• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Юморескалар

    ПЛӘМӘНЛЕ ҮГЕЗ

    Майның унбишләре иде. Кичке сәгать алтылар чамасы булыр. һәр тарафта сирень исе килә. Трамвайдан төшкәч, Нәбир Мөштәри урамына — Ленин музеена таба борылды. Аннан ул яшәгән урамга кадәр җәяүләп нибары җиде-сигез минут. Шулчак кемдер аңа исеме белән кычкырды:

    — Нәбир! Нәбир, дим! — Таныш тавыш.

    Ул шул тарафка күз салды. Юлның аръягында башына ак кепка кигән тәбәнәк буйлы, юан гына гәүдәле бер абзый кул болгап тора. Габбас ич! Районда хуҗалык рәисе булып эшли иде ул. Инде дүрт-биш ел очрашканнары юк. Заманында аның хуҗалыгы турында бер мәкалә бастырып чыгарган иде Нәбир.

    Светофорда яшел ут кабынуга, Габбас зур корсагын киереп бу якка йөгереп чыкты. Култык астында калын кара папкасы да бар. Үзе гыж-гыж килә.

    — Сәлам, дускай! — диде ул, кызларныкы кебек кечкенә йомшак кулын Нәбиргә сузып. — Кычкырам, кычкырам, ишетмисең генә бит, әй! Каян кайтып килеш?

    — Эштән инде, — Нәбир аның иңенә менеп атланган яшел галстугын төшереп куйды. — Үзең ниләр кырып йөрисең?

    — Министрлыкка кереп чыккан идем. Вак-төяк эшләр бар иде. Бу Казанга килсәм баш авырта башлый, малай. Минем машина ә-әнә теге киоск артында гына. Киттек, очрашу хөрмәтенә бер күтәреп алыйк.

    Нәбир каршы килмәде. Юл аркылы чыккач, Габбас Бутлеров урамына караган киоск артында торучы зәңгәр "десятка" га төртеп күрсәтте:

    — Минем машина.

    Кара күзлек кигән шофер белән исәнләшкәч, Нәбир арткы салонга кереп кунаклады. Аның артыннан ух-пах килеп Габбас кереп утырды.

    — Рәмис, сал, әйдә тутырып! — Шоферга эндәшә. — Колбаса да чыгар.

    Рәмис — егерме биш-утыз яшьләрдәге таза бәдәнле егет — бордачоктан затлы гына коньяк шешәсе чыгарып, пластик стаканнарга иллешәр грамм сыеклык салды.

    — Күп булмасмы, Габбас Зәйнуллович? Аннары тагын авырта башлыйсыз бит.

    — Салуыңны бел, тере кеше авыртырга тиеш инде ул, — Аннары Габбас аны сүгеп алды. — Салып ташлале шул кара күзлегеңне. Кояш булса да күзлек киясең, кояш булмаса да киясең. Дөнья болай да караңгы. Ичмасам, әнә, бер агачларга кара. Ничек яшелләнеп киләләр бит. Май ае чүтеки! Сал, дим, күзлегеңне! Бандит булып күренәсең күземә.

    — Ярый, ярый, — диде Рәмис, күзлеген салып.

    Коньякны эчеп куйгач, Габбас, кеткелдәп, Нәбирнең янтыгына төртеп куйды.

    — Дөрес әйтәмме?

    — Дөрес, бик дөрес, — дип җавап бирде Нәбир, аның сүзен җөпләп. — Күзлек кияргә беркайчан да соң түгел.

    — Ә син үзең күзлек киясеңме соң әле?

    — Юк.

    — Һе, күзлек тә кимәгәч нинди язучы син? — Шаярта.

    — Күзлек кигән кеше генә язучы була аламыни?

    — Чынга ала күрмә тагы. Күзлек кигән кеше серьезный булып күренә, диюем. Кара күзлекне күздә тотмыйм анысы. Җә, сөйләп җибәр, нәрсәләр язасың?

    — Күбрәк балалар өчен язам инде.

    — Һаман кошлар, хайваннар турында, значит?.. Китабыңны укыдым. Кәҗә ике елдан хуҗасына әйләнеп кайткан бит!.. Ха-ха-ха! Кеше ышанмаслык хәл. Кәҗә акыллы хайван. Карагын әйтер идем, ашатырга гына түгел , суярга да иренгән бит, ә. Тик менә кәҗәне хуҗасының суюы гына жәл. Кызганыч сюжет. Суймаска да була иде, кәнишне. Мин синең урында булсам, детектив язып карар идем. Уйлап та торасы юк, адым саен сюжет! — Габбас, тамак кырып куйды да Рәмиснең колагына чиртеп алды. — Инде бер дә булмаганда, менә бу пләмәнле үгез турында яз. Бер дигән кәмит килеп чыгачак.

    Шофер үпкәләгәндәй борын астыннан гына мыгырдап куйды:

    — Ярар инде, Габбас абый.

    — Күрдеңме? Габбас Зәйнулловичтан абыйга күчте тагын. Сез дию дә бетте. Бер дә булмаганда җизни дип эндәш инде ичмасам. Таныштырмаганга гафу ит, Нәбир дус. Минем хатынымның иң кече энесе була бу. Турысын гына әйткәндә, бернинди дә министрлыкка кермәдем мин. Көне буе менә шушы плевбой артыннан йөрдем. Һәм барысы да бушка!

    — Ярар инде, Га...

    — Авызыңны йом! Тарихка кертеп калдырам мин сине. — Габбас тагын тамак кырып куйды. — Дөресен генә әйткәндә, суд юлында йөрдек без бүген, Нәбир туган.. Кайнеш өченче хатынына алимент түли башлады.

    — Ничек алай? — диде Нәбир, гаҗәпләнеп.

    —Хәзер хатыннар дефицит түгел, шаккатасы юк. Ә менә ирләр чыннан да аз. Статистика! Рәсәйдә бер иргә ике ярым хатын кыз туры килә. Ярымы нәрсәдер тагын, анысын белмим. Ә менә бу тәкә үз кадерен үзе белми. Бер авызың пешкәч, өреп кабарга кирәк ләбаса.

    Беренче хатыны белән болай булды. Гөлиясен университетка укырга кертте дә, теге, марксизм-ленинизм философиясен укый башлагач, моңа мөгез куя башлады. Кем белән диген әле син! Кәҗә Фәритенең Казанда киоск ачкан кылый малае белән! Ә бу бүкән һаман аны гафу итәргә маташа. Үзем аердым, аптырагач. Бер мөгез куйган хатын икенчесен дә куя инде. Бала Гөлиядә калды. Жалкы, ир бала иде, чукынчык. Кеше итеп үстерә алырмы, белмим. Әйткәннәр шул борынгылар, хатының үзеңнән акыллырак һәм байрак булмасын, дип. Килешми хатын-кызга университет.

    Безнең кайнеш хатын-кыздан башка яши алмый. Үзеннән ун яшькә өлкәнрәк карт кызга өйләнде дә куйды. Җәүһәрия исемле иде, бездә завферма булып эшләде.

    Бер елдан карт кызыбыз ир бала тудырды. Дүрт ай декретта утырдымы, юкмы, бусы да өч айга Казанга укырга китеп барды. Дөресрәге, үзем мәҗбүр иттем инде. Фән-техника заманы бит, белемсез эшләп булмый.

    Бер ай уза, ике, өч, дүрт... Ә Җәүһәрия юк та, юк. Баксаң, ул үзеннән дә карт бер бөкре әзәрбәйҗанга ияреп, Бакуга китеп барган икән. Сиздермәде дә бит, каһәр. Күпме вакыт узгандыр, уракка төшкән вакыт иде бугай, Җәүһәрия бөкре сөяркәсе белән баланы да алып китеп барды. Анысы жалкы түгел, барыбер кыз кеше иде. Завфермасыз һәм хатынсыз калу гына авыр булды. Бу бүкән нәрсә? Тегеләрнең чумаданнарына кадәр күтәреп, автовокзалга кадәр озатып куйды! Чүпрәк инде, настыящий чүпрәк!

    Җизни буларак кына түгел, председатель буларак бүтән өйләнмәскә дип приказ бирдем моңа. Чөнки беләм, бер хатыннан уңмаган ир икенчесеннән дә, өченчесеннән дә уңмый.

    Аны бәйләп тотып буламыни? Вәт сиңа раз, Ибрай таз, дигәндәй, Казаннан иреннән аерылып ике балалы Мәхурә кайтып төште. Маймыл кебек бизәнгән. Эш сорап килгәч, юри дуңгыз фермасына җибәрдем. Бәлки, бизәнүдән туктар, мәйтәм. Маймыл фермасы булган булса, маймыл фермасына да җибәрә идем үзен. Бизәнә торган хатыннарны беләм мин, алардан сөт тә юк, йон да юк!

    Атна да узмады, кичке якта идарә тәрәзәсеннән күрәм, минем кайнеш белән култыклашып су буена төшеп бара бу. Тагын ашыйлар икән моның башын дип, кара кайгыга баттым. Әллә, мәйтәм, кайнешне дә дуңгыз фермасына гына җибәрергәме, дигән уй туып куйган иде, апасы рөхсәт итмәячәк. Инде ни эшләргә?

    Башта су буенда култыклашып йөрделәр. Соңыннан бу бүкән Мәхурәдә кунып ук йөри башлаган. Махурәнең әбисе генә бар иде, бер ел элек анысы да дөнья куйды. Рәхәтләнеп типтер генә инде. Мәхурәне әкрен генә күзәтеп йөрим. Балага узмадымы янәсе.

    Өч айдан корсагы беленә башлады бит, малай. Аерылган иреннәнме, Рәмистәнме — белгән юк. Күрәм, Рәмис инде тәртә каерырга маташа. Дуңгыз абзары артында тырмашып алганнары да ишетелде. Бөтен авыл түземсезлек белән чишелешне көтә: Мәхурә нәрсә эшләр? Хатын-кызның нәрсә эшләсе билгеле инде, тагын алты айдан баласын тудырды да Рәмисне чатырдатып судка бирде!

    Инде өченче хатынга алимент түләргәме? Соң, аның болай да акча алганы юк. Калхуз түләгән мескен ике мең ярымны өч хатынга бүлеп барасыңмы, үзеңә калдырасыңмы, дигәндәй.

    Район судында утырабыз. Эссе.

    — Син гражданка Исәнбаева белән йокладыңмы? — дип сорый судья кайнештән.

    — Юк, — ди бу, авызында ботка пешереп.

    Күрше хатынына чират җитә. Судья тагын сорау бирә:

    — Сезнең гражданин Галләмовның гражданка Исәнбаева өендә йоклап калганын күргәнегез булдымы?

    — Өч ай шуннан чыкмыйча ятты, — дип җавап бирә теге. Күзләрен дә йоммый, малай. Соң, мин каенешнең Мәхурә йортында атнага бер генә тапкыр йоклаганын белә идем ләбаса. Авылда чыбыксыз телефоннар күп, анда бернәрсәне дә яшереп булмый.

    — Димәк, ул анда яшәде?

    — Яшәде шул.

    Аннары судья Рәмиснең әнисенә сорау бирә:

    — Сезнең улыгыз гражданка Исәнбаевада яшәдеме?

    — Яшәмәде, кәнишне. Өч ай буе гел өйдә генә йоклады.

    Рәмиснең Мәхурәдә өч ай яшәгәнен исбат итсәләр, закон буенча бала аныкы да аныкы инде. Процесс кызганнан-кыза бара. Мәхурә хәйләкәр, шаһит буларак тагын берничә күршесе килеп керде. Тегесенә иске телевизор, үтүк, тузан суырткыч биргән дип ишеткән идек. Боларына инде соңгы сыеры белән кәҗәсен бирергә җыена бугай.

    Без дә төшеп калганнардан түгел. Инде алдагы атнада ук шәп кенә дуңгыз суеп, судьяның өенә китереп биргән идек. Майлаган ризык тамакны ертмый, кем әйтмешли. Аннары бераз үгез ите һәм бер мичкә бал да вәгъдә иттек. Шул рәвешле җиңеп чыктык тәки аҗдаһаны. Кайнешебез бөтен авыл каршында гөнаһысыз бала сурәтендә калды.

    Ун көннән, ягъни бүген пләмәнле үгезебезне Югары судка чакыртып алалар. Борчылырдай нәрсә юк, мәйтәм, закон барыбер безнең якта. Кечкенә генә бер формальность өчен генә чакыртканннардыр.

    Суд башланды. Мәхурәнең хәйләкәр генә елмаеп куйганын күргәч, эчем суынып китте. Бер дә җиңелүчегә охшамаган бу, мәйтәм, нинди дә булса бер этлек эшләмәгәе.

    Шөбһәләнүем рас чыкты. Процесс тәмам дигәндә генә Мәхурәнең адвокаты судьяның өстәленә фоторәсем чыгарып салмасынмы!

    — Сез караватта яткан бу кешене таныйсызмы? — диде адвокат, авызын ерып.

    Судья күзлеген киеп бер кайнешкә, бер фоторәсемгә карады:

    — Таныйм, әлбәттә. Гражданин Галләмов хатыны кочагында ята, — Шулай диде дә, түзалмыйча пырхылдап көлеп җибәрде. Ә үзе бер карашка бик усал судья булып тоелган иде.

    — Нинди кочак, нинди хатын?! — мәйтәм, сикереп торып.

    Күргәч тә үз күзләремә ышана алмыйча тордым, Рәмисебез анадан тума килеш Мәхурә кочагында йоклап ята! Уртага баланы салып куйганнар.

    Соңыннан гына аңыма барып җитте: һәр суд утырышыннан соң мыштым гына Мәхурә янына барып йөргән икән, баламут! Ә мин тиле, судьяларга дуңгыз ите ташып йөрим. Әрәм мал! Шуны берәр хезмәт алдынгысына бирсәм, хет рәхмәт сүзе ишеткән булыр идем. Мәхурә хәйләкәр, район судында җиңелгәч, яхшылап эчерткән дә тегене, йокыга киткәч күрше хатынын чакыртып фоторәсемгә төшереп алган. Шулай була ул нәфесеңне тыя алмасаң! — Габбас шоферга мөрәҗәгать итте. — Дөрес әйтәмме, каенеш?

    — Дөрес, — диде шофер, кашын җыерып. — Кем белгән аның шундый юха елан икәнен.

    — Үзе ачык авыз булса да бик матур җырлый тагын, — диде Габбас, йомшара төшеп. — Быел "Сандугач керде күңелгә" дигән конкурста лауреат исеме алды. Әллә, мин әйтәм, бөтен иҗат кешеләре дә шундый юләр микән?.. Гәҗиттән укыган идем, бер психолог, урыс шагыйрьләре арасыннан Пушкин гына дөм сәламәт акыллы булган, дип яза. Есенин да дурак булган, Маяковский да... Иҗат кешесе булгач, гафу иттем инде үзен.

    Тагын эчтеләр. Габбас инде сәламәтлегенә зарлана башлады:

    — Давление минем, малай. Врачлар коньяк эчәргә куша.

    — Корсакны кечерәйтергә кирәк, — диде Нәбир, елмаеп.

    — Киметеп булмас инде аны хәзер, Нәбир дус. Шушы машинадан төшкән дә юк бит, каһәр. Чабабыз да чабабыз, чабабыз да чабабыз. Моннан дүрт ел элек Чәбәй районындагы яңа хуҗалыкка куйдылар мине. Үзең уйлап кара, бөтен совхозга ике комбайн белән бер трактор калган. Чәчләрем үрә торды, малай. Ничек шулай таратырга була икән хуҗалыкны? Авыл халкы зар елый. Кияренә түгел, ашарына да юк. Чыгып кына китәрләр иде, йорт-җир шунда кала, алар бит чегән түгел. Ә председательгә рәхәт, авыл башында үзенә таштан өч катлы коттедж салып куйган. Алпавыт дип уйларсың. Талаган күпме кирәк. Халык инде ут та төртергә җыена башлаган иде, сатып котылды. Үземне дә ботарлап ыргытмакчылар иде, туктагыз, мәйтәм, ашыкмагыз әле миннән котылырга. Минем нинди җитәкче булуымны беләсегез килсә, иң әүвәле фәлән райондагы фәлән хуҗалыкка барып карагыз.

    Ике ел алны-ялны белмичә эшләдек, малай. Авырлык белән генә булса да күтәрелдек тәки. Хәзер унбиш комбайныбыз, унике тракторыбыз, алты "КамАЗ"ыбыз, өч "Беларусь" тракторыбыз бар. Барысын да санап тормыйм инде, техникабыз җитәрлек. Дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне тотып тормаса, бу кадәр эшләүгә халык инде әллә кайчан череп баеган була иде. Үзең уйлап кара, бер литр сөт бер литр бензинга караганда арзанрак. Адәм көлкесе! Авыл хезмәтчәнен мыскыл итү, кычкыртып талау бу! Шәһәр имә безне. Без бәяләрне күтәрсәк, ачка үләчәк ул. Шуны аңлап кына чыдыйбыз инде.

    Узган айда Казанга эшкә чакырдылар. Баш тарттым. Хуҗалыкны таратырлар дип куркам. Нинди кеше килә бит әле минем арттан председатель булып. Тәҗрибә булмаса да комсызлык зур хәзер яшьләрдә. Халык жәл. Кодрәтемнән килсә, мин андый оятсыз җитәкчеләрне дуэльгә чакырыр идем. Атышканнар бит әле теге... Лермонтов белән Дантес.

    — Пушкин белән Дантес , — дип төзәтте аны Нәбир.

    — Миңа барыбер, Пушкин ни, Лермонтов ни... Иген уңса, сөт булса, без шуңа канәгать инде... Син теге ни... Нигә бер дә килеп чыкмыйсың? Бераз бал биреп җибәрер идем үзеңә. Телевидение инде әнә туйдырып бетерде. Кирәк булса да, кирәк булмаса да киләләр. Талап бетерәләр бугай инде совхозны.

    — Рәхмәт, минем бөтен нәрсәм дә бар, Габбас.

    — Ну, алайса, болай гына килеп чык. Клубка халыкны җыеп очрашу оештырырбыз. Язучыларны яраталар бездә. Китап укырга гына вакытлары җитми. Килеп чык, бер дигән образлар табып бирәм үзеңә. Аксак Әптерине генә ал, ул безнең авылда кемнең беренче телевизор алганына кадәр белә. Үзенчә авылның Гиннеслар китабын яза инде.

    — Килеп чыгармын, һичшиксез, килеп чыгармын.

    Габбас белән саубуллашкач, Нәбир өенә юл тотты. Шактый сөйләшеп утырганнар икән. Урамда инде караңгы, кичке сәгать тугызлар чамасы булыр. « Китап укымый торган халык халык түгел инде ул, — дип мыгырдады язучы, кәефе кырылып. — Җитте, язмыйм бүтән».


    ПАРОДОКС

    Хатынга үземне келәткә бикләп куярга куштым.

    — Күктәге кояшны вәгъдә итсәм дә тәмәке белән шырпы бирмә! — мин әйтәм. — Ризыкны тәрәзәдән бирерсең. Анда , тәлинкә сыймаса да, консерва савыты гына сыярга тиеш.

    Бикләде тәки. Төнлә аяк астында кыштыр-мыштыр күселәр чабыша башлагач, тәмәке онытылгандай булды." Җылы өйдә генә ятасы кеше идем ләбаса, ни пычагыма ятам соң әле мин бу келәттә? — дип уйлыйм. — Хатынга ишекне ачтырырга да, балыкка төшеп китәргә кирәк. Нерваны тынычландыра диләр бу шөгыль".

    Хатын йокыдан торып ишегалдына чыккач, келәт тәрәзәсеннән аңа дәштем:

    — Мәчтүрә, ач ишекне, тимер караватта ятып, кабыргалар сызлый башлады.

    — Ачмыйм әле менә, — ди бу. — Тәмәке дә бирмим!

    — Ач, ачуны чыгарма!

    — Кай төштә соң синең ачуың?!

    Кичкә кадәр үгетләдем хатынны. Консерва банкасына аш шулпасы сала да йә күршеләргә, йә кибеткә чыгып китә.

    Ахырдан, кычкырып елап җибәрдем.

    — Ач ишекне, юкса келәтне сүтеп чыгам! —мәйтәм. — Күселәргә азык булыр хәлем юк.

    Хатын бирешми, наказны нык тота. Шулай да өметне өзмим, тагын һөҗүмгә күчәм:

    — Ачмасаң ачма, тәмәке генә бир, — дим ыңгырашып. — Юкса, ашаудан баш тартам!

    Унбиш көн бикләп тотты. Каргауларым, башны келәт диварына оруларым, бүре булып улауларым — барысы да бушка булды.

    Уналтынчы көнне мәхәббәттә аңлашырга иттем. Кыз чагында йолдызым дигәнне ярата иде ул.

    — Таң йолдызым, — дим, юхаланып. — Мин бит сине үлеп сагындым!

    Мәчтүрәм сихерләнгәндәй тәрәз янына килеп басты. Күзләреннән прәме нур ага. Ә мин, тәвәккәлләп, соңгы һөҗүмгә күчәм. Дүртьюллык бер шигырь дә сөйләп җибәрсәм буйсыначак инде.

    — Аккошым, йолдызым,

    Тәмәке кабыздым...

    «Тфу, анасын сатыйм, башка темага кереп киттем, каһәр», — дип уйладым соңыннан.

    Хатынның йөзе шундук каралып китте.

    — Әччәч, әллә чынлап та сагынганмы дисәм, әлеге дә баягы тәмәкене сагына икән!

    Эчәгеләрем суынып китте. Тәмәкедән битәр ике минуттан да артык якты дөньяда тора алмаячагымны аңлап, ачы итеп кычкырып җибәрдем:

    — Үтерәлә-ә-әр!

    Кызганмады тәки, һаман шаккатып карап тора.

    "Туктале, — мәйтәм, — акылдан язган булып кыланыйм әле!"

    Киттем тезеп:

    — Хатын, күселәр мине үзләренең юлбашчылары итеп сайладылар. Кичә без күрше Сабахның келәтенә кереп өр-яңа читеген кимереп бетердек.

    — Карале, — диде хатын, берни булмагандай. — Теткәләдек дигәннән, бүген кер үтүкләгәндә синең өр-яңа пиджәгеңне яндырдым бит әле мин.

    — Нәрсә?! — дидем мин, кул гына сыярлык тәрәзәдән башны чыгарып. — Яндырдым дисеңме?!

    Мәчтүрәм кеткелдәп көлеп куйды.

    — Акылдан язган, имеш. Тоттым бит үзеңне!

    — Карчык, — дим, ялварып. — Башны я теге, я бу якка чыгар әле.

    Көчкә чыгардык башны. Хатын кубалда эзли башлагач, үзеннән-үзе шуып чыкты.

    Тагын төн, тагын аяк астында күселәр чабыша. Ни эшләргә? Баш вата торгач, эчем кытыкланып китте. Аяк асты тулы бит ярдәмчеләрем!

    Матчага эленгән дүрт каклаган казны идәнгә томырдым.

    — Ашагыз, фәрештәләрем, ашагыз! — мәйтәм. — Юкса, келәт диварлары бик юан, көчегез җитмәс.

    Бер атна симерттем күселәрне. Ашардай, кимерердәй әйбер калмагач, барысы да дәртләнепме-дәртләнеп келәт диварын кимерергә тотынды.

    Өч көн узды дигәндә келәт диварында бер дигән тишек хасил булды. Күлмәк җиңнәрен сызганып шул тишеккә үрмәләдем. Ни гаҗәп, шул мәлне кинәт ишек ачылып китте. Әкрен генә күтәрелеп карыйм... Анда бөеренә таянып хатын басып тора!

    — Чык, сиңа тәмәкене ташлатам дип, келәтне күрәләтә җимертер хәлем юк, — ди.

    — Ярый, — мәйтәм. — Тик мин шушы тишектән чыгам инде, яме, матурым.

    Мәчтүрәм, имән бүкән белән тишекне томалап куйды да, тавышын күтәрә төшеп әйтте:

    — Юк инде, бәбекәчем, кеше төсле ишектән чык!

    — Ал инде бүкәнеңне! — дим, күзләремнән яшь чыгарып. Бу тишектән чыгу минем өчен рәхәтрәк. Дүрт каклаган казга төште бит ул миңа.

    Ахыр чиктә хатын күнде. Тик бу тишектән чыгу ләззәте озакка сузылмады. Болдыр турысында әвәләнеп яткан "Беломор" төпчеген күрдем дә бәхетемнән хуштан язып егылдым.


    АФӘРИН, АКЦИЯ!

    Арып-талып эштән кайтып кергән чак. Телевизор карап утырам. Бер мәлне каршыма уенчык мылтык тоткан Газпром килеп басты. Улыбызга бу исемне газпром ваучерлары барлыкка килгәч кушкан идек.

    —Әти, — ди бу, мылтык көпшәсен маңгаема терәп, — бүре бул әле. Ә мин аучы булыйм.

    Бала күңелен күрим дип, бүре булып уларга керештем. Рәхәт булып китте. Бу аңлаешсыз заманда улау завод директорына да, урам хәерчесенә дә бик килешеп тора. Тик аларның улауларында кечкенә генә бер аерма бар. Берсе байлыкка, рәхәтенә чыдый алмаудан уласа, икенчесен нужа бабай улата.

    Ул арада Газпром авызыма зур гына бер сөяк каптырып куйды.

    — Әти, хәзер мин сине атам, ә син үл! — диде ул, мылтык көпшәсен корсагыма төртеп. — Бах!

    Үлгәнгә салышып идәнгә сузылып яттым.

    — Әни, — дип кычкыра Газпром, — мин бүре үтердем. Үткенрәк пычак китер әле, хәзер мин аны туный башлыйм.

    "Әһә! — мәйтәм. — Газиз атасын тунарга җыенган баладан ни көтәргә була?!"

    Малайның колагыннан борып алдым.

    — Нәрсә дидең, елан баласы?!

    Тавышка кухнядан хатын атылып чыкты.

    — Бала тәрбияли, бака баш! — ди бу, ажгырып. — Ычкындыр Газпромны!

    Бу хәлдән соң мин уйга калдым. Атасына охшап үсә бит, иблис токымы! Үткән көздә без аның белән ауга чыккан идек. Көне буе йөреп буш кул белән кайтып кердек. Өйгә кайткач, ачудан бер шешә зәм-зәм суын бушаттым да бәйдә торган Акцияне атып үтердем. Аны мин ваучерларны акциягә алыштыра башлаган заманда көчек килеш урамнан табып алып кайткан идем. Акциянең җаны үзендә иде әле. Шул килеш малайга тунаттым, каһәр. Хәзер менә атасын тунарга ашкынып тора инде. Вәт, замана!

    Якшәмбе көн иде бугай. Мин диванда гәзит укып утырам, хатын гадәттәгечә шәл бәйли. Бер мәлне идәндә машиналы уйнап утырган Газпром миңа эндәшә:

    — Әти, эт бул әле.

    — Вакытым юк, — дим, кырт кисеп. — Әнә, әниең белән уйна!

    — Мишәйт итмәгез әле, — диде хатын, кул селтәп. — Болай да нервалар какшап бетте, иртәгә безнең кафега ревизорлар килергә тиеш. Аларны ничек алдарга, ничек майларга икән дип баш ватып утырам.

    — Әти, эт бул инде!

    Гәзитне читкә куеп, теләр-теләмәс кенә эт кебек өреп куйдым. Газпромыбыз, шуны гына көткәндәй, муеныма эт муенсасы киертеп куйды.

    —Маладис, Акция, — диде ул, башымнан сыйпап. — Әйдә, ишегалдына чыгыйк!

    — Нигә?

    —Яхшы хуҗа үзенең этен көн дә биләмгә алып чыгарга тиеш.

    — Әйдә, улым, шушында гына уйныйк.

    — Сөйләшмә. Этләр өрә генә белә.

    Ишегалдына чыктык. Газпром башындагы фуражканы түбәгә ыргытты.

    — Аппорт!

    — Этләр түбәгә менә алмый, — дим, кашымны җимереп.

    — Өрмә, Акция!.. Аппорт!

    Күңеле булсын инде дип түбәгә үрмәләдем. Фуражканы алдына китереп куйгач, Газпром борынымнан үбеп алды.

    — Маладис! — Авызыма укасы белән "Марс" шоколадын каптырып куя. — Тукта, нигә борының җылы синең? Чирлисең мәллә?

    — Фи, ташбаш, — дим, авызымны ерып. — Мин бит эт түгел. Адәм борыны шундый җылы булырга тиеш инде ул.

    — Сөйләшмә, Акция!

    Ниләр генә кыландырмады ул минем белән. Әле монда, әле тегендә киртә аркылы сикертү, үрдәкләр артыннан чаптырту, тырнак белән җир казыту, дисеңме — берсе дә калмады.

    — Җитте, мин бик арыдым! — дим, уеннан туеп. — Әтине шулай мыскыл итмиләр инде. Мин бит чын эт түгел.

    Сөекле Газпромым, җавап итеп, сыртыма таяк белән кундырды. Колагыннан борып алсам тагын хатын йөгереп чыгар дип, бу юлы түзәргә иттем.

    Бармак белән яныйм:

    — Улым, дүрт аяклы дусларны кыйнарга ярамый!

    Минем кансызлыгымны кабатларга маташа. Узган елны, мөселман кешесенә асрау хәрам икәнен белгәч, таяк белән үзебезнең дуңгызны кыйнап үтергән идем.

    — Акция, ояңа кер!

    " Ярый, — мәйтәм, — бусын гына тыңлыйм да вәссәлам!"

    Ояга кереп утыруым булды, Газпром мине бикләп тә куйды. Заманында мин, чит-ят кешеләргә өрмәгән өчен, Акцияне атналар буе оясында бикләп тота идем. Тагын мине кабатлый, иблис токымы!

    — Улым, ни эшләвең бу! — дим, тәмам каушап. — Әтине эт оясына бикләргә ярамый.

    — Дрессировкага начар биреләсең син, — ди малай һавалы тавыш белән. — Бер-ике көн ояңда утыр әле, бәлки акыл керер.

    Этләрнең хәлен аңлыйм мин хәзер.




        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    юморески на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх