• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Шомлы гасыр

    (фантастик хикәя)

    Ике меңенче елны бөтен дөньяны яулап алгач, Русия президенты Майновский Андромеда томанлыгындагы Туккүз планетасына катгый таләп җибәрде. Аның эчтәлеге мондый иде:

    Әй сез, ач күзләр!

    Туккүз планетасы элек-электән Русия җире булган. Әгәр тиз арада бөекросслар дәүләте составына кермәсәгез, башлыгыгызны Лефортово төрмәсенә утыртып, барыгызны да Монголиягә сөрәчәкмен. Татарларны кудык инде. Анда — сифилис, анда — пычрак.

    Әлеге таләпне алгач, зур җыелышка килгән аксөякләр арасында бәхәс купты. Берәүләр: “Шундый ерак урнашкан дөньяга да дәгъва белдерергә батырчылык иткәч, җирлеләр бик югары үсешкә ия инде, алар безне барыбер коллыкка төшерәчәкләр”, икенчеләре: “Һөҗүм башланганчы, үзебезгә көтмәгәндә генә сугыш башлап җибәрергә кирәк”, өченчеләре: “Әгәр бөтен Җир шарын яулап алган икән, Майновский тиле түгел. Аның белән кичекмәстән сөйләшүләр алып бара башлау һәм дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру дөресрәк булыр”, дигән фикердә тордылар.

    Бәхәс алты көн, алты төн дәвам итте.

    Җиденче көнне мәсьәлә тавышка куелды. Ниһаять, Җир президенты Майновский белән сөйләшүләр алып бара башларга кирәк, диючеләр төркеме җиңү яулады. Зур җыелыш Җиргә парламентер итеп көнкүреш министры Көн Карны җибәрергә булды. Ул Җирне яулап алган даһи юлбашчының бөек халкына бүләк итеп җылы кием-салым кәрванын да озатып барырга тиеш иде.

    Җыелыш тәмамлангач, Көн Кар хатыны Мәнмөн белән саубуллашырга дип туп-туры өенә чапты. Онытып җибәргән икән, Мәнмөне Кызыл планетада ике атнасыз кайтмаячак бит. Картаеп беткәч кенә университет тәмамлап йөргән була.

    Көн Карның тамагыннан аш узмады. Магнит караватка сузылып ятты да: “Уф, Алла, исән-сау кайтып җитеп булырмы?” — дип ыңгыраша башлады.

    — Әфәндем!

    Стереовидеотелефон экранында үзенең урынбасарын күргәч, Көн Кар җикеренеп әйтеп куйды:

    — Нәрсә кирәк?!

    — Га... гафу итегез, — диде урынбасар, мескен тавыш чыгарып. — Мин җылы кием-салым мәсьәләсендә шылтырата идем.

    — У-у, кара җан, сөенәсең инде, ә?! — Көн Кар йодрыгын болгый-болгый урыныннан сикереп торды. — Сине җибәрергә кирәк иде анда, сине-е! Күптән минем урынга утырырга хыялланасың инде!

    Урынбасарның чебен таеп егылырдай шома башында бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты.

    — Ыһм... теге ни, әфәндем...

    — Нәрсә, ни?! Сөйлә тизрәк!

    — Русиялеләр ничә аяклы, ничә куллы дип соравым иде. Шунсыз фабрикаларга фәрман юллап булмас бит.

    — Әнә галимнәр башлыгы Селем Калемгә шылтырат. Инде егетме ел буе телескоптан Җирне күзәтә. Ул барысын да белә торгандыр, — диде министр, суына төшеп. — Бер атнадан ике миллион данә тун, өч миллионлап итек, дүрт миллион данә бүрек әзер булсын. Син мине аңладыңмы?

    — Аңладым, әфәндем, бик аңладым, Хушыгыз!

    Стереовидеотелефон экраны пелт итеп сүнде. Анда инде зәңгәрсу бер нокта гына җемелдәп тора. Көн Кар янә караватка сузылып ятты. “Чыннан да, ничә башлы микән бу җирлеләр?” — дип уйлады ул.

    Күпме яткандыр, урынбасар тагын элемтәгә керде.

    — Гафу итегез, әфәндем, — диде ул, ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш сыгып. — Шылтыраттым мин Сөлем Калемгә. Безнең кебек үк ике аяклы, ике куллы икән ул русиялеләр. Тик менә...

    — Нәрсә менә?! Сөйлә!

    — Бүрек белән маташмаска иде, әфәндем.

    — Аһ син, йонлы колак, чимал юк димәкче буласыңмы?!

    — Юк, юк, әфәндем, чимал җитәрлек. Сөлем Калем әйтә, русиялеләр көн дә баш кисү белән шөгыльләнәләр, аларның бүрек кияргә вакытлары юк, ди.

    — Шулаймыни? — дип мыгырдады Көн Кар, үз-үзен кызганып. — Алайса, миңа дигәнен дә тектереп маташма. Җиргә төшкәч киеп өлгерә алмавым ихтимал.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх