• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Белмим

    (повесть)

    Төн иде. Ак бәйләвеч арасыннан борыны һәм авызы гына күренеп торган Хәлим бик зур авырлык белән күзләрен ачты да ишетелер-ише-телмәс кенә ыңгырашып куйды. Иң әүвәле ул балчыгы кубып, саргаеп беткән түшәмне, чебеннәр һәм озынборыннар сарып алган люминесцент лампаны күрде. Аннары аның күзе түшәм почмагындагы пәрәвездән ычкынырга теләп бертуктаусыз безелдәгән чебенгә, аның үлемен көтеп үз биләмәләрен тикшереп йөргән зур үрмәкүчкә, соры төстәге буйлы-буйлы фәкыйрь шторалар эленгән тонык тәрәзәгә төште. Тышта яңгыр тамчылары тамган тавыш ишетелә: тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр... Ярым ачык форточкадан татлы үлән һәм юкә исен алып кергән дымлы салкын-ча җил аның шешенгән йөзен, шакырдап кипкән иреннәрен иркәли. Кайдадыр чут-чут итеп ялгыз сандугач сайрый. Тынды. Ял итә... Тагын сайрый.

    Менә Хәлимнең баш очында бер туташ пәйда булды. Ак халатыннан тәмсез һәм күңел болгаткыч дару исе аңкып тора. Текәлеп-текәлеп аны күзәтә, хәлеңне аңлыйм, абый, дигәндәй, йөзен чыткан була. Ә күзләре матур—чем-кара.

    — Абый, сез мине күрәсезме? —Бу аның тавышы. Хәлимнең бер генә мизгелгә ачылып киткән аңын

    яңадан ап-ак томан биләп алды. Ул каядыр оча. Әлл аска, әллә югарыга оча. Шулай да ул тел очында гы на торган сүзләрне әйтеп өлгерде:

    — Мин кайда?

    Аннары ул аңын җуйды. Тәрәзә артындагы юкә яфраклары шыбырдавы аермачык ишетелә башлаган диңгез шавы сыман нәрсәгә әверелде. Әйе, чын диңгез шавы бу. Нәр тарафта су да су. Ул тездән суда басып тора. Кулларын күк белән диңгез кушылган офыкка таба сузып кычкыра да кычкыра:

    — Мин кайда? Мин кайда-а? !

    Әмма аның соравына берәү дә җавап бирми. Чү! Каян ишетелә бу җыр?

    Без барасы юлларның Ике чите казылган. Безнең болай буласылар Мөкаддәрдә язылган.

    Әһә, әнә тегендә, сары комлы ярда, тезләрен кочаклап, сәләмә генә ак күлмәк һәм ыштан кигән бер карт утыра. Үзе акрын гына моңсу, бик моңсу җыр суза, үзе Хәлимне күзәтә.

    Абау алла, уф алла, Ник югары бу һава? Дөрләп янган утлармыни— Йөрәгем шулай яна. b

    «Бер-бер сукбайдыр инде»,—дип уйлады Хәлим һәм, ярга чыгып, аның янына атлады.

    — Бабай, мин кайда? Бу нинди җир? —дип сорады ул.

    Теге, җырлаудан туктап, җилкәләрен сикертте. Аннары кояштан чагылган күзләрен чекерәйтеп текәлеп карап торды, торды да моңсу гына җавап бирде:

    — Белмим.

    Хәлимгә аның тавышы бик таныш кебек тоелды. Кайда күрде ул бу кешене? Юк, исенә төшерә алмый. Хәер, исенә төшерә алмаса да гаҗәп түгел. Бөтен Казан тулган мондый сукбайлар белән. Күргәндер инде шунда берәр җирдә.

    Карт, аның уйларын укыгандай, мыгырдап куйды:

    — Таныйсыңмы мине? —Карала башлаган алгы тешләрен күрсәтеп, авыз чите белән генә көлемсерәгәндәй итә.—Җә, җә, яхшылап кара.

    — Юк, мин сезне белмим. Ләкин кайдадыр очратканым бар кебек. Сез кем?

    — Кем булыйм ди инде. Әлбәттә Әдхәт. Синең вафат булган ахириең.

    — Әдхәт? —Хәлимнең түбәсенә салкын су койгандай булды.—Алдашасыз, ул мондый карт түгел иде.

    — Тән башка, җан башка,—диде карт, авыр сулап.

    — Димәк, мин Әдхәтнең рухы белән сөйләшәм, шулаймы?

    — Син генә сөйләшәсең, ә мин тыңлыйм.

    — Шулай да сөйләшеп торган мәлең бит әле.

    — Юк, син үз-үзең белән сөйләшәсең.

    Хәлим салы суга киткән кешедәй агарынып китте.

    — Мөмкин, бик мөмкин,—диде ул, хәсрәтле тавыш белән.—Мин бит машина астына эләккән идем. Саташамдыр.

    — Син саташмыйсың.—Картның йөзе җитди. Димәк, алдашмый.

    һичбер мантыйгы булмаган бу сәер әңгәмә Хәлимне чыгырыннан чыгарды.

    — Алайса, зинһар, аңлат, кайда соң мин? —дип җикеренде ул зәһәрләнеп.

    — Белмим.

    — Беләсең, барысын да беләсең! Бәлки син миннән көләргә ниятлисеңдер, ә? ! Аң бул, мин синең белән театр уйнарга җыенмыйм.

    — Ташла бу ямьсез уйларыңны,—дип җавап бирде Әдхәт һәм, комда аунап яткан чуер ташны алды да, аны диңгезгә томырып, серле генә сорап куйды:

    — Әйт, кайда хәзер бу таш?

    — Диңгездә.

    — Бик дөрес. Без дә диңгездә. Тик бу башка диңгез. Аның башы да, ахыры да юк. Ул чиксез.

    Хәлим хәлсезләнеп кайнар комга утырды. Аның башы авырта иде. Өстәвенә үтереп-үтереп су эчәсе килә.

    — Мин саташам,—диде ул, еларга җитешеп.

    — Син саташмыйсың.

    — Алайса, үлгәнмен.

    — Син исән,—диде Әдхәт, яшьләнгән күзләрен күлмәк җиңе белән сыпырып.—Тиздән сине җибәрәчәкләр. Ә мин синең янга үземнең үпкәмне белдерергә килдем. Мин сине инде бер елдан артык көттем. Арыдым мин, бик арыдым.

    Хәлим нидер әйтергә теләп авызын ачуга, кискен җил исеп китте, офыкта кургаш болытлар пәйда булды. Әле яңа гына тыныч дулкыннар йөгертеп уйнаган назлы диңгез дә, куркыныч кара төскә кереп, ду-лый-дулый чайкала, ухылдый башлады. Аннары җан өшеткеч бер хәл булды: котырган дулкыннар арасыннан ап-ак кәфенгә төренгән бер мәет чыгып килә иде. Башы сөлге белән уралган, йөзе сап-сары. Икешәр метрга күтәрелгән зәһәр дулкыннар аңа хәрәкәтләнергә тамчы да комачау итмиләр. Әйтерсең, ул атламый, йөзеп килә. Башта Хәлимнең коты алынды. Ә бу мәетнең үзе икәнен күргәч, ул ни уйларга, ни кылырга белмичә, бизгәк тоткандай калтырана, тирли башлады.

    Чү! Бу ни хәл? Ул бит ярда утырмый, ул судан чыгып килә! Әкият, чып-чын әкият! Алар утырган җирдә бер генә җан әсәре дә юк. Кая китте Әдхәт? Хәлимне диңгез йотмады. Аны җибәрделәр. Ул бары шуны гына белә. Каян белә? Бусы аның үзенә дә мәгълүм түгел. Ул рәнҗегән дустының рухын тынычландырырга тиеш. Әгәр тынычландыра алмаса, диңгез аны гафу итмәячәк һәм йотачак. Мәңгегә йотачак! Ничек итеп тынычландырырга? Монысын аңа әйтмәделәр. Бу чыннан да башка диңгез. Кәфенгә тамчы су да йокмый. Ул коп-коры. Диңгез дә, бернәрсә дә түгел бу. Дулкыннары сулы-коры, утлы-бозлы, тәмле-тәмсез. Анда җем-җем итеп янган йолдызлар да, коточыргыч төпсез бушлык та, күзләрне чагылдыра торган рәхәт яктылык та бар. Ул бар һәм юк. Ул юк һәм бар. Аны тоясың да, тоймыйсың да. Сәер диңгез! Адәм гакылы өчен аңлаешсыз диңгез! Бер карашка, барысы да аңлашыла кебек, шул ук вакытта берни дә аңлашылмый.

    Ярга чыккач, Хәлим зур гына кәгазь чүмәләсен күрде. «Туристлардан калган чүп-чардыр,—дип уйлады ул.—Алай дисәң, монда миннән һәм Әдхәттән башка бер кеше дә юк иде бит. Хәер, нигә баш ватарга? Бу кәгазь чүмәләсе чыннан да юк иде монда. Алайса, кайдан килгән? »

    Хәлим якынрак килде. Аларның үзенә атап язылган булуларын күреп имәнеп китте ул. Әдхәтнең укылмаган хатлары ич бу! Ул аларның барысын да яндырып, ертып барган иде. Ачулы иде Хәлим Әдхәткә. Хәзер ул дустының рухын тынычландырыр өчен аларны укып чыгарга тиеш. Тик башта туйганчы су эчәсе иде. Тозлы диңгез суы да бик ярап торыр иде. Әмма аны эчүдә мәгънә юк. Эчеп карады инде. Сусауны баса да, басмый да. Бу ике төрле халәт кешене ныграк газапландыра икән.

    — Абый, сез мине ишетәсезме?

    Каян килә бу тавыш? Тирә-юньдә беркем дә юк. Кайнар ком аның аякларын өтеп ала. Рәхәтләнеп бер су эчәсе иде. Кайда ул күренми торган бәндә? Бәлки ярдәм итәр?

    — Су! Су бирегез миңа-а! —дип ыңгырашты Хәлим, кипкән иреннәрен ялап. Теле дә тәмам агачланган икән бичараның.

    Менә берәү аның иреннәренә дымлы чүпрәк тидерде.

    — Сезгә су эчәргә ярамый. Иреннәрегезне генә чылатып торырга рөхсәт иттеләр.

    Бу хатын-кыз тавышы иде. Тик үзе һаман күренми. Әллә фәрештәме? Фәрештә булса нигә су бирми?

    Хәлим тәмам хәлсезләнеп һәм миңгерәүләнеп йөзе . белән комга капланды. Ул боз кебек сап-салкын иде. Югарыда каядыр ашыга-ашыга кургаш болытлар чаба, колак төбендә генә ачы җил сызгыра, күбекләнеп диңгез ыңгыраша. Коточкыч ятимлек хисе биләп алды аны.

    Озак ята алмады Хәлим. Сары ком зәһәр ялкын телләренә әверелеп йөзен өтеп алуга, ул, авыртуга чыдый алмыйча, үкерә-үкерә сикереп торды. Ялкын телләре исә һаман зурая барып, биешә-биешә аны боҗрага алдылар. Ә боҗра торган саен кысыла бара. Хәлимгә эссе, аңа һава җитми. Маңгаеннан бөрчек-бөрчек салкын тир ага.

    — Укы! Укы-ы! —дйп ысылдадылар ялкын телләре.—Бу җиһанда бар нәрсә дә яна. Ком да яна, диңгез дә яна. Син дә янасың. Юкка чыкмас өчен, мәңгелеккә якынаер өчен янасыз. Укы! Укы-ы!

    Бу хәл бик озак дәвам итте. Аннары ялкын телләре һич көтмәгәндә янә комга әверелделәр.

    Бераз тынычлангач һәм хәл алгач, Хәлим чайка-ла-чайкала хатлар чүмәләсе янына килеп егылды. Аның бөтен башы сызлый иде.

    Хатларны укырга җыенып торган мәлдә күктән бер тавыш иңде:

    — Язучы Әдхәт Кәбир... Матбугат битләрендә күпсанлы некрологлар басылса да, аның бу дөньядан китүенең сәбәбен без беркайчан да белә алмаячакбыз „.—Тынды.

    Йә Тәңрем, Хозер Ильясмы бу? ! Кургаш болытлар инде таралган, кечкенә генә ап-ак бер болыт өстендә кулына таяк тоткан бер адәм заты басып тора. Йөзе кайгылы. Кайда күрде ул бу адәмне? Күрмәскә ни, үзе ич бу! Хәлим «Яшь милләтче» гәзите өчен язып, бастыра алмыйча калган мәкаләсен укый. Җирдә түгел, күктә ул хәзер!

    Аста зәп-зәңгәр диңгез җәйрәп ята, акчарлаклар очып йөри. Әнә тегендә, кыйбла ягындарак, ак пароход күренә. Аңа кәфенгә төренгән мәетләр төялгән. Шул тарафтан моңсу гына җыр сузганнары ишетелә:

    — Чайкала да диңгез, һай, чайкала. Каян килә кеше, кая бара? Агымсудай безнең гомерләр дә Дулкыннарга кереп югала.

    Пароход күздән югалгач, Хәлим янә үзенең мәкаләсен укырга кереште. Нигә, кем өчен укый? Бу-сын ул үзе дә белми. Ниндидер өстен, илаһи көч мәҗбүр итә аны. Мөгаен, дустының якты истәлегенә багышланган мәкаләне бастырмаганы өчен үч алуыдыр аның.

    — Әдхәт Кәбир кырык яшенә кадәр матур гына әсәрләр иҗат итте. Ләкин вафатына бер ай калгач, ул бик нык үзгәрде. Дөресрәге, иҗаттан тәмам баш тартып, көннән-көн күбрәк эчте, хатын-кызлар белән чуалды. Башта мин моны талчыгу, көч-илһам туплау галәмәтедер дип уйладым. Чөнки кайвакыт уҗымга кереп китү һәр сәләтле иҗат кешесенә хас. Әмма ул Әдхәтнең тормыш рәвешенә әверелә башлагач, мин бик нык борчуга төштем. Нәм бер көнне бу турыда аның үзенә әйткәч, ул миңа гомердә гафу итмәслек пычрак сүзләр кычкырды. Беләм, бу сүзләрнең берсен дә чын күңелдән әйтмәде. Иҗат кешеләре хисле халык. Кызып киткәндә, алар теләсә нинди ахмаклыклар эшләп ыргытырга мөмкиннәр. Шулай да мин үпкәләдем. Безнең кайчандыр какшамаслык булып тоелган дуслык мәңгегә өзелде кебек. Вакыт—яхшы табиб. Ярты ел чамасы күрешми торгач, мин аны яңадан сагына башладым.

    Очрашу күңелсез һәм моңсу булды. Юк, бу юлы без әрләшмәдек. Мин аны шәһәр читендәге бакчасында эзләп таптым. Ул үзенең кулъязмаларын һәм китапларын мичкә ягып маташа иде. Йөзе моңсу, күзләрендә яшь. Элек Әдхәт үзенең китапларын мендәр астына салып йоклый иде. Димәк, аларны яндырырлык хәлгә барып җиткәч, нидер булган. Хәер, аны инде теге вакытта ук нидер борчый иде. Шунда мин күңелдән генә үз-үземне сүгеп куйдым. Аңламаганмын дустымны, аңларга теләмәгәнмен. Шул турыда үзенә дә әйттем. Ул мине кочаклап алып аркамнан сөйде.

    — Гафу ит, гафу ит, дустым,—диде тонык тавыш белән.—Мин үзем гаепле, үзем.

    Бераз тынычлангач, Әдхәт мине җитәкләп ишегалдына алып чыкты. Урамда төн. Көз көне күк йөзе гадәттә болытлы була, а бүген анда җем-җем итеп эре-эре йолдызлар яна.

    — Күрәсеңме бу йолдызларны? —диде ул ярым пышылдап.—Алар ничәмә-ничә миллиард еллар буена янганнар һәм яңадан бик күп миллиард еллар яначаклар. Шушы илаһи мәңгелек каршында син дә, мин дә беркем һәм бернәрсә дә түгел. Беркем һәм бернәрсә дә-ә! Әллә син минем әсәрләрем аларга караганда гомерлерәк булыр дип уйлыйсыңмы? Күп булса, егерме, утыз ел укырлар аларны. Кешелек дөньясы кайчан да булса сине дә, мине дә онытачак. Юк, синең белән мине генә түгел. Толстойларны, Исха-кыйларны да онытачак ул. Чөнки үзе дә мәңгелек түгел. Күр бу төпсез чиксезлекне. Аның башы да, ахыры да юк. Ул барысын да, барыбызны да йотачак. Ул бездән көлә. Тыңла, яхшылабрак тыңла аны. Ишетәсеңме, ул көлә!

    Кеше файдасына дәлилләр китерә башлагач, Әдхәт кычкырып көлеп җибәрде. Тәннәрне чымырдата торган салкын һәм битараф көлү иде бу. Мин хәтта аның үз акылында булуына шикләнеп, акрын гына читкә тайпылдым.

    Берничә айдан мин Согуд Гарәбстанына археологик экспедициягә китеп бардым. Без Мәккә янында бер хәлифнең төрбәсен эзләүдә булышлык күрсәтергә тиеш идек.

    Ике-өч атна вакыт узды. Әдхәт миңа саллы гына хат язып җибәрде. Берничә мәктүбенә җавап хаты салсам да, башкаларына җавап бирмәдем. Чөнки аларның эчтәлекләре мине куркыта башлады. Акылдан язган кеше язмаларын хәтерләтә иде аның хатлары. Йөрәгем бозылмасын өчен, мин аларны укымыйча гына яндырып, ертып бардым. Тора-бара'ул да язудан туктады.

    Ә Казанга кайткач, мин аның инде ике ай элек дөнья куйганлыгы турында тетрәткеч хәбәр алдым.

    Кинәт Хәлим басып торган ак болыт икегә аерылды. Ләкин ул егылмады. Каяндыр килеп чыккан канатлы матур ике зат, аны култыкларыннан эләктереп, ипләп кенә комлы ярга төшереп куйдылар. Ниндидер шомлы әкият кебек иде бу! Монда ниткән фәрештәләр булырга мөмкин? Нәй, Әдхәтнең рухы белән очраша алгач, моңа нигә гаҗәпләнергә? Үлгән кешеләрнең рухларын соңгы юлга озата торган урын, ахрысы, бу.

    — Абый, сез мине ишетәсезме? —Кемдер янә аның иреннәренә юеш нәрсә тидерә.

    — Су! Су биреге-ез! —дип ыңгырашты Хәлим. Бу саташуның иге-чиге юктыр кебек иде. Ул абы-

    на-сөртенә диңгезгә ташланды.

    Юк, эчеп булмый бу суны. Газапландыра гына. Сусауны баса да, басмый да. Сулы-коры, утлы-бозлы. Бөтен эчне яндыра, өшетә, кисә, әчеттерә. Кайчан бетәр бу тәмуг газабы? Хәлимнең түзәр әмәле калмады.

    — Укы! Укы-ы! —Диңгез дулкыннары пышылдый. Әйе, ул мөмкин кадәр тизрәк Әдхәтнең хатларын

    укып бетерергә тиеш. Аннары аны җибәрәчәкләр. Хәлим туйганчы су эчәчәк. Тик кайда соң ул хатлар? Алар юк.

    Шулай аптырап басып торганда, Хәлим юеш комга язылган сәер язуларны күрде. Кем эше бу? .. Әдхәт язган ич боларны! Ничшиксез, аның кулы. Кайчан өлгергән? Комда аяк эзләре дә булырга тиеш. Юк, һичбер эз күренми. Язуларның очы-кырые юк. Адәм баласы эшли алмый мондый эшне. Моны адәм затына караганда кодрәтлерәк зат эшләгән. Әдхәтнең хатларын комга күчереп язу кемгә кирәк булды икән? Ниндидер бер хикмәт бар монда.

    Хәлим комга язылган сәтырларны укый-укый яр буйлап китте. Ә диңгез, сәер диңгез, аның артыннан ук комга язылган тигез,иатур хәрефләрне юа башлады.

    «Исәнме, Хәлим!

    Син мине бик нык ачуландың. Минем иҗатыма битараф булмаганың өчен тагын бер рәхмәт. Ләкин аңла мине, үзенең беркайчан да даһи әсәр яза алмаячагын аңлаган язучы—дөньяда иң бәхетсез кешеләрнең берсе ул. Кырык яшем тулган көнне мин бик борчылып, нәфрәтләнеп каршы алдым. Күптән түгел .генә тормышта үз максаты булган кешенең һичбер максатсыз калуы фаҗига түгелмени? Әйе, бу чын фаҗига. Бу—үлем белән бер! Мин калын-калын романнар язып бөтен дөньяны шаккатырырга теләдем. Юк, шаккатырып булмый аны. Толстойлар, Исхакыйлар кебек шаккатырып булмый. Шулай булгач, нигә язарга? Язмагач, нигә яшәргә? Шаккатыра алсаң да, адәм иҗаты төпсез галәм һәм мәңгелек каршында мескен, мәгънәсез бер нәрсәгә әверелеп кала. Кеше бер генә өлкәдә дә чын камиллеккә ирешә алмый. Шулай булгач, камил булмаган нәрсәне бөек, даһи дип атау дөресме? Беләм, син камиллек үрнәге итеп нинди дә булса берәр рәссамның әсәрен искә алырсың. Аңла мине, камиллекнең чиге юк. Шунлыктан чын камиллеккә ирешү һич мөмкин түгел.

    Бер генә мисал. Әйтик, рәссам табигать күренешен кәгазьгә төшерә, ди. Никадәр генә оста һәм тәҗрибәле булса да, ул анда сурәтләнгән агачларга, күк йөзенә, болытларга, диңгезгә, гарасатка җан өрә алмый. Аңа без илаһи табигать иҗат иткән илаһи матурлыкны күчерергә, кабатларга азапланучы плагиат итеп кенә карарга тиешбез. Шик юк, табигать безне үзенең бөеклеген аңлар өчен, раслар өчен генә яраткан. Минемчә, кешелек дөньясының бөтен бөеклеге үзенең мескенлеген икърар итүдән, бу җиһанда үзеннән дә акыллырак, камилрәк һәм кодрәтлерәк Көч барлыгын таный алудан гыйбарәт. Җирдә яшәгән һәм яши торган барча акыл ияләре эзләгән бердәнбер хакыйкать шушы була инде. Алла барлыкны танымау кешелек дөньясы ирешкән бердәнбер казанышны—аның мактанчыклыгын җиңәргә кирәклеген инкяр итү белән бер дип уйлыйм мин. Ьәм без моны иң зур әхлаксызлык дип бәяләргә тиешбез. Ә кеше һаман мактанчык. Ул, гүзәл табигать һәйкәлләрен җимереп, мәсхәрәләп, үз-үзенә таш һәйкәлләр куя. Димәк, без гасырлар буена азапланып эзләгән хакыйкатьтән көннән-көн ерагая барабыз. Адәм баласы Тәңрене аның колы буларак түгел, газиз баласы буларак яратырга тиеш. Кол үзенең хуҗасын ярата алмый, аңа машина кебек буйсына гына. Ә бала кеше үзенең ата-анасына куркып түгел, яратып буйсына. Бу җиһанга үле материя итеп кенә карау үзе үк бик зур акылсызлык. Үле булса, ул синең белән минем кебек җан ияләрен иҗат итә алмас иде. Әгәр безне чыннан да үле һәм акылсыз материя иҗат иткән икән, акылсызлыкның акыллылыкка караганда акыллырак булуы бәхәссез. Үзен акыл иясе дип игълан иткән адәм баласы әлегә гап-гади тере яфрак ясарга да өйрәнә алмады.

    Хуш!

    Сәлам белән Әдхәт. 1993 ел, 28 сентябрь».

    Хәлим, кемнеңдер күз карашын тоеп, артына борылды. Әдхәт икән. Ул баягыча тезләрен кочаклап комда утыра. Тик бу юлы сәләмә киемнән түгел... Ап-ак кәфенгә төренгән, бахыр. Димәк, тынычлана башлаган, китәргә җыена. Укып бетергәнне көтәрме? Көтәр, мөгаен. Карашы ялварулы. «Борчылма, укып бетерәм мин синең хатларыңны»,—дигәндәй кул болгады да Хәлим, янә атлап китте. Ә комга язылган моң-зарларның, хәят, яшәеш һәм үлем турында уйлануларның, рухи газапларның иге-чиге юк иде сыман.

    «Хәлим!

    Кибеп, үлеп беткән сәхрә кебек бушлык туды минем җанда. Мин һәр көнне күңелдән генә муенга элмәк салам, трамвай-троллейбус астына ташланам, пыяла белән кара кан тамырын кисәм, атылам.

    Кичә мин чыннан да асылындым. Тик бау өзелде. Мин шундый ятим, шундый миңгерәү идем бу минутта, хәтта ныграк бау эзләргә көчем дә, батырлыгым да җитмәде. Адәм баласы кеше кыяфәтенә кергәнче әллә нинди катлаулы үсеш баскычлары аша уза. Аннары көннәрдән бер көнне үлә, туфракка әверелә. Мин куркам бу юклыктан. Шуңа күрә дә үземдә үләрлек көч таба алмыйм. Ничәмә-ничә миллиард еллардан соң кеше булгач кына илле-алтмыш ел яшәп дөньядан киткәч, нигә соң без бер күзәнәкле амеба гына булып калмадык? Нигә шундый кыска вакытка дөньяга килгәндә дә берәүләр бәхетле, икенчеләребез бәхетсез була? Дөрес түгел бу, килешергә теләмим мин моның белән! Әйе, мәгънәсез һәм аңлаешсыз бу Табигать кануннары! Барысына да төкереп, җиң сызганып язасым, иҗат итәсем килә. Ләкин шушы кулларымның һәм язган әсәрләремнең кайчан да булса юкка чыгасыларын күзаллауга бөтен дәртем сүнә, башым әйләнә, ярсыйм. Ә дәрте сүнгән кеше иҗат итә алмый. Яза алмагач, нигә яшәргә? Беләсеңме, Табигать адәм иҗатын камил булмаганы өчен онытылуга, юкка чыгуга дучар итәдер. Илаһи Җиһан тудырган галәм дә, йолдызлар да—һәммәсе дә камил, шуңа күрә дә алар мәңгелек.

    1 ноябрь».

    — Ходай каршында үзеңнең мескенлегеңне танып гомереңне элмәк белән тәмамлауга караганда, аны узарга омтылу дөресрәк түгелме? —диде Хәлим.—Минемчә, бу хатны язганда, син инде дөм сәламәт булмагансың.

    Әдхәт үпкәләмәде, ләкин бик нык гаҗәпләнде.

    — Үз-үзеңне узып буламыни? —диде ул.—Юк, узып булмый. Бу җиһанда бернәрсә дә—кеше дә, кояш та, диңгез дә, җил дә—үз-үзен уза алмый. Нәр адәм баласында үзе теләгәнчә Ходай бар. Һәркем аннан ерагая яисә аңа якыная гына ала. Аны узу, аның белән ярышу мөмкин түгел. Ләкин кешеләрнең күпчелеге, Алланы инкяр итмәсә дә, күңелдән генә булса да аның юклыгына өметләнә. Чөнки ул кешегә һәрнәрсәдән азат булырга комачау итә. Алла юк икән, теләсәң нәрсә эшлә, һичкем алдында җавап тотасы юк. Син үзең Алла! Мондый яшәү рәвеше җиңелрәк. Ә Ходай бар! Ул безнең һәр күзәнәгебездә.

    — Һәркемдә үзе теләгәнчә Ходай бар, имеш,—дип көлде Хәлим.—Моны ничек аңларга?

    Әдхәтнең йөзе кара кителде.

    — Юкка көләсең. Берәүләр Алланың барлыгына чын күңелдән ышанса, икенчеләре Аңа өлешчә генә ышана, яисә бөтенләй ышанмый. Бу үзең теләгәнчә түгелмени?

    — Ярый, бу юлы мин синең белән килешәм. Ләкин нигә адәм баласы үзенең мескенлеген танырга тиеш? Мескен булгач, аның бу җиһанда нигә кирәге бар?

    — Яктылыктан башка караңгылыкны, нәфрәттән башка мәхәббәтне, туклыктан башка ачлыкны танып булмаган кебек, мескенлектән башка чын көч-кодрәтнең нәрсә икәнен аңлап булмый. Адәм баласы Тәңредән ерагаймасын, адашмасын, аңа якынайсын, аның теләктәшенә әверелсен өчен кирәк мескенлек.

    — Бусына да ышандык, ди. Тик нәрсәдә теләктәшлек күрсәтергә тиеш соң без Аңа?

    — Белмим.

    — Тәңре юктан бар булган. Моны күз алдына китерүе кыен.

    — Алла—ул «Юк» һәм «Бар» бердәмлеге. Юк нәрсәне юк итеп булмый. Ул беркайчан да булмаган һәм шуның өчен һәрвакыт булачак. Икенче төрле әйткәндә, Ул бар, чөнки Ул юк. «Бар»ны юк итәргә мөмкин. Шулай итеп, «Бар»дан «Юк» барлыкка килә алгач, «Бар» һәрвакыт булган һәм һәрвакыт булачак. Кеше гомере дә бихисап «Бар»лардан һәм «Юк»лардан тора.

    — Мәсәлән?

    — Әйтик, моннан бер ел элек синең Әдхәт исемле дустың бар иде. Хәзер ул юк. Үткәннәрне һәм киләчәкне юк дип уйла. Үткәннәр инде үткәндә калган, киләчәк әле килеп җитмәгән. «Бар» мизгел саен «Юк»ка, ә «Юк» «Бар»га әверелә торган җиһан бу.

    — Җитте, җитте! —диде Хәлим, чатнаган башын тотып,—минем сүз уйнатып торырлык теләгем дә, хәлем дә юк.

    Янә чайкала-чайкала яр буйлап китте ул. Үле һәм шул ук вакытта иң тере диңгез бу! Югарыда акчарлаклар бөтерелә. Алар бар да, юк та. Уф!

    «Сәлам Казаннан!

    Дустым, хәмер дә, хатын-кыз да туйдырды. Нәрсә соң ул хатын-кыз? Табигать аны да, безне дә пычрак матдәдән яраткан. Әгәр чи иттән һәм кызыл судан яратылган бу затлар безне дулкынландыра икән, Табигать чыннан да бөек. Адәм баласына үз-үзен алдау сәләтен биргән ул. Күрәләтә торып бер пычрак савытына мәхәббәттә аңлашу, аны аллалаштыру, кочаклау, үбү үз-үзеңне алдау түгелмени? Менә кайда иҗат камиллеге! Пычрак пычракны ярата. Көлке һә ганыч! Соклангыч һәм шаккаткыч! \

    Кеше икейөзле, Хәлим. Үз-үзен генә түгел, нәрне дә алдый ул.

    Кичә эшкә барганда, мин элекке танышьраттым.

    — Ничек хәлләр? —дип сорый теге, кулы

    — Ярыйсы гына,—мәйтәм. Ул да, мин дә башка бер сүз дә әйтмәдек. Ксыштык та, елмаешып, бик эшлекле кыяфәт ашыга-ашыга икебез ике якка китеп бардык.

    Автобуска кереп утыргач, мин моның чып -гц дашу булганын аңлап, кычкырып көлеп җмб; Танышым миннән сүз булсынга гына: «Й хәлләр? »—дип сораган. Мин дә сүз булсынгга • «Ярыйсы»,—дип җавап биргәнмен. Әгәр шунь|:; сорауга безнең һәркайсыбыз ихлас күңелдән Ч бирергә теләп бөтен моң-зарын чәчә башласа, j\ ган бик сирәк яңгырар иде. \

    Кайбер пассажирлар, мине әдәпсезлек епләгәндәй, кырың гына карап башларынлар. Әле күптән түгел генә автобуска кергәндД берсен таптарга, изәргә, кыйнарга әзер торган Л сарык көтүенең хәзер берәүне әдәпсезлектә гаЛ икейөзлелек түгелмени? *

    Безне икейөзле итеп яратуны кирәк дип, ган икән, Табигать үзе дә икейөзле булырга Д Бу чыннан да шулай. Бер җирдә болын туО хуш исле чәчәкләр үсә, икенче җирдә мәңгеле(\ лар ята; беркөнне ялтырап кояш чыга, цД көнне күк йөзен болытлар каплый; бер мат«>\ тормыш тантана итә, икенчесендә үле буА хөкем сөрә.

    — Ямьсез фәлсәфә,—диде Хәлим.—Адәм затын болай ук бетереп ыргытмасаң да ярый иде. Син уйлаганча ук пычрак түгел ул.

    — Пычрак савытка салынган су чиста булып кала алмаган кебек, пычрак тәнгә күчерелгән рух та пакь була алмый. Шуңа күрә дә табигате белән гел сафлыкка омтылучы бу мәңгелек башлангыч, иртәме-соңмы, аны ташлап кача. Аның уе да, тәне дә, гамәлләре дә пычрак. Уйлап кара әле, нигә куян адәм кулы кагылган балаларын буып үтерә? Чөнки кешедән йоккан пычракны юып, ялап кына бетереп булмый. Бу пычрактан ул үз баласын юк итеп кенә котыла ала.

    — Ярый, фәлсәфәнең иге-чигенә чыгып булмас,— дип мыгырдады Хәлим.—Комачау итмә миңа, хатларыңны укып бетерә алмам дип куркам.

    Ул хәлсез аякларын көчкә генә өстерәп алга атлады. Аның су эчәсе килә. Гаҗәп, әле дә фәлсәфә куертырлык көч таба бит. Юкса, аңа инде күптән аяк сузарга вакыт. Кемдер ярдәм итә, мәҗбүр итә. Кем ул?

    «Хәлим дустым!

    Бармы ул Ходай? Бармы теге дөнья? Бармы оҗ-мах? Бармы тәмуг? Гөнаһларым күп. Нәрсә көтә мине анда? Нигә Ул миңа төшенкелектән котылырга ярдәм итми?

    Кеше үзе дә кечкенә генә алла. Ул да кемгә дә, нәрсәгә дә булса ярдәм итә ала. Ләкин ярдәм итми. Без һичбер намус газабы кичермичә хайваннарны суябыз, аларның мехларыннан затлы туннар тегәбез, итләреннән төрле деликатеслар ясыйбыз. Минемчә, Ходай шуңа күрә дә безгә ярдәмгә ашыкмый. Илаһи зат адәм баласының моң-зарына ул хәтта чебенгә дә мәрхәмәтле була башлагач кына колак салачак. Мин ышанам: гап-гади яфракны өзгәндә дә, без Тәңре иҗат иткән бөек сәнгать әсәрен мәсхәрәлибез.

    20 октябрь».

    Хәлимнең күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлады. «Тагын берсен укыйм да ял итәм»,—дип уйлады ул, тешләрен кысып. Кояш кыздырганнан-кыздыра бара. Үтереп су эчәсе килә. Ләкин су эчәргә әле иртәрәк. Ул Әдхәтнең хатларын укып бетерергә тиеш.

    «Сәлам!

    Бу дөньяда хатын-кыз һәм без булмасак, җиһан үзе дә буш, моңсу булыр иде. Кеше генә, бары кеше генә аңа мәгънә бирә. Минем чын сөюем, Җирдә яшәүче меңнәрчә кешеләрнең чын сөюе безнең баш очындагы салкын бушлыкны теләсә нинди йолдызга караганда да ныграк җылыта, яктырак, мәгънәлерәк итә.

    Мин гашыйк булдым, дустым. Кайда, ничек дип сорарсың. Трамвайда очраштык без.

    Вагонда алма төшәрлек тә урын юк иде. Аксыл чәчле, зәп-зәңгәр күзле, ап-ак тешле бер фәрештә валчыгы, ирексездән, акрын гына куеныма кереп бара. Нишләсен инде, һәр тарафтан шундый итеп кысалар, селкенеп тә булмый. Ул уңайсызлана, йөзен чыта. Мин дә уңайсызланам. Мондый матурлыкны, мондый нәфасәтлекне минем әле беркайчан да очратканым юк. Ниндидер илаһи нур һәм сафлык бөркелә иде аның йөзеннән. Чәчәкле, күбәләкле болыннан искән татлы җил иде ул! Мин, килеш-килбәте белән сукбайга охшап калган сәрхуш, шушы чисталыкны җирәндермәс өчен башымны читкә бордым. Аның колакны кытыклап-назлап торган җылы сулышы шундый исерткеч иде ки, мин, хәмер капкандай, башым

    әйләнеп, күзләремне йомдым. Бәхетле дә, бәхетсез дә идем мин бу минутта. Шушы пакьлеккә орынып баруым белән бәхетле булсам, аның тиздән тукталышта төшеп калачагын аңлавым белән чиксез бәхетсез идем мин.

    Ул Каюм Насыйри тукталышында төшеп калды. Мин дә төштем. Кыз мине магнит сыман һаман үзенә тарта. Бу минутта мин өрфия кызыл күлмәктән, биек үкчәле кара туфлидән һәм сыгылмалы кара тутлы матур аяклардан башка берни дә күрми идем.

    Шактый озак бардык. Тукай музее янындагы урам чатына җитәрәк,ул тагын артына борылды. Бу юлы инде мин юл кырыенда үскән агачлар, узган-сүткән җәяүлеләр һәм машиналар артына качып кала алмадым. Чөнки тирә-юнемдә аяк астында буталып йөргән ахмак күгәрченнәрдән кала беркем дә, бернәрсә дә юк иде. Ул мине күрде. Каушасам да берни булмагандай алга таба атлыйм. Кыз артына карана-карана адымнарын кызулата.

    «Аһ, матурым, әгәр рөхсәт итсәң, актык сулуларыма кадәр сиңа шулай читтән генә сокланып, көчек кебек артыңнан ияреп йөрер идем,—дип уйладым мин, көрсенеп.—Тик рөхсәт итмәссең шул. Син кем дә, мин кем? Буй җитмәслек гүзәл кыз бит син! »

    Ул абына-сөртенә биш катлы тулай торакка йөгереп кереп китте. Таныш ятимлек хисе биләп алды мине. Мин көтәргә булдым. Кайчан чыгар? Аны тагын бер генә тапкыр күрсәм дә үземне чиксез бәхетле хис итәрмен сыман.

    Ярты сәгать узды бугай. Кыз яңадан чыкты. Ул миңа таба килә. Афродита кебек горур, төз атлый. «Нәрсә дияр? Куып җибәрерме? »—Шундый уйлар йөгереп узды минем башымнан. Мин ояла идем. Китәргә, качарга иде исәп. Ләкин соң икән: ул минем каршымда тора. Йөзе җитди.

    — Сез нигә мине эзәрлеклисез? —диде кыз.

    Мин бер сүз дә әйтә алмадым. Башымны иеп, инде бер ай чистартылмаган ботинкам белән асфальтта аунап яткан йомры чуер ташны тәгәрәтәм. Бөтен битем, колакларым ут булып яна. Нәрсә әйтергә? Ничек акланырга?

    — Сез миңа гашыйк булдыгыз, әйеме? —дип куймасынмы теге. Димәк, үзенең матурлыгына ышана. Бер генә тапкыр мәхәббәттә аңлашмаганнар күрәсең.

    Күтәрелеп аның күзләренә карадым. Алар күк йөзедәй зәп-зәңгәр, чиста, пакь, якты иделәр. «Хәзер ул мине бераз сөйләштерер, үртәр дә көлә-көлә яңадан тулай торагына кереп югалыр. Беләбез без матурларны»,—дип уйладым мин, аңа ияреп килгәнемә үкенеп.

    — Нигә дәшмисез? —Кыз тагын миңа эндәшә. Ни дип җавап бирергә? Мәхәббәттә аңлашырга килдем бит.



        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    повесть на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх