• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Соңгы роман

    (фантастик хикәя)

    Ишектә кулына киң портфель тоткан Оризон күренгәч, видеотелефоннан сөйләшеп утырган Гортек, күзләрен экраннан алмыйча гына каршыдагы магнит кәнәфигә ымлады.

    — Әйе, ул риза, Ливон әфәнде, — диде Гортек трубкага.

    — Алайса, әсәр тиз арада басылырга тиеш.

    — Тырышырбыз.

    Экрандагы сурәт юкка чыкты. Гортек, тәрәзәдән төшкән кызыл кояш нурларыннан күзләрен чекерәйтеп, йомшак кәнәфигә чумган Оризонга мөрәҗәгать итте:

    — Синең турыда сөйләштек. Мин сине риза дидем.

    Тегенең йөзе кара янды.

    — Ә мин риза түгел, — диде ул һәм портфеленнән калын папка чыгарып өстәлгә ыргытты. — Бассагыз басасыз, басмасагыз... Мин романны бер генә юлын да үзгәртмәячәкмен!

    Гортек, папканы читкә этеп, тәмәке кабызды, авызыннан берничә төтен боҗрасы чыгаргач, тагын тыныч кына сүз башлады:

    — Миннән генә торса иде бу дөнья. Ливон әфәнде үз сүзеннән кире кайтмаячак. Син аның кем икәнен яхшы беләсең. Әсәреңнең чишелешен үзгәртүгә генә карап, синең иҗатыңа һичнинди зыян килмәячәк. Әллә ни үзгәртәсе юк бит. Калифорниядә җир тетри. Даниэл белән Нелли һәлак булалар да, вәссәлам. Үзең турында уйламасаң, хатының белән кызың турында уйла. Аларның инде бер ай кислород сулаганнары юк. Үзең дә көннән-көн саргаеп, кибеп барасы. Әсәрең басылып чыкса, син гаиләңне җиде-сигез елга кислород баллоннары белән тәэмин итәчәксең. Уйла, яхшылап уйла!

    — Уйлыйсы уйланган инде. — Язучы дерелдек тоткан куллары белән өстәлдә яткан сигараны алып, авызына капты. Кабызыйк әле.

    Гортек бармакларын шартлатып утчагарын кабызды да көрсенеп куйды:

    — Син минем иң яхшы дустым. Болай киреләнүең миңа һич тә ошамый. Әйт, нәрсә булды сиңа?

    — Беләсеңме, — диде Оризон, моңсу тавыш белән. — Бүген мине төне буе еладым.

    — Еладың? Нигә?

    — Кичә мин телеграмма алдым. Оризон куен кесәсеннән зәңгәрсу бланк чыгарып Гортекка сузды. — Укы, бәлки нәрсә дә булса аңларсың.

    Бүлмә хуҗасы күзлеген киде дә телеграмманы кычкырып укырга кереште:

    “Ашыгыч телеграмма.

    Г–12 галактикасы, Цефей йолдызлыгы. Кызыл йолдыз системасы, Тәхет планетасы. Канат шәһәренең 12 нче каты, язучы Оризон Вегога.

    Мөхтәрәм Вего әфәнде!

    Җирдә тикшеренү эшләре алып барганда, мин очраклы рәвештә “Нью-Йорк Таймс” газетасында басылган бер мәкаләгә игътибар иттем. Анда Чернобыль электр станциясендә булган шартлау турында сүз бара. Мәкаләдә сурәтләнгән фаҗигале вакыйгалар сезнең “Җансыз дөнья” дигән фантастик әсәрегез белән аваздаш. Икенче төрле әйткәндә, сез уйлап чыгарган Чернобыль электр станциясе, аның директоры Сергей Климов һәм башка бик күп персонажлар тормышта да бар. Сез җирлеләр язмышын язасыз дип уйлый мин. Бәлки, мин ялгышамдыр, барысы да ныклап ачыкланганчы яңа әсәр язмыйча торсагыз, мин бик шат булыр идем. Язуыгызны дәвам иткән очракта, ул сезнең кешелек дөньясына каршы эшләнгән чираттагы җинаятегезгә әверелергә мөмкин. Тагын бер гозерем бар: берәр яңа әсәрегез булса, аның бер нөсхәсен миңа җибәрегез әле. Аның ярдәмендә сезгә бәян иткән гөманымның дөреслеген раслый алырмын дип ышанам.

    Ихтирам белән экспедиция начальнигы Вукало Вуто.

    Җирдәге ел исәбе буенча 2050 ел, 11 май.

    Адресым: Киек Каз Юлы йолдызлыгы, Кояш системасы, җир, Минск шәһәре, ундүртенче өчпочмак.

    Телеграмманы укып чыккач, Гортек тирләп чыккан озын борынын кулъяулыгы белән сөртеп куйды.

    — Әкият! Син шуңа ышанасыңмы?

    — Ышанам.

    — Кызганыч. Мин сине мондый ук беркатлы дип уйламаган идем. Ә син җирлеләрнең безнең галактиканы яулап алырга җыенганнарын беләсеңме соң?

    — Белмим.

    — Аларга үз галактикалары гына аз, — дип сөйләнде Гортек, төкерекләрен чәчә-чәчә. — Бу җирлеләр безгә каршы хәтта мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дә провокацияләр ясаудан баш тартмыйлар! Фикер матди була алмый, Оризон. Моны безнең галимнәр инде күптән исбатладылар. Матдиләшкән сурәттә дә без моны аларга каршы кулланырга тиеш.

    — Ә гуманизм?

    — Бала-чага булма, Оризон. Монда икенең берсе генә: йә алар безне, йә без аларны! Безгә иң беренче нәүбәттә үзебез урында уйларга кирәк. Озын сүзнең кыскасы, әсәреңне бүген үк Ливон әфәнде әйткәнчә үзгәрт.

    — Үгетләмә мине, Гортек. Алар да бит безнең кебек үк Соляриус планетасыннан чыккан һомо сапиенслар. Аннары безгә дигән кислородны Җирдән ташуларын онытма.

    — Алайса, Калифорнияне Югославия яисә... теге ни... Мексика дип үзгәрт. Бу илләрнең атамаларын мин уйлап чыгардым, син түгел. Шулай булгач, Җирдә андый мәмләкәтләр була алмый. Мин бит синең кебек җирлеләр язмышын яза торган илаһи зат түгел. — Гортек соңгы сүзләргә каһкаһәле басым ясады.

    — Кем белгән, — диде Оризон, аның кыланышына һич тә үпкәләмичә.

    — Йә, килештекме?

    Оризон кашын җимерде.

    — Миңа акча кирәк, Гортек, ишетәсеңме, акча!

    — Димәк, син риза?

    — ...

    — Әсәреңне иртәгәдән дә артык тоткарлама. Юкса соңга калабыз. Мин инде болай да булдыра алган кадәрен эшләдем.

    — Кулъязманы синдә калдырам. Мин аның өтерен дә үзгәртмәячәкмен. Үзләре карасыннар.

    Оризон тәвәккәл рәвештә ишеккә атлады.

    — Китәсең?

    — Кызым янына — хастаханәгә барып кайтасы бар.

    — Ул авырыймыни?

    — Әйе. Кислород җитмәү аркасында. — Оризон чыгып китте.

    “Менә бит принциплар ни эшләтә, — дип уйлады Гортек, видеоселекторга иелеп. — Җәһәннәмдәге җирлеләр өчен хәсрәтләнә бит, тиле”.

    — Әмма!

    Экранда яшел чәчле, сары күзле сәркатип хатын сурәте күренде.

    — Тыңлыйм сезне.

    — Кереп чык әле минем яныма.

    Әмма озак көттермәде. Күбәләк кебек очып килеп керде дә, матур аякларын чалыштырып, әле яңа гына Оризон утырган кәнәфигә килеп кунаклады. Гортек аңа инде күптән битараф түгел. Әмма аңа, өйләнгән кеше буларак, бу матурлыкка читтән торып кына сокланырга кала. Чөнки бу планета законнары буенча, хатынга хыянәт кылган өчен үлем җәзасы бирелә.

    — Менә нәрсә, матурым. Бер әсәргә чак кына үзгәреш кертергә кирәк иде, — диде Гортек, аның дилбәр сынына сокланып.

    — Автор үзе булдыра алмыймыни?

    — Ул авырый, ә китапны инде баса башларга кирәк. Әсәрнең ахыры мондый булырга тиеш: Калифорниядә җир тетри һәм Даниел белән Нелли һәлак булалар. Булдыра алырсыңмы?

    — Әлбәттә, беренче тапкыр гына түгел бит инде, — диде Эмма, елмаеп. — Ә гонорары күпме булыр?

    — Син дигәндә, аяк идәндә инде, матурым, ким-хур булмассың.

    ...Бер атнадан “Мәхәббәт һәм нәфрәт” романы китап булып басылып чыкты. Гадәттә, мондый чакларда Оризон көнендә үк йөгереп килә иде. Ләкин бу юлы ул никтер күренмәде. Гортекны ниндидер бер борчу хисе биләп алды. Шуңа күрә ул кичекмәстән дустының фатирына шылтыратырга карар кылды.

    Видеостереотелефон экранында Оризонның елаудан шешенеп беткән хатыны күренгәч, Гортекның эче жу итеп куйды.

    — Исәнме, Лали! Ни булды?

    — Сез белмисезмени? — диде ачулы хатын, каш астыннан гына карап.

    — Юк, мин берни дә белмим. — Гортек хәтта тотлыгып куйды. — Бер-бер хәл булды мәллә?

    Лали, ике кулы белән битен каплап, сулкылдый-сулкылдый елап җибәрде.

    — Нигә җавап бирмисең, Лали?.. Ни булды?!

    — Ул... атылды, — диде хатын, телгә килеп.

    — Ничек инде атылды? Нәрсә өчен?

    — Нәрсә өчен икәнен син үзең дә бик яхшы беләсең.

    — Кайчан атылды?

    — Өченче көн... кичке якта.

    Гортек, видеостереотелефонны сүндереп, йөзе белән өстәлгә капланды.

    — Их-х, Оризон! — дип ыңгырашты ул, йодрыгы белән башын төеп.

    — Гортек әфәнде. — Эмма видеоселектордан эндәшә.

    Гортек көч-хәл белән башын күтәреп, төймәгә басты.

    — Нәрсә, Эмма?

    — “Галәм” гәзитенең бүгенге санын карап чыктыгызмы?

    — Юк, әле өлгермәдем.

    — Оризон Виго...

    — Беләм.

    Гортек өстәлдә яткан газетаны куркып кына кулына алды. Беренче биттә ул-бу юк: Үрмәкүч планетасы гуманоидлары Кыз йолдызлыгындагы ундүрт пульсар йолдызны урлаганнар. Икенче-өченче биттә дә әллә ни күренми. Андромеда томанлыгының Утлы боҗра планетасындагы параллель дөньялар арасында сугыш башлаган. Тәхет планетасына тиздән рәсми визит белән Аждаһа планетасы президенты киләчәк һәм башка шуның ише язмалар.

    Оризон турындагы мәкалә ундүртенче биттә иде. Шактый саллы күренә. Яртысыннан күбрәк өлеше аның тәрҗемәи хәлен һәм иҗатын яктыртуга багышланган. Калган өлешендә автор тузга язмаган төрле гөманнар кора:

    “Күренекле язучы Оризон Вигоның фаҗигале үлеме әлегә барыбыз өчен дә табышмак булып кала. Өчен көн аның фатирындагы өстәл тартмасыннан астронавт Вуколо Вутоның ашыгыч телеграммасы табылды. Ул күренекле язучыга Киек Каз йолдызлыгының Кояш системасындагы Җир планетасында яшәүче Даниел һәм Нелли исемле егет белән кызның исән-имин булулары һәм кавышулары турында яза. Телеграмманы ул “...мин хаклы булганмын” дигән сүзләр белән тәмамлый. Язучы бу җирлеләрне каян белә?

    Мәгълум булганча, аның Җирдә бер генә тапкыр да булганы юк. Мөгаен, анда язучының астраль тәне (рухы) булып кайткандыр. Әйтик, йоклаганда, һушын җуйганда... Галимнәрнең күпчелеге язучының үлемен аның Неллины яратуы һәм кызның башка кешегә кияүгә чыгуы белән бәйлиләр. Ләкин бу да бик ышандырмый. Табышмакны чишәргә Вуколо Вуто үзе генә ярдәм итә алыр иде. Кызганычка, ул кайтыр юлга чыккач, метеорит яңгырына юлыгып, үзенең экипажы белән һәлак булды.

    Тикшеренүләр дәвам итә”.

    Бүлмәдә һава җитми башлагач, Гортек урамга чыкты. Көндезге сәгать утызлар булуга гына карамастан (монда бер тәүлек кырык ике сәгатькә сузыла), ясалма кызыл кояш инде офыкка тәгәрәгән иде. Унбиш-егерме минуттан эңгер-меңгер башланачак. Ә бер сәгатьтән шәһәр төн пәрдәсе астында калыр.

    “Их, Оризон, — дип уйлады Гортек, бите буйлап аккан күз яшьләрен пиджәк җиңе белән сыпырып. — Үз башыңа ашыккансың икән. Барысы да син теләгәнчә булды бит. Калифорниядә җир тетрәгән, Даниел белән Нелли исән. Димәк, әсәрнең беренче эшләнеше үз көчендә кала. Эмма керткән төзәтмә тәкъдири көчкә ия түгел, кайтуга ук фантастик хикәя язам. Синең турыда, Оризон, җирлеләрнең бәхетле матур тормышы хакында. Бәлки, минем язганнарым да анда матди төс алыр”.

    Башка көннәрдә Гортек “МОБ1” (микроочкыч башмак) белән кайта иде. Әмма бу юлы, сул аякның гравитация табаны төшеп калу сәбәпле, магнитоплан трассасына юнәлде.

    Магнитопланда халык күп түгел иде. Үзе төшәргә тиешле Меркурий тукталышына җитәрәк, Гортек тамбурга чыкты. Анда бер исерек, пыш-пыш тәмәке тартып, вагон ишегенең алтын тоткасын сүтеп маташа иде. Яшел комбинезоннан үзе. Димәк. Җирдән килгән. Шәһәрдә хәзер алар бик еш күренәләр. Кайсы турист, кайсы аш эзләп килгән. Шулай да күпчелек чәчәк сату белән шөгыльләнә. Кояш системасыннан алып кайтылган умырзаялар Тәхет планетасында иң затлы бүләкләрдән санала. Мондагылары, ни гүзәл булмасыннар, синтетик сумала күбеге.

    Гортек егетне оялтырга теләде.

    — Нинди кыргыйлык! — диде ул, баш чайкап.

    Теге, сискәнеп, аңа таба борылды. Ялгызы булуын аңлап алгач, ул теш арасыннан гына сытып чыгарды:

    — Үз юлында бул, кәмшек танау!

    Гортек, эшнең кая таба барганын аңлап, диварга беркетелгән кара микрофон астындагы төймәгә басты.

    — Алло, полиция, — дип мыгырдады ул. — Унбишенче вагонда...

    Ташбәбәк аны, сүзен дә әйтеп бетерергә ирек бирмичә, ишекне китереп кысты.

    — Сез ни кыланасыз? — дип акырды агарынган Гортек, муенына батып кергән көчле бармакларны каерырга теләп. — Алыгыз миннән кулыгызны!

    Күзләрен кан баскан җирле, ике дә уйламыйча, көчле йодрыклары белән аның ике каш арасына китереп кундырды. Бичара Гортек шунда ук бер өнсез идәнгә тәгәрәде. Аннары ул үзенең эченә, башына типкәннәрен тойды. Калганын хәтерләми.

    Гортек хастаханәдә генә аңына килде. Игътибарлы шәфкать туташы аның хәлсез кыймылдаган иреннәреннән бердәнбер сүзне аңлый алды:

    — Каләм.

    Туташ гаҗәпләнде:

    — Каләм?

    — Бетерәм җирлеләрне, — диде ул, үтәли ярсып. Бу юлы аның тавышы гайрәтле яңгырады.

    Гортек бөтен үчен, ярсуын салып, кәгазьгә беренче сүзләрне төшерде: “Җир вакыты белән 2003 санәнең тугызынчы аенда Киек Каз юлы галактикасында Керле сары йолдыз (Кояш)...” Җирлеләрнең бәхетенә, “сүнде” дигән сүзне язганда, чамасыз нәфрәт басымына чыдый алмыйча, карандаш очы шартлап сынды. Карандашны кабат очлаганда, язучының ярсуы шактый сүрелгән иде инде.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх