• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Яхшыга юрыйк, Мингол

    (фантастик хикәя)

    Төштә бер центнерлы үрдәк, кыяр түтәлендә хикәя, агачта акча үстерү начарга булмас, Мингол, яхшыга юрыйк. Соңгы вакытта мин үзем дә бик сәер төшләр күрәм. Әйтик, кичә миңа менә мондый төш кергән иде.

    Имеш, Идел яры буйлап барам икән. Барам, барам шулай, бара торгач, балык тотып утырган бер урыс картына тап булам. Тыныч кына узып китәсе дә бит, юк шул, кызыксыну үзенекен итә.

    — Чиертәме, абзый? — дип сорыйм тегеннән.

    — Чиертә, пычагым, — ди бу йөзен бозып. Үзе һаман черт итеп суга төкерә. — Балык түгел, бака да юк монда.

    Комда аунап яткан күгәргән консерва банкаларын, су өстендә елтыраган май-мазут тапларын абайлагач, аңладым мин монда нигә бака да яшәмәгәнен.

    — Бир әле кармагыңны, — мәйтәм. — Үзем тотып карыйм әле. Яшь вакытта бик маһир идем мин бу эшкә.

    Ялындырып тормады, бирде. Бик эшлекле кыяфәт ясап, симез генә бер суалчанны кармакка киертеп куйдым да кармакны суга болгадым.

    Бер минут уза, ике минут... Берзаманны калкавычым выҗт итеп төпкә китмәсенме. И өстерим кармакны, и өстерим! Көчем җитмәгәнне күреп, теге хәсрәт балыкчы да булыша башлады!

    Өстерәп чыгардык тәки. Валлаһидыр газим, каршыбызда балык түгел, дер-дер калтырап иптәш Урманов басып тора! Су атасы дип уйларсың, өстеннән шыбырдап су ага.

    — Бәрәч, иптәш Урманов, сезме бу? — дим, исем китеп.

    — Мин, мин, Хәйри, — дип җавап бирә теге, елмайгандай итеп. Аннары елак-сытык тавыш белән ялвара башлый. — Харап итмә инде син мине, туган, кеше күзе күргәнче, тизрәк суга җибәрә күр, — ди.

    — Алай ярамас бит, — мәйтәм. — Кеше генә түгел, чебен дә үтергәнем юк минем. Әйдә, туган, рәхәтеңне әйт тә...

    Тегенең күзләре яшьләнде.

    — Син генә коткара алмассың инде мине, — ди. — Татарстаннан кудылар. Мәскәүдә дә рәт калмады. Гомер бакый Мәскәүгә хезмәт итеп яшәгән түрә бит мин. Шуны гафу итә алмыйлар. Хәзер менә кирәгем беткәч, Мәскәүгә дә ярамый башладым. Башка барыр урыным юк. Яшим дисәң, шул су астында гына яшәргә кала инде. Бөтен өмет гекә чепедә генә, якташ, — ди.

    — Анысы нәрсә була инде? — дим, колагымны тырпайтып.

    — Икенче төрле әйткәндә, путч була ул, Хәйри. Ягъни тиздән демократиягә кәнис булачак. Илдә янә коммунистик диктатура көтелә. Аннары менә синең кебек нахалларны Черек күлгә олактыра башлаячакбыз.

    Үлдем дә киттем шушы сүзләрдән.

    — Аллам сакласын, — мәйтәм, авыз сузым корып, — нинди нахал булыйм ди мин? Сезне кармакка эләктерү уемда да юк иде.

    — Беләм мин сине, — ди теге бармак белән янап. — Кайчан карасаң, шунда Ирек мәйданында “Азатлык!” дип кычкырып йөрисең. Капларбыз әле без, исән булсак, синең авызыңны, капларбы-ыз!

    Ачуым чыкты. Нәрсә булса да булыр дип, тоттым да болгадым тегене елгага.

    — Вәт әкәмәт, вәт әкәмә-әт! — дим, башымны чайкап. Ниләр генә булмый бу дөньяда. Ирексездән кеше үтердем бит, ә. Ни эшләргә? Шулай дип милициягә җәвит итәргәме? Бетә бугай газиз башкайларым.

    Шулай ух-вах килеп утырганда, су өстендә тегермән күсесенә охшаган иләмсез бер зат пәйда булды.

    — Кем чакырды мине? Мин булам Әкәмәт, — ди бу. Тавышы кемнеке дип әйтим соң? Ну, прәме Левитан инде менә!

    — Белмим, — дип мыгырдыйм, котым очып, — сине беркем дә чакырмады.

    — Алдашма, син чакырдың мине, — ди җирәнгеч зат. — Минем исемем Әкәмәт. Гыйфрит булам мин. Әйт кенә, теләсә нинди әмереңне үтәргә әзермен!

    Шулай дигәч, батыраеп киттем тагын.

    — Алайса, — дим тегеңә, важный кыяфәт ясап. — Мәскәүдә путч оештырган теге хәчтерүшләрне китер. Аларга бер-ике сорау бирәсем килә.

    — Була ул, — диде дә гыйфритем, җиргә сеңгән су кебек юк булды.

    Форсаттан файдаланып тәртә каерам дип торганда гына кайтты да җитте тәре баганасы! Муенына теге нине... вице-президент Чинаевны атландырган.

    Нихәл кыласың инде, Мәскәү кунагы белән әңгәмә корып җибәрдек. Сорау бирәм тегеңә, ызначит.

    — Нәрсә, агайне, демократия ошамый башладымы? — дим. — Яңадан коммунизм төзергә тотынабызмыни?

    — Аны без синнән башка гына төзербез инде, — дип җавап бирә путч башлыгы. — Тулада исәпсез-хисапсыз тимер беләзекләр ясаттык. Шуларның берсе синеке булыр, шаять. Монда балык тотып вакыт әрәм иткәнче өендә сохари киптереп утыруың яхшырак булыр.

    — Аһ, әле син шулаймы? — дим кызып китеп. Һәм аяк тибеп, гыйфриткә кычкырам. — Анда, су астында, Урмановка берүзенә генә күңелсездер, болга хәчтерүшне елгага!

    Гыйфрит бик уңайсызланды. Мескен генә тавыш чыгарып колагыма пышылдый:

    — Син мине гафу ит инде, хуҗам, — ди. — Мин үз туганыма кул күтәрә алмыйм инде, — ди.

    — Алайса, икегез дә күземнән югалыгыз! — дип ыжылдыйм тегеләргә. — Юкса...

    Күрәм, икесе дә юк булдылар. Җиһанны шомлы караңгылык басты. Яхшылабрак карасам, елга ярында түгел, урман аланында басып торам бит, каһәр. Якында гына бер кәҗә белән бер сарык казан асып учак ягалар.

    Килдем мин болар янына, Хәл-әхвәл сорашып алгач, сөйләшеп киттек. Бичаралар, бәйсез дәүләт төзергә җыеналар икән.

    — Гомер буе абзарда яшәп булмый ич, — диләр. — Хуҗа бүген нәрсә ашатыр, иртәгә кемгә сатып җибәрер дип яшәү дөрес хәл түгел. Ничә йөз еллар буена “мә” дип яшәдек, инде “мики-ки”, ягъни “минеке” дияргә дә вакыт җитте. Ошбу аланга дуңгызлар килгәнче безнең ата-бабаларыбыз яшәгән. Хәзер аны кире кайтарып алырга кирәк.

    Шул мәлне куаклар арасыннан мыркылдый-мыркылдый дуңгыз көтүе килеп чыкты.

    — Шушы үләтләр дә безнең урманда бәйсез дәүләт төзү-төземәү турында референдум үткәрергә җыеналар бит, ә, — дип көлделәр төнге кунаклар.

    — Үткәртмәбез!

    — Болай авыз ачып йөрсәк, үткәреп куюлары да ихтимал.

    — Хәл итик булмаса үзләрен!

    — Шәп булыр иде. Инде күптән кәҗә ите ашаган юк.

    Ниһаять, башлык сүз алды.

    — Тәңре безнең белән. Әгәр бу хәерчеләр бүре башы күрсәтсәләр, һич тә шүрләп калмагыз. Чүтәки үз урманыбызда тәртип урнаштырабыз бит.

    — Бетерәләр икән болар безне, — дип пышылдыйм кәҗә белән сарыкка. — Ычкыныйк без моннан тизрәк!

    Ә аларның исләрендә дә юк. Дуңгызлар ипләп кенә учакны боҗрага ала башлагач, кәҗә быгырдап торган казаннан бүре башы урынына симез генә дуңгыз ашы чыгарды.

    Моны күреп, кыргыйлар хәйран калдылар.

    — Комачауламыйк без боларга, — дип мыркылдады дуңгыз башлыгы. — Бусы инде бүре башы гына түгел. Үзебезне дә ашап куймагайлары.

    Үткәрсеннәр үзләренең референдумнарын. Юкса Карабахтан да кайнаррак булачак монда. Башка төрле җайларга кирәк бу юлы сарык белән кәҗәне.

    Дуңгызлар китеп баргач, күрәм, яңадан өйдә мин. Кемдер ишек дөбердәтә. Үзең беләсең, Овражная урамында яшим бит мин. Анда һәркемнең үз йорты.

    Чыгып ишекне ачтым. Яшь кенә бер егет көрәк сорый.

    — Машина застряла, дед. Ты уж извини, — ди.

    Яхшылабрак карасам, егет түгел, теге Әкәмәт булып чыкты бу. Әллә танымый, әллә танымаганга салыша... Бирдем мин моңа көрәкне.

    Кереп ятуым булды, яңадан дөбердәтәләр. Чыктым. Тик бу юлы ишекне ачарга кыймыйм. Көрәкне ишек янында калдырырга кушкан идем бит. Юньлелек белән йөрмидер бу гыйфрит, мин әйтәм.

    — Кем ул анда? — дип кычкырам тегеңә.

    — Бу мин — Лукьянов! — дип кычкыра берәү ишек артыннан.

    Коелдым да төштем, агайне. Әкәмәт алып килгәндер инде, бер-бер хәл кылырга җыеналардыр. Шулай да сер бирмим.

    — Нәрсә, алырга килдегезмени? — дип кычкырам төнге кунакка. — Алай гына ала алмассыз, кәмшек танаулар. Чинаевыгыз белән бергә сәнәккә эләргә лә күп сорамам!

    — Төнлә борчып йөргәнгә ачуланма инде, Хәйри, — ди бу мескен тавыш белән. — Иптәш Чинаев сиңа сохари киптерергә кушкан булган, шуны безгә биреп җибәрә алмассыңмы? Иртәгә аны да, мине дә “Бутыркага” ябачаклар, — ди.

    Беткән баш беткән, биреп җибәрим инде мин боларга бер капчык сохарины дип өйгә кереп киттем. Керсәм, өйдә түгел, Бауман урамында басып торам, имеш. Ул җыелган халык, исәбе-хисабы юк! Уртада нидер өелеп ята. Ипи дисәң ипи түгел, шоколадка да охшамаган.

    — Карале, агайне, нәрсә соң бу? — дип сорыйм берәүдән.

    Сәер нигъмәтне чәйнәп-чәйнәп тә йота алмаган адәм борын астыннан гына мыгырдап куйды:

    — Ильцин берите ыскульке влизит диде, суверенитетны йотабыз, туган.

    Барыбер йота алмады. Авызы кечкенәрәк шул. Гомере буе Мәскәүне туйдырган татарның авызы тәмам кечерәеп калган. Йота алучылар да булды булуын. Тик шундук косып чыгаралар. Әпәй түгел шул ул суверенитет, аны ашап булмый.

    Әлеге тамашадан туеп, тизрәк китеп бардым. Ни күзем күрим, китап нәшрияты янындарак өч яшүсмер асфальтта җәелеп утырган базык кына гәүдәле бер ирнең башына кирпеч белән сугалар. Ник бер ыңгырашып карасын! Берни булмагандай чарт-чорт көнбагыш ашап утыра.

    — Син нигә башыңа кирпеч белән суктырасың? — дип сорыйм тегеннән.

    — Импортный кирпеч кайтарткан идем, — ди бу. — Берәү сәвит кирпечен катыштырып җибәргән. Шуларны аеру белән мәшгульбез. Ватылганы сәвитнеке, ватылмаганы чит илнеке.

    — Болай башсыз да калырга була бит, — мәйтәм. — Аны башкача аерып булмыймыни?

    — Нинди баш турында сөйлисең син? — ди. — Безнең илдә башлы кеше буламыни?

    — Ничек инде булмасын, — мәйтәм, гаҗәпләнеп. — Әлбәттә була.

    — Була әбиеңнең әкияте! Башыбыз булса, мондый башсыз җәмгыять төзер идекмени без? Син яхшылабрак кара, кемдә дә булса баш барын күрәсең?

    — Тирә-юньгә күз салдым. Менә могҗиза, урам тутырык башсыз кешеләр йөри! Үземнең башым да әллә кая киткән. “Бетерә икән хатын, — дип уйлыйм, хәсрәткә батып. — Өйгә башсыз кайтып булмас, эзләргә кирәк”. Тик кайда онытып калдырганымны һич кенә дә хәтерләмим.

    Шулай аптырап торганда, янымнан кулына зур чумадан тоткан элекке СССР Оборона министры, Советлар Союзы маршалы мәрхүм Устинов узып бара.

    — Здравия желаю, иптәш маршал! — дим тегене сәламләп. — Кая юл тоттыгыз?

    — Тимер юл вокзалына, — дип җавап бирә Устинов. — Менә шушы чемоданны поезд белән Әфганстанга җибәрергә кирәк иде.

    — Нәҗибулла әфәндегә дигән медальләрдер инде, — мәйтәм.

    — Медальләрне җибәрдек инде, — ди бу. — Хәзер берничә мең кеше башы гына җибәрәсе калды.

    — Шаяртасыз, — дигән булам елмаеп. — Шуның кадәр кеше башы бер генә чумаданга сыеп бетмәс.

    — Нигә сыймасын? — ди Устинов, елмаеп. — Ышанмасаң, ачып кара!

    Чумадан эченә күз салдым да, имәнеп киттем. Кеше башының исәбе-хисабы юк, агайне, Күбесе унсигез-унтугыз яшьлек егетләр. Бу мөртәт минем башны да алып тыкмаган микән дип, шулар арасыннан үземнең башны күзләргә тотындым.

    — Нигә текәлеп каттың әле син? — дип иптәш маршал. — Әллә берәр танышыңның башы күрдеңме!

    — Таныш башлар юк-югын да, үземнең башны эзли идем әле, — мәйтәм. — Кайдадыр онытып калдырганмын каһәрне.

    — Борчылырлык урын юк, — ди теге эре кыланып, — җаның теләгәнен сайла!

    — Бик шат булыр идем дә, кесәмдә сукыр бер тиен дә юк, — мәйтәм.

    — Бушка бирәм, миннән бүләк булыр, — ди Устинов. — Безнең сәвит илендә кеше башыннан да арзан нәрсә юк, кирәк булса, тагын табам мин, — ди.

    Бик кыстагач, сайлап алдым мин бер башны. Тик күңел һаман тыныч түгел. Хатын танымаска мөмкин ич. Туктале, мәйтәм, ул эштә чагында өйдән эзләп карарга кирәк. Шунда онытып калдырганмындыр. Ә бусы запаска булыр. Безнең илдә ун башлы булу да комачау итмәс.

    Өйгә катып барышлый каршыма сәер зат килеп чыкты. Хатын-кыз дисәң, хатын-кыз, ир-ат дисәң, ир-ат түгел. Үзе ярым урысча, ярым татарча сөйләшә. Баксаң, бу безнең мәркәзебез Казан каласы дамавуе икән.

    — Син татармы? — дип сорый бу миннән.

    — Татар, — мәйтәм.

    — Тогда сними штаны, — ди домовой йөзен үзгәртеп. — Юкса яңадан: “Азатлык!” дип тавыш күтәрүең ихтимал.

    — Юк, юк, — дидем мин шундук хәйләгә керешеп. — Урыс мин. Әле генә Мәскәүдән кайтып төштем.

    — Шулаймыни? — Теге авызын ерды да сөенә-сөенә ыштанын төшерде. — Рәхим ит, брат!

    Менә шундый хәлләр, Мингол. Кыз-тәкә бит ул безнең фәхеш Казан. Мәскәүгә бирә, үзенекеләрне хөрә.

    Ярый дәвам итәм төшемне.

    Кайтып җиткәч, бөтен өйнең астын-өскә китердем. Табып кына булмый бит каһәрне! Инде бик аптырагач, бер-бер баш табылды дип хәбәр бирмәсләрме дигән өмет белән телевизорны кабыздым. Как раз “Вести” программасы бара. Юк, юанырлык һичбер хәбәр әйтмиләр.

    Менә берзаман экранда Ильцин күренде. Ни күзем белән күрим, өстәлнең бер читендә минем баш тора. Колаклары гына тырпаеп калган. Маңгаенда бәясе дә бар: “Мәскәүгә — бушлай”.

    — Татарны буйсындырдык, инде Чечняда тәртип урнаштырырга вакыт, — ди бу, зәһәр елмаеп.

    Инде ни эшләргә? Баш Мәскәүнеке, хатын эштә. Кайтып башыңны да югалтып йөри башладың дип пичтәрне төя башлаганчы чыгып качарга кирәк.

    Шулай гасабиланып арлы-бирле йөренә торгач, тәрәзәгә күз төште. Бусы инде һич акылга сыймый — йортым һавала эленеп тора!

    Тәрәзәне ачып тирә-юньгә күз салдым. Менә сиңа ичмаса могҗиза: берәү җир белән күк арасында йорт салып маташа.

    — Агайне, сиңа нәрсә, җир җитмиме? — дип кычкырам тегеңә.

    — И туган, дөньядан артта калгансың син, — дип җавап бирә теге. кайгылы тавыш белән. — Татарстан теге килешүгә кул куйды ич. Һава гына безнеке инде хәзер.

    Тәрәзәне ябам гына дигәндә, баш очымда хәрби вертолет пәйда булды. Бер хәрби башын тыгып кычкыра:

    — Әй, Хәйри, синдә запас башлар бар дип ишеткән идем, хакмы бу?

    — Бар барын, — мәйтәм. — Тик күп түгел, берәү генә.

    — Алайса, бир, — ди теге. — Мин Русиянең оборона министры Грачев булам. Тегендә, Чечняда, Конституцион тәртип урнаштырыр өчен как раз бер баш җитми.

    Алып болгадым мин моңа башны. Үз теләгең белән бирмәсәң, барыбер тартып алачак.

    Тәрәзәне шарт итеп ябып куйдым да караватка сузылып яттым.

    — Вәт әкәмәт, вәт әкәмә-әт! — мәйтәм.

    Шулай диюем булды, каршымда тагын теге Әкәмәт басып тора., Күзләре утлы күмер булып яна.

    — Кем чакырды мине? Мин булам Әкәмәт, — ди бу.

    — Бик вакытлы килдең, агайне, — дим моңа. — Башны һич эзләп таба алмыйм, булыша алмассыңмы?

    — Була ул! — диде дә гыйфрит, җиргә сеңгән су кебек юк булды.

    Керфек кагарга өлгермәдем, яңадан пәйда булды бит.

    Кулында — ике баш. Берсен таныдым. Минеке инде. Икенчесен менә һич кенә дә таный алмыйм.

    — Кайдан таптың минем башны? — дип сорыйм Әкәмәттән.

    — Кайдан булсын инде, чеченнар белән тауларга табан чигенеп барышы иде.

    — Афәрин, — дим, газиз башкаемны сыйпап. — Йөзгә кызыллык китермәгән, алайса.

    Ә баш нәрсә, үпкә белдерә:

    — Син, Хәйри, мине бүтән мәскәүлеләргә биреп җибәрә күрмә инде, — ди. — Барыбер качып китәчәкмен, — ди.

    — Юк, юк, мин сине бүтән беркайчан да, беркемгә дә бирмәячәкмен, — дим. — Аннары Әкәмәткә сөаль бирәм: — Ә бусы кем башы?

    — Генерал Воробьевныкы — ди гыйфрит. — Моздокны чеченнар утка тота башлагач, башын тумбочкага качырып куйган иде. Шуннан чәлдем. Кирәк булса, Грачевныкын да алып кайтып бирә алам. Ул һава һөҗүме башланганда, башын карават астына качырырга ярата.

    — Юк, юк, кирәк түгел, — мәйтәм, борынны җыерып. — Казанда экология болай да бик начар хәлдә.

    Менә берзаманны тәрәзә артында Ильцин йодрык болгап тора.

    — Аң бул, Хәйри, — ди. — Чечняны җиңгәч, синең йортында да Конституцион тәртип урнаштырырбыз, — ди.

    — Ай-һай, белмим шул, — дим, эчем пошып. — Чечня түгел бит ул минем хатын, аңа вертолет та, бомба да кирәк түгел, очып кына менеп атлана.

    — Ач ишекне, юкса ватып ачам, — дип кычкыра Ильцин.

    “Тукта, — мин әйтәм, — тавышы хатынныкы бит моның”. Уянып китсәм, Мәчтүрәкәем чыннан да тәрәзә шакылдата. Иртәнге сменадан кайтышы икән бәгырьнең.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх