• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Фәлсәфә дәфтәреннән

    Интеллект — очраклы продукт түгел

    Аллаһының барлыгын тагын бер кат исбат итәм. Махсус белеме булмаган адәм баласы сафтан чыккан телевизорны очраклы рәвештә генә төзәтә алмаган кебек, автомашина белән эш итмәгән кеше машина моторын очраклы рәвештә генә сүтеп кора алмаган кебек, табигать тә акыл-интеллекттан мәхрүм булса, бу кадәр гакыллы адәм баласын очраклы рәвештә генә барлыкка китерә алмаган булыр иде.


    Юклык ул бар, чөнки ул юк

    Булган әйберне юк итеп була, юк әйберне юк итеп булмый. Нәрсә соң ул галәмдәге төпсез бушлык (пространство)? Аны тотып та, тоеп та булмый. Җиһандагы җисемнәргә карап, без аның биниһая чиксез булуын гына күзалларга тырышабыз. Бушлык (пространство) һәрчак булган һәм булачак. Чөнки бушлыкны юк итү мөмкин түгел, чөнки ул юк. Шул ук вакытта бу бушлык бар дип санарга кирәк. Ник дигәндә, анда миллиардлаган күк җисемнәре эленеп тора. Менә сиңа табышмак: ул бар да, ул юк та.


    Син — бәхетле кеше!

    Кичә, мин хәерче, дип исерек күз яшең түктең. Ә син үзеңнең миллионер икәнлегеңне дә белмисең икән әле. Әнә Америкада үлем көтеп яткан бер мультимиллиардер бавыр сатып алырга тели. Хәтерем ялгышмаса, адәм баласының бу әгъзасы бер миллион доллар исәпләнә. Ә моңа бавыр, йөрәк, үпкә, күз, колак ише әгъзаларны да китереп кушсаң? Һи, ярты Американы сатып алырдай акча җыела түгелме? Ә бу байлыкны сатарга кирәкми. Сөенеп яшә: син иң сәламәт кеше. Эчүеңне ташла да хатының янына кайт, балаларыңны кочагыңа алып, алардан гафу үтен. Алар исән-имин булганда, алтын-көмешкә төрелгән йортың, затлы машинаң булмау бәхетсезлекмени? Үзең исән булганда, алар исән булганда, син иң бай һәм иң мөһиме — иң бәхетле кеше!


    Иң үтмәс товар

    Бу заманда иң үтмәс товар намус булыр иде, минемчә. Аны иң арзан бәягә сатып кына түгел, көчләп бушлай бирсәң дә алмаслар иде. Чөнки ул күпләргә яшәргә комачау итә.


    Итне ничек әзерләргә?

    Шикәр авыруыннан интеккән кеше күп ашый, тиз симерә. Андыйларның организмында җыелган шикәрне фәкать инсулин гына эшкәртеп тора. Ә нигә шикәр авыруын авыл хуҗалыгында кулланмаска? Бозауларда ясалма рәвештә шикәр авыруы булдырсаң, алар тизрәк һәм яхшырак симерер иде. Рәсми медицина шикәр авыруы йогышлы түгел ди бит.


    Менә бу ичмасам хәстәрлек

    Хуҗа Насретдин үзен җирләгәндә кабергә йөзтүбән салып куюларын үтенгән. Янәсе, кыямәт көнне дөньяның асты өскә килгәч, ул йөзе белән өскә карап ятачак. Шәп фикер, ләкин минеке тагын да шәбрәк. Әгәр үлә калсам, мине җиргә башым белән тыгып куегыз. Кыямәт көнне, җирнең асты өскә килгәч, барча әрвахлар да ятып торганда, мин аякта басып торырмын...


    Патша нәрсә әйтергә теләгән?

    Заманында Петр Беренче болай дигән: “Прапорщик не офицер, курица не птица, женщина не человек”. Бу гыйбарә белән ул хатын-кызны һич кенә дә кимсетергә уйламаган. Ягъни урыс патшасы: “Женщина не человек, женщина — сверхчеловек”, — дип әйтергә теләгән.


    Алласызга җавап

    Алласыз бәндә, аның юклыгын исбат итәр өчен, гаять хәйләкәр вә мәкерле сорау уйлап тапкан. Ул болайрак яңгырый: “Аллаһы үзе күтәрә алмый торган ташны ясый аламы?” Әйе, Аллаһы үзе күтәрә алмый торган ташны ясый ала дисәң, адәм баласында шундук шик туа. Аллаһы үзе күтәрә алмый торган ташны ясый алса, ул нинди Алла инде, янәсе. Андый ташны ясый алмый, дип җавап бирсәң дә, Аллаһының кодрәтенә шик туа башлый. Бу очракта, мин сезгә, алласызларга болай җавап бирергә киңәш итәр идем: “Әйе, Аллаһы үзе күтәрә алмый торган ташны ясый ала, ләкин теләсә күтәрә, теләмәсә күтәрми”.


    Шикәрле фикер

    Адәм баласының тәнендә химик матдәләр үзара реакциягә кереп, энергия (җылылык) хасил була. Димәк, химик матдәләр алманышы аның фикерләү сәләтен дә булдырып тора. Бу нәрсә дигән сүз? Лимон ашасаң, башта лимонлы фикер, шикәр ашасаң, шикәрле фикер, борыч ашасаң, борычлы фикер туа лабаса.


    Бик тә гуманлы фикер бу

    Сугыш коралларын гуманлы һәм гумансызга аера башладылар. Раббым, химик сугыш кораллары гап-гади бомбадан кайсы ягы белән мәрхәмәтлерәк? Хәнҗәр мәрхәмәтлерәкме, мылтыкмы? Берсе азлап, икенчесе күпләп кыра. Димәк, сугыш максатларында кулланылган очракта, аларның икесе дә кеше үтерә. Шул да булдымы гуманизм? “Гуманлы сугыш коралы” дигән оятсыз термин онытылырга тиеш. Фәкать тыныч тормышка хезмәт итә торган эш коралы гына гуманлы була ала.


    Тилеләргә — Нобель премиясе

    Коточкыч үтерү кораллары уйлап галимгә Нобель бүләге бирелә икән, дөнья белән фәкать акылдан язган кешеләр идарә итә икән дигән күңелсез фикер туа.


    Яңача сугышырга кирәк

    Тарихта әхтәри ярып (карта уйнап), атасының бөтен байлыгын оттырган җилбәзәк уллар булганлыгы билгеле. Ә нигә бу тәҗрибәне дәүләтләр арасында үзара аңлашу рәвеше итеп файдаланмаска? Әйтик, дәүләтләр арасында зур киеренкелек туган һәм мөнәсәбәтләрне сугышсыз ачыклап булмаслыгы аңлашылган очракта, бу хәлдән, алдан килешү төзеп, кәрт уйнап чыгу да мөмкин бит. Мисал өчен, Америка президенты белән Русия президенты әхтәри ярырга утыра. Русияле җиңелә икән, Америка гаскәрләре ун яисә егерме елга (бу килешүдә каралган булырга тиеш) Русияне басып ала, аның байлыкларын ташый. Шартнамә срогы чыккач, америкалы белән русияле янә карта уйнарга утыра. Бу юлы урыс җиңеп чыксын ди. Аннары инде Русия гаскәрләре билгеле бер вакытта Американы басып ала. Шулай иткәндә, шәһәрләр дә җимерелмәс иде, үлем-хәтәр, канлы күз яшьләре дә булмас иде. Әгәр карта уены ошамаса, рәхим итеп, шахмат тактасы артына утырыгыз.


    Без шулай яши башларга тиеш

    Кеше кайчан пенсиягә чыгарга тиеш? Бездә, алтмышка җитеп, тәмам хәлдән тайгач, үләр вакыт җиткәч кенә ял бирелә. Бу дөрес түгел. Минемчә, адәм баласын, туган көненнән башлап, кырык яшенә кадәр дәүләт карарга тиеш. Бу чорда ул фәкать спорт, ял итү, уку, интеллектны баету, фәнни һәм иҗади хезмәт белән шөгыльләнү, сәяхәт итү, гаилә кору, бала тәрбияләү кебек мәшәкатьләр белән генә мәшгуль булсын иде. Ә кырык яшьтән соң ул, пенсиядән чыгып, яраткан эш урынында эшли башлаячак. Шулай иткән очракта, кеше җәмгыятькә, фәнгә һәм производствога күбрәк файда китерә алыр иде. Чөнки кырык яшьтә кеше инде бөтен яктан да формалашып беткән була.


    Кәҗә хайван түгел, ә кабырга нәрсә?

    Борынгы Римда, ерак походка чыкканда, һәрбер легионда кәҗә көтүе булган. Легионерлар бичара кәҗәне ит-сөт, мамык чыганагы буларак кына түгел, хатын-кыз итеп тә файдаланганнар. Ләкин бу гайре табигый хәл адәм баласының башка гөнаһлары арасында тоныкланып кына кала. Мисал өчен, Аллаһы Хаваны чыннан да Адәм кабыргасыннан ясаган икән, үз кабыргаңа төне буе мәхәббәттә аңлашу, аны үбү, аның белән җенси мөнәсәбәткә керү коточкыч гамәл түгелмени?


    Интеллект акыл билгесе?

    Балык акыллымы, адәм баласымы? Әлбәттә, балык. Ул борчак кадәр мие белән дә һичбер адашмыйча диңгез-океаннар аша төрле материкларны урап, туган сулыкларына исән-имин әйләнеп кайта. Юкса анда аны нинди генә дошманнар сагаламый. Ә без, нинди зур баш миенә ия адәм балалары, шәһәр җирендә дә адашмыйча йөри алмыйбыз.


    Баш авыртканда туган фикер

    Казан каласының Бауман урамына чыксаң, әллә кайчан үлгән кешеләрне дә очратырга мөмкин.


    Акыл каян бирелгән

    Бу җиһанга үле материя итеп карау үзе бер гакылсызлык. Әгәр инде без аның чыннан да үле һәм интеллектсыз (акылсыз) материя булуын танырга телибез икән, бу очракта акылсызлыкның акыллылыкка караганда акыллырак булуы шиксез.


    Ярату формуласы

    Мәхәббәт — гап-гади эгоизм ул. Әгәр син хатын-кызның гәүдәсенә, эчке дөньясына, рухына хуҗа булырга омтыласың икән, кибеттән иң матур курчак алып кайтып, башка кызларны көнләштерергә хыялланган сабый өммәтендә каласың.


    Санама

    Нигә санарга, нигә кушарга, нигә бүләргә? Табигатьтә барысы да исәптә. Ул — иң бөек хисапчы. Болытлар да тиккә генә арлы-бирле акмый, җил дә тик торганда гына исми, яңгырлар да теләсә ничек кенә җиргә таммый. Һәр нәрсәнең юлы инде билгеләнгән. Без хаос дип күзәткән ком буранында да билгеле бер тәртип бар. Һәр ком бөртегенең оча торган үз траекториясе булдырылган. Бу дөньяны исәп-хисап ясап кына киметеп тә, арттырып та булмый.


    Бар Ул, бар!

    Бармы Алла дип сорыйсың. Сәер сорау. Син үзеңне бар дип саныйсыңмы? Әлбәттә, саныйсың. Бу дөньяда инде синең белән мин дә булгач, Ходай кадәр Ходай ничек булмасын?


    Чиксезлек категориясе

    Хак Тәгаләдән ерагаюның чиге булса, аңа якынаюның чиге юк.


    Лоторея уены

    Адәм баласы лотореяга машина отса, сөенеченнән үләр дәрәҗәгә җитә. Ә дөньяга туу шул ук лоторея уены түгелмени? Бер миллион сперманы (конкурентны) җиңеп чыгу бөек казаныш түгелмени? Бер миллионлы халык яшәгән шәһәрдән нәкъ менә синең бердәнбер лидер булып чыгуың кебек бит бу. Бер миллион кеше арасыннан яшәүгә хокук алган бердәнбер сперма син! Шуны һәрвакыт исеңдә тот.


    Чагыштырмача мәңгелек тәгәрмәч

    Ул авыл җирендә һәрбер йортта бар. Мич морҗасы тартамы? Тарта. Бу һичбер энергиясез һава агымын хәрәкәткә китерә торган “тәгәрмәче” түгелмени?


    Кызлар нигә матур киенә?

    Матур булып күренер өчен... Ә нигә матур булып күренер өчен? Егетләргә ошар өчен?.. Нигә ошар өчен?.. Кызыксыннар өчен... Нигә кызыксыннар өчен?.. Шушында туктыйк инде.


    Без табигатьне баетабызмы?

    Адәм баласы миллион еллар буена шул ук мәхәббәт, шул ук нәфрәт, шул ук байлык һәм хәерчелек, фаҗигаләр аша узган. Бездән соң да яратырлар, нәфрәтләнерләр, алдашырлар, үтерерләр, таларлар. Димәк, һичбер яңалык юк. Адәм баласы таныш белмәгән яңа хисләр, кичерешләр инде калмаган. Моңсу бит, төрлелек юк. Очраклы хәлме бу?.. Юктыр. Табигать миллиардлаган кешеләрне бер үк хисләр, кичерешләр, хәлләр, күренешләр, вакыйгалар, очраклыклар аша үткәреп, адәм баласы психологиясенең барча нечкәлекләрен, рухи байлыкның иң күренмәс төсмерләрен өйрәнергә тырыша кебек.


    Мин барыбер изге

    Сүгәсең мине. Ә аракы эчкән бәндәнең изге кеше булуын беләсеңме син? Бик беләсең килсә, ул әче нәрсәне эчеп, мин дәүләт бюджетына акча кертәм, пенсионерларга, ятимнәргә, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтәм. Миңа шәһәрнең иң тырыш алкоголигы дигән медаль бирергә вакыт. Сәламәтлегем, хәерче хәлем, авыр язмышым белән исәпләшмичә, әҗәтләргә керә-керә, мескеннәрнең тамагы турында кайгырта торган изгеләрнең дә изгесе мин. Шуның өчен кызган мине һәм... ярат.


    Бер ачыш уңаеннан

    Физика-математика фәннәре кандидаты Ким Шакиров Ньютон законын шик астына куйды. Моның барысына да үлчәү сатып алу сәбәпче булды. Башта ул бу үлчәүгә улын бастыра. Җитмеш кг, сөбханалла! Аннары ул аны үлчәүгә башы белән бастыра. Бу ни тагын?.. Ничәдер грамм җитми! Ишегалдыннан бүкән алып керәләр. Болай куйсаң, барысы да тәртип, астын өскә куйсаң, бүкән берничә граммга җиңеләя. Шулай итеп, Ньютонның җир тарту көченә ия дигән законы шик астында кала. Хәзер Ким Шакиров үзенең ачышы өчен патент артыннан чаба. Тик миндә бу ачышка карата кечкенә генә бер шик бар. Үлчәүдә түгел микән хикмәт? Әйтик, үлчәүнең үзен дә аслы-өсле үлчәп карарга кирәктер? Әгәр үлчәүнең авырлыгында үзгәреш булса, иң беренче эш итеп, аңа да патент алу мәслихәтле.


    Җавабым шул гына

    Тозсыз әсәр язгансың, диде. Ә нигә моңа гаҗәпләнергә? Мин дә бит синең кебек үк сиксән процент судан торам.


    Үлгән чебенгә мәдхия

    Иң зур ихтирамга лаек бөҗәк син. Соңгы сулышыңа кадәр үз табигатеңә хыянәт итмисең. Ачуың чыкса, үлем куркынычы янавын онытып, һичбер икеләнмичә, президентны да, ФСБ башлыгын да тешлисең. Ә кеше һәр очракта да КЕШЕ булып кала алмый. Дөрес, дөньяга без барыбыз да кеше булып туабыз. Әмма үсә төшкәч, табигать кануннарына каршы килеп, берәүләребез үрдәккә, икенчеләребез төлкегә, өченчеләребез юха еланга әверелә. Һәм гел шулай, елдан-елга, гасырдан-гасырга дәвам итә.


    Сүз — матди категория

    Изге китапларда, дөнья яралуны күздә тотып, иң әүвәле Сүз булган, диелә. Хәзер һәркемгә мәгълүм, Коръән — ул өстен көч тарафыннан кешелек дөньясына иңдерелгән иң камил вә иң изге космик документ. Анда галимнәр биология, математика, медицина, география, астрономия һәм фәннең башка өлкәләренә кагылышлы искиткеч кыйммәтле мәгълүмат таптылар. Ләкин бу мәгълүмат изге китапларда табышмак рәвешендә бирелә, аларның күбесен әле чишәргә кирәк булачак.

    Иң әүвәле Сүз булган дидек. Изге китапларга ышансак, Аллаһы яктылыкны караңгылыктан Сүз белән аера алган икән, Сүз — матди категория булып чыга. Ни өчен без, язучылар һәм журналистлар, җөмләне редакциялибез, төзәтәбез, сүзләрнең урыннарын алыштырабыз? Материяне тәртипкә китерү өченме? Мөгаен шулайдыр. Мисал өчен, төштем мин чишмәгә димибез бит, мин чишмәгә төштем, дип әйтәбез. Сүзләрне билгеле бер тәртипкә китереп, без аһәңле җөмлә, ягъни материядәге гармонияне (аһәңне) булдырабыз. Ә сүз уйнатканда без, пластилинны изеп-бөгеп төрле сурәтләр ясаган кебек, материя белән төрле тәҗрибәләр ясыйбыз.


    Әйләнә торсын шунда

    Аһ, бүген никтер баш әйләнә. Әйләнә бирсен! Бүген дөнья бетә дигәннәр иде. Бетмәс, ахры. Баш әйләнгәч, Җир дә әйләнә, димәк. Шулай гына була күрсен. Амин!


    Наданлык турында

    Надан дигән сүзне тегеләй укысаң да, болай укысаң да барыбер надан дип укыла. Наданны иң абруйлы академиядә укытсаң да, Африкага алып барсаң да, Америкага китереп куйсаң да, һәрвакыт Надан булып калачак.


    Даһилыкка ерак әле

    “Мәдәни җомга” газетасында Русия тилеләре турында мәкалә дөнья күргән иде. Тилеләр арасында “Ельцин”нар меңнән артып киткән. Арада “Мавроди”лар, Наполеоннар”, “Брежнев”лар һәм “Ленин”нар да шактый. Әмма бу озын исемлектә мин үземне тапмадым. Димәк, даһилыкка ераграк әле.


    Яшик әле

    Күп шикәр ашау зыянлы, дидең. Соң, дустым, яшәү үзе дә бик зыянлы нәрсә ул. Зарарлы булса да, яшик, әйдә!


    Тагын Алла турында

    Бармы ул Алла, дисең. Сәер сорау... Син үзеңне бар дип саныйсыңмы? Әлбәттә, бар дип саныйсың. Минем белән бәхәскә кергәнсең икән, димәк, син — бар. Синең белән бәхәсләшәм икән, мин дә бар. Без икебез дә бар. Алла да безнең белән бәхәстә. Шулай булгач, ул бар! Аны күргәнем дә, аның белән бәхәсләшкәнем дә юк, дисеңме? Ялган бу, чеп-чи ялган! Без, имансызлар, аның белән гел бәхәстә. Син завод-фабрикалар салып, һаваны агулыйсың, ул сиңа йөз төрле чир җибәрә. Син җирнең кара канын — нефтьне суыртасың, ул кайдадыр коточкыч җир тетрәү булдыра. Бу бәхәс түгелмени? Бу Илаһы белән бәхәсләшү түгелмени?


    Гөрләвекләр ни турында сөйләшә?

    — Әй, яшьти, син кая агасың?

    — Инешкә. Инештән — елгага, елгадан — диңгезгә.

    — Ә син?

    — Мин — канауга, канаудан — дуңгыз абзарына. Миңа инде тумас борын чокыр казып куелган.

    Адәм баласының да язмышы шундый — һәркемнең үз юлы.


    Мәҗлестән соң туган фикер

    Бәйрәм бара. Зарланышалар:

    — Бетә татар, бетә...

    — Ну бу урысны!

    — Бәйсезлек өчен күтәр!

    — Милләт өчен!

    — Яшәсен милләт!

    — Без — көчле халык! Без көчлерәк!

    ...Тынлык. Нәрсә булды? Йа Ходай, “Распутин” — өстәлдә, татарлар идәндә. Татарны егып салу өчен, урысның үзе булуы кирәк тә түгел икән?


    Кем син, КЕШЕ?

    Бүре ач булганда яман, кеше тук булганда куркыныч. Тук аучы! Тук үтерүче! Тук ялган! Яман аучы! Яман ялган!


    Тулай торакта

    Син таракан үтереп йөрисең. Тимә аларга, бетләр һәм тараканнар Рәсәйнең бердәнбер байлыгы ул.


    Хәреф гаепле түгел

    Һәр телдә оятсыз сүз бар. Аларның кайберләрен без, әдәплерәк яңгырасын өчен, башка хәрефләр тезмәсен кулланып, йомшартыбрак әйтергә тырышабыз. Мисал өчен, “күт”не арт саны дип атыйбыз икән, ул йомшаграк әйтелә, ә мәгънә барыбер шул ук. Букны тизәк, сидекне бәвел дию белән дә шул ук хәл. Димәк, авызыннан хәрефләре без теләгән тәртиптә урнашмаган сүзләр ычкындыргалаучы кешеләрне культурасызлыкта гаепләү дөрес түгел.


    Тараканнар хакында

    Йомычка өстенә йомычка менә башлаган чорда, ата таракан, ана тараканның мәхәббәтен яулау өчен, иллә дә тәмсез ис чыгара башлый икән. Галимнәр адәм баласының да ис аша яратуын, гашыйк булуын инде күптән ачыкладылар. Моны дәлилләве әллә ни кыен түгел. Мисал өчен, берәүләрне күрүгә үк хөрмәт итә башлыйсың, ә кайбер бәндәләргә шундук нәфрәт хисе уяна. Димәк ки, без үзебез дә сизмәстән, ягъни инстинктив рәвештә, кешенең исен йә яратабыз, йә яратмыйбыз. Ата тараканның ис чыгаруында туктадык бит әле. Ни гаҗәп, начальство тирәсендә ис таратырга күнеккән бәндәләр дә, гадәттә, баш әйләндергеч карьера ясый.


    Җавап

    Нигә уйга калдың, дисең... Тере кеше уйланыр да, моңланыр да инде. Тере булуның бөтен өстенлеге менә шунда.


    Үзебез гаепле

    Булдыксыз кешедә яшәеш өчен көрәш инстинкты нык үскән була, дип уйлыйм мин. Андыйлар власть ярата. Төп кораллары — әләк, мәкер, ялагайлык. Никадәр югарырак — шуның кадәр ахмаграк. Хәер, андыйларның бик тә уңышлы рәвештә югарыга үрмәләүләренә без үзебез гаепле. Әйдә, шулай булсын, андыйлар никадәр югарыдарак булса, аяк асты шуның кадәр чистарак булыр.


    Бәхет турында

    Һәр тарафта кансызлык, монафыйклык, куштанлык, ялагайлык хөкем сөргән бу гөнаһылы җирдә, һаман саен тере вә чын мәетләр өелә барган бу зур чүп өемендә фәкать тилеләр, каргалар, тараканнар һәм чебеннәр генә бәхетле була ала.


    Шаярту

    Аллага ышанган кеше, теге дөньяда хур кызлары яисә хур егетләре белән типтерү турында хыялланып, көнгә биш тапкыр намаз кыла икән, бу гөнаһ түгелмени? Җирдә яшәүне алар вакытлыча гына күренеш дип аңлый һәм, теге дөньяда мәңге бозыклыклар кылып яшәү турында хыялланып, бу фани дөньяда вакытлыча гына барча бозык ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән тыелып торалар. Бу алар мәкерле максат белән яши дигән сүз түгелмени? Ә мин, кәҗә хисләремә хуҗа була алмаган беркатлы адәм баласы, мәңгелек тәмуг утында янасымны белсәм дә, бар рәхәтне вакытлыча гына җирдә татып калырга тырышам. Димәк, мин әллә ни зур гөнаһлы түгел. Чөнки беркайчан да өч көнлек фани дөньяда тәкъва булып кыланып һәм шуңа бүләк рәвешендә биреләчәк Фирдәвестәге мәңгелек бозыклыклар турында хыялланып яшәмәдем.


    Табигать кешене яңа баскычта сыный

    Игътибар иткәнегез бардыр, яхшы кешеләр никтер озак яшәми, һичбер шикләнмичә әйтә алам, табигать (Алла дисәк тә ярый) аларны үз янына ала. Нинди максат белән? Монысын инде берәү дә әйтә алмас. Хәер, гаргарәгә килеп, рухыбыз Күккә яисә Тәмугка ашкач, безгә бөтен галәм серләре ачылыр. Монда бик тә мантыйкый сорау туа. Нигә кирәк адәм баласын бу кадәр сынау, аннан бу кадәр камиллек таләп итү? Кызык өченме, әллә нәрсәгә дә булса мохтаҗлык барлыкка килгәннәнме? Кызык өчен генә булса, мондый уен Аны (табигатьне, Алланы) бик тиз туйдырыр иде. Күрәсең, Ул безгә мохтаҗ. Галимнәр әйтүенә караганда, галәм һаман саен киңәя бара. Бәлки, Алла безне шул иксез-чиксез галәм киңлекләренә идарәчеләр, ягъни кечкенә генә аллалар итеп әзерлидер? Шуңа күрә дә, әйдәгез, кесәләребезне түгел, рухи дөньябызны баету турында кайгыртыйк.


    Сәер вакыйга

    Диванда телевизор карап утырам. Почмактан симез генә күсе килеп чыкты да мине күреп катып калды. Әкрен генә кухня ягына чыгып, «лентяйка» алып кердем. Качарга уйламый да. Китереп оруым булды, күсе выжт итеп идән тишегенә кереп югалды. Әллә эләкте, әллә эләкмәде, аңышмыйча калдым.

    Ун-унбиш минут чамасы вакыт узгач, күсе янә каршыма чыгып басты. Беркадәр вакыт миңа карап торды-торды да шунда ятып җан тәслим кылды. Сәер хәл. Әйтерсең нигә үтердең инде син мине дип әйтергә теләгән.

    Нәрсә эшләргә дә белмичә, шаккатып диванда утырам. Тукта, мин бит үзем дә күсе елында туган лабаса. Бәлки, мин дә алдагы гомеремдә аның кебек идән астында яшәгәнмендер? Үз туганымны үтергәндәй күңелгә бик моңсу булып китте. Хәер, безнең язмышлар хәзер дә бик охшаш бит. Мин көн дә өй белән эш арасында йөгереп дөнья күрми интексәм, ул бөтен гомерен идән астында үткәреп, бер тапкыр яктылык күрергә зар-интизар.

    Күсене зурлап күмдем.


    Диалектика

    Кеше хайванга, хайваннар кешегә охшап бара. Тимер юл вокзалында бер маэмай каяндыр тавык боты чәлдергән. Күз төпләре кара янган бер сукбай хатын таяк белән аның сөяген тартып алмакчы. Эт ырылдый, ул ырылдый.

    Тамагы туйган эт юлында очраган сөякне җиргә күмеп куя. Бүгенге байлар да шундый. Тамаклары тук, өсләре бөтен булса да, тапкан малларын берәү белән дә бүлешмиләр, һаман җыялар.

    Безнең кечкенә Каратырнагыбызны дүрт эт көчләде. Уйнап туйгач, аны дүрткә аерып ашаганнар. Койрыгын гына эзләп таптык. Адәм дә шундый. Урамга чит эт килеп керсә, аңа шундук этләр өере ташлана. Биләмә өчен көрәш галәмәте бу. Кешелек дөньясы да Җир шарын бүлгәләп бетергән. Гасырлар дәвамында илләр белән илләр, халыклар белән халыклар, күрше белән күрше, ахыр чиктә бер йортта яшәгән ир белән хатын, ана белән бала, бала белән ана ырлаша.


    Әрәм булмыйк

    Бервакыт дустым белән хатын-кызны чәйнәп утырдык. Шундый бенефислар үткәрергә, шундый китаплар чыгарырга каян акча алалар да, ничек өлгерәләр, имеш. Юкса талантлары да юк бит. Аптырашып утыра торгач, дустым йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. «Әгәр хатын-кыз булсам, мин инде күптән министр урынбасары булыр идем!» — диде ул, теш арасыннан сыгып. Юк, дустым, министр урынбасары гына булыр өчен дөньяга хатын-кыз булып туу бер дә рациональ гамәл түгел. Ир кеше булып калу өчен мин бар нәрсәдән дә баш тартырга әзер.


    Син иң бай кеше

    Бәгъзеләрдәй алдаша һәм урлаша алмыйм — шуңа хәерче мин, дидең. юк, дустым, бу дөньяда син иң бай кеше. намусын саткан бәндә беркайчан да бәхетле була алмас! ә ул һәркемдә берәү генә, аны бернинди дә алтынга сатып алып булмый. димәк, синдә дә, миндә дә башкаларда булмаган иң кыйммәтле нәрсә — намус бар. димәк, син дә, мин дә җир йөзендә яшәүче иң бай кешеләр!


    Бер хаҗиягә

    Бер генә түгел, ике тапкыр барып кайттың хаҗга. Атна буе тәкъва хатын булып йөрдең. Ә аннары янә үзең булып калдың. Гайбәт сатасың, исәнләшмисең. Мөселманда гайбәт сату кеше итен ашауга тиң. Өч көннән артык үпкә саклап йөрү дә гөнаһ санала. Мәккәдә йөз тапкыр, мең тапкыр булсаң да, киемең тузганчы ышкый-ышкый сабынлап юсаң да, син барыбер бозык.


    Башкаларга алла бул!

    Бу вафасыз дөнья гел үтерүдән тора, ахры. Көчлеләр көчсез төрне һәрвакыт тотып ашарга тырыша. Мунча кереп яткан мәлдә килде миңа шундый фикер. Ачыш түгел, беләм, моны инде күптән Чарлз Дарвин әйткән. Тик ишектән үрмәләп төшеп баручы үрмәкүчне күргәч, мин үтерүнең әхлакый ягын уйлый башладым. Әгәр бүре куянны тотып ашый икән, моның өчен аны сүгәргә дә, каһәрләргә дә ярамый. Чөнки

    ул исән калу, нәселен дәвам итү өчен көрәшә. Бүре бүрене буганга да гаҗәпләнәсе юк. Биләмә бүлү, конкурентны юк итү чарасы бу. Ә менә мин бу үрмәкүчне үтерсәм ни була? Үрмәкүч минем конкурентым түгел. Аннары мин аны ашарга да җыенмыйм. Димәк, үрмәкүчне үтерсәм, кызык өчен генә үтерәм булып чыга. Кызык өчен генә, ачуны басу өчен генә үтерсәм, мине табигать гафу итмәс. Чөнки монда һичбер акланырдай сәбәп юк. Нигә үтердең, дип сорасалар, кызык өчен генә, дип җавап бирү коточкыч әшәкелек булыр иде. Хайваннар дөньясында кызык өчен үтерү дигән нәрсә юк. Әйткәнемчә, анда исән калу өчен көрәш бара. Ә менә адәм баласы, никадәр югары интеллектлы булса да, кызык ясау өчен дә үтерә. Кызык өчен үтерүдән саклан. Кырмыскага да, үрмәкүчкә дә, бал кортына да тимә. Алар өчен үзең Алла бул!


    Мин барыбер ир булып калыр идем

    Беркөнне хатын, бик нык ачуы чыгып: «Әгәр син хатын-кыз булсаң, Казанның иң атаклы фахишәсе булыр идең!» — дип чәрелдәде. И бәгърем, әгәр бу дөньяга хатын-кыз булып тусам, мин сезнең кебек бер шоколадка, чәчәккә һәм шампанга гына алданмас идем, ирлегемә хыянәт итмәс өчен, барыбер хатыннар белән генә йоклар идем.


    Соңгы күзәнәк

    Хастаханәдә «Эчә-эчә миендәге күзәнәкләр үлеп беткән» дигән диагноз куйдылар. Рәхәт, берни дә борчымый, берни дә уйламыйм.

    ...Төн. Нәрсә бу? Берсе исән калган бит. Оялтырга теләп, эт итеп сүгә, кеше түгел син, имансыз син, дип җанны тырный.

    Кибеткә чаптым. Авызыңны томалыйм мин синең хәзер! Ә ул һаман сүгүен белә, кабахәт син, талантыңны аракыга саткан чучка син, дип җанны актара.

    Чыдар хәл калмагач, шешәнең гурласыннан гына җиффәр-дем.

    Үлде тәки. Рәхә-әт!..


    Камиллек

    Аллаһы кешене үзенә охшатып барлыкка китергән, диләр. Аны берәү дә тудырмаган, ул һәрвакыт булган һәм һәрвакыт булачак. Ул ир дә, хатын-кыз да түгел. Алайса, нигә кешене ике затка бүлгән? Үзе кебек камил була алмасын өченме? Мөгаен, шулайдыр. Чөнки җирдә үзеңнең икенче кисәгеңне, ягъни тәңгәл «мин»еңне эзләп табу мөмкин түгел, һәр очракта бер матурга бер ямьсез, бер әшәкегә бер яхшы, бер акыллыга бер акылсыз туры килеп тора. Шуңа күрә дә кеше Аллаһының үзе кебек бербөтен һәм абсолют камил була алмый.


    Тагын камиллек турында

    Аллаһы — камил зат. Камил зат тәмуг дигән нәрсәнең булуына юл куймас, минемчә.

    Заһид Мәхмүди
    .
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх