• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Җен тыкырыгы

    (фантастик хикәя)

    Камера ишеге ачылгач, таш диварга беркетелгән агач нарда йокымсырап яткан Кафил ыңгыраша-ыңгыраша урыныннан торып утырды. Аннан соң, шешенгән күз кабакларын көч-хәл белән генә ачып, коридорга күз салды. Тонык электр лампасы яктысында ике НКВД хезмәткәре һәм ак халатлы карт төрмә табибе басып тора иде. Өчесе дә кызмача күренәләр.

    — Чык! — диде аларның мыеклысы, шырпы белән тешен каезлап.— Бу — үзенең кансызлыгы белән дан тоткан өлкән тикшерүче Рысев иде. Узган атнада, сорау алу вакытында, ул Кафилнең бөтен тешен коеп бетерде. Аның иләмсез кызыл йөзе, боз кебек салкын яшел күзләре, алга чыгып торган шакмаклы эре тешләре дә Кафилдә әйтеп бетергесез нәфрәт һәм курку хисе уята иде.

    Күн итеген кигәч, Кафил хәлсез тавыш белән сорап куйды:

    — Тагын сорау алугамы?

    Тикшерүченең җавабу гадәттәгечә дорфа һәм бик кыска булды:

    — Баргач күрерсең.

    Бу юлы аны коридорның икенче башына алып киттеләр. Монда тоткыннарны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сорау алуга алып китү гадәти хәлгә әверелгән булса да, Кафилнең күңеленә шом кереп утырды. Борчылырлык сәбәпләр җитәрлек иде. Беренчедән, сорау алуга табиб белән йөрмиләр, икенчедән, комендатура бөтенләй икенче якта урнашкан.

    ...Кафилне бер ай элек кулга алдылар. Башка сыймаслык яла яктылар аңа. Имеш, ул Япония разведкасы агенты, Сталинга каршы заговор әзерләүдә катнашкан. Нинди акылсызлык! Кемгә кирәк ул ялган?! НКВД хезмәткәре буларак, Кафил үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп үтәде. Халык дошманнарына беркайчан да мәрхәмәт күрсәтмәде. Әле өч ай элек кенә, Урта Азия далаларына озатылучы Кырым татарларын мал-туар ташый торган вагоннарга төягәндә, Сталинны каһәрләгән өчен, җитмеш яшьлек бер картны атып үтерде ул. Ун яшьлек кызын да кызганмады. Үзе гаепле, «фашист» дип акырмаган булса кул күтәрер идемени аңа Кафил? Шушы күңелсез хәлдән соң аны бераз намусы борчып йөрде. Уен эшмени, сабый баланы үтерде ләбаса. Тора-бара барысы да онытылды. Нигә борчылырга? Сатлыктан сатлык туа, диләр ич. Кырым татарлары фашистларны ипи-тоз белән каршы алганнар, диләр. Илне эчтән таркатырга тырышучы кара җанлы бәндәләр әз мәллә бездә? Әнә, утыз сигездә күпме халык дошманын фаш иттеләр. Кемнәр генә юк иде араларында! Күренекле дәүләт эшлеклеләре, хәрби җитәкчеләр дисеңме... Инде кырык сигезенче ел бара, ә дошманнар һаман бар...

    Коридорның аргы башына килеп җиткәч, Рысев, каршыдагы тимер ишекне ачып, Кафилне эчкә төртеп җибәрде. Тигезлеген югалткан тоткын, бетон баскыч буйлап бә-релә-сугыла караңгы подвалның юеш идәненә тәгәрәде. Мондый авыртуны Кафилнең әле беркайчан да тойганы юк иде: аның болай да сызлаган кабырга араларына меңләгән хәнҗәр тыккандай булдылар. Шулай да ул аңын җуймады һәм, артта шарт итеп ишек ябылгач, тагын китереп сукмагайлары дип, үзе дә сизмәстән, аягына торып басты. «Нигә монда шулай бик караңгы?» — дип уйлады ул, чигәсеннән җылы сыеклык акканын тоеп.

    Кинәт подвал эче яктырып китте. Каршыда, ун адым чамасы ераклыкта, алтатар көпшәсен төзәп басып торган җәлладны күргәч, Кафил күзләрен чекерәйтеп пышылдап куйды:

    — Яшәсен Сталин!

    Колак тондыргыч ату тавышы яңгырады. Маңгаеннан шаулап кан ага башлаган тоткын, күзләрен зур итеп ачып, чайкала-чайкала йөзе белән идәнгә ауды.

    Ул берничә минут тыпырчынып ятты. Аннан соң, гар-гарәгә килеп, кинәт тынып калды. Мәрхүмне инде бер яәрсә дә борчымый иде кебек. Әмма читтә аның ничек җан биргәнен күзәтеп тәмәке тартып басып торган җәллад та, НКВД хезмәткәрләре дә, карт табиб та шушы мизгелдә нинди гаҗәп хәл булганлыгын күз алдына да китерә алмаслар иде. Кафил яшәүдән туктамады: аның җаны, үле гәүдәсеннән аерылып, подвал буйлап очып йөри башлады. Барысын да күрә, барысын да ишетә торган рух беркадәр вакыт нәрсә булганын аңламыйча, әле бер үзенең үтерүчеләренә, әле кан эчендә яткан гәүдәгә карады. «Нигә мин исән? — дип уйлады ул, гаҗәпләнеп.— Мин бит үлдем. Әнә анда минем мәетем ята, ә менә болар минем үтерүчеләрем. Ходаем, миңа шундый рәхәт! Кайдан килде бу рәхәтлек? Нигә мин һаман да исән? Бәлки мин башка адәм затларына охшамаган үлемсез заттыр?»

    Болай уйлап, Кафил бик нык ялгыша иде. Чөнки ул һәр тереклек иясендә юкка чыгарып булмый торган үлемсез башлангыч, ягъни рух барлыгын башына да китерми иде.

    Әлеге рәхәтлек шуның кадәр татлы һәм исерткеч иде ки, хәтта Кафил, үзенең үтерүчеләренә нәфрәтләнәсе урында, аларны:

    — Рәхмәт сезгә, мин сезне яратам, сез миңа искиткеч рәхәтлек бүләк иттегез!—дип үбәргә, кочакларга тотынды.

    Моның нинди җирәнгеч нәрсә икәнен аңласа да, рәхәтлектән тәмам башы әйләнгән Кафил бөтенләй киресен эшләргә мәҗбүр булды. Рух матди булмаганлыктан, үтерүчеләр аның рәхмәт сүзләрен дә, кочаклауларын да ишетә һәм тоя алмадылар.

    Ниһаять, Кафилдә газиз гәүдәсенә әйләнеп кайту теләге туды. Әмма бу теләкне тормышка ашыру инде мөмкин түгел иде: суына башлаган гәүдәгә орынуга ук, аны электр тогы сыман бер нәрсә каты чеметтереп читкә ыргытты. Әйтерсең лә, гәүдә үзен ташлап киткән рухның хыянәтен гафу итәргә теләми иде. Инкяр ителгән рух мәет өстендә бөтерелә-бөтерелә үксеп еларга кереште. Бу вакытта инде Җан белән тән дуслыгың бозу өчен кирәк булган илаһи рәхәтлектән җилләр искән иде. Бөек Табигать тарафыннан уйлап табылган бу хәйләкәр тозакны без каһәрләргә тиеш түгелбез. Әгәр ул шулай вәсвәсәле рәхәтлек ярдәмендә адәм рухын алдый алмаса, аны үле гәүдәдән аера да алмас иде.

    Карт табиб мәетнең күз бәбәкләрен карап нидер язарга керешкәч, бичара Кафил, таш дивар аша үтеп чыгып, «г» хәрефен хәтерләткән төрмә бинасы өстенә күтәрелде.

    Ай яктысында төрмә күренеше аеруча моңсу булып күренде аңа. Әнә тегендә, бер катлы ак бинада, комендатура урнашкан. Аның астында коточкыч җәзалау станоклары белән җиһазландырылган кечкенә подвал бар. Кафилнең бер генә тырнагын суырмадылар инде анда. Ә төрмә уртасындагы менә бу биек таш коймалы мәйданчыкка тоткыннарны һава суларга, алып чыгалар.

    Ул комендатура бинасының морҗасына килеп кунаклады. Нәрсә бу? Аның баш очында кәфенгә төренгән хатын-кыз күренә иде. Теге дөнья турындагы хорафатларга ышанмаган Кафил, әлеге тамашаны күреп, телсез калды. «Теш күрәм, ахрысы, уянырга кирәк,— дип мыгырдады ул.— Хәзер күзләремне ачам да, барысы да юкка чыгачак... Тукта, бу мәрхүмә минем әниемә охшаган ич! һәй, йөзенең чалымнарын да онытып бетергәнмен инде бәгырькәемнең. Үлгәндә мондый ук яшь түгел иде үзе».

    Әнисе аны кочаклап алды. Аннары моңсу тавыш белән әйтте:

    — Исәнме, балакаем! Таныдыңмы мине?

    Мәрхүмә кочагында утыру рәхәт булмаса да, Кафил аңа караңгы чырай күрсәтмәде. Чөнки ул — аны дөньяга китергән, төннәр буе багып үстергән газиз әнисе иде.

    — Таныдым,— диде Кафил.— Берәр җылы сүз әйт әле миңа, әнием. Мин синең назыңа мохтаҗ. Инде бер ай төрмәдә утырам. Таң аткач, мине яңадан допроска алып китәчәкләр. Мине яңадан кыйнаячаклар.

    — Сине инде бүтән кыйнамаслар, улым.— Ана кеше улының битен үбеп куйды.— Син үлдең. Бүген синең гәүдәңне төрмә зиратына күмәчәкләр. Әзер бул, берничә минуттан син тәңре каршына килеп басачаксың.

    — Нәрсә калган миңа аның янында? — диде Кафил, көлемсерәп.— Кирәк булса, үзе килер әле. Мин аны инкяр итәм!

    — Акылыңа кил, балам, ходайны рәнҗетмә!

    — Мин аның барлыгына ышанмыйм, әнием. Әгәр дә мин аллага ышанган булсам, комсомолга кергән көнне сине елата-елата Коръән китабын яккан булыр идеммени?

    — Мин сине гафу итәм. Синең шундый рәхимсез булып үсүеңә мин үзем гаепле. Бераз Коръән укып үскән булсаң, син минем каберемә чардуган куярга да онытмаган булыр идең. Ярый, минем вакытым бетте, балам. Хәерле юл сиңа!

    Мәрхүмә шундук күздән югалды. Морҗа башында утырган рух исә бөтерелә-бөтерелә мәгарә сыман караңгы бушлыкка очып кереп китте. Анда Кафил искиткеч зур излек белән каядыр югарыга очканын тойды. Үзе белән бергә очкан таныш түгел адәмнәрне күргәч ул бик нык гажәпләнде. «Кемнәр болар? — дип уйлады ул.— Нигә тулай озак дәвам итә икән бу төш?»

    Күпмедер вакыт шулай очып бара торгач, Кафил ямь-яшел тау битен, тау итәге буйлап аккан киң елганы, аның аръягында урнашкан гүзәл каланы, каладагы бихисап алтын мәчет манараларын күрде.

    Тау битенә аяклары тиюгә үк, рух алдында һәркемне таҢ калдырырлык Нурлы зат пәйда блуды. Ул шуның кадәр матур иде ки, хәтта бу Нәфасәтне, бу камиллекне сурәтләп бирү өчен каурый каләм генә җитмәс иде.

    Нурлы зат белән Кафил арасында телепатик әңгәмә башланып китте.

    — Килдеңме, улым?

    — Килдем.

    — Синең җаныңда мин кан таплары күрәм. Кылган эшләрең өчен үкенәсеңме?

    — Үкенмим!

    — Нигә үтердең син ул картны?

    — Партияне сүккән өчен. Аның өчен мин теләсә кемне үтерергә риза!

    — Сабый баланы дамы? Ш~- Әйе.

    — Шушындый җинаятьтән соң син үзеңне кем дип атар идең?

    — Мин партияне, ватанымны сөя торган кеше.

    — Юк, син — үтерүче!

    — Үтерүче? Ха! Мин партия хакына, якты киләчәк хакына үтердем.

    — Канга буялган якты киләчәк кемгә кирәк?

    — Тукта, кем соң әле син миңа акыл өйрәтергә?!

    — Мин Галәм-Ана алдында синең өчен дә, башкалар 8чен дә җавап тотучы зат.

    - Аһ, мин саташам букай. Югал күземнән!

    — Бу чынбарлык, улым. Мин синең Аллаң.

    — Мин Аллага ышанмыйм. Минем Аллам — партия!

    — Алласыз булганга да шундый мәрхәмәтсез инде син, Хәсрәт. Мин сине кызганам...

    Кинәт Кафил алдында кечкенә генә урман аланлыгы Пәйда булды. Әнә тегендә, ямь-яшел. үлән арасында, дер-ДеР калтырап, яраланган куян ята. Ул торырга азаплана, Әкин инде торып бастым дигәндә генә, хәлсезләнеп, яңа-ан Җиргә тәгәри.

    Менә куаклар арасыннан, як-ягына каранып, арык кьь ха янына килеп на гәүдәле бүре килеп чыкты. Бераз һаваны иснәп 1ады гач, ул куян посып яткан урынга юнәлде. Теге, үзенә үлем И куркынычы янаганын шәйләп, бар көченә читкә шуыща башлады. Гаҗәпкә каршы, бүре аны эзәрлекләмәде, бер. аз шыңшып торды-торды да үз юлы белән китеп барды.

    Аннары Кафил таныш тимер юл станциясен, мал-туар ташый торган вагоннарга төялүче халыкны, аларны бозау хәтле этләр белән уратып алган НКВД гаскәриләрен күр эре хәрефләр белән өй эшен яза баш-

    — Кафил абый, Нәзир сугыша! — дип кычкырды шулчак иң арткы партада утырган Гөлүсә елак тавыш белән.

    Укытучы, тактага язуын дәвам итеп, кырыс тавыш бе-чэн генә әйтеп куйды:

    — Нәрсә бүлешәсез анда? Нәзир, хәзер үк иншаңны китер!

    — Мин язарга өлгермәдем,— дип җавап бирде сип-де. Тирә-юньдә елаш, кычкырыш, сүгенгән тавышлар яты- дшле малай, борынын пиджак җиңе белән сыпырып, һәм pan тора. Анда бер карт йодрыкларын болгый-болгый Ядер әйтергә теләп авызын ачкан Гөлүсәгә астан гына Сталинга ләгънәт укый иде. Якында гына басып торган йодрык күрсәтте: — Әйтеп кенә кара, мин сине... офицер, ачы итеп сүгенеп, бунтарьның эченә китереп п Кыз мыскыллы елмайды да шартлатып әйтеп салды: те. Карт эчен тотып җиргә ауды. ләкин тынычланмады:» — Нигә әйтмәскә, әйтәм шул! Ул дәрес буе рәсем ясап «Сталин — палач!» — дип тагын да катырак акырырга ке- утырды, Кафил абый! реште. Чыгырыннан чыккан офицер, лач итеп җиргә — Анда синең эшең юк,— дип мыгырдады Нәзир.— кереп, аның чыраена атып җибәрде. Ул да булмады. Нәрсә эшлисем килсә, шуны эшлим, яшьләр чамасындагы кара кучкыл йөзле кыз: Низагны укытучы туктатты.,

    — Нишләтәсең минем бабамны, фашист!—дип, үкерә-: — Тарткалашмагыз! Ә син, Нәзир, рәсемеңне монда үкерә тегенең кулын тешләде. Ачудан агарынган офицер, китер! үзе дә сизмәстән, алтатар түтәсе белән кызның башына ;Малай, башын аска иеп кенә, рәсемнәр белән чуарлан-кундырды. Аннары, яңадан тормагае дип, инде болай да ган дәфтәр битен өстәлгә китереп салды. Андагы мөгезле да үлем белән яшәү арасында тартышып яткан нарасыш йөрәк турысын чамалап, чакмага басты.

    ...Кафил, Нурлы затның матур йөзе буйлап яшь акка нын күреп, көлемсерәп куйды.

    — Нигә күрсәтәсең син миңа боларны? Мин барыбер үкенмим!

    — Мин ерткычларны да шәфкатьле иттем,— диде Нурлы зат.— Ә сине, акыл һәм хис белән бүләкләнгән адәм затын шәфкатьле итә алмадым. Хәер, кешеләр арасында кеше булып калу авыр шул ул. Иртәме, соңмы, син дә шәфкатьле булырсың, улым. Аннан соң сиңа элекке кан-сызлыгың һәм дорфалыгың куркыныч төш булып тоелыр. Соңгы тапкыр сорыйм: үкенәсеңме?

    — Юк.

    — Син үкенерсең, әмма соң булыр. Син газапланырга, канлы күз яшьләре белән еларга тиеш. Шуның өчей мин сине яңадан тудырам.

    Дәрес инде ахырына якынлашкан иде. Укучылар шаларын китерә башлагач, тәрәзә каршындагы карт лар койган сары яфракларны күзәтеп торган Кафил, таусак-сан ияләрен күргәч, Кафил, тирән көрсенеп, сорап куйды: Кырык биш минут буе җеннәр ясап утырдыңмы? Ие,— дип җавап бирде малай, кызарып. Син җеннәргә ышанасыңмыни? 1әзир, ни дип җавап бирергә икән дигәндәй, бер мәлгә икеләнеп калды. Аннары, куркаклыгын җиңеп, мыгыр-куйды:

    Ышанам. Ә сез ышанмыйсызмыни? Юк, мин хорафатларга ышанмыйм, укытучының күзлек астыннан гына карап елмайганын күргәч, ул батыраеп китте:

    — Сезнең безнең авылдагы җен тыкрыгы турында ишеткәнегез юкмыни? кафил җилкәләрен сикертте. Юк. Мин бит бу авылда'бер ай чамасы гына яшим. Бик беләсегез килсә, моннан йөз ел элек ул тыкы-га алпавыт Егоров юкка чыккан. Ул утырган таран-Тасның җир астына төшеп китүен Габдулла хәзрәтнең хезмәтчесе чулак Мәгъфур күргән. Шуннан бирле безнең авыл халкы бу тыкырыктан йөрергә курка.

    — Кызыклы риваять,— диде Кафил, тел шартлатып.— Кем сөйләде инде сиңа боларны?

    - Дәү әти.

    Алгы партада утырган Фәнис тә сүзгә кушылды:

    — Ә минем дәү әнием анда бозавын югалткан.

    — Ялган сөйләгән Нәзирнең дәү әтисе,— дип көлде аның партадашы Гөлүсә.— Фәниснең дәү әнисе дә алдаган. Курыкканга куш күренә диләр ич. Ә менә мин... мин, шәһәрдә яшәгәндә, оча торган тәлинкә күргән идем.

    — Минем дәү әтием беркайчан да алдамый,— диде Нәзир, кызып.— Алайса, батыр булгач, нигә шул тыкырыктан йөрмисең?

    Кыз, малайларның хихылдашканнарын күреп, телен күрсәтте:

    — Менә күреп торырсыз, бүген үк шул тыкырыктан кайтачакмын.

    Кафил шау-шуны туктатырга дип авызын ачуга, коридорда кыңгырау тавышы яңгырады. Укучылар, дәррәү килеп, тәнәфескә чыгып киттеләр.

    ...Мәктәптән кайтышлый, Кафил бик әйләнгеч булса да, җен тыкырыгына борылды. Аның кеше ышанмаслык имеш-мимешләрнең тууына сәбәпче булган бу тыкырыкта әле бер дә булганы юк иде...

    Тыкырыкка кергәч, аңа кемдер җилкәсенә орынып киткәндәй булды. Ул бер мәлгә сискәнеп туктап калды, игътибар белән әйләнә-тирәне күздән кичерде.

    Әнә, ике якта да буеннан буена яңгырдан күгәреп, мүкләнеп беткән иске читәннәр сузылып китә. Читән кырыйларында инде ак таҗларын койган пеләш бабунәләр, карт кычытканнар, саргая башлаган бака яфраклары үсеп утыра. Каядыр чикерткәләр, саранчалар җыр суза. Чү! Кем сумкасы бу?

    Кафил, йөгереп килеп, сумкадагы дәфтәрләрнең берсен кулына алды. Ул Гөлүсәнеке иде. Җен тыкрыгыннан кайтам дигән иде бит. Бер-бер шикле нәрсә күргәндер дә куркуыннан сумкасын ташлап өенә йөгергәндер. Хәер, әпо, үзе дә килеп җиткән инде! Тик нигәдер йөзе бик агарынган. Күз бәбәкләре дә зурайган кебек. һич көтмәгәндә, кыз бер сәбәпсезгә илереп кычкырып җибәрде:

    — Коткарыгы-ыз!

    Бу көтелмәгән хәлдән укытучы имәнеп китте. «Кемнән коткарырга? — дип уйлады ул.— Аңа бернинди дә куркыныч янамый ич». Ә инде кыз җиргә сеңгән су кебек юк булгач, нәрсә уйларга, нәрсә эшләргә дә белмичә басып торган Кафил кинәт бөтерчек кебек бөтерелә-бөтерелә ниндидер төпсез упкынга төшеп китте...

    Кафил һушына килеп күзләрен ачты. Берара вакыт зәп-зәңгәр күк йөзенә караган хәлдә хәрәкәтсез ятты. Аның башында бернинди дә уй юк. Чиктән ашкан хәлсезлек, күңел болгануы торып утырырга гына түгел, фикер йөртергә дә ирек бирми иде. Ниһаять, баш мие үз хәленә кайткандай булды. Ул таныш түгел сөзәк тау башында ята. Тау итәге буйлап киң елга ага, аның аръягында искиткеч гүзәл кала җәйрәп ята. Кояш нурлары астында җемелдәп торган алтын манаралы бихисап гыйбадәтханәләр дә, ахшам намазына чакырып азан кычкыручы мөэәзиннәр тавышы да Кафилгә башка сыймаслык тамаша булып тоелды. «Кайда мин? — дип уйлады ул.— Әле яңа гына җен тыкырыгында басып тора идем бит».

    Кафил, күзләрен йомып, тыкырыкта булган вакыйганы искә төшерде. Күпме генә баш ватса да, һичбер нәтиҗәгә килә алмады. Соңыннан, акылдан язмаганлыгына инаныр өчен, күңелдән генә бер мәсьәлә чиште.

    «Бер алма биш тиен тора. Бер сумга күпме тияр? Әлбәттә, егерме. Ә ике сумга? Кырык була. Ярый, мәсьәлә дөрес чишелде, дип уйлыйк. Димәк, мин акылдан язмаганмын. Алайса, нигә мин монда? Гөлүсә дә күренми. Кара, ничек оныттым соң әле мин аны?»

    Кафил әйләнә-тирәгә күз салды. Тау өстендә бер генә җан әсәре дә күренми иде. Ш— Гөлүсә-ә! — дип кычкырды ул бар тамагына. 1 Кайтаваздан башка берни дә ишетелмәде. Кызның аваз салуына өмет итеп шактый озак вакыт тирә-юньгә колак Салып торды Кафил. Ләкин өмет акланмады: тауда ул берүзе генә иде.

    Тау итәгенә төшеп җиткәч, ул кызу кояш нурлары ас-рында эри башлаган асфальт юл буйлап елганың ике ярын оташтырган зур тимер күпергә таба атлады. Баш очында терелеп очкан карлыгачлар тавышы күңелдә уяна баш-гап сагыш хисен тагын да көчәйтә төште. Күпергә җитәрәк, Кафил каршыга килүче сарык кө-"ен һәм башларына түбәтәй, өсләренә чикмән кигән ике үсмерне күрде. «Бәлки алар аркылы нәрсә дә булса ыклап булыр»,— дип уйлады ул. Көтүче малайлар, чыбыркыларын шартлата-шартлата, рыкларны күпергә куып кертә башладылар. Кафил кыю-з гына аларга дәште: — Егетләр, бу нинди шәһәр?

    Тегеләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып куйдылар.

    - Бөек Болгар башкаласы шоиь ишиоу ujrviuij, wj., абзый,—дип җавап бирде аларның озынрагы.—Сез Сәвитләр Берлегеннән мәллә?

    Кафил, шаярталар дип уйлап, җитди генә әйтте: — Татарстанда андый шәһәр юк, энем. Бөек Болгар дәүләте исә...

    Малайның авызы колагына җитте.

    - Татарстан? Нинди мәмләкәт соң ул?

    - Син нәрсә, үзең яшәгән җөмһүриятнең ничек аталганын белмисеңме? — диде Кафил, ачуы кабарып. Аны һич тә шаяртасы килми иде. Болай да баш мие кайната лабаса. Җитмәсә, Сәвитләр Берлегеннән мәллә, дип мә хәрә итеп торган була, шайтан. .

    Мосафирның чын-чынлап гасабилануын күргәч, мала бик аптырады.

    — Изге Мөхәммәт пәйгамбәр белән ант итәм, мин Өметтә андый җөмһүрият барлыгын белми идем әле,— диде ул гаепле тавыш белән.

    — Нинди Өметтә?

    — Сез мине гаҗәпләндерәсез. Өмет планетасында яшәгәнегезне оныттыгызмыни?

    Кафил телсез калды. Ул арада икенчесе дустының колагына пышылдады:

    — Бу адәм акылдан язган, һәнүс.

    — Ие, мин үзем дә шулай дип уйлаган идем. Ә киеме Сәвитләр Берлегеннән килгән адәмнекенә охшаган. Яуру-пача киенгән.

    — Берәр качактыр инде. Акылдан язганына да һич гаҗәпләнмим. Минем дәү әтием әйтә, Сәвитләр Берлегендә яшәве бик җиңел түгел, ди. Анда бер ярамаган сүз әйткән өчен дә зинданда черетәләр икән.

    — Ходай белсен аны,- кайтыйк, юкса ахшам намазына соңга калабыз.

    Аларның пышылдашканнарын ишетеп торган Кафил, чатный башлаган башын тотып, якындагы зур ташка утырды. «Менә сиңа могҗиза,— дип уйлады ул.— Мин чит илдә. Әмма нинди илдә? Җирдә Бөек Болгар дигән дәүләт юк бит. Дөресрәге, булган, ләкин хәзер юк. Бәлки мин Болгариядәдер? Алайса, нигә бу малайлар татарча сөйләшә? Нигә бу җир Өмет дип атала? Ярый, ахыр чиктә ниндидер аңлашылмый торган юл белән чит планетага килеп эләккәнгә дә ышанырга була. Ә Сәвитләр Берлеге монда кайдан килгән? Аһ, җен тыкрыгы, нишләттең син мине? Акылдан язарлык хәл: табышмак артыннан табышмак!»

    Шактый озак баш ватты Кафил. Аптырагач, шәһәргә юнәлде. Кояш инде офыкка тәгәрәгән иде.

    Юлда очраган ирләр һәм хатын-кызлар арасында кәләпүшсез яисә калфаксыз бер генә кеше дә күренмәде. Күрәсең, бу барысы өчен дә мәҗбүри иде.

    Калага кергәч, Кафил милли нәкышләр белән бизәлгән бихисап борынгы мәчетләр, милли музейлар, мәдәният сарайлары, берсеннән-берсе зиннәтле һәм бай сәүдә биналары хасил иткән күләгәле тар урамнарны, адым саен фонтан атып торган гүзәл ял бакчаларын күреп өнсез калды. Транспорт өчен махсус күпкатлы киң трассалар булдырылганлыктан, монда атлаган саен алны-артны карап йөрүнең кирәге юк. Урамнардагы күрсәткеч такталар, игъланнар, тамгалар, рекламалар һәм башка язулар гарәп хәрефләре белән саф татар телендә язылган иде. Кыскасы, монда бер карашка ук чиктән ашкан муллык, бәхет, тәртип, олыны олы, кечене кече итү кебек матур гореф-гадәтләр хөкем сөргәне аңлашылып тора.

    Кала урамнарында алган тәэссоратлардан башы әйләнә башлаган Кафил, бик каты сусаганлыгын тоеп, беренче очраган чәйханәгә керде.

    Халык күп түгел иде. Иң түрдәге озынча келәм тирәли тезелгән кечкенә мендәрчекләрдә чәй эчеп, гәп куертып утырган картлар, яурупача киенгән мосафирны күреп, пышылдаша башладылар:

    — Бу адәм Сәвитләр Берлегеннән, ахры.

    — Исең киткән икән. Хәзер безнең мәмләкәттә Сәвитләр Берлегеннән килгән җиде меңгә якын качак яши.

    — Чакырыйк аны табынга!

    Кесәсендә акчасы юклыгын искә төшереп, чыгып китәргә җыенып торганда, Кафилне табынга дәштеләр. Мосафир, чакыруны кабул итәргәме, юкмы дип, чак кына икеләнеп торды. Чөнки аның бер кеше белән дә сөйләшәсе килми иде. Кыстый ук башлагач, ул аларның барысын да сәламләп, табын артына килеп утырды. Чәйханәче дә озак көттермәде: җәһәт кенә сөтле кайнар чәй, бер тәлинкә кетердәп торган коймак китереп куйды. Кафилнең саф борынгы болгар телендә сөйләшүе аксакалларны бераз гаҗәпкә калдырды.

    — Сез болгар телен яхшы беләсез, ахры,— дип сүз башлады уң күзенә ак төшкән карт.— Кайда өйрәндегез безнең телне?

    Кафил, алдан ук уңайсыз хәлдә каласын аңлап, теләр-теләмәс кенә җавап бирде:

    — Соң, мин бит татар кешесе.

    Нәкъ ул уйлаганча булды: карт, ялгыш ишеттем бугай дигәндәй, колагын якынрак китереп кабат сорады:

    — Татар? Нинди татар?

    — Татарлар турында бер дә ишеткәнегез юкмыни?

    — Беренче тапкыр ишетәм. Кайда яши соң бу халык?

    — Татарстанда.

    — һы, нинди мәмләкәт икән соң ул?.

    — Ул Урта Идел буенда урнашкан.

    — Тузга язмаган нәрсә сөйлисең, энекәш,— диде карт, үпкәләп.— Син нәрсә, көлмәкче буласың мәллә бездән? Урта Идел буенда борын-борыннан болгарлар яши. Син — йә оятсыз алдакчы, йә акылдан язган кеше!

    Кафилгә бу сүзләрне ишетү бик авыр иде. Ул болай да ятим, болай да мескен ләбаса. Мондый чакта кешенең хәтерен калдыру өчен кечкенә генә сүз дә җитә. Ә бу карт аны бөтенләй сүгеп ыргытты. Хәер, нигә үпкәләргә, ул аларга башыннан кичкән маҗараларны сөйләп бирәчәк. Шунсыз аңлый алмаслар.

    Аксакаллар аны тыңларга җыенмыйлар иде. Араларыннан инде ачулы гыйбарәләр дә ява башлады:

    — Кибәк очыртырга иртәрәк әле сиңа, улым.

    — Бераз яшьрәк булсам, иманын укытыр идем инде мин бу кяфернең.

    — Куарга кирәк аны моннан!

    Шау-шуны түрдә утырган базык гәүдәле, матур йөзле карт туктатты:

    — Тынычланыгыз, әфәнделәр! Бу бәндә акылдан язган кешегә охшаган. Авыру кешене мәсхәрәләү зур гөнаһ санала.

    Кафил һаман үзенекен сукалады:

    — Мин авыру түгел, мөхтәрәм аксакаллар,— диде ул.— Сәвитләр Берлегендә Татарстан җөмһүрияте барлыгын беренче сыйныф баласы да белә.

    Карт кычкырып көлеп җибәрде.

    — Күрдегезме, ул бит үзе дә нәрсә сөйләгәнен белми,— диде ул, бот чабып.— Тынычлыкта калдырыйк аны, җәмәгать. Ашасын-эчсен, ә без элекке сөйләшүгә әйләнеп кайтыйк. Менә син, Фәрух әфәнде, сәвит фирмасы белән элемтәгә кереп дөрес эшләгәнсең. Анда безнең болгар күнен бик яратып алалар. Иманым камил, әгәр дә син...

    — Туктатыгыз әле шул сәүдә турында сөйләшүегезне,— диде арадан берәү, ризасызлык күрсәтеп.— Без монда ял итәргә җыелдык лабаса. Сез ишеттегезме, Фәрит Габделхак әфәнденең өченче ел Изге тауда югалган сарык көтүен Марста табып алганнар, ди.

    — Булмас, агайне, юк нәрсә сөйлисең. Ничек итеп Марска килеп эләксеннәр ди алар?

    — Ә моннан йөз ел элек Изге тауда табылган сәер очкыч турында ни әйтерсең? Галимнәр Өмет планетасында андый очкычлар эшләнми дип язып чыктылар ич.

    — Мондый хәлнең булуына мин ышанам, җәмәгать. Әле кичә генә улым белән сөйләшеп утырган идек. Өмет планетасында безнең белән бергә башка төрле акыл ияләре дә яши, дигән була. Тик без, имеш, төрлебез төрле вакыт яссылыгында яшибез. Шуңа күрә бер-беребезгә килеп төртелмибез икән.

    Нечкә генә тавышлы бер бөкре, барысын да бүлдереп, дөньякүрәм тартмасын кабызырга кирәк дигән тәкъдим кертте. Картлар аның фикерен хуплап, дөньякүрәм тартмасын кабыздылар. Инде чыгып китәргә әзерләнгән Кафил дә башкалар кебек үк экранга текәлде. Бу — аның өчен аеруча мөһим иде. Телевизорның бик күп файдалы мәгълүматлар бирәсен ул бик яхшы аңлады.

    Менә моңлы чакыру көе яңгырады. Аннары ярым ай белән йолдыз сурәте төшерелгән яшел пәрдә фонында ак чалма-чапанлы алып баручы күренде.

    — Әссәламәгаләйкем, мөхтәрәм әфәнделәр!—дип башлады ул чыгышын.— Бүген Бөек Болгар дәүләте президенты Таһир Әгълиулла Сәвитләр Берлеге коммунистлар фиркасенең генераль секретаре Клопов әфәндегә ачык хат юллады. Анда ул сәвит хөкүмәтен кеше хокукларын бозуда кискен гаепләп чыкты һәм сәвит лагерьларында, зинданнарында газап чигүче дүрт мең кешене тоткынлыктан азат итәргә чакырды, «һәркемгә мәгълүм,— диелә әлеге хатта,— 1926 елда Волгин әфәнде үлгәннән соң властька Латунин диктатурасы килгәч, Сәвитләр Берлегендә Бөек Ноябрь инкыйлабы казанышлары тулысынча юкка чыгарылды. Нәтиҗәдә, дөньяда иң якты, иң хокуклы, иң бай дәүләт төзеләсе урында, моңа тикле кешелек тарихы белмәгән иң хурлыклы, иң хокуксыз, иң хәерче дәүләт барлыкка килде. Латунин Волгин әфәнденең көрәштәшләрен генә юк итеп калмады, ул дөнья халыкларының Мен-дельс идеяләренә булган ышанычын да нык какшатты. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм аннан соңгы елларда күренекле революционерларга, гражданнар сугышы геройларына, хәрби җитәкчеләргә, дәүләт эшлеклеләренә, галимнәргә, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә карата алып барылган коточкыч репрессияләр Сәвитләр Берлеге тарихында иң хурлыклы сәхифәләрнең берсе булып кала. Сез патша заманында халыклар зинданы дип аталган Русия дән дар агачлары урдасы төзедегез. Хәзер Сәвитләр Берлегендә яңа репрессияләр дулкыны башланды. Сәвит хөкүмәтенең эчке һәм тышкы сәясәтенә каршы чыгыш ясарга батырчылык иткән дүрт мең кеше сәвит лагерьларында, зинданнарында интегә. Алла хакы өчен, туктатыгыз бу вәхшилекне!»

    Алып баручының чыгышын тыңлаган саен, Кафилнең маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. «Кем ул Волгин? Кем ул Латунин? — дип уйлады ул, фикерен тупларга тырышып.— Мин бу җитәкчеләрне белмим. Уйлап карасаң, әлеге Сәвитләр Берлеге дип аталган ил белән мин белгән Сәвитләр Союзының тарихлары бик охшаш бит. Волгин аларның Лениннары, ә Латунин... Латунин Сталин кебегрәк канечкеч залим булган. Мендельс исә Маркс, Энгельс кебек акыл иясе булырга тиеш. Бөек Ноябрь инкыйлабы белән Бөек Октябрь социалистик революциясен дә чагыштырырга мөмкин. Өмет планетасының тарихы гаҗәеп дәрәҗәдә безнең Җир планетасы тарихына охшаган. Димәк, Бөек Октябрь революциясенең киләчәге тегеләй дә, болай да фаҗигале булган булыр иде. Бер фиркалелек котылгысыз рәвештә диктатурага, шәхесне аллалаштыруга илтә дигән сүз бит. Хәзер бездә үзгәртеп кору бара. Коммунистлар фиркасе, күп фиркалелекне инкяр итеп, авангардлык ролен саклап калырга, һаман да халык-лар атасы булырга омтыла. Эшләр болай барса, иртәме-соңмы, Сәвитләр Берлеге таркалачак. Өмет планетасында болгарлар үзләренең дәүләтләрен саклап кала алганнар. Бу—аларның зур бәхете. Рәсәй изүе астында калсалар, алар да безнең кебек үк телләрен, иманнарын саткан маң-корт халыкка әверелгән булырлар иде. Алар да мәчетләрне җимергән булырлар иде, Мәскәүдән Берлектәш җөмһүрият статусы сорап интегерләр иде.

    Марс планетасында археологик казыну эшләре алып баручы болгар астронавтлары хакында, 1235 елда Beeift Болгар дәүләтен һәм Русияне монгол явыннан коткарып! калган болгар гаскәриләре истәлегенә зур мемориал ачылуы, Бөек Болгар белән идарә иткән күренекле унөч ха музеенда яңарту эшләренең төгәлләнүе турындагы хәбәр! ләр дә Кафилне таң калдырды.

    Ә инде экранда Гөлүсәнең фотосурәте күренгәч, ул чая кына һуштан язмады. «Менә кайда икәнсең син»,— дищ уйлады ул, алып баручының һәрбер сүзен йөрәге аша уз-| дырып.

    — Бүген кичке сәгать өчләр тирәсендә Шәһре Болгар! да ун яшьлек сәер кыз табылды,— дип сөйләде алып баручы.— Ул үзенең Җир дип аталган планетада яшәве турында хәбәр итте. Гөлүсә, кайбер сүзләрнең әйтелешен искә алмаганда, саф болгар телендә сөйләшә. Ләкин ул үзен «татар» дип атый һәм фәкать кириллица белән генә яза ала. Тагын шунысы кызыклы: ул үзе яши торган планетада бездәге кебек үк Сәвитләр Берлеге, Англия, Ал-ман, Италия кебек мәмләкәтләр барлыгы, кайчандыр болгарлар дип аталган халыкның хәзер татарлар дип аталуы турында әйтте. Нәрсә бу? Ун яшьлек кызның танылырга теләп алдашуымы, әллә... Хәер, соңгы сүзне галимнәр әйтер. Ә менә күренекле галим Гата Гайсаның Өмет планетасында икенче вакыт яссылыгы бар һәм анда безнең кебек үк кешеләр яши дигән гөманы...

    Кафилнең колагына таныш назлы тавыш ишетелгәндәй булды. Башта ул аны талчыгу галәмәте дип уйлады. Ә пышылдау кабатлангач, салы суга киткән кеше төсле моңсуланып калды. Аны һичбер сәбәпсез вөҗданы борчый иде. «Мин ниндидер гафу итмәслек эш эшләдем,— дип уйлады ул.— Нигә мин борчылам? Нигә минем елыйсым килә? Кемдер мине чакыра. Ул мине күрергә тели. Кем ул?!»

    Дөньякүләм тартмасын карап утырган картлар үзара пыш-пыш килә башладылар:

    — Карале, Фәрух әфәнде, бу мосафир да үзен «татар» дип атады ич.

    — Атады шул. Бәлки ул теге кыз белән бергә килгәндер?

    — Сәет әфәндегә төрт әле, ул нәрсә дияр икән?

    — Ул аны бәйләргә куша.

    — Нигә бәйләргә?

    — Качып китсә ни эшләрсең? Аны тотып бирсәк, без муеннан акча эшләячәкбез. Инәпләнитән бит чүтәки.

    Сәер чакыруга буйсынып, Кафил урамга йөгереп чыкты. Бу мизгелдә ул үз-үзенә хуҗа түгел иде. Ниндидер сәер көч аның бөтен ихтыярын, бөтен фикер йөртү сәләтен богаулап, көчле магнит кебек үзенә тартты.

    Менә ул инде урам буйлап чаба. Кая чаба? Моны ул үзе дә белми. Алда аны кемдер көтә, Кафил шуны гына белә. Артта кемнәрнеңдер шаулашканы ишетелә. Аксакаллар инәпләнитәнне кулдан ычкындырганнарына уфтаналар, ахрысы.

    Кафил тагын да кызурак йөгерә башлады.

    Алда инде таныш күпер, таныш тау бите күренә. Ә ул һаман йөгерә, һаман туктый алмый.

    Күперне чыккач, шабыр тиргә баткан Кафил, пиджагын ыргытып, абына-сөртенә үргә таба йөгерә башлады.

    Егылды, әмма туктамады: кемнеңдер ихтыярына буйс нып, яңадан аягына торып басты.

    Нәрсә бу? Аның каршысында таныш илаһи Нурлы за басып тора иде. Кафил төрле фаҗигаләр һәм ерткычлы лар белән чуарланган беренче тормышын искә төшере тетрәнеп китте. Ходаем, ул бит элекке НКВД хезмәткәре! Ә җен тыкырыгында югалган Гөлүсә аның тарафыннан үтерелгән кыз!

    Ул, ике кулы белән йөзен каплап, җиргә тезләнде һәм үкси-үкси еларга тотынды. Бармак араларыннан саркып аккан кайнар күз яшьләре, кып-кызыл канга әверелеп, аның йөзен һәм кулларын буяп бетерделәр. Нурлы зат әйткән канлы күз яшьләре шушы була иде, ахрысы.

    — Нигә син мине башта ук юк итмәдең? — диде Кафил, ыңгырашып.— Нигә син мине укытучы иттең? Миңа авыр! Яшисем килми! Үтер!

    Нурлы зат уң кулы белән дуга рәвешендә ишарә ясады. Тирә-юньдә имчәк балалардан торган бихисап мәетләр өеме барлыкка килде.

    Кафил, бу коточкыч тамашаны күрмәс өчен, чытырдатып күзләрен йомды.

    — Нигә күрсәтәсең син-миңа боларны? — диде ул.— Аларның үлемендә минем гаебем юк.

    — Син үзең үтергән кыз баланың тумыйча калган оныкларын күрәсең,— диде Нурлы зат.— Син яраткан партия биргән якты киләчәк менә шушы була инде.

    — Раббем, нинди кансыз, нинди мәрхәмәтсез кеше булганмын мин! — дип акырды Кафил.— Юк ит мине, минем яшисем килми!

    Нурлы зат моңсу гына әйтте:

    — Тиешле җәзаңны алдың инде син, улым. Кояш сүнгәнче үзең кебек мәрхәмәтсез бәндәләр арасында яшә. Синең кебек адәм затларының рухларын чын яктылыкка, чын бәхеткә якынайтырга ярамый.

    Шул сүзләрдән соң Кафил бөтерчек кебек зырылдап әйләнә башлады. Аннары, селәүсен кебек бөтерелә-бөте-релә, ниндидер караңгы бушлыкка чумды.

    Анда аны вакытлы җиңүләр, вакытлы муллык, вакыт« лы бәхет өчен теләсә нинди кабахәтлек эшләргә, партия? хәтта алла исеменнән бер-берсенең гомерен алырга әзе торучы адәмнәр белән шыгрым тулган вафасыз һәм шыр тиле дөнья көтә иде.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх