• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Әче балан

    (повесть)

    Аучылар аптырашта

    Таң беленеп килә иде. Урман авызына чабып килеп кергән ана бүре утрау-утрау булып үсеп утырган абагалар арасына сеңде. Аның артыннан ук бөтен киек-җанварны уятып, мылтыклы өч адәм заты төялгән бишекле мотоцикл күренде. Алар мотоциклдан да төшеп тормыйча, сүгенә-сүгенә һәр тарафка утлы ядрә яудыра башладылар. Әле монда, әле тегендә чәрдәкләнгән нарат ботаклары сыгылып төшә, өлгерә башлаган күркәләр шабыр-шобыр җиргә коела.

    Мылтык тавышыннан бүренең тыны кысылды, колаклары тонды. Инде чыдар әмәле калмыйча сикереп торам дигәндә, якындагы чикләвек куагы астыннан кечкенә генә шәүлә сикереп чыкты да, чыелдап, аның сыртына ауды. «Син каян килеп чыктың әле, имгәк!» — дип уйлады ул, гасабиланып. Аннары, тыныңны да чыгарасы булма дигәндәй, ырылдап куйды. Алгы тәпиеннән чыжылдап кан аккан мәхлук бүредән курыкмады, киресенчә, аннан яклау сорагандай, тагын да якынрак елышты. Бу ана бүрегә бик сәер тоелды. Аучылар киткәч тотып ашар дип тә курыкмый. Бүренең яраланган хайванга тимәгәнен яхшы белә, димәк. Бу — алар өчен язылмаган канун. Үзен хөрмәт иткән бүре үлем хәлендә яткан корбанын һәрвакыт әйләнеп узар. Ул каты колакның канлы тәпиен яларга кереште. Хәлсезләнә бара, бичара, озак яшәмәс.

    Дуамалланып аргач, аучылар, тәмәке кабызып, бытыр-бытыр сөйләшә башлады:

    — Качты, мәлгунь!

    — Ата бүрене бик җиңел эләктергәннәр иде, ә бусы хәйләкәр. Адәм акыллары бар үзендә. Дүрт сарыкны буды бит

    — Менә замана, бүре үрчесә, илгә афәт килә, дигән борынгылар.

    — Күптән килде инде безгә ул афәт, Горбачевың, Ельциның белән бергә килде.

    — Хак сүз әйтәсең, агайне. Хәзер көн туды исә — фаҗига. Бер тарафта конституцион тәртип урнаштырабыз дип, чечен халкын кыралар, икенче тарафта балалар утырган самолет җиргә кадала. Тәртип бетте илдә.

    — Теге Останкино манарасын әйтәм, көпә-көндез Мәскәү уртасында янып бетте бит! Инде Кремльгә генә ут төртәселәре калды.

    — Янса янсын, ачуым килмәгәе. Ул манараның януына минем бер дә исем китми. Гөнаһылы сүз булса да әйтим, агайнеләр, бераз сөенеп тә куйдым мин бу хәлгә. Бөтен кабих нәрсә менә шул манарадан килә инде. Балалар барында телевизор кабызып булмый хәзер, тәмам шайтан тартмасына әверелде.

    — Ә минем күптән телевизор караганым юк. Теге реклама дигәннәре белән канны эчтеләр-эчтеләр дә, бер көнне чыгырымнан-чыгып, тәрәзәдән үк томырдым. Көчләү бит бу, җәмәгать, турыдан-туры көчләү. Затлы телевизор иде, анасын. Акчасы жәл. Күпме ит әрәм булды. Аны сатып алыр өчен ике бозау суйган идем бит мин. Хатын тәмам канны эчте, ваткансың икән, яңасын сатып ал, ди.

    — Балаларыбызны үзебез саклап кала алмасак, дәүләт аларны берничек тә саклап кала алмас. Хәзер аның бөтен белгәне адәм баласын төрмәгә утыртудан гына гыйбарәт. Заманы шундый, ул үзе юлдан яздыру белән шөгыльләнә хәзер. Аңа ятимнәр дә, гарипләр дә, яхшы балалар да, начар балалар да, сугыш ветераннары да, хезмәт ветераннары да кирәк түгел. Халык үзенчә, ул үзенчә яши, вәт!

    — Әйтмә дә инде, тормышыбыз буталчык, киләчәгебез буталчык, аңнарыбыз да тәмам буталып бетте. Кемгә ышанырга белмәссең. Соң, ул телепрограммаларны шул ук ата-аналар оештырмыймыни?

    — Аларның балалары безнекеләр кебек телевизор янында акаеп утырмый, Америкада белем ала.

    —Әй монафыйк дөнья!

    — Сызды безнең ана бүре, — диде аучыларның берсе, сүзне икенчегә борып. — Кайтыйк булмаса, егетләр. Тиздән яп-якты булачак. Телсез Василийны уятыйк та тагын килик. Ул бер генә бүренең башына җитмәде инде. Рексны да үзе белән алса...

    — Бик дөрес. Иртән бүренең өнен табуы җиңелрәк. Бүре чыклы үлән өстендә эз калдыра.

    Аучылар фара яктысында якын-тирәдәге куаклыкларны тагын бер кат айкап чыктылар да үз тарафларына юл тоттылар.

    Мотоцикл тавышы тынгач, бүре шыңшып куйды. Ботын ядрә сыздырып узган икән. «Явызланды адәм баласы, — дип уйлады ул. — Бу кабих зат урмандагы киекне кырып бетермәгән булса, без шундый ач булыр идекмени? Безнең дә ашыйсыбыз, җирдә үз дәвамыбызны калдырасыбыз килә. Без бу фани дөньяга бүре булып килүебез белән бәхетсез, ә ул адәм булып килүе белән. Үз койрыгын тешләп өзгән елан ул. Күпме афәт алып килде җиргә! Урам этләре авыл башындагы чүплектә актарынып йөри — кыяфәтләренә карап торырга куркыныч. Кайсында тимрәү, кайсы борчалы, кабыргалары гына күренеп тора. Алар шундый мескен язмышка лаекмыни? Эт токымы гомер бакый адәм баласына тугрылыклы хезмәт итте. Ә ул, кирәге калмагач, аны урамга чыгарып ыргытты. Адәм баласы хәзер үзе дә чүплектә казына. Тук заман булса да, ачлар заманы җитте. Ә бүреләр кешегә беркайчан да ышанмады да, хезмәт тә итмәде. Ул бүген дә бүре, ул үзенең бүрелегенә хыянәт итмәде».

    Җан бирә башлаган каты колакның тәне тартыша башлады. Бик яшь иде әле ул. Җәйнең рәхәтен күрә алмады, бичара. Аны бераз күзәтеп утыргач, бүре таныш сукмак исен алып, аксаклый-аксаклый, үз өненә юл тотты.

    Күк йөзе инде шактый яктырды. Бүрекәйләр дүрт күзләп көтә булыр. Ау барып чыкмады, үзе дә ач ана бүре. Имчәкләрендә азмы-күпме сөт бар әле, кичкә кадәр чыдарлар. Бүре түземле булырга тиеш. Бүген төнлә ул яңадан ауга чыгачак. Аучылар озак көттермәс, тагын эзләп чыгулары ихтимал. Шуңа күрә өнне алыштырып өлгерергә кирәк. Араларында теге телсез адәм дә булса, эшләр харап. Бик күп бүренең башына җитте ул. Ата бүрене дә ул үтерде. Тиресен бакча башына — колгага элеп куйды, хаин. Ана бүре бүген аның бөтен сарыкларын буып чыгарга тиеш. Эте дә бик гаярь телсезнең, бүре исен бер чакрымнан сизеп ала.

    Алдагы төндә ана бүре төш күргән иде. Имеш, ата бүрене чебеннәр сарып алган. Чебеннәр адәмчә сүгенә-сүгенә аның күзләрен чокыйлар. Ата бүре бәргәләнә, чәбәләнә, ана бүрене ярдәмгә чакыра. Ярдәм итә алмады, әллә каян болыт булып кара козгыннар очып килделәр дә ата бүренең эчен актарып ташладылар. Менә шуңа күрә дә ул бүген телсезгә генә түгел, бертуктаусыз тешләшкән кигәвеннәрдән алып, агач башларында сайраган кошларга да ачулы һәм нәфрәтле иде.

    Шактый озак барды ана бүре. Тирән ерганакка якынлашкач, иснәнә-иснәнә тирә-юньгә күз салды. Абай булу зыян итмәс. Бер елны адәм затлары аларны өннәре янында саклап торганнар. Көчкә качып котылдылар. Тик әле яңа гына йөрергә өйрәнә башлаган дүрт балалары гына харап булды. Ана бүре аксап калды, ядрә аның алгы тәпиен чәрдәкләгән иде. Соңрак, яшь бүреләрне эзләп килделәр алар. Барысын да пычак белән суеп киткәннәр иде. Менә шуңа үч итеп, алар ата бүре белән колхоз фермаларындагы һәм шәхси хуҗалыклардагы сарыкларга һөҗүм итә башладылар.

    Якында гына шикле җан әсәре күренми. Яр буенда үсеп утырган артыш куагы яныннан мыштым гына керпе узып бара. Аны болай гына тешләп булмас, кечкенә генә булса да батыр хайван. Куркыныч килсә, туп кебек йомарлана да, мыш-мыш килеп, борынга энә белән төртә башлый. Ерганак астында чишмә суы ага, шунда төртеп төшерсәң, ул шундук биреләчәк. Бер генә керпене суга тәгәрәтмәде инде ана бүре. Аркасы суга тиюгә үк корсагы белән әйләнеп ята, ахмак. Ашардай әллә ние юк инде, итенә караганда мәшәкате күбрәк була. Алай да буш кул белән кайту түгел.


    Бала күңеле далада

    Кунак бүлмәсендәге стена сәгате иртәнге икене сукса да, Баязит йокыга китә алмады. Юкса авылдан бик арып кайткан иде. Анда аның сиксән яшьлек карт әнисе яши. Атна буе печән чапты, түбәдәге шиферны алыштырды. Картайгач, йокы кача икән ул. Кайвакыт бер төндә әллә ниләр уйлап бетерәсең. Пенсиягә чыккач, Әлфиясе белән авылда яшәргә хыяллана иде Баязит. Тик бу хыял инде беркайчан да тормышка ашмаячак. Җиде-сигез ай элек Әлфиянең күкрәгеннән яман шеш таптылар. Иртәрәк килгән булса, котыласы булган икән. Ә хәзер вакыты узган. Нинди генә табибларга мөрәҗәгать итмәделәр, ләкин кайда да хөкем карары бер: «Хатыныгыз өметсез, күп булса, ике-өч ай яшәр!» Кырык ел бергә гомер иткән хатыныңның тиздән үләсен белеп яшәү яман икән. Иң якын туганына караганда да кадерлерәк аның Әлфиясе. Икәүләп тыныч картлык турында хыялландылар бит, һәм менә сиңа! Уллары Альбертны күпме акча түгеп медицина институтына урнаштырдылар. Ике генә ел йөреп калган «Жигули»ен да, буяу цехын да сатарга мәҗбүр булды Баязит. Ләкин малай укымады, урамда җил куып йөрде. Икешәр-өчәр көн кайтмыйча йөри. Бүген дә кайтмады. Язын армиягә китәргә тиеш иде Альберт. Ләкин Әлфиясе, малаеңны Чечняга җибәрүләрен телисең мәллә, дип теңкәгә тигәч, Баязит, хәрби комиссариатка барып таныш-белешләре аркылы Альберт өчен отсрочка алды. Хәзер Әлфия үзе дә үкенә. Болай йөрсә, малайлары, һичшиксез, төрмә белән бетерәчәк. Ун-унбиш көн элек берәү исемен әйтмичә генә: «Улыгыз төнге клубларда бутала, наркотиклар сата, сутенерлык белән шөгыльләнә», — дип шылтыраткач, Баязит ышанмаган иде. Өйдән Әлфиянең алтын балдаклары юкка чыга башлагач кына шиге калмады. Сөйләшеп тә караган иде, ыжылдап каршы әйтә башлый: «Не учи, я уже совершеннолетний!» — дип, авызны гына каплап куя. Кыскасы, эт токымыннан булды бу малай. Әлфия үлеп котылыр, ә Баязитка нәрсә эшләргә?

    Ничек шулай килеп чыкты соң әле? Альберт менә-менә үсеп җитәм дигәндә генә бер-бер артлы командировкалар башланды. Торгынлык елларында ул экологик яктан чиста буяу уйлап тапкан иде. Шуның өстенә җил дә, яңгыр да, кояш та алмый үзен. Бер буядың исә, йөз ел тора. Инде егерме еллап вакыт узды, Кәчемир авылында ул буяган мәчет манарасы бүген дә әллә каян кычкырып тора. Илдә яңа җилләр исеп киткәч, буяуга патент алырга теләде, юл куймадылар. Исең китәр, үз ачышын Кытайга кадәр барып сатты. Алдылар бит, акчасын да шәп түләделәр. Озакламый безнекеләр бу буяуны Кытайдан сатып алачак. Буяуның даны еракларга таралды, Татарстанда гына түгел, аннан читтә яшәүче татарлар да сорап килә башлады. Шуңа күрә Баязит буяу җитештерә торган махсус цех ачты. Буяуны ул мәчетләр өчен генә җитештерде, аларны да үзе генә буяды. Туган авылындагы яңа мәчет манарасын да буярга уйлаган иде, тормышлар кыек китте. Эш белән мавыкты шул, кирәгеннән артык мавыкты. Ә бала, акчага тилмермәсә дә, әтисез үсте. Хәзерге акылы булса, аны бер генә минутка да ташламас иде. Казанда гына түгел, район үзәкләрендә дә унике-унөч яшьлек балалар сыра эчә башлаган заман бу. Аракы белән тәмәкесе дә шунда. Тумас борын тәмәке тарталар, тумас борын аракы чөмерәләр хәзер яшьләр. Чак кына күздән ычкындырдыңмы, балаңны югалттым дип уйла. Казандагы мәктәпләрнең берсендә әнә өченче класс баласы дәрескә исереп кергән. Балалар дәрес барганда да кәрт сугып утыралар. Имеш-мимеш түгел, чынбарлык бу. Балаңны урамга чыгарырга куркып торган кара чынбарлык. Җинаятьчел төркемнәрдән котылса, наркоман итәләр, наркоманнардан котылса, үтереп китәләр. Күрше Әхәт зарланып торды, балаңны урамга чыгарып җибәргәндә сугышка озаткандай буласың, ди, ул кайтып җиткәнче, йә инфаркт аласың, йә бөтенләй аягыңны сузасың, ди. Үзгәрде ил. Ичмаса, демократик җәмгыять төзибез, дип мактанмасыннар иде. Өч яшь кешенең берсе наркоман булган дәүләтнең нинди киләчәге булсын! Мондый җитәкчеләрне тотып атарга кирәк. Хәер, халкы нинди, җитәкчесе дә шундый. Лаек без үзебезнең җитәкчеләргә.

    — Атасы... Атасы, дим! — Әлфия тавышы. Ыңгыраша, бәгырь.

    — Әү, җаным?

    — Укол кирәк... Үләрмен инде мин.

    « И бәгърем, әле кайчан гына нинди матур идең бит син! — дип уйлады Баязит, хатыны янына чүгәләп. — Менә нишләтә яман шеш, тәмам бетерендең, әбигә әверелдең».

    Аның сабый кебек кычкырып елыйсы килә башлады, ләкин... елый алмады. Бәгырь таш булып катты дигәннәре шул буладыр инде. Тонык кына янган торшер яктысында хатынының йөзендә улы чалымнарын күргәч, анда хәтта ачу һәм үпкә хисе кузгалды. Балага бер сүз дә әйтергә ярамады шул. Кычкыра башласа, Әлфия аннан да уздырып кычкырды, каешка алынса, ата белән бала арасындагы низаг ана белән ата арасындагы низагка әверелде. Альбертны татар мәктәбенә бирәм дигәч тә каршы килде. Имеш, урысча укысын, татар теле белән беркая да барып булмый. Нәтиҗәдә, ата-анасын санга да сукмый торган маңкорт үсеп җитте. Иман дигәннәре сөт белән генә түгел, тел белән дә керә икән ул. Туган мохитеннән аерылган баладан бик сирәк кенә кеше чыга — менә шундый ачы хакыйкатьне аңлады Баязит. Кем әйткән әле, маңкорт үз милләтен теләсә нинди кан дошманга караганда да күбрәк күрә алмый дип?

    Бервакыт Мәскәүдән поезд белән кайтып килгәндә шундый маңкорт белән сөйләшеп барган иде Баязит. Әңгәмәдәш шактый олы яшьләрдә, Воркута якларында шахтада эшләгән. Роберт исемле иде бугай. Бер кәлимә татарча сүз белми. Сораша, Татарстанда тормыш ничек тә, татарлар нигә мөстәкыйльлеккә омтыла? Аңлата алган кадәресен аңлатты Баязит, ләкин һич кенә дә аңларга теләмәде. Русиядән башка сез ачтан үләсез бит, ди. Белми ул Татарстанда күпчелек урыс авыллары булган җирдә алабута үскәнен. Хәзер авыл хуҗалыгында туксан тугыз процент татарлар эшли ләбаса.

    Гәпләшә торгач, маңкорт кинәт сорап куйды:

    — Карале, Волга аша күпер салганнар дип ишеткән идем, дөресме бу?

    — Бар андый күпер.

    — Волга дигәннән, сез дә аны Волга дип атыйсыздыр инде?

    — Юк, без аны Идел дибез.

    — Булмас, ниткән исем бу тагын? Волга элек-электән урыс елгасы булган. Аның татарча атамасы юк. Шыттырасың, брат!

    — Бар, абзый, аның татарча атамасы, бар! — диде Баязит, аның наданлыгына шаккатып. — Ә Волга дигән атаманың каян килеп чыкканын беләсеңме соң син?

    —Белмим.

    — Елга дигән сүздән килеп чыккан ул. Шулай булгач, Волганы урыс атамасы, урыс елгасы дип әйтеп буламы?

    Үпкәләде маңкорт. Мыгырдый-мыгырдый тамбурга тәмәке тартырга чыгып китте.

    — Националист! — Соңгы сүзе шундый булды аның.

    Баязит укол кадагач, Әлфиягә бераз җиңел булып китте. Хәер, әфьюн тудырган ялган халәт бу.

    — Нигә йокламыйсың, картым?

    — Авылда бүреләр барлыкка килгән, шуны уйлап ятам, — дип алдашты Баязит. —Телсез Василий бишесен аткан инде. Берсен һаман да тота алмыйлар. Ана бүре булырга тиеш, дип сөйләшәләр. Фермада ике сарыкны буып салган.

    — Бүре куркыныч хайван.

    — Дүрт аяклы бүредән курыкма син, хатын. Илдә ике аяклы бүреләр дә ишәйгәнннән-ишәя бара. Көн дә үтереш, көн дә талау. Гәзиттән укыган идем, Идел судан бер хатынның туракланган гәүдәсен тапканнар. Малае үтергән, наркоман булган, ди.

    Баязит, шундук улын искә төшереп, тынып калды. Тагын боза бит Әлфиянең йөрәген.

    Хатыны янә ыңгырашып куйды:

    — И замана-а!.. Альберт кайтмадымы?

    — Кайтмады шул, анасы, кайтмады-ы, — дип көрсенде Баязит, иңнәрен сикертеп. — Алып узды тәки.

    Әлфиянең күзләреннән яшь тәгәрәде.

    — Ана күңеле балада, бала күңеле далада... — дип уфтанды ул. — Балда-майда гына йөзде шул... Бала дигәннәрен табасы гына түгел икән.

    — Тынычлан, әнисе, — диде ир, аның башын сыйпап. — Улыбыз балигъ яшьтә, үз юлын үзе карасын инде.

    — Әйтүе генә җиңел, — Әлфиянең тавышы калтырап куйды. — Мин хәзер күбрәк синең өчен борчылам, атасы. Беләм мин Альбертның нинди юлда йөргәнен.

    Баязит имәнеп китте.

    — Каян беләсең?

    — Бүген иртән, син авылда вакытта, бакча күршесе Кадрия керде, ул сөйләде... Картым, бәлки соң түгелдер? Әллә милициягә мөрәҗәгать итәсеңме?

    — Исәп бар иде... Ләкин наркоманнан кеше ясап булмый, хатын. Андый кешенең ике генә юлы бар. Берсе — төрмә, икенчесе — кабер.

    Әлфия үксеп-үксеп еларга тотынды.

    — Шулай белә торып балабызны юк итәбезмени?

    — Ярый, иртәгә наркология диспансерына барып сөйләшермен. Тик моның өчен аның үз теләге булу кирәк, анасы. Аның белән хәзер бөтенләй сөйләшеп булмый.

    — Сөйләшергә тырыш инде, картым, сөйләшергә тырыш. Кайткач, үзем дә сөйләшеп карармын.

    Авыр тынлык урнашты.

    — Балабыз өчен дә куркам, синең өчен дә куркам, — диде Әлфия, янә телгә килеп. — Мин үлгәч...

    — Юкны сөйләмә, Әлфия, Алла боерса, терелерсең. — Теле шулай дисә дә, Баязит аның тереләчәгенә инде ышанмый.

    — Мин үлгәч, шәһәрдә калма, — дип дәвам итте Әлфия. — Фатирыбыз зур. Аны алыштыр да авылдан йорт сатып ал. Баланы ташлама. Өметсез шайтан гына була. Аннары сиңа тагын бер сүзем бар, картым. Тик, зинһар, үпкәләмә.

    — Үпкәләмим, әйт сүзеңне.

    — Мин үлгәч... Кадриягә өйлән.

    — Нәрсә? — Баязит бу сүзләрне ишетергә һич тә әзер түгел иде. Аһ, бу хатын-кызны! Каян сизгән аның Кадрияне ошатканын? Ошатса да, аңа өйләнергә дигән уе юк иде.

    —Син ни сөйлисең, хатын? Андый сүз буламыни?

    — Була икән шул, картым, була. Кадрия әйбәт хатын, аның белән югалмассың. Аннары, ул балага да күз-колак булып торыр. Ә хәзер утны сүндер, әтисе, мин бик ардым.

    Баязит, торшерны сүндереп, ашханә бүлмәсенә узды. «Прима» тәмәкесен кабызгач, ул тәрәзәгә караган хәлдә уйга чумды. «Кадрия... Чыннан да, уңган-булган хатын. Ирсез булса да, бакчасында бер дигән коттедж салдырды. Һәм нинди акчага диген? Хастаханәдә нянька гына булып эшли бит үзе. Юк, юк, Кадрия турында уйларга иртәрәк. Турысын гына әйткәндә, Әлфиягә карата намуссызлык, хыянәт бу!»

    Шулай уйланып утырганда, ишектә кыңгырау яңгырады. Баязит, суыткыч өстендәге будильникка күз салып, кашын җыерды. Иртәнге сәгать өч, Альберт бу! Әнисе авырып ятканны да аңламый, мөртәт!

    Ишекне ачуга, башына күн куртка кигән Альберт чак кына әтисен төртеп екмыйча, ашханә бүлмәсенә атлады.

    — Уф, умираю, ашыйсым килә! — диде ул, газ плитәсе өстендә торган кәстрүлнең капкачын ачып. — У-у, голубцы! Кем пешерде?

    — Кадрия апаң ясап калдырган, пешерүен үзем пешердем.

    Альберт әтисенә күтәрелеп тә карамыйча, кәбестә яфрагына төреп пешерелгән итле дөгене тәлинкәгә тутырды да өстәл артына килеп кунаклады. Күзләре — кып-кызыл. Димәк, тагын нидер җиффәрткән.

    — Кайда булдың? — диде Баязит, гасабилануын сиздермәскә тырышып.

    — Кайда булыйм инде, дискотекада, конечно.

    — Төнге дискотекага йөрер өчен акча кирәк, ә син беркайда да эшләмисең, — Бу юлы Баязит инде тавышын күтәрә төште. — Туктатырга кирәк бу төнге йөрүләрне, юкса...

    — Син нәрсә, мине юкка өстерәлеп йөри дип уйлыйсың мәллә? Малость подрабатываю инде.

    Шул мәлне ишектә тагын кыңгырау яңгырады. Альберт сикереп торып ишеккә атлады.

    — Ну, сколько можно тебя ждать, Альберт! — Хатын-кыз тавышы.

    — Не ори, отец услышит! Сейчас выйду.

    — Деньги достал?

    — Откуда?

    — Ты же обещал.

    — Ух, черт тебя носит!

    — Смотри, эти ребята не шутят.

    — Знаю. Подожди еще чуть-чуть.

    Төнге кунакны чыгарып җибәргәч, Альберт янә өстәл артына килеп утырды. Ашау онытылды.

    —Әти, өч йөз тәңкә одолжи, пожалуйста, — диде ул, тәлинкәне читкә этеп.

    — Аның кадәр акча миндә юк. Булса да бирмәс идем. Кем иде ул?

    — Бер таныш хатын шунда, — дип мыгырдады Альберт. — Күрше подъездда тора, Светлана исемле. «Арена»да кассир булып эшли. Может, күргәнең дә бардыр әле... Өч йөз тәңкә... Бәлки, әнинеке бардыр, ә?

    — Оятыңа көч килмәсме? Авыру әниеңә син үзең акча алып кайтырга тиеш.

    — Да, хәлләр кәкәй... Кем уйлап тапкан бу акчаны, ә? Сиңа төкерек кенә бит инде ул. Иртәгә минаны сиңа алты йөз тәңкә итеп кайтарып бирәм.

    — Әфьюн сатыпмы?

    — Нәрсә? — Альберт күзләрен зур итеп ачып әтисенә карады. — Син ни сөйлисең, әти?

    — Күрсәт әле беләгеңне!

    — Ә нигә мин аны сиңа күрсәтергә тиеш? Син нәрсә, мине чыннан да наркоман дип уйлыйсыңмы?

    — Куркасыңмы? Нигә күрсәтмисең?

    Альберт комач кебек кызарып чыкты.

    — Ярый, бу турыда башка көнне сөйләшербез. Ә хәзер миңа өч йөз тәңкә акча кирәк.

    — Сиңа дәваланырга кирәк, улым.

    — Әкият сөйләмә әле! Миңа акча кирәк. Синең өчен төкерек кенә бит инде ул, әти.

    — Элек төкерек кенә иде, ә хәзер минем өчен дә зур акча. Син миндә Әндри казнасы бар дип белдеңме?! Сине укырга кертәм дип, мин буяу җитештерү цехын ябарга мәҗбүр булдым. Институтны ташлап, атаңның йөз кырык мең сумын суга салдың син! Хәзер мин эшсез, аңладыңмы?! Бар, анаңның хәлен белеп чык!

    — Бирмисең, значит?! — диде Альберт, кызганнан-кыза барып.

    —Иплерәк сөйләш! Мин сиңа иптәш малай түгел!

    — Ә-ә, шулаймы? Алайса, мин киттем!

    — Син беркая да китмисең!

    Альберт әтисен этеп-төртеп диярлек ишеккә таба атлады.

    — Не злись, озак тормыйм, тиз кайтам.

    Үзгәрсә дә үзгәрә икән адәм баласы. Кара син бу тәрене! Әрәм тамак! Гәүдәләре лепердәп тора, эшлексезлектән икенче ияге үсә башлаган. Юк, бу инде элекке Альберт түгел.

    Ишек «шап!» итеп ябылгач, Баязит, идәнгә төкереп, үз бүлмәсенә кереп китте.

    Йокы кермәде аңа. Ирексездән әллә ничек кенә үзенең яшьлек елларын искә төшерде.

    Әтидән баш тартырга?

    ... Илле икенче елның июнь ахыры. Бер атнадан Свердловски шәһәренең медицина институтында диплом тапшырырга тиешләр. Әмма ректор күрсәтмәсе буенча, бүген төштән соң унсигезенче группаны комсомол җыелышына җыйдылар. Юкка түгел инде бу, димәк, нидер булган. Чөнки менә-менә таралышабыз дип торган бер мәлдә, комсомол җыелышы оештыру барысына да гайре табигый хәл булып тоелды. Кемгәдер, ни өчендер, диплом бирмәячәкләр икән, дигән имеш-мимеш тә таралып өлгергән иде студентлар арасында.

    Җыелышка институтның комсомол секретаре Порфирий Рыков белән ректор Василий Янович та керде. Утырышны ректор башлап җибәрде. Чыгышы белән ул яһүд. Студентлар җитмешне узып барган бу профессорның лекцияләрен аеруча яратып тыңлыйлар. Һәм аларның аны беркайчан да мондый басынкы, агарынган кыяфәттә күргәннәре юк иде.

    — Иптәшләр, — диде ректор, кашын җыерып. — Бүген безнең институтта ЧП. Калганын сезгә комсомол секретаре җиткерер.

    Аннары, ул Порфирий Рыковның колагына нидер әйтеп, авыру кеше сыман чайкала-чайкала чыгып китте.

    Комсомол секретаре — баскан эзеннән ут чыгардай зур гәүдәле урыс егете — бу юлы бик җебеп кенә сүз башлады:

    — Бер сүз белән әйткәндә, егетләр, безнең арада утыручы ике студентка диплом бирелмәячәк.

    Әлеге хәбәрдән студентлар бер мәлгә тынып калды. Аннары аяк тыпырдату, сызгырыш башланды.

    — Беспредел!

    — Анысы нәрсә өчен тагын?

    — Ха-ха-ха! Биш ел черәшеп укыганнан соңмы?

    — Кемнәр алар?

    Комсомол секретаре, тирләгән маңгаен пиджак җиңе белән сыпырып, ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде:

    — Хәзер әйтәм. Алар... Баязит Сафин һәм Әлфия Шәмукова.

    Аудиториядә үле тынлык урнашты.

    —Во дают!.. Медалистка диплом бирмиләр!

    —Нәрсә өчен?

    —Моразум!

    Тагын аяк тыпырдату, сызгырыш башланды.

    — Туктатыгыз тәртипсезлекне!– дип кычкырды комсомол секретаре, өстәлгә йодрык сугып. — Башта тыңлап бетерегез, аннары хет... МГБның нәрсә икәнен барыгыз да беләсездер инде?

    — Һе, кем белми аны? Министерство госбезопасности!

    — Дө-рес, бик дөрес! — дип дәвам итте комсомол секретаре. — Бүген иртән МГБдан сигнал килде: унсигезенче группа студентлары Баязит Сафин белән Әлфия Шәмукова, безнең югары уку йортына документлар тапшырганда, анкеталарын дөрес тутырмаганнар.

    — Туган елларын бутаганнар микәнни?

    — Ха-ха-ха!

    — Көлмәгез, көләргә әле иртәрәк. — Комсомол секретаре бармагы белән артта утырган ике студентка ишарә ясады. — Сафин, басыгыз! Сез дә басыгыз, иптәш Шәмукова!

    Имәнеп калган егет белән кыз теләр-теләмәс кенә торып бастылар.

    — Мин дөресен сөйлимме? — Комсомол секретаре йөзен чытып куйды.

    Тегеләр җавап урынына иңнәрен генә сикерттеләр.

    — Нигә җавап бирмисез? — Рыков кызып ук китте. — Әтиләрегез халык дошманы булуын нигә анкетага теркәмәдегез? Комсомол кешегә алдашырга ярамый.

    Тагын тынлык. Беренче булып Баязит телгә килде:

    — Минем әтием халык дошманы түгел.

    — Димәк, синеңчә, безнең дәүләт куркынычсызлыгы органнары ялгышкан? — Рыков каһкаһә белән елмаеп куйды.

    — Әйе, ялгышкан шул, — дип мыгырдады Баязит. — Бик беләсегез килсә, анда да безнең кебек үк ике аяклы, ике куллы кешеләр эшли.

    — Телеңә салынма. Ә син, Шәмукова, нәрсә әйтерсең?

    —...

    — Телеңне йоттың мәллә? Җавап бир!

    Әлфия җавап бирмәде. Аның зырылдап башы әйләнә иде.

    — Ярый, буласы булган. Һәрхәлдә, мин үзем сезне чын комсомолецлар дип саный идем. Әтиләр өчен балалар җавап бирми. Шулай да сез бүген, менә шушы җыелышта, әтиләрегездән баш тартырга тиеш. Күрсәтмә шундый. Юкса дипломны төшегездә дә күрмәячәксез.

    — Ничек, ничек? — Баязитның күзләреннән яшь бәреп чыкты. — Әтидән баш тартырга?.. Үз әтиемнән?.. Минем әтием халык дошманы түгел!

    Ул арада Әлфия, елап җибәреп, аудиториядән йөгереп чыгып китте. Моны күреп, Баязит та аңа иярде.

    Чыгышы белән Чиләбе өлкәсеннән булган озын кара толымлы бу кыз Баязитның йөрәген инде беренче курстан ук җилкендерә иде. Әмма оялу хисе һәрвакыт җиңеп килде. Ничәмә-ничә тапкыр омтылып карады ул аңа мәхәббәттә аңлашырга, тик берничек тә булдыра алмады. Ниндидер сәер көч телен бәйли дә куя! Хәер, Әлфия аның өчен матурлыгы белән генә түгел, башка ягы белән дә чын идеал иде. Алдынгы комсомолка, отличница! Ә ул кем? Халык дошманы малае. Укуы да уртача гына. Шуларны уйлый да кимсенә, бетеренә, үзен аңа лаексыз дип хис итә иде Базит.

    Әлфияне зур гына ерганак аша салынган асылмалы күпер өстендә куып җитте ул. Бу юлы — гаҗәп! — оялып тормады, җайлы гына сүз башлады:

    — Әлфия, син борчылма. Ул дипломны тозлап куймаслар бит инде, быел бирмәсәләр, икенче елны бирерләр.

    Чем-кара күзләрен аска юнәлткән кыз инде еламый иде. Нечкә иреннәрен тешләп, кырыс кына җавап бирде:

    — Минем әтием халык дошманы түгел. Ул завод директоры иде. Парторгны кулга алгач, Сталинга хат язды. Берничә көннән үзен дә алып киттеләр.

    — Мин ышанам сиңа, Әлфия. Син дә миңа ышан. Минем әтием дә халык дошманы түгел. Район газетасы редакторы иде ул. Газетаның бер санында Сталинград дигән сүзнең «р» хәрефе төшеп калган да Сталин гад дигән сүз килеп чыккан. Шуның өчен утырттылар.

    Әлфиянең хәзер беркеме дә юк икән. Әтисе кулга алынгач, әнисе бу хәсрәткә чыдый алмыйча асылынган. Озакламый, Әлфияне фатирыннан да куып чыгарганнар. Свердловскида ул әнисенең сеңлесендә яши иде.

    Нинди генә фаҗигале булса да, ул көнне Баязит һәрвакыт сагынып искә ала. Беренче кочаклашу, беренче үбешү, беренче елашулар... Ул йолдызлар әле дә күз алдында тора. Андый серле, якты, матур йолдызлар күк йөзендә инде беркайчан да булмас... Алар өчен булмас.

    Иртәнге якта Әлфиянең апасына кайтып чәй эчтеләр. Аннары институтка бардылар. Тагын үгетләү, тагын куркыту.

    Шулай кабинеттан кабинетка йөри торгач, бер атна вакыт узып китте. Дипломны тәки бирмәделәр. Дөрес, Свердловски медицина институтында укыганлыклары турында белешмә бирелде бирелүен.

    Өметләр өзелде. Икәүләп Чыбыклыга — Баязитның әнисе янына кайтып киттеләр. Анда озак тормадылар, ике-өч көнгә җитәрлек азык-төлек алдылар да Казанга юл тоттылар.

    Әлфия мең бәлаләр белән булса да, шундагы хастаханәләрнең берсенә шәфкать туташы булып урнашты. Баязит егерме икенче заводта слесарь ярдәмчесе булып эшли башлады.

    Аннары илдә шактый үзгәрешләр булып алды, властька башта Хрущев, соңыннан Брежнев килде. Әлфиянең дә, Баязитның да әтиләрен реабилитацияләделәр. Ни гаҗәп, Свердловски медицина институтыннан, инде шактый күп вакыт узган, сезгә диплом бирә алмыйбыз, дигән җавап хаты килде. Шулай итеп, Әлфия хастаханәдә элеккечә шәфкать туташы булып калды, ә Баязит Казан химия-технология институтына укырга керде.

    Яши торгач, Альберт дөньяга килде. Авыр еллар иде. Кешедә фатирда яшәделәр. Хезмәт хакы ашауга гына җитеп бара. Ләкин акрынлап барысы да җайлана төште. Институтны тәмамлагач, Баязит фәнни-тикшеренү институтында эшли башлады. Башта тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Уңайлыклары булмаса да, барыбер үз куышың бит. Аннары Баязитны бүлек мөдире итеп куйдылар. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап эшләде. Берничә ачышы өчен акчалата премия белән дә бүләкләделәр. Әмма алар өчен иң зур бүләк — ике бүлмәле фатир булды.

    Менә шуларны искә төшереп ятты да Баязит, трамвайлар йөри башлагач кына йокыга китте. Дөресрәге, черем итүе генә иде бу аның. Чөнки уе тиз кайтам дип чыгып киткән улы Альберт янында иде.




        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    повесть на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх