• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Соңгы очрашу

    (фантастик хикәя)

    Ричард көндезге сәгать унберләр тирәсендә уянды, ләкин торырга ашыкмады. «Кая ашыгырга? — дип уйлады ул, түшәмнең бер почмагындагы пәрәвездән ычкынырга теләп безелдәгән чебенне күзәтеп.— Мин дә менә шушы бичара чебен хәлендә бит хәзер. Әгәр Джек Мортон минем ачышыма каршы чыкмаган булса, мин мондый мескен хәлдә калган булыр идеммени? Каһәр суккан психолог!»

    Кичәдән бирле туктаусыз сибәләп торган вак яңгыр профессорның күңелендәге моңсулык хисен тагын да көчәйтә төште. Ул, күңелсез уйлардан котылырга теләп, телевизорны кабызды.

    — О, дию пәрие! — диде ул, экранда пәйда булган таныш кеше сурәтен күреп.— Ничек котылырга синнән, ә?!

    Бу әлеге дә баягы доктор Джек Мортон иде. Ричард, сүгенә-сүгенә, телевизорны сүндерде. Аннары, беркадәр вакыт уйланып басып торганнан соң, яңадан телевизорны кабызды. «Тыңлап карыйк булмаса, нәрсә сөйли икән?> — дип мыгырданды үзалдына һәм, йомшак кәнәфигә утырып, аякларын өстәлгә куйды.

    — Сүз дә юк, бу уникаль ачыш! Ләкин ул кешелек цивилизациясе өчен атом-төш коралыннан да куркынычрак. Әгәр Ричард Хьюстон иҗат иткән телепатия аппараты безнең көнкүрешебезгә үтеп керсә, җирдә хаос башланачак. Безнең цивилизация борын-борыннан икейөзлелек хисабына яшәп килә. Кешеләр бер-берсенең фикерен укый башласалар, алар арасында коточкыч конфликтлар, җирдә моңа тикле күрелмәгән суеш башланачак.

    — Примитив фәлсәфә, сэр Джек Мортон!—дип ысылдады Ричард, урыныннан торып, һәм аны-моны уйлап тормыйча, аягындагы башмагын салып экранга томырды.

    — Сэр Ричард Хьюстонның Бразилиа фирмасы белән элемтәгә керүе мине бик борчый. Без, америкалылар, мода юл куймаска тиешбез. Юкса, кешелек дөньясын котылгысыз һәлакәт көтә.

    — Юха елан!—дип акырды Ричард, аның саен котыра барып.— Бу ачышым өчен мине күкләргә чөяргә кирәк! Минем телепатия аппараты ярдәмендә цивилизация яңа ьрага басачак. Адәм затының киеме генә түгел, эчке дөньясы да матур булачак. Ә син шуны аңларга теләмисең, сарык!

    Шулчак бүлмәгә асрау хатын килеп керде.

    — Сэр, сезнең янга бер леди килде.

    — Кем ул? —диде Ричард, һәр нәрсәгә битараф р вештә.

    — Изабелла, сэр!

    Бу исемне ишеткәч, Ричард сискәнеп китте һәм, өстә дә торан көзгене алып, үзенең йөзенә карады.

    — Изабелла! — диде ул, кырынмаган йөзенә кулы лә кагылып — Син аны бүтән кеше белән бутамад: мы?

    — Юк, сэр, ул сезне кичекмәстән күрергә тели.

    — Керсен,—диде Ричард һәм кабалана-кабалана к нә башлады,— мин аны инде күптән көтәм.

    «Әле ярый ул бар дөньяда! —дип уйлады ул, шатл нып — Аһ, Изабелла, ничек сагындым мин сине!»

    Изабелла белән ул инде ике ел элек танышкан иде. Ричард аны беренче тапкыр төнге барда күрде. Изабелла аңа беренче күргәндә үк ошады. Ул төнне алар бергә уздырдылар. Нинди матур төн иде ул! Шуннан бирле алар көн саен диярлек очраша башладылар. Ул — әтисенең бердәнбер кызы. Әниләре яшьли яман шеш авыруы белән үлеп киткән. Аннан-моннан тартып-сузып кына көн күрәләр. Шунлыктан Ричард аларның гаиләләренә хәленнән килгәнчә акчалата ярдәм күрсәтә иде. Элегрәк ул бу кызны үзенә гашыйк дип уйлый иде. Әмма аны якынрак белгән саен, ул бу дуслыкның фәкать матди якка бәйле булуына төшенә башлады. Хәер, кистереп әйтеп булмый, ике арада булган җылы мөгамәләнең суынуы артык еш очрашудан да булырга мөмкин бит. Мәхәббәт бер очрашуга тилмергән вакытта гына көчле була лабаса. Бер ка-ра'шка, Изабелланың үз-үзен тотышында бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек. Ричардны ул һәрвакыт көтеп, кайнар үбүләр белән каршы ала. Ләкин илле еллык тормыш тәҗрибәсе булган профессор әлеге купшы гадәтләрдә ниндидер бер ясалмалык барлыгын тоя. Иң беренче чиратта, аңа Изабелланың минут саен мәхәббәттә аңлашып торуы ошамый иде. Яраткан кеше үзенең хисләрен һәрвакыт яшерергә тырыша бит. Әйдә, кылансын шунда, бала гына бит әле ул. Әгәр дә инде Изабелла, бераз акыл кереп, аны ташларга уйласа, Ричард үпкәләмәячәк. Чөнки ул инде карт, аның бер аягы кабердә. Аһ, ничек ярата ул Изабел-ланы! Аның бөтен кыяфәте диңгез күбегеннән барлыкка килгән Киприданы хәтерләтә. Телепатия аппаратын Бразилиадәге фирмаларның берсенә саткач, алар, ап-ак яхтага утырып, дөнья тирәли сәяхәткә чыгарга хыялланалар иде бит. Каһәр суккан язмыш! Профессор Джек Мортон бөтен эшне бозып ыргытты.

    Ричард пиджагын киеп бетергәндә, ишектә озын кызыл ефәк күлмәк кигән Изабелла күренде. Озын күлмәкләр аның сылу гәүдәсенә аеруча килешеп торалар. Гомумән, Ричард аның килеш-килбәтендә бер генә ямьсез нәрсә дә күрми. Бөдрәләнеп торган озын сары чәч толымнары, кояшта пешкән алма кебек алсу битләр — барысы да, барысы да илаһи аһәң хасил итәләр иде. һәрчак сөйкемле, һәрчак елмаеп торучы Изабелла менә тагын аның каршында басып тора. Кайда югалып тордың син ике атна буе, ә? Ричардның котын алган идең бит син. Ул инде сине үзеннән баш тарткандыр дип уйлый башлаган иде хәтта. Нигә бүген элеккечә елмаймыйсың син, күктән иңгән фәрештәм? Нигә синең бүгенге елмаюыңда элекке җылылык, күзләреңдә сулган чәчәкне дә терелтерлек сихри нур юк?

    — Ни булды сиңа, кадерлем? — диде Изабелла, Ричардның кочагына ташланып.— Кем сине шулай кыйнады?

    Ричард җавап бирмәде, чөнки аның өч теше юклыгын һич тә белдерәсе килми иде. Ул болай да Изабелла алдында карачкыга охшап кала. Ә инде тешсез килеш...

    — Нигә дәшмисең, кадерлем? — дип кабатлады кыз, аның колагына пышылдап.

    — Мин сине инде килмәс дип уйлаган идем,— диде Ричард,— сүзне икенчегә борырга тырышып. Ул хатын-кыз алдында мескенләнергә яратмый иде. һәм, шунлыктан, бөтенләй югалып кала язды. Әйе, хатыннар мескен ирләрне яратмыйлар, аларның идеаллары — көчле рухлы ирләр.

    — Мин әле генә Калифорния штатыннан кайтып төштем,— диде кыз гаепле тавыш белән.— Телефоннан шалтыраткан идем, трубканы алучы булмады.

    — Мин инде бер атна буе өйдә ятам,— диде Ричард һәм, телефонны өзеп куйганын искә төшереп, өстәп куйды.— Хәер, синдә гаеп юк. Мин телефонны өзеп куйган идем.

    — Нигә өздең соң син аны? — кызның сүзләрендә гаҗәпләнү тойгысы яңгырады.

    — Әллә нинди сәер типлар шалтыратып теңкәгә тиеп беттеләр. Телепатия аппаратын юк итмәсәң, үтерәбез, дип куркыталар.

    — Диваналар! — диде Изабелла ачулы тавыш белән.— Куркытырлык кешене тапканнар. Сиңа һәйкәл куярга кирәк. Мондый уникаль ачыш йөз елга бер генә тапкыр ясала.

    — Изабелла,— бу юлы Ричард аның белән йөзгә-йөз очрашты,— син "мине яратасыңмы?

    — Яратам, Ричард, яратам. Дөресен сөйлә, кем кыйнады сине? Синең йөзеңә карарга куркыныч,— диде күзләре яшьләнгән Изабелла, Ричардның битләреннән, иреннәреннән үбеп.— Нигә дәшмисең? Сөйлә!

    — Хәзер бөтен Америка миңа каршы, җаным. Миң цивилизация дошманына әверелдем.

    — Юкны сөйләмә, кадерлем,— диде кыз, профессорның чал чәчләрен сыйпап.— Син бүгенге көндә иң бөек галим. Борчылма, тора-бара сине барыбер аңларлар.

    — Кемнәр?

    — Кешеләр, кешеләр, Ричард. Менә күреп торырсың, барысы да яхшы булыр. Синең ачышыңны саткач, без, ап-ак яхтага утырып, дөнья тирәли сәяхәткә чыгып китәрбез.

    — Бразилиа фирмасы минем ачышымны сатып алудан баш тартты.

    Изабелланың йөзе агарынып китте.

    — Юк, бу мөмкин түгел! — диде ул, чыраен сытып.

    — Мөмкин, бик мөмкин, җаным... Дөрес, бер юл бар барын да...

    — Нинди?

    — Минем ачышымны үзәк разведка идарәсе сатып алырга тәкъдим итте. Мин катгый рәвештә баш тарттым. Бу аппарат шымчылар кулына эләгергә тиеш түгел. Мин аны хәрби максатларда кулланыр өчен уйлап тапмадым. Ачтан үлсәм үләм, әмма...

    — Ачтан үлүен үлмәссең дә... Синең эшең бар бит.

    — Мине инде бер атна элек эштән кудылар.

    — Анысы нәрсәгә тагын?

    — Сәбәбен әйтмәделәр.

    — Менә күрдеңме, сине инде почмакка кысрыклый башладылар. Сат ачышыңны, бугазлары тыгылсын.

    — һичкайчан да!

    — Син утопист, Ричард! — диде Изабелла салкын гына һәм кинәт шашып-шашып аны кочакларга, үбәргә кереште.— Риза бул, Ричард! Үтенәм, риза бул! Юкса, сиң шуның белән үзеңнең карьераңны төгәлләячәксең. Алар, бүгенме, иртәгәме, синең аппаратыңны барыбер кулга төшерәчәкләр.

    — Минем аппаратымнымы? — Ричардның йөзендә иронияле елмаю чаткылары күренде.— Мин аның схемасын инде күптән юк иттем. Ул схема минем башта. Ә телепатия аппараты...

    Шулчак аның күзләре телевизор өстендә эшләп торган телепатия аппаратына төште. Күрәсең, ул аны кичә кич крбызгач онытып калдырган иде. Ә аппарат рәхәтләнепме/рәхәтләнеп аларның фикерләрен укый иде. Әнә, яшькелт экранда берничә җөмлә барлыкка килде:

    «...(Алайса, мин сине мәңгегә ташлап китәм. Их, Ричард, Ричард, мин бит инде дөньяга туып үземне белә башлаганнан бирле хәерчелектән котылырга хыялланам. Мин бит шуның өчен генә синең алдыңда мәхәббәттән башы әйләнгән беркатлы кыз ролен уйнарга мәҗбүр булдым. Син мине хәерчелектән коткара алмадың. Мин китәм, Ричард. Миңа син үзең түгел, синең акчаң кирәк иде. Ә хәзер син үзен хәерче».

    Бу сүзләрне укыгач, Ричардның тәне эсселе-суыклы булып китте. Әйе, ул ялгышмаган, моның шулай икәненә телепатия аппаратыннан башка да төшенә иде ул. Ул үпкә катыш хәсрәттән дымланган күзләрен Изабелланың мәрмәр кебек салкын төс алган йөзенә текәде.

    — Син мине яратасыңмы, Изабелла?

    — Яратам.

    — Юк, син мине яратмыйсың.

    — Яратам, Ричард, яратам!

    Профессор, сагышлы елмаеп, кызның маңгаен үпте.

    — Бүгенгә җитәр, Изабелла, бар өеңә кайт,— диде ул йомшак, назлы тавыш белән. Ул аны гаепле дип санамый иде. Чөнки боларның барысына да каһәр суккан хәерчелек гаепле. Аһ, Изабелла, синең кебек матурларга карата аеруча шәфкатьсез ул хәерчелек дигәннәре!

    — Хуш, кадерлем,— диде кыз, ишеккә таба атлап.— Мин иртәгә килермен.

    — Мин сине көтәм, Изабелла...

    Юк, бу сүзләрне ул болай гына әйтте. Киприада бүтән килмәячәк. Аңа үзен хәерчелектән йолып калырлык бай ир кирәк.

    Ишек ябылгач профессор беркадәр вакыт уйланып басып торды. Аннан соң, ирексездән, телепатия аппаратына күз салды. Анда аның хәзерге минутта уйлаган уйлары җөмлә рәвешендә экранда күренәләр иде.

    «Ул мине яратмый... Ул мине бөтенләй ташлап китте, йа раббем, минем яшисем килми! Әйе, бу атом бомбасыннан да куркынычрак аппарат. Кеше кешенең нәрсә уйлаганын белергә тиеш түгел. Адәм затын табигать шундый лтеп яраткан».

    Шулчак Ричард бер атна элек булган вакыйганы исечә төшерде.

    ...Университеттан куылгач, Ричард туп-туры автобус тукталышына юнәлде. Ул доктор Джек Мортонның/квар-тирасына барырга уйлаган иде. Тукталышка чыгып баскач, Ричард ашыга-ашыга үзенә таба килүче бер кешене абайлады. Кара эшләпәсен кашына тикле бастырып кигән бу джентельмен аңа бер карашта ук ошамады. )«Нигә усал аның карашы? — дип уйлады ул, шомланып.— Әллә таларга җыена инде? Алай дисәң, минем таушалып беткән иске пальтомнан ук хәерче икәнлегем күренеп тора бит».

    Джентельмен килеп җитүгә үк карлыккан тавыш белән сорап куйды:

    — Сез Ричард Хьюстонмы?

    — Әйе,— дип җавап бирде профессор, гаҗәпләнеп.— Ә сез мине каян беләсез?

    — Хайван! —диде теге, эре тешләрен ыржайтып. Аның усал елмаюында канны өшетерлек салкынлык бар иде. Кыяфәте белән ул Ричардка Вьетнамда булып кайткан яшел беретларны хәтерләтте. Мондый башкисәрләрне аңа үз гомерендә күп күрергә туры килде.

    — Га... гафу итегез, сэр, мин сезне аңлап җиткермәдем. Кемне хайван дидегез?

    — Сине, сарык! — дип акырды теге бәндә һәм мич кебек агарынган Ричардны кувалда кадәр йодрыгы белән җиргә сугып екты. Ричардның берьюлы өч теше коелып төште. Хәер, ул моны соңыннан гына белде. Ә бу минутта аңа авызында бер генә теше дә калмагандыр кебек тоела иде. Юлдан узып баручы полиция машинасы туктамаган булса Ричардка бераздан якты дөнья белән дә хушлашырга туры килгән булыр иде. Резина күсәкләр белән машинадан атылып чыккан өч полицейский күзләрен кан баскан әзмәверне күз ачып йомганчы бәргәләп салдылар.

    — Мин сине барыбер үтерәм! — дип акырды бандит, кулына тимер беләзекләр кидергәч.— Син минем ризыгымны тартып аласың. Аннан соң мин ничек итеп банк талармын? Ишеттеңме, мин барыбер үтерәм сине, телепат!

    ...Ричард төбенә кадәр тәрәзәне ачып җибәрде һәм, гаҗәп зур тынычлык саклап, телепатия аппаратын урамга томырды. Егерменче каттан төшеп асфальтка килеп сыланган аппарат вак-вак кыйпылчыкларга таралып тирә-юньгә чәчелде.

    — Гаеп итмә,— дип пышылдады ул, тере кешегә эндәшкәндәй.— Мин сиңа ярты гомеремне багышладым. Минем сине юк итәргә хакым бар. кызык, ул әле кичә генә мәгънәсез үлемнән курка иде. 9 хәзер аңа диңгез тубыктан. «Тизрәк күзләрне йомарга, тизрәк берни дә тоймый торган мәеткә әверелергә!» дип уйлады ул, һәм битараф күз карашын болытларга текәде.

    Беркадәр басып торгач, Ричард акрын гына өстәл тарт-масьн ачты һәм, завык белән бизәлгән авыр браунингны куль на алып, аның салкын көпшәсен чигәсенә терәде.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх