• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Елак агач

    (повесть)

    Бәрелеш

    Тауларда булды бу хәл. Иртәнге якта Казылык авылы янында безнең автоколонна засадага юлыкты. Бик каты бәрелеш башланды. Без — юлда, боевиклар — урман авызында. Ара нибары ике йөз адымлап булыр. Яңгыр чиләкләп коя, сазда аунап атышабыз.

    ... Көндезге сәгать икегә кадәр атыштык. Ниһаять, тынлык. Тирә-юньгә күз салам. Боеприпас тутырылган йөк машиналары, БТРлар инде күккә очкан. Һәр тарафта мәетләр өелеп ята. Исән калган "Ваз" машинасы яныннан тавышы карлыгып беткән рота командиры капитан Шевальчук кычкыра:

    — Живые есть?

    Тере калганнар әле моннан, әле тегеннән аваз сала башлады:

    — Я живой!

    — Я!

    Мин дә исәнлегемне белдердем:

    — Исән, ахрысы.

    — Всем, кто может, ползком ко мне! - дип команда бирә капитан.

    Командирыбыз Леонид хохол егете. Озын буйлы, киң җилкәле ир-ат булса да, йөзе кызларныкы кебек чибәр. Шуңа күрә солдатлар аны үзара "Гермафродит"" дип йөртә. Заманында баскетбол белән шөгыльләнгән. Бик аз сүзле, авызыннан "әйе", "юк" дигән сүзләрне генә өстерәп чыгарып була. Йошкар-Олада ГАИ инспекторы булып эшләгән. Бер яшүсмер мотоциклистны эзәрлекләгәндә, тәгәрмәченә атам дип, аягына тидергән. Шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Чечняга китәр алдыннан бензоколонкада каравылчы булып эшләгән. Утыз яшьтә булса да өйләнмәгән әле. Яраткан кызы бар. Исән-сау әйләнеп кайткач, Леонид фатир сатып алырга җыена.

    Шуыша-шуыша командир тарафына жыелдык. Капитаннан тыш нибары дүрт кеше! Бер-беребезне танырлык түгел. Көне буе пычракта аунап, дуңгыз кыяфәтенә кереп беткәнбез, күзләр генә күренеп тора.

    — Кырылганбыз икән, — диде Шевальчук, нык кәефсезләнеп. Аннары бинокльдән урман тарафын күзәтергә тотынды. — Никого не видно... Как в воду канули... Сбежали что-ли?

    — Вряд ли, — диде арадан берәү.

    — Мин дә шулай дип уйлыйм, — Шевальчук бинокльдән күзен алып, гимнастерка җиңе белән тирләгән маңгаен сөртеп куйды.

    — Нигә вертолет килмәде, иптәш капитан?

    — Ягулык юк диделәр! — Командир калтыраган куллары белән тәмәке кабызды да, бер-ике тапкыр суырып алгач, сүгенеп үк куйды. - Сволочьлар!.. Биш-алты сәгатьтән генә булачак вертолет... Берәүгә дә торырга ярамый... Яралыларны үрмәләп булса да бер тирәгә ташый башлагыз.

    Мәетләр арасында акай-чукай үрмәләп йөри торгач, ротадан безнең белән тагын сигез кеше исән калганлыгы ачыкланды. Бөтенесе дә авыр яралы. Ыңгырашалар. Аңындагылар су сорый. Санинструктор Михаил Калакаев рөхсәт итми, иреннәрен генә чылатып торырга куша. Яралыларны бәйләргә, карарга без дә булышабыз. Яткан килеш кенә, әлбәттә.

    Менә урман ягыннан "шарт!" итеп атып җибәрделәр . Ни күрим, янымда әле генә бер яралыны бәйләп яткан удмурт малае Константин Матюхин, күзләрен акайтып, тын да алмыйча гөрселдәп җиргә ауды. Чигәсен тишкән. Шәп егет иде. Гражданкада вакытта дискотекада берәүне кыйнаган өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан ул. Аннары сәгать төзәтүче булып эшләгән. Хатыны, ике баласы бар. Утыз биштә иде, бахыр.

    — Получай! - Капитан Шевальчук автоматтан сиптерә.

    Без дә сиптерәбез. Тик кая сиптергәнебезне генә белмибез.

    ... Команда яңгырый:

    — Атуны туктатырга! Патроннарны саклагыз.

    Тынлык. Тагын көтәбез. Хәлләр кәкәй: снайпер телгә килде. Якында гына ышыкланырдай урын да юк. Мин Шевальчукның җилкәсенә терәлеп диярлек ятам. Еш-еш сулый, куллары да калтырый иде ахрысы. Берничә тапкыр бинокльдән карарга итте, булдыра алмады.

    — Үҗәт нәрсәләр - диде ул, минем якка күз атып. — Исән калып булырмы — белмим.

    Командир да шундый шик белдергәч, эчем суынып китте. Алай да сер бирмим, аны да, үземне дә юатырга тырышам:

    — Калабыз, алла бирсә!

    — Алла хәббәр ничек тәрҗемә ителә?

    — Ул Аллаһ бөек дигән сүзне аңлата.

    — Син аллага ышанасыңмы?

    — Ышанам. Бигрәк тә хәзер ышана башладым.

    — Мин дә ышанам, — Шевальчук елмаеп куйды. — Менә без икебез дә аллага ышанабыз, ә үзебез кеше үтерәбез... Акча өчен... Каһәр суккан акча! Алла түгел, акча идарә итә безнең белән. Галиҗанәб акча! Галиҗанәб булса да төшкә тизәк булып керә.

    Командир тынып калды. Тәмәке кабызып, тагын бинокльгә алынды.

    — Нәрсә, капитан, поговорим? — Кавказ акценты белән әйтелгән бу сүзләр рациядән яңгырады.

    —Кем бу?

    —Вертолет көтәбезме?—Боевиклар тәҗрибәле, безнең дулкынга кергәннәр. Бу кадәресе генә инде могҗиза түгел.

    —Көтәбезме, юкмы, анда синең ни эшең бар? — Шевальчукның тавышы гасабилы.

    — Өеңә кайтып китсәң иде син, капитан.

    — Өйрәтмә, каракүт!

    — Кемнеке нинди төстә икәнен соңыннан белербез . Аннары телеңне дә кисеп алырга булыр.

    — Алдан кычкырган күкенең башы ярыла..

    — Гаярь командир булып чыктың әле син, — дип хихылдады боевик. — Инвалидом сделаю, клянусь Аллахом!

    —Элемтә өзелде. Урман ягыннан тагын снайпер телгә килде. Бу юлы ул капитанның үзенә төзәгән икән. Шевальчук, җилкәсен тотып, ыңгыраша-ыңгыраша йөзе белән җиргә капланды:

    — А-а-а...

    Капитанның ярасын бәйләп бетергәч, санинструктор Михаил Калапаев аның аптечкасыннан промедол эзләргә кереште. Бу наркотик һәркемнең индивидуль аптечкасында булырга тиеш.

    — Иптәш капитан, аптечкада сезнең промедолыгыз булырга тиеш, шуны таба алмыйм.

    — Яхшылап кара! — дип ыжылдады капитан, елак тавыш белән. Сөягенә тигән, шуңа сызлана.

    — Күпме карарга була инде. Юк ул монда! Ә минем сумкада запас калмады.

    Капитан, улап диярлек, минем артта яткан Савелийга эндәште:

    — Варламов!

    — ...

    — Варламов, дим!

    — Нәрсә булды?

    — Нәрсә булды, имеш. Отвечай как положено!

    — Тыңлыйм, иптәш капитан!

    — Аптечкадагы промедолны син урладыңмы?

    — Нинди промедолны?.. Юк миндә бернинди дә промедол!

    Варламовның наркоман икәнен беләбез, инде командирның аптечкасына да барып җиткән! Капитанның хәлен җиңеләйтергә теләп, барыбыз да үз аптечкаларыбызда актарынабыз.

    — Вот крыса! — Санинструктор зәһәрләнә. Варламов өстенә ташланды. — Хәзер мин сине...

    Миша кызу канлы егет, кечкенә генә гәүдәле булса да ачуын чыгарган кешенең ипи шүрлегенә менеп төшмичә калмый. Түгәрәк йөзле, сипкелле генә битле бу егет арабызда иң яше. Бер ай элек кенә срочник иде, контракт төзеп тагын бер ел хезмәт итәргә булган. Пермь ягыннан, ахрысы. Миндә Себер татарлары каны бар дип мактанырга яраткангамы, аңа "татарин" дигән кушамат тагылып калды. Шул рәвешле, безнең взводта, миннән кала, тагын бер "татар" барлыкка килде.

    — Отставить!.. — Капитан еш-еш сулый. Чибәр йөзе инде зәңгәрләнеп калган. — Ни эшләргә җыенасың, Калапаев?.. Тукта!

    Соңрак алынды санинструкторга, ул инде снайпер күзәткәнен дә онытып Варламовның йөзен төя.

    — Үтерәм, мөртәт!

    — Җибәр. А-а-а!

    Наркоман, бу тикле кыйналуга чыдый алмыйча, автоматы белән биштәрен җиргә ташлап, үкерә-үкерә урманга таба чапты. Куркудан миңгерәүләнү галәмәте бу. Юкса аңа бөтенләй башка юнәлештә сызарга кирәк иде.

    Барыбыз да шаккатып аны күзәтәбез. Снайпер өчен бер дигән форсат бу. Санинструктор Калапаев инде җиргә сеңде.

    — Варламов! — Акырып та берни барып чыкмагач, капитан сәламәт кулы белән автоматтан һавага атып җибәрде.

    Юк, Варламов безнең якка карамый да — һаман элдертүен белә. Урман авызына инде санаулы гына адымнар калды. Снайперның ни өчен атмавы аңлашыла, ул аны үзләре ягына чыгарга тели дип уйлый, ахрысы.

    — Стреляй! - Шевальчук сул ягында яткан Свиридовка Варламовны атып үтерергә куша. — Стреляй же! Анда аның барыбер башын өзәчәкләр.

    — Булдыра алмыйм, иптәш командир! — дип мыгырдады Свиридов, тотлыгып. — Бәлки акылына килер әле, ә?

    Петр Свиридов Екатеринбург малае, гражданкада машиналар урлаган, безнең взводта өченче көнен генә. Берничә ел төрмәдә утырган дип сөйләделәр.

    — Нинди акыл! — дип акырды капитан. — Күрмисеңмени, ул инде урманга җитеп бара!

    Шул мәлне арабыздан берәү атып җибәрде... Калапаев икән. Әллә тиде, әллә тимәде, Варламов инде күзгә күренми.

    ... Вертолетны көтәбез. Бер күзебез урманга, икенчесе һавага карый. Ике сәгать яттык. Җиргә инде караңгы төште. Күктә эре-эре йолдызлар кабынды. Гимнастеркаларыбыз кипшерә башласа да суык бөтен тәнне калтырата.

    Урман ягыннан тәмле шашлык исе килә башлады. Шулай да ышанмыйм, бу исне тамак ачу галәмәтедер дип юрап ятам. Шашлык исен башкалар да сизде.

    — Шашлык кыздыралар! - диде Петр, тел шартлатып.

    Берәү шаяртып куйды:

    — Варламовны кыздырмыйлардыр ич?

    Көлүче булмады.

    — Вертолет килгәч, аларның үзләреннән шашлык ясаячак!— Капитан Шевальчук теш шыгырдата. Йөзе ап-ак, шактый хәлсезләнгән. Миңа эндәшә:

    — Гафуров, барып карале, зинһар. Крыса булса да үзебезнеке бит. Бәлки исәндер?

    Нигә мине җибәрә? Калапаевны җибәрсен әнә, ботканы ул пешерде. Күңелдән генә сүгенә-сүгенә шуышып, урман тарафына юл тоттым.

    Үлән тездән, тирләгән маңгайга озынборыннар килеп сарыла. Борыным кычытып берничә тапкыр төчкереп тә алдым. Бара торгач икенче тарафкарак килеп чыкканмын икән. Бернишләр хәл юк, тагын шуышам. Борынны инде тәмле шашлык исе кытыклый. Димәк, вайнахлар еракта түгел. Сәлмәннекеләр кулына эләксәң, шундук әппәр итәчәкләр. Аныкылар бик рәхимсез дип сөйлиләр. Элегрәк чеченнарда әсирне бәрән кебек сую гадәте булмаган. Гарәпләрдән килгән гамәл бу. Нигә кирәк болай кылану? Хәер, сугыш шундый мәрхәмәтсез нәрсә, бер кансызлык икенче кансызлыкны тудыра. Ә кансызлык ике яктан да хәтәр.

    Хәл бетте. Урман авызына кадәр инде биш-алты гына адым калып бара. Автомат үзе генә дә ничә килограмм. Өстәге "лифчик" та ( без бронежилетны шулай дип атый идек) гер кебек авырайды. Башымны югарырак күтәреп карыйм. Күренми Варламов. Чалбарымның тез турысы тәмам юешьләнеп тишелеп чыккан. Беткән баш беткән дип кычкырып та карадым. Тынлык. "Кайда булыр бу адәм актыгы? — мәйтәм, эчем пошып. — Үле гәүдәсе булса да юк бит ичмаса".

    Сәгатемә күз салдым, сәгатькә якын шуышып йөрим икән. Кайтырга вакыт. Чүгәләбрәк йөгереп кайтсаң да булыр иде, снайперның төнлә күрә торган җайланмасы булуы ихтимал. Аларда бөтен нәрсә дә заманча. Без һаман да кирпеч кадәр рация белән йөрибез, ә боевикларның кулында — спутник аша элемтәгә керә торган кәрәзле телефон.

    Тагын күтәрелеп карыйм... Нәрсә бу? Каршыга сәер генә бер шәүлә килә. Кеше дисәң, мөгезе бар, хайван дисәң, бер дә хайванга охшамаган. Шундук җиргә сеңдем. Үзем дер-дер калтырыйм. Каршыга боевик чыгып басса да болай шөлләмәс идем. Ятам көтеп.

    Якыная... Автоматны предохранительдән төшердем. Өскә ташланса бөтен магазинны утыртып бетерергә исәп . Чү!.. Ап-ачык ишетәм: мәэлди бит бу серле җан иясе! Кәҗәме?.. Кәҗә арткы тоякларга басып йөрмәс. Яхшылабрак карасам, Варламов икән! Йөрешеннән таныдым: үрдәк кебек әле бер, әле икенче якка янтаеп атлый.

    — Варламов! — дип пышылдыйм тегеңә.

    Ишетми. Өстендә кәҗә тиресе, кулында сумка. һаман мәэлдәвен белә:

    — М-ә-ә...

    Тагын бер эндәшкәч, ниһаять, туктап калды.

    — Башыңны күтәрмә, мине күзәтәләр! — дип пышылдады наркоман.

    — Нигә мәэлдисең?

    — Исән калу шарты шундый, юкса аркага пуля утыртачаклар.

    Аңлашылды, "козел" ясаганнар контрактниктан. Ул мәэлди-мәэлди алга атлавын белсен, ә миңа шуышырга кирәк. Көләсе генә килә, каһәр!

    ... Варламовың шәүләсе күренми башлады — безнекеләр янына килеп җитте, ахры. Шаркылдап көлгән тавышлар монда кадәр ишетелә.

    Бераздан мин дә шуышып килеп җиттем. Арка тулы шабыр тир, суга чумып алсаң да болай юешләнмәс идең. Күрәм, барысы да нәрсәдер чәйнәп ята.

    — Әхәт, әйдә, шашлык аша!

    — Нинди шашлык? — мәйтәм.

    — Боевиклар күчтәнәчкә кәҗә ите җибәргән.

    — Ә-ә...

    Шул мәлне тагын рация телгә килде:

    — Каты яраладымы, командир? — Элемтәдә тагын теге боевик.

    — Нәрсә кирәк?

    — Мин анда сиңа бераз морфий да җибәргән идем. Без барыбыз да адәм балалары, рәхәтен күр.

    — Нинди морфий?

    — Ха-ха-ха!.. — дип көлде боевик. — Бирмәдемени? Шулай дип уйлаган идем мин аны. Ну, козел! Син аның беләгенә кара, наркоман бит ул. Шундый яугирләр белән безнең җиргә конституцион тәртип урнаштырырга килдеңме?

    Варламовның сытык тавышы ишетелде:

    — Миндә ул морфий, иптәш командир.

    Аның янында яткан берәү кычкыра:

    — Штан төбенә тыгып куйган ул аны, иптәш капитан!

    — Сволочь! — Шевальчук тешен шыкырдатып куйды. - Исән-сау кайтып җитик әле...

    Калапаев морфийны кадагач, командирның кәефе яхшырып китте.

    — Спасибо, — диде капитан, рация төймәсенә басып. Әлеге дә баягы боевик белән элемтәгә кергән икән. .

    — Җиви, дарагой.

    Шевальчукның боевикка рәхмәт әйтүенә берәү дә гаҗәпләнмәде. Мондый чакта шайтанга да рәхмәт укырсың. Аннары безнең чеченнарга үчебез дә юк бит. Һәркемнең үз каланчасы: чеченнар үз җирләре өчен сугыша, без үзебезнең җир өчен сугышабыз. Дөресрәге, күбрәк җир өчен түгел, акча өчен сугышабыз инде без.

    Төн уртасында күктә хәрби вертолет гүләве ишетелде. "Ми-8" вертолеты! Сәгатенә ике йөз илле чакрым чамасы ара уза торган бу куәтле очкычтан боевиклар нык курка. Аның ракеталарыннан качып котылганнар бик сирәк. Вертолетның габарит утлары сүнгән, чөнки аларның дошман өчен бер дигән мишень булып куюы ихтимал.

    Капитан Шевальчук һавага сигнал ракетасы очырды. Бирә хәзер боевикларга вертолет кирәкләрен!

    Очкыч инде безнең өстә бөтерелә. Нигә боевикларны утка тотмый? Координаталар бирелгән ләбаса... Боеприпасы юк! Һаман да шул хәерчелек инде. Бичара Рәсәй, боевиклар өчен ике-өч ракета таба алмаган!

    Вертолет җиргә төшеп утырырга ашыкмый кебек. Күпме бөтерелергә була?! Шикләнәдер, безнең урында Рәсәй солдаты киеменә киенгән боевиклар булуы да ихтимал бит. Ләкин бу шикләнү аңа бик кыйммәткә төшәчәк Урманда яшеренеп яткан боевиклар өчен бер дигән мишень ул.

    Шулай булды да. Боевиклар бер-бер артлы ике ракета җибәрүгә очкычка ут капты. Пилот нигә сикерми? Тигезлеген югалткан вертолет, берничә тапкыр чайкалып куйды да, ухылдап җиргә кадалды. Көчле шартлаудан бөтен дөнья яктырып китте. Тирә-юньгә бөтерелә-бөтерелә вертолет калдыклары оча. Берничә утлы тимер кисәге без яшеренеп яткан урынга да шапылдап килеп төште. Пилотттан бернәрсә дә калмагандыр инде, барып йөрүнең файдасы юк. Шаккатып бу мәхшәрне күзәтеп ятабыз. Һәммәсен бер генә уй борчый: ничек кайтып җитәрбез? Янда авыр яралылар да бар бит.

    Рациядән боевик тавышы ишетелә:

    — Ха-ха-ха!.. Вертолет өчен гафу итегез, егетләр. Безгә китәргә вакыт. Тау белән тау гына очрашмый диләр, бәлки тагын очрашырбыз әле.

    Боевиклар сүздә торды, снайпер безне бүтән борчымады. Яралыларны "Ваз" машинасына ничек сыйдырганбыздыр, белмим, аларны капитан Шевальчук белән озатып җибәрдек. Рульгә санинструктор Миша Калапаев утырды. Ә безгә исән кайтып җитү өчен һәр тарафтан үлем белән янаган чокыр-чакырлы, пычрак, тар тау юллары буйлап тагын бер тәүлек атларга кирәк иде әле.

    Таң аткач

    Тәрәзәдән көн яктысы төшә башлады. Кәбир мәрхүмә Ркыясы чигеп биргән ак пәрдәне шудырып, газ плитәсенә тагын чәй куйды. Аракы шактый башка бәргән. Алай да арганлык сизелми. Бүген ул эшкә бармаска булды. Зәм-зәм суына хирес булмаса да, аның тагын эчәсе килә иде. Ә эчмәгән кешедә аракы һәрвакыт бар. Әхәт тә йокларга уйламый, ахрысы, суыткыч өстендәге радиоалгычны кабызып, заманча җыр-музыка эзли.

    — Сүндер әле шуны, — диде Кәбир, көл савытындагы тәмәке төпчекләрен чиләккә бушатып. — Хәзер яңадан чәй пешерәм... Гранулированный. Яхшы сорт түгел инде, салкын суга салсаң да төсе чыга.

    — Ярамаган тагын, — диде Әхәт, радиоалгычны сүндереп. — Рәсәй Көнбатыш базарына әверелеп бара, энекәш. Бөтен узмас товарны безгә җибәрә капиталистлар. Буш ботыннан баш тартып караган идек тә, Америка әнә ничек тавыш чыгарды! Чак кына икътисади блокада ясамадылар үзебезгә.

    Кәбир аның сүзләрен җөпләп куйды:

    — "Буш" ботын ашый-ашый кошчылык фабрикаларын таркатып бетердек инде. Минем бер танышымның улы шуны ашап хастаханәгә эләкте әнә. Бизләре шешә, ди. Ә үзәк телевидение, "Буш" боты сәламәтлеккә зыянлы түгел дип, көне-төне лаф ора. Ул ботны ашап Америка белән мөнәсәбәтләрне бозарга теләмибезме — белмим.

    — Төкереп бирә Америка синең мөнәсәбәтләреңә. Җае чыгуга, ул яңадан безгә арты белән борылып басачак.

    — Эшләр болайрак барса, безгә инде тиздән терлекчелек белән игенчелектән дә баш тартырга туры килмәгәе. Үзе товар җитештермәгән дәүләт тора-бара башка бер дәүләтнең колониясенә әверелә

    Өстәл астыннан тагын бер шешә аракы чыкты. Икәүләп берәр стакан күтәреп куйгач, Әхәт скрипкада уйнап җырлап җибәрде:


    Газиз башлар, газиз башлар,

    Бәләкәй туры ат юл башлар,

    Бу озын гомерләр эчендә

    Әллә ни күрер бу башлар.


    Җырга Кәбир дә кушылды:


    Ике дә егет печән чаба,

    Үтәр дә үтмәс чалгысы.

    Үтәр иде дә чалгысы,

    Йөрәгендә дөнья кайгысы

    Бу җырны аларга кечкенә вакытта Герман сугышында булган сукыр Ярми бабалары өйрәткән иде. Җырның башка өлеше инде онытылган, күпме гомер узган бит. Йөз яшькә кадәр яшәде, бахыр. Соңгы ун елын гел урын өстендә ятып үткәрде.

    — Шушы әче суны эчә-эчә, без дә синең белән кяфергә әверелеп барабыз, абый, — диде Кәбир. — Аракы урыс кешесе өчен ризык кебек ул. Ә безнең корсакка аракы килешми. Игътибар иткәнең бардыр, татар кешесе аракы эчсә, йә сугыша башлый, йә балтага тотына. Ни өчен дисеңме? Чөнки безнең ата-бабаларыбыз аракы эчмәгән, татарның геннарында аракының агулы тәэсиренә каршы иммунитет юк. Америка индеецлары да әнә аракыдан кырылып бетеп бара. Хәзер аларда бу иң зур милли проблема.

    Әхәт кул гына селтәде:

    — Кырылсак кырылырбыз инде. Без ауропалашкан халык. Милли гореф-гадәтләрне саклап калам дип бикләнеп ятып булмый. Чит мәдәният, яшәү рәвеше өеңә телевизор аша булса да килеп керәчәк. Французлар маладис ичмасам. Анда җәмәгатьчелек урыннарында чит ил музыкасын әйләндергән кешеләргә шәпләп кенә штраф чәпиләр. Ә бездә нәрсә? "Татар ашлары" ресторанында да, чәйханәдә дә, урамда да милли җырлар урынына урысча блатной җырлар яңгырый.

    — Менә син үзеңнең кызың белән очрашкач, Чечняда нишләп йөрдем дип җавап бирәсең инде? Акча эшләдем дипме?

    — Ә нигә яшерергә? Медаль бар, мин аның өчен хәзер герой.

    — Илдә шундый геройлар күп булганга шәп буын үсеп килә бездә. Балалар бакчасында эшләүче күрше хатыны сөйләп торды. Аларда тәрбияләнүче алты яшьлек бер малайның әтисе Чечняда булып кайткан. Берәү белән салып утырганда, "зачистка" вакытында унике яшьлек чечен малаен һәм аның әтисен үтерүе белән мактанган бу. Тәмам исереп беткәч, Чечнядан алып кайткан акчаны идәнгә чәчеп ыргыткан. Янәсе, күрегез, мин нинди бай! Теге бала моның барысын да ишетеп-күреп калган. Икенче көнне балалар бакчасына килгәч, әйтә икән тәрбияче апасына: " Илнар минем тубымны тартып алды. Мин аларның өйләренә лимонка ыргытачакмын. Илнар белән аның әтисен үтергән өчен Мәскәү миңа күп итеп акча бирәчәк".

    — Һы, булачак башкисәр үсә, ә! Юк, мин кызыма Чечняда булдым дип әйтмәячәкмен. Син бит минем акча өчен китмәгәнне беләсең. Биргәч, аласың инде! — Юлда йөреп инде болай да алҗыган Әхәтнең күзләре ачылмый башлаган иде. Ул, терсәгенә таянып утырган хәлдә, майкасындагы медальне суырып алып юынтык су чиләгенә ыргытты. — Акчалары да кирәк түгел, медальләре дә үзләренә булсын. Мин берәүне дә терәп атмадым. Атышканда кемне дә булса үтергәнмендер , бәлки

    — Кирәк түгел иде безгә бу сугыш, абый. Чеченның үз иленнән сөрелгән дәһшәтле елларны тарих яхшы хәтерли. Кырым татарларын да әнә шулай илсез-җирсез калдырды советлар. Мәскәү хәйләкәр, ул чечен халкын диндәш туганнары белән дошманлаштырырга тели. Үзбәкләр әнә Совет власте чорында Урта Азия чүлләрендә гайрәт чәчкән Татбригаданы безгә әле дә гафу итә алмый. Союз таркалгач, татарны да шәпләп кенә сөрделәр үз җирләреннән. Бүген менә шундый бригадалар Чечня җиренә агыла. Гомере буе кем өчендер чапкан татар. Үзе турында гына уйларга оныткан. Ә исенә килгәч соң булган. Баксаң, дәүләт тә калмаган, элекке гаярьлек белән горурлык та сүнеп бара. Без Роальд Сәгъдиевләр, Рудольф Нуриевлар белән горурланабыз. Алар да гомер буе татар өчен түгел, кем өчендер чапкан. Һаман да шулай каядыр чабуыбызны дәвам итәбез. Ел да ят халыкка хезмәт итә торган урыс телле балалар үстереп бирәбез. Күке йомыркасын борынлаткан кош кебек безнең милләт.

    Әхәт аны инде тыңламый, ул өстәлгә башын куеп йокыга киткән. Кәбир үзе дә көчкә генә аягында басып тора иде. Алай да абыйсын караватка алып барып салырга иренмәде.

    — Фронтовик, — диде ул, елмаеп, һәм Әхәтнең башыннан сыйпады. — Ашатмаганнар икән үзеңне генераллар, гел сөяк тә, тире генә калгансың.

    Чиләктәге менә-менә түгеләм дип торган юынтык суны урамга чыгарып түккәч, Кәбир, ишекне дә бикләргә онытып, иске диванга сузылып ятты. " Иртәгә махмыр булачак, — дип уйлады ул, йокыга китә барып. — Хатыны кайтканын әйтмәдем инде. Әхәттән хәбәр булмагач, үтергәннәр дип уйлагандыр. Витясын да үзе белән өстерәп кайткан бит, юләр. Алдан кисәтеп куймыйча булмый, юкса үтерешәчәкләр".

    Моңсу хәбәр

    ...Әхәт белән Кәбир сәгать унда гына уянды. Шәп кенә макмыр төшсә дә баш төзәтмәделәр, сүзсез генә чәй эчеп утырдылар. Кәбир өстәлгә прәннек белән кәнфит чыгарып куйды.

    — Чәйне сыек ясагансың, — диде Әхәт. — Чефир ясап бир, зинһар.

    — Болай да агарынып утырасың, йөрәгеңә килешмәс бит.

    — Нервадан ул. Әллә нинди начар төшләр күреп бетердем. Имеш, Грозныйда мәетләр демонстрация оештырган. Мине утта яндырмакчы булалар. Баганага бәйләп, аяк астыма өелгән чыбык-чабыкка ут төрткәч кенә уянып киттем.

    — Төштә ут күрү һава алышынуга була. Бүген көн аяз булырга охшаган.

    Әхәт чефирны шикәрсез генә эчте.

    — Менә шулай көн дә чефир эчә идек без тегендә, — диде ул. — Минем медаль кайда икән?

    Кәбир гаҗәпсенде:

    — Хәтерләмисеңмени?

    — Күбрәк эчелгән, баш эшләми.

    — Юынтык су чиләгенә ыргыттың син аны.

    — Кайда ул чиләк?

    — Чыгарып түктем.

    — Булган икән хәлләр.

    — Соң, кирәк түгел миңа, дидең ич.

    — Кирәген кирәк инде ул, аны тагып министрга керәсе бар.

    Алар урамга чыгып юынтык су түгә торган чокырның рәшәткәле капкачы аша медальне күзләргә тотындылар. Ләкин анда пычтырдашып кача башлаган күселәрдән кала берни дә күренмәде.

    — Агып киткән, — диде Кәбир, өмет өзеп. — Хәзер күселәр тагып йөриячәк инде аны.

    Әхәтнең кәефе кырылды. Шушы медаль аның язмышын хәл итәргә мөмкин.

    — Ярый, таныклыгы бар әле, — диде ул, кул селтәп. — Киттек!

    Мунча ягып кергәч, Әхәт Шәмәрлегә кайтырга әзерләнә башлады. Гимнастеркасы белән чалбарын юып тормады, кибеткә барып өр-яңа ак күлмәк, костюм, ботинка, кызы Гөлиягә зур гына плюш аю, әти-әнисенә прәннек, кәнфит ише күчтәнәчләр сатып алды. Энесенә дә бер күлмәк бүләк итте. Акча бирмәкче иде, Кәбир алмады. Нинди акча икәнен белгәнгә алмады. Мөселман, имеш! Алмаса соң, акчаның исе юк, Әхәткә күбрәк калыр. Нидер яшерә аннан энесе. Кайту турында сүз чыккач, бәлки тагын бер-ике көн торырсың, дигән булды бит. Юк, Гөлияне күрүгә үк бер генә минут та тормаячак ул Казанда. Анда бит аның йорт-җире калды. Квартирант кызлар нишләп яткандыр. Чит кеше чит кеше инде, аларга ышанып бетеп булмый, эт оясы ясап ятмагайлары. "Казан — Вятка Аланы" поезды кичке сәгать сигездә кузгалып китәргә тиеш. Әле дүрт-биш сәгать вакыт бар.

    Әхәт җыена башлагач, Кәбир читтән генә сүз башлады:

    — Абый, син әйтмәгәнгә ачуланма инде... — Сүзен әйтеп бетерә алмады, йөзен читкә борды.

    — Нигә туктап калдың? — диде Әхәт. — Кичәдән бирле нәрсәдер әйтергә телисең инде миңа.

    — Сәрия Казанда түгел, ул Шәмәрлегә кайтып китте.

    Әхәтнең күзләрендә шатлык очкыны кабынды.

    — Менә бу яңалык!.. Бигрәк әйбәт!

    — Үзе генә түгел ул анда.

    — Ничек үзе генә түгел?— Әхәтнең йөзе үзгәреп китте.

    — Витя да шунда... Алар бит сине хәбәрсез югалган дип уйлыйлар.

    — Оятсыз икән Сәрия, — дип мыгырдады фронтовик, күзләренә яшь тыгылып. — Менә күрәселәрең булса.

    Кичке якта алар икәүләшеп вокзалга киттеләр. Берәр круҗка сыра эчеп куйгач, Әхәт энесен кочаклап алды.

    — Ярый, сау бул, энекәш!

    — Исән кайтып җит, — диде Кәбир, аны аркасыннан сөеп. — Кайткач юләрлек эшләп ташлама.

    — Күз күрер.

    — Сүз бир миңа.

    — Ә сүземдә тора алмасам?

    — Ярый, сүз бирде дип уйла.

    Поезд кузгалып киткәч, Кәбир шактый вакыт перронда басып торды. " Менә бит язмыш ниләр кыйлана, — дип уйлады ул, хәер сорашып йөргән чегән балаларын күзәтеп. — Ләүхелмәхфүзеңә язылган булгач, түзәргә туры килә инде. Үзе башлады бит барысын да. Егылып эчә башламаган булса, Сәриясе ташлап киткән булыр идемени".




        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    повесть на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх