• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Сары каеш – сары сагыш

    (повесть)

    Бу дөньяда син бер кешегә дә ышанма. Барысы да ялган. Син дә ялган. Бар, көзгегә барып кара, ул син түгел, ул—башка кеше. Кайда ул синдәге ана сөте белән кергән сафлык? Ул юк, аны иң элек синең тирә-юнеңдәге кешеләр, аннары үзең тапладың. Ьәм син, чиста, пакь күңелле табигать баласы, тормышның үзе кебек үк пычрак, нәфрәтле, мескен җан иясенә әверелдең. Мин дә әллә нигә бер көзгегә карыйм. Тиз картайдым. Югыйсә, миңа нибары егерме сигез яшь. Ә моннан берничә ел элек мин мәңге яшь, мәңге саф булырмын, яхшы кеше чыгар миннән дип уйлый идем. Мин мондый түгел идем. Мин мондый булырга теләмәдем. Димәк, мин—мин түгел. Мин—ялган. Кешелек тарихында бер генә шәхес тә үзе турында беткәнче дөресен язмаган. Кайда да булса ул барыбер мактанган, үзен яхшырак, акыллырак итеп күрсәтергә тырышкан. Адәм затының табигате шундый: ул үз-үзен ярата һәм шуңа күрә, ирексездән, акланырга омтыла. Ишеткәнем бар: хәтта иң коточкыч җинаятьче дә, аклану таба алмаса, муенына элмәк сала. Бу—табигатьнең чистарыну законы. Мин җинаятьче түгел, әмма җирдә яши торган һәрбер адәм заты кебек таплы, гөнаһлы. Мин куркам синнән, дөнья. Мин тагы да ныграк та-планудан куркам. Алып кит мине, Тәңрем. Ләкин чак кына вакыт бир. Бу язмам—тәүбә, син—хөкемдар. Бәгъзе шәхесләрдән үзгә буларак, мин фәкать чын дөресен сөйләрмен.

    Армиягә китүем дә кешенеке төсле булмады. Дусларым озату мәҗлесе ясап киттеләр, ә мин институтны тәмамлап бер ай да эшләргә өлгермичә, Киров өлкәсеннән—Кизнер поселогыннан киттем. Өйгә кайтып әти-әни белән хушлашырга вакыт җитмәде—ара ерак. Мин бит Татарстан егете. Перронда сигез айлык баланы күтәреп хатын басып калды. Менә шушы 1982 елның ачалак-йомалак 11 ноябрь киченнән минем язмышымда берсеннән-берсе карарак көннәр тезелеп китәчәк.

    ...Таң алдыннан поезд Ижау тимер юл вокзалына килеп җитте. Тирә-юньдә кырынмаган йөзләр, иске бишмәтләр, махмыр исе, тәмәке төтене... Озатучы лейтенант безне тезеп хәрби комиссариатка алып китте.

    Зур ишегалды. Плацта призывниклар саф-саф тезелеп стройда йөрергә өйрәнәләр. Безне соры бинаның икенче катында урнаштырдылар. Идәндә йокладык.

    Көн плацта, буфетта, койма буенда тәмәке тартып узды. Репродуктордан әледән-әле команда номерларын кычкыралар. «Сатып алучылар»—гаскәр төрләреннән вәкилләр—призывникларны төркем-төркем алып китеп торалар. Монда унар көн ятучылар да бар.

    Кичке унда офицерлар клубында I кино күрсәттеләр. Сәяси фильм. Без, иртәгәге ил сакчылары, бу фильмны карагач, империалистларның чын йөзен белеп калырга тиеш идек. Экранда—шәрә кыз лар» хәмер, акча, джинсы чалбарлар, музыка. Күрегез, янәсе, байгуралар нәрсәгә табына. Әмма безнең кинода гамь юк, һәркемнең үз уе.

    Кино тәмам. Йокларга команда булды. Кем йокласын инде! Кизү офицер киткәнне генә көткәннәр икән. Моңа кадәр тыныч яткан соры кавем, йөзләрчә кабиләләргә бүленеп, почмакларга сырышты. Җиде ят арасында калдым. Эчү китте. Кемдер мәзәк сөйли, кемдер исерек яшен түгә. Тарткалаш, борын җимереш. Миңа бу кызык түгел иде. Күзләремне йомып, күрешә алмыйча калган әти-әниемне, дусларымны, хатынымны уйлап ятам. Шулай йоклап та кителгән.

    Кемдер күкрәгемә менеп кунаклады—шуңа уянып киттем. Нәзек бармакларын бугазга батырган. Үзе кызарган күзләрен акайтып, һаман бер сүзне тәкрарлый:

    — Замри! Замри, сука!

    Әлеге хайвани аваздан иләсләнеп киттем. Ни аңлата бу боерык? Ә-ә, акча даулавы икән. Кыю кылана, әшнәләре ишле, күрәсең. Ләкин мин дә куркак түгел. Унсигез яшьлек чебеш янында егерме ике яшьлек егет калтырап торса ни була инде ул. Йөзенә берне китереп тарттым да, әйләндереп салып, үзен төяргә тотындым/Кемнәрдер миңа сикерде... Мине кыйныйлар... Күзгә тондырдылар! Очкыннар чыкты дисәм, гөлт итеп лампа кабынган икән. Нәр кешене үз почмагына атты. Үле тынлык. Бер мин торам тураеп. Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр... Патруль чаба бугай. Ирен канаган. Димәк, каптым.

    — Кем башлады?

    — Мин йоклый идем.

    — Гаеплене күрсәт.

    Андый гадәтем юк. Таныйм мин аларны. Теге почмактагы ялварулы, хәтта мескен карашларны күрмиммени? Армиягә «китәсе урында еш кына төрмәгә олагучылар да булгалап тора монда, дип ишеткәнем бар. Гаеплене күрсәтүдә ни файда? Тыныч кына хезмәт итсеннәр, бәлки акылга утырырлар.

    — Үзебез аңлашырбыз, иптәш патруль. Киттеләр. Ут янып калды.


    II

    Свердловск ягына барабыз.

    ...Электричкадан төшеп ике чакрым чамасы урман юлыннан атладык. Ниһаять, ачыклык күренде. Каршыда—бетон койма, йолдызлы капка, КПП. Менә шул була инде совет тормышының кече моделе. Бетон койма эченә керәсең дә колга әвереләсең. Хезмәт итәсең. Өйрәтелгән эт кебек. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр әйтәләр иде: «Солдат уйламый. Ул өч кенә сүз белә: «так точно», «есть», «никак нет». Хак икән, ләкин бу турыда мин соңрак сөйләрмен. Хәзергә мин капкадан кереп барам.

    Призывниклар, куанычлы кыргый авазлар чыгарып, бер-берсенең киемнәрен умыра башладылар. Каршыда безгә таба кулларын сузып «дед»лар басып тора:

    — Привет, салаги! Гони манатки! Сезгә монда акча нигә?

    Солдат бүрекләренә йомарланган кәгазьләр тондырабыз. Әниләрнең юллык дип биргән акчалары бу, кирәге чыкмады инде. Бүреккә салмасаң, мунчага кереп чыккан арада барыбер кесәдән шуачак.

    Ьәр тарафта хәрби күнегүләр ясаучы солдатлар күренә. Автоматларын әле болай, әле тегеләй алып салалар. Гел бала-чага уены. Төз атарга өйрәтсәләр файдасы булыр иде ичмаса. Ярый, анда минем ни эшем бар? Шулай кирәктер инде.

    Безне төркемнәргә бүлеп мунчага алып киттеләр. Исеме генә мунча: салкын душ, сабын, мунчала. Салган сәләмәләребезне кабат киеп, хәрби киемнәр складына киттек. Берәм-берәм чакырып, погонсыз гимнастерка, шинель, бүрек, күнитек бирделәр.

    Онытып торам икән. Аңынчы бит әле безне гаскәр төрләре буенча бүлеп чыктылар. Мин фәкыйрегезне, режиссер дипломлы белгечне, санбатка билгеләделәр. Санинструктор булачакмын икән. Ягъни алты ай гыйлем эстәгәч, миңа Әфганга икән. Төкердем. Алты айны яшисе бар әле.

    Киендек. Безне, погонсыз солдатларны, казарманың дүртенче катына юлладылар. «Старик»лар каршы алды. Чырайлары! Уртада—турник. Литвалы Ра-лис (соңыннан белдем) турникка асылынып, шырпы кабы кадәр тешләрен ыржайтты:

    — Е... будем!

    Менә сиңа армия! Кая килеп эләктем? Киноларда, журналларда матур күренгән солдат тормышына карата беренче нәфрәт орлыгы Ралисның тешләре арасыннан тәгәрәп чыкты.

    Без әсир төшкән дошман солдатлары түгел. Нигә шулай сөйләшәләр? Башкаларга бу ничек тәэсир иткәндер, белмим, әмма мин бик нык ярсыдым. Үзе дә салага булырга тиеш. Арабызда егерме ике, хәтта егерме җиде яшьлекләр дә бар. Үзеңне куярга кирәк булыр.

    — Карарбыз әле кем-кемне икәнен,—дип мыгырдадым мин, үзем дә сизмәстән.

    «Стариклар» муеннарын сузып, чырайларын сытып, миңа текәлделәр. Тамаша булмый калды. Гражданкадан килгәннәрнең дуамаллыгы барыбер шүрләтә икән. Соңыннан, үзем «старик» булгач аңладым мин моны. Шулай да нидер булачак. Начар эшләр өчен төн пәрдәсе һәм көтү киеренкелеге кирәк бит. Төнлә булыр дуены.


    III

    — Тор, линолеум юарга барасың!

    Мин кайда? Нинди линолеум? Мин бит әле генә базарда йөри, зур карбыз сатып алырга тора идем. Эссе көн, бик сусаган идем. Хәзер шул карбызны умырып тешлим дә...

    — Тор! Син нәрсә, чукрак мәллә? Каршымда зәһәр елмаеп Ралис басып тора. Армиядән кайткач абый әйтә иде: «Ант иткәнче буйсынмаска да була. Син әле солдат түгел. Хәер, ант биргәч тә йоклаган солдатны генералның да уятырга хакы юк. Солдат сигез сәгать йокларга тиеш».

    Бик кызык килеп чыга бит әле бу: совет илендә туып үс тә, совет мәктәбендә укы да, шул үзеңнеке, минеке дип табынган, ышанган илеңә, чит бер килмешәк сыман, тугрылыкка вәгъдә бир, имеш. Ясалмалык ич бу. Тугрылык үзеннән-үзе аңлашылырга тиеш ләбаса! Үз әниеңә: «Мин синең улың гына булырмын, яме»,—дип ант итү белән бер бит.

    — Иди ты...—борылдым да яттым.

    Бераздан тагын уяттылар. Бу юлы алар өчәү иде. Торгыздылар.

    — Син нәрсә, бурзай булдыңмы?

    — Этләр генә бурзай була. Нәрсә кирәк?

    — Киттек каптеркага.

    Бу сүзләрне Ралисның ахирие, тимер тешле Феду-лов әйтте. Калганнары аның сүзләренә куәт биреп, ачулы чырай ясадылар. Янәсе, болай узынсаң, иманыңны укытырбыз әле.

    Каптеркада тагын берничә сержант утыра иде. Зәп-зәңгәр төтен. Төтен эчендә сары лычкалы кызыл погоннар биешә. Ничәү соң алар? Әһә, дүртәү. Мин— берүзем. Кәеф-сафа корып утырулары, ахры. Тәрәзә янындагы тумбочка өстендә ярым бушаган аракы шешәсе, калай кружкалар, борынсыз чәйнек күренә. Сержантларның берсе булыр-булмас мускулларын биетеп, каршыма килеп басты:

    — Кайдан?

    — Татарстаннан.

    — Ах, татарин? Беләм, беләм... Теге сез бит инде урысларны ике йөз ел кол иткән халык.

    — Юк, өч йөз ел.

    — Менә хәзер үзең безгә килеп каптың инде. Ну өйрәтербез...—Иптәшләренә карап, рөхсәт сорады.—

    Манчыйммы?

    — Туктап тор.—Бу сүзләрне ак ыштанлы, йонлач күкрәклесе әйтте.—Бүген линолеум юмадымы? Ярар, присягадан соң без аны устав буенча эшерербез. Хәрби устав буенча...

    — Ха-ха-ха! Синең кебекләрне генә сындырган бар!

    Тимәделәр.


    IV

    Казарма каршындагы плацта взводларга бүленеп сафта йөрергә өйрәнәбез. Берәүләр булдыра, берәүләр кж. Барыбыз да сабый бала өммәтендә—йөрергә өйрәнәбез, ләкин солдатларча.

    — Нале-во!

    Берәүләр уңга борыла, икенчеләре «кругом» әйләнә.

    — Шагом... арш!

    «Шагом» дигәндә бераз алга сөрлегәсең, «арш»тан соң сул аяктан атлыйсың. Китә инде шунда шыбыр-шабыр.

    — Раз-два, раз-два... Напра-во!

    Тын кысыла, «во» дигәч, ике адым атлыйсың да, өченчесендә капылт уңга борыласың.

    — Нале-во!

    Кәм шулай кичкә кадәр йөрисең. Сүз байлыгы да арта төште: «тупорылый», «баран», «чмо», «дистрофик»...—без инде ул. Монда көтү законы хөкем сөрә: берәү ялгыша икән, барыбызга да каеш. Дөрес атлау турында уйлау кая. «Мин кайда соң? Кая килеп эләктем? Мин хәзер минме? » Башта гел шундый уй.

    — Куда прешь, обезьяна? —Сержант өчен без барыбыз да маймыллар.

    Строй белән җырлый-жырлый кичке ашка киттек.

    — Берәм-берәм ашханәгә—марш!

    Улак янына атылган сарыклар кебек ашханәгә титакладык. Кайсы генерал уйлап тапкан икән бу кәмитне?

    Озынча өстәлләр янына сигезәр-сигезәр килеп бастык. Өстәлдәге ризык борынны кытыклый.

    — Баш киемнәрен салырга!

    Бүрекләрне изге бер әйбер сыман күкрәккә кысып тотабыз. Әмма берәү бүреген тизрәк, берәү салмаграк сала.

    — Отставить! —Федулов һаман саен зәһәрләнә.

    Ашханә ашханә инде ул. Кәмит уйнап торырга вакыт юк. Башка роталарның да ашыйсы бар бит. Бераздан икенче команда яңгырый:

    — Пищу при-нять!

    Бу миңа «аппорт» дигән команданы хәтерләтте. Минем Акбай исемле этем бар иде. Команданы тыңламаса, мин аңа шикәр бирми идем. Кичер мине, этем. Бүген мин үзем синең хәлеңдә. Мин дә синең күзеңә Федулов булып күренгәнмендер. Мин эт сержанты булганмын.

    Утырганда да дәррәү утырасы бит әле, шайтан алгыры.

    — Отставить!

    Ике-өч тапкыр «отставить» иткәннән соң, ашка үреләбез. Үрелерсең, пычагым. Күз ачып йомганчы, өстәлдәге ипи, бигрәк тә шикәр юкка чыга. Берәү өлешен берәү эләктерә. Бүреләр законы. Кемдер тук, кемдер ач. Ашарга бер минут вакыт бирелә. Капсаң кабасың, капмасаң юк. Аңлашылды: «Тому, кто прошел Елань, не страшен даже Бухенвальд»,— дигәннәре шушы икән. Бер минуттан:

    — Встать!

    Авызда ипи, кесәдә ипи. Өстәлдән безнең корсакка күчәсе сасы кәбестә тамакка тыгылып тора. Буш ашказаны ризык сорый.

    Чыктык. Стройда ипи чәйнәү дәвам итә. Федулов алгы рәттәгеләрнең кесәләрен капшый. Ипи тапты..

    — На, ешь, сука! —Ипине бер мескеннең авызына төя.—Что, голодный, да?

    Арткы сафтагылар шым булды. Авызларындагы ипине чәйнәргә кыймыйча акрын гына суырып тора-ар.

    Тагын плацка киттек. Сержант Федулов, ияген сузып, стройга ян белән торган килеш ырылдап куйды:

    — Я удивляюсь, как вы жили на гражданке? Әгәр юмандаларны төгәл үтәмисез икән, мин сезне таңга кадәр йөртәчәкмен.

    Арткы сафтан ачулы сүзләр ишетелә:

    — А нам по х...

    Сәгать унбергә кадәр интектерде. Ахырдан Феду-юв тәмам ерткычланды:

    — Равняйсь!

    Аңгырайган башларны юләр муеннар төрле граду, ска бора. Ә солдат үзеннән алдагы өченче кешенең күкрәген күрергә тиеш.

    — Равняйсь!

    Тора-бара сержантка булган ачу сафтагыларга күчте. Көтүдә бердәмлек югалган чакта хайваннар үзара чәйнәшә башлыйлар.

    — Әй син, томана, башыңны бор тиешенчә!

    — Үз башыңны кара, кәмшек танау!

    — Ах, мин сине...

    Муеннар һаман да каерылган. Федулов, йодрыгын алга сузган килеш, иякләрен тигезләп, телләрне кыскартып килә. Минекенә дә эләкте. Юк, моны җавапсыз калдырырга ярамый. Ә нәрсә эшлисең? Артымдагы куркаклар барыбер карап торачаклар. Гражданкада булсам, түзеп тормас идем мин бу кабихлеккә. Их, Камил янымда булсамы? ! Камил, Камил, кайда син? Хәер, кайда булсаң да син бәхетле. Син армиядә түгел. Доброволец Зөфәреңнең хәлләрен белсәң иде.


    V

    Дүртенче курста укыган чак. Узгынчы пассажир поездында Кукмарага кайтып барыш. Гадәттә, студент билет алмый. Янга калган 2 сум 40 тиен өч көн яшәргә җитә. Каешланып беткән идек инде. Ревизорларның кайда эләктерәселәрен, ал ардан кая, ничек качып котыласын да белә идек. Әйтик, гомуми вагоннарда хәвефле, ревизорлар берәм-берәм билет тикшерә. Плацкартта—оҗмах. Проводник билетларны җыеп ала, ревизорлар аның белән генә эш итә.

    Мин купелы вагоннан узып барам. Каршыга колагы төшерелгән куян бүрек, шакмаклы кыска пальто кигән чандыр гына гәүдәле, тәбәнәк буйлы, сипкелле бер егет килә. Салмыш. Ул миңа юл сапмады-

    — Билетың!

    — Юк.

    — Алайса, питрофаныңны чыгар! Питрофан—безнеңчә «бишлек» дигән сүз.

    Шәмәрдән шпанасы икән. Бу поездга алар хуҗа.

    — Пошел ты...

    Шпана якамнан алып, тезе белән касыгыма китереп типте. Әмма, бәхеткә, тидерә алмады. Озын җирән чәченнән алып, чыраен тезгә бәрдем. Куллары бушады, йөзен каплап, идәнгә тезләнде. Бармак араларыннан саркып чыккан кан лепер-лепер идәнгә тама. Әгәр мин аны бетермәсәм, ул мине бетерәчәк—законы шундый.

    — Гитле-р! —дип кычкырып җибәрде шпана әче тавыш белән.

    Ул арада вагон башында ике әзмәвер күренде. «Бетте, барысы да бетте. Вагоннан очыртачаклар. Мондый хәлләр еш булып тора. Качарга кирәк! Кая? Барыбер куып тотачаклар».

    Барысы да куркыныч төш кебек булды. Мине чәчемнән, якамнан эләктереп, буш коридор буйлап тамбурга өстерәделәр.

    Менә Гитлер дигәне кунычыннан хәнҗәр чыгарды.

    — Чыгар акчаңны!

    — Акчам юк.

    Стипендия алган идек. Кырык биш сум. Юк, бирмим. Бирсәң дә вагоннан ыргытачаклар.

    — Ә-ә, акчаң юкмы? —Хәнҗәре белән кесәмне кыеп төшерде.

    Акча чәчелде. Теге икесе җәһәт кенә җыеп алдылар. Табыш канәгатьләндермәде, ахрысы, Шәмәрдән башкисәрләрен. Мине бер кырыйга кысрыклап, вагоң ишеген каера башладылар.

    Поезд зур тизлек белән бара. Димәк, кәтлит булачакмын. Тегеләй дә, болай да үлем көтә. Ыргытканчы ук сикерә алсам да каршы яктан поезд килергә мөмкин. Аннары—баганалар... Миңа—унсигез.

    Ишек ачылмады. Мине икенче вагонга өстерәделәр. Менә бәхет, бу вагон ишекләре дә бикле булып чыкты. Ахыр чиктә, алар бу эштән тәмам туеп, мине сүгенә-сүгенә типкәли башладылар. Бөтен дөньям әйләнә. Авызга типкәндә берсенең аягын тешләдем.

    Киттеләр. Ярый, очрашырбыз әле.

    Бер ай вакыт узды. Курсташым Камил белән шул ук поездда кайтып барабыз. Ул Арчага, мин—Кукма-рага. Бу юлы плацкарт вагонга утырдык. Проводник кыз вагонда билетсызлар барганын абайлап, яныбызга килде.

    — Билетларыгызны күрсәтегез!

    Яшь чак бит. Соравына сорау белән җавап бирәбез.

    — Апасы, сез нигә шундый матур? Проводник җитди кыз булып чыкты. Үҗәтләнә торгач:

    — Мин сезнең телегезне тыя белермен,—дип үз почмагына кереп югалды.

    Бераздан каршыбызга махмырдан күзләре кызарган бер егет килеп басты. Кайда күргәнем бар соң бу чырайны? Гитлер ич бу! Ул да мине таныды бугай. Билет таптыра башлаган иде, кинәт йөзе үзгәреп, тиз-тиз китү ягын карады.

    — Камил, теге шпаналарның берсе шушы,—дидем мин, дустымның янтыгына төртеп.

    — Ялгышмадыңмы?

    — Юк. Мин бу чырайны төшләремдә күрәм.

    — Алайса, нигә утырып торабыз? Киттек! Камил сыналган егет. Бер дигән спортсмен. Каратэга да йөреп маташа. Тиздән сары билбау иясе булачак.

    Проводник кызның купесы буш иде. Вагоннар буйлап эзләп киттек. Икенче проводник янына кереп оялаган икән. Безне күрүгә, Гитлерның йөзе бозылды.

    — Чык, мөртәт! —Шактый батыр әйтелде, хәтта үзем дә шикләнеп куйдым. Бу юлы да дуслары булуы ихтимал бит. Бәлки ул безне монда юри китергәндер.

    Чыкты. Дәшми тора. Аңламамышка салыша.

    — Хәтерләмисеңмени?

    — Юк.

    — Сез мине таладыгыз.

    — Кайчан?

    — Син аны үзең дә бик яхшы беләсең.

    — Исерек булганмындыр... Гафу ит... Күпме бирим? —Кесәсеннән акча чыгарып миңа сузды.

    Кырык биш сумымны санап алдым. Күңел әллә нишләп китте. Бәлки, ул чыннан да исерек баштан нәрсә эшләгәнен белмәгәндер. Әллә хәзер мин үзем кеше талаучымы? Аллам сакласын, таладылар дип барып әйтсә. Аннары инде бар, хаклы булуыңны исбатлап кара. Шаһитләрем дә юк бит. Гап-гади кызгану хисе үзенекен итте. Тәрбиям андый түгел.

    — Кирәк түгел миңа синең акчаң,—дидем мин.— Яшә. Мин сине гафу итәм. Ләкин аң бул...

    Мин аңа кул бирдем. Ул да бирде. Шул чакны Камил тибеп кулларыбызны* аерды.

    — Нигә гафу итәсең? Мин синең урында булсам...—Ул арада, кинәт селтәнеп, тегенең борынына китереп сукты.

    «Черт» иткән тавыш ишетелде—Гитлерның борын кимерчәге сынды... Кан тасмасы иягенә эз салып, яшел күлмәгенә, аннары идәнгә агып төште.

    Була бит шундый хәлләр: кинәт ишек ачылып китте.

    — Наших бьют! —дип акырды берәү, өстебезгә сикереп.

    Барысы да яшен тизлегендә булды. Буталышкан арада, Гитлерның әшнәләре вагон эчендә, без тамбурда калдык.

    Бәхет бар икән әле: Арча станциясенә җитеп киләбез. Поезд инде туктарга җыена.

    Ишекне ачып, икебез дә перронга сикердек. Куа килүләре ихтимал булганлыктан, бар көчебезгә вокзалга чаптык.

    Камилнең эче поша башлады:

    — Киттек Наласага. Син барыбер бу поезд белән кайта алмаячаксың.

    — Юк, Камил. Өч атна кайтканым юк бит инде.

    — Зря, зря...

    — Рәхмәт, чын егет икәнсең. Иманын алдык тәки.

    Поезд кычкырды. Акрын гына тизлек җыя башлады. Камилгә кул биреп, соңгы вагонга таба ыргылдым. Вагонга утырырга ярамый. Шунлыктан вагон артындагы басмага менеп кунакладым. Тәрәзәдән эчке якта тәмәке тартучылар күренә. Тегеләр күреп калмаган булса гына ярый инде. Югыйсә, моннан да табачаклар.

    Юраганым юш килде. Чылтырап тәрәзә коелды. Тәмәкеле йөз тышка үрелде:

    — Ул монда! Ха-ха-ха! —Кулы белән мине төртеп төшермәкче итә.

    Урын иркен. Читкәрәк авышып, вагон түбәсенә үрмәләдем. Колакта җил сызгыра. Нәкъ детектив кинолардагы кебек. Ләкин мин тамашачы түгел, эзәрлекләнүче.

    Әнә инде берәм-берәм алдан да, арттан да вагон түбәсенә күтәреләләр. Беткән баш беткән, сикерергә кирәк. Ничек сикерәләр соң әле? Барган уңайга бугай. Кар гына калын булсын. Анысына да түзәрбез. Иң мөһиме—баганага бәрелмәү.

    Кар тездән иде. Мәтәлеп киттем. Мин исән. Тез... Арттан сикермәделәр.

    Тимер юл буйлап Корса станциясенә титакладым. Күз бәйләнә башлады.

    Такта куыш—имеш, вокзал. Әле генә поезд узып киткән. Кеше юк. Ялгыз агай агач утыргычта тәмәке көйрәтә. Хәлне сөйләп бирдем.

    — Котыралар,—диде агай.—Узган атнада минем малайны да тукмап кайтарганнар. Шул Шәмәрдән жуликлары инде. Тыя алмадылар ташбәбәкләрне. Коммунистик әхлак чәчәк ата. Син, теге ни, бүген кайтып йөрмә, җегет. Беләм мин ул собакыларны. Алар сине Шәмәрдәндә көтеп торачаклар.—Аннары агай, үзеңә кара дигәндәй, кул селтәде дә өстәп куйды:—Ярты сәгатьтән «катык поезды» була.

    «Катык поезды»нда гомер-гомергә тәртип булганы юк. Ишекләр каерылган, тәрәзәләр ватык. Вагоннар чүпле, сасы. Бәдрәфкә кереп бикләнермен дигән идем, тотка урынында йодрык кадәрле тишек. Бөтен составка бер бәдрәф. Бүтән качар урын юк. Аякларны ишеккә,арканы стенага терәп торам. Ача алмаска тиешләр. Катык поездын Шәмәрдән машинистлары йөртә. Алар өчен ул вахта машинасы кебегрәк. Пассажирлары да—поездга исем биргән катыкчылар, ягъни Шәмәрдән, Арча тирәсендәге авыллардан Казанга катык-сөт сатарга өрүчеләр—өч вагонлы составны эт сигән урында да туктатырга ярый, дип уйлыйлар. Ьәм шулай эшлиләр дә. «Стоп-кран»га басу «ЧП» саналмаган бердәнбер маршрут бу. Дөрестерме, юкмы, Шәмәрдән машинистлары якташ шпаналары ның «дошманнарын хәл иткәннәрен» махсус туктан көтеп торалар икән.

    Поезд Шәмәрдәнгә килеп туктады. Платформадан дөбердәшеп, сүгенә-сүгенә тегеләр менде.

    — Кая ул Кукмара малае?

    — Ул монда булырга тиеш. Бүтән поезд белән кайта алмый. Эзләгез!

    Шыбыр-шыбыр вагоннарга сибелделәр. Бераздан берсе килеп ишекне төртте. Эшләр харап. Алар поездда үз өйләрендә кебек. Гел шәррән ачык бәдрәф ишегенең бикле булуы аларның игътибарын җәлеп итте.

    Йөрәк дөп-дөп тибә. Тегеләргә дә ишетеләдер сыман. Бер кулым белән тәрәзәне шудырдым. Йөзгә салкын һава бөркелде. Аякның көче җитмәсә, шуннан сикерермен. Әллә кая китеп булмас. Барыбер Шәмәрдәндә калам ич. Рельска салырга да күп сорамаслар. Никадәр сәер тоелса да, Шәмәрдәндә Совет власте булганы юк. Бетерәбез диләр икән, бетерәчәкләр. Милициясе куркак, кешеләре битараф. Бандитизм тәмам җиңгән анда. Илләр, халыклар гына түгел, төбәкләр дә бер-берсеннән аерыла. Кук марада, мәсәлән, кинәнеп сугышып булмый. Бик тиз якадан алалар. Күрәсең, бу кемгәдер бик отышлы нәрсә. Болганчык суда балык тотарга җайлы бит.

    Аягымны алмаштырып куям дигәндә, йодрык кадәрле тишектән бер күз күренде.

    — Ул монда! —дип кешнәп куйды теге.—Кача алмас. Бирегез миңа лезвие. Мин аны...

    Тезләр калтырый башлады. Курыкканда кеше көчсезләнми икән. Миңа да курку хисе гайрәт өстәде. Акыл йөгерек эшли, ихтыярны тупладым.

    Хәзер мин ышанам: керсәләр, ишекне ватып кына керә алачаклар.

    Ходай бәхетне кызганмаган икән: китте бит поезд, кузгалды. Әле алга таба да бәхет мине ташламас, Ходай миңа ярдәм итәр. Мин, юләр, аны—Ходайны— каргармын. Әгәр шул кышкы кичтә башым беткән булса, бәлки әле мин җирдә хаклык, сафлык барлыгына, матур хыялларның тормышка ашасына ышанып дөньядан киткән булыр идем. Юк, мин бәхетле түгел. Тормыш мине бәхетсез һәм гөнаһлы итәр өчен шушындый кечкенә генә бәхетләр белән алдаган. Булыр шундый чакларым: мин аркасы белән вагон ишегенә терәлеп барганда поезддан егылып һәлак булган Рамилдән, егерме яшендә кызлар өчен асылынып үләрлек көч тапкан Кәримнән көнләшермен. Яшьли дөньядан киткән һәркемнән көнләшермен.

    Иштуганга кадәр ишекне төйделәр. Аларның сүгенү сүзләрен Гиннеслар рекорды китабына кертсәң дә булыр иде. Аннары барысы да төшеп калдылар. Мин бу юлы да исән-имин өйгә кайтып җиттем.

    Ә менә хәзер Федуловның авызын төйсәм, мин өемә кайтып китә алмыйм шул. Миңа әле алты ай түзәсе. Бу тикле гомер кыйнашу мөмкин түгел. Мөмкин булса да ахыры юньле бетмәячәк.


    VI

    Карантин бетеп килә. Бер-ике көннән хәрби ант. нде шактый шомардык. Саламны печәннән аера эләбез. Ант текстын матур итеп укырга тиешбез, әкин укыйсы килми. , Миңа мондый армия әфрәтле. Китапларда язылган, киноларда күрсәтел-~н солдат дуслыгының исе дә юк монда. Биредә— өрмә законы. Без—мәхбүсләр. Мәхбүс үзенә хөкем карарын ничек укырга теләмәсә, без дә шулай. Ант биргәч, хәрби устав буенча эшерәчәкләр. Монда кур. сантны «старик»тан каеш буенча аералар. «Старик-та» күн каеш. Курсант каешы кәгазьдән. Кәгазь каешлы солдат кеше өммәтеннән саналмый. Аны гарнизонда һәр «старик» мыскыл итә, талый ала. Каршылык күрсәтмә, чебен кебек сырып алырлар да измәңне изәрләр. Курсант ялгыз йөрергә тиеш түгел—инструкция шундый.

    Аһ, ирек, нинди татлы син! Татлының да иң татлысы! Иректән генә түгел, юньле-рәтле ашаудан да мәхрүм без. Сержантлар шаулаша-шаулаша печенье ашый, ә син төкерегеңне йотып карап утырасың. Симерәләр. Курсантлар исә көннән-көн ябыга. Йөзәр килограммлы егетләр дә җитмеш килограммга калгач, минем кебек ачәрвах бәндәләргә ни эшләргә?

    Солдат вакытны кушаматлар белән үлчи: «фазан», «черпак», «дед»... Нәр сержантның бер взвод колы бар. Ул алардан оекбашларын (сержант чолгау урамый, уставны үзләре боза), чалбарларын юдыралар. Хәер коллар арасында Спартаклар да бар. Берәүләре карыша, икенчеләре бил бирми, өченчеләре исә язмышына тыштан күнә, эчтән үч саклый. Тумыштан коллар да бар.

    Солдат армия хезмәтенең барлык мәхрүмлекләренә дә түзәргә риза. Ләкин мыскыллауга түгел. Шуңа күрә дә акыллырак курсантлар җылырак урын эзли башладылар. Безнең санбатта машинистларга кытлык иде. Замполитка үземнең машинкада баса алуым хакында әйттем. Мине икенче көнне үк штабка чакырып алдылар. Тузга язмаган төрле документлар бастым. Штабта нәзакәтле кыланалар. Иң тетрәткәне шунысы булды. Монда офицерларга, гражданкадагы кебек, исем-фамилия белән эндәшәләр. Кичке якта казармага кайтасы килми. Казарма кап кын кебек. Сержантлар курсантларны һәр җирдә мыскылларга, түбәнсетергә тырышалар. «Ак» эштәге курсантларны (кемдер рәссам, кемдер писарь, кемдер музыкант) бигрәк тә. Сержант рөхсәтеннән башка бәдрәфкә дә кереп булмый.

    — Товарищ сержант, разрешите в туалет. Риза булмаса, йөрисең инде шунда койрыгыңны кысып. Валлаһи, бала-чага уены. Юк, юк, бала-чага уены түгел. Балалар шәхес булыр өчен уйныйлар. Мондагысы синдәге шәхесне үтерү өчен уйлап табылган. Кемдер бу уенга чыдамый. Автобатта хезмәт итүче бер курсант—казакъ егете—дүртенче каттан сикерде. Икенчесе бокста (гаражда) машина белән сержантны изгән. Тикшерү бара. Физкультура техникумын тәмамлаган бер .егетне танк белән таптаттылар. Мин бу егетне күрдем. Ул исән калсын өчен аңа кан бирдем. Сәер елмаюы әле дә күз алдымнан китми. Ике ак халатлы кеше носилкада алып киттеләр аны. Ни өчен елмайды икән ул? Соңыннан белдем—наркотик кадаганнар. Авыртуны оныттыру өчен. щ— Түз, туган,—дидем мин аңа. Бу сүзләрне ул миңа әйтсә, ихтимал, дөресрәк булыр иде.

    Уеннан уймак чыккан. Танк батальонында мәсхәрәләүләр бездәге ише генә түгел иде. Ул егет шуннан. Танкистларның хәле яман. Алар гел баштанаяк майда. Мескен егет экипаж командирына кай ягы беләндер ошамаган. Киләчәктә акыллырак булсын өчен аны, танктан төшереп, танк алдыннан йөгерергә мәҗбүр иткәннәр:

    — Син бит физкультурник, бар, йөгер. Узышабыз. Егет таза, әмма армиядә беләк көче берни түгел. Танк уза... Егетне сытып китә.

    Төнлә өйрәнү тревогасы белән күтәрделәр. Арка-Да—автомат, билдә—штык-пычак. Машиналарга таба чабабыз. Казарма ишеген атлап чыкканда ук абынып егылдым. Бу нинди хәлсезлек? Сержант өстерәп торгызды:

    — Бегом!

    Йөгереп киттем. Авызда кан тәме. Йөгергәндә сынатмый идем. Ни сәбәп? Аһ, черт, сәбәбе бар. Кан бирдем бит. Ике көн рәттән. Беренче көнне—план буенча, икенче көнне—танкистка. Бот төбеннән урталай киселгән егет күз алдыма килүгә бугазга китереп суккандай булды, күз аллары караңгыланды.

    Соңыннан күргәннәрем дә аннан ким булмады. Ләкин инде бүтән тыным кысылмады, күнектем вәхшилеккә.

    Уралда ноябрь аенда кояшлы көннәр бик сирәк була. Бүген менә иртәдән бирле кояш чекрәеп тора. Уртада өстәл. Талгын җил кәгазь битләре белән уйный. Герблы кызыл папка. Тирә-юньдә офицерлар, сержантлар кайнаша. Без ант бирергә әзерләнеп, тулы хәрби әзерлектә сафта басып торабыз. Бернинди тантана сизелми. Күңелдә дә, болай да. Курсантларның йөзләре моңсу. Мыскыллау тулы дүрт-биш ай хакына ант бирү бит бу. Төрмә көннәрен ишәйтү өчен ант бирү.

    Янымда тәбәнәк буйлы, почык борынлы Сергей басып тора. Ул Ижаудан. Баптист. Сергей автомат тотудан баш тартты. Офицерларның тыз-быз йөренүенең дә сәбәбе шул бугай. Күндерә алмаслардыр. Баптистларга кулларына корал тотарга ярамый икән.

    Аның белән сөйләшкәнебез бар. Берәү аңа шундый сорау биргән иде:

    — Ярый, син корал тотудан баш тарттың ди. Әгәр америкалылар сугыш башласа, әти-әниеңне үтерсәләр, син карап торырсыңмы?

    — Әйе,—диде ул.—Безнең дин шулай куша.

    — Динең куша да бит, генераллар нишләтер әле. Курсантларның күбесе «сәяси яктан чыныккан» шеләр.

    — Ну мөртәт син, поп токымы!

    — Төрмәдә черетәләр бит бу фанатны! Безнең гарнизонда тагын ике баптист бар иде. Пе- рняда эшләделәр. Эләксен иде әле безгә шундый ! Сержантларның йөзләрен күрмәс өчен баптист гел, монах та булырсың.

    Ул чакта Серега миңа дивана булып күренде, лага ышана, янәсе. Бусы минем наданлык булан. Хәер, бер минеке генә микән? Бу көнгә кадәр ин баптистлар барлыгын белми идем. Коры җирнең алтыдан берен биләгән картада алсу буяуга манылган «бәхетле» ил фәкать октябрятлардан, пионерлардан, комсомоллардан, коммунистлардан, карт большевиклардан һәм ветераннардан гына тора дип уйлый идем. Ике айда күп нәрсәгә күз ачылса да, җан кызыл иде әле. Кечкенә вакытта ук гаҗәпләнә идем: нигә без кызыл төскә табынабыз?

    — Кызыл төс—бабайлар каны,—диделәр.

    Җиде яшьтә мин, ант сүзләре әйтеп, октябрят бул-. дым—түшемә кызыл йолдыз кададым. Тантаналы вәгъдә биреп, пионер булдым. Бабайлар канын муеныма бәйләдем. Комсомолга кергәндә генә ант бирмәдем. Ул чагында миннән сорау алдылар. Шул рәвешле күңелдәге кызыллык микъдарын үлчәделәр. Бүген минем алда кызыл байрак. Бүген дә мин ант бирергә тиеш!

    — Курсант Әгъзәмов!

    — Мин.

    — Сафтан чыгыгыз!

    Свердловск егете абына-сөртенә капитан янына атлап китте.

    Менә инде ул ант бирә. Кулында—герблы папка, эчендә—ант тексты.

    — Я, гражданин Союза Советских Социалистических Республик...—Төртелде. Борынына шуып төшкән күзлеген рәтләде. Күзләрен йөгертеп алды. Куллары калтырый,—... вступая в ряды Вооруженных ...—Тамагы карлыкты. Дзюдочылар да каушар икән. Заманында мин спортчыларга кызыга идем. Алар бернидән дә курыкмыйлар янәсе. Ике ай эчендә Әгъзәмовның да йонын коеп өлгергәннәр. Өстәл янында өелешкән сержантлар өере зәһәр ырылдап куйды:

    — Ну тупорылый...

    Сары мыеклы капитан сержантка аңлаешлы ямьсез ишарә ясый: кулын кулга бәргәләп куя: «Өшкерегез моны! »

    Ант бирү кадәресе дә шәхесне мыскыл итү чылбырындагы бер буын гына булып чыкты. Мин шуны аңладым: сержант—офицерның өйрәтелгән эте. Каравылчы өчен усал эт—җан тынычлыгы. Офицерга да шулай: усал сержант—хәзинә. Армиядәге бөтен тәртипсезлекләр офицерлардан килә. Без сержант алдында биеп йөргән кебек, сержант офицер алдында бии. Сержантның офицерга караган күзе елмая, курсантка караганы—ыржая.

    Ант бирергә чыккан бер генә курсантның да йөзе шатлыктан балкымады. Һәркем ялгышты, һәркем үзенә тигән «затлы» комплиментны алды. Без—Совет Армиясенең яңа өстәлгән көчләре—барыбыз да дебил, дистрофик, псих...

    Ант бирүдән соң ата-аналар көне үткәрелде. Кая килсеннәр инде бу җәһәннәмгә безнең әти-әниләр? ! Якын-тирәдән алынган дүрт-биш курсантка гына килделәр. Без тынлы оркестр музыкасына атлыйбыз. Күр, менә без нинди гаярь солдатлар!

    Ата-аналарның йөзләрендә горурлык. Улларына кул болгыйлар. Әле ярый минекеләр килмәде. Бигрәк тә хатын. Хурлыгымнан үлгән булыр идем. Юк, ялгыш аңлый күрмәгез, үзем түгел, алар жәл. Алар алдында тыштан бәхетле солдат булып күренү, эчтән мескенлек хисе кичерү бик авыр икән лә ул. Минем мескенлек сержантлар каршында хатынымны да мескен итеп күрсәтер дип курыктым мин.

    Хәрби парадтан соң әти-әниләре килгән курсантларга гарнизон эчендә генә күрешергә вакыт бирелде. Казармага кертмәделәр, ашханәгә дә... Хәрби сер, янәсе. Керә калып, безнең ничек яшәгәнне, ни ашаганны күрсәләр, кайбер йомшак нервлы әниләр һушсыз калыр иде. Мөгаен, офицерларны култыклап, төче тавыш белән улларының хәлләрен сорамаслар иде. Улы ашарга тиешле майны, итне, шикәрне ашап, йотып баручы сорыкорт интендант пропорщик-ларның, офицерларның йөзләренә батырырлар иде алар затлы тырнакларын.

    Солдат өлешенә теш батырган бүреләр өере иде ул офицер-прапорщиклар. Хәер, сержантлар да кимен куймый иде. Өстәл тирәли ашарга команда булганын көтеп утыручы ач курсантларның күз алдына оятсыз сержант өстәлләргә «обход» ясап чыга. Кулында тәлинкә, чүмеч. Аеруча тәмле күренгән калҗалар аның тәлинкәсенә күчә. Курсант дәшми. Дәшеп нәрсә?




        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    повесть на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх