• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Серле кеше

    (фантастик хикәя)

    Көзнең матур бер көне иде. Казан каласының иске тимер юл вокзалыннан, алак-йолак каранып, корак-корак йөткереп, кулына иске чемодан тоткан бөкре бер карт килеп чыкты. Яше җитмештән узган булыр. Башына таланып беткән колаксыз бүрек, өстенә инде күптән сәдәп күрмәгән кырык ямаулы бишмәт, аягына тишек чабата кигән. Кем булуын, кайдан килгәнен сорама. Бу миңа да, сиңа да, мөхтәрәм укучым, әлегә сер булып кала. Әйдә, аны бергәләп күзәтик, кылган эш-гамәлләрен күрик. Аннары, бәлки, нинди дә булса бер фикергә килербез. Тик алдан ук кисәтеп куям: минем рөхсәттән башка теләсә кая борыныңны тыкма, юкса борының кысылып калырга мөмкин. Ә хайвани инстинктлар тантана иткән җәмгыятьтә борын дигәннәре иллә дә кирәкле нәрсә санала. Бөкренең бертуктаусыз уйнап торган кечкенә яшел күзләренә кара, аларда автоген утыдай куырып ала торган зәһәрлек, мәкер һәм хәйлә бар.

    Серле кеше газета-журналлар сатыла торган киоск янына килеп басты. Чират шактый зур. Ләкин ул чират торып маташмады. Чемоданын борчак чүмәләседәй ишелгән юан марҗа каршысына китереп куйды да, бишмәт кесәсеннән бер уч акча чыгарып, дорфа тавыш белән киоскер хатынга мөрәҗәгать итте:

    — Миңа “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре” һәм м-м “Татарстан хәбәрләре”.

    — Кончились, — дип җавап бирде сатучы, кулларын җәеп.

    Читтә өелеп яткан татар гәҗитләрен күрсә дә, сәер кеше тарткалашып тормады. Һәм бик дөрес эшләде. Чөнки моның бернинди файдасы юк. Ул киткәч, татарны бөтен вөҗүде белән күрә алмаган урыс хатыны аны яңадан кеше күзеннән качырачак. Шулай булган, шулай бара, шулай булачак. Хәер, анысын вакыт күрсәтер.

    — Тогда дайте что есть! — диде серле кеше.

    — Только “Вечерний дурман”.

    — Пойдет.

    Ул гәҗитне алып читкәрәк китеп басты. Аның бер кырыен ертып махра төрде дә, авызыннан берничә зәңгәр төтен боҗрасы чыгаргач, бер күзен йомып, икенчесен кысып, әштер-өштер генә гәҗитне карап чыкты.

    — Зәгыйфьләр җитәрлек икән монда, — дип мыгырдады ул, канәгать елмаеп, һәм гәҗитне чүп савытына томырды.

    Син ничектер, укучым, ә мин аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадым. Сабыр төбе сары алтын, түземле булыйк.

    Серле кеше елак малаен мәктәпкә озатып, дөресрәге өстерәп баручы яшь кенә ханымны күзәтә башлады.

    — Не хочу, не хочу в татарскую гимназию! — дип чәбәләнә малай, әнисенең кулыннан ычкынырга теләп. — Все равно убегу!

    — Күр, күпме кеше карап тора үзеңә! — дип сукрана ана. — Үзәкләремә үттең бит инде, юньсез!

    Якында гына туңдырма саталар иде. Киребеткән малай тагын да катырак шыңшый башлады.

    — Хосу морожное!

    — Елама, хәзер алып киләм! — диде анасы. — Шушында гына басып тор!

    Ханым туңдырма алырга йөгерде. Серле кеше исә, форсатны ычкындырырга теләмичә, имән бармагын кәкрәйтеп, малайны үзе янына чакырды.

    — Хәзер мин сине кәнфит белән сыйлыйм, бәбекәчем, — диде ул, чумаданын ачып. — Сайла, кайсысы ошый?

    Малай шикләнеп сорап куйды:

    — Ты кто?

    — Минме? Мин... теге ни... Микрәб бабаң булам. Җә, кайсысын аласың?

    Күзләре ут булып янган бала, куанычыннан сикерә-сикерә, кычкырып ук җибәрде:

    — Давай все!

    — Бөтенесен дә ашап бетерә алмассың, — диде Микрәб, аның башыннан сыйпап. — Син бит инде болай да авыру малай. Хәзергә маңкортлык кәнфите дә бик җитеп торыр. Ә менә боларын мин сиңа үсеп җиткәч бүләк итәрмен, яме? Ач әле авызыңны... Менә шулай... Маладис!

    Малай тач-точ кәнфит суыра башлады, Микрәб исе чумаданын култык астына кыстырып, ипләп кенә трамвай тукталышына юнәлде.

    Менә малайның әнисе килеп җитте.

    — Мә, тот морожныеңны, елан!

    — Һау-һау! — диде малай. Рәвешен китереп ырылдап та куйды.

    — Кыланма, — диде әнисе аны җитәкләп. — Әйдә, атла аягыңны, болай да соңга калдык.

    Малай бүре булып улый башлады, кылана белә, каһәр. Киләчәктә менә дигән әртист чыгар үзеннән. Тик бераз арттырып җибәрә. Әнисенең сүзләрен колагына да элми — һаман шаяра. Абау, инде тешләшә дә башлады!

    — Әччәч, нишләвең бу синең, газазил?! — Хатын чәчрәп читкә тайпылды.

    Малай тагын да зәһәррәк ырылдый. Аңгыраеп калган анасы, артка чигеп барды-барды да, кинәт лап итеп асфальтка утырды. Күзләре — тәлинкә! Малай исә, Микрәбнең трамвайга кереп барганын абайлап, өрә-чиный аның артыннан җилдерде.

    Трамвай кузгалып китте.

    — Хуш, маэмай! — дип мыгырдады Микрәб һәм тәрәзәдән ипи сыныгы ыргытты.

    Пассажирлар трамвай артыннан куып килгән сәер малайны күрергә теләп, тәрәзәгә ябырылдылар.

    — Мескен бала, — диде берәү. — Беренче тапкыр күрәм шундый авыруны.

    — Нигә беренче тапкыр гына? — Микрәб чын күңелдән гаҗәпләнде. — Мондый маңкортлар шәһәрдә буа буарлык ич.

    Аның ни әйтергә теләгәнен аңлаучы булмады. Хәер, тыңлаучысы да юк иде.

    — Карагыз, карагыз, ул эткә әверелде! — дип кычкырдылар төркемнән.

    — Җен бу, валлаһи җен!

    — Булыр, булыр, бик күп яздылар инде алар турында!

    Микрәб янә тәрәзәгә күз салды. Трамвай артыннан чыннан да аклы-каралы бер эт чаба иде.

    — Әйе, җен бу, җен! — диде ул гаҗәпләнгән кыяфәт ясап, һәм үзенең эшеннән тирән канәгатьләнеп, салон уртасына атлады.

    Бичара бала, мин аны кызганам. Син дә кызган, укучым, Манкортлык авыруына дәва юк. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр үз анасын дошман күрәчәк. Газиз милләтенә каршы сугышучы өлкән маңкорт абыйлары аннан разый булачак.

    “Балалар дөньясы” кибете янындагы тукталышта төшкәч, Микрәб тәти урыс бурзаен җитәкләп баручы урта яшьләрдәге чибәр ханымны үзенең кәнфитләрен алырга кыстый башлады.

    — Кайсысын аласың? — диде ул, барысын да мактап бетергәч. — Менә монысы, “Явыз даһи” дигәне, унбиш, бусы — ун, бусы ... м-м биш сум тора.

    Чибәр ханым бармак аркасы белән сөрмә тарткан күзләрен ышкый — икеләнә.

    — Исемнәре сәер, — ди.

    — Нигә сәер булсын? — дигән була Микрәб. — Хикмәтле дисәң инде. Менә монысы — “Мәңгелек машина” дигәне, җенси дәртне арттыра. Ә менә бу кызыл укалысы бөтен күңелне йоклата.

    — Аллам! — Ханым кабалана-кабалана ак редикюлендә актарына башлады. — Соңгы вакытта берни уйлыйсы килми, бабай. Телевизор карасаң, гәҗит укысаң, прәме үләселәр килә. Харап итәләр инде Рәсәйне. Барысына да суверенитет кирәк.

    — Алгач, алгач, шәмәхә укалысын да ал инде, — диде Микрәб. —Этең шунда ук кешечә сөйләшә башлаячак.

    — Чынмы? Бирегез, алайса, берне! Шаккаттырыйм әле Сашамны!

    Эт кәнфитне чәйнәп тә тормыйча укасы белән йотып җибәрде. Тагын бирмәсләр микән, дип селәгәен агыза-агыза әле хуҗасына, әле Микрәбкә карап торды-торды да, коеп куйган Майновский тавышы белән тезеп тә китте:

    — Если я стану президентом, в каждой семье на новогоднем столе будет стоять шампанское. Я — интернационалист, Исянмесез, иптяшляр! Вот видите, я даже могу говорить по-татарски. В бывшем Союзе остануться только губернии и только губернии. Всех татар отправлю в Монголию. Там сифилис, там грязь. — Эт арткы тәпиләренә басып, хуҗасына усал карап, өстәп куйды: — Тебя тоже!

    — Нәрсә, нәрсә? — дип чәрелдәде ханым. — Монголия дисеңме? Аһ син, бет капчыгы! Хәзер мин сине...

    — Молчать, татарская морда! — Бурзай эт, тешләрен ыржайтып, аңа таба килә башлады. — А не то копыта переломаю!

    Нәкъ шул чакны әллә кайдан гына пәйда булган аклы-каралы бер урам эте, колакларын салындырып, койрыгын болгый-болгый шуышып килде дә, аның тәпиләрен яларга кереште. Микрәб бу этне таныды. Бу — аның кулыннан кәнфит ашаган малай иде.

    — Смотрите, какое прекрасное поколение подрастает, — диде бурзай, сокланып. Аннары бүз күбәләге төсенә кереп абына-сөртенә баскычтан үрмәләгән хуҗасына әйтте. — Далеко не убежишь, миллион посажу, миллион расстреляю. А остальное вот эта дворняжка сделает.

    Ул арада бер төркем халык җыелды.

    — Барып чыктык, — дип мыгырдады түшенә депутат значогы таккан бер ир-ат. Этләр дә кешечә сөйләшә!

    — Ни гаҗәбе бар? Дәүләт башына да менеп кунакладылар әле, — дип төрттерде кемдер. — Шуңа күрә эт тормышына калдык та инде.

    — Сез ни димәкче? — диде депутат, әлеге сүзләрнең хуҗасын күзе белән бораулап. — Дәүләт башына этләр утыра димәкчесе?

    — Эткә җитәсең бар әле! — Нечкә генә муенлы, сап-сары тешле бер сәрхуш әйтте моны.

    — Ничек инде? Мин дә сөйләшә беләм.

    — Шул шул менә. Сөйләргә остардыгыз, эшләргә кеше калмады.

    — Әллә мин эшләмимме? Беләсең килсә, мин гомерем буе колхозда мал врачы булып эшләдем.

    — Алдашма, авылыңа кайтып кермәгәнеңә дә биш былтыр инде, кулларыңа кара, эшем иясе!

    — Дөрес, — дип кычкырдылар халык арасыннан. — Колхозында эшләсәң мең шөкер дә бит, закон язу белән мал дәвалау бер түгел ул. Анда баш кирәк.

    Микрәбне тәмам истән чыгарганбыз. Ә ул инде ялт-йолт каранып, Бауман урамына борылды.

    Бара торгач, Микрәб “Татарстан” кинотеатры янында үткән-сүткән кешеләргә телен күрсәтеп утыручы утыз-кырык яшьләрдәге бер бәндәгә игътибар итте. Килеш-килбәтенә караганда, хәер эстәүчегә һич тә охшамаган. Акылы зәгыйфь дип тә әйтеп булмый. Карашы мәгънәле, хәтта акыллы күренә.

    — Син нигә телеңне чыгарып утырасың? — дип сорады аннан Микрәб.

    Бакырбаш бөердән чыккан тавыш белән әйтте:

    — По-русский говори!

    — Нигә тел күрсәтәсең, дим, — диде Микрәб урысчалатып.

    — Ничек инде нигә? Акча эшлим. Метр ярымга җитә минем телем. Унлык түлә, сиңа да күрсәтәм.

    — Яле, яле, карыйк. — Микрәб аңа унлык сузды.

    Теге гадәти эш эшләгәндәй телен чыгарып җилкәсенә салды.

    — Ошыймы? — дигән була үзе. — Тиздән Америкага очам. Гиннеслар китабына яздырып кайтам.

    — Һәй, мондый телне ничек үстерә алдыгыз? — дип сорады читтә басып торган бер туташ.

    — А, чибәрем, моның өчен көне-төне гайбәт сатарга кирәк. Менә инде ничә еллар тел чарлыйм, татар милли хәрәкәте узаманнары, Ичкериянең бәйсезлеген саклаучы каһарманнар турында төрле уйдырмалар таратам. Телем көне белән бер карышка озыная.

    — Тапкан мактанырлык нәрсә, — диде Микрәб. — Бу дөньяда озынрак телләр дә бар.

    Әлеге сүзләрне ишеткәч, озынтелнең йөзе сытылды.

    — Юк сүз!

    — Юк сүзме? — Микрәб, чумаданын ачып, аңа зәңгәр кәнфит тоттырды. — Аша менә моны!

    — Нигә ашыйм мин аны?

    — Белерсең.

    Озынтел кәнфитне телер-теләмәс кенә авызына капты. Аннары чыраен сытып әйтте:

    — Әче.

    — Түзәргә кирәк булыр, — диде Микрәб. — Хәзер телең тагын да озынаер.

    — Нәрсә, нәрсә? — диде теге, кәнфитне тач-точ суырып.

    Шул мизгелдән искитмәле хәл булды. Мактанчык бәндә, адәм теленә әверелеп, асфальтка сузылып ятты. Ул һаман саен үсте, киңәйде, калынайды. Урамда — ыгы-зыгы, буталыш, елаш һәм кычкырыш китте. Беркемнең дә сәер җанвар тырнагына эләгәсе килмәде. Яше-карты, башын-күзен акайтып, кинотеатр, кибет ишекләренә, подъездларга һәм телефон будкаларына ыргылды.

    Ниһаять, Куйбышев мәйданындагы җир асты юлына җитәрәк, тел үсүдән туктады, хәрәкәтсез калды. Ә кешеләр күпкатлы йорт тәрәзәләреннән, кибет ишекләреннән башларын тыгып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә төрле куркыныч гөманнар корырга керештеләр.

    — Инәпләнитәннәр һөҗүмедер бу, җәмәгать.

    — Булыр сиңа, пычагым! Гап-гади адәм теле икәнен күрмисең мәллә?

    — Кемнеке?

    — Шайтан белсен аны. Озынтелләр күп хәзер Русиядә.

    Ярый, алар гәпләшә торсыннар, ә без яңадан Микрәб артыннан иярик. Әнә аның янында яшь кенә милиция сержанты һәм барыбызга да бик яхшы таныш булган эт хуҗасы басып тора.

    — Менә ул минем бурзаемны харап иткән кеше, — ди ханым, елак тавыш белән. — Кулга алыгыз аны тизрәк!

    Сержант документ таләп итте. Микрәб исә гаҗәпләнеп сорап куйды:

    — Сез мине танымыйсызмыни?

    — Күрсәтегез документыгызны! — Егет үҗәт. — Шулай бик нык танышасыгыз килсә, эчке эшләр бүлегендә танышырбыз.

    Ханым һаман тынычлана алмый, тәртип сакчысына өр-яңа мәгълүматлар бирә:

    — Сез аның чумаданын ачып карагыз. Андагы заразаның иге-чиге юк!

    — Зараза синең үзеңдә дә җитәрлек, аппагым, — дип мыгырдады Микрәб, һәм бишмәтен салып сержантка ыргытты. — Рәхим итеп карагыз.

    — Ах ты, нахал! — дип чәрелдәде эт хуҗасы. — Мин моны болай гына калдырмыйм!

    Серҗант бишмәт кесәсен актара башлады. Ул арада Микрәб җиргә сеңгән су кебек юк булды. Кырык ямаулы бишмәт исә таушалып беткән Советлар Союзы картасына әверелгән иде.

    — Что за чорт! — диде теге, күзләрен акайтып. — Күз буучы булды мәллә?

    Ханымның сөрмә тарткан күзләре аныкыннан да зуррак иде. Бизгәк тоткандай дер-дер калтырап, һаман бер сүзне тәкрарлый:

    — Качты, тәки качты...

    Микрәбнең кеткелдәп көлгәне ишетелде.

    — Сез мине әле бик озак оныта алмассыз.

    — Син кайда? — Сержант, кобурасыннан пистолет чыгарып, тирә-юньгә күз салды. Якында нибары бер мәче мыраулап утыра.

    — Минме? — диде тавыш. — Мин сезнең һәрберегездә!

    Сержант сүгенә-сүгенә чемоданны ачты. Эчкә күз салгач, ул андагы һәр кәнфитнең укасында “Made un USSR” (СССРда ясалды) дигән язу ярылып ятканын күрде.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх