• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Мәхмүдиләр

    Дүртьюллыкка сыйдырылган яисә билгеле бер рифма-ритмга гына буйсындырылган шигырь минем өчен читлектәге кош кебек. Фикер шул читлектән очып чыга алмый, аның чын ирке, чын рухы кысыла. Шуңа да мин шигырьләремне кәгазьнең буеннан-буена язам, фикерләрем рифма-ритмга түгел, киресенчә, рифма-ритмнар минем фикергә буйсына.


    Соңгы сүз

    Туктап алды бер көн йөрәк. Соңгы сүзем булыр ниндирәк? Юк, бусы артык гади, бусы томанлырак. Шул, шул, соңгы сүзне әйтүе һәрчакны катлаулырак.

    Их син, йөрәк, ашыгасың бигрәк! Килгән юлым томанлы, кыйблам кая югалды? Узганнарым бик ерак, китәр юлым моңсурак: яшәүдән соң яшәүгә ышану кыенрак. Соңгы сүзне әйтүе һәрчакны катлаулырак.

    Соңгы сүзем булыр нинди?.. Тормышым томанлырак... Әй, йөрәк, син тукта инде, синең сүзең саллырак.


    Дөнья

    Аһ, нигә караңгы, нигә пычрак соң бу дөнья? Шулай булгач, нигә җирдә чишмәләр ага, нигә кояш чыга? Шулай булгач, нигә кирәк былбыл җыры?! Шулай булгач, нигә кирәк бишек моңы?! Барыбер караңгылык баса барысын да, барыбер пычрак суда бата барысы да.

    Аһ, нигә караңгы, нигә пычрак соң бу дөнья! Нигә диңгез шаулый, кая чакыра? Күлләвектә тама сабый яше, күлләвектә яшен батыра.


    Мин — бар!

    Мактасалар, мин хурланам, хурласалар — мин мактанам. Әйе, дуслар, шулай юхаланам. Минем дә бар күз яшьләрем, качып елаганым бар. И адәмнәр, сез белмисездер, ташта да бар бит ул моңнар. Юкса ярылмас иде диварлар, ишелмәс иде сарайлар. Моңы булган – җирдә гел бар! Димәк, мин — бар! Димәк, мин — бар!


    ***

    Уйландыра шул дөнья... Уйлап та, уйламыйча да яшәргә була монда. Яратып та, яратмыйча да яшәргә була. Уйланылмаган дөнья. Үз күчәрендә әйләнеп, уйланып тик утыра.


    ***

    Сүнмәскә иде болай бик тиз, бетмәскә иде. Курай бирегез миңа, наз, аракы... Шәмдәл яна моңсу гына, сүнәм инде, диде. Язылмаган фикер кала тау чаклы.

    Язылганын аның аңламагач, язылмаганын кем аңлар?


    ***

    Сагыш булып ята диңгез, аңа сезнең белән күңелсез. Бу диңгезнең күңел яраларын, кипкәч кенә, ахры, күрерсез.


    ***

    Сүкмә инде, гел шәрабтә һәм гөлләрдә булды минем күңелем. Гөнаңысыз яши алмыйм һәм сагыштан охшап калам елак балага. Хәмер эчеп, шигырь язмый үлеп китсәм, рәнҗемәссең, бәгърем. Мин гөнаһлы, адәм булгач. Шуңа да Алла булып килмәдем дөньяга.


    Март

    Төнлә тышта буран язды шигырь. Дулап капка ачты, япты, елады. Тәрәз төпләрендә ап-ак карлар түгел, намус үзе, ахры, дулады. Мич башында тыңлап ятты аны авыл. Тик аңлаучы гына булмады.

    Басуларда ап-ак буран түгел, намус үзе бик нык дулады. Ә көндезен, тәмам хәлдән таеп, гөрләвекләр булып елады.


    Каләмдәшкә

    Акча бирмиләр, имеш. И энем, син бит юләр! Сөенеп яшә, әле ярый һаваны банкларда бирмиләр. Әле ярый кояшны Мәскәүдән китермиләр. Әле ярый Казан суын банкта эчермиләр. Әле ярый аякка да салым салмый хакимнәр. Әле ярый хатыннарны банкларда бирмиләр.


    Күләгәләр

    Өйгә кайтып барыш. Алда — кеп-кечкенә күләгә. Минем кебек портфель тоткан, плащ итәге селкенә. Мин туктасам, ул да туктый, мин кузгалсам, терелә.

    Инде менә кайтып җиттем, юкка чыкты күләгә. Тәрәзәгә күз салам, күренәме күләгә? И Ходаем, һәр тарафта күләгәләр селкенә! Берсенең бер йөзе юк, таный алмыйм берсен дә!


    Яшь каләм иясенә

    Син өлгермәгән әле, син әле яшел алма. Сүкмә агачыңны, үпкәләмә дөньяга. Өлгереп, агачыңнан җиргә өзелеп төшәрсең. Бәлки, аннан ераккарак тәгәрәп тә китәрсең.


    Мәгънә

    Тууның мәгънәсе нәрсәдә? Үлемнең мәгънәсе нәрсәдә? Җир нигә әйләнә? Ник моңсу бу җирдә, әйтсәнә?! Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?! Китүнең мәгънәсе нәрсәдә? Сәбәпләре бар мәллә, сәбәпләре юк мәллә? Сәер бит барысы да , сәер бит мәгънәсе дә.


    Ркыя Әгъләмовага

    Син киткәч

    Яшем кипте, хәмер генә калды ләхетеңне чылатырлык. Җирдә юктыр башка хәсрәт андый, мине кабат кузгатырлык. Кояшсыз көн булып йөрим. Кояшсыз төн мәллә? Белмим, белмим... Җимешсез көз кебек үз-үземне сөймим, язлар кебек көлмим. Сайрар талы шартлап сынган ятим бер кошмы мин? Сакла, Ходам! Җиһанда юк башка кыйблам. Сынган талда һаман дога кылам.


    Ичкериядәге вакыйгаларга карата

    Анда

    Анда ... сугыш бара. Диктор радиодан кычкыра: фәлән кадәр дошман үтерелде, фәлән кадәр танк яна. Мактана, әйтерсең лә тавык боты тәкъдим итә миңа.


    Мәдхия

    Их, бергенәләрем сез минем, әтием, әнием, Зөһрәм, нәнием, шигырем! Сездән башка тар булыр иде күңелем, сездән башка буш булыр иде гомерем.

    Бергенәләрем сез минем, Илем, Иделем! Сездән башка ятим булыр иде шигырем!

    Әле ярый бар син, Тәңрем! Әле ярый бар Илем, Иделем! Әле ярый бар әти-әнием! Әле ярый бар Зөһрәм, нәнием! Әле ярый бар янда шигырем!


    Сүтелә тарих

    Кабан артында мәэзин кычкыра азанын. Сүтелә йортлар, сүтелә тарих... Алгы тешен коялар Казанның.


    Гайбәтчегә

    Пләмәнле үгез, диләр мине. Болай начар түгел үзе, ләкин шигем бар. Мин пләмәнле үгез булгач, димәк, сезнең арада меңнән артык сыер бар.


    Тәүбә

    Бозау да ярата, диләр үз абзарын, мин яратмыйм сине, Казаным! Читлектә уза яшьлек — мәҗбүр итә заманым. Мин кош түгел, фәкыйрь адәм, яшим инде җан биргәнче. Таң аттырып, көн уздырып, әҗәл арттан килгәнче. Аһ, туйдырдың, абзарым!

    Җирдә бар җылы диңгез- утраулар, бар хөрмә җимешләре, матур кошлар, зур елгалар. Бер генә тапкыр килдем бит дөньяга, ник мөкиббән мин һаман абзарга? Сорар Ходай бер көн: ниләр күрдең, ник чыкмадың дөньяларга, нигә җырлар багышладың гел абзарга, ник мәдхия кылдың бозауларга? Тамак өчен яшәп һаман гомер уза, уйлар авыр, үкси күңел, йөрәк туза. Үз илеңдә матур, диләр, бәрәңге бакчасы да, абзарны мактый бозау, саламны, башакны да. Ә гомер һаман уза, күпме җырлар туар тагын бәрәңге бакчасында?!


    Яшим инде мин дә

    (Татар журналистының хәле турында)

    Яшим инде мин дә. Зәңгәр төтен белән тулган бүлмә. Кара диңгез күрмәгән малай дөнья турында сүз йөртә. Әйтерсең каләмем Пентагонга акыл кертә. Әйтерсең каләмем әхлак иңдерә җирдә. Әйтерсең сугышлар анда бетә. Әйтерсең каләмемне татар абзые көтә. Аның үз эше, ул мал асрый, йорт сала, көтү көтә. Әйтерсең каләм белән Казан суы чистара. Әйтерсең милләт агара.

    Яшим инде мин дә... Зәңгәр төтен белән тулган бүлмә. Минзәләдә булмаган малай сәнгать турында сүз йөртә. Әйтерсең каләмем аңа зур яңалык кертә. Әйтерсең лә аны "Нью-Йорк таймс"лар көтә. Маршруты: Казан—Балтач. Шуның белән сәфәр бетә.


    К.М. га

    Синең өчен — шигырь

    Кызыкма син алтын-көмешләргә, кызыкма син ул бай бәндәләргә. Җир астында ята күп хәзинә, адәм гомере була тик бер генә. Бездән соң да булыр якут ташлар, бездән соң туар явыз затлар: алтын өчен кеше үтерерләр, намус утын шулай сүндерерләр. Кызыкма син алтын-көмешләргә, кызыкма син ул бай бәндәләргә. Аяк асты тулы гел хәзинә, аңа хуҗа Шайтан үзе генә. Бездән соң да алтын чыгарырлар һәм комсызлар юкка куанырлар: бу шигырем кыйммәт көмешләрдән, көлеп яшим мәнсез бәндәләрдән. Сөям сине, җаным, чын күңелдән! Син баш тарта күрмә шигырьдән! Бу газәлем синең өчен генә, ул да синең кебек берәү генә. Сәгать сугар, сулыр әле йөзләр, күккә багар безнең моңсу күзләр. Хисләр мәңге, мәңгелек шигырь! Балчык йотмас аны, үлмәс мондый фигыль! Гөлләр үстер, бу да матур шөгыль. Һәм беркөнне ерак оныкларың әйтер: " Бу — саф алтын, бу — чын шигырь!"


    Иман эзли оя

    Тышта бүген яңгыр коя, тамчылары тишә оя. Качырырга күз яшьләрен тели микән әллә дөнья?! Һәр тамчыда — сагыш көе! Һәр тамчыда – гел үпкәләү. Адәм шуны аңлар микән, кирәкми Күкне җәберләү! Адәм һаман Шайтан белән, Адәм аның ялчысы. Күкләр дә бит рәнҗи белә, шартлый утлы камчысы. Һәрбер адәм моны белә, һәрбер адәм моны күрә. Тик нигә ул Шайтан белән җырлый икән бер көйгә!?

    Тышта бүген яңгыр коя, Адәм һаман оя кора. Затлы ташны ташка салып, яши һаман явызланып. Әлһәм белән эшең башла, Күкләргә бер караш ташла. Күрәсеңме, Ходай безгә үзе кулын биргән, Ходай үзе карый безгә өмет белән. Һәр тамчыда — бөек Ата! Һәр тамчыда Иман ята. Тик нигәдер тамчыларга Шайтан аяк белән баса.

    Тышта бүген яңгыр коя, тамчылары тишә оя. Шайтан бүген пычак кайрый, Иман эзли бүген оя!


    Барысы да ялган

    Гомер узган саен, чын хакыйкатьтән ерагая барам. Соң, балачак чын хыяллар иле түгелмени? Чын пакьлек, чын шатлык-сөенечләр иле түгелмени?! Иң эчкерсез күз яшьләре анда түгелмени? Ерагая барам хакыйкатьтән, ерагая барам. Еллар узган саен, кая барам, кая якынаям? Ихлас хисләр юк инде, ялган белән тулды дөньям. Соң, бүгенем ялган түгелмени? Ялган шатлык-сөенечләр түгелмени? Күз яшьләре генә чын һәм барысы да ялган!


    Тузан

    Олы юлның тузаны ла... Мин китмәм андый юлдан. Сагындыра гел авылым, сагындыра шул тузан. Авыл капкасына чыкма, мин китәм тимер юлдан. Керфегеңә яшь кунмас ла, кунмас аңа ул тузан. Мин китәм, ә син каласың, буласы инде булган: кайтасы күперләремне соңгы сүзләр яндырган.

    Олы юлның тузаны ла... Тимердән чыкмый тузан. Үксеп елый кош баласы, оясы инде тузган.


    Сөю

    Таңга кадәр бер җыр сузды сандугач. Аннан тынды, бераз елады. Юк, чыкмады, бәгырь, тәрәз дә ачмады, гөлләр генә аны тыңлады. Монда җыр көчсез, хисләр дә артык бер нәрсә. Икеләнә һаман ярсу күңел: "Китәргәме? Әйе, китәргә!"

    Китте... Ул юк монда хәзер. Сайрамый кошкай бу якта. Ятлар гына җырын суза сандугачкай кунган ботакта.


    Мин Җирнеке түгел

    Төне буе Ай кызы инештә су коенды. Аның белән ул суда йолдызлар да юынды. Аһ, нидер булды дөньяга, җиһанга нидер булды! Шушы җиләс җылы төндә МӘХӘББӘТ үзе туды. Чәчләреңне тараганда, күзләремә яшь тулды. Алардан якты йолдызлар, саф мәрҗәннәр коелды. Әгәр Җир кызы булсаң, мин сине үбәр идем. Таңга кадәр су буенда газәлләр сөйләр идем. Тик син озакка килмәдең, син бит Җир кызы түгел. Сине сөеп инде мин дә хәзер җирнеке түгел.


    ***

    Саргайган яфраклар коела, җил йөри аларны таратып. Вальс әйләнә дөнья, миләшләр чайкала, ирен кызартып.

    Саргайган яфраклар коела — китәләр дөньяны яратып. Ялвару һәм сыкрау юк монда, җил йөри аларны юатып.

    Саргайган яфраклар коела, сагыштан йөрәкләр ялыкты. Кем елый, кем итә тантана, ә кемгә тик гөмбә вакыты.


    ***

    Без аерылган юллар сабышында үсеп калды көфү каеннар. Нигә икән безнең язмышларны аердылар икән бу юллар? Нигә икән ике юл чатында каеннарны бергә кочмадык? Күгәрчендәй, галәм сулышында, канат җәеп, парлап очмадык? Көзләр җиткәч, яфрак очышында мин күрәмен кебек үземне. Яфраккайның җирне кочышында ялгыз үткән гомер түгелме?

    Язган безгә, язган очрашырга: туфрак булып кабат кавышырга!


    Тәүбә

    И бала, елама, ник елыйсың? Нәрсә, кем сине шомландыра? Аһ, бала, син дөрес сөйлисең, бу дөнья тиз туйдыра.

    Кемнән курыктың, нарасый? Җиргә үкенеп тума. Күр, балалар кар ашый- анда Кар кызы туа.

    Дөнья матур, дөнья киң ул, гел кара төстә түгел. Син — КЕШЕ һәм гел КЕШЕ бул, гел йолдызларга үрел.

    Ә без инде соңарганбыз, бик чиста түгел күңел. Без инде нык тапланганбыз, без инде КЕШЕ түгел!


    Матур кызга

    Алдана күрмә, читтә торсын синнән вәсвәсәләр. Матур син, дип әгәр бәйләнсәләр, кач тизрәк бер тарафка, ышанма һәр ташбашка. Өзелгән чәчәкләрне утыртмыйлар кире туфракка. Өзелгән чәчәкләрне саталар бездә һәр чатта.


    Казымагыз чокыр

    Гомере кыска, дип көлмәгез гөрләвектән. Күпме генә чокыр казысаң да, ул барыбер агар, ул үз юлын табар. Язгы җилләр аны яклар, язгы карлар аны саклар. Юлы тар булса да, аның үз көе, үз җыры бар. Нигә бездә җыры булганнарга тирән итеп чокыр казыйлар? Казымагыз җырга чокыр, мин үтенәм сездән, абзыйлар!


    Эзләмә мине

    Кыска булыр, ахры, синең гомер, дигән идең. Әйе, беләм, мин бит инде күптән җирдә түгел. Моңсу миңа. Мең газаплар белән дөнья чигеп, ничек якты булсын инде күңел! Тыңла: ул киткән, дигән хәбәр булса, елама, түкмә күз яшең. Бөдрә таллар сагыш булып исәр, син аларны гына сөярсең. Миңа кадәр чыккан-баткан кояш миннән соң да шулай балкыса, сөен, димәк, син бәхетсез түгел. Димәк, тилермәгән әле дөнья.

    Исемемне эзләмә җирдән, Күктән, мәрмәр таштан... Кирәк түгел моңсу иза! Адәм гомере — гөрләвек гомере, ул охшаган кыска юлга. Исемнәре Күктә теркәлсә дә, җирдә языла тик комга.


    Казан әле йокламаган

    Казан әле уянмаган, уянмаган әле тал-тирәк. Шигырь язып төне буе, төпчек тартып йөрим мин тинтәк. Шигырь туа... Казан әле йокламаган, сөенергә әле иртәрәк.


    Күкләр генә белә

    Чын сөюләр була берәү генә, икейөзле була сүзләр генә. Чын сөюләр җиргә каян килә? Күкләр генә белә моны, Күкләр генә белә.


    Утка салмагыз

    Бүләк иттем сиңа шигыремне, матур теләк хәтта теләдем. Ә син укымадың бугай аны, шуңа сыкрый бүген йөрәгем. Әй, дусларым, укымыйсыз безне! Туган телем, милләт , нишләдең? Ник газәлле халык булган килеш, хәреф танымый күзләрең? Укыгыз сез безнең шигырьләрне, яшьләр юсын ятим күзләрем. Шушы булыр безгә бер юаныч, шушы булыр Тукай бүләге!


    Яңа сүз

    Яңгыр ява тышта. Күк гөмбәзен тырный кемдер. Нинди үпкәсе бар аның? Дулый, шаша ни өчендер. "Әпипә"гә бии тамчылар, бии халык, бии шагыйрь: " Бас, кызым, Әпипә, бие гел син безнеңчә!" Кемнәр , милләт, сине биетә? Кемнәр камыт сиңа киертә?.. Һәр тарафта — киртә. Әллә язмыш, әллә күрмеш йөртә...


    ***

    Сине эзләп Җиргә төшкән идем. Әгәр бу син булсаң, күрер идең, сизәр идең карашымны. Бу син түгел, башка бер гөл булган янда. Мин аңладым хәзер генә, мин ялгызым Җир шарында. Хәтта этнең дә бар анда пары. Ә мин ятим, җаным, йөзем дә гел сары. Сине күрер өчен килдем җиргә бары. Һәм күрмичә китәм... Син кайда-а?!


    ***

    Мин дә эчтем, дуслар. Булды инде тукыш-орышлар. Дурак дигән исем алып, узып китте күпме вакытлар. Ничек яхшы булыйм, баштан сыйпаучы булмагач! Ничек тыныч булыйм, хәмер суы дару булмагач! Шулай да мин яхшы булганмын бит, зәм-зәм суын эчеп аңгырайгач. Хәзер менә күрәм барысын да, йөз граммнарны түгә башлагач. Сезләр моны ничек кабул итәр? Мин айныдым инде, сезне кем айнытыр, аек исерекләр?!


    ***

    Нигә эчәсең, дип сорадың. Имеш, дөнья матур, дөнья рәхәт. Кайда соң ул рәхәтлек, күрсәт! Йә син ахмак, йә мин тинтәк. Әле ярый хәмер бар эчәргә... Аннан башка хәят моңсу һәм кабахәт.


    Юксыну

    Нигә киттең җирдән? Сагындым Сине! Рәсемеңне дә югалттым кичә. Чү! Әнә ап-ак бер болыт йөзеп килә. Анда — синең чалымнарың. Менә бусы синең чәчләр, бусы- күзләрең, бусы... Елмаеп карап торасың югарыдан. Озакка дип килмәдең шул җиргә. Тагын тараласың, тагын юкка чыгасың.


    Сүтәргә уйласагыз

    Син фәлән, син төгән, дип җанымны ашамагыз, йөрәгемне кисмәгез. Шундый булып туган, шундый булып килгән инде җиргә фәкыйрегез. Очкычларны, корабларны камилләштереп була. Ә мине булмый. Сүтәргә уйласагыз, кире җыясыгызны уйлагыз. Җыя алмассыз шул. Шулай булгач, түзегез инде бераз, түзегез. Мин бит мәңгелеккә килмәдем. Вакыты җиткәч, үзем китәрмен. Ишетәсезме, үзем китәрмен!


    Рәшидәгә

    Үкенү

    Тирә-ягым чиста һәм бай пакьлыкка. Үзем генә кара нокта мин шушы аклыкта. Нишлим соң, агара алмадым барлыкта. Шуңа да бик омтылам юклыкка. Юклыкта була алмый кара нокта. Булса да, казанда кайнатырлар, чистартырлар, һич юкта.


    Сүгенү

    Көз инде минем Казанымда... Күпме машина, күпме кыз — берсе дә минеке түгел. Аяк асты тулы күпме пычрак — барысы да минеке!


    Ходайга бер сүз

    Барыбыз да туабыз анадан. Бер юл белән киләбез дөньяга, китәбез төрле юллардан. Еллар уза... Сөенеп китә берәү юклыгына, икенчесе курка аңардан. Курыкмагыз югалудан. Барлыктан куркыгыз, андагы наданнардан. Сакла, Ходай, сакла барлыкка кайтулардан. Юклыгыма тизрәк чакыр, тизрәк коткар барлыгымнан.


    Мәхәббәт төнендә

    Ташны тишеп гөл үстерә тамчы. Тып та тып, тып та тып. Без — бүлмәдә. Шык та шык, шык та шык! Таш та тишмим, гөл дә үстермим. Тамчыларым ташка түгел, гөлгә тама: тып та тып, тып та тып!


    Җилгә мәдхия

    Алмагачыннан өзелеп төште алма. Кем өзде?! Җил малае инде. Бакчадан бакчага йөри. Өзә дә өзә, өзә дә өзә... Тик һаман канәгать түгел. Алманың иң матуры кайда? Аһ, җил баласы, матурлык кирәк түгел аңа. Аңа өзелгән алмалар саны кирәк. Берәү, икәү, өчәү... Никадәр күбрәк, шуның кадәр яхшырак. Ә нигә өзмәскә? Ул өзмәсә, башкалар күрәчәк, башкалар өзәчәк. Буй җитмәслекләре дә бар алмаларның. Андыйлар үз тиңнәрен көтә-көтә алмагачында кортлый. Корт тимәгәннәре көзенә кадәр агачында кала.


    Азгынлыкмы?

    Бозык син, дидең. Алайса, нигә бал кортлары иртән гөл таҗына куна? Мин бит синең яфрактагы иртәнге чыкны үптем.


    Үзгәрми

    Ата, ана, ипи... Киресен укырга теләсәң дә шул ук изге мәгънә. Чын нәрсәнең асылы үзгәрми шул бер дә, үзгәрми икән хәтта сүз дә.


    Сау бул

    Син хат көттең миннән, ә мин хат язмадым: моңа артык бер эш итеп карадым. Бүген таңда йолдызларны эзләп йөрдем, хисләремне җанда барладым. Күк йөзенә кара болыт иңде, никтер Ай кызын анда күрмәдем. Ул да күңелем кебек ятим иде, кичер, анда сиңа урын бирмәдем. Әйе, авыр миңа әйтү бу турыда, мин бер Мәҗнүн булып йөргәнмен.

    Синнән башка узып китте күпме язлар, синнән башка узды җәйләрем. Күңелемдә ява салкын карлар, синнән башка узсын көзләрем.


    Алар — безнең көннәр

    Акрын уза, дисең, көзге елак төннәр. Шулай була күрсен, шулай диик безләр. Озак уза күрсен кышлар, язлар, көзләр. Алар — безнең гомер, алар — безнең көннәр. Санамыйлар бугай көнне тик юләрләр. Бүген һәр минутын саный кайберәүләр. Безгә бит артыгын Аннан җибәрмиләр, кайтасыңмы син, дип сорап йөдәмиләр.

    Ярлар да бар яшәү дигән киң дәрьяда — мизгел дә кадерле безгә бу дөньяда. Алла юлы серле, күренми җиһанда. Кыла күр гел дога, юлга соң чыкканда. Намазлыкка утыр, йоклыйм дип ятканда, "Әлһәм"еңне укы, юрганың тартканда. Тик бер генә тапкыр туабыз дөньяга. Һәм адашкач бер көн, кайтабыз Аллага.

    Акрын уза, дисең, көзге елак төннәр. Шулай була күрсен, алар синең көннәр. Бүген һәр минутын саный кайберәүләр. Безгә бит артыгын Аннан җибәрмиләр.


    Пычак телле хатынга

    Уйла, дустым, авыр сүз әйткәнче. Кирәк түгел мондый явызлык. Тешли торган эткә киерткәнче, сиңа кирәк икән авызлык.


    Синсез моңсу миңа

    Чәчәкләрсез болын җансыз була, сандугачсыз моңсу урманнар. Синсез миңа бөтен дөнья кара, кара нокта — Кояш, йолдызлар.

    Синсез миңа бик күңелсез җирдә, синсез яшәү җирдә бик сәер. Су сипмиләр кипкән гөлгә, кирәк түгел аңа бу хәер.

    Су сипмиләр кипкән чүлгә:

    Гөлсез дөнья кирәк кемгә?


    Без — алма

    Мин — ярты алма, син — ярты алма. Икебез без бер алма. Ярты алма тиз карала, бөтен алма аллана. Кызарып пеш, каралма, башкаларга карама. Ярты алма тарала, бөтен алма баллана!


    ***

    Сафлык... Бармы икән дөньяда? Юктыр... Еллар узып, кояш та хәтта тотыла.


    ***

    Их, иртәнге томан! Йөзәсең дә йөзәсең... Тәрәзәдән сине күргәч, әллә нишләп китәсең. Парга әйләнгән күз яше кебек, бәгырьләрне өтәсең. Дөнья шундый, тәрәзәдән карап, кайтмаганнарны көтәсең.


    Сабыр төбе — сары сагыш

    Пәйгамбәрләр сабыр иткән, сабыр итеп әҗер алган — Ходай моны үзе язган.

    Татар, мескен, сабыр иткән, сабыр итеп илсез калган — Ходай моны күрми калган.

    Татар, мескен, сабыр иткән, сабыр итеп телсез калган — Ходай моны сизми калган.

    Пәйгамбәрләр сабыр иткән, сабыр итеп әҗер алган — Ходай моны үзе язган.


    ***

    Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,

    Чүп үләне белән бутадым.


    Җыр

    Чүп үләне булмый дөньяда, рәнҗемәсен миңа гөлләр. Гөлләр генә үссә бакчада, гөл ашарлар иде кәҗәләр. Чүп үләне булмый дөньяда, гаеп итмәсен шагыйрьләр. Бу дөньяда була бары чүп бәндәләр, чүпле шәһәрләр. Үпкәләмәсен миңа гөлләр, үпкәләмәсен кешеләр. Нинди бөек рәссамнар да тере үлән ясый белмиләр. Чүп үләне булмый дөньяда!


    Иртәгә очрашырбыз

    Кич. Трамвай. Уйлап кайтам: күпме хатын урамда! Котыртасың син, Шайтан! Матурлар күп дөньяда. Әйе, матурлар алар бик күп мин фәкыйрь, берәү генә. Чыдаса чыдар аларга бары тик игәү генә. Инде күптән тузган идем, тимердән булган булсам. Әле ярый Адәм бабам ясалган ла балчыктан. Аһ, нишләр идем мин яңадан җиргә килсәм! Нишләр идем шушы җирдә бер сукыр булып йөрсәм! Матурлыкка битарафлар гел өендә утыра. Матурлыкка гашыйкларга килешми мондый муштра. Яратам мин хатыннарны, яратам чын күңелдән. Их, кызганыч, бер китәсе булыр җиремнән.

    Мин бүген ардым бик каты, син көчсез бүген, Шайтан. Бармыйм инде беркая да, хатын янына кайтам. Матурлыкны күрә белә чын ир-егетләр генә. Хатыннарны да саклагыз, алар бит берәү генә. Хәер, ни сөйлим әле мин? Ник нотык укыйм сезгә? Беткән баш беткән, дусларым, кирәк инде төшәргә. Сау бул хатын, исән булсак, очрашырбыз иртәгә.


    Шагыйрь сүзе

    Күпме кеше тыңлый мине бүген... Тик барысы да сукыр, барысы да чукрак, барысы да үлгән. Кул чапмагыз, чәчәк өймәгез өскә, мин әле исән.


    Ачлык мәйданында

    Милләт дисәң, миләр сызлый... Бу халык кая бара? Пәрвәрләр ач утырганда, радиодан җыр ага: "Бәхетле булыгыз, бәхетле булыгыз..." Шагыйрьләр саткан заманда, кемгә соң ышанырга?



    Минем кабер ташыма

    Һәм барысы да тәмам

    Узды язлар, җитте көзләр — бүген урамда кар ява. Күпме уйлар, күпме хисләр кар астында кала. Берәү минем каберемә карга таяк белән яза: "Һәм барысы да тәмам, барысы да сезгә кала".


    ***

    Мәхәббәтем бу дөньяга бетеп бара. Өстәлемдә каләм дә юк хәзер, кәгазь дә юк анда. Ә нигә дип сабый күңеледәй пакь нәрсәне газапларга? Күпме генә вәгазь укысаң да, тарих ул үз юлы белән бара. Бездән соң да ышанырлар ул Аллага, бездән соң да табынырлар ул Шайтанга. Караклыктан дәвам алган дөнья гел кызыга зур алмага. Берәү бүлә-бүлә аргач, икенчесе туа дөньяга. Һәрбер чорның үз залиме — охшаганнар бер анага – алма урлаган апага.


    ***

    Син бел, мин акылдан язам бүген акрын гына, үз-үземне сөймим һәм үләмен ялгыз гына. Шигыремне салып тормыйм калыбына, ул да гаҗиз күптән минем чыбыркыма. Шигырь дә кош кебек, дустым, ул да сөйми читлек сурәтен. Чыксын, әйдә, очып зинданыннан һәм ирекле булып сөйләсен. Син ирекле, Шигырь...


    ***

    Синең хыянәтең бик табигый. Син дә күпләр кебек буласың самими. Сине дә мин кояш дип атадым, сине дә бит мин әүлия дип санадым. Иман саклау авыр шул дөньяда. Куәт күбрәк, ахры, Шайтанда!.. Аһ, мин шаһит булдым кичә кояшым тотылганга. Кемгә соң хәзер ышанырга? Кемгә соң хәзер табынырга?


    ***

    Тән үлсә дә, үлмәстер, синдә, адәм ул мең начар гадәт.

    Яшәешнең мең мәгънәсе мәгънәсезлектән, ахры, гыйбарәт.


    ***

    Ялган һәрвакыт матур, шуның өчен ул көчле, кодрәтле. Дөреслек ул һәрвакыт шыксыз, шуның өчен көчсез, михнәтле.


    ***

    Бәхет кошы

    Бәхет кошын назлаганым, керде, җаным, бүген төшкә... Нинди татлы бу саташу! Ничек түзим бу бәхеткә?! Уянганда, күзләремнән кайнар яшьләр тәгәрәде, очып китте бәхет кошы, аңламады хәлләремне. Шулай да мин бик сөендем, канатландым көне буе. Әйтерсең лә кулларымда бәхет кошы каурые.


    ***

    Көлеп кенә яшәп булмый, елау кирәк. Аңлар өчен адәм хәлен, димәк, кайгы кирәк. Гарип рухлы булмас өчен, бер елмаю, китек йөрәк булмас өчен, саф мәхәббәт. Түбән җанны сөймәс өчен, чиксез нәфрәт, икмәк тәмен белү өчен, нәни ачлык әйбәт. Тормыш ямен күрү өчен, туклык, яшәү ямен белү өчен үлем килә кинәт. Бар да кирәк. Без бит кеше. Дөнья тану аның эше.


    ***

    Киселгән каен яныннан узып барам... Ни булды сиңа, КЕШЕ?! Яфрак өзсәк тә еларга тиеш җаннар бит без. Йә әйтегез, кайсы рәссам тере яфрак ясый алган? Хәтта без бөек дип атаган рәсем дә табигатьтән генә урланган. Алай да җансыз, алай да үле... Пумала белән генә терелтеп булмый җилне, ясалган кояш та җылыта алмас йөзне. Шуңа сөймим мин бүген сезне, шуңа сөймим мин бүген үземне.


    ***

    Аһ, төнге күк йөзе! Нинди гүзәл болын син! Күпме чәчәк, күпме төс! Йөрсәң иде шунда адашып.


    ***

    Күктәге кояшка, таудагы һәр ташка, йөрәктәй яфракка, сызык-каш офыкка, гөлләрнең таҗына — барсына, барсына язасым килә бүген серле мәхәббәт сүзен!

    Танырсыңмы хисләремне, үбәрсеңме кояш булып күзләремне!..


    Ак болыт мин

    Моңаясың, саргаясың, тынлыкка чумган күлдәй. Сызланасың, юксынасың, тамчы су көткән чүлдәй. Адашып йөргән болыт мин, тик җилгә генә ярыйм. Яратсам да, сагынсам да, тамчы су булып таммыйм.

    Назлы кичләрне сагынсаң, кабат йолдызлар сана. Адашып арган болыт мин, йөз яра булдым сиңа. Бушана да ак болыткай, җил белән китә сәфәр. Елама син, рәнҗемә син, бу хисләр берчак бетәр.

    Адашып йөргән болыт мин һәм үз-үземне сөймим. Тәрәзләр чиртеп төннәрен, бер гөлне генә сөймим. Чәчәкле болыннарымны мин киткәч кемнәр таптар? Тәрәзләр чиртер назланып, йолдызлар санап алдар.

    Ядкәр итеп йөрәгеңә, салдым, җаным, йөз яра. Сагынма син, саргайма син, йолдызлар сиңа кала. Тулган ай калыккан чакта, мине көтеп алданма. Тамчы су булып таммамын, булсаң да син мең яра.


    ***

    Яшенле яңгыр бүген йөрәккә ярамады. Кемдер үксеп елый-елый, күк гөмбәзен тырнады.


    ***

    Мин еладым... Мескен икән, димә. Күкләр дә бит елый белә, күкләр дә бит бер ишелә...


    ***

    Галәм — гәүдә, җир — йөрәк. Йөрәк тибеше туктаса, үле гәүдә ник кирәк? Җирне сакларга кирәк. Кирәк!!!


    ***

    Мин сагындым сине, туган йортым. Күгәргән кадак та синдә сагыш уята.


    ***

    Бик матур килде мәхәббәт язы. Арага керде тик кабер ташы. Җылымны өреп, җан бирә алмам. Юк инде өмет, көт мине, алмам.


    ***

    Атылдың да, сүндең син дә, йолдыз. Нинди озын гомер, нинди мескен очыш!


    ***

    Дөньяда начар бәндәләр бар, дип зарланма, офтанма, моңланма. Галәмдә бихисап йолдызлар бар, тик караңгы анда да.


    ***

    Яшьлек чыннан да юләрлек ул, ялгышларны төзәтми. Ай-йолдызлардан башка, аңа берни дә кирәкми.


    ***

    Киләчәктә бәхетсез итәр өчен, Шайтан мине кечкенә бәхетләр белән алдаган. Сыеныр урыным бармы минем алда? Каберемнән мәхрүм итмә, Ходам!


    Каләмдәшләргә

    Инде сәгать бишне сукты, вакыт җитте торырга. Бу күңелдә шундый якты, шөкер кылып ятам Ходайга. Әле ярый бүген эшкә барам, дусларымны күрәм яңадан. Әле ярый бүген сугыш чыкмый, чәчәк исе бөрки бакчадан. Әле ярый бүген эшкә барам, танышларны сагынып уянам. Бүген мине тагын сүгеп китәр кичә кереп чыккан графоман. Аннан тагын килер, тагын сүгәр, мин шәп язам, дияр Тукайдан. Нишлисең бит, дөнья шундый хәзер, күкрәк кагып яши һәр надан. Нихәл итмәк кирәк, бүген татар шундый, белмәгәнен яза күбесе. Бездә хәзер шагыйрь булды бугай һәр колхозчы, колхоз рәисе. Бездә роман яза һәркем, каләменең булмый тик ние. Композитор, җырчы булды һәркем, аңлашылмый гына тик көе.


    ***

    Гомер үткән саен, кырык бердә яуда калган егерме биш яшьлек бабам искә төшә.


    Йолдыз атылгач

    Кемдер төпчек ыргытты башыма. Шул кирәк сиңа, йөрмәссең. Үз-үзеңне мактап, башкаларны гел сүкмәссең. Килеп җиткәч, берчак ахырыңа, син дә: "Ходай", — дип сөйләрсең. Өлгерергә кирәк җылы сүз әйтергә. Юкса белмәссең, әйтәсенне әйтми үлеп китәрсең.


    ***

    Үлем мәңгелек белән, яшәеш көрәш белән бөек. Тик исеңдә тот: үлемнең дә, көрәшнең дә төрлесе була.


    ***

    Күзләре болытлы... Түгәрәк тамчылар, югандай сагышны, гөлләргә тамдылар. Хат килде кич кенә, аязды күзләре. Нур уйный күзендә... И якты үзләре!


    Сабый йокысы

    Бу галәмгә әллә чәчәкләр сибелгән? Буялып зәңгәргә, йолдызлар үрелгән. Йолдызлар болыны югалыр таң аткач. Каршылап кояшны, уяныр бәләкәч. Чәчәкләр өзде ул төшендә болыннан. Тәкыя үрде ул ай-йолдыз нурыннан.


    ***

    Бик адашып йөргән чаклар була. Кайчак калам кара урманда. Һәр тарафта- кап-кара төн! Кычкырасым килә илереп, күңел тула, телим бүген качып еларга. Ышан, дустым, ышан инде миңа, шундый теләк була, сабый кебек килә елыйсым. Дөнья булгач, бар да була, сөйләп кенә булмый барысын.


    ***

    Җир астыннан алтын эзләп арган адәм чеп-чи ахмак, юләрдер ул. Балчык казып, эзләмим мин җирдә байлык һәм матурлык. Син затлырак, синең күзләр төнлә дә нур сибә, аһ, ник якты бу нур! Мин оялам, бу сүзләрне әйтү — үзе бер батырлык.

    Күз карашың диңгезләрдән тирәнрәк, йолдызлардан мәгънәлерәк. Димәк, барыннан да өстенрәк. Димәк, барыннан да кыйммәтрәк.


    ***

    Мәкаль укып яттым бүген. Күпме акыл туплагансың, кешелек! Тик нигә соң һаман ахмак син, нигә җирдә җиңә әшәкелек?


    ***

    Әйе, жаным, кайный минем каным. Рухым һаман-һаман ябыга. Бу мин инде, кая акты салым? Бу мин инде — һәм гел фаҗига.


    ***

    Ләбиб Леронга

    Шигырь, әкият язасың, шаржларың да ярый. Ркаилең — Ломоносов, ә Ләисең — Кандалый.


    ***

    Кайда яшәү мәгънәсе, дип сыкрама. Ул дөньяда, җаным, бер генә. Кеше килә бүтән килмәс өчен, гомер берәү, Алла — бер генә.


    ***

    Их, дөнья! Без гел көзне мактыйбыз. Имеш, ул — өлгергәнлек төсе. Өлгергән җимеш өзелеп җиргә төшә. Димәк, өлгерү — бозыла башлауның башы. Мин дә күптән җиргә төштем һәм алмадай инде каралдым. Өлгердем, димәк.


    ***

    И гөрләвек, сиңа инде тумас борын күпме чокыр казып куелган!


    ***

    Узды гомер... Урманда түгел, чүлдә түгел, сөю юлында йөрдем адашып.


    ***

    Сагыш булып ята диңгез, аңа сезнең белән күңелсез. Бу диңгезнең күңел яраларын кипкәч кенә, ахры, күрерсез.


    ***

    Бер тилене күрдем... Сабан туе белән саташа. Җырлый, көлә, кем беләндер көрәшергә маташа. Беренче батыр мин, ди, синдәйләрне бөкләп салам. Шөллисеңме? Йөрмә янда, билсез калырсың, балам!

    Кызганмадым мин тилене, көнчелек туды җанда. Рәхәттер лә бу саташу, гел җиңүче булганда. Һичбер көчеңне түкмичә, Наполеон буласың. Булмаган алтыннарга да куанып утырасың.

    Алай дисәң, без дә, дустым, бер дә акыллы түгел. Дан-шөһрәт артыннан куа бу нәфес һәм бу күңел. Гомер уза акча туплап, уза дәрәҗә яулап. Дөнья — үзе саташудыр, саташып арган газап.

    И Ходаем, тилерт мине, газаплар очсын җилгә! Мин дә саташып үлимче, бәхетле булып җирдә.


    Шомырт күзем

    (җыр)

    Күзләреңнән шомырт исе килә, бал кортыдай шуңа үреләм. Салкын көзләр генә кара чәчең сөеп узган инде, бер генәм.

    Шомырт чәчәк атып арган чакта, бәхет юрый иде бу күзләр. Ак чәчәктә иде безнең яшьлек, ак чәчәктә иде иртәләр.

    Үткәннәргә бер борылып кара, яшьлегеңә сау бул дигәндә. Йөрәгемдә сызлый татлы яра, май төннәре җиргә иңгәндә.

    Бакчаларда гөлләр инде сулган, шомыртларны төргән ак томан. Көзге яңгыр елап инде арган, язлар булмас, ахры, яңадан.

    Шомыртыбыз тагын чәчәк атар, таң җилләре безне көтәрләр. Йолдызларны башка ярлар санар, чәчкәләрне безнең өзәрләр.

    Үткәннәргә бер борылып кара, шомырт күзем, кара карлыган. Йөрәгемдә сызлый татлы яра, яшьлегем — ак томан, ак томан.


    Кукмара вальсы

    Кукмарамның матур тавы урман белән төрелгән. Сәлам сиңа, моңнар ягы, жырлар белән чигелгән. Һәр чәчәктә мең бизәктер, Һәр чәчәктә- мең сагыш. Җанга туган як кирәктер, төшкә керә һәр арыш. Кукмарамны сагындым ла, сагынып арам инде. Нихәлләр бар, ничек анда? Таулары тарта мине. Бер менәрмен әле тауга, жыярмын шунда чәчәк. Анда минем арган җанга чишмәләр наз бирәчәк. Кукмарамның тауларына бер менәрмен, елармын. Каеннарның тузларына, сагындым, дип язармын. Бүген хат алдым әнкәйдән, бездә шомырт өлгергән. Айрылмагыз Кукмарадан, анда баллы бөрлегән.


    МИН-БАР!

    Мактасалар, мин хурланам, хурласалар, мин мактанам. Әйе, дуслар, шулай юхаланам. Минем дә бар күз яшьләрем, качып елаганым бар. И адәмнәр, сез белмисездер, ташта да бар бит ул моңнар. Юкса ярылмас иде диварлар, ишелмәс иде сарайлар. Моңы булган — җирдә гел бар! Димәк, мин — бар! Димәк, мин — бар!


    ТӘҮБӘ

    Бозау да ярата, диләр үз абзарын, мин яратмыйм сине, Казаным! Читлектә уза яшьлек — мәҗбүр итә заманым. Мин 'кош түгел, фәкыйрь адәм, яшим инде җан биргәнче. Таң аттырып, көн уздырып, әҗәл арттан килгәнче. Аһ, туйдьфдың, абзарым!

    Җирдә бар җылы диңгез-утраулар, бар хөрмә җимешләре, матур кошлар, зур елгалар. Бер генә тапкыр килдем бит дөньяга, ник мөкиббән мин һаман абзарга? Сорар Ходай беркөн: ниләр күрдең, ник чыкмадың дөньяларга, нигә җырлар багышладың гел абзарга, ник мәдхия кылдың бозауларга? Тамак өчен яшәп һаман гомер уза, уйлар авыр, үкси күңел, йөрәк туза. Үз илеңдә матур, диләр, бәрәңге бакчасы да, абзарны мактый бозау, саламны, башакны да. Ә гомер һаман уза, күпме җырлар туар тагын бәрәңге бакчасында?!


    ЯШИМ ИНДЕ МИН ДӘ

    (Татар журналистының хәле турында)

    Яшим инде мин дә. Зәңгәр төтен белән тулган бүлмә. Кара диңгез күрмәгән малай дөнья турында сүз йөртә. Әйтерсең каләмем Пентагонга акыл кертә. Әйтерсең каләмем әхлак иңдерә җирдә. Әйтерсең сугышлар анда бетә. Әйтерсең каләмемне татар абзые көтә. Аның үз эше, ул мал асрый, йорт сала, көтү көтә. Әйтерсең каләм белән Казан суы чистара. Әйтерсең милләт агара.

    Яшим инде мин дә... Зәңгәр төтен белән тулган бүлмә. Мин-зәләдә булмаган малай сәнгать турында сүз йөртә. Әйтерсең каләмем аңа зур яңалык кертә. Әйтерсең лә аны «Нью-Йорк таймс»-лар көтә. Маршруты: Казан—Балтач. Шуның белән сәфәр бетә.


    АРЫСЫ ДА ЯЛГАН

    Гомер узган саен, чын хакыйкатьтән ерагая барам. Соң, балачак чын хыяллар иле түгелмени? Чын пакьлек, чын шатлык-сөенечләр иле түгелмени?! Иң эчкерсез күз яшьләре анда түгелмени? Ерагая барам хакыйкатьтән, ерагая барам. Еллар узган саен, кая барам, кая якынаям? Ихлас хисләр юк инде, ялган белән тулды дөньям. Соң, бүгенем ялган түгелмени? Ялган шатлык-сөенечләр түгелмени күз яшьләре?.. Күз яшьләре генә чын һәм барысы да ялган!


    * * *

    Нәсим дуска

    Бергә туарга язган ла, бергә укырга язган. Бергә эшләргә язган ла, бергә яшәргә язган. Бергә уйларга язган ла, бергә еларга язган. Китәр вакытлар җиткән лә, кем китәр җирдән алдан? Кем кемне озатыр дөньядан, кем әйтер: «Саумы, Ходам!» Бергә үләргә язмасын, мин китәм, дустым, алдан.


    СҮТӘРГӘ УЙЛАСАГЫЗ

    Син фәлән, син төгән, дип җанымны ашамагыз, йөрәгемне кисмәгез. Шундый булып туган, шундый булып килгән инде җиргә фәкыйрегез. Очкычларны, корабларны камилләштереп була. Ә мине булмый. Сүтәргә уйласагыз, 'кире җыясыгызны уйлагыз. Җыя алмассыз шул. Шулай булгач, түзегез инде бераз, түзегез. Мин бит мәңгелеккә килмәдем. Вакыты җиткәч, үзем китәрмен. Ишетәсезме, үзем китәрмен!


    БЕЗ - АЛМА

    Мин — ярты алма, син — ярты алма. Икебез без бер алма. Ярты алма тиз карала, бөтен алма аллана. Кызарып пеш, каралма, башкаларга карама.


    АЧЛЫК МӘЙДАНЫНДА

    «Милләт» дисәң, миләр сызлый... Бу халык кая бара? Пәрвәрләр ач утырганда, радиодан җыр ага: «Бәхетле булыгыз, бәхетле булыгыз...» Шагыйрьләр саткан заманда, кемгә соң ышанырга?


    СИҢА

    Синең өчен кулга каләм алдым, синең өчен аны сындырдым. Аллаһ биргән бүләк иде бит ул, һәм мин аны җиргә тондырдым. Тик син гөнаһлырак, син ул төндә шигыремне минем яндырдың. Күпме хисләр көлгә очты шулчак, ятимлектә мине калдырдың.

    Яшьлек чыннан да юләрлек ул, ялгышларны төзәтми. Аййолдызлардан башка аңа берни дә кирәкми.

    Синең өчен кулга каләм алдым, сиңа гүзәл бер җыр тудырдым. Аллаһ биргән бүләк иде бит ул, тик мин аны синнән качырдым. Еллар узып, чәчкә чал кергәндә, ул ялгышлар җанны тырныйлар. Мин гөнаһлы, хәзер бу рифмалар шул елларны сагынып елыйлар.

    Яшьлек чыннан да юләрлек ул, ялгышларны төзәтми. Аййолдызлардан башка аңа берни дә кирәкми.


    МӘҢГЕЛЕКНЕ КҮРИМ ДИСӘҢ

    Бик моңсу чакта мин йолдызлы күккә багам. Мәңгелекнең үзен күзәтәм кебек. Чәчәкле болынны хәтерләткән илаһи, матур, серле, җан өшеткеч мәңгелек бу. Ирексездән, яшәешнең мәгънәсе турында уйлана башлыйсың. Кеше нигә дөньяга килә? Шушы мәңгелек алдында көчсезлеген таныр өченме? Ахыр чиктә уйлый-уйлый акыл ара, мантыйк саташа, киреләнә башлый, ләкин җавап jok.

    Тууның мәгънәсе нәрсәдә? Үлемнең мәгънәсе нәрсәдә? Җир нигә әйләнә, ник моңсу бу Җирдә, әйтсәнә? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Китүнең мәгънәсе нәрсәдә? Сәбәпләре бар мәллә, сәбәпләре юк мәллә? Сәер бит барысы да, сәер бит мәгънәсе дә.

    Җиргә бүтән килмәс өчен килә кеше. Җирдә бүтән үлмәс өчен китә кеше. Бу дөньяга килгәнсең икән, мәңгелекнең үзе белән ярышырга килгәнсең, димәк. Йолдыз атылганын күргәнем бар. Нинди озын гомер һәм нинди мескен очыш! Ә

    адәм гомере гаҗәп кыска. Шуңа да карамастан ул искитмәле бөек һәм мәгънәле булырга мөмкин. Димәк, адәм баласы кырыс мантыйкка буйсындырылган салкын, өшеткеч һәм мәгънәсез бу галәмне кайнар хисләр белән җылытырга, матур мәгънә белән баетырга дип дөньяга килә.

    Йолдызларга карап бер генә сорауга да җавап таба алмагач, Коръәнгә ябышам. Матурлыктадыр яшәү мәгънәсе, матурлыктадыр. Җан һәм күңел пакьлегендә, уй һәм гамәлләр ма-турлыгындадыр. Тик нигә без моны аңларга теләмибез? Нигә һаман вак мәсьәләләр белән башны катырабыз? Мәңгелеккә килгән кебек мал җыю мәгънәсезлек түгелмени? Мәңгелеккә килгән кебек дан вә шөһрәт артыннан куу мәгънәсезлек түгелмени?

    Тән үлсә дә, үлмәстер адәм, ул мең начар гадәт. Яшәешнең мең мәгънәсе мәгънәсезлектән, ахры, гыйбарәт.

    Галәмдә көн белән төн көрәшкән кебек, кешедәге начар һәм яхшы гадәтләр көрәше дә мәңгелек. Бу көрәшнең ахыры ничек бетәр? Яктылык җиңәрме, караңгылыкмы?

    Мәңгелекнең үзен күрим дисәң, йолдызларга кара, йолдызларга кара.

    Мең мәгънәсезлек кылган адәм өчен сыкрап мантыйк ара, акыл ара.

    Әйе, бер багыгыз әле йолдызлы күккә. Бәлки, сез дә бүген тимер каракошлар һөҗүменнән яшеренеп, подвалларда сыенып яткан балкан, чечен баласы өчен чын күңелдән кайгырырсыз, бәлки, сез дә куәтле үтерү кораллары уйлап тапкан галимнәргә Нобель бүләге бирүче хакимнәрнең ахмаклыгы өчен ут йотарсыз, бәлки, сез дә, хәтта өзелгән һәрбер чәчәкне кызганып, саф күз яшьләре чыгарырсыз.

    Җирдә әле бер генә акыл иясе дә тере яфрак ясый алмаган. Хәтта иң бөек рәссам да бу матурлыкны табигатьтән генә урлаган. Алай да җансыз, алай да үле... Пумала белән генә терелтеп булмый җилне, ясалган кояш та җылыта алмас йөзне. Шуңа сөймим мин бүген сезне, шуңа сөймим мин бүген үземне.


    Заһид Мәхмүди
    .
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх