• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Елак агач

    (повесть)

    Танышу

    Кәбир дүртенче трамвайга утырып кайтты. Кондуктор аннан бу юлы да акча сорамады. Күрәсең, пенсиядә дип уйлый торгандыр. Яшьләр дә, йә вакытны белергә теләгәндә, йә тәмәке сораганда урысчалатып :" Отец", - дип эндәшә аңа. Башта ул моңа бик хурлана иде. Кырык кына тулды әле ләбаса. Тора-бара күнекте тагын. Чыраең карт булгач, кая барасың? Ә башкалар бу яшьтә егет кебек йөри. Никтер йөзләрен җыерчык та басмый, чәчләре дә агармый. Ничек шулай тиз картайды әле ул? Уйлаган кешегә яшәү авыр фани дөньяда. Кабих башкаланың милли төсе бетеп барганга да борчылып картайды ул. Тукай мәйданы әнә кызыл фонарьлар урамына әйләнеп бара. Җәй җитте исә, анда һәр тарафта кулына сыра тоткан кызлар һәм егетләр күңел ача, Һәр тарафта шәрә ботлы чәчбиләр үзләренә клиент эзли. Арзанайды хатын-кыз, бәясе бетеп бара. Армиядә хезмәт итәрдәй сәламәт яшьләр калмады, дип лаф орабыз. Соң, хатын-кыз авыз күтәреп аракы-сыра эчкәч, борыныннан төн чыгара-чыгара тәмәке тарткач, нинди сәламәт буын турында сүз алып барырга мөмкин?

    Трамвайдан төшкәч, Кәбир үзе яшәгән Ерганак урамына юл тотты. Унсигезенче мәктәп турысына җиткәдә, аның күзенә юлның икенче ягында зур соры пакет күтәреп барган сөйкемле генә бер хатын чалынды. Бөтен кыяфәте белән мәрхүмә Ркыяны хәтерләтә иде ул. Йөреше дә гел шуныкы.

    Туктап күзәтә башлады. Шул мәлне хатынның пакеты ертылып китте. Асфальтка эре-эре апельсиннар тәгәрәде. Ул инде аларны икенче пакетка тутыра. Аның белән бер-ике генә сүз булса да алышыр өчен шәп форсат бу. Кәбир, тәвәккәлләп, юлның аргы ягына йөгереп чыкты.

    — Булышыргамы? — диде ул, елмайгандай итеп, һәм хатынның "әйе дип әйтүен дә көтеп тормастан, апельсиннарны аның пакетына тутыра башлады.

    "Күзләре дә Ркыяныкы кебек, — дип уйлады булышчы, күз чите белән генә хатынны күзәтеп. — Күк йөзе кебек, зәп-зәңгәр!"

    — Рәхмәт, бик зур рәхмәт! — дип тәкърарлады хатын, уңайсызланып. — Бүген кызымның туган көне иде, шуңа әзерләнеп йөреш.

    Сүз артыннан сүз чыгып, танышып та киттеләр. Рамилә исемле икән. Мәктәптә хезмәт дәресләре алып бара. Салмак искән җил, аның иңнәренә асылынып төшкән алтынсу чәчләренә гашыйк булгандай, аларны ара-тирә уйнатып, әле битен, әле иреннәрен иркәләп ала. И, бу хатын-кызны! Чәч дигәннәре дә нинди сөйкемлелек, серлелек өсти үзенә!

    — Сезнең күзләрегез матур? — диде Кәбир, сихерләнгәндәй. — Чәчегез дә килешеп тора, алар — кояш төсендә.

    — Ирләр бөтен хатын-кызга да шулай диләр инде, — Рамилә кызарып-оялып башын иде. — Ярый, мин киттем. Рәхмәт сезгә... Комплиментыгыз өчен дә рәхмәт.

    Юк, Кәбир инде Рамиләне болай гына җибәрмәячәк! Исән Ркыя белән сөйләшкәндәй булып китте аңа. Күңелдә әллә кайчан күмелгән якты хисләр терелеп китте. Ул хисләр тагын шулай үләр микәнни?

    — Ашыкмагыз инде! — Кәбир хатынның беләгеннән тотты. — Минем сезнең белән танышасым килә.

    Рамилә аптырап калды.

    — Сез урамда һәркем белән шулай танышып йөрисезме? Аннары... сездән аракы исе килә. Эчкән ирләрне беләм мин, аларны кәҗә сукмагына тарта башлый. Хатыныгыз, балаларыгыз янына кайтыгыз.

    — Минем хатыным юк... Балаларым да юк.

    — Алдашасыз. Сезнең яшьтә ирләр инде ике-өч хатын аера.

    — Ә миңа ничә яшь бирер идегез?

    — Бик яшь булып күренәсегез киләдер инде, — дип елмайды Рамилә. — Кырыкны бирсәм, ни диярсез?

    Кәбир пырхылдап көлеп җибәрде.

    — Рәхмәт... Әле менә трамвайда утырып кайтканда кондуктор акча сорамаганга борчылган идем. Алар бит пенсионерларны гына әйләнеп уза.

    — Кыяфәтегез бик зыялы, шуңа сорамагандыр. Сез рәссам түгелме?

    — Юк. Нигә шулай дисез?

    — Миңа, никтер, рәссам кешенең генә чәче шундый көдрәдер кебек тоела.

    — Ә сез көдрә чәчне ошатасызмы?

    — Көдрә чәчле ирләр кире һәм үз сүзле була, дип ишеткәнем бар.

    — Димәк, ошатмыйсыз? Бирегез пакетыгызны, мин сезне озатып куям.

    — Кирәк түгел.

    — Бирегез, бирегез, — Кәбир көчләп диярлек пакетны аның кулыннан тартып алды. — Сез кайсы якка кайтасыз?

    Рамилә икеләнә — димәк, өмет бар.

    — Әйтәм бит, көдрә чәчле ирләр үз сүзле була дип... Тик, карагыз аны, маршруткага кадәр генә озатасыз. Ә аннан безгә кадәр ике адым гына.

    Автобус тукталышына барып җиткәч, Рамилә сорап куйды:

    — Сез чыннан да өйләнмәгәнме?

    — Юк.

    — Алайса, бүген минем кызымның туган көненә килегез.

    Шулай дигәч, ул тагын кызарып куйды. Пешкән алма диярсең. Их, бер үбәсе иде үзен!

    — Менә бәхет! Бәлки, яшьләр үзләренчә, без үзебезчә ял итәрбез?

    — Алай да ярый... Кичке сәгать сигез бик соң булмасмы?

    — А, мин бәхетемнән үләчәкмен!.. Кайда очрашабыз?

    — Фатих Әмирхан урамын беләсезме?.. Унөченче йорт, беренче подъезд. Шунда мине көтеп торыгыз. Адаша күрмәгез, безнең йорт "Эделвейс" кибете каршында урнашкан.

    — Адашмамын, — диде Кәбир. Бу кадәресенә ул һич тә өметләнмәгән иде, хәтта каушап калды. Иреннәре дә дулкынланудан чак кына калтырый башлады.


    Якынлык

    ... Кәбир Рамилә яшәгән йортны бик тиз эзләп тапты. Ул инде менә-менә чыгарга тиеш. Кулына чәчәк тоткангамы, бөтенесе дә аңа карап уза. Бәхетле кеше дип уйлыйлар инде. Әйе, ул бәхетле! Ниһаять, ун елдан соң, ул үзенең яшьлегенә кайтып төшкәндәй булды.

    Рамилә озак көттермәде. Ак кофтадан һәм кара чалбардан иде ул. Кәбирнең борынына баш әйләндергеч хушбуй исе килеп бәрелде. Кулдагы чәчәк нәрсә ул, Рамилә үзе чәчәк!

    — Кая барабыз? — диде хатын, Кәбирне култыклап. Ул инде көндезге оялчан хатын түгел. Аның хәрәкәтендә бераз гына көязләнү дә, иркенлек тә сизелә. — Бу букет миңамы?

    — Сиңа.

    — Рәхмәт... Күрдеңме, без инде "син"гә күчтек... Аһ, исе тәмле! Каян белдең минем розалар яратканны?

    — Сиздем... Бәлки, берәр кафега кереп утырырбыз?

    — Кирәкми, мин урамда йөрергә яратам..

    Урам буйлап бара торгач, алар якындагы паркка кереп утырдылар. Башта балачак, пионерия, комсомол, укылган китаплар, яшәеш мәгънәсе турында сүз чыкты. Аннары Рамилә үзе турында сөйләде.

    — Минем ирем — кызыбыз Галия туган елны — Аракчинода янгын сүндергәндә һәлак булды, — диде ул. — Шуннан соң кияүдә булганым юк. Турысын гына әйткәндә, мин бу дөньяда ирләр барын оныттым да инде. — Бөтен яшьлегемне кызыма багышладым дисәм дә арттыру булмас. Мәктәпне "бишле" билгесенә генә тәмамлады, музыка һәм рәссамнар мәктәбен тәмамлаган дипломнары да бар. Тик узган елны укырга гына керә алмады. Конкурс аша узганда бер балл җитмичә калды. Быел менә хәзерлек курсларына укырга керергә йөри. Хәзер бит акчасыз беркая да укырга кереп булмый, медалист дигәнең болай гына. Аллага шөкер, егете өметле геә күренә: университетның юридик факультетында укый. Татарча әйбәт сөйләшә, Рамилә апа дип кенә тора. Тик менә төнге дискотекаларга йөрүләре генә ошап җитми. Борчылам. Кызым кайтырмы дип, төне буе тәрәзә төбен саклыйм. Бәхете генә булсын.

    ... Таң атты. Паркта рәхәт. Монда урмандагы кебек. Кошлар да әнә уянды, "фиют-фиют" итеп сузып-сузып сайрыйлар.

    — Кайтыйк инде, — диде Рамилә. — Кунаклар да таралышкандыр.

    Торып бастылар. Кәбир хатынның битеннән үбеп алды. Аннары тәмам тотнаксызланып, кочагына ук кысты. Сулышы гына түгел, бөтен тәне калтырый иде аның. Рамиләнең дә тәне калтырый. Чәч исе, хушбуй исе борынны кытыклап тора. Ничек рәхәт! Ләкин Рамилә шундук хушына килде, каршылык күрсәтә башлады.

    Кәбирнең кочагыннан ычкынгач, ул тыныч кына әйтте:

    — Ярамый... Юкса, беренче тапкыр өчен күп булачак. — Ара тота. Сафлык галәмәте инде.

    Кайтып җиттеләр. Тирә-юньдә чырык-чырык килеп чыпчыклар чүпләнеп йөри. Берән-сәрән кешеләр дә күренгәли башлады. Яннарыннан капюшонлы куртка, озын кунычлы резина итек кигән ике балыкчы узып китте. Әнә, авызын зур итеп ачып иснәнеп, кулына себерке белән чиләк тоткан дворник хатын да чыгып килә.

    Шулай кара-каршы баскан хәлдә бераз сүзсез генә дөньяны күзәтеп басып тордылар.

    — Иртәгә киләсеңме? — диде Рамилә.

    — Бүген диген.

    — Юк, бүген мин бакчага китәм...

    — Алайса, берсе көнгә кадәр, матурым.

    Рамилә һаман кереп китми. Нидер әйтергә тели кебек.

    — Кәбир.

    — Әү, матурым?

    — Әгәр сине өйгә чакырсам, мине әшәке хатын дип уйламассыңмы?

    — Аллам сакласын!

    — Алайса, киттек. Минем сине чәй белән сыйлыйсым килә. Тик кара аны, бүтәненә өмет итмә. Юкса бер йомшаклык күрсәтсәң, ирләр басымчак итә башлый.

    — Юк, юк, мин андый түгел, Рамилә. Унҗиде яшьлек вакытлар узган инде.

    Рамиләнең фатиры җиденче катта иде. Тимер ишек бикле түгел. Эчтән музыка тавышы ишетелә. Кунаклар китеп бетмәгән әле.

    Алар килеп керүгә, каршыларына озын гына буйлы бер кыз килеп басты. Рамиләнең кызы инде. Бусының да күзе матур — зәп-зәңгәр, чәчен шәмәхәгә буяган.

    — Вот и жених пришел, — дип шаярттты кыз. — Әни әйткәндер инде, минем исемем Галия . Узыгыз!

    Рамилә Кәбирне аш-су бүлмәсенә өстерәде.

    Юк,юк, кызым, сез үзегезчә утырыгыз, ә без Кәбир абыең белән кухняга...

    — Син нәрсә? - диде ул, әнисенә күзләрен матур итеп акайтып. — Икегез дә хәзер үк кунак бүлмәсенә узыгыз!

    Кәбир белән Рамилә читенсенеп кенә кунак бүлмәсенә уздылар. Табын артында шактый кәефле генә ике егет утыра иде. Авызларында — тәмәке. Өлкәннәр күренгәч, тәмәкеләрен шундук сүндереп куйдылар.

    — Өйдә тартмагыз дип күпме әйтергә була инде сезгә?! — диде Галия, әнисе алдында акланырга теләгәндәй. — Таныш булыгыз: минем әниемнең дусты Кәбир абый... Язучы.

    — О-о... — Егетләр бер-берсенә карашып елмаеп куйдылар.

    Аннары кыз берәм-берәм егетләр белән таныштырып чыкты:

    — Азат... Минем йөргән егетем. Университетның юридик факультетында — икенче курста укый.

    Егет озын буйлы, торып баскач, бөкре кеше сыман турая алмыйча интекте.

    — Бик шат!

    — Риф ... Азатның дусты — элемтә техникумында укый.

    Бусы кечкенә буйлы, дустының ботыннан гына диярлек. Җирән чәчлеләрне хәйләкәр диләр.

    Утырыштылар. Галия бәллүр бокалларга чия суы салып чыкты.

    — Шәрәб тә салып биримме? — диде ул Кәбиргә, елмаеп.

    — Рәхмәт, мин компот кына эчәрмен инде.

    Чия суын эчеп утырганда, Кәбир Азатның күзләре кызарганга игътибар итте. Челт-челт киләләр, әйтерсең, чүп кергән. Аракыданмы? Хәзер яшьләр чирләшкә, май аенда кайберәүләрнең яшеллеккә аллергия дә була.

    — Күзегезгә чүп керде мәллә?— дип сорады Кәбир.

    — Нигә шулай дисез?

    — Кызарган дип әйтүем.

    — Арганнан ул.

    — Азатның имтиханнары башланды, — дип сүзгә кушылды Галия. — Йокы тими аңа бу арада.

    — Яшь вакытта нинди йокы инде ул? — дип шаяртты Кәбир. — Картайгач та йокларга өлгерер әле.

    Барысы да көлешеп куйдылар.

    — Ә сез нәрсә язасыз? — диде Азат.

    — Соңгы вакыттта бернәрсә дә язган юк әле.

    — Хәзер детектив әсәрләр модада, — диде егет, белдекле кыланып.

    — Сез хаклы. Бездә детектив әсәрләр язу җиңелрәк. Ләкин мин күбрәк балалар өчен язам.

    — Әкиятме?

    — Әйе.

    — Фу! Мин кечкенәдән әкиятне сөймәдем.

    — Ә нәрсә укыганыгыз бар?

    — Берни дә укымадым. Мин үскәндә компьютер уеннары модада иде.

    Бераздан егетләр саубуллашып чыгып китте. Галия алар артыннан иярде.

    — Сиңа калсаң да була инде, кызым, - диде Рамилә, борчылып.

    — Мин аларны озатып кына керәм, әни.

    — Тиз кайт!

    — Әлбәттә. Кая китим инде мин бу вакытта?

    Рамилә белән Кәбир икәүдән-икәү генә калдылар.

    — Төтен исе — диде Рамилә, күңеле болганып. Аннары ул балкон ишеген ачып куйды. — Сиңа Галиянең егете ошадымы?

    Кәбир иңнәрен сикертеп кенә әйтте:

    — Болай ярыйсы гына егет кебек үзе... Яшь вакытта тәмәке белән шаяру була инде.

    — Мин үзем дә шулай дип уйлыйм. Галия аның белән юридик факультетка укырга кергәндә танышты. Азат керде, Сәрия төшеп калды. Юкса Азатның аттестатында гел "өчле" генә иде.

    — Ничек алганнар икән аны "өчле"ләр белән?

    — Утыз биш мең долларың булса...

    — Аңладым... Әти-әнисе бай, димәк.

    — Шулай шул... Алар байлар, ә мин — хәерче. Шуңа күрә кайвакыт уңайсыз да булып китә.

    — Нәрсәсе уңайсыз булсын? Байлык ул бүген бар, иртәгә юк. Ә кызың синең үзе иң зур байлык.

    — Рәхмәт, бик рәхмәт, — диде хатын, алсуланып. — Мин үзем дә шулай дип уйлыйм. Күз генә тия күрмәсен. Тфу, тфу...

    Шактый утырдылар. Рамиләнең күзе гел сәгатьтә.

    — Менә көт син аны, — диде ул, моңсуланып. — Ана күңеле балада, бала күңеле далада..

    Рамилә сәгать тугызга кадәр өстәл җыештырды. Кәбир дә аңа булышты: кухняга юылмаган савыт-сабаны ташыды, сузыла торган өстәлне җыеп куйды, палас какты, идән себерде. Хатын-кызга шул гына кирәк инде — Рамилә эреде дә бетте, гомер иткән ире белән сөйләшкән кебек сөйләшә, читенсенми дә, ара да тотмый.

    "Кызык, — дип уйлады Кәбир, сөенеп. — Без бит әле бер-беребезне бөтенләй белмибез. Ә мин монда инде хуҗа булып йөрим. Рәхәт аның белән. Туйдырды буйдак тормыш. Миңа да гаилә корырга вакыт. Ә Рамилә әйбәт хатын булырга охшый. Үзе матур, үзе акыллы, үзе йомшак күңелле".

    Алар инде йокы бүлмәсендә. Кәбир, штораларны ябып, Рамиләнең изүен чиште, кулы белән аның күкрәгенә кагылды. Хатын еш-еш сулый. Бөтен бүлмәгә "дөп-дөп " итеп типкән йөрәк тавышы ишетелә. Кемнеке?.. Аерып булмый, икесенеке дә бугай. "Дөп-дөп, дөп-дөп"... "дөп-дөп, дөп-дөп"...

    Иреннәр белән иреннәр очрашты. Рамиләнең бит алмалары ут булып яна. Кәбирнеке дә яна.

    — Аһ!

    Алар инде икесе дә бу җирдә, бу фани дөньяда түгел. Рәхәт итеп баш әйләнә. Кәбирнең кайнар сулышы еш-еш сулап яткан хатынның тәне буйлап шуыша. . Әйтерсең, ул чәчәккә кунган бал корты! Әйтерсең, ул нектар җыя!

    Менә Кәбир инде чәчәкнең яфрагын үбә. Исерә-исерә үбә!

    ... Җиргә төшү генә бераз читенрәк икән. Күпмедер вакыт сөйләшмичә яттылар.

    Ниһаять, Кәбир торып киенде.

    — Китәсең дә мени? — Ниндидер гаебе булган кешедәй әйтте бу сүзләрне Рамилә, күзләрендә — сагыш. Бал корты үзенекен алды, китәргә җыена, дип уйлый инде. Юләр!

    — Юк, матурым, киенеп кенә куйдым. Галиянең кайтып керүе бар, — диде Кәбир, аны битеннән үбеп. — Хәзер мин чәй куям.

    Рамилә ваннага кереп чыккач, чәй эчәргә утырдылар. Хатын күтәрелеп тә карамый — ояла. Кәбиргә дә уңайсыз.

    — Сиңа рәхәт булдымы, Рамилә?

    — Ул турыда хатын-кыздан сорамыйлар — диде ул, елмайгандай итеп. Аннары көрсенеп кенә әйтеп куйды: — Галия нигә кайтмый икән?

    — Илсурларга киткәндер.

    ... Галия кайтмады. Төш вакыты җиткәч, Кәбир өенә юл тотты. Берсе көнне кичке сәгать сигездә очрашырга сүз куештылар.

    Канаты үсеп чыккан кош кебек хис итте Кәбир үзен. Хәзер яшисе дә, яшисе инде! Күңелгә әллә нинди матур рифмалар килә. Шигыйрь язарга кирәк. Бүген үк язарга кирәк!




        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    повесть на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх