Л.Н.Толстого, А.М.Горького, Низами, Гете, Абая, а также многих других авторов.
    М.Максуд умер 10 ноября 1962 г. в г.Москве.

    Махмут Максуд

    МАКСУД Махмут [1900—] — современный татарский пролетарский писатель. Р. в деревне в семье сельского муллы (священника). Первоначальное образование получил в мусульманской религиозной школе (медрессе). До 1919 учился в семинарии в г. Малмыже. Служил добровольцем в Красной армии. Окончил лит-ое отделение I МГУ. С 1919 — член ВКП(б).

    Литературную деятельность начал с первых лет Октябрьской революции. Его перу принадлежит ряд стихотворений в прозе и рассказы, напечатанные в разных журналах и впоследствии в трех его сборниках — «Безнен Чачакляр» (Наши цветы), «Яз Джыры», «Конны божралар».

    Творческий путь Максуда характерен для представителей левого крыла мелкобуржуазной интеллигенции, переходящей на позиции пролетарского мировоззрения. В нем выразилось своеобразное отношение к пролетарской революции и советской действительности преданного пролетариату мелкобуржуазного интеллигента, к-рый, искренно, всеми силами стремясь понять пролетарскую революцию и служить ей, в силу своей мелкобуржуазной природы, представляет ее романтично, абстрактно, метафизически, нереально (не через реальные образы и их отношения). Но вся творческая деятельность М. развивается по пути постепенного преодоления элементов мелкобуржуазного романтизма и приближения к реальному изображению действительности.

    Первые произведения Максуда насыщены идеей борьбы против религиозного дурмана и обманов, главным образом против рабства и гнета феодалов, восточных баев и духовенства, против старого быта. Но эта борьба дана в отвлеченных образах. Восточным ханам, баям, феодалам и духовенству Максуд противопоставляет обездоленных, оскорбленных, угнетенных, обманутых, жалких людей. В своих лирических произведениях он выражает их гнев и жажду мести по отношению к старому миру, их восторг и торжество перед наступающей зарей — победоносной революцией. Характерно, что эти фигуры, которым симпатизирует автор, не отражают движущих сил пролетарской революции: нет организованной, революционной борьбы их против гнета, рабства, а есть лишь гнев и восторженная встреча «зари».

    Среди персонажей Максуда часто встречаются обманутые, жалкие восточные девушки, темная голодающая восточная молодежь, обманутый сын муллы, нищие, слепой музыкант и т. п. Образы промышленных рабочих в творчестве М. отсутствуют, он устами сына муллы бессильно восклицает: «Преклоняюсь пред силой твоей, о рабочий!»

    Отношение к старому миру и к революции выражается у М. в большинстве случаев в образах, связанных с понятиями религии, и в образах из жизни природы. Первые преобладают в ранних его произведениях. Проклиная или высмеивая бога, религию и духовенство, Максуд в то же время для выражения своего восторга или скорби непременно обращается к понятиям из области религии. Например о труде Максуд говорит в тех же выражениях, как в религиозных писаниях говорится о боге: «есть и один... Нет сравнившихся и равняющихся ему...»

    В дальнейшем творчестве М. нить религиозных образов все больше уступает место картинам природы — волнам, бурям, весне. В этих песнях фигурирует коллектив комсомольцев, пионеров, новые люди, молодежь, но они даны лишь абстрактно; преобладают лирические, сентиментальные переживания.

    Соответственно содержанию и язык произведений Максуда отличается некоторой слащавой сентиментальностью.

    Основной жанр Максуда — стихотворения в прозе — заимствован у восточных поэтов-символистов.

    С 1924—1925 М. постепенно начинает отходить от прежних своих творческих позиций и переходить к реальному изображению социалистического строительства в рассказах и очерках.

    М. в последнее время работает в области публицистики и критики. Он перевел на татарский язык «Коммунистический манифест» и статьи Плеханова об искусстве.

    Библиография: I. Карл Либкнехт (сборник), Центриздат, Москва, 1925; Материалы к проведению 1 мая, Нашрият, М., 1926; Наши цветы, Тат. комб. издат., Казань, 1925.

    II. Сб. «Татарская художественная литература за 10 лет», Казань, 1930, статьи Нигмати и Г. Галеева; Сб. «Татарская литература в эпоху пролетарской диктатуры» А. Саади, Казань, 1929.

    Махмут Максуд, Мәхмүт Максуд
    теги: Махмут Максуд, татарский писатель и переводчик
  • Махмут Максуд:




  • ← назад   ↑ наверх