• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Елак агач

    (повесть)

    Май аеның матур төне иде. Поезддан төшкәч, Әхәт, аркасындагы биштәре авыр булуга карамастан, Казанның танымаслык булып үзгәрүенә аһ-вах килеп, җәяүләп кенә энесе яшәгән Ерганак урамына юл тотты. Һәр тарафта элекке тузган йотлар урынында берсеннән-берсе затлырак таш биналар, супермаркетлар, кибетләр, козинолар тезелеп киткән. Игътибарлырак булмасаң, адашып калуың да ихтимал. Кайчан өлгергәннәр?

    Ярты сәгать чамасы нык үзгәргән урамнар һәм тыкырыклар буйлап атлагач, ул Ерганак урамына борылды. Аның бер очы Островский урамыннан башланып, икенче очы Айвазовский урамына барып тоташа. Гел авылдагыча монда! Кайдадыр "фиют-фиют" итеп ялгыз сандугач сайрый. Бер катлы, ике катлы иске таза агач йортларның бакчаларыннан үрелеп торган шомырт һәм сирень чәчәкләре тирә-юньгә хуш ис тарата. Әхәт тә ялгыз сандугач кебек, Чечня вакытта аерылып киткән хатынын, баласын уйлап чигә турылары агарып бетте аның.

    Сугышка китүе дә юкка гына булмады. Милициядән куылгач, дүрт елдан артык өйдә ятты ул. Бер гаепсезгә эштән куылу иллә дә авыр кичерелә икән. Төннәр буе йөрәген тотып ята иде. Алар эләктергән йорт карагы район администрациясе башлыгы хатынының туганнан туган энесе булып чыкты. Кулга алган вакытта, карак, качарга маташканда, абынып борынын сындырган иде. Гаепне Әхәткә һәм аның ике хезмәттәшенә сыладылар. Имеш, алар сугып сындырган. Карга күзен карга чукымый дигәндәй, прокурор белән милиция начальнигы да аларны якламады. Эш судка тапшырылды. Ярты елдан, дәлилләр җитмәү сәбәпле, җинаять эше туктатылды. Әхәт берничә тапкыр республика эчке эшләр министрлыгында да булды. Ләкин анда сөйләшеп тә тормадылар. Күрәсең, район администрациясеннән алдан ук кисәтеп куйганнар.

    Дүрт елдан артык эшсез йөрде Әхәт. Шул дәвердә район прокуроры Кәримов үзе дә Казан юлында җиңел машина белән исерек килеш бер яшь кызны таптатып, эшеннән куылды. Аның артыннан милиция начальнигы да пенсиягә китеп барды. Хәзер берсе рюмочный төбен таптый, икенчесен паралич суккан. Өстәвенә, милиция начальнигының кызын наркотиклар белән сату иткән өчен утыртып куйдылар.

    Яңа начальник милиция майоры Искәндәр Фәритович Әхәтне яхшы каршы алды. Әмма аны эшендә торгызу турында сүз чыккач, иңнәрен генә сикертте.

    — Документларыңны нык пычратканнар, энем, - диде ул. - Бәлки министрның үзенә кереп чыгарсың? Аның сүзеннән башка мин бернәрсә дә эшли алмыйм. Ә безнең яктан ходотайство булыр.

    Керде Әхәт министр янына. Аны инде Мәскәүгә алалар дигән имеш-мимешләр йөри иде.

    — Безгә яхшы хезмәткәрләр муеннан кирәк, - диде министр, Әхәт сөйләгәннәрне тыңлагач, Һәм календарьга нәрсәдер язып куйды. — Уйлашырбыз.

    Бер айдан министр алышынды. Озак та узмый, Эчке эшләр министрлыгының кадрлар бүлегеннән тискәре җавап килеп төште. Хат астында элекке түрәнең имзасы тора.

    Яңа министр янына керәсе килмәде Әхәтнең. Гарык булды барысыннан да. Өметсезлеккә бирелеп, бик каты эчә башлады. Шул ук Кәримов белән рюмочныйда бер өстәл артына туры килгән чаклары булды. Бер-берсен күрмәмешкә салышып сөйләшмәделәр генә.

    Соңгы очрашу һаман күз алдында тора. Рюмочный ишегендә Кәримов күренгәч, Әхәт аңа аркасы белән борылып басты. Теге шактый исерек. Күрше өстәлдә әле генә төрмәдән кайткан Митька -"форточка" үзенең әшнәләре белән аракы эчеп тора. Ул төрмәдә вакытта Кәримов аның сөяркәсе янына баргалап йөргән икән. Бу турыда Әхәт соңыннан рюмочныйдагы алкашлардан ишетеп белде. Шәмәрледә иң матур хатын-кызларның берсе иде Маруся. Тегүче булып эшли иде. Күпләр башы төрмәдән чыкмаган каракның шундый сөяркәсе булганга гаҗәпләнеп тә йөрде. Ә моның сере гади: Митька -"форточка" бөтен урланган алтын-көмешне Марусяга бүләк итеп бара.

    — Нәрсә, мент поганый, сөйләшеп алабызмы? - диде Митька, Кәримовны якасыннан алып. — Ошадымы Марусяныкы ?

    Барысы да шаркылдап көлә башлады.

    — Син нәрсә? - диде Кәримов, көч-хәл белән аның тимер кебек бармакларыннан ычкынып. — Уйлап чыгарасың да инде.

    — Син мине фантазиягә бай димәкче буласыңмы?

    — Борчымале, болай да баш авырта, — Ментның бер күзе инде ишеккә карый.

    — Хәзер минекен татып кара инде! - Митька "форточка" зур йодрыгы белән аның авызына китереп сукты.

    Типкәләделәр. Хәтта өстенә сиеп киттеләр. Участковый чагында йоклап йөргән башка хатыннарын да, бер кызны таптатып Эчке эшләр министрлыгында эшләүче түрә туганы ярдәмендә төрмәдән котылганын да исенә төшерделәр.

    Кәримов урынында башка кеше булса, Әхәт аны яклар да иде. Ә бу хайванны ул тамчы да кызганмады.

    Менә шундый инде мент язмышы. Итәк-җиңеңне җыеп йөрмәсәң, гражданкада башыңны да өзеп китәргә мөмкиннәр.

    Эчте Әхәт. Әче су беркадәр вакытка оныттырып торса да, бу онытылу аңа кыйммәткә төште. Үгетләп тә, елап та җиңә алмагач, Сәриясе биш яшьлек кызлары Гөлияне алып, әнисе янына — Казанга китеп барды.

    Берәр атна чамасы вакыт узгач хатынын юллап килгән иде дә, соң булып чыкты. Сәрияне күрше мужигы Витя белән кинотеатрдан кайтып килгәндә тотты ул. Ә әнисе Сәрия эшкә китте дигән була. Кем белә, хатынын подъездда тотмаган булса, бәлки, алар кире кушылган да булырлар иде. Әхәт дуламады да, сугышмады да, гарьлегеннән авызын кыйшайтты да, "черт!" итеп асфальтка төкереп китеп барды.

    Хатыны янына бүтән бармады. Бу вакытта инде беренче Чечен сугышы кызганнан-кыза бара иде, Русия армиясенә өере-өере белән контрактникларны яллый башладылар. Анда үткәргән бер көнең мондагы өч көнгә исәпләнә. Акчаны да шәп түлиләр икән. Исән-сау кайтканнар затлы машиналарда гына утырып йөри. Аннары милициядән эштән куылганнарны, Чечняда хезмәт иткән тәкъдирдә, эшләрендә торгызалар икән, дигән сүзләр дә йөри башлады. Өйдә ятып булмый, Әхәт тә бәхет сынарга булды. Чүрәкәй авылында яшәүче әти-әнисе ( җиде-сигез ел элек ул энесе Кәбир белән анда йорт салып чыккан иде, чөнки әтиләре Шәмәрледә калырга теләмичә, туган авылына кайтып төпләнергә уйлады ) аның бу фикерен хупламады. Аларның күз яшьләренә, лаф оруларына карамастан, үзенекендә торды Әхәт. Тиз арада район хәрби комиссариатыннан кирәкле кәгазьләрне алды да, ит комбинатында эшләүче дүрт кызны өенә фатирга кертеп, Казанга китеп барды. Анда бер генә көнгә энесе Кәбир йортында тукталды. Ул гәзиттә хәбәрче булып эшли иде. Энесе дә аның бу гамәле белән ризалашырга теләмәде.

    —Ай, абыем, ялгышасың, —диде ул, башын чайкап.—- Җинаятьчел сугыш бу. Андагы солдатларның ни кыланганын көн дә телевизордан күрсәтеп торалар. Конституцион тәртип урнаштырабыз дип, Грозный кадәр Грозный шәһәрен җир белән тигезләделәр.

    Төне буе гапләшеп чәй эчеп утырдылар. Энесе аракы да чыгарган иде, Әхәт эчмәде, сугышка аек китәсе килде.

    Тарихны шәп белә Кәбир. Татарның дәүләтчелеге турында әллә нинди кызыклы нәрсәләр сөйләп бетерде. Ә Әхәт урыс мәктәбендә укыды, ул Явыз Иванның Казанны кайчан һәм ни өчен алганын да белми. Әллә, кыланып, әллә үткен сүзле булып күренергә теләүдән, ул хәтта:" Син акгвардияче, ә мин кызыллар ягында", — дип күкрәк какты. Нигә? Бу чагыштыруның һичбер мәгънәсе юк ләбаса. Икебез ике төрле кеше димәкче идеме? Юк ла, ул да энесе кебек аллага ышана, татарның Муса Җәлил кебек батыр уллары булуына горурлана бит. Татардан сугышта немецлар да өркеп торган. Хәер, башка язучыларны, шагыйрьләрне, каһарманнарны белми дә белми инде. Урыс мәктәбендә белем алган барча татар балалары өчен дә хас нәрсә бу. Алар Муса Җәлил белән Тукайдан ары беркемне дә белми.

    Кирәк бит, әти-әнисе, нәрсә килеп чыгар икән дип, Әхәтне — урыс, Кәбирне татар мәктәбенә биргәннәр. Хәзер билгеле инде нәрсә килеп чыкканы. Әхәт «офык», «шәфәкъ» дигән сүзләрнең дә мәгънәсен белми. Ятлап караган иде, барыбер бутала. Татарча сөйләшкәндә иң әүвәле урысча уйлый. Хәзер ясап кара син аннан чын татар кешесен!

    Күп сүз куерттылар ул төнне. Иртәнге сәгать икеләр тирәсендә ишегалдына тәмәке тартырга чыктылар. Сандугачларның сайрап туктаган гына мәле. Каяндыр скрипка тавышы ишетелә.

    Кем уйный дип кызыксына башлагач, Кәбир аны күрше урамдагы бер таш йортка алып китте. Анда кыллы уен кораллары ясый торган Иттакый исемле бер карт яши икән.

    Йорт сарыга буялган дүрт катлы ике бинадан тора иде. Аларны дугалы биек таш капка тоташтыра. Заманында НКВД хезмәткәрләре яшәгән монда. Хәзер дә юк-бар кеше яшәми, күбесе медицина өлкәсендә эшләүчеләр.

    Урам якка караган йортның беренче катындагы тәрәзәдән һаман скрипка моңы агыла. Кәбир, аяк очларына басып, кычкырып сәлам бирде::

    — Хәерле иртә, Иттакый ага!

    Скрипка тынды. Тәрәзәдә калын күзлек кигән какча гына йөзле картның кечкенә башы күренде.

    — Нинди иртә булсын әле, таң да атмаган ич, - диде ул, елмаеп. Аннары, кем килде икән дип, үрелеп аска карады. — Ә-ә, Кәбир... Йокы керми мәллә, балакаем?

    — Синең скрипкада уйнаганыңны ишетеп килдек, Иттакый ага.

    Карт көрсенеп әйтте:

    — Уйнау түгел инде бу, шыңгырдату гына. Өзелгән бармаклар белән әлләни майтарып булмый. Тавышын тыңлап карыйсы килгән иде, әле генә ясап бетердем бит.

    Иттакый ага моннан ун ел элек скрипка ясаганда станокта ике бармагының оч-очларын кистергән икән. Консерваториядән китүенең сәбәбе дә шунда.

    — Шәп скрипка килеп чыккан, - диде Кәбир. — Тавышы безнең урамга кадәр ишетелә. Син уйный башлагач, сандугачлар да тынып калды. Мин дә абый белән килеп җиттем менә.

    — Рәхмәт, бик рәхмәт... Сандугач дигәннән, бу скрипканы ясый-ясый яз үткәнен дә сизми калам инде. Син дөрес әйтәсең, шәп скрипка килеп чыкты бу юлы. Мондый ук моңлы тавышлы булыр дип уйламаган идем.

    Кәбир көлеп җибәрде.

    —Син һәрвакыт шулай дисең, Иттакый ага. Скрипкаларың начар булса, Югославия, Германия кебек җирләрдән яныңа килеп йөрмәсләр иде.

    — Анысы шулай шулаен, заказлар күп, — Карт каты итеп тамак кырып куйды. — Алга таба нишлисе булыр, сәламәтлек бетеп бара. Янымда бер-бер шәкерт булса да күңелем тыныч булыр иде. Үзем белән китеп бара бит барысы да.

    — Алай тиз генә бирешмә инде син.

    —Әйттең сүз... Сиксән өченче яшемне барам ич. Яшьтәшләрем дә күптән кабердә. Алардан башка моңсу миңа. Кайвакыт үземне поездга соңга калган кеше кебек хис итәм, — Картның җыерчыклы битеннән яшь бөртеге тәгәрәп төште. — Бигрәк тә Хөснулла нык сагындыра. Шәп композитор иде. Ничә еллар бергә консерваториядә эшләдек. Немецта плиндә булганы өчен гел бимазалап тордылар үзен. Башта НКВД, аннары МГБ, аннары КГБ гел тикшереп торды бахырны.

    — Иттакый ага, скрипкагызда уйнап карарга буламы? - диде аларны тыңлап торган Әхәт.

    — Син скрипкада уйный беләсеңмени?

    — Беләм. Мәктәптә укыганда скрипка классына йөрдем мин. Дөрес, инде күптән уйнаганым юк.

    — Бик һәйбәт, бик һәйбәт, — диде карт, елмаеп, һәм тәрәзәдән лак исе аңкып торган өр-яңа скрипканы сузды. — Мә, уйнап кара.

    Скрипканы кулына алгач, Әхәт берара каушап торды. Күптән уйнаганы юк бит. Грифта берничә тапкыр бармакларын биетүгә, дөньясын онытып уйнап һәм җырлап җибәрде:

    Кайчак күзләреңнән көчләр алып,
    Биеклеккә таба ашам мин.
    Ә кайчакта башым түбән иям,
    Әй, Әминәм, синнән качам мин.

    — Син дә Такташның "Урман кызы"н яратасың икән, — диде карт, моңсуланып. — Әллә нинди илаһи моң бар бу җырда. Гомерем буе уйныйм, ләкин уйнап туя алмыйм.

    — Рәхмәт, балачагыма кайткандай булдым! — Әхәт тәрәзәгә скрипканы сузды.

    — Үзеңдә калдыр, балакаем. Миннән истәлек булсын. — Иттакый ага скрипканы алмады.

    Әхәт бик сөенде.

    — Менә бу ичмаса бүләк!— диде ул, сөенеченнән балкып. — Страдиварий скрипкасының серен ачмадыгызмы әле?

    Карт серле генә елмаеп әйтте:

    — Бернинди дә сер юк монда. Страдиварий скрипкалары белән алыш-биреш итүче коллекционерлар уйлап чыгарган легенда гына бу. Җаныңны биреп эшләсәң, барысы да Страдиварий скрипкалары инде алар...

    Иттакый ага өйгә чакырса да, Кәбир белән Әхәт кереп тормадылар. Өйдәгеләрне уятасылары килмәде. Карт белән саубуллашкач, алар өйләренә кайтып йокларга ятты.

    Төшкә кадәр йокладылар. Әхәт кичке якта "Казан-Самара" поездына утырды. Самарадан контрактникларны самолет белән Төньяк Кавказга җибәрергә тиешләр иде.

    Чечняда вакытта Әхәт музыкант картны еш искә төшерде. Кайда гына булса да, скрипкада уйнап, гел "Урман кызы"н җырлады:

    Нигә, нигә синең шаян күзләр
    Күзләремә болай багалар?
    Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр
    Керфек очларыңнан тамалар?

    Булачак хатыны белән Горький паркындагы "пятачок"та биегәннәр иде алар Такташның "Урман кызы"на. Әхәтнең милиция мәктәбендә, Сәриянең педагогия институтында укыган чагы. Шул ук көнне егет аны беренче тапкыр өенә озатып куйды. Сәрияне күрше егете Витя да яратып йөри иде. Сәрияләрнең подъездлары янында берничә тапкыр тукмашып та алдылар. Озакламый Сәрия белән Әхәт өйләнеште. Витя бу хурлыкны кичерә алмыйча Нефтеюганск якларына китеп барды. һәм менә, Сәрия шул урыс егете белән.

    Әйе, сагынды да, ачуланды да, рәнҗеде дә Әхәт хатынына. Чеченнар Грозныйны алган вакытта хәрабәләр арасында башын чыгармыйча гына автоматтан "тыр-тыр" һавага атып ятканда, Кәбирнең: " Ялгышасың, абый!", - дигән сүзләрен дә искә төшереп елады. Дөрес әйткән энесе, бу каһәр суккан сугышта аңа берни дә калмаган иде. Сугыш түгел бу, суеш! Кайвакыт кайда дошман, кайда үзебезнекеләр икәнен онытып, бер ротаның икенче ротаны кырып салган чаклары да булды. Ә һаваны дерелдәтеп очкан куәтле "Су -27" истребительләре бутала да бутала инде. Бомбалар теге якка да, бу якка да төшә. Чөнки монда билгеле бер фронт сызыгы юк. Еш кына арматуралары гына тырпаеп калган бетон харәбәләр көнгә берничә тапкыр кулдан-кулга күчә иде. Чеченнар юлбарыстай батыр сугыша, ә контрактникка нәрсә, сәгате бара, димәк, акча да бара, тик ят шунда һавага атып! Ватан дип, медаль дип башсыз каласың икән, йә тауларда, йә шушы хәрәбәләрдә каргаларга ризык булып ят. Кыскасы, герой булып үләргә җыенучылар юк иде алар арасында. Аннары күпләр нинди Ватан өчен сугышуын да аңлап җиткерми иде.

    Менә ул инде Кәбирнең сары төскә буялган бер катлы агач йорты янына килеп җитте. Каршы як бакчадагы карт чия агачы шау чәчәккә күмелгән. Хәерлегә булсын, китүе дә, кайтуы да яз аена туры килде. Коймалардагы яшел буяу, әллә кояш, әллә җил-яңгыр тәэсиреннән купшыкланып, инде менә-менә коелам дип тора. Тәрәзәдә ут юк. Кәбир инде йоклый торгандыр.

    Өйләнмичә дә кала бугай инде энесе. "Заря" фабрикасында эшләгән Ркыясы үлеп киткәч, үзенә ярардай хатын-кыз таба алмады. Яман шеш авыруыннан китеп барды ул. Бер күкрәген алдырса исән каласы булган. Кыз кеше өчен зур фаҗига инде бу, үлсә үлде, күкрәген алдырмады.

    Чү! Тагын скрипка тавышы!

    "Менә могҗиза, — дип уйлады Әхәт, аркасындагы парашют сумкасыннан тегелгән кызгылт ефәк биштәрне сикертеп. — Әйтерсең, Иттакый ага минем кайтканымны көтеп торган. Димәк, исән-сау. Тагын скрипка ясагандыр."

    Агачлардагы яфракларны, салмак кына искән җилне, колакны иркәләгән илаһи музыкаль авазлар үксеп-үксеп адәм баласы елаганны хәтерләтә иде. Күк йөзен томалый башлаган кара болытлар да, бу аһәңнән күңелләре тулгандай, җиргә күз яшьләре кебек эре-эре тамчыларын тамдырды.

    Әхәт тә түзмәде, ике кулы белән башын тотып, ыңгыраша башлады. Үзенең язмышын җимергән, Чечнядагы тәмүг утына керергә мәҗбүр иткән түрәләргә, хыянәтче хатынына рәнҗеп елады ул. Ә бу тәмүг уты мәңге онытылмас. Шәһәр урамнарындагы танк сытып киткән, бомбадан эчәгеләре актарылып ташланган исәпсез-хисапсыз ир-ат, хатын-кыз мәетләре, наркоман контрактник тарафыннан штыкка күтәрелгән чечен сабые, БТРда янып үлгән яшь солдатлар — барысы да куркыныч төш булып күренә хәзер аңа. Кемгә кирәкбулды бу суеш?

    Яшен ялт-йолт итеп алды да, утлы сөнгесе белән каршы як йорт түбәсендәге антеннаны сугып аударып, таш төялгән арба тәгәрмәче тавышларын чыгара-чыгара, гайрәт чәчә башлады. Урам бер яктыра, бер караңгылыкка чума. Әйтерсең туплар ата, тимер кошлар җиргә үлем чәчә. Асфальтта җыелып яткан бихисап күлләвекләр дә шул бомбалардан өзгәләнгән адәм мәетләре сурәтенә керә. Элек ярата иде Әхәт яшен яшьнәгәнне. Күк дөбердәве дә үзенә күрә бер тылсымлы шәй булып тоела иде. Ә хәзер барысы да үзгәрде. Җимерек йортларны күрсә, шундук йөрәге кага башлый. Эт-мәчене күрсә, күңеле болгана. Грозныйда вакытта күп ашадылар бу йорт хайваннарын. Ачлык кына түгел, бетләр дә җанга тиде. Ул хәзер дә бетле. Шуңа күрә дә туганына капка дөбердәтергә ояла.

    Бераз тынычлангач, Әхәт тәмәке кабызды. Яңгыр инде коя. Юньләп тарта алмады, тәмәке ике бармак арасында юешьләнеп, тәмам таралып бетте. Эре-эре яңгыр тамчылары битендәге тозны юып иренгә агып төшә. Әллә яңгыр тамчылары, әллә чәчтәге бетләр, корырак урын эзләгәндәй, арканы кытыклап, гимнастерка эченә үрмәли. Кәбир бет күргән кеше түгел. Ничек каршы алыр икән? Кычкырып көләр, мөгаен. Ә бәлки елап та җибәрер. Елый гына күрмәсен, юкса Әхәт үзе дә елап җибәрәчәк. Күңеле тиз тула хәзер.

    Тәрәзәдә ут күренде. Кәбир йокламый, күрәсең, борчыла торгандыр. Әхәтнең инде күптән хәбәр салганы юк.

    Фронтовик капка дөбердәтте. Дулкынланудан йөрәге менә-менә чыгам дип тибә. Мескен булып түгел, герой булып күренәсе килде аның. Шуңа күрә, елмайгандай итте, билендәге каешын рәтләде, урыныныдамы дигәндәй, күкрәгендәге медальне капшап карады...

    — Кем бар анда?

    Әхәт эндәшмәде. "Һы, кем бар анда, имеш, - дип уйлады ул. - Бер дә күңеле сизми микәнни?

    Тагын тавыш:

    — Анагызны... Кем бар анда дим?! — Кәбир инде зәһәрләнә.

    — Мин кайттым, энекәш!

    — Ә?..

    Кәбир йөгереп барып капканы ачты. Болдырда эленеп торган лампочка яктысында ябык кына чырайлы, кара тут йөзле солдатны күргәч, өнсез калып әйтеп куйды:

    — Исән!

    Кочаклаштылар. Икесенең дә күзләреннән яшь ага.

    — Сине күрер көннәр дә бар икән әле, энекәш! — Әхәт пышылдап кына әйтте бу сүзләрне. — Менә... медаль дә бирделәр.

    — Керик, — диде Кәбир, аның аркасындагы биштәрне салдырып. — Лычма су булгансың бит, әй! Мин сине ун көннәр элек төшемдә күргән идем. Имеш, елмаеп капка янында басып торасың. Чәчең җилкәңә җиткән. Юлдадыр дип юраган идем, хак булып чыкты.

    — Дөрес юрагансың, безнең бригаданы ул вакытта Буденовск шәһәренә чыгарганнар иде.

    — Ярты ел хәбәрең булмады. Кайгырып үлә яздык. Әти белән әни дә тәмам бетеренде.

    — Гафу ит, энекәш, мөмкинчелек булмады... Сәриядән хәбәр юкмы?

    Кәбир нәрсә әйтергә дә белмичә тынып калды. Бар андый хәбәр. Тик абыйсының күңелен төшерәсе килмичә, сүзне икенчегә борды:

    — Уз, әйдә, күнитегеңне өйгә кергәч салырсың.

    Өйгә кергәч, алар авызларын ерып бер-берсенә карашып тордылар.

    — Чын фронтовик! — Кәбир тел шартлатып куйды. — Дары исе килеп тора үзеңнән. Бер дә Рәсәй телевидениесе күрсәтә торган гаярь солдатка охшамагансың.

    — Шуның өстенә, бетле дә әле.

    — Бетле?

    — Нигә шаккаттың? Рәсәйнең бердәнбер байлыгы инде ул.

    Икесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр. Әхәт биштәреннән беткә каршы ике шампунь һәм берничә карабодай консервасы чыгарды. Шунда ук целлофан пакет рәвешендәге көмешсу "фляга", кыр шартларында коры спирт белән ризык җылыта торган шәмдәл кебегрәк дүртаяклы калай җайланма да бар.

    — Без хезмәт иткәндә мондый нәрсәләр юк иде, - диде Кәбир, аларны караштыргалап.

    — Дөнья алга бара, энекәш, - Әхәтнең кыяфәте бик белдекле. — Хәзер Совет армиясендәге кебек алюминий фляжка күтәреп йөрмиләр. НАТО солдатларыннан калышмаска тырышабыз инде.

    — Медальне нәрсә өчен бирделәр?

    — Күрмисеңмени, "За боевые заслуги" дип язылган.

    — Шулаймы? Үз халкың белән сугышкан өчен дә медаль бирә башлаганнар икән бездә.

    — Медаль генә түгел, Герой исеме дә бирәләр, энекәш.

    — Шампуньнәрең бик шәп икән. Мырауҗанның бетләрен коясы булыр.

    Әхәт иң ахырдан футляры кыршылып беткән скрипканы чыгарды.

    — Таныйсыңмы? — диде ул, аны өстәлгә куеп.

    — Танымыйча соң, Иттакый ага ясаган скрипка ич бу. Сугышта булган дип уйламассың да, өр-яңа! — Кәбир аны кулына алып карарга иткән иде, әллә ничек кенә кулыннан төшереп җибәрде. Бәхеткә, идәндә палас булганлыктан, аңа зыян килмәде.

    — Саграк кылан, минем аны Чечняда вакытта да кулымнан төшереп җибәргәнем булмады, — Әхәт скрипканы күтәреп янә кадерләп кенә өстәлгә куйды. — Кеше җаннары бар бу уен коралында, энекәш. Иттакый ага нихәлләрдә?

    — Болай ярыйсы гына кебек. Картайды инде, кеченә генә инсульт та кичереп алды. Шуннан соң хәтере бик начарланды. Алай да ясый әле скрипкаларны.

    Кәбир газ плитәсенә чәй кайнатырга куйды. Аннары абыйсына чишенергә кушып, шифоньердан коры күлмәк һәм чалбар өстерәп чыгарды

    — Син боларны өйалдына чыгарып ыргыт инде, - диде Әхәт, трусик белән майкадан гына калып. — Бетләре мыжгып тора, иртәгә юарбыз. Мунчаң торадыр бит әле?

    — Тора, кая китсен ул? Ике яктан да иске йортларны сүтеп-җимереп киләләр, рәхәтләндек утынга. Күршеләр белән ярыша-ярыша тарихны мичтә ягабыз. Андагы сагызланып торган нарат бүрәнәләрне күреп йөрәк әрни. Сала белгәннәр дә соң борынгылар. Ул тәрәзә, капка бизәкләрен генә әйт әле син, ниндиләре генә юк араларында. Безнең ярты Шәмәрне бизәргә була алар белән. Әрәм мал! Тузган йортларны җимрәбез дигән булып, мафия үзенә иң шәп җирләрне сатып ала.

    Әхәт гимнастеркасыннан салдырып алган медальне майкасына тагып куйды.

    — Син аны йоклаганда да тагып йоклыйсыңмы? — диде Кәбир, көлеп.

    — Торсын бүгенгә, — Фронтовик, йортны күздән кичереп, тел шартлатты. — Синең йортың да бик борынгы булырга охшаган.

    — Борынгы булмыйча ни, инкыйлабка кадәр салынган инде. Заманында монда бер байның итек мастерское булган. Максим Пешков яшәгән йорт та яр өстендә генә утыра. Бәлки, ул да монда үзенең күнитеген ремонтлаттыргандыр. Ә аның янәшәсендә генә Володя Ульяновның йорт музее урнашкан. Аның да булып китүе ихтимал. Ул да ялан тәпи йөрмәгәндер.

    — Булыр, булыр, — дип мыгырдады Әхәт.

    Кәбир керләнеп беткән гимнастерканы караштыргалый башлады.

    — Прәме йөгерешеп йөриләр ! Сөйләсәң, кеше ышанмас. Кайда бетләп беттең шулай?

    — Буденновскида... Анда безне, ике йөз кешене, япан басуга куып чыгардылар. Бер ай палаткаларда аунап яттык. Һәр тарафтан юеш салкын җил исә. Юынырга сабын да юк иде. Әле ничек ачтан үлмәгәнбез, белмим.

    — Нишләдегез анда?

    — Үзебезгә тиеш акчаны көтеп яттык. Без инде өч ай элек кайтып китәргә тиеш идек. Анда да сорыкортлар җитәрлек. Командование вәкиле акчаларыгызны яшәү урыныгызга җибәрербез дигәч, дивизиядә буза купты. Контингент бик чуар: контрактникларның күпчелеге элекке алкоголиклардан, наркоманнардан, милициядән куылган, төрмәдә утырып чыккан башкисәрләрдән тора. Яхшы тормышта яшәгән кеше акча өчен сугышка барып керми инде. Аларны тыеп кара син! Берәүләр, самоволкага чыгып, хатын-кызларны көчли, икенчеләре кибет талый, өченчеләре... Булды инде хәлләр. Казаклар тәмам гарык иде. Алар, боевиклардан бигрәк, бездән куркалар иде. Контрактниклар офицерларны да кыйный башлагач, төнлә казарманы спецназ әйләндереп алды. Барыбызны да коралсызландырдылар. Басуның дүрт ягына дүрт туп куелды. "Баш күтәрәсез икән, барыгызның да башы бетәчәк, әти-әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз, туганнарыгыз өчен сугыш кырында геройларча һәлак булганнардан саналачаксыз!", — Ультиматум шундый иде. Алай да соңыннан акылга килделәр тагын, бөтенесен бирмәсәләр дә, азмы-күпме акча өләшә башладылар. Акча алган һәр контрактник конвой белән шундук поездга озатыла. Анда да тынычлыкта калдырмыйлар. Бер баштан икенче башка йөргән хәрби патруль үзенчә акча эшли: сәдәфең төймәләнмәгән икән, акчаңны чыгарып сал. Устав бозу дип санала бу. Юкса ике дә уйламыйча төшереп калдырачаклар. Ә төшеп калган кешенең язмышы билгеле. Халык безне яратмый. Анда син уч төбендә кебек: йә бандитлар кулына эләгеп коллыкка китеп барасың, йә шундук башыңны кисеп ыргыталар. Контрактникларга мәрхәмәт юк. Шушы поездга утыргач кына аңладым мин отпускыга киткән солдатларның хәбәрсез югалу сәбәбен. Патруль миңа бәйләнә алмады, чөнки аек идем. Тәмәке дә тартмадым, башкалар кебек мактанып та, исерек күз яшьләре дә түгеп утырмадым.

    Чәй кайнап чыккач Кәбир тәбә пешерде, колбаса кисте. Аракысы да бар икән, суыткычтан "Распутин" шешәсен алып, кырлы стаканнарга тутырды.

    — Синең исән-сау кайтуың өчен, абый! - диде ул, Әхәт белән чәкешеп.

    — Рәхмәт.

    Аракы исертеп җибәрде. Әхәтнең үтереп-үтереп күңел бушатасы килә. Шуңа күрә ул, Кәбирнең нәрсәдер әйткәнен дә ишетмичә, сөйләвен дәвам итте:

    — Шулай, энекәш, күреп кайттым мин сугышны. Турысын әйтим, әле хәзер дә исән-сау кайтканыма ышанып җитә алмыйм. Чеченнар язмышы эләгә күрмәсен безгә. Сүз дә юк, батыр халык. Ләкин батыр булып кына бу кадәр зур Рәсәйне җиңеп булмый. Буденновскига чыккач, мин шаккатып андагы йортларның диварларын сыпырып йөрдем. Аллага шөкер, нинди матур, нинди төзек йортлар да бар икән бу дөньяда, дим. Грозныйдагы җимереклек нык туйдырды. Бу мәхшәрдән котылып, аркаларына гранотомет, автомат асмаган кешеләрне, блокпостлар белән шыплап тутырылмаган чатларны, клумбаларда чәчәк үсеп утырган урамнарны, төзек йортларны күрәсе килә иде. Шәймигә рәхмәт, әгәр ул хәйләкәр булмаса, безне дә шундый язмыш көтә иде. Уртак тел тапты бит Мәскәү белән. Договор да төзи алды. Казан әнә ничек матурайган, исең китәр!

    — Ул килешүнең гомере кыска булмагае, абый! Кәбир авыр сулап куйды. —Ельцин властьтан, аракыдан миңгерәүләнгән арада гына ирешә алган казаныш бу. Мәскәү бераз хәл алсын әле, аннары ул синең килешүеңә дә, конституцияңә дә, яңа законнарыңа да шәпләп алыначак.

    — Мөмкин, бик мөмкин, — дип тәкърарлады Әхәт, тәмәке кабызып. — Мәскәү хәйләкәр, ул татарга беркайчан да үсәргә ирек бирмәячәк.

    — Ә беләсеңме нәрсәгә?

    — Әйтеп кара.

    Кәбир кызып ук китте:

    — Чөнки бу халык хөрмәткә лаек түгел!

    — Әйттең сүз... — дип көлде Әхәт. — Син, энекәш, халык кадәр халык белән авыз чайкама.

    — Чайкыйк әле бераз... Нигә хөрмәткә лаек түгел дип сора башта. Бу халык инде менә ничә еллар үзенең сөекле композиторы Салих Сәйдәшевка һәйкәл куя алмый. Моңа Мәскәү ризалыгы кирәкме? Элек Тукай яшәгән "Болгар" кунакханәсенең инде урам якка караган диварлары гына утырып калган. Бу кунакханәдә Тукай "Кисекбаш"ны иҗат икән, анда үзенең каләмдәшләренә шигырьләрен укыган. Аны торгызыр өчен Мәскәү ризалык бирергә тиешме? Тукайның каберенә барып кара. Белмәгән кеше аны тиз генә эзләп тә таба алмый. Анда мемориал ясау өчен Мәскәү комачау итәме? Урамнарның исемнәренә күз ат. Күпчелеге исем булмаганга гына бирелгән кебек. Татарның үз тарихын, мәдәниятен чагылдыра торган исемнәр бирүгә дә Мәскәү каршымы? Танылган язучыларның балалары татар телен белми. Инде бусына да Мәскәү ризалыгы кирәктер бәлки, ә? Урыс халкы исә үзенең бөек улларына гына түгел, хәтта яраткан персонажлары Василий Теркин белән Остап Бендерга да һәйкәл куя. Остапның һәйкәлен Рио-де Жанейрога кадәр барып куйдылар. Үз-үзен хөрмәт итмәгән халыкны нинди халык хөрмәт итсен

    Шулай диде дә Кәбир кинәт туктап калды. Аннары калган аракыны стаканнарга тутырып, битараф кына кул селтәде:

    — Үзгәртик теманы... Без лыгырдап кына үзгәрсә иде дөнья. Татарлыгыбыз бетеп бара — бусы хак. Телне белмибез, тәмәке тартабыз, аракы эчәбез... Хотя, бүген Казан каласында, синең белән минем кебек ике татар борчылып сөйләшеп утыра икән, өмет бетмәгән әле.

    — Сөйләшеп утырырга гына калды инде... - диде Әхәт, каһкаһә белән елмаеп.

    — Бер бөек шәхес әйтмешли, фикер һавада очып йөри. Фикер һавада очып йөри икән, димәк, җир йөзендә безнең кебек уйлаучылар да бар. Безнең кебек уйлаучылар бар икән, без ялгыз түгел... Йә, сугышта ниләр күрдең?

    — Телевизор карамадыңмыни? - диде Әхәт, иренен пешерә башлаган төпчекне һаман да суырып. - Сез күбрәк белергә тиеш. Безнең анда телевизор карарга вакыт булмады. Боевиклар булганда боевиклар белән сугыштык, боевиклар булмаганда бетләр белән сугышып гомер узды... Ярый, бусы шаяртып кына инде. Ә сугыш мәсьәләсенә килгәндә, аның үз хикмәтләре бар, энекәш. Бер мәзәк хәлне сөйлим әле. Дөресрәге, мәзәк тә, кызганыч та.




        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    повесть на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх